Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШАГЫЙРЬ 


Утыз ел да яши алмаган дип, Шагыйрь гомерен ялгыш үлчәмә, Дөрес түгел, олы гомерле ул, Болай артык яшьләй үлсә дә. 
Гаҗәпләнмә үзен Пушкиннарга Тиңләп язган җыры булганга, Алар кебек сүнмәс йолдыз итеп Танытты ул үзен чыннан да. 
Тормыш юлы кыска булды, дөрес, Иҗат чоры — аннан күп кыска. Ә җырлары, тулы хокук белән, Мәңгелеккә керде тормышка. 
«Пар ат» лары аның туктамыйлар, Бөтен халык зурлый исемен. Әйтче, дустым, шушы түгелмени Зур гомере шагыйрь кешенең!