Поэзия
ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП ★ ИЛЬИЧ ЮЛЫННАН
Ильич торган йортны карап йөрим, Хыялларым китә еракка. Шыбырдашып агач яфраклары Нидер сөйлисыман колакка.
Кочакласаң, Колач җитмәс усак Тармакларын җәеп җибәргән. Ильичны ул үзенең ышыгында Саклагандыр, бәлки, җилләрдән.
Ак каеннар язлар килгән саен Бөреләнеп яфракланалар, Гүя шаулап Ильич истәлеген Киләчәккә алып баралар.
Ишек алды сукмаклары буйлап, Нидер эзли һаман күзләрем. Ильич баскан урыннарга, димен, Туры килсен иде эзләрем.
Узам, әйе, горурланып узам Ул яшәгән йортның турыннан. Бер мин генә түгел, Бөтен халык. Дөнья атлый Ленин юлыннан.
89
Ә. ДАВЫДОВ ★ СТАЛИН КӨЧЛЕ ИТКӘН КЕШЕЛӘР БЕЗ
Бернәрсә дә каушатмый иде безне. Без күнектек омтылырга күпкә: Мөмкин тоташтырырга Диңгез белән диңгезне, Сансыз этажларны күтәрергә күккә. Беләбез: Казанның нәкъ үз янында Чиксез-кырыйсыз зәңгәр диңгез туар, Кырымда ялда түгел, ә смена алдыннан Диңгез суы белән мехчы битен юар. Беләбез: Таулар күчерергә көчебез җитә, — Җир йөзе булсын дип кеше өчен ипле... Тик беркайчан да уйламадык, безнең җилкә Күтәрер дип, күтәрә алыр дип менә бу йөкне: — Сталин үлде!.. Әткә үлде. Җир ятим калды. — Әйтче, йөрәк, Ничек, ничек син сыйдырасың Кайгыдан кайнап ургылган канны? Әнә, яшь алмагачлар тезелгән. Алар авыр кайгыдан иелгән. Ләкин, Күрәмсең: Тула бөреләр. Димәк, Алар җимеш бирерләр. Раслап Аның эшен, тормышын, Бөтен ил балкый нурларда, чәчәкләрдә,
Ләкин тагын да ныграк тоябыз Аның сулышын Эшләнә торганнарда, эшләнәчәкләрдә!
...Күчергән тауларыннан да авыррак булып Ишелде кайгы экскаваторчы башына. Ләкин, ул ныграк киерде рычагтагы кулын, һәм — ыргылды алга мәгърур машина. Сталин көчле иткән кешеләр без. Ул өйрәткәнчә күтәрдек кайгы-йөкне. Үсәрләр этажлар. Тоташыр диңгез белән диңгез. Җир йөзе булыр Кеше өчен ипле! Март, 1953.
НАЗИМ хикмәт
ХӘТЕРЛИМ МИН
Хәтерлим мин. Миңа 18 яшь иде. Анатолиядә идем. Аиатолиядә көрәш бара. Без барабыз таш җәелгән юлдан Мәхмүт дигән игенче белән, һава бөркү, юк бер күләгә җир, Мәхмүт сөйли керсез күңелдән: «Тиздән безнең бу кайгылар китәр, Большевиклар — Ленин һәм Сталин Ярдәм итә, булыша гел безгә, Интервентларның без барын-барын Ыргытырбыз кара диңгезгә». Хәтерлим мин. Москвада идем. Мин укырга килдем — Аның исмендәге университетка. Ул лекция белән безгә килә иде? Хәлебезне сорашып белә иде. Ул үзенең итегендә бәлки Царицын сугышы тузаннарын алып килгәндер. Петроградны саклаганда, бәлки, Шул ук френчтән йөргәндер. Хәтерлим мин. Мыеклары аның шомырт кара. Тыныч кына карый күзләре, Ә үзе ул шундый яшь әле! Ул остаз да безнең, ул дус та, Аны шундый бирелеп тыңлыйсың! Кулларында алып килә безгә Ленин кулларының җылысын. Хәтерлим' мин. Егерме дүртенче ел. Кызыл мәйдан, һава салкын, тын. Шинель кигән кеше, иңенә куеп Алып бара Ленин табутын. Хәтерлим мин, Күзләрендә чагыла зур югалту, Чигәсенә бераз бәс кунган, Карданмы бу? Түгел, аерылудан, — Ул кичергән тирән кайгыдан.
Хәтерлим мин. Теркиндә мин төрмәдә идем, — (Исемдә юк инде, күптәннән) Бер иптәшем Француз газетыннаи кисеп алып Аның рәсемен миңа җибәргән. Таш диварлар. Тимер рәшәткәләр Киртә бул алмаган юлына, Ул аларны үтеп, Килеп җитте минем кулыма. Генералиссимус ак кительдән, Күкрәгендә йолдыз, — үзе елмая. Соры рейхстагның гөмбәзенә Совет солдатлары Байрак элгәннән соң, күрәсең, Алынгандыр инде бу рәсем. Берничә ел үткәч, миңа насыйп булды Волга буйларында йөрергә, Туры килде шундый елмаюлы бер рәсемне Шофер кызның автомобилендә күрергә. Әле күптән түгел, Мин Пекинда чакта, Аның рәсемен күрдек XIX нчы съезд залында. Сыңар куллы Корея солдаты, Наборщик француз, һәм шагыйрь — индус Тора иде минем янымда. — «Әле яшь бит, — дидем, — безнең ата!» «Мин Акэсквада аны күрдем, — диде француз, — Ул яшь егет кебек җитез генә Төшеп килә иде баскычтан!» Корея солдаты оялып кына,. Иптәшләренең сүзенә кушыла: «Сталин — кешелекнең якты өмете, Сез өметнең картаюын күргәнегез бармы?» — ди шунда. һинд шагыйре: «Сталин — Коммунизм ул, — ди, — Аның иле Бара хәзер шул бөек чорга, Ә коммунизм — мәңгелек тормыш, мәңгелек яшьлек һәм ул чәчәк ата мәңгелек җырда». Мостафа Ногман тәрҗемәсе