Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ГЕОРГИИ ЛЕОНИДЗЕ 
СТАЛИН1 БАЛАЧАК ҺӘМ ҮСМЕРЧАК Пролог ТАУЛАР Басып тора алда кыя таулар, Туфаннардан калыкканнар алар, Кар ябынган биек түбәләре, Анда төшә бөркет күләгәсе. Я болытлар каплап ала күкне, Я зәп-зәңгәр һава күренеп китә, Көчле ташкын гөрли, күкләр күкри, Яраланган каплан тавышы килә. Мөгезләре белән бәрелә турлар 2, Ишелмәләр шаулап аска шуа, Кисәкләргә чәчри, эри бозлар — Кар тауларын әгәр яшен сукса. Монда туган горур азатлыкның Сугышчысы — талмас батыр җаннар, Ватан өчен янып газапларда, Сугышларда алар чыныкканнар. Монда үлем көткән батыр ирләр Айкаганнар үткен кылычларын, Саклар өчен козгын өереннән Яраланып ауган җан дусларын. Иясез ат әгәр өйгә кайтса, Ат муенында кылыч булса таккан, Үлгән, димәк, батыр сугышканда, Хурлык белән кылычын таплатмаган. $ * * Монда кылыч һәм юлбарыс көче Бар нәрсәдән өстен булып йөргән, һәр буын ант иткән намус өчен, Бабайларның гайрәт даны белән.
                     1 «Сталин» эпопеясыннан өзекләр. 2 Тур — тау кәҗәсе. 


 
Батыр соңгы сулышта да җиргә Төшермәгән кулындагы кылычын, — Кояш нурын саклар өчен илдә, Караңгылык белән сугышыр өчен. Сугышчылар тавышы яңгырап килгән, Васыять булып: «Ышаныгыз, бу—чын, Көннең берсе туу өчен икән, Икенчесе аның үлем өчен!» Сугышлардан качкан кешеләрнең Кылычлары рәнҗеп елаганнар, Козгыннар да. хәтта, җирәнгәннәр, — Куркак мәетенә кунмаганнар. 
$ s Монда Амиран 3 ташка кадакланган, Ялгыз яши күктән куылганга, — Аллаларга мәңге кол булудан Артык, — ди ул, — яшәү богауларда! Ул ут биргән кешеләргә, Халыкны сугышчан иткән, Нәфрәт уятып күкләргә, Бөек көрәшләргә илткән. Караңгы алачыкларда Яктырып тимерчеләрнең Янган беренче утлары, — Үзе койган яшь кояшны Күтәргән халык югары. 
* * Ераклардан килеп йорт корганнар Элек хеттлар 4 туктап бу җиргә, Толпар 5 атларында очкан алар, Баштанаяк тимер киемдә. Канга батып килгән алар бире, Гаскәрләрен кырган зур давыллар, Авыр булган үткән юллары, Артта калган Ике елга җире6, Каппадокия7, Галие8 буйлары. Язмыш ачысын алар татыганнар, Кылычлары очкын чәчкәннәр,
                     3 Амиран — Грузин кыйссаларындагы герой. Грек мифларындагы Прометей кебек, ул да аллалардан ут урлаган өчен таш кыяга кадакланган. 4 Хеттлар — безнең эрага кадәр булган өченче меңнең башларында Кече Азиянең үзәгендә һәм көнчыгыш өлешендә яшәгән кабиләләр. 5 Толпар — әкиятләрдәге канатлы ат. 6 Ике елга җире — хәзерге Месопотамия. 7 Каппадокия — Кече Азиянең көнчыгыш өле- шепдәге таулы өлкә. 8 Галие — Кече Азиядәге Кызыл Ирмак ел- гасының борынгы исеме. 


 
Ташны тишеп тамырланган алар, Дзелква 9 булып тауга басканнар, һәм хәзер дә монда баркычланып Хәрабәләр ачык күренә, Ул — батырлар шәһәреннән калдык, Инде монда улый жил генә. 
Монда дошман явы менгән атлар, Игеннәрне таптап чапканнар, Сөнгеләре жирне актарганнар, Дәрьял кыяларын ватканнар. 
Канлы яңгыр һәм боз явып торган Бертуктаусыз монда тауларга: Нәрсә тарткан, нәрсә кирәк булган, Император, солтан, шаһларга? 
Газапларда изелеп кыйналсак та Буйсынмадык дошман яуларга, Азатлыкның рухы тик бу чакта Вакытлыча посты тауларга. 
Үлем тапмас аны буу юлын, Дошман барын таулар сизсәләр, — Сез күкрәгез арсланнар булып, Ажгыргандай ана арсланнар Баласына әгәр тисәләр. 
КАРТЛИ= БАКЧАСЫ 
Картли иле бер зур бакча, Эмаль япкан кебек ята. Якут10 11 яңгырлары ява, Аллы гөлләр чәчәк ата. 
Ул язгы яңгырда балкып Чуар фазан кебек уйный, Язның яшел күзе аңа Соклана, һич карап туймый, 
Сөтләнеп тула бөреләр, Ал ардан татлы бал тама; Кыз карагандай тәрәздән, Яшел яфрак арасыннан Кызарып күз кыса алма. 
                     9 Дзелква — каты агач. Туры мәгънәдә — «Там агач». Грузнядә һәм Кавказ артының төрле өлкәләрендә үсә. 10 Картли — Грузиянең борынгы исеме, таррак мәгънәдә Картли — Картали, Көньяк Грузиянең бер өлеше. 11 Якут — асылташ, кызыл һәм зәңгәр төсләрдә була. 
10 
 
Чинар тора яшь кияүдәй, Аппак черкескасын киеп, Шафтал 12 — җәен бишегендә Уянган яшь бала кебек. Сабагында, татлы чия — Энҗе кебек калтырана, Иешеп җиткән тут җимеше Ботакка бал булып тама. Фирүзәдәй 13 14 уйный бакча, Салкынча, чайкалып тора. Ә йөзем тәлгәшләрендә Якут төсе янып тора. Бөрлегән, кизил3, шафталлар... Бу бакчаның бизәкләре, Суда чагыла утлы күмер Кебек анар 15 чәчәкләре. 
Таңнарда тургайлар оча Картли күкләрендә өстә, Ялтырый бөтен күк йөзе Кереп алсу-кызыл төскә. 
Юлбарыс тиресе кебек, Җәелеп ята чуар дала, Эре фирүзә тамчылы Язгы яңгыр яуган ана, 
Ул җемелди, гүя диңгез, Аллы-гөлле аның өсте, Гәрәбәләр дә мәрҗәннәр. Язгы урман зәмруд16 төсле. 
Картли, син тагын да балкып Нурланырсың, гөлләнерсең, Галәмгә таң китерүчене Безнең өчен үстердең син. Утта корыч чыныккандай, Яшьтән чыныккан ул синдә, Сакланган яшүсмер чагы Гөл-чәчәкле матур илдә. 
Кояшлы таң атты бүген, Иң якты таң, иң матур таң, Улыңа зур мәхәббәтең — Көләчлегең синең шуннан. 
                     12 Шафтал — җимеш. 13 Фирүзә — асылташ, яшел төстә. 14 Кизил — кизил агачының җимеше. 15 Диар — гранат, җимеш агачы. 6 Зәмруд — асылташ, яшькелт күк төстә. 
11 
 
Ерак җәелгән кырларның Алтын тасма юлларында, Сәлам һәм дан сөйлибез без Гори тавы буйларына. 
ГОРИ КРЕПОСТЕ 
Инде җимерек, моңсу булсалар да Иске төсен саклый диварлар, Картли каны аккан урыннарда йоклый алар, аста тирән яр. Грузияне яклап борынгыда Болытларга таба ашкан ул, Тирән упкыннарның арасына Тимер киртә булып баскан ул. Крепость кызу мичкә охшап тора, Канга туйган, утта кайнаган, Бу Амиран йорты күренә миңа, Азатлыкка туя алмаган. 
Уплос 17 үзе салган моның нигезен — Сөякләрдән аны куйганнар. Диюләрнең18 сугыш мәйданында Хәзер уйный кәлтә еланнар. Яфрак кебек калтыраткан илне, Ишек кагып монда Искәндәр 19, Монголлар көл итеп калканнарны, Сөяктән тау өеп киткәннәр. Рим гаскәрен чакырып бу мәйданга Үз башына җиткән Митридат20, Бу җирләрне айкап, табыш эзләп, Ялтыраткан кылычын Халифат21. Кызылбашлар 22, хазар атлылары... Тояклардан очкын сибелгән, Таш ярылган, үкереп килгән яулар Далалардан — Азия җиреннән... Кошлар оя корыр җир тапмаган, Урман янган, уклар үскән ташка, 
                     17 Уплос — Грузия халкының төп бабасы леген- дар Картлосның оныгы. 18 Дию — әкиятләрдәге великан. 19 Искәндәр — Александр Македонский (безнең эрадан, чама белән, 356—323 е.е. элек). 20 Митридат — Понтей патшасы (безнең эрадан, чама белән, 132—63 е.е. элек), Римның көчле дошманнарыннан берсе. 21 Халифат — гарәпләр төзегән куәтле дәүләтне безнең эраның X йөзеннән башлан Европада шулай атаганнар. ° Кызылбаш — иран сугышчыларының кушаматы; ул бик еш кына, барлык көчләүче, изүчеләргә кар ата кулл а н ы л а. 
12 
 
Гөлләр язын чәчәк атмаган, — Яулар кырны иген чәчтарашы 23 — Саранчадан кырган — таптаган. 
Сугышканнар дошманнарга каршы, Мэнда нәфрәт булган үлемгә, Туган илдә җирнең һәрбер карышы Өчен батыр каны түгелгән. 
Зур бәлаләр күреп, яшьләр түгеп, Теткәләнгән байракларны тегеп, Кичкән алар авыр юллардан, Хезмәт халкы азат булсын өчен Күтәрелеп уттан, туфаннан! 
Үткән-беткән инде, мүкләр үскән... Кылыч сынган, байрак төрелгән... О, күпме соң шафтал төпләрендә Азия һәм Рим явы күмелгән! 
Балын сыга йөзем элеккечә, Күбекләнә әле дә бу Кура, Ә Искәндәр, Помпей24, диадохның25, Чынгыз ханның26 кабере йокыда. 
ТЫНЧУ ГАСЫРДА 
Тынчу гасыр: тынчу, авыр көннәр, Кара булган аның төннәре. Көтмәгәндә купкан көчле җилләр, Дәрт уяткан күкрәү гөрләве, — 
Баррикадаларда — Коммунада Маркс тавышы янрап торган анда. 
Килер таңнан Маркс хәбәр биреп, Җиргә җылы биреп сулаган, Гасырларча яткан бозлар эреп, Җир йөзеннән гүя югалган. 
Париж Коммунасы йөрәгенә Атылганда дошман уклары. Ул—давылга максат биргән төнне Ялтыраткан яшен утлары. Сафка басар, онытып яраларын, Азатлык дип янган сугышчы, 
                     23 Чәчтараш — парикмахер. 24 Помпей — Рим полководецы (безнең эрадай 166—48 е.е. элек). 25 Диадохлар — Александр Македонскийныц пол- ководецлары. 26 Чынгыз хан — монгол басып алучысы (1160— 1227). 
13 
 
Алыр коммунаның ал байрагын, — Халык дәвам итәр зур эшне. 
Коммунаның батырлары бергг Яңгыраткан корыч сүзне җиргә: «Юлыбыз башка безнең, үзебез башка! Дошман белән яңа сугыш башла!» 
Халык көче бушка китми бер дә, Суга батмый изге ил эше, Маркс тәгълиматы күкрәп җирдә Халыкларның бора язмышын. 
Туганына Ленин әйтер тиздән: — Ирек өчен, абый, сугышка! Мин бармыймын, туган, синең эздән, Безнең алда барыр юл башка! 
Халык! Яңа байракчыга кара, Үзгә, яңа аның байрагы, Җиңеп чыккач Ул зур сугышларда, Көл булырлар үлем дарлары! 
Иске Россиядә ул көннәрдә Көрәш уты янды йөрәктә, Патша йортын күккә күтәргәндә Кояшлы яз булды теләктә. 
Корал тавышы җәеп тын Дәрьяга, Шау-гөр килеп яулар үтмәде, — Ә, йөрәккә дәрт арттырып анда: — Көчәйтик без, дуслар, һөҗүмне! — дип, Көчле өндәү тавышы күкрәде. 
Хәтта таулар сыкрап яткан җирдә, Халык авыр газап чиккән илдә, Бу сугышчан өндәү кисеп үтте Елауларны, газап коллыгын, Каплап китте бөркетләрнең тавышын, Бозды биек таулар тынлыгын. 
Йокысыннан Картли күтәрелде, Аның яшен кебек уллары, Каушап калган дөнья буйлап гизде, Себерләргә үтте юллары, Күп елгалар кушылып диңгезләргә Саф суларын койган шикелле, Рус халкының тавышы белән бергә Алар тавышы яңгырап ишетелде. 
Тормыш яңа батырларның килүен Хәбәр итеп тора, Батырларның бөек көрәшеннән Яшь батырлар туа.  
14 
 
Чиксез диңгезләргә карап торган, Җире чуар таулар белән тулган Бу бөркетләр иле күкрәгендә Туа, үсә бөек ил улы, Утлы көрәш сүзен җиргә ягып, Кара җирне яктылыкка манып, Мәңге өмет биреп балкып торган Кешелекнең якты, таң нуры. 
Балачак 
ТУУ 
Көнчыгыш халыкларында йөргәнчә, әгәр дә бөек кеше туса, ул туган өйнең түбәсенә карчыга куна, ә күктән бөркетләр тавышы килеп тора,, имеш. 
Өй башына кунмый карчыга да, Саңкылдамый бөркет күккә менеп, Түбәдәге кошчык канатында. Бәс җемелди салкын сәйлән кебек. Кош та туңа кар каплаган өйдә, Салкыннарда кешеләр туңган кебек. Кабадагы йон күк булып җирдә Ак кар ята тирә-якны күмеп. 
Күршеләре әйтә, беравыздан: — Безнең ярлы, кара бистәбездә Гаҗәп матур бер ир бала туган, Бу шатлыкны котлап барыйк без дә! 
Котлаучылар китерәләр бар да Киптерелгән җимеш, йөзем, алма... Кунакларын ачык каршы ала, Үз бәхетеннән тыйнакланган ана. 
Әбисе дә көләч, йөри сөенеп, Җыерчыклы йөзе балкый нурда, — Таң каршылап, якты нурга чумып Үсеп торган карт имәндәй кырда. 
Әтәчне өйгә кертәләр,— Уяу, сизгер булсын бала, һәм карлыгач китерәләр, — Җитез булсын охшап аңа. 
Тоз куялар баш очына,— Хикмәтле кеше булсын, дип, Шикәр куялар түшенә, — Шәфкатьле кеше булсын, дип. 
Ай яктысы төшсен аңар,— Таза, нык тәнле булсын ул, 
15 
 
Бишеккә тимер салалар, — Какшамас җанлы булсын ул. — Алтыным, карап туялмыйм, Син кайлардан, күгәрченем? Син дигәндә көл булам мин, Сабыем, энҗе бөртегем! — Кадерлем, тизрәк үс, дәү бул! Син, әнисе, тыңла мине: Сүз тыңлый торган булсын ул, Колагыннан үп бәбине. 
Юындыр тик салкын суда, Тәнгә шунда ныгый бала, Эчерт үз савытыннан гына, — Югыйсә үсүе туктала! 
Бу бер йола борынгыдан килгән, йолдыз карап кереп, берәм-берәм, Якын туган тиешләре аның Сыйпап үтә маңгай, тез, кулларын. 
Бик охшаган бала атасына, Бабасына, туган агасына, — Бу охшашлык яши гаиләдә Ерак-ерак буыннарны кичеп, Нукталы ат кебек арттан килә, Гасырлардан гасырларга күчеп. 
Яшь баланы шундук өйрәтәләр Ана күкрәгенә үрелергә... «Кояш тышта да бар, өйдә дә бар!»27 — Җыр белән җил кушылып китә бергә. 
ДЗЕОБА28 Бистә буйлап менә сүз тарала: — Күңел ачу көне килде безгә! Әнә үзе — ихтирамлы ата. — Аны котлыйк бергә һәммәбез дә! 
Ул ташлый да верстакка безен, Багдади яулыгын җәеп сала, Өч кат үбә сабый бала йөзен: — Туй ясыйм,— ди,— мин багышлап аңа. 
Ул дзеоба ясый — шатлык туе! Итәк очын тыккан билбавына, Сумса кебек озын шотебине29, Тартмасына ишеп тутыра гына.
                     27 «Кояш тышта да бар, өйдә дә бар...» — халык җыры. 28 Дзеоба — бәби туе. 29 Шотеби — ак икмәк. 

1S 
 
Ул табынга атенииы 30 куя, Бу эчемлек — йөрәкләргә рәхәт: Гөлбизәкле озын чүлмәк тора, Ә касәләр тезелгәнн' р рәт-рәт. Үтенәләр ашап, карауларын Каймак кебек тәмле пичхулине 31, Кыздырылган тавык димсең тагып, Шашлык исе тутыра бөтен өйне. Салкын буран тышта уйнап йөри, Ул сызгыра, күкне чолгап ала. Ник өстәлгә яшелчәләр килми? Ник күренми тархун32 безнең алда? Кайда соң яшь, яңа җиткән суган, Саф һәм аппак кызлар теше кебек? Тышта—тик кыш, бар тирә-як туңган, Җилләр генә йөри буран өреп. һөнәрчеләр, игенчеләр килә, Котлар өчен дзеобаны мактап, Сакал бөртекләре ак бәс кенә, Аяклары тездән көрткә баткан. Бусагага аяк кага-кага, Бүрекләрне салып, хөрмәт белән: — Илебездә туган яңа бала, Котлыйбыз, — ди алар, — чын күңелдән! Менә берсе уза, зур гәүдәле. Сокланырлык мондый каһарманга, — /Мүк үләнле биек тау кадәрле, Җилкәсе тиң аның дүрт табанга. 
Михе Цихитатришвили 33 Якын дусты Ходелигә34, йөрәкләрнең күгәрүен Бетерергә касә бирә. йодрык — сарык башы кадәр, Ул кривида куркусыз, ди, Ках 35 та, архотлы 36 да мәгәр, Аның йодрыгына түзми. 
                     30 Атени—эчемлекнең бер төре, Горнга якын гына Лтени тавында хәзерләнә. 31 Пичхули — вак балыкның бер тәре. 32 Тархун —әчкелтем тәмле аш үләне (эстрагон}. 33 Михе Цихитатришвили- көрәшче, И. В. Сталин бала чакта, Джугашвилиләр гаиләсенең дусы. 34 Ходели — көрәшче, үз вакытында чемпион. 8 Ках — кахетияле. 36 Архотлы — Хевсуретиядәге (Көнчыгыш Грузиянең тау ягындагы) Архоти авылында торучы. 

 
Аңа янәшә утырган Кыядай Эгнаташвили \ Яконың куллары уңган, Көчтә һич тиңдәшен белми. Батырлар карап Якога Аның күк булырга тели. Аның алымнарын монда Белә бар Квирацховели 37. Курада, утырып көймәгә, Ул гел балык тотып йөри: «Тапмасаң үз кулың белән Ризыкның тәме булмый!» ди. Янәшә утыра көчлеләр. Нык аларның беләкләре — Бар да яхшы йөрәклеләр, Тик яралы йөрәкләре... 
. *** • 
Горур караш килешә йөзләренә, Кара чоха кигән өсләренә, Күтәрәләр чәкештереп бар да, Бәби туе шаулап тора анда. Күтәрәләр бала хөрмәтенә Эчемлекнең иң-иң яхшыларын; Дудукилар 3 уйнап тора менә, — Җыр яндыра кунакларның җанын. Йорт хуҗасы әгәр юмарт икән — Түбән күрә комсыз сараннарны, Чөнки белә: чын юмартлык белән Җиңеп була иң нык каһарманны. — Учактагы күмер чатнап китсә. — Беләм, кунак каршы аласымны, Өй алдыма саесканнар килсә, — Беләм, кунак каршы аласымны; Туры килсә юлым аның белән, Бик шатланып ипи-тозым бүләм. Кунак—нур ул, төшә ул кояштан, Кәеф-сафа юк кунактан башка, Ул югында — ачы эчемлекләр. Тәмсез икмәк, барлык ашамлыклар, Ул югында кояш чыгамыни? Чыга икән — нуры җылы бирми. 
1 Эгнаташвили — Горнда Джугашвилиләрнең күршесе. 2 Квирацховели — Горндагы храм; аның алдындагы мәйданда якшәмбе көннәрендә төрле сынашлар булган. 3 Дудуки — тын беләи уйный торган музыка коралы.
                     37 ,С. Ә." № 4. 

18 
 
* $ Дудукилар көе яңгырап китә, һәм тамада 38 мактап башлый сүзне, Яхшы теләк теләп, тәбрик итә: — Котлыйм матур улыгыз белән сезне! Әйдә үссен безгә шатлык булып, Сөяге нык, бәхете булсын тулы. Зур гомерле булсын көчле ата, Сөт имезгән ана һәм бу ватан! Яхшы атын җәелдереп җиргә, Күтәрсен ул үз йортының данын. Тимер башлык булсын туган илгә, Калкан булсын күкрәгенә аның. 
* Зурна белән керә уенчы да, Дәртле, җиңел көйләр белән ярсып. Ияргәндәй чәүкә сабанчыга, Җыр да атлый тормыш эзенә басып. Шундый җырлый бишек янына килеп, Аны үпсәң дә аз моның өчен. Ата-анасына сәлам биреп, Искә ала нәсел-нәсәп очын. Җырлый туйда җырчы күп көйләргә, Күңелләрдә моң, дәрт арта гына! Ул тукталып тормый җыр дигәндә, Нәкъ тегермән кебек, тарта гына. Хор тавышыннан түшәм күтәрелә, Халык утыра тыгыз тутырып өйне, Шатлык яшеме соң бу күзләрдә, Җырмы соң бу шулай дәртле көйле? Тына бара кайгы авазлары, Шат тавышлар яңгырый бөтен җирдән,— Сагышларны басып китәрдәй дәрт, Шундый зур көч монда каян килгән? Кояш чыккан кебек күк ачылып, Җанлы мәҗлес белән яктыра өй, Шат кешеләр өчен алда тулып, Кулдан-кулга касә күчеп йөри. 
Игенчеләр. Нәрсә соң без, киртә генәмени? Безнең аша атлап йөри байлар. Ярлы кеше хәтта шәм дә күрми, Ә төн буе кандиль39 яга алар.  
                     38 Тамада — сайлап билгеләнгән мәҗлес башлыгы. 39 Кандиль—күп шәмнәр ягар өчен эшләнгән шәмдәл—люстра. 
19 
 
Юлыбызны алар безнең алда Катырганнармыни мәңге бозга? Безнең өчен хәзер ватан кайда? Тимер төрмә түгелме ул безгә? Безгә — хезмәт, ә аларга — байлык, Бакча, икмәк, татлы эчемлекләр; Тик ярлылык безгә, газап, ачлык, Михнәт чигеп кырда үтә көннәр. Туган илдә безнең тугыз капка, һәр капкасы аның йозакланган; Талый комсыз козгын өерләре, йөрәкләрне телеп, буяп канга. 
Карт игенче. Тик борчак та, коры икмәк — Ашыбыз безнең шул гына, Ә кайчакта туфрак көйшәп, Эчәбез яңгыр суын да. 
Салчы. Озын колга тотып мин елгада, Дулкын ярып эшлим., көчем түгеп,— Ләкин үзем чандыр, арык һаман, Кулымдагы шушы колга кебек. Кура шаулап җитез канатында Алып киткән чакта еракларга, Мин таңнарда карыйм ак томанда, Таш коймадай баскан чит ярларга. Чит җирләргә агып китәр идем, Кайтмас идем кабат туган илгә, Нәрсәм кала — нием бар соң минем, Корымланып беткән мескен өйдә? 
Тимерче. Таң яктысы сызылып күренгәч тә, Эшкә башлыйм, эшем — тимер кою,— Алачыкта җиттем шушы яшькә, Табыш күрәлмадым гомер буе. 
Чүлмәкче. Күп савытлар, күп чүлмәкләр илгә Чыгардым мин ясап үз гомеремдә,— һич тулмады чүлмәк эчемлеккә, Ә савытымда ит булмады бер дә. 
Тегүче. Князьләргә тектем күпме чоха, Эштән күзләр сукрандылар инде,— Ә язмышым минем архалухка 1 Тик ямаулар гына җөйләп бирде. 1 Архалух — ефәктән тегелгән, черкеска эченнән кия торган, озын итәкле кием. 
20 
 
Зурначы. Болан диләр, бар ди шундый бер ил, Хезмәт итсәң алданмыйсың анда; Тиңдәшсез бай икән үзе ул җир, Ия икән ул күп төрле малга. Кешегә дошман түгел, имеш, алла, Йөрәкләр дә анда сыкранмыйлар, Боярлар да, хәтта, караклар да, Усаллыкны анда кылалмыйлар. Ул җирдә юк мескен көнлекче дә, Коллар да юк анда ач йөрүче, Юк ялвару анда, тез чүгүләр,— Ихтирамлы һәр эш һәм һәр кеше. Бөтен җиргә анда хуҗа халык, Кеше анда мәңге шат күңелле; Кем хезмәтен салып игә ашлык — Шул уңышын ала бар игеннең. 
Сукачы. Эх, яшәргә иде шундый җирдә, Бер генә көн — безгә шул да җитә. 
Балта остасы. Андый бәхет карлыгачка бирелә, Тели икән — оча һинд иленә... 
Карт игенче. Элек җир, күк, игенче һәм алла — Барысы булган, имеш, бер теләктә, Сабак тулып башак үскән анда, Муллык агып торган һәр келәткә. Яратканнар ул чак берен-бере, Игенле җир, яңгырлы күк йөзе. Кешегә ачу иткән дә бер көнне, Баш күтәргән кинәт алла үзе, < Яңа иген җирдә уңмасын, дип, Чәчүлеккә орлык булмасын, дип, Дөньядагы барлык игеннәрне Кызганмыйча кырган, имеш, тәңре. Шунда килеп эт ялвара аннан, Шыңшый-шыңшый өрә мескен куркып: «Ник кырасың бөтен җирне, аллам, Игеннәрне тамыры белән йолкып? Кешеләргә ачуың синең бик зур, Ә минем соң монда ни гаебем бар? Азаплама зинһар, итмә син хур, Мин этеңне ач үлемнән коткар.  
21 
 
Шәфкатеңне күрсәт йонлачыңа, Газапларга минем гөнаһым юк, Минем өчен калдыр бераз гына Башакларда орлык — булырмын тук!» Айый алла шунда мескен этне, — Ялваруга чынлап колак сала, Шул заманнан бирле җирдә кеше Эт авызыннан өзеп ризык ала. 
Тимер юл эшчесе. Ул икмәкнең һәрбер валчыгында Безнең авыр хезмәт каныбыз бар; Сүз әйтмибез—тынчу караңгыда Безне сарык кебек кырка алар. Сыкранабыз елап, богауланып... Сыкрау белән, дуслар, булмый җиңеп! Кузгалырга вакыт, күп аунадык Хуҗа аягына йөз чөереп! Аңлагыз сез: бар да безнең кулда, Җиңү шиксез бездә булыр, дуслар, — Туктый аламыни соң юлында Буасыннан бәреп чыккан сулар?! 
Ай нурында балкып яткан чакта, Сөттәй ак төн кинәт сискәнә. Таң әтәче ал кояшны чакыра: «Ахак төсле якты бирсәнә!» Кузгалалар менә кунак ирләр, Таралалар, бар да кызмача: Батып кала карда тирән эзләр, Күләгәләр үтә юл аша. Өстәл өсте — сугыш кыры кебек, Моңлы җырлар барган урында, Тик касәләр калган түнтәрелеп, Буш чүлмәкләр өстәл түрендә. Җанлана йорт яңа өмет белән һәм тынычлык тагын урнаша. Аксылланып аткан таң күгендә Ай яктырып һаман нурлана. Таң алдыннан, каплан кебек уйнап, Бөтәрләнә кардан өермә, Өйгә үтә, йөри бүлмә буйлап һәм бишеккә килеп бер өрә. 
Ничек елмаймасын, ана күрә — Бишек балкый айның нурыннан, Тик бәхетле итеп үстерергә Килер микән аның кулыннан?! 
22 
 
Игенченең улы нәрсә ул, кем? Бу тормышта ул гел өлешсез, Ул — исемсез бармак кебек мескен, Ул — гади таш кебек исемсез. 
«Син ялгызым минем, нәни улым, Бәгърем, шаян сабыем, кечкенәм, Мәктәпләргә үтсен өчен юлын.— Бөтен көнем узар эш белән. 
Калдырганчы сине надан итеп Телгәләнсен йөрәк кисәкләргә!» Күрә — кояш якты нурын сибеп Аны күмгән алтын бизәкләргә. 
Матур уйлар белән хыялланып, Ата йөзе нурда балкып тора: «Эшлим яңа көчләр белән янып, Өйгә икмәк — ризык арттырырга. 
Үлсәм — җирләр туган балам мине, Чәчәк атар тиздән яшь агачым, Хезмәтемдә таптым иптәшемне, Картлыгымда булыр таянычым. 
Мин күрермен мастер булган көнен, Алъяпкычын ябар ул алдына; Осталыкта һич очратмас тиңен, Бабайларның охшап мирасына. 
Геристави \ үстер син баланы, Мин кызганмам сиңа догаларны, Симертермен сайлап бик шәп сарык, Муенчакка кыңгыраулар тагып». 
ИАВ-НАНА40 41 Җанландырып ярлы өен Бишек җыры яңгырап тора, Ул җыр рәхәт безнең өчен, Охшый былбыл сайравына! 
Нәрсә җырлый иав-нана, Ни дип кушыла вардо-напа? йөз күгәрчен гөрләведәй Гөрләп тора иав-нана. 
Көртлек кытаклый тауларда, Нана-наиа, вардо-иана, Бу бик матур кем бишеге, Аллы гөлләр бизәк аңа? 
                     40 Геристави — изге Георгий; Лиахва тарлавы- гындагы изге Георгий монастыре шулай атала. 41 Иав-нана — бишек җыры; иав-нана, вардо- нана — бишек җырының гади такмагы. 
23 
 
Кәрәзле сары бал кебек Татлы бул, — ди иав-нана,— Кояш торсын нурын түгеп, Чәчәклән син, нана-нана, 
Нәрсә әйтер иав-нана, Нәрсә әйтер вардо-нана? Кырларда иген җитешкән, Ак мыеклы башак пешкән, Коңгыз сырышмасын аңа, Кортларны бетерсен бала. 
Башын артка ташлап әнә, Нәрсә җырлый иав-нана? Мул уңыш бирүче тәңре, Алдый ул да кешеләрне,— Берәүне — хәерче итә, Берәүне — күкләргә илтә. 
Күктә очып йөри тилгән, Йөрәкләргә курку сала: Тырнаклары чын тимердән, . Тели икән — авызындагы Калҗаңны да тартып ала. 
Бер кошчыкны тотып алган, Күтәрелә явыз тилгән. Бас* аякка, үс син, балам, Аны сугып төшер түбән! — Шулай җырлый иав-нана, Вардо-нана кушыла аңа! 

Яфрак кебек оча бу җыр шунда, Еракларга сибелеп җилләр белән, Җем-җем итә йолдыз күк куенында, Якут нурын сибеп биеклектән. 
БАТОНЕБИ 
Элек Грузиядә чәчәк, кызамык һәм башка төрле авырулар китерүче «явыз рухлар»ны «батонебн» (турыда н-тур ы тәрҗемәсе: әфәнделәр) дип атаганнар. 
Ярлы өйдә нәрсә булсын анда, Бай җиһазлар каян килсен аңар? Тик самовар, сандык та бер тахта, Тагын савыт-саба киштәсе бар. 
Стенаның ярык такталары, Җил уйнаудан какшап беткән ишек, Стенада яшькелт дым таплары, Куян эзе гүя калган төшеп. 
Башак бәйләмнәре, тал бөресе Түшәм терәгенә эленеп тора, 
24 
 
Ә өстәрәк кадакланган рәсем: Анда Шота1 шигырь язып утыра. Тәне кызу — авырып ята бала, Ул талпына, утта янган кебек, Ә янында тора каушап ана, Бөтен уйларыннан өмет өзеп. Баласына карап нигә ана Болай җырлый икән мескенләнеп? Батонебиләре килгән аңа, Өйгә кергән кызыл атка менеп. Бик ярата алар мәҗлес-туйны, Ә җырларның бик күп төрлеләрен, Уен-көлке, мәзәк, шаяртуны, Гөлләрнең тик кызыл төслеләрен. Алар өчен касә тулып торсын, Ә хуҗалар көләч йөзле булсын, Уратылсын бүлмә кызыл белән, — Идәннәрне япсын кызыл келәм. «Ярамый үпкәләтергә2, Каршыла бүләкләр белән, — Алар җиде туган бергә, Алар җиде яктан килгән. Якут базында бик татлы Эчемлекләр, алсу төстә, Ә шунда нәркес яфраклы Сокландыргыч тирәк үскән. Аңа былбыл куна әнә, Очарга дип канат җәя». Нәни бишек уйма бизәкләрдә, Балкып ята алсу йөзле бала, Имләгәндә, аны тирбәткәндә Жырлау кирәк аңа иав-нана. Нинди бүләк мин бирергә тиеш Хәтерен саклап батонебиләрпең? Иң яратканнары парча, имеш, — Мин гомердә андый мал күрмәдем. Юк атласлар, хәтфә келәмнәр юк, Табалмассыз бездә асыл малны. Кунакларым, кичерегез берүк, Без мең елдан бирле шулай ярлы. йөзем җимеше насыйп түгел безгә, Безгә түгел кырлар һәм утарлар. Тахтабызга яптык киез генә, Бездә иске палас һәм буркалар. 
’ Шота Руставели — Грузиянең бөек шагыйре (XII йөз). 2 «Ярамый үпкәләтергә...» — «батоиебпгә» багышланган халык җыры.  
25 
 
Кызыл ситса җәям келәм итеп, Бөтен өйне чорныйм, аннан менә — Балкып торыр ул кызыл төс биреп, Алсу нурлар тулыр бөтен өйгә. Ал чәчәкләр, йөзем суы татлы, Булсын гына сезгә тик барысы да, Сез яраткан сөтне сатып алдым Көчкә, сабый өчен бит анысы да. Мин сезгә дә, ләкин, табам аны, Барысын үтим җаныгыз теләгәнчә, йомыркалар куям — буялганны, Көлдә пешерәм сезгә тәмле көлчә. Сезнең, өчен факел табалмасам Кызыл нурлар сибеп яктыртырга, Мин чикләвек мае сорап алам Хуҗалардан, сезгә яндырырга. J Алҗытмагыз алай, арып-талып Тегү тегәм — михнәт күп күрдем мин, Аягына баскан көннән аны Энә очы белән үстердем мин. Күз яшьләре түгеп күп еладым, Тик бәхеттән мәхрүм булдым һаман, Кичерегез, кыйммәт кунакларым, Исән үссен инде минем балам! 
ЗАЗА ДЖУГАШВИЛИ Төн. Лиахва белән Кура Шәһәр читендә кушыла, Бер-берсенә гүя шунда Алар кылыч белән суга. Coco йоклый түшәгендә. Тирә-як тын айлы төндә. Ул төш күрә: ярда рәт-рәт Тора батырлар мәһабәт. Менә крепостька керә Батыр, җилдәй җитез атта, Каджиларны 42 кисә, үтерә, Авазы яңрый еракка. Coco кылычын суырып ала, Селтәп уңлы-суллы чаба. — Нигә борчыласың, бала? — Ди аңа .пышылдап ана. Уяна ул, тирә-якны Ай балкыта, җир яп-якты, Бу төшне онытмас бер дә. Хәтердә саклар гомергә.
                     42 Каджи — җен; әкиятләрдәге явызлык кылучы көч. 


 
Бабасына тарткан безнең, бала, Аның, кебек тынгы белми һич тә, — Дип анасы кайчак искә ала — Заза Джугашвили төшә искә. 
Заза була кайнар йөрәкле ир, Таулардагы ташкын кебек җитез, Чокасында пуля тишмәгән җир Шуңа күрә таба алмассыз сез. 
Күп юлыга ватан дошманына, Турый, кисә үткен кылыч белән, Сөт эчмәгән димәк юкка гына, Анасының, җылы күкрәгеннән! 
Бар кешедән гади аның җаны Өстен була, гайрәт һәм ирлектә. Лиахва да истә тота аны, Картлидагы иске каберлек тә. 
Заза күрә төрле хуҗаларны: Мачабели Гериставиларны — Танылалар алар явызлыкта, Игенчеләр була гел коллыкта. 
Алар комсызлыгын үзе күрә, Азык өчен хуҗа малларына Суыра ул үлән теше белән, Азык керми тик үз амбарына. 
Хуҗа-князьләрнең кәефен бозып Ул кычкыра бар көченә шунда: — Ник яшибез болай мескен булып, Нигә тар соң безгә бу киң дөнья? Баш күтәрә күп авыллар белән, Цицишвилиләргә 43 44 каршы бара, Пулялардан, үлем элмәгеннән Күп тапкырлар котыла, исән кала. 
Язган тарих түгел, китап түгел, Бу — булган эш, менә шушы хакта Җанлы итеп картлар сөйлиләр гел, Кәефләнеп челем тарткан чакта: — Әйе... Ул юлбарыс кебек батыр иде, йөрәгенә аның уклар тиде. ° 
Ә син балкыйсыңмы, төшләр күреп. Аның ялкынында, газиз балам?
                     43 Мачабели — князь фамилиясе. 44 Цицишвили — князь фамилиясе. 

27 
 
Басамыни күз алдыңа килеп Төшләрендә тугры, батыр бабай? 
Кайныйсы ңм ы а н ы ң у тл арында, Янасыңмы бабаң каны белән? Аныкыдай кара кашларың да, Охшаш диләр сине аның белән! 
Үсмер чак 
СИНЕҢ БИШЕГЕҢ Истә тотасың син бишегеңне, Туган далаларны, туган җирне, Саллардагы утны, кибәннәрне, Тонэ 45 ялкыннары тирбәлгәнен, Дулкынланып ага анда Кура: Тән тимердәй чыныга, батмый суга. 
Лиахва, син бормаланып аста Ялтырыйсың, гүя ефәк тасма, Ник шашасың, нәрсә кирәк тагын, Нигә) шаулый сары дулкыннарың! 
Таш-тауларга сугып, ярсып, уйнап Агасың син елга дулап, дулап. Күбекләрне айкап һәм актарып, Чәчрисең син кайнап, ташлар ярып. 
Суккан кебек тимер күсәк белән, Тар ярларга сугып син чабасың, Юлда ярны ишеп, биеклектән Аска үгез кебек аударасың. 
Ялына ут капкан аттай чабып, Ташлар, агачларны умырып алып, Каерып ташлап имән ишекләрен Подвалларның, агызып чүлмәкләрен, Ерак-еракларга илтәсең син, Юшкыннарга күмеп китәсең син. 
Ишелмәләр сөттәй күбекләнә, — Әле давыл тагын дулар монда, Сугыш ачар — үкереп килер бәла, — Бар нәрсәне егар үз юлында. 
Ишелеп төшә ярлар, — давыл көче Ярны тузган чылбыр кебек тетә, Иркенлектә йөрәге типсен өчен Лиахвага юлны иркенәйтә. 
Әверелгәндәй анда һәрбер тамчы Елга дулкыннары очкынына; Аннан килә юлбарыслар тавышы: Чын йөрәктән син шул өнне тыңла. 
                     45 Тонэ—җиргә казып эшләнгән балчык мич. Анда грузин икмәге (шоти, ләвәшләр) пешерелә. 
28 
 
Бишек җырын көчле давыл итеп Бишекләргә дулкын алып килә, Коллык богауларын өзсен диеп Улларына елга кылыч бирә. 
Кура ага даласында шаулап, Муллык иле безнең. Картли шуңа, Үз улларын истә тотып, кайнап Чаба, дулкыннарын куа-куа, Алтынланып балкып ага җырлап, Игеннәргә яшәү биреп — дымлап. 
Яры буйлап киткән бакчаларда йөзем җимешләре үрелсен, дип, Сыгылып салмак башы белән алга Кукуруза тулып өлгерсен, дип, Шауласын, дип, җимеш бакчалары, Утласын, дип, көтү болыннарда, Улаклардан аксын, дип, маджари ’, Чүлмәкләрдә ачып чымырдарга, 
Хәзерлим, дип, улларына барын: Мул итеп ит, икмәк, җимеш, алма, Тегермәннәр әйләндереп тагын, Ялтыратып көмеш балыкларын, Җиргә яшәү биреп Кура ага. Төнлә колгаларда факел яна, йокы аша карый балык аңа, Төшерелгән инде ятьмә суга, Усач йөзеп килеп эләгә шуңа. 
Корымланган казан шаулап тора, Күбекләре калкып чыга өскә. Күбекләнеп балык кайнап тора, Пешә кереп күксел көмеш төскә. 
Эсселектән качып салкын суга Керә үгез, рәхәт сазда аңа. Агым аны аягыннан ега — Ә хуҗасы моңа каушап кала. 
Куркамыни дию кебек үгез Судан гына? Ул камытын ваткан! Дулкыннарны яра ике мөгез, Су айкала, чәчри тирә-якка; Торып баса — алмаз кебек янып, Сулар төшә җилкәсеннән тамып. * * 
Саллар тирәсендә дулкын уйный, Юеш ташка сугып чәчри, дулый, 
1 Маджари—яшь эчемлек.  
29 
 
Шаян малай алдан йөзеп бара; Иптәшләрен хәйран калдырырга, Аткан уктай ул ташлана суга, Чума һәм баш түбән торып ала. 
Ул яраткан монда ояларны, Җирдә сибелеп яткан бу ташларны, Ак кабыклы сылу, төз талларны, Чишмәләрдә салкын саф суларны, Җир йолдызы — якты коңгызларны, 
Яраткан ул гөлләр исен таңда, Сандугачның сайрауларын талда; Монда ачкан башлап әлифбаны, Чыңлап торган монда шат жырлары. 
$ # Саклыйсыңмы, Тортла46, йөрәгендә Аның уйнап йөрүләрен йөгереп, Курай тартуларын төрле көйгә, Бөтергечләр уйнатуын бөтереп. Ул канатлы уклардан да житез, Маңгай чәче тузган, үзе бөдрә, Нәни чикләвеккә төбәп бик төз, Сака белән атып ул тидерә! Бер аякта сикереп йөри уйнап, Сынашларда тиң соң аңа кайсы?! Кара аны, эш ит яхшы уйлап, Юкса харап — эләгер аның каешы. Яшь карчыга кебек җитез, чая, Мәктәптә дә беренчелек аңа; Гаиләнең күрке, бердәнбере Саклый күрсен язмыш кадерлене. Ул бөтенләй башкалар күк түгел, Уеннарга гына бирми күңел, — Өстен күрә батырларны язган Кыйссаларны башка китаплардан. Батыр Арсен 47 әкиятләрен белә, Аның кебекләрне эзли җирдә. Исән чыгып, гүя утлар аша, Саакадзе 48 кайчак алга баса. Ярата ул Диди-Моуравины 49, Халык йөрәгендә мәңге җанлы, Мәңге кыйммәт, горур батырларны.  
                     46 Тортла — Горндагы кечкенә елга. - Арсен Одзелашвнлн — XIX йөз башындагы крестьяннар восстаниесенең башлыгы, халык герое. 48, •» Саакадзе — Георгин, ул ук Диди-Моуравн 1 Гориджвари—Гори салынган чиркәү. 
30 
 
Бср-берсенә тоташ кара кашы Йөзенә ямь биреп тора аның, Чын йөрәктән якты күз карашы Ягымлы һәм көләч бу баланың. 
Җем-җем итә аның кара чәче, Тиңдәш булып кара гәрәбәгә, Охшап тора аның бөдрәләре, Үрелеп үскән куе әрәмәгә. 
Грузин булу бик килешә аңар, Көлеп торган якты күзләрендә Үткен караш — бөркет карашы бар, Ак нур балкый ябык йөзләрендә. 
Ләкин нык ул — көчле. Гәүдәсе төз, Хәрәкәтчән, уйнак, зирәк бала, Бирешми бернигә, батыр, җитез, Гел тынгысыз, уңган, сизгер, чая. 
Гориджвари Бурет тавы алда, Болын, яшел- куаклыклар анда, — Утырган ул шунда китап алып, Якты уйлар белән хыялланып. 
Гориджвари әнә карап тора: Кура җырлый, җилләр уйнап йөри, Буран ерак Казбек тауларында, Томанланып, төтен кебек көйри. 
Аста кырлар җәелгәннәр төшеп, Җил тирбәтә төрләндереп өстен, Салават күпере кыялардан кичеп, Дугаланып сызган чуар төсен. 
ҖАН ҺӘМ ТӘН ТӨРМӘСЕ Барлык бала йөгерә мәктәбенә, Сикерешәләр тиеннәргә охшап, Мәктәпме бу? Юк, бу — шундый төрмә, Анда җанга, акылларга йозак. 
Нәни йөрәк каушый, калтырана, Куркынычлы анда балаларга, Чыннан да ул төрмә кебек кара, Кызылбашлар хөкем сөрә анда. 
Кыяфәтсез явыз, күзен кысып, Ачу белән карый һәр балага: — Сии грузинмы? — Әйе! — Бик кызганыч!
 
янындагы Бурст тавына
31 
 
— Туган илен ничек дип атала? — Грузия, дип! — Ялган!' Алай түгел! Әйт: Россия империясе! — диген, Әйт: Россия империясе!—диген, Әйт: Россия империясе!—диген. — Ә Грузия?! — Ул кайчандыр булган, Борынгыда... Алай түгел бүген. 
Син йолкышка карцер жайлы урын, Сиңа, ахмак, ташчы булу кирәк... Бала уйлый: тыңла сүзен моның, Бу явызның сүзен утыр сөйләп! Кычкырына ачуланып миңа Ул — укытучы түгел, ул — кызылбаш. Хезмәт итү телим мин халкыма, Мин ышанам аңа, ул — кол булмас! — 
Явыз куллар уйларымны буа, Тән чымырдый аның салкыныннан. Грузин теле укытылмый шуңа — Урам теле, имеш, ул—тыелган. Эшләр начар — саксызланып әгәр Берәр сүзне әйтсәң туган телдә, Шуңа, эләкмәс өчен, сөйләшәләр Ишарәләр ясап бер-беренә. 

Чиркәүләрдә шыгрым тулы халык Гыйбадәттә зур пост50 көннәрендә, Тезләр чүгеп алар, моңга талып, Көйли Ефрем — Сирин 51 көйләренә. 
«Бәни адәм, шатлан якты таңга, Бу мин—дөнья яктыртучы килдем. Бәхетле — кем минем белән барса, Аңарга мин көн яктысы бирдем...» 
Ник караңгы соң йөрәктә болай, Нигә тынчу изге бу храмда? «Кем юаш — тик шул бәхетле була!» — Күрмәдем мин бер дә, юаш кайда?! 
Хәер, юаш безнең Гия агай, Көн-төи эшли үгез кебек жигелеп,  
                     50 Зур пост — великий пост — христиан динендә гөнаһларны кичерүне сорап гыйбадәт итү — ураза айлары. 51 Ефрем — Сирин (XI йөз) — Грузии, православие чиркәвенең аталарыннан берсе, дини көйләрнең авторы. 
32 
 
Ыиника бар тагын — юаш бабай, Ярлылыкта изелә, михнәт чигеп. Күрәм алар икесе дә тышта — Бәхет ишеге һаман ябык тора. Күрәм «юаш» тик шул — кем тормышта Байлык кәрәзеннән бал суыра. 
❖ 
Иртә белән, гудок кычкыртуга, Жир уянгач, кояш күтәрелгәч, Гори өсте тулып кызыл нурга, Турашаули 52 төсләренә кергәч, Ана өен жыя тнз-тиз генә, — Порт михнәте йокыдан торып җитә, Ә баласы ашыга мәктәбенә, Җитез атлап ана эшкә китә. Ул көнлекче булып, арып-талып Эшли кызганмыйча үзенең көчен, Киләчәккә карый тик ышанып, Яши бер уй, тик бер хыял өчен. Төн йокысы кала — баласының Баш очында утырып хыяллана; Йөрәге шат, тыныч анасының, Җылы, пөхтә кием кия бала. 
Ф 
Ата йөрәгендә якты иртә, Нурда балкып тора станогы, Бөтен Картли буйлап эзләсәң дә, Табып булмас Coco кебек улны. Гаумаржос53,—дип котлый урамда да, Мәктәптә дә аны һәрбер кеше; Укуда — беренче, Кривида — беренче, Хорда, дуслыкта да иң беренче! — Төшендерде хисабымны миңа. — Карта сызган чакта ярдәм итте. — Рухландырды мине укуымда. — Уйларыма яңа караш кертте! — Мин аңардан күп китаплар алдым. — Аның аркасында кыюландым. — Ул сөйләгәч, бик күп сүз аңладым. — Аның белән батыр исеме алдым.
                     52 Турашаули — Грузия алмаларының бер төре, ачык кызыл төсле. 53 Гаумаржос — җиңү килсен (грузинча исәнләшү). 


 
— Атасына тарткан улым, шуңа Булдыклы, — дн көләч йөзле ата. - - Иң беренче бала ул укуда, — Дн директор, — бездә тиң юк аңа. 
Үсүенә сөйгән баласының Куана-куана хезмәт итә ана, һәр ел саен кровать тактасының Кыскарганын алыштырып сала. 
СЕЗНЕҢ НӘҮБӘТ, ЯШЬЛӘР! Игенчене бик ярата Софром \ Аның исемен бөтен халык белә, Телгә оста, белә сүзнең аелын, Матур итеп чынын сөйләп бирә. — Нәүбәт сезгә, яшьләр, кулыгызда Ялтырасын балкып нык кылычлар, Бабайларның каны аккан кырда Мәет ашап туена кара кошлар. Истә тотып, мирас булып килгән Бабайларның мәңге данлы эшен, Арагва һәм Кура безгә биргән Горгасалын54 55, бөек Төзүчесен56, Ираклиның57 гомре шулай үткән — Картайган ул сугышып ат өстендә. Ишетәсеңме алар тавышын сип дә, Сагыш белән өнди алар күптән. Картлидагы көтүлекләр, таулар Алар каны белән буялганнар, Крепостьлар, биек манаралар Алар көче белән куелганнар. Бабайлар һич коллык белмәгәннәр. Эт урынына каплан иярткәннәр. Безнең бу җир исә тик көл гепә Бабайлардан калган сөякләрдән. Үткен кылыч асларында үскән, Тирәсендә бакыр уклар очкан, 
                     54 Софром Мгалобишвнли— Грузин народнигы. И. В. Сталинның бала чагында, Горндагы руханилар мәктәбендә грузин теле укытучысы. 55 Горгасал — Грузия патшасы Вахтангныц (V йөз) кушаматы. Вахтанг Тбилиси шәһәрен башлап төзүче, имеш. 56 Төзүче — Грузия патшасы Давид (XII йөз), Грузияне берләштерүче, гарәпләрне Тбилисидан куган һәм Грузияне сәлжукыйлар изүеннән азат иткән. Иракли — Грузия патшасы Иракли Икенче (1720—1798), шөһрәтле политик эшлекле һәм полководец. з. .с. ә v. 4 33 

34 
 
Нык гәүдәсен тимер кием кочкан Батырларны чыгармагыз истән. Сезгә, яшьләр, нәүбәт килеп җитте! Көрәш өчен сезгә ачык мәйдан, Куркытмасын һич тә ачлык сезне, Курыкмагыз кышкы салкыннардан! Юк, сугышып түгел — белем алып, Көрәшербез, китап тотып кулга, Туган халык арасына барып, Чыгарырбыз аны азат юлга! Хезмәт, хыял һәм акылыгыз көчен Бирегез сез халык эше өчен, Нык кушылып каныбыз, тәнебез белән Халык йөрәгенә без бәйләнгән! 
Классында «Како — юлбасар»ны Укый бүген бик дәртләнеп Coco, Яшь аралаш чыга аның тавышы, Чыңлап чыга Илья 58 ритмы аша: «Әй, сез, Камчыларга аны, камчыларга!» <0 Аңа, кадер-хөрмәт күргән иргә, Вөҗдан белән гомер сөргән иргә, — Карт атага шунда ташландылар, Алар да бит кардәш тиеш аңар! Газаплардан әрнеп сыкрауларын Хәтерләсәм — телгәләнә җаным, Аның инде хәлсез гәүдәсе дә, Чал сакалы, чәче, күп яше дә, Халык хөкеме, алла хөкеме дә Картны яклап калалмады алып, Мин бәхетсез, тордым телсез калып!» 
Тынлык... 
Гүя каплап килә болыт, Яшен яшьнәр, күкләр күкрәр төсле. Coco тавышы гел башкача булып Янгырый бүген, яңгырый тагы да көчле. Нәфрәт ташы бугазына тыгыла, . Сүзләр ташый йөрәкләргә тиеп, Күзләреннән гүя очкын чыга, Әсәрләнә бала, җаны көеп. Керфекләре яшьләр белән тулган, Күзләре нур сибеп яктыралар, Өсләренә гүя чык утырган Кыр чәчәге кебек матур алар.  
                     58 Илья Чавчавадзс — күренекле грузин язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе (1837 —1907); «Юлбасар Како» поэмасының авторы. 
35 
 
«Тик кызганмый җиргә егып аны Камчы алып, кыйный башлау белән, йөрәк янды, күзем томанланды, Мылтыгымны түзми алдым иңнән! «Кыйна, сук!» дип, боерык биреп шунда Хуҗа тора читтән генә карап, Мылтык шартлап китте минем кулда, Хуҗа ауды, мин дә булдым харап...» — Кайгың уртак синең!—ди Сосело. Бөтен класс тәкърар итә шуны, Җиңеп чыккан кебек сугышлардан, Юк иткәндәй җанны буучыны. — Кайгың уртак безгә! Син үч алдың, Без дә синең белән — хаклык өчен, Како, безгә син туры юл салдың, Синдәй алсак иде халык үчен. — Халык арасына барыгыз, яшьләр, Сезне халык сөйсен һәм үз итсен, һәркем кулдан килгән эшен эшләр, Елау кирәк түгел — яшьләр кипсен! 
«ТАШЛАНЫЙК БАРАТАШВИЛИГӘ.» » Авыл, мескен йортлар тезелгәннәр, Морҗалары кыек — фәкыйрь бар да, Игенчеләр ертык киемнәрдән, Урам пычрак, сазга баткан арба, Князь йорты иң уртада тора, Аны бизи чинар агачлары, Кунаклар күп, кәеф-сафа кора Үз йортында князь Амилахвари. Казан асларында учак яна, Кояш кебек якты ялкынланып, Баш-аягы белән шул казанда Кайнап пешә симез бер яшь сарык. Агачлыкта — күләгәдә пешә Тәмле шашлык, телем-телем булып, Мае эреп тамып-тамып төшә, Ут өстендә чыжлый ул куырылып. Кан кызарып юешләнеп тора, Кизил җимеше сыгылмасы төсле, Ау кошлары бу кан исен тоя, Алар тавышы тутыра авыл өстен. Князь үзе — иң, иң усал бөркет, Кара кашы тора дугаланып. 
1 «Ташланыйк Бараташвнлигә...» — крестьян восстаниесе җыры. Бараташвили — князь фамилиясе. 
36 
 
Тау битенә күрсәтә ул төртеп — Күренә бер нокта тамгаланып. — Мин тидерәм төбәп шул ноктага, Бәхәсләшкән бар кешене отам... Аткан чакта үтә алка аша Угым минем, мин шундый төз атам. Менә князь мылтык төзи шунда, Ата — гөрләп, яңгырап китә һава, Ерактагы яшел тау буенда, Калкулыкта теге шәүлә ава. Кинәт йолдыз атылган күк төнлә, Елау тавышы өйдә күтәрелә: — Аһ, үлде бит, харап булды үгез, Асраучыбыз безнең, сөеклебез! — Үтердең син атып безне, князь! — Тол хатынга кушыла балалары. Җавап бирә ачуланып князь: — Сез — минеке, димәк минеке бары! Хатын кара көя кайгысыннан, Ул такмаклап елый:—булдым харап!— Балалары боек, күңел сынган, Тора алар ачу белән карап. 
— Үлсен иде Амилахварилар, Нәселнәсәпләре белән бергә!..— Чыгып китә шунда бу балалар, Иксез-чиксез кырлар киңлегенә. Урак тавышы яңгырап тора чыңлап, Җырга күмелеп ята алтын дала, Сүрелә барган күмер кебек сулап, Эссе туфрак ялкынлы тын ала. Ашлыклар да авып кала җиргә, Эссе көндә янып төшә урылып, Алтын кебек башак башын ия, Орлыклары коела энҗе булып. 
Салкынча кич, кырда урак тына, Шәүлә төшә кыя ташларына, Халык инде кичке ашка тотына, Җимеш агачлары асларында. Бер игенче менә, эштән арган, Туктап маңгай тирен сөртеп ала, Җамъягына икмәк туран сала, Ашыга-ашыга ашый башлый аннан. 
Coco Ник бик ашыгып ашыйсың син, туган, Нәрсә булды сиңа, әйтче, болан?  
37 
 
Игенче Үзем чәчкән аны, үзем урган, Кешенекен ашамыйм мин, малай. Көн буена эшләп йөрсәң кырда Болай гына капмас илең әле, Кулларыңа урак тоттырырга, Күрер идем синең эшләгәнне. 
Coco Сүзең дөрес, игенчене шиксез Туендырыр чамасы бар кырның, Ләкин нинди ярлы яшисез сез, Туйганчы бит икмәк күрми карының. Кайберәүләр чәчмиләр дә иген,— Тик бүләләр ашлыгыңны синең... 
Игенче Язмышыбыз шундый инде безнең, Язмыш түгел — нәләт кенә төшсен. 
Coco Бирмәгез сез уңышыгызны ятка, Рәхәт тормыш шунда килер сезгә... 
Игенче Бу тик ансат телдән әйткән чакта, Эштә, белмим, нишләргә соң безгә?! Кайда йөри икән безнең алла, Ник яраткан безне кеше итеп! Күп салымнар безнең өскә ява, Бил бөгәбез шуңа газап чигеп. Вампир кебек явыз әфәнделәр, Безнең канны эчеп тукланалар, Тауны дала белән кем тигезләр, Кем соң әйтер: — тигезләнер алар? 
Алла, патша, бояр өчәүләшеп, Күтәрелеп әгәр килсә өскә, Алар белән ничек көрәшергә? Буш кул бездә, килми безнең көчтән. Әгәр җырны кибән яннарына Яшермәгән булсак бит, кем белә, Урлар иде алар җырларны да, — Дип әйтелә халык мәкалендә. 
Кояш посып бара таулар буйлап. Юлбарыслар йөри камышлыкта, Кура өстен томан алган урап, Караңгылык төшә киң бушлыкка.
38 
 
Оясында йоклый күгәрчен дә, Күк канатын ябып аркасына, — Шундый яхшы була бу кичәдә Карталида — таулар уртасында. 
Әй көлтәләр баса бүрскләнеп, Башаклары — анар орлыклылар. — Урак уру бетте төгәлләнеп, Әйдә, дуслар, яцрап китсен җырлар. Мактыйлар бит, егет, тавышыңны, «Тавышы яхшы, матур җырлый», диләр. Якын дускай, башла бер җырыңны, Җыр — авырган тәнгә саулык бирә. Күтәрәләр бергә — җыр тарала, Әйтерсең лә шатлык туа җиргә, Үткен ураклары чыңлап бара, Җырга атлап, кузгалалар бергә. «Кайрыйм, кайрыйм сине мин, урагым!» 59 Безнең корычтан син коелгансың! — Җырлый Coco, тавышы чыңлый аныи. — Син илт безне, юлда урып барысын!» Бар да җырлый: «Ур син, ек аяктан, Бу тормышны караңгыдан коткар, Атлаучылар өчен ирек яклап Син кулларда иң беренче корал». Бу халыкны кем туктата ала, Ул тау ташкыннары кебек килә: «Әйдә, алга ташланыйк,—ди Coco,— Ташланыйк без Бараташвилигә!» «Ташланыйк без Бараташвилигә, Йорт түбәсен ташлыйк без куптарып!» Менә ул җыр ниләр сөйләп бирә, йөрәкләргә рәхәт ялкын салып! Барыннан да алда Сосо бара, Күзләрендә дәрт ялкыны яна. Җырмы, әллә сугыш тавышымы бу? Җилме, әллә давыл агышымы бу? Бу күкрәүдән кызарынган кояш, Ярасында каны кайнаугамы? Күктә оча бөркет, җәеп колач, Аста иске крепость, Тори тавы. Кояш китә якты нурын алып, Иң беренче йолдыз чыга балкып, Кояш китә... Тик туар ул янып — Тагы да якты булып, ялкынланып! Нури А р с л а и о в тәрҗемәсе.