Хроника
ӘХМӘТ ФӘЙЗИГӘ 50 яшь Язучы Әхмәт Фәйзигә 50 яшь, иҗади* иҗтимагый эшчәнлегенә 30 ел тулу уңае белән 26 мартта Укытучылар йортында зур тантаналы кичә уздырылды. Кичәгә партия-совет җәмәгатьчелеге вәкилләре, язучылар, галимнәр, культура һәм сәнгать эшлеклеләре, укытучылар һәм студент яшьләр катнаштылар. Әхмәт Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге турында Гази Кашшаф иптәш доклад ясады. Ә. Фәйзинең иҗаты күпкырлы һәм мул җимешле. Ул — шагыйрь дә, прозаик та, драматург та һәм киләчәк буынны — балаларны коммунистик рухта тәрбияләүче дә. Әхмәт Фәйзи һәр жанр буенча игътибары лаеклы югары художестволы әсәрләр тудырды. Менә шуңа күрә җыелышка катнашучылар язучының иҗаты һәм тормыш юлы турындагы докладны тирән дулкынлану һәм язучыга зур ихтирам белән тыңладылар. Докладтан соң Сталин премиясе лауреаты язучы Г. Бәширов Ә. Фәйзине Почет грамотасы белән бүләкләү турында Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Указын укыды. Аннан соң Казан шәһәр Советы башкарма комитеты председателе иптәш Б. Мулюков КПССның Казан шәһәр комитеты һәм Казан шәһәр Советы исеменнән, шагыйрь Ә. Исхак Татарстан Совет Язучылары Союзы прав- лсниесе һәм «Совет әдәбияты» журналы редакциясе исеменнән, филология фәннәре кандидаты Г. Халит СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы һәм Тел-әдәбият- тарих институты исеменнән, Татгосиздат директоры иптәш Я. Ярмәкисв Татгосиздат коллективыннан, РСФСР ның һәм ТАССРның халык артисты X. Әбҗәлилов Татар Дәүләт академия театры исеменнән, драматург Р. Ишморат Бөтенроссия театр җәмгыятснен Татарстан бүлеге исеменнән, Сәнгать эшләре идарәсе, «Совет Татарстаны» редакциясе, Татрадиокомитет, Татар Дәүләт опера һәм балет театры һәм башка коллективлардан юбчляпны котлау адреслары тапшырылды. Юбиляр исеменә СССР Совет Язучылары Союзы правление- сеннән, СССР Совет Язучылары Союзының милли әдәбиятлар секторыннан, Ленинградның С. М. Киров исемендәге Дәүләт Академия Опера һәм Балет театры коллективыннан, Башкортстан, Чувашия. Удмуртия һәм Марий АССР язучылары союзларыннан, аерым язучы һәм сәнгать эшлеклеләреннән, Ә. Фәйзинең туганнарыннан һәм дусларыннан килгән телеграммалар укылды. Соңыннан Әхмәт Фәйзи тирән дулкынлану һәм рәхмәт хисләре белән сугарылган речендә болай диде: «Кадерле иптәшләр! Биредә минем совет әдәбиятына нәрсә бирүем турында әйттеләр. Үз чиратымда мин нәрсә алуым турында әйтергә телим. Мин совет эпохасы алдым. Бу коры сүз генә түгел. Без революциягә хәтле үткәнебезне яхшы хәтерлибез, туна күрә бу сүзләрнең әһәмиятен яхшы аңлыйбыз һәм аларны бәялибез. Без сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның язмышын яхшы хәтерлибез. «Читен тормыш капиталга чукын- масаң», — дип язды ул үз чоры турында. Ул капитал алдында баш ияргә теләмәде һәм егерме җиде яшендә үк самодержавие белән тигезсез көрәштә вакытсыз һәлак булды. Тукай бу көрәштә үзе генә түгел иде. Ул бары тик капитализм буган күп санлы халык талантларының язмышларын уртаклашты. Революция капиталистик тоткынлыктагы барлык иҗади көчләрне коткарды, аларга үсәргә, киңәергә юл ачты. Кеше үз язмышының хуҗасы булып алды. Төзү, иҗат— кешеләрнең тормыш стимулы булып әверелде. Капиталистик конкуренция законнары массаларның азат иҗади үсеше белән алышынды. Буржуаз әдәбиятның иң кыю фантасты Герберт Уэльс безнең беренче электрификация планнарыбызныц барып чыгачагына ышанмады. Ул Владимир Ильичны «Кремльдәге хыялланучы» дип атады. Партия һәм бөек юлбашчы И. В. Сталин җитәкчелегендә совет халкы электрификациянең бу беренче планнары куйган таләпләрдән инде күптән узып китте. Ул бу планны 17 мәртәбә арттырып үтәде, ә коммунизмның бөек төзелешләре тормышка ашканнан соң илне электрлаштыруның колачы 50 мәртәбәгә артачак. Буржуаз язучы ни өчен болай каты ялгышты соң? Бу ялгышуның нигезе Уэльсның капиталистик җәмгыять вәкиле булуында, буржуаз язучының сыйнфый чикләнгән булуында, буржуаз фикер йөртүнең гаять ярлы булуында. Мин бәхетле. Чөнки мин капиталистик илдә яшәмим.
126
Мил бәхетле һәм горурлы. Чөнки мин ^Советлар Союзы гражданы», чөнки мин өстендә Ленин һәм Сталинның онытылмас якты исемнәре балкый торган совет илендә яшим. Алай гына да түгел. Мине «Ватаным тарихи сыналган, алдынгы революцион теория белән коралландырды. Безнең Тукаебызга капитализм томанында бу бөек компастан башка капшанып алга бару никадәр авыр булуын мин бик яхшы күз алдыма китерәм. Бу томанда бик күпләр арып һәм өметләрен өзеп егылып калдылар. Тукайны халыкка булган нык ышаныч кына, аның белән тыгыз бәйләнеш кенә саклап калды. Шуларны уйлап, биргәннәреңне һәм ал- ганнарыңны чагыштырып карыйсың да, үзеңне Ватан алдында, Коммунистлар партиясе, халык каршында чиксез бурычлы итеп хис итәсең. Дәрт белән язасы, безнең гаҗәп тормышыбызны, аның бөтен тулылыгын, тирәнлеген, матурлыгын мактап җырлыйсы килә. Мин башлаган романымны татар халкының бөек рус халкы белән берлектә. Коммунистлар партиясенең сыналган җитәкчелеге астында, тарихи бөек җиңүләргә ирешүе турындагы эпопеяга, ягъни безнең хәзерге көнебезгә хәтле вакытны эченә алган эпопеяга әверелдерәсем килә. Мин бу хезмәтемдә үз алдыма иң зур бурыч итеп чорыбызның иҗат кешесе образын тудыруны куям. Шушы эш белән тыгыз бәйләнештә, мин үз алдыма бурыч итеп тагын искелеккә, черек нәрсәләргә каршы көрәшү, иҗат кешесенә комачаулаучы, аның эшен, үсешен тоткарлаучы барлык нәрсәләргә каршы көрәшү бурычын куям. Иптәш Мален- ковның докладында әйтелгән «безгә совет Гогольләре һәм Щедриннары кирәк» дигән күрсәтмәләр — бу һич тә очраклы хәл түгел. Бг мәсьәлә иҗат кешесенең бөтен яклап үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Без, язучылар, иҗат кешесен яклаганда, бер үк вакытта, аяусыз рәвештә мещанлыкка каршы да көрәшергә тиешбез. Без халыкара мещанлыкка карата, сугыш уты кабызучыларның барлык төрләренә карата уяу булырга тиешбез. Шулай ук без илебездә ышыкланып, посып калган мещанлыкка карата да уяу булырга тиешбез. Тегеләре дә. болары да безнең өчен бер үк дәрәҗәдә зарарлы, куркынычлы, һәм без, язу- чылар, сәнгать коралыбызның бөтен көче белән аларны фаш итәргә, алариың маскаларын алып ташларга, аларны үткен сатира һәм яхшы публицистика уты белән көйдерергә тиешбез. Минем хезмәтемә карата дуслык хисе белән җылытылган сүзләрегезне һәм кот- лауларыгызны мин, тирән дулкынланган хәлдә, үземне тәрбияләгән Ватанга, данлыклы Коммунистлар партиясенә, халыкка һәм минем совет язучысы булып формалашуыма турыдантуры иҗади ярдәм иткән совет язучылары коллективына тапшырам. Яшәсен безне җиңүдән җиңүгә илтүче Ленин—Сталин партиясе! Барлык иҗади фикерләребезне үзендә туплаган коммунизмга, аның тантанасына — алга!» Кичәгә катнашучылар Советлар Союза Коммунистлар партиясенең Үзәк Комитетына күтәренке рух белән хат кабул ипе- ләр. Кичәнең икенче бүлегендә Татар Дәүләт академия театры, Татар Дәүләт опера һәм балет театры, В. И. Качалов исемендәге Зур драма театры һәм Татраднокомитет артистлары катнашында Әхмәт Фәйзи иҗатына багышланган
зур концерт булды.
УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ 24 мартта В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетының та- рихфилология факультетында драматург Н. Исәнбәтнең «Совет әдәбияты» журналында басылып чыккан «Рәйхан» пьесасы буенча студентлар конференция уздырдылар. III курс студенткасы Ф. Җамалетдинозг пьеса турында доклад ясады. Чыгыш ясаучы Хәйруллнн, Хуҗнн, Набиева, Баянов һәм башка иптәшләр пьесаның уңышлы һәм җитешсез якларына карата үз фикерләрен белдерделәр. Конференциягә студентлардан 150 дән артык кеше катнашты.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Шагыйрьләр секциясендә 1953 елда шагыйрьләр секциясе үзенең эшен шактый җанландырып җибәрде. Утырышларда шагыйрьләрнең әсәрләрен укып тикшерү белән бергә, төрле теоретик мәсьәләләргә карата фикер алышулар була башлады. Секция эшеиә шагыйрьләр генә түгел, тәнкыйтьчеләр, әдәбият галимнәре, композиторлар, музыка эшлеклеләре дә тартылалар. 4 февральдә үткәрелгән утырышта ип- гырь М. Садрннын 1952 елда басылып чыккан «Нурлы Казан» исемле шигырьләр җыентыгы турында фикер алышу булды. Шагыйрь Ә. Давыдов җыентыкка кертелгән шигырьләр турында информациясендә М. Садриның халык иҗатыннан оста файдалануын конкрет мисалларда күрсәтеп узды. Докладчы ЛА. Садри шигырьләрендәге кимчелекләргә дә киң тукталды. Күз шигырьләрдә конкрет образларның булма выла, «Александр Матросов» поэмасындагы декларатив урыннарга басым ясады. Җыентыкка кертелгән тәрҗемә әсәрләренең дә әле эшләнеп бетмәгәнлекләре күрсәтелде. Информациядән соң фикер алышуда катнашучы Ә. Исхак, Г. Гобәй, С. Хәким, 3. Нури, Н. Дәүли, 3. Мансур иптәшләр шигырьләрдәге уңышлы һәм җитешсез якларга, художество осталыгы мәсьәләләренә киң тукталдылар. 11 февральдә үткәрелгән утырышта Татрадиокомитстныц музыкаль тапшырулар редакциясе редакторы 3. Хайруллина иптәшнең яңа җыр репертуары булдыру
‘Урында доклады тыңланды. Докладчы ^згынрь Ә. Исхакның, Ш. ЛАаниурның һәм ^«һлка иптәшләрнең соңгы елларда уңыш- гына җыр текстлары тудыруларын **«тте һәм җитешсезлекләрне күрсәтте. Ул ^КЫр текстларының тематикасының тар бу- лУын, партиягә багышланган, промышленность турында шигырьләрнең аз булуларын, шагыйрьләрнең оратория, кантата “екстлары, шаян җырлар, такмаклар язу өстендә актив эшләмәүләрен әйтте. Рус композиторларының популяр җырлары аз тәрҗемә ителә, тәрҗемә ителгән- нәренең дә эшләнеше югары түгел. Докладтан соң чыгыш ясаучы иптәшләрдән композитор Җ. Фәйзи җырларның спецификасы турында әһәмиятле фикерләр әйтте. Җыр текстларына Җ. Фәйзи түбәндәге таләпләрне куйды: 1. Тирән эчтәлеклелек, аңлаешлылык 2. Сюжетлылык. 3. Шигырь үлчәвенең эчтәлеккә туры килүе. 4. Беренче куплетның үзенчәлеге һәр куплетта кабатланырга тиеш. 5. һәрбер юлның фикер төгәллеге булырга тиеш. 6. Текстларда ачык образлар мул булырга тиеш. 7. Романслар образлар муллыгы белән үзенчәлекле. Аларның күләмнәре зур булмаска тиеш. 8. Шагыйрь композитор белән үзара контактта эшләргә тиеш. Ә. Исхак, Ш. Маннур, С. Хәким, 3. Нури, Ә. Давыдов, 3. Мансур, М. Хөсәен һәм башка иптәшләр үзләренең чыгышларында җыр тудыру мәсьәләсенең оештыру якларына тукталдылар, радиокомитетның композиторлар һәм шагыйрьләрнең үзара элемтәдә эшләргә тиешлеге турында сөйләделәр. 11 марттагы утырышта филология фәннәре кандидаты Хатип Госман иптәшнең «Поэзиядә халык иҗаты традицияләре» темасына доклады тыңланды. Докладтан соң кайнар бәхәсләр белән барган фикер алышуларда С. Хәким, Ә. Исхак. X. Хөсәенова, С. Баттал һәм башка иптәшләр катнашты. Чыгыш ясаучылар яшь шагыйрьләрнең генә түгел, күп кенә җитлеккән шагыйрьләрнең дә халык иҗатына аз әһәмият бирүләрен, халык иҗатын уңышлы файдалана алмауларын һәм шуңа күрә аларның шигырьләре сурәтләү чараларына ярлы булуын, образ- лылыкпың җитмәвен күрсәттеләр. 18 февральдәге утырышта яшь шагыйрь Зыя Мансурның шигырь белән язылган «Чыклы нртә» исемле романын укып- тикшерү булды. Роман турында доклад өчен сүз алган Ә. Исхак 3. Мансурның үз алдына куйган бурычка җитди караганлыгын әйтте. Әсәрнең темасы — совет яшьләренең Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән геройлыклары, аларның дошманны җиңүгә юнэлтелгән омтылышларын сурәтләү. Романда уңышлы образлар, эпизодлар, аерым шигырь булып йөрердәй урыннар шактый гына. Автор еш кына төп вакыйгалардан читкә тайпыла. Әсәрнең композициясендә дә төзеклек җитешми. Докладтан 'соң чыгыш ясаучы С. Хәким, Ш. Маннур, М. Садрн, Ә. Давыдов, 3. Нури, X. Хөсәенова һәм башка иптәшләр әсәрнең уңышлы һәм уңышсыз якларына, романдагы аерым эпизодларның бирелешенә, сюжет линиясенең үсешенә, типиклык һәм конфликт мәсьәләләренә тукталдылар, әсәрне яхшырту өстендә эшләү өчен киңәшләр бирделәр. Секциянең 25 мартта үткәрелгән утырышында опера либреттосы турында фикер
алышу булды. Опера өлкәсендә теоретик мәсьәләләргә карата һәм классикларның опера өстендә ничек эшләүләре турында шагыйрь Хәй Вахит иптәшнең тирән эчтәлекле чыгышыннан соң, фикер алышулар кайнар бәхәсләр белән барды. Ә. Исхак операның специфик моментларын либретто язганда искә алырга кирәклеген әйтте. Либреттода шушы моментларны искә алмаганда, композитор өчен дә кыенлык туа. Сюжет үсешендәге мөһим сызыклар тулы булмаса, музыка геройларының эчке дөньясын бөтен киңлеге белән ачып бирә алмый. Ә. Исхак үзенең «Намус» романы буенча язган либреттосындагы җитешсезлекләрне әнә шул моментларга җитәрлек дәрәҗәдә әһәмият биреп җиткермәгәнлектән, икенче планда торган моментларга күбрәк тукталганлыктан килеп чыккан дип аңлатты. Композитор Җ. Фәйзи операда симфониянең үзәк урынны тотканлыгын сөйләде. Шуңа күрә либреттодагы монологлар, ария һәм ариозаларның текстлары симфоник музыкага ятышлы булырга тиешләр. Либретто язучыга шагыйрь булу гына җитми, ул драматург та булырга тиеш. Җ. Фәйзи кайбер композиторларның (мәсәлән, 3. Хәбибуллин, М. Мозаффаров. Ә. Бакиров, Р. Яхин) опера язу кебек әһәмиятле һәм кирәкле эшкә салкын карауларын әйтеп узды. Фикер алышуда катнашкан Ә. Бакиров. С. Баттал, М. Хөсәен һ. б. иптәшләр татар операларының художество эшләнешләренә, алардагы кимчелекләргә һәм либретто язудагы принципиаль мәсьәләләргә карата үз фикерләрен сөйләделәр. Т әр җ е м ә ч е л ә р секциясендә Тәрҗемәчеләр секциясе 27 мартта Тат- госиздат редакторлары, язучылар һәм яшь тәрҗемәчеләр катнашында уздырылган киңәйтелгән утырышта В. Закруткинның «Йөзмә станица» исемле романының татарчага тәрҗемәсен тикшерде. Тәрҗемәнең сыйфаты турында фикер алышуларда чыгыш ясаучы Г. Төхфәт, М. Әмир, А. Го- мәр, Ә. Камал һ. б. иптәшләр тәрҗемәче Г. Ахуновка тәрҗемәне яхшырту өстендә эшләү өчен, художестволы тәрҗемә өчен кирәк булган күп кенә файдалы, принципиаль фикерләр әйттеләр.