Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЧЕЛКАШ 


Көньякның зәңгәр күге тузаннан караеп, болганчык төскә кергән; эссе кояш яшькелт диңгезгә гүя нечкә соры пәрдә аша карый. Кысан гаваньда төрлесе-төрле якка йөреп торучы пароходларның винтлары, көймәләрнең ишкәкләре, төрек фелюгаларының һәм бүтән корабльләрнең очлы төпләре суны ерып үтәләр, һәм анда кояшның шәүләсе төшми диярлек. Гранит белән кысрыкланган диңгез дулкыннары үзләренең сыртлары өстеннән шуып йөрүче коточкыч авыр нәрсәләрдән изеләләр, төрле чүп-чар белән шакшыланып, күбекләнгән хәлдә, пароход кырыйларына, яр читләренә сугылалар, бәргәләнәләр, зарланалар. Якорь чылбырларының зыңгылдавы, йөк ташучы вагоннарның дөбердәве, кайдандыр урам ташы өстенә төшкән табаклы калайларның иңрәп чыңлавы, агач дөпелдәве, извозчик арбаларының шыгырдавы, кайсы бик яман ачы тавыш белән сызгырткан, кайсы үкереп улаган пароход свистоклары, грузчиклар, матрослар һәм таможня солдатларының кычкырулары — шул тавышлар барысы бергә кушылып, хезмәт көненең колак тондыргыч музыкасын тудыралар һәм гавань өстендәге күктә тирбәлеп торалар. Алар янына җирдән өзлексез яңадан-яңа авазлар — әле тирәюньдәге бөтен нәрсәне тетрәтүче саңгырау гөрелте, әле тузанлы эссе һаваны ярып үткән ачы, кискен тавышлар — күтәрелеп тора. Гранит, тимер, агач, гаваньның урам ташы, пароходлар, кешеләр — барысы да Меркурийга багышланган дәртле гимнның көчле авазлары белән сулый. Ләкин анда кешеләрнең тавышлары ишетелер-ишетелмәс кенә, зәгыйфь һәм көлке булып яңгырый, һәм шул шау-шуны башта үзләре тудырган кешеләр үзләре дә кызганыч һәм көл^е: аларнык ертык киемле, тузанлы җитез гәүдәләре, аркаларындагы товар авырлыгыннан бөкрәйгән хәлдә, тузан болыты эчендә, эсселек һәм авазлар диңгезе эчендә ыгы-зыгы килеп, бер тегендә, бер монда чабалар. Әйләнә-тирәләрендәге тимер алаптай пароходлар, тау-тау өелгән товарлар, дыңгырдаган вагоннар һәм алар үзләре үк иҗат иткән бүтән нәрсәләр белән чагыштырганда, кешеләр чүп кенә булып калалар. Иҗат иткән әйберләре аларның үзләрен кол ясаган һәм танылмаслык хәлгә китергән. Китәргә әзерләнеп, пар чыгарып торучы бик зур авыр пароходлар сызгырталар, чыжылдыйлар, тирән көрсенәләр һәм аларның һәрбер авазында мыскыллау нотасы—палубалар буйлап тирән трюмнарга үзләренең коллык хезмәтенең җимешен төяүче тузанлы соры гәүдәле кешеләрне санга санамый мыскыллап көлү нотасы — сизелгәндәй була. Үз карыннарын туйдырырга берничә кадак икмәклек эшләр өчен, шул икмәкнең меңәр потын пароходның тимер корсагына җилкәләрендә ташучы грузчиклар күздән яшь чыгарыр дәрәҗәдә көлке булып тоела- 
•с. Ә.* № 4. РС 

66 
 
лар. Арып талчыгудан, шау-шудан һәм эсседән миңгерәүләнгән, шабыр тиргә баткан ертык киемле кешеләрне шул ук кешеләр тарафыннан иҗат ителеп хәзер кояшта ялтырап торучы, шулай да пар көче белән хәрәкәтләнми, бәлки үзләрен иҗат итүче кешеләрнең мускулы һәм каны белән хәрәкәтләнүче мәһабәт машиналар белән чагыштырсаң, үзе бер аяусыз ирония поэмасы кебек була. Шау-шу — изә, тузан борын тишекләрен ачыттырып, күзне томалый, эсселек — тәнне пешерә, әлсерәтә һәм тирә-юньдәге бөтен нәрсә киеренкеләнеп, сабырын җуя барып, ниндидер бик зур катастрофа тудырып шартлар дәрәҗәгә җиткәндәй тоела. Шуннан соң һава сафланып сулыш алуы җиңеләер, җир өстендә тынлык урнашыр, кешене акылдан яздырыр дәрәҗәдә колак тондыргыч бу тузанлы шау-шу бетәр, һәм шунда шәһәр дә, диңгез дә, күк тә тып-тын, аяз, рәхәт булып калыр кебек тоела иде... Ашыкмый гына һәм яңгыратып унике тапкыр кыңгырау каккан тавыш ишетелде. Аның җиз тавышы соңгы тапкыр яңгырап тынган чакта, хезмәт музыкасы да акрыная төшкән иде инде. Тагын бер минуттан ул ризасызланып сукрануга әверелде. Хәзер кешеләрнең тавышы да, диңгез чупылдавы да ачыграк ишетелә башлады. Бу — көндезге аш вакыты иде. I Грузчиклар, эштән туктап, төркем-төркем булып, шау-гөр килеп гаваньга таралдылар һәм сатучы хатыннардан төрле ашамлык әйберләре алып, шунда урамда ук, күләгә урыннарга ашарга утырдылар. Шунда гавань халкына яхшы таныш, эчкече һәм оста, кыю карак, күпне күргән карт бүре Гришка Челкаш килеп чыкты. Ул яланаяк, яланбаш, аның өстендә кыршылып беткән иске плис чалбар белән керле ситсы күлмәк, һәм күлмәгенең ертык изүеннән коңгырт тире белән капланган очлы коры сөякләре күренеп тора. Бераз чал керә башлаган тузгак кара чәче һәм җыерчыкланган озынча ерткыч бите аның әле яна гына йокыдан уянганлыгын күрсәтәләр. Соры мыегының бер ягына салам бөртеге ябышкан, сул яңагында кырынганнан соң шытып чыккан сакал төбендә тагын бер бөртек салам күренә, ә колак артына ул әле генә өзелгән кечкенә юкә ботагы кыстырып куйган иде. Бераз бөкрәя төшкән чандыр озын гәүдәле бу кеше таш өстеннән салмак кына атлап килә һәм үзенең кәкре, ерткыч борынын боргалап, грузчиклар арасыннан кемнедер эзләгәндәй итеп, салкын соры күзләрен елтыратып, як- ягына карангалый. Аның куе, озын соры мыегы, мәче мыегы төсле, әледән-әле селкенеп куя, ә аркасына куелган куллары бер-берсен ышкып, кәкре озын бармаклары борчылган рәвештә кыбырдыйлар. Ул үзе ерткычларча арык һәм бөтен кыяфәте белән дала карчыгасына охшый, аның йөреше дә шул ерткыч кошның очуы төсле, нәрсәдер сагалагандай, күрер күзгә салмак, тыныч, ләкин эчтән дулкынлы һәм сак йөреш. Шунлыктан ул хәтта биредә, шундый ук йөзләрчә босяклар арасында да дәррәү күзгә ташлана иде. Ул күмер тутырылган корзинкалар өеме күләгәсендә утыручы босяк- грузчиклар төркеме турына җитүгә, аңгыра чырайлы, базык гәүдәле бер егет урыныннан торды; күптән түгел кыйналган, ахрысы, битенең берничә җире кара көйгән һәм муены тырналган иде. Ул торды да, акрын гына сөйли-сөйли, Челкаш белән бергә китте. — Флоттагылар ике кисәк мануфактураның югалуын сизгәннәр... Эзлиләр. Челкаш тыныч кына аны күзе белән сөзеп чыкканнан соң: — Я?—дип сорады. — Нәрсә — я? Эзлиләр, дим. Артык берни дә юк.  
67 
 
—- Эзләргә булышыр өчен, мине сорадылармы әллә? һәм Челкаш Добровольный флотның пакгаузы урнашкан якка елмаеп карап куйды. — Шайтанга олак! Иптәше китәргә борылды. — Әй, тукта әле! Сине кем шулай бизәде? Вывескаңны бөтенләй эштән чыгарганнар ич... Мишка күренмәдеме бу тирәдә? Тегесе иптәшләре янына китеп барган җиреннән генә кычкырды: — Күптән күргәнем юк! Челкаш алга атлады, юлында очраганнар аны барысы да яхшы таныш кеше итеп каршыладылар. Ләкин элек һәрвакыт шат күңелле һәм ачы телле Челкашның бүген кәефе кырылган иде, күрәсен, ул үзеннән сораштыручыларга өзек-өзек, кискен җавап бирде. Каяндыр товар өеме артыннан тузанга баткан куе-яшел киемле һәм сугышчан туры гәүдәле таможня каравылчысы килеп чыкты. Ул Челкашның каршысына эре генә баскан хәлдә, сул кулы белән кортик сабына тотынып, уң кулы белән Челкашның якасыннан алмакчы булыпг аның юлый кисте. — Тукта! Кая барасың? Челкаш бер адым артка чигенде дә, каравылчыга күтәрелеп карап,, коры гына елмайды. Каравылчы үзенең юаш-хәйләкәр, кызыл битен ачулы итеп күрсәтергә азапланып кабартты, кашларын сикертте, күзләрен акайтты һәм аның түп-түгәрәк, кып-кызыл булып киткән йөзе бик көлке кыяфәткә керде. — Гаваньга йөрисе булма, кабыргаларыңны сындырырмын дип әйттеләр бит сиңа! Ә син тагын килдеңме? — дип кычкырды каравылчы ачуланып. Челкаш тыныч кына: — Исәнме, Семеныч! Синең белән күптән күрешкәнебез юк,—дип исәнләшеп, аңа кулын сузды. — Сине гомергә күрмәсәм дә риза! Бар! Бар!.. Ләкин шулай да Семеныч Челкашның сузган кулын кысты. Челкаш аның кулын үзенең ыргактай бармакларыннан ычкындыр- мастан әшнәләрчә селкеп сөйләвендә дәвам итте: — Син миңа менә шуны әйт, Мишканы күрдеңме? — Нинди ЛАишка ул тагын? Бернинди Мишканы да белмим! Бар кит, туган! Югыйсә, пакгаузный күрсә, ул сиңа... Челкаш һаман үз сүзен тукыды: — Беркөн минем белән бергә «Кострома»да эшләгән җирән чәчле егетне әйтәм. — Бергә урлашкан иптәшем дип әйт! Больницага алып киттеләр синең Мишкаңны, чуен төшеп аягын изде. Кит, туган, яхшылык белән сораганда кит, югыйсә, муен төбеңә кундырып озатырмын!.. — Әһә, кара син аны! Мишканы белмим дигән буласың... Беләсең ич әнә. Син ник шундый ачулы, ә, Семеныч?.. — Менә нәрсә, башымны катырма син, китүеңне бел!.. Каравылчы ачулана башлады һәм, як-ягына карангалап, кулын Челкашның каты кулыннан ычкындырырга тырышты. Челкаш куе каш астыннан аңа тыныч кына карап куйгалады һәм, аның кулын ычкындырмыйча, сүзен дәвам иттерде: — Син мине ашыктырма. Менә туйганчы сөйләшим дә синең белән, аннан китәрмен. Я, сөйлә, ничек торасың?.. Хатының, бала-чагаларың — исәнме? — һәм, күзләрен ялтыратып, тешен ыржайтып мыскыллаган- сыман елмаеп өстәп куйды: — Сиңа кунакка барырга җыенам да, һаман вакыт тими — һаман эчәм менә...

65 
 
— Я. я, — ул сүзеңне куй! Син, — шаярма, арык шайтан! Мин, туган, чынлап та... Син өйләрдә, урамнарда таларга җыенасынмы инде әллә? — Нигә кирәк ул? Синең белән минем гомергә биредәге мал да җитәр. Валлаһи, җитәр, Семеныч! Син тагын ике кисәк мануфактура чәлдергәнсең икән?.. Кара аны, Семеныч, саграк бул! Эләгә күрмә!.. Ачуы чыккан Семеныч, төкереген чәчә-чәчә нидер әйтергә тырышып, калтыранды. Челкаш аның кулын ычкындырып, озын аяклары белән ашыкмый гына кире гавань капкасына таба атлады. Каравылчы, бик яман тиргәнеп, аның артыннан китте. Челкашның күңеле күтәрелде; ул акрын гына сызгырынды һәм, кулларын чалбар кесәсенә тыккан килеш, салмак атлап, очраган кешеләрдән көлеп, көлке сүзләр әйтеп үтте. Аңа да шуның белән үк җавап бирделәр. Инде тамак ялгап, җирдә аунап ял итеп ятучы грузчикларның берсе: — Кара син, Гриша, начальство ничек кадерләп саклый, үзеңне! — дип кычкырды. Челкаш аңа җавап бирде: — Мин — яланаяк бит, шуңа күрә Семеныч мине күзәтә, аягы яраланмагае, ди. Капка янына җиттеләр. Ике солдат Челкашны капшадылар да. җиңелчә генә төртеп, урамга чыгарып җибәрделәр. Челкаш, урам аша чыгып, кабак ишеге каршындагы тумбочкага утырды. Гавань капкасыннан дөбер-шатыр килеп, йөк төягән арбалар тезелеп чыктылар. Аларның каршысыиа извозчикларын лырт-лырт сикертеп, буш арбалар чабып килә иде. Гаваньнан өзлексез үкерүгә охшаган гөрелте ишетелеп, зәһәр тузан тузгып торды. Шул шашкын ыгы-зыгы, эчендә Челкаш үзен бик яхшы хис итте. Аз гына хезмәт куеп, бик оста эшли алса, ул шактый күп акча төшерәчәк иде. Ул үзенең осталыгы җитүенә шикләнмәде һәм кесәсенә кәгазь акчалар кергәннән соң, иртәгә иртә белән ничек типтерергә тотынуы турында хыялланып, күзләрен кысты. Шунда иптәше Мишка исенә төште,— аягын сындырмаган булса, бүген төнлә бик файдасы тияр иде аның. Челкаш: «Мишка булмагач, үзем генә ул эшне башкара да алмам, мөгаен, дип уйлап, эченнән сүгенеп куйды. Төне нинди булыр әле?..» Ул башта күккә, аннан урамга күз салды. Юлда, тротуар буенда, аңардан биш-алты адым чамасы җирдә өстенә күк киндер күлмәк белән шундый ук чалбар, аягына чабата, башына ертык коңгырт картуз кигән яшь егет аркасы белән тумбочкага сөялеп утыра. Аның янында кечкенә капчык һәм бик әйбәтләп салам бау белән уралган сапсыз чалгы ята. Егет киң җилкәле, базык гәүдәле, сары чәчле иде, һәм аның кояшка янып, җилдә ашалган битендәге зур зәңгәр күзләре Челкашка бер дә шикләнми ягымлы карадылар. Челкаш, тешләрен ыржайтып, телен чыгарды да, битен коточкыч чалшайтып, ана күзен акайтып карады. Егет, башта аптырап, күзен йомып алды, ләкин соңыннан кинәт шаркылдап көлеп, кычкырып җибәрде: «Ах, әкәмәт!» — һәм, утырган урыныннан тормыйча диярлек, капчыгын тузан өстеннән сөйрәтеп, чалгысының табаны белән ташны яңгыратып, үз тумбочкасыннан Челкаш утырган тумбочка янына авышты. Аннан Челкашның балагыннан тартып, эндәште: — Шактый салгапсып, ахры, син, туган!.. — Булды шул, бозау, шундыйрак эш булды! — диде Челкаш танмыйча, елмаеп. Сабый баланыкы төсле саф күзле, таза гәүдәле бу юаш 

69 
 
малай беренче күрүдә үк аның күңеленә ошады. — Чабыннан кайтып киләсенме? — Әйтмә инде!.. Бер чакрым җир чаптык — ярты тиен акча төшердек. Эшләр хөрти! Халы-ык—хисапсыз! Әлеге ачлар килделәр,— бәяне төшерделәр, тотынма да хоть! Кубаньда алтмыш тиен түләделәр. Менә, агай, эш!.. Ә элек бәясе өч сум иде диләр, дүрт, биш сум!.. —- Элек дисең!.. Элек рус кешесен бер күрер өчен генә дә өч сум түлиләр иде анда. Моннан ун еллар элек мин менә шуның белән кәсеп иттем. Станицага барасың да — мин рус! — дисең. Шунда сине карыйлар, капшыйлар, шаккаталар һәм — өч сумны ал! Ашаталар, эчертәләр дә әле тагын, һәм теләсәң күпме тор! Егет, Челкашның сүзен тыңлаганда, башта аптырау катыш сокланган чырай белән авызын ачып торды, ләкин соңыннан, ул йолкышның ялганлавын аңлап, авызын йомды да, шаркылдап көлеп җибәрде. Чел- каш, елмаюын мыек эченә яшереп, җитди чырай белән утырды. — Чынлап сөйләгәндәй сөйлисең, әкәмәт, мин ышанып тыңлап утырам тагын... Юк, валлаһи, элек анда... — Ә мин нәрсә дим? Мин дә шуны әйтәм ич, элек анда... — Куйсана!.. — егет кулын селтәде. — Итекчеме әллә? Тегүчеме?.. Сине әйтәм? Челкаш аның соравын кабатлап: — Минме?—диде һәм бераз уйлаганнан соң әйтте: — Балыкчы мин... — Балыкчы-ы! Кара син аны! Балык тотасыңмы соң?.. — Нигә балык тотарга? Биредәге балыкчылар балык кына тотмыйлар. Баткан кешеләрне, иске якорьларны, баткан корабльләрне тоталар күбесенчә, бөтенесен тоталар! Үзенә бертөрле кармаклар бар анын. өчен... — Алда! Алда! Үзләре турында: Без салабыз ятьмәләрне Сусыз коры ярларга, Келәтләрамбарларга!.. дип җырлап йөрүче балыкчылардандыр, бәлки. Челкаш аңа көлемсерәп карап: — Ә синең күргәнең бармы андыйларны? — дип сорады. — Юк, күрү кайда ул! Ишеткәнем бар... — Ошыйлармы? — Алармы? Ошамый ни!.. Ярыйсы егетләр, ирекле, азат кешеләр... — Азатлык нәрсәгә сиңа?.. Син азатлыкны яратасыңмыни? — Яратмыйни! Үзеңә үзең хуҗа, теләсәң кая барасың, теләгәнеңне эшлисең... Әйтерсң бармы! Үз-үзеңне тәртипле тота белсәң, муеныңа тагылган ташлар да булмаса, — менә дигән эш инде! Теләсәң ничек йөр, алланы гына онытма... Челкаш, җирәнгәнсыман төкеренеп, егеттән йөзен чөерде. Ә егет сөйләвендә дәвам игте: — Хәзер менә минем эш... Әтием — үлде, хуҗалыгым — кечкенә, әни картайган, җир искергән,— мин нишләргә тиеш? Дөньяда торырга кирәк. Ә ничек? Билгесез. Яхшы йортка кияү булып керермен. Ярый. Кызларын йорттан бүлеп чыгарсалар ярар иде кана!.. Юк шул — каенатай бүлеп чыгармаячак, иблис. Шулай итеп мин аңа арка бөгәрмен... озак... Еллар! Менә ничек бит эшләр! Мин бер йөз илле сумлап акча эшләп тапсам иде, хәзер аякка басар идем Һәм Антипка әйтер идем: мә, тот капчыгыңны! Марфаны бүлеп чыгарасыңмы? Юкмы? Кирәкми! Аллага шөкер, авылда аннан башка кызлар да җитәрлек. Шунда мин бөтенләй азат булыр идем, үземә үзем хуҗа... Әй-е! — Егет
70 
 
көрсенеп куйды. — Ә хәзер кияү булып йортка керүдән бүтән эш юк. Кубаньга килермен дә, бер-пке йөз сум төшерермен, барии булырмын дип уйлаган идем... Барып чыкмады. Батрак булырга туры килә... Үз хуҗалыгым белән генә һичбер ничек аякка баса алмыйм! Эхе-хе!.. Егетнең бер дә йортка керәсе килми иде. Хәтта аның чырае караңгыланып китте. Ул утырган урынында кыбырсынып куйды. Челкаш аңа сорау бирде: — Хәзер кая барасың соң? — Кая булсын? Өйгә, билгеле. — Анысын мин белмим, энем, син, бәлки, Төркиягә китәргә җыенасындыр... — Тә-өркиягә!..—диде егет сузып. — Православныйлардан кем барсын анда? Әйттең сүз!.. Челкаш: — Эх, син тиле!—дип көрсенде дә егеттән тагын йөзен чөерде. Бу таза гәүдәле авыл егете аның ниндидер нечкә тойгыларын уятты... Аның күңелендә кайдадыр бик тирәндә акрынлап өлгереп килгән ниндидер томанлы эчпошыргыч бер тойгы аңа бүген төнлә эшләргә кирәкле эш турында яхшылап уйларга комачаулады. Челкашның ачулы сүзеннән соң, егет, аңа күз кырые белән генә караштыргалап, авыз эченнән нидер быдырдады. Аның бите бик кызык кабарынды, иреннәре турсайды, кысыла төшкән күзләре дә бик кызык чыт-чыт йомылдылар. Бу озын мыеклы йолкыш белән ике арадагы әңгәмәнең шулай тиз бетүен һәм шундый хәтер калдыргыч булып бетүен көтмәгән иде бугай ул. Йолкыш инде аңа игътибар итмәде. Ул, тумбочка өстендә уйга чумган хәлдә сызгырынып, шул көй уңаена ялан тәпиен селкеп, пычрак үкчәсе белән тумбочкага бәргәләп утырды. Егетнең аны җавапсыз калдырасы килмәде. Ул: — Әй син, балыкчы! Еш эчәсеңме шулай? — дип әйтә генә башлаган иде, балыкчы нәкъ шул минутта тиз генә аңа таба борылып сорау бирде: — Кара әле, бозау! Бүген төнлә минем белән эшләргә телисеңме? Әйт тизрәк! Егет, шикләнеп: — Нәрсә эшләргә? — дип сорады. — Нәрсә дип... Ни кушсам, шуны эшләргә... Балык тотарга барырбыз. Син ишәрсең... — Алай... Ярый. Була ул. Эшләргә мөмкин. Тик менә... синең белән бер-бер хәлгә очрамагаем. Бик мокыт шул син... шикле кеше... Челкаш кинәт күкрәге пешкәнсыман тойгы кичерде һәм ачуланып акрын гына: — Ә син аңламаган нәрсәңне лыгырдама,—диде,—башыңа кундырсам менә, миең яктырыр... Ул, тумбочкадан сикереп төшеп, сул кулы белән мыегын тартып куйды, ә уң кулын бик каты йодрыклап, күзләрен ялтыратты. Егет курыкты. Ул, ялт итеп як-ягына каранып алды да, кыюсызланып күзен чылт-чылт йомгалап, урыныннан сикереп торды. Алар, күзләре белән бер-берсеи үлчәп, бераз дәшми тордылар. ’— Я? — дип сорады Челкаш кырыс тавыш белән. Ул бу яшь кенә бозауның хурлап әйткән сүзеннән ярсып, калтырап китте. Егет белән сөйләшкән чакта Челкаш ана кимсетеп кенә караган иде, ә хәзер аңарда кинәт нәфрәт кабынды, аның шундый саф зәңгәр күзле, кояшка янган т^за битле, кыска нык куллы булуы өчен, кайдадыр шунда үзенең авылы, шул авылда йорты булуы өчен, аны бай мужик кияү итеп чакыруы өчен — аның үткәндәге һәм киләчәктәге бөтен тормышы өчен, һәм барысыннан да бигрәк Челкаш белән чагыштырганда бала гына
71 
 
диярлек ул егетнең үзенә һичбер кирәге булмаган һәм үзе кадерен белмәгән азатлыкны сөяргә батырчылык итүе өчен, Челкаш аны дошман күрә башлады. Син аны үзеңнән түбәнрәк, начаррак санап йөргән кеше, син яраткан нәрсәне яратып, син дошман күргән нәрсәне дошман күрсә һәм шулай итеп сиңа охшап китсә, һәрвакыт шулай кәефең кырыла. Егет Челкашка карап торды һәм аны хуҗа итеп сизде, аннан: — Мин бит... каршы түгел... — дип сүз башлады. — Эш эзлим ич инде. Синдә эшләдем ни, бүтәндә эшләдем ни, кехмдә эшләсәм дә барыбер. Мин ул сүзне тик шуңа гына әйттем, син бер дә эшче кешегә охшамагансың,— артык ни... йолкыш. Ләкин мин беләм бит, һәркемнең шундый хәлгә төшүе мөмкин. Эчкечеләрне күргәнем юкмы әллә минем! Әллә ничаклы!.. Синнән битәррәкләрен дә күргәнем бар. — Я, ярар, ярар! Ризамы?—диде Челкаш, инде бераз йомшара төшеп. — Минме? Әйдә!.. Баш өсте! Бәяңне әйт. Бәяне эшенә карап куям мин. Эш нинди булыр. Балык күпме тотылыр анда... Бишлек алуың мөмкин. Аңладыңмы? Ләкин хәзер эш акчага барып терәлгәч, крестьян аныклык теләде һәм яллаучыдан да шундый ук аныклык таләп итте. Егетнең күңелендә тагын шик туды. — Бу миңа кулай түгел, туган! Челкаш үзенең роленә керде: — Сөйләнмә әле, тукта! Трактирга барыйк! һәм алар урам буйлап икесе янәшә киттеләр. Челкаш — хуҗаларча эре генә, мыегын бөтергәләп барды, егетнең чырае аның тулысынча буйсынырга әзер торуын, ләкин шулай да бик шикләнүен һәм куркуын чагылдырды. — Исемең ничек? — дип сорады Челкаш. Егет: — Гаврила! — дип җавап бирде. Төтеннән карайган, шакшы трактирга кергәч, Челкаш, буфет янына барып, үз кешеләрчә фамильяр тон белән бер бутылка аракы, щи, куырдак, чәй бирергә кушты һәм сораган нәрсәләрен санап үткәннән соң, буфетчикка кыска гына итеп: «Барысы да бурычка!» диюенә каршы буфетчик дәшми-тынмый башын гына иеп куйды. Хуҗасының, жулик кыяфәтле булуына карамастан, шундый билгеле, ышанычлы кеше булуын күргәч, Гавриланың күңелендә дәррәү аңа ихтирам туды. — Менә хәзер без ашап-эчеп алырбыз да әйбәтләп сөйләшербез. Хәзергә син утырып тор, мин бер җиргә барып киләм. Ул китте. Гаврила як-ягына күз салды. Трактир подвалда урнашкан; аның эче юеш, караңгы, анда исерекләр авызыннан чыккан тончыктыргыч аракы исе, тәмәке төтене, сумала исе һәм тагын ниндидер бер ачы ис аңкый. Гаврил ага каршы өстәл янында бөтен өс-башы күмер тузанына һәм сумалага буялган, матрос киемендәге, җирән сакаллы бер исерек утыра. Ул, минут саен очкылык тоткан хәлдә, бөтен сүзләрен бозып, ватып-сындырып, нидер җырлап маташа. Рус түгел иде бугай ул. Аның артында ике молдаванка утыра иде; бит-куллары кояшка янган, кара чәчле, ертык күлмәкле ул хатыннар да исерек тавыш белән чырылдап җырлаган булалар. Аннан караңгыда тагын төрле кешеләр күренгәләде, алар барысы да бик сәер — тузгак башлы, барысы да ярым исерек, ачы тавышлы, тынгысызлар иде... Гавриланы курку алды. Ул хуҗасының тизрәк килүен теләде. Трактир эчендәге шау-шу тоташ бер нота булып ишетелде, ниндидер бик зур хайван үкерәдер кебек һәм әллә ничә төрле тавышлы ул хайван,
72 
 
ачуланып, бу таш чокырдан чыгарга омтылып та, иреккә чыгу юлын таба алмыйдыр кебек тоелды... Гаврила үзенең тәненә ниндидер исерткеч бернәрсә сеңеп, аны авырайтуын, башы әйләнүен һәм курку катыш кызыксыну белән трактир эчен айкаган күзләренең томанлануын сизде. Челкаш килде һәм алар сөйләшә-сөйләшә ашарга-эчәргә тотындылар. Өченче рюмкадан соң Гаврила исерде. Аның күңеле ачылды һәм шундый тәмле аш белән сыйлаган әйбәт кешегә — хуҗасына — нинди дә булса бер ягымлы сүз әйтәсе килде. Ләкин ни өчендер кинәт теле авыраеп китте һәм тамак төбенә дулкыидулкыи булып ишелеп килгән сүзләрне әйтә алмады. Челкаш, аңа карап, мыскыллап елмаеп эндәште: — Җебедең!.. Э-эх, боламык! Биш рюмкадан!.. Ничек эшләрсең икән син?.. Гаврила телен көчкә кузгатты: — Курыкма, дус кеше!.. Мин синең хәтереңне табармын!.. Килче, убим үзеңне!.. Ә?.. — Я. я!.. Мә, тагын чөмер! Гаврила эчте һәм ахырында шундый хәлгә җитте, күз алдындагы бөтен нәрсә дулкынсыман җай гына тирбәлә башлады. Бу аның кәефен җибәрде, күңелен болгатты. Аның чырае тилесымак сокланган төс алды. Ул, нидер әйтергә тырышып, бик кызык итеп иреннәрен шапылдатып мөгрәде. Челкаш. аңа текәлеп карап, нәрсәнедер исенә төшергәндәй булды, мыегын бөтереп, караңгы чырай белән елмаеп утырды. Трактир исерекләр шау-шуы белән гүли. Җирән чәчле матрос өстәлгә таянып йоклый иде. — Әйдә, киттек, — диде Челкаш, торып. Гаврила тормакчы булган иде дә, тора алмады һәм, бик каты сүгенеп, исерекләрчә мәгънәсез көлү белән көлеп җибәрде. Челкаш, яңадан аның каршысындагы урындыкка утырып: — Мәлҗерәгән!—диде. Гаврила, өзлексез шаркылдап көлгән хәлдә, аңгыра күзләре беләк хуҗасына караштыргалап куйды. Тегесе дә үткер күзләрен аңа текәп уйга чумгандай булды. Ул каршысындагы кешенең тормышы үзекен бүре тырнагына эләккәнлеген күрде. Ул, Челкаш, үзендә аның тормышын теләсә кай якка борырлык көч сизде. Ул аны уен картасын сындырган төсле сындыра да ала, нык крестьян рамкасына урнашырга да ярдәм итә ала. Үзен икенче берәүгә хуҗа итеп сизгәне хәлдә, ул: «Бу егет беркайчан да мин, Челкаш, татыган ачы язмышны татымас», дип уйлады, һәм аның яшь гомеренә кызыкты да, аны кызганып та куйды, анардан мыскыллап көлде дә, аның кайчан да булса тагын бер тапкыр шундый берәүнең кулына эләгү ихтималын күз алдына китереп, аның өчен борчылып та куйды хәтта... Ахырында Челкашның бөтен тойгылары бергә кушылып, аталык һәм хуҗалык тойгысы төслерәк бернәрсә туды. Егет кызганыч та, кирәк тә иде. Шунда Челкаш, Гавриланы култык астыннан күтәреп торгызып, артыннан акрын гына тезе белән төрткәли-төрткәли, трактир ишек алдына алып чыкты һәм җиргә утын әрдәнәсе күләгәсенә яткырды да, үзе аның янына утырып трубкасын кабызды. Гаврила бераз аунаганнан соң мөгрәде дә йокыга талды. 
II — Я, булдымы? — диде Челкаш ишкәкләр белән маташкан Гаврн- лага пышылдап: — Хәзер! Көймәнең ишкәк чөе какшаган икән, ишкәк белән бер генә сугып алырга ярыймы? — Уйлама да! һич бернинди шау-шу булмасын! Кулың белән ныграк бассак, урынына кереп утырыр.  
73 
 
Анда пальмалар, юан кипарис бүрәнәләр һәм сандал белән тулы төрек фелюгалары һәм имән кисмәк тактасы төялгән җилкәнле барка- лар үзләре бер флотилия булып торалар иде. Челкаш белән Гаврила икесе шул баркаларның берсенең, койрыгына бәйләнгән көймә янында маташтылар. Төн караңгы, күктә катлау-катлау тузгак болытлар йөзә, диңгез тыныч, кап-кара һәм май шикелле куе иде. Ул дымлы тозлы ис аңкытып сулый һәм пароход кырыйларына, яр читенә сугылып, Челкашиың көймәсен акрын гына тирбәтеп, ягымлы чупылдый. Диңгез эчендә ярдан әллә капларга чаклы тезелеп киткән корабльләрнең кара гәүдәләре калкып, аллы-гөлле фонарьлар янган очлы мачталарын күккә кадап торалар. Ул фонарьларның утлары диңгез өстендә исәпсез-сансыз соры тап булып шәүләләнгән. Алар диңгезнең йомшак кара хәтфәсе өстендә бик матур җемелдиләр. Диңгез, көне буена бик яман арыган эшче кебек, сәламәт, каты йокыга талган иде. — Киттек!—диде Гаврила ишкәкләрне суга төшереп. — Була ул! — Челкаш, койрыкны бөтен көчкә тибеп, көймәне бар- калар арасындагы буш урынга этәреп чыгаруга, көймә шома су өстеннән бик тиз йөзеп китте, су ишкәк тигән саен зәңгәрсу фосфор ялкыны кабынгандай балкыды һәм көймә артыннан йомшак кына елкылдаган озын тасма булып сузылып барды. Челкаш ягымлы тавыш белән: — Я, башың ничек? Авыртамы?—дип сорады. — Бик яман!.. Чуендай гүли... Су белән чылатам әле хәзер. Челкаш: — Нигә? Мә-ле син менә эчеңне чылат, тизрәк айнырсың, бәлки, — дип. аңа бутылка сузды. — Чынлапмы? Аллага тапшырдым!.. Аның акрын гына голт-голт эчкән тавышы ишетелде. — Әй, син! Кинәндеңме?.. Җитәр! — диде Челкаш аны туктатып: Көймә, тавыш-тынсыз, җитез генә, корабльләр арасыннан боргаланып, тагын алга йөзеп китте... Кинәт ул алар өереннән ычкынды һәм шул чак каршыда очсызкырыйсыз, мәһабәт диңгез җәелде. Ул сузылып киткән күгелҗем ераклыкта аның суы эченнән күккә тау-тау болытлар ургылып тора; ал арның кайберләре сары мамык читле күгелҗем шәмәхә төстә, икенчеләре диңгез суы төсле яшькелт, ә кайберләре шундый сагышлы, авыр күләгә төшерә торган эчпошыргыч кургашын болытлар иде. Мәһабәт һәм караңгы ул болытлар, әле бер-берсе белән тоташып, әле үзара куышып, үзләренең төсләрен һәм килбәтләрен бутап, үз- үзләрен йотып, аннан тагын яңа формада калкып чыгып, салмак кына аһылдылар... Җансыз массаларның шул салмак хәрәкәтендә ниндидер шомлы бернәрсә бар иде. Анда, диңгез кырыенда, аларның иге-чиге юктыр кебек тоелды һәм күк йөзе йокылы диңгез өстендә беркайчан да үзенең миллионнарча алтын күзләрен балкыта алмасын, кешеләр күңелендә югары теләкләр тудырып, хыялга чумгандай җемелдәп торучы һәм шул саф яктылыклары белән кешегә кадерле йолдызларны балкыта алмасын, дигән явыз ният белән ул болытлар өзлексез шулай үрмәләп чыгып торырлар кебек тоелды. Челкаш: — Шәпме диңгез? — дип сорады. — Ярыйсы! Куркыныч тик, — диде Гаврила. Ул тигез һәм көчле иште. Озын ишкәкләр бәрелгән саен су ншете- лерпшетелмәс чыңлап чупылдады һәм җылы зәңгәр фосфор яктылыгы белән җемелдәде. Челкаш: — Куркыныч! Эх син, тиле!.. — дип мыскыллап мыгырданып куйды. 
74 
 
Ул, карак, диңгезне ярата иде. Аның тәэсирләнүчән, тынгысыз кайнар табигате беркайчан да шул очсыз-кырыйсыз, иркен һәм көчле, караңгы киңлеккә карап сокланып туя алмый, һәм үзе яраткан нәрсәнең матурлыгы турындагы сорауга шундый җавап ишетү аның хәтерен калдырды. Ул койрыкта, руль белән суны ерып, шул хәтфәдәй су өстеннән бик озак, әллә канларга барырга теләп, тыныч кына алга карап утырды. Диңгездә чакта аңарда һәрвакыт ниндидер зур, җылы тойгы туа — шул тойгы, аның бөтен күңелен тутырып, аны тормыш пычрагыннан бераз арчый. Челкаш шуның кадерен белә, шул су белән һава арасында үзен яхшырак итеп күрергә ярата, анда тормыш турындагы уйлар да ул чаклы ачы булмый, тормыш үзе дә бәясен җуя. Төннәрен йокыга талган диңгез өстендә аның салмак кына йомшак шаулап сулаганы ишетелә, иксез-чиксез бу тавыш кешенең күңелен тынычландыра, аның явыз теләкләрен юашлата, анда көчле хыял тудыра иде... — Ә ятьмә кайда соң?—диде Гаврила, кинәт борчылып көймә эченә күз салып. Челкаш сискәнеп китте. — Ятьмә? Минем янда, койрыкта ул. Ләкин ул үзенең шул малай алдында ялганлавыннан хурланды, һәм шул егетнең сорау бирүе аркасында таралып югалган уйларын, тойгы; ларын кызганды. Аның ачуы килде. Тагын күкрәге һәм тамак төбе бик яман әрнеп киткәндәй булды. Ул Гавриланың күңеленә сеңдерерлек итеп кискен җавап бирде: — Син менә нәрсә, — утырасың икән, утыруыңны гына бел! Кеше эшенә тыгылма. Сине ишәргә яллаганнар икән, иш! Телеңә хуҗа бул- масаң, начар булыр. Аңладыңмы?.. Бер минутка көймә селкенеп туктады. Ишкәкләр, күбек чыгарып, су эченә баткан килеш калдылар һәм Гаврила тынычсызланып скамья өстендә кыбырсыды. — Иш! Бик яман сүгенгән тавыш һаваны яңгыратты. Гаврила ишкәкләрне күтәрде. Көймә куркынгандай булды һәм суны чупылдатып ерып, дырт-дырт сикереп тиз генә кузгалып китте. — Салмаграк иш!.. Челкаш, салкын карашын Гавриланың агарынган йөзенә текәп, ишкәген кулыннан ычкындырмый гына, урыныннан тора төште. Аның бөкрәеп алга таба иңкәйгән гәүдәсе сикерергә әзерләнгән мәчегә охшап китте. Аның ачу белән тешен шыкырдатуы һәм әкрен генә ниндидер сөякләр чылтыратканы ишетелде. Диңгездә кемнеңдер кырыс тавышы яңгырады: — Кем кычкыра? — Я, иш инде, шайтан!., акрынрак!., үтерермен син этне!.. Я. иш инде!.. Бер, ике! Тавышыңны чыгарасы булма!.. Бота-арлармын үзенне!.. — диде Челкаш. Гаврила, куркудан һәм көчәнеп ишүдән хәлдән таеп, дер-дер калтырап, авыз эченнән генә пышылдады: — Я ходай.... Көймә салмак кына борылды да кире гаваньга, мачталар күренгән һәм фонарь утлары аллы-гөлле төркем булып торган якка таба китте. Тагын: — Әй! Кем акыра?—дигән тавыш ишетелде. Хәзер ул тавыш баягыга караганда ераграк иде. Челкаш тынычланды. — Үзең акырасың ич!—диде ул тавыш килгән якка карап, аннан соң, әле һаман пышылдап дога укып утыручы Гаврилага эндәште:  
75 
 
— Ярый, бәхетең бар икән, туган! Ул җеннәр артыбыздан куган булсалар — бетә идең. Аңлыйсыңмы? Мин сине шунда ук — балыкларга ташлый идем!.. Әле һаман куркуыннан калтырап утырган Гаврила, хәзер Челкаш тынычлангач һәм хәтта юаш тавыш белән сөйли башлагач, аңа ялынырга тотынды. — Кара әле, мине җибәр син! Ходай хакы өчен дим, җибәр! Берәр җиргә төшереп калдыр! Әй-әй-әй!.. Ха-арап булдым мин!.. Я инде, алланы исеңә ал, җибәр! Миннән ни файда сиңа? ,Мин булдыра алмыйм аны!.. Андый эшләргә катнашканым юк... Беренче тапкыр... Я раббем! Харап булам бит! Ничек шулай алдадың син мине, туган? Ә? Гөнаһ сина!.. Җанны һәлак итәсең бит!.. Ну, эшләәр... — Нинди эшләр? — диде Челкаш төксе тавыш белән. — Ә? Я, нинди эш? Егетнең куркуы аңа кызык тоелды. Ул Гавриланың куркуына һәм үзенең менә шундый усал кеше булуына кәефләнде. — Шикле эш, туган!.. Ходай өчен җибәр!.. Минем ни кирәгем бар сина?.. Ә?.. Җаным... — Дәшмә! Кирәгең булмаса, сине алып килмәс идем. Аңладыңмы? — Дәшмә алайса! Гаврила: — Я. раббем!—дип көрсенеп куйды. Челкаш: — Я! быжлап кына кара! — дип, аның сүзен бүлдерде. Ләкин хәзер инде Гаврила тыела алмады, акрын гына сулкылдап елады, борынын сеңгереп куйгалады, скамья өстендә кыбырсынды, шулай да үзе-бик нык иште. Көймә очкан уктай барды. Аның юлында тагын караеп торган корабльләрнең корпуслары калыкты һәм көймә, су өстендәге тар аралыклар буйлап борыла-сарыла үтеп, шул корабльләр арасына кереп югалды. — Әй, син! Тыңла! Исән каласың килсә, берәүнең бер соравына дәшмә! Аңладыңмы? Челкашның ул кырыс боерыгына каршы Гаврила өметен җуеп: — Эхма!..— дип көрсенеп кенә куйды, аннан әрнеп өстәде: — Эшләр харап!.’. —- Шыңшыма!—диде Челкаш аңа, пышылдап. Аның шулай пышылдавыннан Гаврила, бөтенләй аңгыраеп, уйлау сәләтен җуйды һәм, бәлагә эләгәсен сизенеп, эсселе-суыклы булып китте. Ул машиналь рәвештә ишкәкләрне суга батырды, гәүдәсен артка кайшалдырып, аларны судан чыгарды, аннан яңадан батырды, үзе һаман чабатасына гына карады. Дулкыннарның йокы аралаш гүләп шаулавы иләмсез һәм куркыныч иде. Менә гавань... Аның гранит стенасы артында кешеләр тавышы, су чупылдавы, җыр һәм нәзек свисток тавышлары ишетелде. — Тукта!—диде Челкаш, пышылдап. — Ишкәкләреңне ташла! Кулларыңны стенага терә! Акрынрак кылан, шайтан!.. Гаврила, куллары белән шома ташка тотына-тотыиа, көймәне стена буйлап алып китте. Көймә кыштырдамый гына яны белән лайлалы таш стена буйлап шуып барды. — Тукта! Ишкәкләрне бир! Монда бир! Ә паспортың кайда? Капчыктамы? Бир капчыгыңны! Я, бир тизрәк! Син качмагаең дип алам мин аны, дус кеше... Хәзер качмассың. Ишкәксез ничек тә кача алыр идең әле, паспортсыз куркырсың. Көт! Кара аны, тавышыңны чыгарсак—-диңгез төбеннән дә табармын!.. Аннан Челкаш кинәт нәрсәгәдер тотынды да, һавага күтәрелеп, стена өстендә күздән югалды.  
76 
 
I аврила сискәнеп куйды... Шундый тиз булды бу эш. Ул хәзер үзенең янында мыеклы, арык карак бар чактагы куркудан котылгандай һәм өстеннән бик зур авырлык төшкәндәй сизде... Хәзер качарга кирәк!.. Ул, жиңел сулыш алып, якягына каранды. Сулда, ниндидер бик зур бер гробсыман, кешесез, буп-буш, һәм мачтасыз кара корпус кагаеп тора... Кырыена дулкын килеп сугылган саен, ул авыр көрсенгәндәй гүләп куя. якта, су өстендә суык, авыр еландай, юеш таш стена сузыльш киткән. Артта да ниндидер зур кара нәрсәләр күренә, ә алда стена белән шул гроб кырые арасындагы тишектән тын, буш диңгез күренә. Аның өстендә, караңгылыктан курку тудырып, үзләренең авырлыгы белән кешене сытып изәргә торган, зур, авыр кара болытлар салманыкына йөзәләр. Бар нәрсә лә суык, кара, шомлы. Гаврила курка башлады. Бу курку Челкаштан куркудан да яманрак булды; ул - авриланың күкрәген кысты һәм аның үзен, бөтенләй бөрештереп, көймә скамьясына кадаклагандай итте. Ә тирә-юнь һаман тын. Диңгез көрсенүеннән башка бер тавыш та юк иде. Болытлар баягы төсле үк күңелсез, акрын йөзделәр, ләкин диңгездән калкып күтәрелүче болытлар һаман ишәя барды һәм күккә карагач, ул да диңгез булып күренде, ләкин ул йокылы, тын, шома диңгез өетенә капланган һәм дулкынланып торучы икенче бер диңгез булып күренде. Бөдрә чал сыртлары белән түбәнгә, җир өетенә, һәм әле яңа гына күтәрелеп, ярсулы зәһәр яшькелт күбек белән капланырга өлгермәгән су таулары өетенә, һәм упкыннар өетенә ургылган дулкыннарга охшады ул болытлар. Бу караңгы тынлык һәм матурлык Гавриланы басып изгәндәй булды, аның тизрәк хуҗасын күрәсе килде. Әгәр ул анда торып калса?.. Вакыт акрын үтте, күктә йөзгән болытлардан да акрынрак узды.. Вакыт узган саен тынлык шомлырак була барды... Ләкин менә таш стена артында су чупылдады, нидер кыштырдады, пышылдап сөйләш- кәнсыман тавыш ишетелде. Гаврила: хәзер үләм икән дип уйлады... Ул арада Челкашның саңгырау тавышы ишетелде: — Әй! йоклыйсыңмы? Тот!.. Акрын!.. Стенадан авыр, шакмаксыман бернәрсә төште. Гаврила аны алып көймәгә куйды. Тагын шундый ук бер әйбер төште. Аннан Челкашнын озын гәүдәсе стенадан аркылыга сузылды, кайдандыр ишкәкләр килеп чыкты, Гавриланың аяк очына капчыгы килеп төште һәм Челкаш, авыр сулап, койрыкка барып утырды. Гаврила, аңа карап, шатланып, кыяр-кыймас елмайды. — Арыдыңмы? — дип сорады ул. — Бераз булды, бозау! Я-ле, яхшылап иш! Бөтен көчең белән!.. Шактый акча эшләдең син, туган! Эшнең яртысы эшләнде инде. Хәзер шайтаннарның күзләре арасыннан үтәргә генә калды, аннан — акчаңны ал да, Машкаң янына китә бир. Машкаң бармы синең? Әй, балакай? — Юк-юк!— Гаврила, күкрәген өрдергеч төсле, кулларын корыч пружина төсле эшләтеп, бөтен көче белән тырышты. Көймә астындагы су быкырдады, койрык артындагы зәңгәр тасма хәзер киңәйде. Гаврила шабыр тиргә батты, ләкин шулай да бөтен көче белән ишүендә дәвам итте. Бу төн эчендә ике тапкыр шундый яман курку тойгысы кичергәннән соң, ул аның өченче тапкыр кабатлануыннан курыкты һәм бары бер генә нәрсә теләде: бу каһәр суккан эшне тизрәк бетерергә дә ярга чыгарга һәм бу кеше аны чынлап та үтергәнче, яисә төрмәгә керткәнче, анардан качарга кирәк. Гаврила аның белән берни турында да сөйләшмәскә, карулашмаска, ул ни кушса, шуны эшләргә һәм, аңардан хәвеф-хәтәрсез котыла алса, иртәгә үк Николай-чудотворец рухына дога кылырга булды. Ул дәртле дога аның күңеленнән ташып чыгарга әзер тора иде инде. Ләкин егет, үз-үзен тыеп, паровик
77 
 
төсле пыхылдады һәм Челкашка күз кырые белән караштыргалап, дәшми-тынмый утырды. Чандыр озын гәүдәсе белән алга таба иелеп, каядыр очарга җыенучы кошка охшаган Челкаш исә, карчыга күзләре белән көймә алдындагы караңгылыкка карады һәм, ерткыч кәкре борынын як-якка боргалап, бер кулы белән койрыкны кысып тоткан хәлдә, икенче кулы белән мыегын тарткалады, ә нәзек иреннәре елмаеп кыйшайды. Челкаш үзенең уңышыннан, үз-үзеннән һәм, бик каты куркып, аның колына әйләнгән бу егеттән канәгать иде. Гавриланың шундый тырышып эшләвенә карап торганнан соң, Челкаш аны кызганып куйды, егетнең күңелен күтәрәсе килде. — Әй!—диде ул, көлемсерәп, акрын гына. — Нәрсә, бик каты курыктыңмы син? Ә? — Б-берни түгел!..—диде Гаврила, сулышын җыеп һәм тамак кырып куйды. — Хәзер ул чаклы көчле ишмәсәң дә ярый инде. Хәзер шабаш. Менә тагын бер төштән генә үтсәк... Ял итеп ал... Гаврила, аңа буйсынып, көймәне туктата төште дә, күлмәк җиңе белән битендәге тирен сөрткәннән соң, ишкәкләрен яңадан суга батырды. — Я, акрынрак иш. Суны сөйләндермә. Бер капканы үтәсе бар. Акрынрак, акрын... Югыйсә биредә җитди халык... Мылтык белән шаярулары мөмкин. Маңгаеңны шундый итеп күптерерләр, эһ дияргә дә өлгермәссең. Көймә хәзер су өстеннән бөтенләй тып-тын диярлек посып барды. Тик ишкәкләрдән генә зәңгәр тамчылар тама һәм алар диңгезгә тамып төшкән урында шундый ук зәңгәр таплар җемелдәп куя. Төннең караңгылыгы, тынлыгы һаман арта бара. Хәзер инде күк йөзе дулкынлы диңгез төсле түгел — болытлар җәелгәннәр дә калын тигез җәймә булып, бөтен күкне каплап, кузгалмыйча су өстенә салынып торалар. Ә диңгез тагын да тынычлана төшкән, тагын да карайган, аның җылы тозлы исе дә көчәйгән һәм ул инде элекке төсле үк киң булып күренми иде. — Эх, яңгыр яусын иде!—диде Челкаш, акрын гына. — Пәрдә артыннан үткәндәй генә үтеп китәр идек. Көймәнең ике ягыннан да кара су эченнән хәрәкәтсез, караңгы һәм шундый ук кара биналар — баржалар калкып чыктылар. Аларнын берсендә ут җемелдәде, кемдер фонарь белән йөри иде. Диңгез, алар- ның кырыйларын сыйпап, ялынгансыман акрын гына шаулый, ә алар аңа юл куярга теләмичә, сүз көрәштергәндәй итеп, салкын тавыш белән гүләп тавыш кайтаралар. — Кордоннар!.. — диде Челкаш ишетелер-ишетелмәс пышылдап. Челкаш Гаврилага акрынрак ишәргә кушкан минуттан алып, Гаврила яңадан: ни булыр икән инде дип, әсәренеп көтә башлаган иде. Ул бөтен гәүдәсе белән алга, караңгылыкка омтылды, үзенең гәүдәсен үсә барган кебек тойды, — сөякләре, сеңерләре, бик каты авыртып, сузылгандай булды, бер генә уй белән тулган башы авырта, арка тиресе чымырдый, ә аякларына очлы һәм салкын вак кына инәләр кадалгандай тоелды. Караңгылыкка текәлеп карый торгач, күзләре талды; аннан менә хәзер бернәрсә калкып чыгар да: «Туктагыз, караклар!» дип акырыр төсле иде. Хәзер, Челкаш: «Кордоннар!» дип пышылдагач, Гаврила коелып төште: ниндидер көйдергеч, үткен бер уй аның бик нык киерелгән нервларына кагылып, бөтен гәүдәсе буйлап үтте,— аның кычкырасы, үзенә ярдәмгә кешеләр чакырасы килде... Ул авызын ачкан иде инде, скамьядан күтәрелә төшеп, күкрәген киереп, күп кенә һава сулаган һәм авызын да ачкан иде,—ләкин кинәт куркуыннан, өстенә камчы юшкәңдәй булып, күзләрен йомып скамьядан егылды. 
78 
 
...Көймәнең каршысьшда, ерак офыкта, кап-кара диңгез суы эченнән утлызәңгәрле бик зур кылыч күтәрелде; ул күтәрелде дә, төн караңгылыгын ярып» очы белән күктәге болытлар өстеннән шуып үткәннән соң, киң зәңгәр тасма булып диңгез күкрәгенә сузылып ятты. Шуннан ул якты сызыкта, караңгылык эчендә аңарчы күренмичә торган һәм куе төн караңгылыгы белән уратылган тавыштынсыз, кара корабльләр калкып чыктылар. Көчле давыл аларны диңгез төбен? төшергән дә. алар, анда озак ятканнан соң, менә хәзер, диңгез тудырган утлы кылычның әмере буенча, аннан калкып чыкканнар, — күккә һәм су өстендәге бүтән нәрсәләргә карар өчен чыкканнардыр кебек тоелды... Аларның барлык тимер һәм сүс арканнары мачталарына уралган иделәр һәм ул арканнар шул кара гигантларга чорнатып алар белән бергә су төбеннән күтәрелгән ябышкак су асты үләннәре ятьмәсе кебек күренделәр. Теге коточкыч зәңгәр кылыч тагып дингез эченнән югарыга күтәрелде, ялт итеп күтәрелеп, тагын төнне ярып, бу юлы инде икенче турыга ятты. Ул яткан урында, тагын аңарчы күренмәгән корабльләрнең гәүдәләре калкып чыкты. Челкашның көймәсе, аптырагансыман туктап, су өстендә тирбәлде. Гаврила, битен кулы белән каплап, көймә төбендә ятты, Челкаш, ана аягы белән төрткәләп, ярсып, ләкин акрын гына пышылдады: — Таможня крейсеры ич ул, тиле... Электрик фонарь ул!.. Тор, күсәк!.. Безне яктырталар ич хәзер!.. Үзеңне дә, мине дә харап итәрсен, шайтан! Я!.. Ниһаять, Челкаш Гавриланың аркасына итек үкчәсе белән типкәл.г торгач, шактый нык кундырганнан соң, Гаврила сикереп торды да, әле һаман күзен ачарга куркып, скамьяга утырды һәм, капшанып кына ишкәкләргә тотынып, көймәне кузгатты. — Акрын! Үтерәм бит! Акрынрак, дим!.. Эх, тиле, шайтан алгыры!.. Нәрсәдән курыктың? Я? Ялпак танау!.. Фонарь гына ич ул. Акрынрак иш!.. Әчегән шайтан!.. Контрабанданы күзәтәләр алар. Безне эләктерә алмаслар — ерак киттеләр. Курыкма, эләктермәсләр. Хәзер без...— Челкаш җиңгән кыяфәт белән як-ягына карап алды. — Ычкындык инде!.. Фу-у! Бәхетең бар икән, аңгыра күсәк!.. Гаврила дәшми-тынмый иште һәм авыр сулап, күз кырые белән генә баягы утлы кылычка карады, ул әле һаман бер күтәрелеп, бер төшеп тора иде. Гаврила Челкашның аны фонарь гына диюенә һич ышана алмады. Караңгылыкны ярып, диңгезне көмеш төсле итеп елкылдаткан ул салкын зәңгәр нурда аңлату мөмкин булмаган ниндидер бернәрсә бар иде, һәм Гавриланы тагын сагышлы курку басты. Ул машина кебек иште, югарыдан сугарлар дип көткәнсыман, һаман гәүдәсен бөрештерде, аның хәзер бернинди дә теләге юк иде инде — ул жансыз һәм буш иде. Бу төн эчендәге борчылулар анардагы кешелек тойгыларын бөтенесен кимереп бетергән иде. Челкаш исә кинәнде. Аның авыр кичерешләргә күнеккән нервлары тынычланган иде инде. Мыеклары кәефле кыймылдап куйгалады, күзләре елтырады. Ул, бик кәефләнеп, теш арасыннан гына сызгырып, дымлы диңгез һавасын сулап утырды, як-ягыиа карангалады һәм Гаврил ага күзе төшкән чакта ягымлы елмайды. Кинәт җил искән уңайга диңгез йокысыннан уянып шадраланып китте. Болытлар сыекланып юкара төшкәндәй булдылар, ләкин алар бөтен күкне каплап торалар иде әле. Диңгез өстендә, жиңелчә генә булса да, жил исеп торуга карамастан, болытлар, ниндидер күңелсез соры уйга чумгандай, хәрәкәтсез иделәр. — Я Tvran, исеңне җыярга вакыт сиңа! Кара, нинди булгансың — тиреннән бөтен җаныйны сыгып чыгарып, бер капчык сөяк кенә калдырганнар икән диярсең! Барысы да бетте бит инде. Әй!..  
79 
 
Сөйләүченең Челкаш булуына карамастан, Гаврилага кеше тавышын ишетү күңелле булды. — Ишетәм,— диде ул, акрын гына. — Шулай диген! Җебегән... Я-ле, койрыкка утыр, мин ишим, арыгансыңдыр! Гаврила машиналь рәвештә урынын алмаштырды. Урынын алмаштырган вакытта аның битенә карагач һәм аяклары калтырап алпан- тилпән килүен күргәч, Челкаш егетне элеккедән битәр кызганды. Ул Гаврилаиың җилкәсенә җиңелчә генә сугып куйды. — Я, я, курыкма! Аның каравы күп акча эшләдең. Мин сине яхшы бүләкләрмен, туган. Егерме бишне аласың киләме? Ә? — Миңа — берни дә кирәкми. Ярга гына чыгасы иде... Челкаш, кулын селтәп, төкерде дә, озын куллары белән ишкәкләрне еракка — артка каерып ишәргә тотынды. Диңгез уянды. Ул, кечкенә дулкыннар тудырып, алариы чуклы күбек белән бизәп, пыр туздырып бер-берсенә бәреп уйнады. Күбек, көрсенеп, пышылдап эреде,— бөтен тирә-юнь музыкаль шау-шу белән һәм су чупылдаган тавыш белән тулды. Караңгылык җанлана төшкәндәй булды. — Я, әйт әле, — диде Челкаш, сүз башлап, — авылга кайтырсың, өйләнерсең, җир казырга, иген чәчәргә тотынырсың, хатының әллә ничаклы бала табар, ашарга азык җитмәс; син гомерең буе көчәнеп эшләрсең... Шуннан нәрсә? Бик тәмлеме шул? Гаврила, калтыранып, кыяр-кыймас җавап бирде: — Нинди тәм булсын инде анда? Җил кайбер урында болытларны ерткалады, шул ертыклардан берәм-сәрәм йолдызлы зәңгәр күк кисәкләре күренде. Уйнаклап торучы диңгездә шәүләләнгән ул йолдызлар, бер югалып, бер җемелдәп дулкыннар өстендә сикереп йөрделәр. — Уңгарак тот!—диде Челкаш. — Озакламый барып җитәбез инде. Әй-е!.. Очлап чыктык. Зур эш бу! Менә күрәсеңме ничек? Бер төндә ярты меңне'чәлдердем! Гаврила ышанмыйчарак: — Ярты мең?! — дип сузды, ләкин үзе шунда ук курыкты һәм, көймә эчендәге төргәкләрне аягы белән төрткәләп, тиз генә сорау бирде:— Ә нинди әйбер соң бу? — Кыйбатлы нәрсә бу. Бөтенесен үз бәясенә сатканда, меңнән артык тора. Тик мин сатулашып тормыйм... Шәпме? — Әй-е?.. — диде Гаврила сорау биргәнсыман итеп, сузып, һәм кинәт үзенең авылын, ярлы хуҗалыгын, әнисен, күңелгә якын шул кешеләр өчен үзенең эшкә йөрүләрен, шулар өчен бүген төнлә шундый газап чигүләрен исенә төшереп: — Миңа булса иде ул менә! — дип көрсенеп куйды. Аның текә тау битенә салынган авылы, шомырт, миләш, тал, каен агачлары арасында яшеренгән инеше исенә төште... — Эх, шәп булыр иде дә соң!.. — диде ул, авыр көрсенеп. — Әй-.е!.. Син хәзер чугункага утырып өеңә кайтып китәр идең... Кызлар яратырлар да иде соң сине өйдә, а-ах!.. Теләсәң кайсын ал! йорт салыр идең үзеңә, — хәер, йортка акча җитенкерәмәс шул... — Анысы дөрес... йортка җитмәс. Бездә агач кыйбат. — Җитмәсә ни? Искесен төзәтер идең. Атың ничек? Бармы? — Ат! Барый бар анысы, бик карт инде тик. — Алайса, ат. Я-яхшы ат! Сыер... Сарыклар... Төрле кош-корт... ә? — Сөйләмә!.. Я ходай! Менә дигән итеп торыр идем! — Әй-е, туган, тормыш начар булмас иде... ул эшне мин дә анлыйм. Кайчандыр үземнең дә оям бар иде... Әтием авылда беренче байлардан нде... 
80 
 
Челкаш җай гына иште. Көймә, шаярып чупылдаган дулкыннарда тирбәлеп, карасу диңгез өстеннән акрын гына шуып барды, диңгез исә торган саен шаярыбрак уйнады. Ике кеше, су өстендә тирбәлеп уйга чумган хәлдә, як-якларына карангалап, хыялланып бардылар. Челкаш Гавриланың бераз күңелен күтәрү, аны тынычландыру теләге белән авылны исенә төшереп, башта мыек астыннан елмаеп кына сөйләгән иде. Ләкин сөйләшә торгач һәм крестьян тормышындагы шатлыкларны — Челкашның үзенең күптән ихласы кайткан, онытылган һәм бары тик хәзер генә исенә төшкән шатлыкларны — егетнең исенә төшерә башлагач, ул бара-тора мавыгып китте һәм авыл турында, андагы эшләр турында егеттән сорашасы урында, үзе дә сизмәстән сөйләргә тотынды: — Крестьян тормышында иң мөһим нәрсә ирек ул, туган! Син үзеңә үзең хуҗа. Синең йортың бар — начар гына булса да— ул синеке. Синең җирең бар — бер карыш кына булса да — ул синеке! Син үз җиреңдә патша!.. Синең битең бар... Син бар кешедән дә үзеңә ихтирам таләп итә аласың... Шулай түгелме? — диде Челкаш, җанланып. Гаврила аңа кызыксынып карады һәм шулай ук җанланды. Сөйләшеп утырган чакта, ул үзенең кем белән эш итүен онытырга да өлгерде, каршысында үзе төсле үк крестьянны күрде: ул да ничәмә-ничә буын кешеләрнең маңгай тире белән гомергә җиргә беркетелгән, балачак истәлекләре җир белән бәйләнгән, ләкин җирне һәм анын турындагы мәшәкатьне башбаштакланып үзе ташлап китеп, шуның җәзасын татыган крестьян иде. — Анысы дөрес, туган! Бик дөрес! Менә үзеңә кара, җирсез син кем хәзер? Җир әниең шикелле ул, аны тиз генә онытмыйсың. • Челкаш хыялларыннан айнып китте... Берәрсе чак кына аның мин- минлегенә— ул дуамал батырның мин-минлегенә кагылса, өстәвенә тагын ул кеше Челкаш карашында бернигә тормаслык кеше булса, Челкаш һәрвакыт үзенең йөрәгендә ачу кабарткыч әрнү сизә торган иде. Бу юлы да шулай булды. — Лыгырдарга тотындың!..—диде ул, ачуланып. — Мин аларнын бөтенесен чынлап сөйләде дип уйлыйсыңдыр син, бәлки... Тот капчыгыңны! Гаврила тагын шүрләде. — Әкәмәт кеше син!.. Синең хакта сөйлиммени мин? Синең ишеләр күп бит. Эх, дөньяда бәхетсез кешенең исәбе-саны юк!.. Бэрелеп-сугылып йөрүчеләрнең... Челкаш, тамак төбенә килеп тыгылган әшәке сүгенү сүзләрен әйтүдән ни өчендер тыелып, кыскача команда гына бирде: — Ишәргә утыр, тюлень! Алар янадаи урыннарын алмаштылар, шунда, төргәкләр аша атлап койрыкка үткән чакта, Челкашның Гавриланы суга тибеп очырасы килеп китте. Кыска әңгәмә өзелде, ләкин хәзер Гавриланың дәшми утыруыннан да Челкашка авыл исе аңкыгандай булды... Ул, үзенең үткән көннәрен исенә төшереп, койрык тотуын да онытты һәм дулкын белән борылган көймә каядыр диңгезгә таба акты. Дулкыннар, ул көймәнең бара торган юлын югалтуын аңлагандай булып, аны барган саен югарырак чөеп, ишкәк астында үзләренең ягымлы зәңгәр утларын җемелдәттеләр, көймә белән уйнадылар. Челкаш исә үзенең хәзерге көннән унбер еллык сукбай тормышы стенасы белән аерылган һәм хәзер еракта калган көннәрен тиз генә бер-бер артлы күз алдыннан үткәрде. Ул үзен бала килеш күрде, үзенең авылын, юаш соры күзле, кызыл битле симез анасын, кырыс чырайлы, җирән сакаллы, зур гәүдәле атасын күрергә өлгерде; үзен кияү булып йөргән хәлендә күрде Һәм үзенең кара күзле, 


 
озын толымлы, йомшак тулы тәнле, шат күңелле хатыны Анфисаны да күрде; аннан тагын үзен чибәр йөзле гвардия солдаты итеп күрде; аннан инде хәзер эш белән бөкрәйгән, чәчләре агарган әтисен, үзе кечерәеп, битләре җыерчыкланган әнисен күрде; солдат хезмәтеннән кайткач, авыл халкы үзен ничек каршы алу күренешләрен дә күздән кичерде; улы Григорийның шундый булдыклы, чибәр, таза гәүдәле, мыеклы солдат булуына әтисенең бөтен авыл алдында ничек горурлануын күрде... Бәхетсезләр өчен бәла булган ул хәтер хәтта кешенең үткән гомерендәге ташларны да терелтә һәм кайчандыр эчелгән агуга да бал тамчысы өсти. Челкашка туган-үскән якларының күңел тынычландыргыч ягымлы һавасы искәндәй тоелды. Ул һава үзе белән бергә Челкашның әнисенең ягымлы сүзләрен, аның чын крестьян булган әтисенең салмак сөйләвен һәм инде онытылып беткән тагын бик күп авазларны алып килде һәм- әле яңа гына эреп, яңа гына сукаланып, яңа гына яшел ефәктәй уҗым белән капланган туган җир исен алып килде... Ул үзен, тамырларындагы каны шунда барлыкка килгән тормыш тәртибеннән йолкып алынып, мәңгегә чыгарып ташланган ялгыз кеше итеп сизде. — Әй! без кая барабыз соң?—диде кинәт Гаврила. Челкаш сискәнеп китте һәм, ерткычларча әсәренеп, як-ягына каранды. — Кая алып кергән бит, шайтан!.. Батырыбрак иш әле... Гаврила елмаеп: — Уйга чумдыңмы? — дип сорады. — Арыдым... — Хәзер моның белән тотылмыйбыз инде алайса? — диде Гаврила аягы белән төргәкләргә төртеп. — Юк... Тыныч бул. Менә хәзер тапшырам да акчасын алам... Әй-е!.. — Биш йөз тәңкәме? —- Шуннан ким түгел. — Үзе бер сума! Мин — хәсрәткә булса иде шул!.. Эх, алар белән жырлар идем мин!.. — Крестьян эшендәме? — Шунда гына! Мин хәзер үк... һәм Гаврила хыял канатына утырып очты. Челкаш дәшмәде. Аның мыеклары салынып төште, дулкын бәргәндә су чәчрәгән уң янтавы бөтенләй чыланды, күзләре эчкә батып нурсызландылар. Ул үзе генә түгел, хәтта аның пычрак күлмәгенең складлары да сүлпән уйга чумгандай күренде һәм шул уйчанлык аның бөтен килбәтендәге ерткычлыкны йомшартты. Ул көймәне кинәт борды да, су эченнән калкып торган ниндидер бер кара әйбергә таба юл тотты. Күкне тагын болыт каплады һәм, дулкыннарның сыртына бик күңелле чупылдап тамып, вак җылы яңгыр ява башлады. — Тукта! Акрын! — диде Челкаш. Көймәнең борыны барка кырыена барып төртелде. Челкаш баркадан асылынып торган ниндидер бауларны багор белән эләктерергә маташып мыгырданды: — Әллә йоклап яталар инде, җеннәр?.. Трап бир!.. Яңгыр ява тагын, элегрәк ява белмәде! Әй сез, җебегәннәр!.. Әй!.. Өстәй ягымлы мырлаган тавыш ишетелде: — Селкашмы бу? — Мин, трап төшер! — Калимера, Селкаш! Челкаш аңа: — Трап төшер, кара шайтан! — дип акырды. 6- .с. Ә.- № 4. 81 

82 
 
— О, ачуланып килгән бүген... Элоу! — Мен, Гаврила! — диде Челкаш иптәшенә. Минут эчендә алар палубага менделәр, анда сакаллы өч кара фигура, үзара ниндидер сәер сакау телдә такылдап сөйләнә-сөйләнә, барка кырыеннан Челкашның көймәсенә карап торалар иде. Озын җи- ләнсыман киемгә төренгән дүртенчесе, Челкаш янына килеп, дәшми- тынмый аның кулын кысканнан соң, шикләнеп Гаврил ага карап алды. — Иртә беләнгә акча хәзерләп куй, — диде Челкаш аңа кырт кисеп.— Ә хәзер мин йокларга ятам. Әйдә, Гаврила! Ашыйсың киләме? Гаврила: — йокларга иде... — дип җавап бирде дә биш минуттан гырлый да башлады, Челкаш исә, аның янына утырып, кемнеңдер итеген аягына киеп карады һәм, уйга чумган хәлдә төкеренгәләп, моңлы итеп сызгырды. Аннан, Гаврила янына сузылып, кулын баш астына куеп, мыегын кыймылдатып ятты. Су уйнаган уңайга барка акрын гына тирбәлде, кайдадыр, кызганыч тавыш чыгарып, агач шыгырдады, палуба өстенә йомшак кына ян- гыр сибәләде, барка кырыена бәрелгән дулкыннар чупылдадылар... Бөтенесе дә шундый моңлы иде һәм улына бәхет өмет итмәгән ананың бишек җырысыман яңгырады... Челкаш, тешләрен ыржайтып, башын күтәреп, як-ягына каранып алганнан соң, нидер пышылдап тагын ятты... Аякларын ергач, ул зур кайчыга охшап китте. III 
Башта Челкаш уянды, борчулы чырай белән як-ягына каранып алды да, шунда ук тынычланды һәм әле йоклап яткан Гаврилага күз төшерде. Егет бик тәмле гырлап йоклый, аның кояшка янган, таза, сабый чырайлы йөзе төшендә нәрсәгәдер елмая иде. Челкаш, көрсенеп, баудан ясалган тар баскыч буйлап югары менеп китте. Трюм тишегеннән кургашын төсле күкнең бер өлеше күренә. Көн, яктырган булса да, көзгечә эч пошыргыч, соры иде. Челкаш бер-ике сәгатьтән кайтты. Аның бите кызарган, мыегы югары таба көяз генә бөтерелеп куелган. Ул, аягына таза озын итек, өстенә куртка белән күн чалбар киеп, аучыга охшап киткән. Аның киеме, кыршылган булса да, нык әле һәм үзенә бик килешә — чыгынкы сөякләрен каплый төшеп, гәүдәсен киңрәк күрсәтеп, аңа сугышчан кыяфәт биреп тора иде. — Әй, бозау, тор!.. — диде ул Гаврилага аягы белән төртеп. Тегесе сикереп торды да, йокылы-уяулы килеш аны танымыйча, куркынып, үзенең тонган күзләрен аңа текәде. Челкаш шаркылдап көлеп җибәрде. Ниһаять, Гаврила авызын ерып елмайды. — Кара син нинди!.. Барин булгансың! — Бездә тиз була ул. И, куркак та соң син! Кичә төнлә ничә тапкыр үләргә җыендың? — Үзең уйлап кара, андый эшкә беренче катнашуым! Бөтен гомергә җанымны һәлак итүем мөмкин иде бит! — Ә тагын бер тапкыр барыр идеңме? Ә? — Тагынмы? Ни дип әйтим соң сиңа? Нәрсәгә кызыгып барырга?.. Менә нәрсә! — Ике бөтен булса әгәр? — Ике йөз тәңкә, димәк? Ярый ул... Алай мөмкин... — Тукта! Җаның һәлак булса, нишләрсең?..


 
— һәлак булмас әле, бәлки, — диде Гаврила, елмаеп. — Җан һәлак булмас, ә үзең бөтен гомереңә кеше булырсың. Челкаш шаркылдап көлде. — Я, ярар, уен-көлке сүзләрне бетерик. Ярга чыгыйк... Менә алар тагын көймәдә утыралар. Челкаш койрыкта, Гаврила ишә. Алар өстендә тип-тигез болыт белән капланган соры күк. Ә болганчык яшел диңгез көймәне дулкын өстендә сикертеп уйный, һәм әле хәзер көчәергә өлгермәгән ул дулкыннар, шаярып, көймә читенә тозлы су чәчрәтәләр. Көймәнең борыны турында еракта соры тасма төсле комлы яр чите күренә, ә койрык артында ак күбек белән бизәлеп күпереп торучы төркем-төркем дулкын белән казылмаланган диңгез кала. Анда, еракта бик күп корабльләр дә күренә; сул якта — ерактагы мачталар үзләре бер урман төсле торалар һәм өем-өем булып агарып шәһәр йортлары күренә. Аннан диңгез өстенә гөрләп гүләгән тавыш тарала һәм ул гөрелте, дулкын чупылдавы белән бергә кушылып, көчле, матур музыка шикелле яңгырый... Шуларның барысы да әйберләрне бер-берсеннән ераклаштыра торган нечкә соры томан җәймәсе белән өртелгән иде... Челкаш диңгезгә табан башы белән ымлап: — Эх, шәп котырыр бу кичкә табан! — дип куйды. Гаврила, ишкәкләре белән дулкыннарны ярып: — Давылмы?—дип сорады. Ул диңгез өстендә җил бәреп чәчрәткән суга баштанаяк чыланган иде инде. — Әйе!.. — диде Челкаш аның сүзен раслап. Гаврила аны сынарга теләгәндәй итеп карап куйды да, Челкашнын сүз башларга җыенмавын күреп, ахырында үзе эндәште. — Я, күпме бирделәр соң сиңа? Челкаш кесәсеннән нәрсәдер чыгарып Гаврилага сузды. — Менә! Гаврила чуар кәгазьләр күрде һәм аның күз алдындагы бөтен нәрсә аллы-гөлле булып китте. — Эх!.. Ә мин: ялганлый бу миңа!—дип уйлаган идем бит! Күпме сон бу? — Биш йөз кырык! Гаврила ул биш йөз кырык сумның яңадан кесәгә салынуын комсыз күзләре белән карап торганы хәлдә: — Шә-әп!.. Э-эх-ма!.. Шундый акчаң булса иде!.. — дип пышылдап, авыр көрсенеп куйды. Челкаш кинәнеп кычкырды: — Типтерербез без синең белән, егеткәй! Эх. эчәрбез... Уйлама! Сиңа өлеш чыгарырмын, туган... кырык сум бирермен! Ә? Канәгатьме? Теләсәң, хәзер үк бирәм? — Үзең авырсынмасаң — ярый алайса! Кабул итеп алырмын! Гаврила бөтен гәүдәсе беләи тетрәп китте һәм бу көчле тойгы аның күкрәген имгәндәй булды. — Ах син, җен курчагы! Кабул итеп алырмын, имеш! Алсана, туган! Бик үтенеп сорыйм, ал! Кая куярга белмим шул хәтле акчаны! Мине котылдыр, алсана, мә!.. Челкаш Гаврилага берничә кәгазь сузды. Тегесе калтыраган кулы белән ул кәгазьләрне алды да, ишкәкләрне ташлады һәм комсыз күзләрен кыса төшеп, авызы беләи, ниндидер кайнар әйбер эчкән төсле итеп, һава шупырган хәлдә, акчаны каядыр куенына яшерде. Челкаш аңа мыскыллап елмаеп карап куйгалады. Ә Гаврила инде яңадан ишкәкләрне алды да, нәрсәдәндер курыккансыман ашыгып, тынычсыз- 
S3

84 
 
ланып, аска гына карап ишәргә тотынды. Аның иңбашлары һәм колаклары селкенеп куйгалады. — Комсыз икәнсең!.. — диде Челкаш, уйланып. — Яхшы түгел... Хәер, нишлисең?.. Крестьян... Гаврила, кинәт бик дулкынланып: — Әйе, акча белән әллә ниләр эшләп була бит!..— дип кычкырып куйды, һәм уйларының артыннан куып барып сүзләрне шунда гына эләктереп алгандай булып, ашыга-ашыга, авылда акчалы тормыш белән акчасыз тормыш турында сөйләргә тотынды. Абруй, рәхәт, күңелле!.. Челкаш. нидер уйлап күзләрен кыса төшеп, аны җитди чырай белән, игътибар белән тыңлады. Ара-тирә кинәнеп елмаеп куйгалады. — Килеп җиттек!—диде ул, Гавриланың сүзен бүлдереп. Дулкын көймәне күтәреп алып, ипләп кенә борыны белән комга төртте. — Ярый, хәзер эш бетте, туган. Көймәне судан ераграк куярга кирәк, агызып алып китмәсен. Аны алырга килерләр. Ә синең белән без — киттек!.. Моннан шәһәргә сигез чакрым чамасы булыр. Син нишлисең, тагын шәһәргә кайтасыңмы? Ә? Челкашның битендә юаш-хәйләкәр елмаю балкыды һәм аның бөтен кыяфәте үзе өчен дә бик күңелле, Гаврила өчен дә көтелмәгән бернәрсә эшләргә җыенуын күрсәтте. Ул, кулын кесәсенә тыгып, андагы кәгазь акчаларны кыштырдатты. — Юк... мин... бармыйм... мин... Гавриланың тамак төбенә нәрсәдер тыгылып сулышы кысылды. Челкаш аңа карап куйды. — Нишләп көзән җыера сине? — дип сорады. — Болай гына... — ләкин Гавриланың йөзе бер кызарды, бер сорыланды һәм ул Челкаш өстенә ташланырга теләпме, әллә булдыруы читен бүтән бер теләгеннән тәкатьсезләнепме, баскан урынында таптанып торды. Егетнең шундый тынычсызлануын күргәч, Челкашның күңеле әллә нишләп китте. Ул Гавриланың бу кыланышы нәрсә белән бетәр икән дип көтте. Гаврила, ничектер сәер итеп, үксеп елаган төсле итеп көләргә тотынды. Ул башын аска таба иеп торганлыктан, Челкаш аның чыраен күрмәде, ана Гавриланың бер кызарып, бер агарган колаклары гына бераз күренде. — Шайтаныма олаксана!—диде Челкаш, кулын селтәп. — Миңа гашыйк булдыңмы әллә син? Кызлар төсле оялып торган була!.. Миннән аерылу авырмы әллә? Әй, бозау! Әйт, ник дәшмисең? Югыйсә китәм мин!.. Гаврила яңгыравыклы тавыш белән: — Китәсең?! — дип кычкырды. Аның кычкыруыннан комлы тын яр чите дөрселдәп китте һәм диңгез дулкыны белән юылган сары ком дулкыннары тирбәлеп куйгандай булды. Челкаш та сискәнде. Гаврила кинәт, торган урыныннан ыргылып, Челкашның аяк очына ташланды да аның аякларын кочаклап үзенә таба тартты. Челкаш, кайшалып, лырык итеп комга утырды һәм ешләрен шыкырдатып, йодрыгы йомарланган озын кулы белән кизәнде. Ләкин Гавриланың оялу һәм ялвару катыш пышылдавын ишеткәч, сугарга өлгерми туктап калды. — Күгәрченем!.. Ул акчаны миңа бир син! Алла*хакы өчен бир! Сиңа нәрсә ул?.. Бер төн эчендә генә бит — бер генә төндә... Ә миңа — еллар кирәк... Бир — синең өчен дога кылырмын! Гомерем буена синең гөнаһларың ярлыкасын дип, өч чиркәүдә дога кылырмын!.. Сип аны җилгә очырасың бит... мин — җиргә тыгар идем! Эх, бир аны 


 
мина! Сиңа кадерлеме әллә ул?.. Бер төндә байыйсың! Бер яхшылык эшлә! Беткән кеше бит син... Барыр юлың юк... Ә мин аны—ох! Бир аны син миңа! Куркынган, шаккаткан һәм ачуы кабарган Челкаш, гәүдәсен артка кыйшалдырып, куллары белән җиргә таянган хәлдә ком өстендә утырды, ул бер сүз дә дәшмәде, аның тезенә башын төртеп, сулу ала алмый пышылдап ялваручы егеткә бик яман күзен акайтып утырды. Ниһаять, аны үзеннән тибәреп, сикереп торды да, кулын кесәсенә тыгып, акчаларны Гаврилага ыргытты, һәм ул комсыз колны кызгану, аңардан нәфрәтләнү тойгыларыннан һәм күңеле дулкынланудан калтыранып кычкырды: — Мә! Тыгын... Акчаны ыргыткач, ул үзен герой итеп сизде. — Үзем дә сиңа күбрәк бирергә теләгән идем. Кичә күңелем нечкәрде, авыл исемә төште... Бу егеткә ярдәм итим әле дип уйлап куйдым. Син сорарсыңмы икән, нишләрсең икән дип көттем. Ә син... Эх, киез хәерче!.. Акча өчен үзеңне шулчаклы газапларга ярыймы соң? Тиле! Комсыз шайтаннар!.. Үз-үзләрен оныталар... Биш тиенгә үзегезне сатасыз!.. Гаврила, калтыранып, акчаны куенына тыга-тыга, шатланып чинады: — Күгәрченем!.. Алла ярлыкасын үзеңне! Хәзер нәрсә бит бу миңа?.. Мин хәзер... бай!.. Эх, җаным!.. Гомеремдә онытмам!.. Беркайчан да!.. Хатыныма да, балаларыма да әйтермен, гыйбадәт кылыгыз!—диярмен. Челкаш, аның куанып илерүен тыңлап, комсызлык шатлыгыннан чырае ямьсезләнеп балкыган йөзенә карап торды да, үзенең йөрәгенә якын бөтен нәрсәдән аерылып, азып-тузып йөрүче карак булуына карамастан— беркайчан да шундый үзүзен онытырлык дәрәҗәдә түбән һәм комсыз булмаячагын сизде. Ул беркайчан да андый булмас!.. Шул уй, шул тойгы, аңа үзенең ирекле кеше икәнлеген төшендереп, аны Гаврила яныннан җибәрмичә буш яр буенда тотты. Гаврила: — Бәхетле иттең син мине! — дип кычкырды һәм Челкашның кулын тотып, үзенең битенә төрткәләде. Челкаш, тешләрен бүре төсле ыржайтып, бер сүз дә дәшми торды. Гаврила һаман сөйләнде: — Мин нәрсә уйладым бит? Бирегә кайтып киләбез... мин уйлыйм... аңа —ягъни сиңа—ишкәк белән берне чык итеп кундырыйм, акчасын — үземә, үзен — диңгезгә, дим... сине бит... ә? Янәсе, аны кем эзләп йөрер? Тапсалар да, аның кемлеген, ничек шулай булуын чокчынып тормаслар. Имеш, аның өчен шау-шу күтәрергә, ул әллә кем түгел!.. Кирәксез кеше! Аны кем якласын? Челкаш, Гаврил аның бугазыннан алып, бик яман акырып җибәрде: — Бир акчаны!.. Гаврила ычкынырга ыргылган иде, Челкашның икенче кулы аны елан төсле уратып алды... Күлмәк шытырдап ертылды. Гаврила, акылдан шашкандай, күзләрен акайтып, куллары белән һавага тотынмакчы булып, аякларын болгап ком өстендә ятты. Туры, какча гәүдәле, ерткыч кыяфәтле Челкаш тешләрен усал ыржайтып, очлы битендәге мыегын сикертә-сикертә, зәһәр кеткелдәп көлде. Аның үз гомерендә шундый каты кыйналганы һәм шундый ачуы кабарганы юк иде. Ул көлә-көлә Гавриладан: — Я, бәхетлеме син?—дип сорады да, аңа арты белән борылып, шәһәргә таба китте. Ләкин ул биш-алты адым атларга да өлгермәде. 

86 
 
мәчедәй бөгелеп урыныннан сикереп торган Гаврила, һавада бик нык кизәнеп, ачу белән: —Рраз!.. — дип кычкырып, аңа йомры таш ыргытты. Челкаш: — Эһ! — дип кенә кычкырды да, куллары белән башын тотып, алга чайкалды һәм, Гаврилага таба борылып, ком өстенә йөзтүбән ауды. Гаврила, аңа карап, торган урынында катып калды. Менә ул аягын кыймылдатып куйды, башын күтәрмәкче булды, аннан, кылдай калтырап китеп, гәүдәсен сузды. Шунда Гаврила еракта томанлы, караягы дала өстендә йонлач кара болыт салынып торган якка йөгереп китте. Дулкыннар, ком өстенә йөгереп менеп, аның белән тоташып, аннан тагын йөгереп менеп кыштырдадылар. Күбек чыжлады һәм вак кына тамчылар һавада очып йөрде. Яңгыр яварга тотынды. Сирәк кенә булып сибәли башлаган ул яңгыр озакламый ешаеп, эреләнеп, чиләкләп коярга кереште. Су җепләреннән ятьмә үрелде, ул ятьмә шунда ук дала ераклыгын да, диңгез ераклыгын да каплады. Гаврила шуның артына кереп югалды. Байтак вакыт яңгырдан һәм диңгез буендагы ком өстендә яткан озын кешедән башка бернәрсә дә күренмәде. Ләкин менә яңгыр эченнән тагын Гаврила йөгереп килеп чыкты, ул коштай очты; Челкаш янына йөгереп килеп, аның алдына егылды да аның җирдә яткан гәүдәсен әйләндерә башлады. Кулы лайлалы җылы, кызыл әйбергә манчылды... Ул сискәнеп китте һәм, чырае агарынып, акылдан шашкан кыяфәт белән артка кайшалды. — Тор әле, туган! —диде ул яңгыр шыбырдавы аша Челкашның колагына пышылдап. Челкаш, аңына килеп, карлыккан тавыш белән: — Кит моннан!—дип. Гавриланы кире тибәрде. Гаврила, дер-дер калтыранган хәлдә, Челкашның кулын үбә-үбә пышылдады: — Гафу ит! Туган!.. Шайтан котыртты мине... — Бар... Кит... — диде тегесе, гырылдап. — Гөнаһымны өстемнән төшер! Туганкаем! Гафу ит!.. Челкаш кинәт: — Га... кит әле! Шайтанга кит! — дип кычкырып ком өстенә торып утырды. Аның чырае агарган, ачуы чыккан, күзләре тонган һәм тәкатьсез булып йокысы килгәнсыман йомылып баралар иде. — Сиңа тагы ни кирәк? Эшенне эшләдең инде... бар! Кит! — бөтенләй кайгыга баткан Гаврилага аягы белән типмәкче иде дә, булдыра алмады, һәм Гаврила иңбашыннан кочаклап тотып калмаса, тагын гөрселдәп ауган булыр иде. Хәзер Челкашның бите Гавриланыкы белән бер үк турыда булды. Аларның икесенең дә чырае ап-ак һәм коточкыч иде. Челкаш үзенең хезмәтчесенең чекрәйгән күзенә төкерде. — Тьфү! Тегесе, аңа буйсынып, битен җиңе белән сөртеп алды да: — Теләсәң ни эшлә... һич сүз әйтмәм. Ходай хакы өчен гафу ит! — диде. Челкаш, җирәнеп: — Хәшәрәт!.. Аза да белмисең!..—дип кычкырганнан соң куртка астыннан кигән күлмәген ертып алды да, ара-тирә тешен шыкырдат- калап, дәшми-тынмый башын бәйләргә кереште. — Акчаны алдыңмы? — диде ул теш арасыннан гына.  __  Алмадым, туган! Миңа кирәге юк!.. Башыма бәла тудырыр ул!.. Челкаш кулын куртка кесәсенә тыгып, төргәкле акчаны чыгарды да бер йөзлеген кесәсенә кире салып, калганнарын бөтенесен Гаврилага ыргытты. — Ал да кит!  
87 
 
— Алмыйм, туган!.. Ала алмыйм! Гафу ит! Челкаш күзләрен бик яман акайтып акырып җибәрде: — Ал, дим мин сиңа! Гаврила кыяр-кыймас: — Гафу ит!., шуннан алырмын... — дип, өстенә яңгыр коеп торган юеш комга, Челкашның аягына егылды. Челкаш үз сүзенең дөреслегендә бер дә шикләнмичә: — Алдыйсың, алырсың, хәшәрәт!—дип, аның чәченнән тотып, көч- хәл белән башын күтәрде дә акчаны аның битенә төртте. — Ал! ал! Бушка эшләмәдең! Ал, курыкма! Кеше үтерә язуың өчен оялма! Минем ише кешеләр өчен берәү дә гаепләмәс. Белгәч, рәхмәт укырлар әле җитмәсә. Мә, ал! Челкашның көлүен күргәч, Гаврилага җиңелрәк булып китте. Ул акчаны кулына бик нык йомарлады, һәм еламсыраган тавыш белән: — Ә гафу итәрсеңме, туган? Теләмисеңме? Ә? — дип сорады. Челкаш аягүрә торып, як-якка чайкалган хәлдә, Гавриланың нәкъ үз тавышы белән җавап бирде: —- Туганкаем!.. Нәрсә өчен? Хәтер калырлык эш юк! Бүген син мине, иртәгә мин сине. Гаврила, башын чайкап, авыр көрсенеп куйды. — Эх, туган, туган!.. Челкаш, сәер елмаеп, аның каршысында басып торды, ә башындагы чүпрәге, кызарганнан-кызара барып, төрек фәсенә охшады. Яңгыр чиләкләп койды. Диңгез акрын гына сукранды, дулкыннар, ачуланып, ярсып ярга сугылдылар. Ике кеше бераз вакыт дәшми тордылар. Челкаш, китәргә кузгалып, мыскыллаган тавыш белән: — Ярый, хуш! — диде. Ул як-якка чайкалды, аның аяклары калтырады һәм ул башын, төшереп калдырмагаем дип курыккансыман, бик сәер итеп тотты. Гаврила аңардан тагын бер тапкыр үтенеп сорады: — Гафу ит, туган!.. Челкаш, китәргә кузгалып, салкын гына җавап кайтарды: — Берни түгел! Ул һаман шулай сул кулының учы белән башын тоткан килеш уң кулы белән көрән мыегын тарткалап, алпан-тилпән атлап китте. Гаврила ул яңгыр эченә кереп күздән югалганчы карап торды. Ә яңгыр, торган саен көчәеп, өзлексез коеп, даланы корыч төсле, үтә күренмәслек караңгылык белән чорный барды. Аннан Гаврила, башыннан юеш картузын салып, чукынганнан соң, учына йомарлаган акчага карап, тирән һәм җиңел сулап, аны куенына тыкты да, нык адымнар белән эре-эре атлап, яр буйлап китте. Ул Челкаш күздән югалган якның каршы ягына юл тотты. Диңгез, зур авыр дулкыннарны яр читендәге ком өстенә ыргытып бәреп, күбекләндереп, як-якка чәчрәтеп, улый. Яңгыр суны һәм җирне чыбыклый... Җил үкерә... Бөтен тирә-юнь улау, үкерү, гүләү белән тулы... Яңгыр артында диңгез дә, күк тә күренми иде. Озакламый яңгыр белән дулкыннар Челкаш яткан җирдәге кызыл тапны юып алып киттеләр, яр читендәге ком өстеннән Челкашның эзен дә, яшь егетнең аяк эзләрен дә юып алып киттеләр... Һәм бу диңгез ярында ике кеше арасында булып үткән кечкенә драманы искә төшерерлек бернәрсә дә калмады. 1895. С. Әдһәм о в а тәрҗемәсе