Логотип Казан Утлары
Драма

ЯҢА БИСТӘДӘ (Гөлсинә)


Дүрт пәрдә, җиде картинада. КАТНАШАЛАР: Гел с инә Яруллина—отделка цехында үтүктә эшләүче кыз, 19—20 яп'ьлэрендэ. Фәрхия — Гөлсинәнең әбисе, 62—63 яшьләрендә. Әнвәр Зарипов — отделка цехында мастер, 25 яшьтә. Сәлим Сэр вә ре в — производство мөдире, 50 яшьтә. Нурия — аның хатыны. Разня — аларның кызлары. Химик, 20 яшьтә. Анисимов Григорий Петрович — фабрика директоры, 46 яшьтә. Нәсимә — эшче, 19 яшьтә. Әгъзам — механик, 25 яшьтә. Максудов — электромеханика цехында эшли. Комсомол оешмасы секретаре, 24 яшьтә. Ләбибә — лаборантка, 17 яшьтә. Тәнзилә — эшче кыз, 20 яшьтә. Варвара Васильевна — отделка цехында эшләүче, 50 яшьтә. Вакыйга безнең көннәрдә бара. 
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ БЕРЕНЧЕ КАРТИНА Гөлсинәләр өе. Пөхтә итеп җыйналган кечерәк бүлмә. Каршыда ике тәрәзә. Тәрәзә гәбендә чәчәкле гөлләр. Өстәл, комод, китаплар өелгән этажерка һәм башка җиһазлар. Сулда — тыштан керә торган, уңда — ян бүлмәгә керә торган ишек. Вакыт кичкә таба. Пәрдә ачылганда Фәрхия әби ялгыз. Фәрхия (яңа гына үтүкләгән кофта һәм юбканы бер як читкә алып куя-куя). Сменалары да күптән бетте. Күрше Мәрфуганың кайтканына да сәгатькә якын. Нишләп озаклады соң бу бала? Нурия керә. Таза-спмез хатын. Җәйге киемнән. Кулында ридикюль. Нури я. Ярый торгандыр, шәт, Фәрхия апа? Фәрхия. Әй-й, Нурия килен, сорап торасың тагын. Әйдә, түрдән уз, утыр. Нури я. Юк, юк, Фәрхия апа, утыра тормыйм. Тегүчегә бара идем дә, хәлегезне белеп чыгыйм дип кенә кердем. (Утыра.) Фәрхия. Рәхмәт инде, Нурия килен, шулай якын итүең өчен бик тә рәхмәт. Сәлимгәрәй ни хәлдә соң? Разия ни хәл?  
40 
 
Нурия. Исән-саулар, Фәрхия апа, рәхмәт. Алар ни көн-төн фабрикада инде. Иртән китәләр, кич кенә кайталар... Үзең беләсең, икесе лә нәчәльник бит. Фәрхия. Шулай анысы, эшләре күп инде аларның... Сәлимгәрәйнең бигрәк тә. Н у р и я. Әйтерлек тә түгел инде... Кайчакта әле төнлә йокысыннан уянып китә дә машиналар, асыл мехлар бсләи саташа башлый. Фәрхия. Булыр, булыр, эшем эш булсын дигән кеше шулай инде ул. Минем улым Шәрәф тә шундый иде, мәрхүм. Җиренә җиткереп эшләргә тырыша торган иде. Гөлсинә лә шулай бит безнең. Нәкъ әтисе. Н у р и я. Сәлим дә аны мактый. Бик яхшы эшли, ди. Фәрхия. Тырыша анысы, бик тырыша... Син утырып тор, Нурия килен, мин хәзер чәй өлгертәм. Нурия. Юк, юк, минем өчен булса, мәшәкатьләнмә, Фәрхия апа, хәзер китәм мин. Фәрхия. Нигә инде алай, Нурия килен... Нури я. Тегүчедә булып кайтам да аннан клубка барам. Бүген зур җыелыш буласы, имеш. Фәрхия. Гөлсинә дә шулай дигән иде диюен. Нурия. Сыйфат җыелышы диме шунда. хМәскәүдән килгән кунаклар да була, ахрысы. Җыелыштан соң зур концерт буласы, имеш. Жыелышына өлгермәсәм дә, концертка өлгерергә тырышам. Гөлсинә кайда соң әле, күренми? Фәрхия. Эштән кайтып җиткәне юк. Нигәдер озаклады. Комсомол эше белән тоткарланды, күрәсең. Әллә югыйсә укырга китеп бардымы? Алай дисәң, бүген укырга да барасы көне түгел иде кебек. (Стенада эленеп торган расписаниене карый.) Нурия. Укырга ничегрәк соң? Өлгерә аламы? Фәрхия. Өлгерә. Җитез бит ул бик. Быел инде, исән булса, тугыз класс бетерә. Нурия. Бик ярый инде анысы, бик ярый. Укымыйча хәзер беркая да барып булмый. Фәрхия. Гөлсинә үзе дә шулай ди. һәрбер эшче хәзер инженер кебек күп белергә тиеш, ди. Югыйсә, ди, безнең электр машиналар кирәгенчә буйсынмый безгә, ди. Партия безне шулай өйрәтә, ди. Нурия. Әллә инженер булырга чамалыймы? Фәрхия. Әлегә ул турыда сөйләнгәне юк югын. Инженер булам дисә дә гаҗәпләнер эш юк. Укыр, укыр да инженер да булыр, башкасы да. Нурия. Шулай инде анысы, бик уңган, бик акыллы кыз. Матур да үзе. Тик, бәхете булып, акыллы егеткә генә тап булсын. Фәрхия. Минем бар тешәгем дә шул, Нурия килен. Картлык көнемдә тыныч булыр идем, ичмаса. Нурия. Аны яратып йөрүче егетләр күптер инде күбен. Фәрхия. Әй-й... Күп булмаган кая инде ул. Яраталар, бик яраталар. Тик Гөлсинә үзе генә... Нури я? Берсен дә яратмыймы әллә? Фәрхия. Ярата шул менә, берәүсеп бик ярата. Миннән дә яшерми. Әбекәем син минем, дип кочаклый да барлык серләрен сөйли дә бирә. Нурия. Кемйе ярата соң шулай? Фәрхия. Әй-й, Нурия килен, белмәмешкә салынып соравыңмы бу? Нурия. Юк, чынлап белмим, Фәрхия апа. Фәрхия. Әнвәрне, сезнең Әнвәрне ярата. Нурия. Сизенүен үзем дә сизенә идем., тик ышанып бетми идем. Әгәр яратышулары чынлап булса, бик әйбәт инде, бик әйбәт. Безнең Әнвәр дә бик акыллы егет бит. Уңган үзе, укыган, фабрикада иң яхшы мастерларның берсе. Туганым булганга мактавым түгел, дөресе шулай*
41 
 
Фәрхия апа. Әти-әниләре дә бик әйбәт кешеләр... Әнвәрнең әнисе — Әсма тәтәй минем бертуган апам бит, беләсеңдер. Фәрхия. Беләм, беләм, бик әйбәт, бик сөйкемле хатын. Нурия. Әгәр мәхәббәтләре тигез булса, син дә риза булсаң. Фәрхия апа, туй итәбез икән әле бер. Фәрхия. Әгәр үзләре килешсәләр, мин бик риза инде. Әнвәрне яратам мин, үз улым кебек ул миңа. Тик үзләре килешсәләр генә, Нурия килен. Мин Гөлсинәне ирексезли алмыйм. Нурия. Юк, кая инде ул. Хәзер яшьләрне ирексезләп буламы соң. Мине дә син, яучы булып килгән икән бу, дип уйлама тагын. Мин тик белер өчен генә сүз башладым. Бу турыда сөйләшкәнне үзләренә дә әйтмә. Беләсең яшьләрне, урынсызга кысылып йөри икән, дип үпкәләүләре бар. Фәрхия. Юк, юк, әйтәмме соң? Гөлсинә кайтып керә. Эш киеменнән» Кулында китап, кәгазьләр. Борчулы. Фәрхия (текәбрәк карап). Нишләп болай озак тордың, кызым? Гөлсинә. Шулай туры килде инде, әбкәй. (Нурияне күреп). Нурия апа? Исәнмесез, Нурия апа? Нурия. Бик исән әле, кызым, үзеңдә ни хәл соң? Гөлсинә. Ярыйсы, Нурия апа, рәхмәт. Нурия. Нишләп соң болай бик күңелсез? Әллә бер-бер хәл булдымы? Гөлсинә. Юк! (Сабын, сөлге ала да юынырга чыга башлап.) Берни дә юк, Нурия апа. (Чыга.) Нури я. Сиздеңме? Фәрхия (башын чайкап). Бер дә болай күңелсезләнеп кайтмый торган иде, нәрсә генә булды икән соң? Нурия. Минемчә, кайгысы бар аның. Фәрхия. Нинди кайгысы булсын икән? Нурия. Кыз бала ул кечкенә кайгыны да йөрәктән кичерә. Сөйләшим әле үзем. Фәрхия. Ай, Нурия килен, сөйләшмәвең яхшырак булмасмы икән. Нури я. Шулай дисеңме? Гөлсинә (керә, сөлге һәм сабынын урынына куеп). Үтүк кайда,, әбкәй? Фәрхия. Нигә ул, балам? Гөлсинә. Киемнәремне үтүкләмәкче идем. Фәрхия. /Мин үтүкләп куйдым инде аларны, менә, балам. Гөлсинә. Рәхмәт, әбкәй. Нурия. Ни дә булса бер хәл бар, ахрысы... йөрәгең урынында тугелсыман... Гөлсинә. Берни дә юк, Нурия апа. Тик... Эчем поша бераз. Нурия. Сәбәбе нәрсә сон? Гөлсинә (җавап бирергә теләмичә). Бар инде сәбәпләре, Нурия апа. Фәрхия (юатып, аркасыннан сөеп). Ярый, кызым, юкка борчылма. Дөньяда төрле хәлләр була. Тик барысы өчен дә көяргә ярамый. Гөлсинә. Әбкәй, юкка гына юатма әле син мине. Кирәкми. Беләсең, берәрсе юата башласа, эчем пошуы арта гына минем. (Кофта һәм юбкасын алып, кызу гына ян бүлмәгә кереп китә.) Нурия. Үзендә болай, характер да бар икән бераз. Фәрхия. Әтисенә охшаган. Юатканны яратмый. Ул да шулай иде, мәрхүм. Мескеннәрне, үлеп бара торган кешеләрне генә юаталар; мин мескен түгел, ди торган иде. Нурия. Ярый, ярый, шулай булуы яхшы да. Мескен булып яшәгәнче. яшәмәвең артык анысы.  
42 
 
Фәрхия. Үзем дә шулай дим шул. Нури я. Шулай да күңелсезләнерлек нәрсә булды икән? Ф ә р х и я. Белмим шул. Әллә Әнвәр белән сүзгә килештеме икән? Алай дисәң, бер-берсе өчен үлеп торалар иде кебек. Нури я. Юктыр, юктыр. Ни дә булса икенче сәбәп бардыр. Әнвәр ул бик акыллы егет. Фәрхия. Акыллы, бик акыллы егет, Нурия килен. Егеткә сүз тидерә торган түгел. Бигрәк тә пар килгәннәр инде. Нурия. Сәлим дә шулай ди. Әгәр дә мәгәр өйләнергә уйласан, Гөлсинәдән башка кызны эзләмә., ди. Ул бит икесен дә бик ярата. Әнвәр дә, Гөлсинә дә миңа үз балам кебек якыннар, ди. Миңа да шулай... Фәрхия. Рәхмәт инде, Нурия килен, бик рәхмәт... Сәлимгәрәйгә дә, сиңа да... Гөлсинә чыга. Ул яна киемнән. Нурия. У!.. Күз тимәсен, нинди сылулангансың. Кара аны, Гөлсинә, алай-болай туең була калса, Сәлим абыең белән мине чакырмый калмыйсың. Гөлсинә (көлеп). Чакырырмын, Нурия апа. Нурия. Ярый хәзергә, хуш иттек, китим әле. Гөлсинә. Нигә утырмыйсың, Нурия апа. Нурия. Ашыгам, тегүчегә барасым бар. Фәрхия. Ашап китәр идең, Нурия килен, хәзер аш өлгертәм. Нурия. Юк, юк, рәхмәт, үзең кил, Фәрхия апа. Син дә, Гөлсинә. Г өлсинә. Ярый, ярый, Нурия апа, рәхмәт. Нурия китә, Фәрхия аны озата чыга. Г ө л сп н ә көзге алдына туктый. Гөлсинә. Елак син, Гөлсинә. (Уйга кала.) Фәрхия керә. Кулында миски белән аш. Нурия апа нигә килгән, әбкәй? Фәрхия. Хәл белешергә дип кергән, тегүчегә барышлый. Г өлсинә. Ә... Фәрхия (тәлинкәләргә аш бүлеп). Кил, балам, утыр. Гөлсинә. Хәзер, әбкәй. (Өстәл янына утыра. Берничә кашык аш каба да тукталып кала.) Фәрхия. Әллә тәмсезме, кызым. Г өлсинә. Юк. әбкәй, тәмле, бик тәмле. Фә р х и я. Алай булгач, нигә ашамыйсың? Г өлсинә. Ашыйм, әбкәй. (Тагын берничә кашык каба.) Фәрхия. Сизәм, балам, йөрәгең тыныч түгел синең. Гөлсинә. Әйе, әбкәй. (Пауза.) Фәрхия. Әйтергә яраса, әйт балам. Нәрсә булды сиңа? Гөлсинә. Бүген мин Сәлим абый белән кычкырыштым, әбкәй. Аңа бик кискен сүзләр әйттем. Фәрхия. Я алла! Ник алай эшләдең инде, балам. Г өлсинә. Эш өчен, дөреслек өчен! һаман балага хисаплап сүземне тыңларга теләмәгәне өчен. Фәрхия. Ялгышкансың, балам. Акыллы кеше ул. Олы кеше. Сиңа караганда күбрәк белә. Гөлсинә. Шулай да мин түгел, ул ялгыша, әбкәй. Фәрхия. Ни генә булса да, авыр сүзләр әйтмәскә кирәк иде. Аш белән атканга, таш белән атмыйлар, кызым. Гөлсинә. Нигә соң ул мине тыңларга теләми. Фәрхия (каты итеп). Юк, кызым, килешми бу эшең. Шундый кешегә тел озайту ни дигән сүз ул. Бүген үк гафу үтен аңардан. Мин
43 
 
моны әбиең булып кына түгел, атаң-анаң урынына калган кеше булып та әйтәм. Гөлсинә. Әти!.. Әти исән булса, аңлар иде ул мине. Фәрхия. Юк, юк! Сәлим абыеңның хәтерен калдыруга мин риза түгел. Иң хәсрәтле көннәребездә ярдәм итте ул безгә. Атаң һәлак булгач, ата булды ул сиңа, анаң үлгәч, ана булды. Хезмәткә урнаштырды үзеңне, эшкә өйрәтте. Гөлсинә. Анысы өчен зур рәхмәт аңа. Ләкин... Әй, әбкәй! Аңламыйсың син. Биредә зур эш, дәүләт эше турында сүз бара. Фәрхия. Син, кызым, әбкәй берни дә белми диц, юк-бар сүз сөйләмә! Дәүләт ул зурларны хөрмәт итәргә өйрәтә. Әнвәр (кереп). Рөхсәтме? Фәрхия. Әйдә, әйдә, улым, уз. Әнвәр. Исәнмесез, Фәрхия апа! Ашлар тәмле булсын. Фәрхия. Әйдә, улым, бергә булсын. Үзеңдә ни хәлләр бар? Әнвәр. Яхшы, Фәрхия апа, ал да гөл. План тула., эш бара. Сынатмыйбыз. Фәрхия. Алай булса, ярый, улым, бик ярый. Әнвәр. Әйдә, Гөлсинә, киттекме? Гөлсинә (сәгатенә карап). Әле вакыт бар. Әгъзам белән Нәсимә дэ килмәкчеләр иде. Фәрхия. Улым, ашарга утар. Әнвәр. Рәхмәт, аштан кузгалып кына килдем. Фәрхия. Ашарсың әле. ашарсың. Кызым, чакыр кунакны. Гөлсинә. Чынлап, Әнвәр, утыр. Әнвәр. Ашамыйм, Гөлсинә, кыстама. Гөлсинә. Әбкәй, күрәсең, ашап килдем, ди. Минем дә ашыйсым килми. Фәрхия. Син бит әле бөтенләй ашамадың, кызым. Гөлсинә (әбисен кочаклап). Әбкәй, мин клубтан кайткач ашармын, яме? Фәрхия. Ярый инде, ни әйтәсең сиңа. (Савыт-сабаларны алып чыга.) Әнвәр (кесәсеннән конвертка салган рәсемнәр чыгарып). Күр әле, Гөлсинә. Гөлсинә (рәсемне алып). Син әле фотографка да барып өлгер- денме? Әнвәр. Өлгердем. Кара менә. Монысы Таһир, монысы Зөһрә. Гөлсинә (карап). Син бигрәк тә матур чыккансың. Әнвәр. Ә син үзең, үзең соң... Шундый сөйкемле итеп карап торасын. нәкъ инде үзең. Мин аның артына шулай дип яздым да. Гөлсинә (укый). «Үзе матур, үзе сөйкемле, үзе усал...» Ничек, ничек? Әнвәр. «...Үзе бер дә усал түгел кебек шикелле». Гөлсинә. Мин шундыймы? Әнвәр. Нәкъ инде. Такташ абый ул юлларны сиңа гына карата язган диярсең. '> Гөлсинә. Ярый инде, елак булганчы, усал булу яхшырак, минемчә. (Тагын рәсемгә текәлә.) Матур истәлек. Урыны аның менә биредә. (Альбом алың, рәсемнәр янына куя.) Ә монысына, сиңа дигәненә, мин языйм. (Яза.)'Мә. Әнвәр (укый). «Безнең бу рәсемебез, дустым, гомерлек истәлек булсын!» Дорес. Дуслыгыбыз гомерлек булган шикелле, бу да гомерлек булачак. Шулай түгелме? Гөлсинә. Бәлки. Әнвәр, ә син шикләнмә, Гөлсинә. (Үбә.) Гөлсинә (читкә этәреп). Ай! Бу кадәр булмыйлар инде, Әнвәр.  
44 
 
Әнвәр. \зең бит шундый. (Тарак биреп.) ЛАә, чәченме тара. I өлсинә. Бир. (Тарак алып, көзге алдында чәчен төзәтә.) Әнвәр (аца сокланып карап). Үзе акыллы, үзе сөйкемле, үз- усал... Үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле. (Гөлсинәнең янын ук килеп.) Яратамсыц? Г ө л с и н ә. Яратам, Әнвәр... Әнвәр. Мин дә шулай. Минем иң зур теләгем син, син, Гөлснкг Синең белән матур тормыш кору. Г ө л с и н ә. Теләгеңнең иң зурысы ук түгелдер, билгеле, т:к шулай да... Әнвәр. Иң, иң зурысы, Гөлсинә! Ант нтәм әгәр... Гөлсинә. Тукта! (Әнвәргә текәп карый.) Шуннан соң нәрсә? Әнвәр. Шуның белән төгәлләнә. Г өлсинә. Ничек инде төгәлләнә. Әнвәр. Шулай, төгәлләнә. Син булгач, мина укырга да, эшләргә дә күңеллерәк булачак. .Минем юлым ачык хәзер. Бүген фабрикада Әнвәр сменасы турында сөйлиләр, ә иртәгә бәлки... Ярый, хыяллар хәзергә калып торсын... Ышан, Гөлсинә, без бәхетле булачакбыз... Мин сине бәхетле итәчәкмен. Сиңа эшләргә дә туры килмәс... Г өлсинә. Эшләмичә ничек инде ул... Әнвәр. Мин эшләрмен. Икебез өчен дә, ә син... Менә күрерсең тормышыбыз безнең ал да гөл булыр... (Кочакларга тели.) Гөлсинә. Тукта әле, Әнвәр, аңламыйм мин сине. Әгъзам (ишектән башын тыгып). Я, үбешегез инде тизрәк! Без монда көтә-көтә көт булдык. Гөлсинә. Әгъзам! Әгъзам (ишекне киң итеп ачып керә, кулында гармонь). Нәсимә» әйдә кер! Бу юньсезләрдән ул да тумас, кыз да тумас, туса да тормас. Нәсимә (кереп). Оялтма яшьләрне. Өйләнеп, безнең кебек берәр ай торгач, кыюланырлар әле. Әйеме, Гөлсинә? Г өлсинә. Таш баш син, Нәсимә, менә шул. Нәсимә. Ә син таш йөрәк, менә шул. Әгъзам. Кызлар! Бер-бергезне макташмагыз, килешми. Н ә с и м ә. Дуслар үзара ни сөйләшсәләр дә килешә. Бездә эшен булмасын, алтыным. Әгъзам. Шулай димсең, былбылым. Ярый. (Әнвәр янына барып.) Исәнме, Әнвәр! Әнвәр. Исәнме, Әгъзам. (Күрешәләр.) Әгъзам (әкрен). Туйны кайчан итәбез? Әнвәр. Анысын инде Гөлсинәдән сора. Әгъзам. Үзең кыюрак бул. Беләсең, кызлар алар сузарга ярата. Теге лә бу. Матур гына җитми, батыр да булсын. Батыр гына да жнтмн» алдынгы да булсын. Әнвәр. Зарар юк, дускай, минем өчен борчылма син... Әгъзам. Дилбегәне үз кулыңа ал, минем шикелле. Һәм гөрләтеп ТУЙ игәрбез. Нәсимә. Кем гайбәтен сатасыз анда? Әгъзам. Гайбәт түгел — киңәш. Әнвәр миңа киңәш бирә, мин ана. Мехны ничек яхшы итеп эшкәртү турында киңәшәбез. Нәсимә. Ул турыда булса, өйдә генә сөйләшмәгез. Акыллы фикерләрегезне клубта, җыелышта чыгып әйтегез. Әгъзам. Җыелышта да әйтербез. Гөлсинәдән соң сүз минеке. Гөлсинә. Белмим, Гөлсинә сөйләр микән әле. Әгъзам. СизәхМ мин, Гөлсинә, кичәдән бирле әзерләнеп йөрисең. Сөйлә җаным,, сөйлә. Безнең мех турында трибунага менеп сөйләү гена тугел, мактап жырларга да була.  
45 
 
Ераклардан балкып тора Яна бистә утлары, Ефәк кебек асыл затлы Казан фабрик мехлары. Әйбәт безнең мехчылар, Бар да уңган эшчеләр. Алтын икән куллары лар Ут икән йөрәкләре. Бөтен жирдә мактаулылар Кызлары, егетләре. Безчең мех ул — мех, ичмасам. Асылдан да асыл, матурдан да матур. Мантоларга гына кара син безнең. Күзең чагылыр. Әгәр аны •берср яшь ханым да кигән булса, ул чагында инде... бетте. Сокланып. телсез дә калуың бар. (Күзләрен кысып, кашын сикертеп куя.) Нәсимә. Күрсәтермен мин сиңа яшь ханымны... (Чеметә.) Әгъзам. Мин бит манто гурында, былбылым... (Көләләр.) Нәсимә. Белмим бит, әллә манто, әллә ханым... Әгъзам. Манто, җаным, манто. (Сәгатенә карап.) У! Соңга калабыз, иптәшләр. Безгә бит әле җыелыш башланганчы җырларга да, биергә дә кирәк анда. Тәнзилә (арттан, тәрәзәдән кычкырып). Гөлсинә, өйдәме син? Гөлсинә. Өйдә, өйдә! Тәнзилә. Әйдә, киттек! Гөлсинә. Өйгә кер, Тәнзилә! Әгъзам (тәрәзәдән карап). Кызлар! Керегез бирегә! (Гармоней алып, уйный.) Тәнзилә белән Л әб и и ә керәләр. Дан безнең кызларга, күктәге йолдызларга! (Күзен кысып, кашын сикертә.) Тәнзилә. Йолдызларын, йолдызлар... Тик син, егет, кызлар күргәч тә каш сикертмә алай. Карчыгыңны көнләштерерсең. Әгъзам. Бердән, минем карчык акыллы ул, көнләшми, аннан, кызлар күреп тә, каш сикертмәгәч, мин нинди Яңа бистә егете, ди. Гөлсинә. Син алай каш сикертә торган егетләрдән үрнәк алма, Әгъзам. Тәнзилә. Алай. Безнең бистә егетләренең кайберләре хәтта театрга баргач, залда ут сүнгәч... сөйләшеп, сызгыргалап та утыралар. Әгъзам. Кем белән соң алар сөйләшәләр? Бистә кызлары белән. Димәк, кызлар үзләре гаепле. Нәсимә. Ярый, җаным, тел бистәсе булма. Уйнасаң, бер көй уйна да аннан китәбез. Әгъзам. Уйныйм, аккошым, уйныйм. (Уйный. Кызлар аңа кушылып жырлыйлар.) Шаулап, гөрләп ага агымсу. Дулкыннарын кагып ярларга. Агымсуның көләч дулкыннарысыман Гөрләп яшик, дуслар, дөньяда. Шаулап, гөрләп безнең шат җырлар Күтәрелә яңрап һавага. Сабан тургаендай сайрый-сайрый, Күңелле соң яшәү дөньяда. Нәсимә. Мехчылар җырын, үзебезнең мехчылар җырын уйна. Әгъзам. Аны да уйнарга була. (Уйный, башкалар аца кушылып жырлыйлар.) Ераклардан балкып тора Яңа бистә утлары, Ефәк кебек асыл затлы Казан фабрик мехлары.  
46 
 
Әйбәт безнең мехчылар, Бар да уңган эшчеләр. Алтын икән куллары ла„ Ут икән йөрәкләре. Бөтен жирдә мактаулылар Кызлары, егетләре. Бакчадагы гөл чәчәген тирбәлдереп жил исә, Гөлләр кебек гөрлигөрли безнең кешеләр үсә. Әйбәт безнең мехчылар, Бар да уңган эшчеләр. Алтын икән куллары ла. Ут икән йөрәкләре. Бөтен жирдә мактаулылар Кызлары, егетләре. Ә монысы, монысы инде соңгысы! («Иелми бөгелми» көенә уйный, үзе үп җырлый.) Их дусларым, сезнең белән Күтәрелә күңелләр, Күтәренке күңел белән Үтсен безнең гомерләр. Иелми-бөгелми, Матур баса түгелме, Матур басып биюләре Күңелне ача түгелме. Тәнзилә белән Ләбибә бииләр. Төймә-төймә-төймә-төймә, Төймә була унсигез, Кара безнең дус-ишләрне Бар да матур бертигез. Иелми-бөгелми, ДАатур баса түгелме, Матур басып биюләре Күңелне ача түгелме. Максудов. Мөмкинме? Әнвәр. Әйдә, Марат! Я әле, ирләр тавышы житми иде, кушыл әле. Нәсимә. Яңадан башла, Әгъзам! (Әгъзам уйный башлый.) Максудов. Тукта, Әгъзам, мин ашыгыч эш белән. Җыелышка барышлый. Әнвәр. Җыелышта бүген Москва мех фабрикасы директоры булачакмы? Максудов. Булачак. Әгъзам. Ул безгә бүләк алып килгән, ди, дөресме шул? Максудов, Дөрес. Ләбибә. Бүген жыелышта тапшырачакмы? Максудов. Бүләген ул комбинат директорына тапшырган да инде. Бар да. Бүләге нәрсә? Максудов. Без эшләп чыгарган брак мехлар. Барда. Ничек?! Максудов. Безнең аларга җибәргән соңгы партиядә ундүрт данг брак мех — шадра, пеләш, тиресе сына торган мехлар чыккан. Тәнзилә. Шуны безгә бүләк итеп җибәргәннәрме? Максудов. Әйе. Карагыз, янәсе, үз эшегезне күреп сокланыгыз. Гөлсинә. Нинди хурлык! Нәсимә. Алдынгы фабрика!  
47 
 
Ләбибә. Мактаулы комбинат! Нәсимә. Орденыбыз бар, кызыл байрагыбыз бар! Гөлсинә. Лауреатларыбыз бар. Үзебез брак чыгарабыз. Әнвәр. Анысы инде, алтыным, кайчакта дагалы ат та абына. Гөлсинә. Без атлар түгел, Әнвәр, кешеләр. Тырышсак, өйрәнсәк, бар нәрсә дә кулыбыздан килә. Әнвәр. Килә килүен дә... Гөлсинә. Мин соңгы бер ай эчендә бер генә брак та бирмәдем. Әнвәр. Беләбез. Гөлсинә. Һәм моннан соң да үз операциямне бары тик бик яхшы итеп кенә башкарачакмын. Бернинди браксыз. Н ә с и м ә. Ай-Һай, белмим. Гөлсинә. Нигә шикләнәсең. Тырышсак без моны барыбыз да булдыра алабыз. Моның өчен тик мех эшкәртү технологиясен һәм үзебез эшли торган машинаны яхшы итеп үзләштерергә генә кирәк. Нәсимә. Начар булмас иде дә... Гөлсинә. Ә Сәлим абый каршы килә. Нәсимә. Ничек каршы килә? Гөлсинә. Бүген мин аңа әнә шул тәкъдим белән бардым. Ә ул тыңлап та бетермәде. Кире борып җибәрде. Ковалев белән Чутких методлары бик җиткән безгә, ди. Аңламый ул! Үзебездәге яңалыкларны күрергә теләми. Әйтегез: хаклымы ул, сезнеңчә? Максудов. Түгел. Гөлсинә. Хаклы түгел. Әнвәр. Гөлсинә, тукта әле, кызма! Нәрсә телисең син! Яхшы итеп эшләргәме? Эшлә соң. Аңа берәү дә каршы килми. Тик нигә аны яңа тәкъдим дип күтәреп чыгарга? Синең турыңда мактап сөйләсеннәр, газетага язсыннар өченме? Гөлсинә (кискен). Әнвәр! Ничек син шулай дия аласың? Максудов. Юкка син Гөлсинә турында шулай начар уйлыйсың, Әнвәр. Гөлсинә (басым белән). Бүген мин үз тәкъдимемне җыелышта чыгып сөйләячәкмен. Һәм Сәлим абый турында да бик кискен итен әйтәчәкмен. Әнвәр. Монысы инде урынсыз. Гөлсинә. Ни өчен урынсыз? Максудов. Бер дә урынсыз түгел. Сөйлә, Гөлсинә. Яр да сал. Синең тәкъдимеңне без күтәреп алачакбыз... Я, әйдәгез, киттек. Гөлсинә. Иптәшләр, сез бара торыгыз, мин бераз соңлабрак барачакмын. Әгъза м. Тукта, ничек инде бу? Гөлсинә. Эшем бар, миңа фикерләремне бер җепкә тезәргә кирәк! Сез бара торыгыз, озакламый мин дә барып җитәрмен. Әгъзам. Ә... Сиздем! Аңладым! Әнвәр белән алар сайраша-сай раша, икәүләп кенә барырга телиләр. Гөлсинә. Юк! Әнвәр дә сезнең белән бара. Әнвәр. Мин сине көтәм, Гөлсинә. Гөлсинә. Көтмисең. (Басым белән.) Көтмисең, Әнвәр. Әгъзам. Алай... Әйдә, Әнвәр дус, киттек! Шулай кирәк икән, димәк, шулай кирәк. Беләсең, мехчылар ике сөйләми. Гөлсинә бигрәк тә. Нәсимә, әйдә, әйдәгез, кызлар! Китәләр. Әнвәр тукталып кала. Әнвәр. Ни дигән сүзең бу, Гөлсинә? Нигә син мине кешеләр, алдында шулай мыскыл итәсең? Гөлсинә. Ничек инде мыскыл итим ди, Әнвәр. Әнвәр. Ишетмәдеңмени, ничек көлеп чыгып кигтеләр миннән.  
48 
 
I өлсннә. Алар бит шаярып кына. Әнвәр. Ә мин андый шаяруларны яратмыйм. Аннан соц, ни өчен ул тәкъдимен турында минем белән киңәшмәдең? Мин мастер, әллә сиңа киңәш бирә алмас идемме? Гөлсинә. Өченче көн мин ул турыда әйттем сиңа, Әнвәр. Исенә гөшер. Ә син көлеп кенә карадың... Бүген дә шулай... Нәкъ Сәлим абыч шикелле үк... Әнвәр. Сәлим абыең синнән кимрәк белә дип уйлыйсыңмы әллә? Гөлсинә. Уйламыйм... Тик... Әнвәр, зинһар, миңа уйларымның очына чыгарга ирек бир. Ишеттең бит, нинди бүләк җибәргәннәр Москвадан. Әгәр ул сине әз генә дә борчымый икән, мине дә шулайдыр дип уйлама! Юк, бүген мин кискен, бик кискен итеп сөйләячәкмен. Әнвәр. Юкка гына син зур күтәреп маташасың, Гөлсинә... Г өлсинә. Әнвәр, сине көтәләр. Әнвәр. Ярар... Кызу гына чыгып китә. Пәрдә 
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ ИКЕНЧЕ КАРТИНА Директор кабинеты. Ул зур түгел, ләкин җыйнак. Каршыда, буйдан буйга зур тәрәзә. Сул якта ишек. Түрдә өстәл. Диван, урындыклар. Стенада Сталин рәсеме. Идәндә мехлардан шакмаклап эшләнгән келәм җәелгән. Сәхнәдә Анисимов. Сәрвәрев һәм Максудов. Анисимов (Сәрвәревкә, кискен). Минемчә, шулай. Сәрвәрев. Ихтыярыгыз. Мин каршы түгел. Анисимов ОМаксудовка)'. Ә сездә ничек, иптәш 1Максудов? Максудов. Бүген бюрода тикшерәбез. Барлык комсомолецларны Гөлсинә Яруллина тәкъдименә кушылырга чакырабыз. А н и с и м о в. Менә бу дөрес. Максудов. Утырыш сәгать алтыда. Сезнең дә килүегезне сорыйбыз, Григорий Петрович. Анисимов. Килермен, әлбәттә. (Китәргә әзерләнгән Максудовка.) Иптәш Максудов, Назиров белән Әнвәр Зариповны хәзер үк бирегә җибәрегез әле. Максудов. Яруллинаны дамы? Анис и м о в. Әйе, әйе, ул да килсен... Сөйләшү вакытында үзегез дә монда булыгыз. Максудов. Булырмын, Григорий Петрович. (Китә.) А н и с и м о в. Сез бу эшегез белән үзегезне генә түгел, мине дә, фабриканың партоешмасын да хурлыкка калдырдыгыз. Сезгә берәү яңа тәкъдим белән киңәшкә килә, ә сез аны борып җибәрәсез. Нәрсә дигән сүз бу? Сәрвәрев. Күпертмәгез, иптәш Анисимов. Файдасы булмас аның. Гөлсинә Яруллинаның җыелышта чыгып сөйләве һәм үз өстенә шундый йөкләмә алуы бик яхшы, әлбәттә. Мин аны тәбрик итәм. Шат мин аның б.чен. Ләкин, гафу итегез, мин аңарда бер яңалык та күрмим. Андый йөкләмә алулар бездә дистәләп, йөзләп булды. Анисимов. Бөтен бәла дә шунда шул, күрмисез! Беләсезме нәрсә дигән сүз ул Яруллина тәкъдиме? Сыйфат өчен, бракны нигездән бетерү өчен конкрет көрәш. Елга ун, унбиш мең өстәмә файда. Планнан тыщ. Берүзе. Ә б'.;ш елга күпме? Шуннан сез аны меңнәргә тапкырлагыз. Сәрвәр ов. Фантазер син, Гриша, фантазия синдә.


 
Анисимов. Менә укы. Болар да фантазерлармы? («Правда» газетасы бирә.) Сэр в ә ре в (укып). «Мария Левченко белән Григорий Муханов- ларның һәр операциядә әйбернең үзкыйммәтен арзанайтырга дигән тәкъдимнәрен тормышка ашырып...» Анисимов. Укы, укы! Сәрвәре в. Бу бит бөтен Союзга таралган хәрәкәт, ә Гөлсинә Яруллина тәкъдиме нәрсә? Анис и м о в. Кызганыч. Сәрвәрев. Нәрсә кызганыч? Анисимов. Фантазиясез, перспективасыз кеше сез, шул кызганыч. Сәрвәре в. Юк инде, Гриша... Григорий Петрович! Син миңа һавадан торна санарга кушма! Кушмагыз! Конкрет эш кешесе мин. Алдымда торган эшне эшләргә яратам. Эшлим дә. Анисимов. Эшлисез? Җыелыштан соң инде ике көн үтте. Яруллина тәкъдименә кушылучы уннарча кеше бар. Бар да үз эшләрен бары тик яхшы итеп башкарырга, үз эшләренең яхшы осталары булырга телиләр. Ни өчен аларга техник уку оештырмыйсыз? Сәрвәрев. Сез аны үзегез оештырасыз бит. Әгъзам керә. Әгъзам. Мөмкинме? Ан и с и м о в. Әйдә, иптәш Назиров. Әгъзам (кулындагы чүпрәк белән кулларын сөртә-сөртә). Мине чакыргансыз икән, Григорий Петрович. (Кулына карап.) Гафу итегез. (Сөртә.) Яңа машина турындадыр? Тыныч булыгыз. Ходта! Шундый кырка. Әй-й... Могҗиза. Үзем дә башта шүрләгән идем. Барып чыкмаса, хурлыгы ни бит. Хәзер юк. Шаярма! Әйләнә ул хәзер. Техниканың бөтен кагыйдәләре буенча әйләнә. Мехлар моннан соң шадра түгел, шоп- шома булачак. Анисимов. Димәк, чит ил конструкторларының борынына чиерттек болай булгач. Әгъзам. Чиерттем түгел, чиерттек. Эшләүче генә мин бит. Идея Михайлов белән сезнеке. Әйдәгез, Григорий Петрович, барып карыйк әле. Анисимов. Барырбыз. Хәзергә әле башка эш бар. Әгъзам. Башка эш? Пожалуйста. Анисимов. Шул эш белән сезне менә Сәрвәрев иптәш чакыртты. Әгъзам. Ах, шулаймыни? Ярый, ярый, пожалуйста! (Сәрвәрев янына барып.) Килдем, Сәлим абый. Сәрвәрев (Анисимовка карап алып). Менә нәрсә, иптәш Назиров, сез... сез оста механик. Алдынгы рационализатор-уйлап табучы. Отделка цехындагы машиналарны бөтен нечкәлекләре белән беләсез. Әгъзам. Мактамыйча гына мөмкин түгелме, Сәлим абый. Сәрвәрев. Алайса шул: иртәгәдән сез Гөлсинә Яруллина группасын эшләргә өйрәтегез. Әгъзам. Эшләргә?! Алар болай да эшли беләләр. Сәрвәрев. Сез яхшы итеп эшләргә өйрәтегез. Бик яхшы итеп. Аңлашыламы? Әгъзам. Анысы инде, мин үзем дә яхшы итеп эшли алмыйм. Чын, чын! Машинаның үзен биш бармагым кебек беләм. Эшләргә, мех эшкәртергә, юк... А н и с и м о в. Сәрвәрев иптәш сиңа дөрес үк әйтмәде. Синнән сорала торган әйбер — машина. Аларга машинаның нечкәлекләрен өйрәтү. Әгъзам. Алай дисәгез, пожалуйста. Ул турыда булса, мин инде күптән ризалыгымны бирдем. Анисимов. Кемгә? Әгъзам. Яруллинаның үзенә. Бүген иртән сөйләштек. 4. .с. ә.- № з. 49

50 
 
А н и си м о в белән Сэр воров бер-беренә карашалар. А н и с и м о в. Сиздеңме? Сәрвәре в. Юкка ул андый эшкә тыгыла. Анисимов. Ни өчен юкка? Сезне көтсенме әллә? Әнвәр белән Максудов керәләр. Әнвәр. Мөмкинме? Анисимов. Әйдә, иптәш Зарипов, утырыгыз. Әнвәр (утыра. Анисимовка карап). Тыңлыйм, Григорий Петрович. Анис и м о в. Бу юлы мин түгел, сезне менә Сәрвәрев иптәш борчый. Сәрвәрев. Менә нәрсә, Әнвәр. Без сиңа җаваплы бурыч тапшырырга уйлыйбыз. Әнвәр. Нинди бурыч? Гөлен н ә керә. Гөлсинә. Рөхсәттер? А н и с и м о в. Утырыгыз, иптәш Яруллина. Г ө л с и н ә. Әйдәгез, иптәшләр, керегез. Варвара Васильевна белән Т ә н з и л ә керәләр. Г өлсинә. Без өчәүләп, Григорий Петрович, сезнең чакыру буенча. Анисимов. Мин бит... Ә... Әйе, дөрес. Узыгыз, Варвара Васильевна, утырыгыз. Иптәш Фәйзуллина, сез дә. (Утыралар.) Сәрвәрев (Әнвәргә). Без сиңа Гөлсинә Яруллина группасында дәрес алып баруны тәкъдим итәбез. Тема таныш сиңа. Мех эшкәртү технологиясе. Әнвәр. Миңа? Мин... Гафу итегез, булдыра алмам моны. Сәрвәрев. Ни өчен? Син тәҗрибәле мастер. Дүрт ел элек кенә техникумны отличнога бетереп чыктың. Технологияне яхшы беләсең. Әнвәр. Юк, булдыра алмам, Сәлим абый. Мөмкин булса, сез моны башка берәүгә тапшырыгыз. Анисимов. Аңламыйм, ни өчен булдыра алмыйсың? Әнвәр. Григорий Петрович, мин... дөрес, технологияне беләм. Ләкин... (Гөлсинәгә карый.) Юк, сез миңа бу эшне кушмагыз. Үзегез беләсез, мин цехта зур гына җәмәгать эше алып барам, агитатор. Аннан... Гөлсинә. Әнвәр, син нәрсә инде?.. Григорий Петрович, минемчә. Әнвәр алыныр. Ул әле тик... Әнвәр. Гөлсинә, үз сүземне мин үзем дә әйтә алам... Булдыра алмам, Григорий Петрович. Анисимов. Аңлашылмый бу миңа. Г өлсинә (кискен). Хәзер аңлашылды, минемчә дә, Әнвәр иптәшкә тапшырмаска кирәк. Чыннан да ул булдыра алмас. Анисимов. Ни өчен? Сәрвәрев. Син юкка гына кимсетәсең Әнвәрне, Гөлсинә. Гөлсинә. Кимсетмим, Сәлим абый, дөресен әйтәм. Булдыра алмас. Чөнки теләге юк аның. Күрмисезме әллә? Ә моңа теләк кирәк, җан кирәк! йөрәк! Варвара. Бик дөрес. Әнвәр. Син минем йөрәккә кагылма, Гөлсинә. Торсын ул үз урынында. Г өлсинә. Зинһар, тора гына бирсен! Эш өчен янмый торган йөрәкне кузгатып маташу барыбер файдасыз. Әнвәр (сикереп торып). Монысы инде... Гафу итегез... Григорий Петрович, бу, бу яла ягу миңа. Анисимов. Тынычланыгыз, иптәш Зарипов, утырыгыз! 
4* 51 
 
Максудов (әкрен). Утыр инде, Әнвәр, килешми. (Әнвәрне уТыр- та.) Менә шулай. Әнвәр. Тукта әле син, Марат. (Торып.) Григорий Петрович, мин алынам бу эшкә. Тик, зинһар, минем турымда юк-бар сүз сөйләмәсеннәр. Гөлсинә. Юк инде, кирәкми, рәхмәт. Әнвәр. Кирәкми?! Теләмисез? Бик яхшы! Ләкин... Яла ягарга хакын юк. синең. Варвара. Син кызма, иптәш Зарипов. Без сиңа яла ягарга кермәдек. Телисең икән, яхшы, теләмисең икән, берәү дә ялынмый. Гөлсинә. Л'Уенэ иптәш Назиров бер дә ялындырып тормады. Мин ана үзебезнең теләкне генә белдердем. Ул, шатланып, риза булды. Булды! йөрәге бар аның чөнки. Әгъзам. Ой!.. Анис и м о в. Нәрсә? Әгъзам. Сүз минем йөрәккә дә килеп кагылды. Ул-бу булгаПчы, китим әле мин, Григорий Петрович. Эшем дә бар. Мөмкинме? Анисимов. Сезнең белән килештек. Барыгыз. Әгъзам китә. Пауза. Я, нишлибез инде хәзер? Сәрвәре в. Минемчә, бу турыда баш ватарга кирәкми, Григорий Петрович. Әгәр инде Зарипов ярамый дисәк, мин, әлбәттә, Гөлсинә сүзен игътибарга алмыйм, ул әле балаларча фикер йөртә... Гөлсинә. Балаларча? (Тора.) Сәрвәрев. Әйе, балаларча. Гөлсинә. Сез инде, Сәлим абый, хурланыр да бу кыз, елап, чыгып китәр, ди торгансыздыр. Ә мин китмим! (Утыра.) Китмибез. Сөйли бирегез. Сәрвәре в. Бу эшне миңа тапшырыгыз, Григорий Петрович, мин бүген үк кеше табармын. Гөлсинә.’Минем бер тәкъдимем бар сезгә, Григорий Петрович. А н и с и м о в. Нәрсә турында? Гөлсинә. Шул турыда, иптәшләрем исеменнән сорыйм. Анне и м о в. Я, я! Гөлсинә. Сез берничә генә дәрес, башлап җибәргәндә генә булса да, үзегез үткәрегез, Григорий Петрович. Анисимов. Ничек?!. Үзем! Ха-ха-ха! Кызык тәкъдим. Үзем, ә? Варвара. Сез моңа вак эш дип карамагыз, Петрович. Зур эш бу! Мин менә унҗиде ел эшлим бу фабрикада. Начар да эшләмим. Анисимов. Беләм, беләм. Яхшы эшлисез, Варвара Васильевна. Варвара. Яхшы гына шул. Ә менә Гөлсинә, яхшы гына ярамый, бик яхшы эшлик, ди. Без отличниклар бригадасы булып эшлибез. Эшнең сыйфаты өчен дә, норма өчен дә моңа кадәр бригада җавап бирә иде. Ә бригада эчендә төрлечә эшләүчеләр бар бит. Җитез эшләгәне бар, сүлпәнрәк эшләгәне бар. Бик яхшы сыйфатлы итеп эшләгәне бар, начаррак эшләгәне бар. Ә Гөлсинә һәркайсыбыз да җитез, һәркайсыбыз да бары тик бик яхшы гына итеп эшлик, ди. һәркем үз эше өчен үзе җавап бирсен, һәркем үз эшенең яхшы остасы булсын дип куя мәсьәләне. Бу бит бик акыллы сүз, акыллы тәкъдим. Шуңа күрә кушылам да аңар. (Бу сүзләр барганда Анисимов Сәрвәревкә: «Менә аңлавынмы инде хәзер?» — дигән мәгънәдә хәрәкәтләр ясап куя. Сәрвәрев дәшми.) Тәнзилә дә менә, башкалар да. Сез дә безнең үтенечне тыңласагыз икән? Тәнзилә. Безнең кызлар сезне бик яраталар. Чынлап шулай. Григорий Петрович үзе булса, барын да җиңел генә аңлатып бирә, диләр.  
52 
 
Анисимов. Алай... Тик Сәрвэрев иптәш ничек карыйдыр бит әле моңа. Сәрвэрев (ачулы). Бик яхшы карыйм. Анис и м о в. Алайса, уйлап карарга туры килер. Сәрвэрев. Менә, чишелде дә! Анисимов. Ярый, иптәшләр, барыгыз. Үзем хәл итәрмен. Бар да сүзсез генә чыгалар. Максудов тукталып кала. Анисимов. Нәрсә, Максудов? Максудов. Әнвәр турында мин, Григорий Петрович. Аңламый.м мин аны. Ул безнең актив комсомолец. Үзегез беләсез, яхшы мастер. Захаров сменасын ярышка чакырып, өстенә зур йөкләмә алды. Башкаларга үрнәк күрсәтте. Ә бүген шундый эштән баш тарта. Хакы юк анын! Мин аны, бюрога чакырып, кыздырырга уйлыйм. А н и с и м о в. Кыздырырга? Анысын булдырырсың... Ә менә... Әйт әле, Әнвәрнең ни өчен баш тартканын беләсеңме син? М а к судов. Сизәм. Яруллина белән аралары төзек түгел. А н и с и м о в. Ни өчен? Максудов. Ачык кына әйтә алмыйм. Анисимов. Әйтә алмыйсың шул менә. Ә сиңа белергә кирәк. Кешеләрнең йөрәген аңлый белергә кирәк сиңа. Секретарь үз комсомолларының иң якын дусты булырга тиеш. Максудов. Анысы шулай. Ләкин бит кайберәүләр дусларча, иптәшләрчә подходны аңламыйлар. Анисимов. Ә син подход кына ясама, чын мәгънәсе белән иптәш бул аларга, дус бул. Максудов чыга. Пауза. Звонок. (Телефон трубкасын алып.) Тыңлыйм. Сәлам, Юрий Васильевич. Нәрсә? Хромпик? Базада юкмыни? Өч көнлек запасыбыз бар. Әгәр беренче фабрикага бирсәм, өч көннән үз фабрикам туктый дигән сүз. Юк, бирә алмыйм. Ничек мин өзәм була инде... Судка? Ишетәм, Юрий Васильевич... Әйе... Аңладым. Яхшы. (Трубканы элә, маңгаендагы тирне сөртә. Пауза. Икенче трубканы ала. Сөйли.) Егерме ике. Иванов, бу синме? Менә нәрсә, иптәш Иванов: бездә булган хромпикның яртысын беренче фабрикага бирегез?.. Ә беренче фабрика туктап торса да ярыймы? Шулмы синеңчә социалистик ярыш? Син комсызланма, иптәш Иванов. Синең белән без фабрикантлар түгел!.. Әйе, әйе! Нәкъ яртысын! Комбинат директорының боерыгы шулай. (Ачу белән трубканы элә.) Эх, шайтан, хромпик түгел, бәла! һәрвакыт дифицит ул безнең. (Кинәт.) Син миңа әйт менә: шул бәладән ничек котылырга? Сәрвэрев. Ничек әйтә алыйм мин аны. Главкадан күбрәк хромпик бирүләрен сорарга кирәк, аның бердәнбер юлы шул. Анисимов. Бердәнбер? Ә Шәймәрдәнев миңа бөтенләй башка тәкъдим ясады. Сәрвэрев. Нинди тәкъдим? Анисимов. Баркаска салынган хромпикның мех нибары утыз процентын гына аламы? Сәрвэрев. Әйе. Анисимов. Калган җитмеш проценты суга агамы? Сәрвэрев. Дөрес, суга ага. Анисимов. Фәннең, химиянең аны судан аерып алырга һәм яңадан хромпик хәленә кайтарырга көче җитмәс идеме, сезнеңчә? Сәрвэрев. Шәймәрдәнев хыялымы бу? Анисимов. Юк, аныкы гына түгел. Бу хыял минем үземдә дә инде күптәннән бирле йөри. Башка эшләргә күмелеп, әле ул турыда 
53 
 
эзләнүләрне туктаткан идем. Гөлсинә Яруллинаның чыгышы мина зур этәргеч булды. Сәрвәре в. Әкият сөйлисез сез миңа, иптәш Анисимов. Анисимов. Ни өчен әкият? Менә карагыз... (Дәфтәр бирә.) Сәрвәрев (карап). Мин монда берни дә аңламыйм. Анисимов. .Алайса нәрсә дим инде... (Телефон шалтырый, трубканы алып.) Тыңлыйм, иптәш Хәкимов. Оештырабыз. Әйе, әйе... Иртәгә партбюрода? Яхшы. Башка фабрикалардан да буладыр бит? Әйе... Аңлашыла. Ярый, ярый... (Трубканы элә. Блокнотына яза-яза.) Яруллина тәкъдиме һәм шул уңай белән бездә күрелгән чаралар... Алай... .Сәрвәрев (кулындагы кәгазьне Анисимовка бирергәме, бирмәскәме дип уйлап торганнан соң). Менә ул, бая сораган идең. (Бирә.) А н и с и м о в. Яңадан төзәтеп эшләгәнеме бу? Сәрвәрев. Әйе. А н и с и м о в укый. Пауза. Анисимов. Юк, монысы да сыйфат өчен көрәш планы түгел, түгел! Безгә сыйфат өчен ничек көрәшергә икәнен күрсәткән программа кирәк бүген. Фәнни программа! Бу нәрсә? Сүз боткасы. Сәрвәрев. Фәнни! Ха-ха! Модалы сүз! Ләкин кызганыч. Андый программа төзер өчен мин югары белемле инженер да, академик та түгел. Булырга да җыенмыйм. А н и с и м о в. Бәла дә менә шунда шул. Сәрвәрев. Минем егерме биш еллык практикам бар. Технологияне дә сездән ким белмим, Анисимов. Анисимов. Ә ни өчен, алай булгач, бракка юл куясыз? Сәрвәрев. Кайчан? Кайда? Нинди брак? Анисимов (өстәл тартмасыннан мех кисәкләре чыгарып). Ә бу? Москвалылар безгә кире җибәргән мехлар нәрсә? Сәрвәрев (аклану тоны белән). Ул минем гаебеммени? Анисимов. Димәк, Иванов белән Сидоров гаепле? Сәрвәрев. Ә мастер белән цех начальнигы нәрсә караган? Контроль бүлеге нәрсә караган? Анисимов. Сез производство мөдире. Сәрвәрев. Мин мөдир булсам, сез — директор! Комбинатның партбюро члены... Анисимов. Ах, менә ничек. (Мехның өске катын мездрасыннан аерып чыгарып.) Моның өчен кем гаепле? Мастермы? Директормы? Иң башлап сез гаепле моңа! Сезнең технологияне «яхшы белүегез» аркасында эшләнгән эш бу. Әгәр мин үзем сәбәпләрен ачмасам, температураны үзгәртмәсәм, бәлки әле, хәзергәчә брак чыгарып килгән булыр идек. Сәрвәрев. Мактанасыз... Анисимов. Юк инде, Сәрвәрев, моннан соң цех начальнигы артына да, директор артына да яшеренеп эш итәргә сиңа юл куймабыз. Куймабыз! (Пауза.) Фән белән яктыртылмаган практика — сукыр практика ул. Сез коммунист. Моны яхшы белергә тиешсез. Сәрвәрев. Политикага да син мине өйрәтмә инде, Анисимов. А н и с и м о в. Өйрәтмим, ләкин әйтми дә булдыра алмыйм. Ни ечен син Гөлсинә Яруллина тәкъдимен телгә дә алмадың? Сәрвәрев. Хәзергә әле кирәк тапмадым. Соңыннанрак бәлки телгә дә алырбыз. Анисимов. Күрәм, син кирелегеңдә нык торасың. Ләкин юкка. Кирелек акыллылык түгел әле ул. Сәрвәрев. Син мине хурлама, Гриша.  
54 
 
Анисимов. Хурламыйм. Нәрсә уйлаган булсам, шуны әйтәм. Сәрвәре в. Әйтеп бетермисен.. Сизәм мин. А н и с и м о в. Нәрсә сизәсең? Сәрвәре в. Син мине эшемнән алып дустың Шәймәрдәневне куярга телисең. А н и с и м о в. Эштән алырга да, урыныңа башка берәүне куярга да хакым юк. Яшермим, комбинат директоры фикеремне сорагач, әйттем. Шәймәрдәнен сиңа караганда яхшырак эшләр иде дидем. Үзеңә дә әйтәм: ул синнән яхшырак эшләячәк, күп яхшырак... Дөрес, кайчандыр Шәймәрдәнев синең шәкертең иде... Кайчандыр, унбиш ел моннан элек. Ә хәзер узып китте сине. Югары белем алды. Гади мехны асыл мехка әйләндерүчеләрнең берсе булып, зур исем казанды. Эзләнә, яңаны күрә белә. Ә син, укымадың, торып калдың... ваемсыз кешегә әйләндең. Дуслыкның биредә бер катнашы да юк. Сәрвәре в. Бик бар. Син минем күзгә төтен җибәрмә, Анисимов. Җибәрмәгез! Мин сезнең бу интригагызга юл куймам. Анисимов. Бернинди интрига корган кеше дә юк, Сәрвәрев. Син пычрак ыргытма! Минем өчен дә, Шәймәрдәнев өчен дә син хөрмәтле кеше, безне эшкә өйрәткән кеше. Сәрвәрев. Хәзер инде — үзебез атаклы инженерлар, Сәрвәревнең кирәге калмады, дисез. Анис и м о в. Алай дигәнебез юк. Сәрвәрев. Әйтмәсәгез дә барыбер шулай уйлыйсыз... Туры әйтәм, Гриша, үзгәрдең син хәзер. Масайдың. Анисимов. Ялгышасың, Сәлим Кәбирович... Әйе, мин хәзер корырак, дөресрәге, таләпчәнрәк кеше. Эш интересы очен миңа якын иптәшләремнән дә, хәтта, элек үземнең остазым булган кешеләрдән дә җитди эш таләп итәргә туры килә. Сәрвәрев. Син миңа җыелышларда сөйли торган сүз сөйләмә, Анисимов. Анисимов. Минем өчен җыелыш белән кабинет арасында аерма юк, иптәш Сәрвәрев. Партбюрода мин сиңа укырга кирәклек турында сөйләдем. Синең белемең җитми дидем. Кешеләр белән тупас кылануыңны да, эштәге гамьсезлегеңне дә әйттем, менә хәзер кабинетта да шул фикерне әйтәм. Иртәгә өеңә кунакка барсам, анда да шуны әйтермен. Сәрвәрев (кызып). Юк инде, гафу ит, синең белән без кунакта артык очрашмабыз! (Кызу гына чыгып бара.) Анисимов (кычкырып). Туктагыз! Сәрвәрев туктый. Сез ахмак сүз сөйләмәгез, иптәш Сәрвәрев, очрашырбыз! Мин дә сезгә барырмын, сез дә миңа килерсез!.. Әйе, әйе, килерсез! Телефон шалтырый. Әйе. Тынлыйм, Юрий Васильевич. Әйе, әйе... Шәймәрдәнев? Ризалык бирде?.. Минемчә, яхшы. Беренче фабрикага? (Сәрвәревкә карый. Сәрвәрев аның сүзен игътибар белән тыңлый.) Әгәр ул риза булса... Сезнең янга? Хәзер үкме?.. Яхшы, әйтермен. (Трубканы элә.) Сине, Сәлим Кәбирович, комбинат директоры чакыра. Сәрвәрев. Сизәм. Гөлсинә Яруллинага карап, мине куарга телисез. Ләкин мин үз фабрикамнан беркая да китмим. Минем биредә чәчем агарды, битемне җыерчыклар басты. Мин эшкә өйрәтеп үстергән егетләрнең хәзер буй җиткән уллары, кызлары бар. Фабрика минем өем, икенче семьям ул... Юк, беркая да китмим! 
Пәрдә  
55 
 
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ 
ӨЧЕНЧЕ КАРТИНА ■Фабрикада химия лабораториясе. Төрле приборлар. Шкаф, урындыклар. Уртада өстәл. Анда төрле дәфтәр, журналлар. Бер якта, почмакта «ПОМ» (мехларның буяу сыйфатларын билгели торган прибор) аппараты. Стенада, кызыл материалга «Гөлсинә Яруллина шикелле, үз эшегезне бары тик югары сыйфатлы итеп кенә башкарыгыз! Бер генә брак та ясамагыз!» дип язылган. Пәрдә ачылганда, сәхнәдә Разия белән Максудов. Колбалар янында Разия нәрсәдер эшли. Максудов уртадагы өстәл өстенә асылмалы лампа куяр өчен электр чыбыклары үткәрә. Максудов (эшендә дәвам итеп). Сәлим абый өчен борчылма син, Разия. Акыллы кеше ул, аңлар. Ялгышын да төзәтер. Син дә ярдәм итәрсең. Разия. Мин ничек ярдәм итә алыйм, ди? Максудов. Ничек инде итә алмыйсың. Ул синең әтиең... Аңлат аңа, төшендер барын да. Укырга киңәш бир. Әкрен генә, җайлап кына. Тик, кара аны, безнең собраниеләрдә кайбер иптәшләр сөйләгән шикелле, формаль гына сөйләмә. Чын күңелдән сөйләш аның белән. Чын күңелдән... Чын күңелне аңлар ул... Разия (Максудовка карап). Кызык син, Марат. Максудов. Әйе, кызык... (Разияга карап ала да сүзсез генә эшли.) Кайберәүләр сүзенә карап, бәлки, син дә Сәлим абыйны эштән алдыручы кеше Гөлсинә дип уйлыйсыңдыр. Разия. Уйламыйм, беләм ич мин... Максудов. Уйлама! Ахмак кешеләр сүзе ул. Чуар йөрәкле кешеләр сүзе. Сәлим абыйга карата әз генә дә начар уй юк Гөлсинәдә. Разия. Беләм. Максудов. Саф йөрәкле кыз ул Гөлсинә. Олы йөрәкле, кайнар... (Пауза.) Бөтен эш йөрәктә, Разия, йөрәктә... йөрәктә... Разия. Тукта әле, Марат, нигә син миңа Гөлсинәнең йөрәген мактыйсың. Әллә инде... Максудов. Мин аның эшен мактыйм, йөрәге әйбәт булганга, эше әйбәт, дим. Әнә, кара! (Стенадагы язуны күрсәтә.) Шуңа күрә ул бракка каршы күтәрелеп чыкты да. Саф йөрәкле кешеләр апы күтәреп алды. Бөтен фабрика, бөтен комбинат!.. Разия. Комбинат күтәреп алды, ә кайберәүләр Гөлсинә ул дан өчен, акча өчен генә тырыша дип карыйлар. Максудов. Бозык йөрәкле кешеләр алар. Шадра аларның йөрәкләре, пеләш, ертык, тишек-тошык. Гөлсинә бит мехлардагы бракка гына' түгел, кешеләр йөрәгендәге, бракка каршы да көрәш ачты. Затлы мех өчен генә түгел, затлы йөрәк өчен дә көрәшә ул. Разия (Максудовка күтәрелеп карап). Әйе шул, дөрес. Затлы йөрәк өчен... Тукта әле, Марат, үзең генә уйлап әйттеңме мондый акыллы сүзне? Максудов. Юк, үзем генә түгел, минем өчен Әхмәтша абзый да уйлашты. (Борыла.) . Разия. Әллә инде үпкәләдең? Максудов. Юк, нигә үпкәлим, ди. (Пауза.) Разия (ягымлы). Дөрес, Марат, уен сүзгә чуар йөрәкле кешеләр . генә үпкәли. Ә синең йөрәк ул... Максудов (кычкырып). Абау ла! Разия. Нәрсә булды, Марат? (Йөгереп янына килә.) Максудов. Менә ток, электр тогы чеметеп алды. Шундый чеметте... Җаным чыга дип торам... Беләсеңме, гомеремдә беренче мәртәбә шулай. Чынлап әгәр... Эх, бу монтер эше үзе бик күңелле эш, үзе бик кыен..;  
56 
 
Разия. Син бит монтер гына түгел, техник. Максудов. Анысы инде барыбер... (Кулын карый.) Разия. Әгәр бик әрнесә, китер, бәйлик, Марат. Максудов. Юк, әрнеми. Ләбибә керә, кулында мехлар. Ләбибә. Разия апа, Григорий Петрович көтә сине анда. Разия. Кара инде, онытканмын да, бая ук чакырган иде ич ул мине. (Китәргә әзерләнә.) Син, Марат, зинһар, эшләп бетереп кит инде, яме! Максудов. Бетерәм, бетерәм, әз генә калды. Менә дигән ител эшлим. Разия китә, Максудов лампочканы рәтли. Ләбибә. Эшләр ничек соц, Марат абый? Максудов. Яхшы, менә бит күрәсең. Ләбибә. Бик үк күренми шул әле, Марат абый, һаман бер тирәдә әйләнәсең кебек. Максудов. Ничек бер тирәдә? Ләбибә. Шулай инде, бер тирәдә. Беләм ич мин. 1М а к с у д о в. Нәрсәне беләсең? Ләбибә. Разия апаны яратасың, ә үзенә туры гына әйтә алмыйсың. Кыюлыгың җитми. Максудов. Чү, юләр, кеше ишетер. Ләбибә. Әй, Марат абый, Марат абый, яшь булсам да әйтим әле. Кызларны соң шулай кешедән яшереп, кызның үзеннән яшереп кенә яраталармыни? Максудов. Тукта әле син, өйрәтмә әле мине. Ләбибә. Үзең белмәгәч... Максудов. Син, Ләбибә, юк-бар сүз сөйләмә алай... Мин техник кына түгел сезгә, комсомол секретаре да. Ләбибә. Нигә, уставта әллә, кызлар яратырга ярамый дигәнме секретарьга? Әллә югыйсә инде... Максудов. Җитте, җитте сиңа, Ләбибә!.. Уф!.. Л ә б-и б ә. Юкка гына син уфылдап йөрисең, Марат абый. Разия апа үзе дә сине ярата ул. Максудов. Ярата? Ләбибә. Ярата шул. Тик бер ягыңны ошатмый. Максудов. Нинди ягымны? Ләбибә. Кыю түгел, ди. Максудов. Минеме? Улмы? Алдыйсың, кызый. Ләбибә. Чынлап, эшкә булса, йөрәге дә бар, кулы да бар, теле дә бар, ди. Кызлар өчен булса, берсе дә юк, ди. Аннан сон... Максудов. Тагын нәрсә ди? Ләбибә. Аннан соң болай ди. Маратка әйт әле син, бүген, эштән сон, мине озатып куйсын әле, ди. Максудов. Син, Ләбибә, сөйләшсәң, шаярмый гына сөйләш. Ләбибә. Ышанмыйсың икән, үзеннән сорарсың. Әгъзам күренә. Максудов (кычкырып). Ләбибә!.. Әнә шул чүкечне алып бир әле. Ләбибә. Нинди чүкеч? Кайда? Максудов. Юкмыни? Ә... Ярар алай булса, кирәкми. Булды. Әгъзам. Тукта, тукта, чүкеч белән син кемне куркытмакчы буласың? ч Максудов. Сине! (Көлеп.) Башыңа кундырмакчы идем. 
57 
 
Әгъзам. Юк әле, кундырмый тор. Баш бик кирәк ул мина. Әйдә әле. Максудов. Кая? Әгъзам. Баядан бирле эзләп йөрим үзеңне. Ә син менә кайда икәнсен. Күрәм, Ләбибәнең күзләре сихерләгән үзеңне... Ай, Ләбибә» боландыр дип уйламаган идем мин сине. Ләбибә. Әгъзам абый, үртәмә син мине алай. Әгъзам. Дөрес түгелме әллә? Ләбибә. Түгел шул, дөресе башкачарак... Әгъзам. Ничек башкачарак? Максудов. Кая барырга дисең әле син? Әгъзам. Электропровод үткәрергә, яңа машинага. Максудов. Ә!.. Электропровод!.. Нинди машина тагын ул? Әгъзам. Ничек нинди... Кичә әйттем ич. Яңа тип машина. Аның белән кырыксаң, мехлар көзге кебек ялтырый торган булачак. Бер браксыз эшли торган машина. Нәкъ Гөлсинәчә. М а к судов. Бик мактанасың, дускай. Ярамый алай... Әйдә, киттек. Әгъзам (китәргә җыйналып). Дөрес түгел дисен алай, Ләбибә? Максудов. Әйдә инде, телеңә салынма. Әгъзам. Мин аны өстерисе урынга, ул мине өстери. Менә әкәмәт. Китәләр. Ләбибә (ялгыз. «ПОМ»га мехлар куеп). Әйбәт безнең мехчылар, Бар да уңган эшчеләр. Алтын икән куллары ла, Ут икән йөрәкләре... Утын ут та, ә кайчакта ялкыны чыкмый. Ялкынсыз гына сыза. Анисимов белән Разия керәләр. Анисимов. Менә сиңа хромпик! Разия. Димәк, чыкмый, Григорий Петрович!.. Анисимов. Күрәсең, ялгышканбыз. (Пауза.) Минемчә, температурада хикмәт. Бәлки, сез ни булса да әйтерсез, Разия Сәлимовна. Разия. Нәрсә әйтим, Григорий Петрович, барын да сезнең күрсәтмәләр буенча эшләдем. Анисимов. Алай... ДАенә моны Шәймәрдәневкә бирерсең. (Кәгазь бирә.) Разия. Яхшы. Анисимов. Профессор Демидов кайчан килә дисез әле? Разия. Иптәш Шәймәрдәневкә шалтыраткан, институтта лекцияләрем беткәч тә киләм дигән. Бәлки профессор ни дә булса әйтер. Анисимов. Әйе, әйе. Ул фән кешесе. Зур галим. Аның ярдәме зур булачак. Минем дәфтәрләремне бирегез әле. Разия. Менә. (Бирә.) Анисимов. Тагын бер кат тикшереп карыйк. (Дәфтәрне ала. Игътибар беләи тикшерә. Яза.) Ләбибә (Разиягә, әкрен). Менә, кара әле. Разия (карап). Өч балл. Ләбибә. Болары менә дүрт. Разия. Димәк, ярамый, брак. Тагын бер партия тикшерергә кирәк. Ләбибә. Ярый. (Китә.) » Әкрен генә Сәрвәрев керә. Сәрвәре в. Кызым... Разия. Нәрсә, әти? Сәрвәрев (Анисимовны күреп). Ярый, соңыннан (Китә.)  
58 
 
А н и с и м о в (карандаш белән өстәлгә суга-суга). Тари-рат-та-там. Гөле и н ә керә. 1 өлсинә. Сез мине чакыргансыз икән, Григорий Петрович. Анисимов. Менә нәрсә, иптәш Яруллина. Сез башлаган эш турында цехларда күп кенә сүзләр йөри. Гөлсинә. Беләм, мыскыл итеп караучылар да бар. Янәсе, мин акча өчен генә тырышам, дан өчен... Бу бит дөрес түгел, дөрес түгел, Григорий Петрович. Бу... Анисимов. Борчылмагыз, иптәш Яруллина. Аңламыйлар алар. Ә кайберләре көнләшәләр сездән. Без бүген сменадан соң кыска гына җыелыш үткәрергә булдык. Партбюро тәкъдим итте. Шунда менә сезгә сөйләргә кирәк тә. Гөлсинә. Нәрсә турында? Анисимов. Үзегезнең эш тәҗрибәгез турында. Шуңа өстәп, яна план, яңа бурычлар турында да берничә сүз әйтерсез. Г өлсинә. У!! Ничек инде бу, Григорий Петрович. Мин... Мин кем соң ул кадәр? Анисимов. Ничек кем? Алдынгы стахановчы. Комсорг, шуның өс- тенә яхшы агитатор. Кичә тынычлыкны яклап нинди ялкынлы речь сөйләдегез цехта. Гөлсинә. Ике минутлык сүз нинди речь инде ул. Аннан сон ул сугышка каршы, фашистларга каршы әйтелгән сүз. Тынычлык өчен. Анисимов. План өчен, яхшы сыйфат өчен көрәш, тынычлык өчен көрәш түгелмени? Гөлсинә. Анысы шулай да... Анисимов. Сез яхшы эш башладыгыз, иптәш Яруллина, бик яхшы эш. (Шкафтан мех алып, җәеп ^кибәрә.) Менә ул сезнең эш. Сокланырлык бит. Ничек менә шулай итеп эшли алдыгыз, бер браксыз. Сөйләгез шул турыда, эшләп күрсәтегез. Карасыннар, күрсеннәр бар да. Без сездән тагын да күбрәкне көтәбез. Зур корабльгә зур диңгез диләр бит. Гөлсинә. Көләсез, Григорий Петрович. Анисимов, һич көлмим. Әйдәгез әле, партбюро белән сөйләшик. (Чыгалар.) Ләбибә. Ишеттеңме, зур корабль. Разия. Көнләшәсеңме әллә? Ләбибә. Көнләшәм. Разия. Бәлки Әнвәрдән дә көнлисендер әле син. Ләбибә. Көнләмим. Әйдә, яратыша бирсеннәр. Мәхәббәт эшенә катнашырга куркам мин. Бик четерекле ул. Разия. Нигә алай уйлыйсың? Ләбибә. Уйламыйм, чыны шулай. Разия. Чыны? Син, ахры, берәрсенә гашыйк булгансың, кызый. Ләбибә. Була башлаган идем дә, йөрәгемә авыр килгәч, ташладым. Разия апа, ачуланмасац, бер сүз сорыйм әле синнән. Рази я. Сора. Ләбибә. Син Марат абыйны яратасыңмы? Разия. Нигә ул сиңа? Ләбибә. Беләсем килә. Рази я. Күпне белсәң, тиз картаерсың, Ләбибә. Ләбибә. Картайсам, акылым күбрәк булыр. Аның өчен кайгырма. Әйт инде. Рази я. Яратмыйм. Ләбибә. Яратмыйсын.?!. Ышанмыйм. Ә ул сине шундый ярата. Бик ярата. Разия. Сиңа шулай дидеме әллә? Ләбибә. Юк, әйтмәде... Без ул турыда сөйләшмәдек. Чүкеч турында гына сөйләштек.  
59 
 
Разия. Нинди чүкеч ул тагын? Ләбибә. Башка кундыра торган чүкеч. Разия. Аңламыйм, нәрсә сөйлисеңдер син. Ләбибә. Ярый инде, аңларсың әле. Тик ул сине эштән соң көтәм диде. Ишек алдында, бакчада, ди. Разия. Алдыйсың ич, Ләбибә. Ләбибә. Җир йотсын менә! Озата барырга нияте бар, ахры. (Сынау кәгазьләрен Разияга биреп.) Менә болары да шулай, өч балл. Монысы менә дүрт. Ни эшләргә? Разия. Бар, Әнвәргә әйт. Тагын бер кат барабаннан үткәрсен. Ләбибә. Әйтүен әйтермен дә, тик... Рази я. Нәрсә? Ләбибә. Беләсең, ул Захаров белән ярыша. Без аңа бер эшне өч кат эшләтәбез. Разия. Ул ярыша дип бракка юл куяргамы әллә? Соңгы вакытта ул гел сан гына куа, данны, ахрысы, санда дип уйлый. Ләбибә. Без бит өч баллны үткәрәбез. Разия. Д4онда дүртләр дә бар, димәк, брак. Ләбибә. Беләм. Җибәрергә ярамый. (Китә башлый да кире килеп.) Син тагын әллә нәрсә уйлый күрмә! (Китә.) Разия. Әй, Ләбибә, Ләбибә! (Көлә.) Сәрвәрев (кереп). Син үзең генәме, Разия? Разия. Әти, нигә син кешеләрдән качасың? Күзләренә карарга да тартынасың кебек. Сәрвәрев. Җиңелме әллә миңа? Кичә производство мөдире, бүген цех начальнигы урынбасары. (Пауза.) Хәзер инде синең дә миңа команда бирергә хакың бар. Разия. Мин сиңа беркайчан да команда бирмәм, әти. Сәрвәрев. Брак чыгарсам дамы? Разия. Син яхшы эшлә соң. Сәрвәрев. Шулай да, кызым, минем яңа эшкә күчүем турында әниеңә әйтми тор әле. Разия. Нигә? Сәрвәрев. Аның холкын беләсең ич. Разия. Ул, бүген ишетмәсә, иртәгә ишетер. Сәрвәрев. Анысы әле аның иртәгә. Разия. Син миңа. нәрсәдер әйтмәкче буласың, ахры, әти. Сәрвәрев. Әйтер сүзем юк, кызым... Тик сорамакчы гына идем... Бо.тай гади мәсьәлә ул. Технология турында. Үзем онытканмын. Бәлки әле бөтенләй белмәгәнмендер дә. Разия. Сора, әти, сора. Ләбибә керә. Сәрвәрев (әкрен). Ярый инде, соңыннан... (Кызу гына чыга.) Ләбибә. Сәлим абыйны әйтәм. Ул бүген шундый күңелсез. Мин кызганам аны. Разия. Ике аяксыз, ике кулсыз кешеләрне генә кызганырга мөмкин. Ул исән-сау. Ләбибә. Исән-сау кешеләрнең дә кайчак йөрәге сызлый, Разия апа, бик нык сызлый. Мин аны үземнән беләм. Разия. Ышанам. Ләбибә. Сәлим абыйны эштән алдыручы кеше Гөлсинә, имеш, диләр. Дөресме шул? Разия. Гайбәт. Ләбибә. Мин үзем дә шулайдыр дип уйлаган идем. Дөрес уйлаганмын икән. Әнвәр керә.
■Пәрдә 
60 
 
Әнвәр. Бу нәрсә инде, Разия? Миңа юри бәйләнәсең, ахры. Разия. Ничек юри? Әнвәр. Шулай, дус итеп, туган итеп. Рази я. Тукта әле, Әнвәр, син нәрсә әйтергә телисең? _ Әнвәр. .Минем дә шуны беләсем килә, син нәрсәгә ирешергә телисең? Разия. Менә үзең кара, өч баллмы бу? Монысы менә дүртме? Кара, кара. Яхшылап кара. Дүртме? Бармый, яңадан әйләндер. Әнвәр. Дүрт тә, өч тә түгел. Ак белән караны аерам мин. Разия. Аера алмыйсың икән шул. Күзлек кияргә кирәк сиңа. Әнвәр (ачу белән). Рәхмәт. Разия. Пожалуйста. (Көлә.) Әнвәр (әкрен). Әллә монысын гына үткәрәсеңме, Разия? Разия. Юк. Әнвәр. Өч балл брак дигән сүз түгел ич әле. Разия. Сорама, Әнвәр, үткәрмим. Сан артыннан гына кума, сыйфат турында кайгырт. Әнә Захаровтан үрнәк ал. Шул ук барабанда Гөлсинә тәкъдиме нигезендә эшләп... Әнвәр. Разия, сөйләмә син миңа Гөлсинә тәкъдимен, кирәкми. Разия. Ни өчен? Әнвәр. Шулай, күренә бит инде... Разия. Гарьчел кеше син, Әнвәр. Көнче, һавалы. Үз-үзеңне бөтенесеннән артыграк сөясең. Имеш, Гөлсинә тәкъдиме генә булгач, ул берни дә тормый, синеңчә. Әнвәр. Ә нинди яңалык бар соң аңарда? Яхшы эшләргә, браксыз эшләргә кирәк дигән сүзне без көн саен сөйлибез. Разия. Сөйләргә генә түгел, эшләргә дә кирәк. Бар, тагын бер кат әйләндер. Гөлсинә керә дә боларның тарткалашканнарын күреп, чигенә. Әнвәр. Сүзем сүз булсын дисең инде. Разия. Юк, сине хурлыктан саклап каласым килә. Әнвәр. Мине, хурлыктан? Юкка азапланасың, Розочка! Әтиеңне дә юкка гына үзеңнән түбән белгеч итеп исәплисең. Разия. Бу ни дигән сүз инде тагын. Әнвәр. Сәлим абый һәрхәлдә синнән күбрәк белә. Мин моны аның белән киңәшеп эшләдем. Разия. Алдыйсың!.. Әнвәр. Андый гадәтем юк. (Пауза.) Ярый, хәерле булсын. Ләкин барыбер сине моның өчен почет тактасына язмаслар. Разия. Оятсыз син, Әнвәр. Әнвәр. Ә син куркак икәнсең, Разия. Разия. Нәрсә? Ишек янында басып торган Гөлсинәне күрә. Гөлсинә! Әгәр син аның әйткән сүзләрен ишетсәң иде. Г өлсинә. Ишеттем... Нишлисең син, Әнвәр? Нинди юлга басасың? Син аңларга тиеш, мастер бит син... Әнвәр. Ә мастерны инде син, җанкисәгем, акылга өйрәтмә. Өйрәтмәгез! Моңа кадәр әле мин кеше акылы белән йөрмәдем. Моннав соң да йөрмәм дип уйлыйм. Гөлсинә. Ялгышасың, Әнвәр. Әнвәр. Тукта, нигә бәйләнәсең миңа! Кем булдың соң әле ул кадәр?.. Әй!.. (Гөлсинәгә карата мыскыллы хәрәкәт ясый да кызу гына чыгып китә.) Авыр тынлык.  
61 
 
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ 
ДҮРТЕНЧЕ КАРТИНА Фабрика ишек алдында бакча. Тезеп утыртылган яшел агачлар. Клумбага утыртылган чәчәкле гөлләр. Скамьялар. Урта бер җирдә мәрмәр постамеңтка бастырып куелган Сталин статуясы. Вер читтәрәк су эчәр өчен махсус көйләнгән, югарыга су ургып тора торган кран. Артта фабрика корпуслары күренә. Ундарак, зәңгәрсу төскә буялган рәшәткәләр артыннан, бормаланып, асфальт юл үтә. Ул урамга чыга. Җәйге матур төн.- Күктә йолдызлар балкый. Уң яктан, арттан, төнге сменага килгән яшьләрнең көлешкән тавышлары ишетелеп куя. Кемдер моңлы итеп баянда озын көй уйный. Ул бер әкренәя, бер көчәя. Пәрдә ачылганда Максудов ялгызы скамьяда утыра. Максудов. Тукта, Ләбибә сүзенә карап, нишләп утырам сон, мин монда? Ул шаярта гына ич. Әй, мин аның сүзенә карап утыраммыни? Эштән соң ял итеп кенә утырам ла мин. Айга карыйм, йолдызлар саныйм. Әллә миңа ял итәргә ярамыймы? Ярый. Кызлар яратырга да ярый. Кызларны түгел, Разияны, бары тик аны гына. Тик шунысы, ул яратамы мине? Яратса, хәзергә кадәр әйтер иде. Ә үземнең әйткәнехМ бармы соң? Йөрәк тә йөрәк, имеш, ток чеметте, имеш. Ничек аңласын ди ул аны. Чү, кем ул килә?.. Тәнзилә (үтеп’ барышлый). Нишләп утырасың биредә, Марат? Максудов. Мин? Ни... Әгъзамны көтәм. Тәнзилә. Әгъзам цехта ул әле. Әйдә, мин дә анда барам. Максудов. Юк, мин монда гына көтәм, ачык һавада. Тәнзилә. Ярый, ярый, көт. Мин хәзер алып чыгам аларны. (Китә.) Максудов. Менә сиңа кирәк булса, гомеремдә бер ялганлаган идем, анда да эләктем. Әллә китәргә инде. (Тора.) Разия керә. Разия (үз-үзенә). Ул биредә, димәк, дөрес. Ә мин Ләбибәгә ышанмаган идем. (Максудов янына килеп.) Озак көттердемме, /Марат? Максудов. Юк, юк, Разия, озак түгел. /Мин әле Ләбибә алдап кына әйткәндер дигән идем. Беләсең ич, шаян кыз ул. Рази я. Тукта, нәрсә диде соң ул сиңа? Максудов. Шул инде... Эштән соң Разия апа сине чакырды, ди, бакчага, ди. Разия. Ә?.. Ой, хур булдым... Юк, юк... (Китә башлый.) Максудов. Разия, тукта, аңлат, зинһар, нәрсә соң бу? Разия. Ләбибә нинди усал итеп шаярткан безне. Мин аңа андый сүз әйткәнем юк. Максудов. Әйткәнең юк?! Разия. Юк, ул миңа киресенчә сөйләде. Марат сине чакыра диде. /VI а к с у д о в. Менә шайтан кыз! Уф!.. Икесе дә кычкырып көлеп җибәрәләр. Ләкин... Ул бөтенләй үк алдамаган сине, Разия. Тел белән әйткән сүземне булмаса да, уйлаган уемны әйткән сиңа. Разия. Ничек инде ул? Максудов. Шулай, уемда минем гел син, Разия. Эштә дә, өйдә дә, көндез дә, кичләрен дә... Яратам мин сине. Разия. Ой, юк, сөйләмә, Марат. Ичмасам, ул турыда хәзер генә булса да сөйләмә. Биредә сөйләмә. Максудов. Алайса, әйдә, озата барам. Разия. Марат, тукта, бу бит... бик кызык инде... Максудов. Шулай килеп чыгуы, бәлки, яхшырактыр да әле. Разия. Алай дисәң, әйдә, озат, Марат. Китәләр.  
62 
 
Әгъзам. Күрдекме? Н ә с н м ә. Нәрсә? Әгъзам. Чүкеч, чүкеч дигән була бит әле, Маратны әйтәм... Ә үзе әнә. Разинны эләктергән. Н әсимә. Көнләшәсенме әллә? Әгъзам. Көнләшә... Син булгач... (Урын күрсәтеп.) Кил, карчыгым, утыр. Гөлсинәне биредә көтәбез. Нәсимә утыра. Әгъзам краннан су эчә. Аннан кулын юа. Н ә с и м ә. Син нишлисең, Әгъзам? Кул юар өченмени ул? Әгъзам. Мин чайкадым гына, печтек кенә. Нәсимә. Уф! Кайчан тәртипкә өйрәтермен сине. Әгъзам. Мин тәртипле түгелмени? Нәсимә. Гүгел икән шул. Тора башлаганыбызга кырык көн юк, синең инде кырыктан артык кыңгыр ягың килеп чыкты. Әгъзам. Кырык ук булмас, карчыгым, арттырасын. Нәсимә. Әле киметеп әйттем. Әгъзам. Булмас ла инде, карчыгым. (Кочаклый.) Нәсимә. Кит. шадра! Әгъзам. Шадра йөрәк яндыра. Нәсимә. Шул шадралыгыңа алданып чыктым да мин сиңа. Әгъзам. Инде үкенәсеңме? Н ә с и м ә. Үкенмичә. Әгъзам. Үкенмә, былбылым. Без әле шундый тормыш корып җибәрербез, бөтенесенең исләре китәр. Бер кызчыгыбыз, аннан нәни генә- бер малаебыз булыр, аннан тагын... Нәсимә. Ни сөйлисең, Әгъзам, кеше ишетер. Әгъзам. Ишетсә, без законсызлармы әллә. (Кочаклый.) Нәсимә. Җитте сиңа, Әгъзам! (Кулына суга.) Әгъзам (кулын тотып). Ай!.. Нәсимә. Ай анда түгел. (Әгъзамның башын күтәреп.) Әнә кара. Әгъзам (сокланып карап). Ай, чынлап та. Мин күрми Дә торам. Нинди матур айлы төн ич. йолдызлар... Никадәр йолдызлар. Шундый җемелдиләр, шундый яналар, нәкъ инде синең күзләрең. (Пафос белән.) Күзләрең синең йолдызлар кебек, йолдызлар кебек балкыйлар алар. Яшь йөрәгемне уттай дөрләтеп, Уттай дөрләтеп яналар алар. Нәсимә. Әгъзам, икенче кат миңа мондый тозсыз шигырьләр укыма, яме? Әгъзам. Тозсыз? (Кәефе китеп, читкәрәк елышып утыра.) Ярар, укымам. Нәсимә. Үпкәләдеңме әллә, Әгъзам? Әгъзам. Нигә үпкәлим, тәнкыйть өчен үпкәләргә шагыйрьме әллә мин. Нәсимә (Әгъзамга елышып). Билетлар алдыңмы? Әгъзам. Алдым. Опера театрына. Иртәгә өчен, дүрт билет. Н ә с и м ә. Бәлки Гөлсинә белән Әнвәр бармаслар. Әгъзам. Барырлар. Кичә сөйләштек ич инде. Нәсимә. Кичә сөйләштек, ә бүген әнә нәрсә булган. Әгъзам. Барыбер алып барабыз. Татуландырабыз үзләрен. Аннан гөрләтеп туй да итәбез. Нәсимә. Ташла шул яучылыгыңны, Әгъзам. Мәхәббәт эшенә тыгылма син. Зур нәрсә ул мәхәббәт. Өченче берәүнең кысылуы аны хурлау гына дигән сүз. 
63 
 
Әгъзам. Биредә шул мәхәббәт кенә түгел, җаным. Тагын да зуррак мәсьәлә. Тукта, нигә озаклады Гөлсинә? Әллә кайтып ук киттеме югыйсә? Нәсимә. Нигә китсен? Мин аңа әйттем ич. Көтәбез дидем, биредә дидем. Әгъзам. Алайса китмәс. Син утыр, былбылым, көт. Мин хәзер, киләм. Нәсимә. Кая барасың? Әгъзам. Кызыл почмакта булам. Миңа дәшсрсең. (Китә.) Нәсимә ялгыз кала. Пауза. Бераздан гармонь тавышы яңгырый. Бу — Әгъзам. Ул «Йолдызлар» көен уйный. Нәсимә (скамьяга утырган килеш, башын артка ташлый да, күктәге йолдызларга карап тын кала. Әкрен генә җырлый). Дәртләндереп нечкә күңелләрне, Җем-җем итеп балкый йолдызлар. Йолдызларга карап юаналар Сагынганда ярын яшь кызлар. Туган илем күген ямьгә бизәп, Балкып яна йолдыз нурлары. Шул нурларга охшатамын илнең Шат кызларын, данлы улларын. Уйларыңның очын таба алмасаң, Борчу киссә йөрәгең парәсен, Чык урамга, кара йолдызларга, йолдызларда дәва табарсың. • Дөньяда яшәве нинди рәхәт. Озак, бик озак яшәсәң иде шулай. Әкрен генә Гөлсинә керә. Өстендә җәйге күлмәк һәм жакет. Гөлсинә. Нәсимә, сез китмәдегезмени әле? Нәсимә. Юк, Гөлсинә. (Игътибар белән карап.) Нигә син шундый күнелсез? Гөлсинә. Эчем поша, йөрәгем сызлый, Нәсимә. Нәсимә. Әнвәр өченме? Гөлсинә. Әйе. Вөҗдансыз ул. Үзенең шәхси даны өчен фабриканы да, мине дә, безнең барыбызны да алдарга әзер икән ул. Аңлыйсыңмы син, барыбызны да. Ул бит комсомол. Син әйт: намусы, вөҗданы саф булмаган кеше комсомол була аламы? Мин кичә «Яшь гвардия» романын укып чыктым. Елый-елый укыдым мин аны. йомшак күңелле булганым өчен дип уйлама. Юк!.. Хәтта мин бала килеш һәлак булган ул батырларны кызганудан да еламадым. Кызгану аларның бөек рухларын кимсетү булыр ъде. Аларның шундый саф йөрәкле кыю булулары, туган илебез өчен курыкмыйча үлемгә барулары мине тетрәтте. Олег та, Ульяна да, барысы да һәлак булалар. Ләкин алар намус белән һәлак булалар. Без бүген намус белән эшли дә алмыйбызмыни? Нәсимә (ерактан килгән кешене күреп). Әнвәр килә. Гөлсинә. Әнвәр? Нәсимә. Син сөйләш, Гөлсинә, Әнвәр белән. Аңлаш яхшылап. Мин Әгъзамны алып киләм. (Чыгып барганда Әнвәргә, әкрен.) Сине Гөлсинә көтә. Бар янына. (Китә.) Әнвәр Гөлсинә янына килеп туктый. Гөлсинә. Утыр әле, Әнвәр. Әнвәр (утырып). Ярый, утырдык. Гөлсинә. Мин синең белән аңлашырга телим, Әнвәр. Әнвәр. Минемчә, хәзер барысы да ачык, аңлашылмаган бернәрсә дә юк. 
64 
 
Г ө л с и н ә. Бик күп, Әнвәр. Әнвәр. Беләм, син инде үзеңчә минем турымда начар уйлыйсын. -Ләкин юкка! Әгәр Разин үзенең сүзләре белән минем ачуымны китер- мәсә иде... Гөлсинә. Разин гаепле алайса? Әнвәр. Юк, мин аны гына да гаепләмим, минем дә гаебем бар. Мин бераз кыздым. Ләкин ул башта үзе бит... Аннан соң син... Гөле и н ә. һәм бик урынлы. Әнвәр. Ярый, һәр икегез алдында да гафу үтенәчәкмен, буламы шулай. Гөлсинә. Синең гаебең, иң башлап, фабрика алдында, дәүләт алдында, намусың алдында. Алар гафу итәрме? Әнвәр. Минем җинаять эшләгәнем юк, Гөлсинә. Г өлсинә. Эшләргә жыенган идең дә, барып чыкмады. Әнвәр. Син юкка гына, Гөлсинә, прокурор булып азапланасың. Килешми ул сиңа. Гөлсинә. Совет кешеләрен алдау сиңа килешәме? Әнвәр. /Минем берәүне дә алдарга уйлаганым юк. Гөлсинә. Ә брак? Брак чыгарырга тырышуың, ул нәрсә? Әнвәр. Гөлсинә, жаным, житәр. Зинһар ул турыда син сөйләмә миңа. Гомумән, эш турында сөйләшмәсәк, яхшырак булыр безгә. Г өлсинә. Юк, түгел. Әнвәр. Эх Гөлсинә, юкка гына син... (Кочаклый.) Г өлсинә. Әнвәр! Әнвәр. Я инде, кәҗәләнмә, бетсен! (Гөлсинәнең кулыннан тота.) Гөлсибә. Калдыр, Әнвәр, кирәкми. (Кулын тартып ала.) Әнвәр. Ах, менә ничек! Серкәбез су күтәрми, диген. (Ачу белән.) Син инде хәзер, мин фабриканың йолдызы, күктәге йолдызларга тиңдис уйлый торгансыңдыр. Ләкин юкка! Моңа кадәр әле Яна бистә кызларының йолдызлар булып балкыганы тарихта юк. Гөлсинә (кискен). Җитте! Җитте, Әнвәр. Кирәгеннән артык аңлашылды. Синең мине яратам дип йөрүең ярату түгел икән ул. Шаяру... Үзеңә кызык эзләү... Син бары үзеңне генә яратасың икән... Хәзер инде яхшы аңладым мин сине, Әнвәр. (Җакет кесәсеннән кәгазьгә төрелгән рәсемнәр алып.) Менә мә. Бу синең рәсемең. Ал! Бистәдән булмаган берәр кызга бирерсең... Әнвәр. Ярый, бир. Бәлки шулай да итәрмен. (Ала да кесәсенә салып куя.) Гөлсинә. Монысы менә икәү төшкәне... (Карый.) Әнвәр. Бир анысын да. (Алып ерткалый да кесәсенә салып куя.) Г өлсинә. Әнвәр!.. Әнвәр. Шулай яхшырак... Син, бәлки, Әнвәр елар, ялыныр дип уйлыйсындыр. Юк, жаным, ялгышкансың... Әнвәр Зарипов ялына торганнардан түгел. (Китә.) Гөлсинә (кискен). Тукта, Әнвәр! Әнвәр (тукталып). Тагын нәрсә? Г өлсинә озак итеп Әнвәргә карап тора. Әллә беренче күрүеңме? Г өлсинә. Әйе, чын Әнвәрне мин хәзер генә күрдем, хәзер генә таныдым шикелле... Сиңа булган мәхәббәтем күзләремне томалап торган икән. Мин сине олы йөрәкле, кыю егет дип йөрсәм, син, Әнвәр, вак җанлы мешан икәнсең. Нишлисең, ялгышканмын. Мин генә түгел, син* комсомолга алып, башка иптәшләр дә ялгышкан. Менә нәрсә авыр миңа. Әйтергә теләгән соңгы сүзем шул иде. (Китә дә икенче скамьяга барып утыра.)
65 
 
Әнвәр бик озак басып тора. Нәрсәдер әйтергә теләп, Гөлсинә янына килә башлый да туктала һәм, борчылып, кызу гына чыгып китә. Әгъзам белән Нәсимә керәләр. Нәсимә. Әнвәр кайда? Киттеме әллә? Гөлсинә. Китте. Әгъзам. Ничек инде китте?.. Тукта, сиңа ни булды, Гөлсинә? Гөлсинә. Берни дә булганы юк. Әгъзам. Мин иртәгә театрга барабыз дип билетлар алган идем. Гөлсинә. Театрга без Әнвәрдән башка гына барырбыз инде, Әгъзам. Пәрдә 
БИШЕНЧЕ КАРТИНА Сәрвәрев квартирасында зал. Ул яхшы җиһазланган. Уңда тыштан керә торган ишек, сулда һәм түрдә Сәрвәрев һәм Разия бүлмәсенә керә торган ишекләр. Уртада түгәрәк өстәл. Өстәлдә самовар һәм чынаяклар. Пәрдә ачылганда Нурия ялгыз. Нурия. Кызым, ичмасам, берәр стакан гына булса да чәй эч. Разия (үз бүлмәсеннән). Эчәсем килми, әни. Нурия. Ашыйсың да килми, эчәсең дә килми. Нәрсә булды сиңа? Разия. Тамагым тук. Нурия. Уф, туйдым. (Самоварны кухняга алып чыгып китә дә кире кереп.) Туйдым домохозяйка булудан. Иртән тор да ашарга әзерлә, кич ашарга әзерлә! Аннан соң һәрберсен ашарга кыстап йөр. Ә алар рәхмәт әйтү түгел, пешергән ашыңны да ашамыйча, җаныңны кыйныйлар. Идән ю, кер у, савыт-саба ю! Көн озын анда чап, монда чап, тын алырга да вакыт юк. Кадереңне кем белә? Беркем. Син надан, тормыштан торып калган дип мыскыл итәргә булса, бар да әзер. Домохозяйка, имеш. Башта син үзең домохозяйка булып кара. Аннан әйтерсең. Уф, үләм! (Кулындагы чәнечкеләрен атып бәрә.) Разия (бүлмәдән чыгып). Әни, нигә дулыйсың? Нурия. Дуламассың монда сезнең белән. Торасыз да эшкә китәсез. Кайтасыз да китапка, газетага тотынасыз. Җитмәсә әле, сөйләшми йөргән булып, җанымны кыйныйсыз. Разия. Әни, җаным, бетте, ачуланма. Әйт, ни эшләргә кирәк? Нурия. Эшләргә түгел, ашарга кушам мин сиңа. Разия. Ашармын, әни, тик соңгарак. Нурия. Ярый, монысы ахыры булсын. Китүегезгә дә, кайтуыгызга да берни дә әзерләмим. Үзегез әзерләп ашарсыз. Разия. Ярый, әни, шулай итәрбез. Нурия. Сөйлисең шунда ачу китереп. Сез миннән башка чәй дә куеп эчә алмыйсыз ич, белгечләр, янәсе, химиклар, галимнәр. Разия. Әни! Нурия. Мин синең китапларыңнан туйдым, Разия. Разия. Ой, әни, әгәр син аңласаң иде, китапларда шундый киң дөнья, шундый фикерләр, шундый серләр... Берничә сәгать китап укысаң, күп еллар яшәгәндәй буласың. Нурия. Әйтерсең, әниеңнең романнар укыганы юк. Разия. Романнар гына түгел, минем өчен химия дәреслекләре дә шулай. Нури я. Сөйләмәче юкны. Разия. Чынлап шулай, әни. Дәреслек, соңыннан анализлар, тәҗрибәләр... Кайчакта шундый минутлар була, минутлар гына түгел/ секундлар. Синең күз алдыңда, синең үз ихтыярың белән өр-яңа әйберләр барлыкка килә. Нинди әйберләр әле! Безнең өчен иң, иң кирәк булган б. .С.Ә.-№3,
66 
 
кыйммәтле әйберләр... /Мин мондый секундларны хәтта елларга яг алыштырмас идем. Нури я. Химияң белән шашмасаң ярар иде. Разия. Юк, әни, шашмыйм... Шашарга ярамый миңа. Без әле фабрикада шундый мехлар эшләячәкбез, хәзергеләре алар янында бик гади мехлар булып калырлар. Нури я. Шундый итеп сөйлисең, әйтерсең лә син фабриканың директоры, баш инженеры. Разия. Мин аларның ярдәмчесе. Нурия. Белмим, әгәр аларга да әниеңә ярдәм иткән кебек ярдә^ итсәң... Разия. Нигә алай дисең, әни. Әйтерсең мин сиңа ярдәм итмим. Нури я. Итәсең дә шул... Разия. Куш хәзер. Нишләргә кирәк? Идән юаргамы, кер уаргамы? Нурия (сөеп). Бар, балам, китапларыңны укы! Разия. Әни! (Кочаклый.) Нурия. Мин тегүчегә барып кайтам... Әтиең кайтса әйт, аш кухняда. Р а з ия . Әйтермен, әни. Нурия ишеккә бара. Звонок. Әнвәр керә Әнвәр. Исәнмесез, туганым апа. Нурия. Бик яхшы. Әйдә, уз, Әнвәр. Әсма тәтәй нишләп ята? Әнвәр. Исән-сау, туганым апа, рәхмәт. Нурия. Нигә бер дә безгә килми? Әйт син аңа: туганым апа үпкәлн диген. Үзең дә сирәк киләсең. Күп итеп акча килә башлагач, апа да, жизнә дә кирәк түгел инде, күрәсең. Әнвәр. Алай түгел, туганым апа. Вакыт юк. Әле дә менә эш арасында гына килдем. Разия янына. Нурия. Теләмәгәч, шулай инде, вакыт та булмый, табылса да бер сәбәп чыга. Кара аны, Сәлим жизиәңнең хәтерен калдырсаң, яхшы булмас. Холкын беләсең аның. Әнвәр. Беләм. Нурия. Кызым, кунакны каршы ал, мин киттем. (Китә.) Разия белән Әнвәр бер-беренә ни әйтергә дә белми карашып торалар. Әнвәр. Сүзем бар сиңа, Разия. Разия. Бүген фабрикада барын да аңлашкан идек шикелле. Әнвәр. Аңлаштык. Бала чактан бирле бергә үссәк тә, болай аңлашканыбыз юк иде әле. Разия. Гөлсинә белән сөйләштеңме? Әнвәр. Сөйләшмәдем. Сөйләшә дә алмыйм мин аның белән. Разия. Гарьләнәсең... Әти белән ничек? Әнвәр. Аның белән дә сөйләшмәдем. Ул ачулы миңа. Разия. Бик табигый. Син бит үзеңне аклар өчен аны батырмакчы идең. Әнвәр. Алай түгел, Разия. /Мин чыннан да сорадым аңардан. Разия. Эш арасында, үтеп барышлый. Ул хәтта синең нинди сорау белән мөрәҗәгать иткәнеңне дә яхшылап хәтерләми әле. Әнвәр. Борчулы иде ул. Разия. Ә Григорий Петрович белән? Әнвәр. Сөйләшмәдем. Беләсең, аңа сөйләгәч инде ул бөтен фабрикага, комбинатка тарала. Ә мин һәр собрание саен исемемне яманлап сөйләүләрен теләмим. Разия. Фабриканы яманласалар да ярыймы? Әнвәр. Ярамый. Мин аны аңлыйм. Аңладым. Гөлсинә белән икегез житәрлек сабак бирдегез миңа. Разия. Ә шулай да аңламагансың. Аңламагансың,. Әнвәр. Күренеп
5» 67 
 
тора. Син инде ялгышкансың, икән, гаебеңне танма. Аклану юлын да Эзләмә. Мин.сиңа моны туган булып әйтәм. Җыелышта син барын да ачык итеп әйт, ялгышыңны төзәтергә сүз бир һәм төзәт. Монысы менә комсомолларча булыр. Әнвәр. Тукта, ии өчен җыелыш инде тагын? Бүген сөйләштек бит, син сүз бирдең, Максудов белән сөйләшәм дидең. Разия. Бернинди сүз дә бирмәдем, Әнвәр, ялгышма. Синең гаебен кечкенә түгел. Әнвәр. Бәлки, Гөлсинә шундый активлык күрсәтә торгандыр. Разия. Юк, түгел, мин дә, Максудов та... Әнвәр. Сез инде бергәләшеп мине батырырга булдыгызмы? Разия. Юк, киресенчә, батудан саклап калырга тырышабыз. Звонок. Разия ишек ачарга чыга. С әр в ә ре в кайтып керә. Әнвәргә игътибар итмичә сүзсез генә чишенә. Сәрвәре в. Әниең өйдә юкмы әллә? Разия. Тегүчегә китте. Хәзер кайтыр, аш әзерлимме, әти? Сәрвәрев. Кирәкми. Әниең кайткач, бергәләп ашарбыз. Разия. Сии әле һаман борчыласың, әти. Сәрвәр ев. Юк, кызым, борчылмыйм. (Әнвәргә күз ташлап.) Тик менә... (Пауза.) Әнвәр. Хушыгыз. (Чыгарга бара.) Сәрвәрев. Юк инде, тукта! Килгәнсең икән, рәхим ит, утыр. Әнвәр туктала. Звонок. Разия чыга. Г ө л с и н ә белән керәләр. Сәрвәрев. Гөлсинә?!. Әйдә, уз, утыр. Гөлсинә. Рәхмәт... Сәлим абый, беләсезме ни өчен килдем мин? Сәрвәре в. Белмим. Һәрхәлдә яхшы ният белән түгелдер дип уйлыйм. Гөлсинә. Атам кебек кеше сез миңа... Аңларга телим... йөрәгемдә төен... Сәрвәрев. Шуннан соң... Гөлсинә. Сез производство мөдире. Сәрвәрев. Кичәге. Гөлсинә. Барыбер... Бер кат барабаннан үткәрү генә мехны буявыннан арындырып җиткерми. Сез беләсез моны. Сәрвәре в. Белсәм? Гөлсинә. Ни өчен Әнвәргә рөхсәт иттегез? Ни өчен бракка юл куйдыгыз?.. Кичә лабораториядә аның «осталыгын» үзем күрдем. Әнвәр. Күпертмәгез!.. Гөлсинә. Бәлки әле ул җае килгән саен брак бирә килгәндер. Сәрвәрев. Белмим. Гөлсинә. Ни өчен? Ул бит сезнең кул астында эшләүче кеше. Якын кардәшегез... Ә ул... Сәрвәрев. Нәрсә, мин корткычмы әллә синеңчә? Гөлсинә. Түгел! Мин ышанам сезгә, Сәлим абый, ышанам. Ләкин Әнвәргә биргән киңәшегезне аңламыйм. Сәрвәрев. Минем аңа. бернинди киңәш тә биргәнем юк. Әнвәр. Мин сездән киңәш сорамадыммыни? Сәрвәрев. Сорадың. Хәтерлим хәзер. Цех ишеге янында. Әнвәр. Әйе, әйе... Сәрвәрев. Син шуңа таянасыңмыни, оятсыз! Әнвәр. Җизни, мин бит сине гаепләмим. Сәрвәрев. Синең гаепләү-гаепләмәвеңнең кирәге юк миңа. Гаепле мин. Үземә тапшырылган эшне яхшы итеп эшләмичә, иңке-миңке килеп йөрүем өчен гаепле... 
68 
 
Әнвәр. Нигә инде үзеңә шундый урынсыз бәлаләр тагарга, җизни? Сәрвәре в. Синец акыл сатуыңның кирәге юк миңа. Бар, чыгып кит биредән! Әнвәр ни әйтергә белми аптырап кала. Сәрвәрев аңа чыгып китәргә кирәклекне белдергән хәрәкәт ясый. Әнвәр чыга. Пауза. Сәрвәрев креслога утыра. Гөлсинә. Сәлим абый, борчыдым сезне. Нишлим, башкача булдыра алмадым. Сәрвәрев. Әйе, борчыдың син мине, бик нык борчыдың. Минегенә тә түгел әле... Ләкин... бу турыда сөйләшмик бүген. Авыр тыилык. Гөлсинә. Хушыгыз. (Чыга.) Разия аны озата да кире керә. Р а з и я. Беләм, әти, авыр сиңа. Цех начальнигы урынбасары дәрәҗәсенә төшкәнең өчен түгел, ә... ничек дияргә... яңа чорның яңа таләпләре кушканча эшли алмавыңны хис итү авыр. Сәрвәрев (Разиягә туры карап). Әйе, кызым. Разия. Син укырга кер, әти. Сәрвәрев. Шушы яшьтәме? Разия. Нигә? Хәзер ап-ак чәчле профессорлар да укый. Сәрвәрев. Анысы шулай... (Звонок.) Разия. Хәзер. (Ишекне ача. Анисимов керә.) Григорий Петрович??. Рәхим итегез. Әти, кунак килде. А н и с и м о в. Хәерле кич, Сәлим Кәбирович. Сәрвәрев. Хәерле кич. А н и с и м о в. Мине көтмәгән идегез, билгеле. Сәрвәрев. Юк, нигә... (Елмаеп.) Беләм бит мин. сезне. Анисимов. Шуңа күрә килдем дә. Сәрвәрев. Алайса инде, ишек төбендә генә торма, түрдән уз. Менә өстәл янына. Кызым, аш бар дигән идең. Разия. Бар, әти, хәзер әзерлим. Анисимов. Юк, менә инде анысы булмый, ашап кына килдем. Сәрвәрев. Анысы бик яхшы, тук кунакны сыйлавы күңелле. Анисимов. Мәшәкатьләнмәгез, Сәлим Кәбирович, барыбер ашамыйм. Сәрвәрев. Ашамыйсың? Ярый, кызым, кирәкми, әзерләмә. Разия. Нигә инде алай, Григорий Петрович? Анисимов. Рәхмәт, Разия Сәлимовиа, икенче вакытта. Разия. Тагын кайчан килерсез бит әле. Сәрвәрев. Берәр рюмка гыиа коньяк эчәрбез, бәлки? Анисимов. Коньяк? Юк, анысы да икенче килгәндә.Ә менә берәр стакан чәй булса, эчәр идем. Сәрвәрев. Чәй? (Җанланып.) Күптән шулай диләр аны. Хатының Яна бистә кызы булсын да. чәй булмасын, имеш. Самовар бездә кен озын кайнап тора. Кызым, өстәл әзерлә. Разия. Хәзер, әти. (Кухнядан самовар алып керә. Өстәлгә чынаяклар, аша^млыклар куя.) Сәрвәрев (савыт белән варенье куеп). Вареньесын кара син аның, телеңне йотарсың. Нурия үзе кайнатты. Тәмле варенье ашыйсың килсә, хатынны Яңа бистәдән ал икән аны. Чыннан. (Чәй ясый.) Менә ашап кара әле. Анисимов. Болай мактагач, ашамый буламы соң. (Варенье белән чәй кабып.) Тәмле, бик тәмле. Сәрвәрев. Шул, шул. Разия, син нигә утырмыйсың? Разия. Эчәсе^м килми, әти. Эшләрем дә бар. Сәрвәрев. Алай дисәң, хәер.
69 
 
Разия үз бүлмәсенә кереп китә. 
Менә боларыннан җитеш. Анисимов. Рәхмәт. (Пауза.) Нурия Низамовна кайда сон, күренми. Сәрвәре в. Тегүчегә киткән, ахрысы. А'нисимов. Алай... Аның кәефе ничек? Сәрвәрев. Ничек дияргә, аның кәефе, үзең беләсең, минем кәефкә карабрак йөри. Шулай булгач... Анисимов. Начармы? Сәрвәрев. Юк, начар ук дип әйтмәс идем, шулай да... Анисимов. Яхшы да түгелме? Сәрвәре в. Түгел. Анисимов. Алай... (Пауза.) Әйт әле, Сәлим Кәбирович, Ярулли- нага ни булды? С ә р в ә р е в. Берни дә булганы юк. Анисимов. Ни өчен алайса ул бүген начар эшләде? Сәрвәре в. Ничек начар? Бер браксыз эшләде. Нормасын йөз егерме процентка үтәде. Анисимов. Шул, шул, йөз егерме. Кичә йөз утыз иде. Моның нинди дә булса бер сәбәбе бар. Сәрвәре в. Әйтә алмыйм. Анисимов. Син әллә бөтенләй кызыксынмадың дамы? Сәрвәре в. Юк. Анисимов. Ә Зарипов эше белән? Сәрвәре в. Юк... (Пауза.) Менә нәрсә, Гриша... Моннан соң мин цех начальнигы түгел. Зур эш ул минем өчен. Сез мастер нтеп кенә калдырыгыз мине. Анисимов. Шуннан? Сәрвәрев. Мина укырга да яхшырак булыр, эшләргә дә. Анисимов. Мәсьәләне алай куйсаң, инде минем сиңа бер сүзем бар. Сәрвәре в. Тыңлап карыйк. Анисимов. Бүген Главкадан шалтыратканнар. Инженер-техник кадрларның белемен күтәрү буенча институт каршында бер еллык курслар оештырыла икән. Безнең комбинатка да ике урын тәкъдим иткәннәр. Сәрвәрев. Алай... Шуннан? Анисимов. Әгәр дә ике урынның берсенә син барсаң, студент булсаң? Сәрвәрев. Мин? Студент? Сәрвәрев студент, ә? Анисимов. Пигә гаҗәпләнәсең? Хәзер ак сакаллы профессорлар да укый. Сәрвәрев (Разия бүлмәсенә карап алып). Ничек, ничек? .Профессорлар?.. А н и с и м о в. Дөресе, минем генә түгел, партбюроның, комбинат директорының да тәкъдиме. Сәрвәрев. Алай... (Пауза.) Анисимов. Я, ничек соң? Сәрвәрев. Юк, башыма сыйдыра алмыйм... Нурия кайтып керә. Нурия. Кунак бар икән, исәнмесез, Григорий Петрович! Анисимов. Исәнмесез, Нурия Низамовна! Кәефегез ничек? Нури я. Ярыйсы әлегә. Сәрвәрев. Син нишләп болай күңелсез, карчыгым? Нурия. Сине үз эшеңнән алып цех начальнигы урынбасары итүләре дөресме? 
70 
 
Сәрвәрев. Юк, дөрес түгел. Нурия (шатланып). Шулаймы, алайса гайбәт. Сәрвәрев. Хәзер мин цех начальнигы урынбасары да түгел. Н у р и я. Соң? Сәрвәрев. Гади мастер гына. Нур и я. Бу нәрсә инде тагын? Сәрвәрев. Мин хәзер мастер да түгел. Н у р и я. Кем соң син? Сәрвәрев. Студент, студент мин хәзер. Нурия. Григорий Петрович, нәрсә соң бу, дөресме? Анисимов. Сәлим Кәбирович шаярмый дип уйлыйм. Әгәр шулай кирәк дип тапкан икән, начар түгел бу, минемчә. Н у р и я. Картайган көнеңдәме? Сәрвәрев. Москва яшәртер. Н у р и я. Безне калдырып, дөньяңны ташлап? Анис и м о в. Сез дә барырсыз. Н у р и я. Укыргамы? А н и с и м о в. Кунакка!.. Пәрдә. 
АЛТЫНЧЫ КАРТИНА Шул ук Сәрвәревләр өе, бишенче картинадан соң ике айга якын вакыт үткән. Пәрдә ачылганда Нурия ялгыз. Кул эше эшләп утыра. Нурия (эшендә дәвам итеп). Самоварым кайнаган, ә чәй эчәргә кеше юк. Кукраеп үзем генә эчеп утырыйммы әллә? Кызым фабрикада, тиз генә кайта алмам әле, ди. Ирем Мәскәүдә. Студент. Җибәрәсем калмаган икән. Хәзер менә ирең бар өстеннән тол дүдәк булып утыр инде. Чәй эчсәм, тамагыма бармый. Ялгызың эчкән чәй чәймени ул? (Телефонга килә, шалтырата.) Наҗия, синме бу? Исәнме? Әйе, мин, Нурия. Хәл ярыйсы да, күңелсез... Шулай инде... Кара әле, Наҗия, чәй эчәргә төш әле минем янга. Бик тәмле итеп пәрәмәч пешердем. Ә? Берәү дә юк шул. Әй, әйтмә инде. Карт көнеңдә студент хатыны булып утыр инде шулай. Үз җанымда булса ни әйттең иде дә бит. Ә? Төшә алмыйсың? Булса соң. Әй, сине дә әйтер идем... Ярый инде- (Трубканы элә.) Уф!.. Әллә үземә дә эшкә керергә инде. Заманында техникум бетерә язган кеше ич мин. Болай, югыйсә, картыңны көтеп өйдә утырсаң, картаел бетәрсең. (Стенадагы календарьны карап.) Киткәненә бүген утыз өч көн. Тагын өч йөз утыз бер көн көтәсе бар. Ичмасам, хатны да сирәк яза. Дүрт көн инде, хат килгәненә дә дүрт көн... (Пауза.) Бар да шул Гөлсинә бәласе. (Звонок.) Чү! Разия кайтты, ахры. (Ашыгып чыга да бераздан әйләнеп керә. Кулында газеталар һәм конверт. Газеталарны «бер як читкә ташлый да конвертка күзен төшереп.) Хат? Картымнан хат. Әй, җанкисәгем, студентым минем. (Бик саклык белән генә хатны ача.) Көймә килә, көймә килә, көймә килә эзе юк. Хаты килә, сүзе килә, сөйләшергә үзе юк. Нәрсә язды икән? (Укый.)... Сезне бик сагынам, дигән мескенем. Тырышып укыйм, дигәи. Укысын, укысын, может әле, кайткач, белмәссең, баш инженер да булып куяр. Чү! Нәрсә дигән? Яшәреп киткәндәй булдым, дигән. Ничек, ничек?.. Әй, илле яшьлек кешедән көнләшеп торган мин юләр. Студент булгач яшәрми нишләсен соң. Сезгә бүләкләр, күчтәнәчләр алып куйдым, дигәи. Безнең өчен өзелеп тора шул мескенем. Нигә мәшәкатьләнә инде... Тыныч кына укыйсы урынга. Звонок, Нурия ашыгып чыга. Разия кайта. 
71 
 
Разия (керә-керә). Әни, әни җаным, сөенче! Нурия. Нәрсә бар, кызым, нинди шатлык ул кадәр? Разия. Шатлык, әни, бик зур шатлык. Анализлар бар да уңай нәтиҗә бирде. Хромпикны таптык. Хромпикны да, башкаларын да. Нурия. Сөенче дигәнең шулмы? Разия. Нигә, әллә бу кечкенә шатлыкмы? Дәүләткә никадәр файда. Әй әни, белсәң иде син, моның өчен Григорий Петрович белән Шәймәр- дәнев абый никадәр баш ваттылар. Нурия. Беләм инде, үзен дә шуның белән ике ай шашынып йөрдең. Разия. Шулай шул. Нурия. Ярый инде, бик яхшы булган. Моннан соң, бәлки, иртәрәк кайта башларсың. Разия. Без әле тагын бер яңа эш башладык. Зур фәнни эш. Әгәр аның очына чыксак, шундый мехлар булачак безнең... Нурия. Булмады, кызым, синнән дә өметем өзелде болай булгач. Яңалыкның әллә чиге бар дип беләсеңме син? Разия. Дөрес, чиге юк. һәм шунысы күңелле дә. Яңадан-яңа... Нурия. Яңалык дип Гөлсинә әтиеңне утка бастырган иде, син дэ мине шулай итмәсәң ярый. Разия. Юк, әни җаным, курыкма! (Кәгазьләрен- урнаштырып.) Тагын бер яңалык, әни. Бер атнадан, Москвада, безнең министерствода стахановчы-новаторлар киңәшмәсе була. Шунда безнең комбинаттан да сигез кеше бара. Берсе—Гөлсинә. Нурия. Гөлсинә?! Әй ходаем. Нинди генә кыз иде, кая китте үсеп. Син дә тырыш, кызым. Син дә үс. Берсеннән дә калышма!.. Хәзер инде заманасы шул. Яңадан яңага үсә барсаң гына алда син. Разия. Шул, шул. Нинди аңлы кеше син, әнием. Нурия. Аңлы булмассың монда сезнең белән. (Хат биреп.) Менә •алайса, тагын бер шатлык сиңа. Рази я. Әтидәнме әллә? Нурия. Әтиеңнән булмый, кемнән булсын тагын. Разия (укып). Ай, әти, әти! Нинди кызык итеп яза. Мин бик шат аның өчен. Әти үз юлын тапты. Әнвәр генә безнең... Нурия. Нәрсә, әллә тагын авырыймы? Разия. Юк, авырмый. Тик... Кызык тота ул хәзер үзен. Сөйләшми. Минем белән дә, Гөлсинә белән дә. Нурия. Сөйләшмәс шул. Гөлсинә белән сез аны әнә ни хәлгә калдырдыгыз ич. Гөлсинәне дә әйтер идем инде... Үзе яратып йөри, үзе комсомол собраниесендә чыгып тетеп сала. Разия. Яраткан өчен ул, әни. Нурия. Андый яратудан алла үзе сакласын. Шул собраниегез аркасында ич ул унбиш көн больницада ятты. Разия. Аның өчен түгел, эчеп авырганы өчен... Нури я. Гомер эчми торган егет ни өчен эчте соң? Разия. Йөрәге чуар булганга. Эгоист ул, капитализм калдыгы бар аның миендә. Нури я. Әй, сөйләмә әле шул сүзне эч пошырып. Каян килсен капитализм аңарга. Әтисе чеп-чи совет кешесе. Әнисе минем апам... Разия. Син бик сай карыйсың, әни, бу мәсьәләгә. Нурия. Сез бик тирән карыйсыз инде, бер дә харап! (Чыгып китә.) Разия (паузадан соң). Әни, Марат шалтыратмадымы? Нурия (арттан). Юк. Разия. Без аның белән кинога бармакчы идек. Нурия (кереп). Кинога?.. Үткән атнаны театрга бардыгыз, бүген ■кинога... Карап торам да мин сиңа, Разия... Башыңны әйләндерә бит ул <егет синең. Разия. Юк, әни, әйләндерми, акыллы егет ул.  
72 
 
Нурия. Егетнең аның акыллысы да барыбер егет. Баштан театрга, ди, кинога барыйк ди, аннан загска барыйк ди башлый. Разия. Анысы өчен борчылма, әнн, эш загска барып җитсә, анда әле күз күрер. Н у р и я. Ул вакытны шул күз бик күрми дә башлый, кызым. Разия. Кайгырма, әни, без аның белән эш турында, фабрика эшләре турында күбрәк сөйләшәбез. Нурия. Эш турында?! Театрдамы? Разия. Әйе. Звонок. Разня ишек ачарга чыга. Максудов керә. Максудов. Исәнмесез, Нурия апа? Нурия. Бик яхшы әле хәзергә. Әйдә, уз, Марат, утыр. Нигә инде аннан гына, менә бирегә, түргәрәк. Максудов. Рәхмәт, Нурия апа. 1Мин озакка түгел. Эш беләк генә мин. Нурия. Эш белән генә?.. Шулайдыр инде анысы... Эш белән генә- дер. Хәзер бит яшьләр фабрикада да, өйдә дә, хәтта театрда да эш турында гына сөйләшәләр. Максудов. Нигә, начармы әллә? Разия. Марат, әни үртәп кенә әйтә сиңа. Нурия. Нигә үртим ди... Үзең дә шулай дисең ич... Эш турында гына сөйләшеп утырабыз дисең. Разия. Әйе шул. Нурия. Ә мин әйтәм, ичмасам, театрга баргач булса да, әзрәк ял итегез, дим. Эш ул качмас, дим. Максудов. Анысы да дөрес, Нурия апа, һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Эшләгәндә эшләргә, ял иткәндә ял итә белергә кирәк. Нурия. Менә бу акыллы сүз... Ярый сез сөйләшә торыгыз, бала- Sap... А\ин хәзер... (Чыгарга бара.) Кызым! (Әкрен генә.) Сез бик ашыкмагыз!.. Мин хәзер пәрәмәч җылытам. Самоварны да тергезеп җи- бәрәм. Әле үземнең дә ашап-эчкәнем юк. Разия. Ярый, әни. бар. Без өченче сеанска барабыз, әле вакыт җитәрлек. Нурия. Алайса, бик яхшы (Чыга.) Разия (көлеп). Кызык хәлгә калдың син, Марат. Максудов. Нигә? Разия. Эш белән килдем дисең ич. Ә мин инде әнигә кинога барабыз дип әйтеп үк куйган идем. Максудов. Я? Ул нәрсә ди соң? Разия. Нәрсә дисен, барыгыз, ди. Акыллы ул минем әни. Тукта» кайсы кинога барабыз соң әле без? Нинди картина карыйбыз? Максудов. Бүген кинога бара алмыйбыз шул, Разия. Разия. Ничек инде бара алмыйбыз? Билетлар юкмы әллә? Максудов. Билетлар бар. Менә алар. Разия. Соң шулай булгач? Максудов. Партбюро, Хәкимов абый бик ашыгыч эш тапшырды. Иртәнгә кадәр әзер булсын, ди. Разия. Нинди эш соң ул? Максудов. Беләсең, безнең делегатлар совещаниегә китә» Москвага. Разия. Беләм. Максудов. Менә шул уңай белән Гөлсинә Яруллина хәрәкәте турында, аның комсомолецлар, яшьләр арасында ничек таралуы турында язып бир, ди. Цифрлар, фактлар сорый. Москвада чыгыш ясарга әзерләнә. Разия. Соң бу сиңа нибары ике сәгатьлек эш ич.  
73 
 
Максудов. Цифрлар турында гына булса, мин аны ике сәгатьтә эшләр дә идем, бәлки. Ә ул тулы материал сорый. Анализ, ди, кешеләр турында, ди. Хәкимов абый тирәннән куя мәсьәләне. Гөлсинә хәрәкәте бит безнең кешеләргә зур сынау булып чыкты. Бик күпләрне югары күтәрде, тагын да алгарак этәрде, ә кайбер кешеләрнең чирен ачты. Разия. Әти кебекләрнең, мәсәлән. Максудов. Әнвәр белән булган хәл үзе генә дә ни тора. Ә башка фактлар. Разия. Әйе, барысын җыйнап, төпле бер фикер әйтсәң, чыннан да зур мәсьәлә бу. Моңа озак вакыг кирәк. Максудов. Эш шунда да шул. Озак вакыт кирәк. Дөрес, болар- ның барысына да тирән итеп җавап биреп булмый. Анысын инде Хәкимов абый үзе эшләр. Ә шулай да материалны тулырак бирәсе иде. Өстән-өстән генә эшләп бирү ничектер килешми. Оят. Разия. Дөрес. Максудов. Үзем генә өлгерә алмам дип куркам. Шуңа күрә сиңа үтенеч белән килдем, Разия. Разия. Нинди үтенеч? Максудов. Ярдәм ит миңа. Син бит бюро члены безнең Эшлик икәүләп шуны. Разия. Икәүләп? Максудов. Әйе. Фактларга анализ ясарга оста син, язарга да... Разия. Бу сүзләрең артык, Марат, кирәкми! Туры гына әйт; ярдәм ит диген. Мин сиңа ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Максудов. Менә рәхмәт, Разия. Мин синнән шундый җавап алырмын дип килдем дә. Алай булса, киттек. Разия. Кая? Максудов. Фабрикага. Бөтен материаллар анда бит. Бүген бер- ике сәгать эшләсәк, калганын иртәгә үзем дә эшләп бетерәм. Разия. Тукта инде алайса, сабыр! Ашап-эчмичә китмибез. Максудов. Юк, мин юк. Син аша, мин көтәм сине. Звонок. Разия ачарга бара. Әкрен генә Әнвәр керә. Ул бик ябыккан. Өстендә, җиңел пальто. Р а з и я. Әйдә, Әнвәр, уз. Безгә инде синең ике айга якын килгәнең юк. Әнвәр. Әйе, ике ай... (Максудовны күреп.) Марат? Максудов. Исәнме, Әнвәр! Әнвәр. Исәнме, Марат! (Күрешәләр.) Мин сезнең сүзегезне бүлдем, ахры. Максудов. Юк, юк... Без инде сөйләшеп бетергән идек. Әнвәр. Ай-Һай, белмим. Серләр килешсә, сүз тиз генә бетми ул. Максудов. Ә безнең серебез килешсә дә, сүзебез бетте. Әнвәр. Алай булса ярый. Туганым апа өйдә юкмы әллә, Разия? Разия. Өйдә, син аның янына гына дип килдеңме? Чакырыйммы? Әнвәр. Юк, нигә аңың янына гына. Мин синең яныңа да килдем. Фабрикада сөйләшмисең хәзер минем белән, бәлки өйдә сөйләшерсең. Разия. Нигә шулай сөйлисең инде, Әнвәр? Әнвәр. Дөрес түгелме әллә? Разия. Түгел. Син үзең сөйләшмисең. Минем белән дә, Гөлсинә белән дә. Ачу саклап йөрисең безгә. Әнвәр. Монысы инде бөтенләй дөрес түгел. Разия. Алай булгач, безнең лабораториягә нигә кереп тә карамыйсын хәзер? Мин синең яныңа баргач, сөйләшмичә борылып киттең. Гөлсинә белән очрашудан качасың. Әнвәр. Ул үзе кача, сөйләшми. Син дә шулай, Разия, шулай... Сизәм мин. 
74 
 
Разия. Нәрсә сизәсең? Әнвәр. Барын да. Әйтерсең, мин чит бер кеше хәзер. Беләм, гаебем зур минем. Гөлсинә алдында да, синең алдыңда да, комсомол һә« партия алдында да... Зур ялгышлык эшләдем. Җитмәсә, җыелыштан соң шундый хәлгә бардым, һәм унбиш көн... Мин хәзер күп нәрсәне аңладым. Гөлсинә башлаган хәрәкәтнең дә серенә төшендем. Безнек эшебездәге сыйфатка гына түгел, йөрәгебез сыйфатына да сынау булып чыкты ул. (Разия белән Максудов бер-беренә карашалар.) Әйе, бу шулай... Хәзер мин яхшырак эшләргә тырышам. Максудов. Анысын күрәбез, Әнвәр... Һәм бик яхшы бу... ЛӘКИЕ менә Гөлсинә белән Разияга үпкәләп йөрүең аңлашылмый. Әнвәр. Юк андый хәл, Марат, зинһар миңа тагын бер гаеп такма! Минем берәүгә дә, бер үпкәм дә юк хәзер. Разия да, Гөлсинә дә, син ДЭ авыру вакытымда килеп хәлемне белдегез. Рәхмәт моның өчен... Ә менә терелеп эшкә чыккач... Максудов. Гөлсинә белән сөйләшкәнең бармы? Әнвәр. Ничек инде мин Гөлсинә янына барып сүз башлый алыйм?.. Разия. Горурлыгың рөхсәт итми, шулаймы? Әнвәр. Юк, горурлык түгел... Максудов. Ә нәрсә соң?.. Нурия (кереп). У!.. Әнвәр килгән икән ич. Исәнме, Әнвәр, терелдеңме? Әнвәр. Рәхмәт, туганым апа, хәзер ярыйсы инде. Нурия. Больницадан чыкканыңа атнадан артык, безгә килеп караганың юк. Әнвәр. Менә килдем бит. Нури я. Күптән килергә кирәк иде... Әллә син дә кинога барырга уйлыйсыңмы? Әнвәр. Юк. Әллә сез кинога җыенасызмы? Нурия. Менә Разия белән Марат бара. Разия. Юк, әни, бармыйбыз. Нурия. Бармыйсыз? Ни өчен тагын? Разия. Эшебез бар. Нурия. Ни бетмәгән эш соң инде ул? Разия. Ашыгыч эш, әни. Бүген эшләп бетерергә кирәк. Әнвәр. Ах, әле мин сезне эштән бүлдеммени? Разия. Юк, бүлмәдең... Без хәзер фабрикага китәбез. Нурия. Ашамыйча дамы әллә? Разия. Юк, әни. пәрәмәчләрне ашамыйча китмибез. Әнвәр дә мактап йөри икән безне. Әйдә, әни, әзерлик тизрәк! (Килеп култыклый.) Нурия. Чү! Чү! Кызым, шашма! Телефон шалтырый. Раз и я (трубканы алып). Тыңлыйм. Әйе. Синме бу, Гөлсинә? Ишетмимме соң. Ишеттем. Ничек? Берсекөнгә? Шулай ук тизмени? Ярый, сөйләшербез... Ә?.. Бар, бик күп йомышым бар. Әтигә хат җибәрәбез, күчтәнәч... Шулай бит, әни? Ә?.. Озатырга? Бармыйммы соң? Барам, барам. Марат та барам ди әнә. Максудов. Барам, әлбәттә. Разия. Әнвәр дә. Әнвәр. Разия!.. Разия. Әйе... Биредә... (Әнвәргә карый.) Нәрсә?.. Беләм. Әйтермен, әйтермен!.. Хуш!.. Трубка’вы элә. Бар ла Разинның кемгә, нәрсә әйтергә теләгәне белән кызыксынып аңа карыйлар. 
Пәрдә  
75 
 
ҖИДЕНЧЕ КАРТИНА Гөлсинәләр өе. Сәхнәдә Фәрхия, Тәнзилә, Ләбибә. Алар Гөлсинәгә юл кирәк-яраклары әзерлиләр. Тәнзилә. Күрдеңме, Фәрхия апа, кая китте Гөлсинәнең эшләре. Делегат булып Москвага бару үзе генә дә пи тора. Фәрхия. Әйтмә дә инде, кызым... Әти-әнисе исән булса, ни сөенерләр иде хәзер. (Күз яшьләрен сөртеп куя. Бер төргәк биреп.) Мә, шунда урнаштыр әле, кызым. Тәнзилә. Бир, әбкәй. Фәрхия. Монысын да сал. Тәнзилә. У!.. Күп була, әбкәй. Анда бер генә суткалык юл ла... Фәрхия. Булса да, ашар әле, ашар. Әбкәсе пешергән нигъмәт. Хәзер тагын бирәм әле. (Бүлмәгә кереп китә.) Тәнзилә. Әйбәт тә карчык инде, Гөлсинәм, дип өзелеп тора. Ләбибә (кулындагы китапны бер читкә куеп). Әнвәрне күрдеңме, Тәнзилә? Тәнзилә. Күрдем. Эшкә шундый бирелгән ул хәзер... Ләбибә. Сменасында Гөлсинә методын үткәрергә тырыша, минемчә. Тәнзилә. Бик акыллы эшли. Тик нигәдер һаман Гөлсинә белән таплаша алмый. Ләбибә. Гарьләнә. Янәсе инде... Фәрхия (кереп). Менә, кызым, монысын да урнаштыр. Тәнзилә. Бир, әбкәй. Фәрхия. Нишләп озаклады соң әле бу Гөлсинә? Тәнзилә. Хәзер кайтып җитәр ул, кайтып җитәр. Ф ә р х и я. Соңга калмаса нде дим. Тәнзилә. Юк, юк, кайгырма аның өчен, әбкәй. Фәрхия чыга. Сизәм, ярата ул Гөлсинәне, Ләбибә. Белмим. Теге вакытта ниләр генә әйтмәде бит Гөлсинә жыелышта аңа. Әнвәр, бичара, башын иеп тик утырды. Тәнзилә. Каты әйтте. Ләкин дөрес әйтте. Әнвәр яхшы аңлаган булса, Гөлсинәне тагын да ныграк яратырга тиеш. Ләбибә. Тиешен тиеш, бәлки, ул ярата да торгандыр, ләкин Гөлсинә яратырмы хәзер аны? Фәрхия керә. Гөлсинәнең чемоданын ала. Анда киемнәр тутыра. Тәнзилә (сүзне икенчегә борып). Медпунктта Зарифны күрдем. Нәрсә булган аңа? Ләбибә. Белмим. Тәнзилә. Кая, Фәрхия әбкәй, үзем булышыйм. (Чемоданны урындыкка алып куя.) Фәрхия. Рәхмәт, балам. (Чемоданны алып чыга.) Әгъзам керә. Кулында гармонь. Әгъзам. Сәлам кызларга! Күктәге йолдызларга! Тәнзилә, йолдызын, йолдыз, ә чәчәкләрең кая? Әгъзам. Чәчәкне Нәсимә алып килә. Ә минем бүләк менә. (Гар- моньда «Гөлсинә» көен уйнап куя.) Тәнзилә. Ә... Беләм, беләм. Әгъзам. Кызлар, килегез әле. Тәнзилә \ _ Ләбибә I Нәрсә бар? Әгъзам. Яна хәбәр әйтәм.  
76 
 
Тәнзилә. Синең яңа хәбәрең һәркайчан былтыргы була. Әгъзам. Ә монысы яңа гына түгел, өр-яңа. Әнвәр сменасын макта!, газетага язганнар. Менә... Тәнзил ә. Бик иске хәбәр. Әгъзам. Ничек иске? Өр-яңа газета ич бу. Килегез әле, утырыгыз, укыйм. Нәсимә керә. Әгъзам, кызлар ядыннан китеп, тәрәзә янына бара. Нәсимә. Нәрсә күрдең анда? Әгъзам. Идел, Иделне карыйм, былбылым. Нәсимә. Иделне? Биредән, биш чакрымнан торыпмы? Әгъзам. Бүген биш, иртәгә ул бирегә, безнең Яна бистәгә үл киләчәк. Беләсеңме шуны. Идел диңгезенең дулкыннар шавы безнен фабрикага ишетелеп торачак. Менә монда, безнең Яңа бистә янында, зур порт, корабльләр, күрәсеңме әнә... Нәсимә. Күрмим. Әгъзам. Син алай маңгай күзең белән генә түгел, күңел күзен, белән дә күрергә өйрән, карчыгым. Тыңла әле менә... Идел, Идел, гүзәл Идел, Тирән дә син, киң дә син, Көчле дә син, серле дә син Дөньяда юк сиңа тиң. Кызлар. Я, я? Әгъзам. Идел, Идел, гүзәл Идел, Тирән дә син, киң дә син, Ямь дә китер, нур да китер, Диңгез булып безгә син. Бу теләк кенә түгел, кызлар. Чынбарлык бу! Коммунизм! Тиздән Волгг диңгезе корабльләренә утырып, Кара диңгезгә барачакбыз. Ялтага, яд итәргә! Разия керә. Кулында чәчәкләр һәм төргәк. Раз ия. Гөлсинә кайтмадымыни, кызлар? Кызлар. Юк әле. Разия. Уф, шундый ашыктым... Әнвәр килмәдеме? Тәнзилә. Юк, әллә киләм дигән идеме? Разия. Әйтмәгән иде дә... Ләбибә. Нигә килсен соң ул. Хәзер алар бер-берсе белән сөйләшмиләр дә ич. Әгъзам. Барыбер килергә тиеш. Сөйләшмәсәләр, бер-берсенә карашып кына торырлар. Нәсимә. Мондый эштә шаярып сөйләшмиләр, Әгъзам, белдеңме шуны? Әгъзам. Белдем, карчыгым, белдем, бегте. Синең алда моннан соң шаярып сөйләмәм. (Гармоней алып.) Кызлар! Килегез әле. Өйрәнеп життегезме икән. (Аккорд ала.) Сүзләрен хәзергә авыз эченнән генә җырлый барыгыз. («Гөлсинә» көен уйный. Кызлар аңа кушылып авыз эченнән җырлыйлар. Гөлсинә кайтып керә.) Кызлар! Тсс!.. (Бар да жыр- лаудан туктыйлар.) Кызлар. Гөлсинә! (Каршысыиа киләләр.) Гөлсинә. Килүегез өчен рәхмәт, кызлар. (Үзе артыннан кергән Фәрхиягә.) Әбкәй, әйберләр әзерме? Фәрхия. Әзер балам, бар да әзер. Гөлсинә. Рәхмәт, әбкәй Хәзер машина килә.  
77 
 
Тәнзилә. Шулай ук тизме? Поезд китәргә бит әле сәгать ярым вакыт бар. Гөлсинә. Сәгать ярым түгел, бер сәгать. Разия кил әле... Бер як читтә үзара сөйләшәләр. Әгъзам. Нәрсә серләшәсез, кызлар? Безгә дә әйтегез. Нәсимә. Кызлар серенә катнашма син, Әгъзам, кирәкми ул сиңа, белдеңме? Әгъзам. Белдем, карчыгым, белдем, бетте!.. (Читкә.) Уф-ф!.. Разия. Менә, Гөлсинә, хат белән шушы күчтәнәчне әтигә тапшырырсың, ярыймы? Гөлсинә. Тапшырырмын. Разия. Күп итеп сәлам әйт. Тәнзилә. »1 „ Ләбибә. | Бездән дә- Гөлсинә. Әйтермен, кызлар. Әгъзам. Әгәр совещаниедә сөйләргә туры килсә, әйт син анда, ■безнен комбинат мехчылары яхшы сыйфатлы мех бирү өчен көчләрен кызганмыйлар, диген. Минем исемне телгә алмасаң да була, ләкин минем Нәсимәмнең эше турында... ' Нәсимә. Әгъзам!.. (Чеметә.) Гөлсинә (көлеп). Әйтермен, Әгъзам. Әнвәр керә. Бар да. Әнвәр?!. Әнвәр. Исәнмесез, иптәшләр! Кызлар. Исәнме, Әнвәр! Әгъзам. Менә, әйттем бит, Әнвәр килмичә калмый ул, дидем. Чөнки, дидем мин... Н ә с и м ә. Ничек дидең? Әгъзам. Бетте, сандугачым, артык ләм-мим. Әнвәр (Гөлсинә янына килеп). Шат мин синен өчен, Гөлсинә. Чын күңелемнән шат. Котлыйм. (Кулын суза.) Гөлсинә (кул биреп). Рәхмәт, Әнвәр. Әнвәр. Бәхетле син, Гөлсинә... Гөлсинә. Әйе. Москвага бару, Кремльне, Сталин яшәгән җирне күрү, үзе генә дә зур бәхет ул. Әнвәр. Дөрес. Соңгы вакытта мин бик күп уйладым. Барысы турында да. Эш турында, иптәшләр турында, үземнең юләрлегем турында, һәм, тирән итеп, бер нәрсәне аңладым. Аңладым гына түгел, бетеп йөрәгем, бөтен барлыгым белән хис иттем. Гөлсинә. Я? Әнвәр. Намус белән эшләү бөтен нәрсәнең нигезе икән ул. Безнең бәхетебезнең дә, тормышыбызның да һәм... Гөлсинә. Мәхәббәтебезнең дә. Кызлар. Дөрес, Гөлсинә. М а к с у д о в керә. Кызлар. Марат! Максудов. Сәлам иптәшләр!.. Хат алдым, хат! Әгъзам. Нинди хат? Кайдан? Максудов. Москвадан, бишенче фабрикадан. Комсомолецлар яза. Гөлсинә. Комсомолецлар? Я, я, ни язалар? Максудов. Безне соңгы уңышларыбыз белән котлыйлар. Җибәргән мехларыбыз өчен рәхмәт укыйлар. Гөлсинәгә аеруча, менә. Әгъзам. Кая әле?  
78 
 
Максудов. Тукта. Әгъзам, комачаулама, үзем укыйм. Аннан сон тагын менә нәрсә язалар: кичә фабрикабызга сезнең элекке производство мөдире Сәрвәрев иптәш килгән иде. Бик озак сөйләшеп утырдык. Ул безгә Гөлсинә Яруллинаның эше турында һәм үзенең ялгышлары турында сөйләде. Әгъзам. Вот молодец ичмасам! Максудов. Безнең хат язарга җыенганыбызны ишеткәч, ул сезгә күп итеп сәлам әйтергә кушты. Гөлсинәгә дә, Тәнзиләгә дә, барыгызга да... Тәнзилә. Кая әле, кая? Максудов. /Менә ич инде. (Кесәсеннән икенче конверт алып.) Ә монысы менә аларга җавап хаты. Барыбыз исеменнән дә. Мә, Гөлсинә, үз кулың белән тапшыр. (Бирә.) Г өлсинә. Тапшырырмын. Фәрхия керә. Фәрхия. Кызым, әйдә әле, юлга дигән әйберләреңне барлап чык әле үзең. Г ө л с и н ә. Хәзер, әбкәй. Фәрхия (Әнвәрне күреп). Әнвәр?! Исәнме, улым Әнвәр. Терелдеңме? Әнвәр. Терелдем, Фәрхия апа, рәхмәт. Фәрхия. Син килмәгәч, күңелем китек булып торадыр иде, хәзер түгәрәкләнде инде. Килүең өчен рәхмәт, улым, рәхмәт. (Аркасыннан сөя.) Сагынып беттем үзеңне. Әнвәр. Үзем дә сагындым сине, Фәрхия апа. Фәрхия бүлмәгә кереп китә. Гөлсинә аның артыннан бара. Әнвәр (Гөлсинәне туктатып). Бер генә минутка мөмкинме, Гөлсинә? Гөлсинә. Нәрсә, Әнвәр? Әнвәр. Әйт, тынычландыр мине, без тагын да элеккечә дуслар була алабызмы? Гөлсинә. Әнвәр, хәзергә сөйләшмик ул турыда. Бүлмәгә кереп китә. I Әгъзам. Кызлар, егетләр! Әзерләнегез! (Гөлсинә көен уйный, һәм жырлый да башлый. Башкалар аңа кушыла.) 
Җырлый, җырлый эшкә бара Гөлсинә, Гөлсинә, Гөлсинәнең ай-һай дәртле йөрәге, йөрәге, Бигрәк яхшы эшли безнең Гөлсинә, Гөлсинә, Гөлсинәнең бөек чөнки теләге, теләге. Ай-ли Гөлсинә, Кемне икән ул сөя, Кем өчен икән ул шулай Бер шатлана, бер көя. Машинада мех эшкәртә Гөлсинә, Гөлсинә, Яшен кебек ут уйната куллары, куллары, Нигә шундый дисеңме син, Гөлсинә, Гөлсинә, Ул кызларның, йолдызларның уңганы, уңганы. Ай-ли Гөлсинә, Бер елмая, бер көлә, Көлгән чакта Гөлсинәнең Йөзеннән нур бөркелә. Г ө л с и и ә керә.  
79 
 
Кайда туып кайда үскән Гөлсинә, Гөлсинә, Гөлсинә ул үскән Яңа бистәдә, бистәдә. Яка бистә чын, чын яңа, күрсәнә, күрсәнә, Анда үсә яңа кеше дисәнә, дисәнә. Ай-ли Гөлсинә, Бездән теләк шул сиңа, Рәхәт яшә, озак яшә, Бистә кызы Гөлсинә. Гөлсинә (Әгъзамны туктатып). Нәрсә инде бу, Әгъзам? Ни дигән сүз инде бу, кызлар? Ни өчен Гөлсинә? Ни өчен барыбыз турында да түгел? Әгъзам. Барыбыз турында да була. (Уйный.) Әйбәт безнең мехчылар, Бар да уңган эшчеләр. Алтын икән куллары ла, Ут икән йөрәкләре. Бөтен җирдә мактаулылар, Кызлары, егетләре. Бакчадагы гөлчәчәген тибрәндереп җил исә, Гөлләр кебек гөрли-гөрли безнең кешеләр үсә. Әйбәт безнең мехчылар, Бар да уңган эшчеләр. Алтын икән куллары ла, Ут икән йөрәкләре. Бөтен җирдә мактаулылар, Кызлары, егетләре. Тышта машина килеп тукталган тавыш ишетелә. Максудов. Иптәшләр! Машина килде. Җыр дәвам итә. 
Пәрдә