Логотип Казан Утлары
Публицистика

НЕФТЬЧЕЛӘР ЯНЫНДА


 Мин нефтьчеләр янына барам. Кояшлы матур көн. Болын чәчәкләреннән хуш ис бөркелә. Җиңел машина такыр юлдан алга чаба, гөрләп үскән арыш, бодай кырларын, куаклы әрәмәне узып, ул нефть вышкалары тезелгән тау битенә табан борылды. Шунда мин, соңгы •ехника буенча матур итеп корылган тимер вышкаларны күргәч, иске замандагы агачтан шыксыз итеп ясалган әмәлләрне искә төшердем. «Ничаклы аерма, нинди зур үзгәреш»,— дип иске тормышның начар күренешләрен, түбән техникасын күз алдыма китердем... 1912 ел... Апрель аеның каты җиле Каспий диңгезендә дулкыннар күтәрде. Киртләчкиртләч булып, бер-берсен куган ул дулкыннар, зур омтылыш белән ярга бәрелгәч, көчсезләнеп төрле якка сибелгәндә, вакланган, чәчрәп киткән су бөрчекләре ашкынып кире диңгезгә кайталар, ләкин көчле җил аларны яңадан ярга таба куып китерә, дулкын көчәя, Каспийда хәрәкәт артканнан-арта бара. Диңгез шаулый, җил үкерә, пароходлар тирбәлә, көймәләр чайкала... Шундый көннәрнең берсендә мин, смена алмаштыру өчен, Баку шәһәренә якын булган «Сурахана» нефть поомыслосына килеп кердем. Эшчеләр кызып-кызып нәрсә турындадыр сөйләшәләр, бер-берсенә зур бер эш хакында киңәш иткәнсыман тоела, халыкның йөзендә җитдилек һәм ачу барлыгы сизелә. Ләкин аларның йөрәк сере миңа билгесез. Нәрсә булган? Ни өчен шундый ыгы-зыгы? Машиналар янында унике сәгать эшләп арыган, йончыган, чандыр гәүдәле, ак чырайлы машинист Алексей Иванович Назаров белән күрешкәндә, ул: — Двигатель ходта, бар нәрсә үз урынында,, минем сменамда бертөрле үзгәреш тә булмады, тик эшчеләр ни өчендер тавышланалар, шул гына сизелә, — дип, сменасын миңа тапшырды да, саубуллашып ишеккә табан борылды. Мин пар машинасы янына килдем. Туктаусыз ютәлләгән авыру картсыман иске машинаның пар үткәргеч золотнигы ках-ках итеп көчсез генә хәрәкәтләнә. Аның шкивына тагылган каеш скважина цехындагы трансмиссия валына таба сузылган, тирән чокырлар казу, нефть чыгару өчен куелган калын көянтәле сиртмәләр, агач станоклар,, бүрәнәдән ясалган тупас каркаслар селкенәләр. Анда көп-төн кабатлана торган авыр эштән йончыган, ачлыктан интеккән эшчеләр газаплана. Ә нефть хуҗалары — капиталистлар ярлыларның йөрәк канын сыгып, күкрәк көчләрен суырып байлык җыялар. Бу хәл кешеләрнең ачуларын кабарта; калын- калын трубаларны мең бәла белән скважина эченә төшергәндә, яисә сүтеп алгандң, көч җитмәслек авыр эшкә дучар ителгән эшчеләрнең йөрәкләре хуҗаларга карата нәфрәт белән ташый. Мин эшчеләр белән байлар арасындагы аерманы уйлый-уйлый, двигатель өстендәге регуляторны тигезләргә тырышканда, ишектән озын буйлы, чемкара кашлы, үткен күзле, мыекларын ике якка табан бөтереп куйган кызгылт йөзле, озынча нечкә
94 
 
борынлы карт мастер Дадаш Али оглы ашыгып килеп керде һәм керү шәплегенә: — Машинаны туктат! — дип кычкырып җибәрде. — Ы ик? — Хәзер үк, җиде тапкыр тревога сигналы бир, гудок эшчеләрнең стачка башлауларын сиздерерлек көчле булсын, ә үзең эшчеләр мәйданына чап, туктат, тизрәк туктат машинаңны! Мин аптырап калдым, һәрвакыт: «Машинаңны кызурак әйләндер!» — дип боерык биргән бу мастерның, агрегатны туктатырга кушуы миңа ничектер сәер булып тоелды, хезмәттә буйсына торган өлкән кешенең сүзе бер булыр, аңа каршы килеп булмый, ул кушканча гудок биреп, пар машинасын туктатырга ашыктым. Электр утлары сүнде, насослар туктады,, машиналар бүлмәсендә кабер эчендәге кебек караңгылык, күңелсез тынлык урнашты. Мин эшчеләр җыелган мәйданга чыгарга ашыктым. Мине йөзләгән эшчеләрнең ачулы шаушуы каршы алды, һәркем җилкәсенә йөк булып төшкән чиктән тыш газаплы хезмәтне йотучы капиталистларга карата ризасызлык сүзләрен әйтергә тели, һәркем үз таләбен сөйләргә ашыга: — Безгә сигез сәгать эш көне бирелсен! — Демократик республика булсын! — Эшчеләргә хаксыз штрафлар бетерелсен!—дип кычкырган авазлар нефть вышкалары арасыннан Каспий буйларына җәелә. Буш нефть мичкәсенә баскан ораторның: — Без үз нефтебезне үзебез чыгарабыз, Америка байлары Бакудан китсеннәр! — дигән сүзләрен дөресләп, күп санлы эшчеләр төркеме ура кычкыра. Тирәяктагы башка нефть промыслоларының гудоклары да көчле тревога биреп үкерә башладылар. Урамнарда,, мәйдан тирәләрендә эшчеләрнең саны артканнан-арта бара. Оратор речен дәвам итә: — Ни өчен Себердәге алтын приискасында эшләүчеләрне аталар, ни өчен Петербургта безнең җитәкчеләрне кулга алалар, ни өчен безнең хезмәт хакын кысалар?!. — Җитәр, авырлыкка күп түздек безнең теләкләрне үтәсеннәр!.. Кайберәүләр капкаларга, урам чатларына, коймаларга эшчеләрне капиталистларның изү-җәберләүләрен күрсәтүче кулдан ясалган плакатлар, лозунглар, прокламацияләр ябыштыралар. Буровой, скважиналардан насос белән 
нефть суыртулар тукталу сәбәпле нефть фонтаны һавага күтәрелде. 1\ырык-илле метр югары менгән куе төтен кебек нефть дулкынының тузанланып таралган зәңгәр өермәсенә ут кабынды. Бу ялкын стачканың символы булып күренде. Тәүлекләр буенча тузгып янган нефть фонтаны үзенең яктылыгын еракларгаеракларга чагылдырганда. Баку тирәсендә булган «Балахана^ һәм башка промыслоларда яна гудок тавышлары яңгырады, андагы эшчеләр дә кузгалдылар- Эшчеләр хәрәкәте көчәеп, зураеп китте. Бу кинәт кузгалган һәм күп эшчеләрне үз эченә алган хәрәкәт большевиклар партиясе җитәкчелеге астында политик демонстрациягә әйләнеп китте. Эшчеләр кузгалышы кан эчендә бастырылды. Патша жандармнары, юнкерлары эшчеләр өстенә ут ачтылар, стачкага катнашкан эшчеләрне кулга алып, аяк-кулларына богаулар салдылар,, себергә озаттылар, төрмәләргә яптылар, бик күпләрне эш урыннарыннан чыгардылар. Шуңа карамастан, пролетариат йомшарып калмады, буржуазиягә буйсынмады, оешкан рәвештә үз хакын яклап,, кискен көрәшне дәвам иттерде... Айлар уздылар, күк йөзендә болытлар үзгәрде, язның каты җилләре басылып, кояш та үзенең якты нурын мул сибә башлады. Каспий диңгезендә дулкыннар да йомшарды. Урыннарыннан чыгарылган бик күп нефтьчеләр, өч айлап эшсез йөргәннән соң, эш табу нияте белән, Россиянең башка шәһәрләренә таралдылар. Бер төркем квалификацияле нефтьчеләр яңа нефть промыслосында эшләү өчен ялландылар. Шулар арасында яшь машинист Назаров, карт мастер Дадаш Алв оглы һәм мин, пароходның дүртенче классында урын алып, Идел буен
95 
 
ча Самара шәһәренә табан юл тоттык. Җәйнең матур чаклары иде. Чәчәкле болыннар, биек-биек таулар, озын булып үскән агачлар: «Әйдәгез, рәхим итегез! Россиянең жире киң, берләшегез, хакыгызиы табарсыз!» — дигәнсыман каршыга киләләр һәм моису гына озатып калалар кебек тоела иде. Иделнең вак дулкыннары чайкала, пароход артында, үзләренә җим эзләүче кыргый акчарлаклар бер югары, бер түбән очып, Бакуда чакта безне күзәткән шымчыларны искә төшерәләр, тормыш авырлыгын аң- латаларсыман иде; шуларны уйлый- уйлый мин карт мастер Дадаш Али оглы янына барып утырдым һәм аңардан газаплы көннәрнең авырлыгын, үзебезнең бәхетсез булуның сәбәпләрен сорадым. — Әй, энем, энем! Син бик яшь шул, дөньяны бик аз беләсең, нефть бит ул хуҗасына миллионнар китерә, нефтьне утынга яки башка ягулыкка чагыштырып карасаң, аерма җир белән күк арасы кебек, өч йот җир күмере яки җиде пот утын урынына бер пот нефть яксаң, аның кызулыгы күбрәк була, аннан соң нефтьтән бензин, керосин, парафин, лигроин, вазелин табыла, бик күп төрле дарулар чыга. Болар бар да безнең хезмәт аша байлар куенына керә бит. Син үзең машинист кеше, кайбер двигательләргә нефтьтән башка ягулык ярамаганны бик яхшы беләсең, — дип кисәтте карт мастер. Бу сүзләрне тыңлап торган машинист Назаров та сүзгә кушылды: — Байлар безнең көчне суыралар, йөрәк маебызны имәләр, ә без ачлыктан интегәбез, — дигән сүзләр белән карт мастерның әйткәннәрен раслады. ‘Шундый, тормыш өчен кирәкле нәрсәләр турында сөйләшә-сөйләшә Самара пристанена килеп җиткәч, вербовщик безнең барыбызга да яр башына чыгарга кушты: — Хәзер поезд белән Бугуруслан шәһәре аркылы Камышлы авылына барабыз, — диде, һәм юл расходларына дип, егерме җиде кешегә өчәр сум акча өләште. Бу акча зур бул- маса да, юл буена ярым ач килгән эшчеләргә яхшы ук ял булып китте. Вербовщик Ивановны без мактап алдык. Үзе дә: — Минем кул астында яхшы эшләсәгез; ким-хур булмассыз, — дип мактанып куйды, салынып торган зур мыекларын сыпырып. 1912 иче елның салкын көзе. Без Камышлы авылында эшлибез. Анда Баку 
байларыннан нефть эзләүче йөзбашевның промыслосы корыла башлаган иде инде. Бу яңа промыс- лога килгәч, күңел бераз тынычланып китсә дә, тормыш бәхете күренми иде әле. Безнең турыда берәр сүз ишетсәләр, эштән куулары яки хезмәт хакын киметүләре, штраф салулары мөмкин... Шундый тынгысыз шартларда Назаров белән мин машинист булып эшли башладык. Дадаш Али оглы бораулау участогында ярдәмче мастер булып эшкә кереште. Баку байлары Камышлы халкын алдап, киләчәктә зур байлыклар вәгъдә итеп, җирләрен тартып алдылар, тирә-якта булган бик күп ярлыларның җан тирләрен сыгып чыгара башладылар. Алар авыл янындагы егерме гектардан артык бакча җирләренә дә хуҗа булдылар- Йөзләрчә батрак, ярлыларны көнгә 12—14 сәгать эшләтеп, җелекләрен суыралар иде. Надан һәм ярлы Камышлы халкы, хокуксыз батрак, фәкыйрь эшчегә әверелде. Бораулау участогында сиртмәле бораулау станокларының гөжләүләре икеөч чакрымга ишетелеп тора. Станоклар тирәсендә авыр хезмәт процессы бара, андагы тимер трубаларны бер-берсенә ялгау эшендә җанга авыр тәэсир итә торган чүкеч, клепка тавышлары эшчеләрне чукрак ясый, сәламәтлекләрен югалта. 50 метр биеклектәге агач вышкалар өстендә зырылдап әйләнгән калын шкив, вал хәрәкәтләре, аңа тагылган корыч аркан выжлаулары кешенең нервысын какшата. Примитив машиналар шаулавы, вербовщикның кыргый тавышы, управляющийның һаман саен сукранып йөрүе эшчеләргә тынычлык бирми. Ә шул авыр шартлар эчендә хезмәт итеп, сәламәтлекләрен югалткан 
96 
 
эшчеләрне бик кечкенә гаеп өчен дә эшләреннән куалар, ләкин аларга бертөрле дә экономик ярдәм күрсәтелми. Начар приборлар, уңышсыз кораллар белән эшләү сәбәпле, еш кына шартлаулар, коралларның сынулары була, шуның нәтиҗәсендә эшчеләр арасында бәхетсезлек булып тора, эшчеләр гарипләнәләр, вакытсыз кабергә керәләр иде. Кадерле яшьлегебезнең кыйммәтле минутларын әнә шушы авыр яшәү шартлары йотты; уку, белем алу, культуралы ял итү юк, ә эшләп алган хезмәт хакы тормыш, көнкүреш •-аләпләре өчен җитәрлек түгел иде. Ә күп балалы эшчеләрнең семьялары бөтенләй ач, кыш көннәрендә бер кат иске, ертык киемнәрдән йөриләр; бәйрәм көннәрендә дә тәмле аш күрмиләр. «Бүген ничек булса да узды, ә иртәгә ничек торырга» дигән уй белән, зәһәрле тормыш ачысын татыйлар... Бер көнне шулай Дадаш Али оглы. машина бүлмәсенә кереп: — Баку’да тормыш начар иде, ә монда тагын да авыррак, безнең ярлы кавказлылар: «Тауда киек, диңгездә балык күп булса да, алар безгә түгел», диләр. Дөрес, табигать безгә яхшы карарга тырыша, кояш һәркемне тигез җылыта, ләкин тормыш матурлыгын безгә бирмиләр. Мин кырык ел хезмәт итеп байлардан рәхмәт алганым юк... Карт мастер авыр сулап, кулын алга сузып: — Бер көн килер, ләкин кайчан күрербез без аны, — диде. Шул чак кичке сменага килгән ма- ишнист Назаров: —- Без үзебез начар, оешырга кирәк безгә... оешырга!.. — дип, уйчан акыллы күзләрен двигательнең кызу әйләнгән тәгәрмәченә текәп торды.— Бу машинаны кем ясаган, шундый кызу хәрәкәтне кем тудырган?.. Ә ул кемгә файда китерә? Без аның үги баласы кебек кимсетелүгә кем гаепле? — Иркен, яхшы тормыш үзлегеннән генә килми, аны яулап, көрәшеп алырга кирәк, -дип өстәде ул күтәренке тавыш белән. Мондый фикерләрне йөртүче эшчеләр күбәйгәннән-күбәя барды. Назаров һәм башка аңлы эшчеләр авылдагы ярлыбатраклар, эшчеләр арасында тирән серле әңгәмәләр уздыра башладылар, аларга хакыйкатьне аңлаттылар, һәм шуларның нәтиҗәсе буларак, берничә тапкыр эш 
ташлаулар, стачкалар булды, хуҗаларга яңа сораулар куелды. Шул Камышлы авылының Оренбургтан укып кайткан Мирза Давыдов, Заһит Юсупов кебек яшь интеллигентлары катнашы белән, Назаров җитәкчелегендә берничә тапкыр яшерен җыелышлар да булып алды. Назаров эшчеләр арасында политик яктан чыныккан яшь кадрлар үстерү эшенә кереште. Аның хезмәте бушка китмәде. Ул эшчеләр арасында гына түгел, ярлы крестьяннар арасында да авторитетлы кеше булып танылды. Аңа һәркем киңәшкә килә иде. Камышлы промыслосында иске әмәлләр, начар станоклар, примитив кораллар, уңышсыз улаклар, бораусыз гади нефть суыргычлар белән нефть казу уңышлы булып чыкмады. Дүрт ел эшләү чорында бары тик 312 метр гына тирәнлектә артезиан кое казылып, нефть ятымына, файдалы грунтка җитәргә мөмкин булмады. Бакудагы Тагеев- лар промыслосында, бер елга 240 метр чамасы тирәнлектә казыйлар иде, ә Камышлыда тәүлеккә бары тик 20—25 сантиметр гына казыла. Беренче империалистик сугыш елларында Бакудан корал китерү читенләште; шуңа күрә, 1916 ичы елның көзендә бу нефть эшләү эше бөтенләй туктатылды. Әгәр дә ул про- мыслода казуны туктатмаган булсалар, уналты ел буена бораулап кына 1 400 метр тирәнлектәге нефть катлавына барын җитү мөмкин булыр иде. Патша Россиясендә капиталистик хуҗалар әнә шундый сүрән темп белән нефть эшләделәр. Ә аның авырлыгы эшчеләр җилкәсенә төште. Дүрт ел буена интегеп хезмәт иткән Камышлы ярлылары тагын да авыррак хәлдә калдылар. Кайберләре каты авыру алып таралдылар. Промысло- да иң яхшы эшләгән карт эшче — Фәрит бабайга расчет ясаганда биш сум җитмеш тиен акча тиде. Ул: — Камышлыга промысло килгәнче без ярлы идек, ә хәзер сәламәтлек
97 
 
югалды, киемнәр тузды, бөтенләй хәерчегә әверелдек, — дип, күз яшьләрен сөртәсөртә промысло капкасыннан чыгып китте... 
Ул вакытлар инде артта калды. Менә минем алдымда биек трубалар күтәрелгән, тирә-ягына күп кенә : үткәргечләр тоташтырылган электростанция бинасы. Мин шул йортка керәм. Чәчләре көмешләнгән, зур гәүдәле, озын буйлы, киң маңгайлы бер карт каршыма килеп басты да, бераз карап торгач, кинәт миңа кулын сузды һәм якын килеп дусларча мине кочаклады: — Ничек болай: кайдан килеп чыктың? Дөньяда син дә бар икән әле, Абдул Гарифович, — диде ул, якын итеп. Бу карт— Бакуда һәм Камышлыда минем белән бергә эшләгән машинист Назаров иде. Без үткәннәрне сөйләшәсөйләшә зур дизель двигателе янына килеп җиттек. — Менә минем машинам, совет машинасы, — диде ул. Зур тәрәзәләрдән төшкән кояш нуры, горизонталь һәм вертикаль типтагы дизель двигательләренең никель детальләре көзге кебек күзне камаштыра. Зур маховой тәгәрмәчләр зырылдап әйләнәләр. Алар көчле электрогенераторларны хәрәкәткә китерәләр, югары вольтлы электр агымы үткәргечләр буенча буровой вышкаларга, скважиналарга омтыла. — Бу двигательләр нинди көч бирәләр?— дип сорау бирдем мин Назаровка. -— Хәтерендәме, 1912 нче елда Ка- ыышлыдагы ике цилиндрлы «Пер- кун» двигателе? Ул алтмыш ат көчендә иде, ә бу дизельләр төрлечә — 180 нән башлап 800 ат көчен бирәләр. Кам ы ш л ы да г ы ди н а м ом а ш и н а 24 киловатт электр агымы чыгарса, безнең хәзерге электрогенераторлар I берничә мең киловатт энергия бирә- 1 ләр. — Шуңа күрә безнең скважиналардагы барлык станок, бораулар электр көче белән хәрәкәт итәләр, — диде ул. Дуслык хисләрен уртаклаша-ур- таклаша, без үткән көннәрне искә алдык. Бүгенге көннең матурлыклары турында, илебезнең куәте, югары техникасы, кызу темплар белән коммунизмга баруы, яңа 
кешеләр җитешүе турында бик озак сөйләштек. Назаров белән саубуллашкач, скважина янына юнәлдем. Мин биредә нефть чыгару эшенә күп көч куйган инженер Александр Петрович Хан- жин белән очраштым. Ул «Татнефть» белән якыннан танышу өчен «Бугуруслан» нефтьтән килгән. Дусларча сөйләшеп киттек. Минем кызыксынып биргән сорауларыма җавабында ул болай диде: — Кара алтын дип аталган безнең нефть җир астыннан чыгып тормышка ашсын өчен, өч төрле коллективның үзара нык бәйләнештә эшләүләре кирәк. Югары белемле специалистларның елдан-ел арта баруы, яңадан-яңа сизгер, төгәл эшләнгән приборларның барлыкка килүе яңа урыннарда нефть ятымнарын табуга, аларның запасын, тирәнлеген билгеләүгә мөмкинлек бирә, нефть чыганакларының күбәюенә китерә. Бу нефть табылган урыннар бораулау коллективына тапшырылалар. Яхшы девон нефте пластына барып җитү өчен бер ярым, ике километр чамасы җирне бораулап төшәргә кирәк. Көчле нефть фонтаннары да шуннан бәреп чыга. Әгәр скважинада нефть күренә икән, аны инде эксплуатация бүлегенә бирәләр. Бу сүзләрне әйткәндә, инженер уң якка борылып, трубаларга тоташтырылган манометрга карады, ул приборның битлеге өстендәге стрелка каш сикерткәнсыман күтәрелеп-күтә- релеп куя. Аны күргән инженер мастерга: — Ни өчен насосларыгыз тигез эшләми? Манометр стрелкасы һәрвакыт бертигез атмосфера басымында торырга тиеш бит, әллә трубалар буенча бара торган балчык измәсендә төерләр бармы? Алар бит түбән төшкәч, турбинага зарар итәргә мөмкин, — дип кисәтте. Шул вакыт мин су яки пар көче белән әйләнә торган иске заман турбиналарын күз алдыма китердем. Алар алты-си- гез атмосфера басымында хәрәкәт
7. .С. Ә.“ № 3. 
98 
 
итәләр иде, шуңа күрә көчсез иделәр, ә хәзерге нефть скважиналарында, катлаулы яңа турбиналар югары атмосфера басымында эшләп, файдалы коэффициент хәрәкәтен тудыралар. Иске чор машиналарын хәзерге техникага чагыштырып карасак, язып бетерә алмаслык яңалык күрәбез. — Хәзерге чорда нефть эшенең алга китүенә, зур уңышлар казануга төп сәбәп оста кадрлар кулында төгәл техниканың булуы, — ди инженер Ханжин. Сакал-мыекларыи кырган шат йөзле буровой мастерга мин: «Эшләр ничек бара?» — дип сорау биргән идем. — Бу скважинаны бораулый башлаганга бүген 16 көн, ышанычлы тәҗрибәләргә караганда, тиздән ике мең метрда яткан яхшы девон нефтенә җитәргә чамалыйбыз, — диде мактану тоны белән. Мин ихтыярсыз елмайдым. — Ни өчен көләсез, әллә фактка ышанмыйсызмы? — Юк, алай түгел, иптәш мастер, башка нәрсә исемә төште. 1912 елда Камышлыда механик Назаров белән без дә нефть казыган идек... Мастер кызыксынып сорады: — Анда ничек булган иде соң? Сөйләгез әле. — Дүрт елга 312 метр тирәнлектә казыган идек, әле дә булса Сок елгасы буенда скважина трубасының башы күренеп тора, — дигәч, мастер минем көлүне уртаклашты, һәм башкалар да көлүгә кушылдылар. 
Нефть промыслол’арын карап йөри торгач, мин эксплуатация бүлегенең хуҗалык мөдире Козлов белән сөйләштем: — Да!—диде ул, беренче сүзендә,— бездә нефть күп чыга. Хәзер без нефтьне ел саен планнан тыш йөз мең тонналар арттырып бирәбез. Әгәр дә без хәзерге уңышларны, тиз эшләү методларын иске заманга, үткән чорга чагыштырып карасак, белмим, нинди оста калькулятор исәпләп чыгара алыр икән?.. Иптәш Козлов тирә-якка һәм еракка табан кулын сузды да: — Әнә безнең кадрлар!.. Алар бит простой кешеләр, түбәннән күтәрелеп чыккан мактаулы бригадирлар, — дип, Хәлилов, Щапов бригадаларын күрсәтте. Мин аларның бердәм көч белән 
дулкынланып эшләүләренә һәм тоткан эшне тиз башкаруларына сокланып карап тордым. Алар битнеке техника белән бер ай буенча эшли торган эшне ике сәгатьтә башкаралар — Дөрес әйтәсез, иптәш Козлов, мин бик күп бригада һәм коллектив- ларның уңышлы эшләрен, хезмәт нәтиҗәләрен карап йөрдем, бар да уңышлы һәм яхшы итеп эшлиләр. Иске заманда да алар кебек уңган эшчеләр бар иде, алар да тырышып эшләделәр, ләкин кул көче белән генә зур алдырып булмый бит. Хәзерге нефтьчеләр яңа техника кулланалар һәм ил өчен, үзләре өчен эшлиләр/аерма шунда. Козлов минем сүзләргә ялгап: — Алай гына түгел, безнең нефтьчеләр тизләтелгән режимны нык үзләштерделәр, көн саен укып, иҗади хезмәтләрен, новаторлыкларын, казанган тәҗрибәләрен бер-берләренә күрсәтеп, өйрәтеп, һаман саен тулай күтәрелешкә табан баралар. Безнен илдә алар өчен киң мөмкинлекләр тудырылган, — диде. Әйе, иптәш Козлов дөрес әйтә. Нефть участокларында ачык күренгән гүзәл хезмәт симфониясе шатлык белән гөрли, анда эш кайный, эшче стахановчылар социалистик ярыш белән, сәгатьле график буенча планнарын арттырып үтәргә тырышалар, шуңа күрә алар яныннан китәсе дә килми. Элекке заманда таш чыгарып, дегет кайнатып, дуга, чана табаннары бөгеп, чабата ясап, әйле-шәйле тормыш иткән ата-бабаларның эшчән уллары хәзер искиткеч бәхетле яшиләр. Совет яшьләре нефть эшендә алдынгы мастер бригадир булдылар, югары техниканы үзләштерделәр, үзләренең хезмәтләре белән илнең, халыкның тормышын баеталар. Боларны күргәч, бөек Ленин — Сталин партиясенә чын йөрәктән мең тапкыр рәхмәт әйтми калмыйсың. Мин промыслодан чыкканда, смена алмашынды. Көчле гудок тавышлары тынгач, гармоньга кушылып х сз м әт у ч а сто кл а р ы и н a i i җыp л а п 
7* 99 
 
чыккан эшче кызлар-егетләр төркеменә иярдем. Аларның тавышлары көр, йөзләре көләч, көйләре дәртле. Шулар арасында «Татнефть» берләшмәсенең атаклы буровой мастеры Мота һа р иптәш Нургалиев та бар. — Без, — диде ул сөйләшеп барганда, — стахановчыл практиканы һәм тизләтелгән хезмәт методын нык үзләштерү белән беррәттән, үз тәҗрибәбезне башкаларга да өйрәтәбез. Шуңа күрә без дә һәм икенче скважиналарда эшләүче башка бригадалар да бораулау техникасын теоретик нигездә файдаланабыз, бу нәрсә безнең уңышларыбызны тагын да югарырак үстерергә яңа юллар ача. — Нефть—майлы янучан сыекча дигән сүз, аның җир астында барлыкка килүенә өч төрле гипотеза — өч төрле гыйльми караш бар,—ди «Татнефть» берләшмәсе начальнигы иптәш Шмарев. — Беренче карашны яклаучылар җир астында булган югары температурадагы су парлары һәм углерод катнашы белән барлыкка килгән, диләр, — чөнки ике йөз атмосфера басымында 450—500 градус кызулыкта тәҗрибә ясасак, җир күмеренең синтетик нефтькә әйләнгәнен күрәбез. Шуңа күрә җир астында булган күмернең нефтькә әверелүе мөмкин дигән уйга киләләр. Икенче караш: нефть — борынгы заманнарда җир астында калган үлән, яфрак, торфлардан, яисә сагыз, канифоль, балавыз, хромпик- сыман химик матдәләргә бай булган агачлардан барлыкка килгән, диләр. Өченче гипотеза буенча тикшерүчеләр нефть барлыкка килү юлының дөрес эзенә төшкәннәр. Алар тикшеренүенчә, туфан вакытларында күмелеп калган төрле җәнлек, ксш-корт, хайваннар, бигрәк тә балыкларның һавасыз урында, югары атмосфера басымы белән билгеле температурада нефтькә әйләнгәннәр, дип язалар. Бу караш — чынбарлыкка якын тора. Гыйльми тикшеренүләр җир астындагы нефть җитмеш миллиард тонналар булганлыгын күрсәтә. Нефть байлыгы буенча СССР беренче урында тора. Нефть эше белән таныш булмаган кайберәүләр: «Җир астында нефть күле бар», — дип уйлыйлар. Икенче берәүләр: «Җир эчендә нефть елга кебек агып ята», — дип сөйлиләр. Өченче берәүләр: «Нефть сазлыклары булырга тиеш», — диләр. Бу өч карашның берсе дә дөрес түгел. Нефть чыгарудагы теория, зур практика, катлаулы тәҗрибәләр бөтенләй башка нәрсәне исбат итә. 
Җир астына 500 метр чамасы казып төшкәндә: балчык, су, ком, известняк, доломит (минераль) булса, тагын биш, алты йөз метрлар тирәнгә җиткәндә, шул ук тау токымнары үзгәреп кабатланалар, ә инде 1 200 метрдан тирәнгә узсак, кайбер урыннарда нефть катлаулары башлана. Ләкин нефтьнең өс ягында каты кысылган балчык, үзенә бер төрле тау токымы ята. Ә инде нефтьнең ас ягында каты кристалл катлау китә. Әнә шул токымнарның ике арасында комлык булып, шул комлык белән бергә нефть пласты яши. Сыек ботка ксбегрәк булган шул комлык арасыннан нефтьне чыгаралар. Кайбер өлкәләрдә нефть өстәрәк тә булырга мөмкин, мәсәлән, Бакуда баштарак 70 метр тирәнлектән нефть чыккан. Ләкин ул яхшы нефть түгел әле. Ә инде җир эченә табан ике мең биш йөз метрдан тирәнрәк казып төшсәң, анда инде нефть тә юк, су да юк. Ә төрле кристалл тау токымнары китә. Югарыда әйтелгән ком арасындагы нефть тигез генә ятмый, күп вакытларда ул дугаланып тора. Урыны- урыны белән тау кебек күтәрелгән була.Әнә шул дугаланып торган урыннарның өс ягындагы кайбер бушлыкларда югары атмосфералы һава басымы скважиналар аша көчле нефть фонтанын җир өстенә этәрә. Иске заманда шундый фонтаннар чыкса, яхшы техника булмау сәбәпле, фай- дасызга агып бетә иде. Кайчак пожар чыгып айлар буенча яна иде. Ә хәзерге көндә яхшы итеп хәзерләнгән үзле балчык измәсен металл трубалар аша төшерәләр дә, аны югары атмосфера басымында тотып, фонтан чыгуны саклыйлар һәм нефтьне кирәгенчә генә чыгарып, бер тамчысын да әрәм итмиләр... Патша Россиясе шартларында агачтан көянтәләр, гади сиртмәләр ясап, чүмеч, черпак, кечкенә насослар, «тартание» исеме белән аталган