А К К А Е Н
Икенче китап 3 Өченче бүлек, I Кышкы салкын урман иртәсе тын гына уянды. Күптән янган, ләкия хәзер кара бүкәннәр төбеннән яшь үсентеләр куерып үсеп килгән аланчык кырына поши көтүе килеп чыкты. Алдан йөрүче карт поши беренче булып аланлыкка чыкты да, тукталып, үзенең мәһабәт мөгезләрен югары күтәрде, — сул як мөгезенең бер чатында кечкенә чыршы ботагы эленеп тора иде. Берничә минут дәвамында поши, бакырдан койган шикелле, тәмам оеп торды; тик ул, кышкы тирән тынлыкны бирелеп тыңлаганга күрә, колакларын гына селкетеп куйгалый иде. Көтүдәге барлык пошилар да шулай, бөкре танаулы башларын югары күтәреп, үтә уяулык белән тынлыкка колак салып тордылар. Янган аланлыкның каршы ягыннан кызыл кашлы урман тавыгы авыр гына һавага күтәрелде. Пошиларның бәс кунган йомшак сыртлары буйлап калтырану йөгереп узды. Ләкин алар шунда ук тынычландылар: әйләнә-тирәдә шундый бер тирән тынлык хөкем сөрә иде ки, бер генә агач та, ичмасам, сыңар ботагын булсын, бер бөртек бәсен коярлык итеп тә селкетми иде. Карт поши кыю гына алга атлады, һәм, какча башын җитез генә кырынайтып, калын иренле авызы белән яшь усакның очын җыеп та алды. Аның артыннан ияреп, калган пошилар да яиган аланлыкка чыктылар һәм яшь үсентеләрнең нечкә ботакларын кытырдатып ашарга тотындылар. Поши көтүе бер сәгать чамасы киң аланлыкта ашыкмыйча гынз үз иркенә йөрде. Аннан карт поши аланлыкның кечкенә бер ачык урынында тукталды, тирәягына каранып алды, танавын киереп, салкын һаваны сулады һәм тагын аз гына тора биреп, авыр мышнап карга ауды \ның янәшәсенә сөйгәне — ана поши ятты: бу пошиның мәхәббәте өчен ул сентябрь аенда, үләр дәрәҗәгә җитеп, бер сугышкан иде инде. Аз гына читкәрәк, яшь каенлык арасына таралышып, башка пошилар яттылар. Бөтен урман өстендә кышкы иртә балкый иде. Ял иткәннән соң карт поши торып, янган аланлыкның читенә таба китте (аланлыктан ары, киртләч стенадай булып, кеше аягы басмаган кара чыршы урманы тора иде). Аның артыннан калган көтү иярде. Башлап йөрүче карт поши кинәт бөтен гәүдәсе белән калтыранып кунды һәм, коты алынып, бер урында катып калды: урман тынлыгында корган чыбык сынуы ишетелде. Шул секундта ук мылтык тавышы яңгырады. Карт поши бердән һавага сикерде дә куе урман эченә атылып кереп китте. Аның артыннан бөтен көтү шашынып агачлар арасына ташланды...
3 Дәвамы. Башы журналның 1952 ел 11, 12 һәм 1953 елның 1, 2 саннарында.
ЪО
Пошиларга атучы кеше моннан бер атна элек Лозневой заданиесе белән партизаннарның урман өенә килеп чыккан Афанасий Шошин иде. Атканнан соң ул, ашыкмыйча гына мылтыгының затворын ачып, буш гильзаны ташлады. Аннан ул, вакытыннан иртә картайган, вак кына җыерчыклар белән тулы җир төсле битен кояшка таба борып, Вася Сойкинга кәефле генә күз кысып куйды: — Шәп бит, ә? Яшь егет Вася куркып һәм хәйран булып калган иде. — Син кайсына аттың соң? Зур мөгезлесенәме? — Юк, аның янәшәсендәге ана пошига... — Ана пошига? Атарга ярыймыни соң аны? — Ярамаса ни? Исең киткән икән! Афанасий Шошин хәтта шаркылдап көлеп җибәрде. — Беләсеңме, — диде ул, көлеп туктагач, — ата поши, бик таза иде тазасын, зур үгез чаклы бар иде. Ләкин беләсеңме, туганкай, карт инде ул үгез! Шулай булгач, аның ите дә ябык, каты була. Икенче мәсьәлә — сыер ите. Ни генә әйтмә, аның ите, үгезнекенә караганда, һәрвакыт симезрәк тә, йомшаграк та, тәмлерәк тә була... Хәер, хатын-кыз җенесеннән булган теләсәң нинди җан иясен, — әйтик, тавыкны, үрдәкне, дуңгызны... алып кара, аның ите, җан кисәгем, һәркайчан тәмлерәк булачак! Моны белеп тор син! Вася Сойкин, мылтык аткач, поши көтүе ташланган якка карады һәм кызганудан йөзен чытты. — Ә, бәлкем, тидермәгәнсеңдер дә әле? — Әйттең сүз! — Шошин нәфрәтләнеп көлеп куйган булды. — Әгәр беләсең килсә, мин аның нәкъ калак сөягенә утырттым! — Шулай да ул чабып китте бит! — Ерак китә алмас. Ул болай үзен белештермичә генә чапты. Алар пошилар туктап торган жиргә таба киттеләр. Вася Сойкин, Шошинны тизрәк узып китеп, әлеге карт поши белән ана поши басып торган кечкенә ачыклыкны күрергә ашыкты: мылтык атканнан соң, пошилар, беренче тапкыр һавага ыргыган чакта, карны тузгытып ташлаганнар иде. Анда кан таплары күрмәгәч, Вася Сойкин куанычыннан кычкырып җибәрде: — Юк, абзыкаем, тидерә алмагансың! — Юк, жан кисәгем, тидермичә калмыйм мин!—диде Шошин, Вася янына килеп җитеп. — Көләргә ашыкма әле син. Арырак барыйк. Ул ана пошиның эзенә карап алды, юка иреннәре белән сизелер- сизелмәс кенә елмаеп куйды һәм чыршылыкка таба китте. Берникадәр баргач, чыршылыкны узып, икенче аланлыкка килеп чыктылар. Шошин тукталды: — Күрәсеңме? Ә син миннән көләргә ашыккан идең! Ана пошиның эзе буйлап куе кан тамчылары тезелеп киткән иде. — Әйе, үтергәнсең! — диде Вася Сойкин, пышылдап кына. — Эх, син! —- Нәрсә минем җаныма тиясең?—диде Афанасий Шошин, кызып.— Я, үтерсәм — ни булган? Ә беләсеңме, партизаннар моңа ничек куаначаклар? Аның кимендә унбиш пот саф ите бар, менә бит хикмәт нәрсәдә! Инде исәпләп кара, безгә күпме өстәмә азык булып төшә бу! Ә ашау-эчү бездә, үзең беләсең, бик такыр, курорттагы шикелле түгел! Менә хәзер уйлап-чамалап кара инде! Үтерелгән ана поши куе чыршылыкта ята иде, — ул сул янтыгына ауган, бугазын пычак астына куйгандай, башын артка ташлаган, ә уң янтыгы аның канга буялып беткән иде. Шошин пошины төрле яктан карап чыккач, кәефләнеп аның ботына суккалап куйды. — Шә-әп! Пошиның арт ботына утырып, ул Васяга дәште: — Тартып җибәрәбезме, ә?.. Кызганыч, ит пешереп алырга вакыт ». „с. ә.- х-з. g.
82
юграк... Хәер, болан да ярый! Иц элек тартып алабыз, аннан моны кар белән күмгәләп куябыз да тиз генә ©йгә элдертәбез. Яңадан килеп, кисәкләргә чапкаларбыз да, күтәреп алып китәрбез. Таныш эш булгалый иде заманында! Тәмәкеләрен сүзсез генә тарттылар. Афанасий Шошин, партизаннарның урман өендә бер атна торса да, Лозневой заданиесен үти алганы юк иде әле: партизан отряды турында ул оернинди дә әһәмиятле мәгълүмат кулына төшерә алмады. Башта ул урман өен отрядның төп базасы дип уйлаган иде, ләкин бик тиз хаталануын белде. Яңа килүчеләрнең берсе дә төп базаның кайда икәнен белмиләр, ә электән торган партизаннар белән Шошин, шик тудырудан куркып, хәзергә сөйләшүдән саклана иде. Төп базага яңа килүчеләрне ни өчендер җибәрмиләр. Шуңа күрә тыныч кына җай чыкканны көтеп ятарга туры килә. Вакытны бикәргә әрәм итмәс өчен, Шошии алдагы пост начальнигы Пятышевның ышанычын казана торырга булды. Элекке кооператив работнигы Пятышев, бөтен билгеләренә караганда, үзенә тәлинкә тотуны ярата торган кешеләрдән булырга тиеш иде. Һәм Афанасий Шошин, тәлинкә тотучылыктагы шактый зур сәләтен ходка җибәреп, тиз арада уңышка да иреште: кичә кич ул Пятышевтан, якындагы Горбушка авылына барып, партиянең подпольный райкомы чыгарган яңа листовкаларын колхозчылар арасында таратып кайтырга, дигән задание алган иде. Бу заданиене Шошин, төн үтүгә, менә дигән итеп үтәп кайтты. Инде менә хәзер ана пошины үтереп һәм шуның белән партизаннар турында кайгыртучанлык күрсәткән булып, ул пост начальнигының йомшак күңелен бөтенләй биләп алуына ышана иде. һәм шулай килеп чыкты да. Шошинның поши үтерүен белгәч, Пятышев аңардан сугышчан заданиене ничек үтәвен сорашып та тормады, ә күптәннән саклап йөрткән тәэминатчы гадәтенә тулысынча бирелеп, дөньясын оныта язды. — Ни сөйлисең син? Унбиш пот дисеңме? Китче, булмас ла!—дип кычкыра иде ул. — Унбиш пот, иптәш командир! Минем күзем алдатмый, — диде Шошин. — Менә бу шә-әп! Менә бу эш, ичмасам! — Пятышев куанычының чиге юк иде. — Ну, туган, молодец икәнсең! Зур ярдәм күрсәттең, зур табыш китердең син безгә! Унбиш пот ит, беләсеңме, безнең өчен нәрсә ул? Җәмәгать туенуы — бөек эш ул! Әйе, әйе! Яшереп торасы юк, кайчан кипкән сынык белән дә буш тары өйрәсе белән генә чикләнергә туры килә. Ә мондый ашау безнең эшебез өчен җитәмени! Инде унбиш пот... Тукта, хәзер исәпләп чыгарам. Унбиш потың ул ике йөз кырык килограмм була... Әгәр без көненә унар кило ит салсак (бу безгә җитә дә җитә), безнең итебез 24 көнгә җитәчәк. Бер айга якын! Менә бит ул, Шошии дускай, ни дигән сүз! Тукта, карале: тагын шундый берәүне егып булмасмы, ә? — Аны булдырабыз, — диде Шошин, үзе дәрәҗәсен төшермичә һәм шул ук вакытта тайяр булуын сиздереп; үзенең авыр миссиясен үтәүдә шундый зур уңышка ирешүдән ул әйтеп бетергесез шат иде. — Пошилар бар монда. Шуның өчен дә бит бу урман — Поши урманы дип йөртелә. Кайчан кирәксә, мин шул чакта сезгә табып китерермен, боерык кына бирегез! — Бик тә шәп! Димәк, безнең заготовитель булачаксың. Ит проблемасы, шулай итеп, тулысынча хәл ителде дияргә ярый! — Бу проблеманы чишүдә зур ярдәм күрсәтүе өчен булса кирәк, Пятышев Шошннны иңбашыннан дусларча назлы гына селкеп тә куйды. — Ә хәзер, дускай, китерү ягын кара! Кеше күпме кирәксә, шулкадәр ал да тизрәк урманга ычкын! Төшке ашка ит булсын. Начальникларны көтәм. Син пошцц^ ничек китерергә уйлыйсың?
в* 83
— Анысы берни түгел. Чапкалыйбыз да капчыкларга тутырабыз. — Бик тә шәп! Әйдә, туган, кузгал! Пятышевның ян бүлмәсеннән партизаннар белән тулы иркен кухняга чыккач, Шошин Вася Сойкинга кырын гына күз төшереп алды. — Күрдеңме, ничек шатланды? Ә син... Ит алып кайтырга барасыңмы? — Халык болай да күп, сайлап ал! — Теләсәң нишлә, анысы синең эш! Итне алырга баручылар күп табылды. Аларга капчыклар һәм -балталар өләшкән чакта, Шошин һич көтмәгәндә мич буенда утырып торган, өстенә бобрик пиджак кигән яшь егет — полицай Усачевны күреп алды. Смоленский ягыннан килгән бу егет аның үзе белән бер үк көнне полициягә эшкә кергән иде. «Ни өчен ул монда!» дип, Шошин борчылып уйлап куйды һәм үзен сырып алган партизаннарга кинәт кычкырып жибәрде: — Нишләп әле сез ябырылдыгыз! Нәрсә бугазга менеп барасыз? Кемне теләсәм, шуны алам! Партизаннар артка чигенделәр, шул чакта Шошин алдында, башын иеп кенә, полицай Усачев басып калды; аның уң кашы чак сизелерлек кенә калтыранып куйды. — Ә син кая бармакчы буласың?—дип кычкырды Шошин аңа. — Мине дә үзең беләи ал,—диде Усачев, юаш кына. — Туктале, тукта...—Шошин капчыкларын ташлады.—Нишләптер мин сине, туган, беренче күрүем. Син, нәрсә, яңа килүчеме? Кайчан килдең? — Кичә кич белән. — Ә-ә, кичәгенәк... — Гүя, яңа килүченең урман өендә бер кич кунуы ышаныр өчен җиткән иде, һәм Шошин аны бик теләп үзе белән алырга булды. — Ярый алайса, менә сиңа капчык! Ана пошины ике балтадан чабып бетерделәр. Ит кисәкләрен капчыкка тутырып, Шошин партизаннарны берсе артыннан икенчесен кире жибәрә торды. — Нишләп монда торырга? Төядең — китә бир!—дип кычкыра иде ул аларга. Болай, очраклы рәвештә генә, Усачевны иң ахыргы итеп үз янында калдырган булды ул, ә янган аланлык аша бер-бер артлы китеп барган партизаннар артыннан кычкырып калды: — Атлагыз, атла! Калганын барысын да үзебез алырбыз! Тәмәке тарткан булып, Шошин партизаннарның янган аланлыкны үтеп китүләрен сабыр гына көтеп торды. Усачев карда аунаган ит кисәкләрен җыеп, капчыгына тутырды. Кояш урманның нәкъ өстеннән генә уза, — хәзер кышкы көннең ин кыска вакытлары. Урман тынлыгында салкынлык бердәнбер рәхимсез хужа: аяк-кул туңа, борын тишекләрен чеметеп-чеметеп ала, сулаганда күкрәк кысыла. — Көйдерә бит, ә?—диде Шошин, бияләйләрен бер-берсенә сугып. — Сөйлә!—диде Усачев, эшеннән аерылмыйча акрын гына. — Тиз бул! Артларыннан куып житәргә кирәк. — Син аңарданмы? — дип сорап куйды Шсшин, Лозневойны исендә тотып. — Вакытны әрәм итмә! Мин озакка түгел. Мин иртәгә үк китәргә тиешмен, — диде Усачев. — Син тирә-ягыңа карыйсыңмы? — Кара һәм сөйлә. Лозневой хәзер жен шикелле ачулы! Ул миңа синнән бөтен мәгълүматларны алырга да моннан сызарга кушты. Мин иртәгә аның янында булырга тиеш. — Ә нәрсә сөйләргә соң? — Ничек нәрсә? Кирәкле мәгълүматларның барын да. Аларныңтөп базалары кайда? Командирлары кем? Нинди һөҗүмнәр ясарга әзерләнәләр?
— Эх, сез, тилеләр! — Шошин сулап куйды. — Боларның барын да белү ансат дип уйлыйсыңмы сип? Юк, җан кисәгем, алар ток-томалга гына авызларыннан сүз ычкындырмыйлар. Син әйдә, җый-җый, үз эшеңне бел. Мин менә монда бер атна тордым, ә нәрсә генә белә алдым? һичнәрсә! Базаларының кайда икәнен дә белә алмадым. Менә алар нинди кешеләр! — Алар акыллы, ә син ахмак,—диде Усачев. — Болотныйга кайткач, синең җилкәңне төячәкләр, — белеп тор! Бәлкем, сип аларга сатылгансыңдыр? Бик инде алар алдында тәлинкә тотып маташасың! — Менә хәзер син дә ахмак булып чыктың, — диде Шошин, ачусыз гына. — Капчыкны китер монда. Әйдә, булыш күтәрергә. Балтаны онытма. Киттек! Усачев, мышный-мышный, аның артыннан иярде. — Кара аны, Шошии, приказны үтәмәгән өчен... — Син мине куркытма! Мин үз эшемне сездән яхшырак беләм.— Шошин аратирә артына борылып, кыска-кыска гына әйтеп куя иде.— Шулай дип әйт тә аңа: үз эшемне беләм! Кара аларны, өйрәнгәнне өйрәтмәкче булалар! Урман өе турында үзең бөтен күргәннәреңне әйтерсең. Калганын якын көннәрдә пичек тә белермен, һәм белгәч тә барып җитәрмен. — Барып җитмәссең, ә хәбәр генә итәрсең... Шошин тукталып калды. — Ничек ул алай? Миңа кайтырга дип приказ бирелгән иде. — Ә хәзер икенче приказ бар! — Усачев тирә-ягына каранды, җилкәсендәге капчыгын ипли төште. — Приказ шундый: бөтен мәгълүматларны җыярга да Горбушкадагы полицай аша тапшырырга, ә үзеңә отрядта калырга. Махсус приказ булганчыга кадәр. Шошии хәтере калудан авыр итеп бер сулады. — Алай, үлемгә дучар итәсез икән? Усачевны тынлап тормастан, ул, капчыгы астында селкенә-селкенә, партизаннар салган сукмактан әледән-әле читкә тайпылып, авыр мышный-мышный китеп барды. Шошин һәм аның ярдәмчеләре ит алып кайткан арада, төп базадан урман өенә зур бер группа партизаннар белән Бояркин килде. Өйдәгеләр шунда ук төнлә белән зур сугыш операциясе үткәреләчәген сизеп алдылар. Өйгә килеп җитәрәк, Шошии болдырда Пятышевның, аның янында таныш һәм таныш булмаган партизаннарның басып торуларын күрде. «Мине көтәләр,—дип уйлады Шошин. — Хәзер минем эшләр барачак!» Болдырга килеп җиткәч, ул бик кәефләнеп һәм бер җиңеләеп киткәндәй капчыгын җиргә ташлады; өренә-өренә, бүреге белән тирләгән маңгаен сөртеп алды. — Уф, көчкә китереп җиткердем! Аз гына калгандыр дип уйлаган идем, ә җыеп карасам — атакайгынам! — Усачевка борылып дәште: — Ташла шунда. Хәзер җыеп алырбыз. Башына колаклы бәрән бүрек, өстенә кыска хәрби ак тун киеп, биленә пистолет таккан бер какча гына кеше (бу Степан Бояркин иде) Шошинга башы белән ымлап, сорап куйды: — Шушымы? — Шул... — диде Пятышев, боек кына. Әйтерсен. кемдер салкын кулы белән Шошинныц кайнар аркасына кагылды, — ул чирканып китте. Бояркин болдырдан төште. — Яле, аучы егеткәй, җавап бир: кем сиңа пошиларны атарга кушты? Крм сиңа дәүләт законнарын бозарга рөхсәт итте? Шошин күз ачып йомганчы үзе белән сөйләшкән кешенең партизан отрядының командиры булуын сизеп алды. Бу секундта ул шундый бер
85
тойгы кичерде ки, мондый тойгыны бары төшендә, төпсез упкынга баш түбән очып барган чагында гына кичерсә — кичергәндер. — Нинди закон?—дип каушап сорады Шошин, Бояркинның соравын яхшы аңласа да.— Поши турында әйтәсезме? — Ул гаҗиз булып кулларын җәеп җибәрде. — Ходаем, хәзер нинди законнар булсын ди? Анда сугыш, ә монда тагын законнар... — Ә синеңчә инде, сугыш булгач, безнең җирләрне немец басып алгач, Совет дәүләтенең законнары бетте булып чыгамыни? — Бояркинның авырудан арыкланган, төсе качкан йөзе кинәт усалланып китте. — Юк, аучы егеткәй, безнең дәүләт элек ничек яшәгән булса, хәзер дә шулай яши ул, һәм беркем дә аның законнарын юкка чыгарганы юк һәм чыгара да алмас! Бары тик безнең җиңүгә ышанмаган, безнең киләчәк турында кайгыртмаган кеше генә син уйлаганча уйлый ала. Без моңарчы җирдәге һәм судагы бөтен байлыкның хуҗасы булган кебек, хәзер дә аның хуҗасы! һәм без ул байлыкны үзебезнең киләчәк тормышыбыз өчен хуҗаларча сакларга тиешбез. Аңладыңмы? Зарар юк, тик яткан чагында — аңларсың! Бояркин боек кына басып торган Пятышевка борылып карады. —• Бу аучы егетне — ун тәүлеккә арест астына утыртырга. Каты арест астына! Ит бирмәскә. Әйдә, эче пошудан Совет дәүләтенең -законнары турында уйлап, утырсын! Шошинның куллары салынып төште... II ...Марийканың беренче тапкыр партизаннар белән сугышчан операциягә чыгуы иде. Әнисе дә, сеңелесе дә, Бояркин да, Крылатов та аны, Ольховкада кичергән авыр хәлдән соң, һич югы бераз гына ял итәргә кыстадылар. Ләкин Марийка берәүне дә тыңламады. Десант килеп төшкәннән соң, ул атна буена бик бирелеп төрле коралларны өйрәнде. Бертуктаусыз ул әле мылтыкны, әле автоматны, әле пистолетны сүтеп һәм җыеп карады, аннан башка ата белмәүчеләр белән бергә көй дә мишеньга төзәп атарга өйрәнде. (Гранатадан ул ни өчендер курка иде, һәм бу «кесә артиллериясеннән» куркуын күпме генә җиңәргә тырышмасын, берни дә чыкмады.) Өйрәнергә вакыт күп тимәде, ләкин шулай да Марийка корал белән эш итә белә һәм ата ала иде инде. Аңа автомат бирделәр. Илья Крылатов Марийканы, аның язмышы өчен курыкканга күрә генә, сугышка катнашудан кире дүндерергә тырышып карады: сугыш — сугыш инде ул. Ләкин Марийканың үз теләгендә нык торуын күргәч, ул шунда ук аңа сугыш эшен өйрәтүдә иң файдалы кеше булырга тырышты. Шул юл белән ул Марийканы ничек тә үземә каратырмын дип ышана иде, — ә хәзерге тормышында исә аңа бары яшь хатынның күңел куюы гына җитеп бетми иде. һәр буш минутын ул Марийка янында үткәрергә, аңа ни белән булса да ярдәм итәргә тырыша иде. Ул аның һәр теләген сагалап кына тора иде. Сугыш эшен өйрәнү белән мавыгып киткән Марийка Крылатовның мөмкин кадәр ешрак аның күзенә чалынырга тырышуын сизми иде. Штаб начальнигының болан ярдәм итеп йөрүе Марийкага хәтта ошый да иде, шунлыктан ул Крылатовның һаман саен үз янында булуына ияләшеп тә китте. Илья Крылатов отрядтагы бөтен кешегә караганда да, һәрвакыт аның белән йомшак, әдәпле, игътибарлы булырга тырыша, ана карата гел кайгыртучанлык күрсәтеп тора иде. Марийка мондый мөнәсәбәтнең кадерен белмичә кала алмый, билгеле; шунлыктан ул Илья Крылатовка үзе дә ихлас күңелдән җылы мөнәсәбәт күрсәтә иде. (Ә Марийканың табигатендә мондый самими күңел җылылыгы гомумән көчле иде.) Еш кына ул:
Е6
— һай, иптәш Крылатой!—ди торган иде. — Сездән башка мин бер нәрсәгә дә өйрәнә алмас идем. Моның өчен сезгә ничек кенә рәхмәт ӘЙТИМ икән? — Мина рәхмәт кирәкми... — Ә нәрсә кирәк соң? Крылатов шаярып җавап биргән була: — Назлап бер карау. — Я, ни сөйлисез сез!.. Ләкин болан сөйләшүне Илья Крылатов үзенә бик сирәк рөхсәт итә иде: ул бик сак иде, Марийканың бу көннәрдә аца карата күрсәткән җылы хисләрен бозудан курка иде. Ул белә: җылы хис — мәхәббәт тойгысының күршесе ул. Хәзер инде Илья Крылатов Марийканың чын партизанка булырга теләвенә шатлана да иде. Әгәр Марийка хәзер үк аның ярдәменә мохтаҗ икән, киләчәктә, сугыш операцияләренә катнаша башлагач, тагы да ныграк мохтаҗ булачак. Күп операцияләрдә аларга, билгеле, бергә булырга туры киләчәк, ә бит кешеләрне сугыш чаклы берни дә якынайта алмый. Ул Марийканың дусы һәм сугыш эшендә ярдәмчесе булыр, ул аңа үзенең егетлеген һәм батырлыгын күрсәтер. ...Беренче тапкыр сугышчан заданиегә чыгу Марийканы бик дулкынландырды. Партизаннар, бер-бер артлы тезелешеп, Кызыл Таудан урман өенә таба чыгып киткән минутта, Марийка үз тормышында яңа хәл башлануын тойды. Юлда барган чакта ул, партизаннар минем, отрядтагы хәзерге яңа хәлемнән туган эчке куанычымны сизмәсеннәр, миннән көлмәсеннәр дип, үзен ничек тә сабыр-тыйнак тотарга тырышты. Ул тышкы яктан барлык партизаннарга да бик ошарга тырыша иде. Ләкин Марийканың бу тырышулары бикәргә иде, һәм аз гына игътибар белән караган кеше дә аның эчке шатлыгын һәм дулкынлануын күреп алыр иде. Марийкага бүген бөтен нәрсә, хәтта үзенең күнекмәгән яңа киемнән булуы да ошый иде. Аның өстендә кыска кара тун, чаңгычылар чалбары, башында колаклы бүрек. Ә иң әһәмиятлесе — аның аркасында чын автомат! Ул инде бу автоматтан шактый төз атарга өйрәнгән иде... Тагын Марийкага, башкалар төсле үк, чаңгыда бару һәм, кирәк чагында, нәкъ башкалар кебек, «Син нәрсә—йокладыңмы әллә? Атла әйдә, тотма!» дип кычкыра белүе дә бик ошый иде. Менә болар бар да аңа үзенең яңа сугышчан тормышы турында бик якты һәм шатлыклы итеп уйларга ярдәм итә иде. Марийкага шулай ук урман өендә туктап ял итү дә бик ошады. Аның өчен озак килүдән сызланган аркасын стенага сөяп, аякларын сузып идәндә утыру да, партизаннарның үзара сөйләшүләрен тыңлау, бертуктаусыз кычкырып көлүләрен ишетү дә, ә соңыннан, барысы белән бергә, тәмле поши итеннән пешкән ашны ашап утыру да гаять рәхәт — күңелле иде... Биредә бөтен нәрсә яңа, күнегелмәгән, кызыклы, әһәмиятле иде; хәтта Марийкага партизаннарның бу туктап ял итүләре вакытында күзенә чагылган иң вак нәрсәләрнең дә нинди бөек әһәмияткә ия булуын бары ул гына аңлыйдыр кебек тоелды. Башкалар өчен бик гадәти булган нәрсәләр Марийканы, музыка шикелле, тәэсирләндерә һәм дулкынландыра иде... Төшке аштан соң, Степан Бояркин урман өенә килгән яңа кешеләрнең яртысын Кызыл Тауга озатты. (Мунчада, сак астында утырган Афанасий Шошин кара урман түренә кереп китүчеләрне күреп алгач, шундый ыңгырашып җибәрде, хәтта часовой куркынып ишекне ачып карады.) Аннан инде партизаннар төркем-төркем булып урман өеннән гөрле якка таба киттеләр. Район отряды начальнигы Воронинның планнарын, Бояркиннан башка, партизаннардан берәү дә белми иде. Ләкин бар да сизеп торалар: сугышчан операцияләр көннәи-көн киңрәк күләмдә кыюрак, кискенрәк үткәрелә; һәм бу операцияләр бар да яхшы уйланган зур бер операциянең башы булырга тиеш. Моны сугышчан
87
задаииеләриең характерыннан да, аларны үтәү өчен кыска вакыт бирелүдән дә сизәргә мөмкин иде. Марийка Крылатов группасында иде. Алар Свистуново авылына чыгып киттеләр. Кич якынлашып килә. Көндез дә әле яман суык иде, ә кичкә таба шундый суытып җибәрде, хәтта урман эчен томан каплап алды. Барлык җан иясе төнгә каршы ышык урыннарына постылар: тиеннәр ояларыннан чыгу юлларын мүк белән әйбәтләп томаладылар, көртлекләр тирән карга күмелделәр, вак кошлар үтеп керә алмаслык чыршылык эченә яшеренделәр. Партизаннар, бөкреләрен чыгарып, борын, колакларын яшереп, суыкны сүгә-сүгә баралар... Ләкин ни суык, ни юлның авырлыгы Марин- каныц гадәттән тыш күтәренке рухын төшерә алмый иде. Аңа, башка партизаннар кебек, гади-тотнаклы булып күренергә тырышу торган саен авыррак була башлады. Бер кечкенә елгачык янында тукталып, Марийка берничә партизанны үткәреп җибәрде дә Крылатовны көтеп алды. Ул иң арттан килә иде. Марийканы күргәч, Крылатовның чак тыны буылмады, — бу мизгелдә Марийка шулкадәр чибәр иде! Бүрегендә, тунында — кар, кашында, керфекләрендә — бәс, ә кап-кара күзләрендә шундый дәртле, илһамлы ялкын иде ки, мондый нурланып янган күзләр белән кешеләр бары изге эшкә генә бара алалар. — Иптәш лейтенант! — диде Марийка, үзенең бүгенге яңа хәленнән туган куанычын һәм дулкынлануын артык яшерә алмыйча. — Юк, сез моны аңлый алмассыз! Сезнең өчен болар бар да бик гади, ә минем өчен бик яңа. Нинди рәхәт үзеңне башкалар белән бергә тою! Юк, моны сөйләп аңлату миңа бик авыр... Аңлыйсызмы, кулыңа, кирәк чакта, сугышчан корал алу нинди рәхәт ул! Мин буталчык сөйлим, шулаймы? Марийка бу сүзләрне әйткән чакта шундый матур иде, Илья Крылатовның элек аны бу кадәр матур итеп күргәне юк иде әле. Крылатовның ана ташланасы, кочаклап аласы һәм үбәсе, үбәсе, бертуктаусыз үбәсе килде, — гүя ниндидер бер иблис аны аркасыннан Марийкага этәрә иде! Ләкин ул вакытында тыелып кала белде. Менә хәзер, Марийканын бөтен йөрәген яңа бәхет биләп алган чакта, мондый эшне эшләргә яра- маганлыгын ул аңлап алды... III Кышкы зәңгәр күктә, ялт иткән җиздән түгәрәкләп кискәндәй, тулы ай эленеп тора; аның әйләнәсендә күксел нур таҗы балкый. Урман өс- тенә тигез йомшак яктылык сибелгән. .Шул яктылыктан урманның чытырман дөньясы көмешләнеп ялтырый. Суык битләрне көйдереп бара. Куллар кәкрәеп ката. Чаңгыда баруы, бигрәк тә вак урманчык аша үтәргә туры килгәндә, бик авыр: әледән-әле кар баскан куакларны, агач төпләрен, куе чытырманлыкларны читләтеп узарга, бертуктаусыз борылмалар ясарга туры килә. Саксыз гына берәр агачка кагылсаң, бөтен урман үзенең карын синең өстеңә койгандай була. Илья Крылатов алдан барган зур мыеклы, оста аучысыман йөрешле юл күрсәтүчегә берничә тапкыр инде кычкырып дәште: — Әй, син, Сусанин, кая алып кердең безне? Свистуново авылының колхозчысы юл күрсәтүче Улыбышев, тукталып тормастан, һәр дәшүгә тыныч, акрын гына җавап бирә иде: — Сабыр ит, тиздән... Кечкенә бер аланчыкта Марийканың чаңгысы астыннан кинәт нәрсәдер карны тузгытып, шаулап һавага күтәрелде. Марийка кычкырып җибәрде дә чаңгысына утырды. Аның ике ягыннан тагын кар фонтаны күтәрелде. Аланлыкта партизаннарның кычкырган тавышлары яңгырады. Крылатов килеп Мариикага торырга ярдәм итте һәм кар чәчрәгән йөзенә карап сорады:
88
— Курыктыңмы? — Ходаем, нәрсә иде соң ул? — Көртлекләр. — Фу, дөмеккере нәрсәләр! — дип кычкырды Марийка гарьлегеннән һәм битен сөртеп алды. — Үлемем шушында дип торам, билләһи! Йөрәгем өшеп китте, хәтта! — Аннан бер тын алып, күңелсез генә сорап кунды: — Чыннан да мин шулай куркак булырмын икән, ә? Ярты сәгать чамасы алар олы юлның кырые буйлап тавыш-тынсыз гына көнчыгышка карап бардылар. Марийка бу олы юлны моннан ик- атна элек ольховчыларның кардан чистартуларын исенә төшерде. Бары ике генә атна үтеп китте, ә шул вакыт эчендә тормышны тетрәткән күпме вакыйгалар булып үтте! Әмма шулай да тагы да зуррак кайгылар алда әле... Ниһаять, урман алдына чыктылар. — Менә килеп тә җиттек, — диде Улыбышев. — Ә кайда соң ул? — дип сорады Крылатов. — Әнә, кыр уртасында, күрәсеңме? Партизаннар, чүгәләп, ай яктысында елтырап яткан киң кырны карарга тотындылар. — Әйе, бар! Әнә кайда ул! — Дөрес, нәкъ үзе... Олы юлдан уң якта самолет силуэты күренә иде. Бу — «Мессер- шмидт-109» самолеты иде. Моннан өч көн элек ул, ниндидер техник бозылу аркасында, шушь кырга төшәргә мәҗбүр булган иде. Озакламый аның янына таза машинага (вездеходка) утырып бер төркем немецлар — авиатехниклар һәм сакчылар килделәр. Алар шунда ук самолетны төзәтергә керештеләр, һәм. очу мәйданчыгы хәзерләү өчен, якын авыллардан колхозчыларны куып китерделәр. Икенче көнне подпольщик — колхозчы Улыбышев, Бояркин отрядынз килеп, самолетны юкка чыгарырга тәкъдим итте, һич кичекмәстән эшкә тотынырга булдылар: немецларның самолетны, бик тиз арада төзәтеп, һавага күтәрүләре мөмкин иде. Партизаннар Улыбышев тирәсенә җыелдылар. — Самолет янында, — дип, әкрен генә сөйләргә тотынды юл күрсәтүче, — аларның корып куйган, як-ягына кар өйгән палаткалары тора Ул палаткада сакчылар гына, калганнары бар да Свистуновода куналар — Ә Свистуново еракмы соң? — Бер өч километр чамасы булыр. — Алайса, ярдәмгә килеп җитәргә өлгермәсләр? — Каян өлгерсеннәр ди! — Тик менә төн бик якты. — Әйе, үч иткәндәй, айның да тулган чагы, — диде Улыбышев.— Ләкин сузарга ярамый. Тотар да очып китәр. Хәер, төннең якты булуы берни түгел. Сез әллә, салкында алар катып торырлар дип уйлыйсызмы? Шулай булмый ни! Палаткада йоклап яталар алар, ә берәрсе мичкә ут салып утыра торгандыр. Нишләп алар ул кадәр борчылсыннар дң. Самолет кыр уртасында. Кемгә кирәге бар аның? Шуның өстенә якты. Кем килсен аңа? — Ә партизаннар? — диде кемдер, көлеп. — Партизаннар турында бу тирәләрдә бернәрсә дә ишетелгәне Kl- иде әле... — Алайса, әйдәгез эшкә, — дип боерык бирде Крылатов. Партизаннар чаңгыларын салып, тәмәке тартып җибәрделәр, бик әйбәтләп кырны күзәттеләр, үзара бурычларын билгеләделәр, сугыщЧан заданиене ничегрәк яхшы итеп үтәү зурында киңәшеп алдылар... Бар да бик сабыр, тыныч иделәр.
89
Марийка да дулкынланудан туктады. Үзара сөйләшкәннән соң, за- даниенсң, башта уйлаганга караганда, ул кадәр авыр булмавы һәм уңышлы үтәләсе ачык иде. Ләкин кыр буйлап шуышып киткәч кенә Марийка кинәт уйлап куйды: әгәр ул, ашыккан чакта, автоматын озын очередь белән атуга көйләүне онытып җибәрсә, нишләр? Марийка хәтта алдан баручы партизаннар ерып узган кар буразнасында бер генә секундка тукталып калды. «Әгәр менә болай итеп куйсам, берәмләп кенә атачак, - дип, үз-үзенә тукый башлады ул,— ә болай итеп куйсам — очередь белән». Әмма белгәннәрен күңеленнән күпме генә кабатламасын, атар вакыт килеп җиткәч, барысын да бутап бетерер шикелле тоела иде. «Нәрсә булды соң миңа? — Марийка аптырашка төшүеннән курка иде.— Әллә ни бит бу! Менә болай эшләргә кирәк—бетте-китте — автомат очередь бирәчәк». Ләкин озак та үтми, ул яңадан уйлап куя: «Тукталс, ничек кенә иттем соң әле? — Менә шулай шикелле? Туктале, шулаймы соң? Киресенчә түгелме икән?» Марийка тәмам борчылуга төште һәм коты алынып, бөтенесен оныттым, бутап бетердем, дип уйлады... «Инде нишләргә? — диде ул, дулкынланудан кайнарланып.—Атарга кирәк ләбаса, бары очередь белән генә, билгеле... Бер генә тапкыр атып тидерми калсаң, аннан очередь белән атуга күчереп маташсаң, немецның эзе дә суыначак! Нишләргә соң? Берәрсеннән сораргамы икән? Ләкин кемнән сорарга? Бар да алга шуышып киттеләр. Аннан, сорагач, ни булыр? Егетләр бар да бик үчекләргә яраталар, бөтен отряд алдында адәм көлкесенә калдырырлар». Бер бәла өстенә озакламый икенче бәла да өстәлде. Күнекмәгән килеш шактый ерак араны, тирән кар ерып шуышып үтүе бик тә авыр булып чыкты. Башта Марийка пластуннарча шуышып карады (отрядта аны шулай шуарга өйрәткәннәр иде), ләкин ул болай шууның, җитәрлек күнегү булмаганда, бер газап кына икәнен бик тиз белеп алды; бөтен кагыйдәләргә төкереп, үзе белгәнчә шуышып китте... Ул аяк-куллары белән бик тырышып хәрәкәт итәргә тотынды, ләкин алга таба барудан битәр, йомшак карда тыпырчынуын, минут саен иптәшләреннән арткарак кала баруын, хәлдән таюын, йөрәге белән сыкранып сизә башлады. Ул еш кына туктала, кайнар сулап, «шылт» иткән тавыш чыгармаска дигән приказны бозудан куркып, җиргә сыена иде. Кар аның бияләй, киез итек эчләренә, тун изүенә, якасына тулды; кар аның битендә, муенында, күкрәгендә эри иде... Карлы кыр буйлап өч йөз метр шуышып бару бик юк кына эш булырга тиеш кебек иде. һәрхәлдә, берәү дә аны авыр эшкә санамый иде. Соңыннан мактанып сөйләрлеге дә булмаган гадәти генә бер эш инде. Ләкин менә хәзер генә Марийка аның никадәр көч, чыдамлык, җитезлек сорый торган эш булуын аңлады. Ә сугышу үзе аңардан нәрсә, таләп итәчәк? Бер мәлгә Марийкага үзенең бүгенге сугышка катнашырга теләве бик зур дуамаллык, саксызлык булып тоелды. Ләкин табигатенә хас үзсүзлелек аңарда бик тиз өстенлек алды. «Юк, әйткәнмен икән инде — сугышачакмын! Сугышачакмын! — диде Марийка, үз алдына кычкырып.— Бөтенесенә чыдармын! Бернәрсәдән дә курыкмам’...» һәм ул сонгы: көчен җыеп, манма тиргә батып, кайнарланып, дулкынланып, бары бер уй— моннан соң рәхимсез сугыш ни таләп итсә, шуның барысына да, тешләремне кысып булса да, чыдармын, дигән уй белән шуыша иде. ...Немецлар палаткасында бик кызу мич ягыла: аның трубасыннан тышка ут һәм чаткылар бөркелеп чыга. Палаткадан ары, тупас канатларын җәеп, соры төстәге самолет тора; аның айга караган сул ягы, кургашын йөгерткәндәй, елтырый. Бер җирдә дә сакчылар күренми: алар чыннан да гүләп янган мич янында гамьсез йоклап яталар. Партизаннар самолет' тирәсенә немецларның таза машиналары салган тирән буразналарга яттылар. Марийка иң ахырдан килеп җитте. Соңгы көченнән язып, тыны бетеп килеп җитте ул һәм шунда ук аңлап тд
90
алды: партизаннар менә-менә хәзер немецлар палаткасына татланырга тиешләр. Марийка бу минут турында бертуктаусыз коты алынып уйлый иде, ничектер, дошман өстенә ташланыр алдыннан гына, үзен югалып калыр кебек тоя иде. Әмма менә хәзер, сикереп торырга җыенган чакта гына, ул үзендә искиткеч бер могҗизалы үзгәреш тууын сизде: аның бөтен борчылулары, кул белән сыпырып алгандай, юкка чыкты, һәм бөтен барлыгын һәрнәрсәдән өстен киеренке тынычлык биләп алды. Ул шунда ук бик ачык итеп автоматын очередь белән атар өчен ничек көйләргә кирәклеген исенә төшерде. Уйлары аныц ачык, җиңел, кыю-өлгер булып китте. Күңелендә гаҗәеп бер тантаналы яктыру туды. Менә Крылатов бүркен болгады, һәм Марийка, күз ачып йомганчы, урыныннан да сикереп торды. Барысы белән бергә ул ярсып, һич куркусыз алга ташланды. Үз көченә, алачак үченең изге булуына шундый бер йөрәген көйдереп барган ышану белән ташланды ки, һичнинди киртәләр аны туктатачак түгел иде... ...Егерме минуттан соң партизаннар кире урман алдына кайттылар һәм ашыгаашыга чаңгыларын киделәр. Самолет ялкынланып яна, аның куе кара төтене айга таба күтәрелә иде. Чаңгысын кигән чакта, Марийка Крылатовка эндәште: — Автоматымны тотып торыгыз әле. Крылатов автоматны кулына алды, сиздермичә генә иснәп карады, аннан сорап куйды: — Син атмадыңмы әллә? — Юк, туры килмәде,—диде Марийка, яшереп тормыйча, бик гади генә итеп.— Мин ары чаптым, бире чаптым, ләкин, ни өчендер, бер немецны да очрата алмадым. — Зарар юк, — диде Крылатов, аның рухын күтәрергә тырышып.— Яңа сугышка керүче өчен беренче сугышта ук дошманны үтерү, батырлык күрсәтү ул хәтле әһәмиятле дә түгел. Шуны эшли алуыңны тою — менә нәрсә әһәмиятлерәк. Менә минем шуны беләсем дә килә... Тик ачыктан-ачык әйтегез: шундый тойгы булдымы сездә? Марийка дәшмәде. — Тартынмагыз, әйтегез... — Әйе, булды,—диде Марийка, катгый рәвештә. — Бик шатмын,—диде Крылатов. — Димәк, иң кирәклесе булган, моннан соң эш барачак! Хәзер инде син чын партизанка... IV . Таң алдыннан Крылатов группасы Ольховкага килде. Ерофей Кузьмич партизаннарны кунарга, саклык йөзеннән, Силантий бабай өенә урнаштырды. Аның карчыгы, арык-юка, бөкрәеп төшкән, ләкин уңган тырыш Фадеевиа әби (әлеге, Макариха өендә быел кышның бик каты буласын әйткән әби) партизаннарга зур чуен тутырып «чикмәнле» бәрәңге пешерде һәм өстәленә үзенең тозлаган нәрсәләрен мул итеп куйды. Партизаннар иртәнге ашны ашадылар, юлдан соң әйбәтләп җылындылар, түр якның идәненә коры салам түшәп, кояш чыгар алдыннан гына йокларга яттылар. Кич белән алар тагын сугышчан операциягә барырга тиешләр иде. Лопуховларда Марийка бер үзе генә калды. Бу аның ире өенә кайтуы иде. Ул бу йортны — Лопуховлар өчен генә түгел, үзе өчен дә —һич көтмәгәндә ташлап киткән иде. Каенатасына һәм Лозневойга каршы бик ачуы чыкканлыктан, Марийка — ире тормыш иткән бу йортны ташлап китеп дөрес эшлиме, юкмы, — ул хакта юньләп уйлап тормаган иде. Тик соңыннан инде ул, күпме генә кайнарланып чыгып китмәсен, дөрес эшләгәнлеген аңлады: халык нәфрәтенә дучар булган йортта ул калмаска тиеш иде... Ләкин бу китү, никадәр генә дөрес булуына карамастан, Марийка өчен гаять авыр булып чыкты. Лопуховлар йортын таш
91
лап китү турында уйлану гел аның җанын борчып торды, һич аңа тынычлык бирмәде. Бигрәк тә, «Андрей мине, сагынган чакларында, менә шушы туган йортында итеп күз алдына китерә торгандыр», дип уйлау Марийка өчен бик күңелсез, авыр иде. Ә ул хәзер бу йортта тормый бит инде. Ничектер, Андрейны бик рәхимсез алдау килеп чыга, ә Марийка аны алдый алмый, һәм аңа елыйсылары килерлек дәрәҗәдә оят була иде. Марийка каенатасы белән татулашуга әйтеп бетергесез шат иде. Ерофей Кузьмич әлеге төнне аны бәладән йолып алгач, ул гел генә Лопуховлар йортына кайту турында уйланып йөрде һәм менә бүген, ниһаять, аның бусагасыннан атлап керү бәхетенә иреште. Лопухов семьясы да Марийканың кайтуына чиксез шатланды. Иркен рус миче башына әүвәл Марийка, аның артыннан Алевтина Васильевна белән Васятка менеп утырдылар да, ул чакларда һәркемнең күңелен биләгән, һәркемне дулкынландырган нәрсәләр турында, зур семьядагыча шаулап, бер-берсен бүлеп сөйләшергә тотындылар. Ерофей Кузьмич партизаннар белән булашып йөргән арада бу сөйләшү бер генә секундка да тынмады: айдан артык аерылышып тору дәвамында бер семья тормышында да шактый вакыйгалар булып узган икән... Партизаннарны Селантий бабайга озатканнан соң, Ерофей Кузьмич бик җанланып, бәхетле кеше булып өенә кайтып керде: шушы көннән башлап аның тормышында бөтен нәрсә үз урынына утырды. Кечкенә лампа белән тонык яктыртылган мич янына килеп, ул килененнән назлы гына итеп сорады: — Я, ничек, җылындыңмы? — Җылынам, — диде Марийка. — Самовар куясы иде...—диде Алевтина Васильевна. — Хәзер алайса, самовар да булыр! Ул үзе самовар куйды һәм, яңадан мич янына килеп, сорады: — Нәрсә турында гәпләшәсез? — һаман Андрюша турында инде, — диде Алевтина Васильевна. — Медаль турында да, — дип өстәде Васятка. — Шул газетаны үзең белән алып килмәдеңме? — дип сорады Ерофей Кузьмич Марийкадан.— Юкка! Әйе, бүләкләнгән, алайса... Дөресен генә әйткәндә, ул медальне күргән юк әле. Син дә күрмәдеңме? — Рәсемдә генә күрдем, — диде Марийка. — Әйе, медаль яхшы нәрсә,—диде Ерофей Кузьмич, улы өчен горурланып.— Өстендә язуы бар — менә нәрсәсе белән яхшы ул. Карагачта, ни өчен бирелгәнен күрәсең! Бик әйбәт инде ул. Тик минем беләсем килә: фронтта алдымы икән ул аны, әллә Кремльдәме икән, — ничек уйлыйсың? Азрак төшерергә дә бирмәкче булсалар, Кремльгә чакырулары бар бит. Эһем, эһем! Әйе, зур хөрмәт! Хәзер инде орден аласы калды. Бусы булгач, анысы да булыр. һәм карт хыялга бирелеп китте: — Сабыр итегез, ул андый бүләкләрне алачак әле! Аңарда батырлык бар икән инде, ул үзен күрсәтәчәк! Солдат батырлыгын куенына яшереп йөртә алмый ул! Менә кайтып, шушы бусагадан атлап кергәч — барыбыз да шаккатырбыз: бөтен күкрәге алтын, көмеш белән тулы булыр! Алевтина Васильевна, елый башлап, пышылдап кына әйтте: — Башы гына исән-сау кайтсын иде!.. — Кайтыр, берни дә булмас аңа! Сугышта бар да үлеп бетми. Аны Зер тапкыр җирләдек инде, димәк, озак яшәячәк ул! — Кайтыр, әнкәй, борчылмагыз, сау-сәламәт, тап-таза кайтыр,—диде Марийка, яңагын каенанасының иңбашына куеп.— йөрәгем алдамас мине. — Ул очып кайтачак, — диде Васятка, кистереп. — Сөйләп торасы да юк. Самолет белән очып кайта ул, әнә теге... десантчылар шикелле, парашют белән сикереп төшәр... Орденнары күп булгач, нигә аңа очып хайтмаска ди?
92
— Әйе, менә Василий искә төшерде әле,— диде Ерофей Кузьмич, капыл гына. —Әлеге полицайлар кулыннан качкан десантчы сезгә барып җитә алдымы? — Юк, җитә алмады, — диде Марийка. — Кая югалды соң ул? Берәр җирдә туңып калдымы икәнни? — Юк, аны шул ук төнне полицайлар яңадан тотып алганнар дг Болотныйга илткәннәр икән. Хәзер тәгаен билгеле: немец комендатурасында утыра. — Егет кызганыч! һәлак булды, алайса! Самовар да кайнап чыкты. Марийка мич башыннан сикереп төште. — Әнкәй, мин үзем, мин үзем! Ул самоварны өстәлгә алып куйды, кечкенә шкафтан чәй табып пешерде, һәркемгә яраткан чәшкәсен бирде... Аңа, әүвәлдәге шикелле, өстәл янында булашу, чәйне үзенчә эчерү, таныш савытларны кулында тотып тору. Лопухов өендә пешкән йомшак арыш икмәген кисү бик күңелле иде... Иң гади генә эш тә аңа бүген куанычлы, бәйрәмчә, әһәмиятле булып күренә иде. Аның өстәл янын каравына семьясы да бик сөенә, ул үзе дә моны сизә, һәм шунлыктан ахры йөрәге төбеннән әйтерсег. бер кайнар чишмә акрын гына бәреп тора... Марийка үзенең гадәтләнгән урынына утыргач, Ерофей Кузьмич аңардан сорады: — Алай-й, кодагый хәзер отрядта баш хозяйка булып торамыни? — Әйе, гел кухняда эшли... — Ашау-эчү белән сездә бик шәптән түгелдер инде? — Юк, ярыйсы, торырга була... — Ә нигә соң сезнең егетләрегез зарланып йөриләр? — -Нинди егетләр? Кайда? Ерофей Кузьмич, өченче көн төнлә белән дүрт партизанның ике чанада Заболотье авылына килүләрен, урманда ач торуларыннан зар- • лануларын, партизан булып китүләренә үкенүләрен һәм, ахырда, өч йортны талап китүләрен сөйләп бирде... Аның әйтүенә караганда, партизаннарның бу башбаштаклыгы халыкны аптырауга төшергән, ачуын китергән. — һич мөмкин түгел мондый эшнең булуы!—диде каенатасының сүзләреннән хәйран калган Марийка. — Партизаннар ач торсалар — торырлар, ләкин андый эшне эшләмәсләр! Андый эшне эшләгән кешенең муенын борып ыргытырлар. Степан Егорычның кулы калтырамас. Юк. партизаннар түгел алар! — Бар да шулар дип сөйли... — Дөрес түгел! Ышанмыйм! — Ул чакта, синеңчә, кемнәр була инде? Марийка ясаган чәен эчеп бетермичә урыныннан торды, нидер уйланып, кухня буйлап ары-бире йөрергә тотынды... Кинәт ул тукталып калды, кисәк кенә борылып, зур булып ачылган, курку чыккан күзләре белән каенатасына текәлде дә акрын гына әйтте: — Бу аның эше!.. Лозневой эше! — Лозневой дисең? Чынлап та аның эше булыр микәнни? — Ах, кабахәт! Ах. нинди кабахәт җан! Ерофей Кузьмич, башына кинәт ниндидер бер уй килгәндәй, җәһәт кенә урыныннан торды да кычкырып ук җибәрде: — Әгәр ул булса, бетте аның башы! Белеп тор син моны! Бүген төнлә үк ул сезнең кулда булачак! Сабыр ит, мин хәзер нәрсә эшләргә кирәген өйрәтеп бирәм... Нигә син бу хәтле дерелдисең! Дерелдәмә! Утыр Һәц минем сүземне тыңла... Ә. Еники тәржемәсе (Дәвамы бар)