Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮГАРЫ ТАЛӘПЧӘНЛЕК ӨЧЕН


 Владимир Ильич Ленин: социалистик идеологиянең йогынтысын һәртөрле йомшарту буржуаз идеология йогынтысын көчәйтү була, дигән иде. Партиянең XIX съезды партия оешмалары каршына идео- логик эшне тагын да яхшырту бурычын куйды. Безнең илдә эксплуататор сыйныфлар күптән инде юк ителде, җәмгыятебезнең мораль- политик бердәмлеге какшамаслык булып ныгыды һәм ныгый. Шулай булгач, бездә буржуаз идеологиягә өстенлек алу өчен бернинди сыйнфый җирлек юк һәм булырга да мөмкин түгел. СССРда социалистик идеология, марксизм-ленинизм идеологиясе хакимлек итә. Ләкин бездә буржуаз идеологиянең калдыклары, хосусый милекчелек психологиясенең һәм мораленең калдыклары да бар әле. Алар үзлекләреннән генә юкка чыкмыйлар. Шуның өстенә буржуаз дәүләтләрнең безгә дошман карашларны, идеяләрне һәм иастроениеләрне пропагандалау өчен төрле мәкерле юллар белән эш итүләрен дә онытырга ярамый. Совет властена каршы дошман группаларның кыйналып бетмәгән калдыклары да андый иастроениеләрне һәм карашларны таратырга азапланалар. Шушы шартларда боз аеруча уяу булырга тиешбез. Политик уяулыкны көчәйтергә, ачык авызлылык һәм гамьсезлек күренешләренә каршы, безгә дошман булган пропагандага каршы рәхимсез көрәшергә, моның өчен идеология эшен бик нык көчәйтергә кирәк. Бөек юлбашчыларыбыз Ленин белән Сталин: совет кешеләренең культура дәрәҗәсе һәм политик аңнарының бик нык югары күтәрелүе һәм хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләү ул — коммунизмның тәмам җиңеп чыгуы өчен кирәкле төп шартларның берсе,— дип өйрәтәләр. 1906 елны ук инде иптәш Сталин үзенең «Анархизм яки социализм» исемле атаклы хезмәтендә, киләчәк җәмгыять «җитәрлек дәрәҗәдә алга киткән җитештерүче көчләрне һәм кешеләрнең социалистик аңын, аларны социалистик агартуны күздә тота», дип язган иде. Иптәш Сталин үзенең «СССРда социализмның экономик проблемалары» исемле даһи хезмәтендә коммунизмга күчүнең башлангыч шартларыннан берсе итеп түбәндәгеләрне күрсәтә: «Җәмгыятьнең шундый культура үсешенә ирешергә кирәк ки, бу үсеш җәмгыятьнең барлык членнарына үзләренең физик һәм акыл сәләтләрен һәрьяклап үстерүне тәэмин итсен һәм җәмгыять членнары иҗтимагый үсешнең актив эшлеклеләре булырлык дәрәҗәдә белем ала алсыннар, ал арның профессияне иркенләп сайларга мөмкинлекләре булсын, яшәп килә торган хезмәт бүленеше аркасында, гомер буена нинди дә булса бер профессиягә бәйләнеп калырлык булмасын». Коммунистик тәрбиянең максаты барлык хезмәт ияләрен дә, беренче чиратта, илебезнең яшьләрен, югары культуралы, аң-бслемле, көр күңел
95 
 
ле һәм бернинди авырлыклардан һәм киртәләрдән курыкмый торган, батыр итеп үстерү, аларда хезмәткә һәм җәмәгать милкемә социалистик ацлы караш булдыру, аларны ялкынлы совет патриотизмы һәм пролетариат интернационализмы рухында, бөек коммунизм эшенә чиксез бирелгәнлек рухында тәрбияләү. Черек буржуаз идеологияне фаш итү — партия оешмаларының идео- логик эшләрендәге гаять әһәмиятле бурычларыннан берсе. Иптәш Маленков докладында әйтеп кителгәнчә, партиянең, күп кенә оешмаларында идеология эшенә бәя биреп җиткермиләр әле, шуның нәтиҗәсендә бу эш партия куйган бурычлардан артта бара, ә кайбер оешмаларда таркау хәлдә тора. Партия членнарының һәм членлыкка кандидатларының идея-политик хәзерлеген үстерү эшендә партия оешмалары йомшак эшлиләр, аларныц марксистик-ленинчыл белем алуларын начар оештыралар һәм бу эшне тикшереп бармыйлар. Шуңа күрә күп кенә коммунистларның марксизм-ленинизм өлкәсендә җитәрлек белемнәре юк. Идеология эше белән тиешенчә җитәкчелек итмәү һәм аның эчтәлеген тикшереп бармау нәтиҗәсендә, китапларда, газеталарда, журналларда, фәнни һәм башка идеологии учреждениеләрнең эшендә еш кына җитди хаталар һәм кимчелекләр булып тора. Партиянең XIX съезды фәннең, әдәбиятның һәм сәнгатьнең үсүе мәсьәләләренә нык игътибар итте. Съездда совет әдәбиятының зур уңышларга ирешкәнлеге әйтеп үтелде. Ләкин, күп кенә художество әсәрләренең дәрәҗәсе һаман әле тиешле югарылыкта түгел, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә уртача, тонык әсәрләр, ә вакыт-вакыт совет чынбарлыгын бозып күрсәтә торган халтура әсәрләр дә дөньяга чыга. Съезд совет язучылары каршына бездә һаман әле яшәп килгән кимчелекләрне, җптешсезлекләрне, авыру күренешләрне бетерү өчен, кешеләрдә коммунизмның аңлы, актив төзүчеләренә хас сыйфатларны тәрбияләү өчен куәтле чара булырлык югары идеяле художество әсәрләре’ иҗат итү бурычын куйды. Съезд, әдәбиятның башка жанрлары белән беррәттән, сатираны үстерү бурычларын да билгеләде. Безгә совет Гогольләре һәм Щедриннары кирәк,—
диде иптәш Маленков. Сәнгатьтә типиклык турында иптәш Маленков докладында кузгатылган положениенең әдәбиятны һәм сәнгатьне үстерү өчен гаять зур әһәмияте бар: «...иң күп очрый торган нәрсә генә түгел, бәлки билгеле бер социаль көчнең асылын иң тулы һәм үткен итеп гәүдәләндерә торган нәрсә типик була. Марксист- ларленинчылар аңлавынча, типик нәрсә ниндидер статистик урталык дигән сүз түгел. Типиклык иң күп таралган, еш кабатлана торган көндәлек нәрсә генә түгел, бәлки ул билгеле бер социаль тарихи күренешнең асылына туры килә торган нәрсә. Образны аңлы рәвештә тулыландырып күрсәтү, үткенләндерү типиклыкны юкка чыгармый, бәлки аны тулырак ачып бирә һәм күрсәтә. Типик нәрсә—реалистик сәнгатьтә партиялелек чагылуның төп сферасы ул. Типиклык проблехмасы — һәрвакыт политик проблема». Типиклык проблемасын, политик проблема буларак һәм реалистик сәнгатьтә партиялелек чагылуның төп сферасы буларак, марксистик-ленинчыл аңлау турында партиянең, күрсәтүләрен әдәбиятчыларыбыз, тәнкыйтьчеләребез һәм художникларыбыз тпрәнтен үзләштерергә тиешләр. Типиклык — димәк, ул төп сыйфат, тормыш чынбарлыгының асылы, иске белән яңа көрәшенең асылы, реаль чынбарлыкка язучының партияле карашы асылы. Партиянең XIX съезды карарлары яктылыгында безгә татар әдәбиятының торышына анализ ясарга, кимчелекләрне ачып салырга, художество әдәбиятыбызның киләчәк үсешендә халкыбыз, партиябез куйган таләпләрне уңышлы үтәү бурычларын билгеләргә кирәк. Үзәк Комитетның идеологии мәсьәләләр буенча чыгарган мәгълүм карарларыннан соң сугыштан соңгы татар совет әдәбияты шактый
96 
 
з\р уңышларга иреште. Бу укышлар бөтен Союзга билгеле. К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романы, Г. Бәшировның «Намус» романы әдәбиятыбызның монументаль жанры — проза өлкәсендә зур казаныш булып торалар. Үзәк Комитетның «Татарстан партия оешмасындагы массовый-поли- тнк һәм идеологии эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» дигән 1944 ел 9 нчы август карарында культурабызны һәм әдәбиятыбызны үстерергә комачаулаган җитди идеологии хаталар ачып бирелгән иде. Боларны ничек итеп төзәтергә икәне аермачык күрсәтелгән иде. Партиянең Үзәк Комитеты республикабызның тарихчыларын, язучыларын һәм әдәбиятчыларын «чит илләрдән килгән илбасарларга каршы, царизмга һәм алпавытлар, капиталистлар изүенә каршы рус, татар һәм СССР дагы башка халыкларның бергәләп көрәшүләренең тарихын өйрәнүгә һәм яктыртуга, шулай ук совет власте чорында Татарстанның социалистик нигездә яңадан корылу тарихын яктыртуга, татар халкының атаклы эшлеклелә- рен, галимнәрен һәм революционерларын, Ватан сугышы геройлары булган улларын популярлаштыруга аеруча игътибар бирергә» чакырган иде. Татарстанның байтак язучысы, Үзәк Комитетның шушы күрсәтмәсен үтәп, чынбарлыкны Үзәк Комитет таләп иткән рухта чагылдырган шактый гына күренекле әсәрләр иҗат иттеләр. К. Нәҗми үзенең «Язгы җилләр» исемле романында рус һәм татар хезмәт ияләренең царизмга һәм капитализмга каршы бергәләп көрәшүен, рус пролетариатының бөек революцион көрәшенә татар халкының кушылу процессын идея-художество югарылыгында калку итеп сурәтләде. Бу романда халыклар дуслыгы идеясе бик ачык чагылган, чын тормышча гәү- дәләндерелгән. Г. Бәшировның «Намус» романында чынбарлыкның социаль асылы тарихи дөреслек нигезендә, гади совет кешеләренең Ватан сугышы елларында тылдагы хезмәт батырлыгы яктылыгында күрсәтелгән. Язучы бу дөреслекне кешеләребезиең зур һәм катлаулы рухи дөньяларын сурәтләү юлы белән ачкан. Татар хатын-кызы Нәфисә образы халыкның югары мораль сыйфатл арыны ң гәүдәләнеше булып 
калды. Г. Бәширов романында социалистик хезмәт эстетикасы илһамлы поэтик чагылышын тапты. Биредә хезмәт совет патриотының намусы итеп, батырлык итеп күрсәтелгән. Көчле ихтыярлы, бай рухи дөньялы совет кешеләренең образлары М. Әмирнең «Миңлекамал» һәм «Тормыш җыры» исемле пьесаларында да бирелгән. Н. Исәнбәтнең «Рәйхан» исемле драмасы үзенең үткен конфликтлы булуы, образларның эчке дөньяларына үтеп керүе белән, сатира, юмор элементларын кыю куллануы белән игътибарга лаеклы. Тамашачы аны яратып каршы алды. Г. Әпсәләмов яшьләребезнең Ватан сугышы фронтларындагы батырлыклары н ч а гы л д ы р га н «Алты н йолдыз» һәм «Газинур» исемле ике романын бастырды. Бу әсәрләр бүгенге көн темасына язылган татар прозасының үсешендә зур факт булып торалар. Бу тематика, барыннан да бигрәк, совет яшьләре образы белән, шушы буынның героик характерын ачу белән бәйләнгән. Соңгы елларда татар әдәбияты тарихиреволюциои темага язылган берничә яңа әсәргә баеды. И. Газиның «Онытылмас еллар»ы, Н. Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов»ы, Ә. Фәйзинең «Тукай» романы (беренче китап) —идея-художество ягыннан бәхәссез уңышлары белән аерылып торалар. В. И. Ленинның һәм башка күренекле кешеләрнең тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган әсәрләр тудыру юлында да язучыларның тәҗрибәсе туплана башлады. Бу өлкәдә Р. Ишморат, Г. Хуҗи һәм М. Елизарова иптәшләр эшли. Матбугатта Ә. Исхакиың Корея һәм Кытай халыкларының чит ил басып алучыларына каршы көрәше турындагы «Азиядә таң» исемле шигырьләр циклы һәм С. Хәкимнең мичуринчы бакчачыларның патрио
97 
 
 
тик хезмәтләре турындагы «Бакчачылар» поэмасы чыгуын уңай факт дип билгеләп китәргә кирәк. Рус секциясе шактый актив һәм уңышлы гына эшли башлады. Язучы. К. Лебедев Ватан сугышы фронтларында интеллигенциянең эше турындагы «Сыналу көннәре» исемле романыныц яңадан эшкә ртел гән в а р и a 11 ты н чыгар ды. Г. Паушкин пограничниклар турында «Ерак заставада» исемле әйбәт кенә повесть язды. Язучы П. Евгеньев Бездна крестьяннары восстаниесе турында «Бездна» исемле повесть бастырып чыгарды. И. Заботин бөек математик Лобачевский турында роман язып бетерде. Ләкин Татарстан язучыларының эшендә зур гына хаталар һәм кимчелекләр бар. Болар турында аерым тукталырга кирәк. Татар совет әдәбияты укучылар каршында зур бурычлы әле. Партиянең XIX съезды трибунасыннан иптәш Маленков бол ай диде: «Ләкин безнең әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез үсешендә зур уңышлар артында яткан зур гына кимчелекләрне күрмәү дөрес булмас иде. Эш шунда ки, әдәбиятның һәм сәнгатьнең үсешендә зур уңышлар булуга карамастан, күп кенә әсәрләрнең идея-художество дәрәҗәсе һаман да әле тиешле югарылыкта түгел. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә әле күп кенә уртача, тонык, ә кайва- кытларда совет чынбарлыгын бозып күрсәтә торган халтура әсәрләр дә чыга. Совет җәмгыятенең күпьяклы һәм кайнап торган тормышы кайбер язучыларның һәм художникларның иҗатында сүлпән һәм күңелсез сурәтләнә». Партиянең бу күрсәтүе татар әдәбиятына бөтенләе- белән һәм тулысыңча кагыла. Татар әдәбияты н ы 1i. үсешендәге зур кимчелекләрнең берсе итеп, һичшиксез, тематик яктан артка калуны, шуның нәтиҗәсендә, республикабызның гаять тиз үсеп килгән, кайнап торган бай тормышыннан артта баруын күрсәтергә кирәк. Әдәбиятыбызның теге яки бу күләмдәге зур әсәрләре барысы да колхоз темасына багышланганнар, ләкин ул әсәрләрдәге колхоз’ тормышы берьяклы, колхозларны эреләндерү процессы ягыннан гына күрсәтелгән. Эре колхозларның тормышы, җәмгыять байлыгын арттыру өчен көрәш, күп тармаклы хуҗалык булдыру, колхоздагы 
хезмәт процессын комплекслы механизацияләү өчен көрәш, искелек белән көрәшүче алдынгы кешеләрнең тормышы бик йомшак ачылган. Безнең язучылар промышленность тематикасын, эшчеләр тормышын, фән һәм интеллигенция тормышын, бу тематиканы ачу өчен моңарчы күренмәгән реаль мөмкинлекләр булса да, читләтеп узалар. Кечке- нә-кечкенә очеркларны искә алмаганда, безнең татар әдәбияты нефтьчеләр тормышыннан күренекле әсәр бирмәде әле. Яңа темаларны үзләштерү юлында бернинди омтылыш күренми дисәк, дөрес үк булып бетмәс. Соңгы елларда андый омтылышлар булга- лады, ләкин болар бик кыюсыз омтылышлар иде. А. Әхмәтнең «Серләр» исемле пьесасы чыккач, республикабыздагы нефтьчеләр тормышына ишекне киң итеп ачып керербез дип уйлаган идек. Ләкин өмет итүебез буш калды. Яман аты чыккан конфликтсызлык «теориясенә» корылган «Серләр» пьесасы зәгыйфь, кыска гомерле булып чыкты. Узган елда промышленность темасына язылган яхшы әсәрләр күренмәде. «Совет әдәбияты» журналында яшь прозаикларның ике повесте: Р. Саттаровның «Яшьлек дәрте» һәм М. Хәсәиовның «Яна горизонт» ы басылды. Бу яшь авторлар үзләренең темасындагы производство «нечкәлекләрен» начар белмиләр, бигрәк тә «Яна горизонт»та нефтьчеләребез тормышының матур-матур гына кисәкләре бар. Ләкин бу әсәрләр яшь авторларның өлгереп җитмәгән беренче тәҗрибәләре генә әле. Алар- да иң төп нәрсә: кешеләрне тирән- тен өйрәнүдән туган ышандыргыч образлар юк. М. Әмирнең галимнәребезнең патриотик хезмәтен сурәтләүгә багышланган «Профессор Саматов» исемле 
7. ,с. ә.- № 2. 

98 
 
 
пьесасы сәхнә күрмәде. Р. Ишморатның мехчылар тормышына багышланган «Яңа бистәдә» исемле пьесасы шулай ук йомшак булып чыкты. Хаклы бер сорау туа: ни өчен безнең язучыларыбыз промышленность темасына яза алмыйлар? Турысын әйтергә кирәк, язучылар үз темаларына караган тормышны бик аз өйрәнәләр, коллективның тормышын, аның ни белән яшәгәнен, нәрсә өчен көрәшкәнен аз беләләр. Күп кенә очракларда художество әдәбиятының тормышны танып-белүгә юнәлгән көче бик түбән була. Язучылар бу нәрсәгә бәя биреп җиткермиләр һәм аларның әсәрләре дә тормышның теге яки бу ягын таныпбелүгә аз хезмәт итәләр. В. Г. Белинскийның 1847 елда «Рус әдәбиятына караш» исемле мәкаләсендә әйткән сүзләрен искә төшереп китсәк, бик урынлы булыр: «Сәнгатьнең һәм фәннең икесе бер үк нәрсә түгеллеген күреп торалар. Аларның үзгәлеге бөтенләй эчтәлектә түгел, бәлки шул эчтәлекне фәкать эшкәртү алымында гына икәнен дә күрәләр алар. Философ силлогизмнар белән, шагыйрь образлар һәм картиналар белән сөйли, ләкин икесе дә бер үк нәрсәне сөйлиләр... Берсе исбат итә, икенчесе күрсәтә, һәм икесе дә ышандыралар, тик берсе логик доводлар белән, ә икенчесе — картиналар белән». Художество иҗатында образ чынбарлыкның конкрет эчтәлеген бирү формасы яки алымы икәне аермачык аңлашыла. Художестволы образ— объектив чынбарлыкны чагылдыруның специфик формасы. Тормыш эчтәлегеннән башка һичбер художестволы форманың матурлыгы турында сүз булырга мөмкин түгел. II. Г. Чернышевский сүзләре белән әйтсәк, сәнгать үзенең әсәрләрендә төп, әһәмиятле, хас, типик якларны гомумиләштерү юлы белән «тормыштагы безнең өчен кызыклы нәрсәләрне» ачып күрсәтә. Күп кенә язучыларыбызның уңышсызлыкка очраулары тормышны җитәрлек өйрәнмәүдән килеп чыга, алар җанлы чынбарлыгыбызның артыннан сөйрәлеп баралар, шуңа күрә көн саен туып торган яңалыкларны, яна күренешләрне тотып ала белмиләр. Татар язучыларының күп кенә әсәрләре уңышсыз булуы тормыш к а р ш ы л ы к л а р ы д и а л екти ка с ы н а н- ламаудан килә. Бездә коммунизм алга таба 
каршылыксыз, көрәшсез, «конфликтсыз» салмак кына бару формасында төзелми. «Безнең алга баруыбыз, — ди иптәш Сталин,— көрәш тәртибендә, каршылыкларның үсеше тәртибендә, бу каршылыкларны җиңү тәртибендә, бу каршылыкларны ачу һәм бетерү тәртибендә бара. ...Бездә һәрвакыт тормышта нәрсә дә булса үлә бара. Ләкин үлә бара торган нәрсә болай гына үләргә теләми, бәлки ул үзенең яшәве өчен көрәшә, үзенең гомере беткән эшен яклый. Бездә һәрвакыт тормышта яңа бернәрсә туа. Ләкин бу туа торган нәрсә болай гына тумый, бәлки үзенең яшәүгә хокукын яклап чиный, кычкыра. Иске белән яңа арасындагы, үлеп бара торган белән туып килә торган арасындагы көрәш, — безнең үсешебезнең нигезе менә шул> (Әсәрләр. 10 т.., 361 бит, Татгос- издат, 1951). Тормышның шушы диалектикасын аңламаганга күрә дә конфликтсызлык теориясе туды, шуның аркасында әдәбиятыбызда — яңа белән искенең көрәшендә, үзенә хас төрле-төрле каршылыкларны җиңеп үсә торган мәһабәт, чын-чыннан ге- роик, катлаулы һәм бай чынбарлыгыбызны беркатлы, примитив һәм гарип итеп сурәтләгән күп сандагы әсәрләр барлыкка килде, «конфликтсызлык» татар драматургиясен кызганыч хәлдә калдырды, әдәбиятыбызның барлык жанрларына зарарлы йогынты эзләрен калдырды. Татар драматургиясенең торышыа карап үтик. Партия Үзәк Комитетының идеологии мәсьәләләр буенчэ чыгарган тарихи карарларыннан соң, драматургларыбыз безнең бүгенге тормышны, кешеләребезне Д*- рес һәм кызыклы итеп сурәтләгән
7* 99 
 
 
берничә яхшы пьеса бирделәр. Т. Гыйззәтнең «Изге амәнәт» һәм «Чын мәхәббәт», М. Әмирнең «Тормыш җыры», Г. Насрыйның «Куш- нарат» исемле пьесалары һәм башкалар тамашачының игътибарында булдылар, ләкин андый пьесалар аз языла, бу пьесалар гына тамашачының ихтыяҗларын һич канәгатьләндерә алмыйлар. Сәхнәгә куелган пьесаларның күпчелеге урта кул, тонык һәм ялыктыргыч әсәрләр булып чыкты. Ул гына да түгел, соңгы ике-өч ел эчендә, ичмасам, азмы-күпме игътибарны тартырлык бер генә дә сәхнә әсәре күренмәде. Бу хәлгә борчылмый мөмкин түгел. Театрның соңгы сезонында яңа пьесалар аз булды. Югарыда әйтелгән әсәрләрне дә драматургиябезнең зур казанышы дип исәпләп булмый. Драматургиядәге бу күңелсез хәл күп кенә драматургла- рыбызның ялгыш практика юлында бу л ул а р ы и н а н ту д ы. Н әти җә дә реаль тормыш конфликтларын читләтеп үткән, вакыйгалары тормыш вакыйгаларына охшамаган пьесалар барлыкка килде. Драматургиябезнең совет кешесенең рухи сафлыгын, уйларын һәм эшен сурәтләгәндә аның алга баруыбызга комачаулый торган капитализм калдыклары, фальшь кешеләр белән көрәшен күрсәтмәскә хакы юк. Ул, тормышны шушы көрәштән башка сурәтләп, тормыш чынлыгын боза, дөреслеккә хыянәт итә. Без практик тормышта андый фальшь кешеләрне очратабыз, алар белән туктаусыз һәм рәхимсез көрәшәбез. Драматург халыкка аның шушы гүзәл көрәшендә ярдәм күрсәтергә, шул кимчелекләрнең, авыру күренешләрнең тамырын ачып салырга тиеш. Партия һәм иптәш Сталин совет әдәбиятының һәм сәнгатенең үсешенә юнәлеш биреп, чынбарлыкны тулы, бөтен, күпкырлы итеп сурәтләргә, тормышның уңай якларын да һәм тискәре якларын да курыкмыйча күрсәтергә чакыралар. Социалистик реализм әдәбияты чынбарлыкны алтынга манмый, кешеләрне тынычланып калуга өндәми. бәлки аларны авырлыклар һәм җи- тешсезлекләр белән көрәшергә, шу- ларны җиңеп чыгарга чакыра. Совет әдәбиятында уңай геройның характерын дөрес ачу тискәре геройларны да шундый ук дөрес итеп сурәтләү кирәклеген кире какмый. Дошманны булганынча күрсәтергә кирәк, анЫң куркыныч ягын арттырырга да, киметергә 
дә ярамый. Кызганычка каршы, кайбер язучы- ларыбыз конфликтны, тормышның тискәре якларын күрсәтүне дөрес аңламыйлар. Алар бу төшенчәне художество алымы категориясенә, пьесаны җанландыру, тамашачыны мавыктыру чарасына кайтарып калдыралар, драма әсәренең нигезе итеп карамыйлар. Конфликтсызлык «теориясе»нең формалашып җиткән драматург Т. Гыйззәт иҗатына да билгеле бер йогынтысы булды. Т. Гыйззәтнең төрлетөрле җанлы типлар, реаль кешеләрнең тулы бер галлереясын күрсәтүче «Ташкыннар» драмасында ачылган реалистик психологик, традициясе бар. «Алсу таң» исемле соңгы пьесасында Т. Гыйззәт конфликтны бүгенге көн тормышыннан эзли. Пьесада бүгенге көннең таләбеннән артка калган,элекке уңышлары һәм эшләре белән борын чөя башлаган кадрларыбызны тәрбияләү турында әһәмиятле генә мәсьәләләр кузгатылган. Шулай да автор бу идеяне художестволы образлар ярдәмендә ышандыргыч итеп ача алмаган. Икенче пәрдәдән башлап ук конфликтка килеп кергән Мортаза үзенең ялгышканын аңлый, партия оешмасының таләпләрен үтәргә керешә, ә конфликт, дөресрәге, әйткәләшү, ир белән хатын арасында гына кала. Берничә колхоз катнашлыгы белән электростанция салу проектын кире кагуда Мортазаның правлениене һәм партия оешмасын алдый алуына да ышанып бетүе авыр. Төзү эшләре инде күптән бара, ә парторг Халидә электростанциянең үз көчләре белән генә салынуын һаман әле белми йөри. Биредо якын кешеләр арасында, бу очракта, ир белән хатын арасында штамп конфликт килеп чыга. Бертөрле ге
100 
 
 
нә корылган конфликтлар драматургиябезне ярлыландыра. Пьесадагы бәрелешләр (тамашачының үз күз алдында түгел, бәлки антракт вакытларында сәхнә артында) финалга таба барысы да рәткә салыналар, төп катнашучыларның. барысы да, тамашачы шатлансын өчен, өйләнешкән булып чыгалар. Персонажлар шуның өчен генә көрәшкәннәр икән дип уйларга юл кала. Т. Гыйззәт (бер ул гына да түгел) мондый драмаларында кешенең психикасына тирәнтен үтеп керә алмый, образларның эчке дөньясын һәрьяклап, тирәнтен ачарга омтылмый, өстән-өстән генә тасвирлау аркасында, аларның үзүзләрен тотышлары психологик яктан акланмый. «Реалистик сәнгатьнең, — дип күрсәтә иптәш Маленков,— көче һәм әһәмияте шунда ки, ул гади кешенең югары рухи сыйфатларын, аның характерының, типик уңай билгеләрен таба һәм ачып бирә ала һәм бирергә тиеш, гади кешенең матур художество образын, кешеләргә үрнәк булырлык лаеклы образын тудырырга тиеш». Тормыш белән, үз халкы белән тыгыз бәйләнештә булган, аның интереслары һәм омтылышлары белән яшәгән художник кына рядовой совет кешесенең шундый образын иҗат итә ала. Моның белән генә дә чикләнеп калырга ярамый. Бөек рус классикларыннан, бүгенге зур совет изучила рыннан мастерлыкка өйрәнергә кирәк. Драматургл арыбызның күп кенә пьесаларында совет кешеләренең образлары кызыксыз, сүлпән һәм тонык бирелә. Алар берьяклы, производствотехника интереслары белән генә күрсәтеләләр. Драматург Р. Ишморат «Яңа бистәдә» исемле пьесасына шактый бай тормыш материалы туплаган. Пьесада кызыклы гына образлар, истә калырлык детальләр бар. Ләкин пьеса сәхнәдә озак яшәүгә ирешә алмады. Мондый хәлнең сәбәбен, иң элек, пьесаның эшләнеп бетмәвеннән дип карарга кирәк, чөнки театр һәм язучылар Союзы, авторга чын-чыннан иптәшләрчә ярдәм итәсе урында, пьесаны сәхнәгә чыгарырга ашыгып, авторга «аю» хезмәте күрсәткәннәр. Шулай итеп, мехның сыйфаты өчен булган көрәш турында ялыктыргыч нтеп, иренеп кенә сөйли торган, гадәттәге чи бер пьеса килеп чыккан. Пьесадагы төп образ—Гөлсинә 
тамашачыларны үзенә тарта алмады. Ул бөтенесе беләи дә бәхәсләшә, барысында өйрәтә, ә үзе хәрәкәттә күрсәтелмәгән диярлек. Язучының идеясе, уе, күп вакыт, геройларның хәрәкәте белән түгел, бәлки коры сүзләр белән генә бирелә. Шушы уңай беләи әйтеп китәргә кирәк, бездә бер ялгыш практика урын алган: театрларга, эшләнеп беткән әсәрләр, җитлеккән пьесалар тапшырасы урында, еш кына автор үзенең, фикерләрен коры сүзләр белән сөйләп чыгуга кайтып кала торган вариантлар гына тапшыра. Драматургиябезнең артта калуындагы зур җаваплылык язучылар Союзы, аның драма секциясе өсте- нә төшә. Драма секциясе чынлыкта драматургларга яңа әсәрләр иҗат итәргә, пьесаны тирәнәйтергә һәм яхшырта төшәргә ярдәм нтми. Бу секциянең гадәттәге эше яңа әсәр белән тиз-тиз генә танышып чыгудан тора. Бу эш тә тәҗрибәле язучыларны тартмыйча, әсәрне алдан һәр кеше аерымаерым ныклап укымыйча, кечкенә генә бер коллектнз- та укып чыгуга кайтып кала. Пьесаны өстән-өстән генә тикшерәләр. Моның ачык мисалы нтеп, яшь автор Ш. Хөсәеновның «Профессор кияве» исемле пьесасын тикшерүне китерергә була. Яшь драматург Хөсәенов — идеясе, төп фикере һәм художестволы образлары ягыннан кызыклы гына пьеса язган. Пьеса тормыштагы үткен конфликтка корылган, тормышка карашлары белән артка калган, фәнни эшендә бак аз файда китерүче, күп кенә методологик ялгышлары булган бер профессор фаш ителә. Биредә ассистент Эдуард һәм бичара шагыйрь образлары тагын да кызыклырак бирелгән. Профессорның кызы һәм яшь эшче Рөстәм
101 
 
 
образларында үссп килгән, тырыш, үз дигәнендә нык торучан, максатына ирешүдә бернинди кыенлыклардан курыкмаучан яшь көч күрсәтелгән. Конфликтның, баштай алып ахырга кадәр дәвам итүе һәм профессорның. хаталарын тиз генә аңламавы да бик характерлы. Ләкин пьесада йомшак урыннар да бик күп. Биредә коллективның роле күрсәтелмәгән, партия оешмасы .җитәкчесенең. образы юк. Тискәре образ Эдуардның теле уңышсыз. Беренче вариантында күрсәтелгәнчә, галимнәр дөньясын, эшчеләр коллективын бер генә төрле милләттән тора итеп күрсәтү безнең чынбарлыкка һич туры килми. Гыйльми тикшеренү эшендәге хаталарның галимнәр катнашыннан башка, производство яшьләре инициативасы белән генә ачылуына да ышанасы килми. Драматургка булышырга кирәк иде. Ләкин, кызганычка каршы, драматургларыбыз Хөсәенов иҗатына бик сәер караганнар. 29 де- кабрьда өлкән драматурглар катнашлыгы белән булган генеральный репетициядән соң, пьесаны тикшерергә, Г. Насрыйдан башка, берсе дә калмаган. Кайбер тәнкыйтьчеләр, иптәшләрчә чын ярдәм күрсәтәсе урында, авторны тиргәп ташлаганнар һәм бер генә дә төпле киңәш бирмәгәннәр. Мондый караш дөрес түгел. Драматурглар арасындагы профессиональ өйрәнү эшенең куелышы һич канәгатьләнерлек түгел. Язучылар Союзының драма секциясе яшь кадрларны тәрбияләү мәктәбе булырлык түгел, драматургиянең теоретик нигезләре, осталык, бигрәк тә жанр мәсьәләләре һ. б. тикшерел ми. Тәҗрибәле драматургларыбыз белемнәре белән уртаклашмыйлар, яшьләрне өйрәтмиләр. Яшь драматургка тырышып зур ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә, аның әсәре сәхнәгә менде дип, олы драматурглардан бүген кем әйтә ала? Минемчә, берәү дә әйтә алмый. Ә бу бит— олы буынның үзенә лаеклы алмаш турында кайгыртмавын күрсәтә. Ул гына да түгел, бу — театрыбызның бүгенге көне турында кайгыртмау дигән сүз. Драматургиянең һәм театрның артта калуын тизрәк бетерү өчен, бу өлкәдәге җитешсез- лекләрне күрсәтеп кенә китмәскә, зур, тырыш, иҗади эшне җәеп җибәрергә кирәк. Язучылар Союзы правлениесенен. бурычы Үзәк Комитет күрсәтмәләрен үтәүдән һәм драма әсәрләре иҗат итә 
алырлык барлык язучыларны актив эшкә тартудан гыйбарәт. К. Нәҗми, Г. Бәширов. М. Әмир, Ә. Фәйзи кебек танылган язучылар татар драматургиясе каршында торган мәсьәләләрне хәл итүгә булышырга тиешләр. Ко м м у н и ст- җитә кче образларының йомшак сурәтләнүе зур борчылу тудыра. Әйтергә мөмкин, соңгы елларда бер генә пьесада да партия вәкилләренең истә калырлык тирән эчтәлекле образы иҗат ителмәде. Безнең пьесаларда алар гадәттә әйбәт, акыллы сүзләр сөйлиләр, ә эчке дөньялары зур, әһәмиятле эшләрдә ачып күрсәтелми. Бу пьесаларда партиябез җитәкчеләре турыдан-туры үз эшләре белән шөгыльләнмиләр, алар вак-төяк эшләр белән булалар яки авторга теге яки бу идеяне ачу өчен декларатив сүзләр белән ярдәм итәләр. Татар драматургиясенең артка калуында тәнкыйтьчеләребезнең дә гаебе зур. Тәнкыйть чыгышларының күпчелеге, гадәт буларак, пьесаның эчтәлеген коры гына сөйләп чыгу һәм артистларның уйнавына да шундый бәя бирү белән чикләнә. Газеталарыбызда обзор характерындагы мәкаләләр, драма теориясенең проблематик мәсьәләләрен кузгаткан чыгышлар күренми. Газеталар гадәттә аерым спектакльләргә карата рецензияләр генә бастырып чыгаралар. Сугыштан соңгы елларда театр работниклары драма мәсьәләләренә карата бер ге- • иә дә җитди мәкалә язмадылар. «Совет әдәбияты» журналы да театр һәм драматургиягә багышланган проблематик мәкаләләр бастырмады. Безгә моны да юлга салырга кирәк. Конфликтсызлык теориясе, ягъни әдәби ятта н тормыш к а р ш ы л ы кл а - рын ясалма рәвештә алып ташлау»
102 
 
 
читләтеп үтү — поэзиядә дә һәм прозада да чагылды. Иллюстрация өчен, соңгы вакытларда чыккан ике зур повестька: Ф. Хөснинең «Җәй башы» исемле һәм Ә. Еникинең «Рәхмәт, иптәшләр!» дигән әсәрләренә кыскама гына тукталып китик. Бу повестьларның авторлары яңа <5елән искенең көрәш мәсьәләләрен бөтенләй искә алмыйлар дисәк, дөрес булмас, билгеле. Эш анда түгел, бу көрәшнең никадәр дөрес, тирән һәм ышандыргыч итеп бирелүендә. Ф. Хөсни үзенең «Җәй башы» исемле повестенда, вак колхозларны эреләндерү һәм моның җәмәгать байлыгы үсешенә зур у най йогынты ясау темасын, шушы яңа процессның кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрендәге. психологияләрендәге искелекләр белән әһәмияткә лаеклы көрәшеннән тыш, ал да гел итеп сурәтләгән. Автор, Мөнирә һәм Заһри мәхәббәте, кошчылык мәсьәләләре белән мавыгып, калганнарына кагылгалап кына китә. Авторның үзе уйлаганча, элекке п ред сед ател ь Фаз ы л җа нов кол хоз - ның үсешендәге яңалыкларга консерватив караучы кеше булырга тиеш иде. Әмма бу образ башта берничә кызыксыз сызык белән типчеп кителгән дә, соңга таба конфликтның үзәгеннән алып ташланган. Автор яңа белән бик җиңел һәм декларатив рәвештә татулаша. Япаның искене җиңүе Фазылҗановта психологик яктан ачылмаган, ышандыргыч итеп күрсәтелмәгән. Нәтиҗәдә, Фазылҗанов гадәти бер мөлаем, гаепсез кеше булып калган. Ә. Еники «Рәхмәт, иптәшләр!» исемле повестенда яңа белән искене шактый бай психологик планда, Нургали образында хәл итәргә омтыла. Элекке хикәяләренә караганда, Ә. Еники бу яңа повестенда зур гына осталыкка ирешкән. Бу бигрәк тә ике моментта чагыла: авыл советы сессиясе җанлы, кызыклы итеп сурәтләнгән, баш герой Нургалинең психологиясе, повестьның уртасына кадәр, мавыктыргыч, төгәл итеп бирелгән. Нургалинең уңайсыз хәлдә булуы укучыга башта законлы тоела. Повестьта автор үзе: Нургалинең, барлык кичерешләре аның тәнкыйтьне яратмавыннан, өнәмәвеннән туды дип, укучыны берничә мәртәбә кисәтеп тә куя. Мондый хәлнең тормышта булуы бик мөмкин. Нургали начар кеше түгел, үз эшен яратучы, намуслы колхозчы икән. 
Димәк, ул эштәге сыйфатлары белән тулысымча яңа ягында. Хикмәт нәрсәдә соң? Ул үзең генә ярата, тәнкыйтькә каршы. Аны ни өчен тәнкыйтьлиләр соң? Нәкъ менә шушында инде автор ясалмалылык юлына баса. Авыл советы сессиясендә, партия җыелышында барлык җитәкчеләр һәм катнашучылар Нургали өстенә ябырылалар, аны кимчелекләре булуда гаеплиләр. Шул тәнкыйтьләүче кешеләр, үзләренең практик эшләрендә күренмәгәнгә, аларның уңай сыйфатлары ачылмый кала, үзләрендәге кимчелекләрне күрмәүчеләр булып кына биреләләр. Ф. Хөсни һәм Ә. Еники чынбарлыгыбызны бозып күрсәтмиләр, юк. Ләкин эш шунда, бу повестьларда аларның сәләтләре социаль идеяләрне тирәнәйтү, яңаның иске белән көрәшендәге әһәмиятле якларын ачык һәм ышандырырлык итеп күрсәтү өчен тулысынча файдаланылмаган. Димәк, алар чынбарлыкны җитәрлек өйрәнмәгәннәр. Якалыкның искелеккә каршы көрәштә чыныгуын ныклап тикшермәгәннәр. Поэзиядә бу кимчелек тагын да көчлерәк чагыла. Ш. Мөдәрриснең «Яшел тасма* исемле поэмасында конфликт бик сыек. Автор, шигъри хисләргә бирелеп, яңаның иске белән көрәшен җитәрлек ачмыйча, төбендә аны читләтеп уза. Башта табигатьне үзгәртүнең зур планына каршы кешеләр булып күренгән Мозаффаров һәм Алкин образлары соңга таба күз алдыннан югалалар. Алкин көтелмәгәндә генә килеп чыга да, тагып каядыр китеп юк була. Ш. Мөдәрриснең темасы һәм әйтергә теләгән фикере белән актуаль поэмасы күңелсез һәм кызыксыз бу. лып чыккан, чөнки автор кешеләре- безне, аларның табигатьне үзгәртү процессындагы үзара мөнәсәбәтле 

 
 рен ача алмаган. Поэманың геройлары— авырлыклар белән көрәшүчеләр түгел, бәлки ләззәтләнүче кешеләр. Табигатьне үзгәртү процессында дөньяга яңача һәм искечә караш арасында көрәш барганлыгын, шул процесста кешеләребез һәм аларныц карашлары үзгәргәнен автор аңлап җиткермәгән. Вакыйгаларны, идеалга һәм максатка ирешүләрне автор, тирән каршылыклар, зигзаглар, конфликтлар ачылышында итеп түгел, бәлки кечкенә аңлашылмаулар төсендә итеп сурәтли. Шагыйрь бу турыда үзе болай ди: 
Эшләр әйбәт. Дөрес, чыккан шунда Ашыкмаска киңәш бирүче, Очрамаган ләкин «планда юк» дип, Идеябезгә каршы килүче. Иптәш Жуков аңа сәлам әйтте. Әйбәт бара, Әнвәр, гомумән. Озакламый эшкә күчәчәкбез Хыял белән янып йөрүдән. 
Шушы уңай белән С. Хәкимнең ■«Бакчачылар», Ш. Маннурның «Тыныч көн», С. Батталның «Олы юл буйлап» поэмаларына карата да шундый берничә замечание ясарга мөмкин булыр иде. Сугыштан соңгы әдәбиятыбызда уңай геройны күрсәтүдә, һичшиксез, билгеле бер күләмдә уңышларыбыз бар. Татар әдәбиятының соңгы елларда чыккан зуррак әсәрләрен алсак, аларда, байтак җитешсезлек- ләр булуга карамастан, Ватан сугышында һәм тылда батырлык күрсәткән, производствода новатор, яна тормыш төзүче, торгынлык, каксыганлык һәм искегә ябышып ятучыларга каршы куркусыз көрәшүче совет кешеләре иң беренче планга куелган. Ләкин, «Коммунист» журналы әйткәнчә, совет әдәбияты уңай герой образын иҗат итүдә һаман артта бара әле. Реаль чынбарлыктагы совет кешесе, әдәбиятта сурәтләнгән геройга караганда, күп мәртәбә зуррак һәм әһәмиятлерәк. Бу бигрәк тә партия җитәкчеләре образына кагыла. Хәтта совет укучысы каршында танылган яхшы әсәрләрдә дә партия работнигы, башка образларга караганда, еш кына төссез итеп сурәтләнгән. 
И. Газиның «Онытылмас еллар» повестендагы коммунист Якуп образы, авторның аңа кайбер оригиналь, индивидуаль сыйфатлар бирергә омтылуына да карамастан, бөтен характеры белән татар әдәбиятында моңарчы иҗат ителгән, үзенә охшаш типлардан әллә ни аерылмый. Барлык 
образларның да төп җитешсезлеге шунда — алар- ның иҗтимагый образы табигый, индивидуаль, җанлы кеше характерлары белән кушылмый. Алар үгет бирүче кешеләрне хәтерләтәләр. Андый геройлар безнең язучылар өчен үзләре ирешә алмаслык бернәрсә булып күренә, ахрысы, чөнки бу геройлар күп вакыт таби- гыйлектән тыш, чынлыктагыга охшамаган яки абстракт, схематик булып чыгалар. Алар табигый, кеше теле белән сөйләшмиләр. Алар өчен ниндидер бер коры китап теле уйлап чыгарганнар. Ә Еникинең «Рәхмәт, иптәшләр!» повестендагьт райком секретаре Нәбиевне, я бул- маса, колхозның партоешма секретаре Дускаевны алып карагыз — болар тулы мәгънәсе белән җансыз кешеләр. Алар газеталарның баш мәкаләләрендә язылган фикерләрдән бүтәнне сөйләмиләр, коры киңәш бирү яки эчпошыргыч озын- озын җыелышлар үткәрүдән бүтән берни эшләмиләр. Мондый образлар безнең әсәрләргә үзеңне тәнкыйтьтән саклау өчен генә кертеләләр икән дигән тәэсир кала. Әдәбиятыбызның иң төп мәсьәләләреннән берсе яңа белән иске арасындагы көрәшнең үзәгендә торучы җитәкче ком м у нистл арның тул ы. җанлы образларын күрсәтүдән гыйбарәт. XIX съездның карарлары һәм партиябезнең яңа уставы коммунист булуның исемен һәм ролен тагын да күтәрәләр, язучыларыбызның шушы мактаулы темага язылачак әсәрләрен зур юлга юнәлтәләр. Иптәш Маленков, совет әдәбиятының бурычларын билгеләп, XIX съездның трибунасыннан болай диде: «Безнең язучыларыбыз һәм художникларыбыз үзләренең әсәрләрендә җәмгыятьтә булган начар- 
нв 
104 
 
 
.чыкларны, кимчелекләрне, авыру к ү р енеш л әр не к а м ч ы л а р г а, у i ка й художество образларында яңа типтагы кешеләрне кешелек дәрәҗәсенең бөтен гүзәллегендә күрсәтергә һәм шуның белән безнең җәмгыять кешеләрендә капитализм тарафыннан тудырылган яман шешләрдән һәм начарлыклардан азат булган характерлар, күнегүләр, гадәтләр тәрбияләүдә ярдәм итәргә тиешләр. Хәлбуки безнең совет беллетристикасында, драматургиясендә, шулай ук кинемотографиядә художестволы әсәрләрнең сатира шикелле төрләре хәзергә кадәр юк. Безнең совет чынбарлыгы сатира өчен материал бирми дип уйлау ялгыш булыр иде. Безгә барлык тискәре, черек, үлек нәрсәләрне, безнең алга баруыбызга тоткарлык ясый торган нәрсәләрне үзләренең сатира уты белән көйдерерлек совет Гогольләре һәм Щедриннары кирәк». Совет әдәбиятында сатираның формасы турында тирәнтен ялгыш караш яши. Мондый караш, имештер, безнең чынбарлыгыбызда типиклаштырырлык һәм сатира ярдәмендә көләрлек җитешсезлекләр һәм кимчелекләр юк, дип уйлаудан килә. Андый караш кимчелекләр белән көрәшүнең асылын аңламауга кайтып кала. Безгә алга барыр өчен, тормыштагы каршылыкларны җиңеп чыгар өчен тәнкыйтьнең һәм үзара тәнкыйтьнең әһәмиятен аңламау билгесе ул. Без һәрвакыт күреп торабыз һәм әйтеп торабыз, тормышыбызда, кешеләрнең аңында һәм психологиясендә капитализмнан калган кимчелекләр, авыру күренешләр бар. Шуның белән беррәттән, без капиталистик чолганышта яшибез. Алар безнең арабыздагы артта калган элементларга ничек кенә булса да йогынты ясарга омтылалар, кешеләр аңындагы капитализм калдыкларын тергезеп җибәрергә һәм көчәйтергә тырышалар, дибез. Җәмәгать милкенә ялгыш караш, яңа, алдынгы, прогрессив нәрсәләрне тормышка кертүдәге торгынлык, партия һәм хөкүмәт карарларын үтәүгә формаль караш, волокита, бюрократизм, моральсезлек күренешләре, тормыштан артта калу, белем алуга, үзеңнең үсүеңә салкын караш һәм башкалар — болар барысы да сатирабызның сугышчан темасы. Бүгенге татар әдәбиятында сатира һәм 
комедия жанрының бөтенләй диярлек булмавын, язучылары- бызның үз иҗатларындагы критик юнәлешне йомшарту юлыннан китүләрен зур кимчелек итеп санарга кирәк. Соңгы вакытларда «Совет әдәбияты» һәм «Чаян» журналларында чыккан берничә азмыкүпме уңышлы сатирик шигырьне искә алмаганда, без язучыларыбызның сатира һәм комедия жанрлары белән кызыксынулары турында берни әйтә алмыйбыз. Бу жанрдан соңгы вакытта уңышлы гына берничә сатирик шигырь язган Ш. Мөдәррисне генә уңай яктан күрсәтергә була. Аңа бу эштә ярдәм итәргә һәм булышырга кирәк. Бу өлкәдә язучы Ф. Хөснинең «Совет Т ата рстаны» газетасында «Сатира, комедия һәм юмор» дигән темага мәкалә язып чыгуы бик вакытлы. Безнең язучыларыбыз, тискәре типны сурәтләгәндә, аларга сатирик характер бирә белмиләр, безгә чит булган, авыру фактларны, рәхимсез рәвештә тәнкыйть ителергә, әче итеп көленергә тиешле фактларны җәмәгатьчелек хөкеменә тартылырлык дәрәҗәдә үткен итеп куя белмиләр. Совет әдәбиятында сатира һәм тәнкыйтьнең көче яңаның искене, юк ителергә тиешле торгынлыкны җиңеп чыгу тантанасын дөрес күрсәткәндә генә тәэсирле булачак. Ха л ы кл а р ду сл ыгы идеологиясе СССР халыклары әдәбияты арсеналында көчле идея-политик корал булып хезмәт итә. Совет әдәбиятының шушы идеологиядән читтә, шушы идеологиядән башка яшәвен күз алдына китерү мөмкин түгел. Ленин — Сталин милли политикасының рухландыргыч көче совет халыкларының культурасын һәм әдәбиятын күрелмәгән югарылыкка күтәрде. Бу политиканың рухландыргыч бөек көче ярдәмендә безнең әдәбиятчыларыбыз капиталистик
105 
 
 
җәмгыятьнең вәхши табигатеннән туа торган милләтчелек һәм раси- змныц һәртөрле череткеч, кешегә дошманлык идеясеннән азат. Халыклар дуслыгы идеясе совет патриотизмы белән аерылгысыз булып үрелгән. Бу идеологиянең чыганагы— барыннан да бигрәк безнең ялкынлы рухландыргыч патриотизмыбыз. Татар совет әдәбияты, халыклар дуслыгы байрагы астында барып, үзенең эчтәлеген халык- ларыбызның гасырлар буена килгән дуслыгын чагылдыручы гүзәл образларга елдаи-ел баетты һәм баета бара. Алдынгы, талантлы татар язучылары үзләренең иҗатларында халыклар дуслыгы идеясенә зур урын биреп килделәр, чөнки халыклар дуслыгы — тамырлары белән хезмәт ияләренә, халык массаларына тирәнтен тоташкан тормыш хакыйкате ул. Тормышның шушы хакыйкатен, искиткеч гүзәл итеп, «Язгы җилләр» романында К. Нәҗми сурәтләп бирде. Язучы, тарихи үткән- дәгеләрнең социаль асылын тирәнтен ачып, татар халкының язмышы—рус халкы һәм Россиянең башка халыклары язмышыннан аерылгысыз икәнен безгә ышандыргыч итеп күрсәтте. Халыклар дуслыгы темасын сайлап, шуны үзләренең иҗатларында чагылдыру өчен, язучыларыбыз каршында чынбарлыкның иксез-чиксез күп фактлары ярылып ята. Безнең бөтен тормышыбыз кебек үк, халыклар дуслыгы да үсә һәм тирәнәя бара. Г. Бәширов үзенең «Намус» ро- м а н ы н д а х а л ы к л а р д у с л ы гы н ы ң җанлы үрнәге булган татар һәм чуваш колхозчыларының хезмәттәге дуслыгын сурәтләде. Шагыйрь С. Хәким «Бакчачылар» исемле яңа поэмасында сугышның авыр елларында татар колхозына килеп үзенең җылы туган өен тапкай украин кызы Маринаның сөйкемле лирик образын иҗат итте. Марина образының гүзәллеге шунда, ул халыклар дуслыгы идеясенең чынчыннан рухи һәм политик гәүдәләнеше. Шагыйрь бу идеяне үзенчә—оригиналь биргән. Маринаның һәм аның язмышының образы эзләнүләрнең җимеше генә түгел, бәлки меңәрләгән фактлардан күренгән тормыш чынлыгы. Биредә шагыйрьнең көче шунда — ул шушы факттан тормышыбызның шигъри чынлыгын күрә белгән. Ләкин, байтак кына татар язучы- 
ларының иҗатында халыклар дуслыгы темасы бөтен тулылыгы белән чагылмый әле. Ул гына да түгел, кайбер әсәрләрдә хезмәт ияләрен дуслык һәм интернационализм рухында тәрбияләүгә зарар китерә торган милли чикләнүчәнлек элементлары күренгәли. С. Батталның «Олы юл буйлап» исемле поэмасында бик кызыклы, актуаль, тормыштагы тема—татар һәм рус колхозларын берләштерү нигезендә колхозларны эреләндерү темасы кузгатылган. Мирон һәм Газзә образлары, авторның уйлавынча, татар һәм рус халыкларының бүгенге дуслыгын гәүдәләндерергә тиеш булган. Ләкин шагыйрь бу теманы җанлы образлар белән ахырынача ачып чыга алмаган. Авторның фикере бөтенләй диярлек декларация хәлендә калган. Хәзер безнең әдәбиятыбыз халыклар дуслыгының җанлы һәм г\’зәл идеясен декларация, схема, шаблон рәвешендә сурәтләүгә юл куя алмый. Халыклар дуслыгы идеясен чагылдыруны максат итеп куйган Т. Гыйззәт әсәрләре дә тиешле художество югарылыгында эшләнеп бетмиләр. Байтак кына образларда драматург схемачылыктан котыла алмый. Халыклар дуслыгы идеясе чынбарлыгыбызның төрле-төрле фактларында җанлы һәм югары дәрәҗәдә художестволы булып гәүдәләнергә тиеш. Ленинчыл-сталинчыл милли политика: халыклар дуслыгы идеясе милләтчелекнең, милләтчелек калдыкларының һәм милли чикләнгәнлекнең һәртөрле чагылышына каршы рәхимсез көрәш белән аерылгысыз рәвештә бәйләнгән, дип өйрәтә. Иптәш Сталин партиянең XVII съездында болай диде: 
106 
 
 
«Шуны әйтергә кирәк, кешеләрнең, аңындагы капитализм калдыклары милли мәсьәлә өлкәсендә, башка нинди генә өлкәгә караганда да, яшәүчәнрәк. Алар яшәүчәнрәк, чөнки аларның милли кием белән яхшырак пәрдәләнү мөмкинлеге бар». (Әсәрләр, 13 том, 391 бит. Татгосиздат. 1952.) Милләтчелек калдыклары, төрле төсләргә кереп, бигрәк тә әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә яшәүчән. Бу калдыклар күбесенчә ачыктан-ачык милләтчелек белән бик тиз кушыла торган милли чикләнүчәнлек формасында чагыла. Милләтчелек һәрвакытта да милли чикләнүчәнлек, «үз милли» хисләребез артына яшеренгән була. Милләтчелекнең икенче ягы — халыкның милли горурлыгын юкка чыгаручы һәм антипат- риотизмны алга сөрүче космополитизм. Безнең илдә милләтчелекне фаш итмичә, аның белән көрәшмичә яшәү һәм иҗат итү мөмкин булмаган кебек, космополитизм белән, аңа карата килешүчәнлек белән көрәшмичә торып иҗат итү дә мөмкин түгел. Космополитизмны яклаучы антипатриотизм юлына баса, халыктан, Ватаннан һәм социалистик чынбарлыктан аерыла. В. Со- сюраның «Люби Украину» исемле шигыре белән булган аянычлы хәл барыбызның да хәтерендә. В. Сосю- ра, заманнан тыш, гомумән Украина белән мавыгып, совет кешесенең патриотик һәм милли горурлык тойгысын читләтеп үткән һәм нәтиҗәдә милләтчелеккә дә, космополитизмга да бик кулай бер әсәр язган. Мондый фактлар безнең әдәбиятта да юк түгел. Болар бигрәк тә В. Сосюраның «Люби Украину» шигыренә аваздаш поэзиядә сизелә. Очсыз-кырыйсыз озынозып шигырьләр язалар, боларда табигать турында да, табигатьне, үзенең сөйгән ярын, хәтта сабый чагында ук аерылган туган җирләрне ярату турында күп сүзләр сөйләнә. Табигать, мәхәббәт, туган җирләр турында җырларга кирәк, билгеле, ләкин совет кешесенең бүгенге реаль чынбарлык турындагы уйлары һәм олы хисләре шул предметлар артында күләгә эчендә онытылып калырга тиеш түгел, шагыйрь әйләнә-тирәсендәге чынбарлыкка совет кешесенчә карарга тиеш. Соңгы вакытта язучылар җәмәгатьчелеге шагыйрь Ш. Маннурның шигырьләренә карата кискен- кискен сүзләр әйтте. Ш. Маннур — талантлы 
шагыйрьләрнең берсе, анын иҗатында халыклар дуслыгына багышланган уңышлы әсәрләр бар, ләкин кайбер әсәрләрендә әле «үз» халкын, үз ягын чамадан тыш мактаган «урынчылык» настроениеләре очрый. Моңа шик калмасын өчен, Ш. Маннурның «Казан утлары»дигән шигырен күрсәтү дә җитә. Дөрес, аның бу шигыре 1938 елны ук язылган, әмма 1951 елда яңа җыентыгында ул тагын басылып чыккан. Турысын әйтергә кирәк, бу шигырьнең 1951 елда яңадан басылуы, һичшиксез, зур ялгышлык. Г. Гобәйнең төбендә яхшы гына әсәр булган «Маякчы кызы» повестенда Варвара эпизоды һичбер ни- гезсезгә күпертелгән. Н. Арслановның «Иртә» исемле («Совет әдәбияты», № 8, 1952) шигырендәге тарихы белән бай, горур Казанның мәңге матур, мәңге яшь булуын җырлаган соңгы юлларны да ялгышлык дип карарга кирәк, чөнки биредә Казан заманнан һәм пространстводан тыш җырлана. Бу уңайдан башка мисаллар да китерергә мөмкин булыр иде. Болар безгә поэзиябездән предметсызлык- ны, заманнан һәм пространстводан тыш булган абстрактлыкны куып чыгарырга кирәклекне күрсәтә. Туган якның матурлыгын явыз космополитларча сүз лыгырдатуга әйләнерлек рәвештә берьяклы җырлаудан бик нык сакланырга кирәк. Шулай ук милли чикләнүгә китерә торган тар урынчылык пастроение- ләрен дә бетерергә кирәк. Милли чикләнүчәнлек идея-тематика мәсьәләләрендә генә чагылмый, ул художестволы формада да, стиль һәм телдә дә, сәнгать өлкәсендәге милли традициягә карашта да үзен сиздерә.  
107 
 
 
Татар милли поэзиясенең классигы Габдулла Тукай, ялкынлы демократик идеяләр белән күтәрелеп, поэзиянең художество-эстетик мөмкинлекләре рамкасын бик нык киңәйтте. Ул, үз халкыннан һәм рус классикларыннан өйрәнеп, чын-чын- нан новатор шагыйрь булды. Совет шагыйре Һади Такташның никадәр гүзәл новаторлык мирасы калдырганы һәрберебезгә мәгълүм. Әмма, •соңгы вакытларда бигрәк тә поэзиядә бәет һәм такмак үлчәүләрен хәтерләтеп, урыиы-урыны белән ту- рыдан-туры мәгънәсезлек китереп чыгарган бертөрле көй, бер типтагы ритмика, интонация нормалары белән яза башладылар. Менә моңа С. Баттал поэзиясеннән бер мисал: Җирләрне звеноларга Беркеттек без, аннары Шул нигездә бу кызларга Беркеттек бозауларны. Рифмасы бар, ләкин мәгънәсе юк. Кайбер иптәшләр, новаторлык дигән булып, вакыт-вакыт эчтәлегенең ни белдергәнен дә уйламыйча, иске көнчыгыш формализмына тартым халтура әсәрләр чыгара башладылар. Авторлар юлларның билгеле бер, төгәл санын булдырырга тырышалар. Нәтиҗәдә чеп-чи формалистик юл санын куу килеп чыга. Мондый мисаллар бигрәк тә Ш. Мөдәрриснең «Яшел тасма» поэмасында күп. Без рус классикларыннан һәм бүгенге рус язучыларыинан осталыкка аз өйрәнәбез. Вакыт-вакыт, кирәккә дә, кирәксезгә дә, «үз» традициябезгә ябышып ятабыз. Иске татар буржуаз әдәбиятыннан абайламыйча кабул ителгән бер зарарлы алымга карата кискен рәвештә каршы чыгарга кирәк. Бу алым шуннан гыйбарәт, тискәре образларны типлаштырганда, индивидуальләштергәндә, рус сүзләрен һәм төрле жаргоннар кулланалар. Кайберәүләр, тискәре геройлар ниндидер әдәпсез, рус сүзләре һәм русча әйләнмә белән чуарланган, жаргонга әйләнгән бер бозык тёл белән сөйләшергә тиеш, дип уйлыйлар. Мәсәлән, Ш. Хөсәеновның «Профессор кияве» дигән пьесасының беренче вариантында Эдуард шундый тел белән сөйләшә иде. Ш. Мөдәррис поэмасындагы Алкин да шундый ук алым белән индивидуальләштерелгән. Ни өчен бу — персонажның телен индивидуальләштерү дип атала? Өстәвенә, ни өчен тискәре персонажның теле шундый? 
Татар һәм рус телләрен әллә нинди бер жаргонга әйләндерә торган мондый алымны бетерергә вакыт. Кайбер язучыларның рус телен тискәре, үзебез килештермәгән образлардагы юньсез тел билгесенә әйләндерүләрен дә бетерергә вакыт. Бу — революциягә кадәрге чор әдәбиятында милли нигилистлардан көлә торган алымнан калган. Андый алым хәзер бөтенләй яраксыз. Татар художество әдәбиятында мондый җитди кимчелекләр булуның сәбәбе нәрсәдә соң? Беренче һәм төп сәбәп шул — күп кенә язучыларыбыз чын реаль тормышны белмиләр, җанлы тормышның бер кисәген алып, шуны күрсәтә алмыйлар. Күп кенә очракларда чын тормышны күрсәтергә тиешенчә батырлык җитми. Иптәш Сталин, язучы тормыш чынлыгын күрсәтергә тиеш, дип өйрәтә. Шушы уңай белән, Безымян- скийның «День нашей жизни» һәм «Выстрел» исемле пьесаларына карата иптәш Сталин ясаган замечаниеләрдән бик гыйбрәт алырлык. Бу пьесаларда, бигрәк тә «Выстрел» да, совет аппаратындагы кимчелекләргә бик нык басым ясап күрсәтелгән һәм бу кимчелекләрне бетерү, төзәтү мөмкинлегенә зур ышаныч белдерелгән. Безымянский көнкүрештә һәм кешеләр аңында социализм үрентеләренең үсеп килгәнен күрсәткән. Ул, рәхимсез рәвештә һәм ачы итеп, совет кешеләренең иҗади эшенә аяк чалучы бюрократлардан, тыкшынучылардан һәм корткычлардан көлгән. Ул кесәсендә партия билеты йөрткән катып беткән бюрократ Гладкихны, троцкийчылар калдыгы Пшцалов һәм башкаларның усал ният белән күз буяуларын, корткычларның мәкерле эшләре аркасында комсомо- лец-ударник Корчагинның кызганыч үлемен һәм моның массаларда ха
108 
 
 
лык дошманнарына карата тагын да көчлерәк нәфрәт уятуын күрсәткән. Пьеса совет кешеләрендә авырлыкларны җиңеп чыгу өчен җитәрлек көч һәм мөмкинлекләр барына, халык дошманнарының, котырынып- котырынып карышуларына карамастан, котылгысыз рәвештә җиңелүгә дучар булуларына бик нык ышандыра. Әдәбияттагы төрле-төрле дошман агым вәкилләре, имеш, Безымянский совет чынбарлыгын бозган, тормышыбыздагы тискәре якларны бик нык күперткән дип, аның пьесаларына ябырылдылар. Раппчылар, Безымянскийга яла ягып, «Выстрел» һәм «День нашей жизни» — политик перспективаны боза торган, тормышыбызда очраучы тискәре типларның куркынычын арттырып күрсәтә торган пьесалар, дип исбат итәргә маташтылар. Совет әдәбиятының тормыш чынлыгыннан ку- рыкм аучан революцион критик рухына чит кешеләр Безымянскига вак буржуа ялгышларын, партиягә каршы чыгу һәм башка шундый зур гөнаһлар тагарга азапландылар. Безымянский пьесаларның художество эшләнеше ягыннан тәмам камилләшкән булмавына да карамастан. иптәш Сталин боларны раппчылар һәм башка шундый тәнкыйтьчеләр яласыннан яклап чыкты, аларның тузга язмаган уйдырмаларын читкә алып атты. Пьесадагы кайбер кимчелекләрне күрсәтеп, иптәш Сталин: идеяләре, проблематикалары, фикерләре дөрес, критик юнәлешләре бар дип, уңай бәя бирде. Иптәш Сталин болай дип язды: ««Выстрел»ны да, «День нашей жизни»иы да укыдым. Бу әсәрләрдә «вак буржуаз» һәм «партиягә каршы» бер әйбер дә юк. Тегесен дә, монысын да, бигрәк тә «Вы- стрел»ны, хәзерге заман өчен революцион пролетар сәнгатьнең үрнәге итеп санарга мөмкин. Дөрес, аларда беркадәр комсомол авангардизмы калдыклары бар. Бу әсәрләрне укыганда, тәҗрибәсез укучыга хәтта: партия яшьләрнең ялгышын төзәтә булып түгел, бәлки киресенчә булып күренүе мөмкин. Ләкин бу әсәрләрнең төп сыйфаты, пафосы бу кимчелекләрдә түгел. Аларның пафосы мәсьәләләрне безнең аппаратлардагы кимчелекләрне күрсәтүгә һәм бу кимчелекләрне төзәтү мөмкинлегенә тирән ышануга юнәлтүдә. «Выстрел»да да. «День нашей жизни»да 
да төн нәрсә менә шунда. Аларның төп кыйммәте дә шунда» (Әсәрләр, 12 т.. 219—220 битләр. Татгосиздат, 1951). Бөек Сталин язучыларны чынбарлыкның безгә алга барырга комачаулый торган тискәре күренешләрен кыю рәвештә ачып салырга өйрәтә. Совет язучыларының мактаулы сыйфатын ул барыннан да бигрәк аларның уенда, тормыштагы зарарлы, торгынлык элементларына каршы туктаусыз көрәшә белүләрендә күрә. Иптәш Сталинның язучыларга тормышны берьяклы, өстән-өстәч генә чагылдырудан саклый торган тагын бер принципиаль күрсәтмәсен искә төшереп китсәк урынлы булыр. «Бюрократлар турында сөйләгәндә бездә гадәттә карикатураларда күзлекле кешеләр итеп төшерелә торган партиясез иске чиновникларга бармак белән төртеп күрсәтәләр. Бу бик үк дөрес түгел, иптәшләр. Әгәр эш бары тик иске бюрократлар турында гына барса иде, бюрократизмга каршы көрәш иң ансат бер эш булыр иде. Бәла шунда: эш иске бюрократларда түгел. Эш, иптәшләр, яңа бюрократларда, эш совет властена теләктәш бюрократларда, ниһаять, эш коммунистлар арасында булган бюрократларда. Коммунист-бюрократ — бюрократның иң куркыныч тибы. Ни өчен? Чөнки ул үзенең бюрократлыгын партия члены исеме астына яшерә. Ә мондый коммунист-бюрократлар». бездә,, кызганычка каршы, аз түгел» (Әсәрләр, XI том, 75, 76 бит. Татгосиздат. 1951). Безнең төп бурычыбыз — кыю һәм куркусыз рәвештә тормыш чынлыгын күрсәтә барып, татар әдәбиятында социалистик реализмны тагын да күтәрә төшү. Татарстан язучыларының барлык эшен күтәрү өчен икенче әһәмиятле 

 
 чара — язучыларыбызның идея-теоретик белемнәрен үстерү. Турысын әйтергә кирәк, Язучылар Союзының, партоешмасы язучыларга политик белем алуда житәр- лек ярдәм күрсәтми, алар алдына тиешле таләпләр куймый. Хәзер язучыларыбызнын. барлык игътибары партиябезнең.' XIX съезды карарларын һәм материалларын, иптәш Сталинның даһи хезмәте «СССРда социализмның экономик проблемалары»!! тирәнтен өйрәнүгә юнәлергә тиеш. 
Татар совет язучылары каршында торган бурычлар гаять зур. Партиябезнең XIX съезды безнең алга мөһим бурычлар, илебездә коммунистик жәмгыять төзү бурычларын куйды. Совет язучыларының мактаулы һәм данлы роле — шушы эштә. Безгә бу бурычлар югарылыгында булу өчен, партиябезнең һәм халкыбызның ышанычын намус белән акла>^ өчен, барлык көчебезне һәм осталыгыбызны бирергә, чын- чыниан «кешеләр рухының инженерлары» булырга кирәк!