Поэзия
ЗЫЯ МАНСУР
ЙӨРӘКТӘГЕ ҖЫР
Күптән инде, күптән ул матур җыр Канатланып яши күңелдә. Ак кәгазьгә төшерим дип аны, Каләм алдым менә бүген дә.
Белмим, аны мин беренче тапкыр Бишегемдә микән тыңладым, Бераз үскәч, мәктәп юлындамы, Узгандамы колхоз кырларын... Якын дусты сызган юллар буйлап Безне олы, якты көннәргә Алып килгән юлбашчыны таныйм Ул җырдагы гади сүзләрдә.
Эшебезнең һәрбер өлкәсендә, һәр сәгатьтә, һәрбер минутта Иң кадерле бөек дустыбызның Булуын иң алгы сызыкта Сөйли ул җыр. Халык телендә дә Яңгыравын ишетәм шул җырның: «Рәхмәт, рәхмәт сиңа, иптәш Сталин! Зур бәхетле көннәр тудырдың!»
Рәхмәт, рәхмәт сиңа, иптәш Сталин! Дип кабатлыйм, җырны язам да. Язганымнан мең матуррак булып Җыр йөрәктә кала һаман да.
23
НУРИ АРСЛАНОВ
ЗОЯ (ж ы р)
Эй урман, урман... Учак аланда. Кем уйга чумган Ялгызы анда? Ул урман кызы. Тирэ-якта тын; Уйный ялтырап Учакта ялкын. • Припев: Зоя, Зоя, Комсомолка, Син безнең белән бергә: Син яшәрсең күңелләрдә Гомер-гомергә. Якында авыл, Дошман авылда. Кыз төнлә чыга Хәвефле юлга. Тоткын итәләр Фашистлар аны, Газаплый алар Партизанканы. Припев. Газаптан тәне Батса да канга, Серен ачмаган Явыз дошманга. Өмет өзмәгән Соңгы сулышта, Халкын өндәгән Бөек сугышка. П р и п е в. Әй курган, курган, Каберлек анда, Чәчәктән юрган Ябылган аңа.
Шунда күмелгән Туган ил кызы, Чын мәхәббәтнең Сүнмәс йолдызы. Припев: Зоя, Зоя, Комсомолка, Син безнең белән бергә, Син яшәрсең күңелләрдә Гомер-гомергә. 1952