Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАШИНИСТЛАР


 Семафор ачык. Казан — Москва поезды әкрен генә Юдине станциясеннән кузгалып китте. Вокзал бинасы, паровоз депосы корпуслары, маневр ясап йөрүче паровозлар барысы да артта калдылар. Тирәли алма һәм чия бакчаларына уралган кечкенә өйләр берәм-берәм күздән югалды. Рәт-рәт булып яткан тимер юл тасмалары, станциядән ераклашкан саен, азаеп, ике тар юл булып, әллә кайларга чаклы сузылып киттеләр. Поезд, тизлеген арттырып, рельслар өстеннән шаулап чаба башлады. Вагоннарның берсендә озын буйлы, чандыр гәүдәле, йөзе кояшта янган бер егет бара; ул коңгырт күзләрен тиз-тиз генә йөртеп ала — бик бирелеп, ни турындадыр уйлый. Нинди генә мәсьәлә булмасын,— зурмы ул, кечкенәме,— һәрвакыт төрле яклап уйлау Солтан Хәкимов- ныц яшьтән үк гадәтенә кергән инде. Ә менә хәзер аның тормышында зур вакыйга булды. Водокачка машинистлары курсын отличнога тәмамлаганнан соң, ул эш урынына бара. Үзен иң начар эшли торган водо- качкага беркетүләрен сорады ул. Су белән тәэмин итү бүлеге начальнигы Василий Васильевич Пенкин, гаҗәпсенеп, җилкәсен сикертеп куйды. Яңа гына хезмәт юлына баскан яшь егетнең авырлыклардан курык- мавы аңа ошый, ләкин әле ул бик сер бирергә теләми иде. « Бә л кем...» сүзе и ка б атл ы й - к а - батлый, ул Хәкимовка җайлырак урыннарны санап күрсәтте. Бәлкем, аның барлык авырлыкларны да җиңеп чыга алачагына, көченә һәм белеменә ышанып бетми торганнардыр? Аның курсант иптәшләре — Афзал Миңнуллин, Иван Николаев, Михаил Мельников һәм башка бик күпләр кечкенә объектлар алдылар. Ә ул, Солтан Хә- кимов, таушалган җиһазлы, аварияләр еш була торган, бөтен бүлек буенча иң соңгы урындагы водокач- каны сорый. Бәлкем, ул ялгыша торгандыр? Әгәр бөтен эшне таркатса, ул чагында... Билгеле, яшь машинист минут эчендә башына килгән бу фикерләрен әйтеп тормады. Ул үз көченә, үзенең шул двигательләрне, насосларны, электромоторларны нык яратуына ышана иде. Ул, үзеңне аямыйча эшләү шатлыгын да, кыю омтылышларын да, техниканы алга җибәрү өчен кулыннан килгәннең барысын да алар белән уртаклашырга әзер иде. Солтанны «Зеленый Дол» станциясенә зур водокачкага җибәрделәр. Менә хәзер ул, поезд тәгәрмәчләре шавын, пассажирларның күңел л е бәхәсләрен тыңлый-тыңлый, эшне нәрсәдән башларга кирәклек турында уйланып бара. Иң элек коллектив белән танышырга кирәк. Сменадаш машинистлар ничек яшиләр? Коллективтан башка мин берни эшли алмаячакмын, ансыз бернинди техника да ярдәм итә алмый... Водокачкада эш Солтан уйлаганнан күп авыр булып чыкты. Хуҗа
82 
 
лыкның таркау хәлдә торуы, яраксызга чыккан механизмнар, аварияләр, су резервуарларының эшендә өзеклек тудыралар һәм бөтен су хәрәкәте магистрален кыен хәлгә куялар иде. Көн саен станция аша дистәләрчә поездлар үтеп тора. Боларныц бөтенесе дә тимер юл транспортының корыч законы—хәрәкәт графигының төгәл үтәлүен таләп итәләр, һәр паровоз, үз вакытында кирәк кадәр күмер, су алып, составка куелырга тиеш. Яшь машинист беренче көннән үк график бозылуның төп сәбәбе су белән тиешенчә тәэмин итмәүдән икәнен күрде. Бик кыен хәлләр алдында калды Солтан. Су белән тәэмин итү бүлегендә двигательләр һәм насослар тузган, аларны алыштырырга кирәк, ләкин начальство ничек кирәк алай, язга чаклы чыдагыз инде, яз көне бүлектән яңа машиналар алырбыз, дип юатып килә. Солтан салкын кышның озак көттермәсен белә, шуңа күрә кышны тулы хәзерлек белән каршы алырга җыена иде. Тимер юл транспорты өчен кыш — бик явыз контролер. Поездлар хәрәкәтендәге өзеклекләр һәм аварияләр кыш көне күбрәк була. Коллектив членнары белән уздырылган бер җыелышта Солтан болан диде: — Эшкә мондый караш булганда, бернинди уңышка ирешеп булмаячак. Хәзер бөтен игътибар водокач- кага юнәлергә тиеш. Поездлар нормаль рәвештә су белән тәэмин ителсеннәр. Юдипо бүлеге буенча безнең водокачка иң зурлардан санала. Шулай булгач, илебезнең төрле почмакларына кирәкле йөкләрнең үз вакытында барып җитүләре безгә дә бәйләнгән. Ә без поездларны тоткарлыйбыз, туктатып торабыз! Бездә машиналарга ягымлы караш юк, без аларны яратмыйбыз. Лларга үзебезнең көч белән кечкенә генә ремонт ясарга да теләмибез. Дәүләт милке белән варварларча эш итәбез. — Дөрес түгел,— дип кычкырды сменадаш мастер Прохоров. — Эш бездә түгел—машиналарда. Детальләр искереп беткән, аларны күптәз чыгарып ыргытасы бар инде... — Прохоров дөрес әйтә,—дип кушылды аңа икенчесе,— мондый техника белән бик ерак барып булмый. Ремонт дигәнебез безнең көт җитәрлек эш түгел ул. 
— Көчебез җитми дисез, алайса... Хәкимов сабыр гына иптәшләренә карап торды. Ләкин аның кызарынып киткән йөзе бик каты ачуы килүен күрсәтеп тора иде. Әйе, бу сүзләр аның һәр адымында очраячак авырлыкларны тагын бер кат искә төшерде. — Сезнеңчә болай була инде» иптәшләр: водокачканы ябарга да, поездларның йөрешен туктатырга һәм яңа машиналар китергәнне көтеп ятарга. Моны бер сүз белән генә әйтсәк — җинаять бу. Солтан эштән бик кәефсез кайтып керде. Иптәше Һаҗәр моны шундук сизеп алды. — Барысы да рәтләнер, Солтан, барысы да рәтләнер,— дип, ул аны тынычландырырга тырышты һәм иренә чәй китерде. — Мина күбрәк хәзерләнергә кирәк әле,—диде Солтан, юаш кына.— Конспект төзергә кирәк. Иртәгә ги- дротехникадан дәресләр үткәрә башлыйбыз. Ыигә ышанмыйлар алар миңа? Ни өчен? Аңламыйм... Эшчеләр ышансалар, аннары бөтенләй башкача китәчәк, ничек кенә итеп булса да моңа ирешергә кирәк. Икенче көнне иртән машиналар бүлегендә дәресләр башланды. Солтан эш урынында ук двигательләргә, моторларга, төрле приборларга күрсәтә-күрсәтә, юньләп карамаганда аларның нинди хәлгә төшәргә мөмкин икәнен әйтеп, конкрет мисаллар белән сөйли башлады. — Николай Лунин һәм аның бригадасы турында ишеткәнсездер инде. Бу бригада членнарының һәрберсе кузгалу алдыннан үз паровозын җентекләп карый, һәрбер деталь, һәрбер болтның, винтның эшенә сизгер контроль ясау авариядәй һәм һәртөрле зыян килүдән коткара. Кайчакта, дусларым, зур бәхег- сезлекләр кечкенә генә нәрсәдән дә килеп чыккалый. Менә күрәсез, двигательнең тавышы тонык, тигез гү
€• 
83 
 
гел. Яхшылабрак тыңлагыз, әле... дөрес эшләми бит. Ә менә, ишетәсезме шестерняиың ничек йөргәнен, дерелдәп, калтырап чыга. Сәбәбе нәрсә?—Ныклап бөркетелмәгән, яхшылап майланмаган... Бер двигательне вакытлыча туктатып, профилактик ремонт үткәрделәр. Хәкимов, яңа дуслары белән бергәләп, детальләрне ныгытты, кайберләрең алыштырып куйды. Башка механизмнар белән дә шулай эшләделәр. Кешеләр тәмам арыган булсалар да шат чырай белән таралдылар. Озак та үтми эшнең нәтиҗәләре күренде: аварияләр азайды, су гидро- колонкаларга яхшы килә, локомотивлар заправкада азрак тора башлады. Бу — эшнең башы гына әле, ләкин яхшы башлангыч иде. Бик күп нәрсәләрне үзгәртергә, эшне яңа баштан корырга, водокачка- ны һәрьяклап алдынгылар сафына чыгарырга кирәк иде әле. Солтан Хәкимовның үз белгәнен иптәшләре белән уртаклашырга те- ләвен коллективтагы һәркем ачыд күрде: һәркем үзенең төп бурычы эш һәм белемен күтәрү икәненә төшенде. Дежурдан буш вакытларда паровоз депосында слесарьлыкка өйрәнү буенча занятиеләр үткәрелә башлады. Бары материал белән яхшы таныш булган слесарь гына теләсә нинди агрегатка, машинага һәм двигательгә вакытында ярдәмгә килә, ремонтлый һәм тоткарлыктан саклап кала ала икәнен яхшы аңладылар. — Менә бишенче разряд алырсыз да бер дигән слесарь булырсыз,— дип шаярта Солтан дусларын.—Безнең бурыч двигательнең эшен нормадагы 12.000 эш сәгате урынына 40 000 гә җиткерү. Ә моңа машинаны һәм аны чистарту «секретын» яхшы белгәндә генә ирешергә мөмкин. Сер итеп кенә әйтим, дуслар, мин үзем предприятиебез отделение буенча беренче урынны алсын иде дим. Моны инде безнең киләчәктәге кышкы эшләребез хәл итәчәк. Хәзергә безнең эшләр бик әйбәт түгел әле: экономия туплыйсы урында, өч тоннадан артык ягулыкны кирә- геннәп тыш яндырабыз, аварияләр ясыйбыз. Еш кына мондый сөйләшүләр Main и 11 истл арны у й л а и ы р га м әҗб ү р итә. Занятие вакытында туган сораулардан, шау-шулы фикер алышулардан кечкенә машина бүлеге чын аудиториягә әйләнеп 
китә. Кечкенә генә кесә дәфтәрләренә, яисә берәр кәгазь кисәгенә, шунда, топка янында ук, тиз-тиз генә сызымнар сызыла. Бәхәс дәвам итә, кешеләр кайнарланып, кулларын бутый-бу- тый сөйлиләр. Мондый чакларда Солтан Хәкимов «аудитория»не җитди караш белән күзәтеп чыга да, бәхәсләшүчеләрнең дусларча аркаларыннан каккалап, тыныч кына: — Дуслар, вакыт бетте, мәсьәләне иртәгәгә калдырабыз, — ди. Водокачкада тормыш күңеллерәк бара башлады, һәр көн коллектив членнарының эшләренә берәр яңалык өстәлә иде. Солтан Хәкимовның тынгысыз характеры, эшкә егетләрчә дәрте, ялкыны һәрбер җирдә: үзәктән кугыч насоста да, двигательнең төгәл ритм белән эшләвендә дә, зур станциянең төрле почмакларына су җибәрүче су артериясе системасында да сизелә. Алар барысы да тәртипкә китерелгәннәр. Кешеләр дә дәртләнебрәк эшли башладылар. Бердәм, алга омтылышлы бу хәрәкәттә һәр машинистның үз көченә ышанганы сизелеп тора. Хәтта машина бүлегенең элек иске һәм моңсу булып тоелган соры бинасы да хәтсез үзгәреп китте. Яшел буяулы яңа түбә, киң такта болдыр һәм янына Ленин бюсты куелган монумент белән бу бина башкалардай үзгә булып күренә иде. 
Кыш та җитте. Мул яуган кар җәенке наратларны, Идел киңлекләрен агартып җибәрде һәм, ерак- еракларга, әллә кайларга китеп, урман буйларына йомшак кына келәм булып җәелеп ятты. Водокач- кага орынып торган «Яндудкино» күле калын боз белән капланды. Двигательнең тавышы кышкы саф һавада еракларга китр дә кире кайтып ишетелә; соргылт төтен тасма
84 
 
лары салкын һавада бик тиз таралып юк булалар. Кышкы аяз кичләрдә Солтан поездларны каршы алырга ярата. Рельсларга кага-кага дөпелдәп, товар поезды узып китә. Яшел вагоннарын тагып, пассажирский килеп туктый, шаулашып кешеләр төшә, каядыр ашыгалар, кабаланалар, бу кешеләрнең хәрәкәтләрендә, сөйләшүләрендә аларның бүленмәс бер эшләре, тормышларына ямь бирүче, аны тутырып торучы эшләре барлыкны күрү кыен түгел иде. Ашыгып чабучы поездларда, бик кирәкле шушы йөкләрне тиешле урыннарына сонга калмыйча илтеп тапшыруда, үзенең дә кечкенә генә булса да өлеше барлыкны тою Солтанга рәхәт иде. Поездларны озаткач ул, күңелле истәлекләргә бирелеп, өенә таба атлый. Күз алдына тирән сулы Сура буена утырган кечкенә генә Алатырь шәһәре, әллә ничә аудиторияле уку комбинатының зур кызыл йорты һәм каршысында гына шикелле булып укытучылары килеп баса: менә бераз бөкрәйгәнрәк, чал кергән калын кашлары астындагы зәңгәр күзләре белән ягымлы итеп карый торган чал чәчле Александр Петрович Тищенко. Гидротехникадан дәрес бирүче, сизгер һәм таләпчән бу укытучы, яшь машинист дусларына язган хатларында технология процессларын тирәнтен өйрәнергә, материалларга экономия ясау өчен яңа мөмкинлекләр эзләргә, механизмнарны һәм җиһазларны яраксызга иртә чыгармау өчен көрәш алып барырга киңәш итә иде. «Билгеле, мин дә үземнең водо- качкамда беркадәр эш эшләдем, — дип язды Солтан үзенең укытучысына, — тәртипкә китердем дияргә була. Планнар зур әле... Ләкин шул яна планнардан, хыяллардан бер генә нәтиҗә чыга — техникадан мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга һәм эчке ресурсларны күтәрергә кирәк». Солтанга бер Алатырьдаи гына түгел, илнең төрле почмакларыннан, Красноуфимскидаи да, Муромпан да, башка ераграк җирләрдән дә хатлар килеп тора. Бу хатларның бик матур бер ягы бар, алар кыю хыялларга дәртләндерәләр. Менә Арчадай Мостафа Әюпов язган: «Мин бер җайланма — форсункалар өчен регулятор унлап таптым. Сиңа сызымын 
җибәрәм, үз фикереңне яз әле. Мина бик файдасы тиячәк аның». Солтан бу хатларны кат-кат укый, машинистлар белән киңәшә һәм шул яңалыкны үзләрендә дә үткәрергә тырыша. Коллектив соңгы вакытта бик бердәм булып китте. Солтанның үз даны өчен тырышмавын күреп торалар бит алар. — Ну каты да кеше инде безнең начальник, — дип куйды Шәйхулла Зиннәтуллин берара, төнге дежур- ствосын тапшырганда. — Син кара» Саша,—диде ул үзенә сменага килүче Прохоровка,— машинаның эшләгән чагындагы барлык житешсез- лекләрен, ничек эшләвен, барысын- барысын язып барырга куша ул. — Нигә, минемчә, бик яхшы нәрсә бу, — диде Прохоров. Ул беренче көннәрне Солтанның сүзләренә каршы килүен исенә төшереп көлемсерәде. — Ичмасам, тәртип күренә, җавапсызлык та бетте. Элекке начальник вакытындагы кебек түгел. Күренеп тора — яхшы егет, эшне дә ярата, характеры да шундый тынгысыз. Турысын гына әйткәндә, моңарчы мин — начальниклар яхшы иптәш була алалар, дип белми идем. — Солтан яхшы кеше, бик яхшы кеше, —диде Шәйхулла, дусының сүзләренә кушылып. — Андый кеше булганда,, эшләве дә җиңелрәк. Гадәттә була торган мондый сөйләшүләрдән Александр Прохоров та. Шәйхулла Зиннәтуллин да, башкалар да үзләренчә нәтиҗә чыгарып. Беренче Май алды ярышында водо- качкабыз ничәнче урын алыр икән дигән, үзләрен иң мавыктырган сорауга килеп туктыйлар иде. Араларында иң кечкенә буйлы Ярулла көтелмәгән сораулары белән барысын да таңга калдыра. Бу вакытта аның күзләре очкынланып яна башлый, әйтерсең, аңардагы ташып торган яшьлек энергиясе каядыр алга омтыла, яңа юллар эзли иде. — Мин дежурда вакытта еш кына бернәрсә турында уйлыйм. Бу мине шул к а дә р дул к ы н л а иды р а, ка йчакга 
85 
 
нәкъ шулай булыр төсле тоела башлый. Беләсезме, нәрсә ул: илебезнең бөтен юллары арасында су белән тәэмин итү буенча иң яхшы бүлек дигән почетлы исем эләксен иде безгә.—Ярулла чуалган бөдрә чәчләрен артка сыпырып җибәрә дә, күңеллеләнеп иптәшләренә карый,— билгеле, бу ансат эш түгел, ләкин мин моны мөмкин дип уйлыйм! Моңа һичшиксез ирешергә була! Башкалар ниләр хис иткәннәрдер, анысын әйтүе кыен. Бәлкем, күбесе моңа, аның башына очраклы гына килгән яшьлек ярсуы дип кенә караганнардыр. — Ярулла туган, синең бар нәрсәң көтелмәгәндә килеп чыга, — дип көлештеләр. һәм бу сүзләрдә чынлык та юк түгел иде. Ярулланың водокачкага килү тарихы бик кызык булды. Кышкы кичләрнең берсендә водокачкага тәбәнәк кенә, чандыр гына бер егет килеп керде һәм дежурдагы Александр Прохоровка: — Машинистлыкка укырга аласызмы? — диде. Солтан да биредә иде. Егетнең кыюлыгы, боргаланмыйча туп-туры әйтүе аңа ошап китте: — Паровоз кычкыртуыннан ку- рыкмыйсыңмы? — диде ул, елмаеп. Шаркылдашып көлеп җибәрделәр. Егет уңайсызланды, бер Солтанга, бер идәнгә карады, аннары стенада эленеп торган двигатель сызымнарына күз төшерде дә: — Мин машинаны яратам, — диде, — ә паровоз гудогына күнегербез, авырлыклар булса, җиңәргә мөмкин. Аны эшкә алдылар. Коллективның яңа члены, Ярулла Гайнуллин, уңган егет булып чыкты. Тотынган эшен җиренә җиткереп эшләве, һәрнәрсәне белергә тырышуы аңа өч айда катлаулы техниканы үзләштерергә ярдәм итте. Ярулла экзаменнарын уңышлы бирде. Аңа беренче дежур- ствопы ышанып тапшырган көнне ул чиксез бәхетле иде. 
Май бәйрәме алдыннан водокачкага шатлыклы хәбәр килде: эштә авария булдырмаган, материалга экономия ясаган һәм машиналарны яхшы хәлдә тотканнары өчен коллективка отделение буенча беренче урын бирелгән. Кич белән Солтан квартирасына машинистлар җыелды, йөзләр кай
нарланган, машинистларның дулкынланулары күренеп тора. Солтан чәй янында социалистик ярышның йомгаклары турында сөйләде. — Тәэминат бүлеге начальнигы хезмәт күрсәткечләрен саный башлагач, тәнемнән чымырдап, кайнар су коелып төште, бирә инде бу кирәкне дим, бишенче урынга чыгарып куя инде, явыз... Аннары бәйрәмне каршы алуы да оят инде, дим. Дөресен генә әйткәндә, бөтен кайгырганым ягулык булды. Бик шәп түгел бит, егетләр, безнең ул яклар, ягулыкка экономия аз ясыйбыз бит әле... — Ничегрәк уйлыйсың, Ярулла,— дип күз кысты Солтан Хәкимов Гайнуллинга, — бу өлкәдә син бит профессор безнең. Көлештеләр. Әмма, гадәтенчә, Ярулла көлмәде, иптәшләренә төбәлеп карады да: — Әле чәчәкләр генә бит, җимеше алда буласы әле, — диде. Әйе, җимеше алда буласы әле. Җимеш булсын өчен беренче чәчәген җибәреп, балкып утырган үсемлекне бик шәпләп тәрбиялисе бар, матур башлангычны үстереп җибәрәсе бар әле... Солтан чәй табыны янында шу- ларны уйлады. Машинистларга күз йөртеп чыкты, аларның йөзендә ул үз көчләренә ышану күрде. — Менә шул, туганнар, — диде Солтан, күңеле күтәрелеп. — Василий Васильевич Пенкин әйтә бер заман: «Без «Зеленый Дол» водо- качкасына беренче урынны бирергә булдык, ди. Кыска гына вакыт эчендә бик тиз өскә үрмәләде, ди. Үрнәк тәртип урнаштырды, поездлар хәрәкәтен тоткарламый, коллектив членнары үз ихтыярлары белән өстәмә рәвештә слесарьлык практикасын уздылар, тузган машиналарны ремонтлап эшләтүе белән генә дә бу водокачка хөкүмәткә уп мең сумлык экономия бирде», —ди. Актыктан миңа карады да, мыегыңа чорнап куй,
86 
 
дигәнсымап итеп: «Ләкин коллективка үсәргә .мөмкинлекләр күп әле», — диде. — Тырышырбыз, Василь Васильевич. — дидем. Башка сүз әйтә алмадым инде, егетләр, бик дулкынланган идем. Бу хәбәрне тыңлаганда, машинистларның хыялында кыю һәм бай эчтәлекле яңадан-яңа планнар туды. Намуслы һәм батыр хезмәтнең юлы киң. Хәзер моңа хезмәтнең дәртләндергеч көчен сизгән һәркем ышана иде. 
Әйе, алар бик матур яши башлаганнар иде. Тагын да зуррак, тагын да мавыктыргычрак планнары бар иде. Коточкыч сугыш бу планнарның астын өскә китереп, җимереп ташлады. Водокачканың кечкенә коллективы сирәкләнеп калды: башта Ярулла Гайнуллин фронтка китте, аның артыннан башкалары... Фронт ягыннан кайткан поездлар көрәшнең авыр булуын сөйлиләр. Яралылар кайта, солдатларны төяп яңа составлар фронтка ашыга... Дистәләрчә хәрби поездларны вакытында су белән тәэмин итеп җибәрергә кирәк. Фронт көтми, ул эштә төгәллекне, корал һәм сугыш кирәк-яракларын тизрәк китереп җиткерүне таләп итә. Солтан Хәкимовны ашыгыч рәвештә бүлеккә чакыртып алдылар. — Безнең тимер юл магистрале рронтны тәэмин итү буенча әһәмиятле участокка әверелде! Сез хәлнең һаман кискенләшә баруын белә торгансыздыр. Фронтка баручы хәрби поездларны тоткарлауның нәрсә икәнен аклыйсызмы сез? Су белән тәэмин итү бүлеге начальнигы Василий Васильевич Пенкин бу сүзләрне әйткәндә бик дулкынлана иде. — Хурлык! Бер атнага уннан артык поезд сигез сәгатьләп тоткарланып торган. Турысын гына әйтсәк, бу бит җинаять! Тиз арада өстәмә су магистрале төзергә кирәк. ' — Мин моны бик яхшы аклыйм,— диде Солтан,, кызарып. — Бу бик мөһим, эшкә хәзер үк тотынырга кирәк. Ләкин... трубалар, материаллар юк бит?! Алар трубалар табу турында озак кына сөйләштеләр. Солтан станция участогында кайчандыр үткәрелгән су магистрале юлы барлыгын белә иде. «Бәлкем, анда трубалар бер метр тирәнлектә генә ята 
торганнардыр», дип уйлады машинист. Водокачка эшчеләре һәм депонык партбюро секретаре Алексей 1\ам- боров җибәргән кешеләр белән, Солтан, инде төн булуга да карамастан, кызу эшкә кереште. Җир астында ике ел ятсалар да, трубалар эшкә яраклы иде әле. Өч көн буена баш күтәрми эшләделәр. Кирәкле юнәлештә водопроводның яңа, өстәмә су аеру линиясе салынды. Моннан соң фронт составлары су алу урынында тоткарланмыйча, дошманга каршы көрәшергә кирәкле нәрсәләрне төяп, вакытында үтә башладылар. Солтан Хәкимовны тагын бер уй борчый иде әле. Үз водокачкасында, шулай ук башкаларда да кадрлар җитмәүчелекне бетерү өчен, Солтан смена машинистлары курслары оештырырга карар бирде. Теләүчеләрне җыю әллә ни кыен булмады. Тиздән сигез яшүсмер кечкенә машина бүлеген тутырдылар. Механизмнар, приборлар янында практик заннятиеләр башланды. Укучылар бу коточкыч зур двигательләрнең серләрен тизрәк белергә тырышалар иде. Солтан абыйлары алариы кызыксындырган һәрнәрсәгә туктала, машинаны ничек ходка җибәрергә, манометрларда тиешле басымны ничек тотарга, ышкылучы частьларны ничек майларга икәнен — барысып-барысын күрсәтә, аңлашылып җиткәнче сөйли иде. Смена машинистларын хәзерләү бик кыска вакыт эчендә төгәлләнергә тиеш иде. Шуңа күрә материалны яхшырак үзләштерү өчен һәр курсант тәҗрибәле смена машинистына беркетелеп, аның кулы астында машинаны үзе эшләтергә өйрәнде. Укулар тәмамланып, курсантлар смена машинисты дигән исемне алу өчен Юдинога имтихан бирергә ки
87 
 
тар алдыннан Солтан бик дулкынланды. —- Бирү белән телефоннан хәбәр итегез, онытмагыз! — дип калды ул. Төштән соң, су белән тәэмин итү бүлеге начальнигы Василий Васильевич Пенкин шалтыратты: — Яна уңыш белән котлыйм, Солтан Сабирович. Молодец сезнең укучылар! Бишссе экзаменны бишлегә, калганнары дүртлегә бирде... Солтан телефоннан тыңлаган арада маңгаена бәреп чыккан тирне сыпырып ташлады. Бөтен бүлек кадрлар белән тәэмин ителде. 
Солтанның күптән инде уйлап йөргән бер хыялы бар иде: бакча ясап, Мичурин алмалары үстерәсе иде. Алмагач төпләренә сыенып жи- ләк-жимеш куаклары үсәргә тиеш. Солтан бу хыялын дусларына сөйләде, иптәше Һаҗәр белән киңәште. Хуплап каршы алдылар. Инде шулай булгач, үрентеләр табу хәстәрен күрергә дә эшкә тотынырга кирәк. Әйе, хәзер бакча үстерсәң дә була. Төн йокыларын онытып, аяк өстендә йоклап эшләгән киеренке көннәр узды. Искиткеч чыдамлыгы, куәте, бердәмлеге белән дөньяны таң калдырып, совет кешесе җиңү яулап алгач, — ул җиңүдә Солтанның үзенең дә өлеше бар — менә бүген, кояшлы бер иртәдә, алар, буш яткан жирне чистартып, хатыны һәм балалары— кызы һәм биш яшьлек улы белән бергәләп, эшкә керештеләр. Кечкенә Госман, шомырт кара күзләрен әтисенә текәп, бик җитди кыяфәт белән, төпченеп-төпчепеп сораштыра: — Алар зур үсәләрме? Алмалары зур, чын алма шикелле буламы? — Әлбәттә, улым,— ди Солтан,— зур, бик зур булып үсәчәкләр. Тәм- ле-тәмле алмалар, грушалар булачак; хәтерлисеңме, үзеңә алып кайта торган идем? — Хәтерлим,—ди Госман, әтисенең тезләренә елышып. Солтан улын иркәләп, башыннан сыйпый. — Шулай, балакайлар, хезмәт итмичә берни дә булмый. Йортлар да төзелми, паровозлар да йөрми, икмәк тә булмый һәм ’ алмалар да үсми, һәрвакыт хезмәт итәргә, иренмәскә кирәк, тик шул чакта гына безнең алмалар үсәчәк... Бакча утыртылып беткәч, Солтан аны ясалма сугару юлын уйлап тапты: бөтен бакчаны нечкә көпшәләр каплап алды. 
Кранны ачып җибәрү белән, су, тармаклар буенча таралып, агач һәм куаклар төбенә җәелә, аларга тереклек суы алып килә. Солтан, нәниләре белән сөйләшә- сөйләшә, бакчада йөри, тыныч, якты көннәрнең кайтуына куана иде. Күп тә үтми водокачкага, күкрәк тулы орден тагып, сугышларда бераз олая төшкән, әмма һаман да әле яшьлек шаянлыгын җуймаган, көләч йөзле Ярулла Гайнуллин кайтып төште. — Ну, туган, нәкъ вакытына кайттың,— дип кочаклап кысты Солтан яраткан машинистын,— җитмәсә әле шундый каһарман булгансың. Ә бездә, туган, тагын бер җайсыз нәрсә туып тора әле; бөтен магистральне су белән тәэмин итә торган «Яндуд- кино» күлебез саегып бара. Әмәлен табасы иде! Аңлыйсың инде моның җитди нәрсә икәнен. — Димәк, яңа чыганак табарга кирәк, — диде Ярулла, ашыгып. — Бу бик җитди нәрсә, болай булганда бөтен станцияне, бөтен поездларны сусыз калдыруыбыз бар... Солтан Хәкимов бер көнне бүлеккә керде. — «Яндудкино» күленең суы ике айдан да артыкка бармаячак, — диде Солтан. — Сезнең тәкъдимегез? — дип аның сүзен бүлде начальник һәм, хәлнең бөтен кискенлеген күрсәтергә теләгәндәй, Солтанга текәлеп карады. — Күрәм, сез бик тыныч карыйсыз бу мәсьәләгә? Солтан, чыннан да, бик тыныч иде: — Эш менә нәрсәдә, Николай Денисович, — диде ул, — мин бу кыенлыктан чыгу юлын таптым инде, безнең күлгә суны Иделдән кертергә кирәк. Шулай иткәндә, «Яндудкино» беркайчан да саекмас. Дөрес, Иделдәй күлгә кадәр ара ярыйсы гына ерак, ни хәл итәсең, безнең башка чарабыз юк; рөхсәт итегез эшкә тотынырга. 
88 
 
Бу сүзләр шулкадәр гади иде, начальник ни дип җавап бирергә белмәде, тик аның йөзенә балкып чыккан елмаюдан Солтан начальникның риза икәнен аңлады. Берничә көннән Идел белән «Ян- дудкино» арасында җир казу эшләре башланды. Бу зур эштә Солтан Хәкимовның бөтен коллективы, паровоз депосы эшчеләре, тимер юл хезмәткәрләре катнаштылар. Тиздән җир бер метр тирәнлектә казылып, улаклар урнаштырылды, су күчерү өчен кирәк булган механизмнар куелды һәм кайнап торган су, ярсып, шаулап, тын «Яндудкино»га омтылды. Бу кыенлыкны да җиңгән кебек булдылар. Ләкин Солтан Хәкимовны нәрсәдер һаман борчый иде әле: улаклар яраклы булып чыкмады. Агач чери һәм ярыла башлады, улакларның бер елдан артык чыдамаячагы күренеп тора иде. «Ремонт өчен ел саен ун мең сум китәчәк, акчаны бушка түгү булачак бу», — дип уйлады Солтан. Шул уй белән ул пароход гудокларына, улактагы суның аккан тавышына колак сала- сала, бөтен хуҗалыкны йөреп чыкты. Аның зирәклеге монысыннан да коткарды. Солтан Хәкимов әйләндереп ала торган каналлар ясарга тәкъдим итте. Бу — уңайсыз улаклардан һәм аларны ремонтлауга китә торган ун меңнәрчә сум расходлардан котылу дигән сүз иде. — Түземлелек һәм хезмәт барысын да җиңә,—ди иде армас-талмас рационализатор. — Резервлар бездә һәр җирдә дә күп, алар, таулардагы казылма байлыклар шикелле, производствоның эченә яшеренгәннәр. Яхшылап казынсаң, уйлансаң, ачкыч һәрвакыт табыла. Бу гүзәл сыйфат, үсеп, бөтен коллективка хас сыйфатка, коллективны алга этәрүче көчкә әверелде. Смена машинисты Шәйхулла Зиинәтуллин озак вакытлар ягулыкка экономия ясауга ирешә алмады. Ул моңа бик уңайсызлана иде, чөнки иптәшләре булдыра, ә ул никадәр генә тырышса да булдыра алмый. — Нәрсә, барып чыкмыймы? — диде Ярулла, күз кысып.—Ансат кына булмый шул ул, туган! Бик тиз ирешә торган нәрсә түгел. Мин мен» фронтта танкист идем, анда да ягулыкны экономняләү юлларын эзләдем. Ә син, Шәйхулла, форсункаларны менә болай көйлә, үзәктән куучы насосларның эшенә күбрәк әһәмият ит, ташла син ул тәрәзәгә карап казлар 
күзәтүеңне! Ул үзенең вакытын кызганмыйча, кайчак дежурдан соң, кайчакта иптәшенең эш вакытында килеп, ана ярдәм итте. Тиздән Шәйхулланың лицевой счетында унар килограммлап кыйммәтле ягулыкка экономия күренә башлады. Коллектив көче зур көч ул. Ул барлык киртәләрне җимереп, үз дигәненә ирешә. Эшче агрегатлар: двигатель, насос, моторларның ремонтка кермичә, норманы өч өлеш арттырып үтәүләре кайчан гына әле барысының да уртак хыялы иде. Хәзер бу нәрсә ннде чынга әйләнде. — Минем двигатель инде 45 мен сәгатьтән артыграк эшли, ә бу ремонт алдындагы норманы өч мәртәбә узып китә, — диде Солтан.— Ләкин моның белән чикләнергә ярый инде дигән сүз түгел. Безнең коллектив хәзер техниканы яхшы белә, слесарьлык эшен дә өйрәнде; димәк, әгәр без үз көчебез белән алдан ремонт ясап куйсак, бердән, механизмнарның эшләү срогын озайтабыз, икенчедән, дәүләткә ел саен ун меңнәрчә акча туплыйбыз. 
«Зеленый Дол» депосының кызыл почмагы халык белән шыгрым тулы. Илебез дулкынландыргыч көннәр кичерә — партиянең XIX съезды ачылу алдында тора иде. һәркем бу көнне хезмәттәге яңа күтәрелеш белән каршы алырга омтылды. Съезд ачылу хөрмәтенә Хәкимов коллективы да үз өсләренә йөкләмә алды: Кышка хәзерлекне срогыннан элек тәмамларга; Тимер юл буенча беренче булып тизләткеч башня куярга. — Белмим шул моны үтәве,— диде Александр Прохоров.— Башня бик зур, авырлыгы сигез тоннадан артык. Аны куяр өчен ярдәмче мс
89 
 
ханпзмнар да кирәк булачак. Өстәмә эшче көчләр... Ул, Солтанның күзләре белән очрашып, уңайсызланып китте. — Ничего, Саша, үтәрбез! Мондыйны гына үтәгән бар. Хәтерлисеңме станциядә эшелоннарның тоткарлануларын, ул чагында җиңел булдымыни? Водокачка начальнигының тавышы шундый ышанычлы иде, күңелгә килгән төрле шикләр, һавага ялгыш кына чыккан очкын төсле, шул минутта ук юк булды. Тизләткеч башняны кую чыннан да күп нәрсә таләп итә иде. Шуның өчен бүлектә ике вагон агач, төрле материаллар һәм эшче көче планлаштырдылар. Аннары болай диделәр: € — Сезгә, иптәш Хәкимов, нәкъ бер ай вакыт бирәбез. Җитәрлек бу. Сузмагыз! 35 мең сум смета билгеләнә. Нәкъ сметаны раслаганда, Солтан башняны тагы да тизрәк кую юлын уйлап тапты. Юл мастеры Иваш- киннан өч дистә шпал алып торды, трослы чыгыр, күтәргеч TOJIB тапты һәм планын эшкә ашыра башлады. Бу зур башня 12 кеше көче белән бер тәүлек эчендә фундаментка куелды. Бүлектә бу турыда ишетеп шаккаттылар. Ягу бүлеге начальнигы кулларын җәеп җибәрде: — Мин аңа ике вагон такта җибәрткән идем. Водокачка коллективы бу юлы дәүләткә 30 мең сум экономия бирде. Шул вакыттай алып Солтан Хәкимов «тиз күтәрү конструкторы» булып китте. Бер генә башня да аның катнашыннан' башка куелмады, һәм коллектив дәүләткә яңада н- яңа ун меңнәрчә экономия бирде. Аның членнары хаклы рәвештә «Отличный паровозчик» значогы һәм акча белән бүләкләнделәр. Көтмәгәндә генә бөтен Юдино бүлегенә шатлыклы хәбәр таралды. Солтан Хәкимов коллективының күптәнге хыялы тормышка ашты: Тимер юл министрлыгы һәм тимер юл профсоюзының Үзәк Комитеты тарафыннан «Зеленый Дол» станциясе водокачкасына «Советлар Союзы тимер юл челтәрендә су белән иң яхшы тәэмин итүче бүлек» дигән мактаулы исем бирелде. Алдынгы водокачканың данлы коллективын котлау өчен вәкилләр килде. Алар арасында Арча, Юдино, Тюрлема, Кукмара водокачкаларыннан килгән, Хәкимовның элекке дуслары да бар иде. 
Солтан үз исеменә әйтелгән котлауларга җавап итеп бер читтә утыручы Яруллага карады, бер күзен хәйләкәр генә кысып: — Аның хыялы бит бу. — диде. — Өйрәнчек вакытында ук инде, бөтен Союз масштабына кадәр күтәрелергә мөмкин булырмы икән, дип гел сөйләнә торган иде. Ул чагында әле бу хыял гына иде шул, күпләр моның булу мөмкинлегенә дә ышанмыйлар иде. Ә синең сүз дөрес булды бит ә, Яруллап юкка гына хыялланмагансың икән. Әйе, дусларым, югары техника һәм бу техниканы үзләштергән кешеләрнең фидакарь хезмәтләре генә барысын да хәл итә ала. Мин үзебезнең юллардагы һәрбер водокачканың шундый ук уңышка ирешүен телим. Моңа ирешергә була, иптәшләр. Тик үзеңнең эшеңне яратырга, машиналарны, сөяргә, авырлыклардан курыкмаска гына кирәк! 
Кич булып килә. «Зеленей Дол» депосы партбюро секретаре Алексей Андреевич Кам- боров паровоз хуҗалыгы предприятиеләрендә кышка хәзерлекне тикшереп чыкканнан соң, водокачкага кереп чыгарга уйлады. Александр Андреевич килеп кергәндә, Солтан газеталар караштырып утыра иде. Кул биреп күрештеләр. — Я,— диде парторг, — бакча ни хәлдә соң? Быел алма белән грушалардан беренче уңышны алгансыңдыр инде. Солтан җанланып китте: — Әйе, әйе, рәхмәт, беренче уңышны алдым, начар түгел. — диде. — Поттан артык алма, груша һәм 50 килограммлап кура җиләге белән карлыган алдым. Миннән үрнәк алып, 

 
Мичурин бакчалары үстерүгә өч семья керештеләр инде, — диде ул, елмаеп. — Мин сөенеп бетә алмыйм. Безнең, поселок яшеллеккә күмеләчәк. Мин моның шулай булачагына шикләнмим! — Ул гынамы соң әле, Солтан Сабирович! Никадәр яңа нәрсә иҗат итәрбез әле! Анда безнё могҗизалар тудыралар, диләр. Ләкин без могҗизалар белән яшәмибез, безне зур горизонтлы, гүзәл совет чынбарлыгы чолгап тора. Съезд материалларын өйрәнәсездер? — Иптәш Маленков доклады буенча без инде бишенче занятие үткәрәбез. Беләсезме, Александр Андреевич, егетләр бик кызыксыналар. Жавап биреп бетерерлек түгел. Барыннан да бигрәк аларны, — диде ул кулы белән күрсәтеп, — зур Идел проблемасы кызыксындыра. «Бу бердәм коллективның һәрбер эшендә чиксез киң хезмәт горизонты күренә, — дип уйлады парторг. — Анарда киләчәккә ышанып карау, туктаусыз алга омтылу бар. Бу зур ышанычны бернинди көчләр дә җимерерлек түгел инде». 
Солтан үзенең уңышлары белән генә чикләнеп кала торган кеше түгел. Без аны еш кына башка водо- качкаларда очратабыз, депоның местком утырышларында эшлекле тәкъдимнәр 
ясавын ишетәбез. Солтан Хәкимов, тәҗрибәле механик һәм үз эшенең остасы, күрше колхозларга да күп ярдәм күрсәтте. «Калинин» исемендәге колхоз председателе Николай Степанович Ефимов аның турында болан ди: — Безнең колхоз тулаем машина- лаштырылган. һәрбер эш электрга корылган. Шундый чаклар була — двигатель туктый, ә мастер табар хәл юк. Хәзер Солтан Сабировичка йөгерәбез. Ике дә уйламый, килә, хәзер эш нәрсәдә икәнен табып, шунда ук төзәтеп куя. Кеше хәленә керүчән, яхшы күңелле кеше ул. Чыннан да Солтан Хәкимов барысына да җитешә. Ул партия тарихын өйрәнү занятиеләренә дә йөри, кө- тепханәдә дә, клубта да була. Бео үк вакытта тимер юл транспорты техникасындагы яңалыкларны карап, үзенең коллективын да таныштырып бара. Станциядә вокзал каршына почет тактасы куелган. Беренче рәттән безгә сөйкемле ачык йөзле кеше карап тора. Бу — Солтан Хәкимов портреты. Аның күз карашы светофорның дистәләрчә яшел утлары сибелеп киткән ераклыкка текәлгән. Юл ачык! Әйе, кадерле туган илебез өчен, коммунизм төзү өчен булган хезмәттәге яңа уңышларга юл ачык!