И. В. СТАЛИННЫҢ АВЫРУЫ ҺӘМ ҮЛЕМЕ ТУРЫНДА МЕДИЦИНА НӘТИҖӘСЕ
Гипертония авыруы һәм атеросклероз нигезендә икенче мартка харшы төндә И. В. Сталинның, миенә (минең сул ярымшарына) кан йөгерде. Шуның нәтиҗәсендә гәүдәнең уң як яртысында паралич башланды һәм аңы югалды. Авыруының беренче көнендә үк нерв үзәкләренең функцияләре бозылу нәтиҗәсендә тын алуның бозылу билгеләре беленде. Бу бозылулар көннән-көн көчәя барды; алар озак паузалар белән тын алу (Чейн-Стокс тын алу) дип йөртелә торган периодик характерда булдылар. Өченче мартка каршы төндә тын алуның бозылуы вакыты-вакыты белән куркынычлы характер ала башлады. Авыру башлану белән үк йөрәк-кан тамыры системаларында да шактый үзгәрешләр булуы, ягъни кан басымының югары булуы, пульс ритмының ешаюы һәм бозылуы (мерцательная аритмия) һәм көрәкнең киңәюе беленде. Тын алуның һәм кан йөрешенең бозылуы артканнан-арта бару уңае белән, өченче мартта ук инде кислород җитешмәүчелек билгеләре күренә башлады. Авыруның беренче көнендә үк температура күтәрелде һә.м лейкоцитозның күп булуы беленде, бу исә үпкәләрдә шеш урыннары киңәюне күрсәтә иде. Авыруның соңгы көнендә, гомуми хәленең бик нык начарлануы 5елән бер үк вакытта, йөрәк-кан тамырында бик нык җитешмәүчәнлек | коллапс) приступлары кабатлана башлады. Электрокардиографии тикшеренүләр йөрәкнең вена тамырларында кан йөрешенең кискен бозылуын һәм йөрәк мускулында бозылу учаклары булуны күрсәтте. Бишенче мартта көннең икенче яртысында авыруның хәле бик тиз ’ ачарлана башлады: тын алу сай һәм бик еш булып әверелде, пульс шлыгы минутка 140— 150 ударга җитте, пульска кан килү кимеде. 21 сәгать 50 минутта, йөрәк-кан тамырында һәм тын алуда җитешмәүчәнлек күренешләре артканнан-арта барган хәлдә, И. В. Сталин үлде.
СССР Сәламәтлек саклау министры А. Ф. ТРЕТЬЯКОВ. Кремльнең ДәвалауСанитария Идарәсе начальнигы И. И. КУПЕРИИ. СССР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты профессор П. Е. ЛУКОМСКИИ. Медицина фәннәре академиясенең действительный члены профессор Н. В. КОНОВАЛОВ. Медицина фәннәре академиясенең действительный члены профессор А. Л.
МЯСНИКОВ Медицина фәннәре академиясенең действительный члены профессор Е. М. ТАРИЕВ. Медицина фәннәре академиясенең членкоррсспонденты профессор И. II. ФИЛИМОНОВ. Профессор И. С. ГЛАЗУНОВ. Профессор Р. А. ТКАЧЕВ Доцент В. И. ИВАИОВНЕЗНАМОВ