ГҮЗӘЛ НЕФТЬ
I. УЛ Л1ӘХӘББӘТКӘ ЛАЕК
Үткән җәй бер Москва язучысы, совет нефтьчеләре турында китап язарга ният итеп, нефть промышленносте министры янына кергән һәм Союздагы яңа нефть районнарының кайсына бару иҗат өчен нәтиҗәлерәк булыр икән, дип киңәш сораган. — һәр район, билгеле, үзенчә кызык,— дип җавап биргән министр. — Шулай да, әгәр нефть промышленностеның бүгенге гигант үсешен күрергә теләсәгез, Татарстанга барыгыз. Чыннан да, Татарстан нефте хәзер чын мәгънәсе белән гигант адымнар атлый һәм мондый омтылышлы адымнар моңа кадәр илебезнең бер генә нефть районнарында да күрелмәгән иде әле. Социалистик җәмгыятьнең киңәйтелгән җитештерү законнары белән таныш булмаган кеше өчен Татарстан нефть промышленностеның үсеш темплары хәтта кеше ышанмаслык әкият булып тоелуы да мөмкин. Әмма бу әкият түгел. Советлар Татарстанының бүгенге реаль, гади һәм матур чынбарлыгы! Иң күңеллесе шул: Татарстан нефтьчеләренә бөтен илебез булыша. Чиксез киң Ватаныбызның төрле-төрле заводларында җитештерелгән куәтле техника: бораулау җиһазлары һәм станоклар, көчле чыгырлар һәм насослар, электр моторлары һәм дизельләр, төгәл инструментлар һәм күп төрле транспорт чаралары өзлексез ташкын булып көинәнкөн күбрәк агыла. Кыска гына вакыт эчендә, республикада үз тирәсенә нык һәм бердәм нефтьчеләр коллективын туплаган «Татнефть»
берләшмәсе үсеп чыкты. Коллектив елда и-ел яңарак һәм кыюрак уңышлар яулый бара, ул инде бик тиз арада Бөтенсоюз нефтьчеләре алдында танылып өлгерде. Татарстан нефте өчен киеренке көрәштә инде бу эшнең чын патриотлары да барлыкка килде. Алар меңнәр — бораулау һәм нефть чыгару мастерлары, бораулаучылар һәм операторлар, дизельчеләр һәм электриклар, геологлар һәм инженерлар, хуҗалык һәм партия эшчеләре; алар — үз эшләренә чиксез бирелгән, нефтькә һәм нефть белән бәйле бөтен нәрсәгә мәхәббәт баглаган зур белгечләр һәм гади кешеләр! Ал арның күбесенең исемнәре инде Татарстан хезмәт ияләре тарафыннан зур горурлык белән телгә алына. Ә бораулау остасы мастер iMoTahap Нургалиев кебек алдынгы новаторларның данлы исемнәре бөтен Союзга тарала. Бервакыт шулай Бөгелмәдә «Татнефть» берләшмәсе начальнигы А. Т. Шмарев белән булган әңгәмә вакытында аңардан Татарстан нефтенең үзенчәлекләре турында сорарга туры килде. Шмарев урындыгыннан торды да аеруча йомшак бер эчке җылылык белән: — Татарстан нефте ул гади нефть түгел, ул — мин әйтер идем, гүзәл
72
нефть! — диде һәм «гүзәл» сүзенә аеруча басым ясады. Нефтькә карата болан әйтү миңа башта ничектер бик гаҗәп һәм һәрхәлдә реаль җирлексез кебек тоелды. Чыннан да ничек инде гүзәл? Моңарчы мин нефтьне куе яки сыек, авыр яки җиңел, ниһаять, арзан яки кыйммәт булырга мөмкин дип уйлый идем, фән теленчә әйткәндә, югары яки түбән актанлы булуы турында да ишеткәнем бар иде. Әмма гүзәл дип?.. — Юк шул, нәкъ менә гүзәл! — дип катгый рәвештә үзенең сүзен куәтләде Александр Тихонович. — Билгеле, аның матурлыгы, әйтергә кирәк, үзенә башка, аны тик нефтьченең генә йөрәге тулысымча аңлый ала,— дип ул өстәлдә яткан кара-кучкыл көрән төстәге кернны саклык белән генә кулына алды. Бу, нефть исе килеп тора торган, цилиндрик формадагы тыгыз комташ кисәге хәзер А. Т. Шмарев кулында, нефтькә иң бай булган, тирән девон катлауларының бердәнбер вәкиле иде. — Әйе, без бу девон чибәренә чынчыннаи гашыйкбыз, һәм, әйтергә кирәк, өметсез гашыйклар түгелбез! Ул мәхәббәткә лаек булса, без дә аның мәхәббәтенә лаек — ул безнең мәхәббәткә җавап бирә,—дип ярым шаяру, ярым җитди тон белән дәвам итте Шмарев. — Без аның гадәт- холыкларын бик яхшы өйрәндек: ул, девон гүзәле, әйтергә кирәк, бары тик көчле ихтыярлы батыр кешеләргә генә бирелә; кирәк чакта акыллы тәвәккәллеккә барудан курыкмый торган, нык һәм кыю рухлы кешеләргә генә, бетмәс-төкәнмәс инициатива һәм иҗат уты белән янган кешеләргә генә бирелә. Менә нинди кешеләр белән эш йөртергә ярата безнең девон чибәре. Татарстан нефтенең иң күңелле ягы шунда, аның үсеше моңа кадәр күрелмәгән аеруча киң адымнар белән бара. Мәсәлән, әлегә кадәр икенче Баку районнарында ин кызу үсеш темпларын Башкорт- стан нефте промышленносте биргән иде. Әмма «Башнефть» берләшмәсенең 20 ел эчендә ирешкән нефть чыгару дәрәҗәсенә Татарстан нефтьчеләре ике ел ярымда җиттеләр. — Татарстан нефтенең тагын икенче матур ягы шул, — дип дәвам итте Шмарев бер кавым торгач,— аның үсеше үзенчә яңа, моңа кадәр күрелмәгән методлар белән, фән һәм техниканың иң соңгы казанышларын куллану нигезендә бара.
Мәсәлән, бораулау эшендә — турбина белән тизләтелгән режим, нефть чыгаруда—тирәли суландыру юлы, ә төзү- монтаж эшләрендә — тоташ агым методы кулланыла. Алексей Тихонович тыңлаучысының, ниһаять, аны аңлый башлавына ышангач, тагып да рухланыбрак дәвам итте. — Без нефтьне планнан тыш кына түгел, бәлки оста һәм матур итеп, әйе, әйе, нәкъ менә матур итеп чыгарабыз. Ә бу исә Татарстан нефтьчеләрендә үз эшләре белән законлы горурлану хисе, үзләренең илһамлы иҗади хезмәт җимешләрен күреп, эчке рухи канәгатьләнү хисе тудыра. Ә үз эшеннән риза булу, аны яратуның нинди зур көч икәне сезгә мәгълүм! Шулай итеп, миңа «гүзәл нефтьэ дигән әйтемнең хаклыгына, анын реаль җирлеге булуына тулысынча ышанырга туры килде.
II. ТАТАРСТАН БОРАУЛАУЧЫ- ЛАРЫНЫҢ «КУЛЫ» Нефть эшендә яңа кеше генә түгел, хәтта аны бик яхшы белгән кеше дә Татарстан нефть промыселларында, бораулау нокталарында, техник бур- площадкаларда булсалар, биредә гаҗәпләнерлек бик күп яңа нәрсәләр күрәчәкләр һәм берләшмә начальнигының, Татарстан нефть промышленносте үзенчә яңа юллар белән үсә. дигән сүзе белән, һичшиксез, килешәчәкләр. «Татнефть» берләшмәсе бораулаучылары илдә беренчеләр булып турбина юлы белән бораулауга күчтеләр. Хәзерге көндә алар яңа бораулау техникасын тулысынча иярләп, яңа, тизләтелгән алымнар белән эшләүне дә киң җәелдерәләр. Турбина белән тизләтелгән ысулда бораулауны — нефть коеларын казып төшүдә иң яхшы нәтиҗәләр һәм ин югары хезмәт җитештерүчәплеге бирә торган алдынгы методны —Баулы бораулау конторасының новатор
73
лары мастер Мота hap Нургалиев һәм Александр Юдин иптәшләр башлап җибәрделәр. ...Элек, ротор белән бораулаганда, иң аскы трубаның очына урнаштырылган борауны хәрәкәтләндерү өчен кайчакларда икешәр километр озынлыкка җитә торган трубалар берекмәсен әйләндерергә туры килә иде һәм шуның аркасында борауга бирелә торган энергиянең алтмыш-җпт- меш проценты нәтиҗәсез эшкә түгелә иде. Хәзер, турбина ысулы белән бораулаганда исә, трубалар берекмәсе әйләнми, бары тик турбина һәм аның валына беркетелгән борау гына әйләнә. Турбинаны исә куәтле насослар ярдәмендә куыла торган үзле балчык сыекчасының югары басымы хәрәкәткә китерә. Нефть промышленностеның бу яңа гүзәл техникасын уйлап чыгаруда да беренчелек һаман да совет конструкторлары кулында кала бирә. Турбобурны моннан 25 еллар элек совет инженеры Капелюш ников уйлап чыгара, һәм аңа С. М. Кировның турыдан-туры җитәкчелеге астында Сурахан нефть промыселларында сынау да үткәрелә. Татарстан нефтьчеләре дизельле җайланмаларда да тизләтелгән режим белән бораулауны илдә беренче буларак башлап җибәрделәр. «Татнефть» берләшмәсенең бер группа инженерлары дизельләрне тоташты-* руда иң яңа, камилләштерелгәп алымнар эшләп чыгардылар. Бу яңа алымнар нәтиҗәсендә турбобурга энергия бирүнең куәте ике тапкыр диярлек арта. Нәкъ менә шуның аркасында да инде бораулаучылар механик һәм коммерческий тизлекне икеләтә-өчләтә арттыру мөмкинлегенә ирештеләр. Тизләтелгән алымнар белән эшләүгә күчүдә Татарстан бораулаучыларына Уралмаш заводы эшчеләре һәм инженерлары гаять зур ярдәм иттеләр — алар нефть промышленносте өчен куәтле биш дизельле бораулау җиһазлары чыгаруны юлга салдылар. Бу куәтле механизмнар тизләтелгән алымнар белән эшләүче мастерларның иң югары таләпләрен дә тулысынча канәгатьләндерәләр. Хәзерге көндә Берләшмәдә исәпләнә торган барлык бораулау станокларының яртысыннан артыграгы инде тизләтелгән алымда эшлиләр. — 1953 елның 1 маена без барлык
бораулау бригадаларын да турбина белән тизләтелгән алымда эшләүгә күчерәчәкбез, — ди «Татнефть» берләшмәсе начальнигы А. Т. Шмарев.
III. ГЫЙМАЗОВ БОРАУЛАГАН КӨННӘРДӘ Бервакыт мин Алексей Тихоновач- ны «Казан» гостиницасында нигәдер бик борчылган кыяфәттә очраттым. Ул дулкынланган иде, бүлмә буйлап эре-эре атлап йөренә иде. Әгәр идәнгә аның аяк тавышларын йота торган калын йомшак келәмнәр җәелмәгән булса, бу олы гәүдәле, көчле кешенең адымнары түбәнге катта яшәүчеләрнең күңеленә бик үк ярап бетмәс иде. Исәнләшкәннән соң, Шмарев кунагына урын күрсәтте дә тагын «адымнарын үлчәп» йөренә башлады. — Күңелсез хәбәрләр, — дип куйды ул, ниһаять, караңгы чырай белән; аннары папирос төтенен йотылып эчкә алды, төпчеген көл савытына басып сүндерде дә, — хәзер генә телефон буенча Балабанов белән сөйләштем, - - диде. — Гыймазов буровоенда авария... һич уйланмаган, көтмәгән җирдән... — Ни булган соң? — Турбобур забойда калган. — Ә забой тирән диме? — 1168 метр. Метрлары нинди иде бит, — Шмарев үкенү тавышы белән кулын селтәде. —Бу 1168 метр 15 көн эчендә үтелгән иде! Моңарчы Татарстан шартларында күрелмәгән тизлек бит ул. Бу рекордка Гынма- зов бригадасы тәҗрибә дизеле җайланмасында ирешкән иде... Кичә генә без Зур драма театры бинасында Край партия конференциясендә тәнәфес вакытында сөйләшеп йөргән идек. Шмарев чын күңелдән сокланып, Баулы бораулау конторасының яшь мастеры Мөгаллим Гыймазовның яңа тәҗрибә скважинасын мастерларча бораулавы турында, гомумән, бораулаучы
74
ларның коммунистлар партиясенең XIX съезды хөрмәтенә стахановчыл вахтага басып, гаять зур рухлану һәм иҗади күтәренкелек белән эшләүләре турында сөйләгән иде. — Әгәр Гыймазов, бу искиткеч темпны төшермичә, азагына кадәр алып барса, ул хәтта безнең атаклы скоростнигыбыз Мотаһар 11ургалиев ирешкән тизлекне дә узып китәчәк. Алай гыка да түгел, бу — скважиналарны тизләтелгән алымнар белән бораулау осталыгында яңа гүзәл сәхифә булачак! Берләшмә начальнигы кыска-сараи сүзләр белән Мөгаллим Гыймазов бригадасы тарафыннан тормышка ашырылырга алынган тәҗрибә турында сөйләп бирде. Тизләтелгән режим белән бораулау өчен турбобур валына төшкән басым көчен арттыруга ирешергә кирәк. Бу исә үзле балчык сыекчасының турбинага бирелү күләмен арттырганда гына мөмкин. Әлегә кадәр Уралмашзавод чыгарып килгән насосларның һәрберсе ике дизель белән хәрәкәткә китерелә яки ике насоска өч дизель бирелә иде. Ә Мөгаллим Гыймазов бригадасы яңа буровойда һәр дизельгә берәр генә насос ала һәм, дизельләрнең эшен җиңеләйтү өчен, насосларга киңәйтелгән диаметрдагы шкивлар куя. Шулай итеп, гыймазовчылар беренче тапкыр яңа, югары нагрузка шартларына куелган дизельләргә сынау үткәрәләр. Нәтиҗәләр әлегә кадәр иң өметле һәм шатлыклы иде... һәм менә, көтелмәгәндә — бәла. Турбина ычкынган һәм каядыр забой тирәнлегендә төшеп калган... — Беләсезме, сынала торган тәҗрибә белән һичбер бәйләнеше булмаган, бөтенләй очраклы бер авариянең нәкъ менә Гыймазов скважинасында булуы шулкадәр кызганыч, — диде Шмарев. — Ә бу авариядән котылу озакка сузылырмы? Җавап бирүдән элек, Алексей Тихонович сул күзен бераз кысыбрак уйланып торды: катлаулы операцияне башкару өчен кирәкле расчетларны һәм вариантларны исәпләде, күрәсең. — Минемчә, Гыймазовка эшне рәтләү өчен кайбер мөмкинлекләр бар кебек. Авария бик катлаулы һәя аны бетерү җиңел булмас, җай туры килсә бик хуп, турбинаны бик тиз күтәрергә мөмкин, җае туры килмәсэ, берәр ай азаплануы да бар... һәрхәлдә, яхшысын өмет итәбез инде!-
Икенче көнне, алдан сөйләшенгән вакытка, мип тагын гостиницага килдем. Бүлмә ишегеннән атлап керү булды, каршыма елмаеп Алексей Тихонович күтәрелде. — Күтәргәннәр, күтәргәннәр шайтан алгырыны! —дип шатланып дәште Шмарев, миңа телеграмма күрсәтеп. Телеграмма-молния Баулы бораулау конторасы начальнигы Бала- бановтан иде. Телеграммада тик ике сүз: «Турбинаны күтәрдек». Әмма бу сүзләр никадәр кадерле һәм кыйммәт иде! Мип бу ике сүз артында безнең нефтьчеләребезнец никадәр көч белән энергияләре, осталык һәм зирәклекләре ятканлыгын, никадәр авыр, киеренке һәм чын- чыинан героик хезмәт куелганлыгын күз алдымнан кичердем. — Хәзер мин Гыймазовныц үз бурычын азагына кадәр, җиренә җиткереп үтәвенә ышанам, — днде Шмарев һәм аның зур кара күзләрендә күңелле ялкын күренде. Бораулау мастеры Гыймазов бригадасы берләшмә җитәкчеләренең •ышанычын менә дигән итеп аклады. 526 номерлы скважина 36 көй эчендә, Татарстан шартларында күрелмәгән тизлек белән — айга 1374 метр — борауланып үтелде. Мастер Мотаһар Нургалиев тарафыннан куелган рекорд-тнзлек моңа кадәр 1225 метр иде.
IV. «ТӘРӘЗӘЛӘР»НЕ БЕТЕРҮ ӨЧЕН Бораулау эшендә хәзерге көндә иң зур киртә булып торган, бораулаучыларның җанын кыйган нәрсә — ул «тәрәзәләр». Бораулау бригадаларының бер скважинаны бетереп, икенчесен башлаганчы ирексездәи буш торуларын шулай атыйлар. Бу «тәрәзәләр» — вышка коручыларның вышкаларны төяү,
75
җыю һәм күчерү эшендә «өлгермәүләре» нәтиҗәсе. Кагыйдә буларак, «тәрәзәләр» ай буена сузыла. Бораулау бригадалары, кыйммәтле бораулау җиһазлары шул арада бөтенләй тик торуга дучар булалар. Монтажчылар соңгы айларда вышкаларны сүтү, җыю һәм күчерүдә яңа метод— агым-буыи методы куллана башладылар. ... Вахта машинасы инде борауламый беткән 107 номерлы скважина янына килеп туктады, эштән кайтучы бораулаучылар гаять зур кызыксыну белән тәрәзәләргә капландылар, һәркемнең биек металл вышка янында нәрсә эшләнгәнне яхшырак күрәсе килә иде. — Ну, кузгалмаганмы?—диләр күзәтү өчен җайлы урын алып кала алмаганнары... — Урынында әле... Ачык яланда, көзге ачы җил астында, «Татбуриефть» трестының вышка моптажлау конторасы слесарьлары яңа төр транспорт механизмнарын сынау буенча сонгы хәзерлекләрне тәмамлап киләләр. Бу механизмнар әлеге дә баягы «котылгысыз» дип исәпләнгән «тәрә- зәләр»ие бөтенләйгә бетерәчәк механизмнар иде. 107 номерлы скважина җир куенына, нефть янына төшеп җиткән, вышка инде үзенең хезмәтен үтәгән. Менә күчереләчәк вышканың ике ягына чылбырлы арбаларга утыртылган бик зур ике механизм китереп куйдылар. Алариың массив металл балкалары астында кысылган һава тутырылган бик зур корыч баллоннар. Югары атмосфера басымы астында кысылган һава куәтле чыгырлар — домкратларны хәрәкәткә китерә, алар балкаларны, балкалар вышканы күтәрәләр. Конструктор Рагинскнй—урта буйлы, янып торган кара күзле кеше, ачы көзге җилгә карамастан, җәйге соры костюм гына кигән килеш, бөтен күңелен үзенең иҗат җимеше булган механизмнарга биреп эшли иде. Аның күкрәгендә кечкенә генә фотоаппарат асылган, күрәсең, ул аның белән бервакытта да аерылмый. Боз якынлашканда, бригада вышканың кара-каршы ике ягына ике зур балка торгыза иде. Бу балкалар вышка һәм аның җиһазларының бөтен авырлыгын үзенә кабул итәчәк. Безне, үзенең механизмнары белән таныштырганда, Рагинскнй башы белән слесарьларга ымлап:
— Егетләрне әйтәм, — диде,— кан белән түгел, җан белән эшлиләр. Сынау барышында һәркайсы бер-ике файдалы тәкъдим керпми калмады. Без бораулау вышкасының кая күчерелүе белән кызыксындык. Конструктор километр ярымнар ераклыктагы вак агачлыкка таба күрсәтте. Юлны шактый текә ярлы киң коры үзән кисеп үткәнлектән, без: — Бу үзәнлекне әйләнеп үтәсезме? — дип сорадык. — Юк, менә шулай туп-туры тотабыз да китәбез, — дип җавап бирде Рагинскнй һәм бер якка шуышкан «лейка»сын төзәтеп куйды, — безгә сынау өчен менә шушы уйсулыкны үтү кирәк тә инде. Без үр менү һәм үр төшү вакытларында махсус «телескопик кен- декләр»нең вышка нигезен бер үк тигезлектә саклый алу-алмауларын сынаячакбыз. Ниһаять, лафетларны сынау вакыты җитте. Барлык хәзерлекләр тәмамланганнан соң. Рагинскнй баллон вентильләрен ачарга боерык бирде. Берничә минуттан соң лафетлар әкренәкрен генә вышканы җирдән аердылар. Киеренке игътибар һәм дикъкать белән лафетларның эшен күзәтүче слесарьлар, сварщиклар, тракторчы һәм мотористлар көчле соклану белән кычкырып җибәрделәр: — Кара, кара, җирдән аерылды! — һавада асылынып тора!.. Чыннан да вышка кирәкле югарылыкка күтәрелде дә туктап калды. Вышка һәм аның металлик нигезенә монтажланган бораулау җиһазлары: лебедка, привод, парлы дизель установкасы (барлыгы 80 тонна!) күктә, елка уенчыгыдай, асылынып тора! Бу конструктор фикеренең таптанасы практикада тормышка ашуы түгелме?! Үзенең расчетларының төгәллегенә нык ышанган конструкторның лафетлар эшен зур дулкынлану белән күзәтүе үзеннән-үзе аңлашыла. Ул кү
76
чорү өчен хәзерләнгән вышканы берничә тапкыр төрле позицияләрдән фотоаппарат пленкасына төшереп алды. Хәзер лафетка куәтле тракторларны җигәсе һәм юлга, яца скважина булачак урынга китәргә фәрхман гына бирәсе калды. Ләкин әле конструктор моны эшләргә ашыкмый. Ул һәрбер детальнең, һәрбер буынның тоткарлыксыз эшләүэшләмәвен белергә тиеш, һәм чыннан да ул тиздән вентильләрнең бу кадәр йөккә чыдый алмауларын, һава үткәрүләрен күреп алды. Аларны ныграклары белән алмаштырырга туры килде, һәм бераздан С-80 маркалы 3 тракторны махсус эшләнгән эләктергечләр белән «мичәүләп» лафетларга җиктеләр. Рагинскийның «алга!» — дип команда бирүе булды, тракторчылар газ җибәрделәр һәм гаять зур корыч каркаслардан гыйбарәт «тау»- ны, һичбер авырлыксыз диярлек, кузгатып алып киттеләр. Йөк салмак кына селкенеп бара, тракторлар киң чылбырлары белән җирдә тирән эзләр калдырып, тигез генә шуышалар. Конструктор лафетлардан һәм вышкадан күзен дә алмыйча, алар- ның юлда «үзен тотышларын» күзәтеп бара. — Тукта!—дип кинәт кычкырып җибәрде ул, бер илле метрлар үткәч. Ул, сиксән тонна авырлыгындагы йөккә чыдый алмыйча, балкаларның сыгыла башлауларын тәҗрибәле үткен күзләре белән вакытында күреп алды — бераз гына соңга калу да бик зур авариягә китергән булыр иде. Балкаларны тагын да калынрак профильдәге башка балкалар белән алмаштырырга кирәк булды. Ләкин бу хәл бригаданы һәм конструкторны кайгыга төшермәде, чөнки төп нәрсә инде ирешелгәп иде. Болары исә, сынау барышында хәл ителә торган нәрсәләр! Моны барысы да аңлыйлар һәм шуңа күрә барысы да шат һәм кәефләре күтәренке иде. Менә, ниһаять, берничә көннән үк, бу юлы тик ике генә трактор белән буксирлаиа торган корыч корылма җай гына тагын урыныннан кузгалып китте. Лафетлар шундый хәрәкәтчән, тартырга уңай булып чыктылар ки, хәтта тракторчылар бер трактор белән дә буксирларга мөмкин дип ышандыра башладылар.
Икс тапкыр Сталин премиясе лауреаты Б. А. Рагинский иҗат иткән бу гүзәл транспорт механизмы совет конструкторларыннан илебез нефтьчеләренә иң кыйммәтле һәм кадерле бүләк. Бораулаучыларның яңа механизм нефтьчеләр эшендә чын-чыниан борылыш ясар дип ышанулары акланды! Вышканы сүтү һәм аны яңа урынга күчерү өчен бер ай вакыт — бер ай ялыктыргыч, эшсез вакыт үтә иде. Яңа механизмнар исә бу срокны бер көнгә, күп булса ике көнгә калдырырга мөмкинлек бирәчәкләр. Хәзергә кадәр, бораулау җиһазлары сүтеп алынган буш вышканы тракторлар белән күчерү дә бик зур авырлыклар һәм тәвәккәллек белән бәйле була торган иде. Җәен махсус арбаларга, кышын чаналарга куела торган «вышка» юлда бик нык селке- пүчән һәм авучан була иде. Чөнки аның авырлык үзәге каядыр 15—20 метр югарылыкта һәм шунлыктан әз генә янтаю да авариягә китерә иде. Махсус канатлар ярдәмендә тракторлар белән төрле яктан тарттырып, «саклап» алып баруга да карамастан, вышкалар еш кына авалар, ә «егылган вышка», кагыйдә буларак, капиталь ремонт таләп итә иде. Бораулау җиһазларымнан сүтелмичә, лафетлар ярдәмендә күчерелә торган вышка үзен юлда бөтенләй башкача тота. Аның авырлык үзәге нәкъ нигезендә булганлыктан, ул бик нык, какшамас була һәм авудан саклау өчен, канатлар белән тарттыруны да таләп итми. Буксирлау башланудан соң сәгать ярым үтүгә, вышка, барлык бораулау җиһазлары белән бергә, 112 номерлы скважина борауланачак яца урында иде инде. Шул ук лафетлар, тагы ике юл ясап, калган җиһазларны — дизельләр һәм насосларны, балчык измәсе хәзерләү корылмаларын да китереп бетерделәр. Хәзер, бораулаучыларның, мон- тажникларның һәм барлык нефтьчеләрнең, беренче мәртәбә Татарстан нефть промыселларында күренгән бу
77
яңа техниканы ни өчен шулкадәр шатлану белән каршы алулары аңлашыла торгандыр.
V. ПРОМЫСЕЛ ЮЛЛАРЫНДА Бөгелмә — Татарстан нефтенең административ үзәге. Ул көннән-көн танымаслык булып үзгәрә һәм зур промышленность шәһәренә әйләнә бара. Күптән түгел генә әле хөкүмәтебезнең махсус карары белән Бөгелмә Татарстанда өченче өлкәнең баш шәһәре, итеп билгеләнде. Татарстан нефть промышленностеның катлаулы һәм күп кырлы хуҗалыгы белән идарә итүнең бөтен рычаглары — нефть промыселларына, бораулау контораларына, төзү-мон- таж идарәләренә илтә торган барлык юллар, бөтен элемтә һәм багланыш чаралары Бөгелмәгә килеп тоташалар. Чөнки биредә аларны бер төенгә бәйли торган төп пунктлар — «Татнефть» берләшмәсе, нефтьчеләр өчен промышленность, культура-көнкүреш һәм торак төзелеше алып баручы Татарстан Җирле Төзү идарәсе, нефть промышленносте эшчеләре профсоюзының Өлкә комитеты һәм ниһаять, Татарстан нефтьчеләренең үз матбугаты булган «Нефтяник Татарии» газетасының редакңиясе урнашканнар. Шәһәрдә һәм аның әйләнә-тирәсендә һәртөрле техник-ремонт мастерскойлары, материаль тәэминат базалары, кирпеч һәм шлакоблок заводлары һәм ярдәмче предприятиеләр таралып утырганнар. Шәһәр соңгы ике ел эчендә танымаслык булып үзгәрде. Асфальт җәелгән матур киң урамнар барлыкка килде. Бөгелмә халкының күз алдында, гүя, җир астыннан күтәрелгәндәй, үзенең клубы, ашханәсе, магазиннары, гостиницасы һәм күп төрле учреждениеләре белән, ниһаять төзек урамнары, яшел бакчалары һәм скверлары белән нефтьчеләр шәһәрчеге калкып чыкты. «Иске шәһәренең эчендә дә нефтьчеләр өчен квартал-квартал булып бик күп санда күп квартиралы зур йортлар салына. Күптән түгел генә шәһәрдә яңа культура учагы — культура сарае төзелеп бетте һәм файдалануга бирелде. Бөгелмәдән төрле-төрле якларга киң асфальт юллар чыгып китә. Озынлыгы йөзләрчә километр исәпләнә торган бу юллар «Татнефть» берләшмәсен нефть промыселлары, бораулау конторалары һәм
трестлар белән, төзү-моитаж идарәләре белән тоташтыралар. Иртә һәм кич, җәен һәм кышын шома асфальт юлдан нефть трубалары, бораулау җиһазлары, металл һәм ягулык, күксел төстәге үзле балчык һәм цемент, җыелма йорт детальләре ташучы авыр йөк автомашиналары эшлекле һәм мәгърур кыяфәт белән бертуктаусыз төрле якка узып торалар. "Юлда үрнәк тәртип хөкем сөрә: махсус караучылар, семафорлар, юл күрсәткечләр мондый көчле хәрәкәттә килеп чыгуы мөмкин булган авариядән саклыйлар. Юлның ике ягына да «хәстәрле» тракторчылар үзләре өчен «йомшак» кыр юллары салганнар. Куәтле тракторлар һәм тарткычлар чылбырлы тагылмаларда автомашиналар белән ташырга мөмкин булмаган зур күләмле авыр йөкләрне сөйриләр. Бөгелмәнең кайсы ягына гына чыгып китмә, юл кырыйларында әледән- әле бик матур итеп эшләнгән пла- кат-щптлар күрәсең. Аларда язылган сүзләр Татарстан нефтьчеләрен тынычлык өчен, ватаныбызның экономик куәтен үстерү өчен фидакарь хезмәткә чакыралар, безне якты коммунизм таңына алып баручы Ленин — Сталин партиясен данлыклыйлар. — Планнан тыш чыгарылган һәрбер тонна нефть — сугыш угы кабызучыларга яңа удар! — Туган илебезгә планнан тыш 100000 тонна нефть бирик! Эре-эре цифрлар белән язылган 100000 бик ерактан ук күренеп күңелне кытыклый, бу саннар каршы чыккан машиналарга таба якынай- гаииан-якыиая бара һәм соңрак, гүя, үзләре безнең өскә очып киләләр дә юкка чыгалар, артка әйләнеп карасаң, фанера такта гына агарып күренә һәм ераклашканнанераклаша бара, ә цифрлар һәм «нефть» сүзе, гүя, күңелдә мәңгегә утырып кала... ...Татарстан нефтьчеләре бөек юлбашчыбыз һәм остазыбыз И. В.
78
Сталинга язган хатта алган күтәренке йөкләмәләрен срогыннан алда — Беренче край партконференциясе ачылу көненә үк үтәделәр. Аннан соң да алар кул кушырып утырмадылар, партиянең XIX съезды һәм Бөек Октябрь социалистик революциясенең 35 еллыгы хөрмәтенә ста- хановчыл вахтага басып, туган илебезгә планнан тыш тагын уннарча мең тонна өстәмә нефть бирделәр. Менә тагын бер щит: — Бораулаучылар, турбина белән бораула у да т и з л этел гә 11 а л ы м и а р н ы кыюрак җәелдерегез! —ди плакат, «кара алтын» чыгаруның язмышын беренче нәүбәттә хәл итүчеләрне хезмәттә яңа иҗади уңышларга чакыра. Бу чакыру да бораулаучыларның данлы эшләре белән тормышка ашырылды. Үткән елда бораулау нокталарының 75 проценты тизләтелгән алымнар белән борауланды. Юл буендагы яшел тау битләренә апак ташлардан тезеп эшләнгән язуларны укыйбыз: — Бөек Сталинга дан! — Дөньяга тынычлык! Күңелдә сүз белән әйтеп бетерә алмаслык әллә нинди җылы, рәхәт хисләр уяна. Безнең чорның бөек максаты булган тынычлык эшен планнан тыш чыгарылган нефть, күмер, руда, икмәк белән ныгытырга кирәклеге йөрәкләрдәй миләргә үтеп керә. — Сталин! — Тынычлык! — Нефть! — дигән сүзләр сүнмәс ялкын булып йөрәкләрдә кала.
VI. АЛАР ИСЕМНӘРЕН ДАНГА КҮМДЕЛӘР Бөгелмә — Баулы арасындагы юлдан барганда, бу як табигатенең матурлыгына сокланып туя алмыйсың. Әйтерсең, уйнак табигать үзенең шаянлыгы белән биредә барлык географик зоналардан заповедник төзергә уйлаган! Куз алдында берссннән-бсрсе гүзәлрәк күренешләр ачыла. Уктай туры шоссе башта ашлык үсеп утыра торган киң басуларны, елга һәм әрәмәләрне, исчән болыннарын үтә; аннары урман-аланлы үрләр, калкулыклар башлана. Машина авыр сулап, гыжылдап сыртка күтәрелгәннән соң, ихтыярсыз офыкка кадәр сузылган зәңгәрсу яшел урман өсте киңлегенә күз саласың һәм үзеңне диңгез
дулкыннары кочагындагыдай хис итәсең—машина әле күтәрелә, әле төшә... Бераздан төбендә кечкенә инешләр чылтырап аккан текә ярлы тирән чокырлар күренә башлый; калкулыклар, түбәләре мүкләч кыялар (биредә аларны ташкала дип атыйлар) һәм калын урманнар белән капланган — итәкләрендә зур-зур ташлар ята торган тау тезмәләре белән алмашына. — Әйтәсе юк, табигать матур! Ләкин бу якның төп матурлыгы аның яңа индустриаль йөзе белән, табигатькә кеше тарафыннан кертелгән үзгәртмәләр — корыч вышкалар урманы, чүлмәк түбәле поселоклар, югары вольтлы электр тапшыру линияләре, нефть үткәргеч трубалар, асфальт юллар буйлап бертуктаусыз агыла торган автомобильләр, автобуслар, яңа тимер юл төзелешләре, деполар, мастерскойлар, МТСлар, электр станцияләре, тягачлар, тракторлар һәм комбайннар белән билгеләнә. Әгәр дә нинди дә булса явыз көчләр боларның барысын да юкка чыгарсалар, бу як бөтенләй бушап, ямьсезәеп, үксез баладай моңаеп калыр иде. Ул чакта инде табигатьнең матурлыклары безнең күзгә күренмәс һәм без элек, октябрь таңы атканчы җырланган: «Карадагынай урмаи, караңгы төп»,— дип авыр кайгы-хәсрәт моңнарын сузарга дучар ителер идек. Океан артындагы долларга табынучы явыз көчләр безгә нәкъ менә шуны телиләр, ләкин бу булмас!
Шундый матур урманлы тау арала р ьи I д а гы үзә 11л ектә нефтьчеләр- иец Баулы һәм Акбуа поселоклары урнашкан. Ерактан ук тирә-юньгә мәгърур төс биреп, башларын зәңгәр күккә сузып утырган нефть вышкалары күренә — алар бсрберсеннән шактый арада, шахмат тәртибендә урнаштырылган булсалар да, ерактан чыннан да урманны хәтерләтәләр.
79
... Менә чүлмәк түбәле йортлар күренә башлады. Поселокка якынлашкан саен вышка урманы куера бара, хәрәкәттәге скважиналарда көне-төне янып торучы газ факеллары ешрак очрый. Баулының үзендә факеллар «иске авыл»иың артындагы бәрәңге бакчаларында ук янып утыралар. Баулыда һәм аның әйләнә-тирәсендә берләшмәнең иң алдынгы «Баулынефть» тресты предприятиеләре эшли. Баулы нефтьчеләренең бердәм һәм дус коллективы бөтен үткән ел буе, СССР Министрлар Советының Күчмә Кызыл байрагын үз кулында тотты. Трестның промыселчылары берләшмәдә, беренчеләр булып, 23 иоябрьга сыек ягулык чыгаруның еллык планын үтәделәр. Хәзер гаять зур иҗади күтәренкелек һәм рухлану белән алар партиянең XIX съезд тарихи карарларын үтәүгә керештеләр. «Баулынефть» трестының бораулау конторасында исемнәре бөтен илгә данлыклы булган мастерлар, тизләтелгән алымда бораулау осталары Нургалиев, Гыймазов, Юдин, Татарстан Верховный Совет депутаты Гайфуллин иптәшләр эшли. Алдынгыларның беренче рәтендә комсомол яшьләр бригадасы бригадирлары Мотаһар Нургалиев һәм Мөгаллим Гыймазов. Мотаһар — еллык бораулау планын срогыннан алда арттырып үтәү өчен нефтьчеләрнең Бөтенсоюз ярышын башлап җибәрүчеләрнең берсе. Ул бригадасы исеменнән бөтен ил нефтьчеләре алдында планнан тыш 3000 метр бораулап үтәргә йөкләмә алган иде һәм бригада вәгъдәсендә торды, йөкләмә срогыннан алда һәм артты- рылып үтәлде. Нургалиевчеләр илгә 4 скважина бораулап бирделәр һәм соңгы скважинаны алар 45 көн алда тәмамлау өстеиә, аны бары тик элекке скважиналарда эконо- мияләнгән средстволар хисабына гына борауладылар. — Тугай дәүләтебез өчен бу скважина бездән быелгы бәрәкәт бүләге булсын! — дип горурланып эшләделәр алар. Әйе, мастер Нургалиев һәм аның атаклы бораулаучылары — вахта башлыклары Мөдәррис Әхмәтҗанов, Миңлебай Вәлитов, Бэкер Максудов һәм барлык коллектив үзләренең фидакарь хезмәт җимешләре белән бик хаклы горурланалар! Алар бишенче сталинчыл бишьеллык дәвамында инде 8 скважина
борауладылар, дәүләтнең ике миллион сумнан артык средстволарыиа экономия ясадылар (бу средстволарга тагын 3 скважина бораулап булыр иде) һәм үзләре дә, хезмәт һәм ярыш утында чыныгып, илебез өчен кыйммәтле, югары квалификацияле кадрлар булып җитештеләр. Нургалиевчеләр быел 800 метр борауларга сүз бирделәр, һәм һичшиксез алар бу йөкләмәләрен дә намус белән үтәп чыгачаклар.
«Баулынефть» тресты промыселларында нефть чыгаруның иң камил- ләштерелгән яңа алымнары кулланыла башланды. Совет галимнәре һәм инженерлары тарафыннан уйлап табылган бу метод — тирәли суландыру алымы — нефть ятымнарын фәнни яктан дөрес, оста һәм иң яхшы эксплоатацняләү мөмкинлеген тудыра. Бу алым белән эшләгәндә, бер урында булган «нефть күлен» тулысынча чыгарып бетерү мөмкин. Моның өчен нефть ятмасының чикләренә су куу скважиналары борау- лана һәм шулар аша нефть катлавына югары басым астында су җибәрелә, су үзеннән җиңелрәк булган нефтьне өскә күтәрә һәм пласт эчендәге басымны сакларга, нефтьнең үзеннән-үзе өскә агышын — фонтанлавын туктатмаска мөмкинлек бирә. Бу өр-яңа ысулны үзләштерү, билгеле, җиңел бармый, чөнки бу эштә нефтьчеләрнең бернинди тәҗрибәләре дә юк иде. Шуңа күрә дә сафка кергән һәрбер су куу скважинасы бөтен промыселчылар коллективында зур куаныч һәм шатлык була. Бервакыт «Баулынефть» трестының управляющие иптәш Миигәрәсв нефтьчеләр коллективының сугышчан эшләре һәм уңышлары турында сөйләгәндә, кинәт ярты сүздә туктап калды: — Г афу итегез, бөтенләй оныта язганмын. Иң әүвәл бүгенге көннең
80
иң мөһим вакыйгасы турында белдерергә кирәк иде бит — әле генә тагын бер су куу скважинасы эшли башлады. Су куу уңышлы бара, нәтиҗәләре шәп. һәм шуннан соң гына ул промыселчылар турында, нефть чыгару мастерлары Филипповский, Трощен- кин. Бабиков бригадалары турында, комсомолец операторлар Войников, Гусамов, Зиннуров, Гаязов, Усманов Һәм «кара алтын» чыгаруда үзләренең исемнәрен данга күмгән башка бик күп алдынгылар турында хикәясен дәвам итте.
Менә табигатьнең гаять матур почмагына, урманлы тау итәгенә утырган нефтьчеләр поселогы. Асфальт җәелгән иркен урамнар, зур йортлар һәм яртылаш яшеллек арасына күмелгән матур-матур коттеджлар. Картина гаҗәп матур һәм күп кенә ягы белән шәһәр артындагы дачаларны хәтерләтә. Трестка килгәч безгә: — Әгәр дә сез берничә скважинага хезмәт күрсәтүче операторларны күрергә теләсәгез, Мотыгуллиига, Шәймәрдановка барыгыз, яшьләрнең ничек эшләүләрен күрерсез... Аннан соң, һичшиксез, Татарстан Верховный Советы депутаты Корбан Вәлиев бригадасына барып чыгыгыз, — диделәр. — Нинди яңалыклар күрергә мөмкин соң анда? — дип кызыксындык без. — Анда эш күп сезгә! Анда үрнәк скважиналар дисезме, фәнни-тикшеренүләр өчен тәҗрибә скважиналары дисезме, Татарстанда әлегә бердәнбер ике горизонтлы скважина дисезме? Җыеп әйткәндә, чын академия,— дип җавап кайтардылар. Төрле тирәнлектәге ике нефть катлавыннан берьюлы нефть чыгара торган 59 номерлы скважинада без оператор ярдәмчесе иптәш Власов белән таныштык. - - Скважина эшли башлаган көннән алып хәзергә кадәр бездә бер генә минут 7ик тору да булганы юк, — диде иптәш Власов. — Без бу скважинаның фәппитәҗрибә скважинасы икәнлеген бик яхшы андый' быз һәм мондагы эш нәтиҗәләрен зур төгәллек белән язып-теркәп барабыз. Скважина әйләнәсе ялт итеп тора. Өлкән оператор Петров җитәкчелегендә кечкенә коллектив фонтан арматурасы һәм резервуарлар әйләнәсенә үз көче белән бетон площадка җәйгән, скважинадан бер читтә- рәк культуралы итеп җиһазланды-
рылгаи культбудка тора. Ике горизонтлы скважина — нефть чыгаруда яңа, прогрессив алым. Алар өчен җиһазлар хәзерләүдә «Татнефть» берләшмәсенең инженерлары М. А. Бувайло һәм А. Д. Обносов иптәшләр гаять әһәмиятле яңалыклар керттеләр. Шулай итеп, Татарстан нефтьчеләре кулында бу метод «Куйбышевнефть» һәм «Аз- нефть» промыселларындагыга караганда бик нык камилләштерелде. Тиз арада «Татнефть» берләшмәсендә андый скважиналар бик күп булачак. Алар экономик яктай бик файдалы — артык зур көч һәм средство түкмичә генә бик күп меңнәрчә тонна өстәмә нефть алырга мөмкинлек бирәләр. Ике горизонтлы скважинаның эше белән танышканда, Алексей Тихонович Шмаревның сокланып әйткән «гүзәл нефть», «девон чибәре» дигән сүзләре искә төште. — Әйе, чыннан да гүзәл икән шул!
й: Сталинчыл бишенче бишьеллык план Татарстан нефтьчеләре алдында гаять зур мөмкинлекләр ача. Бу бишьеллыкта республиканың нефть районнарында бик күп яңа нефть промыселлары төзеләчәк. Нефтьчеләр өчен яңа шәһәрчекләр һәм поселоклар корылачак, яңа асфальт һәм тимер юллар салыначак. Совет фәненең, новаторларның алдынгы тәҗрибәләрен, яңа казанышларын үзләштереп, Татарстан нефтьчеләре бишенче бишьеллык планда куелган бурычларны намус белән үтәрләр, алар безнең илебездә коммунизмга баруны тизләтү өчен кирәк булган кадәр нефть чыгара башлаячаклар.