Логотип Казан Утлары
Хикәя

БӨРЕЛӘР



Нәҗип Сафин трамвайдан төшкән шәпкә бераз вакыт күзләрен ача алмыйча торды. Аяз күктән бик мул булып өскә бөркелгән кояш яктысы аны сукырайтып җибәрде. Картлар кебек кулын каш өстенә куеп, зур коңгырт күзләрен кыскалап, егет бистә якка таба карап алды, аннары, кулына тоткан күн сумкасын селки-селки, дамба буйлап китте. һәркайда — иртә килгән яз билгеләре. Җир кардан арчылган, уйсу җирләргә Идел суы җәелә башлаган, шәһәр белән бистәне тоташтырган биек дамбаның ике ягында тезелеп утырган яшь өянкеләр, яз сулышын тоеп, купшы киемнәрен кияргә хәзерләнәләр. Бар да сабый чактагыдай якын һәм таныш: сулавы иркен; атлавы җиңел; яз һавасы, тыгызланып, күкрәккә тула. Яшел вагоннарын тагып, вокзалга таба пассажир поезды узып китте. Паровоз шундый чиста, саф һәм ачык бер тавыш белән кычкыртып җибәрде: кыска гына гудок, тирбәлә-тирбәлә, әллә кайларга тикле яңгырап китте. Егетнең кәефе бик шәп иде. Идел ягыннан искән җил, барган шәпкә, аның пиджак чабуларын җилфердәтә, калын коңгырт чәчен маңгаена тузгытып төшерә. Ул рәтләп тормый алармы, кайнарланган йөзенә язгы тыгыз җилнең салкынча орынуын тоеп, рәхәтләнеп бара. Аяк астында әле кибәргә өлгермәгән су чыптырдый, ә егетнең күңелендә, язгы кояш нурыдай, якты хисләр уянган. Ул — яшь укытучы. Ул тиздән дәрес бирә башлаячак. Методист бик төшендереп әйтте аңа: «Шуны исеңдә гот, Нәҗип туган, беркайчан да дәреслеккә ябышып ятма. ' Ник дисәң, үз тәҗрибәмнән беләм, дәреслек ятлаучыларның һичкайчан әйбәт дәрес биргәннәре булмады әле... Безнең төп эш дәреслеккә язганны сөйләп чыгу түгел, кешеләр тәрбияләү. Кешеләр!..» Бу сөйләшү моннан бер атна элек булды. Кечерәк буйлы, яше алтмышларга якынлашып килә торган ачык йөзле карт — институт методисты Солтан Кәбиров маңгаена күтәреп куйган күзлеген борын өстенә сикертеп төшерде дә Нәҗипкә текәлеп карап торды. — Балалар укыту, тормышка аяк баскан чагында аларга канаткуя белү — зур эш, бик зур эш ул, Нәҗип туган. Уйлап кына кара, алар арасыннан кемнәр генә чыкмас! Инженерлар, агрономнар, врачлар, шагыйрьләр, музыкантлар, новаторлар, батырлар... Ничек уйлыйсын, бала үзенең сәләте кай өлкәдә икәнен башта ук беләме? Аңа кем юл күрсәтүче компас 

 
булырга тиеш? Хөрмәтле эш ул, туган, — укытучы булу. Сиңа мәгълүмдер,. Владимир Ильич белән Иосиф Виссарионович укытучыга нинди зур бәя бирәләр... Нәҗип шундый уйларга бирелеп атлый. Әйе, аның көткәне матур булачак. Дөрес, кояшлы сукмаклардан гына йөрергә туры килмәс. Чытырманлыклары да булыр. Булсын... Урамда яз. Уйларны, хисләрне ашкындырып, күңелләрне җилкендереп килгән яз. Нәҗипнең җырлыйсы, көләсе килә, сабый чактагы кебек, кардан арынган тау битендә яланаяк йөгерәсе килә, һәм ул, хисләренә буйсынып, җил-җил килеп, трамвайларның күңелле гөрелтесе һәм кояш 1гуры астында бистә якка, мәктәпкә, укучылар янына ашыга... 
Соңга калмыйм дип куркып, мәктәпкә шактый иртә киленгән. Стена сәгатенә күзе төшкәч, Нәҗип аптырап калды: күргәзмә дәрес башланырга әле бер сәгатьтән артык вакыт бар иде. Чишенү бүлмәсендә эшләүче апа, аның галошларын кабул итеп, көлемсерәде: •— Безнең сәгать төгәл йөри ул, энем,—диде. — Синеке менә алга киткән, практиканнарның һәрвакыт шулай инде. Былтыр берсе ике сәгать алдан килеп утыра торган иде... Озын коридорлар тынып калган. Бүлмәләрдән тонык кына булып гөжләү һәм көйләп китап укыган тавышлар ишетелә. Киез башмаклары белән йомшак кына басып, җыештыручы апа узып китте. Юк, алдан килүче ул гына түгел икән. Әнә, коридорның аргы башын да, мәктәп стенгазетасы янына бер төркем студентлар җыелган. Кулларын бутый-бутый, нәрсә турындадыр пышылдап сөйләшәләр. Группа старостасы Сания Сираева—сабый бала төсле яшь чырайлы, алсу йөзле кыз — Нәҗипне күрүгә, зәңгәр күзләрен елтыратып, каршыга йөгереп килде. — Җыелып беттек, — диде ул, — Касыйм гына юк. — Ничек юк? —дип гаҗәпләнде Нәҗип. — Ул күптән биредә булырга тиеш. Юл уңаенда мин аларга кереп чыктым, мәктәпкә китте, диделәр. Сираеваның йөзенә ризасызлык билгеләре чыкты. — Шул булыр инде, Касыйм урап йөрергә ярата ул... Күр дә тор, килмәс әле... — Тукта, тукта, нишләп килмәсен, күргәзмә дәрес ич бүген. — Аңа күргәзмә дәрес ни дә... Сираева күңелсезләнеп, кинәт кенә борылып китте, иренен тешләп тәрәзәдән тышка карап тора башлады. Нәҗип аның янына барырга бик теләсә дә, ничектер яхшысынмады. 
И Методист Солтан Кәбиров, җәһәт кенә укытучылар бүлмәсеннән чыгып, күргәзмә дәреснең бүген класста түгел, мәктәп бакчасында булачагын әйткәч, бертөрлелектән шактый зарыккан студентлар бу белдерүне күмәк хуплау белән каршы алдылар. Инде зур булып үсеп җиткән, хуш исле бөреләр җибәрергә хәзерләнгән агачлар арасында йөргәндә, методист зур канәгатьләнү белән сөйләп барды: — Менә, туганнар, бу бакча минем күз алдымда үсте инде... — Менә боларын институтның сугыштан соңгы беренче чыгарылыш студентлары утырткан иде. Күптәнмени әле аңа. Карасана, нинди булдылар! Менә оу карлыган куакларын укучылар хәзерләде. Узган елпы практиканIлар инициативасы... Утыз ел укыткан тәҗрибәле педагог бар" биредә. Студентлар былтыр аның җитәкчелегендә алып бардылар прак
10 
 
гиканы. Җитәкче педагог файдалана белсә, студентлар алар мәктәп өчен дә, үзләре өчен дә күп эш эшли алалар... — Менә бу агачның орлыгы Украинадан килде. Үзебезнең мәктәпне бетергән егет җибәрде. Сугыштан соң шунда урнашты ул, өйләнде, инде балалары бар... шундый тынгысыз малай иде... Чәчләре агара башлаган, әмма әле үзе яшь чырайлы бу мөлаем картның. җай гына гөрелтәп, ихлас күңелдән үзенең хисләрен уртаклашып баруы студентларга ничектер ошый иде. Алар, берсен-берсе бүлеп, сораулар бирәләр, җавабын да көтеп тормыйча, балаларча беркатлылык белән үзләре сөйли башлыйлар: — Солтан абый... Солтан Кәбирич... без дә эшләрбез микән монда? — Агач утыртабызмы? — Монда урын калмаган бит инде. — Урынын табар идек әле... Алар, шулай гөрләшеп, бакчаның аргы башына, тирәли агачлар белән әйләндереп алынган ачык урынга, барып чыктылар. Биредә мәктәп балалары эшли иде. — Яшелчә утырту өчен җир эшкәртәләр, — диде методист. Балалар шундый бер дәрт белән керешкәннәр, нәни кулларда көрәкләр, китмәннәр, тырмалар уйнап кына тора. Кызарып дулкынланган йөзләренә бер карауда аларның бу эшне бик теләп башкаруларын күрү кыен түгел иде. Кара чәчләрен артка төйнәп куйган, көрән костюм кигән шактый тулы гәүдәле, урта яшьләрдәге укытучы апа балаларга ничек түтәл сызарга икәнен өйрәтә, чалбар балакларын сызганып куйган ике малай «апа шнурны кайчан үзебезгә тоттырыр икән» дигәндәй, сабырсызланып тыңлыйлар. Укытучы апа әлеге малайлар белән эшен бетерде дә, шаулашып килгән студентларга таба башын күтәрде, күңеллеләнеп, методистка сәлам бирде: — Исәнлекме, Солтан Кәбирич! Булышчылар алып киләсеңме? Бакчадагы дәртле тормыш Нәҗипнең күңелләрен кузгаткан иде. Тик Касыйм Тулбаевның гына шушы күңелле минутларда биредә булмавы аның бераз кәефен алды. Берәр эш килеп чыкты микән соң, нигә килмәде икән? Бу арада әллә ничегрәк шунда ул. Берәр бәхетсезлек булган дисәң дә... Әмма Саниянең сүзләрен исенә төшергәч, ул әлеге уеннан кайтты. Димәк... Ярый, Касыйм килмәде, ди. Ә ул, комсорг, нәрсә карады? Беренчесе түгел бит инде. Дусты булганга дәшми киләмени? Әллә ни арада күңеленә килеп киткән шушы уйларын әйтергә теләп, ул Сания Сираеваны эзләде, әмма Сания, ак бөрчек төшкән зәңгәр маркизет күлмәктән, күбәләк кебек очынып, укучы балалар арасында йөри иде инде. Ул да түгел, Сания, соң дәрәҗәдә гаҗәпләнеп, балалар- ныкысыман яңгыравыклы тавыш белән кычкырып җибәрде: — Энекәем лә, кыяр җитешкән бит! Чыннан да, пыялалы парник эчендә, кояш нурында тормыш сулышы белән тетрәп, вак кына беренче яшел кыярлар чекерәешеп ята иде. Аулаграк урыннарда әле кар да эреп бетмәгән бер чакта, биредә, нәкъ менә биредә (тәҗрибә станцияләрендә моннан зуррак нәрсәләрнең булуына да искитмәс иде!), укучылар кулы белән үстерелгән могҗизаны курүг студентларны әллә нишләтеп җибәрде. Бар да, берьюлы сүз куешкандай, аһылдап куйдылар: бакчаның һәрбер почмагында үз эшен сөйгән педагогның тырыш хезмәте ярылып ята иде. 
Ill Нәҗипнең мәктәп бакчасында алган тәэсирләре шундый көчле иде, ул бүген үк Касыйм Тулбаевиы күреп ныгытып сөйләшергә, килмәвенең сәбәпләрен белергә дип күңеленә беркетеп куйды. Ләкин Касыймны өйдә
11 
 
туры китерә алмады, арып-талып тулай торакка кайтты, әле һаман да бүгенге тәэсирләреннән аерыла алмыйча, үзләренең, өч кешелек җыйнак бүлмәсендә, йомшак кушеткага таянып, ял итеп алырга ниятләнде. Бүлмәдәш иптәшләре әле уку залыннан кайтмаганнар, ачык тәрәзәдән әкрен генә төнге тавышлар ишетелеп тора, һәм алар егетнең, ял настроениесен тагын да көчәйтеп җибәргәннәр иде. Дәресләрен хәзерләп бетереп, ял итәргә яткач эшли торган гадәте буенча, ул әкрен тавышка радионы борып куйды: Чайковский әсәрләреннән камерный концерт тапшыралар иде. Бүлмәдә, күңелне сафландырып, йомшак, нәфис авазлар тирбәлә башлады. Әмма анын, ял сәгате озакка бармады. Дөбердәтеп ишек шакыган тавышка җавап кайтарырга да өлгерми калды, бүлмәгә шаулап, бар тынычлыкны җимереп, озын буйлы, чибәр кара тут йөзле, таза гына бер егет килеп керде. Бу — Касыйм Тулбаев иде. — Нәҗип тор әйдә, аю кебек аунап ятма,—диде Касыйм, кергән шәпкә исәнләшеп тә тормыйча. — Тор әйдә, тор, киен тизрәк, — һәм ул Нәҗип янына килеп, көчле куллары белән аны, баланы күтәргәндәй генә итеп, күтәреп аягына бастырды. — Тиз бул, ун минут вакытыбыз калды. Ике билет алдым. — Тукта, тукта, ниткән билет? — Кинога, юләр. — Әле өченче көн генә карадык ич. — Караса, «Первый перчатка»ның соңгы көне бүген. Касыйм, ике кулын йомарлап, боксерлар кебек сугышка әзерләнеп, Нәҗип өстенә килә башлады. — Саклан, юкса бер удардан накаут ясыйм! Нәҗипнең куе кара кашлары борын турысына тартылдылар. — Ташла әле, Касыйм, шаяртуларыңны,—диде ул ачу белән. Аның берничә көннән бирле инде Касыймга каны кызып йөри иде. — Көн саен кино, көн саен бокс. Дәрес бирүне дә накаутка аудармакчы буласыңмы, бүген нишләп мәктәпкә бармадың? —■ һи, исең китте лә. Барырмын әле. Әллә нәрсә урынына күрдегез шул дәрес бирүне. Бу сүзләр Нәҗип өчен яңа түгел. Мең дә беренче тапкыр ишетә инде ул аларны Касыйм авызыннан. Әмма аларның мәгънәсенә һәм Касыймның кайбер гадәтләренә тик менә хәзер генә, мәктәпкә, укучылар арасына, эшкә китәргә санаулы гына көннәр калганда, тәрбияче булуның авырлыгын бик аз гына булса да үз җилкәсендә татып карагач кына төшенде. Шулкадәр дулкынландыргыч, шулкадәр мавыктыргыч минутлар турында, тәрбияче дигән бөек исемне алырга бару туфында ул ничек шул тамаша салкын һәм гамьсез итеп, исең китте, дип кенә сөйли ала. Туктале, җиңел акыллылыкмы бу, әллә инде Касыймның табигатенә сеңгән яман чирме? ... Менә Касыйм ниндидер гамсьссз-кире карашы белән аның каршында басып тора. Кайчандыр таныш иде, ул аны ихтирам итә иде, бик дуслар иде алар. Хәзер Нәҗип аңа карата күңелендә ямьсез бер тойгы күтәрелеп килүен сизә. Егетнең маңгаена таралып төшкән бөдрәләре, түгәрәк шома бите, бит уртасында качып кына утырган курнос борыны, ниһаять, ирен кырыйларында гына посып торган мәсхәрәле елмаюы Нәҗипнең ачуын китерә башлады. Аның артык пөхтә итеп үтүкләнгән буйбуй костюмы да, костюм өстенә җилбәгәй җибәреп кигән ак якасы да Нәҗипне үрти иде. Икесе дә беравык дәшмәделәр. Нәҗипнең маңгаенда тир бөртекләре ялтырый, йөзе берьюлы кызарып китте, киеренкелектән чигә тамырлары сулкылдап тибә башлады. — Мәгънәссзгә трай типкәнче, конспектларыңны язар идең. — диде ул, ниһаять, сабырлыгын җуеп,— гарьлек валлаһи...  
12 
 
Нәҗипнең болан «олы кубын» сөйләтүе Касыймның күңелен* ошамады. — Акыл сатмагыз, иптәш комсорг, — диде ул, рәсми-дорфа тонга күчеп, — нәрсәгә миңа конспект, китапны уку да бик җиткән... Нәҗип әкрен генә Касыйм каршына килде. — Масаясың!.. — Нәрсә? Минме? Каян уйлап чыгардың син аны? — Ташла, Касыйм, балалыгыңны. — Үзең турында кайгырт, мин үз өлешемә кеше чакырмам. Булмый икән, җылый торган кеше мин түгел!.. — Их син... — диде Нәҗип, ачуына буылып.— Көтмәгән идем синнән. Касыйм... Халтурага барасың?! Моңарчы Нәҗипне санга сукмыйча эре генә сөйләшкән Касыймның соры күзләре кинәт ялтырап китте. Иреннәре тетрәнде. Нәрсә ишетә ул. Ул — хальтургцик. Нәҗип әйтәме моны? Юк инде, бусы чамадай тыш. Ул үзен мыскыл итәргә ирек бирмәс... Ул бик ачы итеп нәрсәдер әйтмәкче булды, тик сүз таба алмады, зур гәүдәсенең бөтен авырлыгы белән Нәҗип өстенә ишелергә теләгәндәй, алга талпынды, ләкин кузгалмады, комсоргның авыр күз карашы аны баскан урынына кадаклап куйган иде. «Күрербез аккошның кайда кышлаганын!» — Касыймның башыннан узган бердәнбер уй шул булды. 
IV Нәҗип Сафин, яшь кенә булуына карамастан, бик хаклы рәвештә үзен эш кешесе дип саный иде. Аның малай чагы, табигать гүзәллегенә сокланып, лагерьларда, походларда йөрер чагы авыр сугыш елларына туры килде. Җидееллыкны тәмам итеп, унбиш яшь тул ар-тул м аста аңа колхозда кырчылык бригадасы белән җитәкчелек эшен тапшырдылар. Берәр елдан, буйга калкынып киткәч, ул чорда безнең яшьләргә хас булганча, фронтка китәм дип, бик дәртсенсә дә, яшең җитми дип алмадылар, синең фронтың менә шушы инде диделәр. Егетнең бердәнбер батырлык күрсәтү урыны булып колхоз кыры калды. Каян көч килгән ул чакта, барысына ничек җитешелгән! Табаныннан ут чыгарлык көннәр була торган иде. Яшьлек дәртедер инде, аяк өсте йоклап, аяк өсте ашап кырга йөгерде: ни өчен дисәң, кайсы гына эшне алма, һаман карап-барлап торуны сорый иде: аның бригадасына, үз сүзләре белән әйтсәк, җыен «бала-чага»ны, ат янына килергә коты чыккан хатын-кызны тутырдылар. Бик яшьли, тәрбия мәсьәләсе белән ул менә шунда очрашты. Ә бу өлкәдә һәм җитәкчелек эшендә бертөрле дә тәҗрибәсе юк егетнең үгез кебек кире малайлар белән якалашуга кадәр барып җиткән көннәре булды. Кем белә, бәлкем, аиы педучилищега, аннары пединститутка китергән сәбәпләрнең берсе нәкъ менә шушыдыр... Бүген Касыйм белән булган бәрелеш аның инде ераклаша барган әнә шул истәлекләрен кузгатты. ... Касыйм китте. Сафинның бөтен тынычлыгын җуеп китте. Ул киткәч, Нәҗип йоклый алмыйча кулларын баш астына куеп, бик озак түшәмгә каран ятты. Нишләргә? Касыймның мондый акылсыз чыгышын ни дип бәяләргә? Төкереп караргамы? Юк, ярамый. Бу — иң ансат юл. Авырлыктан качу юлы. Комсорг буларак та, группадаш иптәше буларак та Касыймның ялгышын аңлату Нәҗипнең бурычы бит. Туктале, моңарчы шундый идеме соң Касыйм? Ул бит эшкә иҗади килә торган иде. Дуамаллыгы бар инде, барын. Нәҗип аның бер чыгышып хәтерли. Әйе, өченче курста булды бу, кыш урталары иде, әйбәт кенә укын килгәндә, Касыйм чит телне өйрәнүдән баш тартты: өйгә би
13 
 
релгән эшләрне үтәми, класстан тыш тәрҗемә итәргә тиешле китапларны кулына да алмый. Группа җыелышында тикшерделәр, мәсьәләне комсомол бюросы карады, деканатка чакырдылар. Касыйм үгез кебек карышта да катты: — Класстан тыш укуны тапшырмыйм, барысы буш формальность аның. Мәсьәлә кискен төс алды. Ләкин бу очракта бернинди административ чара да файдасыз иде. Кешенең башына бер юньсез уй кереп утырса, аны тиз генә бәреп чыгарырмын дип уйлама икән. — Чыгарсыннар,—диде Касыйм, — институттан кусыннар, укырга теләгем булгач, таш ярып та өскә чыгам мин. Нишләргә икәнен белә алмыйча, озак баш ватты Нәҗип, ниһаять, тагын бер тапкыр бу «кире егет»нең үзе белән ныклап торып сөйләшеп карарга дигән фикергә килде, һәм көннәрдән бер көнне Касыйм Тулбаев- ның күңеле күтәренке вакытын туры китереп, чит телне өйрәнү турында сүз кузгатты: — Әйт әле, Касыйм, чит телне белү туган телеңне өйрәнергә ярдәм итәме? — Китче, кызыл авызланма, белсәң-белмәсәң, кешедән ишеткәнеңне кабатлама, — дип тузгып китте Касыйм, — сөйлисең икән, конкрет сөйлә. Нинди очракта файда итә бит. Әгәр мин үземнең ана телемне яхшы беләм икән, рус телен яхшы беләм икән, бу чакта эш башка, чит телне өйрәнүгә мин каршы килмим; каршы килмим — яклыйм мин аны. Беләм- ме мин үз телемнең бөтен нечкәлекләрен? Нәҗип Касыймның кай якка таба сукалавын бик яхшы төшенде. — Марр буталчыклыгыннан соң саф җилнең өргәне юк әле дисеңме? — Шулай дими. Дөресе шул ич. Иптәш Сталин хезмәтләрен татар теле материалы нигезендә кайчан өйрәнербез соң, институтны бетергәчме?! Нигә укытучы бирмиләр? — Ә укытучы күктән төшми бит ул. Кичәге маррчыны бүген шушы сәгатьтә марксист итеп ясап булмый. Менә аспирантура бетерүчеләр бар... — һи әле, диссертация яклаганны көтеп утырсаң... Тиз генә булырга исәбе юк аның, бүген-иртәгә, бүген-иртәгә, дип, сузып киләләр. Шулай булгач, нигә көтеп ятыйм мин, үзем өйрәнә башлыйм. Менә шул! Шуннан соң инде башы булган кеше азрак уйлап карасын, вакыт каламы минем чит тел өстендә утырырга, мин бит татар теле буенча материал эзләп күпме вакыт әрәм йтәм. Әгәр укытучы сөйләсә, мин әзер материал алыр идем... Сүз юк, Касыйм мәсьәләгә дөрес карый иде. Ләкин бит ул шуны комсомолларча, уртага салып, хәл итмәде. Дулап йөрде. Нәҗип көрсенеп куйды. Касыйм кичәге ялгышын да аңлар аңлавын. Ләкин кичә бик тупас кыланды ул, Нәҗип тә кызыбрак китте. Кызмас идең, укыту эшенә шулкадәр салкын карый бит. Башка сыйдырырлыкмы? Имеш, ул дәреслекне керер алдыннан гына карый, плансыз гына бирә. Тукта инде, бирми тор! 
** * 
Нәҗип, күтәрелеп, тәрәзәгә карады: яктырган иде. Барыбер инде йоклап булмаячак. Торды. Киенде. Тәрәзәне ачып җибәрде. Бүлмәгә, гөл яфракларын селкетеп, яз һавасы бөркелде. Нәҗипләр тулай торагыннан бер квартал гына ары яңа йорт салырга хәзерләнәләр. Шул урында экскаватор корыч муенын күккә сузган. «Көчле нәрсә, шайтан,—дип уйлый Нәҗип аның турында, — үз көченә нык ышанган батыр кебек, салмак хәрәкәтләнә, ә балчыкны корыч тешләре белән шундый итеп умырып ала, шундый тиз төйи, әллә ни арада йөк машинасы тулып китә. Кайчакта балчык эченнән чыга алмый азап

 
лаиган грузовикны уенчык кебек кенә итеп этеп чыгара. Беркөнне, институттан кайтышлый, Нәҗип экскаваторның, эшен озак карап торды, аны бернәрсә бик гаҗәпләндерде. Эшенә караганда, экскаваторчы зур гәүдәле, куәтле кеше — чын баһадир булырга тиеш иде. Ләкин һич тә алай түгел икән. Экскаватор эштән туктагач, кабинадан мазутка буялган яшь кенә бер кыз сикереп төште. Спецовкасы өстеннән буып куйган яссы каешында кояшка каршы ике хәреф чагылып китте: «РУ». Һөнәр мәктәбен бетергән. Күп булса әле аңа уналты яшьтер. Нинди шат ул! Кабинасыннан чыккач та, ак тешләрен күрсәтеп елмайды, зәңгәр күзләре балаларча беркатлылык белән балкыдылар, һәр хәрәкәте аның үз эшен яратып, бирелеп эшләвен күрсәтеп тора иде. Шушы кызда техникага беренче мәхәббәтне кем уятты икән? Экскаватор белән ул ничек дуслаша алган? Нәҗипнең күз алдына укытучы килә. Физика дәресе. Паровоз, эчке янулы двигатель модельләре бер-бер артлы тезелеп китәләр... Аларны күрсәтә-күрсәтә, укытучы сөйли. Класс тын гына тыңлый. Әйе, башкача түгел, мәктәптә ишеткәндер ул хмашиналар турында. Укытучының катлаулы техника турында сөйләгән ягымлы сүзләре бу кызыйның йөрәгенә сеңеп калгандыр. Укытучы, укытучы, дип кабатлый Нәҗип, уеның дөрес икәненә чын күңеленнән ышанып. Балаларның кечкенә генә үсеше өчен дә куанып бетә алмый торган таләпчән укытучы. Нәҗип тә укытучы булырга хәзерләнә, йокысыз төннәр, лекцияләр, шау-шулы бәхәсләр... Аннары экзаменнар... Ниһаять, педпрактика. Ни арада дүрт ел авышкан. Педагогика фәне турында лекцияләр тыңлап йөргәндә, Нәҗип укыту эшен бик томанлы гына, әле ерактагы бер хыял итеп кенә күз алдына китерә иде. Ә уйлавы рәхәт була, уйлыйсың, уйлыйсың... Хәзер, педпрактика башлангач, укытучы хезмәтенең бик күп кыен яклары килеп чыкты. Әйе, тәрбияче булу җиңел эш түгел икән. Кешеләрнең барысын да бер калыпка сугып куймаган шул. һәрберсенә үзенчә якын килә белергә кирәк. Менә Касыймны гына ал: үзе болай, сәләтле егет, нәрсәгә тотынса, шуны башкарып чыга. Әмма кирелеге үтерә... ...Тулай торак тәрәзәләренә, ялкын капкандай булып, нурлар үрелде. Күк чите, алтын-сары, комач төсләр белән балкып яна: яңа төзелеп ята торган биек йорт артыннан, салмак һәм мәһабәт булып, кояш күтәрелә иде. Нәҗип, уйларын онытып, сихерләнгән кеше кебек, табигатьнең уянуына карап торды... ...Ә бераздан ишек алдында иде инде ул. Арыганчы физзарядка ясады, турникка менеп әйләнеп төште. Аннары сөлгесен биленә урап, күңеленә утырып калган ямьсез тапны юып төшерергә теләгәндәй, аһылдый-аһылдый, краннан килгән салкын суны ялангач күкрәгенә, таза беләкләренә коя башлады. 
V Ял көне иде. Тулай торакның иркен ишек алды күңелле тавышлардан шау килеп тора: бер төркем чуар күлмәкле кызлар, тыгыз түгәрәк булып, чыркылдашып туп чөяләр; икесе бер велосипедка утырган егет беләи кыз бөтен ишек алдын бер итеп әйләнеп йөриләр, велосипед янтаебрак киткән чакта кыз чытырдап рульгә ябыша һәм чын курку белән аһылдап куя, егет көлә, шаярып велосипедын кыегайта да, тагын кызурак алып китә. Скәмьяләрдә икешәр-өчәр кеше бергә утырган студентлар шаулап сөйләшәләр, бәхәсләшәләр, гнуларның һәммәсе кызыклы, ярсу һәм яшьләргә хас бер күтәренкелек беләи эшләнә иде. Касыйм Тулбаев ишек алдындагы бу дәртле тормышны яшереп булмый торган бер кызыксыну белән карап узды. Ул үзе, әти-әнисе күптән- Н  

 
лән бирле шушы шәһәр кешесе булганлыктан, аерым квартирада яши иде. Касыйм, болай гына йөргәисыман кулларын кесәсенә тыгып, ишек алдын әйләнеп чыкты. Сания биредә юк. Ал арның группасыннан беркем дә күренми. Алар көтмәгәндә очраштылар. Касыйм эзләгән кешесен тапмагач, тулай торакка кергән иде, бөгелеп, баскычтан йөгереп менешли, каршы- сына килеп чыккан егет белән кызны күреп, аптырап китте: Нәҗип белән Сания култыклашып, баскычтан төшеп киләләр иде. Туктадылар. Нәҗип актан киенгән. Сания, бөрчек бизәкле юка зәңгәр күлмәктән, ак эшләпәдән килеш, якты зәңгәр күзләрен балкытып карап тора. Аның алсу йөзенә һәм зифа буена бер карауда Касыймның кыюлыгы, кул белән сыпырып ташлагандай, юкка чыкты. Ул беренче мәлгә нәрсә дип әйтергә дә белми югалып калды. Әйе, менә шушы кызны эзли иде ул, ләкин Нәҗип белән очрашуны теләми иде. Алар әнә икәү килеп чыктылар. Чыкканнар икән, нәрсә дип туктадылар инде, үз юллары белән китсеннәр иде. Ул арада Нәҗип сүз башлады. — Исәнме, Касыйм, — диде ул ачык йөз белән. — Көймәдә йөрергә чыгабыз бүген. Егетләр көймә алырга китте. Без менә Сания белән сине алмага... Тулбаев, кызарынып, аларның икесенә дә берьюлы күтәрелеп карады, бер сүз дә әйтмәде, йөгереп диярлек баскычтан менеп китте. Баскычтан менәргә кирәк түгел иде аңа, өске катта йомышы юк иде аның, ләкин бит ул алар алдында кире борылып төшеп китә алмый инде, алга узарга тиеш бит ул. Ул, уйчан күзләре белән тәрәзәгә карап, урамга төбәлде. «Чыксагыз соң, минем, ни катнашым бар монда,—дип уйлады ул, үртәнеп, — чыга бирегез». Ниһаять, ул үзен-үзе тирги башлады: ни шайтаныма дип килде соң әле ул торакка, килми торса булмый идемени? Аякны да атламаска моннан соң, менә шул. Дөньяда Сания генә димәгән. Үзен-үзе шулай битәрли иде ул, әмма аның хыялында якты зәңгәр күзләрен балкытып, ягымлы елмаюы белән, зәңгәр маркизет күлмәктән, ак эшләпәдән, нәфис гөл төсле булып, Сания басып тора иде... 
Нәҗип белән Сания спорт-су станциясенә килеп җиткәндә, күл өсте көймәләр белән чуарланган, кышкы тигезлегеннән бик күпкә күтәрелгән, ишәеп киткән су кояш нурларын чагылдырып ялтырый иде. Ак буяулы җиңел каек, очлы борынын күтәреп, яр буенда тора. Нәҗип чылбырны чиште дә каекны яр кырыена ук тартып китерде, «Утыр, Сания!» — дип кычкырды һәм аның артыннан үзе дә көймә эченә сикерде. Каек чайкалып куйды һәм, Нәҗипнең ишкәкне сагынган куллары аеруча бер дәртлелек белән суны чумырып алгач, тын суны икегә ярып, җәһәт кенә кузгалып китте. Ишкәк Нәҗип кулында уйнап кына йөри, әле уңга, әле сулга төшә, су тамчылары, кояш нурында ялтырап, аллы-гөлле чаткылар чәчрәтә. Кыска җиңле ак футболка күлмәге астында аның калку күкрәге хәрәкәтләнә, ишкәкне тоткан таза буынлы беләкләре йөри, бераз кысыла төшкән коңгырт күзләре эчке бер ләззәтләнү белән елтырыйлар иде. Алар әллә ни арада күлнең уртасына, көймәләр арасына килеп чыктылар. Шактый ерактан ишетелгән баян тавышы күл өстеннән тирбәлеп узды һәм аңа ярым тавышка җырланган җыр кушылды: Друзья, люблю я Ленинские горы... 15
16 
 
■ —Дип көрсенеп куйды Сания,— чыкмады бит Касыйм, юньсез.- Нәҗип, күтәрелеп ана карады. Сираева кызларга гына хас бер тыйнаклык белән күлмәк итәкләрен җыештырып, басмачага утырып килә.-. Күзләре зәңгәр, һәрвакыттагыча елмаюлы, йөзенә дулкынланудан булса кирәк, алсулык йөгергән һәм бу алсулык хискә бирелүчән бу кызнын табигый чибәрлегенә эчке бер матурлык өстәгән иде. — Даа!—диде Нәҗип, күп мәгънәле итеп, һәм инде шәһәр белән бистә арасындагы уйсулыкка чыкканчы башка бер сүз дә дәшмәде. Биредән шундый бер иркенлек ачылып китте, икесе дә ихтыярсыз туктап, карап калдылар: алда, күз күреме җитмәс еракларга: бишбалта якларына һәм Идел аръягына тикле зәңгәр диңгез җәелеп ята иде. Бөек елга ярларыннан ташып чыккан һәм Иделнең киләчәген хәтерләтеп тынып калган бу иркен су дәрьясы, язгы ярсу хисләр белән тоташып, беренче тапкыр мөстәкыйль эш башларга торган яшьләрнең күңелләрен кузгатып җибәрде. Нәҗип күкрәген тутырып, шаулап һава алды. Сания моңсу иде. Ул кинәт кенә сорап куйды: — Нәҗип, яратасыңмы син укытучылык эшен? Шушы тантаналы минутларда урынлы бирелгән сорау идеме бу. әллә юкмы, ул ягын исәпләп-нитеп тормыйча, Саниянең кисәк кенз башына килгән беренче сорауны әйтеп куя торган гадәтен белгән Нәҗип, кызыйның күзләренә карап: — Сиңа ничек әйтергә инде?—диде.— «Яратам» дип әйтү генә әллә ничек... Беләсеңме нәрсә... менә... авылда туып-үскәнгә микән инде ул, шушындый иркенлекләргә чыксам, бигрәк тә язгы ташуны, агачлар яшәргәнне күрсәм, күңел әллә нишләп китә минем... Ул бәлки колхоз зше белән бәйледер... Балалар арасында йөрсәм дә шуидыйрак хис кичерәм. Ул бит яратам дип әйтү... белмим мин... Әллә ничегрәк... Романтик якларын юкка чыгара безнең эшнең. — Шулаймы?—диде, Сания куанып.— Мин дә шулайрак уйлап йөрим аны... Ул эшләпәсен кулына алды, аны игътибарсыз гына әйләндергәләде дә, күтәрелеп Нәҗипкә карады. — Узган елны без фольклор экспедициясендә булдык бит. Шунда мин... ничек дип әйтсәм дә туры килми инде... менә була бит әле, кешене иң дулкынландырган нәрсә... Шундый бер теләгем тормышка ашты. Ульяновскида булдык без. Ленин музеена бардык. Ленинның сабый чагын күрсәткән бүлмәдә, әйтсәм ышанмассың, еладым мин. Күземнән яшь атылып чыкты. Осетиядән бер укытучы бар иде. Олы инде ул. Чәчләре ап-ак. Шул ухылдап-ухылдап, әйберләрне куллары белән капшап йөрде. Киткәндә Ильичның нәни бюсты алдында, тәрбияче булырга, көчемне кызганмаска дип күңелемнән уйлап чыктым: Ильич кебек игеп тәрбияләргә. Бу сүзләрем үтәлмәсә... җинаять булыр. Саниянең балаларча күперенке иреннәре кысылган, йөзе җитди- уйчан иде. — Менә шул чакта,— диде ул, әкрен генә,— янында дустың булса.. Синең бөтен хисләреңне уртаклашучы... солдат дуслыгы кебек... Солдат дуслыгын иң зур дуслык дип язалар бит китапта... Аннары ул, һич тә уйламаганда, тагын Касыйм Тулбаев турында сүз башлады, буталды һәм туктап калды. Аның өзек-өзек сүзләреннән, дулкынланган йөзеннән һәм бу темага ник сүз башлаганына уңайсызланып калуыннан Нәҗип аермачык итеп бернәрсәне төшенеп алды: үзенең иц тирән хисләрен эчкерсез беркатлылык белән сөйләп баручы бу кыз Касыймны ярата икән, әмма шул ук вакытта ул аңа үпкәләгән, нигәдер Касыйм аның хәтерен калдырган, һәм шушы уйларын ничек җиңәргә белмичә ул борчыла иде...

 
VI 
Коридорда кыңгырау шалтырады. Башка чакта булса, моңа бик гади, көй саен кабатланып тора торган бер күренеш итеп кенә карарлар иде. Ләкин бүгенге кыңгырауның беренче чыңнары, ниндидер бер хыялый төшкә охшаган киеренке минутлардан соң, Нәҗипнең бөтен тамырларын тетрәтеп узды: хәзер аның дәресе... V «а» классы дип язылган ак ишек ачылды. Класс дәррәү урыныннан күтәрелде, парта капкачлары шапылдашып алды, балалар кызыксынып кунакларга таба башларын бордылар. Менә студентлар кереп киттеләр, класс җитәкчесе узды, методист... Нәҗип класска кергәч, үз тавышын үзе танымады, күрше бүлмәдән ишетелгән кебек кенә булып тонык бер аваз чыкты: — Исәнмесез, балалар... Аннары ул такта янына килде, таблицаларын элә башлады, ул да түгел, нидер исенә төшеп, кире төрергә тотынды. Тактага, шактый кыегайтып, дәреснең темасын язып куйды. Укучылар, укытучы абыйларының «Утырыгыз» дигәнен көтеп, бер кавым басып тордылар да, андый сүз ишетелмәгәч, аптырашып, берәм- берәм утырышып беттеләр. Нәҗип, борылып, өстәл янына килде, кулы белән урындык аркасына гаянып, класс өстенә текәлде: — Укучылар, бүген без... Кинәт, стена буена скәмьягә тезелеп утырган группадашларына күзе төшкәч, бөтен тәне өшеп киткәндәй булды, алар, барысы бердәй иелеп, блокнотларына язалар, җилдән иелгән үләннәр арасында тырпаеп басып калган ялгыз әрем кебек, Касыйм сузылып утыра. Ул берни дә язмый, туп-туры Нәҗипкә карый һәм авызын кыйшайтып елмая иде. Нәҗип бары тик шунда гына каушавыннан онытып исемлек тикшермәвен, узган дәресне кабатламавын сизеп алды. Кабаланып, журналга тотынды, ләкин инде соң, яңа дәрес башлагач, бүленеп исемлек тикшерү уңайсыз иде. Ул, ара-тирә студентларга күз төшергәләп, чытырманлыклар ерып барган кебек, тотлыгатотлыга, яңа дәресне аңлатырга кереште. Класс тын, чебен очкан тавыш та ишетелерлек иде. Нәҗип уң тезенең сизелерсизелмәс кенә дерелдәвең тойды. Аның теле сакаулана, сүзләр әллә ничек, берберсеиә бәйләнмичә, бик ятышсыз булып чыгалар. Дәфтәргә язганнар барысы да истән чыкты, башта бернәрсә дә калмады. Каршыда укучылар шәүләләнә, стена буенда студентлар блокнотлары өстенә иелгәннәр, бертуктаусыз нәрсә язалар соң алар?! Менә тынычсызлана да башладылар. Уң як рәттән икенче партада утыручы, бәйләгән фуфайка кигән, сипкел битле малай әле генә, ике кулы белән иягенә таянып, бик бирелеп тыңлап утыра иде, әллә кай арада парта астыннан сумкасын чыгарып актара да башлаган. Аның күршесе, аксыл йөзле чандыр малай, иптәшенә ачуланып төртте дә Нәҗипкә карап алды, кызарып, башын түбән иде. Арткы рәттә дә, уртада да шыбырдашырга тотындылар, гөжелдәү китте сипкелле малай авызын зур ачып иснәде, йодрыгы белән күзен уа башлады. Әйе, күңелсез иде. һаман бертөсле тавыш белән сөйләү туйдырды. Ул, вакытны чамалар өчен дип, алдан ук өстәл өстенә салып куйган кул сәгатенә күз төшерде, һи әле! Нибарысы... унҗиде минут вакыт узган. Тукта, нәрсә дип аптырарга; мисаллар өстендә күнегү үткәрергә кирәк, беркетергә, өйгә эш бирергә... узган дәресне да кабатлыйсы булыр. Эшләнәсе эш тау кадәр әле. Ул инде каушап та, дулкынланып та арыган иде. Хәзер ул бөтен гәүдәсенә җиңелчә бер талчыкканлык җәелүен тойды. Күтәрелеп, методистка карады: методист гаҗәп тыныч утыра, Нәҗипнең үзенә каравын күргәч, 2. ,С. Ә.- №2. 17 
18 
 
ул авызын алга очлайтып, «Кыюрак, Нәҗип!» дигән төсле ияк какты. — Укучылар, класс дәфтәрләрегезне алыгыз,— диде Нәҗип,—хәзер язабыз... Ашыгыч хәрәкәтләр. Шыпырт сөйләшү. Скәмьянең бирге башында, укытучы өстәленә якын ук җирдә, укучы балалар хәтле генә булып утырган ыспай гәүдәле Сания Сираева түзмәде, пышылдап: — Нәҗип, ашыкма!—диде. — Карап чык. барысы да әзерме? — Нәҗип парталар арасына кереп китте. Укучыларның барысы да әзерләнеп беткән, тик әлеге сипкел битле малай гына китапларын сумкасына бер тутыра, бер бушата, иреннәре турсайган, еларга җитешеп утыра. Нәҗип килә башлагач, ул, ике кулы белән сумкасына ябышып, зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп карады да, тагын да кызганычрак кыяфәткә кереп, бөрешеп утырды. — Акыллым, синең нәрсәң юк? Аның өчен күршесе җавап бирде: — Абый, ул ручкасын югалткан. — Укучылар, кайсыгызда артык ручка бар? Тынлык. Нәҗип, студентлардан сорап, бер ручка алып килде. Сипкелле малайның йөзе шундук ачылып китте. — Хәзер ручкаларыгызны куегыз да тыңлагыз. Бер сорау бирән. Аз гына икеләнеп торгач әйтте: — Чана шуу турында кайсыгыз сөйли? Малайлар, сәерсенеп, бер-берсенә карашып алдылар. Ләкин сөйләргә берсенең дә кыюлыгы җитмәде, «укытучы абыйның» үзенә сөйләргә туры килде. — Безнең авылда бик биек тау бар,— дип башлады Нәҗип.— Иптәшем Гали белән без шул тауда чана шуа торган идек. Терәкле кечкенә чанага тотынышып, икәү утырабыз да буран туздырып төшеп китәбез. Колак төбендә җил сызгыра... Яка эченә кар . тула. Сикертмәгә генә җитәбез... и-и-и! Чана икебезне дә атып бәрә. Тау башында торган малайлар көлә... Үзләре без ясаган трамплиннан шуарга куркалар... Нәҗип, кулларын бутый-бутый, чанада шуып барган кебек итеп сөйли, йөзендә — гаҗәпләнү, күзләрендә — очкыннар. Бу хис балаларга бик таныш икән, шундук җанланып киттеләр, алар шаулашмыйча тыңлыйлар. Нәҗип сөйләгән уңайга, чанада шуган кебек, атынгалап куялар. Нәҗип тагы да дәртләнебрәк сөйли: — Карны кагабыз да тагын тау башына менәбез, шуып төшәбез дә тагын менәбез. Бер тапкыр куян кудык. Ярты төндә генә өйгә кайттык. И, әни тиргәде үзебезне. Ул көнне дәрескә хәзерләнә алмыйча калган идек шул... Нәҗипнең сөйләп бетерүе булды, берничә кул берьюлы күтәрелде. — Укытучы абый, мин сөйлим. — Үзем сөйлим, абый! Сөйләргә теләүче күбәя барды. Өреп тутырган төсле түгәрәк йөзле бер малай, мине күрми бит абый дигәнсыман, әле уң кулын, әле сул кулын күтәрә. — Энем, исемең пичек синең?—диде Нәҗип аңа, — Фәритмени, менә Фәрит сөйлим ди. Башка укучылар, үзләреннән сорамаганга офтанып, теләр-теләмәс кенә кулларын төшерделәр. Фәрит торды. Шакмаклы күлмәктән, туп кебек йомры, базык гәүдәле малай. Укытучыга да, балаларга да исе китмәгәндәй, тәрәзәгә карап тора башлады. Аның колак яфраклары ут кебек яна иде. Малайлар шаулашып алдылар. — Я, сөйлә инде. — Укытучы абый, аның әнисе кичә Москвага китте.  
'2* 19 
 
— Стахановчылар киңәшмәсенә. — Шулаймыни?! Менә Фәрит шул турыда сөйләсен. Фәрит озак ялындырмады. Бернәрсәгә дә исе китмәгән тон белән һаман да тәрәзәгә караган килеш, сөйли башлады. Сөйләп бетергәч тә утырды, беркемгә дә карамады. Нәҗип авыл мәктәбендә укыган вакытларын исенә төшерде. Ул да сөйләгәндә беркемгә дә карамый торган иде. — Ярый, балалар, шауламагыз,— диде Нәҗип.— Без хәзер Фәритнең сөйләгәнен язып куябыз. Мин тактага язам. Сез күчерегез. «Без кичә иптәшләрем белән вокзалга төштек. Минем әнием Москвага, стахановчылар киңәшмәсенә, китте. Экскаваторчы минем әни. Вокзалда бик күңелле булды. Паровозлар кычкырта, кешеләр йөгерешә. Поезд кузгалгач, әнием кул болгады. Без кепкабызны болгадык». — Аннары ничек иде әле, Фәрит? —. Зур үскәч, без дә Москвага барабыз. — Дөрес. Бу җөмләне дә языгыз. Нәҗип хәзер үзен бик иркен хис итә, студентларны да, методистны да күрми, бары укучыларны гына белә. Язып бетергәч, шаулашып, җөмләләргә анализ ясадылар. Нәҗип сорау куйды: — Укучылар, хәзерге заман хикәя фигыль кайчан булган эшне белдерә? — Хәзерге заманда. — Сөйләп торган вакытта. — Без язган текстта хикәя фигыльләр бармы? — Бар, бар,— дип шаулаштылар балалар. Сираева тагын түзмәде: — Нәҗип, тәртип урнаштыр,— дип пышылдады. Нәҗип кул күтәреп кенә сөйләргә кушты. Берәм-берәм торып сөйләделәр, тактага язган тексттагы фигыльләрнең заманын билгеләделәр. Бик кызык хәл: хәзерге заман хикәя фигыль үткән заманда булган эшне дә белдерә икән. — Сөйләмне җанландыру өчен шулай кулланыла,— дип аңлатты Нәҗип,— болай кулланганда, элек булган эш, сөйләп торган вакытта башкарылган кебек булып, күз алдына килә. Вокзалда кешеләр кичә йөгерешкән. Фәрит ничек сөйләде? Язып та куйдык без аны, карагыз әле: паровозлар кычкырта, кешеләр йөгерешә. — Абый, абый, менә бу җөмләне карагыз әле,— дип гаҗәпләнде бер укучы.— Хәзерге заман киләчәк заманны белдерә: зур үскәч, без Москвага барабыз. Бергәләп тикшерделәр, шулай булып чыкты. — «Барабыз» фигыле бу урында нинди мәгънә белдерә? — дип сорады Нәҗип. Бу сорауга Фәрит җавап бирде. — Обязательно булачак эшне белдерә,— диде ул, горурланып. —- Дөрес әйтте Фәрит. Киләчәктә һичшиксез үтәләчәк эшне белдерә,— дип «төзәтте» Нәҗип. Ул арада, коридорда кыңгырау шалтырады. Нәҗип, сискәнеп киткәндәй, тиз генә өстәл өстендәге сәгатькә күз төшерде. Дөрес. Вакыт җиткән. Туктале, нишләп бик тиз үтте соң? Ашыгып, өстәл янына укытучы килде, балаларга чыкмый торырга кушты. 
Студентлар, алар белән бергә кулына дәфтәрләрен, таблицаларын күтәргән, инде тагын дулкынланып өлгергән Нәҗип өзек-өзек сүзләр белән бүгенге тәэсирләрен бүлешеп, шаулашып, пионер бүлмәсенә кереп тулдылар.  
20 
 
Группа старостасы Сания Сирасва, кулындагы карандашы белән өстәлгә шакып, студентларны тәртипкә чакырды. — Шауламагыз әле анда. Якынрак килегез. Солтан абый, беренче сүзне кемгә бирик! — Студентлар сөйләсен,— диде методист. Касыйм Тулбаев дәрес барышында да беренче булып сөйләргә бик ашкынып утырган иде, башкалар әйткәнче, үзем бөтен җитешсез- лекләрен күрсәтим әле дигәнсыман, ашыгып кул күтәрде. — Сөйлә, Касыйм. Тулбаев, мөмкин кадәр тырышып, бармакларын бөгә-бөгә, Нәҗипнең кимчелекләрен санап китте: — Беренчедән, Сафин исемлек тикшермәде; исәнләшкәч, утырырга кушмады, тактага язганны җилкәсе белән томалап куйды. Шулар нәтиҗәсендә дәрес таркау килеп чыкты. Икенчедән, узган дәресне кабатламады, өйгә бирелгән эшне тикшермәде, сөйләгәндә буталды. Аннара килеп, класста шауладылар, аннары... өйгә эш бирергә өлгермәде, дози- ровкага буйсынмады... Яхшы дәрес дип әйтеп буламы моны, иптәшләр? Булмый, билгеле, дөрес, яңа дәресне аңлатканда класста бераз җанлану сизелде. Аның белән генә, үзегез беләсез, җитешсезлекләр төзәлмәде.— Касыйм авызын турсайтты, җилкәсен кыландырып сикертте урынына утырды: башкалар нәрсә дияр, янәсе, һәрхәлдә, ул Нәҗип уңышка иреште дип әйтә алмый... Касыйм Тулбаевтан соң тагын берничә студент сүз алды, дәреснеа уңышлыҗитешсез якларын күрсәттеләр, шаулаштылар, Касыйм белән бәхәскә керделәр. Методист, түгәрәк мөлаем йөзле карт, әледән-әле күзлеген сөртеш- тереп, чыгышларны тыныч кына тыңлады. Соңыннан, инде сөйләүче табылмагач, сүз сорады. Алтынчы дистәне тутырып килүенә карамастан, аның тавышы көр, яшьләрнекечә яңгыравыклы иде. — Иптәш Тулбаев Сафиниың җитешсезлекләрен бик тырышып күрсәтте. Ул аларның берсен дә күздән ычкындырмаган. Әйтик, шула? белән мавыгып китепме, ул дәреснең уңай якларын күрә алмый калган, ахрысы. Әлбәттә, җитешсезлекләр бар, аларны инкарь итеп булмый. Иптәшләр дөрес күрсәттеләр. Тәҗрибәсезлектән килеп чыккан кимчелекләр бу. Барыбыз да беренче тапкыр шулай башладык. Ләкин шуңа карап, дәрес начар үтте дип, Нәҗип Сафин дәрес бирүгә салкын караган дип әйтә алабызмы? һич! Ул күзлеген тиз генә салды да Касыйм Тулбаевка төбәлде. — Менә нәрсә, Тулбаев туган, син укучыларның кәефләренә игътибар итмәгәнсең, ахрысы. Алар бит үзләрен шундый иркен тоттылар. Сафинны иң якын кешеләре кебек күреп сөйләштеләр, серләрен әйтеп бирделәр. Нәҗип ихлас күңелдән сөйләде, укучылар белән уртак тел тапты, ихтирам казанды. Бусы бер. Икенчедән... Шуны онытмыйк, Нәҗип укучыларда грамматика дәресенә мәхәббәт уятты. Тормыштан килде ул, балаларның үз тормышыннан. Укучылар сукыр рәвештә кагыйдә ятламадылар. Сафин анализны да, синтезны да балаларның үзләреннән ясатты, алар айлы рәвештә үзләре кагыйдә чыгардылар, Сафин аларны шуңа этәрде. Менә болар күп нәрсә турында сөйли, бу инде Нәҗип Сафиниың... Касыйм Тулбаев методистның беренче сүзләрен ирония беләирәк тыңлаган иде. Тора-бара аңа уңайсыз була башлады, әче әйбер капкан кебек, аның йөзе чытыла барды. Методист ышандыргыч итеп, кайнарланып сөйли, аның һәр әйткән сүзе, әле төзәлергә өлгермәгән ярага кагылган кебек, Касыймның йөрәгенә’барып кадала иде. Менә ул сөйләп бетерде, бөтен кимчелекләренә карамастан, дәрес яхшы бәягә лаеклы, дип нәтиҗә ясады. Аның фикеренә барысы да кушылдылар, шаулатып кул чаптылар һәм, шау-гөр килеп, егетне котларга тотындылар.

 
Икенче дәрес Касыймныкы иде. Дәрес башланырга биш-ун минут вакыт калды дигәндә, Тулбаев дәрес бирүдән баш тартты: — Солтан Кәбирич, мин бүген дәрес бирә алмыйм,— диде ул? кызарып. Укытучы да, методист та, шуны күреп торган студентлар да «бусы тагын нинди фокус!» дигәнсымаи аптырашып калдылар. Сания Сираева чәчрәп Тулбаев каршысына килде: — Планны өзәргә ни хакың бар? — Шаулама, Сания, — диде Нәҗип,— икенче юлы бирер. Нәҗип Касыймның хәлен аңлый иде. Бүген Касыйм дәрес бирми; бирми — шәп эшли: бер брак дәрес ким. Ә калганы.... Касыймның кирелеге, аны төзәтү мәсьәләсе — әле о-зак процесс һәм аны менә бүгенге дәрестән, мәктәп скәмьясеннән башларга кирәк. Кайтырга чыктылар. Урамда яз: баш әйләндергеч хуш ис; күзне камаштырырлык кояш яктысы; бар нәрсә искиткеч нәфис, якты төсләр белән балкый. Нәҗип, төркем-төркем булып, күңелле гөрләшеп, мәктәптән кайтучы укучыларга карап бара. Кулларында сумкаларын селки-селки баручы бу балалар аның күптәнге танышлары кебек тоела иде, аның күңелендә дә яз иде, беренче бөреләр уянган иде.