Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

СОЛТАН ГЫЙЛЕМХАНОВ

КӨЗ
Көз — Колхозчы хезмәтенең гүзәл . Тантанасы, муллык бәйрәме. Табыны киң аның, Сые чиксез, Кырларының монда бар яме. Кил кунакка, шәһәрдәге дустым, Күреп кит бер колхоз көзен дә. Безнең адрес:
«Яңа колхоз авылы», Беләсеңдер аны үзең дә. Әйт шоферга, Газын киметә төшсен Авылыбызга керер алдыннан, Ашыкмыйча үт син тау буеннан — Без үстергән бакча яныннан. Яшь бакча ул. Сугыш елларының Күкрәүләре тынып туктагач, Тамырларын җиргә тирән җәеп, Бөре ачты монда һәр агач. Рәхим ит, дус, Украина, Кавказ Алмалары бире күчкәннәр, Ул алмалар Безнең күңелләрнең Җылысында тулып пешкәннәр. Ташып тора амбар һәм сарайлар, Фермаларга сыймый мал-туар. Без ясаган түгәрәк күл өсте Каз-үрдәкләр белән чуп-чуар. Колхоз көзе —
Гүзәл бер җыр үзе. Җылы таба күңел барысыннан. Җирдә очкан алтын яфракларда Җырларыңа илһам барсыман. Көз шатлыгы — безнең йөрәкләрдә, Омтылышта, уйда, хисләрдә. Ул, дан булып туган партиягә, Җырда яңгырый зәңгәр кичләрдә.
МӘХМҮТ ХӨСӘЕН

СИНЕҢ ХАТЛАРЫҢ
Синең җырың безгә якын, Кутуй, Җанга азык синең хатларың, Бәлкем, шуңа өзелеп сагынадыр Сине бүген сөйгән Казаның.
Әгәр дә җыр
авыр минутларда Терәк булмый икән кешегә, Ничек кенә итеп тумасын ул, Мин ышанмыйм аның көченә! Галияләр белән син бер сафта, Син — җырчысы туган якларның, Ияләрен үзенең эзләп тапты — Тапшырылды безгә Хатларың. Бер яшь кызны егет өзелеп сөйсә, Янып йөрсә аның артыннан, йөрәгенең серен аңлатырга Ачкыч эзли синең Хатыңнан.
Үзем дә мин кайчак үпкәләтсәм, Бераз шелтә алсам хатыннан, Тизрәк аның күңелен юатырга Сүзләр эзлим синең Хатыңнан. Синең Хатлар — якын юлдашыбыз, Кулдан төшми алар, укыла, Шат күңелле, тере Кутуй булып, Килеп керә һәркем йортына.
Синең Хатлар — безнең сердәшебез, Йөрәк урын биргән аларга!
Димәк, Кутуй, Син яшисең безнең арада.

16