МАКТАУЛЫ ХЕЗМӘТ
КАСЫЙМ ШАМИЛ
ТАССРның халык артисты
★
Үзешчән сәнгать коллективына 35 ел тулу уңае белән
Партия һәм хөкүмәтебезнең туктаусыз кайгыртучанлык күрсәтүләре нәтиҗәсендә, илебездә профессиональ сәнгать белән беррәттән, үзешчән сәнгать тә елдан-ел үсә, киңәя бара. Үзешчән сәнгать коллективларында катнашучыларның саны, хәзер бездә дүрт миллионнан артып китте инде! Бу факт үзе генә дә безнең илебездә иҗат көчләренең байлыгын, совет кешеләренең сәнгатькә булган кайнар мәхәббәтен күрсәтә. Ел саен уздырылып килгән үзешчән сәнгать смотрларында меңләгән яңа талантлар чыгыш ясый. Халык арасыннан күтәрелеп, үзешчән сәнгать коллективында тәрбияләнгән яшь талантларның моңлы җырларын, җитез биюләрен, дәртле уеннарын тамашачы рәхәтләнеп карый һәм тыңлый.
Революциягә кадәр караңгылыкта йомылып утырган татар авылын искә төшерик. Ярым караңгы өйдә сукыр ут яна. Утырмага килгән кызлар кулында орчык зырылдый. Ачы сагыш, хәсрәт күләгәсе булып, җыр күтәрелә. Ләкин ул, тәбәнәк түшәм астында басылып, йөрәккә әрнү са-лып сүнә.
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясенә кадәр татар хезмәт ияләренең үзешчән сәнгатен үстерү турында уйларга да мөмкин түгел иде. Капиталистик эксплуатациянең катылыгы халыкның культурага таба булган хәрәкәтен буып торды. Ләкин халыкның сәнгатькә булган көчле ихтирамы, омтылышы сүнмәде. 1905 елгы революция тәэсире белән, кай-бер эшче яшьләр арасында инде культурага таба омтылыш үсеп барганы сизелә иде. Ул вакытлардагы яшьләрдән И. Зәйни болай дип сөйли: «Бишенче елдан соң, Гафур абзыйның Бистә школасында татарча театр куярга хәзерләнеп йөрүен хәтерлим. Ләкин аңар рөхсәт итмәделәр. 1907 елларны, Габдулла Тукайның:
«Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, алга илтә»,
дигән шигырен күмәкләп җырлаганда, без эшчеләргә театр уйнап күрсәтү турында хыяллана идек».
Ләкин бишенче елдан соң да татар эшчеләре үз ана телләрендә театр карый алмыйлар. Дөрес, 1909 елларны Гафур Коләхметов ул чагында шәһәрләрдә уйнап йөри торган «Сәйяр» труппасына бер театр бинасын түләүсез алуга ирешеп, татарча берничә спектакль куела. Ләкин бу труппа үзе дә бик ярлы һәм бертуктаусыз шәһәрдән-шәһәргә күчеп йөргәнлектән, эшчеләрнең барлык теләген үти алмый.
100
Бары тик Бөек Октябрь социалистик революциясе аркасында гына милләтләр үзләренең, культураларын чын мәгънәсе белән үстерергә киң мөмкинлекләр алдылар. Укырга, белемгә сусаган яшьләр, эшчеләр арасында культура эшен киц җәеп җибәрделәр. Октябрьның, беренче көн-нәреннән башлап елга аръягындагы предприятиеләрнең эшчеләреннән үзешчән сәнгать түгәрәге оештырылды.
Драмтүгәрәккә алдынгы эшче яшьләре килә башлады. Октябрь биргән тулы хокуклы эшче хатын- кызлар зур дәрт һәм хөрмәт белән эшчеләр сәхнәсен бизәделәр. Театр бинасы барактан гына эшләнгән булса да, аның эче нәкъ чын театр хәленә китерелде. /Менә шул клубның сәхнәсендә безнең драмколлектив членнары эшчеләргә культура хезмәтен күрсәтергә керештеләр. Бу клубта рус драмколлективы белән татар коллективы якын дусларча, кул- га-кул тотынышып, бергә эшләде. Рус драмколлективында сәхнә сәнгате эше белән яхшы таныш иптәшләр булганлыктан, алар үзләренең тәҗ- рибә-белемнәре белән уртаклашты-лар. Эшчеләр клубында көне-төне эш кайнады. Яшьләрнең бу тырышлыгын күреп, эшчеләр аларга зур булышлык күрсәттеләр: әсәрләрне сәхнәгә куйганда кайбер җитешмәгән нәрсәләрне табып бирделәр, тамашачыларны оештыруда булыштылар. Эшчеләр бистәсендә театр белән кызыксынмаган кеше калмады дисәң, хата булмас. Бөек Октябрь көннәреннән алып ничәмә еллар буйлап нинди әсәрләр куелган, күпме уйнадыгыз дигән сорауларга мин, һәр атна саен без эшчеләргә һәм кызыл гаскәрләргә түләүсез спектакльләр куйдык, дип җавап бирер идем. Мин хәзер өлкән яшемдәге кеше, менә шул безнең драмтүгәрәкнең сарыф иткән көче каян чыккандыр, хәзер шуны уйлап шаккатам. 1918 нче елның көзендә Москвада эшче һәм крестьян Союз-ларының I съезды ачылуын котлап эшче драмколлективының бөтен членнары яшьләр союзына керделәр. Коллектив эчендә берничә партияле иптәш тә эшли иде. Бу вакыт драм- коллективның сәхнә тәҗрибәсе шактый ук алга киткән чак. Г. Коләхме- товның «Ике фикер» пьесасы белән «Яшь гомер» драмасын яхшы хә-зерлек белән сәхнәгә куеп, караучылар тарафыннан коллектив күп рәхмәтләр алды. Эшче-тамашачы үз драматургының әсәрләрен тагы да кабатлауны сорагач, драмколлектив аның әсәрләрен берничә мәртәбә уйнап, Г. Коләхметовны искә алу кичәсе үткәрде. Г. Коләхметовны искә алу җыелышында эшче драмколлектив члены Ногман Гайсин үзенең сүзен: «Безнең драмтүгәрәкнең актив членнары күбесе Гафур абзый шәкертләре, аңарда укыган, аның фикере белән тәрбияләнгән яшьләр...» —дип башлап җибәрде.
1918—19 елгы кыш сезонында кол-лектив «Галиябану» музыкаль драмасын кую хәзерлегенә кереште. Кешелекнең матур сыйфатларыннан берсе булган ирекле һәм чын мәхәббәт һәм аның эксплуатацияле җә м гы ять шартларында фаҗигале һәлак була баруын типик хәлләрдә чагылдырган «Галиябану» драмасын кую өчен драмколлектив бөтен мөмкинлекләрен туплады. Авыл яшьләре тормышыннан алып халык иҗаты нигезен-дә язылган, ул вакыттагы татар театры сәнгате дөньясында беренче музыкаль драманы коллектив күп гар- моньнар катнашкан кыллы оркестр белән куюны тиеш тапты. Иптәш Давыдов җитәкчелегендә эшче яшьләрдән зур күләмдә оркестр оештырылды. Коллектив членнары бу эшнең җаваплылыгын тирәнтен аңлап, армый-талмый эшләделәр. Нәтиҗәдә эшче драмколлективы үз өстенә төшкән бурычны намус белән башкарып чыкты. Спектакль көткәннән артык уңышлы булып, аны карау өчен шәһәрдән килүчеләр дә аз булмады. Бу эш коллектив членнарының рухын аеруча күтәреп җибәрде. Ләкин шулай да эшче яшьләр бу үсеш белән генә канәгатьләнеп калырга те-ләмәделәр. Бөек Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә үсеп килә торган эшчеләргә культура хезмәтен үтәүче бу яшьләр, үзләренә политик белем белән сугарылу кирәклеген һәм шулай ук сәхнә теориясен үзләштерү кирәклеген дә аңлап, тиешле чараларны күрә башладылар.
101
Барлык членнар, политтүгәрәккә йөрү белән бергә, сәхнә сәнгате теориясен үзләштерү буенча, 1920 елларны оештырылган татар эшче драм- студиясенә йөреп, актерлык мастерлыгына өйрәнделәр, театр тарихы, сәхнә хәрәкәте турында дәресләр укыдылар. Бу студия эшче яшьләргә моңа кадәр белмәгәннәрен гыйльми яктан аңларга һәм аларның сәхнә сәнгатенә булган карашларын тирәнәйтергә ярдәм итте. Шул елны эшче яшьләр өчен пластика-балет курсы оештырылып, югары белемле укытучы кул астында кырыктан артык эшче кызлар балет сәнгатенә өйрәнделәр. Бу Бөек Октябрь революциясенә кадәр эшче яшьләр арасында һич тә мөмкин булмаган соклангыч бер яңалык иде. Курсны тәмамлаган укучыларга хәзерге җитен комбинаты клубында сынау үткәрелде. Ул вакытларда эшче драм- коллектив каршында балалар театры түгәрәге оештырылып, 30 га якын бала җыр-биюгә, нәфис сөйләүгә һәм шулай ук сәхнәдә уйнау һөнәрләренә өйрәнделәр. Ул вакыт балалар түгәрәгендә өйрәнгән эшче яшьләр арасында яхшы гына өметле талантлар бар иде, хәзер дә алар эшче драм- коллективында эшлиләр.
Шулай итеп, без татар эшче дра-масының акрынлап профессионаллата баруын күрәбез, һәм коллектив шуның чарасына керешкән дә иде. Бу вакытларда ул татар классик драматургиясеннән Г. Камал, Ш. Камалның әсәрләрен художество ягыннан җиткереп уйнау белән үзенең профессиональ сәләтен күрсәтте. Дөресендә татар эшче драмколлективы 1922 елларны Татарстанның икенче драм театры булып та эшләде. 1928—1930 елларда драмколлектив үзенең постановкаларын. Татарстан район үзәкләренә, башка шәһәрләргә, хәтта Москвага барып күрсәтте. Бөек Октябрь көннәрендә кечкенә бер түгәрәктән башланып киткән эшче драмасының ун ел эчендә шул дәрәҗәгә үсеп җитүе ул бездәге эшче яшьләрнең сәнгатькә булган аеруча мәхәббәтен күрсәтә. Шул дәрт һәм мәхәббәт белән коллектив туктаусыз хәзерге көйгә кадәр тырышып эшләп килә.
һәм инде ул хәзер кечкенә бер барактан вакытлыча эшләнгән клубта түгел, якты, зур һәм биек бинада, тиешенчә җиһазландырылган Культура сараенда эшли. Хөкүмәт аңа 1934 елда шундый мәһабәт сарай төзеп бирде.
Татар эшче драмасының үсешендә зур уңышлар булган кебек, аның кимчелекләре дә булгалады. 1921—22 елларда НЭП чорында эшче драм- коллективының репертуары төрле көнчыгыш әкиятләреннән алып язылган гадәттән тыш чуар бизәкләр белән тулган иде. Шуның йогынтысы берничә елга сузылды.
Партия Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре буенча чыгарган тарихи карарлары профессиональ сәнгать һәм үзешчән сәнгать коллективларының идея-художество ягыннан үсешендә хәлиткеч роль уйнады. Ул бөек карарлардан соң татар эшче драмасының репертуары югары идеяле әсәрләр белән яңартылды, йомшак һәм идеясез әсәрләрдән чис-тартылды.
Совет сәхнәсенең методы — социа-листик реализм методы. Бу метод буенча художник, артист чынбарлыкны дөрес итеп, аның революцион үсешен тарихи яктан конкрет итеп бирергә һәм хезмәт ияләрен социализм рухында тәрбияли торган булырга тиеш. Бары тик реализмның бу формасы гына яңа совет кешесен һәм безнең яңа тормышыбызны сәхнәдә, «хәзерге заман уңышлары югарылыгында, киләчәкнең бөек мак-сатлары югарылыгында» дөрес чагылдыра ала. Хәзер татар драмколлективы һәм башка үзешчән сәнгать коллективлары шул юл белән иҗат эшләрен үстереп баралар. Тик аларга һәр яктан профессиональ сәнгать белгечләренең теоретик ярдәме кирәк. Шулай ук Бөтенроссия Театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге моны бик нык искә алып, драмколлектив членнарының белемнәрен үстерүдә булышлык күрсәтергә тиеш. Үзләренең хезмәттән бушаган вакытларын совет кешеләренә коммунистик тәрбия бирүгә юнәлдерү — зур эш ул. Шуның белән бергә, үзешчән сәнгать коллективы членнары үзләре дә тәрбияләнеп аң-белемнәрен үстерә
ләр. Сәхнәдә уйнау коллектив членының фикерен үстерә, хыялын баета, эшкә сәләтен зурайта. Моңар мисал итеп шушы коллективта 35 ел буе эшләп килгән Җамали Саинов, Мәрфуга Гайнуллина, Гариф Боха- раев иптәшләрне күрсәтергә була. Моңа тагын мисал итеп шушы кол-лективта унбиш-егерме ел эшләгән X. Биккенина, М. Әмиров, 1\. Мө- хәммәтҗанов иптәшләрне күрсәтергә була. Татар эшче драмасына бик түбәннән килеп катнашкан иптәшләрнең күбесе коллектив эчендә, сәхнәдә тәрбияләнеп производствода алдынгы булып үстеләр.
Түгәрәкнең элекке члены электро-монтер Гариф Хөснуллин Бөтенсоюз театр сәнгатенең Москва институтын тәмамлады, эшчеләрдән Ф. Сабирова һәм А. Шәнгәрәева опера студиясен тәмамладылар. Бу көчләр белән кол-лективның иң карт членнары Җ. Саинов һәм К- ^Мөхәммәтҗанов җитәкчелек итәләр.
Сугыштан соңгы елларда коллективка яңа яшь көчләр өстәлде. Драм- коллектив никадәр генә яшь һәм актер буларак, нинди генә тәҗрибәсез яшьләр булмасыннар, әсәр өстендә эшли башлагач та, алар җитди идея-политик бурычларны хәл итү эшенә тотынырга тиеш булалар. Алар хәзерләнеп, үзләренең уеннары бе-лән, образлары һәм кичерешләре белән, тамашачының тойгыларына һәм фикерләренә билгеле бер йогынты ясыйлар. Драм үзешчәнлегенә аз гына катнашы булган һәркем бу йогынтының никадәр көчле икәнен, актерның җанлы, дөрес уйнавында яки хәтта гади генә булса да җиренә җиткереп уйналган пьесада үзендә ниндидер зур яшерен көч сакланга-нын аңлый ала. Ул көчне идеяле максатка омтылдырып, аның белән бик оста һәм сак эш итәргә кирәк була. Чөнки без сәхнә сәнгате аша партия һәм хөкүмәтебезнең политикасын пропагандалау эшен үтибез.
Утыз биш ел буена туктаусыз шул изге эшне башкарып килгән татар драмколлектпвының роле күп кол-лективларга үрнәк булырлык. Моны драмколлективның утыз биш еллык бәйрәме көнендә Союзның барлык почмакларыннан килгән күп санлы телеграммалар да раслый; төзелүенә утыз биш ел тулу бәйрәмен, мактаулы хезмәтен котлап, ТАССР Верховный Советы Президиумы аны почет грамотасы белән бүләкләде.
Без бу коллектив киләчәктә дә, партиябезнең сәнгать турындагы ка-рарларын җиренә җиткерү өчен, иҗат эшләрен тагы да тирәнәйтер һәм эшче тамашачыга культура хезмәтләрен тагы да киңрәк җәелдерер дип ышанабыз. Чөнки совет театр сәнгате ул безнең тормышыбызга актив катнаша, дәртле, идеяле сугышчан көч булып катнаша. Кешеләрнең аңына актив йогынты ясавы белән, театр аларны яңа сыйфатларга ия булган төзүчеләр итеп, коммунизм җәмгыятен төзүчеләр итеп тәрбияләүдә партиягә ярдәм итә.