ОНЫТЫЛМАС ОЧРАШУЛАР
Гадел Ку туй турында истәлекләр
Дәрескә керәм. Бишенче класста әдәби уку. Тема — Гадел Кутуйның «Сагыну» исемле әсәре. Китап битендә язучының рәсеме: таныш елмаю...
«Сагынган саен сагынасы килә. Сагынуым шундый көчле булганга, кайтуым да ышанычлы. Кайтыр булмасам, бу кадәр сагынмас идем.
Сагындым, бик сагындым сине, изге туган ил!»
Укучылар тынып калалар, дистәләрчә күзләр укытучыга төбәлгәннәр.
— Әйе, мин аны күреп, сөйләшеп беләм, балалар. Ул сезнең өчен «Рөстәм маҗаралары» исемле хикәя дә язды, аның дәвамын язарга да уйлый иде әле. Тик яза алмый калды...
Укытучы шулай дип сөйли.
Бөек Ватан сугышы башланган иде инде. Кайсыдыр бер журналда мин язучы Гадел Кутуйның сугышка китүе турында укыдым. Бер елдан соң инде үзем дә солдат булдым. Сугыш еллары мине тагын да Гадел Кутуй белән очраштырдылар. Бу юлы инде хат аша түгел, ә үзе белән...
*
Сугыш кыры. Артиллеристлар рубежы каршында немецларның танкысы яна. Безнең сугышчыларның да сафлары сирәгәйгән, шулай да алар нык торалар. Өлкән сержантның кулыннан кан ага, ләкин хәзер аны бәйләп торырга вакыт юк. Әле хәзер генә бәреп кергән танкларны туктатырга кирәк. Үлсәң ул, ләкин, үткәрмә, — Ватан боерыгы шул!
Шундый уйлар белән В. Родионовның «Үлгәнче каршы торырга» дигән картинасы янында басып тора идем, кемнеңдер:
— Сезнең арагызда татар егетләре юкмы?—дип сораганын ишеттем. Әйләнеп карадым. «Фронтның сугышчан юлы» исемле күргәзмәгә минем белән бергә килгән ике-өч иптәшем янында билгесез бер лейтенант сөйләшеп тора иде. Бу офицер:
— Мин татар телендә чыга торган фронт газетасыннан, — дип үзен танытты. Без сөйләшә башладык. Безнең фронтта татар телендә газета чыга башлауны беренче мәртәбә ишеткәнгә күрә, мин сораша башладым, газетада кемнәр эшләвен беләсем килде.
— Гадел Кутуй эшли...
— «Тапшырылмаган хатлар»ны язучы!.. Тагы кемнәр?
— Башкаларын сез белмисездер,— диде бу иптәш, шулай да мин бик сорагач, тагын газетаның редакторы Ярмакеев булуын, тагын да анда Ибрай Гази, Хисмәтуллин, Галеев иптәшләрнең эшләвен әйтте.
Гадел абыйга сәлам әйтегез, — дидем, — мин бит аның белән кайчандыр хат алышкан идем.
102
Фронтыбызда татарча газета чыга башлау турында, безнең белән бергә каләмнәрен штык итеп йөрүче язучыларыбыз турында беренче хәбәрне ишеттерүче бу офицер — язучы Гариф Галеев үзе булган, мин аны тик соңыннан гына белдем.
Без, әле яңа гына офицер погоны тагучылар, офицерларның запас полкында тора идек. Бу очрашудан соң безгә «Кызыл Армия» газетасы килә башлады. Без газетаны бик көтеп алабыз, бик җанлы, бик күңелле була ул газета. Анда, хәрби материаллар белән беррәттән,. шигырьләр, очерклар, хикәяләр дә басыла. Мин укыйм, иптәшләр тыңлый. Бигрәк тә иптәшем Рәхман Сафаров (Татарстанның Арча районы, Кләче авылыннан) эндәшмичә генә тыңлап утырырга ярата иде...
«...Күрешү көннәре ерак түгел инде. Туган-үскән илгә кайтып, синең саф кулларыңны, туган җирнең изге туфрагын үбәр минутлар якынаялар»... II
«И туган ил, и матур ил,
Нур күмә калаларың, һәр иртә-кич сине, илем, Сагына балаларың.
Безне озаткан сукмакларны
Канламасын үләннәр, Яз кайтмасак, көз кайтырбыз. Сез көтегез, сөйгәннәр!..» 2
һәрберебез туган җиребезне, дусларыбызны сагынып, тын калабыз. Озак та үтми солдат уйлары һәм сагынулары уртага салына һәм алар уртак сагынуга әйләнеп, зур һәм бөек көчкә әйләнгән кебек тоелалар. Иптәшем Рәхмәтнең Фатыйма, Фәһимәләре, һидият, Шәфикь дуслары турындагы истәлекләренә Донбасс егете Сапуновның истәлекләре килеп ялгана...
Мине Армия частенә җибәрделәр. Бу армиянең мин билгеләнгән полкы Познань шәһәре өчен барган канлы сугышларда иде. Дошман шәһәр эченә камалган, көне буе сугыш бара. Ә төннәрен шәһәр өстен төрле урыннарда кабынган янгыннар яктырта, төннең кара пәрдәсен ертып, төрле төстәге ракеталар оча. Ара-тирә атыш тавышлары ишетелә. Шәһәр өстендә туктаусыз самолетлар үкерә. Урам сугышлары тынып торган араларда почта килә: хатлар, газеталар...
«Кызыл Армия»нец бер номерында Гадел Кутуиның «Без —сталин- градчылар» исемле нәсере басылган иде. Мин нәсерне ротамдагы сугышчыларга укыдым. Сугышчыларга мондый тирән тәэсир ясаган әйберне укыганым юк иде әле. Әллә сугышчыларның күпчелеге Сталинград геройлары булганга; әллә язучының шундый оста итеп яза алуында иде моның сере... Әле күз алдымда, автоматын кулына кысып тоткан килеш, күзләрен бер ноктага төбәп еврей егете сержант Хаимович утыра. Аның беркеме дә калмаган. Ана хат та килми. Ләкин ул көн дә почтаны көтә... Хат булмасын да белә, шулай да көтә, өмет итә. Аның янында гына рус егете студент Прудин. Ул агроном булу турында хыялланган булган, ләкин ул, нәсердәге Шевцов кебек, үзенең Днепр буйларыннан язып бетерелмәгән лекцияләрен калдырып килгән... Әнә, Сталинград герое молдаван егете Лисуи...
II И. Газиның «Синең хатларың» исемле нәсереннән. «Кызыл Армия*, 1944 ел,
- Г. Кутуиның «Туган ил» исемле шигыреннән. Шунда ук.
10
«Айлар, еллар үтәрләр, гасырлар узар, әмма синең даның һәрвакыт яңгырап торыр. Синең өчен барган сугышларның бөеклеген халык мәңге истә тотар...»
* :je *
1945 елның февраль урталарында мин яраланып госпитальгә кердем. Госпиталь шул ук Познань шәһәрендә иде. Операциядән соң татар редакциясе белән элемтәне дә урнаштырдым.
Култык таякларына таянып йөри башлагач, госпиталь эчендә тик ятасы килмәде, немецлар бозып киткән радиоузелны рәтләү эшенә керештек. Ә радиоузел эшли башлагач, соңгы хәбәрләрне язып алып, каты яралыларга ул хәбәрләрне укып йөри башладым. Бер палатада шундый хәл булды. Информбюро хәбәрләрендә пленга алынган немец генералларының да фамилияләре әйтелә иде. Мин ул генералларның фамилияләрен язып өлгермәсәм, аларны «Драпке» («драпать» фигыленнән) дип атый идем. Бер яралы:
— Сез пленга алынган генералны кичә дә, өченче көн дә «Драпке» дигән идегез, бүген дә шул ук Драпке, — диде.
— Мин аңа: Я же не виноват, что они умеют только драпать,— дидем. Ул эшнең нәрсәдә икәнен бик тиз аңлап алды. Без сөйләшеп киттек. Ул редакция работнигы капитан Кобленц икән, үзенең ике көннән кире редакциягә кайтачагын, ә редакциянең менә шушы Познань шәһәрендә булуын әйтте.
Мин икенче көнне үк св. Войцех типографиясенә киттем, газеталар анда басыла икән. Ләкин типография эшчеләреннән башка кешене очрата алмадым.
8 нче апрельдә капитан Кобленц сәламәтләнеп редакциягә китте, мин дә аның белән бергә тагын редакциягә бардым.
Анда безгә:
— Кутуй ашханәдә,’—диделәр. Без шунда киттек.
Капитан, — Кутуйга минем килгәнемне әйткәч тә, озын кара чәчләрен уң кулы белән артка сыпырып, ике кулын сузып, миңа таба кече лейтенант формасындагы берәү килә башлады. Бу — Кутуй иде.
— Ә, Әхмеровмы? Исәнмесез, әйдәгез, әйдә... Ашарга рәхим итегез.
Ул мине шунда булган Ибраһим абый, Ярмакеев абый һәм Хисмәтул- лин белән таныштырды. Галеев абый командировкада икән.
Ашханәдә Кутуй абый белән сөйләшү, шул вакытларда «Совет әдәбияты» журналындагы басылган минем «АБ-225» исемле очерк турында булды.
— Күп төзәткәннәрме соң? Очерктагы ул егет әле исәнме? Белмисезмени?! Бик ошады миңа ул очерк...
Без редакция урнашкан йортка кайттык. Зур булмаган бүлмә. Бүлмәнең бер башыннан икенче башына кадәр дүрт-биш кровать тезелгән. Шунда ук язу өстәле. Өстәл өстендә «редакция урнашкан».
Ишектән кергәч тә сулъяк читтәге кровать Кутуй абыйныкы. Мин аның янына кроватька утырдым.
— Авырсынып йөрим әле, сәламәтлек яхшыдан түгел... Салкын тиде ахрысы,— диде ул.
Без әдәбият турында, язучылар турында байтак кына сөйләшеп утырдык.
— «Тапшырылмаган хатлар»ның икенче кисәген язу планымда бар,— диде ул, минем шул турыдагы соравыма жавап итеп, — кайбер
104
моментларын язгалап та куйдым. — Ул, тәмәкесен кабызгач, бераз тый гына утырды да, болай диде: — Дөресен генә әйткәндә, беренче кисәген дә яңадан карап чыгарга йөрим әле... Ишеткәнсездер, Лев Толстой ничек эшләгән! Язучы кешегә әнә шулай эшләргә кирәк тә.
Мин ана «Рөстәм маҗараларын» балалар бик яратып укыячакны әйткәч, ул, елмаеп:
— Аны бик нык төзәтәсе бар әле,— диде. — Безнең, татар әдәбиятында шундый маҗаралы әсәрләр гафу ителмәслек аз, хәтта юк дип әйтерлек бит. Ә алар бик кирәк, балалар шундый әсәрләрне бик яраталар.
Шуннан соң ул минем турыда сораша башлады. Мин «Совет әдәбияты» журналына җибәргән әйберләремне басмаулары турында зарлана башлагач, УЛ:
— Ә сез бастырырга ашыкмагыз, күбрәк укыгыз, әдәбият теориясен өйрәнегез,— диде.— Әнә безнең газетабызга басылган шигырегездә дә таң җилләре кар бөртеген үбә иде. Нигә ул «таң җилләре» белән мавыгырга... Әгәр язылган әсәрдә, шигырь булса да, хикәя булса да, ниндидер бер сизелерлек «орлык» булса, әсәр журнал битен дә ачар, китапларда да урын табар...
Мин аңа үзем белән алып килгән шигырьләремне күрсәттем. Ул, шигырьләр язылган дәфтәрне алып, укый башлады.
— Нигә «мраморда»?— диде ул. — «Мәрмәр таш» дип әйтеп булмыймыни? «һәйкәл аша» үтәләрмени? Күрәсез, өч-дүрт урында «нидер искә төшеп», «нидер сөйләрсез»... Шигырьләрдә һәр сүз үз урынында булсын, укуы җиңел булсын шигырьләрне... Бу шигырегез менә миңа да ошамады. Ә менә монысында инде башка хәл, ошый миңа. Тыңлагыз әле:
Тамбов урманнарын үткән чакта, Тәрәзәдән күзем алмадым.
Эх, җәл, нигә бер минутка
Сикереп төшеп ш/нда калмадым..3
Күрәсез, укуы да җиңел, ишетер өчен дә рәхәт...
Шигырьләр дәфтәрен мин Гадел Кутуйда калдырырга булдым.
Икенче килүемдә без тагын озак кына сөйләшеп утырдык. Ул минем шигырьләр турында фикерен әйтте:
— Казанга җибәреп карагыз, менә мин бераз өметлеләрен билгеләдем. Бәлки басарлар, басмасалар киңәш бирерләр. Ә сез инде ныклап ул шигырьләр өстендә эшләрсез. Минемчә, сезгә күбрәк проза әйберләре язарга кирәк.
Бу юлы инде Гадел абый шактый ябыккан иде, озын кара чәчләре икегә аерылып төшкәннәр.
— Әгәр врачка барсам, госпитальгә салырлар дип куркам. Җиңү якынлаша бит... Стройдан читтә каласы килми...
Мин аның янына үзебезнең госпитальдәге бер врачны алып килергә булдым. Без болай уйладык: врач тиешле даруларны монда гына бирер дә Кутуй абыйга госпитальгә кереп «стройдан читтә калу» куркынычы булмас.
— Бирешмәм кебек... Авыруны җиңәргә үзем дә тырышам инде...
Врач майор Шейнюк риза булды.
—• Бәлки ике-өч көнгә генә булса да безнең госпитальгә килеп ятарга риза булыр, —диде ул.
Икенче көнне без врач белән килдек. Тик инде редакция кешеләреннән берәүне дә очрата алмадык.
—• Редакция китте, ә Кутуйны госпитальгә салдылар, дип җавап бирделәр.
105
*
* ❖
Кутуй абыйны салган госпитальне эзләп табуда мин ята торган госпитальнең политик эшләр буенча урынбасары капитан Тогобецкий ярдәм итте, госпитальгә керү өчен рөхсәт алып бирде. Ак халат киеп зур коридор буйлап барабыз. Дежур торучы сестра, ишеге ябык бер бүлмә алдына килеп җиткәч:
— Ул менә биредә, — диде.
Ишекне ачуга кырый кроватьта ятучы берәү башын күтәрде. Мин туп-туры аның янына атладым. Бу Гадел абый иде.
Без озак сөйләшеп утыра алмадык, Гадел абыйның хәле авыр иде, аның янына туктаусыз врачлар, сестралар килеп йөри башладылар.
Мин Гадел абыйга Совинформбюроның соңгы хәбәрләре турында әйттем. Ул елмаеп тыңлап торды да күңелсезләнеп башын түбән иде.
— Хат язып тор, хатны редакциягә яз, мин барыбер озак ятмам монда, — диде.
Яңадан бу госпитальгә әйләнеп килгәнемдә Кутуй абыйны Лодзь шәһәренә күчергәннәрен әйттеләр.
Редакциягә Кутуй абыйга атап язган хатыма каршы мондый җавап алдым. «Гадел абыең госпитальдә әле. Хатыңны ул кайткач та' тапшырырбыз».
❖ ’ #
Госпитальдән мин дә чыктым. Шул көнне капитан Тогобецкий мине үз янына чакырып алды да:
— Менә бу син эзли торган язучы түгелме соң? — дип миңа газета тоттырды.
— Әйе!—дидем мин, газетадагы рәсемне күрүгә каушап киттем. Газетада Гадел абыйның үлүе турында некролог басылган иде...
Берлинга килгәч, мин туп-туры редакциягә киттем һәм шунда эшләргә калдым.
Беренче эшләрем дә Гадел абыйның истәлегенә бәйләнде. Яратып укыла торган әсәрләр иҗат иткән сөекле язучының үлемен фронтовиклар да тирән кайгы белән каршы алганнар. Көн саен хатлар килә: офицерлар, солдатлар язалар. Кайгы уртаклашалар. Кече лейтенант Р. Харисова «Тапшырылмаган хатлар» китабын сорый. Рус егете-лейтенант (фамилиясен хәтерләмим) шигырь язып җибәргән... Хатлар... хатлар...
Мин аларга җавап язам.
...Звонок. Дәрескә керәм. Алтынчы класс.
Тема — Гадел Кутуйның «Без — сталинградчылар» исемле нәсере. Китап битендә таныш елмаюлы рәсем...
Бу нәсерне укыганда һәрвакыт Познань шәһәрендә аны беренче мәртәбә солдатларга укыганым исемә төшә. Гүя, алдымда балалар түгел, автоматын кысып тоткан Хаймович, Трудин, Аннакургановлар утыралар...