Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

СССР СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ
ПРАВЛЕНИЕСЕНЕҢ XIV ПЛЕНУМЫ
ры тыңланды.
21 ендә кичке, 22 сендә иртәнге һәм кичке, 23 ендә иртәнге утырышлардагы фикер алышуларда В. Собко (Украина), М. Залесский, С. Арутюнян (Әрмәнстан), С. Михалков, М. Ибра- һимов (Азербайҗан), Г. Мостафин, М. Ауэ- зов (Казахстан), Л. Ошанин, К- Яшин, Риза Ишморат һ. б. иптәшләр катнаштылар.
Риза Ишморат автономияле республика-лардагы драматургларның пьесаларын Бөтенсоюз сәхнәсенә үткәрүгә комачаулаган каршылыкларга тукталды. Татарча язылган пьесалар аннаи-моннап сүзгә-сүз (построчно) русчага тәрҗемә ителеп, РСФСРның Сәнгать эшләре идарәсенә җибәреләләр. Репертуар-редактор бүлеге әсәрләр турында пьесаларның шушы тонык тәрҗемәсе нигезендә хөкем йөртә һәм аларны тарату өчен рөхсәт бирми. Р. Ишморат начар тәрҗемә ителү аркасында тарала алмаган күп кенә пьесаларны мисал итеп китерде.

ди эш атмосферасы тудыруда һәм иҗади мәсьәләләр, яңа әсәрләр буенча фикер алы-шуларда язучыларның һәм тәнкыйтьчеләрнең киң массасын берләштерә алмауларын күрсәтте.
Язучылар союзының Президиумында һәм Секретариатында зур кимчелекләр яшәп килүе һәм барлык оештыру эшләрен тәртипкә кертергә кирәклеге күрсәтелде.
Пленум 1954 елның көзендә Совет язучы- ларының II Бөтенсоюз съездын чакыру турында карар кабул итте һәм Президиумга ике ай эчендә съездның көн тәртибе турындагы тәкъдимнәрне хәзерләүне, съездга хәзерлек чараларын эшкәртүне тапшырды.
Шулай ук Пленумда 1954 елның башында съездга хәзерлек мәсьәләләре буенча Прав- лениенең XV пленумын чакыру турында карар кабул ителде. Аннан сон, яңа Президиум һәм Секретариат сайланды.
СССР Совет язучылары союзы Правле- ииесенең председателе булып, бертавыштан,
A. А. Фадеев сайланды.
Правление президиумы 35 кешедән сайланды: А. А. Фадеев’ А. А. Сурков, К. М. Симонов, Н. С. Тихонов, Л. М. Леонов, Н. М. Грибачев, Б. Н. Полевой, Л. С. Соболев, В. Н. Ажаев. А. Т. Твардовский, Ф. И. Панферов, В. М. Кожевников, Н. Ф. Погодин, А. В. Софронов, Самед Вургун, М. Ф. Рыльский, П. У. Бровка, А. Т. Венцлова, С. П. Щипачев, М. А. Шолохов, А. Е. Корнейчук, Ф. В. Гладков, И. Г. Эренбург, К. А. Федин, Н. П. Бажан, Г. II. Леонидзе, Н. Н. Асеев, В. П. Катаев, С. Я. Маршак,
B. В. Ермилов, А. А. Караваева, А. А. Пер-венцев, Мирза Турсун-Задэ, Гафур Гулэм, Напри Зарьян.
Секретариат А. А. Сурков (беренче секретарь). К- М. Симонов, Н. С. Тихонов, Л. М. Леонов, Н. М. Грибачев һәм Б. Н. Полевой иптәшләр составында сайланды.
РИЗА ИШМОРАТКА 50 ЯШЬ
29 октябрьда Татарстан Совет язучылары Союзы партия һәм совет җәмәгатьчелеге катнашы белән татар совет драматургы Риза Ишморатның тууына 50 яшь, иҗадн-иҗ- тимагый эшчәнлегеиә 25 ел тулуны билгеләп үтте.
Кичәне РСФСРның һәм ТАССРның атка-занган сәнгать эшлеклесе драматург Таҗи Гыйззәт ачты. Юбилярның тормышы һәм иҗат эшчәилеге турындагы докладны фило* логия фәннәре кандидаты Баян Гыйззәт ясады.
Докладтан соң Риза Ишморатка «ТАССР. ның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән почетлы исем бирелү турындагы Татарстан Верховный Советы Президиумы Указы укылды. Аннан соң фән, культура, әдәбият, сәнгать учреждениеләреннән, төрле оешмалардан юбилярны котлау адреслары тапшырылды һәм СССР Совет Язучылары Союзыннан, Удмуртия, Мордовия, Башкорт- стан, Чувашия республикаларының язучылар оешмаларыннан, шулай ук күп кенә аерым язучылардан, драматургның танышларыннан телеграммалар укылды.
Соңыннан Р. Ишморат җавап сүзендә зур дулкынлану белән болай диде: «Бүген тууыма 50 ел тулу көнендә иҗади хезмәтемә югары бәя биргән туган Коммунистлар партиясенә, туган Совет дәүләтенә, барлык • партия һәм совет җәмәгатьчелегенә чын күңелдән тирән рәхмәт хисләремне белдерәм.
Менә хәзер бүгенге җыелышыбызның мәгънәсе турында уйлагач, безнең бөек чо-рыбызда иҗат итүнең, гомуми эшебез өчен, халкыбыз өчен иҗат итүнең һәм эшләүнең олылыгын, рәхәтлеген бөтен рухың белән сизәсең.
Ләкин шулай да әйтәсе килә, күп яшәл- гән инде, ярты гасыр узып киткән, ә бик, бик аз эшләнгән. Мин күп әсәрләремнең укучыларның һәм тамашачыларның югары таләпләрен канәгатьләндермәүләрен аңлыйм.
Әмма минем бер юанычым бар —50 яшь, иптәшләр, картлык түгел әле ул. /Миңа бүген кеше менә шушы яшьтән тормыш матурлыгын үткенрәк, тирәнрәк сизә һәм аңлый башлый кебек тоела. Мин моңа ышанам.
Күп оешмалар һәм күп иптәшләр бүген миңа киләчәк иҗади эшләремдә уңышлар теләделәр, һәм мин сүз бирәм: бөтен көчем белән бу теләкләрне үтәргә тырышачакмын.
Мин кешеләребезне тирән дулкынландыра алырлык, коммунизмның бөек эшенә хезмәт итә алырлык сәхнә әсәрләре тудыруга бөтен иҗади көчемне бирермен».
Кичәнең художество бүлегендә Татар Дәүләт Академия театры һәм Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясе артистлары катнашында зур концерт булды. Кпчә Укытучылар йортында барды.