КАЮМ НАСЫЙРИНЫҢ САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘРЕ
Китапның титул битеннән күренә ки, бу җыентык СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы тел, әңәбият һәм тарих институты тарафыннан төзелгән һәм Татгосиздат карамагында басылган. Ләкин, нилектәндер, җыентыкны төзүгә катнашкан кешеләрнең берсе дә телгә алынмаган. Шунлыктан, китапны кулга тоту белән, мондый зур һәм җитди хезмәтнең «кара эшен» кемнәр башкардылар икән, дип сорарга туры килә.
Каюм Насыйриның, филолог-галим буларак, татар культурасы, татар җәмәгатьчелек фикере үсеш тарихында тоткан урыны зур, һәм бу инде дистәләгән белгечләр тарафыннан күзәтүләр, фәнни мәкаләләр, чыгышлар белән дәлилләнгән, ачыкланган мәсьәлә санала. Җыентыкның 411 — 415 битләренә урнаштырылган-исемлектә Каюм Насыйри турында моңарчы язылган 52 чыганак, ягъни 52 кешенең хезмәте күрсәтелә. Бу хәл үзе генә дә К. Насыйри иҗатының моңарчы күп өйрәнелгән булуын раслый.
Җыентык, «Сайланма әсәрләр» дип аталып, үзенең төзелеш тәртибе һәм материалларның эшкәртелеше ягыннан киң катлау укучылар массасына ипләштерелгән. Ягъни бу китаптан телче, әдәбиятчы, терминолог, математик, тарихчы, этнограф һ. б. шундый фән белгечләре белән бер- рәттән, аш остасы, тегүчелек мастерлары да үзләренә мавыктыргыч материаллар табачаклар. Чөнки монда Насыйри эшчәнлегенең барлык якларыннан да азмы-күпме мәгълүмат тупланган. Шуңа күрә дә, без бу җыентыкны Каюм Насыйри мирасы турында үзенә бертөрле энциклопедик белешмәсыман бер китап дип атый алабыз, һәм, әйтергә була, аның уңышлы ягы да шуның белән билгеләнә.
Үзеннән-үзе аңлашылганча, без бу җыентыкның төзелешенә, фәнни эш-кәртелешенә академик басмаларга куела торган киң таләп белән килмибез, һәм килергә мөмкин дә түгел. Беренчедән, монда анык һәм гуманитар фәннәргә, әдәбиятка һәм халкыбыз иҗатына караган материаллар тупланган, икенчедән, бу җыентыкта тулы килеш урнаштырылган бер генә әсәр дә юк.
Кыскасы, бу җыентыкның төзелеш үзенчәлекләреннән чыгып эшләргә тиешбез.
Безнең уебызча, сүзне китапның әдәби эшкәртелешеннән башлап китү урынлы булыр, хәтта алай гына да түгел, бәлки шул мәсьәләне үзәк итеп алырга мәҗбүрбез. Җыентыкның титул бите артына (4 б.) «Редакциядән» — дип, кыска һәм җыйнак бер искәрмә, белдерү урнаштырылган. Без анда «Текстлар нигез* дә авторның (Каюм Насыйри-ның— Л. Җ.) үзе карап чыгарган китапларыннан алынып, хәзерге ор-фография һәм пунктуация белән би-релде. Бүгенге укучыларга аңлашылмый торган сүзләргә һәр биттә сызык астында аңлатма биреп барылды...» дигән белдерү укыйбыз.
Димәк, хәзерге укучы таләпләрен күздә тотып, К- Насыйри текстларының орфографиясе үзгәртелгән, тыныш билгеләре хәзергечә куелган һәм аңлаешсыз сүз, атама, әйтелмәләр-
«. .C. Ә/ №11
III Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр. Татгосиздат. Редакторы М. Гайнуллин, 1953 ел, 418 бит. Бәясе 6 сум 95 тиен.
114
нең тәрҗемә-аңлатмалары бирелгән була.
Мондый принципларның нигез итеп алынуына каршы килмибез, тик аларның кай дәрәҗә үтәлешләрен, системалы төскә кертелгән булуларын гына күздән кичерәбез.
Беренче принципны алып карыйк: К. Насыйри имласының хәзерге орфографиягә күчерүнең торышын. Менә китапның беренче бүлеге. Монда Каюм Насыйриның татар һәм рус телләрен өйрәнү турында хезмәтләреннән алынган текстлар — өзекләр теркәлгәннәр. Бу бүлек К. Насыйриның «Фәвакиһ-эл-җөләсаэ» дигән китабыннан алынган өзек белән башлана.
Бу текстта 1\. Насыйриның түбәндәге сүзләре хәзерге орфографиягә күчерелгәннәр; Насыйри: «яңлыш», «үгрәнәсе», «телемезгә», «өмиддер ки» формаларында язган. Редакцияләүчеләр исә бу сүзләрне «ялгыш», «өйрәнәсе», «телебезгә» һәм «өметтер ки» формаларына күчергәннәр.
Ләкин шактый сәер бер сорау туа. Ни өчен шул ук тексттагы «имде», «ушбу», «бәһасын» сүзләренең язылышы К- Насыйрича калдырылганнар? Тарихка мәгълүм булганча, татар халкы беркайчан да «имде», «ушбу» дип сөйләмәгән, бу формалар, борынгы төрки телдән калдык традицион стиль элементы буларак кына, Насыйри язмаларында сакланганнар ич! «Бәһа» — фарсыдан кереп, халык теленә «бәя» формасында урнашкан сүз. Үзеннән-үзе аңлашыла ки, бу сүзләр дә «инде», «бу» яки «шушы» һәм «бәя» формаларында бирелергә тиешләр иде. Димәк, текстның шушы бер бирелешендә генә дә редакцияләү принцибы ачык булмаганлык сизелә. Кызганычка каршы, бу хәл бер категориягә керергә тиешле сүзләрнең төр-лечә, бердәм системасыз редакциялә- нүләре белән генә калмый, бәлки бер үк сүзләрнең төрле текстларда төрлечә язылуларына чаклы барыл җитә; бәла дә шунда!
Күреп үткәнебезчә, беренче текстта Насыйриның «үгрәнәсе» сүзе «өйрәнәсе» формасында бирелгән иде (53 бит). Шуннан бер генә бит аша (55 бит) «Энмүзәҗ»дән алынган өзектә «...аңар гайре телне үгрәну гаять мөшкелдер», «Русча-татарча лөгать»тән алынган текстта (60 бит) «...рус телен үгрәнмәкче булсаң», «...тел үгрәимәк һөнәре», «Тел үгрән- мәкнең ничә шартлары бардыр» кебек фразаларны, ягъни «өйрән» сү-зенең яңадан Насыйрича, «үгрән» формасында язылып баруын күрәбез.
Беренче текстта Насыйриның «өмиддер ки» сүзен «өметтер ки» (53 бит) формасында укыган идек, бишенче текстта «өм идем дә бардыр» (59 бит) дип язылган сүз тезмәсен,, ягъни, «өмет»нең яңадан «өмид»кә күчүен очратабыз.
Менә шушы бер-ике факт кына да, беренчедән, Насыйри орфографиясен яңарту принциплары тиешенчә фәнни нигезгә салынмаган һәм, икенчедән, җыентыкны төзүчеләрнең дә, редакторның да үзләре эшләгән ярты- йорты принципларын системага кертә алмаган булулары турында сөйлиләр.
Бу текстларның орфографиясенә илтифат иткән һәрбер укучы: «үгрә- иү»не «өйрәнү»гә, «өмид»не «өметкә күчермәкче булгансыз, ни өчен Насыйриның «кылгучы»сын «кылу- чы»га, «ула»сын «була»га, «кы- лынмыш»ыи «кылынган»га, «бел- мәк»ен «белү»гә һ. б. хәзерге тел формаларына кайтармадыгыз, дип сораячак һәм аның моңа хакы да бар.
Шул рәвешчә, Насыйри орфографиясең хәзерге орфографиягә якынайту мәсьәләсе бу җыентыкта тиешенчә чишелмәгән һәм редакциянең белдерүе укучыларны канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә үтәлмәгән булып кала.
Каюм Насыйри текстларын тыныш билгеләре белән тәэмин итүгә күчеп, шуны әйтергә кирәк. Бу чараларны куллануда ул үзе бик сизешле эволюция, үзгәреш ясый. Якынча, 90 нчы елларга чаклы язган әсәрлә-рендә К. Насыйри ноктадан башка билгене кулланмый, һәм аның әле ноктасы да йолдызчыктан (*) гыйбарәт була. Моның ачык мисалын «Фәвакиһ-эл-җөләсаэ» (1884 елда басылган) текстында күрәбез. 90 ел-лардан соң басылган әсәрләрендә
115
исә ул инде нокта (.), күп нокталар (...), сызык (—) һәм ике нокта (:) куллануга күчә. Шунысы характерлы, Каюм Насыйри сызыкны күп очракларда өтер урынына йөртә. Мәсәлән, «...җир — су — диңгез вә атауларның исемнәрен... әйтүб күрсәткеч бу бер гыйлемдер» (сүз гео-график карта турында бара. «Ысуле җәгърәфияи кәбир», 1893 ел, 3 бит), «Тавышсыз хәрефләр ушбулардыр: б-п-т-ж-...» («Энмүзәҗ», 1895 ел, 5 бит).
Без бу кыскача күзәтүдән түбәндәге нәтиҗәне чыгарабыз. Каюм Насыйри тыныш билгеләре куллану буенча да үзгәреш керткән галим булып тора. Бу өлкәдә дә ул борыннан килгән традицияне җимерә, әдәби телгә яңалык кертә, һәм бу яңалыкны К. Насыйри шул чорның рус тел культурасы үрнәгендә тудыра.
Татар әдәби теле тарихында тыныш билгеләре куллану практикасының башлану, үсеш һәм теоретик нигезләнү барышын тикшерүче кешеләр, ышанабыз, К. Ыасыйрины читләтеп узмаслар, киресенчә, тирәнрәк өйрәнерләр.
Җыентыкка урнаштырылган текстларда К. Насыйри пунктуациясен яңартылу, ягъни хәзергечәгә күчерелүнең торышына күз салсак, мондый хәлне күрәбез: халык авыз иҗаты әсәрләре һәм К. Насыйриның матур әдәбиятка караган әсәрләрендәге тыныш билгеләрен хәзергечәләштерү бик тулы, ачык булмаса да, түзәрлек, ягъни артык борчылырлык түгел. Әмма аның фәнни текстларына куелган тыныш билгеләре байтак төзәтмә кертүне сорыйлар. Мәсәлән, тарих, этнография һәм археологиягә караган хезмәтләр бүлегенә кергән текстларда ике нокта, сызык, өтерләр байтак очракларда урынсыз куелганнар («Пугачау кыйссасы», «Зөя өязе» һ. б. ларны укып карагыз).
Аннары бер форма сүз тезмәләренең бер урында өтер белән бирелеп, икенче очракта өтерсез бирелүләре, яки К. Насыйриның үз текстында өтерсез язылып, аңа ясалган «тәрҗемәдә» шул ук сүз тезмәсенең өтерләр эченә алынулары кебек бик сәер фактлар бар. Бер генә мисал китерик. Җыентыкның 59 битенә «Нәмү- нә» яки «Энмүзәҗ»дән дигән текст теркәлгән, һәм астында «тәрҗемәсе» дә бирелгән.
Төп текстның беренче җөмләсе бо- лай язылган: «Мәгълүм ула ки, ушбу рус теленең кагыйдәләре хакында тәсныйф кылынмыш рисаләбез әүвәл мәртәбә тәҗрибә йөзеннән гарәп нәхүе низамынча вазгы кылынды...» Моның «тәрҗемәсе» түбәндәгечә язылган: «Билгеле булсын ки, рус теле грамматикасы хакында язылган бу әсәребез, беренче тәҗрибә буларак, гарәп теле синтаксисы төзелеше нигезендә корылды...»
Димәк, К. Насыйриның «әүвәл мәртәбә тәҗрибә йөзеннән» дигән сүз тезмәсе хәл әйләнмәсе булырга ярамый. «Тәрҗемәченең» исә «беренче тәҗрибә буларак» дигән әйтелмәсе хәл әйләнмәсе итеп бирелгән.
Кыскасы, җыентыкның тыныш билгеләре белән тәэмин ителүе дә шактый чуар.
Әйе, гомумән безнең татар матбу-гатында тыныш билгеләре куллану әлегә бик чуалчык һәм йомшак бара. Бу тармак тел белгечләребездән җитди эш көтүендә дәвам итә, һәм кайчанга чаклы көтәр икән, дип әйтергә туры килә.
Ниһаять, «бүгенге укучыларга аң-лашылмый торган сүзләргә аңлатмалар бирелү» (редакция белдерүеннән, 4 б.) үтәлешен тикшереп карыйк.
Җыентыкка кергән текстларның укучыга төгәл аңлашылуларын тәэмин итүдә бу чара, ягъни массага аңлашылмый торган сүзләр һәм сүз тезмәләренең тәрҗемә-аңлатмала- рын бирү хәлиткеч рольне уйный. Ләкин, үкенечкә каршы, җыентык өстендә эшләүчеләр монда да ялкауланганнар һәм дөрес бер система таба алмаганнар. Барыннан да элек, китап исемнәренең аңлатмасыз бирелүләре зур кимчелек булып тора.
Билгеле булганча, К. Насыйри үзенең аерата фәнни әсәрләрен гарәпчә атаган. Мәсәлән, «Нәмүнә», «Энмүзәҗ», «Фәвакиһ-эл-җөләсаэ», «Кавагыйде китабәт» һ? б. гарәпчә исемләнгән китапларның саны җыентыкта егермегә җитә. Алардан бер- ничәсе аңлатма алып, күпчелеге укучыларга бөтенләй аңлаешсыз»
116
билгесез нәрсә булып калганнар. Алыйк, мәсәлән, «Фәвакиһ-эл-җөлә- саэ» 1 дигән исемне-атаманы. Бу ни дигән сүз? Моның мәгънәсен укучыларның күбесе аңламый ич! Моны аңлау өчен ничәмә сүзлек, белешмәләр карарга кирәк, ләкин аларны, беренчедән, таба алсаң, икенчедән, укый белсәң, ярый ла! Төзүчеләр дә һәм редакторлар да моны абайламаганнар. Шуның аркасында, бу әсәрнең нидән гыйбарәт икәнлеге дә, һәм фәннең кайсы тармагына каравы да укучыга аңлашыл-мый калачак, һич булмаса, сызык астына төшереп, К- Насыйриның үзе тарафыннан бирелгән аңлатманы урнаштырырга иде, дип әйтәсе килә.
Каюм Насыйри шушы китапка ясаган керешендә бу әсәрен кешеләрне утырышларда, мәҗлесләрдә, гомумән үзара әңгәмә алып барганда ничек сөйләргә өйрәтә торган фән дип билгели. «Фәвакиһ-эл-җөләсаэ»- нең туры мәгънәсе — утырдашлар җимеше дигән сүз. Шуның белән бергә, мондагы җимеш сүзе дә туры мәгънәсендә түгел, бәлки тәмле, матур, хикмәтле, күңел ачкыч сүзләр, сөйләшүләр мәгънәсендә килә.
Безнең карашыбызча, К. Насыйриның бу әсәре борынгы төрки халыклары арасында дан тоткан «Кодат- кы белек» (X йөздә язылган), русларның борынгы әдәбияты тудырган «Домострой» кебек әдәби памятник- ларга күп яклары белән якын килә дип әйтерлек, һәм бу китапны тиешенчә редакцияләп, бераз кыскартып. яңадан бастырып чыгарганда, әдәбият тарихына карата файдалы бер чыганак булыр иде.
«Энмүзәҗ»нең төп мәгънәсе — үрнәк. Насыйри үзенең грамматикаларын «Нәмүнә яки энмүзәҗ» исемнәре белән атаган. Хәзергечә әйткәндә, грамматик төзелеш үрнәкләре була. Шунлыктан, «Энмүзәҗ» сүзен туры- дан-туры «грамматика» дип кенә тәрҗемә итү дөрес булмый.
Җыентыкны төзүчеләр бу атамага да аңлатма бирмәгәннәр. Безнеңчә, К. Насыйри китапларының исемнәрен — атамаларын аңлатмасыз кал-
Җыентыкта бу атама дёрес язылма ган, "Фәвакиһелҗөләса» дип, хата җибәр гәмнәр. дыру укучыларны күп очракларда' икеләнүгә, шикләнүгә төшерәчәк. Мәсәлән, К. Насыйри үзенең грам-матикасын «Энмүзәҗ», ягъни грамматик төзелеш үрнәкләре дип атаган. М. Гайнуллин исә, татар теленең фәнни грамматикасын («Энмүзәҗ», 1895) төзүгә дә нигезне К. Насыйри салды, — дип яза (К. Насыйри, «Сайланма әсәрләр», 25 б.), димәк, 1\. Насыйри үзе грамматика үрнәк-ләр^ генә итеп санаган бер китапны М. Гайнуллин иптәш «фәнни грамматика» итеп бәяли. Дөрестән дә, бу моментның укучыны шиккә төшерүе бик мөмкин, чөнки монда аңлатма дәлилле түгел. «Энмүзәҗ»дә татар теле грамматикасының фәнни нигезе салына. Гайнуллин иптәшнең бәяләмәсе дөрес, ләкин, аңлатмасы, дәлилләве булмау сәбәпле, аның бу билгеләмәсе укучыга барып җитмәячәк. Мөхәммәт иптәш Гайнуллинның «Ләһҗәи татари», «Кавагыйде кита- бәт»кә биргән билгеләмәләре дә (шул ук биттә), артык кыска булулары сәбәпле, шундый ук язмышка очраячаклар. «Кавагыйде китабәт»- не «Дөрес һәм матур язу кагыйдәләрен күрсәткән беренче, куллан-маны» (шунда ук), дип кенә аңлату укучыны ялгыш күзаллауга алып китәчәк, чөнки «дөрес язу» дигән сүздән орфографик кагыйдәләрне җиренә җиткерү, «матур язу»дан чиста язу, хәрефләрнең дөрес язылышларын булдыра алу мәгънәләре аңлашылып тора. Җитмәсә тагын, шушы китаптан алынган текстның «тәрҗемәсендә» К. Насыйри билгеләмәсен бозып биргәннәр. Насыйри болай дип яза: «Кавагыйде китабәт» ягъни тәсныйф вә имла кагыйдәләрен бәян кылгучы бу бер яңа фәндер...» (56 бит).
«Тәсныйф» сүзе «язу» дип тәрҗемә ителгән (57 битне кара). Билгеле, бу хата: гарәпнең тәсныйф дигән сүзе гомумән язу түгел, бәлки китап язу дигән төшенчәгә йөри, шуңа күрә дә бит күп очракларда фәнни китап язучыны мосанниф, аның яз-ган китапларын тәсныйфаты дип йөрткәннәр. К. Насыйри үзе дә бу сүзне еш кулланган. Мәсәлән, «Ысу- ле җәгърәфияи кәбириең» титул битенә «Габдел-Каюм мелла Габдел-
Н7
Насы й р у гл ы н ы ң тәс 11 ы й ф а ты н д а и - дыр» (1893 ел) дип язылган.
Әгәр дә без бу фразаны «К. На- сыйри язуларыннан» яки «язмаларыннан» дип әйтсәк, зур ялгышлык килеп чыгачак, чөнки монда аның үзе тарафыннан язылган китап турында сүз бара.
Шул ук китабына керештә К. На- сыйрн «Ушбу җәгърәфия китабы тәсныйф кылынып...» дип яза (2 бит). Монда да тәсныйф сүзе китапны язу һәм төзү мәгънәләрендә килгән.
Шул рәвешчә, К. Насыйриның үзе билгеләгәнчә «Кавагыйде китабәт» дигән китабы тәсныйф фәне, китап, әсәрләр язарга өйрәтә торган кулланма, өйрәткеч булып кала. Аның тарихи кыйммәте дә шунда. Төзүчеләр дә һәм Гайнуллин иптәш тә китапның бу ягын ачмаганнар, киресенчә, томан, сөрем эчендә калдыр-ганнар.
К. Насыйри хезмәтләреннән алынып, җыентыкка урнаштырылган текстларга карата тагын бер-ике моментны теркисе бар. Беренчедән, алынган текстларның берсен дә, артык яки урынсызга кертелгәннәр, дип әйтеп булмый. Алар барысы да К. Насыйри хезмәтләренең күпкырлылыгын күзаллауга ярдәм, итәләр. Ләкин аларның аерата телгә ка-раганнары кыскарак итеп алынганнар. Бу килеш кенә алар Насыйриның тел өлкәсендәге эшчәнлеген тулы яктырта алмыйлар.
Икенчедән, җыентыкка алынган текстларның битләре, ягъни К. Насыйри китабының кайсы битләрендә икәнлекләре күрсәтелмәгән. Бу, бәлки, бер карашка, зур кимчелек түгелдер, ләкин фәннилектән читтә торуын онытырга ярамый. Мәсәлән, рус әдәбиятында сез мондый хәлне күрәсезме? Юк, чөнки алынган текстның чыганагын анык күрсәтмәү укучыны бик зур кыенлыкка төшерә. Аңа шушы өзек—текстны төп чыганагыннан укып карарга кирәк булса, ул, ДИ1МӘК, чыганакны тулысы белән укып чыгарга мәҗбүр. Мәсәлән, җыентыкның 54 битенә «Фәвакиһ-эл- Җөләсаэ»дән 4—5 абзацлы, бәләкәй бер өзек урнаштырылган. Чыганакның бите күрсәтелмәгән. Каюм Насыйриның бу әсәре 615 биттән тора. Рәхим ит,'шулай булгач, укучы иптәш, җыентыктагы текстны оригиналыннан укып карыйм әле дисәң, «Фә- вакиһ-эл-җөләсаэ»нең 592 битен актарып чык, 593—594 битләрдән шушы өзекләрнең үзләрен табарсың, шунда да сизгер бул, өзектә «...Адәм...» сүзе (53 бит), нәкъ бер чүлдә үскән ялгыз куак кебек нокталар эчендә утыра.
Әйтергә теләгәнебез шул: өзекләр нең кайсы китаптан алынуларын күрсәтү генә җитми, ул китапларның кайсы битләреннән алынган булуларын да теркәп бару кирәк иде.
Югарыда санап кителгән кимче-лекләрнең барысы да, төбендә бер фактка, ягъни бездә әле текстология фәненең үзләштерелеп җитмәгән булу фактына кайтып кала. Текстология бик нечкә һәм күп хезмәт салуны таләп итә торган культура чараларыннан берсе ул. Бу өлкәне, бу фәнне безнең әле бик нык үзләштерәсебез бар.
Текстологиянең иң беренче шарты — өйрәнелә, тикшерелә һәм ком- ментарийлана торган текстларның үзләрен бик яхшы белү һәм тематика буенча дөрес сайлый алу. Шушы шартлар тиешенчә үтәлмәсәләр, текстология үз максатына ирешә алмый. Без тикшерә торган җыентыкта текстларның фәнни югарылыкта эшкәртелү дәрәҗәсенә китерелмәгән булулары, бәлки, төзүчеләр составының алмашынуыннан килеп чыккандыр. Безгә мәгълүм булганча, бу җыентыкны беренче башлап төзүче мәрхүм М. Гали иде. Ул нәкъ шушы җыентыкның проектын һәм төзелү принципларын тикшерү, раслау көн-нәрендә кинәттән үлеп китте. Шуннан соң җыентыкны эшкәртү икенче иптәшләргә калды һәм аларга моны ашыгып эшләргә туры килде. Менә шуларның барысы җыентыкның бигрәк тә төрле фәннәргә караган бүлекләре әдәби эшкәртелү ягыннан йомшак чыгуга сәбәп булгандыр, дип әйтергә туры килә.
Җыентыкның 7—50 битләренә су-зылган күләмле «Каюм Насыйри» (тормыш һәм иҗат юлы) исемле киң һәм бай эчтәлекле мәкалә — керещ сүз урнаштырылган. Моның авторы
118
филология фәннәре кандидаты М. X. Гайнуллин.
Бу материал укучыларның Каюм Насыйри иҗат хәзинәсенә тирәнрәк һәм төплерәк керә алуларына зур булышлык күрсәтәчәк, әлбәттә. М. X. Гайнуллин бу мәкаләсенә күп көч һәм белем салган дип әйтергә тиешбез. Монда К. Насыйри мирасына фәнни, объектив күзлектән карап килү нигез булып тора.
Шуның белән бергә, авторның исенә төшерү, илтифатын уяту йөзеннән, бер-ике моментның астына сызып китәргә тиешбез.
К. Насыйри татар теленең логик һәм эмоциональ, экспрессив сәләте турында сөйләгәндә «...гарәп һәм фарсы телләреннән алынган сүзләр ярдәме белән мәгънәне тулы һәм матур итеп бирүдә башка телләрдән һич тә ким түгел», бәлки артыграк яклары да бар дигән фикерне әйтә («Фәвакиһ-эл-җөләсаэ», 1884 ел, 594 бит, җыентыкта бу өзек 54 биткә урнаштырылган).
Шуңа өстәп тагын бер принципиаль фактны китерик. «Ләһҗәи та- тари»га керешендә К. Насыйри татар теленең сүзлек составын икегә бүлә һәм әйтә:
«...Ул әлфаз вә кәлимат ике төрле булып, берсе асыл татар ләфызла- рыдыр вә икенчесе гарәп вә фарсы теленнән алынмыш кәлимәләрдер» (җыентыкның 58 битендә).
Димәк, К. Насыйри гарәп, фарсы телләреннән кергән сүз һәм тәгъбирләрне татар телен баетуга хезмәт итә торган чаралар итеп караган була.
Соң аның мондый карашта булуы үз-үзенә, ягъни Насыйриның татар әдәби телен нигезләү, үстерү буенча практик эшчәнлегенә каршы килмиме? һәм кайбер иптәшләрнең К. Насыйри гарәп, фарсы телләреннән кергән сүзләргә каршы көрәш ачты, дил әйтергә ашыгулары әнә шушы каршылыкларны күрмәскә маташу түгелме?
һичшиксез, М. X. Гайнуллин иптәшкә К. Насыйриның гарәп, фарсы телләренә мондый мөнәсәбәттә булганлыгы мәгълүм, һәм аңа бу мәсьәләне ачыклап китү кирәк иде. К. Насыйри эшчәнлегенә багышланган киң күзәтүдә дә югарыда теркәлгән һәм тагын теркәлергә мөмкин булган принципиаль мәсьәләләрне ачыкламый үтү, безнеңчә, кимчелек.
һәркемгә аңлашыла ки, К. Насыйри эшчәнлегенә тулы анализ ясау, бу, асылда, татар милли культурасы нигезләнү һәм үсеш шартларын өйрәнү, аңа дөрес бәя бирү дигән сүз.
К. Насыйриның күпьяклы мирасын шомарту һәм андагы каршылыкларны күрми узу, ул каршылыкларга объектив бәя бирмәү кебек эшләр белән дә мавыгырга ярамый. Насыйри ул — үз эпохасы кешесе. Аны ти- рәнтен һәм һәрьяклап өйрәнергә тиешбез.
йомгак урынында шуны әйтергә кирәк, К. Насыйриның сайланма әсәрләрен төзү һәм бастырып чыгару, татар совет культурасы үсешен күрсәткечләрдән берсе булып тора. Бу җыентыктагы кимчелекләр, һичшиксез, аның уңышлы яклары белән йолыналар. Без моңа К. Насыйри мирасын фәнни, әдәби эшкәртүдә беренче тәҗрибә итеп карыйбыз. Беренче коймак төерле була дигәндәй, мондагы кимчелекләр алдагы көндә җиңел төзәтеләчәкләр. Ләкин якын киләчәктә К. Насыйриның телгә караган хезмәтләрен үзенә аерым бер том итеп чыгару бурычы көн тәртибенә бүгеннән үк куелырга тиеш.
л. җәләя