ГАДЕЛ КУТУЙ
(1903—1953)
Шушы елның 28 ноябренда татар совет әдәбиятының күренекле вәкиле, талантлы язучы, ялкынлы пуб- лицист^ актив җәмәгать эшлеклесе һәм батыр сугышчы Гадел Кутуй- ның тууына 50 ел тулды. Гадел Ку- туйның исеме киң катлау укучылар күңелендә тирән ихтирам белән саклана. Кутуй әсәрләрен яратып укыган, ул тудырган гүзәл образларны үзләренә үрнәк итеп алган укучылар якты таланты шаулап чәчәк аткан чагында гына безнең арабыздан киткән дәртле шагыйрьне бу көннәрдә аеруча бер җылы хис белән искә алалар.
Гадел Кутуй татар совет әдәбиятын үстерүдә зур хезмәт куйган, совет әдәбиятын үзенең гүзәл шигырьләре, поэмалары, «Тапшырылмаган хатлар» кебек атаклы повесте, сугыш героикасын чагылдырган күп сандагы очерклары, хикәяләре белән баеткан язучы.
Кутуйның иҗат юлы туры һәм шома гына бармады. Ул үзенең иҗат гомерендә күп кенә эзләнүләр, каршылыклар чорын үтеп, социалистик тормыш нигезендә дөрес юлга, социалистик реализм юлына баса алды. Кутуй үзенең әсәрләрендә совет тормышының актуаль темаларын яктыртты, совет кешесенең рухи байлыгын, эчке матурлыгын сурәтләде. Кутуйның әдәби геройларында халык үзен, үзенең үсеш перспективасын күрде. Шуңа күрә дә Кутуй үзенең әдәби геройлары белән халык арасында яши һәм көрәшче-ләр сафында алга бара.
Гадел Кутуйның әдәби иҗат эш- чәнлеге 1923—24 елларда башлана. Дөрес, шигырь язу эшенә Кутуй моннан күп еллар элек керешә. Әнисенен серле әкиятләрен, көйле бәетләрен яратып тыңлаган Гадел кече яшьтән үк әдәбиятка күңел бирә һәм 13— 14 яшьлек малай чагында үзенен бе-ренче шигырьләрен яза. Ләкин бу әле очраклы гына язулар төсендә була. 20 нче еллар башында инде Кутуй шигырь язу белән җитди рәвештә кызыксына. Кутуй шигырь язуда тәм табу гына түгел, бәлки бу эшкә инде киләчәк профессиясе итеп карый. Күп тә үтми, шул заманныи әдәби журнал битләрендә («Безнең юл», «Кызыл шәрык яшьләре») Кутуйның шигырьләре басылып чыга башлый. 1925 елда ул, беренче шигырьләрен туплап, «Көннәр йөгергәндә» исемле җыентык бастыра.
Маяковскийның революцион кыю-лыгын һәм шигырьләренең яңа формасын яраткан Кутуй Маяковскийга ияреп яза башлый һәм аның яңалыгын татар поэзиясенә дә күчерергә тырыша. Ләкин бу чорда Кутуй. Маяковский шигырьләренең революцион эчтәлеген бер якка куеп, аларның бары тик форма яңалыгы белән генә кызыксына. Шагыйрь үзен «мин — алдынгы, мин — футу- рист» дип игълан итте һәм футуризмны пролетар әдәбиятның методы дип аңлады. Футуризмның архире- волюцион1 вывескасына ышанган Кутуй үз шигырьләрен дә футуристик алымнар белән яза башлады. Кутуйның бу беренче шигырьләре шактый
93
төссез, эчтәлексез, кайберсе хәтта мәгънәсез тезмә генә булып калды. Бу футуристик шигырьләрдә индивидуализм көчле, шагыйрьнең «мин»е алга куела.
Кутуй кайбер шигырьләрендә фу-туризм таләп иткән цифр телен, телеграф телен (ягъни фигыльләрсез җөмлә төзү) яки фигыльләрне инфи- I нитив формада гына бирү алымнарын да куллана, ирекле ритм, ирекле рифма белән яза. Футурист-Кутуй мәйдан шагыйре булырга омтыла, шунлыктан шигырьләрендә кычкырулар, акырулар күп. Бу шигырьләр күбесе космик планда, абстракт формада язылганнар. Ләкин шунысы әһәмиятле — без Кутуйның шушы беренче шигырьләрендә үк инде яңа форма белән яңа революцион, эчтәлекне, яңа кеше образын бирергә омтылуын да күрәбез. Шагыйрь бүгенге көнне күрсәтергә тели һәм башка шагыйрьләрдән дә:
Сез бирегез безгә бүгенгене һәм
Иртәгә үзгәртелгән «яңа кешеләр», —
дип таләп итә.
Шагыйрь искелек белән яңалык арасында барган көрәштә үскән, чы-ныккан яңа кешеләрне — яшьләрне күреп шатлана.
Яна тормыш төзүдә партиянең су-гышчан ярдәмчесен ул комсомол яшьләрдә күрә:
Комсомоллар алар —
— Төзү елларына — көчле гаскәр, Искелекне куптаручы зур ломнар!
Менә шул меңләгән яңа көрәшчеләр отрядыннан берсе — Сәрвәр образы бирелә. Иске тормышның бөтен калдыкларына давылдай каршы кү-тәрелгән яшь кыз Сәрвәр хатын- кызларны бәйләп торган иске тормыш кануннарын ватып, җимереп, чадраларын утка салып, туган йортыннан көрәш мәйданына чыгып китә. Кулына мылтык тотып, ул сугыш юлын уза, комсомолга керә. Чапай отрядында Сәрвәр — «комвз-вод». Ачлык елларында, ярдәм ида-рәсендә иң эшлеклеләрдән берсе — Сәрвәр. Сугыш бетә. Төзелеш еллары.
Сәрвәр эшли, укый, яза.
Рабфагын да калдырмый,
Съездларда,
«Кызлар арасында эшләү Юлын төзеп» — лозунг бәрә.
Сәрвәр — яңа кеше, яңа тип совет хатын-кызларының вәкиле. Образ схематик булса да, аңарда революция тудырган яңа тип совет хатын- кызларының төп сызыклары дөрес билгеләнгән. Сәрвәр образының үсешен, тулылануын без Кутуйның соңга табарак язган әсәрләрендә Рабига, Галия, сугышчы-партнзанка образларында күрербез.
Кутуйның башлангыч чор шигырьләре арасында В. И. Ленинның үлеменә багышланган «Биш минутка дөнья туктады» исемле шигыре үзенә аерым бер урын алып тора. Бу шигырендә Кутуй Ильичның төп сыйфатын — аның халык белән органик бәйләнештә булуын күрсәтә алган.
Кутуйның бу шигыре үзенең идея эчтәлеге һәм художество эшләнеше белән дә шагыйрьнең үсеш адымын билгеләде. Кутуйның бу үсеше — алдынгы рус шагыйрьләренең, бигрәк тә Маяковскийның, иҗат тәҗрибәсен өйрәнү нәтиҗәсе иде.
Шулай итеп формализм йогынтысыннан арыну өчен булган эчке мөмкинлек өскә чыга башлый. Кутуй революцияне, яңа тормышны үзенеке итеп таныды, ә футуристлар, социаль тормышны үзгәртүгә каршы торган хәлдә, бары тик әдәби формаларның үзгәрүе белән генә кызыксындылар. Бу аерма Кутуйның үзе әйткән: «Мин — футурист» сүзләрен шартлы рәвештә аңларга тиешлекне күрсәтә. Чөнки Кутуй футуризмның кайбер яклары белән мавыгуына карамас-тан, революция, партия, халык яклы иде.
Кутуйның футуризмга иярүенең сәбәбе — аның идея-политик яктан җитлекмәвендә иде. Ул вакытта Кутуй социаль үзгәрешләр механик рәвештә әдәби форманың үзгәрүен дә таләп итә дигән ялгыш карашта торды. Яңа эчтәлекнең иске классик формага сыеша алуы Кутуй өчен мөмкин булмаган бер нәрсә иде.
Шунысын ачык әйтергә кирәк, Гадел Кутуйның яңа тормышка, партиягә, революцион халыкка ихтира-
94
мы зур булды. Кутуй социалистик чынбарлыкны үзенеке итеп, үзен шушы яңа тормышның актив члены итеп хис итте. Ләкин ул елларда Кутуй бу хис, тойгыларын шигырьләрендә тиешле художество югарылыгында әйтеп бирә алмады әле.
Шунысы куанычлы, Кутуй иҗаты бу беренче баскычында тукталып калмады. Күз карашы иртәгәге көнгә төбәлгән шагыйрь үсү юлын эзләде. Ул социалистик тормышны өйрәнде һәм шул яца тормыш белән бергә үсә барды.
Кутуйның ялгыш идеологии позициядән арынып чыгуында һәм совет әдәбиятының төп методы булган социалистик реализм методын үзләштерүендә, гомумән Кутуйның идеологии үсешендә Коммунистлар партиясенең ярдәме бик зур булды. Партия үзенең 1925 елда матур әдә-биятка карата кабул иткән резолюциясендә совет язучыларына ялгышлардан арыну һәм үсү юлларын күрсәтте. Бу тарихи карардан соң Кутуйның иҗатында да сизелерлек борылыш башлана. Ул тормышка, халыкка тагын да якыная, чынбарлыкны тагын да тирәнрәк өйрәнә.
1927—1929 еллар эчендә Кутуй бик күп санда публицистик мәкаләләр, очерклар, рецензияләр, фельетоннар яза. Ул әдәбиятта, культура өлкәсендә булган төрле вакыйгаларга, күренешләргә үзенең мөнәсәбәтен белдерергә омтыла.
Кутуй, Горький инициативасы белән оештырылган экскурсияләрдә катнашып, яшь Советлар иленең күп кенә шәһәрләрендә була, социалистик төзелешләрне, культура учакларын үз күзе белән күрә. Газеталарда аның «Журналист хатлары» исемле очерклары басыла. Фельетоннарында тискәре күренешләрне җәмәгать фикере алдына куеп бара. Төрле уңай белән язылган мәкалә, рецензиялә-рендә Кутуй үзенең эстетик карашларын, әдәбиятка карата теоретик фикерләрен дә билгеләп уза. Шулай итеп, тормышка, халыкка якынаю, аның тормышын өйрәнү Кутуйны иҗади һәм идея-политик үсеше өчен саф һава кебек кирәк булган тормыш тәҗрибәсе белән баета. Кутуй үзе дә бер мәкаләсендә публицистик жанрда эшләүнең язучы өчен булган файдасы һәм әһәмияте турында яза: «Беренчедән: бу (публицистик жанрда эшләү — 3. У.) әдәбиятны үстерүдә зур хезмәт; икенчедән: иҗти- магый-политик мәсьәләләрне күтәргәндә, алар турыида очерк, фельетон язганда тормышка тирәнрәк керәсең, өйрәнәсең, шул интерес белән яшисең, тормышны күзәтәсең —ә бу үзе язучының әдәби эшенә, бүгенге көн таләп иткән темаларга материал бирәчәк».
Татар әдәбиятында публицистик жанрның икенче планга куеп йөртелүенә борчылган Кутуй, бу эшкә язучыларны чакырып, махсус мәкалә белән чыга.
Кутуйның бу еллардагы публи-цистикасы бай һәм күп тармаклы. Язучы үзенең әсәрләрендә политик, теоретик, көнкүреш, әхлак мәсьәләләрен күтәрә. Бигрәк тә аны әхлак, семья, көнкүреш мәсьәләләре кызыксындыра. Шунысы мөһим, Кутуй әхлак мәсьәләләрен сыйнфый политик позициядән чыгып бәяли («Соңгы халтуралар», «Сарай сандугачын партиядән куганда»). Вакыт үтү белән Кутуйның әхлак, семья, көн-күреш мәсьәләләре белән кызыксынуы тирәнәя бара һәм әсәрләрендә киңрәк күләмдә чагылып, төп урынны ала башлый. Кутуй бу мәсьәләләрне әсәрнең үзәгенә куеп, «Фар- зана» исемле хикәя, «Күк күгәрчен», «Балдызкай» кебек пьесалар яза. Бу хикәя, пьесаларында Кутуй мораль бозыклыкны, мәхәббәт, семья мәсьәләләрендәге буржуаз-мещан карашларны фаш итеп чыга. Кутуйның бу мәсьәләләргә аерым басым белән тукталуы очраклы хәл түгел. Моны ачыклау өчен ул әсәрләр язылган чорның конкрет обстановкасын искә төшереп китәргә туры килә.
Кутуйның «Фарзана», «Күк күгәрчен», «Балдызкай» кебек әсәрләре 20 иче елларның икенче яртысында, әхлак өлкәсендә төрле зарарлы теорияләр таралган бер вакытта языла. Социализмның политик дошманнары, совет халкының мораль ныклыгын какшату аркылы аның политик бер-дәмлеген дә какшатырга ният тотып, яшьләр арасында «Бер стакан су», «Ирекле мәхәббәт» кебек зарарлы,
95
бозыклыкка сөйри торган «теорияләр» таратырга маташтылар. Халык арасына тизрәк юл алсын өчен бу «теорияләрне» революцион фразалар белән күперттеләр. Яшьләрнең поли- • тик яктан артта калган бер өлеше арасында бу «теорияләр» үзләренә ышанучыларны да таптылар. Партия, совет җәмәгатьчелеге яшьләр арасында зур аңлату эше алып барып, бу буржуаз теорияләрне фаш иттеләр, алар белән көрәш лозунгы- сын күтәрделәр. Яшьләрне коммунистик мораль принциплары нигезендә тәрбияләү бурычын кискен рәвештә куйдылар. В. И. Ленин бу мәсьәләгә багышлап махсус мәкаләләр белән чыкты. Яшьләрне тәрбия-ләү мәсьәләсендә язучыларга да гаять зур бурычлар йөкләнде.
Бүгенге көннең актуаль темаларын яктыртырга теләгән Кутуй, билгеле, бу мәсьәләдән читтә кала алмады. Кутуй хикәя һәм пьесаларында эчке дөньялары буш, кәеф-сафалы тормыш алып баручы Фарзана, Мөхәммәт, Гөлшат, Күк күгәрчен-Талия кебек тискәре образлар аша мораль бозыклыкны фаш итте, алардан ачык рәвештә көлде һәм шуның белән әлеге яшьләр арасында таралган бозык «теорияләргә» шактый көчле удар ясады. Тискәре образларга капма-каршы буларак, Кутуй үзенең әсәрләрендә, алдынгы эшче Рабига, студент-коммунист Җәләй, иҗат кешесе Фазыл кебек уңай образларны иҗат итте. Болар — мораль яктан таза совет кешеләре. Ләкин үзенең куелышы белән дөрес ' булган шушы мәсьәләнең художестволы гәүдәләнеше Кутуй әсәрләрендә әле һаман да шактый йомшак иде. Ул үзенең бу чордагы әсәрлә-рендә коммунистлар партиясенең бөек идеяләрен гәүдәләндергән тулы канлы художество образларын тудыра алмады. Аның уңай образлары пассив, схематик килеп чыгалар иде. Бу, әлбәттә, Кутуйның зур кимчелекле ягы һәм бу кимчелек Кутуйның сыйнфый көрәш мәсьәләләренә тирәнтен төшенеп җитмәвеннән килде. Ләкин партия һәм большевистик тәнкыйть Гадел Кутуйга үзенең ялгышларын, йомшак якларын аңларга ярдәм итте.
Бөек борылыш еллары Кутуй иҗаты өчен дә тамырдан борылыш еллары булды. Кутуй 1-929 елда «Җавап» пьесасын яза. Пьесаның вакыйгасы Нургали Ханов исеме астында сыйнфый йөзен яшереп йөрүче кулак малае тирәсендә бара. Әтисе өчен үч алу һәм советларга каршы астыртын көрәш җәелдерү нияте белән ул совет оешмаларына үрмәли. Моның өчен гражданнар сугышы батыры Хановны үтерә, аның документлары белән шәһәргә килеп типографиягә ячейка секретаре булып урнаша. Ләкин кулак малае мәкерле эшләрен озакка суза алмый. Типография эшчеләре Шәфи һәм Григорийларның политик сизгерлеге аркасында Ханов һәм аның ярдәмчеләре кулга алына. Хановның чын йөзе ачыла.
Бу әсәрендә Гадел Кутуй совет кешеләренең капиталистик калдыклар, сыйнфый дошман элементлары белән көрәштә өстен чыгуларын күрсәтә. «Кутуйның пьесасы сыйнфый көрәшнең икенче ягында торган кешеләргә бик матур бер җавап булып төшәчәк», дип, һ. Такташ «Җавап» пьесасына дөрес бәя биреп киткән иде.
Утызынчы еллар — сталинчыл бишьеллыклар чоры язучыларга со-циалистик төзелеш уңышларын, бу чорның хезмәт пафосын чагылдыру өчен бай материал бирде. Бу чорда совет халкының хезмәт батырлыгын чагылдырган зур күләмле әсәрләр, пьесалар языла. Стахановчылык хәрәкәте җәелгән чорда Кутуй «Шатлык җыры» исемле пьесасын яза. Бу әсәрнең үзәгендә производство новаторы Мостафа образы тора. Мостафа— завод эшчесе. Хезмәт Мостафа өчен яшәү чыганагы гына түгел, бәлки намус һәм батырлык эше. Мостафа, производство новаторы буларак, артта калган карашлы инженерлар белән конфликтка керә. Тискәре консерватор көчләр Мостафаның техник яңалыгына каршы киләләр. Ләкин Мостафа ялгыз түгел. Мостафаның яңалыгын яклаучы кешеләр бар, туларның берсе — партия вәкиле — Иванов. Мостафа бригадасы, партия ярдәме белән техник яңалыкны тормышка ашырып, зур рекорд бирә. Яңалык җиңә.
96
Бу әсәрендә без Кутуйның художество осталыгы шактый үсүен күрәбез. Образлар инде тулырак, җанлырак, кешелек сыйфатлары калкурак бирелгәннәр. Кутуй тудырган уңай образлар кыю, батыр, мораль яктан саф кешеләр булып күз алдына килеп басалар. Бу факт Кутуй иҗа-тында уңай образның үсүен, эволюциясен бик ачык күрсәтә. Димәк, Кутуйның уңай образны аңлавы һәм аны художество чаралары белән гәүдәләндерү осталыгы да үсә, камилләшә бара. «Шатлык җыры» пьесасы — Кутуйның уңай образ проблемасын чишүдә тагы бер баскыч югары күтәрелүен Күрсәтүче әсәр.
Илебездә социализмның чәчәк атуы Кутуйны яңадан шигырь язуга рухландыра. Бу елларда Кутуй туган иленә, халкына булган мәхәббәт тойгыларын күп санлы шигырьләрендә гәүдәләндерә. «Талантлар ватаны» исемле патриотик хис белән сугарылган зур поэмасын яза. Кутуй бу поэмада бөтендөнья классик язучыларын, Гомердан алып Горький, Маяковскнйларга чаклы, бер-бер артлы трибунага чыгара. Бу талантлар үзләренең чын ватаннарын Советлар Союзында табалар. Азатлык илендә алар үзләренә карата моңарчы күрмәгән ихтирам һәм хөрмәтне күрәләр.
Талантларның чын ватаны бу ил, Кыя таудай тора яктырып...
Алсу нурлар сибә кешелеккә, Иңбашында кояш яндырып, —
ди Кутуй горурлык белән һәм бу юлларда инде без футурист Кутуйны түгел, бәлки үз теләген, кайнар хисләрен гади итеп, аңлаешлы итеп әйтеп бирүче, иҗатында формалистик мавыгулардан арынган Кутуйны таныйбыз. Шул ук вакытта бу поэма Кутуйның футуризм белән мавыккан елларда культура мирасына булган карашы да ничек үзгәрә баруын күрсәтүче шатлыклы факт. Чөнки бу әсәре белән Кутуй бөтен дөнья классикларының мирасын яхшы үзләштергән язучы икәнен раслый. Димәк, Кутуй культура мирасына карата булган элекке ялгышыннан арынып кына калмый, шул культура мирасын укучыларга хөрмәт һәм ихтирам белән тәкъдим итүче булып җитешкән.
Социалистик реализм юлына ныклы адымнар белән аяк басуын Кутуй «Тапшырылмаган хатлар» исемле повестенда аеруча көчле һәм матур күрсәтте.
Язучылар алдында яца совет кешесе образын иҗат итү планында яңа тип совет хатын-кыз образын тудыру аеруча мөһим бурыч булып тора иде. Бу бурычны А. М. Горький да язучыларның Беренче Бөтенсоюз съездындагы чыгышында билгеләп, язучыларны совет хатын-кыз образын иҗат итәргә чакырды.
Татар совет әдәбиятында хезмәт кешесе, җәмәгать эшлеклесе һәм ана булган яңа тип совет хатын-кыз образы үзенең гәүдәләнешен тапмаган иде әле. Гадел Кутуй, Горький чакыруына җавап итеп, Галия образын иҗат итте. Г алия революция тудырган, ирләр белән бер тигез хокук алган, социалистик төзелешнең актив көрәшчесе булган һәм үзенец шәхси интересын киң җәмәгать интересы белән бәйләп, шунда бәхет тапкан яңа тип совет хатын-кыз образы. Галиянең бөтен эшен, бөтен тормышын, укуда, семьяда, хезмәттә булсын, билгеләгән принцип — халык өчен файдалы кеше булу принцибы. Галия — хезмәткәр, җәмәгать эшчесе һәм ана. Хатын-кызның гүзәллеген Кутуй шушы гармониядә күрә. Галия сугыштан соңгы совет әдәбияты тудырган гүзәл хатын-кыз образлары Авдотья Бортникова, Груня Василь- цовалар белән бер исемлектә тора торган образ.
Әсәрдә төп вакыйга — Галиянең уңышсыз мәхәббәте. Галиянең ире Искәндәр семья һәм хатын-кызга мөнәсәбәтендә буржуаз карашлы кеше. Хатын-кызга ул бары гышыйк объекты итеп кенә карый, хатын- кызларның укуларын, гомуми хезмәттә катнашуларын, хәтта ана булуларын да ул танымый, кире кага. Эгоист Искәндәр семьяны да үз рәхәте, үз җае өчен булганда гына кабул итә. Галия үзенең укуы, килә-чәк хезмәте һәм балалары хакына Искәндәр белән каршылыкка, хәтта кискен бәрелешкә килә. Каршылыклар бәрелеше көрәшкә китерә. Үзенең
лаклылыгын аңлаган Галия иренең ялгыш, черек буржуаз карашлары алдында бирешми, чигенмичә көрәш алып бара. Искәндәргә каршы көрәшү һәм җиңеп чыгу процессында Галия үзенең үсеш адымнарын ясый. Көрәш аны чыныктыра һәм үстерә.
Әсәрнең үзәгендә торган төп вакыйга һәм көрәш характерның борылышын һәм үсешен билгели. Шушы көрәш нәтиҗәсендә Галиянең характеры үсә. Повестьның кыйммәтле ягы да шунда: Галиянең уңышсыз мәхәббәте аның тормышын, Галиянең үзен сындырмый, киресенчә, Галия үзендә булган эчке көчләрне таба. Тормыш авырлыкларын җиңәр өчен тормышка, партиягә тагы да якынрак килә, коллективка таяна. Әсәрнең югары идеялелеге һәм пар- тиялелеге шунда да.
Уңышсыз мәхәббәт — әдәбият өчен яңа тема түгел. Бу темага бик күп китаплар язылды. Ләкин мәсьәләнең куелышы һәм чишелеше белән Ку- туйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре үзенчәлекле, яңа әсәр. Ул башкаларны кабатламый.
Ире тарафыннан ташланган ике балалы Галия югалып калмый, чөнки Галия аның интересларын яклый торган җәмгыятьтә, совет кешеләре арасында яши. Партия ярдәме һәм совет кешеләренең туганнарча дуслыгы аркасында Галия балаларын тәрбияләүгә зыян китермичә, югары уку йортын тәмам итә. Семья интересларын тырыш хезмәт, җәмәгать интереслары белән кушып яшәүдә Галия чын бәхет таба.
Немец буржуаз язучысы Стефан Цвейг «Письмо незнакомки» исемле әсәрендә шулай ук уңышсыз мәхәббәтне күрсәтә. Стефан Цвейгта да шундый ук ситуация: бала белән ташланган хатын. Ләкин бала да, хатын да һәлак булалар.
Беренче карашта, Галия белән Стефан Цвейг героинясының язмышлары уртак кебек. Ләкин ике төрле иҗтимагый строй бу ике язмышны ике төрле хәл итә.
Стефан Цвейг безгә капиталистик илдә кеше язмышының һәлакәтен күрсәтсә, Кутуй исә Советлар илендә кешенең үсеш перспективасын ача.
Галия образында без үз үсешендә мөстәкыйль юлга аяк баскан яңа. совет хатын-кызларының характерлы сызыклары белән бергә шушы яңа тип хатын-кызларны үстергән, тәрбияләгән среданы да күрәбез.
Әсәрдә кискен, драматик конфликт куелган. Бу — ир белән хатын арасындагы конфликт кына түгел, бәлки ике мораль, буржуаз ҺӘХМ коммунистик мораль арасындагы каршылык. Конфликтның уйдырма булмыйча, тормышның үзеннән алынып бирелүе әсәрнең әһәмиятен күтәрә. Укучы әсәрне тирән дулкынлану белән укый. Укучының кызыксынуын арт-тырган тагы бер нәрсә — Кутуй геройларының психологик кичереш-ләренә, эчке дөньясына, уй-тойгыла- рына нечкә күзәтү ясый. Кутуй, кеше рухының инженеры буларак, образны тулы, җанлы итеп бирү өчен барлык художество алымнарыннан файдалана. Шунлыктан, Галия укучылар алдында китап герое булып түгел, бәлки тормышның үзеннән килгән кеше булып баса.
Кутуй бу әсәрендә күтәргән мәхәббәт, семья мәсьәләләрен дөрес чишә. «Көрәшчеләр семьясын, совет семьясын кору өчен табигый һәм идея сайланышыннан туган мәхәббәтнең булуы кирәк», — ди Кутуй.
Политик караш бердәмлеге, тормышка, җәмгыятькә булган карашның бердәмлеге, уртак рухи интереслар бердәмлеге нигезендә туган мәхәббәт кенә чын мәхәббәт була ала. һәм шундый мәхәббәт кенә совет семьясын төзү өчен принципиаль нигез була ала.
Ләкин әсәрдә барлык уңышлы яклар белән беррәттән әле җитешсез яклар да юк түгел. Образларга портрет характеристикасы бөтенләй диярлек бирелмәгән. Галия белән Искәндәрне автор укучыга бары «матур», «чибәр» эпитеты белән генә тәкъдим итә. Галиянең портретын укучы белми, ә психологик дөньясын белгән укучы, билгеле, аның тышкы кыяфәтен дә күрергә тели. Шулай ук Искәндәрнең дә тышкы кыяфәтен, ничек киенүен, ничек йөрүен һ. б. сыйфатларын белмибез. Образның идеясен ачуда язучыга портрет күп
ъ ,с. ә.- № п.
97
98
ярдәм итәр һәм образ тулырак ачылыр иде.
Шулай ук Кутуй икенче пландагы геройларны тасвирлауга да җитәрлек игътибар бирми. Әсәрдә Галиядән башка образлар тулысыича ачылмаганнар. Искәндәрне, бигрәк тә, Вәлине укучы бик аз белә. Вәли образы шактый схематик эшләнгән. Чынында исә, Искәндәргә каршы куелган һәм авторның идеалын ча-гылдырган образ буларак, аңарда кешелекле сыйфатлар тирән ачылган булырга тиеш иде. Кызганычка каршы. бу эшләнмәгән. Шулай ук Искәндәрнең «төзәлүе» дә ышандырырлык түгел. Семьясын ташлап китүгә ничә еллар үткәч, Искәндәр сагынып Галиягә хат яза. Димәк, Искәндәр үзгәргән, иске карашларыннан кайткан. Ләкин ничек? Нәрсә үзгәрткән Искәндәрне? «Төзәлү» процессы ничек барган? Боларны без әсәрдә күрмибез. Искәндәрнең җиңел генә һәм кинәт кенә үзгәрүе художество алымнары белән исбат ителмәгән, укучыны ышандыра алмый.
Әсәрдә Искәндәрнең совет кешеләренә чит булган зарарлы буржуаз карашлары белән бары тик Галия генә көрәшә. Ә Искәндәр яши торган тирәлек, ул эшли торган коллектив күренми. Димәк, Искәндәргә үзенең зарарлы, буржуаз карашларын тормышка үткәрүдә Галиядән башка бер кеше дә каршы килми. Бу тормыш дөреслегенә туры киләме соң? Билгеле, алдынгы коммунист булып су-гышны үткән Кутуй исән булса, «Тапшырылмаган хатлар»ның икенче кисәген эшләгәндә (повестьның икенче кисәгенең планын Кутуй төзегән иде инде) беренче кисәктәге бу кимчелекләрне, һичшиксез, бетереп; әсәрне художество эшләнеше ягыннан тагын да югары күтәрер иде. Ләкин бу кимчелекләр әсәрнең көчен һәм тәрбияви әһәмиятен юкка чыгарырлык түгел.
«Тапшырылмаган хатлар» повесте Кутуйга зур популярлык китерде. Ул рус теленә һәм Советлар Союзында яшәүче башка халыклар теленә тәрҗемә ителеп, халыкның яратып укыла торган китабына әверелде.
«Тапшырылмаган хатлар»ны укымаган кешене табуы кыен булыр. Әсәрнең язылуына 1955 елда егерме ел тула. Шушы вакыт эчендә укучылар тарафыннан бу китапка сорауның елдаи-ел артуы повестьның, заман сынавын үткәнлеген күрсәтә. Повесть инглиз теленә тәрҗемә ителгән, чит илдә прогрессив матбугатта басылып чыккан.
Ватан сугышы алды елларында Г. Кутуй зур хезмәткә керешә — татар театры буенча материаллар җыеп, татар театры тарихын яза башлый. Ләкин уйланган зур хезмәтнең бер өлеше генә эшләнеп кала. Кутуйның зур иҗади планнарын кинәт башланган сугыш бүлә.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Гадел Кутуй фронтка омтылды. Чөнки ул . сугыш* өзгән бәхетле тормыш, тыныч хезмәт бары тик немец илбасарларын ил чигеннән куып, фашизмны юк иткәндә генә мөмкин икәнлеген аңлый иде.
— Минем вөҗданым шул ерткычлар белән көрәшергә куша,—диде Кутуй үзенең бер митингтагы чыгышында. — Ерткычны үтермичә торып, мин үземне бәхетле саный алмыйм...
Сугышның беренче көннәрендә үк халкына мөрәҗәгать итеп:
Гөлстандай илгә дошман керде, Сигнал, бирә Ватан-анабыз. Яз гариза, иптәш, ал винтовка, Чакыра безне сөйгән атабыз, —
дип, ватандашларын изге сугышка- чакырган Кутуй үзе дә военкоматка ашкынулы йөрәк, патриотик тойгылар белән язган гаризасын китерә.
« Су гы ш и ы ң ку р к ы н ы чл ы көннә-рендә, ерткыч фашистларга каршы бөтен Совет халкы аякка баскан бер вакытта, мин өйдә кала алмыйм. Мине хәрәкәттәге Кызыл Армия сафына алуыгызны үтенәм. Каләмем белән дә, мылтыгым белән дә дошманны кыйнармын. Ленин — Сталин партиясе эшенә җанымны бирермен. Ата беләм һәм фронт запискалары яза беләм. Комполитсостав тапшыр- гад барлык эшне үтәргә хәзермен». (27. VI. 41 ел).
Сугышның беренче елында Кутуй фронтка китә алмаса да, үзен моби- лизацияләнгәи сугышчы итеп санады. Каләмен «штыкка тиңләштереп», бөтен иҗат көчен фашизмга каршы
99
юнәлдерде. Кутуй фашист-немецлар- ның ерткычлыкларын фаш итеп «Гитлерга мең нәләт»ләр укыган халыкның нәфрәт тойгыларын чагылдырды.
Кан эчкече
Шакал Гитлерга без Кан бирербез, Ләкин үз канын! Үлем фашизмга!
Бер этен дә калдырмабыз Җирдә без аның!
Гөрст-гөрст итеп утлы бомба ява: Бомба түгел, безнең нәләт ул. Бум-бум итеп яшен-ядрә ява: Ядрә түгел, безнең нәфрәт ул.
Фашизмның канлы ерткычлыгына каршы шагыйрь совет халкының бердәм зур көч булуын, халыклар дуслыгын күрсәтә:
Күп миллионлы Батыр совет халкы — — Сталипчы Горур лачыннар, Коммунизм эшен Яклар өче и
Бердәм булып яуга чыктылар.
Совет халкының фашизмга каршы алып барган сугышын Кутуй гадел сугыш, халыкның азатлыгы һәм бәй- сезлеге өчен булган изге сугыш итеп аңлады, һәм шагыйрь бөтен көчен, бөтен талантын совет халкының шушы изге сугышына багышлады. Патриот-шагыйрь халык белән бергә яшәде, халык сулышы белән бергә сулады. Фронтка киткәч, фронтның авыр шартларында да Кутуй язуын туктатмады, аның ярсулы йөрәге каләмсез сугышырга теләмәде һәм булдыра да алмады. Фронтның алгы сызыгында йөргән, Ленинград, Сталинград кебек батыр шәһәрләрнең героик оборонасында катнашкан Кутуй совет сугышчыларының батырлыкларын, алга — җиңүгә бару-ларын тасвирлап, фронт газеталарында бер-бер артлы шигырь, хикәя, очерклар бастырып торды. Фашист- илбасарларның Москва янында тар- мар ителүләреннән яңа көч алып Кутуй «Москва» исемле патриотик шигырен язды. Чолганыштан батырларча ныклык белән чыккан батыр шәһәр Ленинградка «Иртәнге уйлар» исемле шигырен багышлый. Сталинград сугышының героикасын чагылдырып, «Без — сталинградчылар» исемле атаклы нәсерен яза. Тирән лиризм, зур художниклык осталыгы белән язган бу нәсерендә Кутуй Сталинград шәһәренә һәм Сталин- градчы-совет батырларына дан җырлый.
«Сталинград! Никадәр шәфкать, мәрхәмәт, никадәр батырлык һәм горурлык бар бу сүздә».
Совет сугышчыларының тиңсез батырлыкларын күреп сокланган Кутуй аларның җанлы образларын да тудыра. Капитан Гастеллоның батырлыгын кабатлаучы яшендәй җитез Мостафа, Сталинград өчен хәлиткеч соңгы һөҗүмгә култык таягына таянып керүче майор Бутузов, Берлин юлын ачып баручы кыю танкист Катуков, өлкән яшьтәге фронто- вичка Мәрфуга апа һәм башкалар — болар барысы Кутуйның фронт иҗаты геройлары.
Кутуй бөек җанлы, күтәренке рухлы, оптимист солдат иде. Совет халкының дәһшәтле сугышта җиңеп чыгачагына ышанычы зур һәм нык иде аның.
Әле сугышның беренче елында ул «Яшен» исемле хикәясендә дошманның җиңеләчәген һәм илебезнең «кара үләттән азат» ителәчәген язып чыккан иде.
Фронтның алгы сызыгында, ут эчендә йөргәндә дә Кутуй күтәренке рух белән, «җиңү музыкасын ишетеп» сугышты.
Мин исним дә сирень чәчәкләрен. Дошман якка карыйм һәм келәм: Шушы сирень чәчәгендә чөнки Җиңү музыкасын ишетәм.
Юлларымда күрәм туп. танклар, һәм күрәм мин халык яуларын. Бронзадай гаскәр сафларында Мин ишетәм хаклык яңгыравын.
Кутуйның җиңүгә булган ышанычы дошманның көчсезлеге белән түгел, совет халкының хаклылыгы белән бәйле иде.
Җиңү юлы Кутуйны Польша, Германия җирләренә алып керә. Азатлык китерүче Совет гаскәрләре арасында булуына Кутуй горур шатлана:
«Мин горур атлыйм. Чөнки мин чит илдә әсир булып түгел, җиңүче булып йөрим», — ди Гадел Кутуй.
Ләкин Ватан улы чит илдә үзенә ямь тапмый, туган илен, халкын сагына: «Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде.
Сагындым, бик сагындым сине туган ил!
” Синдәгедәй илаһи матурлык, син-дәгедәй шагыйрәнә мәһабәтлек бер җирдә дә юк, туган ил!» — шулай сагынды Гадел Хутуй туган илен!
Язучының туган илгә кайтып эшлисе иҗат планы бик зур иде. Бик күп, бик күп эшлисе бар иде әле аның. Укучылар көтеп торган «Тапшырылмаган хатлар»ның икенче кисәген язасы, сугыш елларында балалар өчен язган «Рөстәм маҗаралары» исемле фантастик романын тәмамлыйсы бар иде әле анын. Яна әсәрләре белән куандырыр иде ул безне.
Ләкин Кутуйга туган илгә кайтып язу өстәленә утырырга туры килмәде. Берлин юлында барган сонгы һөҗүмнәр вакытында Кутуй сәламәтлеген югалтып госпитальгә керә. 1945 елның 16 июнендә Гадел Кутуй- ның тормыш юлы Польшада хәрбя госпитальдә өзелеп кала. Ләкин ял-кынлы әсәрләрендә аның йөрәк тибеше тукталмый, яши!