Логотип Казан Утлары
Публицистика

„ЯЗГЫ ҖИЛЛӘР" РОМАНЫНЫҢ ТЕЛ ҺӘМ СТИЛЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕНӘ КАРАТА



 «Язгы җилләр» романы — бүгенге татар совет әдәбиятының күренекле әсәрләреннән берсе. Татар хезмәт ияләренең Бөек Октябрь социалистик революциясенә килү юлын, татар халкының сыйнфый көрәш тарихын К. Нәҗми тарихи чынлык нигезендә, партия таләп иткән идея- художество югарылыгында ачкан. Билгеле, К. Нәҗми, бу романын бастырып чыгарганчы, катлаулы, бай иҗат юлы узды; әдәби осталыкка эзләнүләр аша килде. Совет азучыларының остазы А. М. Горький- ның турыдан-туры биргән киңәшләре, Горький иҗатының идея-худо- жество йогынтысы К. Нәҗминең үсүенә, каләм остасы булып формалашуына зур этәргеч ясады. «Язгы җилләр» романы — әнә шул үсешнең уңышлы бер нәтиҗәсе. К. Нәҗми үзенең иҗатының беренче адымнарында ук тормышка социалистик революция алып килгән идеяләр белән, эксплуататор сыйныфларга каршы көрәш идеясе белән рухланып чыкты. Эксплуататор сыйныфларга капма-каршы торучы һәм социализм өчен көрәшүче геройларны, аларның коллектив көрәшләрен, рус һәм татар хезмәт ияләренең шул көрәштәге туганнарча дуслыгын чагылдыру, хаким сыйныф вәкилләренең һәм ялчыларының чын йөзен фаш итү тенденцияләре «Язгы җилләр» романының үзәгендә ята. Бу тенденцияләр романга бай һәм тирән эчтәлек, катлаулы социаль вакыйгалар, аларның массовый күренешләрен, шул чор чынбарлыгындагы күп төрле тормыш картиналарын, берничә социаль катлау кешеләрен алып килгәннәр. Бу тенденцияләр әсәрдә чагылдырылган чынбарлыкка, төрле сыйныф вәкилләренә К. Нәҗминең ачык сыйнфый мөнәсәбәтен билгеләгәннәр, романның үзәгенә чын хезмәт иясе вәкилләрен куйганнар. Язучыны әнә шул хезмәт иясе вәкилләренең авыр яз- мышларьр, якты омтылышлары, уй- тойгылары, кичерешләре кызыксындыра. Романның унай геройлары укучының күз алдына җанлы образ булып, характерхолыклары, кәеф-настрое- ниеләре, уйтойгылары белән килеп басалар. К. Нәҗми аларны тирән җылылык белән сурәтли. Мостафа, Мәликә апа, Раушана, Нәсимә, Гәрәй, Гриша, Саимә, Алексей Халя- вин, Андрей Петрович һәм башка шундый уңай образлар үзләренә карата укучыда җылы хис уяталар. Романның идея максатлары теленең һәм стиленең кайбер үзенчәлекле якларын билгели. Әсәрдә үзәк урынга уңай образлар итеп хезмәт иясе вәкилләренең куелуы авторның хикәяләү интонациясендәге үзенчәлекләрне китереп чыгара. К. Нәҗми катлаулы социаль чынбарлыкны, андагы төрле сыйныф вәкилләрен, аларның'сыйнфый көрәшләрен чагылдырганда үзенең мөнәсәбәтен уңай образларның тормыш интереслары һәм омтылышлары күзлегенңән чыгып бирә. Бу хәл исә, беренчедән, К. Нәҗминең телендә һәм стилендә субъек8. ,с. ә.* м ю. 113 

114 
 
тив бәяләү моментларының көчле һәм ачык чагылуын, урыны-урыны белән публицистик характер алуларын күрсәтсә, икенчедән, әсәрдәге ху- I дожество чараларының уңай образларга карата бер планда, тискәре типларга карата икенче планда кулланылуына, романның телендәге җылылыкның уңай образларга бирелүенә, тискәре образларның сатирик планда хәл ителүенә төп сәбәп булган. 1\. Нәҗми романның үзәгенә сыйнфый көрәш вакыйгаларын куя, пролетар революция давылларының самодержавие нигезләрен тетрәтүен сурәтли, шул давылларның колачын (һәм куәтен күрсәтә, Казандагы революцион вакыйгаларны бөтен ил белән бәйләнештә бирергә, илдәге политик обстановканы ачарга омтыла. Болар — публицистик тел һәм күтәренке пафослы стиль элементлары белән биреләләр. Романның теле бай, күп кырлы. | Биредә образлы, тасвирлы, эмоциональ яңгырашлы, лирик художество чаралары, юмор, сатира, пафослы публицистика, берни белән дә бизәлмәгән проза һәм башка стиль элементлары бар. Бу мәкаләдә без, әлбәттә, «Язгы җилләр» романындагы барлык художество чараларын ачуны, андагы тел һәм стиль моментларының барысын да күрсәтүне максат итеп куймыйбыз. Шулардан авторның хикәяләү телендәге кайбер үзенчәлекле якларга һәм персонажларны, вакыйгаларны тасвирлаудагы берничә художество алымына гына кагылып китәбез. Проза жанрында автор теле төп урынны алып тора. Язучының үз теле аркылы укучының күз алдына тормыш картиналары, вакыйгалар, шулар эчендәге геройлар, персонажлар, аларның уй-тойгылары, характерлары һәм башка яклары килеп баса. Ләкин язучы фактларны коры сүзләр белән генә теркәп китми, аларны ача, тормыштагыча чын итеп, җанлы итеп тасвирлап бирә. Билгеле, моның өчен язучы телнең сурәтләү көченнән, образлы чаралардан файдалана. Сүзләрне һәм башка тел чараларын ул механик рәвештә алмый, бәлки, билгеле бер художество максатларыннан чыгып, сайлап ала. «Язгы җилләр» романында К. Нәҗми үзенең хикәяләү телендә апа, Мюстафа, Гәрәй һ. б. шундый хезмәт иясе вәкилләреннән булган уңай образларны ачуда бер чара итеп халык сөйләшенә хас 
җанлы тел эл ем ёнтл арыинан ф айдал ангац. Автор теленә җанлы сөйләм теленнән сайлап алынган образлы синонимии вариантлар, идиоматик, фразеологик әйләнмәләр, сүз тезмәләре, тәгъбирләү, тасвирлау алымнары, синтаксик интонацион чаралар персонажларның психологиясен тагы да ача төшәләр. Мәгълүм ки, җанлы сөйләм теле чараларында экспрессив мәгънә көчлерәк яңгырый. Сүзләр предмет- лыклогик мәгънәдән тыш, сөйләүченең хисен, мөнәсәбәтен дә белдерәләр. Персонажның телендәге сүз һәм башка чаралар аша без аның психологик сыйфатларын, характерын, хәтта билгеле бер социаль катлау кешесе икәнен дә төсмерлибез. К. Нәҗминең хикәяләү телендәге җанлы сөйләм элементлары әнә шундый экспрессив яңгырашлары белән персонажларны сиземләтә торган психологик төсмер бирәләр. Мисал өчен Мостафа турындагы бер өземтәне китереп үтик: «...Мостафа да, тимерчелектәге боз шикелле салкын суга билдән кереп, станокларны, эш коралларын коры урынга ташып кайтты да чирләп егылды, һичбер төрле им килешмәде аңа. Ишнияз суфины чакыртып, тәлинкә яздырып эчертеп, өшкертеп тә карадылар. Шифасы тимәде. Әнисе китергән бөрлегән кагының да хасияте күренмәде. Бер туңды, бер кызышты Мостафа. Ахырда бөтенләй телдән калгач, токарь Алексей Ха- лявин киңәше белән шәһәр больницасына илтеп, янына Раушананы калдырып кайттылар» (25 б.) *. Мисалда билгеләнгән җанлы сөйләм теле чаралары Мостафаның хәлен күреп, бөтен ваклыгы белән белеп торган персонажны күз алдына китерә. Ләкин без моны Мостафа, Мәликә апа яки Раушана дип тә әйтә алмыйбыз. Биредә язучы үзе Мостафаның авырып яту хәлен, персонажлар кичергәндәй итеп, реалистик- 
1 Мисаллар «Язгы җилләр» романының 1952 елгы басмасыннан китерелә.
115 
 
психологик төсмердә бирә. Димәк, К. Нәҗми бу алымны кулланганда фактларны, вакыйганы персонож- ларныц настроениеләренә якын торган психологик экспрессия сызыгында сурәтли һәм персонажның кичерешләрен, рухи хәлен ачар өчен билгеле бер җирлек хәзерли. К. Нәҗминең кирәкле тел чаралары сайлау принцибын җанлы сөйләм теле белән генә чикләп китү дөрес булмас иде. Теге яки бу моменты төгәл, калку, образлы бирер өчен язучы гомумән халык теле байлыгын оста һәм урынлы файдалана. Үз урынында төгәл кулланылган сүзләр персонажны чынлыктагыча күз алдына бастыра. Мисал өчен авторның Мәликә апаның кичерешләрен сурәтләгәндә сайлаган сүзләрен алыйк: «Картының каберен зират итеп кайтышлый бу сүзләрне ишеткән Мәликә апа да бик зур хафага төште. Аның күңелен:— Әдәми зат булып яшәп тә, ахыр көнемдә әллә кемгә әверелмәсәм ярар иде,— дигән курку басты» (15 б.). «Беркемгә дә зыяны тимәгән шундый әйбәт җанлы мишәрнең пристаньга аяк басу белән участокка озатылуын күргәч, Мәликә апа күңелен шунда ук китү ягына беркетеп куйды: — Кунак кадере өч көн. Шуннан артык тормам» (24 б.). «Улы белән киленен Әгере мастерскойларындагы ирле-хатынлы эшчеләр өчен салынган сарай шикелле шыксыз баракта, эре бизәкле чаршаулар, кырык корама чыбылдыклар белән, генә берберсеннән аерылып яшәүче унбишләп семья арасында очраткач, Мәликә апаның йөрәге өшеп киткәндәй булды» (24 б.). «Каберен зират итү» тезмәсе эчтәлеге белән дә, кулланылышы белән дә картларкарчыклар тормышына карый. Ә инде Мәликә ападагы әллә ни катлаулы булмаган психологик моментны белдергән «бик зур хафага төште, күңелен шунда ук китү ягына беркетеп куйды, йөрәге өшеп киткәндәй булды» фразеологик әйләнмәләре үзләренең образлы мәгънәләре белән үк шушы контекстка килеп керәләр. Персонажның шу- s* лардан соңгы үз сүзләре моны тагын да ачыграк күрсәтә. К. Нәҗми оста сайлап алынган сүзләр, фразеологик, идиоматик әйләнмәләр һ. б. чаралар ярдәмендә теге яки бу моментны 
калку, төгәл бирү белән бергә, фразаларны эмоциональ яңгырашлы, максималь образлы итәргә дә омтыла. Романдагы аерым-аерым эпизодларның кыска сурәтләнүен, детальләрнең саран бирелүен искә алсак, автор телендәге көчле образлы чараларның кирәклеге ачык аңлашыла. К. Нәҗмидә бу чаралар күп төрле. Халыкның җанлы тел хәзинәсеннән алынып, әсәрнең художество тукымасына аерып алгысыз рәвештә кертелгән ф^р дд^одотш^ндиама тик тезмәләр: аяк терәп җир сорыйлар; аяктан екты; аяктан калды; аякка калыкты; аяк басу белән; аяк астыннан калкып чыккан бер бәла; баш-күз алгач; гүр иясе булды; олыдан кубып тирги; аларга каршы тел күтәрми; зәһәр чәчеп йөри; кара тиргә төшеп сатулаша һ. б. Сүз сөрешенең, обстанов- каның, вакыйгаларның бөтен эффектын, рухын сиздерерлек җанлы тел ^элементлары: урысы-тИтары я^елаГБйСйр хәл дә юк; аңлык хәл калмаган; хәл белешә кереп; ишекне шар ачык калдырып, шылт иткән тавыш та юк, әллә күреп, әллә ишетеп дигәндәй һ. б. Көчле экспрессив яңгырашлы, бай синонимлы фигыльләр: ■ инэлүг чәчәлү, ызалану, өзгәләнү, йончу, интегү, тинтерәү, алҗу, миңрәү, акыру, җикерү, җикеренү, чинау, ысылдау, олагу, актарылу, ургылу, кайнап тору, актару, тузгу, буылу, изү, сыту, ярылып яту, йомарлану, йотылу, ою, җәйрәү, көйрәү, аңку, төнәү, сырышу һ. б. Эмоциональ тәэсирнеп<§чәй- түче төрле' чар алар: KCLSISH, һаман әле, хәзер инде, әллә кайчан, кайчан гына әле, ни гомер инде һ. б. лар романның телен образлы, җанлы итәләр. К. Нәҗминең хикәяләү теленә шактый зур үзенчәлек өсти торган чараларның тагын берсе — кагыштырулар, эпитетлар. Әйтергә кирәк, татар совет прозасында К. Нәҗми теле — чагыштыруларга, эпитетларга иң бай тел. Язучының һәр
116 
 
 
фразасында диярлек җәенке чагыштырулар, катлы-катлы эпитетлар бирелә, һәм алар, художество чарасы буларак, романда берничә функцияне үтәп киләләр. Детальләрен, тышкы моментларны калкурак, күпертебрәк ачалар: «Анардан бераз югарыда элеп киптергән чуртан балыгы күк арык һәм озын бер купец такта заводы оештырды» (199 б.) «Солдат кинәт уятудан бераз каушый төшсә дә, кулларын ботларына калак кебек ябыштырып, җитез җавап бирде» (344 б.) «Икенче көнне Мостафа аны шул китап өстенә башын иеп, һәр сүзне кадак суырган төсле тырышып укыган хәлдә очратты» (250 б.) Психологик мом ент л арны төгәл - рәк, тулырак бирәләр? «... Алексей Халявинның анасы Серафима, үз туганнарыннан аерылгандай ямансылап, яр буена чаклы озата барды» (25 б.) Тышк& га^енгны психологик яктай ачалар. «Бу юлы ул (җыр.— Я. X.), ирешүе мөмкин булмаган теләккә үпкәләгәндәй, ачулы янгырады» (28 б.) «Хезмәтчеләр өендә кемдер моңлы тавышлы берәү, башкаларга ишеттермәскә теләгәндәй, акрын гына җырлап җибәрде» (27 б.) «Менә Мәликә апа тагын бер тапкыр гүя үзенең янында гына басып торучы, ләкин күзгә күренгесез дусына ялварып, шул ук вакытта йомыш кушкан шикелле итеп, пышылдады». — йөрәкләренә шәфкать-мәрхә- мәт сал! Дәваларының сихәтен тидер!» (30 б.) Берүк вакытта, персонажларның чыраен да, чырайларыннан беленгән психологик моментны да бирәләр. «Нәдия түти, Саимә чыгып китүгә, кара буяулы тешләрен күрсәтеп, кәефле генә көлде дә, беренче тапкыр күргән шикелле текәлеп, Нәсимәгә карады» (33 б.) «Бу сорауга Нәсимә, ничек дияргә дә аптырап уйлап торгач, баш әйләндергеч табышмакның э^авабын тапкан төсле әйтте» (33 б.) Романның телендәге чагыштыруларның, эпитетларның персонажларны ачу системасындагы художество функцияләре, билгеле, болар белән генә чикләнми. Биредә без К. Нәҗми теле өчен иң типик булганнарын һәм образларны тулыландыручы бер чара хезмәтен үти торганнарын гына билгеләп киттек. Чагыштыруларның, эпитетларның, художество сыйфатына карата алар- иың 
конкрет кулланылышын искә алып кына бәя бирергә мөмкин, К. Нәҗмидәге бу төр чараларның күпчелеге образлы, үткен, оста сайланган, әйберләр арасындагы охшашлык яки аерма үзенчәлекле тотылган. «... югары өй балконыннан кабарып торган чуар итәкле күлмәге һәм кызыл хәтфә калфагы белән күркәгә охшашлы хатын чыгып, таза гәүдәсенә ятышсыз нечкә тавыш белән: — Кая дөмектең, кортка? Хәзер үк чеби бәлеше, аннан бламажи...— дип чәрелдәде дә сәгать күкесе шикелле тиз генә кереп китте» (29 б.). Кабарып торган чуар итәкле күлмәк кигән, кызыл хәтфә калфаклы бу хатынны күркәгә, балконнан тиз генә кереп китүен сәгать күкесенең хәрәкәтенә охшату, беренчедән, табигый да, образлы да. Биредә язучы тышкы охшашлыкны төгәл тоткан. Икенчедән, бу чагыштырулар психологик момент белән бәйләнгән. Бу хатынның сәгать күкесе кебек тиз генә кереп китүе Вәлишнннар йортында кунаклар каршылау ыгы- зыгысы белән, күркәгә охшавы ачулы кыяфәте белән бәйләнгән. Әсәрнең телендә уңышлы чагыштырулар белән беррәттән уңышсыз? лары, стильнең реалистик яңгырашын киметә торганнары да очрый. Мондый урыннарда К. Нәжми конкретлыктан, табигый охшашлыкны тоту принцибыннан читкә тайпыла Иәм чагыштырулар ясалшьж_ала. «... Моң-зар тулы, авыр сагышлы еллар Тигәнәленең салам түбәләре өстеннән, Сәүбанның кыйшаеп, авып барган иске алачыгы өстеннән, караңгы упкын төсле, бөтерелеп уздылар» (16 6.) Автор вакыт абстракциясе «ел- лар»ны уңышсыз метафоралаштырган. Аларның узуын конкрет жнл- давыл узуына охшатырга тырыш
117 
 
кан. Бу чагыштыру логик яктан да каршылыклы: упкын бөтерелми. «Рота командирының исеме шушы сүзләр арасында, р&мьии төбенә эләккән кармак бавындагы калка- кебек, бер югалып, бер калкып, өзлексез уйнаклап торды» (165 б.). Биредә дә язучы сиземләү уртаклыгы булмаган әйберләр арасындагы («исем»не ишетәбез, «калкавыч»ны күрәбез) охшашлык табарга тырышкан, шуна күрә «уйнаклау» сүзенең дә, «нсем»гә карата куллану нәтиҗәсендә, образлы мәгънәсе юкка чыккан. «Язгы жилләр» романында мондый характердагы чагыштырулар, эпитетлар күп түгел. Вакыйгалар, образлар реалистик планда, реалистик чаралар аша ачылган. Язучының телен, стиль үзенчәлекләрен билгели торган жанлы сөйләм элементлары, гомумхалык теле сүз байлыгыннан сайлап алынган образлы чаралар, чагыштырулар һәм эпитетлар әсәрне бизәү, матурлау өчен китерелмәстән, характерларны, вакыйгаларны, төрле хәлләрне ачу, шуларның типик якларын калку итеп күрсәтү эшенә җигелгән. К. Нәжминең художество стилендә, турыдан-туры тел материалына караган чаралардан тыш, вакыйгаларга, персонажларның хәлләренә кагылышлы детальләр сайлау, шу- ларны кушуда да кайбер үзенчәлекле алымнар чагыла. «Язгы жилләр» романында вакыйгалар, образлар зур бер тарихи чор күләмендә бирелгән, әсәр унтугызынчы йөзнең икенче яртысында крестьяннарның жир өчен көрәш картиналары белән башланып, 1917 ел Октябрь революциясе вакыйгалары белән тәмамлана. Язучы үз алдына бу чор эчендәге барлык хәлләрне, геройларның тормышын бөтен ваклыклары белән тасвирлау максатын куя алмаган, билгеле. Шулардай ул характерлы моментларны гына сай- лагГ"алырга, сюжет сызыгын вакыт эзлеклегеннәи тыш, логик юнәлештә корырга, вакыйгаларның эчке бәйләнеше планында алып барырга һәм, әсәрнең шушы үзенчәлегеннән чыгып, билгеле бер художество алымы табарга тиеш булган. Узганда- гыларны хәзерге белән бәйләү, персонажларның электәге хәлләрен бүгенгесе белән янәшә кую — әнә шул алымнарның берсе. Суз персонажлар турында барамы, әллә вакыйгалар тасвирланамы, пейзаж биреләме— К. Нәҗми вакыт ягыннан бер-/ береннән аерылган моментларны янәшә тезә, чагыштыра, шулар арасындагы аермага басым ясый, алар- ның психологик 
яңгырашын ача. * «Элек ул, җәйге челлә житәрәк, балачага ияртеп, тау буендагы әрәмәлектән дару өчен «унҗиде сәгать үләне» жыеп кайта торган иде. Карты үлгәч, ана да кул селтәде. Вакыты җитепме, әллә болай хәлсезлек- тән генәме, дүртенче көн инде Мәликә апа бөтенләй аяктан калды» (15 б.). «Моңарчы ул, кайгы-хәсрәт басып киткән чакларда, кечкенә генә өмет чаткысына күңелен беркетеп, тулардан юаныч таба иде. Бүген ул үз гомерендә беренче тапкыр шундый көчсезлек сизде һәм ире төрмәдә чакта туган беренче баласының яшь вакыты аның күз -алдына йөрәк өзгеч ачыклык белән килеп басты» (16 6.) Язучы Мәликә апаның ачлык газабы кичерүен аның үз кичерешләрен турыдантуры тасвирлау юлы белән ачмый, электәге хәлләре белән бәйләп, шулар яктылыгында хәзергесен көчәйтеп бирә. К. Нәжминең бу алымы аның пейзажны, гомуми хәлләрне һ. б. ларны сурәтләвендә дә күренә. «Кайчан гына әле йомшак көз үләне белән капланган яр буйлары да хәзер таптакыр» (14 б.) «Баштарак әле, эңгер-меңгер сәгатьләрендә, сыек төтенсыман аксыл болыт күрсәләр, явымга юрыйлар иде. Бара-тора ул юаныч та бетте. Атна-ун көн инде менә, узган барганны күпер янындагы сиртмәле кое суы белән искәртмәстән коендыру гадәте дә, жир-су ырымлап яңгыр теләүләр дә тукталды. Хәзер инде нишләсәң дә соң,, киләсе афәт килгән. Яз башыннан бирле дым әсәре күрмәгән басулардан кисәү исе аңкытып, ком бураны гына тузгый. «Моңарчы ихлас күңелдән, яңгыр намазы — «истиска» укып йөргән 


 
 
картлар да дөнья кайгысыннан ваз кичтеләр» (14 б.). Романда 1\. Нәҗминең пейзаж, обстановка детальләрен сайлау, аларны ачуда да үзенчәлекле стилистик алымнары күзгә ташлана. Та- би£ать_картиналары һәм обстановка вакыйгаларның урыны, бер кисәге итеп кенә бирелми, психологик моментны ачучы чара хезмәтен дә үтиТЯзучы, соңгы принциптан чыгып, аларны психологик-эмоциональ буяулар белән бирә. Беренче бүлекнең башындагы корылык картинасының экспрессив яңгырашы персонажларның авыр кичерешләре белән кушыла. Бу картина, ниндидер афәт буласын алдан юрагандай, психологик- символик төсмердә (рәшә челтәре жәйрәгән кырлар өстендә ялгыз тилгәннең очуы, кырлар буенча йомарланып бүре уты тәгәрәве, ерак чүлләрнең эссе сулышын алып килгән коры җилләрнең, әкияттәге пәри туен хәтерләтеп, иләмсез чинаулары; жиде юл чатларында, тузан баганалары күтәреп, өермәләр бөтерелүе) күрсәтелгән. Дүртенче бүлектә Мостафаның улы тууы хәбәрен ишетүе алдыннан пейзаж лирик характерда, бер үк вакытта күңелле дә, моңсу да буяулар белән бирелгән. Романдагы пейзаж урыны-урыны белән хис төсмерен генә ачып калмый, язучының мөнәсәбәтен белдерә. К. Нәжми тышкы детальләрнең билгеле бер социаль мәгънәгә ия булганнарын гына сайлап ала һәм бу мәгънәгә тенденциоз рәвештә басым ясап, калку итеп ачып китә. Утыз җиденче бүлектәге иске Казан чите картинасы әнә шул характерда сурәтләнә. Губернатор дворецы, кызлар монастыре, ярминкә складлары, казармалар, заводлар, юләрләр йорты, чиркәүләр, мәчетләр шикелле шул чор социаль чынбарлыгына хас тышкы нәрсәләргә күз ташлап, язучы шуларның асылына ишарә ясап китә: «...Шуларныц барысына да эшче, сатып алучы, солдат, арестант һәм дивана җиткерүдән башлары әйләнеп, таң атканчы гына хәл җыярга утырган дәү корсаклы чиркәүләр, гатырша мае һәм үтләп 
118 кикерү сөременнән пыскып күгәргән мәчетләр...» (354 б.) «Язгы җилләр» романындагы пейзажобстановка детальләре персонажларны ачу, идея моментларын калку итеп күрсәтү максатын үти. Биредә К. Нәҗминең детальләр сайлауда да, аларны идеяпсихологик планда сурәтләвендә дә 
үзенчәлекле осталыгы сизелә. Бу уңайдан, К. Нәҗминең романдагы персонажларга портрет характеристикасы бирүдәге кайбер үзенчәлекле алымнарын да күрсәтеп китәргә кирәк. Уңай образларның портрет сызыклары күп очракта аларның хәрәкәтләренә бәйләнешле рәвештә әсәрнең төрле җирендә берәм-берәм, художество такты белән ачыла. Алар башта укучыга эчке сыйфатлары белән күренә. Мәсәлән, Мәликә апаның башта портретын биргәнче, укучыга алар нәселенең буыннан-буынга җир даулап килүләре, алар семьясының язмышы, ярлылык, җирсезлек, ачлык газабын кичерүләре билгеле була. Авылдан калага күченү вакыйгасында Мәликә апаның шул заманда дин белән түндерелгән хатын-кызларга хас чикләнгән карашы ачыла. Шулардан соң гына автор аның портрет детальләрен бирә башлый. 22 биттә аның, пароходтан төшкәндә, аркасындагы камыш әрҗәсеннән комган борыны чыгып торганы беленә. Шушы бер караганда кечкенә генә деталь Мәликә образын бөтенләе белән күз алдына бастыра. Персонажларның тышкы сурәтен, хәрәкәтен-тотышын бирүгә дә К. Нәҗми аларның характерын, психологиясен ачу максатыннан чыгып килә. Мәликә әбинең «әрҗәсеннән чыгып торган комган борыны» аның карчыкларга хас яшәү образын, Гәрәйнең «сүсләре бүселеп чыккан мескен бүреге» Гәрәйнең чаялыгын, терелеген ачалар. Бу детальләр, Мәликә апа, Гәрәй образларының сынын күз алдына китерү белән бергә, аларның эчке сыйфатын, авторның җылы юморын да төсмерләтә. К. Нәҗми тискәре типларның портретларын икенчерәк характердагы штрихлар белән билгели. Ул алар- дагы тискәре сыйфатларны ача торган тышкы моментларны аилы 

119 
 
рәвештә күпертеп, сатирик алымда бирә. Мондый типларның күбесе әсәргә береиче тапкыр буларак, шул портрет сызыклары белән килеп керәләр. Мәсәлән, бутышник Гыйльметдиннең кем икәне беренче күрүдә ук ачыла: «Озак та үтми, пристаньдагы халыкны икегә ярып, свисток сызгыр- та-сызгырта, бутышник Гыйльметдин килеп җитә: — Пашпорт! — дип, бер генә сүз әйтә ул һәм, мишәр сузган кәгазьне укып та тормыйча, участокка барырга куша» (23 б.). К. Нәҗми кайбер очракларда кире типлардан көлү нияте белән алар- ның портрет штрихларын үзенчәлекле гиперболик, стилистик алымнар белән күпертеп сурәтли. Мисалга Вәлишиннарда мәҗлестәге бер карт учитель портретын күрсәтергә .мөмкин. «Баядан бирле биергә теләгән кебек тупылдап утыручы карт учитель кинәт кенә аякка калыкты. Чиксез зур пыялалы күзлеген кондуктор флагына ошаган яшел яулыгы белән сөртә башлады... Карт учитель, болай да якты булуга карамастан, люстра астынарак елышты. Тупка тотылган авыл йортларының сирәк-мирәк морҗа төпләре кебек ■сары тешләрен күрсәтеп, авызын ачты. Аннан йомды. Аннан тагын ачты» (284—285 битләр). Автор аның гадәткыланышын көлке бер стилистик тонда сурәтли. Портрет детальләрен юри зурайтып бирә. Биредә дә К. Нәҗминең — тышкы штрихларны аңлы рәвештә күпертүдә булсын, билгеле бер стилистик чараларны урынлы куллануында булсын — үзенчәлекле осталыгы чагыла. «Язгы җилләр» романында К. Нәҗминең аны укучыга оста реалистик художник итеп таныта торган шактый бай тел-стиль үзенчәлекләре тупланган. Бу үзенчәлекләр әсәрдәге тел чараларының идея моментлары белән тыгыз үрелүен, язучының гомумхалык теле байлыгын тирән- тен белеп файдалануын күрсәтә. Романның теле күп кырлы, бай, образлы булу белән бергә, кайбер тел кимчелекләреннән дә азат түгел. Бу кимчелекләр кайбер сүзләрнең, морфологик формаларның мәгънә үзенчәлекләрен исәпкә алып бетермәүдә, диалект сүзләре куллануда, рус теленнән кергән сүзләрнең татарча әйтелеш формаларын сакламауда һәм кайбер эпитетларның бертөрлелегендә чагыла. Романда иң күп очрый торган кимчелекләрдән «учы-үче» формасына беткән хәзерге заман сыйфат фигыльнең урынлы-урынсыз кулланылуын әйтеп китәргә кирәк. Бу кимчелекләр матбугатта 
романның беренче басмасына карата күрсәтелгән иде инде. Икенче басмасында К. Нәҗми боларны кайбер урыннарда төзәткәләгән. Ләкин икенче басмасы да бу моментта яңадан карап .чыгуны сорый. Татар телендә «учы-үче» формасына беткән хәзерге заман сыйфат фигыльләр күбесенчә җанлы, хәрә- рәттәге предметларга карата кулланыла. Җансыз, хәрәкәтсез предметлар янында, кагыйдә буларак, «ган-гән» формасындагы үткән заман сыйфат фигыле килә. Романның телендә бу мәгънә аерымлыгы язучы тарафыннан исәпкә алынмаган, күрәсең, «өстендә арзанлы май тамчысы ялтыраучы күксел арыш өйрәсе» (231 б.), «бу авыр таш шикелле, басып торучы караңгы ялгызлык» J (230 б.), «дерелдәп янучы фонарь» 5 (224 б.) һ. б. мисаллар еш кына очрый. Парлы синонимнары булганлыктан, әдәби телгә кереп урнашырга хокукы юк һәм стилистик яктан үзләрен акламый торган кайбер диалект сүзләре һәм архаизмнар да романның телендә урын алганнар. Болар: сәленү (137 б.) — атыну; чәер (142 6.J — сагыз; чаерлы (52 б.) — сагызлы; кайшалу Р44 б.) — тайпылу; ошанкырый (317 б.) — охшый; табан (33 б.) —таба; элдерү (122 б.) —кабызу; колакка чагылу (44 б.) — колакка чалыну; катрә (соңгы катрәсенә хәтле — соңгы тамчысына хәтле, 137 б.); мөеш (224 б.) — чат, почмак һ. б. лар. Рус теленнән татар әдәби теленә гомумхалык телендәге әйтелеше белән күптән кереп урнашкан кайбер сүзләрнең романда фонетик формалары сакланмаган. Кәрзин — корзин, корзина дип, ыштан — штан дип;  
120 
 
субай — свай дип бирелгән. Беренче басмада «эшләпә» сүзе дә «шляпа» дип алынган иде. Соңгы- ! сында бу төзәтелгән. Авторның бу сүзләрне кулланганда әдәби нормадан тайпылуы мишәр диалекты йогынтысыннан булса кирәк. Романның телендә кайбер сүзләрнең семантик мәгънәсен бозулар да күренгәли. Мәсәлән, «мөңрәү» сүзен сарык көтүенә карата әйтү (9 б.) («мөңрәү» сүзе әдәби телдә туры мәгънәсендә сыер-бозауларга карата гына кулланылып йөртелә), «җирән» ! эпитетының семантикасын киңәйтергә тырышу: җирән күн (418 б.), „ җирән кирпеч (243 б.), җирән стена (220 б.) шуны раслыйлар. «Яртылаш, аралаш, аралашып, катнаш, арзанлы, ярым, сөрем» сүзләренең дә язучы тарафыннан еш кабатлануын уңай күренеш дип әйтеп булмый. Дөрес, болар әсәрне тоташтан укыганда сизелмиләр, ләкин җентекләбрәк күз салганда авторның телендә шушы иштәге чараларның бертөрлелеге үзен шактый . сиздерә: «яртылаш ачык форточка- ’ лардан» (28 б.); «капкадан яртылаш узгач» (33 б.); «Серафима карчык яртылаш борылып» (41 б.); «яртылаш җиргә иңгән сыңар 
тәрәзәдән» (45 б.); «күзләрен яртылаш кына йомып» (53 б.); «яртылаш бүрткән борай ярмалары» (207 б.); «плащ изүенә яртылаш кысылган куе көрән сакал» (210 б.); «ишекне яртылаш . ачып кычкырды» (214 б.); «кремль- | нең яртылаш җимерелгән стенасы» (226 б.) һ. б. лар. Бу мисаллардагы «яртылаш» сүзенең күбесен төгәлрәк башка синонимнар белән (бераз узгач, борыла төшеп һ. б. шундый үрнәкләрдә) алмаштырып булыр иде. Татар проза теле революциядән соң бик нык үсте, яңа сурәтләү чараларына. баеды. Татар^ррманыцың, | сдашед , чараларын’ "ялыктыргыч I бертөрлелектән чыгару буенча, ча- ■ гыштыру-метафбраларда булсын, I әдәби портретны хәрәкәттә.сурәтләү.- I дә булсын, обстановка-пейзаж сурәт- I ләрендә булсын, Кави Нәҗми дә.күп I к^нә яңа үзенчәлекле алымнар керт- I те. Шуларның һәрберсен җентекләп өйрәнү һәм стилистика фәнен үстереп җибәрү — тел белгечләребезнең кичекмичә эшләнергә тиешле мактаулы бурычы булып тора.