Логотип Казан Утлары
Роман

ЯЛАНТАУ КЕШЕЛӘРЕ


Роман I Өченче бүлек 
Коммунист йөрәге I Каен урманы. Төркем-төркем булып тезелешкән палаткалар. Аксыл- соры киндердән киерелгән ул палаткалар, яшь, нәфис каен кәүсәләреннән сибелгән йомшак ак нурлар белән аралашып, ерактан караганда урман арасын каплап алган тоташ томан шикелле булып күренәләр. Урманның түренә үк кертеп тезелгән иң читке палаткалар төркеме артында, кәүсәләренең кеше биеклек өлеше бөтенләй кара төскә кергән һәм кабыклары яргаланып беткән карт каеннар . арасында, аякларын җиргә кагып эшләнгән озын гына аРач өстәл тора. Өстәлнең аргы почмагында, уң кулына каләм тоткан килеш, сул кулы белән башындагы пилоткасын кузгаткалап, иске генә гимнастеркадан бер кызылармеец утыра. Аның күзләре өстәл өстендә яткан кәгазьгә төбәлгән. Каен ябалдашлары арасыннан ара-тирә ниндидер кош сайраганы ишетелгәләп куя. Палаткалар арасыннан сузылган саргылт юллар өстендә тузан туздырып, кечкенә-кечкенә колонналар узып китә. Артык ерак түгел икенче бер өстәлдә җырлый-җырлый мылтык чистарталар. Кайдадыр кычкырып бирелгән команда тавышлары ишетелеп кала. Ләкин өстәл янында утыручы кызылармеец аларның берсенә дә игътибар итми... Озак та үтмәде, урман караңгылыгына күмелгән тар гына кәкре сукмак буйлап, бер солдат килеп чыкты. Тышкы кыяфәтенә караганда ул солдатны бөтенләй игътибарсыз үткәрергә мөмкин түгел кебек иде. Бил каешы бик буш тартылганлыктан, гимнастеркасы корсак турысына җыелып килгән иде аның, обмоткасы да бик тәртипсез чорналган иде. Тик өстәл янында утыручы аңа күтәрелеп карамады. Ләкин җыйнаксыз солдат тыныч кына узып китмәде, сүз кушты: — Ә-ә-ә, Камил? — диде.— Нихәл? Әллә шигырь язып утырасың инде? Бигрәк тирән уйга чумгансың... Өстәл янында утыручы солдат чыннан да Камил иде. һәм ул, Саниясе хыял иткәнчә, әллә кайларга да китмәгән, Казаннан нибарысы биш-алты километр ераклыкта булган бер җирдә хезмәт итә иде. — Шул Фоат булмый кем булсын,— дип уйлады ул, үзенә сүз кушучы солдатны тавышыннан танып.— Йөри шунда... Ул аның дәшүенә җавап кайтармады, күтәрелеп тә карамады. Бу минутта аның гомумән беркем белән дә сөйләшәсе килми иде. Фоат
                     I Дәвамы. Башы журналның 8, 9 саннарында. 

 
белән исә, бигрәк тә. Чөнки Фоат аны үзенең зарланулары һәм күңел болгаткыч киңәшләре белән туйдырып бетергән иде инде. Дөрес, алар икесе бер бүлекчәдә түгел иделәр. Занятие вакытларында бер-берсен күрмиләр иде. Монысына бик шат иде Камил. Ләкин эштәй бушаган сәгатьләрдә, Фоат, көн саен диярлек, Камил янына килеп чыгарга җаен таба иде. Бүген дә, инде аулаклап кына Саниясенә тагын бер хат язарга дип утырганда, Фоат килеп чыгу Камилне бик нык кәефсезләндерде. Шуңа күрә ул, якташының тавышын ишетсә дә, аңа җавап бирмәде. Күтәрелеп тә карамады. Ләкин Фоатның болай сиздермичә генә узып китәсе килмәде. Якташының шулай игътибарсыз булуына да аның артык исе китмәде. Ул, үтә үз кешеләрчә әрсезлек белән, Камилнең каршысына ук килеп утырды. — Я. нәрсә булды сиңа? Күтәрелеп тә карамыйсың, үзең язмыйсын да. Әй, Камил! Ниһаять, Камил Фоатның сөйләшмичә китәргә исәбе юклыгын аңлап алды. Анда да күтәрелеп карарга ашыкмады. — Синмени әле бу,—диде ул, якташының йөзенә карамыйча гына.— Кайсы болай һава бозып йөри дисәм... — Кеше дигәнең, гомумән, һава бозудан башка — нәрсәгә ярый соң? Камил кәгазь-каләмнәрен җыеп кесәсенә тыкты. Фоатның әйткән бер сүзе аның күңелендә ачу кузгата, ләкин ул, талашырга теләмичә, үзен- үзе тыеп килә иде. — Син бигрәк әшәке итеп әйтәсең,— диде ул Фоатка, тавышын күтәрмичә генә. — Пошлостьның да акыллыраклары, тыңларга кызыграклары була. — Андыйларын акыллырак кешеләрдән өмет итәбез инде. Камил Фоатның соңгы сүзләрен юньләп тыңламады да. Ул аның җыйнаксыз кыяфәтенә, сытык чыраена карап, күңеленнән сыкранып куйды: «Каян бу тере хәсрәт белән бер лагерьга туры килдем сон? — диде.— Нигә чынлап та авыру булып чыкмады соң ул? Ник, ичмасам, кайтарып җибәрмәделәр үзен? Кайчан котылырмын соң мин аңардан?». — Ник дәшмисең? — диде' Фоат,— әллә авыз ачып сүз әйтерлек тә хәлең калмадымы? — һаман бернәрсәне чәйнәп, кабатлап торасым килми. — Нигә? — диде Фоат, үзенекен дәвам итеп.— Хәлең калмаса да гаҗәп түгел. Әле яңарак кына телеңне салындырып, пулемет сөйрәп кайтып килгәнеңне күреп калган идем. Арканда дөя үркәче хәтле капчык... — Ишеттем. -— Нәрсә ишеттең? — Әнә шул син әйткән сүзләрне. Дәвамын да беләм. — Я, алайса, дәвам ит әле, чынлап та беләсең микән? — Безобразие,— дисең инде син.— Укытучы кеше, гади укытучы гына да түгел, мәктәп директоры, югары белемле кадр рядовой булып йөрсен, имеш! Шулаймы? — Нигә, дөрес түгелмени? — ДәвахМ иттеримме? — Я, я. — Үзең гаепле дип әйтмәкче буласың инде син миңа. Синең урында икенче бер акыллырак кеше булса, дисең, үзенә генә түгел, якташы итеп, күптәнге танышы итеп, Фоатка да берәр ышык урын табып бирер иде, дисең. Нинди дә булса берәр фронтка китми торганрак, эше юграк, ашы куерак урын, дисең... Шулаймы? — Шулай булса соң? һәркем шулай уйлый. Тик ул һәркемнең кулыннан килми. Ә синең... — Син кеше өчен әйтмә. Өстеңә артык зур нәрсә аласың. Күтәрәд. мәссең.

 
— Ярар, ярар. Кешедә эшем юк. Ә үземнең хәл шәптән түгел. Старшина бик каты яный башлады. — Ни өчен яный? — Таба инде шунда—тегесен ошатмый, монысын килештерми. Бәйләмим дигән кешегә беткәнмени сәбәп. — Ә ничек дип яный? — Олактырам мин сине, ди. — Кая олактыра? — Фронтка җибәртәм, ди. — Җибәртсен. Җәзамыни ул? — Юк, Камил, .чынлап әйтәм. Син командирларга да якынрак торасың. Берәр чарасын күр әле, әй. Үкенерсең. Синең белән исәпләшәләр бит. Син коммунист кеше дә булгач... Камил аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде. — Чепуха!—диде, кырт кисеп.— Якташ дип яныма киләсең икән, Фоат, моннан соң, зинһар, миңа ул сүзләреңне кабатлама. Фоат Камилнең мондый катылыгына гаҗәпләнгәнлеген белдергәнсы- ман итеп, башын чайкап куйды. — Бетте, Камил,— диде.— Әйттем исә, кайттым. Олактырсалар олактырырлар. Беткән баш беткән... Я, ничек соң, карчыгың турында берәр хәбәр юкмы? — Юк. — Менә бит, ничек безобразие димисең инде! Шушында, үз Казаныңда ятып, борын төбендә торган семьяң белән хәбәрләшә алма, имеш. Бусы Камилнең иң авырткан җире иде. Шуңа күрә Фоатның бу мәсьәләгә кагылуы аның ачуын тагын кабарта төште. Бу турыда аның Фоатка түгел, барыннан да элек үзүзенә ачуы килә иде... Пароходка утырып, Ялантау пристаненнан кузгалып киткән вакытта. Камил үзен Казан тирәсендә калдырырлар дип уена да китермәгән иде. Медицина комиссиясен үтү белән, тотарлар да фронтка җибәрерләр, дип уйлаган иде ул. һәм чын күңеленнән шуны теләгән дә иде. Семьясына баглы нечкә" хисләрдән, үзенекеләрне күрәсе килү, аларны кызгану тойгыларыннан тизрәк арынасы килә иде аның, һәм ул үзенең бу теләгенә ирешүне фәкать еракка, хәрәкәттәге армиягә китү белән генә мөмкин дип ышана иде. Әйе, сугышырга икән — сугышырга, барлык шәхси кайгыларыңны, өйсемья эшләреңне онытып, җаның-тәнең белән бирелеп, башыңны тәвәккәлгә салып сугышырга кирәк. Ә болай... тәнең монда, җаның өйдә икән... Ләкин эшләр ул башта уйлаганча булып чыкмагач, ягъни үзен әзгәме- күпкәме шушында, Казан янындагы лагерьда калдырганнарын белгәч, аның күңелендә тагын Саниясенең хәле турында ни дә булса ишетеп, белеп китү өмете җанланды, һәм шул өмет аның күңелен икегә бүлеп, аңа тулысы белән үзенең солдатлык бурычын үтәүгә бирелергә комачаулап торасыман тоелды. Шул булмаса, ул, бәлки, үзен фронтка җибәрү эшен югарыдан көтеп ятмыйча, үзе дә тизләтә алыр иде. Аның кебекләрдән үзләре теләп маршевый батальонга кушылып китүчеләр булмады түгел бит! Ә ул... Билгеле, лагерьда аларны тик кенә яткырмадылар. Көне-төне диярлек сугыш белемнәренә өйрәнделәр алар. Вак бүлекчәләргә — роталарга, взводларга, отделениеләргә аерылып, ничек оборона тотарга, ничек атакага барырга, штык сугышында ничек хәрәкәт итәргә кирәклеген үзләштерделәр. Винтовкадан һәм төрле автомат кораллардан ату буенча күнегүләр алдылар... Ләкин Камилне болар берсе дә канәгатьләндермәде. Биредә аны «тукта, тылда чакта сугыш белемен өйрәнә төшеп, фронтка ныграк хәзерлек белән барыйм» дигән теләк тотмый иде, чөнки биредәге өйрәнүләр Камил өчен яңалык түгел иде инде.


 
Шунысы бик сәер килеп чыкты: Камил моңарчы үзен сугыш белеме ягыннан һаман бөтенләй диярлек наданга исәпләп йөргән иде. Дөрес, сугышка кадәр берничә тапкыр берәр я икешәр айлык хәрби сборларда булганы бар иде аның. Ләкин ул андый сборлардан үзенен нинди дә булса берәр төгәлләнгән белем алып чыкканлыгын тоймый иде. Шуңа күрә, сугыш башланып киткәч, Камил үзен хәрби хәзерлексез кеше хис итеп, чын күңеленнән ачынды, һәм үзенең бу кимчелеген бетерү буенча мөмкин булган чараларның барын да күрергә кереште. Осоавиа- хим сызыгы буенча оештырылган хәрби занятиеләргә йөрде ул, чын күңеленнән бирелеп, уставлар укыды. Сугыш эпизодларын тасвирлап язылган очеркларны укыганда да геройлык күрсәткән сугышчыларның тойгылары турындагы юллардан бигрәк, хәзерге сугыш тактикасының үзенчәлекләрен гәүдәләндергән урыннарга игътибар итә торган булды. . Ә тойгылар... Патриотлык хисләре!.. Бу яктан Камил үзенә үзе нык ышана, изге бурычын үтәгәндә үләргә кирәк булса, үзенең икеләнүсез үлемгә бара алырлык нык күңелле коммунист булуына шикләнми иде. Ләкин үлемнән курыкмау гына аз. Коммунист бит ул — урта гасырлар рыцаре гына түгел, үлемгә барса, поза өчен генә бармый. Үләсең икән, бер җаныңа мең жан түләтеп, дошманның астын өскә китереп үл. Әнә капитан Гастелло кебек... һәм ул сугыш белемен өйрәнү эшен гомуми тәртиптә дәвам иттерү белән беррәттән, үз алдына конкрет бер бурыч куйды:— Нинди дә булса бер коралны бөтен нечкәлекләренә кадәр өйрәнергә кирәк,— диде.— Тик нинди коралга тукталырга? — Бу турыда Камилгә озак баш ватарга туры килмәде. Сбор вакытлары практикасыннан ук аның күңелендә «Максим» пулеметына мәхәббәт уянып калган иде, шуңа тукталды. Безнең Осоавиахим шартларында өйрәнергә уңай булган коралларның иң шәбе шул булыр,— диде.— Устав та бик мактый үзен: — Яхшы эшли торган пулеметны дошман пехотасы берни эшләтә алмый,— ди.— Шуңа күрә пулеметчы көрәшне иң соңгы мөмкинлеккә кадәр алып бара, хәтта чолганышка калып, корбан булырга туры килгәндә дә дәвам иттерә,— ди. Камил ул шәп коралны ярыйсы гына өйрәнгән дә иде инде. Тик үзе теләгәнчә бөтен нечкәлекләре белән үк үзләштереп өлгермәде, аны чакырып алдылар. Камил бу эшкә элегрәк тотынмагаилыгына үкенеп куйды: соңрак шул инде хәзер,— диде.— Сугыш сине көтеп торамыни? Ачык авыз... Менә хәзер йөре инде, бравый солдат Швейк шикелле... Шулай үзенә карата таләпчәнлеген арттырган саен, Камил һаман үзенең хәрби хәзерлеге йомшак икәнлеген генә ачыграк сизә бара кебек иде. Лагерьга килгәч исә, ул анда өйрәтелә торган нәрсәләрнең үзе өчен бары да диярлек таныш икәнлеген күрде. Хәтта аңа, командирга булышу сыйфатында, яңа алынганнардан җыелган бер расчетны пулеметтан атарга өйрәтү эшен дә тапшырдылар, һәм ул шунда гына үзенең хәрби яктан алай ук хәзерлексез кеше түгел икәнлеген аңлады. Моны аңлау исә аның үз-үзенә ачуын китерә башлады. Күреп тора: хәрби хәзерлекләре аңа караганда да азрак булган кешеләр, үзләре тырышып, үзләрен фронтка җибәрүне тизләтү чараларын күреп йөриләр. һәм китеп тә баралар. Ә ул?! һаман да шул семьясына баглы хисләр тотып торамы аны? Әллә, югыйсә, аңа шушы Фоат сүзләре тәэсир итәме?.. — Менә нәрсә, Фоат,— диде Камил, кинәт җитдиләнеп.—Миңа чынлап та үзем турында кайгырта башларга вакыт... Фоат җанланып китте. — Әлбәттә...   Тукта, әйтеп бетермәдем: бүгеннән мине беренче маршевый батальон белән фронтка җибәрүләрен сорап, рапорт бирәм... Фоат аны аңлап бетермәде.


 
— Шуннан? — Таләп итәм. — Ягъни? — Син теләсәң нишлә, Фоат. Мин сиңа, үземчә, бик күп анлатырга тырыштым. Бик күп яхшы киңәшләр биреп карадым... Дөресен әйтим: мин сине бу кадәр мещан йөрәкле, бу кадәр вак җанлы, куркак кеше дип уйламый идем. Егерме дүрт ел гомерен совет шартларында үткәргән яшь кешедә әз генә булса да совет патриотизмы тойгысының булмавы мөмкин түгел дип ышана идем мин. Ләкин синдә мин аны күрмим. Фоат ни әйтергә белми бераз вакыт уңайсызланып торганнан соң, акрын гына мыгырдап: — Бәлки, ялгыша торгансыңдыр,— дип куйды. — Әгәр дә ялгышсам, ялгышканым өчен куаныр гына идем,— диде Камил.— Минем сине түбән кеше итеп күрәсем килми. Хәтерендә тот, Фоат: хәзерге көндә безгә нинди генә кыенлыклар күрергә туры килсә дә, алда бу сугыш безнең җиңү белән тәмамланыр. Бүгенге эшләрең шул көн килгәндә үзеңне үкендерерлек булмасын. — Әгәр дә син уйлаганча булып чыкмаса? — Чыгар. Шулай булып чыксын өчен көрәшәчәкмен мин. Минем бәхетем шунда. Аның нәтиҗәсендә генә түгел, шул көрәшнең үзендә катнашуда бәхет! — Философ... Нәкъ шул минутта палаткалар арасыннан, Камилләргә” караганда шактый яшь булу өстенә, шат, шаян чырайлы да булган бер кызылармеец килеп чыкты һәм, Камилне күрүгә, нечкәрәк кенә, ачы гына тавыш белән кычкырып җибәрде: — Ибраһимов! Тиз бул, сине көтәләр. Камил аның ашыктыруына бирелмәде. Каушамыйча, кабаланмыйча гына урыныннан торды. — Кем сорый? Ул арада боларның янына ук килеп җиткән егет, болай да шат чыраена ниндидер шаян мәгънә биреп, күз кысып куйды. — Менә дигән бер кыз килгән. Во! — Исеме? — Әйтмәде. Үзе килгәч күрер, ди. — Кайда ул? — Әнә, урман авызында. Алар анда полный базар. — йөгер инде тизрәк, болай булгач,— диде Фоат. Камил ашыкмыйча гына палаткаларга таба кузгалды. — Сержанттан рөхсәт сорарга кирәк. —- Ә-әнә старшина... Камил тышкы яктан никадәр тыныч күренсә дә, аның йөрәге кузгалган иде инде. Үзен сорап килүче кешенең кем булуы артык кызыксындырмады аны. Кем булса да, Сания турында бер хәбәр алып килергә тиеш. Шунысы әһәмиятле. 

Урман авызында чыннан да, теге кызылармеец әйтмешли, базар кебек күренеш иде. Үләне тапталып, яртылаш тузанга әверелеп калган чирәм өстендә кулларына төенчек, кечкенә кәрзин яки җәтмә сумкалар тоткан, чуар киемле хатын-кызлар төркеме чуала; кайсылары, Камил шикелле <5ерәү белән парлашып, урман буенда әрле-бирле йөри, кайберәүләре, шулай ук пар-пар булып, каен төпләрендә тукталып тора, бер ишеләре төркемнән читтәрәк яшел чирәм өстендә утыра. Шау хатынкызлардан гына торган төп төркемдәгеләр исә, зарыгып, палаткалар шәһәренә таба карыйлар; ул яктан килүче һәр солдатны йөзләрчә күзләр каршылый. 

 
Старшинадан рөхсәт алгач, сабырлыгын җуеп, урман читенә ашыккан Камил үзенә төбәлгән йөзләрчә күзләр каршында уңайсызланып киткәндәй булды. Таныш кеше күренмәгәнгә аптырап, адымын да акрынайтты. Хәтта төркемгә килеп житәрәк, таныш түгел хатын-кызлар арасына кереп югалмыйм тагы дип курыккандай, бөтенләй тукталып калды. Кем чакырган соң аны? Әллә теге шук солдат, аның йомшак ягын сизеп, юрамалый кызык итәргә уйлаганмы? Әллә, булмаса... Камил үзенең шикле уйларын артык дәвам иттерә алмады. Кайдандыр, төркемнең уң ягыннан, башына киң читле ап-ак эшләпә кигән бер кыз мәк чәчәге шикелле балкып килеп чыкты да, Камил өчен үтә таныш булган жанга ягымлы, таныш тавыш белән: «Камил абый!» дип кычкырып җибәрде һәм секунды белән аның каршысына ук килеп басып, үзенсн ялангач нәфис беләкләрен сузды. — Миләүшә?! Акыллым!..— Камил аның ике кулын берьюлы тотып алып, кысып күреште һәм бик озак җибәрми торды. Миләүшәне яратып, аны сагынганлыгын аңлатып, тагын ниндидер матур сүзләр әйтәсе килә иде аның. Ләкин укытучы күңеленә тирән тамыр жәйгән педагоглык инстинкты аны артык онытылып китүдән дә тыеп тора иде.— Отличницам!— дип куйды ул, ниһаять, көлеп. — Ә мин сезне көчкә таныдым, Камил абый. Сез бөтенләй... ничек дип әйтим... Камилнең өстендә, кояшта янып, агарып беткән иске гимнастерка, башында шундый ук пилотка, аякларында да обмотка белән киелгән иске ботинкалар иде. Җитмәсә, чыраеның аклыгын һәм сафлыгын көчәйтеп күрсәтә торган ефәксу кара чәчләре дә кырылган, җилдә, кояшта, тузанда йөреп көрәнәйгән йөзе, пилоткасы белән бер төскә кереп, директор чын мәгънәсендә «рядовой» булып калган иде. — Камил абыеңны командир кыяфәтендә күрермен дип килгән идекме?— диде ул, көлеп. — Зарар юк, /Чиләүшә... бу искеләр вакытлыча гына, фронтка киткәндә яңарталар... Миләүшә чыннан да беренче мәлдә, үзенең хөрмәтле укытучысын шундый ярлы солдат кыяфәтендә күргәч, аның өчен уңайсызлану хис иткән кебек булган иде булуын. Ләкин Камил абыйсының үзен әүвәлгечә иркен тотуын, Миләүшәгә карата үзен һаман өлкән абый итеп исәп- ләвен белгәч, аңа җиңел булып китте. — Юк ла, Камил абый,— диде ул, тынычланып.— Сез бөтенләй үзгәрмәгәнсез икән. — Үзгәрерлек берни дә эшләгән юк бит әле, Миләүшә... Алар шушы берничә авыз сүзне сөйләшкән арада, үзләренең гомуми төркемнән аерылып, урманга таба елышканнарын һәм шактый аулак урында утырган юан каен төбенә килеп туктаганлыкларын сизми дә калдылар. — Я, нихәлләр бар соң, Миләүшә? — Мин сездән сөенче алырга килдем, Камил абый. Камил дулкынланудан ни әйтергә белми, сүзсез калды. Миләүшә дәвам итте: — Сания ападан сәлам сезгә, Хәсәннән... — Исән саулар? — Бары да исән-сау. Тагы кечкенә Розочкагыздан сәлам. — Розочка?—диде Камил, әкрен генә. Аның йөзе күзгә сизелерлек тизлек белән алсуланып китте. — Әйе, Розочка,—диде Миләүшә, елмаеп.—Бик матур кызыгыз бар. Тәбрик итәм. — Рәхмәт, Миләүшә. Син чынлап та мине сөендердең... Югыйсә, бу көннәрдә бөтенләй... хәзер инде, болай булгач... Әлбәттә, шулай булырга тиеш иде... ә мин... 

 
Камил шулай беравык зиһенен җыеп ала алмыйча, ни дияргә белми азапланды. Хәзер, инде Миләүшә аңа кайчангыдыр укучысы булып кына түгел, ә бөтенләй олы кеше булып, тормыш тәҗрибәсе белән Камилнең үзеннән дә өстен торучы апа кеше булып тоела иде. Миләүшә үзе дә, моны сизгән кебек, җитди тавыш белән аны юатырга тотынды. — Ә сез, Камил абый, семьягыз турында бервакытта да борчылмагыз,— диде. Аннары Миләүшә үзенең Сания янына ул әле тудыру йортында яткан чагында ук барганлыгын сөйләде. Хәзер инде Саниянен, үз өйләренә кайтканлыгын, өендә дә ялгыз түгел, бәлки Ялантауга эвакуацияләнеп килгән бер рус'хатыны белән бергә булуын әйтте. — Газиз абый исән-саумы?—диде Камил.— Гөлниса апа нихәлдә? — Әти дә, әни дә исән-саулар. Сәлам әйттеләр... Миләүшә аша Камил Рифгать турында да белде. Ул тылдагы бер шәһәрдә танк мәктәбенә кергән икән, Миләүшә инде аңардан хат алырга да өлгергән. Егет үзенең хәленнән бик канәгать ди. Тизрәк укып бетереп, танк белән сугышка керү турында хыяллана ди... Ниһаять, Камил Миләүшәнең үзе, аның уку эшләре турында сорашуга күчте. Миләүшә университетка имтихан бирү өчен Казанга килгән булган икән. Сания аңардан, мөмкин булса, Камил турында белешүтен, үзләре турында аңа хәбәр итүен сораган, һәм Миләүшә, кемнәр аркылыдыр ишетеп, Камилнең биредә икәнлеген белгән... — Ә университет? — Тәбрик итәргә мөмкин, — диде Миләүшә, елмаеп. — Имтиханнарымны биреп бетердем. Алдылар. Саниясе турында яхшы хәбәр ишетү тәэсирендә күңеле күтәрелеп киткән Камил бу хәбәргә, бөтенләй тыныч вакыттагыча, шашып, кычкырып шатланды. — Әмма молодец үзең, Миләүшә! — диде ул, яшь студентканың кулын кысып.— Болай булгач, беткәнче молодец! Отличницам димичә, нәрсә дим!.. Тәбрик итәм, тәбрик итәм. Чын күңелдән... — Рәхмәт, Камил абый. Ләкин... Камил аңа сүз әйтергә дә ирек бирмичә, үзенең укучысына кычкырып соклануында дәвам итте: — Шул турыда баядан бирле әйтми торасың бит әле,— диде.— Синең университетка керүең минем өчен дә зур шатлык икәнен белмисеңмени соң? Сине укытып чыгарган мәктәп директоры бит мин, ә?! — Рәхмәт, Камил абый... Тик сугыш вакытында укып яту ничегрәк булыр инде. — Бик әйбәт булыр. — Әтиләр дә шулай диде. — Дөрес әйткәннәр. Тыңлагансың, — бик шәп. Кайсы факультет? — Геофак. — Шәп. Тагын бер тапкыр молодец... Укы, геолог бул. Ач әйдә җиребезнең яшеренеп яткан байлыкларын!.. Күңелле очрашу минутлары үтеп тә бара иде инде. Камил, Саниясенә тапшырырга дип, ашыгыч кына хат язып бирде. Калган таныш- белешләреиец барысына да күп итеп сәлам әйтте. Ә үзе турында, бик җитди итеп, «озакламый фронтка китәм» диде. Дөрес, болай дйл әйтергә аның бернинди дә рәсми нигезе юк иде. Шулай да ул ялганламады. Юк, кемне дә булса берәрсен куркытырга да уйламады, ә ничектер, шулай буласын тоеп, үз сүзенә үзе чын күңеленнән ышанып әйтте... һәм шулай булып чыкты да. ДАиләүшә белән күрешкән көнне үк ул, үзенең тизрәк фронтка китәсе килүен белдереп, һәм чираттагы маршевый батальон белән хәрәкәттәге армиягә җибәрүләрен сорап, рапорт бирде.
10 
 
Аның геләген канәгатьләндерделәр. Ике көн үтүгә, үзен фронтка китә торган команда составында тимер юл станциясенә алып киттеләр Төн иде. Яхшы булды әле, — Фоат белми дә калды,— дип шатланды Камил 

Ләкин ул иртәрәк шатланган булып чыкты. Казаннан киткәч, Камилнең, эшләре әкияттәге кебек тизлек белән алга барды. Тулар-тулмас ике тәүлек дигәндә, аларның эшелоны Москвага килеп җитте. Аның иртәгесенә алар Ленинград юлы өстендәге зур гына бер станциягә килеп төштеләр. Биредә фронтның ерак түгеллеге бик ачык сизелеп тора иде инде. Төрле дәрәҗәдәге гаскәриләрнең күплеге, кайдадыр ачулы үкерешкән танк тавышлары, юл чатларында бик каты торучы контроль постлары, яшелле-каралы төскә буялган алакола машиналар (хәтта Камил ул машиналарның кайберләрендә пуля эзләре дә күрде), яшелчә бакчаларында күренгән зениткалар — бары да фронтның якынлыгы турында сөйлиләр. Моны раслаган шикелле, бервакыт төрле урында зениткалар аткан тавыш ишетелә башлады. Станция өстенә дошман разведкасы килгән диделәр. Ләкин Камил немец самолетын үзе күрә алмады. Бары тик күк йөзендә төтен йомгаклары ясап, зенитка снарядлары ярылганын күрде дә, кайдандыр, бик югарыдагы ак болытлар арасыннан килгән гөрелте тавышын гына ишетеп калды, һәм бу гөрелте аның колаклары өчен ничектер ят булып, шомлы булып яңгырады. Бу станциядә аларны туену пунктының ашханәсенә алып кереп, төшке аш ашаттылар. Шушында ук, юлга дип коры паек бирделәр. Ә кичен поезд аларны ары алып китте. Камил утырган вагонда бары да диярлек яшьләре ягыннан анын чамасындагырак кешеләр иде. Камилгә юл буена төрле кеше күрергә, күп кенә яңа кешеләр белән танышырга туры килде. Ләкин аның күңелендә эз калдырырлык, якын дус булып китәрлек кеше очраганы юк иде әле. Тик урыны һаман аның белән янәшә туры килүче Яков исемле чуваш егете генә аңа шактый үз булып китә алды. Башта Камил аны ошатып та бетермәгән иде. Камил генә түгел, бүтәннәр дә башта аңа кырынрак карадылар. Яковның болай яманларлык начар гадәте дә юк иде кебек. Төскә-биткә дә күзгә бәрелерлек ямьсез кеше түгел: буйга кечерәк, киңчә генә гәүдәле, аз гына сипкел йөгергән кызгылт йөзле, җирәнсу сары кашлы, чиста гына зәңгәр күзле егет иде. Дөресен генә әйткәндә, нинди дә булса берәр алама гадәте өчен түгел, ә артык дәрәҗәдә тәртип сөюче булуы өчен яратмадылар аны. Чынлап та, эшелонда юл кагыйдәләрен аның кебек җиренә җиткереп саклаучы бүтән беркем дә булмагандыр. Әйтик, вагонда өч-дүрт кызылармеец карта уйнап баралар. Акча салышып түгел, болай, вакыт кыскартыр өчен, «кем юләрдән» генә уйныйлар. Бара торгач, берсе уеннан чыга. Аның урынына Яковны чакыралар. — Юк, юк,— ди Яков, куркынып.— Эшелон начальнигы карта уннарга кушмады бит. Сезгә дә уйнарга кирәкми. Ул арада эшелон берәр вокзалга килеп керә, яки бернинди вокзал да юк җирдә — кыр уртасында тукталып кала да, бик озак кузгалып китми тора. Мондый вакытларда инде кызылармеецлар үз поездларының икенче берәр поездны үткәреп җибәрү өчен шулай тукталып торганлыгын айлап алалар да вагоннардан төшкәли башлыйлар. Яков моны бик нык тәртип бозу дип саный. Үзе төшмәү генә түгел, вакытсыз төшкән башка кешеләргә дә бәйләнә. Дөрес бәйләнә, әлбәттә. Шулай да аңа ачуланалар:
11 
 
— Начальствога ярарга тырышасың син,— диләр. — Дежурный дәшми, ә син кыркыласың, =—диләр. — Торып калырсыз дип куркам,— ди Яков.— Поезд кузгалып китәр дә, утыра/1 мый калырсыз. Я, кузгалып киткәч, утырырга тырышып, егылып төшәрсез. Тәгәрмәчкә эләгерсез... Тора-бара, Яковның начальствога ярарга тырышу кебек начар гадәте бөтенләй юк икәнлеге беленгәч, аңардан просто куркак дип көлә башладылар. Ләкин үзен әрләүчеләргә дә, үзеннән көлүчеләргә дә Яковның исе китмәде. Берәүгә дә ачуланмый да иде ул, үпкәләми дә иде. Үзара ызгышучыларны күрсә, һәр ике як өчен чын-чынлап җаны әрни иде аның. — Ник болай бер-берегезне ямьсезлисез? — ди иде ул, чын күңеленнән борчылып. —Тату булырга кирәк, егетләр, бер-береңне җәберләмәскә, дус булырга кирәк. Яхшы түгел. Камил, Яков белән янәшә урында булганлыктан, аның белән күбрәк сөйләште, күбрәк аралашты һәм аны башкаларга караганда тизрәк ярата да башлады. Аңа Яковның күзгә бәрелеп тора торган эчкерсезлеге, саф күңеллелеге һәм гаять дәрәҗәдә кеше җанлы, татулык сөюче булуы ошады. Камил аның белән үзе арасында ниндидер бер эчке уртаклык барлыгын тоя кебек иде. Яков күңелендә дә Камилгә карата шундый ук тойгы уянды. Яковның аз гына акцент белән булса да, бик оста итеп татарча сөйләшә белүе аларны бер-берсенә тагын да якынайта төште. Шулай итеп, үзләре дә сизмичә, алар икесе бео компания булып киттеләр. Камил инде аңа, исемен дә татарчалаштырып, Якуп дус дип дәшә башлады. Менә алар товар вагонының тутырып ачып куелган ишегеннән бөтен юл буена сузылган урманга карап баралар. — Монда да урман бестәге төсле,— ди Яков. — Әзрәк аерма бардыр, Якуп дус,— ди Камил.— Поездда барганда без аны күреп бетерә алмыйбыздыр. Яков аңа җавап бирмичә, бераз вакыт сүзсез генә барганнан соң, Камил өчен бөтенләй көтелмәгән сүз әйтеп куя. — Безнең илдә иичә-ничә тонна бал җыелмый кала, — ди. — Бал? — Әйе, бал. — Кайдан исеңә төште ул, Якуп дус? — Мин бит умартачы. Яков үзенең авылы турында, колхозлар төзелгәннән бирле умартачы булып эшләгән атасы турында, үзенең дә умартачылыкка укып чыкканлыгы турында сөйли башлый... Аның артында бер егет сүгенә-сүгенә шикәр ватып азаплана. Икенче z берәү аны өйрәтә: — Ә син кружка белән. Менә болай... Шикәргә сугылган кружка яңгыравы ишетелә. Яков бу тавышны тыныч кына үткәреп җибәрә алмый. Сөйләвеннән тукталып, артына борыла. — Ватма кружка белән, — ди ул. — Кружкаңның эмале куба. Чите яньчелә. Шикәр вагы белән эчеңә эмаль керсә, аңардан аппендицит була. — Була бирсен. Монда сиңа шикәр кыскычы әзерләп куймаганнар. — Пәкең бар. — Ватып кара син пәке белән. — Китер, ватып карыйм. Яков пәкене йөзе белән шикәргә кысып тота да, шикәрне пәкесе белән бергә вагон сәкесе кырыена суга. Зур кисәк шикәр уалмыйча-ваклан- мыйча гына икегә ярыла. — Менә шулай ват. Мә. Шикәр хуҗасы, үзен акларга теләгәндәй, шикәр заводын әрләргә тотына. 
12 
 
— Нигә аны шулкадәр зур, шулкадәр каты итеп эшлиләрдер?.. ...Эшелон, урман эчләп сузылган рельслар өстеннән, куера барган караңгылык эчендә бернинди утсыз-нисез, көнбатышка таба тәгәри. Әллә каян сизелеп тора: фронтка баралар. Алгы сызыкка... Югарыгы сәкедә ятучылардан берничә кеше Камилгә бик үк таныш булмаган көйгә жырлыйлар. Караңгылык куерган саен вагонда кеше азая барасыман тоела. Тора-бара жыр тавышлары басылды, сөйләшкән тавышлар да бөтенләй ишетелми башлады, тик өзлексез бер көйгә такмаклаган тәгәрмәчләр тыкылдавы гына торып калды. Әйтерсең буш, караңгы вагонда Камил бер үзе. Ләкин аның кәефе яхшы, күңеле күтәренке иде. Гажәеп бер халәт иде анарда. Атналар буенча янып-пешеп, керле-тузанлы эш эчендә кайнаган кеше, мунча кереп чыккач, үзенең тәнендә нинди рәхәт жиңеллек сизә торган’булса, Камил хәзер үзенен күңелендә, жанында шундый жиңеллек хис итә. Тылда чагында, армиягә алынганчы гына түгел, хәтта солдат жилкәсенә төшкән бөтен авырлыкларны күтәреп, лагерьда яткан көннәрендә дә әледән-әле аның күңелен борчып, жанын кыйнап торган төрле ямьсез уйлар, уңайсызланулар — юып төшерелгән шикелле, барысы бердән юкка чыккан. Җан сафлыгы, күңел пакьлеге аны канатландырганнан-канатландыра бара. Шунысы гажәп шикелле: фронтка баралар, ә ул нигәдер курыкмый. Дөрес, ул тыныч та түгел. Ниндидер кызыксынуга охшаган бер тойгы дулкынландыра аны. Әллә нинди, үлкә-бавырлариы кабартып, бөтен тәнне чиркәндереп жибәрә торган сәер кызыксыну. Юк, курку түгел бу. Су коенган вакытта бик биек вышкадан сикерү алдыннан да шундый чиркәнү була... Ләкин аңа карап, сикерми калганы юк әле Камилнең. Ә бер сикергәч, анда инде... Ниһаять, өзлексез бер көйгә такылдаган тәгәрмәч тавышларына тирбәлеп бару Камилне оетты, ул татлы йокыга чумганын сизми дә калды. Чыннан да ничектер үзенә бертөрле, фәкать вагонда гына эләгә торган, татлы, рәхәт йокы иде бу. Җитмәсә тагын Камил шундый тәмле төш күрә башлады. Очып йөри, имеш. Самолетка утырып түгел, һава шарында да түгел, ә болай, бернисез, ике кулын жәеп, алга таба ята төшә дә, югарыга омтыла гына һәм оча да китә. Шундый рәхәт, шундый мәшәкатьсез очу! Камил: «болай булгач, миңа тиз генә өйгә кайтып, Розоч- камны күреп килергә дә була» дип уйлый, имеш тә, тагын шунда ук бу уе өчен үзен-үзе битәрләргә тотына, имеш. «Сиидә һаман семья кайгысы! Онытып тор. Оча беләсең икән, бик яхшы. Бу һөнәреңне сугышта файдалан»... Ул арада аның башына бик әһәмиятле бер идея килеп төшә, имеш. «Нигә үзем генә?» Нәкъ шушылай очарга башкаларны да өйрәтеп була ич. Хәтта өйрәтү дә кирәкми, һәркем үзе оча ала. Тик алар үзләренең оча алулары турында белми генә йөриләр. Үзем дә моңарчы белми йөргәнмен ич...» Шул вакыт кайдандыр жир астыннан гудок тавышы ишетелә башлаган кебек булды да... Камил, сискәнеп, уянып китте. Аның колакларына кемнеңдер ачулы тавыш белән: — Воздух! — дип кычкырганы ишетелде. Бер басылып, бер көчәеп кычкырткан гудок тавышы астында вагон гадәттә булмый торган капыллык белән тукталды. Урыннарыннан торып, ыгы-зыгы килә башлаган солдатлар, берсе өстенә берсе өелеп, егылыштылар. Кайдадыр усал итеп үкергән самолет тавышы яңгырый иде. — Воздух! Егылышкан солдатлар шундук сикерешеп тордылар да ачып куелган ишеккә ташландылар. Вагонда старшой булып баручы сержант, ачулы командалар биреп, тәртипкә чакырып торды; вагоннан төшү белән туры урман читенә йөгерә башлаган сугышчыларга тагын да ачулырак тавыш белән кычкырып, урман авызына кермәскә кушты.  
13 
 
Минут эчендә бушап калган поезд тизлек белән кире чигенеп, артта калган урманга кереп китте. Сугышчылар киселгән урман урынындагы төпсә араларына, яңа үсеп килә торган вак-вак юкә куагы төпләренә яттылар, ерак түгел өелешеп утырган артыш әрәмәләре арасына кереп югалдылар. Камил нәрсә булганына хисап бирерлек хәлгә килгәндә, үзенең рельслардан ерак түгел канау буендагы бер яшь чыршы төбендә ятканын күрде. Шул тирәдә ятучы тагын берничә солдатны күреп, аларның кемнәр булуын карамакчы иде, коточкыч тизлек белән якынаеп килгән самолет үкерүен ишетеп, тагын җиргә сеңде. Поезд чигенгән урман өстеннән котырган шикелле атылып килеп чыккан самолет шулкадәр түбәнтен һәм шулкадәр каты үкереп узды ки, Камил тагын ни булганлыгы турында фикер йөртергә өлгерми калды. Самолет узып ераклашканны сизү белән, башын күтәреп каравына, чигенгән җиреннән кире атылып килеп чыккан поездны күрде. Буш поезд немец самолетын куып җитәргә теләгәндәй, гадәттән тыш тизлек белән алга оча иде. «Маневр ясый» дип уйлады Камил. Аның тирәсендә йөзтүбән капланышып яткан бүтәннәр дә калкына башладылар. Ул арада тагын сержантның ачулы командасы ишетелде: — Кузгалмаска! «Сержант каушаган, ахры» дип уйлады Камил, эре генә. Аныңча, немец самолеты ераклашкач, куркыныч беткән иде инде. Ләкин шунда ук тагы мотор үкергән тавыш ишетелә башлады да, Камил бөтен эрелеген онытып, яңадан җиргә сеңде. Поезд, урманы киселгән ачык урынны ук җитезлеге белән узып, километр чамасы күренгән куе урманга барып кергән иде инде. Немец самолеты бәйләнчек шепшә шикелле, әйләиеп-әйләнеп берничә тапкыр поезд өстеннән очып узды. Ниһаять, самолет каядыр поезд үткән якка китеп югалды. Аның йөрәк өшеткеч әшәке, усал гөрелдәве акрыная һәм юашлана барып, тынып калды. Тик шул в.акытта гына Камил көннең матур, аяз икәнлеген, кайдандыр урман артындагы куаклыктан чыгып килгән, тик әлегә үзе күренмәгән кояшның бнек-биек чыршы очларына төшкән саргылт нурларын күрде. Хәзер инде тәмам аңнарын җыеп өлгергән тәҗрибәсез солдатлар, нәрсәгәдер шатлангансыман, җанланып-җанланып сөйләшергә, шаулашырга тотындылар. Ул арада юлдан төньякка таба шактый эчкә уелып кергән кәкре урман чите буйлап тезелешкән солдатлар, кайдандыр — эшелон начальнигы тарафыннан бирелгән һәм авыздан-авызга күчә-күчә, тәртипсез колоннаның койрыгына кадәр барып җиткән командага буйсынып, алга таба кузгалдылар, юлсыз урман чите буйлап, аяк асты тулып яткан мүкле түмгәкләргә сөртенә-сөртенә, юлларына аркылы сузылган чыршы ботаклары белән сугышасугыша, поезд киткән якка таба бара башладылар. — Ярый әле, бомба такканнары килмәде,— диде кемдер. — Разведчик кына бу. — Сабыр итегез, разведчигы кайтып әйтсә, бомба ташлый торганы да килеп җитәр... Камилнең һаман да күңеле күтәренке иде. Әле генә булып үткән хәл, ничектер, чын түгел шикелле тоелды аңа. Әйтерсең, ниндидер бер шаян көч, егетләрнең йокысын ачып, күңелләрен күтәреп җибәрү өчен, юрамалый шундый ялган тревога уйлап чыгарган... Шул минутта аның күзләре сул яктагы ачыклыкта үскән артыш куагы тирәсенә өелешкән кечкенә төркемгә төште. Ул төркем яныннан үткәндә һәркем туктала, ләкин берәүгә дә озак торырга бирмиләр, тизрәк алга ашыктыралар иде. Кызыксынып, азга гына булса да, Камил дә тукталды. Нәрсә дә булса күрүдән элек, аның колакларына кемнеңдер йөрәк
14 
 
өзгеч авыр ыңгырашканы ишетелде, һәм ул шунда ук, арлы-бирле кузгалып торган сирәк төркем аша җирдә яткан ’канлы гәүдәләр күреп калды. Ап-ак мамык һәм бинт тасмалары күзенә чалынды. Шуннан артыгын күрә алмады: алга ашыктырдылар. Аның белән бергә атлаучылардан кемдер барын да белүче кеше тоны белән, берәүгә дә икеләнергә урын калдырмаслык итеп: — Җиде кеше яраланган,— дип куйды. Икенче берәү аңа: — Үлүчеләр дә бар,— дип өстәде. — Икәү,— диде тегесе, кырт кисеп. Авыр ыңгырашу авазы, канлы гәүдәләр, яралану, үлү турындагы сүзләр Камилне сискәндереп, айнытып җибәргәндәй булдылар. «Юк, уен түгел, дип уйлады ул, үз-үзен кисәткәндәй итеп.— Итәк- җиңеңне җыймыйрак йөрсәң...» һәм Камил, Казаннан киткәннән бирле беренче тапкыр үзенең йөрәгенә ниндидер салкын, әшәке, дулкын булып, курку тойгысы кагылып үткәнен сизде.— Әгәр шулай, сугышка барып җитмәс борын яраланып яки үлеп калсаң?!— дип курыкты ул.— Нинди мәгънәсез, нинди үкенечле бәхетсезлек!.. Ул, ашыкканын үзе дә сизмәстән, адымын тизләтә бара, үзе белән янәшә атлаучыларны артта калдырып, алдарак баручыларны куып җитә, таныш түгел кешеләр авызыннан ишетелеп калган төрле сүзләргә игътибар итмичә, һаман алга таба омтылуын белә иде. Бервакыт аңа көтмәгәндә генә бик якын таныш тавыш ишетелгәндәй булды. Камил кинәт адымын акрынайтып, колакларын сагайтты, барлык игътибарын үзеннән эчтәрәк, чыршы арасыннан баручыларга юнәлдерде. Озак та үтмәде, чыршы арасындагйлардан берсе ашыгыч кына итеп: — Бу сугыштан бер аягыңны, я бер кулыңны гына биреп котылсан, рәхмәт кенә дияр идең әле,— дип куйды. — Бер күзең дә жәл булмас иде... Фоат ич бу! Камил аңа кычкырырга дип авызын ачкан җиреннән тыелып калды һәм адымын тагын да акрынайта төште. Нигә кирәк соң аңа Фоат? Тегендә дә җитәрлек туйдырмадымыни? Шул ук вакытта Камилгә үзенең якташыннан, алай гына да түгел, күптәнге танышыннан качу килешми дә кебек тоелды. Ни өчендер, аныи хәтеренә Фоатның кайчандыр акрын гына тавыш белән «Бәлки, ялгышасыңдыр?» дигән сүзе килеп төште. Чынлап та, бәлки, ялгышамдыр? — дип уйлады Камил. — Бәлки, миңа аңардан качарга түгел, аңа булышырга кирәктер? Биредә, фронт шартларында ул үзен, бәлки, бөтенләй башкача тотар?.. Ай-Һай? Нәрсә диде соң әле ул? — Камил әле фәкать Фоатның биредә булу факты турында гына уйлап, аның авызыннан әйтелгән сүзләрнең мәгънәсенә игътибар итми килә иде. Ул әйткән сүзләрнең мәгънәсе аның аңына соңга калып, Фоат турында байтак уй йөрткәч кенә, барып җитте. «...Бер аягыңны, я бер кулыңны гына биреп котылсаң, рәхмәт кенә дияр идең... Бер күзең дә жәл булмас иде», ди? Шул ук Фоат! Бу сүзләрне бары тик аның гына әйтүе мөмкин. Ничек бире килеп эләккән соң ул? Камилләр командасында юк иде бит? Юдино станциясендә ятканда әйткәннәр иде шул, тагын бер команда килде дигәннәр иде. Күрәсең, шунда булгандыр... Тимер юл өстендә тукталып калган паровоз, аларны тизрәк кире вагоннарына кайтырга чакырып, гудок бирде. Озатучы командирлар аларны йөгертә башладылар. Озакламый бары да вагоннарга төялеп беттеләр. Эшелон кузгалып китте. Әлегә сугыш күрмәгән солдатлар чиктән тыш кызыксыну һәм әсәрләнү белән вагонның түшәмендә һәм стеналарында пәйда булган тишекләрне саный башладылар. — Менә монда бер пуля кергән. — Монда да тишеп үткән.  
15 
 
— Ә менә монда өч тишек! — Ә минем капчыктагы шикәрне он иткән... — Бик шәп булган,—диде кемдер көлеп. — Югыйсә, шикәр ваткан саен зарлана идең. Ә Яков шикәр хуҗасын бик җитди тавыш белән кисәтеп куйды. — Солдат кеше капчыгын үзеннән калдырмаска тиеш! — Ярый әле, капчыгы аркасында булмаган диген! Шикәре белән бергә үзен дә он иткән булыр иде. Кемнәрдер, бу сүзне бик кызык күреп, көлеп җибәрделәр. 

Ике сәгать чамасы вакыт үтүгә, эшелон төньяк-көнбатыш фронты составында хәрәкәт итүче берләшмәнең штабы \урнашкан зур гына бер поселокка килеп тукталды. Биредә аларны төрле командаларга аердылар, частьларга бүлделәр. Камил вагонда килгәндә аралашкан барлык танышларын диярлек югалтып бетерде. Аның белән бер командага эләккән кызылармеецлар арасында әлеге Яков кына бар иде. Аңардан аерылмавына Камил чын-чынлап куанды. Ләкин ул куанычын эчендә генә калдырган иде. Ә Яков исә, Камил белән бергә калуына тагын да ныграк шатланды булса кирәк, үзенең куанычын эчендә генә яшереп кала алмады. — Ками-и-и-л?!—диде, күңелле гаҗәпләнеп, һәм аның чырае бөтенләй яктырып китте. — Бес сине белән икәү бергә?! Якшы. Якшы. — Бик яхшы, Якуп туган, — диде Камил.— Бергә сугышу күңеллерәк булыр. — Ну, тагын... — Яков, татарча ничек дип әйтергә белмичә булса кирәк. бераз төртелеп торды да, русчалатып, — еще бы! — дип куйды. Ул арада аларны өсте ачык йөк машиналарына төяп, ары алып киттеләр. Тыл тормышында күренми торган тизлек белән алга очучы машиналар, поселокны чыккач, бер-ике километр чамасы җир үтүгә, сулга борылдылар. Чыршы катыш каен урманы төбенә күмелгән тар юлга чумып, күздән югалдылар. Бара торгач, юл вак кына усаклык арасыннан үтә башлады. Бу урында юл өстенә гади авыл күпересыман итеп аркылы салынган нечкә-нечкә генә бүрәнәләр төзелгән иде. Бик каты сикертә башлагач, машиналар йөрешләрен акрынайта төштеләр. Камил юл өстенә тезелгән бүрәнәләрнең гади бер чокыр аша салынган күпер генә түгел, ә бәлки шактый киң урман сазлыгы аша салынган махсус агач юл икәнлеген аңлады. Яков та шуңа игътибар итеп бара иде, ахрысы, көтмәгәндә генә, берәүгә дә мөрәҗәгать итмичә: — Әгәр бу юлда каршыга икенче машина килеп очраса, нишләр шофер? — дип куйды.— Кара син аны, кычкыртмый да баралар бит... Башта аңа берәү дә эндәшмәде. Тик кызылармеецларны алып кайтып баручы лейтенантның җавабын ишеткәч кенә, Яков биргән сорауның бик беркатлы булып чыкканлыгыннан бары да көлделәр. — Стрелканы күрмәдеңмени? —диде лейтенант, төксә генә итеп.— Бу юлдан теге якка гына барырга ярый. Теге яктан килә торган машиналар икенче юлдан йөри... Яңалардан берәү, лейтенант каршында бик белдекле булып танылырга теләде булса кирәк, аның сүзен куәтләп, эре генә әйтеп куйды: — Бу сиңа колхоз түгел. Әйе. Сугыш юлы...  
16 
 
Бераздан машиналар тагын нык, тигез юлга чыктылар, урман, юлнын сул ягында бетеп, уц якта гына калды. Әледән-әле урманга борылып кергән юллар очрый, агач араларында ниндидер каралтылар, җигүле атлар, машиналар күзгә чалына, ашыгаашыга каядыр узучы кызылармеецлар күренеп кала, тегендә-монда агач кискән, биекбиек наратларны шаулатып аударган тавышлар ишетелә — кыскасы, ерактан караганда тын булып күренгән зур урман эчендә гаскәр тулып ятканлыгы, һәр урын да өзлексез хәрәкәт барганлыгы сизелеп тора иде. Менә Камилләрне алып баручы машиналар да ничектер көтмәгәндә генә унга борылдылар һәм, эре-эре нарат тамырлары чыгып торган сикәлтәле юл өстендә чайкала-чайкала, урман эченә кереп киттеләр. Озак та үтмәде, бернинди каралты әсәре булмаган, игътибарга алырлык ачык мәйданчыгы да күренмәгән бер урынга килеп тукталдылар. Машиналар тукталуга кызылармеецларның, колакларына кайдадыр еракта күк күкрәгән шикеллерәк булып, тонык кына дөбердәү тавышлары ишетелә башлады. Кызылармеецлар, әлбәттә, моның нәрсә икәнен сизенделәр: сугыш сулышы иде бу. Тик бу хакта берәү дә сүз ачмады. Бары да, бу турыда тәҗрибәле кешеләр үзләре башлап берәр сүз әйтмәсләрме, дигән яшерен өмет белән, әлеге үзләре белән килгән кечерәк буйлы, чандыр гәүдәле лейтенантка карадылар, кабиналарыннан чыгып тәмәке төрергә керешкән шоферларга күз төшерделәр. Ләкин лейтенант өчен дә, шоферлар өчен дә бернинди дөбердәү-шартлау тавышлары юк кебек иде. Кырдан өенә кайтып төшкән авыл кешесе кайдандыр күршесе ягыннан ишетелгән эт өрү яки әтәч кычкыру тавышларына игътибар итмичә, ничек тыныч кына атын тугарып йөри торган булса, биредәгеләр дә кайдандыр ерактан килгән туп тавышларына да, аратирә шактый якында тырылдап куйган пулемет тавышларына да нәкъ шулай илтифатсыз иделәр. Яна килгән кызылармеецларга да андый тавышларга колак салып торырга вакыт калдырмадылар алар: тизрәк төшәргә, тезелергә команда бирделәр. Ул арада кайдандыр, агачлар арасыннан, берничә урта һәм кече командир ияртеп, петлицаларына өчәр озынча дүртпочмак кадаган, уртачадан калкурак гәүдәле бер өлкән командир килеп чыкты. Аерма билгеләре буенча, Камил аныц полк комиссары икәнен чамалады һәм кара кашлы, кара күзле,, карасу-ал чырайлы булуына карап, милләте ягыннан татар түгелме икән? дип уйлады. Хәтта ул Камилгә таныш та сыман тоелды. Шул ук минутта Яков та комиссар турында нәкъ шулай фикер йөртте: шул ук билгеләргә карап, ул аны милләте ягыннан чувашка охшатты'. Тик* алар икесе дә ялгыштылар. Менә, машиналар бирегә килеп тукталган минуттан башлап, зәһәр генә ачы тавыш белән командалар биреп торучы әлеге җитез хәрәкәтле чандыр лейтенант яна кызылармеецларны бик каты смирно бастырып, комиссарга рапорт бирде. Комиссар тавышын артык күтәрмичә, сабыр гына, җитди генә исәнләште. «Вольно» командасы бирде. Аннары, стройдагыларга мөрәҗәгать итеп, күптәнге танышлары белән сөйләшкәндәге шикелле, гади һәм ягымлы тавыш белән берничә сүз әйтте. Сөйләгән вакытта «г» хәрефен йомшартып, «һ» дип әйтүеннән аныц милләте ягыннан украин булырга тиешлеген чамаладылар. — Иптәшләр, Кызыл Армия сугышчылары!—диде комиссар. — Сез фронтка авыр сугышлар барган вакытта., аеруча җаваплы көннәрдә кил- дегез,— диде. — Гомумән алганда, фронтлардагы хәлләрнең, ничек булуы сезгә сер түгел, сез аны информбюро белдерүләреннән дә беләсез, диде. — Ләкин мәсьәлә шунда: бу хәлләрдән ялгыш нәтиҗә ясаудан сак була белергә кирәк.


 
Комиссар, Гитлер гаскәрләре ягында булган өстенлекләрнең бетеп җитмәгән булуы аркасында, Кызыл Армиянең әле һаман да чигенергә мәҗбүр икәнлеген искә алды. — Ләкин шуны бер генә минутка да истән чыгарырга ярамый,— диде ул,— безнең бүгенге чигенүләребезне киләчәктә һөҗүмгә күчәргә' хәзерлек дип карарга кирәк. Бүген безнең төп бурыч — дошманны хәлсезләндерү. Аның җанлы көчләрен, техникасын кырып бетерү, аның алга бару темпын акрынайту, һөҗүмен тоткарлау, һәм безнең гаскәрләр бурычларын начар үтәмиләр. Чынлап уйлап караганда, без бик зур җиңүләргә ирештек. Әйе. Гитлер бу сугышны яшен тизлеге белән үз файдасына бетерергә исәп тотып башлады. Аның планы буенча хәзер инде ул Москвага барып җиткән булырга тиеш иде. Аныңча булып чыкмады. Кызыл Армия аңа ирек бирмәде. Гитлер планы буенча, немец гаскәрләре менә бу җирләрне, менә әле без басып торган урыннарны моннан бер ай элек алырга тиешләр иде. Аларча булып чыкмады. Безнең гаскәрләр ирек бирмәде... Комиссар шушы дивизия сугышчыларының биредә инде ике атнадан бирле оборона тотуларын, дошманның өсте-өстенә ясап торган ярсулы атакаларын һаман кире кайтарып торуларын, бер генә адымга да чигенгәннәре юклыгын һәм дошманның меңнәрчә кешеләрен, бик күп техникасын сафтан чыгаруларын әйтте. — Дошман тарафыннан бүген алырга планлаштырылган станцияне, поселокны, авылны, елганы, юлны, калкулыкны без аңа бүген бирмичә, иртәгә, я бер атнадан соң калдырабыз икән — бүгенге шартларда бу безнең өчен җиңү дигән сүз. Дошман бер рота солдат башын салып алырга ниятләгән пункт өчен без аның бер полк җанлы көчләрен кырабыз икән, бүгенге шартларда бу безнең өчен җиңү... Шуңа бәйләп, комиссар үз полклары турында берничә сүз әйтте. Камилләр бу полкның каты оборона сугышларында дошманның бик күп солдат һәм офицерларын кырганлыгын, бик күп техникасын сафтан чыгарганлыгын белделәр. Шул ук вакытта полкның үзенең дә хәлсезләнгәнлеген һәм хәзер, яңадан бөтенәю өчен, икенче эшелонга чыгарылганлыгын аңладылар. Аннары комиссар үз частьлары саклаган чикнең әһәмияте турында сөйләде. Дошманның, бу җирләр аша үтеп, Москвага төньяктан килә торган юлларга чыгарга ниятләвен әйтте һәм яңа кызылармеецларны сугышта нык булырга, приказсыз бер генә адым да чигенмәскә, Совет җиренең һәр адымы өчен актык тамчы канга кадәр сугышырга чакырып, сүзен бетерде. Комиссар сүзләре Камилнең күңелендә шактый тирән һәм өметле эз калдырды. Ул һаман шуның тәэсиреннән аерыла алмый иде әле. «Дошман тарафыннан бүген алырга планлаштырылган пунктны дошманга бүген бирмәү үзе генә дә хәзерге шартларда безнең өчен җиңү» дигән сүзләр аңа аеруча тирән мәгънәле булып тоелдылар. Камилнең күз алдына бөтен илебез үзе зур бер фронт сыйфатында килеп басты. Әйе. Ил — фронт бу көннәрдә «икенче эшелонда» үзенең көчләрен яңа тәртипкә китерү эшен алып бара. Заводларны дошман һөҗүменнән тыныч урынга урнаштыра, немец техникасының өстенлеген юкка чыгарырлык дәһшәтле машиналарны күпләп чыгару эшен оештыра! Ә дошманның моңа ирек бирәсе килми. Аның мөмкин кадәр тизрәк, совет иле бөтен көченә киерелеп кизәнерлек хәлгә килгәнче җиңүгә ирешеп каласы килә. Шуңа котыра ул болай, сугыш озакка сузылса, эше харап икәнен сизенеп, бөтен көченә тырыша. Юк, бу аның җиңүе түгел! Ә моны белү,, һәрбер сугышчының шушыны тирәнтен төшенүе никадәр әһәмиятле. Шәп кеше безнең комиссар... —- Ә бесиең комиссар әйбәт кеше, Камил? Ә? — дип куйды Яков. Камил көлеп җибәрде: 2- .с, әл № ю. 17 

18 
 
— Әллә син, Якуп дус, күрәзә нпде?—диде. — Минем күңелдәген күреп торган кебек... Лейтенант кырыс кына тавыш белән замечание ясап куйды: — Стройда сөйләшмәскә! Якоң, бик зур гаеп эш өстендә тотылган бала шикелле, колакларына кадәр кызарып китте һәм, смирно командасы булмаса да, үрә катып калды. Камил аның, шундый беркатлы булуын, һәр замечаниене шулкадәр зур итеп күңеленә алуын кызык күреп, елмаеп куйды. Шунда ук аларны төрле бүлекчәләргә аера башладылар. Озак та үтмәде, Яковның исеме чыкты. — Беляев Яков! Яков үзен нишләтсәләр дә әзер икәнен аңлаткан йөрәк тавышы белән җавап кайтарды: — Я! Аны икенче төркемгә чыгардылар. Камил Яковтан аерылуына үрсәләнеп,, күңеленнән:—эх! дип куйды — бергә эләгеп булмады, ахрысы, егете шәп иде. 

Ниһаять, сугыш башланганнан бирле, кая барса да үзен вакытлы санап, бер эшкә дә тиешенчә ныклап күңеле утырмый килгән Камил үз урынын тапты: аны пулемет ротасына билгеләделәр. Шунда ук отделе- ниегӘ аердылар, пулемет расчетына беркеттеләр. Менә ул үз отделениесе белән бергә, чыршы ылыслары ябып кына ясалган шалаш алдында утыра. Отделениедә бары да диярлек Камил кебек яңа кешеләр. Искеләрдән ике генә кешене белә Камил: аларнын. берсе — отделение командиры — сугыш башланганчы ук Кызыл Армия сафында булган сержант Мартынов’; икенчесе, яшь кенә казах егете — Камил беркетелгән расчетның наводчигы Субаев Коттыбай. Тагын икенче пулемет расчетында кемнәрдер бар бугай, Камил аларын белми әле. Ә моңарчы алар белән сугышта булган башкалар исә, кайсы яраланып, кайсы үлеп, сафтан чыгып беткәннәр. Алар урынына хәзер менә Камилләр килде инде. — Ягез, егетләр, — диде Мартынов, — кайсы яклардан килдегез? Сержант үзенең бу соравын шундый гади итеп, шундый үз кешеләрчә итеп бирде, әйтерсең, ул бөтенләй командир да түгел. Камил моңа аеруча игътибар итте. Чөнки ерак тылда чакта ул күргән отделение командирлары рядовой кызылармеецлар янында үзләрен бик эре тотарга яраталар иде. Ә бу!.. Фронт шартлары шулай үзгәртә микән кешене? Әллә сержант Мартынов гомумән шундый, башкалар алдында үзен зурга куярга яратмаучы, урынлы-урынсыз власть күрсәтергә сөймәүче командирмы? Званиесе кечкенә булса да, үзе олы җанлы кешеме? Күңелендә туган шушы сорауларга җавап табарга теләгәндәй, Камил, күзләрен кыса төшеп, отделение командирының йөзенә карады. Беренче карауга А1артыновның физик яктан тазалыгы, ныклыгы күзгә бәрелә иде. Шуның белән бергә үк, аның аклыгына да игътибар итәсең. Дөрес, аның йөзе сугыш башланганнан бирле өй һавасы күрмичә, һаман җилдә — кояш астында йөрүдән ярылып-янып беткән. Ләкин ничектер үзенчә янган ул: аклыгын саклаган хәлдә, кура җиләк суы кушылган сөт төсенә кергән. Гәүдәсенең зурлыгы, йөз сызыкларының да эрелеге аны шактый олы яшьтәге кеше итеп күрсәтәләр. «Бу кеше өстендә полковник формасы да бик табигый булып күренер иде» дип уйлыйсың... 
19 
 
Отделениедә Камилдән башкалар аңа җавап биреп, үзләренең кайдан икәнлекләрен әйтеп өлгергәннәр иде инде. Мартынов ялт итеп Камилгә борылды. — Ә сез? — Мин Татарстаннан, — диде Камил. — Күрше республика! Анда минем танышларым бар. Казаннанмы? — Юк, Кама буеннан. — Кама буе?! — Мартынов бөтенләй кәефләнеп, җанланып китте.— Якташ! Бер суны эчкән кешеләр! Алар бер-берсенең күзенә карашып, икесе дә елмаеп куйдылар. Мартыновның озын-озын коңгырт керфекләр белән тирәләнгән карасу-зәңгәр күзләре шулкадәр саф, шулкадәр сабыйларча гөнаһсыз иде ки, Камил сержантның чын йөзен әле яңа гына күргән кебек,, ничектер аптырап, сәерсенеп калды. «Бөтенләй бала ич әле бу алпамша, — дип уйлады ул. — Мөгаен өйләнмәгән егет!.. Якташ, ди». — Ә сез үзегез, иптәш сержант, кайдан буласыз? — Урал, — диде Мартынов. — Сарапул. — Әйе, күрше... Сержантның ниндидер эше исенә төште бугай, ул гимнастерка җиңен кайтарып, беләгендәге сәгатенә карап алды. Ахрысы, кесә сәгатен кулга көйләтеп алгандыр — шундый зур сәгать. Ләкин ул аның кулына таман гына булып, килешеп тора. Чөнки кулы да зур аның. Шундый үзеннән- үзе көч бөркеп торган ныклы, ышанычлы һәм йөзе шикелле үк алсу ак кул. Тик кул аркасына чәчелгән сипкел таплары гына аны тагы балага ошаталарсыман... Әһә, балдагы да бар, саф алтын микән? Әллә йөгер- телгән генәме? Ни булса да, вәгъдә балдагы — кашсыз балдак... Димәк, кәләш алган егет... Мартынов, сәгатенә карау белән, отделениесендәгеләргә берни әйтмичә, китеп тә барды. — Әйбәт егет,—дип куйды Камил үз алдына. — Просто, мондый кеше белән бергә булганда, куркыныч түгел. Мартынов отделениегә яңа килгән башка кызылармеецларга да бик ошап калды. Хәзер, яңа кызылармеецлар сержант Мартыновка гына түгел, фронтка күптән түгел килеп пулеметчы булган һәм каты сугышларда иптәшләре арасыннан бер үзе диярлек сафта торып калган Субаев- ка да зур кеше итеп, тирән хөрмәт белән карадылар. Коттыбай исә, үзен бик гади тота, тылдан килүчеләрнең барына да ачык йөз күрсәтеп, алар- ның һәркайеы белән рәхәтләнеп сөйләшә, ерак тыл турында-бик җентекләп, ваклап сораша иде. Хәтта ул, Камилнең укытучы икәнлеген белеп алгач, үзенең яңалар каршында карт солдат икәнлеген бөтенләй онытып Tai җибәрде шикелле: Камилне командиры кебек күреп хөрмәт итә, өлкән кеше итеп, аңа төрле сораулар бирә башлады. Ләкин аның шундый кечелекле булуына карап, берәү дә аңа сокланудан туктамады. Коттыбайның башы, бер як колагын да эләктереп, марля белән бәйләнгән, шулай ук сул кулы да, дүрт бармагын бергә кушып,.бинт белән чорналган иде. Билгеле, алар җитди яра булмагандыр, чөнки Коттыбай үзе аларны тоймый да шикелле иде. Шулай да яңа килүчеләргә ул бинтлар бик күп нәрсәләр турында сөйлиләрсыман тоела, һәркемнең Коттыбай турында аның үз авызыннан ишетәсе килә иде. Ләкин ал арга җәелеп сөйләшеп торырга ирек бирмәделәр: сугышчыларга ротадагы башка командирларның барыннан да элегрәк танылып өлгергән старшина Шугаев килеп чыкты да, бөтен ротаны аякка бастырды — пулеметлар белән стройга тезелергә команда бирде. Ул арада кире әйләнеп килеп тә җиткән Мартынов, старшина командасына буйсынып, үз урынына басты. Камил ни булганына да төшенеп җитмәде: команда өстенә команда яңгырый иде. Шулай да ул аптырап калмады — аны тәҗрибәле навод
20 
 
чикның ярдәмчесе булу коткарды. Ул Коттыбайдан аерылмыйча, пулемет янына ташланды. Аның белән бер үк вакытта сул яктан килеп, пулеметның, хоботына тотынды. Аларны ашыктырып, каядыр эчкә алып кереп киттеләр. Яңалар бары да диярлек күңелләреннән, сугышка керүебез шушы микән әллә, дип шикләнгәннәр иде. Ләкин алай булып чыкмады. Бу — фронт шартларында күп сабак алган тынгысыз старшинаның, үзенчә, яңаларны сугышка кергәнче тикшереп каравы, шул ук вакытта аларны сугыш шартларында ничек хәрәкәт итәргә күнектерү, өйрәтү чарасы, ягъни, Шугаевның үзенчә әйтсәк, «генеральная репитицня» иде. Шугаев сугыш башланганнан бирле күпне күрергә өлгергән старшина иде инде. Аның менә шушылай маршевый рота белән килеп төшкән уңайга туры алгы сызыкка кереп киткән кызылармеецларны күргәне бар. Беренче тапкыр сугыш кырына килеп кергән кайбер иптәшләрнең нинди дә булса берәр көтелмәгән хәлгә очрау белән, беренче мәлгә нишләргә белми аптырап калу вакыйгаларын да белә. Ә андый вакытта бер генә минутка булса да таркалып калуның нинди кыйммәткә төшүе старшина өчен сер түгел. Шуңа күрә Шугаев яңа килгән сугышчыларга карата аларны хужа- лык ягыннан кайгырту белән генә чикләнми башлады. Ул ротасындагы кызылармеецларның сугышчанлык сәләте белән бик нык кызыксына торган булып китте. Командирлар икенче бер эш белән йөргән арада бер-ике сәгать буш вакыт калдымы — Шугаев аны файдаланып калырга тырыша иде. Белмәссең, бәлки бүген үк алгы сызыкка кереп китәргә туры килер үзләренә, төрлечә була... һәм чыннан да, тылдан килү белән, сугышка кереп киткәнче, берничә сәгать кенә булса да, Шугаевның «генеральная репитициясендә» булу яңа сугышчыларга бик күп файда бирә иде. Шуңа күрә Шугаевның бу инициативасын рота командиры да, батальон командиры да хупладылар гына. Дөрес, сугышчылар арасында Шугаевныңбу тыйгысызлыгын яратмаучылар да булды. Бигрәк тә, инде сугышта булып чыккан кызылармеецлар сүгә иде аны. Ләкин Шугаев үзенең ярсулы таләпчәнлек көчен тулысы белән яңа кызылармеецларга юнәлдерә, з сугыш күргәннәрне бик законлы төстә читтәрәк калдыру юлын таба иде. Бу юлы да шулай эшләде. Шугаев командасы астында йөгерә-атлый кузгалып киткән пулеметчылар урман эчләп бераз баргач, суы «чыпчык тезеннән» генә булса да. үзәне шактый зур һәм ярлары биек булган бер елга буена килеп чыктылар. Кирәк кадәр ачык урын да бар иде биредә, таулар-чокырлар да. эре һәм вак әрәмәлекләр дә җитәрлек иде. Шул урында старшина пулеметчыларны тәмам кара тиргә батырганчы йөгертте, сикертте, аунатты, түш белән шудыртып йөртте... Кыскасы, ни генә эшләтмәде. Таякның юан башы, билгеле, яңаларга төште. Старшина занятие башлангач ук, Суба- евны каты яраланды дип игълан итте. Наводчик булып Камилнең үзенә калырга туры килде. Ул арада Мартынов «сафтан чыгарылды». Шулай ук ротада электән булган башка сугышчылар да Шугаевның «тылсымлы* белдерүләре белән берәм-берәм сафтан чыгып беттеләр. Бөтен эш яңаларның үзләренә калды. Камил, әлбәттә, старшинаның хәйләсен сизде, ләкин моның өчен ул аны күңеленнән мактады гына. Ниһаять, кояш баеп барганда, пулеметчылар тәмам хәлдән таешып, үз шалашлары янына кайттылар. Кичке аш күптән әзер иде. Камил башка иптәшләре белән бергә пулемет тирәсендә эшен бетереп киткәнче, Коттыбай, икесенә бер котелокка салдырып, ботка да алып кайтып өлгергән иде инде; Наводчик белән аның ярдәмчесе бик тәмләп борчак боткасы ашарга утырдылар. Тик бер- ике кабарга да өлгермәделәр, сержант Мартынов килеп, Камилне дәште:  
21 
 
— Ибраһимов Камил! — Я!—диде Камил, һәм тиз генә кашыгын куеп, аяк өсте басты. — Аша, аша, — диде Мартынов, — бүленмә. Ашап беткәч, парторг янына барырсың. Ротаның парторгы өченче взводтагы бер сержант иде. Полкка яңа килгән кызылармеецлар арасындагы коммунистларны комиссар чакырткан икән. Парторг, комиссар янына бергә барып керер өчен, ротадагы коммунистларны үз янына җыйган булып чыкты. Комиссар аларны стеналары да, түшәме дә яңа кисеп алынган, хәтта кабыгы да арчылып бетмәгән юан нарат бүрәнәләрдән салынган иркен генә блиндаж эчендә кабул итте. Полкны тулыландыру тәртибендә килгән кызылармеецлар арасыннан җыелган коммунистлар ун-унбиш кешедән артык түгел иде. Ләкин алар, фронтовик буларак, яңа — яшел сугышчы исәпләнсәләр дә, яшьләре һәм тормыш тәҗрибәләре ягыннан күбесе Камил чамасындагырак кешеләр иде инде. Ягъни дөньяны шактый танып өлгергән, халыкара вакыйгалар турында булсын, илнең эчке тормышы яки фронттагы хәлләр турында булсын, һәркайсы билгеле бер дәрәҗәдә үз алдына фикер йөртерлек кешеләр иде. Андый кешеләр, гадәттә, үзләре кебек икенче берәүгә бик кыска итеп, бер сүз белән генә характеристика бирергә кирәк булса, «карт чыпчык» дип кенә куялар. Комиссар, әлбәттә, үзе дә күптәнге «карт чыпчык» иде, ул үз алдында кемнәр утырганын бик тиз танып алды. — Яшереп торасы да юк, коммунист иптәшләр, — диде ул, шулай диде дә бераз тукталып торды.— Әйе, әгәр дә мин хәзер сезгә әйтсәм: без җиңәргә тиеш, безнең дошман каршында чигенүебезне акларлык бернинди объектив сәбәпләр юк! дисәм... Барыбер ышанмас идегез. Чөнки алай дип әйтү — дөрес булмас иде. Бар объектив сәбәпләр. Сугыш техникасы ягыннан зур өстенлек бүген немец ягында. Әйтик, дошман безнең өскә котырган танклар өере белән килә. Безгә дә танкка каршы танклар җибәрергә кирәк иде. Немецның сугыш кырында күренгән һәр танкысын, әйләнергә дә ирек бирмичә, юкка чыгарып тора торган махсус туплар кирәк иде. Ә без?., беләбез, алар-бездә күбәер. Танклар да, немец танкысын бер бәрүдә имгәтеп ташлый торган кораллар да җитәрлек булыр. Самолетлар да күбәер. Ул вакытта без немецны туктату турында гына сөйләшеп калмабыз... Ә менә бүген? Бигрәк тә шушы участокта? — Комиссар тавышын акрынайта төште һәм һәрбер сүзен аеруча басым белән ачык итеп әйтә-әйтә: — без бүген сугыш кырында танкка каршы, күбесенчә, коммунист куябыз, — диде.— Әйе, коммунист йөрәге!.. «Танкка каршы — коммунист йөрәге!» Комиссарның бу сүзләре Камилнең күңелендә коточкыч дәһшәтле, шуның белән бергә искиткеч мәһабәт картина булып гәүдәләнде. Ничектер һич уйламаган, көтмәгән җирдән аның хәтеренә кайчандыр революция елларында, яшь малай чагында ук ишеткән бик гади бер халык җыры килеп төште. Коммунистлар эшкә бара, иңбашында көрәге; Җитмеш буржуйны куркыта бер коммунист йөрәге... һәм Камил, моңарчы үзе тарафыннан ук бөтенләй ясалмага исәпләнеп, игътибарга лаек җире булмаган коры агитка җөмләсенә кертеп йөртелгән шушы җырның никадәр тирән эчтәлеге, никадәр бай мәгънәсе барлыгын күреп, хәйран калды. Аның күз алдына — моннан чирек гасыр чамасы элек кенә большевикларның, ялангач кул белән диярлек, патша хөкүмәтенә каршы көрәш ачып, үз артларыннан бөтен хезмәт ияләрен күтәрүләре, Совет властен яулап алулары килеп басты. Совет власте урнашканның соңында, интервентларның баштанаяк коралланган гаскәрләренә каршы җыен калдык-  
22 
 
 
Җитмеш буржуйны куркыта Бер коммунист йөрәге... 

Иртәгесен аларны бик иртә уяттылар, һәм бу көн Камил өчен мәңге онытылмый торган көннәрнең берсе булып чыкты: шул көнне кич ул беренче тапкыр алгы позициягә — ут астына керде. Ләкин ул көн үзе болай тыныч кына узды. Иртәнге аштан соң ротаны, нәкъ кичәгечә, өйрәтү занятиеләренә алып чыктылар. Тик бу юлы старшина түгел, взвод командирлары үзләре алып барды. Рота командиры белән политрук та шунда булдылар. Граната ыргыта белүләрен дә тикшерделәр аларның, яндыргыч сыекча тутырылган бутылка белән ничек эш итүләрен дә карадылар. Винтовкаларны да игътибарсыз калдырмадылар. Ә төшке аштан соң яхшы гына ял иттереп алдылар. Шул арада Камил үзенең исәнсаулыгын белдереп һәм хәзер инде ачык булган адресын, ягъни почта ящигы номерын әйтеп, Саниясенә кыска гына сәлам хаты да язып өлгерде... Пулеметчыларны отделениеләп-отделениеләп батальондагы укчы роталарга, укчы взводларга таратып бетергәннәр иде инде. Мартынов отделе- ниесе беренче ротаның беренче взводына бирелгән иде. Кич якынлашып килгәндә инде, алар походка җыена башладылар. Җыену озакка бармады. Сугышчылар һәркайсы үз урыннарына бастылар һәм гомуми колонна составында кузгалып та киттеләр. 
постык, иске-москы корал белән сугышка чыккан Кызыл Армиянең ярык ач, ярым ялангач килеш тә дошманга бирешмәве; көннән-көн чыныга барып, нәтиҗәдә, техника ягыннан үзенә караганда күп өстен булган дош- ан гаскәрләрен тар-мар итүгә ирешүе, ниһаять, ул еллар белән чагыш- ырганда әкият кебек күренгән бүгенге Россия! һәм кешелек тарихын бизәп торган бу зур вакыйгаларның, барында да хәл коммунистларга кайтып калуы бары да, бары да утлы кыны булып Камилнең күңеленнән кичтеләр... — Әйе, — дип дәвам итте комиссар, — гранаталар кылгыч рольнең тойгылар таш- бәйләме дә, ян- дыргыч сыекча тутырылган шешә дә танкка каршы көрәштә бик әйбәт нәтиҗә бирә торган кораллар. Тик, өстеңә килгән танкны тыныч кына көтеп алып, яндырылган бутылкаңны ялгыш юнәлешкә очырмыйча. дошман танкысының нәкъ кирәк җиренә тондыру өчен нык йөрәк кирәк — коммунист йөрәге! Актык чиктә гранаталар бәйләмеңне тоткан килеш, гранаталарың белән бергә үзең дә танк астына ташланып, җиңүче булып үлү өчен нык йөрәк кирәк — коммунист йөрәге... Комиссар шактый күп сөйләде. Сугышта коммунистның көче үз-үзен аямый сугышуда гына түгел, бәлки үз артыңнан башкаларны да күтәрә алуда икәнлегенә тукталды ул, коммунистлык — кесәңдә партбилет булу дигән сүз генә түгел икәнлеген, партбилеты булмаган кызылармеецлар арасында да коммунист йөрәкле кешеләр күп булуы турында әйтте. Аларны табарга, күрергә, партия сафына тартырга чакырды... Тик ул әйткәннәрдән Камилнең күңелендә онытылмас эз калдырганы, әлеге — коммунист йөрәге турындагы сүзләр булды. Комиссар яныннан чыгып, күк йөзе шомлы сугыш шәүләсе белән алсуланган төнге урман эченнән пулемет ротасына кайтып барганда да, үз отделениесен табып, йокларга яткач та оныта алмады ул аларны. Ул сүзләр, ничектер, баягы халык жыры белән аралашып, Камилнең күңел түрендә бик озак яңгырап тордылар. 
23 
 
Баштарак алар һаман урман читләп, яки бөтенләй урман эчләп, кысынкы юллар буенча хәрәкәт иттеләр, көн караңгылана башлагач исә, шактый зур юлга чыгып, киңкиң ачыклыклар аркылы узганда да уңга- сулга тайпылмыйча гына бара башладылар. Минут арты минут үткән саен, алда күкрәгән дөбердәү тавышлары көчәя, тонык кына булып гөпелдәгән шартлау авазлары ачыграк һәм күбрәк булып ишетелә, күк йөзендә уйнаган алсу шәүләләр шомлырак төс ала бара иде. Ләкин болар бары да бөтен тирә-якны әйләндереп алган калын урман пәрдәсе белән өртелгән һәм алдагы әрәмәле калкулык белән капланган булган икән әле. Тагын бер километр чамасы үтүгә, урман бетте, колонна вак әрәмәлек белән капланган калкулык өстенә килеп чыкты. Менә шунда инде колонна алдында, алгы сызыкка беренче тапкыр килүчеләр өчен әкиятләрдәге кебек серле дә, искиткеч мәһабәт тә, шуның белән бергә шомлы да булган картина ачылып китте. Иң элек Камилнең күзенә ташланган нәрсә — иңеннән-иңенә кансу-ал ут шәүләсе белән капланган офык булды. Ул шәүлә бер генә секундка да бетмичә, өзлексез рәвештә дерелдәп, ярты күк йөзен балкытып тора. Алай гына да түгел, ул шәүлә әледән-әле күк йөзен бөтенләй үк каплап ала да, каршы як офыктагы болытларны, әллә кайлардагы урманнарны, кырларны, күлләрне яктыртып җибәрә. Шул сихерле яктылыкта Камил үз алларында җәелеп яткан зур ачыклыкны күрә. Урылмаган килеш егылып беткән ашлык арасында сузылып яткан юлны шәйли. Юл өстендә теге якка да, бу якка да ашыгучы ялгыз-ялгыз җәяүлеләр, җайдаклар, велосипедлар мотоцикллар, өсте ачык автомобильләр күренеп кала. Колонна шул юл белән алга — әнә шул җәһәннәм булып кайна- тан.урманлы офыкка таба бара. «Ут эченә!» дип куя Камил күңеленнән генә һәм аның, хәтерендә тагын малай чагында ишетелгән бер җыр җанлана: Биөк-биек тау башына Менәсебез бар әле. Дөрләп янган ут эченә Керәсебез бар әле... Чыннан да «ут эченә» шул. Метафора гына түгел бу, әйе, күпертеп әйтү дә түгел. Аның бу уйларын раслагандай, колонна алгарак атлаган саен, офык белән чикләшкән урман өстендә утлы бизәкләр күбрәк күренә бара. Менә һавада, бернәрсәгә дә тотынмыйча, үзеннән-үзе янып торучы ниндидер «сихерле» лампа кабынып китә. Аның яктысына гына ышанмагандай, кайдандыр, кара шәүлә генә булып күренгән урман артыннан атылышып прожектор нурлары килеп чыга. Алар котырган ашыгычлык белән күк йөзенең иң яшерен почмакларын, болыт араларын капшарга тотыналар. Озак та үтми, сихерле лампа сүнә, прожектор уклары әллә кая, җирнең теге ягына чыгып китәләр. Өзлексез дерелдәп торган кансу- кызыл шәфәкъ җирлегендә, ут мәрҗәне кебек тезелешеп, яктылы пулялар, снарядлар оча башлый. Төрле тәнгәлдә яшелле-зәңгәрле, кызыллы- сарылы ракеталар күтәрелә... Әйтерсең анда ниндидер бәйрәм, тантана... Ә анда... кешеләр үлә. Авыллар, шәһәрләр яна, нихәтле аналар, нихәтле балалар ятим кала... Нихәтле тормыш җимерелә! Эх, бер өрүдә мәцгегә сүндерү әмәлен табасы иде бу пожарны!.. Юк, аны кабызучыларның үзләрен шунда салып яндырасы бар!.. Дәһшәтле сугыш шәүләсе Камилне куркытмады. Киресенчә, ут өстенә ут белән чигелгән ул күренешләр, туп өстенә туп төшеп шартлаудан туган тоташ дөбердәү, шатырдау авазлары аны ниндидер какшамас көч белән үзләренә тарталар, Камил, сабантуена баручы батыр шикелле, ашкына, атлаган саен адымнарын тизләтә бара иде. Камилнең ялгыз булмыйча, йөзләрчә иптәшләре белән бергә, бер
24 
 
сафта, бер колоннага кысылган булуы ана адымнарын тизләтә барырга аз гына да уңайсызламады. Чөнки аныц белән бергә бөтен колонна, бөтен часть шулай ашкына иде. Колонна шактый тиз арада каршыда күренгән урманга килеп җитте. Җәелеп яткан басу аркылы сузылган зур юл үзенең, киңлеген дә, турылыгын да үзгәртмичә, урманга, ут астына кереп китте, ә колонна аны читтә калдырып, урман чите буенча уңга борылды. X рман эчендә өзлексез ишетелеп торган винтовка шартлауларына, тегендә-монда пулемет тырылдап куюларга яңа кызылармеецлар да күнегеп килә иде инде. Тик шул хисапсыз күп вак шартлаулар җирлегендә әледән-әле бөтен урманны селкетеп, ачулы гөрселдәгән туп тавышлары гына аларны сискәндереп җибәргәли иде әле. Тора-бара анысына да исләре китми башлады. Ниһаять, алар, урман читләп җәелгән юлсыз чирәм өстеннән, шушы көннәрдә генә тапталып барлыкка килгән эзләр буенча, тагын бер километр чамасы җир узгач, сулга борылып, агач араларына кереп киттеләр. Караңгылык эчендә үзләреннәнүзләре күчеп йөргән убыр уты шикелле, бер кабынып, бер сүнеп, әле теге якка, әле бу якка үтеп торучы кесә фонарьлары күренә, агач төпләрендә җигүле атлар барлыгы, кемнәрнеңдер, караңгы төн белән исәпләшмичә, урман өстеннән чинап очучы миналарга да, кайдадыр ачуына чыдаша алмагандай каты шартлап ярылган сукыр снаряд кыйпылчыкларына да игътибар итмичә, һаман кыймылдап, нәрсәдер эшләп йөрүләре сизелә иде. Менә Кабилләр агачлары сирәгрәк һәм ваграк булган бер иңкел урынга килеп туктадылар. Взвод командирлары каядыр югалды. Бераздан, отделениесен Суба- евка тапшырып, Мартынов та китте. Беркем берни сөйләшми иде. Коттыбай үз алдына үзе сөйләнгән тавыш белән, шул ук вакытта башкаларга да ишеттерерлек итеп, берничә сүз әйтеп куйды. — Алгы позициядәгеләрне алыштырырга барабыз,— диде һәм, тагын бер-ике секунд чамасы дәшми торганнан соң, — курыкмаска, каушамаска кирәк, — дип өстәп куйды. — Саксыз булырга да ярамый... Озак та үтмәде, командирлар сугышчылар янына әйләнеп кайттылар. Караңгыда аларның кайсы кем булуы ачык күренми иде. Артык каты кычкырмый гына бирелгән команда тавышлары ишетелде. Отделениеләр, взводлар, аерым-аерым, төрлесе-төрле юнәлештә каядыр урман караңгылыгына кереп югала башладылар. Камилләргә дә чират җитте. Үзелкебек бер сержант ияртеп Мартынов килде. Шунда ук отделениегә кузгалырга команда булды. Алдан ике сержант китте, аның артыннан пулемет сөйрәп Коттыбай белән Камил һәм патрон ташучылар кузгалды. Тирә-як ачык күренми, тик әледән-әле күк йөзен балкытып торган сугыш яшене яктысында гына якын-тирәдә нәрсә бар, нәрсә югын бераз шәйләп була иде. Урман эчләп шактый җир узгач. Камил югарыдан сызгырышып очкан пуляларның ешайганлыгына игътибар итте. Тагын бераздан урмандагы агачлар кыскара төшкәнсы- ман тоелды, шулай ук һавада сызгыручы пулялар да түбәнтенрәк очкан шикелле булды, һәм бу чынлап та шулай иде. Чөнки пулеметчылар алдагы чик калкулыгының сыртына якынлаша бара иделәр. Менә пулялар чарт-чорт килеп агачларга бәрелә башлады. Ул арада отделение бара торган сукмакның ике як читендә дә кечкенә ярсыман җир стеналар барлыкка килгән иде инде. Камилләр алга таба атлаган саен, ул стеналар биегәя барды, һәм тиз арада пулеметчылар үзләренең махсус казып ясалган тирән, тар траншея эченнән баруларын күрделәр. Мартынов, кемгәдер ачулангансыман, коры гына тавыш белән кырт өзеп команда бирде: — Иелеп атларга!  
25 
 
Яңа кызылармеецлар, түбәләре өстендә таяк күтәрелгән кеше шикелле, капыл башларын иеп, муеннарын жилкә эчләренә тарттылар, һәм озакламый чокыр-юл өстеннән ачулы сызгырышып пулялар очканын сизделәр. Ярым иелгән хәлдә, траншея уңаена әле уңга, әле сулга борыла- борыла шактый жир узгач, Камил үзләре сөйрәп барган пулеметның җиңеләеп киткәнлеген сизде; кечкенә көпчәкләр үзләреннән-үзләре тәгәри башладылар:- димәк, алар калкулык сыртын үттеләр, хәзер инде түбән төшәләр. Озакламый чокыр-юл стеналары кинәт тәбәнәгәеп китте, пулеметчылар, тагын да ныграк иелешкән хәлдә, ачык жиргә килеп чыктылар. Як-якка күз салып торырга мөмкинлек булмады, Камил бары күк йөзендә уйнаган ут шәүләсенең тагын да көчәя төшкәнлегенә игътибар итәргә генә өлгерде, шунда ук йөгерергә команда булды. Сугышчылар алдан йөгереп китүче сержант артыннан ташландылар. Тапталган үлән өстеннән бераз йөгергәч, алар тагын казып ясалган чокыр-юлга барып керделәр. Тармаклы-тармаклы итеп казылган окоп эчләренә килеп чыктылар алар; окоп стеналарына уеп эшләнгән ячейкаларда утыручы сугышчылар яныннан уздылар. Ниһаять, окоплардан окопларга, траншеялардан траншеяларга күчә- күчә, бер урынны йөгереп, икенче урынны үрмәләп, өченче араны шуышып үтә-үтә, үз урыннарына — станоклы пулемет өчен махсус казылган окопка килеп җиттеләр. Электән окопта булган берничә кеше урыннарын яңа килүчеләргә тапшырып, аларга озын гомер һәм уңыш тели-тели, тизрәк тылга таба китәргә ашыктылар. Шул ук минутта Мартынов үзе- некеләргә командалар бирергә тотынды. Патрон ташучыларны, тылга чыгучыларга ук ияртеп, ротаның патрон пунктына җибәрде. — Җитәрлек ташып куярга кирәк. Яктыргач кыенрак булыр. Сержант, пулемет янындагылар белән бергә, окоп стенасына чокып ясалган нишаларны барлап чыкты. Гранаталарны, яндыргыч сыекча тутырылган шешәләрне, запас частьларны, кирәк минутта алырга уңай булсыннар, кул астында гына торсыннар өчен, кайда урнаштырырга кирәклеген әйтте. — Ә бит окоп ярыйсы эшләнгән, ә?—дип куйды Камил. — Сез әзергә килдегез,— диде Мартынов.— Бу окоплар берсе дә юк иде. Бәләкәйбәләкәй ячейкалар гына ясап өлгергән идек. Бары да ут астында эшләнде. Әкренләп, төнлә-төнлә... Аннары Мартынов аларны үзләренең нинди урында позиция алган- лыкары, оборона чигенең кайсы өлешен саклаулары, кайларда нинди запас позицияләре барлыгы һәм менә хәзер, караңгыда ут ачарга кирәк булса, кайсы юнәлештә, нинди ераклыкка атарга тиешлекләре белән таныштыра башлады. Камил, Мартыновның бөтен әйткәннәренә бик нык колак салган хәлдә, бөтен көченә тырышып, тирә-якны күзәтә иде. Алар урман белән капланган калкулык сыртын артта калдырып, ялангач кыр өстенә узганнар, сөзәк тау бите буенча шактый алга китеп, ачык урындагы окопка килеп урнашканнар булып чыкты. Мартынов әйткәннәргә караганда, һәм һаман өзелмичә, әледән-әле балкып торган ут шәүләләре яктысында чагылып калган күренешләр буенча чамалаганда, алда да үлән белән капланган киң ачыклык җәелеп ята, һәм ул сөзәкләп кенә түбәнәя барган ачык кырның аргы чиге тагын урманга барып терәлә иде. — Немец әнә шул урман районында,— диде сержант. Озак та үтмәде, Камил әнә шул немец позицияләре урнашкан урманнан шактый бире, берьюлы өч-дүрт урыннан автомат уты бөркелгәнен күреп калды. Берберсеннән шактый якын урнашкан автоматларның, һичшиксез, безнең позицияләргә таба атулары сизелеп тора иде.  
26 
 
— Разведчиклар, имеш,— дип куйды Коттыбай, мыскыллы тон белән.— Ансат кына безнең ут нокталары кайда урнашканны белмәкче булалар... һәм шушында Камил алгы сызыкка килгәннән бирле өзлексез ишетелеп торган атыш тавышларының һәм күк йөзен балкыткан ут шәүләләренең серенә төшенде: болар сугыш кырында бервакытта да тукталмый торган төрле-төрле разведка сугышлары, төнге эзләнүләр турында сөйли торган хәлләр иде. Ул арада, мышный-мышиый, патрон ташучылар әйләнеп килде. Күп тә үтмәде, тыл белән окоп арасындагы траншея буйлап тагын кемнәрдер килгәне ишетелде. Мартынов аларны каршы алды. Килүчеләр взвод командиры һәм рота политругы белән бергә полк комиссары ^Павленко үзе булып чыкты. — Нихәл, егетләр,— диде комиссар, тавышын артык күтәрмичә генә.— Эшләр ничек сезнең? Комиссар тавышын ишетүгә, пулеметчыларның бердән күңелләре күтәрелеп китте. Шулай да аңа кычкырып җавап кайтарырга яңалардан берәүнең дә кыюлыгы җитми иде. Ә Коттыбай аптырап калмады: — Без дошманны каршы алырга әзер, иптәш комиссар!—диде. Комиссарга бер генә кешенең җавабы аз тоелды, ахрысы, ул Камилгә һәм патрон ташучыларга мөрәҗәгать итте. — Ә сез? — Барыбыз да әзер,— диде Камил. Аның тавышы ничектер, үз ихтыярыннан тыш, дулкынланып, калтырап чыкты. Камил үзендә ’ ниндидер ямьсез эчтән туңу халәтен сизде. — .Ә, иптәш Ибраһимов,— диде комиссар, аны танып,— нәрсә, туңасызмы* әллә? — Зарррар юк, иптәш комиссар... Вышкадан сикерү алдыннан була торган хәл генә бу. — Камил елмаерга тырышкан иде дә, бик үк барып чыкмады: аның аскы ияге калтырый иде. — Аңлыйм,— диде комиссар.— Дөрес әйтәсез: зарар юк. Үтә ул. Комиссар сугышчыларның үз бурычларын ничек аңлаулары белән кызыксынды. Мартынов белән взвод командирыннан запас позицияләр турында сорашты һәм, бөтен расчетка уңышлык теләү белән чикләнеп, бернинди дә күрсәтмә яки боерык бирмичә, китеп тә барды. Шулай да пулеметчылар, үзләре дә сизмәстән, аңардан бик зур нәрсә алып калдылар: шушындый урында, шушындый вакытта комиссарның килеп китүе аларның рухларын күтәрде, һәркемдә үз-үзенә ышану көче бик нык артып киткән кебек булды. Комиссар алдында ниндидер ямьсез калтыравык тотуга бирелүе өчен, Камилнең үз-үзенә бик нык ачуы җилгән иде дә, ул да озакка бармады. Моның куркаклык түгел икәнлеген үзе белә иде ул. Комиссарның да моны дөрес аңлавы Камилне тәмам тынычландырып, җылытып җибәрде. — Әйе, үтә ул... 

Камил үзен төн буенча диярлек уяу дип хис иткән иде. Чөнки ул, окоп стенасына сөялеп утырган хәлдә, өзлексез шатырдап торган атыш тавышларын һаман ишетеп, күк йөзендә уйнаган ут шәүләләрен күреп, тоеп торды. Тик күк йөзенә таң яктылыгы җәелә башлаганда, атыш тавышлары кинәт тынып калды да, Камил поезд туктаганга уянгап пассажир шикелле, сискәнеп уянып китте, һәм шунда үзенең әзме-күпме черем итеп алганлыгын аңлап, куркына калды. Тик моның өчен үзен битәрләүче булмагач һәм пулемет янына махсус дежурный итеп куелган Коттыбайның үз урынында икәнен күргәч, тынычланды.  
27 
 
Минут саен көчәя, һаман киңрәк җәелә барган таң яктысында Камилгә үзләре яткан җир һәм аның әйләнә-тирәсе бөтенләй яңа булып, шуның белән бергә, туыпүскән җирләре шикелле таныш һәм күңеленә якын булып күренде. Төнге караңгылыкта ниндидер серле камышсыман ят тоелган үсемлек гади солы булып чыкты. Шундый шәп, шундый куе булып үскән көр сабаклы, эре башаклы солы! Тик ул, вакытында җыелып алынмаганга, яртылаш коелган, аның өстенә тагын бөтен җире тапталып, окоплар һәм снаряд чокырлары белән ерткаланып, дуңгыз сөргән чирәм шикелле, эштән чыгып беткән иде. Шулай да, ераккарак җәелгән саен аның ертык урыннары каплана, тапталган урыннары тигезләнә баргансыман күренә, һәм ул басу, урыны-урыны белән тыныч вакыттагы колхоз кырларын искә төшереп, җиңелчә генә дулкынлана. Алга таба сөзәкләнеп, түбән төшә барган бу солы кырының аргы чите чабып ташланган, шунлыктан аның шактый өлеше ялангачланып калган, тик анда бәйләнмәгән килеш таралып калган учмалар барлыгы гына беленә. Чабылган җир аръягында агарып утырган җитен кыры күренә, җитен кыры исә күгелҗем кибәннәр төркемесыман булып утырган артыш әрәмәлегенә барып тоташа, ә артыш әрәмәлегенең уңъяк чите кап-кара күренгән чыршы урманына ялганып китә иде. Августның азаккы көннәре бетеп бара иде инде. Шулай да нинди матур җәйге иртә! Камилгә ничектер кинәт кенә тирә-якта бернинди куркыныч юксы- ман тоелып китте. Ул иркен сулап куйды һәм бөтен буена тураеп, окоптан ярты гәүдәсен чыгарган хәлдә, як-ягына каранырга тотынды. Ләкин Коттыбай аны шунда ук, гимнастерка итәгеннән тартып, окоп төбенә чүктерде. — Нишлисез сез, Камил җолдас, шаштыгызмы? Камил Коттыбайның болай куркынуын аңламыйча, елмаеп кына куйды. Бөтен гәүдәсенә тураеп караган бер секунд эчендә ул үзләре яткан бу басуның дүрт ягыннан да урман белән әйләндереп алынган булуын, алда, ачыклыкның сулъяк почмагында тал һәм зирек әрәмәлеге белән капланган елга чокыры барлыгын һәм шул чокыр кырыеннан бер авыл чите чыгып торганлыгын күреп өлгерде. — Ник? — диде ул Коттыбайга.— Атмыйлар ич? — Яман тынлык бу, Камил җолдас!.. Фриц карап җатыр. — Ни өчен безне бирегә китереп урнаштырдылар икән соң? — диде Камил.— Биредә бит безне күрү дошманга ансатрак. Ә артыбызда урман итәге. Калкурак та. Анда безгә яшеренергә уңайрак булыр иде, дошманны да ерактанрак күрер идек. Нигә безне шунда урнаштырмаганнар, ә? Коттыбай, синеңчә ничек? Ни өчен? — Ни өчен икәнен озакламый күрерсез,— диде Коттыбай.— Менә немец атака башлагач... — Атака ясар дисеңме? — Обязательно. һәм озак та үтмәде, Коттыбайның сүзен раслагандай, иртәнге тынлыкны ярып, снаряд сызгырып үтте, шунда ук Камилләр артындагы урман итәгендә ярсулы шартлау ишетелде. Шуның белән оборона кырындагы сәер иртәнге тынлыкның көле күккә очты. Беренче снаряд төшүдән чәчрәп һавага күтәрелгән кәсләр, үлән сабаклары җиргә төшеп өлгермәде, берьюлы әллә ничә урында яңа шартлаулар актарылды. һавада, усал-усал чыжылдашып, кыйпылчыклар оча башлады. Пулеметчылар, бернинди команда көтмичә, окоп төпләренә чүктеләр. Хәер, команда булган сурәттә дә, аны ишетергә мөмкин түгел иде инде. 1 
28 
 
Моңарчы ишетелгән «дөбердәү-шатырдаулар» — шаяру гына булган икән алар! Ә менә хәзер!.. Юк, шартлау авазлары дию генә аңлата алмый ул тавышны. Дөбердәү дию дә бик кечкенә, йөзләрчә-меңнәрчә снаряд һәм мина шартлаулары барысы бергә тоташып, ниндидер гигант үкерү булып, җир белән күкнең бергә кушылып улавы булып яңгырыйлар. Аны колак белән генә ишетеп калмыйсың, бөтен тәнең бөтен тамырларың белән тоясың. Әйтерсең, җирнең үзен бизгәк тота: ул дер-дер калтырый һәм бөтен дөньяны тетрәтерлек итеп шомлы ыңгыраша. Шунда ук, бу коточкыч тавышлар ташкынының дәһшәтен тагында арттырырга теләгәндәй, күк йөзен куесоры тузан болыты каплап ала. Окоп эченә һавадан, эреле-ваклы кәсләр белән аралашып, туфрак ява, солы учмалары төшә. Борыннарны ярып, көек исе керә... Кичә кичен, окопка комиссар килгән вакытта, нервлары тирбәлеп, һичбер сәбәпсез калтырауга бирелгән Камил, гаҗәпкә каршы, бу дәһшәтле минутларда үзен шактый тыныч хис итте. Әйтерсең, кеше, куркасын алдан куркып бетереп куйган да, хәзер, сугышның иң дәһшәтле күре- нешләреннән булган артиллерия хәзерлеге минутларында, аяк терәп тыныч тора. Хәтта аңа үзенең мондый ут астында калуы инде беренче тапкыр гына түгелсыман тоела башлады. Артиллерия һөҗүме турында моңарчы ишетеп яки газета очеркларыннан укып белгәннәре дә аңа үз башыннан үткән тәҗрибә булып тоелдылар. Ул хәзер, нәкъ тәҗрибәле сугышчыларча, оборона кыры өстендә уйнаган коточкыч ут өермәсе үтеп китүгә, дошманның пехотасы атакага күтәреләсең белә, шуңа күрә бу мәхшәрдән ничек үз башын саклап калу турында түгел, ә ничек итеп дошманның һөҗүмен сындыру хакында уйлый иде... Кинәт Камилнең күңелен хәвефле куркыну тойгысы чолгап алды. Без барыбыз да шушылай, кыймылдарга куркып, окоп төбендә утырганда, дошман пехотасының борын төбебезгә килеп җитүе мөмкин бит,— диде ул күңеленнән.— Әйе, артиллерия хәзерлеге тукталуга, окоп төбеннән башыңны калкытырга бирмичә, өстеңә ташлансалар... Җитмәсә тагын Камилгә бу участокта безнең дошманга каршы куелган кораллы көчләребез бик азсыман тоела иде, чөнки бая, гәүдәсен турайтып, әйләнә-тирәне караган вакытта, аның күзләренә сирәк-мирәк окоплар чалынды да, анда бер-монда бер генә селкенешкән яшел каскалар күренеп калды. Шуңа күрә Камил бу участокта частьның төп таянычы бары үзләрендә дип, ягъни шушы — Камилләрдән, Коттыбайлардан тора торган станоклы пулемет отделениесендә генә дип ышана иде. — Юк, юк, болай ярамый... Камил, саклык белән генә башын калкытып, як-ягына каранырга тотынды һәм шунда ук Коттыбайның, пулемет артына баскан килеш, әйләнә-тирәдә котырган ут өермәсенә игътибар итмичә, дошман ягын күзәтеп торуын күрде. — Бар кеше дә минем кебек түгел икән, — дип уйлады ул күңеленнән, һәм аңа ничектер җиңелрәк булып китте. Аның кыюлыгы арта төште. Урыныннан калкынып, җир -өстендәге күренешкә күз салды. Ләкин тузгыган салам катыш тузан болыты белән капланган һава аркылы рәтләп берни дә күрерлек түгел иде. Шул ук вакытта колак төбеннән генә зәһәр жуылдашып очкан снаряд кыйпылчыклары аны ихтыярсыз башын эчкә- рәк тартырга, яңадан окоп төбенәрәк алырга мәҗбүр иттеләр. Шулай да, Камил бернәрсәгә игътибар итеп өлгерде: окопның ал ягында, ягъни дошман позицияләренә таба булган юнәлештә тузан болыты сыеграк һәм һава яктырак күренә, ә арттарак исә, урман итәгенә табарак, җир өсте гигант казан кайнаган шикелле ургылып тора, һавада, тузан белән аралашып, зур-зур агач ботаклары оча иде. — Ярый әле, урман итәгенә урнашмаганбыз,—диде Камил, һәм шунда аның хәтеренә баягы Коттыбай әйткән сүзләр килеп төште.  
29 
 
Хәер, туктале... Моны Камил үзе дә белә иде ич! Урман итәге шикелле, ерактан ачык күренә торган чикләрдә позиция алырга ярамый. Әйе, устав әйтә ич моны... Фу!.. Кайчанга кадәр дәвам итәр соң бу котырган җәһәннәм... окоп стеналарын ишә бит инде... Немецларның артиллерия хәзерлеге җиде-сигез минут чамасы гына дәвам итсә дә, окоптагыларга чиксез озак тоелды. Киеренке көтү пулеметчыларны тәмам арыткан иде инде. Ниһаять, ут өермәсенең сулгарак тайпылып, арткарак күчкәне сизелде. Шул ук секундта Мартыновның окоп буенча кызу-кызу атлап узганы күренде. Аның тузанлы йөзе ачулы җыерчыклар белән тулып, олыгаеп киткән, күзләре усалланган иде. Ул, бөтен көченә кычкырып, ниндидер команда бирде, ләкин әле һаман үкереп торган туп тавышлары астында аның сүзләре аңлашылмады. Шулай да пулеметчылар аның нәрсә әйтүен чыраеннан, кыяфәтеннән күреп төшенделәр. Шунда ук һәркем үз урынына басты. Пулемет патрон тезелгән озын киндер тасманы тешләп алган, автоматик рәвештә атарга көйләп, корып куелган иде инде. Коттыбай ике кулы белән пулеметның ике тоткасына ябышкан килеш, прицел приборы аша дошман киләсе юлны күзәтә; Камил, аткан вакытта тоткарлык булмасын өчен, патрон тасмасын җайлый иде. Патрон төннән үк җитәрлек ташып куелган булганлыктан, патрон ташучылар да дошманны ут белән каршы алырга хәзерләнеп, граната •һәм яндыргыч сыекча тутырылган шешәләрен кул асларына алдылар, винтовкаларын җайлап куйдылар. Мартынов телдән дә әйтеп, куллары белән дә ишарәләп, ашыкмаска кирәк икәнлекне андатты, командасыз ут ачмаска кушты. • Камил бөтен ихтыяр көчен күзләренә биреп дошман ягын җентекләсә дә, солы басуының алгы читендәге чабылган участоктан һәм шул ялангач җир аръягындагы хәрәкәтсез җитен кырыннан башка берни дә күрми иде әле. Шулай булса да, безнең яктан бөтен оборона кырын иң- ләтеп атарга тотындылар. Шундый дәррәү, шундый көчле атыш күтәрелде, хәтта Камил, ничектер күңелле сәерсенеп, бер мизгелгә аптырап калды. Әйтерсең, әкияттәге шикелле, үсеп утырган солы сабаклары гаскәргә әверелделәр: бернәрсә күренмәгән җирдән автомат утлары бөркелә, һич уйламаган нокталардан үкертеп артиллерия ут ача, урман эчендә минометлардан аталар. Әллә кайларда озын-озын очередьлар биреп, пулеметлар тырылдый... — Бөтен кеше атканда, нигә безнең пулемет тик тора?—дип уйлады Камил һәм, түземсезләнеп, бер Мартыновка, бер Коттыбайга карап куйды. Ләкин сержант та, наводчик та, үз эшләрен бик яхшы белүче кешегә хас булганча, сабыр җитдилек белән дошман ягын күзәтәләр иде. Камил дә алар караган якка карады. Каршыдагы җитен кыры һәм чабылган участок һаман буш иделәр. Ләкин безнең яктан атулар көчәй- гәннән-көчәя барды, Камил үзенең берни дә күрмәвенә ачуы килеп, дошман ягын иңеннән-иңенә җентекләргә тотынды. Менә аның күзләре
алда җәелеп яткан кырның сулъяк почмагына, әлеге авыл чите күренеп торган тәнгәлгә барып тукталдылар. Анда аңа иң элек кинәт-кинәт күтәрелеп чыккан бик күп төтеннәр’күренде: бу — безнең яктан атылган снарядлар шулай ярыла иде. Шунда ук Камил снаряд төтеннәре арасыннан кыеклап безнең оборона кырына таба ике танк шуышканын күреп алды. Ул арада бераз бирерәк, җитен кыры читеннән ашыгып тагын бер танк килеп чыкканы күренде, һәм безнең яктан ату тавышлары кинәт бермә-бер артып китте. Камил, бу танкларны сержант күрә хмикән дип тиз генә Мартыновка борылды һәм отделение командирының ике кулы ике якка җәелгәнен күреп, шунда ук кире әйләнде, алга — үз позициялә- ренә карады. Шул ук секундта нәкъ колак төбендә үз пулеметларының капыл котырып китеп атарга тотынганын ишетте. Ул бары әлеге чапкан жир өстендә бирегә таба йөгергән берничә яшел фигура^пГашыгышьш адргә ауганнарын гына күреп калды. Ләкин шунда ук аз гына арырак 
30 
 
тагын бер группа дошман солдатлары күтәрелеп чыкты. Алар, алга иелгән хәлдә, шул ук чабылган участок аша безнең алгы кырыйга таба йөгерәләр иде. Коттыбай сержантның командасын көтмичә үк, пулемег көпшәсен дошман өеренә таба борды. Ләкин сулдарак, солы арасында яшеренгән икенче пулемет Коттыбайга кадәр ут ачып өлгергән иде инде. Шулай да, Коттыбай аңа өстәп, озын гына бер очередь җибәрде. Ул арада немец солдатлары тагын элекке урында күренделәр. Пулемет уты икенче урынга күчүдән файдаланып булса кирәк, алар ашыга-ашыга бире таба йөгерергә тотындылар. Коточкыч кыяфәткә кергән сержант Мартынов, үзенең күзәтү пунктында торган килеш, Коттыбайга каран, ачулы хәрәкәтләр ясый, хәтта йодрык күрсәтә иде. Коттыбай, әлбәттә, үзенең урынсызрак ашыкканлыгын аңлап алды һәм «ә» дигәнче пулеметны элекке юнәлешкә борып өлгерде, һәм шунда ук, чабылган җир аша йөгерүчеләр сөрлегешеп җиргә егылдылар. Кайберләре җитен арасыннан чыгып җитә алмыйча, шунда кире ятты, кайсылары исә һаман алга шуышып, солы арасына үттеләр. Хәзер инде Коттыбай дошман солдатларының күренгәнен көтеп тормый, пулеметының көпшәсен әле дошман яшеренгән солы арасына төбәп, әле җитен кырына каратып, өзлексез диярлек ата да ата иде. Камил аңа әллә өченче, әллә дүртенче патрон тасмасын каптырырга тотынды. Коттыбай күз ачып йомган арада пулеметын яңа тасма белән корып, тагын ата башлаган гына иде, нәкъ шул вакытта аларның окобына турылап танк килгәне күренде. Каршыдан түгел, ә яртылаш солы сабакларына күмелгән хәлдә, оборона кыры буйлап, ашыга-ашыга сул яктан килә иде ул. Кабыргасына кара тәре сурәте төшерелгән бу танкны күрү белән Коттыбай үзенең пулеметын шуңа таба борды. Ул аны сукырайтырга теләп, күз ярыкларына төзәп атты, һәм аның пуляларының туры барып, танк маңгаеннан очкын чыгаруларын Камил дә, Коттыбай үзе дә күреп тордылар. Ләкин танк моңа бернинди игътибар итмичә, яман тавыш белән үжерә-үкерә, нәкъ пулеметка карап килүен белде. Менә кайдандыр — бер окоптан шешә ыргыттылар. Ләкин ул танкның яныннан үтеп китеп, читкә төште. Менә кемдер аңа турылап гранаталар бәйләме җибәрде. Гранаталар коточкыч тузан туздырып, танкның нәкъ гусеницасы янында шартладылар. Ләкин танк моңа да игътибар итмәде, һаман ата- ата окоп өстенә килүен белде. Тагын бер секунд, һәм танк пулемет өстенә менеп, аны сытып үтәчәк иде. Коттыбай белән ‘ Камил, бер-берсенең ниятен сүзсез аңлашып, икесе берьюлы пулеметка тотындылар да, күз ачып йомганчы аны окопка тартып төшерделәр, үзләре дә окоп төбенә ятып, хәрәкәтсез калдылар. Шул ук секундта әле генә пулемет торган урынга танк килеп менде. Аның канлы балчыкка буялган гусеницалары сузылып, окоп эченә төшә башладылар. Ләкин алар окопның төбенә чаклы үрелә алмадылар, каршы як стенага терәлеп, югары күтәрелделәр дә окоп өстенә аркылы сузылдылар, танк бөтен тишекләреннән пар бөркеп һәм кайнар, сасы газ исе чыгарып, окоп аша узып китте. Камил белән Коттыбай тагын бер-берсен сүзсез аңлашып, исән калган пулеметны күтәреп алдылар, аны шунда ук үз урынына утыртып, ут ачарга җайладылар. Максимка ярсып-ярсып атарга да тотынды. Солы арасы тулып, автоматлардан ата-ата безнең окоплар өстенә җитеп килүче немец солдатлары яңадан җиргә капландылар. Камил аларны күрмәде. Чөнки ул, пулеметны өскә чыгарып кую белән, командирның берәр сигналы юк микән дип, Мартыновка таба борылган иде. Мартынов исә бу минутта үзе бер тамаша иде. Окоп аркылы танк үткән вакытта ул, мөмкин кадәр тынычлыгын югалтмаска тырышып, кабаланмыйча гына яндыргыч сыекча тутырылган шешә белән шырпы әзерләп торды һәм, танк узып китү белән, окобыннан сикереп чыкты да, 
31 
 
шешәсен җан-фәрманга кизәнеп, арт ягыннан танкка тондырды. Әйтерсең аның күкрәгенә тулган ярсулы нәфрәте шундый зәһәр ут булып бөркелде: әле генә бернинди ут алмас шикелле ажгырып килгән дошман машинасын шундук ялкын сарып алды, Мартынов кире окопка сикерде. Камил аны нәкъ шул мизгелдә күрде. Сержантның йөзен каплаган тузан, тир белән юешләнеп, пычракка әйләнгән, сул як колак яфрагы кып- кызыл кан иде. — Сволочь!—дип куйды сержант, ачуын баса алмыйча.— Бандит! Патрон ташучылардан берәү аның ярасын бәйләмәкче булган иде, ахрысы, ләкин Мартынов аңа ирек бирмәде. Аның һаман ачуы басылып җитмәгән иде әле. — Огонь! — дип кычкырды ул. Камил Мартыновның ярасы командирны сафтан чыгарырлык булмавын тоеп, бер чама тынычлангандай булды. Ул тагын, Коттыбай белән янәШә баскан килеш, яңа тартма чыгарды, патрон тасмасының очын җайлап тоткан хәлдә, алга карады. Аның күзләре әлеге Мартынов яндырып җибәргән танкка төштеләр. Артына ут капкан танк солы кыры өстеннән җан-фәрман кирегә чаба, әйтерсең ул үзен сарып алган саргылт ялкынны солы сабаклары белән себертеп төшерергә тели, ул узган җирдә ашлык башаклары янып кала, ләкин ялкын аның үзен дә ычкындырмый иде. Ул ерак китә алмады, кемдер каршысыннан аңа гранаталар белән тондырды. Бер як чылбыры өзелгән танк, дөрләп янган хәлдә, җан ачысы белән үкерә-үкерә бер урында әйләнергә тотынды. Шул арада Коттыбай, пулеметындагы тасмасын атып бетереп, яңаны сорады. Ләкин Камил аңа яңа.тасманың очын биреп өлгермәде, якында гына снаряд төшеп ярылды, һәм Мартынов расчетка икенче позициягә күчәргә сигнал бирде. Коттыбай белән Камил кожухы кайнаган самовар кебек кызган пулеметларын окоп эченә тартып алдылар. Траншея буйлап аз гына артка чигенделәр дә, сикереп өскә чыктылар, аннары, солы ышыгына иелгән хәлдә, пулеметларын уенчык арба шикелле җиңеллек белән өстерәп, Мартынов күрсәткән якка — уңга таба йөгерделәр. Шул минутта ук алар калдырып чыккан окоп өстенә бер-бер артлы берничә снаряд төшеп шартлады. Алар элеккесенә караганда сайрак һәм кечерәк булган икенче окопка килеп төштеләр. Пулемет тагын ярсып, котырып атарга тотынды. Камил безнең позициягә үк килеп кергән немец солдатларының пулеметтан сибелгән ут бураны астында кая барып бәрелергә белми таркалып калуларын күрде. Ал арның бик күбе әллә нинди уңайсыз хәрәкәтләр ясап җиргә ава, кайберләре кире борыла, кайберләре, нишләгәннәрен үзләре дә аңламагандай, тонган күзләре белән һаман безнекеләр өстенә омтылалар иде. Менә аларның тагын бер танклары тукталып калды һәм шунда ук аңардан куе кара төтен чыга башлады. Өченче танклары, баш исән чакта тизрәк качып котылыйм дигәндәй, хурлыклы рәвештә кире борылды. Ул арада безнекеләр ура кычкырып контратакага күтәрелделәр. Танкларыннан аерылган немец җәяүлеләре озын-озын атлап кире йөгерә башладылар. Дошманны күпләп кырырга пулемет өчен иң җайлы момент иде бу. Мартынов нәкъ шул ният белән алга ташланды. Пулемет расчетына да үз артыннан калмаска команда бирде. Коттыбай белән Камил аның командасын секунды белән җиренә җиткереп, чигенеп баручы дошман солдатларына ян якларыннан ут ачарга җайлы позиция дә алдылар. Ләкин пулемет дүрт-биш патрон гына атты да, иң кирәк минутта шып тукталып калды. Камил бер мизгел эшнең нәрсәдә икәнен аңламыйча, утны туктатуның сәбәбен сугыш кырыннан эзләп маташты. Тик Мартыновның ачулы тавыш белән «Огонь!» дип кычкырганын ишеткәч кенә, шомланып, Коттыбайга борылды.  
32 
 
— Коттыбай! Коттыбай?! Коттыбай җавап бирмәде. Мартынов тагын да ачулырак тавыш белән кабатлады. * — Огонь! Тик шунда гына Камил Коттыбайның яраланганлыгын аңлап алды һәм аның, сыңар кулын пулемет тоткасыннан ычкындырмаган хәлдә изрәп төшкән гәүдәсен хобот өстеннән тиз генә алып бер читкә салды да, анык урынына пулемет артына үзе ятты. — Огонь! һәм Камил прицел приборы аша, инде җитен кырына җитеп баручы немец солдатларына карап, үз кулы белән пулеметтан ут ачты. Шунда ук берничә дошман солдатының сөрлегеп җиргә капланганы күренде. Немецларның атакасы кире кайтарылды. Хәзер инде Камилгә үзенең туган авылы кырына караганда да якын һәм үз булып тоелган басу өстендә гитлерчыларның ике танкысы янып утыра, солы араларында йөзләрчә дошман үләксәләре аунап ята иде. Ләкин Камилнең игътибарын җәлеп иткән нәрсә төрле урыннан ишетелгән авыр ыңгырашу авазлары булды. Окоплардан окопларга сикереп, яралыларга ярдәм күрсәтеп йөрүче санитарларны күрде ул. Шунда ук атыш тавышларының сирәкләнеп, хәтта бөтенләй диярлек тынып калуына игътибар итте. Тик аның һаман колаклары чыңлый иде әле. Кинәт аның яралы иптәше исенә төште: ул Коттыбайга борылды. Бу вакытта Коттыбай янына ике санитар килеп җиткән иде инде. Аларның берсе яшь кенә, матур гына кыз кеше иде. Ләкин бу хәл, ягъни яшь кенә бер кызның шушында, ут һәм кан эчендә йөрүе Камилгә ничектер бик гади һәм табигый хәл булып күренде, ахрысы, ул аңа бернинди игътибар итмичә, яралы дустына дәште. — Коттыбай туган, ни хәлең бар? Коттыбай аңа җавап бирә алмады. Аның хәле авыр иде. Көтмәгәндә әлеге санитар кыз Камилнең үзенә игътибар итте. — Иптәш кызылармеец.— диде ул, — сезнең ярагызны бәйләргә кирәк. Камил гаҗәпсенеп санитаркага карады һәм кызның, тузанга буялса да, алсу аклыгын югалтмаган яшь чыраена, пилотка астыннан күпереп чыгып торган сары бөдрә чәчләренә һәм зур булып ачылган саф, зәңгәр күзләренә игътибар итте. — Салыгыз гимнастеркагызны. — диде санитарка. Камил үзенең сул як беләген нәрсәдер авырттырып торуын баядан бирле сизеп килә иде инде. Ләкин аңа игътибар итәргә һаман вакыт тапмый иде әле. Тик менә хәзер генә, санитарка әйткәч кенә, ул үзенең җиңенең яртылаш канга чыланганлыгын күрде, һәм шунда ук беләгенең ачытып-ачытып әрни башлавын тойды. — Ничек мин аны белмәгәнмен, — диде ул, үзенә-үзе аптырап.— Кайчан яраланганмын? — Димәк, каты түгел. Сугыша-сугыша төзәлә торган яра,— диде кыз. — Ә вакытында бәйләмәсәң, аяктан егуы да мөмкин. Ул арада Камил гимнастеркасы белән эчке күлмәген салып өлгергән иде инде. Аның ярасы чынлап та авыр түгел, фәкать беләгенең йомшак итен пуля тишеп үткән генә булып чыкты. Мондый яраны бәйләү санитарка өчен күңелле эш кенә иде. — Мондый тәндә яра тиз төзәлә,— диде ул, Камилнең таза мускулларына ымлап. — Ә инде борчыса, медпунктка кереп чыгарсыз. — Рәхмәт сезгә,— диде Камил.— Ә бу иптәшнең хәле ничек соң? — Ул Коттыбайга ымлады. — Иптәшне тылдагы госпитальгә озатырга туры килер. Хәле авыр күренә. — һәм алар Коттыбайны носилкага урнаштыра башладылар.


 
Каи арададыр колагын бәйләтеп өлгергән Мартынов яралылар янында озак юанырга ирек бирмәде, үз пулеметчыларын тизрәк яңа позиция алырга ашыктырды. Озак та үтмәде, алар, оборонага урнашып, дошманның яңа атакасын каршы алырга хәзерләнә башладылар. Тик шунда гына Камил кояшның инде ярты төшлеккә күтәрелгән булуына һәм шактый шәп кыздыра башлаганлыгына игътибар итте. Тик шунда гына ул караңгылыяктылыдан башланган оборона сугышының ничек үтүе турында күңеленнән үз-үзенә хисап бирергә тотынды. — Ә бит начар сугышмадык, — дип куйды ул күңеленнән,— чигендердек бит. Ул үзенең сугыш турында моңарчы кешедән ишеткәннәрен, газета- журналлардан укып белгәннәрен исенә төшерде. Танк астында калып исән чыгу яки яраланганлыгыңны сизмичә сугышып йөрү кебек вакыйгалар турында кешедән ишеткән вакытта аның ышанып бетәсе килми торган иде. Ә ул бик мөмкин хәл икән. Хәтта гаҗәпкә калырлык эш тә түгел икән ул. Әнә бит, Камил үзе дә яраланган килеш сафта калды. Дөрес, аның ярасы җиңел, ә бит үзе сугышта булмаган кешегә сөйләсәң яки газетага язып чыгарсаң, аның да шулай кеше ышанмаслык хәл булып күренүе мөмкин. Эх! Камилгә хәзер үзенең укучы балаларына сөйләргә туры килсә!.. Сугыш турында... Кыскасы, Камил аның өчен беренче булган бу сугышта үзенең каушап калмавына, курку газабын белми хәрәкәт итүенә чын күңеленнән куанды. Үз частьларының дошманны чигендереп туктавы аның өчен аеруча күңелле булды: ул бүген үз командирларының сугышчан осталыгын тойды. — Болай булгач, сугышырга була,—дип куйды ул күңеленнән.— Җибәрмибез немецны... Ләкин мондый нәтиҗә ясарга иртәрәк иде әле, немецның бу участоктагы төп көчләре биредә түгел, ә бәлки сулдарак, олы юл буендарак икәнен белми иде Камил. Әйе, Камилнең авыррак күрәчәкләре алда иде әле. 
8 Ул көнне алар немецның тагын берничә атакасын кире кайтардылар. Бу участок дошманга шактый кыйбатка төште. Шулашда икенче көнне полкка бу оборона чиген калдырып, ашыгычлык белән яңа позициягә күчәргә приказ булды. Комиссар Павленко бу хәбәрне авыр сабырлык белән каршы алды. — Димәк, төп юнәлештә эшләр читен. Павленко махсус хәрби белем алган кеше түгел иде. Ул гражданнар сугышында рядовой кызылармеец сыйфатында катнашты. Шуннан ук кыска сроклы хәрбиполитик курсларга җибәрелде. Ул курсларны бетергәч, бераз вакыт политрук булып хезмәт итте. Аннары партия эшенә күчеп, шул юнәлештә белемен арттырды, зур практика иясе булды. Сугыш башланган вакытта ул зур уку йортларының берсендә партком секретаре булып эшли иде. Үз соравы буенча, аны хәрәкәттәге армиягә алдылар. Кызыл Армиядә политик пропаганда органнарын үзгәртеп, комиссарлар институты кертү турында указ булгач, Павленко менә шушы полкка җибәрелде. Өзлексез каты сугыш шартларында узган айдан артык вакыт эчендә ниләр генә күрергә туры килмәде аңа! Ул һава һөҗүмнәре! Ул артиллерия налетлары! Көненә әллә ничәшәр тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашулар!.. Ләкин Павленко өчен иң авыры болар түгел, аның өчен иң газаплысы: менә дигән кешеләрне югалту иде. Полкка нинди яхшы кешеләр килә. з. .с. ә.- № ю. 33

34 
 
Нәрсәгә тотынсалар да, кулларыннан гөлләр түгелә торган алтын кешеләр- Комиссар алар белән таныша. Сокланып туя алмый үзләренә. Шундый саф күңелле, батыр йөрәкле кешеләр. Тешләрен кысып, ут астына керәләр алар. Ни өчен кергәннәрен, кая кергәннәрен белеп керәләр. Шулар- ның йөрәк көченә бәрелеп дошманның танклары тукталып кала, туп ядрәсе дә тиз генә ала алмый аларны. Эх, әгәр дә менә бүгеннән үк немецның танкларына каршы бергә-бер куярлык танкларыбыз булса! Самолетларына каршы аларныкы күләмендә үк самолетларыбыз җитешеп өлгергән булса! Ул вакытта ничек сугышыр иде безнең бу арсланнар! Ә хәзер... шундый кешеләрне югалту нинди авыр! һәм комиссар үзенең бөтен акыл көчен җигеп, кешеләребезне мөмкин кадәр күбрәк саклап калу турында уйлый. Бу, әлбәттә, дошманга каршылык күрсәтүне йомшарту исәбенә була торган эш түгел. Моның өчен сугыш сәнгатенең бөтен нечкәлекләрен белүгә ирешергә кирәк... Комиссар, җаваплы постка куелган коммунистка хас булган хиреслек белән, җиңү серләрен эзләргә керешә. Командирлар белән киңәшә ул, сугышчылар белән сөйләшә. Китаплар карый, уставлар актара. Укый. Ә мондый уку! Нинди генә китапны булмасын, алдыңа килеп баскан конкрет бурыч белән бәйләп уку, күңелеңдә туган мең төрле сорауларга җавап эзләп уку — бу инде гадәттәге уку гына түгел. Уставның, шундый саран кыскалык белән, шундый коры һәм рәхимсез тел белән язылган уставның тыныч вакытта биш кат укып та хәтергә сеңәргә теләмәгән параграфлары хәзер сиңа бер кат укуда үзләренең биш катлы мәгънәләрен ачалар... Китаплар, уставлар ярдәме белән бик күп серләргә төшенде комиссар. Ләкин аңа тормыш шуны күрсәтте: хәзер инде сугыш практикасы бик күп һәм җитди мәсьәләләрдә устав кагыйдәләрен узып киткән икән. Ә практика белән исәпләшми хәлең юк! Яңа позициягә күчү турындагы приказны ишеткәч, комиссар сүзсез генә кашын җыерып куйды. Мондый шартларда, ягъни, дошман атака өстенә атака ясап торганда, гаскәрне сугыштан алып чыгып, яңа позициягә күчүнең никадәр авырлыгын белә иде комиссар. Аның үзәген өзеп, күз алдына тагын әлеге сокланып туйгысыз алтын кешеләр килеп басты — тешләрен кысып ут астына керә торган, саф күңелле, батыр йөрәкле совет кешеләре! Дөрес, сугыш дигән нәрсә, устав күрсәткәнчә, яки командирлар планлаштырганча гына барса: ягъни укчы взвод чигенгәндә, пулеметчылар дошманны китерми торса, пулеметчылар чигенгәндә, артиллерия ярдәм күрсәтсә, шулай берберсен дошман һөҗүменнән каплый-каплый алгы кырыйдагы бүлекчәләр бар да исән-сау килеш чыгып- бетсә — бик шәп булыр иде. Ләкин практикада алай гына булып бетә алмый шул. Пулемет расчетын капларга тиешле орудие алдаирак сафтан чыга да, пулеметчылар урыннарыннан кузгалмыйча, үзләре өчен дә, алар өчен дә дошманны ут астында тотарга мәҗбүр булалар. Я киресенчә... Ротага позициясен калдыру турында приказ алып баручы элемтәченең юлда егылып калган чаклары да була. Приказ көтәргә тәкате җитмичә, позициясен ташлап, үзен дә һәлак итүче, частька да әйтеп бетергесез бәла китерүче бүлекчәләр дә булмый түгел... Ничә әйтсәң дә, мондый вакытта эш әлеге алтын кешеләргә килеп терәлә. Андыйларны танып исәпкә алу, һәркайсын иң кирәкле урыннарга кую — болар инде турыдан-туры комиссарга кагыла торган мәсьәлә. Әйе, иң җаваплы постларга җанлы көчләр кую — бу инде дошман киләсе юлга мина салып калдыру гына түгел... Полкны сугыштан алып чыгу планы әзер булгач, комиссар иң җаваплы участокның кайда икәнен ачыклады да, кичекмәстән үзе шунда юнәлергә булды. 
35 
 
Иң җаваплы участок уң флангта иде. Биредә оборона тотучы батальонның уң канаты бер күл ярына барып терәлә. Бирге як яры кара тал һәм зирек әрәмәләре белән капланган бу озын күлнең аръяк чите сазлыкка тоташып китә, шуңа күрә ул як дошман үтә алмый торган зона исәпләнә һәм анда оборона тотучы күрше частьлар да юк иде. Шушы күл буйлап гади кыр юлы уза, дошман гаскәрләре шул юлдан безнең тылга үтәргә тырышалар, шунлыктан бу участок аеруча җаваплы һәм авыр участок булып тора иде. Частьны сугыштан алып чыгу планы буенча куркыныч участокны ныгыту тәртибендә бу батальонга берничә өстәмә бүлекчә бирелде. Л1ар- тынов отделениесен дә шунда күчерделәр. Аларның отделениесе иң элек төрле яшерен юллар, траншеялар буйлап артка — урман ышыгына күчте. Аннары урман эчләп, ашыга-ашыга унга таба хәрәкәт итте. Ә күл буена җитәрәк яңадан урман итәге алдындагы ачыклыкка килеп чыкты. Пулеметчылар урман авызында котырып үскән һәм чалгы тими картайган киң кыяклы үлән арасына күмелеп, түбән таба алга үрмәләделәр. Күп тә үтмәде, сай гына бер чокырга килеп төштеләр. Бирге як битләве снаряд белән ерткаланып беткән, аргы як битләве окоплар белән телгәләнгән бу чокыр уңга таба киңәя һәм тирәнәя барып, күлгә кадәр сузыла, ә күлгә барып җиткән җирендә ярланып түбән төшә һәм күлнең бу тәнгәле култыкланып, бераз чокырга кереп тора иде. Пулеметчылар сулга — чокырның калку тигезлек өстенә күтәрелгән ягына киттеләр. Күл буйлап сузылган арба юлы да бу тәнгәлгә дугаланып күлдән ераклаша, чокырны башыннан ук диярлек әйләнеп уза иде. Мартынов, юлны аркылы чыгып, бер-берсенә янәшә актарылган ике снаряд чокыры янына килеп тукталды. — Безнең позиция менә шушы, — диде ул. — Артиллерия хәзерлеге вакытында әнә теге траншеяга төшеп торырбыз. Пулеметчылар, бер генә секунд та уйланып тормастан, кызулап эшко тотындылар: ярым яткан килеш яки чокырга тезләнгән хәлдә, кыска саплы көрәкләре белән хәрәкәт итеп, снаряд чокырларын пулемет окобына әверелдерергә керештеләр. Мартынов күрше окоплар, запас позицияләр белән танышырга китте. Төнге разведчиклар алган мәгълүматларга караганда, немецлар бик нык атакага хәзерләнгән булырга тиешләр иде. Ләкин, инде төш вакыты җитеп килүгә карамастан, һөҗүмгә күтәрелгәннәре юк иде әле. Хәтта безнең сугышчылар арасында беркадәр тынычлана төшү дә сизелгән кебек булды. Бу турыда телдән әйтүче булмаса да, күпләрнең күңел төбендә: «Болан соңга калгач, немец, бәлки, бүген һөҗүм итмәс, бәлки безнең часть икенче позициягә күчкәнне сизми дә калырлар» дигән өметле уй чаткысы көйри иде. Билгеле, кара-каршы атыш һәр ике яктан бер генә минутка да тукталып тормады. Дошман сизенмәсен өчен, безнекеләр ату темпын бер чамада тоту бурычын куйдылар: артык көчәйтеп җибәрергә дә ярамый, акрынайтырга да. һәм шулай итеп, безнең урман яки калкулык түбәләре белән капланган районнарда урнашкан төп көчләребез акрын-акрын гына тылга чыга да башладылар. Хәтта частьның яртысыннан күбе, бернинди бәлагә очрамыйча, ут куркынычы астыннан чыгып, билгеләнгән җыелу пунктына тупланып та өлгерде. Ә инде ачыграк позицияләрдә яткан бүлекчәләребезне кузгатырга чират җиткәч, немец, кинәт кенә йокысыннан уянып киткәнсыман, ярсып ут ачты. Дошман артиллериясе, иртәдән бирле юньләп атмый торуның хакын чыгарырга теләгәндәй, котырып-котырып атарга тотынды. Кичә булганнарына караганда да коточкычрак артиллерия хәзерлеге башланды.  
36 
 
Мартынов отдслениесендәгеләр якындагы траншеяга ташланды. Запас позицияләр белән танышырга киткән сержант үзе бу минутта кайда булгандыр — күренмәде. Ә Камил, снаряд чокырына көйләнгән пулемет янында ялгызы калды: дошманның артиллерия хәзерлеге вакытында пулемет янында тору бу юлы аңа йөкләнгән иде. Снаряд чокырына гына җайлаштырылган ярым-йорты окопта ятканлыктан, Камилгә дошман артиллериясенең бу һөҗүме аеруча каты тоелды. Күз күреме җирнең бөтенләй асты өскә актарыла иде. Күк йөзен соргылт тузан болыты каплады, көн төнгә әверелде. Камил бу мәхшәрдә барыбер берни дә күзәтергә мөмкин түгеллеген, хәтта күзәтергә азаплануның мәгънәсез икәнлеген бөтен барлыгы белән тоеп, чокыр төбенә капланды. Шартлау, гөрселдәү тавышларының шушыңардан да көчлесе булырга мөмкин түгел кебек иде инде. Ләкин бар икән, һаваны тоташ биләп алган шартлау дулкыннары нинди могҗиза беләндер сыекланыбрак калган бер мизгелдә Камилнең колакларына самолет үкергәне ишетелгән шикелле тоелды. Күп тә үтмәде—бөтен җир шары граната урынына ярылып, чәчелеп киттемени? — Камил үзе яткан чокыры һәм алдында торган пулеметы белән бергә һавага күтәрелеп, кире төшкәндәй булды. Ни булганын исәпләп өлгермәде, тагын... тагын... тагын!.. Әйтерсең, ул я^ан чокыр бишеккә әверелгән дә, ниндидер усал, рәхимсез кеше аны җен ачуы белән дырылдатып, стенага бәрә-бәрә тирбәтә. Башы бәрелгәндәй булып, колаклары чатнап китә аның, кабыргалары кыса, үпкә-бавырлары авызына килеп каплангандай була. Күңеле болгана... Берни уйлый да алмый ул. Тик инстинкт көче белән генә аның тәнендәге бөтен мускуллары үзләреннән-үзләре киерелеп, тыгызланалар. Ниһаять, аның башында уйга охшаган сорау тойгылары туа: ничек исән соң ул һаман? Әллә исән түгелме? Яралымы? Контуженмы? Кинәт ул һавадан бомбалар төшү тукталганын, тирә-якта улаган җәһәннәмнең бик аз гына йомшара төшкәнен тойгандай була һәм шул ук мизгелдә үзенең пулемет янында дежур икәнлеген исенә төшерә. Ул саклык белән генә башын күтәрә, пулемет яныннан үрелеп алга карамакчы була. Ләкин өлгерә алмый, аның җилкәсенә күсәк белән тондырган шикелле булып, авыр бернәрсә килеп бәрелә дә, сикереп китеп, чокыр кырыена төшә. Камил капыл яңадан җиргә сеңә. Ул беравык исен җыя алмый миңрәп тора. Ләкин һушын югалтмый, шунда ук күзен ачып, яңадан башын күтәрә, җилкәсенә төшкән авыр әйбернең нәрсә икәнен белергә теләп, борылып карый һәм күрә: туфрагы ишелеп торган чокыр кырыннан әкрен генә шуып, аңа таба бер өзелгән кул төшеп килә — кеше кулы! Терсәгеннән алып җиңе белән бергә өзелеп очкан кул. Аның балавыз сары төскә кергән бармаклары ярым бөгелгән хәлдә катып калганнар. Беләзегендә — ике төймәсе дә эләктерелгән гимнастерка җиңе астыннан сәгать чите ялтырап күренеп тора. Шундый зур сәгать! Тукта... Балдагы да бар?... Тукта, бу бит... бу бит... иптәш сержант?!. Мартынов!.. Димәк... Ләкин Камилгә тойгыларга бирелергә вакыт булмады. Дошман артиллерия утын артка күчерде, аның атакага килүче танкларын, танкларга тагылып килүче солдатларын каршы алырга кирәк иде. Хәзер инде аңа сержантның командасын көтеп ятарга туры килмәс... Тик Камил, командир урынын алган кеше буларак, ничек хәрәкәт итү һәм үз отделениесендәге сугышчыларга нинди команда бирү турында ачык бер карарга килергә өлгермәде, әллә кайдан, якыннан гына, җен шикелле атылып Мартынов үзе килеп чыкты. Бу хәлгә, әлбәттә, Камилнең иң элек коты очарга тиеш иде. Гаҗәпләнергә дә кирәк иде аңа, үлдегә исәпләнгән командирының исән булып чыгуына шашып шатланырга да, шуның белән бергә теге кул турында да уйларга, ягъни нәкъ
37 
 
шушы Мартынов кебек егетләрнең күпме корбан булуларына ачынырга да кирәк иде... Ләкин кая ул! Мартынов, үзе күренү белән бергә үк: — Алга кара! Өч куактан сулдарак!.. — дип команда бирергә тотынды. Камил бары үзенең бөтен мускулларында көч ташып баруын хис итә дә, кулындагы пулеметының гаҗәеп бер күндәмлек белән ана буйсынуын, ул теләгән тизлектә һәм ул теләгән ноктага атып торуын гына тоя иде. Ә ул теләгән нокталар — дошман солдатлары. 

Немецларның һава һөҗүме белән дә көчәйтелгән артиллерия хәзерлеге никадәр дәһшәтле булмасын, барыбер безнең төп ут нокталары исән калган булып чыкты. Әлеге күлгә барып терәлгән озын чокыр кырыенда орудиеләр җанланып китте, минометлар хәрәкәткә килде. Әле генә снарядлар сөреп, бомбалар актарып ташлаган җир өстендә автоматлар тырылдарга, пулеметлар такылдарга тотынды. Бөтен алгы кырыйны иңләтеп, көчле атыш башлады. Беренче колак салуга, полкның төп көчләре сугыш кырыннан чыккандыр дип әйтерлек тә түгел иде кебек. Ә чынлыкта исә, төп көчләрнең икенче позициягә күчүен каплау өчен алгы кырыйда калган бүлекчәләр генә сугыша иде инде. Ләкин моны белеп алган дошман ярсып атакага ташланды. Ул, бернинди югалту белән дә исәпләшмичә, алга ыргыла, күл буйлап үтеп, полкның тылына чыкмакчы була иде. Әгәр немец ү'зенең бу теләгенә ирешә алса, бу, инде оборона позициясеннән кубарылып, маршка тупланган полк өчен һәлакәт дигән сүз. Ә бәлки полк өчен генә дә түгелдер... һәм безнең бүлекчәләр моны бик яхшы аңлап сугыштылар. Камилгә Мартынов җитәкчелегендә озак хәрәкәт итәргә туры килмәде. Сержантны отделениедәге икенче пулемет белән башка позициягә күчерделәр. Камил үз расчетында үзе командир булып калды. Башта ул турыдан-туры лейтенант командасы астында сугыш алып барган иде. Бераздан исә, лейтенант сафтан чыктымы — Камил аның барлыгын сизми башлады. Позицияне кайчан һәм ничек алыштырырга, утны кайда юнәлдерергә кирәклеген үл хәзер үзе тоеп хәрәкәт итә иде инде. Бервакыт аңа кайдандыр берчнемец пулеметы каныкты. Ачык позициягә чыгып ут ачарга һич кенә дә ирек бирми. Камилнең баш турысыннан бер генә карыш диярлек биеклектә зәһәр сызгырышып дошман пулялары оча. Аз гына башыңны күтәрсәң, беттең дигән сүз. Ә күтәрелеп карамасаң, пулеметыңны туктатып, шулай посып ятсаң, өстеңә дошман килә. Тиз генә тынычрак позициягә күчәргә дә мөмкинлек юк. Кузгалу да хәтәр. Куркыныч секунд саен көчәйгәннән-көчәя бара. Менә шул минутта үзебезнең бер пушка ярдәмгә килде бит: туры наводка белән атып, дошман пулеметын сафтан чыгарды. Димәк, Камилнең шундый авыр хәлдә калуын кемдер белгән, дошман пулеметын кемдер күреп, орудиегә хәбәр иткән... һәм Камил, яңадан туган кебек, канатланып китеп, дошманны кыруын дәвам иттерде. Икенче бер мизгелдә Камил кая атарга белми икеләнеп калган иде. Кинәт кенә аның позициясендә дошман гаскәрләре басылып, юкка чыккандай булды. Кая югалдылар? Икенче берәр көтмәгән җирдән китереп бәрмәкче булалармы?.. Камил, үз хәрәкәтенең дөреслегенә үзе дә ышанмаган хәлдә, дәртсез генә итеп, иске юнәлештә атуын дәвам итте.
38 
 
Ләкин мондый хәл озакка бармады: аның, янына команда пунктыннаН оер кече лейтенант килеп җитте. Пулемет утын күл кырыена күчерергә, — диде ул Камилгә.—' Ялгыз өянкедән уңгарак. Комиссарның боерыгы шундый. — Комиссар? Әйе. Комбат яраланды. Аның урынын иптәш комиссар үзе алды. Бу кече лейтенант — комиссар тарафыннан җибәрелгән элемтә офицеры булып чыкты һәм Камилгә обстановканы аңлатып бирде. Дошманның авырткан җирен табып алгач, Камилгә тагын яңа дәрт кереп китте. Күл буендагы зиреклек эчләп үтәргә маташучы дошман автоматчыларын пулемет уты белән көйдерергә тотынды... Ниһаять, безнекеләргә, позицияләрен калдырып, сугыштан чыгарга дигән сигнал да килеп җитте. Димәк, полкның төп көчләре хәзер куркыныч астыннан чыгып беткән, дигән сүз! Ләкин бу вакытта безнең каплаучы бүлекчәләр сугыш кырында бик аз калган иде шул инде, һәм алар, дошман гаскәрләрен үз җилкәләренә мендермәс өчен, аларга каршы өзлексез ут яудырып торырга мәҗбүр иделәр. Әйе, пычакка-пычак килеп сугышкан минутларда тиз генә дошманга артың оелән әйләнү дә җиңел түгел. Камил, сугыш кырында хәрәкәт итүенә ике генә көн булса да, үзен бик күпне күргән тәҗрибәле пулеметчы итеп тоя иде инде, һәм чынлап та, тыныч шартларда айлар буе өйрәнеп тә ала алмаган алтын тәҗрибәне биредә берничә минут эчендә алып өлгерүең бер дә гаҗәп түгел. Чөнки ул, берничә минут эчендә генә булса да, дистәләрчә иптәшләреңнең тормышын бирү, үз башыңны да минут саен үлем куркынычы астына кую бәясенә алынган тәҗрибә. Камил сугышның ничек сулавын, кайдан һәм нинди коралдан ачылган утның нинди мәгънә аңлатуын бөтен барлыгы белән тойган хәлдә, дошманнан бер генә минутка да күзен алмыйча, бер позициядән икенче позициягә күчә-күчә, чокыр кырыйлап һаман күлгә таба елышты. Дошманнан аерылырга карар кылганнан соң күп тә үтмәде, безнең исән калган ут нокталары әлеге чокыр кырыендагы калкулыкка тупландылар, һәркем билгеле бер тәртиптә үз урынын алды. Хәзер инде безнең бүлекчәләргә, үзара чиратлап ут ачып, бер-берсен дошманнан каплый-каплый, урманга таба чигенә башларга да бик мөмкин иде. Өстәвенә нәкъ шул минутта дошманның һөҗүме дә ничектер кинәт кенә йомшарып калды, һәм, бу уңайлы моментны ычкындырмыйча, безнең берничә бүлекчә чокырның арт як битләвенә күчеп, артта калганнарның чигенүен каплау өчен уңайлы яңа позиция алып та өлгерделәр. Ләкин икенче бүлекчәләр кузгалуга, дошман бөтенләй көтелмәгән яктан — безнекеләр чигенергә тиешле тылдан ут ачты. Кемдер мылтык-пулемет шартлауларын күмәрлек ачы тавыш белой кычкырып җибәрде. — Кистеләр!.. Димәк, дошман сулдан әйләнеп узган? Тылга барып чыккан? Димәк, без чолганышта?! Чолганыш! Ул чорда, бик күп сугышчылар карамагынча, адәм башына килүе мөмкин булган барлык бәлаләрнең дә иң әшәкесе дигән сүз иде бу... Камилнең нинди эшкә алынса, шул эшкә бөтенләе белән бирелә торган гадәте сугыш кырында да үзенекен иткән иде: ул үз алдына куелган сугышчан бурычны үтәүдән башка берни турында да уйламады. Аныц бөтен уе, бөтен тойгылары, ничек итеп дошманны мөмкин кадәр күбрәк кыру, ничек итеп коралдаш иптәшләреңне, үзеңне һәм коралыңны дошман утыннан саклау мәсьәләсенә тупланган, барлык тән һәм җан көче шул мәсьәләне хәл кылуга җигелгән иде.  
39 
 
һәм, ихтимал, барыннан да бигрәк шуның аркасындадыр, аны дошман уты тиз генә ала да алмады. Аның патрон ташучылары алмашынып бетте. Икенче номеры сафтан чыкты. Ә ул исән иде. Хәтта «үләрмен яки яраланып сафтан чыгармын» дигән уй да юк иде аңарда. Әйтерсең, анын. үзәгенә ниндидер бер какшамас ышаныч рухы кереп утырган да, шул аны теләсә кая алып бара, теләсә нинди ут астыннан, котчыккыч җәһәннәм эчләреннән исән алып чыга... Әгәр дә инде берничә минутка сугыштан тынып, аз гына фикер йөртергә мөмкинлек туса, андый минутларда Камилнең башына килгән уйлар да һаман сугыш турында гына була иде. Хәтта бервакыт аның күңелендә шундый бер уй чагылып үтте: «Әллә минем холкыма иң лаеклы эш хәрби хезмәт идеме икән? — диде ул үз-үзенә. — Яшьтән үк шушы юнәлештә укып киткән булсам, бәлки миннән талантлы командир чыккан булыр иде...» Әйе, шулай итеп, мәктәп директоры бөтенләй хәрби кешегә әверелеп, сугыш кыры тормышына тәмам үзләшеп беткән кебек иде инде. «Чолганыш» дәһшәте исә, аны да капыл әллә нишләтеп җибәрде. Камил карамагындагы пулемет расчеты икенче чираттагы бүлекчәләр сафында тылга таба кузгалган иде. Шуңа күрә дошманның тылдан ут ачуын беренчеләрдән булып Камил үзе күрде. «Кистеләр», «чолганыш» дигән тавышларны үз колаклары белән ишетте. Алар алдан билгеләп куйган нокталарына барып җитмичә, чокыр эчендә ятып, тукталып калырга мәҗбүр булдылар. Шул ук секундта Камилнең үзәген өзеп семьясы исенә төште. Саниясе күз алдына килде аның, Хәсәне, елыйсын китерерлек дәрәҗәдә кызганыч ятим бала кыяфәтендә нәни кызы — Розочкасы гәүдәләнде. Колак төбендә генә Саниясенең: «Үзеңне сакла!» дигән сүзе ишетелгәндәй булды. Ул, нишләгәнен үзе дә аңламыйча, пулеметын сөйрәп кире чокырга таба кузгалды. Башка бүлекчәләр арасында да икеләнеп калу сизелгәндәй булды: бары да чокыр төбенә таба тартыла башладылар. Ләкин мондый таркаулык өстенлек алып „өлгермәде: сугышчылар арасына, яшен уты шикелле берьюлы бөтен кешенең күзенә бәрелеп, комиссар Павленко үзе килеп керде. Аның йөзе ут кебек яна, күзләре дәһшәтле дә, шул ук вакытта соклангыч та булып очкынланган иде. — Ложись! ‘ Урыннарыннан кубып, буталыша башлаган сугышчылар, кинәт искән өермәле җилдән ауган көлтәләр шикелле, барысы бердән җиргә яттылар. — Каушамаска!—дип кычкырды комиссар.— Бернинди көтелмәгән эш юк! Сез алдыгызга куелган бурычны егетләрчә үтәдегез: полк исән- сау килеш яңа позициягә күчте. Хәзер безгә сугышны дәвам иттерергә туры килә. Дошманның артыбызга чыгуы безнең хәлне авырлаштырды. Ләкин бу җиңелү түгел! Дошман безне бер яктан да ала алмый... без... Тылга чыккан дошман ярсып һөҗүмгә ташланды, һәм комиссарның соңгы сүзләрен раслагандай, аңарга каршы безнең моңарчы беленмәгән ут нокталары хәрәкәткә килде. Димәк, комиссар чынлап та мондый хәлнең булуы мөмкин икәнлеген алдан искә алган, тыл ягыннан саклану чарасын да күргән икән. Атыш көчәеп киткәч, комиссар тавышын тагын да күтәрә төште. — Безне чолганышта днп әйтү дөрес түгел! — диде ул. — Дүрт ягыбызда да үз илебез!.. Көчәйгәннән-көчәя барган атыш тавышлары аның сүзләрен ишеттерми башлады. Комиссар кул хәрәкәтләре белән командирларны үз янына чакырды... һәм частеннан киселепһ дошман тылында калган сугышчан группа, үз көчләрен яңа тәртипкә тезеп, түгәрәк оборона позициясе алды. Ка раңгы төнгә кадәр дәвам иткән каты канлы сугыш башланды...  
40 
 
10 
/ Иртәгесен, көн яктырган вакытта, алар ниндидер чыршы урманы эчендә иде инде. Камилнең, мондый урманны беркайчан да күргәне юк иде әле. Анда бнек-бнек булып үскән кара чыршылардан башка бүтән бернинди агач юк. Ул чыршыларның төпке ботаклары корып, сынып оеткән, ләкин аларга кагылучы булмаган, күрәсең, бөтенләй үк коелып төшмәгәннәр. Сагызга каткан юан-юан кәүсәләр, үз яннарына берәүне дә якын китерергә теләмәгәндәй, очлаеп калган шыксыз ботак төпләрен тырпайтып утыралар. Чыршыларның карасу-яшел ябалдашлары шундый, калын, шундый куе, алар, бер-берсе белән тоташып, күк йөзен бөтенләй каплаганнар. Шуңа күрә, инде күптән яктырып бетәргә вакыт булса да, биредә һаман ярым караңгылык хөкем сөрә иде әле. Кояш төшмәгәнгә булса кирәк, кайбер яшь чыршылар бөтен буйлары белән корып калганнар. Чыршы араларындагы җир өсте тоташтан сыек яшел төстәге йомшак мүк белән капланган. Шундый тигез,- шундый йомшак, шундый калын мүк, әйтерсең, бу җиргә иң элек мамык юрган түшәп чыкканнар да аның өстенә кыйммәтле хәтфә палас җәеп куйганнар. Үкчәсенә дага кагылган солдат ботинкасы белән китереп басасың — аяк астыңнан бернинди тавыш чыкмый, бары тик җиңелчә тирбәләсең генә... — Биредән, бернинди тавыш чыгармыйча, бөтен бер дивизияне үткәрергә мөмкин, дип уйлады комиссар. һәм чынлап та, урман эчләп, аркаларына корал һәм снаряжениеләр аскан сугышчылар төркеме узып бара, ә тирә-якта шылт иткән тавыш та ишетелми иде. Иң алда — кулына автомат тоткан комиссар Павленко үзе. Аның артыннан, җилкәсенә бүрәнә салгансымак. итеп, пулеметның «гәүдә» өлешен күтәргән сугышчы ияргән; ул сугышчыдан калышмыйча, ике иңбашына бик җайлы китереп, «Максимка»ның станогын аскан кызылармеец бара. Алар артыннан тагын егермеләп сугышчы атлый. Кулларына патрон тартмалары тотканнар алар, аркаларына солдат капчыклары асканнар, билләрендә гранаталар. Күбесенең башлары яки куллары ак бинт белән уралган. Арада, мылтыкларына таянып, титаклап баручылар да бар. Алардан аз гына арттарак, ике кулы белән ике кызылармеец җилкәсенә асылган хәлдә, аякларын бик кыенлык белән алып, Камил бара. Аңардан ерак түгел, берәүне мылтык белән плащ-палаткадан җайланган носилкада күтәреп киләләр. Барыннан да арткарак калып, кулына автомат тоткан сержант Мартынов атлый. Беркем берни дәшми. Читтән караганда тоташ ылыс өеме шикелле тыгыз булып күренсә дә, урманның эчендә кәүсә аралары шактый иркен булганлыктан, корыган ботакларга кагылып тавыш чыгаручы да юк. Шундый тынлык, әйтерсең, алар гади җир өстеннән атлап баручы, авыр-авыр йөкләр аскан сугышчылар түгел, ә бәлки, төштәге шикелле ярым очып, ярым йөзеп ниндидер болытлар дөньясында гизүче күләгәләр. Кайдадыр артта — еракта-еракта атыш тавышлары ишетелә. Ләкин дәһшәтле сугыш тавышы да биредә бик юаш булып, мендәр кабарткан тавыш шикелле йомшак булып яңгырый... Көтмәгәндә, сул яктан — ярым караңгылыкка күмелеп утырган чыршы кәүсәләре арасыннан, сакта баручы кызылармеецның курку катыш гайрәтләнеп кычкырып җибәргәне ишетелде: — Стой! Павленко кинәт тукталып калды. Аның артыннан килүче төркем дә тукталды. — Кем бар анда?  
41 
 
Төркем барган тәнгәлдәи сулдарак юан-юан чыршы кәүсәләре арасыннан, ян сакчы белән бергә, кулына автомат тоткан тагын бер кызылармеец килеп чыкты. Камил аны күрүгә җанланыбрак китте, башын күтәрә төште. Аның ярасы авыртудан һаман чытыкланып килгән караңгы чырае яктыргандай булды. — Яков?! — диде ул. — Беляев?! Әйе, бу Яков иде. Камил тавышын ишетүгә, аның йөзенә шатлыклы елмаю билгесе чыкты. Ләкин ул үзен югалтмады, иң элек хәрбиләрчә, бөтен шартын китереп, җитди тавыш белән Павленкога мөрәҗәгать итте. — Рөхсәт итегез, иптәш комиссар... % — Кайсы частьтан? Беляев үзенең шушы полктан икәнлеген әйтте. Ул арада төркемдәге сугышчылар бары да бу яңа кызылармеец тирәсенә җыелып өлгерделәр. Беляев өченче батальоннан булып чыкты. Ул үзенең исем-фамилиясен әйтеп бирде. — Нишләп үз батальоныгыздан аерылып калдыгыз? — диде комиссар. Беляев үзенең чигенүче полкны каплаучы бүлекчәләрнең берсендә булганлыгын, тора-бара берүзе калып, дошманга каршы сугыш алып барганлыгын сөйләп бирде. — Баштарак миңа дошман уты астыннан чыгып, үзебезнекеләргә барып кушылырга да мөмкин иде әле, — диде ул. — Но, приказ булмагач... курыктым... — Курыктыгыз? — Курыктым. Приказ ул, бәлки, булгандыр да. Мөгаен, булгандыр. Тик аны миңа ирештерә алмаганнардыр. Минем позиция бик шәп иде. Хәтта үзебезнекеләр дә күрерлек түгел... ААенә шул. Приказ булмагач, үземнең позицияне калдырып китәргә курыктым... — Ә дошман ягына калудан курыкмадыгызмы? Яков, комиссарның бу сорауны чынлап бирүенә ышанмаганлыгын белдереп, оялчан гына елмаеп куйды. — Ни сөйлисез‘"сез, иптәш комиссар? —диде. — Нишләп дошман ягына калыйм мин? Үлгәнче сугышам. — Ә сез Ибраһимов белән танышлармы? — Әйе, Камил Ибраһимов белән без бергә килдек. — Иптәш Ибраһимов!—диде комиссар.— Сез бу иптәшне яхшы беләсезме? — Без аның белән юлда таныштык. Шунысын беләм: ул дисциплина бозудан бик курка торган кеше. Төркемдәге сугышчылар арасыннан берәү: — Командирлардан да курка,— дип өстәп куйды. — Сез дә беләсезме? — Бер вагонда килдек. Куркак кеше. Беляев аңа да елмайды. — Әйе шул,— диде. — Командирдан замечание алырга да куркам. — Дошманнан курыкмаска кирәк,—диде комиссар.— Шунысы әһәмиятле. Аннары комиссар Беляевның ничек итеп дошман уты астыннан ыч-- кынуын, ничек итеп бирегә килеп чыгуын сөйләтте. — Бөтенләй бер ялгыз калдыгызмы?—диде ул. — Бер ялгы? дияргә мөмкин... — Ничек алай «дияргә мөмкин»?  
42 
 
Беляев уңайсызланып калды. Аның нәрсәнедер әйтеп бетермәгәнлеге һәм күңелендә ниндидер сер барлыгын яшерә дә белмәгәнлеге күренеп тора иде. Комиссар җитдиләнеп китте. — Я, — диде ул, кырыс итеп. — Башта мин берүзем идем,—диде Беляев. — Ә менә көн яктыра башлагач, урман арасыннан минем янга бер кызылармеец килеп чыкты. Күрше дивизиянеке. — Син ничек биредә? — мин әйтәм,— кайда мылтыгың? «Ә син ничек?» ди. Әйттем. Ә ул әйтә «болай булгач, безнең өчен сугыш бетте,— ди, — мылтыкның кирәге дә юк».— Ничек, мин әйтәм, бетсен? «Шулай, — ди. — Без хәзер сугыш беткәнче шушы якта йөрибез. Сугыш хәзер озакка бармый, безнекеләрнең эше беткән, ди. Безгә хәзер, ничек булса да, шушы бер-ике ай эчендә башны исән саклап калырга кноәк. Аннан соң күз күрер...» Ә мин әйтәм,— юк, алай эшләү — хыянәт. Ничек булса да, безгә үзебезнекеләр ягына чыгарга кирәк. Теге әйтә миңа «син юләр, ди. Куркак», ди... Барабыз спорлашып. Якында гына юл. Күрәм, юл буйлап ике фриц килә.— Тукта, мин әйтәм, ят! Яттык.^ Теге әйтә: «Әйдә, бирелик тә котылыйк, ди. Ташла автоматыңны, ди. Иелгән башны кылыч кисмәс дигән безнең бабайлар», ди...—Ташла! мин әйтәм юкны. Акылдан яздыңмы әллә... Ул арада ни булганын аңламый да калдым. Бу миңа: «Син теләсән нишлә!» — диде дә, кесәсеннән бер кәгазь чыгарды. Аннары «хайль Гитлер!» дип кычкырып җибәрде. Шунда ук сикереп торды да, әлеге кәгазен югары күтәреп, немецларга таба йөгерә башлады. Ә мин аңа автоматтан... трррах! Нәрсә монда уйлап торасы... Ул арада миңа теге немецлар ата. Мин аларга. Берсе качты. Икенчесе тик ята. Эләктердем, ахрысы, үзенә. Якынрак бардым, атучы юк. Немец янына барып тормадым, ә теге предатель янына бардым. Беткән. Башына эләктергәнмен, юньләп төзәп тә тормаган идем кебек. Документларын алдым. Я немец шпионы алып файдаланыр, мин әйтәм, калдырмыйм... — Документын кая куйдыгыз? Беляев сүзсез генә чалбар кесәсенә тыгылды. Каралып беткән кулъяулыкка уралган кечкенә төргәк чыгарды. — /Менә, мәгез. Комиссар ашыкмыйча гына төргәкне сүтте. Берни әйтмичә, күз йөртеп кенә кызылармеец кпижкасын актарырга тотынды. Книжка эченнән кечкенә фотокарточка килеп чыкты. Комиссар бераз вакыт шул фотокарточкага карап торганнан сон, дәшмичә генә Камил янына килде һәм кулындагы киижканың беренче битен ачып аңа сузды. — Иптәш Ибраһимов, бу субъект сезнең якташ булырга тиеш. Исеме таныш түгелме? Камилнең күңелен болай да баядан бирле ниндидер ямьсез сизенү хисе борчып тора иде инде. Комиссар күрсәткән кечкенә книжка битенә күз салгач, кинәт аның йөзе агарып китте, күзләре зур ачылды. — Шул! — диде ул, ярым пышылдап.— Фоат! — Таныш? — Әйе. — Яхшы белә идегезме? — Шактый. — Нинди кеше иде? — Мин аны болай ук булып чыгар дип көтмәгән идем... — Ә боларын танымыйсызмы? Комиссар Камилгә хыянәтче кесәсеннән алынган фотокарточканы сузды. — Бу аның хатыны белән улы,— диде ул, карточканы комиссарга сузып. 
43 
 
— Нинди матур хатын,-нинди сөйкемле бала... Ичмаса, шулар хакына .кешечә үлә белү кирәк иде... — Ә сез, Яков, молодец. Дөресен әйтим, мин сезне болай ук оатыр дип белми идем әле. — Яхшы,— диде комиссар. — Иптәш Беляев, безгә кушылыгыз. — Есть, иптәш комиссар. — Бергәләп үзебезнекеләр янына чыгарбыз. Сугышырга туры килер. Ә хәзергә әнә яралыларга булышыгыз. Яков Камилне кочаклаган ике кызылармеецның берсен алыштырды. — Нихәл соң, Камил туган, — диде ул.— Бик каты яраландыңмы? — Бик мактарлык түгел шул, Якуп дус. Күрәсең: иптәшләр ярдәменә мохтаҗмын. — Зарар юк, калдырмабыз... Ләкин Камилнең хәле авырлаша барды. Температурасы күтәрелде. Носилкада килүче каты яралының хәле тагын да начаррак иде. Павленко эшләрнең болайга китүен күреп, җитди уйга калды. Чөнки арада авыр яралы иптәшләр булуы аның ниятен тормышка ашыруны бик' нык катлауландыра, авырлаштыра иде. Кичә комиссар җитәкчелегендәге төркем, үз частеннан киселеп, чолганышта калгач, немецлар бөтен көчләре белән аларның чигенү юлын буарга тырыштылар, һәм чынлап та туры үзебезнекеләргә таба чигенү бөтенләй мөмкин булмады. Ләкин комиссар аптырап калмады, төн караңгыланганчы көнчыгышка таба басым ясады да, тәмам күз бәйләнгәч, капыл гына көнбатышка таба удар биреп, дошманның тылына таба үтте. Бик кыска һәм каты бәрелеш булып алды. Шул вакытта Камилнең уң як боты яраланды. Ул үз көче белән генә атлый алмый башлады, аны култыкладылар. Эче яраланып, һушсыз ауган икенче бер сугышчыны күтәреп алырга туры килде. Җиңелчә яраланучылар сугышудан туктамадылар һәм шулай итеп, төркем ут боҗрасыннан ычкынды. Хәзер инде комиссарның нияте, төп юнәлешне читләтебрәк, үзебезнең. якка таба узу, шул ук вакытта, качып кына йөрмичә, җайлы килгәндә дошманның 'аерым көчләренә көтелмәгән һөҗүм ясау, аның коммуникацияләренә зарар китерү, кыскасы: дошманны көчсезләндерү буенча сугышны дәвам иттерү иде. Болай да бик катлаулы бурыч иде бу. Өстәвенә менә яралылар... Ниһаять, алар урманның көньяк-көнбатыш итәгенә килеп терәлделәр. Биредә саф чыршы гына түгел, каен, юкә, усак агачларын да эченә алган катнаш урман иде инде. Каршыда зур гына ачыклык килеп чыкты. Ашлыгы җыелып бетмәгән килеш хәрәкәтсез калган иген кыры алга таба түбәнәеп, кечкенә елга читенә барып терәлә, елга буенда бер-береннән ике өч километр чамасы гына ераклыкта ике авыл күренә иде. Отряд ачЫк урынга чыкмады, комиссарның кушуы буенча, урман эчендә тукталып калды. Яралыларны, асларына яфрак түшәп, җиргә яткырдылар. Комиссар янында килүче кече лейтенант әйләнә-тирәгә каравыл кую чараларын күрергә кереште. Павленко картасын ачып, үз янына Мартыновны чакырды. Озак та үтмәде, Мартынов үзе белән бер кызылармеец алып, разведкага китте. Аларга елга буенда күренгән авыллар белән танышу, яралыларны урнаштырырлык ышанычлы кешеләр табып кайту бурычы йөкләнгән иде. 
11 
Алар үзләре күздә тоткан авылга туры гына барып кермәделәр. Барышлый әйләнәтирә белән яхшылабрак танышырга һәм авылда ни бар, ни югын аның эченә кермәстән элек сорашып белергә план кор
44 
 
дылар. Алда ерак түгел елга чокыры буйлап сузылган зиреклек күренеп тора иде. Разведчиклар иц элек шул елга буена төшәргә, аннары зиреклек буйлап, беренче авылга таба юл тотарга булдылар. Ләкин елга буена алларында җәелеп яткан ачык кыр аша туры гына чыкмадылар, әйләнеч булса да, урман чите буйлап киттеләр. Алар читтән караганда берәүгә дә күренмиләр, ә үзләре урман читендә җәелеп яткан ачык кыр өстен генә түгел, бөтен елга буйларын, елгага аркылы килеп төшкән авыл юлын һәм аргы яктагы калку битләүдә утырган авыл өйләрен — һәммәсен дә бик ачык күреп баралар иде. Менә алар дугаланып килгән урман читенен, елга, буендагы зирек әрәмәлегенә кушылган җиренә килеп җиттеләр. Елга чокырын бусннан- буена каплап алган әрәмәлек шактый куе һәм биек булса да, мүкләнеп һәм лайлаланып беткән кара ташлар арасыннан чылтырап агып яткан елгачык үзе шундый кечкенә, шундый сай иде ки, теләсәң кай җиреннән диярлек аркылы атлап чыгарга яки, алай ук түгел икән инде, яртылаш кына күмелгән кара чуер ташларга басып, солдат ботинкасы белән дә ' аягыңны юешләтмичә, кичеп чыгарга мөмкин иде. Мартыновлар үзара бер сүз дә сөйләшмичә генә, зиреклек эчендәге терлек сукмаклары буйлап, түбәнгә таба атладылар. Аларга, шулай итеп, юл буена килергә, юлдан берәрсе үткәнне очратып, авылда ниләр барлыгы турында сөйләшергә кирәк иде. Шуңа күрә аларныц күзләре һаман елга буеннан көньякка таба сузылып киткән юл өстендә булды. Юл, урманның комиссар Павленко отряды тукталган тәнгәлен сулда калдырып, ары сузыла һәм соңгы көннәрдә каты сугышлар барган юнәлештәге тәбәнәк урман читенә кереп югала иде. хМартыновның үткен күзләре юлның әнә шул тәбәнәк урманга кереп киткән җирендә ике кеше .гәүдәсе селкенгәнен күреп алды. Ул,, ишарә белән генә ымлап, үзе күргән кешеләрне иптәшенә дә күр- сәтте. — Бире таба киләләр, — дип пышылдады ул. — Нәкъ юлның елга аркылы кичкән җирендә очратабыз үзләрен... Ләкин берсе актан, берсе күктән киенгән ике кеше юл буйлап урман читенә килеп чыктылар да, үзләрен күзәтеп торучылар барлыгын сизгән- сыман, тукталып калдылар, һәм шунда ук юлдан сулга борылып, урман читләп китеп бардылар. — Малайлар,— диде Мартынов. Иптәше бер сүз дә дәшмәде. Берничә секунд дәвам иткән тынлыктан соң, Мартынов үз сүзен үзе раслап: — Әйе,— дип куйды.— Ике малай. Безнекеләр урнашкан якка карап китте ич болар, ә? Мартыновның иптәше гомумән сүзсез бер кызылармеец иде. Шуңа күрә ДУартыновка һаман үзе әйткән сүзне үзе раслап куярга яки үзе биргән сорауга үзе җавап кайтарырга туры килә иде. — Хәер, алар анда безнекеләр урнашканлыгын белеп бармыйлар булыр... Үзебезнекеләр туктатмаса, күрмәсләр дә... һәм теге ике малай чынлап та кызылармеецлар урнашкан турыдан бернинди тоткарсыз шома гына үтеп тә киттеләр. Мартынов җиңел сулап куйды. — Күрмәделәр. Тик ни өчен аннан китте соң алар? — Ул тагы үзенә- үзе җавап бирде.— Просто ачык урыннан барырга шикләнәләр. Нәкъ синең белән минем кебек... Ләкин алар бирегә килеп тормаслар, урман: эчләп үк елга аръягына чыгып китәрләр... Авылга күтәрелерләр. Каршы- ларына чыгыйк. Мартыновлар, килгән сукмаклары буйлап, кире борылдылар. Озак та үтмәде, урман читенең елга ярына төшкән җиренә килеп җиттеләр, һәм, үзләрен теге малайлар ерактан күреп качып китмәсеннәр өчен» яшеренеп торырга булдылар. 
45 
 
Малайлар озак көттермәде, чыршы аралаш үскән каен, юкә. усак агачларына тотыиа-тотына, елга тавыннан килеп төшә дә башладылар. Мартыновка алар ерактан караганда зуррак булып күренгәннәр иде. Якыннан исә, яшьрәк булып чыктылар. Берсенә — итәген кин балагы чүпрәк чалбар эченә тыгып кигән күк күлмәкле, тузгак сары чәч- лесенә — тугыз-ун яшьтән ары булмагандыр. Икенчесенә, ерактан караганда ак күлмәкле булып күренгәненә — унбер-унике яшь бирергә мөмкин иде. Аның ерактан караганда ак булып күренгән күлмәге — кайчандыр яшел булган, ләкин уңа-уңа төсен җуйган солдат гимнастеркасы булып чыкты. Башында да шундый ук, уңа-уңа ак төскә кереп беткән пилотка иде аның, ә кулында кечкенә корзинка иде. Малайлар үзара сөйләшмичә генә елга тавыннан төшеп җиттеләр, сөйләшмичә генә зирек арасыннан уздылар. Сөйләшмичә генә, елга өстенә йөзтүбән ятып, су эчтеләр. Аннары, елга өстенә үк чүгеп утырып, кулларын-битләрен юдылар. Мартынов аларның үзара ни турында сөйләшәселәрен ишетергә кызыксынып, сүз кушарга ашыкмады, сабыр итте. Ниһаять, малайларның кечерәге телгә килде. — Павка,—диде, — тегендә тагын кайчан барабыз? — Белмим. Бәлки, бөтенләй дә бармабыз. — Ник? — Шулай. Куркыныч.—Ул судан чыгып торган кара чуер ташлар өстенә утырткан корзинын алды. Аннары янауга якын кыргые тавыш белән иптәшен кисәтеп куйды. — Тик син кара, Петушок, берәүгә дә әйтәсе булма. — Әйтте ди. — Әниең дә белмәсен. Минем әтигә ишетелсә дә, яхшы булмас. Әйдә! Малайлар, нәкъ Мартынов уйлаганча, елга чокыры аркылы туры авылга чыгарга чамалап, китә дә башладылар. Артык сабыр итәргә ярамый иде инде. /Мартынов, малайларны куркытмас өчен, тавышын мөмкин кадәр йомшак һәм тыныч чыгарырга тырышып, акрын гына: — Павлик! —диде. Малайлар икесе дә ялт итеп артларына борылдылар һәм тукталып калдылар. Икесе дә курку катыш кызыксыну белән янган күзләрен тутырып, бер Мартыновка, бер аның ярдәмчесенә карадылар, һәм шул ук ■ секундта кемнең кем икәнен танып та алдылар: коры винтовка тоткан кызылармеецка караганда, петлицаларына икешәр өчпочмак таккан, кулына автомат тоткан зур гәүдәле сержант аларны күбрәк кызыксындырды. Хәзер инде алар икесе дә, күзләрен алмыйча, Мартыновка гына карап тора башладылар. Үз чиратында Мартынов та бу ике малайның кайсы «командир», кайсы «рядовой» булуын күптән чамалап өлгергән иде инде. Аларның үзара бер-ике авыз сүз әйтешүләреннән кечерәгенең Петушок, ә зуррагының Павлик икәнлеген дә белеп алды. «Командир», әлбәттә, Павлик иде. һәм ул үзенең зур зәңгәр күзләрен тутырып бер каравы белән Мартыновның күңеленә кереп тә утырды. Тулымса гына иренле, йөзе кояшта янып көрәнсу төскә кергән һәм, гомумән, бөтен чыраеннан беркатлы балалык катыш җитди горурлык бәреп торган бу ягымлы малайны Мартынов үзенең өйдә калган энесенә охшатты. Аның күңелендә: «Сашок нишләп йөри икән хәзер?» дигән уй яшьнәп үтте. Ләкин андый уйларга бирелергә вакыт юк, Павликның керсез һәм дәртле кызыксыну белән тулы зәңгәр күзләре аңардан: — «Я, нәрсә әйтәсең, нигә туктаттың? Син кем?» — дип сорыйлар иде. —• Кайдан кайтып киләсез болай?—диде Мартынов. — Гөмбә җыярга барган идек, — диде Павлик һәм, «син эндәшмә, үзем генә җавап бирермен» дигән мәгънә аңлатып, иптәшенә карап алды. — Кайдан җыйдыгыз? ■
46 
 
— Менә шушы тирәдән— урман эченнән. — Гөмбәгез кайда сон? Павлик үзенең корзинын күрсәтте. — 1Менә, бик аз таптык. — Аның корзин төбендә нибарысы дүрт- биш бөртек усаклык гөмбәсе бар иде. — Ә син. Петушок? Кайда синең корзинын? Петушок өчен дә Павлик үзе җавап бирергә ашыкты: — Икебез бер корзинга җыйдык. «Бу малайда бер хикмәт бар»,—дип уйлады Мартынов күңеленнән. Тик, малайны уңайсыз хәлгә куймас өчен, аның сүзләренә ышанган булып күренде, теге юл белән кайда барганлыклары һәм ни өчен бирегә юлдан килмичә, урман читләп, яшеренеп килүләре турында сорашмый торырга булды. — Сез кайсы авылдан? — Сосновка. » Мартынов елга буенда янәшә утырган бу ике авылны карта буенча, үзе дә белә иде. Шулай да, малайның ничек җавап бирүен сынау теләгеннән чыгып, сораган булды. — Менә шушы авылмы? — Юк, бусы Подлесная. Сосновка әнә тегендәгесе. — Алай икән. Бу авылларда немецлар юкмы? — Безнең тирәдә күрейгәннәре юк әле. — Әтиең өйдәме? — Ә сез үзегез кем соң? Нигә сезгә минем әти? «Юк, гади беркатлы гына малай түгел бу!» — дип уйлады Мартынов тагын. — Моның белән чынлабрак сөйләшергә кирәк»... 
12 
Чыннан да Мартыновның Павлик турындагы сизенүләре юкка гына түгел иде. Бу малайның күңелендә, балаларча беркатлылык белән аралашкан булса да, җитди уйлар чуала, җитди ниятләр туа,' зур-зур планнар корыла иде. Сугышның беренче атналарында ук диярлек, Павлик немец гаскәрләре тылында калган совет кешеләренең дошманга каршы партизан сугышы алып барулары турында укый башлады. Гражданнар сугышы турында язылган әдәбият буенча таныш булган партизан исеме Павлик өчен изге иде. Партизан булып сугышып йөрү — ул фәкать революция елларында яшәгән кешеләр өлешенә генә чыккан хезмәт булып, моннан соң беркайчан да, беркем өчен дә кабатланмаячак бәхет булып тоела иде. Павлик өчен моңарчы җырларда гына җырланып, әкиятләрдә генә сөйләнеп килгән, ефәккә төрелгән асылташ шикелле, матур, нәфис легендаларга төрелеп яшәгән партизанлык хәрәкәтенең хәзер килеп яңадан терелүе малайны бөтенләй үзгәртеп җибәрде. Тик баштарак ул хәрәкәтнең кайдадыр шактый еракта, илнең көнбатыш чигендәге районнарда гына булуы Павлик өчен аның чынлык көчен шактый киметә иде әле. Ләкин партизаннар турындагы хәбәрләр көннән-көн күбәя, көннән-көн якыная бардылар. Хәтта Павлик инде үзе кебек малайларның да ул сугышларда катнашып, геройлык күрсәткәнлекләре турында берничә тапкыр ишетеп өлгерде. Малай партизанлыкның хәзер бик реаль хәл икәнлеген, әгәр теләсә, партизан булу аның үзе өчен дә, бүген булмаса, иртәгә мөмкин буласы эш икәнлеген аңлый иде инде. Теләсә? Теләвен бик тели... Ләкин коры теләү генә җитәме икән? Ни өчен соң болай, партизан булу мөмкинлеге якынайган саен, аның йөрәгендә бу хәрәкәткә катнашудан курку тойгысы көчәя бара? Әгәр дош
47 
 
ман белән беренче очрашуда ук үтерсәләр, бер генә геройлык та эшләргә өлгерә алмый калсаң? —дип курка иде Павлик. Шул ук вакытта ул куркаклыкның гомумән оят нәрсә икәнлеген дә белә, Ватан өчен көрәштә исә, куркаклык күрсәтүнең иң әшәке хурлык икәнлеген аңлый иде... Җитмәсә, үзе кем малае бит әле! Аның атасы колхоз председателе. Ә абыйлары тагы!.. Юк, аңа куркак булырга һич ярамый... һәм Павлик, партизанлыкка хәзерләнү тәртибендә, үзендәге курку тойгысын бөтенләй бетерү өчен көрәш башлый. Теге яки бу дәрәҗәдә һәркемдә була торган бу табигый тойгыга каршы Павлик үзенчә көрәшә: бу алама тойгыны җиңү өчен, ул аның белән исәпләшмәскә була. Тез . буыннары дер-дер калтырау белән, йөрәге леп-леп тибү белән исәпләшмичә, төн уртасында утсыз-нисез, берүзе идән астына — дөм-караңгы базга төшә. Ә аларның идән асты базы кешенеке шикелле гади генә түгел, үзенә бертөрле. Олы кеше басып тора алырлык тирән һәм иркен итеп эшләнгән бу базның стеналары имән бүрәнәләр белән буралган. Аның бер як стенасында шундый ук имән бүрәнәләрдән юнып эшләнгән калын ишек бар. Ул ишек артында тагын бер ишек бар — күгәреп беткән тимер ишек. Анысын да ачып керсәң, стеналары кирпеч белән ныгытылган бер караңгы бүлмәгә килеп чыгасың. Моның белән генә дә бетми: баз эчендәге бу бүлмәнең аргы башы авызы бәрәңге бакчасына чыга торган подвалга барып тоташа. Ул бүлмәдә калын-калын имән такталардан ясалган / буш буралардан башка берни дә юк. Идән асты базында, ичмасам, кыш көнендә умарталар тора. Подвалда — бәрәңге һәм төрле яшелчәләр саклана. Он-ярма кебек әйберләр өчен ишек алдында келәт бар. Ә бу җир асты бүлмәсе? Кемгә кирәк булгандыр ул, ни өчен кирәк булгандыр? Кем ясагандыр аны, шулкадәр тырышып, кайчан ясагандыр — алары турында Павлик берни дә белми. Хәтта ул аның барлыгын да күптән түгел генә белде. Бу турыда берәрсеннән рәтләп сорашырга да туры килгәне юк әле аңа... Ләкин Павлик өчен анысы әһәмиятле түгел... Менә ул идән асты базында басып тора. Куркынычрак булсын өчен, үзе ачып төшкән сайгакны да ябып куйган. Дөм-караңгы. Төпсез караңгылыкка күмелгән почмакларда нәрсәдер шатырдап куйган ке^ек. Күз* алдында аклы-кызыллы шәүләләр дә чагылып китәсыман. Нәрсәләрдәндер шикләндерә, шомландыра. Куркыныч. Павканың йөрәге атылып чыгардай булып сикерә. Бөтен буыннары калтырый. Аның тизрәк бу шомлы урыннан котыласы, өскә чыгасы килә... Ләкин юк, ярамый. Малай берни белән дә исәпләшми, тешләрен кысып түзә. Күзләрен дә йоммый. Киресенчә, аларны зур итеп ачып, шомлы шытырдау ишетелгән яки шикле шәүлә күренгән якка төбәлә: янәсе, туп-тур ы куркынычның күзләренә карый... Юк, малай моның белән генә канәгатьләнми. Шыксыз курку тойгысын җиңү өчен, аны тәмам мыскыл итү өчен, бу баздан гына кире әйләнмәскә, теге бүлмәгә дә керергә кирәк. Аның аркылы үтеп, подвал аша бәрәңге бакчасына барып чыгарга кирәк... һәхМ Павлик, дымсу, чирканыч имән стенаны капшап, ишек эзләргә тотына. Таба. Ләкин ача алмый. Бик озак азаплана. Тырнакларын авырттырып бетерә. Шомлы' бүлмәнең серле ишеге ачылмый. Ни булган соң ул 'ишеккә? Беркөн аны Павка бик тиз ачкан иде бит. Әллә берәр җиреннән бикләгәннәрме үзен, әллә кадаклап куйганнармы? — Юк, — ди Павлик. Чигенергә теләми ул. — Барыбер керми калмыйм. Бу яктан булмаса, теге яктан керәм, подвал аша... Ул, әти-әинләреи уятмас өчен, сайгакны саклык белән генә күтәреп, өскә менә. Ишекне акрын гына ачып, ишек алдына чыга. Абзар аркылы үтеп, бәрәңге бакчасына керә. Подвал алдына килә. Хәзер инде ул чынлап та курыкмый. Подвалга төшү аңа бик гади эш булып күренә башлый. Ул инде үзеннән бөтенләй канәгать түгел. Идән астына төшкән. 
48 
 
имеш! Моның нәрсәсе бар соң? Белмәгән базмыни? Ул базда кеше куркытырлык нәрсә булсын, ди. Җен, шайтан дигән нәрсәнең бөтенләй дөньяда ук юклыгы күптән мәгьлүАм. Бака бар дпмәсәң шул. Бакадан кем курка? Тешлиме соц ул бака! Бүре булса икән айда, аю булса икән!., һәм Павлик караңгы төн уртасында япа-ялгыз кара урманга чыгып китә. Куркуы колакларын чыңлатыр дәрәҗәгә җитсә дә, аның белән исәпләшмичә, юлдан читкә чыгып, тәртипсез үскән агачлар арасына кереп югала. Куе шырлыкларны ерып, төнге елга буена барып чыга. Ташландык тегермән хәрабәләре яныннан әйләнеп, каберлекләр аша авылына кайта... Шундый, куркуга үч итеп ясалган төнге сәяхәтләренең берсендә Павлик гаҗәеп серле бер хәлгә очрады. Бу төнне ул үз авылларының төн ягындагы әрәмәлек аша узып, аргы як кырые сазлыкка барып тоташа торган зур урманга кереп киткән иде. Малай урман авызына килеп керү белән, ниндидер җәнлекнең, күзгә күренмичә, агач арасындагы үләңнәрне, яфракларны кыштырдата-кыш- тырдата чабып килгәне ишетелде. Павлик бу тавыштан аз гына да курыкмады. Аның нәрсәсеннән куркасың! Ул үзе — куяндырмы шунда, төлкедерме, хәтта бүредә булсын, ди — үзе Павликтан*куркып качты бит! Әле бала елаганга, әле кәҗә тавышына охшатып, әле акылдан шашкан кешене хәтерләтеп, әллә нинди ямьсез авазлар белән кычкыра торган ; төнге ябалак тавышы да куркытмый иде инде аны. Адым саен диярлек аны киеменнән тотып алучы нәрсәнең дә шайтан түгел, аю да түгел, ә гади агач ботагы икәнлеген белә иде. Бара торгач, ул бер җирдә яшькелт яктылык сибеп янган бик күп ут бөртекләре чәчелеп ятканны күрде. Ләкин аны ул утлар да куркытмадылар, бары кызыксындырдылар гына. Чөнки аның шундый төнлә яктыра торган коңгызлар турында ишеткәне бар иде инде. «Шушы икән инде алар», дип уйлады Павлик һәм, аларның нинди икәнлекләрен көндез яхшылап тикшереп, кич белән өйдә «яндырып» карар өчен, берничәсен алып, кесәсенә салды да ары атлады. Тик ул озак бара алмады, аяклары суга кергәнне сизеп, йөрәге жу итеп китте. Малай шып тукталды... «Сазлык, — диде ул күңеленнән. — Гади сазлык булса бер хәл. Әгәр дә төпкә тарта башласа!» Павлик үзе басып торган урынның ныклыгын тикшереп карарга теләп, тирбәлергә тотынды... Нәкъ менә шул вакытта артта, әле яңа гына үзе үтеп килгән җирдә, агачлар арасында ат пошкырган тавыш ишетелде. Павлик саз турында онытып, колакларын сагайтты. Кыштырдау. Җиргә төшкән коры ботакларның шартлап сынуы... Юк, ни җитте куян яки төлке генә түгел бу... Арба шыгырдый. Әнә, кемдер сүгенеп куйды... Сүгенерсең! Мондый төндә арбалы ат белән шушындый шырлыкка килеп кер әле! Нинди юләр икән ул? Юл да юк бит монда. Павлик ни җитте куркынычны гына түгел, зуррак куркынычны җиңәр өчен, юрамалый юлсыз җирдән килде бит. Урманның да шундый кеше аягы басмаган җирен сайлады. Кайбер кешеләр бу тирәгә төнлә түгел, көндез килергә дә шикләнә... Ай-Һай, яхшы ният белән йөрүче кеше булмас ул мондый төндә, мондый җирдә... Ләкин, гаҗәпкә каршы, Павлик һич көтмәгәндә үз колхозларында һәрвакытта ат караучы булып эшләп килүче Прохор агайның тавышын ишетте. Тагын да гаҗәбрәге: Прохор, ярым ачулы, ярым ялынулы тавыш белән, Павликның әтисенең исемен кычкырды. — Захар Петрович, тукта инде. Кая булдың инде син?—дип сукранды Прохор. Шунда ук, аз гына уңдарак, Захар Петровичның тыныч тавышы ище. телде. — Елама, Прохор,—диде ул. — Бире кил, бире...


 
«Әти шул, әти. Үзе...» Павлик, ни уйларга да белмичә, баскан урынында беравык катып торды. Аннары малайны кызыксыну тойгысы җиңде. Биредә, шушындый аулак урында, шушындый караңгы төн уртасында үзенең атасы катнашы белән нәрсә эшләнгәнлеген беләсе килү теләге биләп алды аны. Ул, үзенең бирегә нигә килгәнлеген бөтенләй онытып, тегеләр артыннан күзәтергә тотынды. Хәзер аңа бернинди ят шытырдау тавышы да ишетелми иде инде. Ул хәзер әнә шул арбалылар хәрәкәтенә бәйләнгән тавышларны гына ишетә. Тик, арбалылар тавышы бик якынсыман тоелса да, аны коры ишетү генә канәгатьләндермәде. Аларның кая барганлык- ларын, нәрсә төяп барганлыкларын үз күзләре белән күреп торасы килде. Арбалылар Павлик чамалаганча ук якын булып чыкмады. Аларны күрү өчен, малайга, кирегә борылып, байтак җир үтәргә һәм ярыйсы гына ашыгып атларга кирәк булды. Чөнки арба тавышлары инде бу тирәдән ерагая башлаган иде. — Ничек болай тиз баралар,—дип гаҗәпләнде Павлик,—җәяүләп атлау өчен дә читен булган шырлык эченнән җигүле ат белән ничек бармак кирәк? Арба юлы бар күрәсең. Шул юлга төшеп, артларыннан барасы иде. Кайда соң ул юл?.. Ныклабрак колак сала торгач, Павлик әтисе белән Прохорның икәү генә түгел икәнлекләрен, аларның арбалары да берничә икәнлеген чамалады. Ул арада арба тавышлары кинәт әкренәеп китте дә, бөтенләй тукталып ук калды. Павлик та тукталды. Ләкин ул ни булды дип уйларга да өлгермәде, кайсыдыр берсе балта белән агач кисәргә тотынды. Балта тавышының тонык яңгыравына, шул ук вакытта яфрак шаулавының шәп ишетелүенә карап, Павлик киселә торган агачның юан түгеллеген чамалады. Аның чамасы дөрескә килде: беренче агачны бик тиз егып, икенчесен кисәргә тотындылар. Павлик, балта тавышыннан файдаланып, алга таба кузгалды. Куе агачлык арасыннан ун-унбиш адым чама- * сы үтүгә, аның алдында урман юлына охшаган ачыклык күренде. — Әһә, менә аларның юлы. Ләкин урман эче буйлап сузылган ачыклык юл булып чыкмады. Шулай да Павлик балта тавышы килгән якка шул ачыклык буйлап бара башлады, һәм бераз баруга каршысында ниндидер, печән кибәненә охшаган шәүлә торганын күрде. Ул арада тагын әтисенең тавышы ишетелде. —- Әйдә, хәзер үтәргә була. Алда бер-бер артлы әллә ничә арба кузгалганлыгы ишетелде. Күп тә үтмәде, Павлик каршында торган «печән кибәне» дә урыныннан кузгалды һәм чайкалачайкала алга таба китте. «Әллә печән төяп баралар инде?» Әйе, печән төялгән арба да бар иде бу обозда. Павлик караңгылыктан һәм арба тавышларыннан файдаланып, печән йөгенең ян ягына чыкты. Алда баручы икенче арбаның йөге нәрсә икәне бөтенләй күренми иде. Шулай да, тәгәрмәчләрнең авыр шыгырдавына, ул тәгәрмәчләр астында юан-юан агачларның шартлап сыну тавышларына карап, Павлик ул арбага шактый авыр йөк төялгәнлеген чамалады. — Ашлык төягәннәр, булса кирәк. Әйе, бу обозда ашлык төялгән арбалар да бар иде. Алда, үзләре күренми генә шыгырдаган арбалар ягында, тагын Про- хорныц сукранганы ишетелде. — Кай җәһәннәмгә кереп киттек соң без. Бу кадәр ерак түгел иде кебек бит. 4. .с. Ә.' № ю. 49 

50 
 
— Җәһәннәм алда булыр әле, Прохор, — дип җавап бирде аңа Захар Петрович. — \зең үк әйтерсең әле: бу * сәяхәт күңел ачу гына булган икән, диярсең. Зарланма. — Юк ла. Нинди зарлану. Болан ерак түгел кебек иде дип.кенә әй- тәм. Ялгыш юлдан китмәдекме, дим. — Юк, юк. Бик дөрес юлдан барабыз. — Захар Петрович бераз эндәшми барганнан соң, соңгы сүзен мәгънәле итеп, тагын бер тапкыр кабатлады. — Бик дөрес. — Тагын бераз үткәч, янәдән өстәп куйды: — Шушыңардан да дөрес юл юк хәзер безгә. Павлик әтисенең инде бу сүзләрне бу урман юлы турында гына әйт- мәгәнлеген, ниндидер башка, тирәнрәк хмәгънә аңлатырга теләп әйткәнлеген сизенде. Прохор да, үзенчә, төшенде, ахры, сукранмыйча гына: — Әйе, Петрович, анысы шулай, — дип куйды. Ниһаять, серле обоз урман эчендәге шактый зур аланга килеп тукталды. — Печән! Бире кил!—дип кычкырды Захар Петрович. Печән төялгән арба, сулга борылып, Павликның әтисе янына — аланның аргы кырыена таба китте. Башка арбаларга җигелгән атларны җитәкләп килүчеләр дә, атларын калдырып, шул тирәгә җыела башладылар. Павлик нибарысы алты арба санады. Арба саен берәр колхозчы бар иде. Алар алтысы да Павликка таныш, ә җиденче кеше аның үз әтнсе булса да, малай үзенең биредә икәнлеген белдерергә батырчылык итмәде. Әтисеннән курыкты. Аның әтисе шундый: кирәк-кирәкмәс урында үзенә тиеш булмаган эшкә тыгылган кешене бер дә яратмый. Ә монда, күренеп тора, ниндидер бик серле эш. Яшерен эш. Павликка белергә ярый торган эш булса, әтисе үзе дә әйтер иде... Ә болай... күреп калса, бирер кирәгеңне. Аның законы үзе белән... Ачуы килсә, бер дә тартынып тормый. Дөрес, кыйнамый ‘кыйнавын. Я каеш белән берәрне тартып ала, я кычыткан белән чәбәкли, я шунда, күзеңнән ут күрсәткәнче, яңагыңа чабып җибәрә... Авыртуы да әллә ни булмый булуын, гарьлеге... Павлик, агачлар арасына яшеренгән килеш, читтән торып кына күзәтергә тотынды. Берничә кеше, печән йөген бушатып, аның беразын ниндидер чокырга салдылар. — Прохор, китер!—диде Захар Петрович. Прохор булса кирәк,—чокыр янындагы төркемнән берәү аерылып, атлар янына китте һәм шунда ук бер арбаны чокыр кырыена алып килде. Арбадан әлеге печән салган чокырга нәрсәдер бушатырга тотындылар. Беркем берни сөйләшми, тик аратирә ухылдап куйгалаулар гына ишетелә. Кайсы берсе, күңелсез кичерешләре эченә сыймагандай, көрсенеп, бер-ике сүз әйтеп куя. — Их, нинди заманалар килде... Тагын тавыш-тынсыз гына эшлиләр. Тагын берсе әйтеп куя: — Их, кирәге чыкмый гына үтеп китсә... бөтенесе шунда череп калса да жәл булмас иде. — Күп сөйлисез, — ди Павликның әтисе. — Сүзең көмеш булса, эндәшмәвең алтын дигәннәр. — Шактый озынга сузылган сүзсезлектән сон Захар Петрович кисәтүле, кырыс тавыш белән тагын берничә сүз әйтеп куя: — Карагыз аны, андыймондый хәлгә калырга туры килсә, кайсыгыз булса да, телегезне тешләп үлә белегез. — Я инде син, Захар Петрович,—ди берсе җәберсенгән тавыш бе- ләп, — ышанмыйсыңмы әллә безгә.  
4« 51 
 
— Беләм анысы, барыгыз да әйбәт кешеләр. Тик сез аны, преда- тельне, күңеленнән Советка дошман булып йөргән кешедән генә чыга дип уйламагыз... Әтисенең бу сүзләре Павликка әллә ничек сәеррәк тоелды. Ничек инде ул, Советка дошман булмаган кеше предатель булсын ди? — Куркаклык харап итә кешене, — дип дәвам итте Захар Петрович.— Куркактан чыга предатель... Павлик тетрәнеп китте. Әйтерсең, әтисе үзенең соңгы сүзләрен туры- дан-туры аңа төрттереп әйтте инде. Тукта әле, нигә ул сүзне үземә алам соң мин? Куркакмы әллә мин? Куркак булсам, япа-ялгыз шушындый урманга килә алыр идеммени?.. Караңгылык эченнән кемдер Павликны мыскыллап көлгән кебек була: «алай булгач, нигә әтиеңә күренергә куркасың?». Павлик артык түзә алмады. Яшеренеп торган җиреннән атылып чыкты да, атасы каршына килеп басты: — Әти, син ничек уйлыйсың: мин куркакмы? — Павлик?! — Әйе, мин. Бөтен төркем кинәт эштән тукталды. Авыр тынлык урнашты. Хәтта атлар да сагаеп калган кебек булды. Павлик әтисе турында, хәзер үк тотып яңакламаса да, бик каты бәрелер дип көткән иде. Ләкин Захар Петрович, ачуының катылыгыннан үзе дә шикләнү нәтиҗәсендәме, әллә Павликтан дөресен әйттерергә шулай уңайрак булыр дипме — көтелмәгән дәрәҗәдә тыныч, йомшак тавыш белән сүз башлады: — Нәрсә син, — диде ул, бөтенләй ачусыз итеп. — Безнең нишләгәнне күзәтеп йөрергә булдыңмыни? — Юк, мин. сезнең монда киләсегезне белмәдем. ■— Ялганлыйсың бит, улым. — Юк, әти. Мин сезнең турыда уйламадьш да, урманга бер үзем килдем. Захар Петрович, Павликның бу сүзләрен бөтенләй ишетмәгән кебек, игътибарсыз үткәреп, үз соравын бирүдә дәвам итте: — Кем әйтте сиңа безнең төнлә урманга барырга җыенуыбыз турында? Безнең арттан күзәтеп йөрергә кем өйрәтте? — Юк дим, әти. Берәү дә берни әйтмәде дә, бу турыда берни белмәдем дә... — Иптәшең кем? — Нинди иптәш? Мин бер үзем. — Дөресен әйт. Мин сиңа тимим бит. Курыкма. — Ә мин курыкмыйм. ' — Курыкмыйсыңмы? Ә беләсеңме син нишләдең? Беләсеңме син, без хәзер нишләргә тиеш? — Нигә? Мин нишләдем? — Син балалар белергә тиеш булмаган эшне белдең. Хәзер, синең аркада, безнең ничә көннәр буе әзерләнеп эшләгән эшебез, ничә көннәр буе эзләп тапкан урыныбыз яраксызга чыга. Хәзер инде без бөтен эшне яңадан башларга, яңа урын эзләп табарга тиешбез, я булмаса, бу мәшәкатьләрдән котылу өчен, шпионны аскан шикелле, сине усак ботагына асып куярга тиешбез. Павлик эндәшмәде. Башкалар да, Захар Петровичның бу коточкыч сүзләрен раслагансыман, җитди тынлык сакладылар. — Юк, синең үзеңә кирәк булмаган ул безне күзәтү, — дип дәвам итте Захар Петрович. — Бүтән берәүгә кирәк булган ул. Дошманга кирәк булган. Павлик әтисенең үзенә ышанмавыннан, гарьләнүеннән елар чиккә җитте. 
52 
 
Белмәдем дим ич! —диде ул, ярсып. — Сездә ни эшем бар минем. Беләсең килсә, мин үзем партизан булырга әзерләнәм. Менә шул. Теләсәң нишләт...— Павлик соңгы сүзләрен әйткәндә тыела алмый елап ук җибәрде. һәм:—курыкмыйм, елГасам елыйм, вот, курыкмыйм,—дип өстәп куйды. Сүзгә Прохор да кушылды. — Атаңнан курык син, улым. Дошманнан курыкма. — Мин дошманнан курыкмыйм, Прохор агай. Бала йөрәгеннән күз яше белән бергә тышка бәреп чыккан эчкерсез сафлык өстенлек алды. Захар Петрович Павликның ялганламаганына ышанды. Малаеның өзелеп: «Мин үзем партизан булырга әзерләнәм» дип әйтүе ата күңелен йомшартып жибәрде. Соңгы вакытларда улының төннәрендә үз урынында булмавын моңарчы да сизгәләгән иде ул. Менә эш нәрсәдә икән: малай партизан булырга әзерләнә икән... — Я, әйтеп бир әле: партизан булырга ничек хәзерләнәсең син? — /Менә шулай... Курыкмаска өйрәнәм. Павлик үзенең ничек итеп курыкмаска өйрәнүен, ничек итеп караңгы төннәрдә бер үзе кара урманнарга барып йөрүләрен әйтеп бирде. — Дурак!—дип куйды Захар Петрович. — Вот дурак! Ләкин бу ямьсез сүзне шундый яратып, шундый матур итеп әйтте ата, «дурак» сүзе аның авызында нәкъ «молодец!» дигән шикелле, мактау сүзе булып яңгырады. Чокыр тирәсендә хәрәкәтсез калып, һаман аптырашта торган кешеләр, авыр, газаплы тынлыктан котылганга шатлангандай, рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр. Павликка да җиңел булып китте. Ләкин Захар Петрович кешеләргә болай тугарылып китәргә ирек бирмәде. — Җитте, — диде ул кырыс, каты тавыш белән. — Прохор, синең арбаң бушады. Бар, арбаңа салып алып кайтып кит бу малайны; башына капчык кидер: юлны күрмәсен. Мин ул партизан белән иртәгә әйбәтләп сөйләшермен. Ә без монда эшне башка урынга күчерәбез... Бу хәл моннан атна-ун көннәр элек булган иде. Ул көннәрдә дошман гаскәрләре бу тирәгә килеп җитмәгәннәр иде әле. Шулай да, аларның килү ихтималы бик зур икәнлеген Павлик та ачык сизә иде. Шулай булгач, олылар ничек сизмәсен? Павлик, унбер-унике яшьлек малай башы белән, партизан булырга хәзерләнгәнне, аның әтисе ничек хәзерләнмәсен? Павлик төнлә күргәннәре турында башлап үзе сүз кузгатмады. Аны Прохор арбасына утыртып, кайтарып җибәргәч (ни өчендер, Прохор аны башына капчык кидерми генә алып кайтты; югыйсә, әтисе бу турыда бер дә шаярмыйча, бик чынлап әйткән кебек булган иде), әтиләре нишләгәннәрдер, яшергән әйберләрен икенче урынга күпергәннәрдерме, кая күчергәннәрдер — анысын да белмәде. Шулай да, малай үзенчә нәтиҗә ясап куйган иде инде: / — Димәк, әтиләр дә дошман килгәнне хәзерлексез генә көтеп ятмыйлар. Дошманга эләкмәсен дип, ашлыкны яшерәләр... Ләкин әтисе белән сөйләшкәч, Павлик бу нәтиҗәнең генә аз икәнлеген аңлады. Икенче көнне кичкә табарак әтисе үзе чакырып алды аны: — Кил әле, Павлик, — диде, — тотып тор әле менә шуны. — Ул келәт алдында, мунчалага сүс катыштырып, ниндидер бау ишәргә җыена иде. — Мә, нык тот. Павлик берни дә әйтмичә генә, сүс катыш мунчаланы әтисе күрсәткән урыннан ныклап тотты. Захар Петрович бауны уртасыннан ишә башлады. — Я, йокы туйдымы соң, партизан)
53 
 
Павлик, үзен болай мыскыл иткәнгә җәберсенгән тавыш белән, акрын гына җавап бирде: — Туйды. Әтисе, бер сөям чамасы ишкәч, бауны урталый бөкләде дә, ишелмәгән ике очын бергә китереп, юанрак итеп ишә башлады. Әһә, башын элмәкле итеп ишә икән... Павлик аның ничек матур итеп, нык итеп ишүен сокланып карап торды: Их, чыбыркы иштереп алырга... Ишәме соң? Былтырмы икән, әллә өченче ел укмы икән, «ярар, бер бушаганда ишеп бирермен» дип вәгъдә дә иткән иде. Барыбер ишмәде. Үзе өйрәнсен, ди ул... Хәер, Павлик үзе дә начар ишми ишүен. Тик аныкы болай, әтисе ишкән кебек үк, ныклы булып чыга алмый әле... Сүзсезлек шактый озак дәвам иткәннән соң, әтисе тагын телгә килде. Тик бу юлы ул шаяртмый иде инде. Үз тиңе белән сөйләшкәндәгечә, . җитди булып ишетелде аның сүзләре. — Павлик, сиңа китәргә туры килер бит, егет,—диде ул. Павлик шомлана куйды. — Кая? —- Тынычрак якка. Көнчыгышка. Уралгамы булыр анда, башка җиргәме... Павликның шомлануы тагын да арта төште. — Нигә? — Бу тирәдә куркыныч хәзер, улым. Балалар өчен куркыныч. Фашистларның безгә дә килеп җитүе мөмкин. — Ә сезгә куркыныч түгелме? — Безгә оят булыр, улым, дошманнан куркып, авылыбызны ташлап китсәк, оят булыр. Ә син кечкенә әле. Син — үсәсе кеше. Ил өчен без эшли алмаганнарны эшләп бетерәсе кеше. Анда сезне укытырлар. Кеше итәрләр. Павлик ни әйтергә дә белми бөтенләй телсез калды. Хәзер инде аның алдына партизан була алмый калу куркынычы килеп басты. Әйе. Менә нәрсә куркыныч икән ул! Тәмам хәзерләнеп җиттем дигәндә бит! Димәк, аның әтиләре дошманга каршы бик чынлап сугышырга әзерләнәләр. Юк, коры икмәк яшереп кенә йөрмәгәннәр алар тегендә, мөгаен корал да яшергәннәр. Алай-болай булып китсә, ягъни немецлар килсә-нитсә, урманга китеп, партизаннар лагере ясау өчен, урын хәзерләп куйганнар... Каян очрады соң ул аларга? Шулай туры килеп, очраган икән инде, нигә эндәшми-тынмый кайтып кына китмәде... Шул, шул... Бары шуның өчен генә... Бу Прохор агай тагы, кәҗә сакал, урманнан кайтканда башка капчык кидерә белмәде. Рас председатель әйткән икән, нигә кидерми ул? Капчык кидереп алып кайткан булсалар, бәлки, болай ук шикләнмәсләр иде әле... Ул вакытта, бәлки, Павликны җибәрү турында әтисенең башына килмәгән булыр иде. Ә болай... янәсе, Павлик аларның серен белгән. Янәсе, алай-болай булып, дошман кулына эләксә, бала кеше, түзмәс, телен тешләп үлә белмәс. Куркыр. Әйтер... янәсе, аларның эшләрен харап итәр... Малайның гарьләнүдән күңеле тула башлады. . — Мин китмим, — диде ул, ниһаять, күз яшен көчкә тыеп. Әтисе тагын аңа тиз генә җавап кайтармады. Ул, Павликны бөтенләй ишетмәгән кебек, үз эше белән булашуын белде. Павлик хәзер әтисенең нәрсә ишүе белән кызыксынмый иде инде. Күзләре белән карап торса да, әтисе кулындагы бауны күрми иде ул. Менә әтисе, ишкән нәрсәсен муенына элеп, каяндыр бер тал таяк китереп чыгарды һәм муенындагы бауның элмәкле башын шул таякка кидерә-кидерә, ашыкмыйча гына Павликка җавап бирде: — Китәрсең, улым... Ул тагы үз эше белән мавыгып, сүзсез калды. Әлеге таягының киртләчләп уеп алынган башын үзе ишкән бауның элмәгенә киертеп, саклык 

51 
 
белән генә бөкләде дә, тигез һәм нык итеп бөтерелгән сүс киндерә белән кысып бәйләп куйды. Аннары, кесәсеннән мөгез саплы пәкесен чыгарып, юкә очларын кискәләде. Әһәмиятсез генә сүз әйткән тавыш белән, тагын бер тапкыр: — «китәрсең» — диде. Ул арада моңарчы һаман җитди булып килгән йөзенә, бәләкәй балаларны кызыктырырга теләгәнсыман, ясалма көләч чырай биреп, кулындагы таягын алга сузды һәм тамак төбе белән, өзеп кенә: «Эһ!» дип, мактау тавышы чыгарып куйды. Тик шул вакытта гына Павлик әтисенең кулында чыбыркы икәнен күрде. Әйе, мунчалага сүс катыштырып, өч катлап ишелгән, очы биш- алты урыннан төйнәлгән, бөгәлҗәләп эшләнгән саплы менә дигән чыбыркы!.. — Я, шәпме? Павлик ни дияргә дә белмәде: аңарда хәзер чыбыркы кайгысы түгел иде. — Кая әле, ничегрәк шартлый икән. — Захар Петрович кулындагы чыбыркысын, җайлы гына итеп, өздереп кенә бер селтәп алды. Чыбыркы шундый каты, шундый чиста итеп шартлады, хәтта Павликның колагы чыңлап китте. — Я, ничек? Юк, Павликның күңеле чыбыркыда түгел иде хәзер. Шулай да, атасына хөрмәт йөзеннән, саран гына итеп булса да, елмаеп куйган булды ул. — Әйбәт. — «Әйбәт», — диде әтисе, аның сүлпән җавабын үчекләп. — Во! диген, мирово! диген. Мә, рәхәтен күр! Павлик, нишләгәнен үзе дә аңлап җиткермәгән хәлдә, әтисе сузган чыбыркыны кулына алды. — Ә нигә миңа бу чыбыркы? —диде ул, аптырап. — Ничек нигә? Әйткән идем бит мин сиңа бервакыт: кайчан булса да бер ишеп бирермен дип... үзең сорагач... Павлик кинәт нидер сизенде. Ул биредә үзе өчен чиксез авыр, гарьлекле, аны баласыта, кимсетә торган бер хәйлә барлыгын аңлап алгандай булды: «Әһә, чыбыркы биреп мине юатмакчы була икән... Шуның белән юатып, мине ерак тылга озатмакчы була икән...» Малайның күкрәгендә ниндидер ташкын күтәрелде. Гарьлек, ачу, үпкәләү дулкыннары барысы берьюлы ургылып, аның тамак төбенә килеп тыгылды. Ул тыелырга тырышып карады — булдыра алмады: тулымса иреннәре, аның ихтыярыннан тыш, үзләреннән-үзләре кыймылдый башладылар. Зур зәңгәр күзләре яшь белән мөлдерәмә тулып, томанландылар... Ниһаять, аның артык тыелып торырлык хәле калмады. Ярсып, кулындагы чыбыркыны җиргә атып бәрде һәм елау катыш ачулы, үпкәле тавыш белән кычкырып җибәрде: — Кирәкми миңа чыбыркы! Чыбыркыга сатылмыйм мин! Китмим!..— Ул, артык ярсудан булса кирәк, бераз вакыт башка сүз әйтә алмыйча үксеп торды. Бу арада Захар Петрович, бер дә исе китмәгәндәй, тыныч кына кузгалып, җирдә яткан чыбыркыны алды. Аны ашыкмыйча гына келәт стенасындагы агач кадакка элеп куйды. — Әллә мине фрицтан куркыр дип беләсеңме? — диде Павлик, үкси- үкси. — Сер тота алмас дип беләсеңме? Әллә мине телемне тешләп үлә белмәс дисеңме?.. Үзләренә оят, ә миңа?.. Әллә Павлик Морозов зур булганмы?.. Туган ил куркыныч астында булганда... Китмим вот. Җибәрәм дисәң, качам... Әллә мине монда бер эшкә дә ярамас дип беләсеңме?.. Төн уртасында бер үзем бөтен урманнарны әйләнеп чыктым... Сазлык аркылы да чыгам... курыкмыйм... Бүре үзе миннән куркып качты... Баланың саф йөрәгеннән ташып чыккан күз яшьләре, аның әрнеп әйткән сүзләре, ниһаять, ата күңелен йомшарттылар: Захар Петрович сыңар КУЛЫ белән генә улының иңбашыннан кочып алды.

55 
 
— Я, я, җитәр,—диде ул, Павликны юатып. — Юләр син... Мин бит синең үзең өчен әйтәм, үзеңне кызганып... Захар Петровичның болай йомшаруы — ул инде аның: «ярар, алай бер дә китәсең килмәгәч, китмәссең» дип әйтүе иде. Әтисенең холкын һәм гадәтләрен яхшы белгән Павлик моны бик тиз аңлап алды. Кинәт аңа җиңел һәм рәхәт булып китте. Шулай да, елавыннан туктый алмый иде әле ул һәм исенә төшкән бер сүзен елый-елый һаман әйтә тора иде. — Әллә мин... аңламыйммы!.. Әллә мин газета укымыйммы... — Шулай да, авыр булыр сиңа, Павлик. Бик авыр чаклар булыр... Атаң колхоз председателе, абыйларың коммунист. Үзең пионер... — Шулай булгач, бигрәк тә... — Бер дә кызганмаслар, эләксәң, турарлар... — Турасыннар... Барыбер берни дә әйтмәм... — Ярар, ярар. Я, сөрт яшеңне! Карарбыз анда. Тик бел аны, миңа әйтмичә, үзеңнән әллә ниләр чыгарып йөрисе булма... Шул көннән башлап Захар Петрович Павлик белән һәрвакыт чынлап сөйләшә торган булып калды. Аны бала итеп шаяртмый, аның җитди сүзләреннән көлми башлады. Ул инде аны хәзер ашыкмыйча гына, үзенә сиздермичә генә сыный һәм малайның һәр сынауны диярлек канәгатьләнерлек башкарып чыгуын күреп, күңеленнән генә горурлана иде: димәк, төпчеге дә шалапай түгел. Бу авыр елларны исән-сау үткәреп җибәрсә, абыйлары ише генә дә булмас. Тик, дошман безгә дә килеп җитсә... Ә килеп җитүе бик мөмкин шул, бик мөмкин. Гитлер килмешәкләрен ничек каршы алырга райком үзе шундый җитди хәзерлек алып бара икән — юкка гына түгел инде ул... 
13 
Чыннан да, бу сизенүләр, бу хәзерләнүләр юкка гына булып чыкмады. Безнекеләр бу районда унбиш көн чамасы каты сугышып, дошманның җанлы көчләрен һәм техникасын бик күп кырганнан соң, тагын көнчы- гышкарак китәргә мәҗбүр булдылар. Сосновка авылы сугыш үткән төп юллардан читтәрәк — урман эчендәрәк булу сәбәпле, турыдан-туры ут астына эләкми калды. Шулай да Гитлер самолетлары аның өстеннән бөтенләй үк игътибарсыз үтмәделәр: өлешсез калма, дигәнсыман, авыл кырына берничә бомба ыргытып киттеләр. Күп өйләрнең тәрәзәләре кырылды, берничә өйнең түбәсе кубып очты, бер-ике кешенең бозавы өенә кайтмады. Шуннан артык каза күренмәде. Якын-тирәдән сугыш өермәсе үтеп китү белән, авылда ниндидер шомлы тынлык урнашты. Хәзер инде район үзәге белән дә багланыш юк, шул ук вакытта немецлар да күренми иде. Кешеләр бер-берсе белән бик сирәк очраша, күпләр бөтенләй урамга да чыгып йөрми башлады. Шулай да Захар Петрович, колхоз председателе буларак, авылда баш кеше исәпләнә, аның кушканнарын һәркем сүзсез җиренә җиткерергә әзер тора иде. Кыскасы, алдагы көннәрнең шомлы караңгылык һәм хәвеф- хәтәр белән тулы икәнлеген һәркем сизенә, шуңа күрә берәү дә ул көннәрне күрергә ашыкмый иде. Тик авылда калган малайлар гына ул кадәр сабыр була алмады. Якын-тирәгә сугыш килү белән, алар арасында дары һәм төрле шартлаткычлар белән мавыгу башланган иде инде. Патроннарның эчен актарып, гильзадан пистолет әтмәләп алу дисеңме, чын гранатадан ким шартламый торган итеп уенчык гранаталар ясау дисеңме — берсе дә калмый иде алардан. Ул патроннарны кайдан таба торган булганнардыр шайтан белсен. Соңгы көннәрдә исә, малайлар арасында һәркайсынын күңелен кытыкларлык бер хәбәр таралды.  
56 
 
— Сосновкадан җиде-сигез километр чамасы гына ераклыкта—- Лесная елгасы буенда, буш гильзалар гына түгел, атылмаган патроннар да тулып ята, имеш, — диделәр. — Теләсәң күпме җыеп ал ди, өеме-өеме белән җирдә аунап яталар ди. Үзләре күреп кайткан малайлар бар- Бернинди саклаган кеше дә юк ди ул байлыкны. Немецлар да юк ди, чорт та... Бу хәбәрләр, билгеле, Павликның да колагына керделәр. Ләкин Павлик хәзер үзен бик җитди кешегә саный иде инде. Андый юк-бар белән мавыгырга, ул бит балачага түгел. Әтисе белән сөйләшеп, биредә калган икән, уйнап йөрер өчен калмаган. Гадәттәге уен булса бер хәл иде әле, тик торганнан ут белән уйнап йөре, имеш, үз башыңа үзең бәла эзләп... Павлик башта әнә шулай уйлаган иде. Ләкин тора-бара аның бу мәсьәләгә карашы үзгәрде. — Тукта әле, — дип уйлады ул үз алдына үзе. — Чынлап та, шул кадәр сугыш припасы, бернинди хуҗасыз, җирдә аунап ята икән, ник аны әрәм калдырырга? Патрон дигән нәрсәнең кирәге булыр, алып җыярга кирәк аларны. Ул арада авылда ата-аналар яки әби-бабайлар үз балаларын андый куркыныч җирләргә барып йөрүдән бик каты тыеп та өлгергәннәр иде инде. Бу хәл исә, Павликның ниятен куәтләүгә генә ярдәм итте. Янәсе, ул уйнап йөрми. Ә җитди эш өчен булгач, куркыныч бар дип, хәрәкәтсез ятып булмый. Мондый файдалы эшкә әтисе үзе дә каршы килмәс. Нишләп каршы килсен, рәхмәт кенә әйтер... Ләкин Павлик бу фикерен әтисенә әйткәнче, теге урынны үз күзләре белән күреп кайтырга булды. Югыйсә, малай-шалай сүзенә ышансаң, көлкегә калуың да бик тиз. Юкны бар итеп, я че(?енне фил итеп сөйләргә дигәндә — барысының да авызларына шайтан төкергән... һәм ул үзенә иптәшкә Петушокны ияртеп, шыпырт кына китеп тә барды. Петушок бервакытта да Павлик сүзеннән чыкмый торган күрше малай иде. Әтисен тыңламаган чаклары була иде аның, әнисен тыңламаган чаклары да була иде. Хәтта укытучысы әйткәннәрне колагына алып бетмәгән чаклары да булгандыр. Ләкин Павлик әйткәнне тыңламый калмый иде. Куркып түгел, яратып, үзенчә хөрмәт итеп тыңлый иде ул аны. Чөнки Павлик үзе дә Петушокны ярата иде шул. Дөрес, аның яратуы үзенчә иде. Ул аны бервакытта да мактамый, киресенчә, аны әледән-әле әрләп кенә тора. Хәтта, кайчакта сугып та җибәрә. Ләкин башка малайлардан тырнак белән дә чиерттерми. Петушок берәр авыр хәлдә калса, шундук аңа ярдәмгә ашыга иде. Шулай да ул Петушокка үзенең күңелендәге бөтен уйларын, яшерен теләк һәм ниятләрен әйтеп бетерми иде. Бу юлы да ул үзенең төп ниятен аңардан яшерде. — Берәүгә дә сиздермичә, барып карап кына кайтыйк,— диде ул аңа. — Бәлки шунда сиңа да пистолет ясарлык берәр нәрсә табылыр. Павликның малайлар сөйләгән сүзләргә олыларча шикләнеп каравы раска килде: моннан берничә көн элек сугыш булып үткән урында, әлбәттә, өем-өем патрон аунап ятмый иде. Дөрес, Петушок күзлегеннән караганда, бәлки, биредәге байлыкның игечиге булмагандыр. Гильзалар күп иде анда, өсте-өстенә диярлек казылган снаряд чокырлары арасында изелгән противогаз тартмалары ята, тегендә-монда төрле корал ватыклары ауный, хәтта бер урында чылбыр тәгәрмәчләре чәчелеп киткән, стеналары янган бер немец танкысы да торып калган иде. ЛАалайлар, әлбәттә, берничә обойма атылмаган патрон да таптылар, һәм андыйла- рын Павлик, үзенчә, билгеле бер урынга күмеп тә куйды. Ләкин күкрәгендә партизан хыяллары йөрткән кеше өчен биредәге сугыш припаслары турында телгә алып сөйләрлек эш юк иде. Шуңа күрә Павлик бу тирәдән
57 
 
тизрәк китү ягын карады. Чүп өчен пычранып торасы юк дип, үзе белән берни дә алмады, Петушоктан да алдыртмады. Чөнки Павлик хәзер үзенең болай рөхсәтсез китеп йөрүе турында әтисенә ишетелүен теләми нде инде. Нәтиҗәле бер эш чыккан булса, әлбәттә, яшермәс иде, ә болай... Әтисе бит аңа үз белдеге белән әллә ниләр уйлап чыгармаска кушкан, ә Павлик, үз чиратында, алай итмәм дип, аңа сүз биргән иде. Павлик белән Петушок менә шул сәфәрдән кайтып килгәндә Мартыновка тап булдылар. Павлик үзләренең кая барганлыкларын Мартыновтан да яшермәкче иде дә, булдыра алмады. — Ә син, Павлик, дөресен әйт,—диде аңа Мартынов. — Бу тирәдә генә йөрмәдегез бит сез. Гөмбә эзләп кенә дә йөрмәдегез. — Юк, без шушы тирәдә генә йөрдек. — Ә син бер дә курыкма. Мин бит сезнең ә-әнә теге юлдан кайтып килгәнегезне күрдем. Петушок, Павликка карап, акылсыз балаларча елмаеп куйды. Павлик кызарды, ләкин каушамады. — Күргәнсез икән инде, күргәнсез, — диде ул. — Монда әллә ни яшереп торырлык эш юк. Әйбәтрәк гильза табып булмасмы дип барган идек. Павлик, әлбәттә, үзенең күңелендә булган хыялларын ачарга уйламады да. Шуңа күрә ул үзен юрамалый балаларчарак тотарга тырыша иде. — Нинди гильза? — диде Мартынов. — Нигә ул сезгә гильза? — Менә Петушокка да пистолет ясап бирергә кирәк. — Нинди пистолет? — Менә мондый. Павлик үзенең чалбар кесәсеннән уенчык пистолет китереп чыгарды. Пистолет тоткасына охшатып юнылган агачка танкка каршы ата торган мылтык патронының гильзасын беркетеп ясалган сәер генә бер корал иде бу. — Кая, кая, карыйм әле. . — Юк, ярамый. Корулы, хәтәр. — Корулы, ничек? — Ә менә, күрмисезмени? — Павлик пистолет көпшәсенә җеп белән беркетелгән шырпыны күрсәтте. Шырпының күкертле башы көпшәнең уң як кабыргасына яеалган кечкенә тишеккә туры китереп бәйләнгән иде. — Менә шушында инде хикмәт. Бер генә тартып җибәрәсең. Пух! — Кабыргадан китереп бәрәсең, димәк, чүкеч беләнме? И пух итә, ә? «Әһә, — диде Павлик, күңеленнән бик канәгать булып, — бала иткән була, шаярткан була. Көлгән була. Миңа шул гына кирәк тә». Ул үзенең беркатлы бала икәнлегенә Мартыновны ныграк ышандырыр өчен, тагын да кылана төшәргә булды. — Нәрсә, — диде, Мартыновның көлүеннән гарьләнгән кеше булып.— Булмас дисеңме? Шартламыймы? — һәм ул пистолетын алга сузып тотты да, сул куды белән җәһәт кенә кесәсенә тыгылды. Мартынов аның нәрсә эшләгәнен аңлап та өлгермәде, Павлик кесәсеннән алган шырпы кабын, чакма чаккансыман, өстән аска таба селтәп, пистолетка беркетелгән шырпы башына ышкып та алды. Пистолет, көлтә чаклы ут бөркеп, бик каты шартлады. Тын яткан елга буйлары, урманнар яңгырап китте. Моңарчы сүзсез торган Петушок рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Мартынов үз-үзен белешмичә, ачуланып, Павликның кулыннан тотты һәм пистолетын тартып алды. — Нишлисең син, юләр! — Ник, кешегә төзәп атмыйм ич мин? — Тссс!  
58 
 
Барысы да, хәзер ни булыр днгәнсыман, тын калдылар. Шактый вакыт сүзсез торганнан соң, башлап Павлик телгә килде. — Бу нәрсә, — диде ул, пистолетын Мартыновтан кире алып, — дары булса, граната да ясап була... Дары гына булсын, хәтта бомба Дя ясап була, дары булса... Павликның баштагы җитдилеге Мартынов күңелендә чыннан да өметле уй тудырган иде. Бу малайлар бик кирәкле нәрсәләр турында белергә, бик кирәкле кешеләрне табарга ярдәм итәрләр, дип өметләнгән иде. Ләкин Павликның торган саен балалыгы ачыла баруы, ахыр чиктә килеп, аның бөтенләй сабыйларча саксыз кылана башлавы сержантның кабына башлаган өмет утын сүндерде. — Син ничә яшьтә соң, Павлик? — диде ул, аптырап. — Унике тула. — Унике? Ә үзең җиде яшьлек малай кебек кыланасың! — Нигә? — Ә соң шунда якын-тирәдә немецлар булса? Шартлау тавышын ишетеп, үзебезне күреп алсалар?! — Әллә куркасыз? Мылтыгыгыз бар ич! — Ә сез курыкмыйсызмы? — Без куян кебек. Зирек арасына кердек — югалдык. Тот син безне. Койрык юк. — Я, җитте, ут белән уйнап йөрмәгез монда. Башыгыз ике түгел. Әйдәгез, без дә сезнең авылга барабыз. — Ә сез безнең авылга нигә барасыз? — Сезне әтиегезгә әйтергә. Әтиләрегездән качып, шундый куркыныч нәрсәләр белән уйнап йөрисез. Әйдәгез. — Ә минем әти юк, — диде Петушок. Павлик үзенең иптәшен тынычландырырга ашыкты. — Курыкма, Петушок, шаярта ич ул. Башка йомышы бар аларның. Павликның бу сүзләре Мартыновны тагын уйга калдырды. Юк, беркатлы сабый сүзләре түгел бу... — Ярар, — диде ул.—Башка йомышыбыз да булыр. Бик белдекле малай икәнсең, әйдә, үзегезнең авылны күрсәт әле безгә. Павлик Мартыновның «чыннан да үз кеше» икәнлегенә ышанып кына түгел, хәтта аның нәрсәсендер ошатып, яратып та өлгергән иде инде. Шуңа күрә, аңа үз авылларын күрсәтергә карышып тормады. Тик «әйдәгез, киттек» дип әйтергә авызын ачканда гына, кинәт Мартыновның иптәшенә карап, тыелып калды. — Тукта әле,—диде ул Мартыновка. — Син һаман үзең генә сөйлисең. Ә бу иптәш нигә бер сүз дә эндәшми? Әллә ул бөтенләй русча да белми торгандыр, әллә ул Ганстыр? Мартынов үзенең иптәшенә карап, көлеп җибәрде. Ә иптәше, үзенә карата мондый шик белдергәнгә ачуы кабарганлыгын аңлатып, башта нәрсәдер мыгырдады, аннары саф русча итеп «ч» авазы чыгарды, аннары, тагын да русчарак итеп, сүгенеп куйды. Шундый катлаулы һәм шундый кидешле итеп сүгенде, хәтта Павлик үзе дә көлми кала алмады. Шулай да, сер бирәсе килмәде: — Ә безнең авылда алай сүгенмиләр, — дип куйды. — Ә безнең Вятка буенда шулай сүгенәләр, — диде кызылармеец. Алар Павликлар авылына таба киттеләр. 
14 
Урманда калган кызылармеецларга Мартыновларны бик озак көтәргә туры* килде. Урман чите буйлап елгага төшеп, су алып менделәр алар, булган азык запасларын бергә кушып, уртак иттеләр дә, саран гыца
59 
 
итеп, тамак ялгадылар, аннары бик әйбәтләп ял итеп алдылар. Ниһаять, кич булды. Көн караңгылана башлады. Ә разведкага киткән иптәшләр һаман юк иде әле. Барыннан да бигрәк яралылар өчен авыр булды бу көтү. Комиссар күбрәк алар турында кайгыртты: булган азыкның иң кадерле өлеше аларга бирелде. Сугышчылар арасыннан азмы-күпме медикаментлар да табылды. Барлы-юклы эчемлек запасы да алар өчен тотылды. Эче яраланган авыру, хәле артык авырлыктан булса кирәк, көне буе берни әйтә алмый яткан иде. Кич җитеп, көн караңгылана башлагач, ул иптәшләрен куркытырлык дәрәҗәдә тынычсызланырга тотынды. Камил исә, башта тыныч кына яткан иде, көтә-көтә аның да хәле авырлашты. Ниһаять, урман өстенә кара төн җәелеп килгәндә, постта торучы кызылармеецның кемнедер туктатканы ишетелде. Озак та үтмәде, комиссар янына Мартынов килеп җитте. Бу минутта Камилнең бөтен тәне ут кебек яна, аның кеше сөйләшкәнне тыңларлык та хәле юк иде инде. Аның колаклары бары тик Мартыновның: «Бик әйбәт кешеләр таптык... Курыкмый урнаштырырга мөмкин... Врач та бар...» дигән сүзләре генә кереп калды... Бераздан аңа кемдер дәшкән кебек булды. Аннары аны, ярасын бик каты авырттырып, ни өчендер урыныннан күчерделәр. Аннары ул яткан урыны белән бергә, һавага очып киткәнсыман булды. Носилкада күтәреп баралар булса кирәк... Ул, үзенә ни булганын аңларга теләгәндәй, тырышып күзләрен ачты. Дөнья баз шикелле караңгы һәм шомлы иде... Менә бервакыт аның күзләре шәм яктысын тойды. Аны ниндидер өйгә алып керделәр, йомшак урынга салдылар. Ләкин Камил бу яңалыкларга гаҗәпләнмәде дә, шатлана да алмады. Тик ничектер тагын бик каты итеп аның ярасын авырттырдылар да, ул үзе ыңгырашкан тавышка үзе уянып киткән кебек булды, һәм шунда ук җанын әрнетерлек дәрәҗәдә якын таныш һәм ягымлы тавыш белән кемнеңдер үзенә дәшкәнен ишетте. — Зарар юк, Камил, тыныч бул. Хәзер инде куркыныч түгел. — Иптәш комиссар?.. — Әйе, Камил, бу мин. Сиңа хәзер җиңелрәк булыр. — Иптәш комиссар, калдырмагыз... Комиссар урынына Камилгә икенче кеше җавап бирде. — Юк инде, туганкай,—диде ул кеше калын, ләкин йомшак тавыш белән. — Хәзергә без сине җибәрә' алмыйбыз. Әнә Ксенья Петровна рөхсәт итми... Камил кайчандыр тагы йомылып өлгергән күзләрен тырышып яңадан ачты. Кровать кырында бөтен битен диярлек котырып үскән куе конгырт сакал баскан бер кеше басып тора, аның янында тагын олы гына чырайлы бер хатын күренә иде. Камил күзен ачуга, сакал ягымлы итеп елмайды һәм Камилгә түгел, инде комиссарга борылып, сүзен дәвам иттерде. -—Ксенья Петровнаны белә торгансыздыр,—диде. — Бүтән андый яхшы врач районда юк. Москвага алдырырга бик күп тырыштылар үзен. Бирмәдек... Үзе дә, туган авылымнан беркая да китмим, дип, ябышып ятты. Югыйсә, тартып алалар иде. — Ксенья Петровна, дөресме бу?—диде комиссар. — Карале, сөеклем,—диде Ксенья Петровна, ягымлы гына итеп,— мин сезгә үземне-үзем мактап тормам бит инде. Председатель үзе әйткәч, дөресен әйтә торгандыр. Әйе, Ксенья Петровнаны мактаучы сакаллы кеше — әлеге Павлик исемле малайның әтисе, колхоз председателе, Захар Петрович иде. Ул Ксенья Петровнага ялгап, тагын дәвам итте.  
60 
 
— Шундый тыйнак инде ул безнең Ксенья Петровна, — диде.— Ә дәваларга килгәндә... бигрәк тә яра төзәтергә дигәндә... Тәнеңдә җанын бар чакта аңа килеп өлгердеңме — котылдың дигән сүз... Дөреслектә исә, Ксенья Петровна врач булмау гына түгел, хәтта официаль яктан фельдшерлык исемен дә алган кеше түгел иде. Шулай да авылдагы барлык көндәлек авыруларга медицина ярдәме күрсәтүче кеше шул иде. Күпьеллык тәҗрибәсе белән үзенә таныш булган барлык авы- ру-сырхауларның серләрен аңлый иде ул, аптекадан алган дарулар белән булсын, үзе сынаган үләннәр-тамырлар белән булсын, сызланып яки имгәнеп килгәннәргә ничек тә ярдәм итү әмәлен таба торган кеше иде. Захар Петрович, әлбәттә, моны бик яхшы белә; җитди куркынычлы яраларга каршы аның көчсез икәнлеген дә аңлый иде. Шул ук вакытта, ярдәмчесез калган яралы сугышчыларга башкача ярдәм күрсәтү мөмкинлеге юклыгын да белгәнгә күрә, юри Ксенья Петровнаның алар каршында дәрәҗәсен күтәрергә тырыша иде. һәрбер авыру өчен врач ярдәменә караганда да авыруның үз организмының көче хәл кылгыч роль уйнавын, һәм авыру өчен ышану көче ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен аңлый иде Захар Петрович. «Хәзерге яшьләргә врач кына булсын,— дип көлә иде ул. — Я профессор... Әгәр инде фельдшер гына дисәң, яисә, фельдшер да түгел, тик үзенең бу эшкә булган мәхәббәте белән генә шундый тәҗрибәгә ирешкән кеше дисәң, куркуларыннан ярты үләрләр...» һәм чынлап та Захар Петровичның Ксенья Петровнаны, шундый шәп врач дип, очыртып мактавы, Ксенья Петровнаның үзенең дә, моны аңлап, кире какмавы, тик тыйнаклык күрсәткән булып кына, аны дөресләп куюы Камилне өметләндереп җибәрде... Ул, хәленнән килгән кадәр күзләрен йөртеп, бүлмә эченнән икенче яралыны эзләп карады, ләкин күрмәде... — Иптәш комиссар... Ә теге иптәш... — Ул икенче урында, — диде комиссар. Ул арада акрын-акрын гына басып, Мартынов керде, аның артында Беляев күренде. Захар Петрович аларга яралы иптәшләре янында озак юанырга ирек бирмәде. — Ягез, егетләр, — диде ул, — яралы кешегә тынычлык кирәк, әйдәгез. Монда карарлар инде аны. Борчылмагыз, кирәк булса, аулаграк урынга да күчерерләр. Иптәшләре Камил белән саубуллаштылар; аңа тизрәк сәламәтләнү теләп һәм озакламыйча, исән-сау килеш, яңадан очрашу вәгъдә итеп, Захар Петрович артыннан чыктылар. Бу авылда яралыларны гына түгел, отрядтагы сугышчыларның барысын да ярыйсы гына кадерләп каршы алдылар. Захар Петровичның тәкъдиме һәм ярдәме белән алар якын-тирәдәге өч-дүрт өйгә урнаштылар. Комиссарны һәм лейтенант белән сержантны Захар Петрович уз өенә чакырды. Ләкин командирлар бары да берьюлы бармадылар. Лейтенант белән сержант, кемнең кайда урнашуын исәпкә алу һәм каравыл оештыру өчен, сугышчылар арасында калдылар. Комиссар Захар Петровичка керә торырга булды. Караңгы урман буйлап берничә атлауга ук, алар эргәсендә ике каен үсеп утырган зур гына өй буена килеп чыктылар. Өй почмагына ялганып киткән биек койма буйлап үтеп, түбәле капка төбенә килделәр. Захар Петрович кече капканы ачып, эчкә узды. — Рәхим итегез. Комиссар кергәч, ул, капкасын акрын гына ябып, сулга—өйалды ишегенә таба атлады. Ишек алдында нәрсәләр барлыгы рәтләп күренми, тик аның өч ягыннан түбәләре тоташ итеп эшләнгән каралтылар белән әйләндереп алынганлыгын гына шәйләп була иде.  
61 
 
Ул арада кайдандыр, абзарлар арасыннан булса кирәк, бер малай килеп чыкты. — Син нишләп йөрисең, Павлик? Нигә йокламыйсың?—диде Захар Петрович. — Ә мин йоклыйм,—диде малай. Комиссар бу малай турында Мартыновтан җитәрлек ишеткән иде инде. Шуна күрә, таныш кешесе кебек итеп, ул да аңа сүз кушты: — Әй, әй, Павлик,—диде, — сездә шулай йөри-йөри йоклыйлармыни? . — Иртә торасы юк әле... Ишекне ачып өй эченә кергәч, сул як стена буендагы ярым караңгылыкка күмелгән кровать өстеннән бер хатын күтәрелде. — Анфиса! Ач йокыңны,—диде Захар Петрович. — Кая, мичеңдә нәрсә бар? Чыгар, менә кунаклар килде. Анфиса, ашыгып кына иснәп һәм күзләрен сөрткәләп алды да, алга — зур якка узды. Лежанка стенасына ясалган махсус куыш урында сүнәр- сүнмәс кенә янып утырган керосин лампасының филтәсен чыгарып, яктыртып җибәрде. Аннары ачык чырай белән кунакны сәламләде. — Рәхим итегез! Комиссар залга узды, стена буена куелган зур агач өстәл артындагы озын скәмьягә килеп утырды. — Мин хәзер, — диде Анфиса һәм шунда ук, мич алды бүлмәсенә үтеп, күздән югалды. — Килен кайда соң? Анфиса бүлмә аша гына җавап бирде: — Өйалды бүлмәсендә ул. йокласын. Үзем карармын. Комиссар урыныннан кузгалмыйча гына өйнең стеналарын, тәрәзә . рамаларын карап чыкты. Киң-киң нарат такталардан тезелгән түшәмгә күз салды. Ишектән кергәч тә уң кулда өйнең зур бер почмагын алып утырган ап-ак мичкә игътибар итте. Ниһаять, күргәннәренә нәтиҗә ясагандай, әйтеп куйды: — Әйе,—диде. — йорт таза икән синең, Захар Петрович. — йорт ярарлык иде лә... Комиссар тагын сүзсез калды, һәм, бу йорт чынлап та мактарлыкмыни соң дигәндәй, өй эчен җентекләбрәк карарга тотынды. Ләкин, чынлап караганда, өйнең бер дә сокланырлык урыны юк иде. Таза хәлле кеше көче белән торгызылганлыгы һәр бүрәнәсеннән, һәр тактасыннан дигәндәй сизелеп торса да, яшәү өчен җыйнак, җайлы, культуралы төзелгән дип әйтерлек түгел иде ул. Ишек төбендәге бүлмәсе, артык аяк асты булу өстенә, кечкенә, ә түр яктагы бүлмә шыксыз зур иде. — Юк, — диде комиссар, башын селкеп. — Мондый өй салырлык хәлем булса, мин болай салдырмаган булыр идем... Захар Петрович көрсенеп куйды. — Мин үзем дә,—диде ул, — заманында шундый өй турында бик озак хыялланып йөргән булсам да, соңгы вакытта башкачарак тормыш турында хыяллана башлаган идем инде. Ә хәзер инде менә... өе ярап торыр иде әле, эшләр начарланып китте. Гел шулай яхшыдан-яхшыга күчү турында күбрәк хыялланганбыз, күрәсең. Тормышның бик начарланып китү ихтималы да барлыгын белергә теләмәгәнбез... — Н-да-а-а... Комиссар уйга калды. Ул арада Анфиса өстәл өстенә авызыннан пар чыгып торган чуен чүлмәк китереп куйды. Комиссарның борынын кытыкландырып, карабодай боткасы исе килде. Чүлмәк янына ярты каравай арыш икмәге дә чыкты. Тәлинкәләр, кашыклар шалтырый башлады. — Чишенегез,—диде Захар Петрович комиссарга. — Утырыгыз әйбәтләп. Биткулларыгыз да күптән юылмаганга охшый...  
62 
 
Комиссар, ныклы бер карарга килгәисыман, уйга батып утырган җиреннән кинәт башын күтәреп җибәрде, гәүдәсен турайтты. Менә нәрсә, Захар Петрович, — диде ул, — без синец якыннарын, түгел. Хәтта якташларың да түгел. Өстәвенә авылыгызга, бүген булмаса иртәгә, немец килүе бик мөмкин. Шулай да син безне яхшы каршы ал- дың. Бернинди авырсыну сиздермичә, яралы иптәшләрне урнаштырдың. Бөтен отрядыбызны сыйдырдың. Дөресен генә әйт әле: әгәр дә безнең кулларыбызда коралларыбыз булмаса, ул вакытта ничек каршылар идең икән? — Дөресен әйт, дисеңме? — Әйе, дөресен. — Дөресен генә әйткәндә, әгәр дә коралыгыз булмаса, мин сезгә хәерчегә караган кебегрәк карар идем... Комиссар бу сүзләргә ышанырга теләмәгәндәй, Захар Петровичның сакал баскан йөзенә карады. — Әйе,— дип дәвам итте Захар Петрович, — мин сезне кулларыгызда мылтыкларыгыз булганга күрә чын күңелдән кунак нтәм. — Ягъни, бу егетләрнең ачулары кабарган чак. Кулларында корал. Кәйләренә тормасаң, әллә нишләтеп куюлары бар... Шулаймы? — Күңелендәген әйтмисең,— диде аңа Захар Петрович. — Хәйләлисең. Коралларыгызны ташламаганга күрә үз итәм мин сезне. Мин генә түгел, халык үз итә. Үз частегыздан аерылып, дошман тылында калгач та, совет солдаты икәнлегегезне онытмаган өчен үз итәбез... Захар Петрович капкада кеше барлыгын ишетеп, ишек алдына чыкты. Комиссар аның турында уйлана калды. Юк, бу авыр Хәлдә калган сугышчыларга коры пассив рәвештә теләктәшлек күрсәтүче, аларның кайгысын уртаклашучы гади йомшак күңелле кеше генә түгел... Ялгыз үзе генә дә түгел. Ул арада Захар Петрович, үз артыннан лейтенант белән сержантны ияртеп, әйләнеп тә керде. — Кем соң бу сакалга беткән мужик? һәрхәлдә, буш кеше түгел бу! 
15 
Захар Петрович Дубцов, башка бик күп крестьяннар шикелле ук. гомеренең шактый өлешен баю турында хыялланып уздырган кеше. Ничәмә-ничә еллар буена үзенә адәм рәтле өй салу ниятендә йөрде ул. Тик, авылда колхоз төзелеп, ул ,да хуҗалык ягыннан тиешенчә аякка баскач кына аның бу ниятен тормышка ашырырга мөмкинлек туды. Тик Захарның миеннән мужиклык корты чыгып бетмәгән иде әле. Шуңа күрә ул колхоз эшеннән килгән байлыкның ныклыгына тиз генә ышанып җитә алмады. — Әнә,—диде,—теге елларда да крестьяннар арасыннан баючылар булган иде дә, бер заман китереп раскулачить иттеләр бит үзләрен... Хәер, без кулак түгел инде анысы. Хәләл хезмәт белән тапкан мал... Шулай да, бер заман ул бик күпкә китсә, артыграк булып күренә башласа?.. Белмәссең... Ә кара көнгә запас кирәк... Шушындый байлык өскә ишелгән чакта хәзерләп калмасаң, кайчан хәзерлисең аны?.. Әйе, хуҗалыкны шушындый муллык елларында ныгытып калмасаң, кайчан ныгытасың... һәм Захар Петрович, балаларының гомеренә дә җитәрлек нык итеп, Дубцовлар нәселенә үрчергә дә иркен булсын дип, зур итеп, өй салдыру эшенә кереште. Өйнең планын ул үзе төзеде һәм шуның буенча башыннан ахырына кадәр үзе карап эшләтте. Әлеге, өй базы белән подвал
63 
 
арасындагы, >ңир асты бүлмәсе дә, Павлик уйлаганча, борынгы заманнан калган нәрсә түгел, ә шушы өйне салган вакытта, кара көнгә дип яшерен запас саклау өчен, Захарның үзе тарафыннан төзелгән караңгы келәт иде. Павлик исә — колхозлашу хәрәкәте яңа башланган шау-шулы елларда туган төпчек малай — атасы бу өйне салган вакытта кечкенә иде әле; салынып ята торган яңа өй тирәсендә төрле такта башлары, шакмаклар белән уйнап йөрсә дә, ул өйнең нинди план һәм нинди өметләр белән салынуын аңларлык дәрәҗәдә түгел иде. Өй тәмам булгач, Захар үзенең ишек алдын барлык кирәкле каралты белән әйләндереп алу- хәстәрен дә күрде. Ниһаять, бөтенесе дә аның күцелендәгечә булды. Хәзер инде аның келәте дә бар, терлек белән тулы яхшы абзарлары да, лапасы да бар; ишеге бәрәңге бакчасына һәм яшелчә түтәлләренә карап торган подвалы да, подвал белән өй базы арасындагы яшерен җир асты келәтендә кара көнгә дип салынган шактый зур запасы да бар иде. һәм ул шактый вакыт үзенең бу хәлгә ирешүеннән канәгать булып, күңеленнән шөкер итеп тә йөрде. Ләкин үз- үзеңнән канәгатьләнү чын кеше булган кеше өчен һәлакәт ул. Үз хәленнән канәгатьләнгән кеше — ул инде алга бару турында түгел, шул ирешкән дәрәҗәсеннән түбән төшмәү турында гына борчыла башлый. Ә бу хәл — алга барудан тукталу, бөтен өмет һәм татлы хыяллардан ваз кичү, яшәү шатлыгыннан, һаман зуррак бәхеткә ирешү өчен көрәш ләззәтеннән мәхрүм булу дигән сүз. Захарның тынгысыз йөрәге бу хәл белән килешә алмады. Ләкин хәзер, шуннан да артык «баю» турында уйлау мәгънәсез иде инде. Булган кадәресе дә хәзер Захар өчен байлык булып түгел, өзлексез аның күңелен тырнап торган яшерен гөнаһсы кебек булып күренә башлаган иде. Чөнки, хуҗалык ягыннан ныгу белән бергә, колхоз авылында Захарның аң дәрәҗәсе дә күтәрелә барды. Газета-журнал уку, китап сүзләре ишетү өчен аңа клубка барырга да кирәкми иде инде: малайлары аның үз өен кызыл почмак кебек иттеләр. Олы улы, колхозда бригадирлык хезмәтен алып барган хәлдә, читтән торып агрономлыкка укый, кече улы комсомол оешмасында секретарьлык итә иде. Ниһаять, Захар бер хакыйкатьне бик ачык аңлады: инде чын-чынлап колхоз юлына аяк баскан крестьянның бәхете аның үз хуҗалыгында яшереп асраган запасында түгел икән, аның бәхете — колхозның уртак байлыгы зур булуда, гомуми хуҗалык нык нигезгә корылган булуда икән. Колхозлар исән булганда, крестьян өчен бәхетсезлек килү ихтималы юк икән. Әйе, «кара көн» дигән нәрсә үзе юк икән... Бу хакыйкатьне аңлау Захарны тәмам икенче кеше итеп җибәрде. Ул үзенең кара көнгә дип саклаган барлык артык запасын, тантаналы рәвештә бөтен кешегә күрсәтеп, дәүләт хәзерләү пунктына тапшырды да, җиңеләеп, яңадан яшәреп киткәнсыман, яңа дәрт белән янып эшләргә кереште. Моңарчы күбрәк үзен генә белгән, башкаларда эше булмаган кеше хәзер күршеләренең ничек эшләве белән дә кызыксына башлады. Ялкауланучыларга, эшне ярты-йорты эшләүчеләргә юл куймаучы бәйләнчек кешегә әверелде. Үз бригадасында гына түгел, хуҗалыкның башка тармакларындагы уңыш яки җитешсезлекләрне дә күрә һәм йөрәгенә якын ала торган булып китте. Кыскасы: хәзер ул бөтен колхозны чын мәгънәсендә үзенеке итеп карый иде. һәм аның бу ягын бик тиз күреп алдылар. Башта бригадир иттеләр үзен, сыйфат комиссиясенә керттеләр, колхоз правлениесенә член итеп сайладылар. Ниһаять, ул колхозның председателе булып күтәрелде. Сугыш башланганнан соң унбиш-егерме көн чамасы вакыт узгач, Захар Петровичны райком секретаре Угланов чакырып алды.
64 I 
 
16 
Углановны Захар Петрович бик күптән белә иде инде. Ин. башлап ул аны колхозга килгән чагында күрде. Ул вакытта Захар • Петрович председатель түгел иде әле, бригадир гына иде. Углановнын да бу райкомга секретарь булып килүенең беренче көннәре булгандыр. Беренче күрүгә Захар Петрович аны бу кеше райком секретаредыр дип башына да китермәде. Угланов, күп райком секретарьларына хас булганча, өстенә яшел бастоннан тегелгән гимнастерка белән зәңгәр галифе, аякларына хром итек кигән булса да, төсе-бите, күз карашлары белән ул колхозның уңышлары һәм алдынгы кешеләре турында мәкалә язу өчен материал алырга килгән киң күңелле, йомшак мөгамәләле язучыга охшый иде. Захар Петрович белән дә озак кына сөйләште ул; аныи бригадасы, эше турында, нинди уңышлары барлыгы, тагын да яхшырак уңышларга ирешүгә уңайсызлый торган нинди сәбәпләр булуы турыларында сорашты. Захар Петрович аның һәр соравына рәхәтләнеп, тулы итеп җавап бирде. Өс-башы чиста, укымышлылыгы, акыллылыгы йөзенә чыккан, кешегә зур хөрмәт белән каравы ягымлы күзләреннән сирпелеп торган бу яңа кеше белән сөйләшүе Захар Петровичка чыннан да бик рәхәт булды. Аның, колхозчыны шулай олылап, «сез» дип эндәшүләре, үзенчә уңайсызрак дип табылган сорауларны биргән чакларда «гафу итегез» дип, алдан кисәтеп куюлары Захар Петровичка бер дә ят тоелмады, кирәкмәгәнгә кылану булып та күренмәде. Киресенчә, мондый мөгамәлә Захарның үз каршында үз дәрәҗәсен күтәреп җибәрде. Захар үзенең чыннан да шундый мөгамәләгә лаеклы кадерле кеше икәнлеген хис итте. Соңыннан, үзе белән сөйләшкән бу мөлаем кешенең яңа райком секретаре икәнлеген ишеткәч, Захар Петрович аптырап калды һәм Углановны чын күңеленнән кызганып куйды: — Ай мескен, мондый юашлыгы белән андый җаваплы эштә муенын сындырып куймаса ярар иде,—диде. Ләкин бераз уйланып торгач, үз күңелендә туган шикләргә үзе җавап биреп, болай диде: — Шундый юаш, йомшак күңел белән райком секретаре булу дәрәҗәсенә ирешкән икән, димәк, зур акыл иясе. Димәк, кырыслык белән түгел, акыл белән алдыра. Җитәкче булган кеше үзен тиешле югарылыкта тота белергә тиеш, диләр; ул таләпчән булырга, әйткән сүзен үткәрүдә нык торырга, вакыты белән артист та була белергә тиеш, диләр. Тагын нинди генә сыйфатлар таләп итмиләр җитәкчедән... Ләкин хикмәт аларның берсендә дә түгел. Коммунист җитәкче — барыннан да элек чын мәгънәсендә кеше булырга тиеш. Чын кеше булган кешегә, үзеннән башкаларны да яраткан, аларга ышанган, аларны чын күңелдән хөрмәт иткән кешегә, характеры нинди булса да, кеше йөрәгенә туры юл ачык. Күңелендә кер әсәре юк икән, артында партиядән, халыктан (алай гына да түгел, хәтта хатыныңнан) яшереп йөргән кечкенә гөнаһың да юк икән, тоткан юлың, алдыңа куйган максатың ачык, туры икән —син үзең ышанган хакыйкатькә башкаларны да ышандыра аласың. Кеше белән мөгамәләдә беркадәр тупаслык яки дуамаллыгың була икән, яисә синдә кирәкле катылык җитми икән, я булмаса телгә тиешенчә оста түгелсең һәм башка шуның ише кимчелекләрең бар икән — аны сиңа гафу итәләр. Бу кимчелекләреңне синең эчке байлыгың каплый. Сине хөрмәт итәләр. Сиңа ышаналар. Ә үзең ышанган хакыйкатькә башкаларны да ышандыра алу —ул инде массаны оештыру дигән сүз. Углаиовка да ышандылар, һәм ул, Захар Петровичка башта күренгәнчә, бик юаш кеше дә булып чыкмады. Дөрес, бервакытта да кешегә
5. .С.Ә." № ю. 65 
 
каты бәрелми иде ул. Шулай да тыңлыйлар иде үзен. Әгәр дә берәрсе аның күрсәтмәләрен кабул итеп калып та, аларны эшкә ашыруда салкынлык күрсәтә торган булса, Угланов андыйларны тыныч кына калдырмый, я бюро утырышына[ чакыра, я эшләгән урынында җыелышка куеп тикшертә иде. Гаепле турында башкалар сөйләп беткәннең соңында, үзе сүз алып, анда да тавышын күтәрмичә, гадәттәгечә йомшак кына итеп сөйли иде, ләкин аның «йомшак» сүзләре күп вакытта гаеплене елар чиккә китереп җиткерә торган була һәм шуннан соң андый кешеләр яңадан тугансыман үзгәреп китәләр иде. Ә инде гаепле кеше мондый чарадан соң да элекке ваемсызлыгын дәвам иттерсә, Угланов андыйларга карата кискен оештыру нәтиҗәләре ясый иде. «Труд» колхозының элекке председателе дә шундый хәлгә очрады. Колхозның эше һәм күп кенә кешеләре белән яхшылап танышкач, Угланов аны үз янына беседага чакырды. — Дөрес, сезнең колхоз производство күрсәткечләре ягыннан начар исәптә түгел, — диде ул аңа. — Тик, сезнең эш стилегез колхозның бүгенге чоры өчен шактый искергән,— диде һәм аңа, хәзер инде колхозчыларга тагын да яхшырак эшләргә стимул1 бирә торган нәрсә, хезмәт көннәренең үлчәвен авырайту гына түгел, ә колхозның уртак байлыкларын да арттыру булырга тиеш икәнлеген аңлатты. Шул юлга басып, колхоз хуҗалыгының яңа күтәрелешенә ирешергә кирәклеген әйтте. Аннары ул аны райондагы икенче ^бер авыр хәлдә булган колхозга ат һәм кеше көчләре белән ярдәм оештырырга чакырды. Председатель бернинди дә каршылык күрсәтмичә генә, «ярар-ярар» дип, Углановның сүзләрен тыңлап утырды, ә күңеленнән: «Мондый яхшы киңәшләр күп булыр ул, барын да тота китсәң, колхозыңның арттагы- лар рәтенә тәгәрәгәнен-сизми дә калырсың, — дип уйлады. — Ә колхозчы... үзенә никадәр күп бирсәң, шулкадәре сине яклый ул...» ҺӘхМ ул Углановның йомшак тавыш белән генә әйткән әһәмиятле күрсәтмәләрен искә алмады. Ләкин Угланов моны болай шома гына үткәреп җибәрмәде. Колхозга үзе килеп, правление утырышын җыйдыртты. Бу турыда правление членнары һәм колхоз активы белән фикер алышып, үз фикерен тагын да яхшырак итеп, ләкин, гадәттәгечә, шул ук йомшак тавыш белән, төшендереп бирде. Председатель бу утырышны да, каршылык күрсәтмичә, ярар-ярар, дип үткәреп җибәрде. Утырыш күрсәтмәләрен тормышка ашыру мәсьәләсенә килеп терәлгәч исә, тагын элекке эзенә төште. «Колхозның төп бурычы,—дип уйлады ул, — чәчү һәм уңыш алу планын үтәү, дәүләткә ашлык тапшыру заданиесен билгеләнгән срокларда тутырып бару. Башка заданиеләрне әйтеп тә тормыйм. Шуннан башкасы... гафу итегез, иптәш добрый секретарь...» Ләкин «добрый секретарь» хәзер аның һәр адымын нечкәләп күзәтеп тора иде инде. Председательнең үз тискәрелегеннән кайтырга нияте юклыгын ул бик тиз күреп алды һәм, эшне озакка сузмыйча, колхозның гомуми җыелышында аның отчетын тыңларга тәкъдим итте. Менә шул җыелышта инде тискәре председатель «добрый секретарь»- ның көче нәрсәдә икәнлеген һәм ул көчнең ни дәрәҗәдә зур булуын күрде. Ул аны, характерына каршы килә алмас, бүген дә, гадәттәгечә, көлеп исәнләшер, исәнлек-саулык сорашыр дигән иде. Әз генә ялгышты. Әйе, Угланов бу юлы да, гадәттәгечә, һәркем белән көлеп исәнләште, тик председатель белән түгел; һәркемнән исәнлек-саулыгы турында сорашты, тик председательдән түгел... Әйтерсең, председатель биредә бөтенләй чит кеше; әйтерсең, секретарь өчен ул хәзер булды ни, булмады ни... «Добрый секретарь»иың мондый «игътибарсызлыгы» председательне эсселе-суыклы итеп җибәрде. Ул үзенең ниндидер төзәлмәс хата ясаганлыгын аңлап алды. Ләкин соң иде инде. Угланов күрми, күрергә теләми 
66 
 
иде аны: председатель хәзер аның өчен хөрмәткә лаек кеше түгел иде. Председательгә коточкыч куркыныч булып китте. Хәзер инде аңа үзен Угланов кына түгел, башкалар да күрергә теләмисыман тоела башлады. Менә нинди кеше икән ул добрый секретарь?! Ләкин Углановның көче монда гына түгел иде. Председатель аны, отчет укый башлагач, бигрәк тә аны тәмамлагач күрде. Секретарь хәзер аны күрә, гадәттәгечә, тавышын күтәрми генә, йомшак кына итеп, сораулар бирә, тик ул биргән һәрбер сорау председательне тиргә батыра иде. Ә шул ук сораулар бөтен җыелыш тарафыннан я яратып көлү авазлары яки көчле алкышлар белән каршы алына... Угланов үзе күп сөйләмәде, башкалар сөйләделәр. Ул тик башкалар сөйләгәнне дөресләп, нәтиҗә генә ясады. — Биредә иптәшләр бик дөрес сөйләделәр,—диде ул гадәттәге йомшак тавышы белән.— Председательне урынлы тәнкыйть иттеләр. Дөрес, ул алай гомумән өметсез кеше түгел. Ләкин аның практикасына һәм сөйләгән иптәшләрнең фикерләренә караганда, ул хәзерге колхоз председателе алдына куелган таләпләргә җавап бирә алмый. Аның бу фикерләрен җыелыш хуплап каршы алды. Председатель, әлбәттә, үзенең бүгенге отчетыннан мондый нәтиҗә булыр дип һич башына китермәгән иде. Аңлау кыен иде аңа бу хәлне. «Ничек инде ул? Мин һәр мәсьәләдә колхозчыларның үз интересларын беренче урынга куеп сөйләшәм. Бөтен эшне колхозчыны баетуга чамалап корырга тырышам... Ә шул ук колхозчылар миңа каршы?..» Угланов, яңа председатель итеп, Захар Петровичны тәкъдим итте һәм җыелыш бу тәкъдимне алкышлап каршы алды. Мондый чараларны Угланов бик сирәк куллана иде. Шуңа күрә дә андый хәлләр бөтен район өчен гадәттән тыш бер вакыйга була, аңардан һәр колхоз үзенә тиешле нәтиҗә ясый иде. Угланов район халкы арасында бик тиз дан алды, тормышның уртасында, хезмәттә кайнаган кешеләр генә түгел, мәктәп яшенә җиткән балалар да, күптән сафтан чыккан картлар да белә иде аны. Захар Петровичны ул бу юлы да ачык йөз белән, елмаеп каршы алды. Тик исәнлек-саулык турындагы сорауларын гадәттәгегә караганда кыскарак тотты. Колхозда эшләрнең ничек барышы турында бөтенләй сорашып та тормады: ул аны белә иде инде. Турыдан-туры төп мәсьәләгә күчте. — Хәлләр җитдиләшә бара бит, Захар Петрович, — диде ул,— һаман бире таба киләләр. Захар Петрович көрсенеп куйды. — Әйе, хәлләр шәптән түгел. — Ничек соң, Захар Петрович, дошманның безнең районга да килеп керүе мөмкин бит дип уйламыйсызмы? — Уйлыйбыз, иптәш Угланов, дөресен әйтергә кирәк. — Әйе, ул турыда уйламау — хәзерге шартларда оптимистлык булмас иде... Ә шундый ихтимал була калса дип, нинди чаралар күрәсез? — Мин үзем болай уйлыйм, — диде Захар Петрович, ашыкмыйча гына, — безгә хәзер инде өлгергән һәм өлгерәсе ашлыкларны тизрәк җыеп алып, дәүләт амбарларына тапшырырга кирәк. — Ә өлгерә алмый калганнары булса? — Ул вакытта инде, иптәш Сталин кушканча... — Ә үзегез! Сез бит, партия члены булмасагыз да, бик күренекле актив. Сезне гади колхозчы итеп кенә карамаулары мөмкин. Дошман безгә килеп җиткән сурәттә, сезгә ерак тылга китәргә туры килер. — Мин авылны ташламаска уйлыйм. — Ә бит иптәш Сталин дошман тарафыннан басып алынган районнарда калган кешеләргә бик күп һәм авыр эшләр йөкли!  
5* 67 
 
— Әйе. Дошман өчен түзәргә мөмкин булмаслык шартлар тудырырга куша. х — Партизан отрядлары оештырырга куша, һәм, партизан отрядлары оештырмыйча, иптәш Сталин кушканнарны тулысынча үтәп тә булмый. — Шулай. Менә шуңа күрә дә минем үз авылымнан китәсем килми. Угланов бераз эндәшмичә торды. Аннары, нәкъ тыныч вакыттагыча ягымлы, мөлаем итеп, Захар Петровичка карап куйды. — Мин үзем дә сезне шундый карарга килерсез дип уйлаган идем. — Тик менә, ни өчен дип һаман партия сафына керми йөргәнмен мин? — диде Захар Петрович, үкенгән тавыш белән. — Әллә, иптәш Угланов, хәзер заявление биримме икән? Угланов тагын сүзсез калды. — Ил мондый авыр көннәр кичергәндә, — диде ул шактый вакыт уйланып торганнан соң, — сездә шундый теләк тууы — ул бик зур эш. Мондый вакытта партия сафына керү сезнең биографиягез өчен дә чиктән тыш әһәмиятле булыр иде. Шуңа күрә, сезгә бу ниятегезне кичектереп торырга киңәш бирү дә кыен. Шулай булса да, бу турыда үз фикеремне ачык әйтергә рөхсәт итегез. /Минемчә, хәзер сезнең партиягә керми торуыгыз партия өчен файдалырак булыр иде. Чөнки, дошман тылында эшләргә туры килгән тәкъдирдә, безгә партиясез большевиклар да бик кирәк булачак. — Аны соң «мин партиягә кердем» дип кычкырмый торырга булмый микәнни?.. Угланов тагын бик аз гына уйланып торды да: — Була!—диде. — Бирегез. Беренче булып үзем рекомендация би- рәм. — Аның чырае тагын да яктыра төште. Алар, килүе ихтимал булган кара көнгә хәзерлекне конкрет нинди төстә алып бару, нинди чаралар күрү турында сөйләштеләр. Ышанычлы кешеләр сайлый тору (ышанычсызларны да исәпкә алып эш итү), булачак партизан отряды өчен базалар хәзерләп кую турыларында киңәштеләр. Моннан соңгы очрашуларда ул планнар ачыклаша, конкретлаша барды. Колхозда булган партия членнары бу көннәрдә барысы да Кызыл Армия сафына китеп беткән булганлыктан, аның өстенә тагын турыдан- туры райком секретаре белән киңәшеп эш алып баручы да буларак, Захар Петрович үзен хәзер чын-чынлап партия вәкиле итеп тоя иде инде. Районга дошман килү куркынычы тагын да якынлаша төшкәч, Захар Петрович үзенең төпчек улы турында борчыла башлады. Анфиса аңа Павликның соңгы көннәрдә үзгәреп китүе, төннәрен рәтләп йокламавы, вакытлы-вакытсыз торып, әллә кайларга чыгып йөрүләре турында әйткәч, аңа үзе дә игътибар беләнрәк карарга булды. Әйе, Павлик элекке гамьсез малай түгел иде хәзер. Тик нишләгән ул, нәрсәләр уйлый? үзенең яшь, ләкин тик тормас җитез уе белән нинди планнар кора? — анысын белү кыен иде. Теге төнне, урманда, булачак отряд өчен шундый тирән яшеренлек белән база хәзерләп йөргәндә, Павликның һич көтмәгән җирдән килеп чыгуы Захар Петровичны бөтенләй хәйранга калдырды. Малай турында уйлап, борчылып йөрү белән генә калмаска, аны нишләтү турында ачык бер карарга килергә кирәк иде хәзер. Билгеле, ата булып кына уйлаганда, мондый вакытта иң яхшысы — малайны ерак тылга эвакуацияләү булыр иде. Захар Петрович та башта шулай уйлады. Ләкин аның үз баласына гади мәгънәдәге ата булып кына карыйсы килми иде. Югыйсә, бездә бит әле күп аталар үз балаларына, картайган көнемдә тәрбиячем булыр дигән күзлектән карыйлар; шул караштан чыгып, аның исәнлеге, тормышы турында кайгырталар* шул караштай чыгып, аларны ата-ана җанлы итеп тәрбияләргә тыры
68 
 
талар. Шул караштан чыгып, аның йөреш-торышына, үз-үзсн тотышына норма билгелиләр, һәм, нәтиҗәдә, күп вакытта, баланы аның үз киләчәге өчен файдалы булган, кирәк булган адымнар ясаудан тыялар. Захар Петрович бу юлдан барырга теләмәде. Ул Павликны киләчәктә ата-анасы өчен генә түгел, үзе өчен, үз чорының идеяләре өчен яшисе кеше итеп карарга тырышты. Шуңа күрә кече яшьтән үк аның сүзләренә колак салырга, теләкләренә игътибар итәргә гадәтләнгән иде. Дөрес, аның бөтен капризларын үтәми иде ул. Күзгә бәрелеп торган начарлык эшләсә, шактый каты җәза бирүдән дә кире тормый иде. Ә менә хәзер нишләргә? Бу бит, моңарчы безнең тормышта булмаган гына түгел, бөтенләй уйга да килмәгән хәл. Тылга озатырга мөмкин. Ә бит Павликның китәсе килмәячәк, Захар Петрович моны сизеп тора. Җиде төн уртасында шундый караңгы урман сазлыкларына кереп йөрерлек дәрәҗәгә җиткәч, юкка гына түгел бу! Малайның башына хәзер бик җитди уй кереп урнашкан. Дөрес, малайны дошман басып алган җирдә калдырырга ярамый,—ди Захар Петрович үз алдына, — буаның үзе өчен дә куркыныч. Миңа да артык борчу булып торачак... Укый алмый калуы бар... Әмма аның каравы, үз янымда, үзем булмасам; башка партизаннар янында, исән-сау калса, бу аның өчен нинди мәктәп булачак! Көрәшнең теләсә ниндиендә, хәтта сугышта да катнашканы юкмыни малайларның! Малайлар катнашмаган сугыш булганы бармыни? Әйдә... Ай ул кара көн бөтенләй килмәсә!.. Кызганычка каршы, ямьсез сизенүләр, хәзерлек күрүләр юкка гына булып чыкмады. Менә ул акылга сыймас кебек булып күренгән кара көн килде: безнең гаскәрләр, бу районны калдырып, көнчыгышка таба киттеләр... 
17 
Таң алдыннан комиссар Павленко һәм аның иптәшләре, Захар Петрович белән саубуллашып, юлга чыктылар. Колхоз председателе алар- ның тамакларын туйдыру өстенә, һәммәсен бер-ике көнлек юл запасы белән дә тәэмин итеп, озатып калды. — Хушыгыз, иптәшләр, сау булыгыз, — диде ул. — Үзебезнекеләр янына чыга алмыйча авыр хәлдә калсагыз, әйләнеп килегез. Бергә-бергә аптырап калмабыз. — Рәхмәт, Захар Петрович, һичшиксез, әйләнеп килербез. Ләкин үзебез генә түгел, бөтен частебыз белән бергә! Бөтен Кызыл Армия белән бергә! — Көтәрбез, сүзегездә торыгыз! — Әлбәттә: тик сез, Захар Петрович, зинһар безнең яралы иптәшләрне яхшы саклагыз инде. — Тыныч булыгыз... Чыннан да, Захар Петрович һәм аның колхоздашлары турында яралыларның язмышы өчен борчылырга урын юк иде. Ләкин эче яраланган сугышчының хәле гомумән төзәлерлектән үткән иде шул инде. Ул иптәшләреннән аерылып калган көнне үк үлде. Колхозчылар аны шау-шусыз гына булса да, кадер-хөрмәт белән җирләделәр. Камилгә исә, Ксеиья Петровнаның дәвалары бик яхшы тәэсир итте. Колхоз ипие дә килеште аңа: немецка калганчы үзебезнең кешегә файда бирсен дип, көн саен суелган тавык шулпасының да шифасы тиде: Камилнең кәефе көннән-көн яхшыра барды. Камил үзе генә калгач, Захар Петрович аны үз өенә алган иде. Биредә аңа тагын да яхшырак булды. Өйдәге хатын-кызларның аңа карата 
69 
 
нәкъ үз туганнарыча нечкә кайгыртучанлык күрсәтүләре аның тән сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итсә, Захар Петровичның үзе белән булган бесе- далар аңа рух көче бирәләр, Камил, вакытлыча сафтан чыкса да, совет сугышчысы булудан туктамаганлыгын тоеп, җан тынычлыгы таба иде. Бу йорт эчендә аны аеруча куандырган, җанын эретеп, аның яшәүне, тормышны сөю хисләрен сугарып торган кеше Павлик булды. Захар Петрович йортына Камилне төнлә күчерделәр. Бу йортта, келәт белән абзар арасында кечкенә бер бүлмә бар иде. Җәйләрен анда Захар Петрович үзе йоклый торган иде. Камилне әнә шул бүлмәгә урнаштырдылар. Яңа урынга күчкәч, ул төн буе диярлек йоклый алмады. Ниһаять, күпме вакыт узгачтыр, аны саташулы авыр йокы басты. Дөресрәге ул йокыга китмәс борын ук төш күрә башлады. Кинәт кенә Захар Петрович үзе килеп керде дә, имеш, — я, сиңа җитте иркәләнеп ятарга, әйдә сугышка,—дип аны ашыктыра башлады. Камил, уң як боты биленнән алып аяк очларына кадәр үтереп сызласа да, үз-үзен кулга алып, урыныннан торды һәм ишек алдына чыкты, имеш. Ә аны анда партизаннар көтеп тора, имеш. Алар, беркем белән исәнләшеп тә, саубуллашып та тормадылар, ишек алдын арт яктан киртәләгән абзар ишеген ачып, яшелчә бакчасына чыктылар. Тавыш-тынсыз гына бакча аша үтеп, куе урманга кереп киттеләр. Күп тә үтмәде, алар агач ышыгында яткан әлеге эче яралы сугышчы гәүдәсе янына килеп чыктылар, имеш. Чү! Селкенә ич. Үлмәгән ич ул! Якынрак килеп карасалар... Камил үзе ич бу! һәм ул кемгәдер сөйли, зарлана... Хатыным калды, ди. Улым... тагын бер балам бар, анысын күргәнем юк, әнә... һәм Камил аермачык күрә: кичә генә сугыш кырында үлеп яткан тар битле, зур кәкре борынлы бер Гитлер солдаты карама ботагына бер малайны асып маташа... Әнә асып та куйды. — Юк, миңа үләргә ярамый!—ди Камил һәм, нәфрәтенә чыдаша алмыйча, үләргә яткан җиреннән сикереп тора. Аның аягы өзелеп сызлый. Ләкин ул аңа игътибар итми. Гитлер солдатын йодрыгы белән сугып ега. һәм шунда ук теге малайны баудан бушатып ала. Чү! Аның үз улы ич бу! Хәсән ич!.. Ул Хәсәнгә дәшмәкче була, ләкин нигәдер тавышы чыкмый... Ә-ә, бу төш икән, ди Камил, нинди куркыныч төш! Уянырга кирәк... Ләкин ул уяна да алмый... Уянырга кирәк тизрәк, уянмасаң, эш харап. Камил «уятыгыз мине!» дип кычкырмакчы була, тик кычкыра алмый. Коточкыч!.. Чү! Кемдер аңа дәшә. «Дяденька!» «Дядя Коля!»... Туктале, Камил түгелме әллә ул? «Дядя Коля» бит ул?.. Камил җавап бирмәкче була, бирә алмый. Ул арада кемдер аның иңбашына кагыла да, Камил капыл уянып китә. — Ә? Нәрсә? — Дядя Коля, сез саташасыз. Камил саташулы авыр йокыдан уянгач, зур бер газаптан котылган шикелле, иркен сулап куйды. Үзенә «дядя Коля» дип дәшүләренә дә гаҗәпләнмәде. Чөнки бу өйдә барысы да аңа Коля дип, Николай дип дәшәләр иде. Аның күзләре үз янында басып торган малайга төште. Малайның шундый саф кызыксыну белән зур ачылган чиста зәңгәр күзләрен, балаларча җитдилек саклаган иреннәрен күргәч, аңа ничектер рәхәтрәк булып киткән шикелле тоелды. Камил, малайның күзләренә төбәлеп караган килеш, беравык хәл алып ятканнан соң, елмаеп куйды. Аның елмаюына каршы малайның да йөзе яктырып китте. Аның куркыну катыш кызыксыну белән тулы зәңгәр күзләренә шатлың нурлары чыкты. — Син кем?—диде Камил, мөмкин кадәр үзен нык тотарга тырышып. — Мин шушы өй хуҗасының улы — Захар Петровичның... — Исемең ничек?  
70 
 
Малай Камилнең бер соравына биш җавап бирде. — Исемем Павел,. — диде. — Унике яшьтә. Бишенче "классны бетердем. Ике генә «хорошо», калганнары «отлично». — Молодец, Павлик, — диде Камил һәм тагын елмайды. — Мин бит синнән исемеңне генә сораган идем... — Ә мин сезгә кабат-кабат сорау биреп торырга туры килмәсен, дидем. Барыбер барын да сораган булыр идегез. — Ник алай дип уйлыйсың? — Зурлар бары да шулай. Танышып сөйләшә башласалар — шул: «Исемең ничек? Ничә яшьтә? Ничәнчедә укыйсың? Нинди билгегә?» Бу кечкенә малайның шундый күзәтүчәнлеге Камилгә гадәттән тыш тоелды. «Бик үткен акыллы малай бу», дип уйлады ул. — Әйе, зирәк малай. Ләкин, педагог буларак, күңелендәген Павликның үзенә белдерергә ашыкмады. — Белмәдең,—дигән булды. — Мин синнән бөтенләй башка нәрсә турында сорамакчы идем... Павликның күзләрендә яңадан үткен кызыксыну чаткысы кабынды. — Ә нәрсә турында сорамакчы идегез? Павликка җавап бирер өчен Камилгә нәрсә булса да уйлап чыгарырга кирәк иде. Чөнки ул аңа «башка нәрсә турында сорамакчы идем» дип юри генә, малайны кызыксындыра төшү өчен генә әйткән иде. Дөрес, малайны кызыксындырасы килү үзе дә бәлки аның белән озаграк сөйләшергә теләүдән килеп чыккан булгандыр. Ләкин Камилнең хәле алай ук җиңел түгел иде шул әле. Ул Павлик белән сөйләшүне артык дәвам иттерә алмады. Бары тик: — Мин аны сиңа, Павлик, башка вакытта әйтермен, — дип кенә әйтә алды. Павлик аның хәлсезлеген күреп, берьюлы артык борчымаска булды. Ләкин хәзер инде ул «дядя Коля» дигән бу кешенең тизрәк хәле яхшыруны түземсезлек белән көтә иде. Чын сугыш эчендә булып чыккан бу кызылармеец Павликтан нәрсә турында сорамакчы иде икән? Үзе кем икән соң? Ничек-ничек сугышты икән? Ничә фашистны үтерде икән? Үзе кайсы яклардан икән? Барын да беләсе иде, тизрәк беләсе иде... Павликның түземсезлек белән көткән көне килде. Беркөнне иртән «дядя Коля» бөтенләй сәламәт кеше шикелле кәефле булып уянды, һәм Павликны кызыксындырган мәсьәләләр турында үзе үк сүз башлап җибәрде. — Син, Павлик, миңа «дядя Коля» дип дәшәсең, — диде ул.—Мин бит дядя Коля түгел. Павликка бу сүз җитә калды инде. Аның гаҗәпләнергә һәм кызыксынырга һәрвакыт хәзер булган зәңгәр күзләре зур булып, түгәрәкләнеп тә өлгерделәр. — Ә кем соң сез, дядя Коля? — Мине балаларым «Камил абый» дип йөриләр иде. — «Камил абый?» — дип кабатлады Павлик. — Әйе. Тик без «а» хәрефен авызны җәймичә, «о» га охшатыбрак әйтәбез. «Ы»ны да йомшаграк әйтәбез. Менә болай: Камил абый. Павлик, нәкъ Камилнең үзе әйткәнчә, саф татарча итеп кабатлады: — «Камил абый». Шулаймы? — Нәкъ шулай. Молодец. — «Абый» фамилиягез буламы? — Юк. Безнең татар балалары үзләреннән олы ир кешене шулай абый дип олылыйлар. Ә хатын-кыз булса — апа. — Апа? — Әйе. — Ә сез татар? — Әйе. — Ә барыбер нәкъ рус кебек... Камил абый!  
71 
 
— Нәрсә? — Сезнең балаларыгыз күпме? — Биш йөз! —диде Камил, елмаеп. — Я, мин чынлап сорыйм, Камил... апа. — Абый, апа түгел. Әйе, Камил абый. — Мин дә чынлап әйтәм, Павлик. Мин укытучы идем. — Укытучы? — Әйе, ә үземнең синнән әз генә кечерәк бер улым бар, Хәсән исемле. — Хасан? — Хәсән. Павлик тагын, нәкъ Камил әйткәнчә, саф татарча итеп кабатлады: — Хәсән? — Әйе... һәм аңа Камил үзе турында, семьясы турында, Кама буйлары турында сөйли башлады... (Дәвамы бар.)