Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНЫЧЛЫК—СИҢА ДА, МИҢА ДА


Драматик вакыйгалар һәм көчле тетрәүләр белән тулы егерменче гасыр менә тагын гаять зур һәм бөтен кешегә кагыла торган дилемма алдында калды: тынычлыкмы яки сугышмы? Яңаны төзергәме яки төзелгәнне җимерергәме?
Дөньядагы барлык идеологияләр һәм барлык кешеләр бүген бөтен кискенлеге белән гасыр алдына килеп баскан әнә шул дилеммага мөнәсәбәттә үлчәнәләр һәм бу кискен чорда үзләрен кайсы якта — сугыш ягындамы, тынычлык ягындамы — тотулары белән кешелек дөньясы һәм чал тарих алдында җавап бирәчәкләр.
Бүген безнең барыбызның да иҗ-тимагый тормыштагы ролебыз һәм кешелек дөньясы, культура тарихы алдында үзебезне тотышыбыз, барыннан да элек, әнә шул дилеммага нинди мөнәсәбәттә булуыбыз белән билгеләнә. Кайсы якта торасың син? Нәрсәне яклыйсың? Тынычлыкнымы әллә сугышнымы? Биредә ике төрле сөйләнеп торырга урын юк. Шулай ук гамлетча икеләнеп: «яшәргәме яки үләргәме?» дигән проблема куярга да урын юк. Биредә барысы да чын ачыклыгы белән һәм бернинди дә киная калдырмыйча әйтеп бетерелгән булырга тиеш: яшәргә һәм тынычлыкны яклап бөтен көчең белән көрәшергә!
Үзең генә түгел, күршең белән, күршеңнең күршесе белән, бөтен дөнья белән бергәләп көрәшергә кирәк тынычлык өчен.
«Әгәр халыклар тынычлыкны саклау эшен үз кулларына алсалар һәм аны ахырына кадәр якласалар, тынычлык сакланыр һәм ныгыр» дип өйрәтә бөек юлбашчыбыз. Бүгенге көннең иң дулкынландыргыч мәсьәләсенә иң зур ачыклык белән җавап бирә торган бу формулада халыклар ихтыярына, сугышның котылгысыз нәрсә түгеллегенә, тынычлыкның яшәячәгенә бөек ышаныч ята. Әгәр шундый нык ышаныч дөньяда бар икән һәм ул ышаныч, барыннан да элек, гасырыбызның иң зирәк кешесендә — Сталинда икән, димәк, тынычлык яшәячәк.
Тынычлык яшәячәк! Чөнки ул барлык кешеләргә — сиңа да, миңа да, барыбызга да кирәк. Тынычлык яшәячәк, чөнки ул — тормыш, ул — Куйбышев, Сталинград, Каховка гидроэлектростанцияләре. Ул — бакчаларның чәчәк атуы, колхоз кыр-ларында өлгерә торган бай иген уңышы, чишмәләрнең челтерәп агып торуы һәм, сөеклесен сугышка оза тып, гамь сөременә батмаган кызларның иртә белән суга килүләре., Тынычлык яшәячәк, чөнки ул — галимнең фәнни-тикшеренү эшләре белән гөрләп торган лабораториясе ул — агач яфракларында бриллиант тай елтырап торган иртәнге чыу тамчылары, ул — яңа шәһәрләрнең мәрмәр сәнгать сарайларының, яңг
2* 19
университет биналарының күккә ашкан мәһабәт сыннары, ул — беренче мәхәббәт белән кабынган яшь кыз күзләрендә сөенечтән кузгалган һәм әле тамып өлгермәгән бәхетле күз яше...
Ләкин тынычлык ягында тору гына җитми, аның өчен көрәшергә дә кирәк. Кайнар рәвештә һәм ялкынлы дәрт көче салып көрәшергә кирәк тынычлык өчен. Яхшы сүзең һәм намуслы эшең, белән көрәшергә кирәк.
Тынычлыкның бөек байрагын алга алып баручы һәм якты идеяләре, зур эшләре белән башка халыкларның юлларын яктыртып- торучы социалистик Ватанның, данлыклы Совет иленең бер гражданины буларак, мин бүген, үземнең куәтле халкым белән берлектә, бөтен ачыклыгында белдерәм: минем урыным тынычлык өчен көрәшүчеләр сафында.
Ә миллионнар, йөз миллионнар белән бер сафта Зулу — ул инде көч, ул инде сиңа яңа канатлар дигән сүз. Үземдә әнә шул нык канатларны сизгән хәлдә, мин шунда ук ачыклап китәм:
Тынычлык минем иң кадерле, иң җитди теләкләремә төгәл туры килә, ул теләкләрне тормышка ашыру өчен һава кебек кирәк. Тынычлык минем кояш астында гади генә бер кеше булып, үзем яраткан нәрсәләрне мактап, җыр җырлап, кешеләрнең бәхетле яшәүләре өчен куанып, балаларымның әтисе, халыкның турылыклы улы булып яшәвемне тәэмин итү өчен кирәк. Тынычлыкны яклап шуның өчен көрәшәм, чөнки тынычлык минем хатыныма, минем балаларыма, безнең семьябызга, безнең шәһәребезгә һәм барлык-барлык шәһәрләргә, барлык-барлык авылларга, барлык-барлык хатыннарга һәм балаларга кирәк.
Тынычлык өчен, тынычлык өчен! Чөнки тынычлык — иҗат шатлыгы дигән сүз ул. Тынычлык ул — ажгырып килә торган поездның тәгәрмәч тавышы, яңа тугай баланың яшәргә теләп биргән беренче авазы, асфальт белән ялтыратылган урамнар, сабан тургае өчен зәңгәр күк дигән сүз.
Безнең гасырның, бөек вакыйгалар һәм бик зур иҗтимагый яңарышлар белән тулы безнең гасырның кешесе — ул инде уенчык түгел. Ул үзен алдарга, һәртөрле юату сүзләре белән үзен кәкре каенга терәтеп калдырырга ирек бирмәячәк. Шулай ук аны: курку һәм паника астында томалап тотарга да мөмкин булмаячак.
Ә менә империалистлар аны шулай тотмакчы булалар һәм, әнә шул кара ният белән, бер яктан фашизмның һәртөрле котырган этләрен бәйдән ычкындырып, кешелек дөньясының өстенә җибәрергә маташсалар, икенче яктан, агулы идеология таратучы һәртөрле язучыларны өстерәләр.
Әйтик, Америка империалистларына халыкларны үзләренә буйсындырырга, халыкларның ирекле яшәүләрен җимерергә, тагын да күбрәк байлык туплау һәги кесә калынайту өчен, халыкларның милли үзенчәлекләрен корбан итәргә кирәк. Менә алар һәртөрле сартрларны, мальро- ларны өстереп җибәрәләр, ә тегеләре шунда у{< аяз көнгә томан тарата башлыйлар. Язалар, язалар, ә бөтен язганнары бернәрсәгә — халыкның аңын томалауга юнәлтел- гән. Әйтик, менә Америка империалистларына «бөтендөнья хөкүмәте» дигән идеяне үткәрергә кирәк. Сатлык журналист Д. В. Гэллерм шунда ук аларның алдында бөгелә-сы- гыла басып кала: янәсе, хезмәтегезгә хәзербез, боерыгыз. Озак та үтми, аның «Дошман планетасы» дигән коймагы әзер. Хикәянең бөтен бизәкле чүп-чары арасыннан явыз бер коткы килеп чыга: куркыгыз, безнең планетага марсианнар һөҗүм итәчәк һәм бөтен нәрсә зир-зәбәр киләчәк. Тагын бер кабат кисәтәм, куркыгыз һәм бөтен милли суверенитет дигән нәрсәләрегезне Америка монополистларының аяк асларына түшәп салыгыз. Франция! Синең кайчандыр Гааль шуклыгы дигән милли бизәгең бар иде. Ташла. Бүген шаярып то-рырга вакыт юк, чөнки өстебезгә марсианнар килә. Бельгия! Кайчандыр син дә Фламандия традициясе дип тилергән идең, ташла ул традицияләреңне, халкыңны безгә сугыш калҗасы итеп турарга бир. Югыйсә әнә марсианнар килә!

Әнә шулай куркытмакчы булалар халыкларны. Ә егерменче гасыр кешесе курыкмый. Ул инде урыныннан кузгалган, һәртөрле ялган томаннарыннан башын югары тота, өмет чаткылары белән тулган күзләрен Советлар иленә, халык демократиясе илләренә, капитализм камытын салып аткан бөек Кытай иленә юнәлтә һәм бу илләрдә ирекле хезмәтнең нинди бөек казанышлар тудырырга сәләтле икәнлеген үз күзләре белән күрә. Егерменче гасыр кешесе ул, барыннан да элек, үзенең тормыш сөючәнлеге, тормышка булган шул бөек мәхәббәт хакына бөтен нәрсәгә әзер торуы белән аерыла торган кеше, яшьлек һәм көрәш пафосы белән сугарылган кеше.
һәм менә ул бүген бөтен җирдә — завод цехларында һәм академия залларында, бомба кыйпылчыкларын- нан теткәләнгән Варшавада һәм Мексика кыялары арасында — бөгк ышаныч белән бер сүзне әйтә: сугышны булдырмаска! һәм бу мил-лионнар тавышына кушып мин дә үземнең кискен сүземне әйтәм: сугышны булдырмабыз!
Дөньяның сүзе бер һәм катгый: юк, төзелгәнне җимерергә түгел, яңаны төзергә!