Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН ГРАЖДАННАР СУГЫШЫНДА

(Казан шәһәренең чит ил хәрби интервентларыннан һәм акгвардиячеләрдән азат ителүенә 35 ел тулу уңае белән)
 
Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңеп чыгуы, элекке Россия империясе территориясендә Совет властеның оештырылуы һәм аның көннән-көн ныгуы, җир-суның, заводфабрикаларның халык кулына күчүе, Германия белән Советлар Россиясе арасында тынычлык договоры төзелү — болар барысы чит ил империалистлары һәм эчке контрреволюция тарафыннан гадәттән тыш каты дошманлык белән каршы алынды. Бу ике кара көч — империалистлар һәм контрреволюция — берләштеләр һәм 1918 елның беренче яртысында Совет властена каршы кораллы көрәш ачтылар. Шулай итеп, безнең илдә гражданнар сугышы һәм чит ил хәрби интервенциясе башланды. Интервенцияне оештыручы Америка — Англия империалистлары хәрби пленныйлардан революциягә кадәр үк төзелгән чехословаклар корпусына зур өмет белән карыйлар, политик алдау һәм корпус башлыкларын сатып алу юлы белән аны Советлар республикасына каршы көрәшкә тартырга тырышалар. Корпус составына патша армиясенең күп саплы офицерлары, алпавыт һәм капиталист балалары кереп тула. Көнчыгыш фронт, башлыча, чехословак фронтына әйләнә. Корпусның частьларына халык дошманы Троцкий һәм аның тарафдарлары турыдап-туры ярдәм итәләр. Кызыл Армия бүлекләренең, эшче-крестьяя дружиналарының героик көрәшләренә карамастан, Пензадан башлап Владивостокка кадәр күп кенә шәһәрләр фетнәчеләр кулына төшә. 
1918 елның июнь ае башларында чехлар Самараны алалар. Биредә акгвардияче хөкүмәт төзелә. Бу хөкүмәт капиталистлар һәм алпавытлар интересы өчен көрәшергә риза булган элементлардан гаскәри бүлекләр төзи, чехлар белән бергәләп Советлар республикасына каршы көрәш ача. Аларның берләшкән көчләре төньякка таба һөҗүм башлый һәм 22 июльдә Сембер шәһәрен алганнан соң Казан ягына юнәлә. Стратегик һәм экономик яктан әһәмияте зур булган Казанны һәм аның янындагы Волга тимер юл күперен эләктереп, дошман Москвага юл ачарга тели. Бу шәһәрдә Советлар республикасының алтын запасы да саклана. Менә шуңа күрә Америка, Англия һәм Франция империалистлары чехларга һәм ак бандаларга төньякка һөҗүмне көчәйтергә һәм Казанны алырга приказ бирәләр. Троцкийчыларның хыянәтчел махинацияләре нәтиҗәсендә, бу вакытта Казанда кирәк дәрәҗәдә хәрби көчләр булмый. Көнчыгыш фронт штабына оялаган троцкийчылар булган көчләрне дә кирәгенчә кулланырга ирек бирмиләр. Татар буржуаз милләтчеләре Совет властена каршы көрәшләрен көчәйтәләр.  
106 
 
6 августта чехлар һәм аклар Казан пристанена десант төшерәләр. Шәһәрдән килгән Кызыл Армия бүлекләре һәм эшчеләр дружиналары, дошман десантын атакалап, чигенергә мәҗбүр итәләр. Безнең артиллерия уты белән дошманның, бер пароходы яндырыла. 7 августка каршы төндә Коммунистлар партиясенең. Казан губерна комитеты иптәш Шейнкман җитәкчелегендә эшче дружиналар оештыру буенча зур эш үткәрә. Казан өчен көрәштә шәһәрнең. 5 меңгә якын эшчесе катнаша. 7 августта иртә белән шәһәр өчен бик каты көрәш башлана. Кызыл Армия частьлары белән бергә эшче дружиналар батырларча көрәшәләр. Хәрби бүлекләрдән 5 нче латыш укчылар полкы яхшы сугыша. Беренче Мөселман татар-башкорт Социалистик полкы һәм Беренче татарбашкорт батальоны, Мулланур Вахитовның махсус командасы бу сугышта батырларча катнашалар. Ләкин яхшы коралланган һәм яхшы хәзерлек үткән дошман частьлары өстенлек ала һәм 7 августның, кичендә Казан чехлар һәм акгвардиячеләр кулына күчә. Шәһәрдә һәм дошман бәреп кергән авылларда коточкыч террор башлана. Я. Шейнкман, Мулланур Вахитов, А. Комлев, С. Гассар һәм Совет власте яклы башка бик күп кешеләр бу террордан һәлак булалар. Бөгелмә өязендә Совет власте өчен актив көрәшүче Петровская, Ненастии, Просвиркин иптәшләр аклар тарафыннан үтерелә. Төрмәләр эшчекрестьяннар белән тула һәм ал арда инквизиция заманнарының канлы режимы куела. Киң масштабларда «Үлем поездлары» һәм «Үлем баржалары» кулланыла. Комуч II вәкилләре шәһәрдә һәм алар кул астына эләккән өязләрдә Совет властен бетерү эшенә керешәләр. Җир- су, завод һәм фабрикалар иске хуҗаларына— алпавытларга һәм капиталистларга кайтарыла. Хезмәт ияләре каты изелү астына эләгәләр. Казан дошман кулына төшү белән, Октябрь революциясенә кадәр булган «тәртипләр» яңадан торгызыла. Бу көннәрдә татар буржуаз мил- ләтчеләрс, акгвардиячеләр белән бергәләп, «үзләренең» халкына каршы көрәшәләр. Ильяс Алкин, мәсәлән, официаль рәвештә Комучнын Казан губернасы буенча уполномоченные Лебедевның ярдәмчесе итеп билгеләнә                      II Комуч — комитет членов учредительного собрания — акгвардияче хөкүмәт. һәм акларның барлык канлы җинаятьләренә катнаша. Абдулла Кильдишев, Җиһангир Ал- киннар һәм башка милләтчеләр акгвардиячеләрнең ялчылары булып үзләренең кара йөзләрен фаш итәләр. Татар милләтчеләре яңадан үзләренең «Корылтай»ларын чыгара башлыйлар һәм аның битләрен Советка каршы язылган пычрак мәкаләләр белән тутыралар. Меньшевиклар һәм эсерлар, милләтчеләр һәм руханилар, ярылырдай булып, Совет властен сүгәләр һәм татар халкын Совет властена каршы көрәшергә өндиләр. Ләкин ирек сөюче Татарстан халкы, илебезнең башка халыклары кебек үк, иске тәртипләрнең кире кайтуы белән килешә алмый һәм идән астында эшләр өчен калган коммунистлар җитәкчелегендә дошманнарга каршы көрәшкә күтәрелә. Бу көрәшнең формалары бик күп була. Без монда налог түләүдән һәм аклар армиясендә хезмәт итүдән баш тартуны да, кораллы бәрелешләрне дә күрәбез. Крестьяннарның акларга каршы кораллы чыгышы Пролей- Каши авылында (Тәтеш өязе),Да- найкада (Алабуга өязе) һәм кайбер башка авылларда була. Сентябрь башында коммунистлар җитәкчелегендәге Казан эшчеләре акларга каршы зур кораллы восстание оештыралар. Бу восстаниедә 5—6 мең чамасы эшче катнаша. Күп җирләрдә акларга каршы татар хезмәт ияләре тарафыннан оештырылган партизан отрядлары көрәшә. Хәзерге Татарстан территориясе вакытлыча акчехлар һәм акгвардиячеләр кулында булганда Казанның һәм өязләрнең эшчеләре һәм крестьяннары дошманга каршы актив көрәшәләр һәм шуның белән Кызыл Армия частьларына зур ярдәм итәләр. Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте бу чорда илне хәрби лагерь дип игълан иттеләр һәм аның хуҗалык һәм культура-политик тормышын хәрби җайга үзгәртеп төзеделәр. Совет хөкүмәте «социалистик
107 
 
ватан — куркынычта» дип игълан мне һәм совет халкын интервентларга һәм акгвардиячеләргә отпор бирергә чакырды. Илнең, бөтеи тормышы дошманга каршы көрәшне уңышлы оештыруга буйсындырылды. Совет хөкүмәте хәрби коммунизм кертте. Совет власте промышлен- йостьне үз контроле астына куйды, икмәк сәүдәсенә монополия кертте, икмәк белән хосусый сәүдә итүне тыйды һәм продразверстка оештырды. Барлык сыйныфлар өчен гомуми Хезмәт повенносте кертте. Бу чаралар дошманга каршы көрәшне уңышлы алып барыр өчен экономик мөмкинчелекләр тудырдылар. Партиянең, бөек Ленинның чакыруы буенча, йөз меңнәрчә эшчеләр һәм крестьяннар үз теләкләре белән Кызыл Армиягә фронтка киттеләр. Партия Үзәк Комитеты һәм В. И. Ленин Көнчыгыш фронтта дошманга каршы көрәшне көчәйтү эшенә зур игътибар бирделәр. «Спасение не только русской революции, но и международной, на чехословацком фронте»III,— дип язды В. И. Ленин 1918 елның август аенда. Көнчыгыш фронтны ныгытыр өчен Бишенче армия һәм Волга хәрби флотилиясе төзелде. Эчке Россиядән, бигрәк тә Москва һәм Петроградтан, бу фронтка бөек рус халкының эш- челәреннән һәм крестьяннарыннан, күп санлы полклар һәм батальоннар җибәрелде. Интервентларга һәм акгвардиячеләргә каршы көрәштә үз янына Советлар республикасының бөтен милләтләрен туплаган рус халкы хәлиткеч роль уйнады. Партия Үзәк Комитетының турыдан- 1уры җитәкчелеге астында Көнчыгыш фронт республиканың тимер бастионына әйләнде. Августның икенче яртысында Казан районында Бишенче армиянең һөҗүме башлана. Бу армия, ике группага бүленеп, Волганың уң һәм сул ярларында Казанга таба һөҗүм бапмын. Моцардан тыш Казаннан төньяктарак Икенче армиянең иптәш Азии җитәкчелегендәге уң як (руппасы хәрби хәрәкәтләр алып бара. Бу өч группа дошманга каршы каты сугышлар алын барып, берничә авылны азат итә. 21 августта Казан районына гражданнар сугышының данлыклы герое Маркин җитәкчелегендәге Волга хәрби флотилиясе килә һәм беренче көннәрдән                      III В. И. Ленин. Әсәрләр, 28 том, 65 бит. 
үк сугышларда батырларча катнаша. Бу флотилия Ленин инициативасы белән Нижний Новгородта төзелә. Ленинның боерыгы буенча флотилияне көчәйтер өчен Балтика флоты аның составына миноносецлар дивизионы («Прыткий», «Ретивый» һәм «Прочный» миноносецлары) җибәрә. Волга флотилиясе аклар флотилиясенә каршы уңышлы сугыш алып бара һәм Бишенче армиянең уң як һәм сул як группаларына да бик зур ярдәм итә. Август азагына кадәр Казан тирәсендә сугышлар алмашынучан характерда баралар. Аклар, барлык көчләрен туплап, Кызыл Армия һөҗүмен туктатырга тырышалар һәм урыны-урыны белән үзләре дә контратака ясыйлар. 28 августта дошман безнең гаскәрләрнең тылына, Бишенче армиянең штабы торган Свияжск янына, сайлап алынган иң яхшы көчләреннән торган Каппель группасын китерә. Бишенче армияне тылдан тар-мар итәргә уйлый. Ләкин аның бу авантюристик планы сабын куыгы шикелле шартлый. 29 августта Бишенче армиянең батыр сугышчылары Каппель группасын юк итәләр. Бу вакыйгалардан соң Көнчыгыш фронтының Казан участогында дошман оборонага күчәргә мәҗбүр була. Сентябрь башында Бишенче армия Волга флотилиясе ярдәме белән һөҗүмен дәвам иттереп зур уңышларга ирешә. Волганың ике ярында' да уннарча авыллар азат ителә. 7 сентябрьдә акгвардиячеләр Югары Ослан авылыннан бәреп чыгарыла. Бишенче армия частьларының бу уңышын Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты председателе иптәш Свердлов махсус телеграмма белән котлый. 8—9 сентябрьдә Кызыл Армия частьлары көрәшне көчәйтәләр, 10 сентябрьдә Волга хәрби флотилиясенең десанты һәм Бишенче армия солдатлары, дошманның каты каршылыгын сындырып, Казанны азат итәләр. Шәһәр
108 
 
эшчеләре азат итүчеләрне зур шатлык белән каршы ала. Бөек Ленин Казанны азат ытү уңае белән Бишенче армия солдатларына телеграмма һәм хат җибә- рә, батырларны бөтен Советлар республикасы исеменнән котлый. Казанны азат итү көнчыгыш фронтта безнек файдага зур борылыш ясый. Кызыл Армия кыю һөҗүмен дәвам иттерә. 12 сентябрьдә партиянең турылыклы улы В. В. Куйбышев җитәкчелегендәге беренче армия частьлары дошманны Сембер шәһәреннән дә бәреп чыгаралар. Бишенче армия солдатлары һө- жүмнәрен Волганың ике ярында да көньякка — Кама тамагы ягына таба дәвам иттерәләр. 13 сентябрьдә Бишенче армиянең сул як группасы Кече Утар — Борисково — Салмач авыллары линиясенә чыга. Флотилиянең десанты 14—15 сентябрьдә Шеланга һәм Красновидово авылларын ала. 16 сентябрьдә Буа һәм Бо- городицкины (хәзер Кама-Тамагы— М. М.) азат итә. Казаннан көнчыгышта һәм көньяккөнчыгыш якта хәрби хәрәкәтләр алып барган Икенче Кызыл Армия частьлары 20 сентябрьдә Мамадышны, 24 сентябрьдә Чистайны, 25 сентябрьдә Соколканы азат итәләр. 29 сентябрьдә дошман Алабуганы ташлап чигенергә мәжбүр була. Кама буйларындагы сугышларда Волга флотилиясенең Маркин житәкчелегендәге отряды актив катнаша. 1 октябрьда Пьяный Бор (хәзерге Красный Бор) янындагы сугышта Маркин батырларча һәлак була. Икенче армия частьлары, һөҗүмне уңышлы дәвам итеп, октябрь башларында Татарстанның төньяк- көнчыгыш өлешен дошман гаскәрләреннән чистарттылар. Октябрьның 13 ендә Кызыл Армия частьлары Бөгелмәне алалар. Шулай итеп, 1918 елның октябрь уртасында Татарстан җирләре дошманның канлы-монархик режимыннан азат ителә. Илебезнең башка өлкәләрендәге шикелле үк, Татарстанны интервентлардан һәм ак бандалардан коткаруда бөек рус халкы хәлиткеч рол уйный. Партиянең милли политикасы Ватаныбызның барлык халыкларын Совет власте байрагы астына туплый. Советлар Россиясенең бөтен милләтләре дә кулга-кул тотынып дошманга каршы көрәшәләр. Бу көрәшкә татар халкы да үз өлешен кертә. 
Октябрь уртасында сугыш хәрәкәтләре Татарстанның күрше өлкәләренә күчерелә. Батыр Кызыл Армия частьлары дошманны уңышлы рәвештә куалар. Октябрь аенда акгвардиячеләрдән Самара шәһәре — комуччыларның «башкаласы» алына. Чехларның һәм акгвардиячеләрнең калдыклары көнчыгышка чигенәләр һәм 1918 елның ахырында Колчак гаскәрләре сафына керәләр. 1918 елның азаккы айларында Казан губернасының партия һәм совет органнары шәһәрләрдә һәм авылларда Совет властен торгызу» ак бандалар тарафыннан бөтенләй җимерек хәлгә китерелгән хуҗалыкны мөмкин кадәр тизрәк аякка бастыру өчен зур эш эшлиләр. 1918 елның җәендә вакытлыча интервентлар һәм акгвардияче бандалар кул астында булган Татарстан халкы зур политик сабак ала ha>f халык бәхете өчен көрәшүче бердәнбер партия — Коммунистлар партиясе булганны тагын да ачыграк аңлый. Татарстан халкы 1918 елнык .азагында 1919 елның башында үзенең меңәрләгән улларын Кызыл Армия сафына бирә һәм армияне ашату, киендерү өчен үзенең тылдагы хезмәтен көчәйтә. Ләкин 1919 елның язында, Антантаның беренче походы башлангач, Татарстан территориясе яңадан сугыш аренасына әйләнә. Антантаның беренче походы Америка, Англия һәм башка илләр империалистлары тарафыннан Совет властена каршы оештырылган кораллы көрәш чылбырының бер боҗрасы иде. Антантаның Совет властена каршы төп удар ясарга тиеш булган ялчысы адмирал Колчак «Россиянен верховный правителе» дип игълан ителде һәм Россиядәге барлык контрреволюция көчләре аңа буйсындылар. Америка Кушма Штатлары, Англия, Франция һәм башка чит илләр империалистларының турыдан
109 
 
туры ярдәме белән Колчак гаять зур армия туплады һәм 1919 елның март ае башында бөтен Көнчыгыш фронт буенча гомуми һөҗүмгә күчте. Совет гаскәрләренең сан ягыннан азрак булуы, коралларның җитешмәве аркасында, һөҗүмнең башланган чорында Колчак бандалары шактый гына җирне басып алалар. Хезмәт ияләренең явыз дошманы Троцкий һәм аның тарафдарлары да Колчак- ка ярдәмгә килә. Совет гаскәрләре, дошманга батырларча каршылык күрсәтеп, акрын гына чигенәләр. Март аеның икенче яртысында Колчак бандалары хәзерге Татарстанның көнчыгыш һәм көньяк- көнчыгыш районнарына килеп керәләр. Дошман 18 мартта Актанышны, 22 мартта Минзәләне ала. Кызыл Армия частьлары дошманга каты каршылык күрсәтәләр, еш кына дошман гаскәрләренә каршы контратакага чыгып, аның һөҗүмен туктатырга, ә кайбер урыннарда чигенергә мәҗбүр итәләр. Мәсәлән, 26 мартта безнең гаскәрләр Колчак бандаларын Минзәлә шәһәреннән куып чыгаралар. Дошман мондый участокларга резервтан зур көчләр җибәреп кенә һөҗүмен дәвам иттерә ала. Колчак гаскәрләренең вакытлы уңышын күреп рухланган кулаклар Татарстанның кайбер районнарында фетнә күтәрәләр. Ләкин Татарстанның хезмәт ияләре большевиклар җитәкчелегендә аларны бик тиз басалар. Март ае азагында һәм апрель аеның башында Татарстанның байтак кына районнары дошман кулына эләгә. Бу районнарда Колчак бандалары оештырган ак террор нәтиҗәсендә Совет власте яклы әллә ни хәтле кеше һәлак була. Дошманның бәреп керүенә каршы көрәшкә Татарстан хезмәт ияләрен күтәрү өчен Казанның һәм өязләрнең партия һәм Совет органнары зур эш үткәрәләр. Бөек Ленинның чыгышлары һәм күрсәтмәләре, РКП (б) ның VIII съездының тарихи карарлары, «Көнчыгыш фронтындагы хәлләр уңае белән РКП(б) ҮК тезислары» хезмәт ияләрен дошманга каршы күтәрүдә сугышчан программа булдылар. 1919 елның 19 апрелендә «Көнчыгыш фронттагы хәлләр уңае белән РКП(б) ҮК тезислары» Казанда «Знамя революции» газетасында ту- лысынча басылып чыкты. 1919 елның 26 мартында Казан губерна советының киңәйтелгән утырышында 
көнчыгыш фронтының хәле турындагы мәсьәлә карала. Биредә кабул ителгән резолюциядә кичекмичә тормышка ашырылырга тиеш булган чаралар күрсәтелә. Резолюция барлык хезмәт ияләрен социалистик ватанны якларга чакыра. Шушы утырышта Казан губернасы хәрби положениедә дип игълан ителә. 29 мартта губерна ревкомы төзелә. Ревком составына губернаның партия һәм совет оешмаларының вәкилләре керәләр. Көнчыгыш фронтта туган хәл Татарстанның шәһәрләрендә һәм авылларында күп санлы митингларда һәм җыелышларда тикшерелә. Большевик ораторларның докладларын тыңлаганнан соң, эшчеләр һәм крестьяннар Колчак бандаларына каршы иң каты көрәшкә күтәрелергә кирәклек һәм үзләренең кулларына корал алып дошманга каршы чыгарга. хәзер булулары турында карарлар чыгаралар. Губерна һәм өяз партия органнары Колчак бандаларына каршы хезмәт ияләрен мобилизацияләүдә тел агитациясе белән бергә матбугатны да киң кулландылар. Казан һәм өяз газеталарында Колчакның монархии йөзен фаш итә торган күп кенә мәкаләләр басылды. Большевиклар партиясенең Казан Губерна Комитеты органы «Бедняк» газетасы ул көннәрдә: «Совет власте куркыныч астында. Хәзер Колчак — революциянең төп дошманы. Бөтен көч Колчакка каршы көрәшкә!» дигән лозунглар белән чыкты. «Колчакның җиңүе ул революциянең бөтенләй бетерелүе» дип язды Чистай газетасы «Власть Советов». Казанда һәм өязләрдә татар телендә чыга торган газеталар Колчакка каршы көрәшкә Татарстан хезмәт ияләрен күтәрү юлында шактый зур эш эшләделәр. Татарстанның меңләгән хезмәт
110 
 
ияләре Колчак бандаларына каршы көрәшкә күтәрелә. Авангардта коммунистлар баралар. Большевиклар партиясенең Казан оешмасы Көнчыгыш фронтка берничә мәртәбә үзенең членнарын җибәрә. 235 коммунист политрук булып, 275 коммунист политрук ярдәмчесе булып эшләр өчен җибәреләләр. Гомумән алганда, Казан партия оешмасы үзенең членнарының 70 процентын Колчакка каршы көрәшкә бирә. Казан коммунистлары фронтта батырларча көрәшәләр. Казан партия оешмасында тәрбияләнеп үскән полк комиссары Сергей Шмаков Колчак бандаларына каршы көрәштә батырларча һәлак була. 1919 елның апрель ахырында Казанда комсомол оешмасы төзелә. Казан комсомолецлары оешманың барлыкка килгән көннәреннән үк Колчак бандаларына каршы көрәштә катнашалар. Фронтка комсомо- лецлардан гына торган махсус отряд җибәрелә. Март ае азагында 1 нче Аерым Волга буе укчы татар бригадасы төзелә. Колчак бандаларына һәм басмачыларга каршы көрәштә актив катнашкан бу бригадада күпчелек Татарстан хезмәт ияләре була. Мамадыш, Алабуга, Минзәлә һәм Чистай өязләренең хезмәт ияләреннән төзелгән отрядлар Антантаның беренче походына каршы көрәштә катнаштылар. Мондый отрядлар кайбер башка өязләрдә дә төзелде. Чистай отрядының тарихы аеруча матур. Дүрт батальоннан торган бу отряд коммунистлар партиясенең Чистай Өяз Комитеты һәм Өяз Советы карары буенча гаять кыска вакыт эчендә төзелде. Бу отряд Чистайдаи көнчыгышта- рак үзенә махсус оборона участогы алып, үзенең сугыш хәрәкәтләрен икенче һәм бишенче Кызыл Армияләр белән координарлаштырып сугышты. Чистай отрядына шәһәрне дошманнан саклау бурычы куелды. Ул вакытта Чистай затонында бозлар арасында безнең елга флотилиясе тора һәм шәһәрдә бик күп икмәк, бензин, керосин кебек күп кенә байлыклар тупланган була. Ләкин боз кузгалган вакыт булганга күрә, флотилия елгага чыга алмый. Чистай отряды, дошман гаскәрләренә зур каршылык күрсәтеп, боз китеп беткәнче дошманны шәһәргә кертмәскә тиеш була. Отряд үз бурычын намуслы рәвештә үти. Нәтиҗәдә затондагы барлык пароходлар да Казанга озатылалар һәм алар үзләре белән берничә баржа алып чыгалар. Бу 
баржаларда ярты миллион поттай артык икмәк, йөз мең поттан күбрәк керосин, бензин һәм башка байлыклар була. В. И. Ленин Чистайда су транспортында эшләүче эшчеләргә флотилияне батырларча дошман уты астыннан алып чыккан өчен рәхмәт белдерә. Дошман гаскәрләре Чистайны 1919 елның 25 апрельдә алалар һәм һөҗүмнәрен көнбатышка — Волгага таба дәвам итәләр. 29 апрельдә дошман гаскәрләре Алексеевское, ә 30- нда Куркуль һәм Ромадан авылларын алалар. Спас шәһәренә һәм Волгага 40 километр гына кала. Волганы дошманнан саклар өчен Самара, Сембер һәм Казан шәһәрләре тирәсендә ныгытылган районнар (укрепрайоны) төзелә. Антантаның беренче походына каршы көрәш барган вакытта Татарстан хезмәт ияләре тылдагы ге- роик хезмәтләре белән Кызыл Армиягә зур ярдәм итәләр. Казан эшчеләре фронтка гаять күп кием-салым һәм снаряжение җибәрәләр. 1919 елның май ае ахырыннан башлап Казанда коммунистик субботниклар үткәрелә башлый. Казан ныгытылган районы гарнизонын көчәйтү өлкәсендә һәм бу район территориясендә фортпфика- ңион ныгытмалар төзүдә Татарстан хезмәт ияләре көчләрен аямыйча эшлиләр. Шулай итеп, Татарстан хезмәт ияләре Антантаның беренче походына каршы изге көрәшкә үзләренең өлешләрен кертәләр. Ко м м у и истл ар партиясе безнең илнең бөтен хезмәт ияләрен Колчак бандаларына каршы изге Ватан сугышына күтәрә. Антантаның беренче походына каршы көч туплауда Коммунистлар партиясенең VIII съездында кабул ителгән тарихи 
111 
 
карарларының, «Көнчыгыш фронтындагы хәлләр уңае белән РКП (6) ҮК тезислары»ныц әһәмияте бик зур булды. Үзәк Комитет тезисларында: « Көнч ы гы ш ф р о нты и да Кол чакның җиңүләре Советлар республикасы өчен гадәттән тыш дәһшәтле куркыныч тудыра. Колчакны тар-мар итү өчен көчләрне бик нык тупларга кирәк»1—дип язылган иде. В. И. Ленин Петроград эшчеләренә махсус хат белән мөрәҗәгать итте һәм аларның Көнчыгыш фронтына ярдәмнәрен бик нык көчәйтүне сорады. Партиянең чакыруы буенча Москвадан, Петроградтан һәм эчке Россиянең башка шәһәрләреннән Көнчыгыш фронтына бик күп коммунистлар, комсомолецлар һәм профсоюз членнары китәләр. Совет власте дошманнарына каршы батырларча көрәшкәне өчен эчке Россия халкы — рус халкы иптәш Сталин тарафыннан бирелгән бөек бәягә лаеклы булды. «Эчке Россия, үзенең, Москва һәм Петроград кебек, промышленность һәм культура-политик үзәкләре белән, милли яктан бертөрле халкы, күбесенчә рус халкы белән, — революция базасына әверелде» IV V, — дип язды иптәш Сталин. Партия җитәкчелегендә тормышка ашырылган чаралар аркасында Көнчыгыш фронтында безнең гаскәрләргә гомуми һөҗүмгә күчәргә мөмкинлек туды. Колчак гаскәрләрен тар-мар итүдә һәм, димәк, татар халкын дошманның канлы-монархик режимыннан азат итүдә дә хәлиткеч рольне партиянең Үзәк Комитеты директивалары буенча оештырылган Көнчыгыш фронты Көньяк группасының Фрунзе һәм Куйбышев иптәшләр җитәкчелегендә үткәрелгән контрнаступлениесе уйнады. 1919 елның май ае башында Бө- тенроссия Үзәк Башкарма Комитеты председателе М. И. Калинин Казан губернасына килә. Аның эшчеләр, крестьяннар һәм кызылармеецлар 'арасында ясаган чыгышлары, докладлары хәзерге Татарстан территориясендә сугыш хәрәкәтләре алып барган Совет гаскәрләрен дошманны җиңүгә рухландыра. Беренче май көнне Совет гаскәрләренең Чистай группасы Волга флотилиясе ярдәме белән һөҗүм башлый һәм колчакчыларны Алексеевское                      ’ В. И. Ленин. Сайланма әсәрләр, II том, 521 бит, Казан, Татгосиздат, 1952. V И. В. Сталин. Әсәрләр. IV том, 308 бит. авылыннан (хәзер район үзәге — М. М.) бәреп чыгара. 2 майда бу группа Шентала елгасының тамагына барып җитә. Безнең гаскәрләрнең һөҗүме 3—4 майда уңышлы рәвештә дәвам итә. 4 майда Волга флотилиясе десанты тарафыннан Чистай шәһәре дошманнан азат ителә. Бугруслан операциясенең азагында Бишенче армиянең 25, 26 һәм 27 дивизияләре катнашы белән үткәрелгән операция нәтиҗәсендә дошман гаскәрләре 13 майда Бөгелмә шәһәрен калдырып чыгарга мәҗбүр булалар. Фронтның бу өлешендә колчакчылар ашыгыч рәвештә көнчыгышка чигенәләр. 24 майда Вятка елгасы буйлап фронт тотып торган 28 нче дивизия частьлары һөҗүмгә күчә. 25 майда алар Тихие Горы белән Бондюгны азат итәләр. Шулай итеп, Кама елгасының төньягында да безнең гаскәрләр дошманны чигенергә мәҗбүр итәләр. 29 майда Волга флотилиясе десанты колчакчыларны Алабуга шәһәреннән бәреп чыгара. 28 нче дивизия гаскәрләре 1919 елның 1 июнендә Әгерҗене алу белән Татарстан территориясе дошманнан тулысынча азат ителә. ’Данлыклы Уфа операциясеннән соң Колчак бандалары тагын да ашыгычрак рәвештә чигенәләр. Июль аеның азагына бөтен Урал дошманнан азат ителә. 1920 елның башында Колчак гаскәрләренең калдыклары тулысынча тар-мар ителә. Шулай итеп, батыр Кызыл Армия Антантаның беренче походының төп көчен тар-мар итә. Кызыл Армия бу походның башка төркемнәренә каршы да уңышлы рәвештә көрәш алып бара. Иптәш Сталин җитәкчелегендәге Кызыл Армия частьлары Петроград янында Юденич гаскәрләрен тар- мар итәләр. Коммунистлар партиясенең даһи җитәкчелеге астында совет халкы
112 
 
Антантаның беренче походына каршы көрәштә җиңеп чыга. Совет властен эчке контрреволю- циядән һәм чит илләр хәрби интервенциясеннән саклап калу өчен барган изге Ватан сугышы утында илебезнең халыклары арасындагы дуслык тагын да ныгый, тагын да көчәя. Колчак бандаларына каршы көрәшнең политик сабаклары зур була^ Вакытлыча Колчак бандалары кул астында булган өязләрдәге хезмәт ияләренең, бигрәк тә крестьяннарның политик настроениесе кискен рәвештә Совет власте файдасына үзгәрә. Азат ителгән өязләрдә үткәрелгән барлык митингларда һәм җыелышларда хезмәт ияләре большевиклар партиясенә, совет хөкүмәтенә һәм данлыклы Кызыл Армиягә Колчак бандаларыннан коткарган өчен рәхмәт белдерә торган резолюцияләр кабул итәләр. Татарстан территориясе дошманнан азат ителгәч тә партиянең җирле оешмалары һәм җирле совет органнары вакытлыча Колчак бандалары кул аегында булган өязләрдә Совет властен аякка бастыру эшенә кереште. Июнь аенда губернаның бөтен өязләрендә дә Өяз Советларының съездлары үткәрелә. Бу съездлар большевик депутатлар җитәкчелегендә эшлиләр һәм көн тәртибендә булган бөтен мәсьәләләр буенча большевистик резолюцияләр кабул итәләр. Июль аенда Казан губернасына «Кызыл йолдыз» пароходында В. М. Молотов һәм Н. К. Крупская иптәшләр килә һәм алар җирле совет оешмаларының эшен яхшырту мәсьәләсендә бик зур ярдәм күрсәтәләр. Бу айның беренче яртысында Казан губерна советларының 5 нче съезды булды. Бу съезд тулысынча совет позициясендә үтте. Съезд үзенең карарларында Көньяк фронтка ярдәмне көчәйтергә кирәклекне билгеләде. Колчак бандаларыннан азат ителү белән Татарстан территориясендә гражданнар сугышы бетте. 1919 елның җәеннән алып губернаның партия һәм совет органнары хезмәт ияләрен башка фронтларга ярдәм итү эшенә мобилизацияләүгә керештеләр. Татарстанның эшче крестьяннары, 1918—1920 елларда фронтка икмәк, хәрби кием-салым, снаряжение һәм башка әйберләр җибәреп, Кызыл Армиягә зур гына ярдәм иттеләр. 1918—1920 елларда героик совет 
халкы, эчке контрреволюция көчләрен һәм чит ил хәрби интервентларын тар-мар итеп, үзенең иреген һәм бәй- сезлеген, Бөек Октябрь социалистик революциясенең тарихи казанышларын саклап калды һәм үзенә социализм төзергә мөмкинчелекләр тудырды. Совет халкының эчке һәм тышкы дошманнарга каршы көрәше бөек Ленин тарафыннан оештырылган Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә барды. «Бик зур кыенлыкларны — хуҗалык җимереклеген һәм ачлыкны җиңеп, чит ил интервентларының («Совет Россиясенә каршы 14 дәүләт походы» дип атала торган) котырынкы атакаларын һәм эчке контрреволюциянең мятежларын кире кагып, Коммунистлар партиясе илебез н е ң х а л ы к л арын и н тер вент- ларны һәм акгвардиячеләрне тулы җиңүгә китерде» («Советлар Союзы Ком му нистл ар партиясенең илле еллыгы»). Эчке һәм тышкы дошманнарга каршы көрәштә партиянең милли политикасы Россиянең барлык милләтләрен туплап, аларны изге көрәшкә күтәрде. Бу көрәштә иң алдынгы рәтләрдә бөек рус халкының эшчеләр сыйныфы барды. Аның тирәсенә бер семья булып Советлар республикасының барлык тигез хокуклы милләтләре җыелды, һәр милләт дошманга каршы көрәшкә үзенең өлешен кертте. Шулай итеп, бу елларда халыклар дуслыгы гаять зур роль уйнады.