Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӨЙЛӘШӘ АЛМАСЛЫК СҮЗЛӘР ЮК!

 
 Гади бер иртә. Дөньяга күңелле нур чәчеп, кояш күтәрелә. Җирдә тормыш үзенең мең төрле тавышы белән тагын да гөрләбрәк китә. Менә эшче үзенең заводына юнәлә. Менә кызыл галстуклы пионерлар, мәктәп балалары, җанлы чәчәкләр тезмәседәй тезелеп-тезелеп, мәктәпләргә агылалар. Кырда киләсе елның уңышына нигез салып, туңга сөрүче тракторларның моторлары' гөрли. Дәүләткә ашлык ташучы автомашиналар, Идел киплегендә ашкынып йөзүче мәһабәт ак пароходлар, алма һәм башка көзге җимеш исе белән тулган базарлар, оя-оя ак казлар, беренче сентябрь көнне университет бусагасы янында очрашкан таныш студентларның бер-берсен кочаклашып исәнләшүләре, чал чәчле профессорның кафедрага менүе... Тыныч тормышның ямьле иртәсе! Синең бизәкләреңне, күңелне дәртләндергеч күтәренке пафосыңны сөйләп яки язып бетерергә мөмкинме соң! Берике сүз белән генә дә әйтергә була: без сине сөябез. Без шулай ук җанлы хезмәт белән гөрләп горган көндезне дә, безнең җиребезгә үзенә хас күңелле бизәкләр алып килүче шәфәкъле кичләрне дә һәм йолдызлы төннәрне дә, кыскасы, тәүлекнең бөтен вакытын, елның барлык фасылларын, иҗатның һәм хезмәтнең бөтен төрләрен сөябез. Безнең — совет кешеләренең — тормыш һәм иҗат симфониясен яратырга аеруча хакыбыз бар. Чөнки безнең илебездә, безнең халкыбызның бөек тырышлыгы белән җирдә яңа эра — социализм эрасы ачылды. Кешелек дөньясына мәхәббәт, аны исән-имин сакларга әзер тору безнең монополиябездә генә түгел, бу— тынычлык сөюче барлык кешеләргә, барлык халыкларга да хас сыйфат. һәм менә бүген җирдә тыныч иҗади хезмәтне хөрмәт итүче, шуны теләүче, шуны сакларга өмет баглаучы барлык халыклар дөньяның барлык почмакларыннан бер-берсенә тавыш бирәләр. Алай гына да түгел, алар, тынычлыкны яклап, бердәм һәм тыгыз сафларга берләшәләр. Дәүләтләр һәм халыклар, хөкүмәтләр һәм аларның җитәкчеләре үзара татулык нигезеңдә уртак тел табып, сөйләшеп хәл итә алмаслык бәхәсле мәсьәләләр юк һәм моның була алуы мөмкин дә түгел. Тынычлык ягында торучы һәм тынычлыкны яклаучы миллионнарның, йөз миллионнарның бүгенге уртак лозунгысы әнә шул. Бөтендөнья Тынычлык Советының моннан ике-өч ай элек Будапештта булып үткән сессиясе һәм анда кабул ителгән Декларация, бу сессиянең җир шарындагы барлык халыкларга мөрәҗәгать итеп ясаган Өндәмәсе әнә шул турыда сөйли. Будапешт сессиясенең әһәмиятле карарларын тормышка ашыруда
100 
 
Советлар Союзындагы тынычлык өчен көрәшүчеләрнең игътибарын һәм энергиясен туплау максаты белән, тынычлыкны яклаучыларның Совет Комитетының шушы елның 31 августында Москвада уздырылган пленумы да шушы турыда ук әйтте: — Хөкүмәтләрнең һәм халыкларның үзара аңлашып яшәүләре, бәхәсле мәсьәләләрне үзара сөйләшүләр һәм аңлашулар рухында хәл итү бөтен дөньяда тантана итсен! —дигән уртак фикерне белдерде. Будапешт сессиясе үтүгә әле күп түгел. Ләкин монда кабул ителгән әһәмиятле карарлар, дәүләт чикләре, полиция киртәләре аша үтеп, дөньяның барлык материкларындагы барлык илләргә үтеп керәләр. Ул карарларда үткәрелгән идеяләр җирдә тыныч яшәүгә омтылучы яңа- дан-яңа миллионнарның йөрәкләренә көннән-көн ныграк урнаша баралар. Англиядә, мәсәлән, Тынычлыкны Яклау Комитеты англичаннарны хөкүмәт алдына гаять ачык һәм бүгенге көн өчен гаять актуаль ике таләп куярга чакырды. Ул таләпләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт: Англия хөкүмәте бөек державалар вәкилләренең бергә очрашуларын тизләтү юлында үзеннән мөмкин булганнарның барысын да эшләргә тиеш. Англия, шулай ук, бөек Кытай халык республикасын Берләшкән Милләтләр оешмасына член итеп алуны һәрьяклап якларга тиеш. Индиядә, бәхәсле халыкара проблемаларны бөек державаларның хөкүмәтләре үзара сөйләшү юлы белән хәл итсеннәр, дигән мөрәҗәгатькә имза җыю кампаниясе уңышлы рәвештә җәелә бара. Франциядә, Италиядә, Япониядә, Канадада, кыскасы, җир шарының барлык илләрендә халыклар төрле телләрдә, төрле формаларда тик бер нәрсәне — бүгенге көндә үзләрен аеруча борчыган бер проблеманы хәл итүне сорыйлар: кешелек дөньясының аяза башлаган күгендә яңадан сугыш болытлары кабаруга юл куймагыз. Яхшы теләк һәм миллионнарның өметләренә хөрмәтле караш булганда, сөйләшеп хәл ителмәслек бәхәсле мәсьәләләр дөньяда юк, диләр алар. һәм бу чынлап та шулай. Бик яңа бер мисал безнең күз алдыбызда. Ерак көнчыгышта — Корея илендә өч елдан 
артык коточыргыч сугыш барды. Кечкенә генә Корея иле өстендә өч елдан артык сугыш давылы уйнады. Дөньяда яңадан зур сугыш кабызырга маташучы даирәләр Ерак Көнчыгышта котырып уйнаган бу сугышны көнбатышка һәм аннан бөтен дөньяга җәелдерергә бик тә тырышып караганнар иде. Ләкин аларның бу кара планнары барып чыкмады. Үзара сөйләшүләр һәм аңлашулар юлы белән Кореяда сугышны туктату өчен мөмкинлек табылды. Т ы н ыч л ы кн ы я кл а уч ыл а рн ың Совет Комитеты пленумы үзенең резолюциясендә бу турыда түбәндәгеләрне яза: «Яхшы теләктәге барлык кешеләр Кореядагы вакЫтлы килешүне шатлык белән каршыладылар. Бу килешү Корея һәм Кытай халыкларының һәм бөтен тынычлык һәм демократия лагереның гаять зур җиңүе булды. Барлык илләрдәге тынычлыкны яклаучылар белән берлектә, тынычлык өчен армый-талмый һәм эзлекле көрәшүче совет халкы бу җиңүдә барлык башка халыкара проблемаларны тыныч хәл итү мөмкинлеген күрә». Сөйләшүләр юлы белән Кореяда килешүгә ирсшелгән икән, шундый ук юл белән, мәсәлән, ни өчен Вьетнамда кан коюларга чик куеп булмасын! Яки көнбатыш Европада төенле урын булып торган Германия мәсьәләсен ни өчен сөйләшүләр юлы белән хәл итмәскә! Германия проблемасын тыныч хәл итү буенча Совет Хөкүмәте ясаган тәкъдимнәрдә моның барлык нигезләре бар. Шуңа күрә бу тәкъдимнәрне совет халкы, Германия иленең бөтенлеген, милли бәйсезлеген газиз санаучы барлык намуслы немецлар һәм тынычлык ягында торучы бөтен демократик дөнья зур канәгатьләнү белән каршы алдылар. Димәк, шулай. Бәхәсле халыкара мәсьәләләрне тыныч юл белән, сөйләшүләр юлы белән хәл кылуның
101 
 
акыллы үрнәкләре инде бар. Хәзергә кадәр әле хәл кылыимаганнарын хәл кылу юлында бөек омтылыш та бар. Ләкин шулар белән бергә үк, сугыш уты кабызырга маташучыларның, яңа төр провокацияләре дә юк түгел. Мәсәлән, империалистлар һәм алар- ның төрле төстәге ялчылары Кореяда тыныч сөйләшүләрне өзү өчен әллә нинди мәкерле хәйләләр, сылтаулар уйлап чыгаралар. Империалистларның Ерак Көнчыгыштагы әнчек эте Ли Сын Ман үзе кирәк дип тапканда сугыш хәрәкәтләрен яңадан кузгатып җибәрәчәген оятсыз рәвештә дөньяга кычкыра. Шулай ук шушы елның 17 июнендә Берлинда булган авантюристик вакыйга да безнең исебездә әле. Бу соңгылары безне барыннан да элек бер нәрсәгә — уяулыкны икелә- тә-өчләтә көчәйтергә чакыра. Без бер нәрсәне бик ачык истә сакларга тиешбез: сүздә тынычлыкны яклаган булып та, гамәлдә Төньяк Атлантика блогын һәрьяклап ныгытырга тырышучы, дөньяның барлык өлешләрендә яңа хәрби базалар төзүче, ашкынып кораллануны көчәйтүче, Советлар Союзына һәм халык демократиясе илләренә каршы провокацияләр әзерләүче АмерикаАнглия идарәчеләре үзләренең мәкерле планнарын әле һаман башларында йөртәләр. Чөнки капитал магнатлары — 
морганнар, дюпоннар, рокфеллерлар өчен сугыш ул—табыш чыганагы. Алар миллионнарча кешеләрне сугыш янгынында газап чиктерүдән үзләренә реаль файда алалар. Ләкин халыкларның ихтыяры көчле. Халыклар, тынычлыкны яклап, көннән-көн ныграк берләшәләр һәм алар, теләк булганда, сөйләшеп хәл итеп булмый торган халыкара мәсьәләләрнең юклыгын көннән-көн тирәнрәк төшенә баралар. Инде безнең Совет халкына килсәк, ул, Бөтендөнья Тынычлык Советы Өндәмәсенә чын күңелдән кушылып, үзенең иҗат һәм тыныч хезмәт фронтындагы активлыгын һаман саен көчәйтә бара, Совет Хөкүмәте һәм бөек Коммунистлар Партиясе тирәсенә тагын да ныграк туплана. Моны без хуҗалык һәм культура өлкәсендәге иксез-чиксез казанышларыбызда, бик күп фактларда күрәбез. Моны без дәүләт амбарларына соңгы центнерларны илтүче колхоз олауларында, М. В. Ломоносов исемендәге Москва Дәүләт Университетының 32 катлы яңа бинасының ачылуында, безнең илебездә быел барлыгы 57 миллионнан артык кеше укуында, аерым алганда, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы тормышында көн саен, сәгать саен кабатланып тора торган уңыш- ларыбызда күрәбез.