Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҺӨНӘР

☆ Хикәя I Фәйзрахман абзый сүзен бик җайлап кына башлады. — Улым,—диде, — берүк оныта күрмә, иртәгә ничек тә вакыт табып, шул бакча як рәшәткәләрне генә төзәтеп куй, — диде. — Юкса, кешедән оят, валлаһи, ир-атсыз йортлардагы кебек, бөтенләй какшап-кый- шаеп беткәннәр. Үземнең, күрәсең ич, баш кашырга да вакыт юк. Уракка төшкәнче, терлек торакларын торгызып бетерергә вәгъдә биргән идек. Ә сезнең тракторчы халкына эш сыегаеп бара хәзер. Парны бетердегез, тиресне чыгардыгыз... Инде, кулга балта тотып, йортта да бераз караштырырга вакыт... —- Ә-ә... Мин аны, әти иртүк торуга раз-раз... — диде Харис, китабына иелгән җиреннән башын да күтәрмичә. Фәйзрахман абзыйның моңа кәефе китә башлады. — Раз-раз гына түгел шул менә! Кара аны, эшеңне җиренә җиткереп эшли торган бул. — Эһе... — Ләкин минем балтага кагыласы булма, бозасың. Әнә үзеңә кечкенә балтаны кайрап куй. — Әһе... — Күп эһелдәп утыр әле! Ыңгырашырга туры килмәсен... Харис, бу юлы, китап битенең укып туктаган урынына бармагын куеп, теләмичә генә башын күтәрде. — Тукта инде, әти, бераз гына укыйм инде. Иң кызык җире... Шоферлар турындагы китап бу. «Машина йөртүчеләр» дигән... Ә рәшәткәләрне төзәтәм дигәч төзәтәм инде мин аны... Фәйзрахман абзый, башын чайкап, тирән генә көрсенеп куйды. Бу көрсенүнең сәбәбе бар иде. Рәттән өч кыз бала артыннан, ниһаять, ир малай тугач, Фәйзрахман абзый, шатлыгын эченә сыйдыра алмыйча, бөтен күрше-күлән алдында күкрәк сугып горурланып йөрде. «Дөньяда тагын бер менә дигән беренче кул балта остасы артты, җәмәгать. Бигәшнекеләр нәсел-нәсәбтән килгән тирә-юньгә мәшһүр балта осталары булдылар алар и шулай булырлар да». Менә шул булачак «беренче кул балта остасы» тиздән инде унтугыз яшен тутыра, ләкин «тирә-юньгә мәшһүр оста» булу гына түгел, бу эшкә һәвәслеген дә күрсәткәне юк. Ыштансыз вакыттан бирле бар белгәне машина да машина булды егетнең. Фәйзрахман абзый улын үз һөнәренә өйрәтү, балта эшенә кызыксындыру өчен ни әмәлләр кылмады, ни үгетләмәде, ни орышмады... «һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс» дип,
80 
 
аца үз башыннан үткән бөтен гыйбрәтле вакыйгаларны да бәйнә-бәйнә сөйли иде. — Мисалга менә егерме беренче ачлык елны гына ал, — дип, үзенең нечкә генә чал мыек чылгыйларының әле берсен, әле икенчесен тартка- лый-тарткалый сөйләп китә иде ул. — Халык ачлыктан ни җәфалар чикмәде ул елны, ә атаң, семьяны туйдыру гына түгел, бөтен күрше-күләннәргә ярдәм итеп торды. Нәрсә аркасында? Бер дә башка түгел, һөнәр коткара. Вятка якларына кадәр барып чыгып, балта эше эшләп, әллә никадәр ризык алып кайта идем... Инде менә бүгенге көнемне генә күр. Райком секретаре үзе килеп кул биреп күрешә, бөтен правление кешеләре Фәйзрахман абзый дип кенә торалар. Әллә бик нурлы йөзле булганга дисеңме син мондый хөрмәтне? Юк инде, йөзе алай нурлы булмаса да, куллары алтын әтиеңнең, менә хикмәт кайда!.. Озын сүзнең кыскасы шул: ир кеше өчен иң кулай һөнәр ул — балта эше. Ир башына ниләр генә төшмәс. Ярый ла еллар имин генә булып торса... Менә шунда исеңә төшерерсең әле әтиеңнең сүзләрен, шушы яшеңә җитеп, иреннәреңнән сөт кипмәгән нәрсә... Бүген дә, рәшәткәләрне төзәтү, бушрак вакыттан файдаланып, карал- тыкураны караштыру мәсьәләсен юкка гына кузгатмады Фәйзрахман абзый. Улын балта эшендә тагын бер кат сынап карау иде аның нияте... ...Иртәгесен Фәйзрахман абзый торып чыкканда, Харис рәшәткәлек дигән соңгы такта башын юнып маташа иде инде. «Сәләтлене сәнәк тотуыннан ук күреп була» дигәндәй, Фәйзрахман абзый улының балта тотуын ук килештермәде: балтасын, сапның төбеннән үк кысып тоткан да, ипле генә дугаландырып селтәнәсе урында, көчәнә-көчәнә туры көйгә чаба... Ә сыйфат ягын, сыйфат ягын гына кара: рәшәткә башларын кыек- мыек юнып бетергән, струклаган такталары кыргыч белән кыргандай шырпыланып тора... Аягым белән дә болай эшләмәм... Әтисенең кашларын җыерып, сүзсез генә рәшәткәләргә, баганаларга суккалап капшап йөрүен күргәч, Харис, сагаеп, эшеннән туктап калды. — Нәрсә, әти, әллә какшар дисеңме? — Какшавын какшамас та... Фәйзрахман абзый сүзен әйтеп бетермичә тагын башын чайкап куйды да ашыкмыйча гына кесәсеннән янчыгын чыгарды. Шулай ук ашыкмыйча гына тәмәке төреп кабызды. Аннары, шунда рәшәткә янына чүгәләп утырып, тәмәкесен суырасуыра, сөйләп китте. — Хәтереңдәме, минем теге район күргәзмәсенә куйган җыелмалы өстәлгә халык сокланып туя алмады. Газеталарда язып чыктылар, әллә кашлардан килгән кешеләр кулымны кысты, ничәмә җирдән хатлар алдым... Менә ул, эшеңне эш итеп, бөтен күңелеңне биреп эшләсәң ничек!.. Ә синең нәрсә бу? Кәҗә булып кәҗә дә килеп янтыгын кашырга оялыр монда, валлаһи... Харисның иртәнге сафлык белән яктырган йөзе караңгыланып китте. — Син бит шуңа күрә дә балта остасы. Эшең шул. Ә мин... Мин тракторчы. Минем дә трактор эшемне берәү дә бракка чыгарганы юк,— дип мыгырданды ул. — Тракторчы!.. Алайга китсә, мин дә бит игенче. Кирәк икән, эскерт куярга да, борчак, солы чабарга да чыгам... Шуның шикелле тракторыңны да бик яхшы бел син, әмма һөнәр дә бел! Ничә елдан бирле шуны тукыйм лабаса... Харис кулындагы балтасын кискен генә селтәнеп багана башына чабып куйды. — Ә менә белеп бетермәдең, — диде ул, инде шактый күтәренке тавыш белән.—Син игенче һәм балта остасы булган кебек, мин дә ике профессия кешесе булам тиздән. Уракка төшкәнче комбайнны да өйрәнеп бетерәм. Л1енә күрерсең... Фәйзрахман абзый тәмәкесен каты итеп җиргә ташлады. 
81 
 
—- Ай алла!.. Кемгә генә охшап тудың соң син. Кем сиңа машинаны ейрәнмә, ди әле монда. Бик хуп эш. Машина заманы хәзер... Ләкин «агач — җимеше белән, адәм — эше белән» дигән кебек, тракторчы, комбайнчы булуың әнә шул кыек-мыек рәшәткәләрең төсле түгел микән синең... Кит, ичмасам, ераграк, шул хәчтрүш эшең яныннан! Шушы буең-сының белән бөтенләй килешми! Чыннан да, зифа буйлы, янып торган тулы, түгәрәк йөзле егет һәм аннан-моннан гына эшләнгән шыксыз рәшәткәләр — болар икесе һич тә бер-берсенә ятышмыйлар иде... 
II 
Харис урак өстен, дөрестән дә, комбайнга утырып каршылады. Алдынгы тракторчы булуын, комбайнчылар курсында бик яхшы укуын искә алып, аңа өр-яңа «Сталинец-6» комбайнын тапшырдылар. Беренче сайлап уру көннәрендә әллә ни эш күрсәтә алмаса да, соңгарак, машинага булган мәхәббәте барыбер үзенекен итте. Тиздән Харис алдынгы комбайнчылар рәтенә басты. Күрше комбайнда — үткән елларны башка колхозда урдырган Язилә исемле кыз эшли иде. Кучкыл зәңгәр комбинезонының, механизатор халкы өчен котылгысыз кебек тоелган һәртөрле таплардан азат булуы белән аерылып торган, бик җитди, хәтта бераз ачулырак та караучы, ләкин вакыты килгәндә мул, шат очкыннар балкытып күңелле көлеп җибәрергә дә әзер торучы, кечерәк кенә буйлы бу кыз белән күршелекне Харис баштарак бер дә ошатмады. Күз өстенә сөял булып, җир башында ватылып яткан вакытлары да бар иде Харисның. Шуның өчен, бер үк маркадагы комбайннарда эшләүләренә карамастан, Харис аның белән түгел, ә күбрәк бригададагы башка комбайнчылар белән аралашты. Шулай да, беркөнне, смена арасындагы ял вакытында, Язилә үзе Харис янына килде. — Яна комбайнны алай хурлыкка төшермисең, ә? — диде ул, күптәнге танышы кебек Харисның янына ук килеп утырып. — Хурлыкка төшерерлек булсам, бирмәсләр дә иде. — Кара, сүзләре бөереннән чыга егетнең. Язилә тигез генә гөрелдәп көлеп куйды. Харис тагын да шулай көлүләргә дучар булудан шүрләп, урыныннан торып китәргә дә уйлап бетергән иде, ләкин кызның чырае җитди төс алып өлгерде. — Комбайнны да өйрәнеп, әмма яхшы эшләдең син, Харис. Үзем дә быел тракторчылар курсына кермичә юләр булдым. Вакыт әрәмгә үтте... Җиңелчә көрсенү катнаш чын кызыгу белән дә әйтелгән бу сүзләр Харисның Язиләгә карата күңел өнәмәвен кинәт йомшартып җибәрде. Үз күңеленә бик тә аваздаш булган, машинага чын хуҗаларча караш хисе бөркелеп тора иде аның бу сүзләрендә. — Нигә әрәм үтсен? Кичке мәктәптә укыдың бит. Ничәнчене, тугызынчыны бетердеңме әле?—диде Харис ничектер юату тоны белән. — Тугыз бетте. Ләкин икенче елга барыбер тракторчылар курсына да керәм әле. Тырышсаң, өлгереп була ул... 1 — Конешны. Минем дә менә икенче елга шоферлыкка өйрәнергә исәп. Рыбаковның «Машина йөртүчеләр» дигән китабын укыганың бармы? — Бар. — Әнә шундагы Демин кебек шофер буласым килә минем... Әй, йөртеп тә карый машинаны! Язилә кулын җиңелчә генә Харисның иңбашына тидереп алды. — Син, иң яхшысы, механиклар мәктәбенә укырга кер, Харис.' Анда бит барысын да өйрәтәләр. 
6 .С. Ә.- №10.  
82 
 
— Планда анысы да бар... Ләкин иң элек шоферлыкка өйрәнәм әле. Аннары укырга җайлырак була ул... Гел тракторда, комбайнда гына йөреп, тәмам туйдырып бетерә кайчак. Акрын йөриләр бит ул бегемотлар... Менә шунда, көчеңне бераз язып җибәрү өчен, тотасың да машинага утырасың. Кулларың баранкада, аякларың педальдә... Очасың гына! Харис, кулларын чыннан да баранка тоткан кыяфәткә китереп, ничек машинага утырып очуы турында рухланып сөйләп китте. — Ой, таптап китәсең, тормозга бас тизрәк, — дип, Язилә үзенең йогышлыкүңелле көлүе белән көлеп җибәргәч кенә туктап калды ул. Ләкин бу юлы Язиләнең көлүенә аз гына да кәефе кырылмады аның, үзе дә аңа кушылып, шаркылдап көлеп җибәрде. Ул көнне Харисның бөтен күңеле, ниндидер бик яхшы, бик шатлыклы хәбәр көткәндәй, рәхәт кытыкланып торды. Куллары да җитезрәк хәрәкәтләнә, күзләре, үзе дә сизмәстән, Язилә эшләгән якка таба карап-карап алалар иде... Бу як басуларны урып бетергәч, авылдан шактый ерактагы башка участокка күчтеләр. Соңгы көннәрдә кинәт кенә җилләп-давыллап явып киткән яңгырдан соң, биредә арыш шактый сөрлеккән, чәбәләнгән иде. Шуңа күрә, эшкә керешер алдыннан комбайнчыларның кыска гына бригада киңәшмәсе булып алды. — Мондый участокларны урудагы тәҗрибәләребезне уртага салып сөйләшергә кирәк, иптәшләр, — дип, Язилә иң беренче үз тәкъдимнәрен кертте. Ул күптән түгел биредә комсомол группасы җитәкчесе итеп сайланган иде. Хариска сөрлеккән игеннәрне урырга беренче мәртәбә туры килгәнгә, ул. бу киңәшмәне уйлап чыгаруы өчен Язиләгә эченнән генә рәхмәтләр әйтеп утырды. Киңәшмә тәмамлангач, күңелендәге рәхмәтен Язиләнең үзенә дә белдермәкче иде дә, уңайсызланды. «Синең алдынгылыгың бик чамалы икән», дип уйлар я... Ләкин киңәшмәдә утырганда сөрлеккән игеннәрне уру тәҗрибәсе гади генә кебек тоелса да, эшли башлагач, алай бик җиңел булып чыкмады. Барысыннан да, кыенрагы, кискеч аппаратны көйләү... Өстәнрәк урдырсаң, иелгән башаклар киселми кала, астанрак урдыра башладыңмы, пычаклар белән рама арасына беләү ташы кебек тыгызланып балчык кереп тула да, ургыч бөтенләй эшләми башлый. Мепә кайчан икән Харисның хурлыкка каласы көннәре... Ичмасам, бригадир да көзге чәчүдә эшләүче тракторчылар янына китеп барды. Тизрәк кайтса, берәр киңәш бирер иде... Ә Язилә әнә урдыра бирә. Барып сорарга микән әллә, ничек көйләде икән ул ургычны? Бераз урган саен туктап, ургычны балчыктан чистарта-чистарта эшли Харис. Мондый нәтиҗәсез эштән аның инде сабыры ахыр чиккә җитеп кайный башлаган, бөтенесенә кул селтәп, өстәнрәк алдырып урдыра бирергә дә уйлап куйган иде. Көтмәгәндә генә Язилә килеп чыкты. — Син, нәрсәгәдер, бик еш туктый башладың әле, — диде ул бер дә исе китмәгән генә кебек тавыш белән. Харис аның килүенә эченнән генә чиксез шатлана, шул ук вакытта, үзенең булдыксызлыгыннан җир тишегенә керердәй булып ояла да иде. — Әнә ич, ургыч тыгыла, — дип, ишетелер-ишетелмәс кенә әйтеп куйды ул, Язиләгә күтәрелеп карамыйча гына. Язилә, иелеп, ургыч астын караштырып алды. Яңадан башын күтәргәндә аның йөзе ачулы иде. — Син, нәрсә, кичәге киңәшмәдә йоклап утырдыңмы әллә? Ургыч астына агачтан табаннар ясап куярга сөйләшкән идек бит,—диде ул, кискен тавыш белән. — йоклап... йоклап,— диде Харис, үртәнеп, — председательгә кичтән үк әйткән идем ясап китерергә, әле һаман күренгәннәре юк.

8S 
 
— Ә шуны үзең ясап куйсаң, кулың корыр дип куркасыңмыни?! Кая, әнә су мичкәсе янында агачлар бар, алып кил дә, бергәләп ясап ташлыйбыз. Кораллар бар минем. Харисның колаклары, бит очлары кызарганнан-кызара иде. Ярый әле, тузанлангач, әллә ни сизелмиләр... Шулай да ул, балаларча буйсынып, мичкә янындагы агачларны алырга китте. Ул әйләнеп килгәндә, Язилә үзенең кечкенә генә балтасын кайрап маташа иде. Харис килеп җитүгә, кызый сүзсез генә аның кулыннан агачны алды да, ирләрчә кулына төкереп алып, киң-киң селтәнә-селтәнә юна да башлады. Үзе, инде бөтенләй тынычланган тавыш белән, әйтеп куйды: — Мә, башын менә шулай түгәрәкләп юн, ә мин монысын струклый торам. Беразга сүзсез генә эшләделәр. Харис әледән-әле сиздермичә генә Язиләгә карап ала иде. Ничек матур иде аның бу вакытта эшеннән ләззәт табып рухланган йөзе! Ничек килешеп тора иде аның бөтен хәрәкәтләре! Язилә шул ук акрын гына, ләкин чын рухлану яңгырап торган тавыш белән яңадан сөйләп китте. — Кыш көне район күргәзмәсенә куелган теге җыелмалы өстәлне эшләгән оста кебек эшли алсаң икән аны, ә?.. Менә, ичмасам, оста!.. Болай карауга гади генә кебек ул өстәл, ләкин күзеңне ала алмыйча карыйсың. Үзе бер чын сәнгать әсәре! Өске такталарын җәеп җибәрсәң, бөтен туй мәҗлесенә җитәрлек. Кирәк икән — ике кешелек, кирәк икән — дүрт, алты кешелек итеп тә җыеп була. Ә бизәкләрен, бизәкләрен генә күрсәң иде! Бер дә агачтан ясалган чәчәкләр дип белмисең. Бакча гөлләре төсле... Менә бит ул һөнәр эше кешенең тормышына нинди ямь бирә, Харис, ә?.. Бераз гына эшләр азайгач, мин ул оста янына барам әле. Ул бит шушы авылныкы бугай. Син аны беләсеңдер? Харис нәрсә дип җавап бирергә дә белмичә, кызаруын сиздермәс өчен, башын аскарак ия төште. Ә кулындагы балтасы торган саен җитезрәк хәрәкәтләнә иде... Хәер, аңа җавап бирергә дә туры килмәде. Аларга комбайн каплап торган тар юлдан, бөтенләй искәрмәстән генә Фәйзрахман абзый үзе килеп чыкты. Харис белән Язилә иң элек бер- берсенә, аннары икесе берьюлы Фәйзрахман абзыйга күтәрелеп карадылар да, өчесе берьюлы елмаешып куйдылар. — Мине анда председатель,’ комбайнчыларга нәрсәдер ясап бирәсе бар, дип куып маташа тагын, — диде Фәйзрахман абзый. — Баксаң, осталар миннән башка да җитәрлек икән монда... Ә син, улым, тырышсаң, әнә ничек матур итеп тә юна беләсең икән, кирәмәт малай... Син дә, кызым, күргәзмәдә юкка гына минем теге өстәл яныннан китмичә карап йөрмәгәнсең, ахры... Яхшы, яхшы! Тик менә струк тимереңне генә бераз кайрап җибәрәсе бар кебек күренә. «Корал эшләр, кул мактаныр» дигәндәй, элек коралларыңны көйләп, кайрап тотынсаң, җырлап кына бара ул эш. Үзе бер җанга рәхәтлек, икмәктер!