Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭКСКАВАТОРЧЫ ЕГЕТЛӘР 


(Казан портын төзүчеләр турында өченче очерк) Әле күптән түгел генә Яна Казан порты төзелешендә сирәк очрый торган бер вакыйга булып алды. Көндезге смена бетеп, икенче смена башланган чагында төзелешнең баш инженеры кабинетында телефон шалтырады. Телефон шалтыраулары көннең-көн буе дәвам иткәнлектән, Илья Фирсович трубканы гадәтенчә ашыкмыйча гына алды. Ләкин трубкада ишетелгән борчылулы тавыш аны сагаерга мәҗбүр итте. Тавыш бик каты ишетелгәнгә, Илья Фирсович трубканы колагыннан бераз ерагайта төшеп тыңлады. — Тыныч кына сөйләгез, нәрсә бар? — Жадан, иптәш инженер, Жадан... Машинадан төшәргә теләми. Менә ярты сәгать инде. Порт төзелешендәге иң алдынгы экскаваторчыларның берсе — Димитрий Жаданның исеме баш инженерга, билгеле, яхшы таныш иде. Ләкин нәрсә эшләгән ул Жадан, нигә машинадан төшәргә теләми, нигә прораб бу кадәр борчылган — Илья Фирсович һич тә аңлый алмады. — Салкын суыгыз бармы?—дип ачуланып сорады ул. — Эчегездә дуламыйча гына сөйләгез. Прораб аптырап калды булса кирәк, аның тавышы беркадәр вакыт ишетелми торды, аннары ул, әүвәлгедән дә катырак дулкынланып, яңадан сөйли башлады. Аның буталчык сүзләреннән, ниһаять, Илья Фирсович Жаданның экскаваторны сменщигына тапшырырга теләмәгәнлеген аңлады. — Минем сорауларга җавап бирегез, — диде ул, сүзне сузмас өчен.— Ни өчен Жадан сменщигын экскаваторга якын җибәрми? — Машинаны ни... — Сменщигы кем? — Соколов. Яков Соколов шулай ук төзелешнең алдынгы экскаваторчыларыннан берсе. Баш инженерның күз алдына коңгырт чәчле, киң сипкел йөзле, бераз яньчелә төшкән борынлы экскаваторчы килеп басты. Комсомолец Жаданга караганда, Соколов яшь ягыннан да, тәҗрибәсе ягыннан да олырак. Аны бригадир итеп кую турында да сүз булган иде. Бер машинада эшләүче бу ике алдынгы экскаваторчы арасында нинди «ызгыш» чыккан соң? Бу мәсьәлә Илья Фирсовичны шактый кызыксындырды, ул хәтта бу турыда кәгазь кисәгенә язып та куйды. Әмма моның белән турыдан- туры шөгыльләнергә аның вакыты да, мөмкинлеге дә юк иде. Баш инженер бөтен төзелеш турында кайгыртырга тиеш. — Мәсьәлә ачык, — диде ул трубкага. — Анда механик, өлкән прораб, бригадир бар. Үзегез хәл итегез. Минем сүзем бетте.  
85 
 
Илья Фирсович трубканы куйды. Гадәттә әкрен генә кыймылдап, салмак кына атлап, бернәрсәгә дә исе китмичә, борчылмыйча йөрүче Соколов бу вакытта, кызган табага баскандай, экскаватор тирәсендә бөтерелеп йөри иде. Экскаватор шаулап борылган уңайга ул әле алга, әле артка йөгерә һәм, машина гөрелтесен җиңәргә тырышып, бөтен көченә кычкыра, сүгенә. Ачуыннан һәм гарьлегеннән ул шулхәтле кызарган, хәтта йөзендәге сипкелләре дә күренми. — Туктат, сиңа әйтәләр ич, туктат! — дип кычкыра ул, йодрыгы белән яныйяиый. Ул экскаваторга сикереп менәргә омтыла, ләкин Җаданның ярдәмчесе озын буйлы, киң сөякле Мирза Балкаев һәрвакыт аның юлына аркылы төшә һәм ачуланмыйча гына әйтеп куя: — Ярамый, Яков Захарыч, җаныем. Машина эшләгән чакта менәргә ярамый. Харап булырсың. Тәртипне бозма. — Бирермен мин сиңа тәртип. Кемне өйрәтәсең!—дип кычкыра Соколов һәм Балкаевны юлыннан этәрмәкче була, ләкин Балкаев, кечкенә күзләре белән аңа бераз текәлеп тора да, чак кына көлемсерәп, башын чайкый. — Ай-Һай, Яков Захарыч, җаныем. Кая болай ашыгасың? Ашыккан ашка баткан. Әйтте бит инде Жадан: акт төземичә тапшырмыйм дип. Егет сүзе бер була. Соколов Балкаевка кашларын җыерып карап тора. Элек ул аның комга батып торган аякларына, аннары җиңнәре сызганулы зур кулларына, күз төпләрендә вак кына җыерчыклары булган үтә тыныч йөзенә текәлә. Юк, моны этеп кенә юлыңнан ташлый алмассың. Ә үзе, әгәр теләсә, күтәреп алып, забойдан ташлаячак. Соколов, тавышын үзгәртеп: ■—Җитәр инде, егетләр, шаярырга, — диде. — Балалар юк бит биредә. — Кем шаяра соң, Яков Захарыч, җаныем? Вал шестернясының тешләрен шаярып кына ватмагансыңдыр бит? Шуның аркасында экскаватор өч көн эшләмичә торды. Кая монда шаяру! Балкаев сүз арасында бер тапкыр, я рәттән ике, я рәттән өч тапкыр сызгырып куя. Бу аның шоферларга, экскаваторчыга сигналлары. Шунда ук, кулына көрәк алып, машина тәгәрмәчләре астындагы комны тигезләргә дә өлгерә. Экскаватор бер генә минутка да туктамыйча эшли. Аның ярты кубометрлык чүмече, һавада ярым түгәрәкләр сызып, әле уңга, әле сулга борыла. Җирне каерып алып, һавага күтәрелүе һәм самосвал турысына җиткәч тә, чак кына түбән төшеп, комны бушатуы — барысы бер ритмга буйсынган, бик нык исәпләнгән төгәл бер хәрәкәт булып тоелалар. Шофер машинасын вакытында куеп өлгермәсә яки төялгәч шунда ук алып кит- мәсә, бу ритм берьюлы бозылачак. Шуңа күрә, экскаваторчы бер машинаны төягәндә, икенчесе инде чүмеч турысына янәшә килеп туктаган булырга тиеш. Кояшта каралып беткән, җитендәй ак һәм йомшак чәчле, киң маңгайлы егет, экскаватор борылган чакларда әледән-әле кабина ишегеннән күренеп тора. Рычагларны тарткан чагында аның көчле мускуллары күпереп-күпереп китә. Бу егет — Димитрий Жадан. Әгәр аның эшенә читтән карап торсаң,, аны пианинода уйнаучы музыкантка охшатырга мөмкин. Берүк вакытта аның куллары да, аяклары да эшли һәм алар шундый кызу, җитез хәрәкәтләр ясыйлар — күз иярә алмыйча кала. Ком төялгән самосваллар забойдан һәр минут саен үкереп чыгып, юл буйлап, төзелешнең икенче башына китәләр. Кояш нурларында аларның капотларына беркетелгән көмеш «үгезләре» ялтырап китә. Сөзәргә торган бу көмеш «үгезләр» — Минск автомобиль заводының эмблемасы.

8G 
 
Хәлдән таеп ком өстенә утырган Соколов, тартылып бетмәгән тәмәкесен ачу белән җиргә ташлап, яңадан машинага менәргә омтыла башлады, яңадан Балкаев аның юлына аркылы төште. Шул чакта машина тәгәрмәчләре актарып бетергән юлда бер төркем халык күренде. Бу «начальство» иде. Кулына таяк тоткан һәм бер аягына аз гына аксый төшкән өлкән прораб, кулын күтәреп, Жаданга машинаны туктатырга кушты. Шау-гөр килеп торган забойда кинәт тынлык урнашты. Жадан кабинадан сикереп төште дә, ашыкмыйча гына атлап, начальство янына килде. — Нинди тавыш? Ни өчен сменаңны тапшырмыйсың? — дип сорады өлкән прораб Жаданнан. Аның тавышы ачулы, күз карашы усал иде. — Акт төзегез, — диде Жадан, тыныч кына. — Актсыз машинаны тапшырмыйм. Ике ай эчендә Соколов машинаны адәм мәсхәрәсе итеп бетерде. Көн саен диярлек машинада нәрсә дә булса ватылмыйча калмый. Шуның аркасында экскаватор сәгатьләр буе эшләми, машиналар тик тора. Мин озак түздем, күп мәртәбәләр иптәшләрчә әйтеп тә карадым, Соколов колагына да элмәде. Хәзер үзенә үпкәләсен. Мин машинаны ватарга аңа юл куймаячакмын. Акт төзегез. Мин аңа машинаны нинди төзек хәлдә тапшырсам, ул да миңа шулай тапшырсын. Павел Бренич белән эшләгән чакта безнең экскаватор курчак кебек иде, ә хәзер карчык кебек. — Соколов нәрсә әйтә?—дип сорады өлкән прораб Кочетков. Нахакка кимсетелгән булып күренергә тырышып, җиргә карап торган Соколов, башын күтәреп, кулбашларын селкеп куйды. Янәсе, ул ни әйтсен! — Вал шестерняларыннан башкасы берсе дә дөрес түгел. Яла! — Яков Захарыч, җаныем, күзгә карап алдашма әле, — диде Балкаев, сүзгә кушылып.—Син бит машинаны аз гына да кызганмыйсың. Сиңа чүмеч саны булсын, чөнки чүмеч төбендә акча ята. Соколов, ачуын көч-хәл белән тыеп; — Ат дагалаганда, бака ботын кыстыргандай, юкка тыгылып утырма әле, Балкаев, — диде. Өлкән прораб, Жаданга карап, машинаны хәзер үк Соколовка тапшырырга кушты. — Соңыннан барысын да ачыкларбыз, — диде. Жаданның якты зәңгәр күзләре караңгыланып китте. — Юк, иптәш прораб, булмый. Калган эшкә кар ява. Акт төземичә, Соколовны машинага утыртмыйм Сез мине беләсез, мин ике сөйләмим. — Синдә Жадан характеры икәнен беләбез,—дип көлемсерәде Кочетков һәм кесәсеннән блокнотын чыгарды. — Ярар, синеңчә булсын. Акт төзик. Әйдә күрсәт машинаңны. Жадан белән Балкаев, тәмәке тарта-тарта, дамба буйлап өйләренә кайтып баралар. Аларның тузанлы йөзләренә арыганлык билгеләре чыккан. Ләкин күзләре кичке кояш яктысында аеруча җанлы булып ялтырый. Бу ике кеше тышкы кыяфәтләре белән дә, холыклары белән дә бер-берсенә охшамаганнар. Жадан яшь, өйләнмәгән, Балкаев инде семья башлыгы, авыр фронт юлларын үткән, күп җирләрдә булган, тормышның ачысын-төчесен татып, күп нәрсәгә өйрәнгән; ансыз — дөнья сансыз дигәндәй, аның үзенә күрә аз-маз хәйләсе дә, исәп-хисабы да бар. Жадан исә һәрвакыт турыдан юл салып барырга, кешенең гаебен битенә карап әйтергә ярата һәм яшьлеге аркасында дуамалланып алырга да әзер. Аның укымышы һәм белеме, шулай ук дөньяга карашы да Балкаевны- кыннан шактый югары. Ләкин бу аерымлыклар аларга бер-берсен ярты сүздән аңларга һәм ирләрчә генә берберсен хөрмәт итәргә дә комачауламый. Алар икесе дә машина яраталар, эшне эш дип эшлиләр, портны тәмамламыйча торып, моннан китәргә исәпләре юк. Ләкин хәзер, юл буйлап кайтып барган чагында, аларның уйлары бөтенләй башка-башка иде. Жадан, дамбаның сул ягында, фил көтүенә 

87 
 
охшап, төркемнәре белән җир кырып йөргән дәү скреперларга карый һәм әле күптән түгел генә шушы җирләрдә көймәдә утырып йөрүләрен исенә төшерә. Хәзер инде элекке тип-тигез болынлыкта ком таулары өелгән. «Никадәр ком актарып ташлаганбыз!» дип уйлады ул. Каршы яктан, юлны тигезләп, грейдер таккан трактор шаулап килә, арттан гаражга кайтып баручы автомашиналар выжлап үтеп торалар. Каймакта җиңел машиналар да күренеп китә. Бу — төзелеш башлыклары. һава, кич якынлашуга карамастан, эссе, хәтта бөркү. Юл өстендә соры тузан бөтерелә. Ул күзләргә керә, колак эчләренә тула, теш араларында чытырдый, тирләгән тәнгә сылана. Экскаваторчылар төзелештән еракка киткән саен, андагы шау-шу, машина тавышлары тоныклана барса да, шпунт кагучы коперның пош- кыра-пошкыра «шап-шап!» сугулары һаман ап-ачык ишетелә. Ул хәтта Яна бистәнең аргы башына барып җиткәч тә ишетелеп тора. — Күрдеңме, Дима, Соколов безгә ничек карап калды?—диде Бал- касв. — Төкерәм мин аның ничек каравына,—диде Жадан ачуланмыйча гына. — Яратмыйм эчкерле кешеләрне. Үзең эшли торган коралга ничек инде ятсынып карарга ди. Безнең колхозда бер бик оста столяр бар иде, дөньяда нинди нәфис әйбер бар, шуның һәммәсен дә эшли ала иде. Шул столяр безгә әйтә торган иде: коралын сөймәгән, эшен дә сөйми, эшен сөймәгән кеше — кеше түгел. Соколов Москвада махсус курсларда ук^ы белән мактана. Миңа калса, махсус курсларда түгел, академиядә укып чыксаң да, эшне эш дип эшлә, машинаңны яхшы кара. Машинага төкереп караса, мин газиз атамны да аңа якын җибәрмәс идем. — Соколовның бармагы үзенә кәкре, менә шул харап итә, ахрысы, аны, — диде Балкаев. — Үткән айда ул, помощниксыз эшләдем дип, өстәмә акча алган. Өйрәнчек Закиров исә машинист ярдәмчесе булып үткәрелмәгән булса да, шул эшне башкарып килә. — Булмас! — диде Жадан. — Булмаганны мин сөйләп йөрмим, җаныем. Башыма тай типмәгән. Үз күзем белән күрдем. Жадан шактый озак эндәшмичә барды, ара-тирә гаҗәпләнү белән башын чайкап куйгалады. Жаданнардан берәү дә болай эшләмәс иде. Характерлары андый түгел аларның. Ачка үлсәләр дә, кеше әйберенә, бигрәк тә дәүләт малына кул сузмыйлар. «Безнең нәсел малга түгел, тормышка комсыз. Без тормышка теш-тырнагыбыз белән ябышабыз, бернәрсәгә дә бирешмибез, үзәгебез нык безнең», ди торган иде аның бабасы. Жадан абыйсы Владимирны исенә төшерде. 1942 еһда яшүсмер Во- лодяны фашистлар Германиягә куып алып китәләр. Коллыктан җибәргән хатларында ул юрамалый: «...бик яхшы торам, — дип яза. — Башыма тамчылар тама тамуын да, анысы гына әллә ни кыен түгел». Концлагерьдан Володя өч тапкыр кача. Өч тапкыр аны, юлда тотып алып, кире лагерьга кайтаралар. Эт итеп кыйныйлар, карцерга ябалар, ачлыктан интектерәләр. Ул агач кайрысы, үлән тамырлары ашый, шулай да уеннан кире кайтмый. Фашистлар Жаданнар характерын сындыра алмыйлар. Володя дүртенче тапкыр кача һәм Сталинград янында үзебез- некеләргә килеп кушыла. Качып кайтканда ул үз өйләре яныннан үткән, ләкин туган йортын бик нык сагынган булуга да карамастан, авылына кереп тормаган, фронтка ашыккан. Өлкән абыйсы танкист Григорийның да характеры шундый ук. Ул үзенең танкысы белән яна торган Берлинга беренчеләрнең берсе булып бәреп керә, рейхстагны алу өчен сугыша. Өйгә аның 9 нчы майда — Җинү көнендә язган хаты килә. Аннары аның хат-хәбәре киселә. Айлар хәтта еллар үтә. Григорий хәбәрсез югалды, дип аның частеннан хәбәр дә килә. Ләкин семьяда аның үлүенә ышанмыйлар. ‘ н 
88 
 
— Григорий алай җиңел генә бирешергә тиеш түгел,—ди карт әтиләре.— Жаданнар,— ди ул, семьяда еш әйтелә торган сүзләрне кабатлап. — тормышка тешләре-тырнаклары белән ябышучан кешеләр. Вакыт үтә. Григорийдан һаман хәбәр килми. Дима армиягә китеп бара... Ниһаять, Дима инде Казан порты төзелешендә эшли башлагач, «үлгән» абыйсыннан хат ала... Дима хатны кат-кат укый. Абыйсының «юкка чыгуы» тарихы бик гади. Аны фашист калдыклары яралаганнар. Ул сөйләшә дә, ишетә дә, күрә дә алмаслык хәлгә калган. Өч ел буе үлем белән көрәшкән һәм, ниһаять, үлемне җиңеп, аякка баскан... — Мин, Мирза, тормышта туры юлдан баручыларны яратам,— диде Жадан, уйларыннан аерылып. — Куаклар арасына юргалаучыларны җенем сөйми... Әйдә трамвайга утырабыз. Әнә килә. Алар, җиденче трамвайга утырып, актыккы остановкага кадәр бардылар. Биредә Жадан промбазага, Балкаев Кокушкино поселогына китәргә тиеш иде. — Иртәгә, Мирза, бераз алданрак килергә тырыш,—диде Жадан, саубуллашып. — Соколовка бик үк ышанып бетеп булмый. — Ярар, ярар, борчылма. Килермен. Промбаза ишек алдында Жадан дусты Павел Бреничны очратты. Павел Бренич төзелешнең «иң карт» һәм атаклы экскаваторчыларыннан берсе. Кайчандыр Димитрий Жадан да экскаваторчылык эшенә аңардан өйрәнде. Павел турында газеталарда да еш язалар, аның рәсемен дә басып чыгардылар. Жадан кебек Украинада туып үскән, урта буйлы, карарак чәчле, сөйләшергә һәм бераз мактанырга ярата торган бу егет, «иң карт экскаваторчы» дигән кушаматы булуга карамастан, комсомол яшеннән чыкмаган әле. Киресенчә, комсомоллык стажы ягыннан ул хәтта Җаданнан да яшьрәк. Жадан белән Бреничның дуслыгы бер экскаваторда эшли башлаганнан бирле килә иде. Бик күпләр бу ике егет арасыннан җил дә үтмәс, дип сөйлиләр иде. Алар үзләре дә шулай уйлап йөрделәр. Барлык буш вакытларын бергә үткәреп, киногатеатрга барсалар да, бергә бардылар. Киләчәк планнары да уртак иде аларның. Казан портын эшләп бетермичә торып, моннан беркая да китмәскә сүз куештылар. Ләкин соңгы вакытта Павелга нидер булды. Ул Димадан читләшә башлады. Бу хәл Павелны чын күңеленнән яраткан Димага аеруча авыр булды. Ул моның сәбәпләрен эзләп карады, ләкин таба алмады. Шуннан соң аның күңелендә төрле шикләнүләр туды. Соңгы айларда Жадан үзенең өйрәтүчесеннән уздырып эшли башлады. Е^ллә шуңа Павелның хәтере калдымы икән? Әллә киножурналга Павелны төшермичә, Жаданны төшерүләре өчен үпкәләп йөриме? Бәлки, «Казан порты төзелешенең иң яхшы экскаваторчысыз» дигән мактаулы исемне беренче булып аңа бирмичә, Димага бирүләрен күтәрә алмый торгандыр? Бер-берсе өстенә өелгән бу шикләнүләрнең очына чыгарга мөмкин түгел иде. Әле күптәнме соң Жадан дустын үтәдән-үтә күрәм, аны үземне белгән кебек беләм дип йөри иде. Күрәсең, кеше күңеле алай гади дә, беркатлы да түгел. Күңелнең әллә нинди серле почмаклары, бүтәннәрнең күзләренә күренми торган әллә нихәтле күләгәле урыннары бар икән. Югыйсә болай булыр идеме? Очрашканда Павел, күрмәмешкә салышып, читкә борылыр идеме? Жадан берничә тапкыр инде дустыннан: — Павел, әйт әле, нигә үзгәрдең син? Миңа нинди үпкәң бар?—дип сорады. Бренич туры җавап бирмәде. Дуслар арасында сер булмаска тиеш, дип йөргән Диманы бу хәл аеруча каты газаплады. «Ике дус арасында бер-береңә әйтми торган сер булдымы, дуслык бетте диген», дип уйлый иде ул.  
89 
 
Кичә алар хәтта бәрелешеп тә алдылар, һич тә көтмәгәндә Павел Димитрийны Казаннан китәргә димли башлады. — Туган якларга кайтыйк, — диде ул. — Каховкада эшләрбез яки башка урында. Безнең һөнәр һәр җирдә үтемле. — Монда сиңа нәрсә ошамый соң?—дип сорады Дима. Ул бу со рауны мөмкин кадәр йомшаграк һәм дустының хәтерен калдырмаслык итеп бирергә тырышты. — Портны төзеп бетергәнче эшлибез дип сөйләшкән идек бит. ' Павел кыза башлады. — Сөйләшсәк соң? Кешенең фикере үзгәрмәскә тиешмени? Син, Дима, дуслыкны саклый белмисең! Синең башың әйләнә булса кирәк. Кинога төшерделәр, мактаулы исем бирделәр, газеталарга язалар... — Ташла әле, Павел,— диде Жадан тыныч кына. — Син ни сөйләгәнеңне белмисең. Уйла әле. — Мин уйладым инде. Син менә үзең уйла. Минем белән кайтасыңмы, юкмы? Турысын әйт. Жадан башын чайкады. — Юк, кайтмыйм, сиңа да киңәш итмим. Башлаган эшне ахырынача җиткерик’. — Үгез!—диде Павел, ачуланып. — Киреләнсәң, трактор белән дә сөйрәтеп булмый сине. Ярар, хуш иттек! «Нигә ул болай?» дип уйлады Жадан. Павелның эшендә нинди булса күңелсезлекләр бар дисәң, дөрес түгел. Ул көн саен диярлек нормасын арттырып үти. Исеме кызыл тактадан төшми Шоферлар да, башкалар да аңардан зарланмыйлар. Сменщигы да бик әйбәт, Соколов түгел инде. Бүген, Диманы күргәч, Павел читкә борылмады. Дөрес, аның йөзе әүвәлгечә көләч түгел түгелен, шулай да ул ярыйсы шат тавыш белән: — Ә, сугыш чукмары кайта, — диде.—Я, ничек, җиңдеңме? Дима шунда ук Соколов белән булган вакыйганы сөйләп бирде: — Әйт әле, Павел, мин хаклымы, юкмы? Бу урында мин башкача эшли алыр идемме, юкмы? — Анысын син үзең белергә тиеш инде. — Юк, Павел, шаяртмыйча гына... Әгәр син безнең элекке чибәр «ковровецны» хәзер күрсәң, җаның әрнер иде. Павел кулындагы чыбыгы белән тузанлы итек кунычына суга башлады. — Мин ызгыш яратмыйм,—диде ул, аска карап, һәм кулын селтәп, өстәде: — Ике арада гына бетерергә кирәк иде. Ә син бөтен начальствоны аякка бастыргансың... Хәер, атаклы кеше, бәлки, шулай эшләргә дә тиештер,—диде ул ирония белән. — Белмәссең... Бистә кырыенда, калку бер урында, аксыл чәчле, зәңгәр күзле егет гармонь уйный. Кичке әңгер-меңгергә чумып барган урамга, җәелеп яткан киң сазлыкка, кичке томан кебек талгын гына агылып, гармонь моңнары җәелә. Бистә халкы гомер-гомердән җыр да, гармонь да ярата, биредә гармонь уйнаучы оста егетләр дистәләп. Ләкин аксыл чәчле гармоньчыньгң моңы да, җыры да бик күпләрне туктап колак салырга мәҗбүр итә. Ул ниндидер ерак җирләр турында җырлый, сүзләре дә аңлашылып бетми. Ләкин сүзләр аңлашылмаса да, кеше йөрәгенең җырга салынган моңы, сагышы барлык телләр өчен дә аңлаешлы. Шуңа, күрә бу җырны гомерендә ишетмәгән ак яулыклы татар карчыгы да бик яхшы аңлый. — Кемнәрне сагынып моңлана икән бу бала, — дип әйтеп куя ул. Еракта, Идел буйлап, пароходлар үтеп торалар. Порт төзелешендә электросварканың зәңгәр утлары җемелди. Пар коперының, сәгать суккан кебек, тигез бер тавыш белән сугуы һәм уннарча скреперларның, автомашиналарның, бульдозерларның, тракторларның тонык кына гүләве ишетелә. Ләкин гармоньчы боларның берсен дә күрми дә, ишетми дә кебек.
90 
 
Күзләрен чак кына кыса төшеп, каядыр еракка-еракка караган килеш гармоньга кушылып җырлый ул: Тече вода с под явора Яром на долину... Көне буе хәтсез кыздырган кояш, болытларга уралып, батып бара. Кояш болытларга уралып батса, көннәр бозыла диләр. Шулай ук иртәгә яңгыр явармы икәннп? Егет урыныннан торып гармонен аркасына аса да, тузан баскан каз үләне өстеннән, яна йортларга таба атлый. Анда радио уйный, сөйләшкән, көлешкән тавышлар ишетелә. Тиздән кино башлана. Клуб мөдире гар- моньчы егетне махсус күреп, кисәтеп куйды. «Иптәш Жадан, үзеңне күрәсең килсә, соңга калма. Порт төзелеше турында киножурнал алып кайттык», диде. Үзен кинода күрү өчен кем генә ашыкмас икән. Ләкин Димитрий Жаданның күңеле клубка тартмады. Кем белгән, бәлки, нәкъ менә шушы киножурнал аркасында ул үзенең иң якын дустын югалткандыр... > • /Мирза Балкаев Калинин районының Иске Тайман авылында, землянкада туып, әтисе белән бергә көтү көтеп үсте. Колхозга кергәннән соң ул тракторда эшләргә өйрәнде. Сугыш елларында ул шофер иде инде. Сугыштан соң да Балкаев Казан заводларының берсендә шофер булып эшләде, ә 1950 нче елда, вербовка белән эшкә китте. Договор срогы тулгач, яңадан Казанга кайтып, портка эшкә керде. Үзе илгизәр булгач, өлкән улына да Илгиз дип исем куштырган. Икенче улына да ул шуңа охшашлырак исем сайлаган — Илдар. Кызына Рузалия дип исем тапкан. Монысы инде кызлар роза кебек матур булырга тиеш дигәннән алынган. Эш киемнәрен алмаштырып, тамагын туйдырганнан соң, Мирза хатыны Зәкиягә, ягымлы итеп: — Карчык, без малайлар белән күл буена төшеп әзрәк күңел ачыйк әле, — диде. Зәкия иренең өйдән чыгып китәргә ашыгуын яратмады булса кирәк. — Малайлар болай да күл буеннан кермиләр, — диде ул үпкәле тавыш белән. — Үземнең ял итәсем килә диген. Ярар, барыгыз, тик озак йөрмәгез. Самовар куярмын, чия вареньесы кайнаттым. Илдар әтисенең муенына атланып өлгергән иде инде. Ул, әтисенең ике колагыннан тотып: — Тут-тут! — дип кычкыра башлады. — Илгиз, юлдан кит әле, са- мосвалга тапталасың! Мирза көлеп җибәрде. «Кара син аны, самосвал дигән була бит, хәчтерүш». , Экскаватор янындагы шау-шудан, машина мае һәм сөрем исләреннән соң, тын күл буенда ял итүе аеруча рәхәт иде. Мирза, малайлары белән бераз чабышып уйнаганнан соң, яшел чирәмгә сузылып ятты һәм Яна бистә өстендә йөзгән кичке йомшак болытларга карап уйга калды. Үтәләр дә үтәләр алар. Тормыш та шулай бит. Бер дә тукталып тормый. Әле кайчан гына Мирза әтисе белән бергә көтү көтә иде, әле кайчан гына алар землянка казып тора башладылар. Бозау сатып алган көнне Мирзаның шатлыгы чиктән ашты. Читән абзарларына колын керткән көнне инде Мирза ашау-эчүен дә онытты.  _  Минем гомерем заяга үтте, бәлки, син, улым, кеше төсле яшәрсең,— ди иде аңа карт әтисе. Мирза үзенең балаларына карап алды. Нәрсә тели ул аларга? Илдар әнә шофер булам дип йөри, Илгиз капитан, ди. Кем булырга теләсәләр дә, алар өчен юллар ачык. Тик тынычлык кына булсын. Сугыш чукмарлары яңа сугыш уты гына кабызып җиоәрмәсеннәр. Кайдадыр гармонь сыздыра башладылар.  
91 
 
Мирза башын күтәрде. Колак салып тыңлап торды. «Чү, бу — Жадан уйный түгелме?»—диде ул үз-үзенә. — Ул, әлбәттә! Күңелен тынычландырырга чыккандыр. Аныкы түгел, Мирзаның күңеле дә бүген ташып чыкты. Балкаев Жадаиның икенче бер кайгысы барлыгын белми иде. Шуңа күрә бөтенесен хезмәттәге күңелсезлеккә кайтарып калдырды. Җәйге кояшлы иртәдә эшкә баруның күңеллелеге һәм рәхәтлеге әйтеп тә, сөйләп тә бетерерлек түгел, йөрәк дәрт һәм җилкенү белән тулы була, күкелдә үз-үзеңә дә, иптәшләреңә дә чиксез зур ышаныч ташый, сине ашкындырып, адымнарыңны кызулатып, киләчәккә якты өмет балкый. Балкаев нәкъ менә шундый хисләр кичереп атлады. Урамда халык күп түгел иде әле. Башлыча шәһәрдә эшләүчеләр бара. Кокушкинода һәм Поповкада торучыларның күбесе, Мехкомбинатта һәм Яңа бистәнең башка предприятиеләрендә эшләгәнлектән, соңрак кузгалалар. Бакчаларында көнбагышлар чәчәк атып утырган, тәрәзәләренә ак пәрдәләр корылган бер катлы кечкенә агач йортлар яныннан бара-бара Балкаев Поповканы үтеп китүен сизми дә калды. Яңа бистә урамнарында халык күбрәк иде. Трамвай остановкасында шактый зур төркем җыелып өлгергән. Яңа бистәдә бер катлы һәм ике катлы йортлар аралашып бара. Ике катлы йортларның кайберләренең аскы катлары таш, өске катлары агач. Болар элекке Яна бистә сәүдәгәрләренең йортлары. Аста аларның кибетләре, келәтләре булган, өстә үзләре торганнар. Җиргә сеңеп, кәкрәеп беткән йортларда ңсә читек, кәвеш, кәләпүш, бүрек тегүчеләр яшәгәннәр. «Порт төзелеп беткәч, бу урамнар да үзгәрәчәк, монда матур таш йортлар үсәчәк», дип уйлады Балкаев. Ерак җирләрдән пароходта килгән •кешеләр шул урамнар буйлап автобусларда шәһәргә барачаклар. «Күл» урамына борылып, дамбага чыккач, Балкаевның күз алдында портның бик зур панорамасы ачылды. Әллә инде бүтән көннәрдә машинага утырып бик тиз үтеп киткәнгәме, • әллә артык күнегелгәнгәме бу панорама Мирзаны бер дә гаҗәпләндерми иде. Бүген ул, шатлыгын яшерә алмыйча: — һо-һо! Гидромеханизаторлар темпны кызу тоталар, — диде. — Трубопроводларның эстакадасы никадәр якын инде. Болай булса, земснарядлар безне дә икенче урынга куачаклар. Балкаев адымнарын кызулатты. Машиналар паркы турысыннан үткәндә, кырыйдагы скрепер янында аңа кемнеңдер аркасы күренде. «Ко- шелевларның берседер инде, я Андрей, я Сергей! Ну яраталар да соң машиналарын». Тирән котлованнан, чак кына өскә калкып, экскаваторга беркетелгән кызыл флагчык җилферди. Бу флагчыкны күргәч тә Мирзаның бөтен уйлары шунда юнәлде. Соколов ничек эшләде икән? Абашина төзекме? Контора янында Мирза көнлек норма үтәлешен язып барган тактага күз төшерде. Беренче урында Жадан — 276%, Соколов—254%. Котлованда беркем дә юк иде. /Мирза машинаны тикшерергә кереште. Ул арада Жадан да килеп җитте. — Я, ничек? —дип сорады ул. — Кичәге мунчаның тәэсире бар кебек, — диде Балкаев, көлемсерәп. Жадан дәшмәде. Ул экскаваторны тирәләй әйләнеп чыкты да, җитез бер хәрәкәт белән кабинага сикереп менде һәм идарә итү урынына утырды. Приборларга карап алды. Аннары сызгырып җибәрде. Бу Балкаевка сигнал иде: эшли башлыйм, саклан! Мотор үкерергә тотынды, трубасыннан зәңгәр төтен бәреп чыкты, аннары мылтык аткандай, шарт-шорт иткән тавышлар ишетелде. Гыйльметдин Гайнетдиновның «үгезле» машинасына утырып, учетчик Габтельфәт Силтанов та килеп җитте. Кызыл майкалы, кепкасының козырегын артка әйләндереп кигән бу егет, экскаваторчылар белән кул
92 
 
болгап исәнләште дә, ком өеме өстенә утырып, дәфтәренә шоферларның фамилияләрен язарга һәм графалар сызарга кереште. Автомашиналар җитешмәү сәбәпле экскаваторларның, эшләми торган заманнары үтте инде. Кабина ишекләренә матур ак хәрефләр белән: «Машина работает на стройке новой пятилетки Казанского порта» дип язылган көчле самосваллар забойга берсе артыннан берсе кереп кенә торалар. Шоферлар арасында үзенең, чаялыгы, үткенлеге белән танылган Гыйльметдин Гайнетдинов беренче булып машинасын экскаватор каршына китереп куйды. Балкаев өч тапкыр сызгырып җибәрүгә, Гыйльметдин кабинадан ялт итеп сикереп төште. Аның өстендә ак майка, тәне кап-кара. Тикмәгә генә ана «копченый» дип исем такмаганнар шул. — 'Әй, I абтельфәт,—дип кычкырды ул учетчикка,—Җәүһәриядә хат язасынмы әллә? Кара, мина әлиф куярга онытма! Жадан беренче машинага ком тутырган арада, Балкаев икенче машинага әзер булырга кушты. Жадан көтәргә яратмый. Иртән үк кыздыра башлады. Күк йөзендә бер генә болыт та юк. Кыенга киләчәк бүген. Әле эшкә килгәндә үк Жадан котлован кырыенда үсеп утырган көнбагышка игътибар иткән иде. Күрәсең, яз көне кемдер көнбагыш чиртеп үткәндә төшереп калдырган. Хәзер бу ялгыз көнбагыш чәчәк атып утыра. Жадан аңа тимәс өчен туфракны икенчерәк урыннан алырга тырышты. Ул Димага еракта калган бала чакларын, Украинаның, матур бакчаларын, җылы кичләрен, көнбагыш чиртеп йөргән чая украин кызларын хәтерләтә. Шуна күрә ул бу ялгыз көнбагышның гомерен озайтырга тели. Ләкин тора-бара бу мөмкин булмый. Ниһаять, машинага соңгы чүмечне салганда Жадан аны ипләп кенә каерып алды да самосвалга китереп утыртты. — Мирза, Копченыйга әйт әле, аударганда көнбагышны күммәсен! — дип кычкырды ул Балкаевка. Гыйльметдиннең машинасы, бик каты үкереп, яктан-якка чайкала- чайкала забойдан чыкканда, Жадан көнбагышка соңгы тапкыр карап алды. Аңа моңсу булып китте. Ул үз урынына Мирзаны утыртты да экскаватордан төште. Гаҗәп бер нәрсә! Экскаватор, чаптар ат шикелле, тезгеннең кем кулында икәнен бик яхшы сизә икән. Балкаев кабинага кереп утыргач та ул, Жадан кулында чактагы омтылышлыгын, җитезлеген, өлгерлеген берьюлы югалтып, теләр-теләмәс кенә борыла, җирне умырганда да, «уйнап- көлеп» түгел, ә ачуланып, үкереп тырный башлады. Чүмеч тә, самосвал өстенә килеп җиткәч, кыл уртада туктарга теләмәде. Жадан бераз күзәтеп торды да Балкаевка берничә киңәш бирде, аннары забойны тикшерергә тотынды. Төштән соң экскаваторны икенче урынга күчерергә кирәк булыр. Забойда су чыга башлаган. Машинаны утыртып калдыру мөмкин. Жадан шунда ук эшчеләргә чылбырлар астына комны күбрәк салырга, машина юлларын ешрак тигезләргә кушты да учетчик янына килеп утырды. — Я, күрсәт әле яшел тышлы китабыңны, — диде ул, кайчандыр Мирзадан ишеткән сүзләрне кабатлап. — Бүген эшләр ничек бара? — Майлагандай бара. Кичкә кадәр өч йөзгә куарбыз. — Тукта, алай җиңел генә кума әле, — диде Жадаи. Ул шапырынучыларны яратмый иде. — Нигә синең шоферларыңның рейс саннары тигез түгел, — диде ул. — Берәүләрнең унар рейс, икенчеләрнең тугыз да сигез. Син монда таяклар сызып кына утырма әле, шоферларга да күз-колак бул, кемнең ничек эшләвең исләренә төшерә тор. Әнә Копченый унбе< ренчегә кигте! Кинәт Жадан сызгырып җибәрде һәм кузгалып киткән шоферга йодрык яный башлады. Бу шофер сигез чүмеч урынына җидене генә салдырып китеп бара иде. 
93 
 
— Мондыйларны да кенәгәдә теркә,— диде Жадан учетчикка.— Шаярмасыннар. Төшке ял вакытында Балкаев, сүз ара сүз чыгып, иптәшләренә Шпицберген табигате турында сөйләргә кереште. — Бер якка карыйсын,—диде ул, кулын сузып,—диңгез, икенче якка карыйсың — кыялар күтәрелә. Өченче якка карыйсың — кар таулары болытларга тигән. Хәзер анда ак төннәр. Ә октябрь урталарында кояш бөтенләй югала. Ноябрьда инде тоташ төн башлана. — Күңелсездер гел төн булгач. — Билгеле, күңелле түгел. Анда кояш чыкканын күрү үзе бер бәйрәм. Кояш беренче тапкыр 23 нче февральдә, Совет Армиясе көнендә күренә анда. Башта аның нурлары гына сибелә. Әле дә хәтерлим. Сменам бетеп килгән чак иде. Карыйм, тау кырыеннан өскә таба кояш нурлары сузыла. Кәефләнеп киттем. Яшь бала чәчәккә үрелгәндәй үрелеп карыйм, малай. И, ул җирләр: кар да таш-тау гына. Бер агач заты күрмәссең. Мурманскига килеп төшкәч, агачларга, чәчәкләргә хәйран калып, төн буе бакчада утырып чыктык. Үзегез күрмәгәч, бәлки, ышанмассыз да. Ләкин бөртек тә алдамыйм, егетләр. Бар шундый җирләр дөньяда. Ике атна чамасы вакыт үтте. Соколов эшкә караңгы чырай белән йөри, Жадан белән дә, Балкаев белән дә баш иеп кенә исәнләшә. Элек ул машинаны кабул иткәндә әллә ни төпченми торган иде, хәзер бик нык тикшерә, хәтта әһәмиятсез нәрсәләрне дә казып чыгара. Аның болай эшләве Жаданга аңлашылып бетми. Бу Соколовның машинага яратып карый башлавымы, әллә ул-бу була калса, гаепне бүтәннәргә сылтар өчен, тырнак астыннан кер эзләвеме? Жадан аның көнлек норманы ничек үтәп баруына игътибар итә башлады. Әгәр план үтәлешен график итеп күз алдына китерсәң, бер атна чамасы Соколовның эше бертигез югарылыкта тора. Аннары бизгәк тоткандай, әле өскә сикереп, әле аска төшеп, «биергә» тотына. Бу хәл Жаданны аеруча борчыды. Димәк, Соколовның эштә җаны тыныч түгел, гасабилана. Ләкин Жадан ашыгыч нәтиҗә ясый һәм иптәшенә һәр адымда аяк чала торган кеше түгел иде. Ул һаман түзде. Ләкин бер көнне Соколов экскаваторны забойда суга батыра язып калдыргач, ул яңадан Соколовны кисәтеп куйды. — Кара, Яша, монысы актыккысы булсын!—диде. — Син Жаданның үз сүзен җилгә ташламавын беләсең бит. — Нәрсә булган?—диде Соколов, караңгы чырай белән. — Машина төзек калды. Без киткәндә, забойда су да юк иде. Жаданны Соколовның сүзләреннән бигрәк гамьсезлеге җәберсетте. — Бала кебек кыланма әле,— диде ул, кызып. — Мин забойда беренче көн эшләмим. Биредәге җирнең хикмәтләре миңа да бик яхшы мәгълүм... — Шул гынамы? — дип бүлдерде Соколов.—Җитте. Артык тыңлап торырга вакытым юк. Соколов, кырт борылып, машинага атлады. — Закиров, башлыйбыз! Бу сөйләшүдән соң Жаданның күңелендә яңадан үтә зур борчылу туды’ Соколовның теге вакытта биргән вәгъдәләре күз буяу өчен генә булмадымы икән? — Ай ахыры якынлаша бит, — диде Балкаев, эштән кайткан чагында,—Соколов хәзер тиресеннән чыгып куа башлаячак. — Беләм,—диде Жадан. Алар бераз сүзсез атладылар. — Димитрий,— диде Балкаев, — минем башта бер уй йөри иде. Шуны кузгатсак, ничек булыр икән? — Нинди уй, Мирза?  
94 
 
— Комплекслы бригада мәсьәләсе. — Я, я, —диде Жадан, җанланып. Ул үзе дә бу турыда күптән унлап йөри иде, тик ачык бер карарга килмәгәилектән, Балкаевка да,- бүтәннәргә дә бу турыда сөйләгәне юк иде. — Тыңлыйм, Мирза, сөйлә. Без Соколов белән артыграк әвәрә киләбез бугай. — Ничек дип башларга... — Балкаев башын кашып алды.—Менә, әйтик, шоферлар. Бездә алар көн саен алмашынып торалар. Төрле шоферлар белән эшләве, үзең беләсең, бик читен. Без аларга күнегеп бетә алмыйбыз. Алар — безгә. Сигналларны да буташтыралар. Аннары, һәр экскаваторчының үз холкы, үз тәртибе бар дигәндәй... Әгәр дә, әйтик, шоферларны экскаваторга беркетсәләр, алар белән аңлашуы да, эшләве дә җиңеләер иде. Кимрәк сандагы машиналар белән күбрәк ком чыгарып булыр иде. Шулай итеп, башка эшләр өчен автомашиналарның саны артыр иде. — Расчетларың бармы? — Аз-маз бар иде. Өйдә калдырганмын. — Кич килеп чыксам, борчымаммы? — Нинди борчу ул. Рәхим ит. Чәй эчә-эчә гәпләшербез. «Павелны күрергә кирәк. Бу турыда аның да фикерен беләсе идег мәсьәлә кечкенә түгел», дип уйлады Жадан һәм ике арадагы дуслыкның бозылуы яңадан аның йөрәгең әрнетеп куйды. Ашаганнан-эчкәннән соң, Жадан көтепханәгә китте. «Москвадан еракта» китабын кертеп бирәсе һәм яңасын аласы бар иде аның. — Ошадымы? — дип сорады көтепханәче. — Ошады, йөрәккә үтеп керә торган китап. Кешеләре әйбәт. — Тагын нинди китап алырга телисез? — Булса, «Алтын йолдыз кавалер»ын бирегез. йомшак диванга утырып, китап битләрен актарган чагында, көтепханәгә Павел Бренич килеп керде. Бүген аның кәефе яхшы булуы йөзенә үк чыккан иде. — Дима, нишләп монда утырасың?—диде ул. — Ичмасам, гармонь уйнар идең. Минем биисем килә. — Син дигәндә аяк идәндә, Павел,—диде Жадан елмаеп. — Сөйгәнең хат җибәргәнме әллә? — һи, кызлардан хат алган саен бии ^ашласам, итек олтаннарым калмас. Болай, күңел нигәдер сөенә, һичбер сәбәпсез-нисез. — Сәбәпсез бер нәрсә дә булмый. — Китапта шулай язганнармы? Алай язган булсалар, Дима, ышанма. Дөрес түгел. Павел Жадан янына килеп утырды һәм элеккечә аның иңбашына кулын салды. — Я, гармонь уйныйсыңмы? — Минем барасым бар иде. — Әйдә бергә барабыз. Кунаккамы? — Кунакка дип... Кунакка түгел, эш турында сөйләшергә. — Әй, тапкансың вакыт. Эш турында эш урынында сөйләшәләр аны. Павелның йөзендәге’ җанлылыкның сүнә башлавын күреп, Жадан мәсьәләне ачыграк аңлатырга тырышты. — Юк, Бренич, мәсьәлә җитди. Синнән яшермим. Комплекслы бригада турында сөйләшмәкче идек без. Синең дә фикереңне беләсе килә. Син бу мәсьәләгә ничек карыйсың? Нинди киңәшләрең бар? Бренич тиз генә җавап бирмәде. Киң маңгае уртасындагы текә сызык әкрен генә дерелдәргә тотынды, күзләре чак кына кысылып, каядыр еракка, тәрәзәдән күренгән киң футбол кырына текәлделәр. 
 __ Идеясе бик әйбәт,—диде ул бераздан, — әмма оештыру яклары ничек булыр — белмим. Кыен мәсьәлә ул хәзергә. Үзең беләсең, машина
95 
 
лар саны соңгы айларда бик нык артса да, тулы нагрузка өчен һаман җитешеп бетми. Диспетчерлар аларны участоктан участокка ташларга мәҗбүр булалар. Аннары экскаваторларда да простойлар еш була. Күптән түгел генә син дә ярты тәүлек эшләмәдең, бугай. — Булды шундый хәл. Соколов аркасында... — Менә бездә дә булгалый ул... Экскаватор эшләмәсә, шоферлар безнең ремонт ясаганны көтеп тик ятсыннармыни? — Болар бар да дөрес, ләкин син шуны да исәпкә ал, Павел, экскаваторның эшләмәве күбрәк безнең үз гаебебез аркасында яки запчасть- лар җитешмәү сәбәпле була. Боларны бетерергә мөмкинме? Бренич, озак уйланып, җавап бирде: — Безнең шартларда мөмкин түгел дип уйлыйм. Безнең экскаваторчылар яшьләр әле, тәҗрибә аз аларда, — бу сүзләргә ул аеруча басым ясады. — Ярдәмчеләрне әйтмисең дә. — Юк, Павел, барлык ярдәмчеләр турында да син хаклы түгел. Мәсәлән, минем Балкаев, үзалдына да эшләрлек кеше. Беләсең килсә, комплекслы бригада мәсьәләсен беренче башлап ул күтәрде. Мин аңа' бармакчы идем. Бренич кашларын җыерды. — Әйтик, бу мәсьәләне Балкаев беренче булып күтәрмәгән инде. Башкалар да бу турыда аз-маз баш ваткаладылар. —- Алайса, бигрәк тә яхшы. Димәк, бу мәсьәлә тормыш эчендә өлгереп килә инде. Без аны күтәреп алырга тиешбез. Без күтәреп алмасак, башкалар күтәреп алачаклар. — Балкаевлармы?—дип басым ясап сорады Бренич һәм аның борын яфраклары селкенә башладылар. — Анысы барыбер түгелмени, Павел? — Аларга өйрәнергә кирәк әле! Башлары яшь! Ярар, бүгенгә шул җитеп торсын. Жадан дустының бу турыда артык сөйләшәсе килмәвен аңлады. Ләкин1 сөйләшкән кадәресе дә шактый иде. Бренич комплекслы бригадалар төзүгә каршы түгел. Тик үзеннән уздыруларын гына яратмый. Монысы өчен аны гафу итәргә дә ярый. — Әйдә, Гармонь уйныйм, — диде Жадан. — Кирәкми, күңел кайтты. — Алайса, Балкаевка бергә киттек. — Рәхмәт, үзең бар. Мин ярдәмчегә кунакка йөрмим. Дистанция сакларга яратам. Жадан белән Балкаевның комплекслы бригада төзергә йөрүләре Соколовка да барып җитте. Әлбәттә, бу мәсьәләгә аның әллә ни каршылыгы юк иде. Ул моның файда гына китерәчәген аңлый иде. Әмма, бу эшне нәкъ менә Жадан белән Балкаевның кузгатулары аңа ошамады. Гомумән, соңгы айда аның күңелендә Жаданга каршы тупланып килгән ачу тышка бәреп чыгарга юл эзли иде. «Бик югары сикерергә тырышып, аяксыз калма... Чебешләрне көз көне саныйлар... Синең кебекләр гөлт итеп кабыналар да черт- итеп сүнәләр... Күргәнебез бар...» Бу буталчык уйлар көне буе Соколовның башыннан китмәделәр. Шуңа күрә аның чырае караңгы иде. Юк кына нәрсә өчен дә ярдәмчеләренә Җикеренде, шоферларны сүкте. Экскаватор белән исә ул бүген аеруча рәхимсез кыланды. Аның холкына күнеккән ярдәмчесе дә, шоферлар да* башларын гына селектеләр. — Нәрсә ул, сул аяктан торганмы әллә бүген? Соколов әледән-әле үз янына учетчикны чакырта һәм «күпме» дип' сорый. Кайчакта елмаеп куя, кайчакта тагын да ачуланыбрак, экскаваторын куа. Хәзер ул ак күбеккә баткан атын, аның тиздән егыласын белеп тә, камчы белән оручы җайдакка охшый иде. Ә башында һаман бер-  
96 
 
үк салкын уй айкала: «Җаданны кинога төшерәләр... Жаданга дәрәҗә бирәләр... Жаданга... Ә мин... Юк... Күрерсез әле... Чебешләрне көз көне саныйлар...» Кинәт нәрсәдер шартлап куйды һәм дәү чүмеч, хәрәкәтсез калып, ком өстенә төште. Соколов сүгенә-сүгенә кабинадан сикереп төште. Ул иң әшәке сүзләр белән «яраксыз» тросны, шундый «черек бауны» бирүче механикны теттерә башлады. Әмма чүмеч янына килгәч, ул кинәт калтыранып китте. Подъемный трос тәмам эштән чыккан, аны ялгарлык та түгел. Яңа белән алыштырырга кирәк. Җитмәсә, смена бетәргә якынлаша. Тиздән Жадан килеп җитәчәк. — Механикка йөгер, — диде ул Закировка, — хәзер үк складтан яңа трос алырга язу бирсен. Тиз бул! Закиров шунда ук йөгереп китеп барды. Ләкин аның кайтканын көтә- көтә ярты сәгатьтән артык вакыт үтте. — Әллә яңа трос үрдеңме анда? — дип ачуланып каршы алды Соколов һәм Закировның буш кул белән кайтканын күргәч, тәмам чыгырыннан чыкты. — Складта трос юк, — диде Закиров. — Бу нәрсә? — Соколов аның кулындагы язуны тартып алды. — Требование. — Тфү,—дип төкерде Соколов һәм конторкага чапты. Ул, ишекне каерып ачып керә-керә үк, кечкенә өстәл артында нидер язып утырган механикка кычкырды: — Бу ни бу?! Нигә син миңа трос урынына кәгазь тоттырасың? — Бу кәгазь белән складтан трос алалар,— диде механик тыныч кына. — Анда трос бармы? — Булырга тиеш. — Булган, ди, пычагым! — Димәк, алып кайтмаганнар. — Кайчан алып кайталар? — Белмим. Мин склад мөдире түгел бит. — Син нәрсә миңа болай җавап бирәсең! — диде Соколов, бөтен тавышы белән кычкырып. — Минем машинам эшләми. Шоферлар көтә... Ә син... — Шоферларны икенче урынга күчерү турында диспетчер боерык бирде инде. Аерата бер тынычлык һәм гамьсезлек белән әйтелгән бу сүзләр Соколовны аңга китерделәр. Кинәт ул гаепле малай шикелле кечерәеп, бөрешеп калды. /Механик көлемсерәп куйды. — Ничек була инде бу, Яков Захарыч, ә? Әле күптән түгел генә акт төзегән идек. Аннары шестерня мәсьәләсе, бүген трос? Подъемный трос 12 мең кубометрга исәпләнгән, ә син аны өч меңдә өздең! Әгәр болан эшләсәк/безгә трос үреп өлгертә алмаслар. Барыгыз, мин начальствога хәбәр иттем инде. Димитрий Жадан бүген сменага аеруча шат күңел белән килде. Ул яшь, көчле, күңеле шундый якты, беләкләрендә шундый зур көч, мондый чакта кешене бернәрсә дә куркытмый, бернәрсә дә икеләндерми. Конторкада аңа подъемный тросның өзелүе турында әйттеләр. Бер генә минутка Жаданның көләч йөзенә караңгылык күләгәсе йөгерде.  _  Шулай булыр, дип сизенгән идем,—диде ул, ләкин бу турыда башка сүз'әйтмәде. Наряд алды да, кызлар белән бераз шаярып сөйләшкәннән соң, контора янында тәмәке тартып утырган Балкаевны ияртеп, забойга китте.


 
Менә алар, грейдерлар тигезләп үткән комлы юлдан ашыкмый гына атлыйлар. Тнрә-якларында, дулкыннарга охшап, өем-өем ком ята. Ком, ком. кая карама ком өемнәре. / Соколов килүчеләрне ерактан ук күреп алды һәм урыныннан торды. Забой тын һәм буш иде. Анда ни бары ике экскаваторчы һәм учетчик утыралар. — Исәннәрме, егетләр?—дип кычкырды Жадан аларга. — Нәрсә болан балтагыз суга төшкәндәй утырасыз. Жадан белән Балкаев, җирдә аунап яткан тросны күргәч, бер-берсенә карашып алдылар. — Җанын алган икән,—диде Балкаев әкрен генә. Алар янына Соколов килде. — Нигә сүгенмисез, нигә кычкырмыйсыз?—диде ул, каш астыннан карап. — Монда, Яша, сүгенәсе дә, кычкырасы да калмаган инде. Барысы да артыгы белән эшләнгән, —диде Жадан. — Шатланасызмы? — Без еларга теләр идек, Яков Захарыч, җаныем, тик менә күздән яшь кенә чыкмый,—диде Балкаев. Шуннан соң озак кына эндәшми тордылар. Аннары Жадан Соколовтан: — Трос кайчан була? — дип сорады. — Белмим. Жадан тәмәке төпчеген җиргә ташлады. — Мирза, син монда караштыра тор, мин конторага барам. Жадан китеп баргач, Соколов белән Закиров та кузгалдылар. Аларга учетчик иярде. Балкаев экскаватор янында бер үзе калды. Ул машина эченә кереп китте. Бераздан аның әкрен генә җырлаган тавышы ишетелде: 
Һай, алмагачлары, Сайрый сандугачлары... Шактый вакыт узгач, забойга машина килеп туктады. — Мирза, тросны ал!—дип кычкырды Жадан, кабинаның ишеген ачып. Экскаватор яңадан җан-фәрман үкереп эшли. Забой килеп-кнтеп торган автомашиналар белән тулы. Гөрелте эчендә Балкаевның сызгырулары ишетелә. Тышта инде караңгы төшкән. Экскаваторның көчле прожекторы ком карьерын, машиналарны, кешеләрне яктыртып, аллы-артлы йөгереп йөри. Трубасыннан алтын күбәләкләр кебек чаткылар оча. Кабинада утырган Жадан бик азга гына күренә дә тагын югала. Экскаватор гажәп бер төгәллек һәм җитезлек белән эшли, юк, ул эшләми, җырлый кебек. Байтак вакыт үткәннән соң, Җадаи, машинаны Балкаевка тапшырып, кабинадан сикереп төште һәм бераз хәл җыяр өчен забой өстенә күтәрелде. Кайчандыр караңгыга чумып тын гына яткан юеш сазлык хәзер буен- нан-буена, иңеннән-иңенә утлар белән яктыртылган. Бу утлар көннән- көн күбәя баралар. Котлованнарда экскаваторларның прожекторлары айкала. Аннан әледән-әле йөк машиналары чыгып тора. Аларның утлары башта ком өемнәренең сыртларын гына яктыртып үтә. Әйтерсең, һавада көмеш тузан уйный башлый. Аннары бу тонык яктылык көчәя һәм бер минуттан соң, күзләрне чагылдырып, балкырга тотына. Ләкин күп тә үтми, каршы килгән икенче бер машинаны «сукрайтмас» өчен шофер фараларны сүндерә. Әмма машиналар бер-берсе яныннан үтеп кит- кәчк утлар яңадан кабына. 7. ,с. 9/ № ю. 97 

98 
 
Төзелеш мәйданын челтәрләп бетергән бик күп сандагы юллар буйлап уннарча машиналар йөргәнлектән, бу бер сүнеп, бер кабынып торган утлар гаҗәеп бер күренеш тудыралар. Еракта әкрен генә шуып килгән утлар төркеме күренә. Бу — тауга күтәрелүче скреперларның фаралары. Менә скреперлар, бер-бер артлы тезелеп, сырт буйлап баралар һәм, «кап-корсакларыидагы» комны коеп, яңадан тау аегына төшеп китәләр. Бераздан адар яңадан үзләре өйгән тауга үрмәләп менә башлыйлар. Яиадан аларның утлары ком өемнәрен яктырта. Әнә анда, уң якта, утлар тезмәсе Иделгә кадәрле үк сузыла. Пар коперы янында бу тезмә икегә аерыла һәм земснарядларның трубопроводлары күтәреп куелган эстакада буйлап китә. Идел сулары эстакада янында ук диярлек чайкала иңде. Земснарядлар бер яктан канал казып, икенче яктан ком өеп, төзелешнең үзәгенә якынлашып киләләр. Аларга ияреп Идел дә килә. Хәзер төзелеш мәйданындагы утлар Идел суларында ук чагылып уйный инде. «Нинди колач, нинди матурлык! —дип уйлады забой кырыенда басып торган Җадан. — Моннан китәргә мө.мкинме соң? Юк, һич тә мөмкин түгел. Павел да китмәс. Китмәс!»