Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘРҖЕМӘДӘ УРТАЧАЛЫККА КАРШЫ


 Т атгосиздатның яшьләр-бал ал ар редакциясе, рус совет язучысы Виталий Бианкиның кырыкка якын әсәрен туплап, татар телендә зур бер җыентык чыгарды \ Галим-биолог Бианкиның табигать дөньясына караган йөзләгән әкиятләрен, хикәяләрен балалар бик яратып укыйлар. Чөнки Бианки галим генә, аучынатуралист кына түгел, сүз художнигы да. Ул биология фәннәре өйрәнә торган күп төрле хайваннар, җәнлекләр, кош-кортлар тормышын кече яшьтәге укучылар аңларлык гади, ачык образларда, картиналарда сурәтләп бирә. Бианки, халык иҗатының бай мирасына таянып, үзенә генә хас алымнар белән кечкенә баланың күңелен кытыклаган бик күп сорауларга җавап кайтара, аның тышкы, объектив дөньяны тануга юнәлгән чиксез кызыксынуларын канәгатьләндерә. Дөрестән дә, кайсы гына бала, акчарлакларны күргәч, нигә алар ак икән, нигә төркем-төрксм булып очалар икән, дип сорамый яисә уйла.мый кала соң? Көртлекләрнең һәм куяннарның кайда яшәүләрен, 
1 В. Бианки. Хикәяләр һәм әкиятләр. Татгосиздат, 1952 ел, 248 бит, бәясо 5 с. 30 т. саесканның койрыгы ни өчен озын булуын да беләсе килә баланын. Бала шуңа охшашлы йөзләгән сорауларга, Бианки китабын укыгач, җавап таба. Язучының иҗат максаты, балаларга табигать дөньясын аңлатып һәм күрсәтеп бирү белән генә чикләнми. Бер үк вакытта Бианки укучыларда туган илгә мәхәббәт 
тәрбияли, совет кешесенең табигатьне үзгәртүгә юнәлгән иҗади көченә соклану уята, бала характерында батырлык, күзәтүчәнлек, фикер йөртү сыйфатларын үстерә. Укучы В. Бианкиның кайсы әсәрен укыса да бай мәгълүмат ала. Фәнни яктан дөрес, кызыклы һәм файдалы материалны Бианки җыйнак әдәби формага салган. Аның әсәрләрендә кошлар, җәнлекләр ’яшиләр, сөйләшәләр, бәхәсләшәләр, бәйрәм ясыйлар, кайгыралар. Мавыктыргыч сюжет, образларның табигый хәрәкәтеннән чыгып төзелгән композиция, халык иҗатыннан алынган тапкыр детальләр, урыны-урыны белән балкып китүче юмор, эчке диалоглар— болар һәммәсе дә Бианки әсәрләрен җанлы, күңелле, бай итәләр. Китерергә мөмкин булган күп мисалларның берсен генә алыйк. 
125 
 
Язның тере таңында матур сары кыр әтәчләре һәм кыр тавыклары җыелыш уздыралар. Аларга семьяларга бүленеп яшәр вакыт житкән. Өлкән тавык шул хакта сөйли. Кошлар таралышалар. Арадан икесе — батыр кыр әтәче Дага түш үзенең хатыны Сары тамак белән оя ясап тормыш итә башлыйлар, чебиләр үстерәләр... Әлеге «Сары тамак» әкиятендә автор кыр тавыкларының тормышын үз исеменнән түгел, ә җырчы тургай күзәтүләре, кичерешләре аша сурәтли. Тургай — тавыкларның якын, сыналган дусы. Алар кунакка йөрешәләр, бергәләп төлкене алдыйлар, кайгы, шатлыкны бүлешәләр. Аерылыр көннәр җиткәч, Тургай күңелсезләнә, чөнки «чит илләрдә, безнең Тургайларны да киеккә саныйлар. Анда безне этләр һәм мылтыклар белән аулыйлар. Анда безне җәтмәләр белән тоталар. Анда безне табаларга салып куыралар, ай, белсәгез иде бер табага күпме тургай кирәген. Безне... кыздыралар| да ашыйлар» — ди ул (68 бит). Җырчы кошның хәсрәтле сүзләре балада туган илебезгә сөю хисен ныгыта. Бианкиның күп әсәрләрендә чагылган патриотизм идеясе бервакытта да коры үгет-нәсихәт булып түгел, әсәрнең эчтәлегеннән органик килеп чыккан фикер булып кабул ителә. В. Бианки халык әкиятләрендәге кебек образлылыкка, төгәллеккә омтыла, рус теленең бай синопимика- сыииан оста файдалана. Андагы эчтәлек һәм форманың берлеген саклап, оригиналга тәңгәл килгән төгәл, дөрес тәрҗемә бирү җиңел эш түгел. Тәрҗемәче Ш. Шириазданов шушы авыр иҗат бурычын уңышлы үтәү өчен күп көч куйган. Тәрҗемәченең эш стилендә хәзер тәрҗемәчеләр алдына куелган төп принципларга ныграк таяну сизелеп тора: ике телнең дә грамматик төзелешләрен, тел чараларын исәпкә алганда гына тәрҗемәдә рух һәм стиль бөтенлегенә ирешергә мөмкин. ’ — «Я сыч, попадешь мне в когти — не хнычь. Ночью прилечу — хоп и проглочу. Ступайка — из терема вон, пока цел» — дигән рифмалы сөйләмне, тәрҗемәче: «Мин булам ябалак. Йөрим сезне сагалап. Төнлә килеп тотармын, шунда ук кабып йотармын. Минем белән булышма, исән чакта кит куыштан» (4 бит) дип тәрҗемә иткән икән, моны югарыдагы принципның уңышлы кулланылуы дип карарга кирәк. Абзацның характерын, сөйләмен, җыйнап әйткәндә, җөмләдәге эчтәлек һәм форманы бер бөтен итеп бирүгә матур мисал бу. 
Әгәр дә тәрҗемәче бөтен җыентыкны югарыдагы принциптан тайпылмыйча тәрҗемә итсә, тәрҗемәнең сыйфаты яхшы дип, икеләнмичә әйтергә мөмкин булыр иде. Кызганычка каршы, бу бәяне бирү кыен әле. Тәрҗемәдә уртачалык кирәгеннән артык нык сизелә. «Мин тәрҗемәче җимеше» дип кычкырып торучы юллар еш очрыйлар. Гомумән, дәртен, тырышлыгын тәрҗемәче тигез бүлмәгән. Бездә әле әдәби тәрҗемәнең фәнни принциплары, гыйльми теориясе ныклап эшкәртелмәгән. Бу өлкәдә еш кына бәхәсләр кабынып тора. Татар телендә кулланырлык материаллар да . бик аз. Тәрҗемәчелә- ребезнең кайберләре әдәби тәрҗемәгә иҗат эше дип карамаулары, чиле-пешле продукция бирүләре турында үзәк һәм җирле матбугат битләрендә мәкаләләр дә басылды. Шириазданов иптәшне дә бу чир читләтеп үтә алмаган. «Тычкан баласы пик», «Урман сакчылары» кебек озын әкиятләр, «Минем хәйләкәр улым» дигән хикәяләр циклы уңышлы гына тәрҗемә ителсә дә, «Сары тамак», «Куян», «Көртлек», «Аю һәм яз», «Чебен ничек аюны үлемнән коткарды» һ. б. байтак әсәрләрнең тәрҗемәсендә авыр укыла торган «туендырылган» яисә «арык» җөмләләр очрый. Сары тамакның оя ясар вакытын аңлатып, Дага түш дусы Тургайга болай ди: «Кешеләр кайчан чәчүне тәмамларлар, ә арыш кайчан кешенең тезенә җитәр» (?) (36 бит), бу мисалда тәрҗемәченең рус текстын механик тәрҗемә итүе сәбәпле, татар телендә бик сәер җөмлә килеп чыккан. Тәрҗемәдә. мәгънә нагрузкасы булмаган «артык» сүзләр очрый, мә


 
сәлән, «яз аларны ничек шулай куандырганын икенче төрле хикәядән, укып белерсез» (14 бит) җөмләсендә шулай, төрле сүзләре бернинди дә функция үтәмиләр, «һәм шулай итеп эшләде дә» (158 б.), «мылтыгымны төшердем, чаңгылар] карга баттылар, ә мин аларны шунда ташладым» (183 б.). «Ә», «һәм» теркәгечләрен тәрҗемәче гел кирәк- мәсә дә юмарт куллана, алар, күп очрап, туйдырып бетерәләр. Яисә нәкъ кисәкчәсен тәрҗемәче 159 биттә генә урынлыурынсызга 4 тапкыр кабатлый. Мондый эчпошыргыч кабатлауларның, җөмләне чүпләп торган артык сүзләрне яшәтүнең сәбәбе шунда: тәрҗемәче татар теленең синонимик байлыгыннан тулысынча файдаланмый, сүзләрне сайлап алуга, бер сүз өчен «мең тонна сүз рудасын актаруга» өстән генә карый. Матбугатка биргәнче, әсәр кат-кат укып чыгылса, әлбәттә, күп кенә кимчелекләр бетерелер иде. «Бусы инде чыдап булмаслык начар булып чыкты» (161). «Бердәнбер төлкене куу артыннан йөри башладылар» (156) кебек җөмләләрнең җыентыкта урын алулары да ашыгу һәм игътибарсызлык бәласе. Тәрҗемәдә персонаж сөйләмнәрен бирүдә дә җитешсезлекләр бар. Карт аучының рус телендә ышандыргыч яңгыраган ягымлы сүзләре татарча «югары стильгә» күчерелә. Ул безнең сөйләмдә, көнкүрештә сирәк кулланылган «һәм чыннан да» кебек төшенчәләр катыштырып сөйләшә (188 бит). Яисә, 5—6 яшьлек малайның оригиналда табигый ишетелгән сүзләрен татарча гаҗәпләнеп укыйсың: «Әйе, җәнлек яраланса да чыдам. Хәтта үзенең көнбагышларын да ташламады — авызына тутырган килеш алып чыкты» (239 бит). «Менә шулай барысы да йокыга киткәч һәм бөтенесе дә тынгач, идән астыннан бик олы бер тычкан чыкты» (201 бит). Бала үз фикерен шундый озын җөмләләр белән аңлатмый. Бу җөмләләр баланын яшенә, характерына ятышсыз төзелгәннәр. Инде синонимнар мәсьәләсенә кагылыйк. Синоним — телнең бизәге, художникның осталыгы аның шушы бизәкләр белән ничек эш итүенә бәйләнгән. В. Бианки телендә синонимнар үз урыннарында килгәннәр, тәрҗемәдә исә саксызлык сизелә. Бөтенесе, барысы, һәммәсе; нәкъ, гел кебек мәгънәдәш сүзләрнең иң кирәген сайлап алуга Шириазданов җитди килмәгән. 
Җыентыкта еш кына бөтен урынына барлык кулланыла яисә киресенчә алына. «Озак та тормыйча барлык егерме дүрт йомырканың һәммәсе дә ватылды, көлке кыяфәтле, юеш һәм тырпай- ган йонлы бөтен егерме дүрт чебеш дөньяга килде» (45 бит) җөмләсе югарыдагы күрсәтелгәннәрне бик төгәл раслый. Җыйнап кына шуны әйтәсе килә: китапның редакторы Ә. Камал белән тәрҗемәче арасында тулы иҗади контакт булмаган. Редактор эшләмәгәндер дип әйтеп булмый, ләкин ул һәрхәлдә тәрҗемәчегә таләпчән- лекне йомшарткан, аның кимчелекләренә җитди тәнкыйть ясамаган. Шушы вакытка кадәр, телебезнең синонимик байлыгын чагылдырган бер сүзлек булмавы көенечле хәл. Фәннәр академиясе филиалының тел-әдәбият һәм тарих институты язучыларга, тәрҗемәчеләргә бик кирәкле синонимик сүзлекне тизрәк эшләсен иде. Тәрҗемәчеләр өчен, тәрҗемәнең, фәнни теориясен чагылдырган кулланма ярдәмлек тә бик кирәк. Ел саен әдәбиятка яшь тәрҗемәчеләр киләләр. Аларда әдәби тәрҗемәгә дөрес, принципиаль, фәнни караш тәрбияләүнең зур иҗтимагый әһәмияте бар. Язучылар союзында бу хакта барган сүзләрдән конкрет эшкә күчәргә бик вакыт. И