СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ МӨҺИМ БУРЫЧЛАРЫ
Совет кешеләренең рухи ихтыяҗлары һәм язучыларыбыз белән сәнгать эшлеклеләре алдына куя торган таләпләре социализмнан коммунизмга күчә барган чорда чагыштырмаслык дәрәҗәдә үсте. Яңаны, алдынгыны раслый һәм кешеләрнең аңындагы капитализм калдыкларына каршы көрәшә торган совет әдәбияты белән сәнгате хезмәт ияләрен коммунизм рухында тәрбияләү эшендә партиягә һәм дәүләткә ярдәм итәләр. Совет әдәбияты белән сәнгатенең халык, дәүләт интересларыннан башка бүтән интереслары юк. Ленин — Сталин партиясенең көндәлек кайгыртуы белән чолганып алынган совет әдәбияты- һәм сәнгате чагыштырмача кыска гына яшәү • вакытларында күренекле уңышларга ирештеләр. Формасы белән күп милләтле һәм эчтәлеге белән социалистик совет культурасына бик бай вклад өсти торган милли әдәбиятларның чәчәк атуларын әйтеп үтәргә кирәк, һәр елны Сталин премияләре бирелүе безнең әдәбиятыбызның—■ чынчын- нан тугандаш милләтләрнең якын дуслыгы әдәбияты икәнен раслый. Совет әдәбияты — дөньяда иң алдынгы, иң революцион, иң идеяле әдәбият ул. Совет әдәбияты Маркс, Энгельс, Ленин, Сталинның бөек өйрәтүе нигезендә үсә һәм ныгый. Ул совет эпохасы вакыйгаларының идея мәгънәсен ачып бирә, социаль мөнәсәбәтләрнең кешелек дөньясы тарихында моңарчы әле күрелмәгән яңа строен чагылдыра. Совет әдәбиятының тәҗрибәсе, аның казанышлары бөтен дөнья прогрессив язучыларының хәзинәсенә әверелә, алар алдында яңа идеаллар, яңа иҗат мөмкинлекләре ача. Чит илләрнең иң зур язучылары үзләренен иҗатлары үсешенә идея ягыннан совет әдәбияты ясый торган зур йогынты турында рәхмәт белдереп, мәхәббәт белән сөйлиләр. Совет әдәб и ят ы н ы ң дө н ья - күләм әһә - мияте өзлексез үсә бара. Тынычлыкны һәм демократияне яклап беренче сафта көрәшә торган язучыларыбыз үзләренең әсәрләрендә гуманизмның, халыклар дуслыгының, тыныч шартларда хезмәттәшлекнең алдынгы идеяләрен гәүдәләндерәләр, яңа сугыш уты кабызучыларны фаш итәләр. Капиталистик илләрнең хезмәт ияләре совет сәнгате белән әдәбияты әсәрләрендә тормыш хакыйкатенең гәүдәләнгәнен — капиталистлар һәм аларнын сатлык лакейлары бозып күрсәтергә яки миллионнарча гади кешеләрдән яшерергә тырышкан тормыш хакыйкатенең гәүдәләнгәнен күрәләр. Ленин—Сталин партиясенең юнәлеш бирүче җитәкчелегендә, Үзәк Комитетның идеология мәсьәләләре буенча чыгарган тарихи карарлары ярдәмендә совет әдәбияты зур уңышларга иреште. Сугыштан соңгы чор эчендә совет язучылары талантлы күп кенә әсәрләр иҗат иттеләр. Армиябезнең героизмы, массаларның моңарчы күрелмәгән хезмәт энтузиазмы, коммунистлар партиясе тирәсенә тупланган совет халкының патриотизмы һәм мораль-политик бердәмлеге А. Фадеевның «Яшь гвардия», П. Павленконың «Бәхет», В. Ажаевның «Москвадан еракта», В. Кочетовның «Журбин- нар», В. Лаңисның «Яңа ярга таба» кебек, халык тарафыннан танылган әсәрләрендә чагылды.
93
Үзәк Комитетның эше турында партиябезнең XIX съездында ясаган отчет докладында иптәш Маленков, •совет әдәбиятының уңышларын әйтү белән бергә, «безнең әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез үсешендә зур уңышлар артында яткан зур гына кимчелекләрне күрмәү дөрес булмас» икәнен дә күрсәтеп үтте. Әдәбият белән сәнгать әле һаман да чынбарлыктан артка калалар һәм халыкның Ленин—Сталин партиясе тәрбияләп үстергән һәм һаман үсә барган таләпләрен һәм эстетик зәвыкларны канәгатьләндермиләр. Күп кенә әсәрләрнең идея-художе- ство дәрәҗәсе тиешле югарылыкта түгел. Кайбер язучылар совет җәмгыятенең күпкырлы һәм кайнап торган тормышын сүлпән, күңелсез итеп сурәтлиләр. Әле һаман да урта кул, төссез әсәрләр күп чыга, кай- чакта совет чынбарлыгын бозып күрсәткән турыдантуры халтура әйберләре чыга. Кешеләрнең аңындагы капитализм калдыкларына каршы, совет җәмгыятендә әле бетерелеп җитм ә гә н боз ы к л ы к л а р га каршы көрәштәге үткен корал булган сатира фа й д а л а н ы л м ы й. Күп кенә язучыларның һәм художникларның эшләрендәге төп җитешсезлек— ул тормышны начар белүдән, тормыш хакыйкатеннән читләшүдән, үзенең эше өчен партия һәм халык каршында җараплылык хисен җуюдан гыйбарәт. Кайбер язучылар партия Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре буенча чыгарган карарларында ачык әйтеп бирелгән таләпләрне: язучы вакыйгаларның койрыгында сөйрәлеп бармаска, совет тормышының барлык якларына актив үтеп керергә, коммунизм өчен көрәшүчеләрнең алдынгы сафында барырга тиеш дигән таләпләрне оныталар. Халык энтузиазм белән Волгада, Донда. Днепрда, Урта Азиядә коммунизмның бөек төзелешләрен сала, ә совет язучылары һәм художниклары төзүче халыкның шул хезмәт батырлыкларының бөеклеген чагылдыра алганнары юк әле. Партиянең XIX съездына Үзәк Комитетның эше турындагы оччег докладында совет әдәбияты һәм сәнгате үсешенең сугышчан программасы билгеләнде, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләрен марксистик-ленинчыл аңлау турында ачык һәм төгәл күрсәтмәләр бирелде. Типиклык проблемасын политик проблема дип аңлау турындагы, реалистик сәнгатьтә партиялелек гәүдәләнешенең төп
сферасы рәвешендә типиклык турындагы марксистик-ленинчыл күрсәтмәләргә ныклап төшенү язу- чыларыбыз һәм художникларыбыз өчен аеруча әһәмиятле. Иптәш Маленков болай диде: «Безнең художникларыбыз, әдәбиятчыларыбыз, сәнгать работникларыбыз художество образлары тудыру буенча иҗади эшләрендә шуны һәрвакыт исләрендә тотарга тиешләр ки, иң күп очрый торган нәрсә генә түгел, бәлки билгеле бер социаль көчнең асылын иң тулы һәм үткен итеп гәүдәләндерә торган нәрсә типик була. ЛАарксистлар-ленинчылар аңлавынча, типик нәрсә ниндидер статистик урталык дигән сүз түгел. Типиклык иң күп таралган, еш кабатлана торган көндәлек нәрсә генә түгел, бәлки ул билгеле бер социаль тарихи көнкүрешнең асылына туры килә торган нәрсә. Образны аңлы рәвештә тулыландырып күрсәтү, үткенлән- дерү типиклыкны юкка чыгармый, бәлки аны тулырак ачып бирә һәм күрсәтә. Типик нәрсә — реалистик с ә н гатьтә партиялелек чагылуның төп сферасы ул. Типиклык проблемасы — һәрвакыт политик проблема». Типиклык мәсьәләсе әдәбиятны өйрәнүдә һәм сәнгатьне өйрәнүдә бик буталган иде. Типиклык иң күп таралган, еш кабатлана торган, статистик саннар белән расларга мөмкин булган нәрсә дигән ялгыш караш йөри иде. Типиклыкны болай аңлау социалистик сәнгатьнең иҗтимагый ролен түбәнәйтә, аны яңаның искегә каршы көрәшен сурәтләүдән, заманыбызның иң үткен һәм иҗтимагый әһәмиятле күренешләренпән читкә алып китә, яңаның җиңелмәс- легеи күрсәтергә ирек бирми иде. Иптәш Маленковиың партиянең Үзәк Комитеты эше турында ясаган докладында типиклыкка бирелгән ачык һәм төгәл билгеләмә җәмгыять
94
үсешенең закончалыкларын һәм сәнгатьнең спецификасын марксистикленинчыл белүгә нигезләнгән. Бу билгеләмәдә яңа күренешнең асылын» аның көчен, аның үсешенең җиңелмәслеген бөтен тулылыгында һәм үткенлегендә сурәтли алу өчен беренче чиратта чынбарлыкның закончалыкларын тирәннән белү кирәклеге әйтелә. Марксизм-ленинизм художникны танып-белүнең иң ышанычлы методы белән коралландыра, аның алдында җәмгыять тормышы үсешенең объектив • законнарын ача, чынбарлыкны революцион үсешендә күрергә, типик һәм характерлы нәрсәне та- иып-белергә мөмкинлек бирә. Тормышны бөтен катлаулылыгын- да сурәтләгәне хәлдә, язучы иң баш- лычасын онытмаска тиеш. Аның иҗатының бурычы — үлеп бара торган нәрсәне фаш итү, яңаның үсүенә һәм җиңеп чыгуына ярдәм итү, шул җиңүне беркетү, уңай герой образын тудыру. Үзенең «Диалектик һәм тарихи материализм турында» дигән хезмәтендә иптәш Сталин болай дип күрсәтә: «Диалектик метод өчен, барыннан да элек, бу моментта нык булып күренә торган, ләкин инде үлә башлаган нәрсә түгел, бәлки, гәрчә ул бу моментта нык булып күренмәсә дә, туа барган һәм үсә торган нәрсә әһәмиятле, чөнки аның өчен бары тик туа барган һәм үсә торган нәрсә генә җиңелмәслек булып тора». Художник нәрсәне типик саный, нәрсәне инкарь итә һәм нәрсәне раслый, җәмгыятьнең хәрәкәткә китерүче көчләре өчен характерлы итеп, нинди күренешне айлы рәвештә тулыландырып күрсәтә,—художникның позицияләре, аның партиялелеге менә шунда гәүдәләнә. Тормыштагы типиклык һәм типик характерлар турындагы положениедә бөтен дөнья реалистик сәнгатенең тәҗрибәсе һәм аеруча социалистик реализм сәнгатенең 'новаторлык тәҗрибәсе гому- миләштерелә, классиклардан ул үзләштергән иң яхшы традицияләрнең дәвам иттерүчесе булганы күрсәтелә. A. М. Горький художникның характерлы күренешне тулыландырып күрсәтергә, аны үткеиләтелгән, типик образда гәүдәләндерергә хаклы икәнен күп тапкырлар раслады һәм шул чакны классикларның тәҗрибәсенә таянды: «Чын сәнгать тулыландырып
күрсәтергә хаклы...», «Геркулеслар, Прометейлар, Дон-Кихотлар, Фаустлар — «фантазия җимешләре» түгел, бәлки реаль фактларның ту- лысынча закончалыклы һәм зарури поэт ик тул ы л a 11 д ы р ы п к ү рсәтел үе», ди ул. Безнең заман героен ничек сурәтләргә кирәк дигән сорауга Горький болай дип җавап бирә: «Безнең җанлы, реаль героебыз, социалистик культураны иҗат итә торган кешебез безнең повестьлар һәм романнарыбызның геройларыннан күп тапкыр өстенрәк һәм зуррак. Әдәбиятта аны тагын да зуррак һәм яктырак итеп сурәтләргә кирәк, бу — тормыш таләбе генә түгел, бәлки гипотетик фикер йөртергә тиеш булган социалистик реализм, таләбе дә, ә гипотеза — уйлап чыгару — гиперболаның — тулыландырып күрсәтүнең бертуганы», А. М. Горький үзенең иҗатында җәмгыять күренешләрен типиклаштыруның мисалларын бирде. «Ана» романында Ниловна образында ул 1905— 1907 еллар рус революциясен хәзерләү чорында — хезмәт иясе массаларын революцион хәрәкәткә стихияле формада катнашудан Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә аңлы эшчәнлеккә күчү чорында иң характерлы күренешләрнең берсен гәүдәләндерде һәм типиклаштырды. Партиянең V съездында (Лондон, 1907 ел) Горький белән беседасыида В. И. Ленин гаять зур иҗтимагый әһәмияте булган бу төп сыйфатны билгеләп үтте. Ленин Горькийга, бик күп эшчеләр революцион хәрәкәттә аңсыз, стихияле рәвештә катнаштылар һәм хәзер алар «Ана»ны укып үзләренә зур файда алырлар, диде. Кайбер тәнкыйтьчеләр, хәтта В. Воровский, А. Луначарский кебек күренекле тәнкыйтьчеләр дә, әһәмиятле бу сыйфатны күрә алмастан, Горький чынбарлыкны идеаллаштырган, ана образы реаль түгел, ул уйлап чыгарылган образ, дип расларга ты- р ы шт ы л ар. «.. .Аи ды й аналар, го м у
95
мән алганда, юк алар, — дип язды В. Воровский. —Аларның индивидуаль күренеш буларак яшәүләре мөмкин, ләкин типик күренеш буларак алар яши алмыйлар. Алар шул среда һәм шул заман өчен характерлы түгел». Тәнкыйтьчеләр бөек язучының Ниловна образында рус тормышының әле ул чакта масса күләмендә булмаган, ләкин киләчәк аныкы булган характерлы яңа күренешен күрсәткәнен аңламадылар. Бик әһәмиятле, башлыча булган нәрсәне күрсәтеп, Горький шуның белән укучыларны революцион аңлылык рухында тәрбияләде. Характерлы нәрсәне типиклаштыру, аны үткен образда гәүдәләндерү— ул тормышта булмаган нәрсәне уйлап чыгару дигән сүз түгел. Ул вакыйгаларның нинди юнәлештә үсәсен алдан күрү, ачык билгели белү дигән сүз. Язучы хәзерге нәрсәдә киләчәкнең үсентеләрен күрә, аларны таба белергә һәм җиңеп бара торган күренеш буларак сурәтли белергә — киләчәкне укучыга якынайтырга, иртәгәге көнгә карарга, аны бик конкрет рәвештә укучыга сурәтләп күрсәтергә тиеш. Художникның тормыштагы әһәмиятле, типик нәрсәне аера, аны тәэсир итүчән, үткен образда гәүдәләндерә белүендә социалистик реализм .сәнгатенең тәрбияви әһәмияте гәүдәләнә. Иптәш Сталин, социалистик реализм чынбарлыкны аның революцион үсешендә конкрет тарихи сурәтләүне массаларны коммунистик тәрбияләү бурычлары белән яраштырырга тиеш, дип өйрәтә. Сәнгатьнең максаты — чынбарлыкны сурәтләү, танып-белү генә түгел, бәлки чынбарлыкны революцион үзгәртеп коруга ярдәм итү дә. Партиябезиёң юлбашчылары — В. И. Ленин һәм И. В. Сталинның әдәбият һәм сәнгать турында әйткән барлык сүзләрендә дә, партиябез Үзәк Комитетының әдәбият мәсьәләләре буенча чыгарган барлык карарларында да бу фикер кызыл җеп булып сузыла. Иптәш Малсн- ковның Үзәк Комитет эше турында партиянең XIX съездына ясаган отчет докладында әдәбият һәм сәнгать работниклары өстенә совет кешеләре тормышында яңаны һәм яктыны тәрбияләп үстерү, искергән һәм үлек нәрсәне тамырыннан yw йолкып ташлау өчен бөек көрәштә гаять зур бурычлар йөкләнүе басым ясап әйтелде. Язучыларыбыз гади кеше характерының бөек рухи сыйфатларын һәм типик уңай сыйфатларын күрә белергә һәм ачып күрсәтергә, аның кешеләргә үрнәю булырга
лаеклы художество образын иҗат итәргә тиешләр. Сугыштан соңгы совет әдәбиятының уңай геройны күрсәтү эшендә кайбер уңышларга ирешкәнен әйтеп үтәргә кирәк. Язучылардан А. Фадеев, А. Твардовский, А. Корнейчук, А. Гончар, М. Бубеннов һәм башкалар совет патриотларының сокландыргыч образларын иҗат иттеләр, халыкның Бөек Ватан сугышындагы героизмын чагылдырдылар. В. Ажаевның «Москвадан еракта», А. Волошинның «Кузнецк җире», В. Кетлинскаяның «Безнең тормыш көннәре», С. Бабаевский- ның «Алтын йолдыз кавалеры» исемле романнарында һәм башкаларда производство новаторларының, яңа тормышны иҗат итүчеләрнең, туңып калганлыкка һәм искелеккә каршы батырларча көрәшүчеләрнең образлары сурәтләнде. Бу әсәрләрдә Ленин—Сталин партиясе җитәкчелегендәге эшчеләр, колхозчылар, интеллигенциянең героик хезмәтләре коммунизм өчен иҗат батырлыгына әверелүе, совет кешесендә яңа, тагы да яхшырак сыйфатлар тудыруы, аның коммунистик аңын формалаштыруы күрсәтелә. Ләкин уңай герой образын иҗат итү эшендә совет әдәбияты әле һаман артка калып бара. Реаль чынбарлыктагы алдынгы совет кешесе әдәбиятта сурәтләнгән геройдан әле һаман да күп өлеш югарырак һәм күренеклерәк. Бу партия җитәкчесе образын сурәтләүгә карата аеруча кагыла. Хәтта совет укучысы тарафыннан танылган яхшы әсәрләрдә дә партия работниклары еш кына бүтән образларга караганда төссезрәк сурәтләнәләр. Шулай, мәсәлән, В. Кочетовның «Җурбин- нар» дигән романындагы парторг Жуков — эшче Журбиннар семьясы
96
вәкилләренең оар яктан жанлы булган, тәэсир итүчән образлары янында гади схематик фигура гына. В. Гроссман «Хак эш өчен» дигән романның беренче китабында Сталинград оборонасы героикасын дөрес сурәтли, тирән тәэсир итә торган батальный картиналар күрсәтә. Ләкин рядовой сугышчыларны — кешелек тарихында тиңсез батырлык күрсәткән геройларны автор саран сурәтли, алар беркадәр күләгәдә калалар. Полит- работниклар йомшак һәм тонык күрсәтеләләр. Мәсәлән, комиссар Крымов аз хәрәкәт итә, ул . үзенең төп эшеннән — сугышчылар белән командирларны җитәкләү һәм тәрбияләү эшеннән аерылып күрсәтелә. Сугыштан соңгы чорда берничә тапкыр партиянең Үзәк Комитеты язучыларның игътибарын партиянең житәкче ролен дөрес чагылдырырга кирәклеккә юнәлтте, язучыларны ялгышлардан, схематизмнан сакланырга искәртте. Партияле тәнкыйть А. Фадеевка «Яшь гвардия» романының беренче басмасында җибәрелгән кимчелекләрне романның икенче редакциясендә төзәтергә ярдәм итте. Язучы Лютиков белән Проценко образларында дошманга каршы халык көрәшенең башында торып, яшьләргә җитәкчелек иткән һәм бик зур конспирация тәҗрибәсе, акыл, батырлык, җитезлек үрнәге күрсәткән коммунистларның чын- чыннан типик, тәэсир итүчән, тирәннән җанлы образларын тудыра алды. Алар китапта беренче планга куелганнар һәм Бөек Ватан сугышы чорында партиянең җитәк- • че ролен характерлыйлар, мәкерле һәм куәтле дошманга каршы халкыбызның героик көрәшенең бөтен картинасын Ленин һәм Сталин идеяләре яктысы белән яктырталар. Роман идея һәм художество ягыннан тагын да югарырак күтәрелде. Әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрс’ алдында торган бөек бурыч — югары идеяле монументаль әсәрләр иҗат итү бурычы — бары тик совет җәмгыятенең тормышын тирәннән өйрәнү нигезендә генә уңышлы хәл ителә ала. Моңардан һәртөрле чигенү — тормыш хәкыйкатсн бозуга, язучыны котылгысыз рәвештә җимерелүгә илтә. Авторны аның ихтыярыннан тыш совет чынбарлыгын
бозып күрсәтүгә илткән шундый бер чигенүне күрсәтеп үтик. «Октябрь» журналы редакторы Ф. Панферовның шул ук журналда басылган «Без кайчан матур» дигән пьесасы матбугатыбызда тәнкыйть ителде инде. Автор шәһәр комитеты секретаре Илья Курбатовиы, инженер-геолог Юлияне, завод директоры Иван Чаловны алдынгы, яңа кешеләр итеп күрсәтергә азаплана һәм шул ук вакытта үзенең барлык игътибарын бу «геройларның» үзләрен тотуларын һәм хәрәкәтләрендәге түбән тойгыларын сурәтләүгә туплый. Ул аларны гаепләми, ә совет кешеләре менә шундый инде дигән кебек итә. Алай гына да түгел: ниндидер кечкенә халык вәкилен, таулар кешесе булган Иван Ивановичны уйлап чыгара, аны, үзенең хал^ кы кебек үк, 20 елдан артык совет властена ышанмаган (ә аннан соң янәсе кинәт кенә ышанган һәм рудалар оясына юлны ачкан) итеп сурәтләп, илебез халыкларының дуслыгы идеясен ачыктаначык боза. Язучы чынбарлыкта булмаган, очраклы нәрсәне типик һәм характерлы күренеш дәрәҗәсенә күтәрсә, чынбарлык аны һәрвакытта да бик нык җәзалый: аның әсәре зарарлы һәм антихудожестволы булып чыга. Үзләренең геройларын бары тик производство һәм җәмәгать эшчән- лекләрендә генә күрсәтә торган авторлар да тормышны сурәтләүгә бер яктан гына киләләр. «Хезмәт» дигән романында совет шахтерларының хезмәт энтузиазмын дөрес сурәтләгән А. Авдеенко совет эшчеләренең — производство новаторлары тормышының рухи байлыгын, бөек интеллектуаль дәрәҗәсен, күп төрлелеген ачып сала алмаган. Аның романында кешеләр берьяклы характерланалар: бары тик производствода, үзләренең профессиональ мөнәсәбәтләре сфераларында гына характерланалар. Алариың көнкүреше, культура ихтыяҗлары, якыннары белән үзара мөнәсәбәтләре яки бөтенләй ачылмаган, яки примитив, кайчакта ялгыш чагыл-
7. .с, Ә.‘ м 1. 97
пырылган. Алар үзләренчә фикер йөртергә куркалар, тирән тойгыларны һәм мәхәббәтне белмиләр. Ф. Энгельсның «реализм, детальләрнең дөрес булуыннан тыш, типик хәлләрдә типик характерларны дөрес сурәтләүне күз алдында тота» дигән таләбен искә төшерик. Бу таләп тормышны аның барлык каршылыкларында һәм катлаулылыгын- да сурәтләүне күз алдында тота. Үзендә яңа, совет кешесенең — коммунизм төзүченең сыйфатларын гәүдәләндерә торган уңай геройның тулы образы, бары тик аның хәрәкәтләренә, үзен тотуына һәр яктан да характеристика бирелгәндә генә, ул яңа нәрсә өчен геройларча көрәшкән, каршылыкларны ныклык белән җиңеп чыккан типик хәлләрне күрсәткәндә генә тулысынча ачып бирелә ала. «Конфликтсызлык» теориясенең зарары аның чынбарлыкны лакировать итеп күрсәтүгә этәрүеннән, яңа кешене бөтен торышы белән күрсәтергә юл куймавыннан тора. Яңаның җиңүен күрсәтү өчен характерлы конфликтны, туып килгән, үсә барган нәрсәнең үлеп барган һәм алга хәрәкәт итүгә комачаулаган нәрсәгә каршы көрәшен ачып салырга кирәк. «Конфликтсызлык» теориясе җәмгыять үсеше турындагы марксистик- ленинчыл положениегә игътибар итми һәм әдәбиятны үлең бара торган көчләргә каршы актив көрәштән читкә алып китә иде. Безнең совет әдәбияты белән сәнгате тормыш каршылыкларын һәм кон фл и ктл а р ы н к ы ю су р әтл ә р гә, совет кешеләрен коммунистик рухта тәрбияләүнең көчле чараларыннан берсе булган тәнкыйть коралын оста куллана белергә тиеш. Бары тик уңай нәрсә генә типиклаштыру объекты, сурәтләү объекты булырга тиеш, ә безнең тормышыбыздагы тискәре нәрсә, уңай нәрсәгә караганда аз таралган нәрсә, янәсе, типиклаштырылырга тиеш түгел дигән ялгыш карашны алып ташларга кирәк. Ул берьяклы караш. Ул искелеккә һәм катып калганлыкка каршы, кешеләрнең аңындагы капитализм калдыкларына каршы көрәшнең дәрәҗәсен төшерә. Искергән, үлеп бара торган, тискәре нәрсәне совет чынбарлыгына ят булган күренеш итеп гомумләштерелгән образларда күрсәтергә кирәк. Киләчәкнең хуҗасы булган алдынгы, яңа нәрсәне сурәтләгәндә совет художнигы аңар каршы тора торган иске нәрсәнең көчен киметеп күрсәтмәскә тиеш. Көрәш никадәр үткенрәк, каршылык
никадәр көчлерәк булса, геройның батырлыгы шулкадәр зуррак булыр, ул үзенең ихтыярын, куркусызлыгын, совет патриотизмын шулкадәр куәтлерәк күрсәтер, укучыга ул шулкадәр уңай тәэсир итәр. Социалистик реализм үлеп бара торган тенденциянең дә — тормыш хакыйкатендә- гечә — үсеш хәлендә, ягъни үлә барган хәлендә сурәтләнүен таләп итә. Бу процессны ачу өчен, художникның тискәре образларны үткенәйтеп һәм тулыландырып күрсәтергә хакы бар. Гоголь һәм Салтыков-Щедрин шулай эшләгәннәр. Алар тискәре образларны үткенләндереп күрсәткәннәр, алардагы самодержавиечел- крепостник строй тудырган әшәкелекләрне сурәтләүне логик нәтиҗә ясау дәрәҗәсенә кадәр китереп җиткергәннәр, һәм дуңгызга охшаган сабакевичлар, плюшкиннар, угрюм-бурчеевлар, иудушка голов- левларны бөтен халык алдында мәсхәрә иткәннәр. Черегән һәм үлеп бара торган дворян-крепостиик социаль строй менә шул образларда хур ителгән һәм тамгаланган. Сатирик образны аңлы рәвештә тулыландырып күрсәтү типиклыкны юкка чыгармый, бәлки аны тагын да тулырак ача һәм күренешлерәк гәүдәләндерә. Партия бөек рус сатириклары Гоголь һәм Салтыков-Щедринның мирасын үзләштерергә кирәклекне күрсәтә һәм совет язучыларын җәмгыятебездәге барлык яман шешләрне, барлык зарарлы нәрсәләрне, барлык авыру күренешләрне аяусыз фаш итәргә чакыра. «Безнең совет чынбарлыгы сатира өчен материал бирми дип уйлау ялгыш - булыр иде, — диелә иптәш Малеиковның Үзәк Комитет эше турында партиянең XIX съездына ясаган отчёт докладында. — Безгә барлык тискә
98
ре, черек, үлек нәрсәләрне, безнең алга баруыбызга тоткарлык ясый торган нәрсәләрне үзләренең сатира уты белән көйдерерлек сосет Го- гольләре һәм Щедриннары кирәк». Классикларның традицияләрен дәвам иттергән А. М. Горький сатирик жанрының гүзәл үрнәкләрен бирде, совет әдәбиятында сатираның үсүен билгеләде. Иптәш Сталин безнең совет эпохасының иң яхшы, иң талантлы шагыйре дип атаган В. Маяковский сатира коралын бик оста файдаланды. В. Маяковский- ның сатирик шигырьләре һәм пьесалары фальшь кешеләрне, ялагайларны, «партиядән кандидатларны», бюрократларны, утырыш жене кагылган бәндәләрне, рвачларны, ялкауларны, взяткачыларны ничек фаш итәргә кирәклекнең, аларны ничек итеп «колакларыннан тартып кояш яктысына чыгарырга», бөтен кеше алдында мәсхәрә итәргә кирәклекнең үрнәге булып торалар. Маяковскийның сатирик талант көчен В. И. Ленин билгеләп үтте. Шагыйрь күп таралган начар якларны кыю рәвештә алды, гиперболаны художестволы фаш итү алымы рәвешендә кулланып, аларны үткен- ләндереп күрсәтте. Маяковский үзенең сатирик әсәрләрендә иптәш Сталинның тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть совет җәмгыятенең хәрәкәтләндерүче көче дигән положениесеннән килеп эш итте. Маяковский бозык нәрсәләрне фаш итү белән бер үк вакытта яңа, алдынгы нәрсәне дә раслый иде. Социалистик реализм сатирасы менә шундый раслаучы характерда булырга тиеш тә. Зощенко «сатирасының аның белән һичбер уртаклыгы юк. Аның ямап аты чыккан «Маймыл маҗаралары» дигән хикәясе кебек әсәрчекләре—алар совет кешесенә, совет строена яла ягалар, совет көнкүрешен хәкарәтлиләр, алар үзенең тирәсендә бер генә дә яхшы нәрсә күрмәгән мещанның әшәке хихылдавыннан башка берни түгел. Партия Үзәк Комитетының «Дра* ма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турыпда»- пл карарында ике туган Турның «Туган көн» һәм «Гадәттән тыш закон» дигән пьесалары совет кешеләрен карикатура формасында, примитив һәм түбән культуралы итеп, обыватель зәвыклы һәм обыватель гадәтле итеп, тискәре персонажларны исә характерның матуррак
сыйфатлары белән бүләкләп,, көчде, ихтыярлы һәм булдыклы итеп күрсәткәннәре өчен гаепләде. Бу пьесалар совет чынбарлыгын ялгыш һәм бозып сурәтлиләр. Алар, рус әдәби һәм халык телен житәрлек белмәстәи, шапшак һәм надан телдә язылганнар. Язучылар тормышны ничек сурәтләргә тиеш, аерым алганда, совет сәнгате нинди булырга тиеш дигән сорауга иптәш Сталинның әсәрләрендә ачык һәм төгәл жавап бирелә. И. В. Сталинның А. М. Горь- кийга һәм Д. Бедныйга язган хатлары бу яктан аеруча әһәмиятле. А. М. Горький, үзара тәнкыйть безнең житешсезлекләрне, безнец йомшак якларны ачып сала һәм дошманнарга бай материал бирә, шуңа күрә үзара тәнкыйть белән мавыкмаска, ә Советларның эшендә башлыча уңай нәрсәләрне күрсәтергә кирәк, дигән фикерне әйткәч, иптәш Сталин болай дип жавап биргән иде: «...Без үзара тәнкыйтьсез булдыра алмыйбыз, һич булдыра алмыйбыз, Алексей Максимович. Ансыз — торгынлык, аппаратның черүе, бюрократизмның үсүе, эшчеләр сыйныфының ижат башлангычын ы ң жи м ер ел ү е котылгысыз. Әлбәттә, үзара тәнкыйть дошманнарга материал бирә. Бу яктан Сез бик хаклы. Ләкин шул ук үзара тәнкыйть безнец алга атлавыбыз өчен, хезмәт ияләренең төзүчелек энергиясен жәелдерү өчен, ярышны үстерү өчен, удар бригадалар һәм башкалар өчен дә материал (һәм этәреш) бирә. Уңайсыз ягы уңай як белән каплана һәм артыгы белән каплана». Демьян Бедный үзенең «Мич башыннан төш», «Аяусыз», «Перерва» дигән фельетоннарында Россиянен үткәнен һәм хәзерге көнен баштанаяк кара буяуларга буяп, русныкы булган бар нәрсәне дә хурлап сурәтли башлагач, «ялкаулык» Һәм
?• 99
«мич башында утырырга» омтылу гомумән русларның, димәк Октябрь революциясен ясаган рус эшчеләренең. дә бөтенләй милли сыйфаты ук булып тора дип расларга тотынгач, иптәш Сталин Д. Бедныйның антипатриотик чыгышларының ялгыш һәм зарарлы икәнен бик кискен рәвештә күрсәтте. Иптәш Сталин шагыйрьгә болай дип язды: «һәм Сез моны большевистик тәнкыйть дип әйтәсез! Юк, хөрмәтле ип. Демьян, бу большевистик тәнкыйть түгел, бәлки безнең халкыбызга яла ягу, СССРның данын төшерү, СССР пролетариатының данын төшерү, рус пролетариатының данын төше- РҮ». Чын сатира идеалсыз, уңай нәрсәне расламый торган, ягъни берьяклы гына була алмый, һәм булмаска тиеш. Сатира чынбарлыкта булган җитешсезлекләрне җәмгыять үсешенең әйдәүче тенденциясе карашыннан, алдынгы, прогрессив нәрсә өчен көрәшү тенденциясе карашыннан килеп камчылый, үлеп барган тенденцияне инкарь итә. Сатира алдынгы нәрсәнең өстенлеген һәм артыклыгын, җиңелмәс көчкә ия булуын расларга, җәмгыятьтә берберсе белән көрәшә торган көчләрнең чынбарлыктагы нисбәтен күрсәтергә тиеш. Безнең партиябез совет кешеләрендә коммунистик мораль һәм әхлакны, ком м у н ист и к а ңл ы л ы к н ы тәрбияләүнең иң куәтле чарасы булган совет сатирасына бик зур уңай бәя бирә. Язучылар һәм сәнгать эшлеклеләре алдына шундый бурыч куелган, алар тәнкыйтьләү белән генә чикләнмәскә, бәлки шул ук вакытта уңай геройларның образларын да иҗат итәргә; коммунизмны төзү эшенә комачаулый торган бар нәрсәне дә кире кагып, уңай нәрсәне бөтен зурлыгында сурәтләргә, аның әһәмиятен аеруча басым ясап күрсәтергә тиешләр. Бу инде тормыш хәкыйкате үзе булыр. Бу инде сәнгатьнең чын типиклыгы һәм ху- дожестволылыгы булыр һәм аның тәэсир итүен, аның тәрбияви әһәмиятен бик- нык көчәйтер. Безнең язучыларыбыз белән художникларыбыз, үзләренең әсәрләрендә җәмгыятьтә булган начарлыкларны, кимчелекләрне, авыру күренешләрне камчыларга, уңай художество образларында яңа типтагы кешеләрне кешелек дәрәҗәсенең бөтен гүзәллегендә күрсәтергә һәм шуның белән безнең җәмгыять кешеләрендә капитализм тарафыннан тудырылган яман шешләрдән
һәм начарлыклардан азат булган характерлар тәрбияләүдә ярдәм итәргә тиешләр. Партия күп тапкырлар инде язучылар н ы ң һәм х у дож н и к л а р н ы ң игътибарын совет җәмгыятендә әле яшәп килә торган артта калган настроениеләрне сөйрәп йөртүчеләргә каршы көрәшкә, бюрократларга, ялагайларга, мошенникларга, җәмәгать милкен талаучыларга каршы көрәшкә юнәлтте. Совет язучылары кимчелекләрне һәм кыенлыкларны күрсәтүдән курыкмаска тиеш. Тискәре типлар, фальшь кешеләр бездә бар, шулай ук начарлыклар да, кимчелекләр дә аз түгел әле. Хәрәкәт булмаган җирдә генә, үсеш булмаган җирдә генә кимчелекләр булмый. Ә без үсәбез һәм алга барабыз, — димәк, безнең кыенлык- ларыбыз да, кимчелекләребез дә бар. Язучылар тирәннән тормышчан булган конфликтларны күрсәтергә, капитализм калдыкларына һәм буржуаз идеологиянең кешеләрнең аңына тәэсир итүенә каршы аяусыз көрәшергә тиешләр. Совет язучылары өстенә партия мактаулы бурычлар— массаларда җәмгыять алдындагы бурычны чын-чыннан аңлау, хезмәт ияләрен совет патриотизмы һәм халыклар дуслыгы рухында, социалистик дәүләтнең интересларын кайгырту рухында тәрбияләү, совет кешеләренең иң яхшы сыйфатларын — безнең хак эшебезнең җиңүенә ышану, теләсә нинди кыенлыкларны да җиңеп чыгарга хәзер тору һәм җиңә белү кебек бурычлар йөкли. Совет язучылары бервакытта да менә шул бурычлар югарылыгында торырга, үзләрен идеология фронтының сугышчылары, «кеше рухының инженерлары» дип хис итәргә тиешләр. Партиянең XIX съездының соңгы утырышында иптәш Сталин сөйлә
100
гәп тарихи речьтә халыкларның Советлар Союзы җитәкчелегендә тынычлык өчен, сугыш уты кабызучыларга каршы, империалистик лагерьның. башында торган америка агрессорларына каршы көрәшенең әһәмияте бик ачык күрсәтелде. Иптәш Сталин үзенең речендә элек үзләренең либерализмы һәм патриотизмы белән масаеп килгән, ә хәзер буржуаздемократик ирекләр байрагын һәм милли бәйсезлек һәм милли суверенитет байрагын читкә алып ташлаган, ватаннары интересларын долларга сата торган буржуазиянең хыянәтчел ролен фаш итте. • Сугыштан соңгы совет әдәбиятында тынычлык өчен, сугыш уты кабызучыларга каршы көрәш темасы бик көчле яңгырый. Күп кенә әсәрләрдә буржуазиянең һәм аның ялчылары булган уң социалистларның реакционлыгы һәм икейөзлелеге ачыла, миллионнарча гади кешеләрнең коммунистлар җитәкчелегендә тынычлык өчен көрәшүләре күрсәтелә. И. Эренбургның Америка миллиардерларының бөтен дөнья агрессиясе башлыклары икәнен фаш итә һәм тынычлык, һәм демократия өчен көрәшүчеләрнең, аерым алганда француз коммунистларының фидакарьлекләрен данлыклый торган романы бу яктан аеруча күренекле урында тора. Язучы барлык илләрнең намуслы кешеләренең сугышка каршы көрәшкә берләшүен, ватанны сата торган буржуазиягә каршы халык ачуының үсүен күрсәтә, Советлар Союзының бөтен дөньяда тынычлык таянычы рәвешендәге ролен, аның тынычлыкны һәм халыкларның тыныч яшәүләрен ныгыту буенча эзлекле политика алып баруын сурәтли. Эстон драматургы А. Якобсон «Шакаллар» дигән пьесасында иц кабахәт әшәкелекләргә сәләтле булган Америка агрессорларының * һәм аларның ялчыларының чирканыч провокаторлык эшчәнлеген аяусыз сатира көче белән фаш итә. Бу шакаллар сыйфатында Америка ерткычларының үтә кабахәтлекләре гәүдәләнә. Пьесада тынычлык очсп, халык интереслары өчен батырларча көрәшүчеләр образлары аларга каршы куела. Драматург Америка империалистларының реакцион, агрессив политикасының тулысыңча бетәргә хөкем ителүен күрсәтә. Ләкин андый әсәрләр бездә һаман да аз әле, еш кына алар укучыларны канәгатьләндермиләр, схемачылык белән,
сатирик үткенлек булмау белән авырыйлар. Бу яктан алганда драматургия аеруча артка кала. Чит ил темаларына язылган совет пьесаларында бик гадиләштереп сурәтләнгән, бөтенләй куркыныч булмаган . дошманнарны күргәнгә, чын дошманнар урынына ниндидер маскалар, манекеннар күргәнгә күрә ризасызлык белдерүләре белән театр работниклары, шулай ук совет тамашачылары бик хаклылар. Тынычлык өчен көрәшкә тагын да активрак катнашу өчен совет язучылары сугыш уты кабызучыларны сатира белән фаш итү эшен көчәйтергә тиешләр. Партиянең XIX съезды күрсәтмәләре яктысында идеология фронтының барлык работниклары алдына, шул исәптән .әдәбият һәм сәнгать работниклары алдына да, яңа һәм катлаулы бурычлар килеп басалар. Аларның иң башлычасы — художество иҗатында халтурага каршы кискен көрәшү, әдәбнят һәм сәнгать әсәрләреннән ялган һәм черек нәрсәләрне аяусыз алып ташлау, әсәрләрнең идея һәм художество дәрәҗәсен күтәрү. Совет кешеләре төссезлекне, идеясезлекне, фальшь- ны һич гафу итмиләр, һәм язучыла- рыбыз белән художникларыбыз иҗатына югары таләпләр куялар. Сәнгатьнең иң популяр һәм иц массовый төрләре булган драматургия белән киноның артта калып баруына түзәргә бигрәк тә мөмкин түгел. Сәнгать һәм әдәбият работниклары шуны исләрендә нык тотарга тиешләр: алар идеология фронтының алдынгы линиясенә куелганнар, алар череткеч буржуаз идеологияне, Американың оятлык лакейларының ялганын системалы рәвештә фаш итә барырга, аларның ударларына өчләтә удар белән җавап бирергә, сәнгатебезнең һөҗүм
101
итү рухын һәм тәэсир көчен ныгытырга тиешләр. Дошманның астыртын алып бара башлаган бер генә явыз эшен дә җавапсыз калдырырга ярамый. Совет патриотларына ят, дошман идеологиянең чагылышлары булган космополитизм һәм буржуаз милләтчелек чирен шунда ук бетерә барырга кирәк. Бары тик уртак көч белән генә, тәнкыйтьне һәм үзара тәнкыйтьне җәелдергәндә генә әдәбият белән сәнгатьнең артта калып баруын бетерергә мөмкин. Ләкин җитешсез- лекләрне бетерүнең^, бу хәлиткеч чарасы иҗат оешмаларында әле хәзергә кадәр хөрмәт ителми. Партиянең XIX съездында делегатлар' әдәбиятның артта калып баруының төп сәбәпләреннән берсе — Совет язучылары союзында чын тәнкыйть булмауда икәнен хаклы рәвештә күрсәтеп үттеләр. Әдәбият белән сәнгатьнең идея һәм художество дәрәҗәсен күтәрү өчен көрәштә әдәбиятчылар белән тәнкыйтьчеләрнең бурычлары би/< зур. Партиянең XIX съезды марксистикленинчыл -эстетиканың, әдәбиятның марксистик-ленинчыл теориясенең актуаль мәсьәләләрен иҗади эшләргә һәм һәртөрле бозуларга каршы нык көрәшергә куша. Ләкин әдәбиятны өйрәнү һәм тәнкыйть үз бурычларын әле һаман да начар үтиләр. Әдәбиятчылар белән тәнкыйтьчеләрнең күбесе әдәбият теориясе мәсьәләләре белән шөгыльләнергә куркалар, сугышчан мәкаләләр белән чыкмыйлар. Совет әдәбиятын өйрәнү әдәбиятыбызның бай тәҗрибәсен гомумләштерми, буржуаз идеологияне системалы рәвештә фаш итү эшен үтәми. Әдәбиятта әле һаман да халтура әсәрләр һәм бозык хезмәтләр чыгып килүен бары тик тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьнең канәгатьләнерлек булмавы белән генә аңлатырга мөмкин. Союзның республикалар компартияләренең съездларында, конфе-* ренцияләрдә һәм партия активларының җыелышларында аерым язучылар һәм тәнкыйтьчеләрнең иҗатларындагы милләтчелек ялгышлары җитди тәнкыйть ителде. Язучылардан байтак кына кешеләр тәнкыйтьне кабул итмиләр һәм аңар барии- парча карыйлар. Грузин язучысы К. Гамсахурдиа буржуаз милләтчелеге өчен, феодаль Грузиянең реакцион үткәнен идеаллаштырганы өчен берничә тапкыр тәнкыйть ителде. Ләкин үзенең ялгышларын икрар итү һәм төзәтү
урынына, К. Гамсахурдиа, күптән түгел генә бик тәкәббер чыгыш ясап, үзендә «тәнкыйтькә карата иммунитет туганын» әйтте. К. Гамсахурдиа, совет халкына «сановниклар» кирәкмәгәнен, ә коммунизм төзелешенә актив катнашучы, хезмәт сөюче язучылар кирәк икәнен оныткан һәм, күрәсең, әдәбият «едновнигы» булырга тели. Милли әдәбиятта һәм культурада сыйнфый аермаларны томалый торган антимарксистик «бердәм агым»' теориясе әле һаман да үзен сиздереп килә. Шулай, мәсәлән, Әрмәй ССР Фәннәр академиясенең Әдәбият институтының өлкән гыйльми сотруднигы X. Саркисян әрмән әдәбияты дәреслегендәге кереш мәкаләсендә ЛА. Иалбандянның революцион демократизмы белән Ст. На- зарянның буржуаз либерализмы арасында яшәп килгән тирән аерымлыкларны һәртөрлечә йомшартырга тырышкан. Кереш мәкаләнең авторы сыйнфый көрәш белән һәм аерым группалар һәм иҗтимагый агымнар арасындагы көрәш белән бәйле мәсьәләләр турында дәшми үткән. СССР Фәннәр академиясенең А. ЛА. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты һәм Рус әдәбияты институты (Пушкин йорты)* эшләрендә әдәбиятны өйрәнү фронтының җитди рәвештә артка кальн] баруы күренә. Аларның эшләрендә; ге төп җитешсезлек — совет әдә: биятының мөһим бурычларыннан аерылудан тора. Бу институтлар моннан ун ел элек планлаштырыл£ ган «Совет әдәбияты тарихы очер-. гы» дигән коллектив хезмәтне, әлң Һаман эшләп бирә алмыйлар. Әдәби-художество журналлары да әдәбият теориясе Һәм тәнкыйте мәсьәләләренә шулай ук аз игътибар итәләр. Байтак кына журнал
ларда әдәби тәнкыйть бүлекләре канәгатьләнерлек игеп алып барылмый. Журналлар марксистик-ленинчыл эстетика мәсьәләләре буенча фундаменталь хезмәтләр урнаштырмыйлар, диспутлар оештырмыйлар, бәхәсләр башланып китәрлек актуаль мәсьәләләр күтәрмиләр. Әдәби-художество журналларының редколлегияләре эшендә тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть әле төп методка әйләнмәгән, алар революцион- демократик журналистиканың, данлыклы традицияләрен һәм партиянең. Үзәк Комитеты күрсәтмәләрен оныталар. Тәнкыйть мәкаләләренең күп кенәсенең теоретик дәрәжәсе түбән. Журналларның редакцияләре иптәш Сталинның тел гыйлеме буенча хезмәтләреннән тиешле нәтиҗә ясамаганнар, әдәби телнең сафлыгына һәм язучыларның художество осталыгын күтәрүгә әле һаман аз игътибар итәләр. Жур- * наллардагы мәкаләләрдә һәм рецензияләрдә тикшерелә торган әсәрләрнең художество үзенчәлекләренә канәгатьләнерлек анализ ясалмый. Журналлар империалистларның, иң элек . Америка империализмының идея коралын йөртүчеләрнең реакцион идеологиясен фаш итә торган публицистик хезмәтләр һәм мәкаләләрне аз басалар. Совет язучылары союзы әдәби- художество журналларына йомшак җитәкчелек итә һәм аларның эчтәлеген начар тикшерә. Журналларның эш йомгакларын тикшергәндә, кагыйдә рәвешендә дияргә ярый, житешсезлекләр һәр яктан тәнкыйть ителми. Совет язучылары союзының тәнкыйть һәм әдәбиятны өйрәнү секцияләре журналларның эшеннән читтә тора, тәнкыйтьне һәм үзара тәнкыйтьне оештырмый, тәнкыйтьчеләрнең игътибарын әдәбиятның марксистик-ленинчыл теориясенең актуаль мәсьәләләрен эшләүгә юнәлтми. Совет язучылары союзында урта кул әсәрләрне кирәгеннән артык мактау, язучыларның иҗатына тәнкыйтьсез килү, принципиаль мөнәсәбәтләрне әшнәлек мөнәсәбәтләре белән алмаштыру фактлары әле һаман да була килә Совет язучылары союзының һәм әдәби-художество журналлары редакцияләренең кайбер җитәкче работниклары тәнкыйтькә тиешенчә бәя
бирмиләр, аның белән санашмыйлар. Тәнкыйтькә мондый яраксыз, бариннарча карашны кискен рәвештә бетерергә кирәк. «Литературная газета»да язучылар белән сәнгать эшлеклеләре арасында тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьне җәелдерүдә үрнәк һәм өлге булудан шулай ук ерак тора әле. Газета совет әдәбиятының үсүенә комачаулый торган житешсезлекләргә һәм чит йогынтыларга каршы аяусыз һәм принципиаль көрәшне көчәйтергә тиеш. Издательство работниклары издательлек эшен шактый яхшыртырга. басып чыгарыла торган китапларның идея эчтәлеге һәм полиграфик эшләнеше өчен җаваплы- лыкны күтәрергә, идея ягыннан бозык һәм халтура китаплар чыгу мөмкинлеген бетерергә тиеш. Халык совет язучыларыннан совет кешеләренең героик фидакарьлекләре, эшләре һәм уйлары, бөек тойгылары һәм югары омтылышлары якты һәм тәэсирле гәүдәләнде- релгән әсәрләр көтә. Партиянең һәм бөек Сталинның кайгыртуы аркасында СССРда художникның иҗат эше өчен булдырылган шартлар, киң мөмкинлекләр башка бер генә илдә дә юк. Иптәш Сталинның «СССРда социализмның экономик проблемалары» дигән даһи хезмәтен, партиянең XIX съезды карарларын, юлбашчының съездда сөйләгән речен әдәбият белән сәнгатьнең барлык работниклары хәрәкәт өчен сугышчан программа итеп кабул иттеләр. Үзләренә тәлапчәнлекне күтәреп, тән' кыйтьнең тавышына, культура дәрәҗәсе чагыштырмаслык рәвештә үскән таләпчән һәм гадел укучыбызның тавышына колак салып, совет язучылары бөек Сталин эпохасына һәм героик совет халкына лаеклы югары идеяле һәм югары художестволы әсәрләр иҗат итәрләр. («Коммунист», № 21, 1952.)