РӘЙХАН
Драма, 4 пәрдәдә. КАТНАШАЛАР:
Рәйхан. Г ә р ә й, Рәйханның ире. Морат. Бибкәй, укучы. Үзешчән Сәхәп. Бикбулат, тракторчы. М ә п ә, Бикбулатның хатыны. Гөлбикә, Рәйханның анасы. Л әлэС ]укучы балалар’ Вакыйга Татарстанда, район үзәкләренең берсендә бара.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Рәйханнар өе. Таза, якты нарат өй эче күренә. Каршыла ачык тәрәзә, гөлләр, кояш төшкән. Аннан чокыр аша МТС биналары күренә. Сәхнә төбендә, түр почмакта, яхшы никельле кровать. Өскә кашагалап корган чыбылдык күгелҗем ак төстә күтәренке җәйге ак болытлар төсле тора. Сәхнәдән торганда, сулъяк кулда тышкы ишек, ул ачык тора. Аннан керүгә ак голландский мич буенда морҗа калагы ачу өчен икс басмалы кечкенә баскыч. Урта турыда рак өстәл. Аида үтүкләү өчен җәеп салынган күлмәкләр һәм ачып куелган бер китап ята. Бер якта китаплар белән этажерка. Пәрдә ачылганда сәхнәдә беркем дә юк. Тышта капка ачылган тавыш, аннан, каршыдагы тәрәзә аша. Бибкәйнең үтеп киткәне күренә дә, ул тышкы ишектән ейгә килеп керә. Кулына төенчек күтәргән. Башында ак газ шәл. Ике калын толымын буш көйгә генә үреп салган. Бибкәй (кереп туктап). Исәнмесез? (Төенчеген утыргычка куеп.) Кая бу? (Карана.) Үтүк кыздырамы? (Утыра, җилпенә, җәйгән күлмәкне тотып карый.) Энекәем! Күлмәге... Ничек ул аның өстендә шулай ак сөт шикелле күренә соң? Китабын да алдына ачып салган., (Алып карый.) Тукта, бу төшеп сызып та куйган. (Укый.) «Башка халыкта мичектер, бездә бер ел үтми ки, анда бер-бер яңа көй чыкмасын»... Кызык! Быел нинди яңа көй чыкты соң? (Укый.) «Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә, алармы югалтмаска иҗтиһат итәргә кирәк...» (Тышын карый.) Габдулла Тукай ич бу!.. Ә, ә, белдем. Диссертациясен хәзерли. Халык иҗаты буенча бит. Кара инде моны, өенең чисталыклары! Каян барысына да •
4
җитешә бу! (Каршы өйдә ишек һәм аяк тавышлары ишетелә. Әдәп белән өстен рәтләп, ишек аркылы Рәйханны күреп.) Рәйхан апа... Рәйхан (күренә. Ачык йөзле, яшь, мәһабәт хатын. Кулында кайнар үтүк. Ул кулы пешүдән сакланып, аны җай гына селкеп килә). Бибкәй, кайттыңмыни? (Китереп, өстәлдә яткан самовар кәлпәге өстенә куя.) Бибкәй. Мин уздым да инде. Исәнмесез. (Бик җылы күрешәләр.) Менә сезгә дәү әниегездән күчтәнәч. Бик күп итеп сәлам әйтергә кушты. Рәйхан. Рәхмәт, сәламәт булсын. (Ачып карап.) Бавырсак, катламалар... Я ничек, бик сау гынамы, бирешмәгәнме карчык? Бибкәй. Бирешәме соң? Менә үз кулы белән салып пешереп җибәрде. Аллага шөкер, туксан яшемдәмен, ди. Үз күзем белән күрмәсәм, ышанмас идем, ничек ул шундый таза! Рәйхан. Тугыз бала анасы. (Бер төргәкне карап.) Җаным, әлбә! Кызым яраткан аш дип пешергән инде ул моны. Кабып карачы. (Бирә.) Алайса бездә булгансың? Б и б к ә й. Бер кич. Ул сыйлады. Бер дә сезне теленнән төшерми. Ярата да икән ул сезне, Рәйхан апа. Р ә й х а н. Ул инде! Мин үзем дә аны бик яратам шул. (Алып ) Кара, җиләгенә чаклы киптергән! Үзебезнең Зөя буйларында гына пешкән бит, сагынып киттем. Юл төшереп керүең өчен бик рәхмәт инде. (Утырып.) Я, сөйлә: үзең ничек кайттың? Бибкәй. Мин студентка булып кайттым, Рәйхан апа. Рәйхан. Булдың алайса? Университетка? Менә курыккан идең. Бибкәй. Башта курыккан идем, ярыш белән алалар, кая инде ул, мин әйтәм, миңа! Шәһәр кызлары арасында! Имтиханга керсәм, җаным! Сез безне бик яхшы укыткансыз икән. Рәйхан. Үзең дә бик тырыш кыз булып чыктың бит, менә хәзер кая эләктең! Ленин, Толстой укыган җиргә бит, я? Мин сиңа бик шатланам, Бибкәй бәхетең! Бибкәй. Ул Казан! Исем китте. Бөтенләй югары мәктәпләр белән тулган икән; университет, бер квартал... Тулай торагын әйт, җаным, кер дә укы бит! Без генә монда ятабыз икән. Хәзер үзем дә шул кадәр шатланам. Ярый юл күрсәттегез, сезгә рәхмәт, Рәйхан апа. Рәйхан. Минем аспирантура эшем буенча ничек? Булдыңмы? Бибкәй. Булдым. (Хат чыгарып бирә.) Р ә й х а н. Я әле. (Укып чыгып.) /Менә бу яхшы. Нәкъ шуңа хәзерләнеп ята идем. (Кинәт.) Ә минем җыр дәфтәрем! Бибкәй. Алып кайттым. Менә. (Төенчегеннән алып дәфтәр чыгарып бирә.) Рәйхан (балаларча шатланып, дәфтәрне йөрәгенә кысып). И, менә монысы өчен рәхмәт тә рәхмәт! Монысы миңа бигрәк тә кадерле күчтәнәч. Бала чактан җыйган җырларым... Бибкәй. Әйтәм сез бик җыр-көй яратасыз, хәзер аңладым, бала чактан ук шуның белән яшәгәнсез икән. Бик матур җырлар анда... Рәйхаи. Менә хәзер миңа иң кирәге. Диссертациям өчен материал. Менә күрәсең, Бибкәй, синең кебек, мин дә һаман укучы бит әле. Биш ел гомер үтәр китәр, нинди кеше булып чыгасың... Бибкәй. Үтүклим, Рәйхан апа? (Үтүккә ябыша.) Бик үк җибәрәсе килмәс инде аның да... (Үтүкли.) Көтәр микән? Р ә й х а н. Кем? Сәхәпне әйтәсеңме? Мин аның белән сөйләштем. Б и б к ә й. Соң? Рәйхан. Ул үзе дә укырга китәргә булды. Режиссер булам, ди. Бибкәй (бик шатланып). Рәйхан апа! Чынлапмы? Р ә й х а н. Билгеле. Нишләп ул монда үзешчән Сәхәп кенә булып ятып калсын? Шундый яшь, талантлы башы белән? Икегез дә китәсез.
5
Бибкәй. И Рәйхан апа, менә рәхмәт! Югыйсә ул шундый үз сүзле, сез генә аңа сүз тыңлата аласыз. Бик әйбәт, менә, укысын! Рәйхан (аны аркасыннан сөя). Акыллым, син әллә үсә төшен кайткансың, әллә бу шәлең сине шулай иткән, биегәеп киткәнсең... Бала чыркылдаган тавыш. Гөлбикә әби тышта баланы кулына алып,тәрәзәдән гөл аша бер күтәреп, бер аска алып шаяра. Бөдрә сары башлы, тулы йөзле, көлгән чырайлы бала күренә. Янында бер ярдәмче кыз. Бала тавышы. Әниә! Б и б к ә й (күреп). Батыр! Рәйхан. Бала! Кая әле мин сиңа бавырсак... (Күчтәнәч ала.) Гөлбикә (Бибкәйне күреп). Бәлеш! Кызым кайткан ич! Мә, тот әле. (Баланы тыштагы кызга биреп өйгә таба үтә.) Бибкәй (гөлне ике якка этеп, балага). Почык борын! Борынын гына чеметеп өзеп алырмын да! Торганы Гәрәй абый, кара инде моны! Рәйхан (бу яктай идәнгә тезләнеп, тәрәзә аша баланы кочып, өзелеп ярата.) Өммөм-мө-мөм! Менә сиңа бернәрсә бирим. Бибкәй апаң нәрсә алып кайткан. Кабып кара әле. (Бавырсак бирә.) Моны иң олы дәү әниең пешергән диләр. Гөлбикә (кереп). Исән-сау кайттыңмы, кызым? (Бибкәй белән күрешә.) Я, кердеңме безгә, исәнме әни? Бибкәй. Бик исән, бик күп сәлам әйтте. Менә күчтәнәч. Гөлбикә. Энекәем! Нигә азапланган инде тагы. Бала дип шул... (Карап.) Я, иртәдән бирле иренем кычыта иде, иске корсак, яңа аш! Зәңгелә кач! (Авыз итә, ул акрынлап Бибкәйдән өйне, әнисен, күршеләрен сораша. Бу вакыт Рәйхан бала белән сөйләшә.) Бала тавышы. Мәммә! (Кулын суза.) Р ә й х а н. Әһә, мәммәме? Менә бу «әннә, мәммә»не бик матур әйттерә. Әйт, әниә диген. Бала тавышы. Әннә, мәммә! Рәйхан. Әннәме? Ул әниәне тапкан әинәнең зур... әннәсе бар бит әле анда: дәү әниә. Яле, моны кабып кара. (Әлбә бирә.) Тәмлеме? Әлбә .диген. Юк, әйт элек: әл-бә, әл-бә! Бала тавышы. Әл-бә. (Көләләр.) Р ә й хан. Ә хәзер әлбә булдымыни? Телеңне йота күрмә. Әниең үзе дә бик ярата шул аны... Әйт: дәү әни, диген. Бала тавышы. Дәү әни! Дәү әни! Мәммә! Рәйхан. Менә шулай. Нәселең шуннан, мә. (Кызга да биреп.) Авыз ит акыллым. Кыз. Рәхмәт. (Ала.) Гөлбикә (Бибкәйгә). Ярар, алай булса, сыерыбыз Бәйрәмбикә дә исән икән әле. Күңелем бөтенләй тынычлап китте. Бик рәхмәт инде. Рәйхан (Гөлбикәгә). Әллә Батырны да алып керәсеңме? Г өлбикә. Юк, юк. Кая әле, су буена да төшмәдек ич. Бик әйбәтләп үрдәкләр карарга төшәбез. Рәйхан. Алай булса, мә, күчтәнәч ал... Әйдә, арбасын үзем рәтләп озатышыйм. (Гөлбикә белән бергә чыгалар.) Бибкәй (тәрәзәдән бала белән уйнап). Бер дә яратып туяр хәл док бит бу баланы! Туп кебек тәгәри дә тора бит бу! Атаңа ошаган малай! (Уйланып, үз-үзенә.) И, менә-! Кинәт кенә ’ Сәхәп абый искә төшеп китте, сагынып киттем, үләм. Ул да шулай микән? Ни гомер бит! Ике атна буе күрмәдем, ни әйтермен икән? Бик сагындым дисәм? Юк, ирләргә ул сүзне бик әйтергә ярамый, ирсеп китәр. «Сагындым»ны башта ул әйтсен. Ә мин... Мин аңа әйтермен... Юк, бернәрсә дә әйтмим. Болай: ишектән керәм, үтеп барышым гына иде, хуш, дип әйтәм дә чыгам да китәм. Мин генә янмыйм, ул да янсын. Менә!
6
Рәйхан (керә). Болан итик инде алай булгач: син үтүкли тор, мин чәй генә куеп җибәрим. Б и б к ә й. Миңа булса, кирәкми, Рәйхан апа, әле генә эчеп килдем. (Үтүкли.) Р ә й х а н. Нигә, авыл хәлләрен сөйләшеп кенә күчтәнәч белән эчәрбез әле. Әллә нишләп ямьле Зөя буйлары искә төшеп китте. Бибкәй (үтүкли). Әй, Рәйхан апа... Бездә гёнәме дисәм, үз илегездә дә бер генә Рәйхан булгансыз икән. Сорап алҗытып бетерделәр. Кайтмыймы да кайтмыймы? Р ә й х а н. Син ни дидең соң? Б и б к ә й. Нишләп кайтсын ул, мин әйтәм, сездә ул җиде еллыкта укыткан, бездә, мин әйтәм, урта мәктәпне тота. Район үзәгендә! Ире кем дә, ире кем, диләр. Шуннан тагы бер җиңги килде. Сезнең ничек торганыгызны бик беләсе килә инде моның. Рәйхан (теге якта чыра яра). Я. я? Б и б к ә й. Аралары ничек? ди. Сезне сорый. Дөресен генә әйт, кияве нинди кеше, татулармы? ди. Әйттем: кияве, мин әйттем, республикада бер кеше. Рәсеме газеталарда чыгып кына тора. Аларны, мин әйтәм, синең белән мин генә сөйләп килештерә торган түгел инде, җиңги, пар күгәрчен дә алай булмас. Шулай дигәч, җиңгием шып булды. Р ә й х а н. Кем соң ул җиңги? Бибкәй. Ни... Гайниҗамал диде, ахры, энем бар дип сөйләде... Рәйхан апаң аны бик белә инде, кем... ә, Морат исемлеме диде? Рәйхан. Морат? Бар иде шул шундый бер егет... Су кирәк икән. (Чиләк алып чыга башлый.) Бибкәй. Үзем генә алып керим? Р ә й х а н. Юк, юк, үтүклә. (Чыга.) Бибкәй (ялгыз үтүкли, җырлый). Агы иделләргә күләгә Үзенең камышлары, Аерылганда моңсу була Сандугач тавышлары. Гайниҗамал җиңги Рәйхан апаны энесенә бик аласы килгән дә бит, Рәйхан апа тәтемәгән. Әй яратыштылар да инде, дигән була. Сөйли! Яратты ди бик тагын! Рәйхан апа яратса, энеңне бик ташламаган булыр иде әле. Ә чынлап та? Берәүне яраткач, ничек аны ташлап, икенчене яратып була икән? Менә мин Сәхәп абыйны ташлый алыр идем микән? Абау, абау. Елан чаккан кебек куркып киттем! Рәйхан су алып керә, мич ягыпа уза, самовар белән булыша. Бибкәй (үтүкли). Әй, онытып торам, Рәйхан апа, анда, ул җыр дәфтәрегез эчендә, сезгә хат бар. Рәйхан. Хат? Нинди хат? Бибкәй (дәфтәр эченнән ала, карый). Иркутскидан. Рәйхан (сискәнеп) Иркутскидан? Ә юк, аннан булса, булмады... Кем, шул җиңги бирдеме сиңа? Бибкәй. Юк, адресы да үз өегезгә. (Өстәлгә КУЯ.) Рәйхан. Әле тагын хат язамыни ул кеше? (Килеп хатны алып.) Кая әле, янамы үтүгең?.. (Үтүкне ачып, хатны утка салырга үрелә.) Бибкәй (күзен зур ачып, куркып, кинәт үтүкне үзенә тартып, Рәйханның кулыннан тотып). Ай, яндырасыз бит, Рәйхан апа... Рәйхан. Син нәрсә? (Карашып торалар.) Бибкәй (исенә килеп). Гафу итегез, Рәйхан апа, куркып киттем.- Миңа аны... армиядән кайтмый калган бер белеш кешегездән, диделәр. Бәлки кирәкле бер йомышы бардыр. Укып чыксагыз да була ич.
7
Рәйхан. Миңа ул кеше хат язарга тиеш түгел. Аңлыйсыңмы? Моны шул Морат дигән кеше яза бит. Бибкәй. Әлеге җиңгинең энесеме? Белмәдем! Ул хатны миңа күптән килгән, диделәр. Шул җыр дәфтәрегезне эзләгәндә килеп чыкты... Р ә й х а н. Билгеле, мин аның хатын укый алам. Аннан ни? Тынычлан, синеңчә булсын, миңа барыбер ул. (Читкәрәк китеп, хатны ача. Үз-үзенә укый.) «Рәйхан бәгърем!» (Үз-үзенә.) Бәгърем?.. Ничек ул шуннан соң да мина «бәгърем» дип хат яза? (Укый.) «Син теге вакытны минем яныма килгәч, ни өчендер, миңа бик каты үпкәләп, «араны өздек» дип, кире кайтып киттең, ышанмадым. Шуннан бирле ничә хат яздым, шуңа каршы син: «Безнең ара беткән инде, миңа хат язып мәшәкатьләнмәгез» дип, бер генә, юл салкын хат яздың. Бары бер генә юл! Тагын ышанмадым. Әле булса аңламыйм: ни өчен син миңа бу тикле каты үпкәләдең? Әйе, мин сиңа укуыңны ташла, дип әйттем, шуның өченме?..» Бибкәй (гаҗәпләнеп, үз-үзепә). «Укуыңны ташла?» Рәйхан апага?.. Рәйхан (укый). «Инде бар үпкәң шуның өчен булса, ярый, мин хәзер ана да риза, кил, Рәйхан. Читтән торып укый бирерсең»... (Гаҗәпләнеп.) Миңа читтән торып укырга рөхсәт бирә? Ничек ул? Үзен миңа кем дип уйлый соң ул? (Укый.) «Рәйхан, белсәң иде моны язганда бәгырьләрем пичәгә теленгәнен! Менә хәзер үзем шул юлларны язам, үзем юллар урынына сине күрэм. Син бөтен барлыгын белән минем күңелемдә терелдең, җыр булып терелдең... Юк, артык болай сузу мөмкин түгел. Киләсең, Рәйхан. Шушы каникулда әлбәттә бирегә киләсең, көтәм»... (Үз-үзенә.) Көтәм? Мине?.. Тукта, бу нәрсә? Саташканмы ул?.. Я булмаса, минем гаиләмне бозу өчен юри шундый хат язуымы?.. (Укый.) «Кил, Рәйхан, кил! Бөтен миңа булган үпкәләреңне бетер дә бирегә кил! Ай да кайта, көн дә кайта, син дә кайт! Кил, вәгъдәлем, кил!» (Үз-үзенә.) Вәгъдә?.. Бибкәй. Нәрсә, Рәйхан апа, берәр күңелсез хәбәр язганмы әллә? Рәйхан (кызып). Юк, ничек ул шуннан соң да элекке хисләр, вәгъдәләр турында хат яза ала! Б и б к ә й. Мине гафу итегез инде, Рәйхан апа. Шундый хат булыр дип белмәдем. Ә нишләп ул кеше сезне борчый? Кем соң ул? Р ә й х а н. Бу — әйтим инде алай булгач, — Морат Тимергазин дигән кеше, безнең авылга Горький өлкәсеннән килгән. Сугыш башланганда, ул Казанда укый иде. Университетта. Мин дә пединститутта. Шунда танышып киттек. Ул үзе төскә дисенме, сүзгә дисеңме! Ул аның гармоньда уйнап җырлавы! Син инде минем җырмоң белән ничек сихерләнүемне беләсең... Кыскасы... Бу миңа тәкъдим ясады. Мин риза булдым. Ләкин Мин аңа шуны шарт итеп куйдым — иң элек икебез дә югары мәктәп тәмам итәргә. Шул сүз өстендә йөзекләр дә бирештек. Б и б к ә й. Менә ничек? Р ә й х а и. Ах, шул йөзекләр! Шуңа хәтле мин аны бик аз белгәнмен икән. Менә шул йөзек алышкач та ул үзен миңа таныта башлады. Миңа •бәйләнә, диктовать итә башлады. Б и б к ә й. Нәрсә, көнләшә идеме әллә? Р ә й х а н. Көнләшсең дә, ләкин нәрсәдән көнләү бит. Ул мине хәтта җыелышлардан, җәмгыятьтән көнли. Мин аның миенә кереп утырган бу күгәргән иске калдыкны суырып ташлый алырмын дип уйлаган идем, ул миңа китереп торып кеше арасында шундый бер сцена ясамасынмы? Нишләргә? Тоттым да мин араны өзү белән куркыттым. Б и б к ә й. Нәрсә ди инде? Р ә и х а н. Нәрсә ул? Тезләнә дә гафу үтенә: бетте, Рәйхан, соң нишлим, яратам, Рәйхан!.. Ул үзе армиягә китәсе егет. Мин тагын бер юлга гафу иттем. Аның рухын төшерергә ярамый иде.
8
Б и б к ә й. Ул сугышка китте? Р ә й х а н. Китте. Мин ана хатлар белән дә һаман шуны аңлатырга тырыштым. Менә ул соңыннан ерак көнчыгыштан Иркутскига килгән. Госпитальдән чыккан да шунда эшкә урнашып калган. Мин моннан ань5 чакырып хат язам: «Кайт, укуыңны тәмамла». Ул аннан миңа яза: «Тиз- генә монда кил». Менә нәкъ әлеге кебек хатлар. Б и б к ә й. Сез инде, билгеле, бармадыгыз? Р ә й х а п. Юк, бардым, барсам, нәрсә дип уйлыйсың? Моның бик- яхшы фатир, коверлар, пианино. Үзе хуҗалык эшендә.— Тукта, мин әйтәм, син нишләдең? Менә, дүрт елга солдат жалупьямпы алдым, сиңа квартира кордым, шунда каласың, яшибез. — Ә, мин әйтәм, эш? Минемэшем? /Монда килсәм, миңа бит профессиямне алыштырырга кирәк булыр? Укуым нишли? Мин бит аспирантурага гариза бирдем.— Сиңа нигә ул профессияләр, мал табу өченме? Малны мин табам.— Ә„ мин әйтәм, үзеңнең укуың? Без бит шулай сөйләшкән идек. Әйдә, мин әйтәм, боларның барын да ташла да кайт. Укуыңны бетер. Ул — юк. Б и б к ә й. Нәрсә, ди? Рәйхан. Юк, ди, мин, ди, ничә ел сугышта булдым, инде укыган- нарымны да онытып бетергәнмендер, үзем 26 да. Миңа, ди, хәзер университет баскычларыннан гыйлем тауларына менәргә соң инде. Яшь гомерем — минем яшәп каласым килә, синең белән яшисем килә... Мин кайчан яшим, генә ди бит. Б и б к ә й. Кара әле! Үзе дә укымый, сезне дә укытмый, эшләтми дә1 Нәрсә ул? Рәйхан. Эгоист, көнче. Аныңча, мин җәмгыять өчен түгел, анын. өчен генә торыйм. Мал табам дип урынга керүе дә шуның өчен. Б и б к ә й. Шуннан, Рәйхан апа? Шуннан? Рәйхан. Шуннан, я әйт үзең: мин үземнең ирегемне югалтып, бөтен ихтыярымны бетерә торган иргә ничек кияүгә барыйм? Шулай карап тордым, тордым да — юк, мин әйттем, үзенә: «Нишләп әле мин үземнең специалыюстемны, хезмәт стажымны ташлап, укуымнан да, эшемнән дә аерылырга риза булыйм? Мин әле егерме дүрт яшемдә, кулымнан шушы хәтле эш килгәндә, нәрсә, мин коммунизмга табагач тотып барыйммы? Илдән, кешедән оят. Я, — мин әйтәм, — кайтасың да иң элек укуыңны тәмамлыйсың, я безнең ара — шуның белән бетте!» Шул. Ул күнмәде. Бөтенләйгә өзелештек. Б и б к ә й. Шуннан соң үзе дә кайтмадымыни? Р ә й х а н. Кайткан. Мин ул вакыт ялга киткән идем. Өйдә булсам да, күренмәгән булыр идем. Аннан менә Иделнең бу ягына эшкә күчтем. Бергә йөргән җирләр аны исемә төшереп тормасын, дидем. Б и б к ә й. Сез нинди көчле, Рәйхан апа. Рәйхан. Юк, мин сиңа җиңел генә сөйләгәч тә, миңа аны ташлавы бик җиңел генә булгандыр дип уйлама. Юк, Бибкәй. Д^әхәббәттә ташлауга житү — иң авыр, иң газаплы хис. Ул бит — Морат! Әгәр дә миңа Гәрәй кебек алга омтылып торган егет очрамаса, мин,... белмим, мин ни хәлдә калган булыр идем. Ул мине аңлап, күтәреп алды. Б и б к ә й. Рәйхан апа, нәрсә, ул сезнең тормышта икәнлегегезне белмимени? Сез соң аңа шуны әйтеп хат язсагыз? Рәйхан. Хат дисең? Аңа отчет бирү?.. (Тәрәзәдән тышка караган килеш уйлап тора; әйләнеп.) Юк, Бибкәй, без бит инде күптән аерылыштык.. Аннан, ул белә дә торгандыр. Синең Сәхәбең белән дә хат язышалар бугай. Бибкәй. Сәхәп абый беләнме? Шушы Морат?.. Тукта, алай бул« гач, мин аннан сорыйм гына, Рәйхан апа! Рәйхан. Юк, юк! Син нәрсә, Бибкәй? Кирәкми, акыллым. Беткән эшне кузгатырга кирәкми, җаным. Бу хәтлесен дә мин сиңа' яшь вакыт-
а.
та баштан үткән бер эш итеп кенә сөйләдем. Син тормышка аяк басачак кеше, уйла. Бибкәй. Юк, мине бер нәрсә борчый, Рәйхан апа... Ничек сорыйм икән? Мәхәббәт ул шундый, шундый... Ничек итеп әйтим икән... Кешене бөтенләй биләп ала торган көчле бер әйбер... Шулай булгач, эш өчен> яки уку өчен үзеңнең мәхәббәтеңне корбан итеп буламыни? Шул корбан кирәкмени? Рәйхан. Нигә син әле сорауны алай куясың? Нәрсә, мәхәббәт, синеңчә, үзе эштән, тормыштан аерым нәрсәме әллә? Юк, Бибкәй, бөтенләй киресенчә. Син шуннан гына кара: чын мәхәббәт үзе дә бит эштә, тормышта сынала. Бибкәй (кинәт яктырып). Дөрес! Шулай шул! Менә ич, сез үзегез тормышта да торасыз, укыйсыз да, эшлисез дә! И Рәйхан апа җаным! (Кочаклый.) Беләсезме, мин сезне шундый яратам, сез тормышны шундый ачык күрәсез, шуңа күрә тормышта да сез шундый, .шундый бәхетле! Л^ин дә сезнең кебек булсам иде! Р ә й ха н. Син бик саф күңелле, Бибкәй. Син бигрәк бәхетле булырсың... (Аркасыннан сөя.) Тышта чокыр аша ерактай Бикбулатның сузып: Мә-пә! — дип кычкырган тавышы ишетелә. Аңа каршы якындарак Мәпә кычкырган тавыш: Бетмәссең әле! Бибкәй (тәрәзәдән). Шул, Мәпә. Ире МТС тан, хатыны авылдан торып, чокыр аша сөйләшәләр. Әллә бирегә килә? Рәйхан. Безгә киләдер. Ул көн дә бер кереп чыга инде. Бибкәй. Әй, брамат та инде үзе. Әнә тегесе кычкырып калды,, бу килә. Мәпә күренә, чәче киселгән, ул тузгып бер яктан күзенә төшә. Өстендә ниндидер төсе уңа төшкән күлмәк. Чабуы, жилеты алдан каптырыла, ләкин фасоны танырлык түгел, начар халат шикелле тора. Билбавы бер якка кыйгаеп салынган, аңа камыр буялган. Итәге, бер яктан күтәрелеп, бер яктан төшеп тора. Тезләре ялангач, тыштан ук чүәге кыптырдаганы ишетелә.
Мәпә (кулында китап; сөйләп керә). Мәпәдән чокыр аша ачкыч таптыра. Ачарсың да керерсең! (Күренә.) Исәнмесез, Рәйхан апа. Кара, бу кайткан ич. Нихәл кайттың? Бибкәй. Яхшы гына. Нәрсә кызып киләсең? Мәпә. Менә иргә чык та белерсең! (Мич янындагы морҗа калагын ачу өчен куелган баскычларга ике кулы белән тотынып, терсәген чыгарып утыра, китабын янына сала.) Р ә й х а н. Урындыктан утыр. Мәпә. Ярар безгә. Ул көне-төне МТС та чапсын, аңа кыр да стан, Мәпә өйдән чыкмый, аны- саклап утырсын. Җаным, кара инде бу ирнең сантыйлыгын! Тапкан монда бер апальный хатын! Тукта, менә директорың белән сөйләшим әле, бик шәпләп! Бибкәй. Ярый, мин китим инде, Рәйхан апа. Сәгать унбер була. Әни дә кырдан кайтмасмы. Әле аны да күрә алганым юк бит... Р ә й х а н. Ярый. Бибкәй чыга. Мәпә. Кара бу Фәрхинур кызын. Анасы бригадир булгач та ничегрәк киенеп алган. Рәйхан. Ә ул үзе дә кимеп куймый. Быел да йөз хезмәт көнем бар, ди. Я, романны бик озак тоттың, укып чыктыңмы? Мәпә (янындагы китапны ала). Укыдым... Ә юк. Романны аны мин, дөресен әйтсәм, башын бераз укыйм да тизрәк ахырын карыйм. Нәрсә икәнен белгәч, нигә укып торам? һи, вакытым бармы аңа минем. (Бирә.)
Ю
Р эй х а н. Пытырдык Шәрнфә турындагы җирләрен дә укымадыңмыни? Кызганыч. Ә соң моның башы белән ахыргы битләре кая? М ә п ә. Ачуланма инде, Рәйхан апа, шул Альфрит, бер китап күрер хәле юк, алган да өзгән. Монысын да, үзең китер дигәч, китердем инде. Рәйхан. Китапханә китабы бит ул. Мин синең өчен срогын озайттырып тоткан булдым тагын. Мәпә (кәефләнеп). Кичә әтисенең 50 сумлык акчасын алган да ерткан. Шул Альфрит! Кара әле, әле тәпиенә дә басканы юк, буе җиткән бер кәгазьне үрелә дә ала. Я син юкка борчылма, Рәйхан апа, әнә Бикбушка әйтермен, түләп чыгар. Илдус белән Ләлә күренәләр. Ләлә артта ышыклана. ,11, . Илдус. Исәнмесез, Рәйхан апа! Рәйхан. Исәнмесез! Ләлә, кер!.. Ләлә йөгереп керә дә, Рәйханның биленнән кочып тотып, шулай озак җибәрмичә иркәләнеп тора. Рәйхан. Я, күңелле генә ял иттеңме, үскәнем? (Аның чәченнән сыйпый.) Чәчен дә матур итеп ленталап үргән. Ә Илдус ничек карайган. М ә п ә. Лагерьда ятып кайттылармыни болар? Рәйхан. Отличникларым! Я, менә Иделне күрдеңме инде? Илдүс. И Рәйхан апа, ул Идел киң дә икән, андагы ком, ком! Мин морякларча йөзәргә өйрәндем! Р ә й хан. Ә син? Ләлә. Гербарий җыйдым. Күбәләкләрдән. Р ә й х а и. Гербарий? Ничә төрледән? Л ә л ә. Ундүрт. Р ә й ха н. Барын да саклап алып кайттыңмы? Ләлә. Барын да... Тик берсенең генә канаты сынды. Берсенең бер аягы. М ә п ә. Боларга... дөнья — таракан боты! И л д ү с. Рәйхан апа, мин үзем аңа безнең якта булмый торган ике төрле күбәләк тотып бирдем. Сәхәп абый килә! Сәхәп керә. Төреп газета тоткан. Мәпә. Явалар гына, илаһем. Монысы әллә стенагазетасын да монда күтәреп килә? Сәхәп. Килмичә, Рәйхан апа редакторы булгач. Исәнмесез. Менә, Рәйхан апа... (Газетасын сүтә.) Рәйхан (карый). «Быелгы урып-җыю йомгаклары», «МТС булышлыгында». Илдус (кырыйдан карый). И, Әхсәнев шигырь язган. «Уңыш». Сигезенче «Б»дан! Ә монда буш! Сәхәп. Ул урынны, Рәйхан апа, сезнең өчен калдырдык. «Быелгы уку елына хәзерлек» турында язармын дигән идегез. Р ә й х а н. Ә мин аны район газетасына бирдем. Бирегә икенчене кертербез. Кая әле, менә, «Балалар яслесен киңәйтү» турында язган идем. (Табып китерә.) Укып чык. (Сәхәпкә бирә.) Илдүс. Үзем күчерәм, Рәйхан апа. Р ә й х а н. Менә дөрес, әнә чыгыгыз бакчага, өстәлгә. Мин сезгә каләм белән кара бирим. Сәхәп (укып). Булган. (Мәкалә белән газетаны Илдусләргә бир^ Барыгыз! (Рәйханга.) Менә шәп булган, Рәйхан апа. Димәк, мин моң. нан газетаны бетереп алып китәм. Нәкъ урып-җыюның беткән көне! Рәйхан. Ярый, ләкин аны бүген кырга, станга илтеп эләргә кирӘ1. Ә концерт? Анысын оештырырга җитешә аласызмы соң?
11
Сәхәп. Кырдан кайтсыннар гына. Оештырабыз аны, Рәйхан апа. Кая әле, нишлиләр икән, язалармы анда? (Чыга.) М ә п ә. йа! Ничек җитешәсең, энекәй генәм! Яслесенә, клубына, газетасына, мәктәп ремонтына, әле бит агитаторларың белән кыр станына да барасың, хөкүмәт эшеннән бер дә бушамыйсың ласа син? Рәйхан. Ә нигә миңа алардан бушарга? Болар бар да минем үз эшем ич. М ә п ә. Юк, үзең дә яшәргә кирәктер бит? Рәйхан. Ә мин шул эшләр белән яшим дә. М ә п ә. Белмим, син алай ничектер. Менә мин үзем бер нәрсәгә дә җитешә алмыйм. Бер дә, бер дә! Тышта якынлашкан мотор тавышы. Гәрәй абый кайтты. Рәйхан (ишек аша күз салып). Синең картың белән. М ә п ә. Ә? Минем өстән жалоба итәргә килә. Бик әйбәт, менә килсен, килсен! Гәрәй (ишектә, йомшак, җитез эндәшеп). Рәйхан, безгә керсәк тә ярыймы? Рәйхан. Әйдә, әйдә... Рәхим итегез. (Өстәлдән керләрне ала.) Г о р ә и керә. Ул гимнастеркадан, каештан; эсседән якасы ычкындырылган, янына кыр сумкасы таккан, биек кенә маңгайлы, бик-ачык, сүзгә жнтсз, егәрле^ һәм крестьяннар белән үз булып сөйләшә белә торган кеше, сул кулы бик аз хәрәкәт итә. Гәрәй (керешли Мәпәне күреп). Исәнмесез, сеңелкәш. (Рәйханга килеп, акрын.) Рәйхан, болар тагын эшне өзделәр. Ничек, биредә сөйләшсәк, сиңа комачау итмибезме? Рәйхан. Юк. Син алариы сөйләт инде. Бөтен эчтәгеләрен әйтеп бетерсеннәр дә шуның белән бетсен. Күпме йөрерләр? Гәрәй (ишеккә таба кычкырып). Әйдә, Бикбулат иптәш. Ишектә Бикбулат күренә. Күн кепкадан. Ул яшь, шактый көпшәк битле, жилкәсен чыгара төшеп, башы бераз алга янтайган төсле тора. Бикбулат (керү белән ДАәпэне күреп). Ә менә үзе дә биредә утыра. Күз алдымда биләмгә чыгып чаба. Артыңнан мотор белән дә куып җитеп булмый икән синең... ДА ә п ә (аның аягына гына карап). Иң элек исәнләш. Кеше өенә керәсең бит. Бикбулат. Дөрестән дә! Синең белән каңгырып, исәнләшергә дә онытырсың! Исәнмесез, Рәйхан апа. Рәйхан (гөлләр янында булыша). Исәнмесез! Узыгыз, Бикбулат иптәш. ДАенә биредән. (Гәрәй каршыннан урын күрсәтә.) Бикбулат. Рәхмәт! (Утыра.) Менә, Гәрәй иптәш, шулай йөрергә калдык инде без хәзер... Мин чокыр аша кычкырам, ул... • Мәпә (утырган җиреннән). Әй... Кычкырсаң соң? Синең кычкырмаганың бармы әллә? Син кычкыр — ДАәпә гаепле. (Аңа әйтергә бирмичә.) Нәрсә? Көн буе син тышта, мин өйдә утырыйммы? Өеңнән дә чыгармас идеңме әллә? Бикбулат. Юк бит әле, менә син тышта, мин өемә керә алмый йөрим. Ә син соң, мин әйткәч, пик туктамадың? (Утыргычын утырган җиреннән тотып, ДАәпәгә табан күчә.) Я, әйт, кычкырдыммы мин сиңа? ДА ә п ә (һөҗүмгә әзерләнгән мәче кебек, башын муенына җыеп, көйләгәнсыман йомшак кына). Әй, сөйли бит илаһем, әй сөйли! Кара, танк белән килгән кебек өстемә килә! Бөтен МТС ны мин генә өемә йозаклап куйганмын икән! (Кинәт йөзен күтәреп, зәһәрле.) Менә киттем, нишләтерсең?
12
Гәрәй (өстәл янында утыра, Бикбулатка). Ярый, туганый, өченче көн ни өчен соңга калдың? (Көлеп.) Анысы да, иншалла, хатын өчен түгелдер лә? Бикбулат. Ул көнне дә шуның өчен! Мин ашарга кайттым, Мәп<?’ тагын өйне бикләп чыгып киткән. Мәпә (тиз). Әй, сөйләмәсәнә. Кайттың! Ничәдә кайттың? Бикбулат (тиз). Пичәдә кайттым мин, ну, өчтә! М ә п ә. Өчтә! Сәгатеңне карарлар. Дүрттә өйдәй чыгып киттем минх беләсең килсә! (Үзенең сәгатен карый, тыңлый, кулын селки, ул туктаган.) Бикбулат. Ярый, дүрттә булсын. Минем анда ашыгыч эшем булды. Мин кичектем. Син нигә өйдә утырмадың? М ә п ә. Утырмаса? (Тагын йомшак, мыскыллы, ашыкмый көйләп, үртәп.) Алла, бер кешенең хатыны декреттан соң быел ял итә икән ләбаса, дүрткә хәтле ирен көтеп, өйдә утырмаган икән, кара син аны,ә? (Көлә. Тагын йөзен күтәреп тиз-тиз һәм зәһәр итеп.) Синең пәри алыштырган кебек шыр өендә нишләп утырыйм мин? Чыксам, кая барган, егет эзләп чыкмаган, бик күзең, акаймасын, менә күршегә, Рәйхан апага кергән! Рәйхан (кулында савыт, аяк өстендә әйрән сыеклый, Бикбулат алдына китереп куя). Эчегез... Сусагансыздыр. Бикбулат (исе китеп). Минамы? Әйрән? Ай, рәхмәт, Рәйхан апа. Каян белдегез? (Алып йотлыгып эчә.) Р ә й х а и (Гәрәйгә). Сиңа биримме? Гәрәй. Юк, юк, Рәйхан... Тышта Лә лә тавышы: Рәйхан апа!.. Рәйхан. Нәрсә, сезгә буяу кирәкме? Хәзер... (Рәсем буяулары алып чыгып китә.) Гәрәй. Нәрсә булды инде бу? Оят түгелме сиңа, Букбулат иптәш? Әнә. күз өстендә каш кебек, карап торган егерме тракторист Татарстанда беренче урынны яулап алдылар. Кайсы әле өем дип эш өзгәне бар?* Әнә уңъяк күршең бригадир Хәмзәне генә кара, ни эшли? Бикбулат. Мин дә шуны әйтәм бит Мәпәгә, менә Гәрәй абзый,, ул да көн-төн МТС та. Нигә кешенең кайтуына өендә болай соң? М ә п ә. Әй, сөйләмәсәнә, эч пошырып! Гәрәй абзыең! Иң элек Гәрәй" абзыениыкы кебек өең булсын, хатыныңны бик өйдә тотасың килсә! Каян беләсен, әллә мин үз өемдә тапмаган ямьне монда килеп табамдыр! Бикбулат. Өендә табарга аны караганың бармы соң әле элек?- Сөйли. М ә п ә. Юк икән илаһем! Булырмы дигән идем... Менә Гәрәй абзыйның үз алды, оят булса да әйтим, өемә бәхет төсе кермәсме дип, шунда килеп, Рәйхан апага күрсәтмичә генә бер гөлен өзеп алып кайтып, утыртып карадым. Үсмәде! Шул да монда килеп Гәрәй абзыйны сөйлән утырган була. Өендә гөлләр генә дә корый бит! Юк икән, кеше бәхете кешегә булмый икән, үз бәхетең булмагач! (Елый.) Б и к бул ат. Гөл үсми, имеш, ул өйдәме гөл! Аида чүп, монда көл очкан. Пальто идәндә, себерке түшәмдә. Гөл сөйли! Син кеше өстендә чап, өендә үзлегеннән гөл үссен, имеш, бәхет гөле тикмәгә генә үсми» ул, һи! М ә п ә (тагын йомшак көйли). Өем ди бит, илаһем, бер генә җиһазы булса! Ул утыргыч! Танклар урынына гына кыра бит. Өеңдә утырыр урын булса! Бикбулат. Нәрсә кырам? Кеше әллә ни уйлар, теге! Мии сиңа сүз таба алмыйм, беләсеңме, сүз! Шул вакыт ачуыңнан урындык башын йомарлап тотасың—анысы таралып китә.
13
Мәпә. Алай булса, сүзем хак? (һәр хәрефенең ләззәтен чыгарып.) Ул көзге! Өендә бер көзге заты булса! Бикбулат (тантана белән). Көзгеме? Ә кая булган менә дигән грюмо? Үзе тәкәдән сөздереп кенә ваттырды да... (Гәрәй чыдый алмый көлә.) Г ә р ә й. Булмас, энекәш. Әллә ниләр сөйлисең. Нишләп инде сеңелкәш тәкәдән көзге сөздерсеи? Бикбулат. Гәрәй абзый, валлаһи әгәр, Гәрәй абзый! (Түшен кага.) Әпекәй өсте! Өйне ташлап чыккан. Ул чыгуга, күрше Гайнавал тәкәсе кергән дә, көзгедәй үзен күреп, сөзгән дә төшергән. Өй ямен тикшерә! (Мәпәгә.) Я, кара ул Фәритеңне? Мәпә. Фәрит түгел, зинһар, Альфрит! Бикбулат. Альфрит түгел, Фәрит! Фашист Альфритны да фрицны үзем суеп кайттым мин аны? Белдеңме? (Түшен кага.) Исем яздырып кайткан! Баланың үзен кара син. Көн буе ристан кебек бәйләүдә утыра. Минем кыска тунга төргән дә, арбага куйган. Асты бармы аның, өсте •бармы? Ачмы, тукмы, акырамы, бакырамы, йоклыймы? Мәпәнең анда эше юк. Мәпә урамда. Үз өендә тапмаган ямьне кешедән эзли. Г ә р ә й. Ай, дус кеше. Ачу белән генә әйтмисең микән сецелкәшкә. Өченче көн генә, сине эзләп, үзем сезгә кердем. Сәгать өчтә идеме, сеңел? Бер дә андый нәрсә күрмәдем. Өй җыелган, сеңелкәш. сызганып. син кайтуга дип токмач басып ята. Ай, мин әйтәм, токмачны вак кисәсең икән, вакыт булса, авыз итеп китәсем икән... Мәпә (куанып). Әйтте шул! Бикбулат. Анысы басканы күренеп тора, әнә, камырга билбавы белән кереп чыккан... /Мәпә, Әй, илаһем, әле өс тикшерә! Бер ир кебек хатынына бер күлмәк алып бирсә, бу нишләр иде икән? Бикбулат. Бер күлмәк? (Чагылган кебек сикереп тора; аптырап, Тәрәй белән /Мәпәгә каранып алып, көлүме, елаумы бер тавыш чыгара.) һс-һе-һе! Менә, Гәрәй абзый, нишләтәләр, ә? (Кинәт.) Ә идән юганда ничә күлмәк ярдың? Мәпә (кызу). Яхшы гына утыр! Кеше утыргычын да кырасың бит инде, илаһем! Бикбулат. Ә елга ничә туфля? Синең браматта йөрүеңә! Мәпә. Ярар, монда килеп концерт биреп утырма, күрмисеңмени, кеше йөзен бора? Синнән, ник хатының йөри, дип сорамыйлар, ник тракторың йөрми дип сорыйлар. Хатының белән ничек торуында Гәрәй абыйның эше юк. Дәүләтнең дә эше юк. Г ә р ә й. Ничек эшем юк? Юк, туктагыз. Без бит монда сезнең семья эшегезгә тыгылу өчен сөйләшеп утырмыйбыз. Монда Бикбулат өстенә төшкән бурыч: дәүләт планы бар бит әле, график. Мәпә. Менә! Туктагыз әле. Сезнең планыгыз безнең гаилә тормышына бәйләнгәнмени? Г ә р ә й. Нигә бәйләнмәсен? Ни өчен трактор җир башында утыра соң? Кем тракторы? Былтыр ярышта ул беренче урында иде, быел юк! Әнә бүген эшенә дә кичеккән. Үзе дә ябыгып, сакал басып киткән. Ни эшләп алай соң ул, сеңелкәш? (Бикбулатка карап.) Син дә тагы. Былтыр колхоз үзеңне шул хәтле яраткан, бирегез безгә Бикбулатны, эшен җиткереп, вакытында эшли дигәч, үзеңне шушында беркеттек, җирең авыл башында, ашың учак башыпда, нишләп былтыр шул хатын комачау итмәгән дә, быел итә соң әле? Бикбулат. Былтырмы? Былтыр ул үзе дә ашханәдә эшли иде шул. Мпп дә шунда гына кереп түли идем дә ашап чыга идем. Ә быел, әпә, кырда ашасаң да ярамый, ашханәгә керсәң дә. Мин үземә кайтам, ә ишектә йозак. М ә п ә. Ач та кер, кесәң тулы кадак! Аш шунда тора.
14
Бикбулат. Ул суынган ашнымы? Аны жылытырга кирәк. ДөрсС» кайбер көнне ачып кереп, ашны да үзем пешергәлим анысы. М ә п ә. Пешер! Кайчан шулап кирәк! А-яй, аңа пешкән дә соска** да булсын! Г әрәй. Юк, карап торам да мин сезне, егетләр, үзегез яратышасыз да кебек... Үзегез... Туктагыз әле, ни житми соң? Син, Бикбулат ДУС* жиһаз сөйлисен дә монда, өйнец яме жиһаз белән генә түгел бит, 1,11 элек мәхәббәт белән. Бикбулат. Мәхәббәтме? Менә рәхим итеп үзе әйтсен: мин Мәпә- не яратмыйммы? М ә п ә. Синец яратуыд! Бикбулат (зәһәре чыгып, сикереп торып). Мип сине яратмыйммы? Мин? (Кулларын йомарлап, үз күкрәгенә куеп.) Юк әйт, мин сине яратмыйммы, мин? М ә п ә. Кизәнеп килмә миңа. Минем яратуымның бер тузаны гына булса да, син монда килеп хатының өстенә сөйләргә оялыр идең! Бикбулат (сулышын жибәреп). Әби мәрхүм әйтә торган иде шул аны, булырбулмас хатынга алла салбыратып тел бирә, дип. Менә шулай мин аның теленә жаваплардан гажиз калып буылам бит, кайчан карап торам—әллә бер көижәләсен туздырып женен куарга микән, шул кирәк микән моңа дип тә— юк, хатын кыйнарга тагын кулым бармый. Мин яратмыйм! Юк, син шунысын әйт, нәрсәсенә яратам икән мин сине! Шушы көйгә дә! (Гәрәйгә.) Гәрәй иптәш! Нигә соң болай бу? Мәхәббәт тә бар, ә... (Әйтә алмый.) Г ә р ә й. Мәхәббәт бар. Ул житәрлек... Күрәсең, коры мәхәббәт үзе генә житми, бер-береңә хөрмәт тә кирәк! Бикбулат. Тыила, Мәпә! М ә п ә. Әй, тыгылмасана ичмасам! Мәпә! Кешегә сөйләргә бир! Рәйхан керә. Ул тын гына узып Гәрәй утыргычы артына таянып аларны тыңлый. Г әрәй. Чынлап та, Бикбулат дус: ә менә ни өчен — Мәпә? Анын исеме бар бит. Мәфтүха дип эндәшергә булмыймы соң? М ә п ә. Белә! Бикбулат. /Мин аны яратып шулай әйтәм. Ул үзе дә шуңа каршы килми. Менә ул мине кем дип таратты. Шулмы ярату? Гәрәй. Яратумы? Юк, сез яратыша беләсез, дус була белмисез! Мәпә (богын чабып). Илла сөйли дә инде! (Шаркылдап көлә.) Көлмәс жирециән көләрсең! Бу хәтле оста булырсың икән, Гәрәй абзый! Пигә? Хак! Шулай шул! Ярату бар, дуслык юк! Б и к бу л а т. Дуслык ул — башка: ул ир белән ир арасы. Ул нәрсә? Ул жинел. Чит кеше белән! Ә бу бит хатын! Үз белән авыр! Гәрәй (аягына тора. Ачулы). Әмма әйттең син! Җиңел дисең. Яхшы. Күрәмсең син минем бу кулны? Мине немец танкасы фердипанд басты, иптәш. Кулым танк табанчасына эләгеп, үземне яткан жирем белән яньчеп, күтәреп алып бәрде, мин нәрсәгә әйләнеп калганмындыр, белмим, безнекеләр чигенгән, шулай да безнең бер егет мине онытмады, минем өчен немец тылына кереп, мине шул хәлемдә аркасына салып, шуып чыгып, медпунктка тапшырган. Я әйт, кем ул миңа? Агаммы ул минем, энемме? Берәр кардәшемме, бергә үскән иптәшемме? Юк. Бар танышлыгыбыз — бер атна. Безнең Зөя ягының бер егет. Соңыннан да мин аны бер генә күреп калдым. Менә! «Үлсәм үләм, моны алып чыгам!»—дигән дә килгән. Син фронт үткән солдат, ышанасыңдыр бит шуңа? Бикбулат. Ник ышанмыйм, ди? Үзем беләм. Шуның өчен дә бит ул фронт дуслыгы! Тән бер, жаи бер. Актык сыныгыңа хәтле бер бит! һи анда!.. Г ә р ә й. Ә син хәзер кайда?
15
Бикбулат. Мин? Мин хәзер танкымны тракторга алмаштырган кеше. Мин хезмәт фронтында. Гәрәй. Ә тракторын, кайда? Ул анда утырып торсын, сез монда нрле-хатынлы татулык китәреп йөрегезме? Юк, җаннарым, булмый. Сез үзле үзегезгә генә яшәмисез. Бездә гаилә эше — дәүләт эше. Инде өй яме кирәкмимени дисәң, мин шуны гына беләм: өйнең яме мәхәббәт белән, мәхәббәт яме хөрмәт белән. Ягез?.. Гафу үтенешергә кирәктер, ахрысы? Бикбулат. Минем әйткәнем шул: дөньяда эшем өзелмәсен. Мин аннан нәрсә сорыйм? Биләмгә чыкмасын, өйне, баланы карасын, мине исемем белән әйтсен, ирне ир дип белсен, санласын. Гәрәй. Сеңелкәш! Үзең пример күрсәтерсең, ахры... М ә п ә. Хатыныңа кул бирергә дә гарләнәсеңмени? Бикбулат. Мәфтүха! Я ярый, мин сиңа каты әйттем, мин кызулык белән. Гафу ит. М ә п ә. Әйдә, әнә тиз генә берәр нәрсә капкалап ал да... Фәрит тә уянгандыр... Р ә й х а н. Сиңа, Мәфтүха, балагызны яслегә бирергә кирәк. Уку башлануга без дә урнаштырырбыз. М ә п ә. Ясле дә бит, аны элек врачына күрсәт, кәгазь ал, массик ал... Бикбулат. Ярый, Мәфтүха, массигын да үзем алырмын. Гәрәй. Ә шулай да әйтер идем: сеңелкәш токмачны кыек кисми. М ә п ә. Керегез, Гәрәй абый, иртәгә. Рәйхан апа, сез дә. Р ә й х а и. Рәхмәт. Г ә р ә й. Алай чакыртып кермәм керүен дә, алай да туры килсәм, сенелкэшнең ашын бер авыз итәргә исәп бар. Син бит нәкъ сәгать өчтә кайтасың, Бикбулат? Бикбулат. Әйе. Нәкъ сәгать өчтә. Әйдә, Мәпә... Ә юк, Мәфтүха!.. Ачуланма, бәгырь! (Читкә.) Булды буI Үзе өебезгә килә бит! Рәтләдек! (Мәпәгә.) Әйдә, бәгырь! (Чыгалар.) Гәрәй. Ай-яй бу хатын!.. Ә? Нинди шәп тракторчыны алҗыта бит. Я? Син нәрсә гаҗәпкә калган кебек карап торасың. Р ә й х а и. Менә сиңа карап гаҗәпләнеп торам. Гәрәй. Нишләп? Рәйхан. Бу синең фронтта күргән хәлең... Гәрәй. Ник аны миңа * бер дә сөйләгәнен юк? Гәрәй. Ул көнне миңа яңадан кичерәсе... Юк, Рәйхан. Мин аны сиңа да матур тәэсир итмәс дип уйладым. Ә нәрсә ул хәтле? Р ә й х а н. Ул менә сине киредән килеп коткарып алып чыккан дустың... Беләм, Гәрәй, мин шунда булсам, синең артыңнан күз дә йоммый шул утка керер идем. Бәлки мин сине яраткан хатын булган өчен дә... шулай . уйлыймдыр. Ләкин ирләр арасында була торган шундый тирән дуслык, каһарманнарча дуслык—бу нинди зур бөек сыйфат! Г ә р ә й. Зур сүз әйттең син, Рәйхан. Нигә? Шулай да шул: уйлап торсаң, без дөньяда бар булуыбыз өчен ата белән анага гына бурычлы түгел, бәлки иң яхшы дусларыбызга да бурычлы. Чыннан да? Әгәр дә шул чакта гына янымда ул егет булмаса? Ә мин шул кешенең кая икәнен дә белмим, менә — белмим! Рәйхан. Гәрәй! Ничек соң син алай? \ Г ә р ә й. Әйт, мин ул кешенең хәзер дөньяда бармы, юкмы икәнен белергә тиешме, түгелме? Р ә й х а н. Әйе, син аны, әлбәттә, эзләп табарга бурычлысың, Гәрәй. Гәрәй. Бурычлы! Менә син дә әйттең. Эзләп табарга, хат язарга бурычлы. ЛАенә мин хәзер аны күрер идем. Р ә й х а н. Кем соң ул? Кайдан?
II әрдә
16
Г ә р ә й. Зөя буеннан. Р ә й х а н. Зөя буе дигәннән, минем сиңа сөйлисе бер нәрсәм бар. ’Син ни эзлисең? Китабыңнымы? (Өстәл тартмасыннан Моратның хатын ала). Кил әле, ял көнең, бераз ял ит, бакчы, бу арада тартылып киттең. Утыр әле. Кич укырсың. Г әр әй (килеп, янына утырып). Я, сөйләп җибәр, алайса. Рәйхан (хатны тотып). Юк, иң элек бер сорау бирим әле мин сиңа. (Аның кулыннан ала.) Гәрәй, кара, безнең хәзер нинди матур почмагыбыз булды, бакчабыз да гөрләп үсә... Хуҗалыгыбыз сиңа да җиткән, миңа да. Мин яхшы гына хезмәт хакы алам. Я, нәрсә инде сиңа тагын читтән торып укып торырга? Бөтенләй укыма, ташла — менә мин сиңа шулай дип әйттем, ди. Я, син шуңа нәрсә дияр идең? Гәрәй (сикереп торып). Син нәрсә, саташа башладыңмы әллә? Р ә й хан. Юк. Миңа синең җавабың кызык: әгәр дә мин сиңа шундый таләп куйсам? Син нишләр идең? Гәрәй. Нишләр идем? Сине аңга китерергә тырышыр идем, үгетләр идем. Р ә й х а н. Алай да күнмәсәм? Г әрәй. Бик каты селкетер идем. Рәйхан (тагын хатка карап алып). Ә мин әйтсәм: сиңа нәрсәгә эш? Сиңа нигә уку? Син укыма да, эшләмә дә. Мин тапкан җитәр, аша да ят! дисәм. Ул чагында? Г ә р ә й. Ул чагындамы? Юк, моны әйтсәң, ул чагында син Рәйхан да булмас идеи. Тукта: нәрсә хакына дим мин үземнең эшемне дә, идеямне дә корбан итәргә тиеш булыр идем соң? Рәйхан. Нәрсә хакына булсын, мәхәббәт хакына! Мин сине генә яратам (кулындагы хатка карап ала). Тор янымда, тор күз алдымда, башка берни дә кирәкми. Г ә р ә й. Мәхәббәт дисең? һм... Без аңлаган мәхәббәт бит ул югары хис. Ә инде мин югарыга тартканда, син мине тау асты — төпсезлеккә тартасың икән, монда нинди мәхәббәт булсын? Р ә й хан. Димәк, шулай булса, син миннән кулыңны ычкындырыр идең? Гәрәй (уйлап торып). Әйе. Ычкындырыр идем. Чөнки, моны әйткән син түгел, бу әйткәнең дә мәхәббәт түгел, бу миңа дошманлык булып чыга. Ә дошман белән... Р ә й хан. Өзешәләр?.. Менә син мин көткәнчә җавап бирдең! Ай, Гәрәй! (Аны үбә.) Акыллым минем! (Хатны ачып.) Хәзер тыңла... (Телефон шалтырый.) Гәрәй (алып). Ә? Кем, кем? Өйдә, өйдә. Әйе. Хәзер үзе андамы0 Ярый... (куеп). Казаннан кеше килгән. МТС ка килеп китәргә генә сорый. Р ә й х а н. Менә шул ял көнне дә сине миннән тартып алмасыннар иде. Г ә р ә й. Синең үзеңнең дә мәктәп ремонтын карап кайтасың бар иде бит, Гөлйөзем карчыкка да керәсем бар дигән идең. Җырлар язарга. Рәйхан. Әйе, бар. (Хатны тотып.) Ләкин монда безнең семья намусына кагыла торган бер нәрсә бар. Бүген, әлбәттә, миңа синең белән сөйләшергә кирәк. Гәрәй. Шулай дисеңме? Кайткач алайса. Мин анда бер сәгатьтән дә ары булмыйм. Киттем. (Китә.) Рәйхан (ялгыз. Хатны карап). «Мин җырлыйм, шул вакыт күңелемдә бары син. Син бөтен барлыгын, белән минем күңелемдә терелдең, җыр булып терелдең!»
17
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
/ . Клуб эче. Сәхәп стенага диаграммалар элә. Җырлый. Бибкәй кереп ышыкта туктый. Сәхәп (җырлый). Рангазаркай суы ай асыл су, Агып килә аккош мамыгы, Ярларыңны сөеп ала алмасаң, Шунда була дөнья тамугы. Бибкәй (үз-үзенә). «Ярлар» диме? Сәхәп. Әй, Рангазарның яры биек, Ничек атым эчерим? Чын мәхәббәтләрем синдә, Ничек ятка күчерим. Бибкәй (кул чаба). Бис, Сәхәп абый, браво, браво... Сәхәп. Бибкәй, ах син югалган кыз! (Кул бирә дә карап тора, үзенә тартып алмакчы була.) Бибкәй (тартылып, көяз генә үтеп китмәкче була). Ә юк... Кирәкми, кирәкми, Сәхәп абый. (Сул кулы белән уң йөзен ышыклап, киткән кыяфәттә, ләкин Сәхәпкә бирелгән уң кулы сузылган килеш артта кала.) Сәхәп. Син нәрсә шулай? Тукта. Кеше сине монда сагынып көтеп ала алмый. (Аны үзенә тартып ала, үпмәкче була.) Бәгырем! Бибкәй. Юк! Кирәк түгел! Җибәр! (Тартыла. Үзе кыелып астан аңа карый. Ирене, үзе сизмәстән, Сәхәп ирененә тиеп китә. Кинәт нык торып.) Энәгә кадаласың бит! (Энәсен ычкындырып, көяз генә тәрәзәгә таба уза.) Сәхәп. Бибкәй! (Аңа килә.) Бибкәй. Әгәр! Менә шуннан чыгам да китәм! Сәхәп. Ишектән керәсең, тәрәзәдән чыгып китәсең! (Килеп тәрәзәне яба.) Син нәрсә, Казаннан кайттым дигәч тә, утың да бергә, суың да? Әле үбүең булды, әле тәртәгә тибүең. Бибкәй. Кем? Мин сине үптемме? Кайчан? Юк... юк. Килмә зинһар, әллә нинди дорфа сүзләр сөйлисең. (Тиз генә икенче якка китә. Үз-үзенә.) Ничек битем яна... ай! (Кулы белән битен баскалап карый.) Зинһар! Син тагы мине муеныңа ташлана дип уйлый күрмә, ул минем шәл синең изүеңә эләкте, мин шуны ычкындырдым, ә син... И, клубың нәрсә? Мәпә өе кебек... Я, ничек кенә үтте соң минсез көннәр? Яңа җырларың да бар икән. Яле, мин дә ишетим, нинди җыр ул? Сәхәп. Ә юк, ул аны безнең бер гармоньчы егет җырлый иде. Морат дигән. Бибкәй. Морат? Гармоньчы дисең? Сәхәп. Әйе. Фронтта чакта. Шәп тә егет иде үз.е. Бибкәй. Мәхәббәтен кемгә күчерергә белмәгәч, начар буламы соң! Ярлары бик күп булгандыр... Сәхәп. Син нәрсә шулай? Белмәгән кешең турында? Бибкәй. Ярар, менә сөйләшермен әле мин синең ул Моратың турында. Әле түгел, беләсеңме, Сәхәп абый, мин синең белән бик зур эшләр турында сөйләшергә килдем. Юк, юк, килмә, килмә. Шуннан гына торып сөйләшәбез. (Тирбәнчек урындыкка утыра.) Сәхәп. Шуннан торып? Ярый, шуннан икән, шуннан. (Янындагы урындыкны чак кына күтәреп, кып иттереп урынына төшереп куя, үз- үзенә.) Нәрсә ул? Минем җырымны тыңлап торганмы әллә? (Аңа.) Я, ничек кайттың? Бибкәй. Шул, студентка булып кайттым. Ә син? Син дә китәргә булгансың, шулай бит? 2. .с. Ә.* № 1.
J8-
Сәхәп. Ә син каян белдең әле? Бибкәй. Белдем. Мин шул хәтле шатландым... Без икебез дә дөрес, бик дөрес юлга бастык. Беләсеңме, Рәйхан апа укуны нәрсә дип атый? Мәңгелек яшьлек! Сәхәп. Мәңгелек... дисең? Б и б к ә й. Дөрес бит? Кеше үз тәне белән егермегә чаклы үсә, аннан туктый, ә уку белән кеше бер вакытта да үсүдән туктамый. Бер вакытта да! Беләсеңме, мин шундый картлар күрдем, анда — Казанда. Читтән торып укып йөриләр! Ә нәрсә? Сәхәп. Юк, әйтмим. Б и б к ә й. Нәрсәдер әйтмәкче идең? Сәхәп. Юк, болан гына... Бибкәй. Беләсеңме, мин яңа-яңа уйлар белән кайттым, Сәхәп абый, утыр. Бик күңелле бит бу... Сәхәп (утыра, үз-үзенә). Карыйк, нәрсәгә алып бара бу? Бибкәй. Юк, чынлап та, нигә шулай икән? Бала чакта, әй тиз генә үсеп зур кеше буласы килә. Ә зурайгач, кеше тагын да зур үсәсе килә икән. Гел, гел!.. Ләкин инде тәнең белән түгел, җаның белән. (Кинәт аңа карап.) Я, син нәрсә анда? Канцеляриядә чират көткән кебек, шулай? Сәхәп. Ә, юк... Б и б к ә й. Нәрсәдер әйтмәкче идең? Сәхәп. Юк, әйтәм, син соң бары шул хакта гына уйлап кайттыңмыни, Бибкәй? Б и б к ә й. Шулар хакында да... Ә нәрсә? Сәхәп. Мин сине безнең кайчан бергә тора башлавыбыз турында уйлагансыңдыр дигән идем. Бибкәй. Сәхәп абый... Тукта. Без бит анда баргач... Беләсеңме, мин аны уйладым инде, ул бик күңелле була... Бирерәк утыр әле. Сәхәп (торып, урындыгын бераз аңа күчереп утыра). Я, я? Ничек уйладың икән син? Бибкәй (дәвам итеп). Син минем яныма килеп, хәлемне белеп торырсың, мин синең яныңа. Без шәһәрнең кино, театр, вечерларында бергә булабыз. Ул андагы китапханәләр?.. Сип аларны күрсәң! Бергә укырбыз. Без алгы эшләребез, тормышларыбызны бергә уйлашырбыз. Монда рак кил! Сәхәп (урындык күчереп утырып). Ярый, уйлаштык. Б и б к ә й. Җәен без авылга кайтабыз. Театрлар куябыз. Синен практикаң. Минем дә... бик күңелле була. (Сәхәп аның урындык тоткасына ук таяна.) Сәхәп. Укып та бетердек? Шуннан нишлибез? Бибкәй. Нишлибез? Авылга кайтабыз. Син беләсеңме, мин шул хәтле сагындым. Сәхәп. Бибкәй! (Аны тотарга куллары сузыла.) Бибкәй (аның кулын җай гына төшереп куя). Әйе, шул хәтле сагындым, авылны әйтәм. Сәхәп. Ә, авылны... (Кулы тезенә төшә.) Бибкәй. Чынлап, үлә дә яздым инде. Казанда бер генә атна торган идем, кайтасым килә дә бер генә. Сәхәп. Әллә монда Казаннан да ямьлерәк? Ни өчен ямьле икән соң ул?.. Бибкәй. Ни өченме? Казамның яме үзенә, безнең — үзенә. Сәхәп. Алай да шул, авыл бик ямьле була торган булса, кешеләр шәһәргә таярга тырышмаслар иде. Шәһәр димәсләр иде аны! Бибкәй. Зинһар!.. Үзләре ямьсез кешеләр шәһәрдә дә ямьсез яшиләр! Әнә, Казанда торып, бер мәртәбә үзләренең академия театрын күрмәгән кеше дә бар икән.
2* 19
Сәхәп. Кем ул андый кеше? Берәр талчукчы Галимулладыр. Бибкәй. Мулла дисең әле? Әйтимме кем икәнен? Министр! Анда бар бер шундый... (Бер яктан салынган чәч үрмәсенең толымын, Сәхәп кулында күреп.) Тик тотчы кулыңны... (Башын селкеп үремен кайтара.) Я, менә син әйт. Сәхәп. Ни әйтим? Кешенең таләпләре дигән нәрсә бар бит, туташ. Менә син элек югары мәктәбеңне бетер, күрик, аннан ничек сайрарсың? Ярый авылга гына сыйсаң. Бибкәй. Нигә сыймам? Зинһар! Монда югары мәктәп тәмам иткән кешеләр азмы әллә? Әнә врач, прокурор, әнә агроном, һи... Ә Рәйхан апа? Урта мәктәп торгызып авылны нәрсә эшләтте. Кара? Утызлап укытучы гына җыйды бит. Бер дигәннәрен. Хәзер безнең авылның үз интеллигенциясе бар. Сәхәп (Бибкәйнең шәл очын кулына алып, сыйпап торган җиреннән). Эфф... (Өреп һавага очыра.) Бибкәй. Тукта, нишлисең? Син бүген әллә ни төсле, Сәхәп абый. Юньле генә утырган җирдән... Сәхәп. Юк, каян син шундый үзеңә килешкән шәл алгансың. Мин сине күргәч тә карап тордым. Ул сине канат шикелле күтәреп тора. Я әле, сал, шулай. Юк, сал шулай. (Шәлен иңбашына рЗтли.) Я? Кара миңа. Я? Мин синең күзләреңә карап торырга яратам. Бибкәй. Мин синең күзләреңә озак карап торсам, очып барган төсле булам. Сәхәп. Бибкәй, син миңа ерак, матур киләчәк турында сөйлисең. Нигә шул хәтле ерак соң ул? Нигә ул киләчәк менә хәзер түгел? Син бит миңа ул ерак хыялыңнан үзең матуррак, үзең якынрак... Бибкәй, нигә бу фәлсәфәләр? (Шәлен һавага калкытып җибәрә.) Кара миңа...- Шатлыгым минем! (Бибкәйне коча. Өстән шәл очып төшеп икесен дә яба.) Бибкәй (айнып). Юк, юк! Син нәрсә, чынлап та, Сәхәп абый! (Аны этәреп, шәлне ерып чыгып, урындыктан төшә. Намусланып.) Юк! Бер матур гына сөйләшеп утырып булмый синең белән! Өйрәнгәнсең клубта, гел кызлар да малайлар арасында, кайсын түгәрәккә тартып чыгарып, кайсын җилкәсеннән этеп озатып, - кулыңны тик тотмаска! Сәхәп. Ха-ха-ха! Син клубта утыру әдәбен белмәгән кешене ничек озатырга кушасың? Бибкәй. Сөйләмә, сәхнәдә дә шул: теләсә кемгә кулың белән тотынасың. Бер тартынмыйсың. Сәхәп. Соң мин режиссер, миңа кешене мезансценага куярга кирәк. Бибкәй. Беләсеңме, син сәхнәдә шулай теләсә кемгә тотынып йөри башладыңмы, мин сине күрми башлыйм. Ничек дип әйтим? Әллә нинди общий, укмашмаган бёр шәләйвәләй кешегә әйләнәсең. Аңлыйсыңмы, югалтам мин сине. Сәхәп. Тукта әле, син мине бит... Бибкәй (бүлдереп). Юк, күпме әсәрдә роль уйнап, бер яхшы манер йокмаган үзеңә. Сәхәп. Манер. Тәкәллеф... Нәрсә, син миңа рыцарь булырга да кушмыйсыңмы тагын? Бибкәй. Нигә? Бераз рыцарь булырга да ярый. Сиңа ул кирәк. Сәхәп. Һәм утыз ел гыйшык тотарга? Бибкәй. Утыз? Нәрсә ул утыз? һи, утыз елга да җитмәгәч, мин аны мәхәббәт дип, ник авыз күтәреп сөйләп йөрим? Сәхәп. Юк, Бибкәй, мин инде, сине мәхәббәт манарасына мендереп куеп, үзем утыз ел манара каравыллап йөри алмыйм. Мин реалист кеше. Юк, мин алай белмим. Үзем белгәнчә яратам
20
Б и б к ә й. Ярату турында сүз бармый бит әле. Без синең белән эш турында сөйләшәбез. Сәхәп. Нинди эш? Син уку турында? Б и б к ә й. Уку безнең эшебез! Менә шул, биш ел гомер үтәр дә китәр, әзерлән. Китәбез. Кеше булып кайтабыз. Сәхәп (бармакларын бөгә-бөгә). Югары мәктәбең — биш ел, аннан аспирантура диярсең — анысы биш ел. Аннан кандидат, аннан доцент, профессор, академик... Б и б к ә й. Академик була алсаң әле! Нәрсә син айда? Сәхәп. Юк, биш тапкыр биш — Сәхәп хисабы белән 55 була бит әле монда. Нәтиҗәдә... Б и б к ә й. Әйтеп бетер, нәрсә, нәтиҗәдә? Сәхәп. Юк, әйтәм—егет җилле, яшь илле, үзе яшь, баш пеләш. Без синең белән шулай мәңгелек яшьләр. Ә тормыш? Б и б к ә й. Нинди тормыш? Шул үзе тормыш түгелмени? Сәхәп. Юк, аңламыйм, каян чыкты әле ул—үзеңнең кырыгың җитеп, дөньяда кызыгың бетеп, пенсиягә чыгар алдыннан гына өйләнү дигән нәрсә? Бибкәй. Кем әйтә аны сиңа? Менә кеше! Үзе акыл хезмәте белән физик хезмәт аермалары турында лекция сөйли, үзе шулар арасында утыра! Сәхәп. Туктале, акыл белән физик... Монда аермалар турында сүз барамыни? Син бит миңа тулай торак кына сөйлисең. Өйсез өйләнү... Ә тормыш? Бибкәй. Гадиләштермә, зинһар. Дорфа итеп сөйлисең. Синеңчә, нәрсә инде, уку тормыштан аерым бер нәрсәмени? Бездә бит уку, тору, эш — берсе дә бер-беренә каршы әйбер түгел. Нигә аерасың? Мин тулай торакта торсам ни? Сезне бит фатирга куярлар. Яки киресенчә. Ә бәлки без аерым бүлмә дә алырбыз. Бара торгач... Нигә, без укуда да үзебезне күрсәтмәбез дип уйлыйсыңмыни? Бумы? Юк, бу бик кызык тормыш! Сәхәп. Соң син шулай әйт, өйләнеп уку диген. Мин дә шуны сорыйм бит. (Иңбашына кулын сала.) Өйләнешәбез! Аннан укырга китәбез! Б и б к ә й. Юк, элек берәр ел укыйбыз, аякка басабыз. Аннан күз күрер. Сәхәп. Юк, киткәнче өйләнешәбез! Б и б к ә й. Син нәрсә, хәзердән үк язылыпмы? Сәхәп. Теләсәң?.. Язылып. Анысы барыбер. Бибкәй. Ничек барыбер? Сии әллә ничек, җиңел генә. Бу хакта әни белән дә сөйләшкәнең юк. Ә иртәгә юлга чыгабыз. Сәхәп (аның кулларыннан ала). Бибкәй. Бәгырем! Нәрсәгә бу сүз? Әйт, яратасың бит син мине? Яратасың? Шулай булгач? Нигә соң сузарга? Нигә соң бу китап сүзләре? Чынлап та, без бит ирекле кешеләр. Яратуыбыз да бөтенләй, бөтенләй ирекле... (Муеныннан коча.) Бибкәй (нык торып). Берни белән дә чикләнмәгән. С ә х әп. Чикләнмәгән. Бибкәй (куеныннан чыгып), йөгәпсез? Сәхәп (туктап калып). Ничек йөгәнсез? Бибкәй. Шулай. Тупас! Принципсыз! Общий! Сәхәп. Тагын — китап? Бибкәй. Юк, синеке — китап! Ирекле ярату, имеш. Сии үзеңнең йөгәнсезлегеңнө шушы сүз белән төрмәкче буласың. Бирделәр ди сиңа андый ирек! Революционный түгелме тагын? Сәхәп (кулыннан тотып). Юк, минем беләсем килә, яратасыңмы син мине, юкмы? Яратсаң, остарма! Бибкәй (нык торып). Тукта, без нәрсә сөйләштек?
21
Сәхәп. Бибкәй, үчектермә! Бибкәй. Син нишлисең, җибәр!
Бу вакыт чемодан күтәреп Моратның килгәне тәрәзә аша күренә. Ул клубка килеп керә. Эшләпәдән, костюмнан, кулында плащ. Озынчарак чәчле, нәфис кенә чырайлы егет. Үзенә бикләнүчән, тирән кичерүчән һәм бераз сагышчан кыяфәттә. Ул туктый, «мөмкинме?» — ди. Ләкин урындык күчү һәм кызулык белән болар аны ишетмиләр. Сәхәп. Ах сип... (Бибкәйне көчләп үпмәкче була.) Бибкәй (яңагына чабып). Менә! Морат (җитди). Гафу итегез... (Кире чыга.) Сәхәп. Яратуың шушы?! Бибкәй (тагын чабып). Менә! менә! (Үзенең ике чигәсен тотып, йөгереп чыгып китә, шәле белән дәфтәре урындыкта кала.) Сәхәп. Нәрсә булды бу? Бибкәй мине шул хәтле дошман күрсен! Менә шәленә хәтле калдырып чыгып киткән. (Шәлне күтәрә, дәфтәрне күреп алып.) Менә ул! Аның көндәлек дәфтәре. Тукта, хәзер белербез. (Ача, укый.) «...шундый талант, укуы гына җитми...» (Туктап.) Минем турымда! «Мин аны сөям...» (Туктап.) Димәк, ул сөя! /Мине генә сөя! (Укый.) «Ләкин ул мине чынлап сөяме? Сөйсә, ни өчен ул миңа шулай җиңел карый? Мине кадерсез тота?..» «Тагын бер сөйләшеп карыйм, әгәр дә ул укулар турында минем белән чынлап сөйләшмәсә, үзен һаман җиңел тотса, минем белән уйнап йөргәне дә шул булыр. .» (Туктап). Ах, менә ни! (Укый.) «Көлсен, ләкин мин барыбер хур булып калмам, Казанга барырмын. Яхшы кешеләр белән катнашырмын. Ахырында онытырмын.- Авыр булыр, ләкин...» (Укудан туктап.) Их, сынаттым мин егет! Сынаттым!
Бу вакыт Морат яңадан керә һәм туры Сәхәп алдына килә, Сәхәп һаман айный алмыйча, аның йөзенә караган хәлдә. Менә! Шушындый кызны рәнҗеттем мин? һәм миңа шул тиеш тә! М о р а т. Исәнмесез? Сәхәп (бердән исенә килеп). Ә, кем бу? Морат. Әллә җайсызрак вакытка туры килдем, Сәхәп иптәш, син бит бу? Сәхәп. Морат!.. Тукта, каян сине болай җил ташлады! Ә-й, Морат бит бу! (үбешәләр.) Я, кайдан әле сии? Иркутскиданмы? М о р а т. Әйе, нигә гаҗәпләнәсең аңа, менә хезмәт урынымны ташладым да укырга кайттым. Сәхәп. Уку... Шәп иткәнсең, малай! Менә мин дә әле монда... Морат (эшләпәсен сала). Ярар, иң элек синнән сорау: исәнме Рәйхан? Сәхәп. Рәйхан? Морат. Әйе. Дөньяда бармы ул, исәнме Рәйхан? С ә х ә п. Исән. Морат. Уф! Өстемнән тау төште. Миңа шул гына кирәк иде. Рәхмәт. Димәк... Димәк, бар да үз урынында! Хәзер синең турында сөйләшә алам! Әй, иптәш! (Аның, каршына басып, ике кулбашыннан тота.) Паромга керәм, егетләрегез гармонь тарта. Шундый кояш, исерек кебек булдым да киттем. Түзмәдем, гармоньнарын алдым да уйнап та җибәрдем! Менә җыелдылар, берсе әйтә: егетләр, бу бит яңа көй уйный, менә моны үзешчән Сәхәпкә әйтергә, концертта уйнарга, ди. Сәхәп. Үзешчән Сәхәп? ЛАорат. Әйе, минем колак тора калды, нинди Сәхәп? Бикиевмс? Бу райондамыни? Кайда тора? Шул, Рәйханнар авылына барам да аннан Казанга... дип юлга чыккан кеше, сине күрер өчен, тот та монда төш!
22
Сәхәп. Менә рәхмәт, шәп иткәнсең... Мин биредә үк торам. Хәзер чәй куйдырабыз... М о р а т. Юк, кирәкми әле. (Карап тора.) Их, якташ! Менә син кайда, югалган кеше? Нишлисең монда? Сәхәп. Клубта эшлим. Үзешчән Сәхәп — ул минем элекке исем инде. Мин хәзер, иптәш, режиссер Сәхәп булырга жыенам. Мораг. Бик күрәм, бик күрәм, иптәш... Кем булды бу чыккан? Артисткаң? Сәхәп. Артистка дисәң дә ярый... М о р а т. Репетиция? Вакытсызрак кереп рольне бүлдердем, ахры. Гафу ит, күңелем ашкынган, иптәш, мин синнән хисап алырга кердем бит. Исеңдәме, без синең белән Иркутскнда аерылышканда, үз өстеңә син бер йөкләмә алган идең? Сәхәп. Рәйхан апа турындамы? Әйе. Мин ул вакыт аны күрдем. Синең яныңнан кайтуымны да әйттем. М о р а т. Я, я, кызык: сораштымы инде мине? Сәхәп. Турысын гына әйтимме, иптәш? Юк. Морат, һмм. Принципиальный. Я, я? Син нәрсә мин әйткәнчә әйттеңме инде аңа? Сәхәп. Әйе... Морат иптәш, мин язган идем бит сиңа? Морат. Бер яздың. Менә ул, янымда. (Кесәсеннән чыгара.) Сәхәп. Ә соң аның үзеннән бер хат та алмадыңмыни? Морат. Үзеннән дә алдым. Бер хат... Хәзер әйтим инде, безнең ул вакыт аның белән бер аңлашылмау килеп чыккан иде бит, шул уку, күчү турыларында инде... Шуннан, беләсең бит, ул нинди принципиальный халык, ни үзе язсын, ни башкалар. Әллә язмаска әйтеп куйган инде... Син дә шуны гына яздың. Үземә эштән дә ычкынып булмый, эш шундый. Сәхәп Борчылдым диген? Морат. Борчылу гынамы соң? Димәк, ул исән? Авылларында ук? .Менә бит ул! Әйткән идемме сиңа: Рәйхан миннән беркая да китмәс! Хәзер моннан алтмыш чакрым гына жир! Машина! Димәк бүген үк мин аның алдына туп итеп барып басам. Аяз көнне төшкән яшен шикелле. Ничек уйлыйсың, ул хәзер анда булыр бит? Сәхәп. Аяз көнне төшкән яшен! Ах, иптәш, иптәш! М о р а т. Нәрсә «иптәш»? Сәхәп. Ни... Морат. Тукта, әллә берәр нәрсә булдымы? Сәхәп (үз-үзенә). Ничек аңа әйтергә? Әйтмичә минем хәлем бармы? (Аңа.) Л\орат иптәш, мин сезне аның белән хәбәрләшкәнсездер дип уйлаган идем. Рәйхан турында ялгыш уйда кайтып киләсең бит. М о р а т. Ничек ялгыш уйда? Сәхәп. Ул бит тормышта... Морат. Тормышта? (Туктап катып кала. Акылына килә башлап.) Туктале... Юкны сөйлисең! Ничек тормышта? Иргә чыктымыни? Сәхәп. Чыккан. М о р а т. Мөмкин түгел! Сәхәп. Нигә мөмкин түгел? М о р а т. Шулай. Мөмкин түгел. Рәйхан ничек иргә чыксын! Сәхәп. Морат иптәш... Морат. Кайда? Кайчан? Кемгә? Сәхәп. МТС Гәрәй дигән бер кеше бар, шуңа. М о р а т. Алдыйсың? Сәхәп. Морат иптәш? п ЛА о р а т. Әйе, әйе. Син артист, оста уйныйсың, ләкин мин моны күреп торам я әйт: сиңа Рәйхан куштымы? Ләкин уен болай булмый. Мине сынарга кирәкми. Беләсеңме, мин... мин хәзер генә шундый бер
23
секунд кичердем. Синең башыңнан бөтен гомерендә дә шул хәтле, тиз, шул хәтле күп нәрсә кичкәне юк! Рәйхан иргә чыккан! Туп-туры әйтим, иптәш: мин хәзер Рәйхан турында бертөрле дә уен-муеп күтәрерлек хәлдә түгел. Алдыйсың, әйт: алдыйм, ялган сөйлим, диген! Сәхәп. Юк, Морат иптәш, авыр булса да, бу чын. Морат (исен җыеп торгач, коры). Ярый, ник син миңа язмадың. Сәхәп. Ник язмадым, мин... Морат (бүлеп дәвам итә). Әйе, кеше иргә чыга, син миңа аның турында язарга булган кеше — ник син миңа бу турыда хәбәр итмәдең? (Баягы хатны тотып.) Бу нинди хат? Син беләсеңме, бу эшнең төбендә вәгъдә бозу турында сүз барганын? Димәк, бу эшкә син булыштың. (Каты.) Син кем? Сәхәп. Морат иптәш... Мин сиңа барын да аңлатам... Морат (сөйләргә бирмичә). Нәрсә, ул МТС кешесе синең бер-бер якыныңмы, дус кешеңме? Яки сезнең... Әйт, ни өчен син миңа бу хакта язмадың? Рәйхан кушмадымы? Сәхәп (тынып торгач). Әйе, әйтим инде алайса: Рәйхан апа кушмады. Морат (чагылган кебек). Аһа! Сәхәп. Әйе. Мин аннан ник сиңа хат язмавының сәбәбен сорагач, ул әйтте: «Син инде, Сәхәп, аның сәбәпләрен сорап торма, Морат аны үзе бик яхшы белә, арага син тыгылып йөрмә, ир булсаң!» — диде. Менә мин сиңа бу хатны яздым да: «Исән-сау, башка якларын сорама, арагызга кермим». Морат (йөзенә сугылган кыяфәттә Сәхәп каршында тора, Сәхәпнең костюмының якасын ике бармак очы белән уып). Синең бу костюмың... Шома! Шома! Галстугың... (Очыннан тотып.) Галстугыңны син күзеңә карап сайлагансың. Бу галстук... Бу галстукны, беләсеңме, кемнәр бәйли?.. Буш тора ул сиңа! (Муенына шудырып, кыса төшеп куя. Кулын алып.) Юк... шулай килешә сиңа. (Читкә китә.) Сәхәп (курку катыш катып тора). Морат иптәш... Морат (өстәлгә килеп, ике кулы белән графинга тотына. Стаканга су агыза, аны учлаган җирдән кире куеп, урындыкка сыгылып төшә, йөзен тәрәзәгә борып, тышка карый. Кулына эләккән грим карандашының очын әкрен генә өстәлгә кагып тора. Аннан аны ташлап, әйләнеп, йомшак кына итеп). Аракың... бармы синең? Сәхәп. Аракымы? Юк, Морат иптәш. Аракы эчәбезме? (Читкә.) Ләкин мин аны ничек бу хәлдә ялгыз калдырып чыгыйм? Морат (Сәхәпкә карамаска тырышып, йөзен тагын тәрәзәгә борып утырып). Мин аракы эчә торган егет түгел... Ләкин, шул графинда су урынына аракы булса, мин аны эчкән булыр идем. Минем зиһенем бик ачык. Моны аңлау өчен миңа бераз аңгыра булырга кирәк. Сәхәп. Аны без хәзер... (Муенын һаман бушатырга тырышып, галстугын аралый. Моратның агызган суын стаканы белән алып йотлыгып эчә башлый.) Морат иптәш, сез утырып торагыз. Мин хәзер барып килим. Морат. Кирәк түгел. Ул хис миндә бер генә секундка булды да үтте. Мин эчмим. (Торып, Сәхәп яныннан китеп, сәхнә алдына килә. Үз-үзенә пышылдау дәрәҗәсендә акрын гына итеп.) Рәйхан иргә чыккан! Шул өч сүз, бары өч сүз, ап-ачык дөрес сүз. Ышанмыйм, ышана алмыйм. Әйтте —өздек диде, ышанмадым, әле дә ышанмыйм! Ни өчен ышанмыйм? Акылга сыймаслык монда ни эш бар? йөрәк кабул итми... йөрәк! Йөрәк алай гына өзелешми! Ишектән Илдус белән Л ә л ә керәләр. Илдус Әйдә, әйдә... Сәхәп абый, без киләбез. Мөмкинме? Лә лә (күренә). Әнә, ул абый... Үзе. Исәнмесез.
24
Сәхәп. Нәрсә бар? Илдус. Менә бу абый паромда гармонь белән бер көй уйнады. Сәхәп. Нәрсә, нинди көй? Илдус. Яна бер көй уйнады. Менә бүген концертта Ләлә дә шул көйне отып җырласын иде дибез. Безгә шуны уйнап кына күрсәтсә... Морат килеп, графиннан су агызып, кызу-кызу эчә, кулы шыкырдап пыялага бәрелә. Сәхәп. Соңыннан, соңыннан! Сез нәрсә?.. Барыгыз, барыгыз димен. (Чыгарып җибәрә.) Әкәмәт. Морат (Сәхәп алдына килеп). Сәхәп иптәш, әле генә мин паромда шундый шат, ашкынып торган бер егет идем. Әле генә канатсыз очып сиңа килдем. Мин синнән Рәйхан турында ишетергә килә идем. Менә мин аны ишеттем... Сәхәп. Морат иптәш, ник аны сөйләргә? М о р а т. Мин сипа ниндидер авыр сүз әйттем. Ләкин мин беләм. Монда синен бер гаебең дә юк. /Мине гафу ит! Сәхәп. Юк, мин аңлыйм бит инде... Морат. Рәйхан гаепле! Кем соң ир дигәне? Сәхәп. МТС Гәрәй дигән директор. Морат. Яхшы торалармы? Сәхәп. Менә яхшы торалар бит әй. М о р а т. Искиткеч! Акылга сыймый. Директор! Кем булсын, күк пальтодыр инде берәр. Нәрсә, бик баймыни инде? Алай дисәң?.. Юк, юк, шушы Рәйхан бит, мин аңа дип җиһазлап куйган гөл кебек фатирга төкереп чыгып китте. Директорга чыккан! Юк, юк, дөрес түгел! Монда ул түгел. Ул чыккан. Ләкин бу ниндидер бер аңлашылмау! (Сәхәп алдына килеп.) Ул мине күрү белән миңа ташланачак. Ул ирен ташлап миңа чыгачак. Мин аны коткарырга, аның белән аңлашырга тиеш. Кайда тора ул анда? Сәхәп. Морат иптәш, сиңа хәзер алар авылына барырга кирәкми бит. Нигә анда? Син туп-туры Казанга, укуыңа китәргә тиешсең! Оныт син аны! Ул эш бетте. Бөтенләй оныт! Морат. Юк, юк, син белмисең безнең араны. /Монда эш башка. Мин ни өчен, кем өчен кайтып киләм соң? Юк, мин аны күрмичә китә алмыйм. Беркая китә алмыйм. Мин аның йөзенә генә булса да бер күз салырга, әйе, һич югында күз салып үтәргә тиешмен. Ул минем белән күзгә-күз очрашырга тиеш. Әйт: ничек күрергә? Сәхәп. Ничек дисеңме? (Кинәт.) Ә нәрсә булган? Туп-туры барырга да иске таныш булып өенә кереп чыгарга! Кешеләрчә, шул гына. Морат. Чәй эчәргә? Шул ире алдында?.. Мин нәрсә, әйе, әйе, дип утырам буламы? Фатиха биреп чыкмыйммы тагын? Рәхмәт. Ә нәрсәгә әле мин аңа үземне белдерергә, бик кирәк? Сәхәп. Үзеңне белдермәскәме? һәй, аңа китсә, эш тагын да җинел. Рәхим ит, менә! (грпм-париклар күрсәтә.) Грим саласың да, үзеңне танытмыйча гына күреп чыгасың. Морат. Шаярасың, Сәхәп! (Күрше бүлмәгә кереп китә.) Сәхәп (артыннан). Нигә шаярыйм? Син нәрсә, минем искусство ма ышанмыйсыңмыни? (Шкатулкасын, жоннарын күтәргән хәлдә,, үз- үзенә.) Тәмам шашкан. Юк, юк, аны Рәйхан апа белән очраштырырга һич тә ярамый. Тиз генә моннан озатырга кирәк! (Морат артыннан кереп китә.) Бибкәй. Мөмкинме? (Керә.) Үзе юк?.. (ШОлен, дәфтәрен ала.) Дәфтәрем! Шул хәтле курыктым. Күрмәгән!.. (Тыңлый, бүлмә янында кыштырдау ишетеп.) Алар монда? (Аяк очына басып кына ишеккә бара.) Кем икән ул кунак? Шундый мәһабәт кеше. Әйткәннәр иде шул.
25
паромда бер артист гармонь белән бер яңа көй уйнады дип. Шул кешеме? Чыгалар! (Почмакта эленгән бер кием артына ышыклана.) Сәхәп (сөйләнеп бүлмәдән чыга). Юк... элек киеп кара әле син. Минем бит үземә күрә бутафориям дә бар... (Чөйдән бишмәтне ала, артыннан Бибкәй килеп чыга.) Ай! Күк капусы ачылдымыни? Бибкәй! Бибкәй. Зинһар өчен мине сезнең эшегез белән кызыксына дип уйлама тагын. Менә шәлемне алырга кердем. Сәхәп. Бибкәй! Туктачы, бер генә минутка... Үтенәм мин синнән... Бибкәй. Пәрсә бар? Сәхәп (каршына килеп). Кичер, гафу ит мине, Бибкәй. Нинди зур тупаслык эшләдем. Синең шикелле бер саф күңелне рәнҗеттем. Сорыйм, зинһар өчен гафу ит! Мин гаепле. Бибкәй. А... син нинди яхшы була беләсең! Гел шулайга булса иде, Сәхәп абый. Синдә шундый үзгәреш күрәм. Сәхәп. А, чыннан да миңа үзгәрерлек хәлләр булды монда. Мин сиңа бүген кич барысын да сөйләрмен. Кеше көтә. Тагын бер гафу ит. (Кулын кысып, бишмәтне беләгенә салган килеш бүлмәгә кереп китә.) Бибкәй (ялгыз). Нинди яхшы! Чыннан да, мин киткәч нинди хәл булды монда? Тукта, исемен дә сорамый калдым, кем булды ул артист? Ә? Академиядән килгән түгелме? (Аяк очына басып килеп тыңлый. Бик гаҗәпләнеп.) Ә? Сәхәп аңа Морат иптәш дип эндәшә. ЛАорат! Энекәйләрем, йөрәгем жу итеп китте. Бүген генә Рәйхан апага Мораттан хат китердем, шул Моратмы әллә? Шул, шул кайткан! (Исенә төшеп.) Мм-м! Башта Сәхәбең кайтып әйтте дигән иде бит! Тукта, болар мөгаен Рәйхан апаны күрергә берәр хәйлә маташтыралар. Нишләргә миңа хәзер, ә? Я, бу Сәхәпнең башсызлыгы!? Нәрсәсенә шул хәтле ауган бу кешегә? Белми торгандыр ул! Хәзер миңа ничек тә Сәхәпне күрергә кирәк! (Уртага килеп.) Я, кая үрелә ул? Юк, бу кеше монда килеп тә мутлыклар уйлап йөрмәсен әле, үзен моннан һәйбәтләп, өйрәтеп җибәрергә кирәк! Пәрдә. £
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
Тыкрык. Бер яктан ян тәрәзә белән клуб арты күренә. Степа буйлап рәшәткәле бакча. Кызыл тәлкәшле аю баланы. Аның янында ян капка. Сәхнәнең икенче ягында өянке, аксыл көмеш төстә. Артта, авыл кыеклары аша янгын каланчасы. Рәйхан керә. Клуб капкасына килә. Икенче яктан Батырның «Әннә-әннә» дип такмаклаганын ишетеп, тукталып кала. Рәйхан (әйләнеп, тыңлап). Минем Батырым! Көйләвен кара. Дөньяда шуннан да матур нинди тавыш бар?.. Гөлбикә җыры ишетелә. Ал бишеге бар аның, т Гөл бишеге бар аның; Өзәләнеп сөяргә Үз әнкәсе бар аның. Әлли бәү, әлли бәү! Бала да аны кабатлап ә-ә-ә... дип көйләп куя. Өянке яныннан никелле бишек арба эгәреп Г ө л б и к ә килә. Гөлбикә (балага). Хәзер әниәгә кайтып җитәбез. (Күреп.) Ә, менә ич, әниәсе үзе монда, сора әле, сора: каян киләсең, әннәм? Рәйхан (аларга табан килеп). Менә, Гөлйөзем әбисеннән киләм. ич. (Балага.) Нәнием, кайтып киләсеңмени, ә?
26
Гөлбикә. Әниә ди, сине таптыра башлады. Рәйхан. Җаным! Гөлбикә. Менә чәчәкләрен кара. Үзе өзгән. Тукта, кая соң уенчыгың? (Карый, гаҗәпләнеп.) Бәлеш! Әле генә шалтырата иде. (Балага.) Атып ташлап калдырдыңмы әллә? (Исенә төшереп.) Ә... күпер янында? Шунда туктап тордык... Рәйхан. Я. ярар инде, калса тагы... (Балага.) Бәбкәчем минем! Гөлбикә. Алып киләм, киләм! Калдырырга теге... (Китә.) Рәйхан (бишек янында, өянке астындагы агач төбенә утырып баланы иркәләп). Алла, ятышы! Арыдыңмы уйнап, я? Әле син шул кулларың белән чәчәк тә өзә беләсеңмени? Бир чәчәгеңне миңа, бир, бир! Бирмисең? Ә, чәчәк урынына син үзең килергәме? Юк, мин үзем сиңа киләм, менә! Менә мин синең кочагыңа керәм!.. (Башын селкеп, муенына чума.) Менә борыным белән кытыклыйм әле мин сине... (Иелә.) Минем шатлыгым, минем киләчәгем, йолдызым! (Үбә.) Эмм, татлы! (Комарланып үбә.) Минеке бит син, минеке, минеке! Яле, киерелгәндә киртә буе, сузылганда солы буе, үс, үс! (Сыйпап.) Ә, йокың киләме синең? Бик киләме? Яле шул кулың белән минем муенымнан кочаклап лот, икәү йоклыйбыз, я? (Бишеккә ята, җырлый.) Ал ялан, ялан, ялан... Гөл балан, балан, балан, Күк үлән, үлән, үлән, Йөр балам, балам, балам. (Көлеп, ана карап.) Я, кем син болан ятасың? Әйт, кем син? Шагыйрьме, комбайн йөртүчеме, әллә Мичуринчымы? Мөгаен ни дә булса бер яналык уйлап табучы. Әйе, әйе, әнә күреп торам, син шул әтиеңнең тракторына атом энергиясе куйгансың да ул әнә шуып кына йөри. Нигә, мөмкин түгелме әллә? Шул мөмкин түгел эшләр булыр синнән. Үзең дә мөмкинлек ич әле син! Син үзең дә — булыр мөмкинлек! (Сөя.) Яле карыйк бармакларыңны... Син минем кебек кенә булмассың, менә нинди озын. БУ бармакларың каләм тотар, бөтен синең күңел серләреңне язар. Гыйлем итеп язар, рәсем итеп язар, шигырь итеп язар. Бу куллармы? Бу куллап машина тотар, мылтык тотар. Илен яудан, йортын даудан саклар! Бәйсез бу куллар! Батыр кулы булыр бу! Арслангәрәй үлы Батыргәрәй! Минеке бит син, минеке! (Тагын иелеп җырлый.) Кич сүнәр шәфәкъ, шәфәкъ, Күз йомар чәчәк, чәчәк! Күз йомып чәчәк кебек йоклар ул рәхәт, рәхәт! Гөлбикә (керә. Кулына шалтыравык тоткан.) Менә, әйттем Сит күпер янында... (Карап.) Әле китеп тә бардымыни бу? Рәйхан, йоклаттым... Әни, мин Сәхәпкә генә кереп йомыш әйтеп чыгам. (Сәхәп капкасына таба китә.) Еракта мотор тавышы. Гөлбикә. Әнә, әтисе дә мотоциклда кайта, без дә автомобильдә кайла торыйк. (Арбаны этәреп алып китә. Клубтан Рәйханга каршы Бибкәй чыга.) Рәйхан. Бибкәй! Бибкәй (аны тотып). Рәйхан апа! Рәйхан. Өйдәме Сәхәп? Бибкәй. Өйдә әйдәсен дә... Кеше бар әле анда, Рәйхан апа. Рәйхан. Кем, ят кешеме? Б и б к ә й. Әйе, бер артист килгән.
27
Рәйхан. Артист? Алай булгач, кереп тормыйм, син аны күрәсек ■бит, әйтерсең аңа: Гөлйөзем әби бик матур итеп курайда уйный икән. Ватан сугышында үлгән улына көй чыгарган. Бүгенге концертына әбине алдырсын. Ул килергә риза булды. Бибкәй. Тыныч булыгыз, Рәйхан апа. Әбине үзем кереп алып чыгармын. Сез аннан җыр язып алдыгыз, Рәйхан апа? Рәйхан. Әйе... Алайса, сиңа тапшырдым. Югыйсә, ул сукыр кеше үзе килә алмас та. (Китә башлый. Кинәт Сәхәп өендә гармонь тавышы. Рәйхан көе уйнала.) Рәйхан (адымы тотылган кебек туктап). Кем уйный ул? Бибкәй (куркып читкә). Әгәр дә ул хәзер аны белсә?.. Л ә л ә белән Илдус үтеп барган жирдән туктап, туры рәшәткәгә барып, көй тыңлыйлар, бар да тып-тын кала. Морат җыры (ачык тәрәзәдән ишетелә). Аклы ситса күлмәгеңнең Якаларын кем уйган. И... исемең матур Рәйхан куйган, Сине лә күреп кем туйган? Рәйхан. Нинди яңа көй? (Өянке төбенә утыра.) Б и б к ә й. Рәйхан апа... (Кочаклый.) Тыңлыйлар. Җырның ахыры яңадан кабатлана. Р ә й х а н. Сәхәп түгел... Кем? Шул артист җырлыймы? Бибкәй. Әйе, Рәйхан апа! Рәйхан. Әйбәт җырлый. Әйбәт... Тавышы да яхшы. Бибкәй (бик шатланып читкә). Ай, белмәсә генә! Морат җыры ишетелә. Гөлләрем гөл өстендә лә Рәйхан гөл-гөл өстендә; И... еласам яшем сиңа төшәр, Гыйшкым синең өстеңдә. Рәйхан. Нинди сүзләр бу? Тукта, җырын язып алырга! (Дәфтәрен тезенә салып яза башлый. Җырның ахыры кабатлана. Яза.) Рәйхан гөл... Ә тавышы... Тавышы да, нәрсәдер, таныш кебек... Мәпә керә. Рәтлерәк киенгән. Тыңлый. Бибкәй (шатланып, читкә). Белмәде! (Аңа.) Нинди яхшы! (Кочаклый.) Морат җыры. Бирдең Рәйхан кулъяулыгың, Алдың, Рәйхан яулыгың; И... алмадың биргән яулыгың, Алдың йөрәк саулыгын... Рәйхан (яза). Кызык... Мәпә (икенче яктан Бибкәйгә килеп, әсәреп). Кем җырлый ул? Бибкәй. Артист бер. Карт кына... Мәпә. Рәйхан дип тә кушып җырлый. Карале! Бибкәй. Ул исем кайда юк! Гөл исеме. Мәпә. Карале... Карт кына үзе. Тавышлары... Морат җыры ишетелә. Аклы ситса күлмәгеңнең Таба алмадым ишләрен, И... гомерем буйларына, Рәйхан, Оныталмасам, нишләрем?..
28
Рәйхан. Нинди яхшы җырлый. (Каләмен куеп.) Нәрсәдер... яшь* чаклар да искә төшеп киткән кебек булды. (Үзен җиңеп.) Тилелек түгел диген!.. Куй, куй! (Бердән тора. Бибкәйнең яшьле күзләрен күреп.) Син нәрсә? (Карашып торгач.) Кем фамилияле артист, белдеңме? Б и б к ә й. Юк, Рәйхан апа. Рәйхан. Әйбәт җырлый. Тавышы да яхшы. Менә Сәхәпкә әйт инде, бүген концертка шул артистны сорасын әле. Б и б к ә й. Ярый... Рәйхан (Мәпәгә). Әйдә киттек. Син нәрсә, Мәфтуха? Мәпә. И, мин шул моңлы җырга бер дә түзә алмыйм. Бигрәк бит бу! Р ә й х а н. Әйдә. Чыннан да? (Тукталып, үз-үзенә.) Артист? Ә тавышы... Тукта... Әллә бу... (Клубка кире атлый.) Тавышы... (Туктый.) Юк, юк... (Мәпә артыннан чыга.) Бибкәй (шатлык белән). Белмәде бит, белмәде! (Озата чыга.)* И л д у с рәшәткәдән төшеп, Ләләгә. И л ду с. Оттыңмы? Л ә л ә. Оттым, оттым! Илдус. Яле, я? Ләлә (авызын йомып, эчтән килә торган тавыш белән Рәйхан көенең яртысын көйли дә көлеп җибәрә.) Матур бит? Илдус. Матур! Ләлә. Бүген кич җырлыйбыз. Әйдә, гармоньга сал. И л д у с. Әйдә... (Тукталып.) Ләкин син авыз эченнән көйләп бар,, оныта күрмә, тиз! Йөгерәләр. Бибкәй әйләнеп керә. Б и б к ә й. Чыннан да... Нинди җыр булды... Нинди моң? (Исенә килеп.) Тукта, болар нишлиләр әле? Рәйхан апа шушында, болар... Ярый кем җырлаганны белмәде. Ә белсә? Нәрсәгә бара бу эш? Җитмәсә, шул кешенең интригасына Сәхәп катыша! Юк, моны шуннан арыга җибәрергә ярамый. (Шакылдатып.) Сәхәп абый! Чык әле бирегә! (Үз- үзенә.) Тукта, күзен ачыйм әле мин аның! Сәхәп клубтан чыга. Сәхәп. Монда идеңмени? Ай, Бибкәй! (Аның кул очларыннан тота.) Бибкәй (кулын тартып алып). Әйт, син нишләдең? Гримнар салып, кемне син анда бабай ясыйсың? Сәхәп. Мин? Нишләп мин аны бабай ясыйм, ди? Мәхәббәт кенә ул, егетне бабай, бабайны малай ясый. Б и б к ә й. Әйт, кем ул? Морат исемлеме? Син, шушы кешене монда китереп, Рәйхан апа исеменә көй җырлатасыңмы? Элекке гашыйгыннан? Сәхәп. Ә син әле каян... Бибкәй (сүзен бүлеп). Ничек? Рәйхан апа шушында, урамда, син үз тәрәзәңнән ана атап көй җырлатасың? Сәхәп. Тукта, Рәйхан апа монда булдымы? Бибкәй (күрсәтеп). Әнә, китеп баралар. Сәхәп. Нәрсә, кәефе киттемени? Бибкәй. Китәр дә шул, кеше үтеп барганда, исеменә атап җыр җырлагач? Сәхәп. Туктале, Морат иптәш күреп җырламады бит аны! «УЛ ОИТ Рәйхан апаны бөтенләй монда дип тә белми, үз авылларында дип белә! Б и б к ә й. Ярый, нишләп син аңа гримнар саласың?
Сәхәп. Соң, нишләргә кешене? Ишеттең бит син аның көен? Грим дисең, кеше ярата, аңлыйсыңмы син, шашар дәрәҗәдә ярата. Сал- I дырса икән әле ул синнән гримен! Аны да күтәреп бәрә! Соң, нәрсә ди Рәйхан апа? Б и б к ә й. Ярый әле, кем җырлаганын белмәде. Мин аңа артист җырлый дидем. Сәхәп. Соң, белмәгәч? Бик шәп! Тукта, мин аны хәзер... (Рәшәткәгә кага.) Морат иптәш? Морат (эчтән). Әү! Сәхәп. Чык әле. (Бибкәйгә.) Беләсеңме, мин аны хәзер алдап- йолдап моннан озатам, китсен. Бибкәй. Нигә алдап-йолдап? Туп-туры әйтеп аңлатырга кйрәк -кешегә. Хәзер озат. (Йөгереп китә.) Сәхәп. Туп-туры әйтеп, Рәйханның монда икәнен белгәч, китәме соң ул? Юк, юк, аңа моны ничек аңлатып булсын? Хәзер ул башын югалткан, алдау булса булыр, хәйлә белән генә озатабыз аны. Клуб тәрәзәсендә Морат күренә. о р а т. Ни бар? Сәхәп. Морат иптәш, хәзер машина була. Әгәр дә бүген китәм , .дисәң, шушы машина белән китәсең. Морат Машина? Кайда була ул машина, еракмы? Сәхәп. Әнә, шушы урамның теге башында чат бармы? Морат. Кайсы?.. Теге ике хатын сөйләшеп торган җирдәме? Сәхәп. Юк, юк. Нинди ике хатын? Алар ясле янында бит. Син алариы узып кара... Морат (карый). Узып... Тукта! Шул ак киенгән... Бу бит Рәйхан! Сәхәп. Син нәрсә? һәр сөйләшеп торган хатынны Рәйхан дип күрә башладыңмы әллә? (Үз-үзенә.) Каян хәтле күрә бит! (Алдына чыгып ышыкламакчы була.) Морат (Клубтай чыгып). Рәйхан! Ул!.. (Омтыла.) Сәхәп (иңбашыннан тотып). Акылыңа кил, Морат иптәш! Син кайда? Морат. Мин бик акылымда. Менә син миңа аңлатып бир: син нәрсә? Ничек соң бу? Димәк ул монда? Сәхәп (хат чыгарып). Менә хат. Мин сиңа монда барын да аңла- ■ тып яздым. Моны мин сиңа машина кузгалып киткәндә генә бирергә тиеш идем. Морат. Ничек? Мин иң элек Рәйханны күрим дип кайтам, шул вакыт Сәхәп, минем дустым Сәхәп, миңа гримнар тоттырып, мине моннан озата! Ник син миннән яшердең? Сәхәп. Л^ин сиңа аны әйтергә тиеш түгел идем. Ләкин син үзеңнең җырың белән... Морат. Җырым? Аһа, менә ни? Димәк, ул аны ишетте! Җыр ул, иптәш, могҗизалар тудыра! Сәхәп. Әйе. Яхшы могҗиза тудырасың син! Ул урамнан үтеп барсын, шул вакыт син — Морат тәрәзәдән аның исеменә җыр җырла. Бу апа ничек тәэсир итәргә тиеш инде? Морат. Тәэсир дисең, нәрсә, еламагандыр бит ул? Сәхәп. Бәлки елагандыр да. Мин белмим. Ләкин син моннан үзеңә нәтиҗә ясарга тиешсең! Морат. Елаган! Рәйхан елаган! /Минем җырымнан! Рәйхан! Әнә ул бакчалы йортка борылды, ул шунда’ч (Сәхәпкә.) Ул мине сөя! Аны син миннән яшерәм дип уйладың, үзең табып бирдең! Номерың үтмәс, Сәхәп! Аера алмассың! Минем җырым — аның күңелендә. Мин җырлаганны белде. Бик шәп! Мәсьәлә хәзер ачык! Сәхәп. Ялгыштың, егет, ялгыштың, ул син җырлый дип белмәгән дә.
29
30
М op а т. Белмәгән? Җырдан әсәрләнгән, кем җырлаганны белмәгән? Сәхәп. Әйе, ярый әле, анысын белмәгән. Менә шул: ул-бу сизелгәнче, син хәзер моннан китәргә тиешсең! Морат. Куасың? Сәхәп. Ә ничек уйладың син, Морат иптәш? Нәрсә эшләгәнеңне беләсеңме син? Хәзер коең белән бергә бу хәбәр бик әйбәтләп илгә таралыр. Иң элек бу Рәйхан апаның гаиләсенә, аннан аның авторитетына тап булып төшәр. Аннан сиңа хәзер аның ире белән очрап аңлашырга туры килә. Җанҗалмы бу? Морат. Ире белән? Ә нәрсә миңа аның ире? Кирәкми мина аның ире. Сәхәп. Кирәкмәсә, шул: хәзер автобус килеп җитә, без хәзер синең белән чемоданнарыңны алып шунда барыйк. М о р а т. Китәргә? Тукта әле, син нәрсә? Мин Рәйхан өчен килим дә. аны табыйм да, күрмичә китим? Нәрсә хакына? Сәхәп. Яратуың хакына. М о р а т. Сәхәп иптәш, син нишлисең минем белән? Сәхәп. Әйе, әгәр дә аны үзеңнән артык яратасың икән, син хәзер аның хакына китәргә тиешсең! Үзең өчен дә! Морат. Үзем? Үзем мин кечкенә мәсьәлә. Сәхәп. Ничек кечкенә мәсьәлә? Син бит хәзер җырың белән халыкка фаш булдың. Легендар гашыйк! Менә хәзер бар да эштән кайтырлар, сине карарга төшәрләр. Анысын үзең дә теләмәссең дип беләм. М о р а т. Сәхәп дус?.. Сәхәп. Әйе, дус дисең икән, минем хәлемне дә уйла. Ул синең җырыңны минем тәрәзәдән ишетте... Морат. Мәхәббәт... Гаилә... Дуслык... Ә мин? Минем бер дә хакым юкмыни? Рәйхан елаган... Ә мин нәрсә? Минем йөрәгем еламыймыни? Елаган икән, ул үзе гаепле! (Аңа карый.) Ә сип... Мин сине аңладым, ярый, тынычлан, сиңа бернәрсә дә булмас, мин сине үземнән җинел коткарырмын! (Кереп китә.) Сәхәп (ялгыз). Нәрсә ди? Нишләргә итә ул? Анда тагын Рәйхан апа? Ул ни хәлдә? Шулай ук мин бәлале эшкә уралдыммы? Нәрсәгә бара бу? Юк, юк! Ул хәзер бик каты сискәнде, хәзер аны ычкындырырга ярамый. Бибкәйнеке дөрес: әлбәттә аны хәзер үк шушы автобус белән озатырга кирәк! Көчләп булса да утыртып җибәрәм! (Кереп китә.) Пәрдә.
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ Рәйханнар йорты. Унда берничә баскыч белән өйгә керелә торган култыкса. Шул ук якта калкулык буенча үрмә гөлләр һәм озын кызыл чәчәкләр белән әйләндереп алынган күшәк шикелле бер урын булып, өстәл, урындыклар куелган. Аларга каршы бу якта, алда, ике агач кәүсәсе күренә. Бу ике ггачныц ботакларына өстән кеше биеклегеннән элдереп ак ябу тартылган. Бу җир баланы кояштан күләгәләп саклап йоклату өчен әзерләнгән урын, күшәк ягыннан караганда ышык як булып күренә. Артта буйда н-буйга яшел рәшәткә тотылгап, уртасындагы кечкенә капкадан урамга чыгыла. Яо буйлап сузылган тар гына урам аша. зур чокыр аркылы каршыда, еракта МТС ныц кояш төшкән ак биналары, амбарлары, киц кырлар күренә. Офыкта бер яклап урман сызыгы, анык өстендә югарыда ак мамык шикелле ак болытлар, офыкны күтәренкерәк күрсәтергә теләгән кебек, кабарып торалар. Пәрдә ачылганда, өйдән баскыч остенә Г ә р ә й чыгып баса. Кулында газета. Урамга карый. Урамнан, күшәк артыннан, Гөлбикә әби бишек арбаны этәреп килгәне күренә. Арбаны капкадан кертә. Г ө л б и к ә. Әиә, әттәсе дә кайткан. Хәзер әнисе дә кайтып килә. Арды, йоклап китте бала. Гәрәй. Рәйхан да су буена төштемени?
31
Г ө л б и кэ. Юк, без әннәсе белән әнә өянке төбендә очраштык. Үзе көйләп йоклатты. (Бишек арбаны ак ябу астына кертеп куя). Я... ябуын төшермәсәк тә ярар... Бик матур йоклый, чебен дә юк. Ятсын җиләстә. Гәрәй. Яхшы, яхшы, әнкәй... Гөлбикә өйгә кереп китә. Урамнан Рәйхан белән Мә п ә киләләр. Мәпә канканы ача, Рәйханны кертә дә үзе тышта калып рәшәткәгә таяна. Рәйхан. Син кайткансың ич! Гәрәй. Әйе. Тукта... Син... Нәрсә?.. Р ә й х а н. Берни юк, юын, хәзер аш булдырам. (Кереп китә.) Гәрәй. Берни юк та менә, Мәфтуха сеңелкәш тә елаган бит. Мәпә. Син дә еларсың әле, тукта, аның көен ишетсәң! Гәрәй. Нәрсә, көй дисеңме? Нинди көй? Кемне җырлаттыгыз? Мәпә. Бер артист җырлады. Карт кына. Урамнан тыңлап тордык. Гәрәй. Артист? Кем икән ул картлач? Филармониядәнме? Мәпә. Ахры. Ә көе! Җитмәсә әле Рәйхан дип тә кушып җырлый бит. Гәрәй. Шул хәтле үк мени? Андый җырчы булгач, үләм инде •мин ул кешегә. Кемгә, Сәхәпкә төшкәнмени? Хәзер барып алып киләм. Мәпә. Рәйхан апаны да елатмакчы буласыңмы әллә? Гәрәй. Тсс... Уяндымы әллә? (Бишеккә барып тирбәтә.) Мәпә (исенә төшеп). Ә? Табагачын алып торыйм дигән идем бит... (Өйгә кермәкче була. Арттан Бикбулат күренә.) Бикбулат (капкада). Мәфтуха! Мәпә. Бәлеш! Син кайттыңмыни әле? Бикбулат (көлә). Сәгать өч! Мәпә. Әйдә, ашым мичтә, әзер... Өйдә Бәди әби калган иде. Бикбулат (аның өстенә карап). Карап торам, болан җыйнаклангач, үзең чистый матур гына хатын булып китәсең икән ләбаса. Мә, бүген концертка билет үзеңә! (Бирә.) Мәпә. И, каян белеп алдың? Ул анда бер җырчы килгән, барабыз гына. Синең костюмыңны да рәтлисе бар, пани. Бикбулат. Әйдә, капкалаштырып кына алыйк та, яслегә керен чыгарга кирәк. Мәпә. Кердем, сөйләштем, эше бетте, менә шуннан кайтып киләм. Бикбулат. Аны да сөйләштең? һи... Шалкан белән колмак хикәяләре генә булдык без синең белән. Әй, күтәреп кенә алып кереп китимсәиә! (Күтәреп алып китә.) Рәйхан. (Тәрәзәдә күренеп.) Нәрсә ул? Гәрәй. Бикбулат Мәфтухасын күтәреп алып кереп китте. Р ә й х а и. Нәрсә булган днп торам тагы, уты да, суы да бергә. Син кая? Китмә, аш әзерлим. (Кереп китә.) Г ә р ә й. Син әзерли тор, хәзер әйләнеп керәм. /Мин монда гына. (Фуражкасын алырга болдырга менә. Урамга карап.) Сәхәп?.. Кем белән йөри ул? Шул артист беләнме? Юк, бу карт түгел, бөтенләй яшь кеше. Хәзер... (Өйгә кереп китә.) Урамда рәшәткә буйлап чемодан күтәргән Сәхәп белән Морат килгәне күренә. Сәхәп (артына карап, кулын изәп, акрын һәм ашыгыч). Әйдә инде... Күрмиләр... (Үзүзенә.) Юлы да шуннан бит әле аның, каһәр... (Моратка.) Алдыңа гына кара да уз инде... Морат (кинәт капкага тукталып). Шушында! Юк, мин Рәйханны күрмичә беркая да китмәячәкмен! (Керә.) Сәхәп (аның юлына аркылы төшеп). Тукта! Кеше йортына басып керәсең?.. Семья бозарга?.. Морат. Катышма! (Аны бер якка этәреп керә. Болдырга Гәрәй чыга.)
32
Гәрәй (нык карап тора). Таныйм бит мин моны? Тукта... Морат (аца карап катып). Алмасв Арслангәрәй! (Чемоданы дөп итеп кулыннан төшә.) Гәрәй (карап торгач). Тимергазин Морат! (Ана ташлана; кочаклашалар, үбешәләр.) II... Сине дә күрер көн бар икән! Әй, дус кеше! Югыйсә үтеп китәрсен икән! Кайдан болай җил ташлады! Әйдә, әйдә! (Сәхәпкә.) Кертеш, кертеш! (Чемоданына ябыша.) о р а т (ничек ычкынырга белмичә). Юк, тукта... Мин автобуска төшеп бара идем бит, Арслангәрәй иптәш, бик кызу... Юл кешесе... Г ә р ә й. Ниткән автобус та, ниткән ни ул? Әнә син әйт, телеграмма алдым, сөйгән кызым ярты сәгать эчендә муенына бау сала, диген, анда да җибәрмим. Фронттан бирле... Үз аягыц белән үз капка төбемә килеп, керми дә үтен китсәң? Ул аннан нәрсә? Ул аннан үпкә генә түгел, йөрәк, бавыр барысы да берьюлы булыр иде. Морат. Билетым да алынган иде... Көтәләр! Гәрәй (әйтергә бирмичә). Билет! Һәй, көтсеннәр! Арестта утырдым гына диярсең... Бүген син минеке. (/Моратны кочаклап, өстәл янына китереп утырта.) Морат бит, ии!.. Кем уйлаган! Хуш килдең, я, я! (Сәхәпкә.) Кертеш, кертеш чемоданын! Морат (Сәхәпкә). Ул чагында... Сәхәп. Алгы автобуска каласың... Гәрәй. Калсаң? һәй! Әнә машинам. /Машина җитмәсә, аэроплан белән кудырам. Кемгә саныйсың син мине! Әй, Сәхәп, Сәхәп! Я, беләсеңме, син миңа кемне алып килдең? Ай-Һай, белеп җиткерә алмассың шул! (Өенә табан эндәшеп.) Рәйхан, Рәйхан җаный, кара әле... (Өенә омтыла.) Рәйхан (тәрәзәдә күренеп). Җаным, син китмәдеңмени? Гәрәй. Кая! Китү була димени? Синең ул картлачың кайгысы калдымыни монда! Минем бәхетне карале син! Картны эзләп чыгам, яшьне табып керәм! Күрәсеңме, кемне алып киләм сиңа? Рәйхан (Моратны күреп, үз-үзенә). Ул! Гәрәй (/Моратны тартып китерә). Таныш бул, бу минем дөньяда ин газиз күргән дус кешем—Морат Тимергазин. (Рәйхан баскыч өстенә чыга.) Бу минем күгәрченем шушы инде — Рәйхан! М о р а т. Исәнмесез! Р ә й х а н. Исәнмесез! (Күрешәләр.) Хуш килдегез! Гәрәй (Рәйханга). Я, кунакны алып керик. Әллә монда, җиләстә яхшырак булырмы? Морат. Моннан да матур җир эзләү гөнаһ булыр. Г ә р ә й. Шулай дисеңме? Әйдә биредән, Морат. Кая әле... (Кесәсен суккалап.) Минем папирос... Морат (портсигарын чыгарып). Рәхим ит. Г ә р ә й. Юк, юк... Хәзер. (Өйгә кереп китә.) Рәйхан (Гәрәй артыннан). Син таба алмассың... (Моратка.) Гафу итегез... (Кереп китә.) М о р а т. Зинһар борчылмагыз... (Үз алдына.) Алмаев Арслангәрәй... Рәйханның ире?.. (Сәхәпкә.) Ник син моны миңа әйтмәдең? Сәхәп. Ник әйтмим! МТС Гәрәй дидем ләбаса. Морат. МТС Гәрәй, әйе, әйе... син миңа шулай дигән идең. Ул икәне ник кенә башыма килсен, ичмасам. w Сәхәп. Башыңа килергә бит, синең башында Рәйхан гына. Ярын, мин киттем... Морат. Кая?.. Мине шунда калдырыпмы? Сәхәп. Миңа килешми. Соңрак әйләнермен. Таныш булып чыктыгыз бит, сүзегез бәйләнер инде шунда. (Үз алдына.) Таныш кына булса! Үз кулым белән китереп тоттырдым. Бибкәй ни әйтер? (Чыгып китә. Портсигар алып Гәрәй чыга.)
J „С. Ә.' № 1. 33
Гәрәй. Кара, кунакны берүзен калдырганбызмы әллә? (Портсигарын чыгарып сала.) Әйдә, дус кеше, әйдә! Киттемени әле теге? Морат. Килермен әле дип китте. Эше бар, ахры. (Кабызалар.) Карап торам да, син монда яхшы гына урнашкансың, ахры. Гәрәй. Яхшы гынамы? Әнә чокыр аша күренеп торган шул МТС инде минем. Шуның өчен МТС Гәрәй диләр мине. Әнә ишетәсеңме, тыкылдый? (Тыңлыйлар. Бик еракта мотор гүләве.) Теге урман буенда безнең ЧТЗ лар ул. (Көлә. Аннан җитдиләнеп.) Җир әйләндерәбез, иптәш! Шуннан торып егерме чакрым әйләнәгә кулым җитә. Бүгенге көндә ат көченә салсаң, шушы сыңар кулымда ничә мең ат куәтебез бар. Я, ал элекке иң зур алпавытны! Князь Сухоруковны? Аның ат куәтен кара. Минем янымда кем ул? о р а т. Чүп! Г ә р ә й. Махы бирде юк. Ярышабыз. Кызыл байракны кулга эләктереп алдык инде. Аны бирде юк. Морат. Бер эшегез генә калган. Бу чокыр аша әкияттәге кебек тимер күпер генә суктырмагансыз. Я, аяк ничек? йөрергә җайсыз түгелме? Гәрәй. Миңа нәрсә? Әнә теге күпердән әйләнәм. Мотоцикл. Аңа да өйрәндем. Аягы аяк, бу кул шулай калды бит минем, иптәш. Күрәсең, исеме бар, жисеме юк. Морат (кызганып). Ах, синең ул шулай калдымыни инде? Алайса син бер кул белән генә шул хәтле эш әйләндерәсең икән? Г ә р ә й. Әйе, алай да син аңа карап мине сынар куллы дип саный күрмә, ялгышырсың. Мин ике куллы, иптәш. Ул икенче кулым, әнә, Рәйхан. Хатының иш булса, бер кулыңда да ике кулдай артык куәт була икән. Монысы бераз мактану кебек тә булды бугай, хәер, булсын, дөресе шул, шуның белән кайчан ике куллы кешеләр дә эшли алмаган эшне башкарып ташлыйсың. Морат. Хәтеремдә. Бөтенләй изелгән иде ул кулың... Мин, ай-һай бөтенләй кисмәгәйләре, дип курыккан идем. Гәрәй. Кул гынамы! Баш та киселгән иде, ут астыннан үзең алып чыктың бит! Әй, иптәш, иптәш! Я әйт, шул вакыт якында гына син булмасаң, мин монда була Торган кешемени? Бүген генә Рәйханга сөйләп утырдым, ах, мин әйтәм, бар микән дөньяда шул кеше, бер генә күрер идем, ичмасам адресы да юк. Чыксам, син! Тукта, мин әйтәм, күземә ышанмыйм, Морат ич! һәм Морат! Үзең! Әй Морат! Ярый дус кеше, минем тормышны күргән кебек бул, әйдә, өйие дә күреп чыгыйк. (Кереп китәләр. Рәйхан чыгып өстәлгә эскәтер җәя.) Гөлбикә (өйдән чыга). Морат бәбкәем кайткан ич, кара. Рәйхан. Син аны бик исемләп исәнләштең мнкәи инде? Гөлбикә. Исәнләштем, исәнләшмичә. Бөтенләй ир булып кайткан... Мигә? Ярамый идеме әллә? Рәйхан. Ярый да соң. Гөлбикә. Әйтәм, мин исәнләшкәч, кияү карап куйды. Я, аны ни? Рәйхан. Урын-җир корулымы анда? (Кереп китә.) Г ө л б и к ә.* Җыйган, җыйган. (Ялгыз.) Нигә бик саклана? Әллә берәр уй белән килдеме икән бу? Хәер, бик каты гыйшык тотып йөргән иде инде йөрүен. Вәгъдәләре дә бар иде кебек. Нихәл итәсең, чәче чәчкә бәйләнеп тумаган булгач? Бибкәй (йорт ягыниан, бала яткан җирдән, качынып-посынып керә. Серле). Гөлбикә апа! Гөлбикә. Әү, әү? Синмени, нәрсә бар? Бибкәй. Я, нишлиләр? Гөлбикә. Кем? Кем? Кунакмы? Сөйләшәләр. Б и б к ә й. Ничек сөйләшәләр? Г ө л б и к ә. Бик матур сөйләшәләр.
34
Б и б к ә н. Бәйләнмиме? Г ө л б и к э. Кем? Кем? Б и б к ә й. 1Морат. Г ө л б п к ә. Ә, син дә беләсеңмени аны? Бибкәй, Барын да беләм. Ул машинага төшеп бара иде, Сәхәгь юньсез, аны Гәрәй абзый өстенә алып килгән. Г өлбикә. Килсә тагы. Яшь вакытта булган эшләр инде. Ул андый юләр нәрсәмени? Хәзер гөрләтеп дөнья көткән Рәйханны даулап килмәгәндер... Бибкәй. Алай гына түгел шул... Әйтим инде алайса. Бая карт булып җырлаган кеше дә шул Морат бит. Г өлбикә. Кит аннан! Ай, гөнаһ шомлыгы. Кара әле? Аны әйтте-, ләр шул. Туктале. Арага керергә йөрүе микәнни? Әллә ни сүз чыгып, кияүнең кәефе китеп бармасын тагын. Эчәргә дә алдыралар. Нишлибез, кызым? Бибкәй. Янында мылтык-фәләне юк микән? Моратны әйтәм?.. Ул Рәйхан апаның үзенә көй чыгарып җырлаган бит. Карале, Галиябану өчен атышкан Хәлил белән Исмәгыйль кебек, болар да атыша күрмәсеннәр тагы! Сәхәпкә әйтим, берәр малай җибәреп, тиз генә үзенә чакыртсын аны. Гөлбикә. Әйдәле, мин дә барыйм. Тиз генә бер киңәш итәргә кирәк. И аллам! Акылы камил, буе зифа дип, башын гына зая итмәсә- ләр ярар иде кызымның... / Ашыгып чыгалар. Өйдән Гәрәй белән Морат чыга. М о р а т. Алай... иптәш. Шулай итеп, син шул хәтле эшең өстенә укыйм да дисең? Г ә р ә й. Ә нишлисең, укымыйча? Я үзең уйлап кара: без синен белән сугышка барганчы кем идек? Социализм төзүче. Аннан комму-, низхм төзүче булып кайттык, инде ул безнең элекке укулар нәрсә булып калды? Ә сугышта безнең югалткан көчләр?.. Безгә хәзер үзебез өчен дә, алар өчен дә, коммунизм өчен дә ничә мәртәбә куәтлерәк кеше булырга кирәк бит. Морат. Менә син мин күтәреп алып чыккан кеше, ә? Гаҗәп! Ул җыйнак кына тормышың, бакчаң... Г ә р ә й. Анысы дәүләтнең дименнән, иптәш. Ә бу күргән гөлләр, үрмәләрне әйтсәң, Рәйхан кулы инде. (Кабыза башлый.) Морат. Монда бар. (Үз папиросының утын төртә.) Күрәм, хатыннан да уңгансың... Бик татусыз, ахры. Г ә р ә й. Тату дигәндә, аны сиңа ничек әйтергә инде. Таһпр-Зөһрә дисәң, иске сүз булыр. (Рәйханны чакыра.) Рәйхан! Ак күгәрченем, кайда син? Р ә й х а и поднос белән тәлинкәләр күтәреп чыга. Гәрәй. Рәйханым да, Гәрәем инде. (Көлә.) Рәйхан (Моратка). Сез аның шулай сөйләвенә гаҗәпләнмәгез тагын, Морат иптәш, ул шулай уен сүзле безнең. Гәрәй. Менә Рәйхан, моны кара син... Бая гына ничек бу кешене эзләтеп табыйк икән дип синең белән сөйләшеп тордык. (Рәйхан сискәнеп китә.) Менә ул. Мине үлем тырнагыннан йолкып алып чыгучы* кеше! Рәйхан. Сине алып чыгучы? Морат? Сез? Гәрәй. Әйе. Әле мин сиңа әйтмәдеммени? Кара, куанычтан башым әйләнү җиткән икән, гафу ит. Р ә й х а и. Минем очен зур яңалык бу. Рәхмәт сезгә, Морат иптәш. (Моратның кулын кыса.)
з» 35
Гәрәй (фуражкасын алып). Ярый, сез мине гафу итегез. Рәйхан... (Аны читкә ала.) Син чак кына кунакны занимать итеп тор, мин азрак тегене-моны алып кайтыйм. Рәйхан. Юк, үзем барам. Гәрәй. Юк, син монда кара, өстәлләреңне... Тегеләйрәк булсын инде, бу бит... Р ә й х а н. Гәрәй, тукта... Гәрәй. Юк, юк, аңла инде син... (Моратка.) Морат иптәш, калдырып китте димә, бер генә минутка әйләнеп ксрәм. Морат. Тукта. Болай итик, Арслангәрәй иптәш, син эш кешесе, зинһар минем өчен кыл кадәр дә эшеңнән бүленмә... Г ә р ә й. Юк, юк, ял көнем бит минем... Син борчылма. М о р а т. Минем дә Сәхәпкә бер йомышым калган. Син дә иркенләп эшеңне кара, без әле... Г әр әй (чыгып, ян капканы ябып, өстән). Юк, юк, сиңа бу урыннан аяк атлап беркая чыгу юк. Арест. (Рәйханга.) Рәйхан! Кая шунда яшь чакта төшкән рәсемнәрең, альбом кебек нәрсәләрен, бардыр бит, кунакка күрсәткәлә. Мин монда гына бит... Эш белән түгел. (Чыгып китә. Рәйхан өстәл хәзерли башлый.) Р ә й х а н. Сез Иркутскнданмы? Морат. Әйе. Мин ишеттем, сез аспирантура бетерәсез икән. Чын күңелдән тәбрик итәм сезне. (Кулын кыса.) Р ә й х а и. Рәхмәт. Морат (кулын җибәрмичә, аңа сокланып карап тора). Менә ул Рәйхан, ә?.. Белмим, сезне уку шул хәтле . яхшырткан димме, сез шундый һәйбәт, шундый тагын да мәһабәтләнеп үсеп киткәнсез, йа!.. Хәйран булып карап торам. Хәтта күз карауларыгыз башка. Шәп иткәнсез! (Кулын җибәреп, карап тора.) Мин дә менә шул уйга килдем бит, Рәйхан. Барысын ташладым да менә укырга дип кайтып киләм бит. Р ә й х а н. Мин күпме тырышып та аңлата алмаганны тормыш үзе аңлатып биргән икән. Бик яхшы иткәнсез. Морат (сокланып карап тора). Рәйхан тормышта. Гаҗәп! Карыйм да сезгә, әле булса исемә килә алмыйм, хәйран булып торам. Рәйхан (өстәл хәзерли). Морат иптәш, мин сезне дә инде күптән тормыштасыздыр дип беләм. Морат. Мин тормышта?.. Туктагыз әле, сез нәрсә, Рәйхан? М.ине бөтенләй вәгъдәсез кешегә хисапламый торгансыздыр бит? Р ә й х а н. Мин? Хәер, бүген ул үткәннәр турында сөйләшеп торуның кирәге бармы икән? Морат. Билгеле, бу сезнең өчен үткән эш, ләкин минем өчен бик яңа булды бит әле бу, Рәйхан. Сез мине гафу итегез, мине тик бер әйбер борчый. Яшермик: бу эштә безнең икебездән беребез гаепле булып калырга тиеш бит. Әйтегез, Рәйхан, нәрсә булды? Кайсыбыз гаепле? Рәйхан. Миңа сезнең бу сорауны бирүегез гаҗәп. Ул чагында исегезгә төшерим: без сезнең белән нәкъ моннан өч ел элек шулай күзмә-күз утырып араны өздек. Морат. Юк, ул бит инде болай гына. Р ә й х а н. Ничек болай гына? Морат. Соң, шулай! Сиңа мине ул вакыт университетка кайтару өчен шулай әйтергә кирәк иде, шуның өчен генә әйттең бит син аны. Р ә й х а н. Сез нәрсә? Мин шундый сүзне сезгә каприз күрсәтү өчен яки юри генә уйнап әйткән буламмыни? Мондый уен — җан белән уйнау булыр иде. - • Морат. Каприз дисез. Бәлки. Сез миңа ул ара өзүләр турында элек тә берничә рәт куймадыгызмыни? Җан белән уйнау дисез, ә мәхәббәт? Мәхәббәт үзе нәрсә соң, Рәйхан? Мәхәббәт хисендә вакыты белән
36
каприз да, үпкәләүләр дә, көнләшүләр дә булмыймыни? Була алмыймыни? Бармы ана бор контроль? Юк, Рәйхан. Мәхәббәт ул үзе каприз, үзе жан белән уйнау! Р ә й хан. Сүз ул хакта бармый, сез миңа бүген гаеп турында сорау куйдыгыз. Минем вәгъдәсезлегем турында ниндидер ишарәләр ясыйсыз, әле тагын, мине «вәгъдәлем» дип атап хатлар да язасыз икән. Туры гына сорарга рөхсәт итегез инде: нинди вәгъдә сон ул? Укулар, күчүләр турындамы? Аны сез боздыгыз. Шулай булгач? Сезнең бу хакта мица үпкә белдерергә хакыгыз бармы? Яки бу сезнең мине шәфкатьсез рәвештә мыскыл итүегезме? М о р а т. Мин сезне мыскыл итә алуым мөмкин дип уйлыйсызмы? Бу сүзне сездән ишетү мица бик авыр, Рәйхан. Ә ул хатлар... кичерегез, мин сезнең тормышта икәнегезне белеп язмадым. Р ә й х а н. Белмәсәгез дә мин үземә моны мыскыл дип аңладым. Еракта музыка белән Рәйхан көенә җырлыйлар. Инде мин үтеп барганда бу жырыгыз... М о р а т. Менә ул жыр. Сез аны ишеттегез. Әйтегез әле, шулай ук ул да сезгә начар тәэсир иттемени соң? Р ә й х а н. Юк, тәэсир андый түгел. Миндә ул читтән бер жыр булып, хәтта саф бер матур хисләр дә кузгатты. Ә менә хәзер ул жырны җырлаучы — сез, ул — Рәйхан мин булып чыккач, бу инде нәрсә?.. Морат. Рәйхан!.. Р ә й х а н. Әйе, сез болай җырларга тиеш түгел идегез. Сезнең ул көегез... Ул җырыгыз... Сез... Шундый моң, шундый жыр тудыра алган кеше, сез ник миннән болай көлдегез?.. (Яшен күрсәтмәс өчен икенче якка борыла.) Морат. Рәйхан!.. Мин һич сезне күреп түгел, мин хәтта сезнең биредә икәнегезне дә белмәдем. Хәзер күрәм, үзем дә белмәстән, мин сезгә ничаклы борчу китергәнмен. (Килә.) Кичерегез!.. Сез мине шундый хәлгә куясыз ки... Р ә й х а н. Юк, юк... Кирәк түгел... Хәзер мин сезне бер генә минутка калдырам. (Өйгә кереп китә ) Морат (ялгыз). Нинди гүзәллек бу! Беренче күрәм! Гөл дә шулай ачылмас! Шулай ук минаны үзем югалттыммыни? Ничек соң бу? Башта миңа Сәхәп гаепле кебек иде. Аннан... ире, аннан Рәйхан, бер Рәйхан үзе генә гаепле дип уйладым. Ә хәзер... Нәрсә бу? Шулай үк бу эшләр барысы да минем үз кулым белән эшләндемени? Тукта... Әгәр дә мин Рәйханны үз кулым белән Арслангәрәйгә бирешкән булсам? Аны үзем үлем тырнагыннан алып чыгып? Рәйхан керә. Кулында кечкенә коробка. Рәйхан (коробканы ача). Бу балдак. Моны сез бирдегез. Морат (сискәнеп). Әйе, Рәйхан. Рәйхан. Сезнең бармагыгызда минем йөзегем. Безгә хәзер болар- ны кайтарышырга кирәк. Морат (туктап кала, газапланып). Рәйхан, йөзегең бармагымда килеш дошман белән кылычка кылыч килдем. Ләкин аны дошман ала алмады. Бүген... Рәйхан. Сез аны бары үзегезнеке каршына кайтарып бирәсез, Морат иптәш. Морат (газапланып, салырга тели). Нинди хис соң бу? Әйтерсең лә мин йөзегемне түгел, җанымны суырам... Рәйхан. Менә ул. (Калтырана.) Кечкенә... Нурлы җемелди торган кашы белән... Күпме мин аның белән яшәдем! Хәл алдым! Әгәр дә туган-үскән җирем шул йөзек булса, син шуның кашы шикелле, шул кечкенә бриллиант кашьг шикелле, сүнмәс ут булып күңелемдә яна идең. Мин туфракта болганып җирдә
37
ятканда, ялгыз, газаплы авыр минутлар кичергәндә, шул нурга карап тала, шуннан хәл ала идем. Ә ул миңа үзенең моңлы гына, йомшак нурын җибәреп тора, минем күңелем шул нур белән, синең нурың белән тулган кебек була, мин шуның белән җылына, яктыра идем. Менә бүген генә паромда чыкканда, гармонь уйнадым. Ул шунда минем күземә кыйммәтле бер чагылып китте. Бөтенләй яңа бер нур белән, саф бер шатлык булып чагылды. Чөнки мин сиңа кайтам, сиңа якынлаша идем, һәм ярты сәгать тә узмады, менә син үзең! Минем якты уем белән нурланып торган, миңа идеал булып торган Рәйхан син үзең... Мин сиңа шул якты уем белән кушып бриллиантыңны тапшырам... Тик әйт... Мине синең бәхетле булып булмавың борчый. Әйт... (Кызу пышылдап.) Син бит аны... син бит аны яратып чыкмадың? Р ә й х а н. Ә ни өчен мин аңа яратмагач чыктым? Ничек сез шулай уйлый аласыз? Морат (аның кулларын кызу-кызу алмашлап тотып, һаман ана килә, кайнар пышылдап). Әйт, Рәйхан, элекке дуслык хакына, бер генә секундка элекке Рәйхан бул да әйт: хәзер син аны яратасыңмы, яки юк? Р ә й х а н. ЛАорат, минемчә, аны мин генә түгел, сез дә яраттыгыз. Сез аны беләсез, ул беткәнче саф, дөрес күңелле кеше. Мондый кешене яратмау мөмкин түгел. Морат. Әйе, әйе, сип иптәш итеп сайлаган кеше начар кеше булырга мөмкинме? Мин аны беләм. Әйт, ул сине сөяме? Р ә й х а н. Әйе, ул мине сөя. Ул, дөрес, эш белән яши, ләкин аның бар йөрәк тибеше мин... Ишетәсезме? Мин аны сөям! ЛАин аны сөям! ЛА о р а т (газаплы рәвеьчтә). Ут шикелле янам... Чигәмнән чаткы, күземнән очкыннар оча... (Аңа.) Рәйхан, беләм, син ирең турында, ниндидер, иң яхшы сүзләр сөйлисең, ләкин... син мине хәзер ни дә булса аңлый дип уйлама, мин тик сине, синең үзеңне, синең шул йөзеңне, иренеңне генә күрәм, синең тавышыңны, җаннан үтеп торган тавышыңны гына ишетәм, Рәйхан. Үтер, башка бер нәрсә дә аңламыйм. Шәфкатьсез дисең, Рәйхан. Юк, мин сиңа үземә булган кадәр шәфкатьсез түгел. Нәрсә бу? Мин элек тә ярата идем, ләкин әллә мин ярата белмәгәнмен, хәзер күрәм, мин сине хәзер генә чын ярату белән яратам. Ниндидер мин күрмәгән яңа матурлык синдә! Нидән болай... Элеккедән мең кат гүзәл, мең кат сихерлерәк син... ч Ничек мин элек сине болай күрмәдем? Р ә й х а н. Әйе, сип элек мине күрмәдең! ЛА о р а т. Сагынуым шундый, җаным шундый тирбәлә, йөрәгем белән гөл шикелле түгелеп алдыңа төшәргә торам... А! үз фаҗигамның никадәр тирән икәнлеген хәзер аңладым... Ник килдем! Р ә й х а н. Ник килдең! Морат. Төшенмим, нинди хәл соң бу? Без ирекле кешеләр... Мин сине сөям. Синең өчен кайттым, сип, син дип алдыңда торам... Сөйгән хәлемдә кулыңнан ала алмыйм. Нәрсә соң бу? Я, мин дошманның нинди барьерларын җиңеп алмадым? ЛАонда бу үзем ясаган, үз кулым белән ясаган каршылык... Ничек мин шуны җиңә алмыйм? Юк! (Кинәт Рәйханның кулыннан тота.) Р ә й х а н (куркып). ЛАорат! ЛА о р а т. Юк, юк. (Аның кулларына тотынып.) ЛАин бернәрсә дә, бернәрсә дә сорамыйм... Бор генә туры кара... Бер генә секундка элекке Рәйхан бул да элекке шикелле кара миңа... Рәйхан (чигенә). Үткән хисләр... Алар тирән күмелгәннәр. Ул саф хисләр. Сак булыгыз, Морат иптәш, аларга кагылырга сезнең хакыгыз юк! Онытмагыз, мин... ир хатыны! Үтенәм сездән, Морат, сез безнең кунагыбыз, акылыгызга килегез. Морат. Юк, юк... Я әйт, мин сине үзем югалттыммыни? Нишләдем мин? Кара миңа, кара, Рәйхан! (Аңа тотына.)
38
Рәйхан. Юк! (Кинәт бишеккә таба чигенә.) Юк! килмәгез! (Тагын чигенә. Алар бу вакыт ак ябу астына килеп керәләр. Рәйхан бишек артына чыга.) Акылыгыздамы сез? Сез тагын җан белән уйныйсыз? Мин — хатын кеше, ана! Морат (алдында бишек һәм йоклаган баланы күреп, бөтенләй үзгәреп). Ана... Рәйхан... Синең балаң! Рәйхан син ана! Рәйхан (балдакны бирә). Алыгыз. Арада ни булган — сеанса өчен дә шуның белән бетсен. Морат (буйсынып, башка бор сабыр тавыш белән). Әйе, әйе, дөрес, сез хаклы. (Балдакны ала.) Сез зинһар гафу итегез мине, Рәйхан. Чыннан да... Онытылып ниләр сөйләндем... Бөтенләй... әйе, әйе, без кире алмашырга тиеш! (Йөзеген салып бирә. Үзүзенә.) Юк, нинди хис булды бу, нинди? Гөлбикә кайтып керә. Гөлбикә. Кызым, син мондамыни? Кая, өстәлеңне әзерлә. Кияү дә кайтып килә. (Кереп китә.) Морат. Юк, миңа хәзер китәргә кирәк. Рәйхан. Кая? Гәрәй кайтмыйчамы? Морат. Ә ник аны борчырга? Авылына машина бара икән, утырды - да китте диярсез. Минем өчен гафу үтенерсез. Рәйхан. Юк, юк, бу качып китү була. Сез Гәрәй белән аңлашып, исәнләшеп китәргә тиешсез. Әнә үзе дә кайтып килә. (Өйгә кереп китә.) Морат (ялгыз). 1Чин аның ирен коткаручы... Ә нәрсә? Мин шуның . белән Рәйхан күзендә төшмәдем, күтәрелдем; мин аның күзендә Арслангәрәйдән түбән түгел, бер үк хәлдә! Яхшы... Гәрәй төргәкләр белән кайта. Кулында гармонь. Г ә р ә й. Шакирдан баянын алып чыктым. Яле, фронттагыча тартып җибәр. (Морат янына куя.) Яле... бисмилла. (Төргәктән аракы, консер- за кебек әйберләр чыгара.) Әһә, рюмкалар әзер. Хуш. (Рәтли. Моратка.) Эссе түгелме? ни, өйдәгечә өстеңне салып җибәр. Морат. Юк, юк. (Утырган җирдән механик рәвештә гармоньны алып йомшак кына уйный. Үзе сизмәстән, бармаклары үзлегеннән Рәйхан көен уйный.) Гәрәй (аш-су әзерли). Бас әле шуны... Элли... Элли... (Гармонь көе артыннан җырсыз гына Рәйхан көен көйләп бара.) Ниндидер бик матур яңа көй уйныйсың син. Яле... Сүзе белән... М о р а т. Ә? Юк, юк... Бәлеш күтәреп Рәйхан килеп керә. Гәрәй. Рәйхан, яле, өстәлне болайрак итмикме? (Тарта. Рәйханга.) Булды. Әйдәгез, Морат иптәш. Хуш килдегез. (Утырышалар. Аракыны сала. Кулына алып.) Бүген минем дөньяда иң бәхетле көнем. Үз өемдә, үз Рәйханым белән бергә иң кадерле дустым Морат утыра. Бу бәхетләргә мин Морат кебек дуслар аркылы ирештем. Кан гизеп, җан коткарган батыр Морат иптәш саулыгына! Морат. Рәхмәт, зурладыгыз. (Эчәләр, Рәйхан авызына тидереп куя.) Гәрәй (аякка торган килеш). Ягез әле, барыннан җитешегез әле, менә бу... Рәйханның дәү әнисе җибәргән күчтәнәч, туксанга житә карчык. Үзе йөреп пешерә икән. Әлбә, таба ашы. Морат. Рәхмәт. Син үзең бер дә утырмыйсың. Гәрәй. Зыян юк. Мин аяк өсте торыйм. (Аның якалары ычкынган; кызуланган; беләген сызганып.) Менә бу Рәйхан үстергән кәбестә, үзе тозлаган алма. Зинһар авыз итегез әле. (Чәнечке белән алдына сала. Чын күңелдән хөрмәт итә.) Катыгы белән...
39
Чык-чык иткән кашык, чәнечке тавышы. Морат. Булды, булды, кая, рәхмәт. Гәрәй (рюмка тотып). Ягез... Морат (рюмка тотып). Синең икенче кулың булган, синең бу бакчаңның гөле булган Рәйхан ханым саулыгына! Г ә р ә й. Күтәрдек. Р ә й х а н. Рәхмәт, һәр ике дус саулыгыңа булсын. Гәрәй. Менә бу пәрәмәченнән кап. Морат. Рәхмәт. Карале, син бер дә утырмыйсың?.. Ә сез, Рәйхан ханым, эчмәдегез. Рәйхан. Мин шул шуны эчә алмыйм. Миңа карамагыз. Гәрәй (Рәйханга). Син нәрсә, бәгырь?., һаман баягычамы? (Моратка.) Сез Рәйханга карамагыз, ул бүген бераз... (көлеп, Рәйхан кулбашына кул салып.) Аны җыр белән моңайтканнар. (Көлә. Моратка.) Карале, Сәхәпләрдә нинди картлач бар соң анда? Морат (сискәнеп). Картлач? Нинди картлач? Гәрәй. Күрмәдегезмени? Ниндидер бер артист диме? Шул әле генә, ниндидер моңлы көй уйнап, Рәйханны моңайткан. Рәйхан (Гәрәйгә карап). Гәрәй! Г ә р ә й. Юк, нинди карт булган да нәрсә җырлап Рәйханны моңайткан? Алып килеп җырлатыйм дип чыгуым, карасам Сәхәп белән син! Әллә... (Моратка карый.) Туктале, әллә, бу карт дигәннәре син булып, Рәйханны моңайттыңмы? Рәйхан. Гәрәй... (Тора.) Гәрәй (аны бүлдереп). Юк, юк, кунак өчен борчылма син, утыр; Морат иптәш белә ул мине. Ашагыз әле... (Рәйханга.) Менә син җыр да фольклор дисең, син Морат иптәшнең бер җырлаганын тыңлап карале. (Гармонь китереп, Моратка.) Яле, әлеге яңа көйне басыбрак - уйнап, җибәрче... Урамда Илдус күренә. Илдус (тышта рәшәткә кага). Рәйхан апа! Рәйхан (тәлинкәгә бәлеш кисә). Әү! Гәрәй. Бүленмә, үзем. (Килә.) Нәрсә бар? Илдус (кайнар речь тоткан кебек сөйли). Исәнмесез, Гәрәй абый! Сәхәп абый әйтте: сездәге абый тиз генә клубка килсен, бик срочни бер эшебез бар, диде. Морат. Ә, ул мине, алай булса? Хәзер барып җитәм... Гәрәй. Юк, юк нинди китү ди ул? Илдус (һаман речь тоткан кебек). Без сездән сорыйбыз, җибәрегез аны, Гәрәй абый. Ләлә белән миңа да бик кирәк иде ул! Морат. Сезгә? Сезгә нәрсәгә? Илдус. Без аның бая Сәхәп абыйларда җырлаган көен отып алдык. Ләлә бүген кичәдә шуны җырлый. Безнең беләсебез килә, дөрес җырлыймы икән. Артист абый тыңласын дибез! Г ә р ә й. Ялгышма, энекәш. Аны бу абыең түгел, анда бер карт артист җырлаган. Кем ул килгән? Илдус. Беркем дә юк, менә ул килгән, җырлаган абый шушы. Г ә р ә й. Чуалтасың бит, энекәш? Илдус. Мин үзем рәшәткәгә менеп күреп торгачмы? Бу абый үзе уйнап, үзе җырлады. Шул көйне... Г ә р ә й. Нинди шул көйне? Илдус. Рәйхан дигән көйне. v Морат. Чирек сәгатьтән мин анда булырмын. Илдус. Әлбәттә килегез, абый! Без сезнең белән парохмда бергә чыктык. Чын пионер сүзе! (Кулын күтәрә дә чыга.)
40
Г ә р ә й. Әйттем шул... Алай булгач, Рәйхан син уйнаганны ишеткән. Рәйхан. Син утыр әле, Гәрәй. Моны инде миңа сөйләп бирергә туры килә. Хәзер ацларсын. Морат. Юк, Рәйхан, моны мин ацлатып бирергә тиеш. (Гәрәйгә.) Бала дөрес әйтә. Бернинди карт та юк, ул җырлаган кеше мин. Г ә р э й. Син? Әллә Рәйханны тәрәзәдән күреп? Минем өчен бераз сәер булып чыкты әле бу... Морат. Юк, Арслангәрәй, күрмичә үк. Эш алан гына түгел. Менә бу барын да ацлатып бирер. (Коробканы чыгарып бирә.) Ачыгыз, карагыз. Гәрәй (карап). Бу коробками? (Рәйханга.) Ах, син моны теге вакытта иясенә кайтарасы балдак, дип күрсәткән идең. Шул бит бу?.. Алай булса, иясе — Морат иптәш?.. М о р а т. Әйе. Моны Рәйханга мин биргән идем. Сугышка хәтле үк. Гәрәй. Сез алайса, димәк, гади танышлар гына түгел, бер-берегезгә вәгъдә бирешкән кешеләр? М о р а т. Әйе. Икебез дә югары мәктәпне тәмам иткәч. Г ә р ә й. Я, я? Морат. Күрәсең, аңлаша алмадык, өзелештек. Гәрәй (шатланып). Аңлашыла бу! (Рюмкаларга сала.) Димәк миңа хәтле үк арагыз өзелгән иде, Рәйхан? Рәйхан. Әйе, бик ныклы. Шуның өчен сиңа бу хакта миңа сүз озайтып торырга да туры килмәгән иде, ә менә Морат иптәш алай дип белми икән, ул бу өзелешүгә җитди нәрсә дип карамаган. Хәтта ул монда килгәнче мине үзенең вәгъдәлесе дип санавында дәвам иткән. Мин бая сиңа сөйләргә җыенган мәсьәлә менә шушы инде. Г ә р ә й. Ах, менә ничек?.. Морат. Шулай. Мин монда килгәч ишеттем, Рәйхан тормышта диләр. Гәрәй. Әйе... (Уйга кала.) Авыр мәсьәлә куйдың син, иптәш. М о р а т. Мин балдагымны кире кайтарып алдым. Шулай булгач... Гәрәй. Юк, иптәш, алай гына түгел! (Тора. Морат та тора. Гәрәй бер якка чыгып туктый.) Эшнең турысын әйтеп сөйләшик: монда сез генә түгел, шуның өстснә мин дә бар. Минем үземнең генә аерым бер хәлем бар, бу — йөрәк мәсьәләсе! (Сәхнәнең уртасында калган урындык аркасына бер кулы белән таянып.) Дуслык, бурыч һәм мәхәббәт... Кеше шул өч хис, өч бөек хис арасыннан адашмый гына чыгарга тиеш... (Моратка.) Морат иптәш, гадел булыйк: мин кем дә минем өчен син кем?.. Туп-туры гына әйтик: мин монда утырыр, Рәйхан белән торыр, МТС Гәрәй булыр кеше түгел идем, мин немец тапкысы астында сыңар кулым белән... Шул вакыт мине күргән кешеләр әйтәләр... (тавышы калтырый). Юк... мин каты кеше. Ләкин:.. Сөйли алмыйм. Рәйхан. Гәрәй... (Килеп күкрәгенә кулын сала.) Морат. Гәрәй иптәш... Гәрәй (Рәйханга караган хәлдә). Ничек инде? Ничек инде, Морат иптәш, син мине үз кулыңа алып миңа гомер бир дә, шуңа каршы мин синең яраткан, синең җырың булган кешене тартып алган буламмыни? (Рәйхан йөзен аның күкрәгенә баса.) Аңлатыгыз, бәлки монда, үзем дә белмәстән, гаепле кеше мин булып чыгамдыр?.. М о р а т. Исенә кил. Арслангәрәй, син нәрсә? Мин туры килеп сине сугыш кырында коткарганмын икән, минем ул эшкә бармыйча хәлем бар идеме? Сине, мине ул кыю эшләргә ана чакырды бит, Ватан-аиа! Танкларга уралганда син дә үз бурычыңны миннән кнм үтәмәдең! Юк, син аны куй, ватан алдында синең дә, минем дә гаебем юк. Без икебез дә бер хәлдә! Икебез дә бер хәлдә! Менә Рәйхан үзе, ул минем өчен
41
гомер буе идеал булган бер кеше, әйтсен, мин уйлыйм, аның күзендә дә шулайдыр. Үзе әйтсён. Гәрәй. Әйт, Рәйхан? Рәйхан. Әйтәм, ләкин үпкәләштән булмасын. (Моратка.) Сез ватан дип әйттегез әйтүен дә, ләкин сез аның алдында Гәрәй белән икегез дә бер үк хәлдә түгел бит, Морат иптәш, ике хәлдә. Морат. Ничек ике хәлдә? Рәйхан. Менә, сез сугышта шул хәтле эшләр эшли алган кеше, әйтегез әле, тынычта сез ниләр эшләдегез? Илегез өчен яки үзегез өчен нинди казанышлар яулап алдыгыз? М о р а т. Мин? Рәйхан. Укудан сез туктадыгыз, омтылудан туктадыгыз. Хәтта сез мина да шуны тәкъдим иттегез. Иттегез бит? (Морат аска караган, дәшми.) Сез шундый зур кыюлыкларга сәләтле кеше, Морат, сез нишләдегез? Сез үзегезнең талантыгызга хыянәт иттегез! (/Морат сискәнә.) Әйе, әйе. Әйтик, сез шундый жыр-моң тудыруга сәләтле кеше, ләкин сезнең бу талантыгыз да, башкалары кебек, ярты юлда бит? Сезнең кебек батыр егетнең юлымы бу? Хәзер инде менә дустыгыз Гәрәй. (Гәрәйгә карый.) Ул кайтып төште. Өстендә бер гимнастерка... Порох исе бәреп тора. Аннан яшәүгә булган ихтыяры. Башка бернәрсә юк. Үзенең бер кулы бәйләүдә. Алай да без бер-беребезнең ярдәменә мохтаҗ кешеләр булып чыктык. Шул вакыт мин аның күңелендә үземә ныклы таяныч таптым. Сез мине идеал иттем дисез, Морат иптәш. Мин белмим, сез, мине яратам дип, мәхәббәтегездә дә минем хактагы үз идеалыгызны гына яратып йөрмәдегез микән? ЛАеиә мин, Гәрәйдә коры идеал гына түгел, реаль таяныч таптым. Ул да миндә шуны тапты дип беләм. Безнең мәхәббәтебез эштә туды, эштә үсте, эштә чәчәк атты... Күрәсез, Морат иптәш, сез ватан алдында да, минем алдымда да икегез дә бер хәлдә түгел. Морат. Ягъни минем хакым... Рәйхан. Әгәр дә сез, мина булган мәхәббәткә хакыгыз турында әйтмәкче булсагыз, инде сезгә ип әйтим?.. Менә бу дәү әни пешергән аш, мин аның кулыннан шуны ашап үскән. Аның әйткән сүзе: балам, төшкән җирең таш булсын! Дәү әнине көчләп биргәннәр, көчләп төшергәннәр, алай да ул торган жирен таш итеп баскан, нык торган. Мине монда беркем дә көчләп төшермәде, үз ихтыярым белән төштем. Ташына хәтле үзем жәештем. Мин инде бу ташка бик нык итеп басканмын. Монда минем тормышым, иптәшем, балам, монда минем хезмәтем, киләчәк идеалларым... Мине моннан бернинди жил-давыл да куптара алмас! Морат иптәш инде белә булыр, мин вәгъдә боза торганнардан түгел, бу вәгъдәм минем Гәрәй белән! һәм ул... мәңгегә! Гәрәй. Рәхмәт, Рәйхан, рәхмәт! Морат. Юк, сез үзегез генә ташка басмагансыз, Рәйхан, сез бу сүзегез белән мине дә ташка бастырдыгыз бит әле... Ә мин... Туктагыз әле, мин мәхәббәтнең үз законы бар диебрәк яшәгән кеше, мин аны тормыштан аерып карап йөргәнмен бит! (Рәйханга карап.) Хәзер күрәм, менә сез кем. (Гәрәйгә.) Авыр миңа, дус кеше, ләкин... ир булып әйтсәм, миңа һәм шул тиеш! (Гәрәй белән Рәйханга ике рюмка алып бирә, аннан үзенә берне алып.) Гаеп үземдә. Бу соңгы рюмканы мин сезнең өчен күтәрәм, сезнең гади тормышта идеалча матур итеп, бәхетле итеп яши белүегез өчен! (Чәки дә рюмкасын эчеп жибәрә, бар да эчәләр.) һәм... Хушыгыз! (Эшләпәсен ала.) Гәрәй. Кая?.. Тукта, сип кая? Морат. Әнә, минем Сәхәп дус та кул изн. Минем сәгатем житте. Гәрәй. Юк, юк, бу ничек була? Син һаман да минем иң газиз, ин якын дустым, семьяның иң газиз кешесе... синең бу төсле китүең...
Морат. Юк, юк... Шулай-яхшы... Зинһар мине озатмагыз, һәр нәрсә, мин килгәндә ничек, шулай калсын! Гүя ки, мин монда килмәдем дә... Бу йорттагы һәр үлән минем өчен изге. Мин аларга аягым белән дә тимәдем... Сез минем өчен икегез дә ин газиз кешеләр. Бу очрашу миндә, бер яктан, бик үкенечле бер хис тудырса, икенче яктан, мин монда үзем өчен яңа. нәрсә күрдем; мин сезнең йөзегездә матур, якты кешеләр күрдем, шул матур югары тойгылар белән китәм. Бары шул. Гафу ит, Гәрәй дус. (Күрешә.) Кичерегез мине, Рәйхан. (Күрешә.) Р ә й х а н. Кичерегез, Морат. Г ә р ә й. Морат... М о р а т. Юк, юк... Мине дус итсәгез, урыныгыздай да кузгалмагыз. Мин шуны сорыйм. Хушыгыз. (Чемоданнарын алып, капкага юнәлә. Капкада аны Сәхәп каршы ала, Морат капкадан чыга.) Юк, юк, дуслык хакына! (Гәрәй белән Рәйханны чыгармаска итеп, рәшәткәле капканы яба. Сәхәп белән китә.) Өйдән Гөлбикә чыга. Урамда Рәйхан көе ишетелә. Гөлбикә (бишек янында балага карап). Кара бу... уянган ич, уйнап ята, бала! Әйдә, әйдә. (Бишек арбаны этәреп, Рәйхан янына бара.) Әнә абыең да китеп бара... Кара! Гәрәй белән Рәйхан балага әйләнәләр. Урамда җыр:-- ' Гомерем буйларына, Рәйхан, Оныталмасам, нишләрем?..
Пәрдә.