РУС ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК ШАГЫЙРЕ
(Н. А. Некрасовның, үлүенә 75 ел тулу уңае белән). Мөһим тик шул — сөю халкың, ватаныңны, Аңа хезмәт итү җаның-тәнең белән. Н. А. Некрасов.
Рус халкының бөек улы, сөекле шагыйре һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Николай Алексеевич Некрасовның иҗаты — рус классик поэзиясенең иң якты җәүһәрләреннән берсе. Аның иҗаты поэтик осталыкка ирешүнең, халык телен тирәитен өйрәнүнең һәм халыкка хезмәт итүнең гүзәл үрнәге булып тора. Некрасов хаклы рәвештә үз .музасын «халыкның кыз туганы» дип атады. Николай Алексеевич Некрасов Подольск губернасы, Винница өязе, Юзвино авылында 1821 елның 4 декабренда туа. Шагыйрьнең балачагы атасының имениесендә — Грешневода, Идел буенда үтә. Булачак шагыйрь әтисенең имение- сендә хөкем сөргән вәхши крепостной баш-баштаклык картиналарын кече яшьтән үк күреп үсә. Кечкенә Коля үзенең яшьтәшләре— •крестьян балалары белән җәйге көннәрен Иделдә үткәрә. Әсәрләнү- чән баланың күз алдыннан Иделнең соклангыч матур табигатеннән башка, аның җан әрнеткеч күңелсез картиналары да үтә. Идел буйлап баржа тартучы бурлакларның авыр хезмәтләре, йөрәккә моң һәм сагыш сала торган җырлары аның Нечкә күңелендә тирән эз калдыралар. Соңыннан ул үзенең шн- гыйрьләрендә сөекле Иделне «зар һәм коллык* елгасы» дип атый. 11 яшендә Николай Ярославль гимназиясенә укырга керә. Бу елларда ул матур әдәбият белән кызыксына башлый, бик күп укый. Аның яратып укый торган китаплары арасында, Пушкин әсәрләре белән бер рәттән, патша цензурасы тарафыннан тыелган китаплар да була. Гимназияне Некрасов тәмамлый алмый, атасы аны хәрби уку йортына кертү өчен Петербургка җибәрә. Әмма әдәбият ■ белән бик нык кызыксынган һәм инде шуңа күңелен биргән Некрасовны хәрби карьера, билгеле, кызыксындыра алмый. Ул, атасының теләгеннән баш тартып, Университетка керә. Сүзен тыңламаган улына атасы материаль ярдәм күрсәтми, 17 яшьлек Некрасов үз көнен үзе күрә башлый. • Очраклы табыш белән тамагын туйдыра. Аның бу еллардагы тормышы бик авыр: шартларда үтә. 1840 елда Некрасов, үзенең беренче шигырьләрен җыеп, «Хыяллар һәм авазлар» исемле җыентык чыгара. Бу шигырьләрнең күбесе ияреп язылган һәм романтик рухтагы шигырьләр була. 1841 елда Некрасов Белинский белән таныша һәм бу танышу тиэ
• < а
104
налыида алдынгы фикерләрне күтәреп чыккан Некрасовның эше яшерен күзәтү астына алына. «Россияне җиде еллык кара төн каплады», дип язды бу дәвер турында Герцен. Ләкин шундый «кара төн каплаган» шомлы чорда һәм искиткеч авыр шартларда да Некрасов «Современ- шпоның алдынгы юнәлешен саклап- кала. Чернышевский һәм Добролюбов белән берлектә, Некрасов журналны революцион демократиянең сугышчан органына әверелдерә. • «Современник» трибунасыннан крестьян революциясе идеяләреиен көчле өндәве яңгырый. «Современник» бөтен Россиягә тарала һәм үзенең революцион- демократнк юнәлеше белән иҗтимагый аңны үстерүдә зур роль уйный. «Современник»ның ерак Казан губернасына да килеп җитүе билгеле. Казан шәһәрендә генә дә 1861 елда 67 данә журнал алына. Ә Казан? уку округына шул ук елда бу журнал 1019 данә килә. Бу сан ул еллар өчен шактый зур күрсәткеч. Чернышевский, Некрасов идеяләре «Современник» аша Казанда да таралып татар халкының да ул замандагы алдынгы кешеләренә йогынты ясамый калмаган, әлбәттә. Некрасов үзенең соңгы көненә кадәр прогрессив рус журналистикасының сугышчан постында булды. Патша цензурасының басымы көчәйгән авыр елларда да ул демократик идеяләреннән чигенмәде, аларга турылыклы булып калды. Чернышевский һәм Добролюбовны югалтканнан соң һәм 1866 елда патша хөкүмәте өчен «күптәннән, бирле зарарлы юнәлештә чыгып килгәне исбат ителгәнгә күрә» «Современник» ябылгач та, Некрасов журналистлык эшен туктатмый, атаклы сатирик М. Е. Салтыков- Щедрин белән берлектә, «Отечественные записки» журналын чыгара башлый. «Отечественные записки» журналында да Некрасов Черны-, шевский, Добролюбов траднциялә. рен, революцион публицистиканың гүзәл традицияләрен батырларча, дәвам иттерә. Яңа журналга д$ Некрасов «Сорременниюның . ад.
дән ныклы дуслыкка әйләнә. Некрасовның рухи үсешенә һәм тормышына Белипскийның йогынтысы гаять зур. Бу елларда инде шигыри таланты үсеп һәм җәелеп киткән Некрасов «Юлда» исемле атаклы шигырен яза (1846). һәм аны укытучысы дип таныган Белинскийга укый. Шигырь тәэсире астында күзенә яшьләр килгән бөек тәнкыйтьче Некрасовның талантына сокланып: «Сез, беләсезме, сез бит шагыйрь—һәм чын шагыйрь!» — ди. Дөрестән дә, Некрасов чын шагыйрь булып җитешкән иде инде. 40 нчы елларның ахыры һәм 50—60 нчы еллар шагыйрьнең поэтик иҗатының иң уңышлы еллары булды. Бу елларда ул үзенең иң күренекле шигырьләрен һәм поэмаларын язды. 1856 елда Некрасовның шигырьләр җыентыгы басылып чыкканнан соң, аның поэтик даны тагын да үсеп китте. Бөек тәнкыйтьче Добролюбов укучылар исеменнән Некрасовка язган хатында аны, «Иҗатында тормыш һәм көч яшәгән бердән-бер талант, сөекле шагыйрь», дип атый. Хәтта шагыйрьгә карата дошман позициядә торган тәнкыйть тә Некрасовның яшь буын укучыларга булган йогынтысын, аның поэтик көчен танымый булдыра алмый. Ләкин Некрасов шагыйрь булып кына калмый, бәлки үзен ялкынлы көрәшче һәм җәмәгать эшлеклесе итеп тә күрсәтә. 1847 елда Некрасов «Современник» журналының редакторы булып эшли башлый. Журналның җитәкчесе буларак, Некрасов «Современник»^ үз заманының иң алдынгы кешеләрен тарта; аның чакыруы буенча журналда революциондемо- крат язучылар — Чернышевский һәм Добролюбов эшлиләр. 1848—1885 еллар — алдынгы рус иҗтимагый хәрәкәте өчен чиктән *ыш авыр еллар булды. Франциядәге 1848 елгы революцион вакыйгалар патша хөкүмәтен куркуга төшерә. Революциядән курыккан патшаның уз боерыгы буенча алдынгы матбугат белән көрәшү һәм аны буу өчен мәхсус комитет оештырыла. Шигырьләрендә һәм .жур-
105
дынгы юнәлешен кертә. 50—60 пчЫ елларда прогрессив рус җәмәгатьчелек фикере үсешендә «Современник» нинди роль уйнаган булса, 70 иче елларда шундый ук алдынгы фикерләр трибунасы ролен «Отечественные записки» башкара. Ләкин бу вакытта Некрасовның сәламәтлеге бик нык какшаган иде инде. Материаль яктан кысынкы тормыш, искиткеч кыен шартлардагы хезмәт һәм каты авыру Некрасовны вакытыннан элек картайта һәм кабергә алып китә. 1878 елның 8 январенда Некрасовның йөрәге тибүдән туктый. Некрасовның дөньяга карашы һәм эстетик принциплары шагыйрьнең әсәрләрендәге идея югарылыгын билгели. Сәнгатьнең изге бурычын Некрасов халыкка хезмәт итүдә күрә. «Саф сәнгать» теориясенә капма-каршы буларак, ул гражданлык сәнгате программасы белән чыга: Гражданин бул! Син сәнгатькә хезмәт итеп, Дусларыңның бәхете өчен яшә, — («Шагыйрь һәм гражданин») ди ул, шагыйрьгә мөрәҗәгать итеп. Сәнгать өчен һәм дан өчен түгел, Халык бәхете өчен син яшә! Талантыңның барлык көчен күңел Ил сөюгә бирсен үлгәнче! («Рус язучысына») Аның шигырьләрендә хокуксыз тормышта изелгән шәһәр һәм авыл ярлыларының газаплы, кайгы хәсрәтле тормышлары гәүдәләнә. Нәрсә турында гына язмасын, шагыйрьнең уе һәрвакыт җәберләнгән халык турында булды. Некрасов поэзиясенең төп герое да — халык. Лирамны мин багышладым үз халкыма. («Элегия») Халыкка мөрәҗәгать итеп, шагыйрь үзенең бурычы турында ачык әйтте: .Мин җырчысы синең газапларның, Түземең белән таң калдырган халык! («Таныш түгел дустыма») Халыкны чын йөрәктән яраткан, аның, тормышын якыннан белгән һәм халык язмышы турында күп уйлаган шагыйрь тормышны дөрес, реалистик картиналарда сурәтли. Авыл тормышыннан алып язылган «Авылда», «Онытылган авыл», «Авыл хатирәләре», «Крестьян балалары», «Мороз красный нос», «Рус илендә яшәү кемгә яхшы?», «Парадный ишек төбендә уйланулар» һ. б. күпләгән шигырь һәм
поэмаларында Некрасов крепостной строй шартларында изелгән крестьян тормышын әрнү белән сурәтли, йөрәк тавышы белән аларның уй- тойгыларыи, моң-зарларын, өмет- хыялларын әйтеп бирә. Рус кешесенең сынмас бөек рухын, аның көрәшкә, азатлыкка, яхшылыкка һәм бәхеткә булган омтылышын, хезмәт яратуын Некрасов җанлы образлар аша гәүдәләндерә. Шундыйлардан «Изге Русь» баһадиры Савелий, хезмәт кешесе Яким Нагой, халык яклаучысы Гриша Добросклонов, күп газап чиккән рус хатыны Матрена Тимофеевна, Солдат анасы Орина, рус хатыннары, һ. б. Балалар һәм аналар турында Некрасов аерым бер җылылык белән язды. Шагыйрь тормышы караңгылыкта, авыр хезмәттә үткән, газап чиккән, ләкин рухы белән бөек, тирән хисле, саф күңелле гади крестьянкадан алып үзләренең ирләре артыннан Себергә — сөргенгә киткән һәм анда һәлак булган декабристкалар образын иҗат итте. Шагыйрь горур аналарга— рус хатыннарының рухи көчләренә, эчке матурлыкларына сокланды. Ана образы Некрасов поэзиясендә — туган ил, дуслык, туганлык һәм тынычлык символы югарылыгында тора. Ләкин Некрасов изелгән халык-i ның газаплы тормышын күреп кыз-’ ганучы, аның кайгысын уртаклашучы шагыйрь булып кына калмады. Азатлыкка һәм бәхеткә алып бара торган бердәнбер юл — революция генә икәнен аңлаган Некрасов халыкны да көрәшкә өндәде, чөнки ул социаль чынбарлыкны үзгәртә алырлык көчне халыкның үзендә күрде, халыкның көрәшкә сәләтле- легенә, революцион көченә тирән ышану белән карады. i Һәрбер крестьян җаны Нәкъ кара болыт төсле, Дәһшәтле, ачулы — һәм ул
106
Күкрәсен иде көчле, Канлы яңгыр яусын пде... Шагыйрь халык күкрәк белән -үзенә якты юл салыр дип ышанды. Некрасов — бөек гуманист. Шуңа күрә дә ул эксплуататор сыйныф вәкилләренә үтергеч нәфрәт белән карады. «Говорун», «Ростовщик», «Чиновник», «Әхлаклы кеше», «Бишек җыры» һәм башка күп кенә пародия һәм эпиграммаларында ул югары катлау кешеләренең, сатирик образларын тудырды. Некрасовның халыкны ярату хисе, халыкка мәхәббәте никадәр көчле булса, халыкны изүчеләргә, алдаучыларга нәфрәте дә шулкадәр көчле. Николай Алексеевич Некрасовның поэтик тавышында халык үз тавышын таныды, чөнки аның, поэзиясендә халык үз образын, үз уйларының, үз зарының һәм үз омтылышларының реаль чагылышын күрде. Шуңа күрә дә аның иҗаты халыкка якын. В. И. Ленин Некрасов әсәрләрен халыкның чын рухын биргән өчен ярата һәм күбесен яттан белә торган була. Некрасов поэзиясенең гүзәл традицияләре безнең совет әдәбиятында дәвам итә. Социалистик поэзиягә нигез салучы В. В. Маяковский Некрасовтан күп өйрәнде, шагыйрь М. Исаковский, А. Твардовский һ. б. Некрасов поэзиясенең иң яхшы сыйфатларын үзләренең иҗатларында бүген дә дәвам иттерәләр. Татар демократик әдәбияты да рус классик әдәбиятының, шул исәптән Некрасовның да, әдәби мирасында тәрбияләнде. Татар халкының бөек шагыйре Тукайның рухи һәм иҗат үсешенә шактый зур йогынты ясаган рус классик язучылары арасында Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Некрасов кебек бөек исемнәр бар. Халык җырчысы Некрасов Тукайга бигрәк тә үзенең демократик идеяләре белән якын булды. Тукай Некрасов әсәрләрен яратып укыган. Бу турыда «Совет әдәбияты» журналы битләрендә басылган истәлектә — Тукайның чордашы һәм Уральскийда типографиядә бергә эшләгән карт коммунист иптәш Гладышевның истәлегендә дә әйтелә. Тукай Некрасов поэзиясен өйрәнгән һәм үз иҗатында аның шигырьләренә мөрәҗәгать иткән. Тукай туган ил турында, халык турында язганда каләменең күтәренке рухлы булуы белән, ә изүчеләр, крепостникэксплуататорлар ту-’ рында язганда, тирән нәфрәте һәм көчле сатирасы белән
Некрасовка якын тора. Тукайның «Дөньяда торыйммы дип киңәш сораган дустыма» шигыре, Некрасовның «Ростовщик» исемле көчле сатирик шигырьләре кебек үк, буржуаз җәмгыятьнең мораль йөзен фаш итә һәм аның акчага, алдауга, икейөзлелеккә һәм хыянәткә нигезләнгән булуын ача. Патша строе шартларында хокуксыз, җәбер-золым эчендә ’ яшәгән хатынкызларның кызганыч тормышларын һәм аяныч язмышларын сурәтләүдә дә Тукай белән Некрасов үзара аваздашлар. Халык җырчысы Тукай да, нәкъ Некрасов кебек, үзенең каләмен халыкка хезмәткә буйсындырды, үзенең әсәрләрен халыкка якын телдә язды, халык авыз иҗатыннан күп файдаланды.^ Шул юл белән алар халыкка революцион-демократик идеяләрне җиткерә алдылар. Тукай Некрасовның поэтик алымнарыннан да файдаланган. Некрасовның «Дедушка» исемле шигыре һәм Тукайның балалар өчен язылган «Бабай» дигән шигыре моңа мисал була ала. Тукай турыдаи-туры «Дедушка» шигырен тәрҗемә итмәгән, ләкин шигырьнең темасы һәм поэтик алымнарыннан файдаланган. . Октябрь революциясенә кадәр чорда рус классик әдәби мирасын татар халкына җиткерү, кертү юллары тар һәм кыен иде. Тәрҗемәләр юк диярлек дәрәҗәдә аз иде: Бары тик Октябрьдан соң гына рус классик әдәбиятының гүзәл үрнәкләрен татар халкына җиткерү эшенә тиешле игътибар бирелде. Рус әдәбиятының күренекле язучылары рәтендә Некрасов әсәрләре дә татар, теленә тәрҗемә ителәләр. Некрасов иҗаты мәктәптә балаларга үз ана телендә өйрәтелә. Үткән 1952 сл
эчендә генә татар телендә Некрасовның, ике җыентыгы басылып чыкты. Тәрҗемәчеләр бөек шагыйрьнең рухын сакларга тырышканнар һәм нигездә шуңа ирешкәннәр дә. Бөек патриот Некрасов үз илен азат IjpM бәйсез итеп күрергә теләде.
Сөйгән елгам ярларының Очраклы тормышында: Өзеп ташлап богауларын, Тынгысыз халкым шунда,
Җитлегер, тыгыз урнашыр Буш кырларында ярның; Фән суларны тирәнәйтер: Өстендә- киң елганың
Йөзәр гигант пароходлар Иксез һәм чиксез санда, Дәртле хезмәт мәңге яңрар Мәңгелек бу елгада... Шагыйрьнең бу уйлары тормышка ашты инде. Совет халкы Ленин—Сталин партиясе җитәкчелегендә Совет илендә социализм төзеде. Хәзер без ныклы адымнар белән коммунизмга барабыз. Шагыйрьнең бишеге булган, кайгы-хәсрәт, коточкыч авыр хезмәт, изелү һәм хокуксызлык символы булган Идел хәзер «коллык һәм зар» елгасы түгел, ирек һәм дан елгасы, иртәгәге көннең— коммунизмның символы, якты маягы!