Поэзия
В. САЯНОВ
ЛЕНИН ГОРКИДА
Егерменче еллар башланган чак... Зур бер авыл Москва янында... Сызылып үтә яшен, күкне айкап, Тар елганың аргы ягында.
Туган яклар якын безгә яшьтән. Алда явым — әнә кара син: Бөтен төшне зәңгәр яңгыр баскан Тоташ итеп җир-күк арасын.
Ә биредә — тынлык һәм иркенлек, Күктән сибелеп, күмә җыр барсын — Тургай сайрый шулай җырга күмеп Кырларны һәм күпер дугасын.
Ул чакларда әле мин яшь идем... Искә алсам үткән елларны, Күз алдыма тагын китерәм бүген Зур бакчалы текә бер ярны. Бакча үзе — ташландык һәм иске, Яр буенда агач өй, чирәм;. Бакча буйлап килә ике кеше: Бер сукыр карт белән мин киләм. Бизәкләре җирнең шундый купшы! Чәчәк аткан илне күрдем мин!.. Шул бакчага сукыр Шелгуновны I Саф иртәдә алып кердем мин... Москвага туры барсын өчен Җитәкләдем аны, дөресе. Без таптаган куе үлән өстен Чуарлады каен бөресе. Яңа паркка моннан карт күп үткән, —• Аңа күптән таныш ара ул...
Үзе сукыр, кулына таяк тоткан. Тик елмаеп алга бара ул. Әйе, аның Һич юк үкенече, Ул шат шулай гүя күптәннән.
I Шелгунов Василий Андреевич (1867—1939) — Питер эшчесе большевиклар Иартиясснец карт членнарыннан берсе.
41
Ләкин һаман истә бөтенесе — Томан аша күренә үткәннәр. Җилен какты кебек салкын иртә, Тагын шуннан, Нева буеннан... Бар флаглар жилфержилфер итә... Рәшәткәләр бар да чуеннан... Кареталар томаланып куйган. Болытлардан өстә, югары Менә-менә сүнәм диеп торган Айның сибелә тонык нурлары. Ярдан карый салкын су өстепә Якты балкып фонарь утлары. Атлы трамвай шаулый Невскида, Таңга кадәр алар туктамый. Явымлы яз — томанлы һәм жилле, Заставаны яңгыр пычратты...
Шул чак Ленин «Путилов»ка' килде һәм эшчеләр белән очрашты.
Туксанынчы еллар... Таң... Эшчеләр Түгәрәге. . һәм эш ташлаулар... Фабрикадан читтә танышулар, Аулак ярга йөри башлаулар... Истәлекле һәм кадерле чак бу — Көрәш Союзы II туган еллар бу, Гасырларны походларга чакыру Тавышы белән тулган еллар бу.
Хикәясен картның тыңладым мин, — Сукмак буйлап озак киленде.— Чор ачылды миңа. Уйладым мин: Ул яшьтән үк белгән Ленинны. Әйе, Ул көннәрнең истәлеген халык Саклап йөртә йөрәк түрендә.. Җилләр безгә бер жыр килде алып: Ул шаулы жыр — поход турында. Яшь курсантлар жырлап килә шуны,— Күренә алда борылып үткән юл... — Горкида бит Ленин, беләсеңме, Инде савыгып бара икән ул. Танышларым шулай диде миңа. Кайтыр тиздән, эшен сагынып, Совнаркомда күренер, Кремльдә Таныш кепка китәр чагылып. — Кыр юлыннан бер машина чаба, Сигнал бирә — булса борылма. Җил исә дә безнең якка таба, Бензин исе бәрелә борынга.
II Петербург «Эшчеләр сыйныфын азат итү өчен көрәш союзы»п 1895 елда В. И. Ленин оештыра. В. И. Ленин «Көрәш Союзы»н эшчеләр хәрәкәтенә таянган революцион партиянең башлангычы дип аңлатты.
45
Машинаны шофер куа алга, Яныбыздан атылып үтә ул. Күреп калдым... Сталин иде анда!.. Парк буйлап инде үтә юл...
Ул Горкига китте. Урман өстен Ерактагы яшен яктыртты. Истәлеге чордан чорга күчсен, Бу очрашу шундый шатлыклы.
1
Ачып куйды Ленин тәрәзәне, Ян капканы исә җил япты. Өй каршында матур сайрап, аны Кошлар бүген таңнан уятты.
Тиз-тиз генә өстеи-башын киде, һәм бакчага иртүк ашыкты. Түбәдә ул бер күгәрчен күрде, Агачларда күрде сафлыкны.
Яктыра бара аяз һәм ачык күк, Күлдә инде сүнә йолдызлар. Бу бакчада сөйгән агачы күп, Шулар янына менә ул узар.
Текә ярда үсә яшь бер имән, Тирә-ягы — куе үләнле, Ә бакчачы: бәхетсез ул, — дигән: Яшен ярган кичә имәнне.
Сындырырга теләсә дә давыл, Имән хәтта бөгелми калган, һәм шатланып уйлый Ленин: «Ә ул Давыл белән көрәшә алган!»
Ныгыр өчен көче аның барын һәркем белә. Сөенә күргәннәр... Җир туйдырган аның тамырларын, Ә яңгырлар саф дым биргәннәр.
Ул кояштан көчле нурлар ала, Яфракларын сыйлый барын да. Шатлык булып бик күп буыннарга Шулай үсәр капка янында.
Куакларга төнен мул чык төшкән... Яр читендә — елга тар якта Беседка бар... Алтын налив пешкән Пар-пар эленеп һәрбер тармакка.
Ул ярата шушы авылларны, Кырлар сөрткән чәчәк иннеген.
46
Бөдрәләнеп үскән каеннарны,— Рус жиренең чиксез киңлеген.
Тик ял тәмам. Күңел сөенә шуңар — Москва аны каршы алачак. Төнге эшкә кайтып чумасы бар, Җырлап торган бакча калачак.
Бер йөнтәс кош кинәт очып үтте... Урман һәм кыр — ялкын төсендә. Ерак яшен тагын ялтырап китте — Бәлки, анда, Кремль өстендә?
Часовойлар тора парк юлында...
Җыр яңгырый елга буенда, Кемдер сөйли үзенең шат җырында Туган ил һәм бәхет турында.
Онтылмыйлар үткән эш һәм уйлар!.. Авыр аңа эшсез ятырга... Өйгә керә... Башта тик бер уй бар: Совнаркомга тизрәк кайтырга...
Күзәткәндә Москва ягы күген, Җәйге көннең аяз ал таңын, Ленин күрә жан яраткан җирен — Күрә моннан Совет Ватанын.
Шундый аяз бу күк, шундый кырыс! —' Дөньяда юк аның һич тиңе... Башланачак тиздән бөек, тырыш Хезмәт көне, бөек эш көне.
2
Халык чыга таңнан кичкә кадәр Башкарырга бөек эшләрне. Безнең жирләр мул бәхетле алар, Үстерә алар яңа кешеләрне.
Әй туган жир! Ильич барысын күрә Шәһәрләрең, авыл, кырыңның. Көче житәр данлы хезмәтеңә Без булмыйча нинди буынның?
Син матур да, сип кырыс та. Сине Без саклыйбыз йөрәк түрендә!
Бер йорт тора Козлов шәһәренең Урамында — аулак жирендә.
Бакча тутырып алмагачлар үскән, Алмаларның нинди күп сорты! Алар бар да алтынланып пешкән, Алар бар да безнең жир күрке.
47
Җир гү килә, җирнең җыры яңгырый — Җылы июль аны уяткан. Мичурин я чияләргә карый, Я күз алмый алсу куактан.
Күкрәп үсәр җимеш бакчалары, Котыпны да күмәр гөлчәчәк, һәм оныклар безнең планетаны с Тоташ бакча диеп йөртәчәк! Мичуринның исеме күп гасырлар Лаек булыр искә алуга.
Ока ага борылып дугасыман, Ярда тора моңсу Калуга. ААенә бер өй. Иртә таңнан торган, Циолковский 1 утыра ни уйлап? Ул өстәлдә меридианнар сызган, Үтми алар безнең җир буйлап, — Курс сайлый ул юлга чыгар өчен, Бүгәи планеталар юлына. Ракетаны — бәхет хәбәрчесен — Ашыгып ала хәлсез кулына.
Трамвай үтә иркен һәм тын җирдән, Бер болыт юк Москва күгендә. Маяковский РОСТАIII IV га килгән Плакат яза тынычлык турында.
Нева ага тынып, иренеп кенә, Сокланасың матур төсенә! Клиникага Павлов килеп керә Ашкына ул сөйгән эшенә.
Дулкынлана бодай уңган кырлар, Балкый төннең гомерен чикләп көн.
Безнең кан һәм безнең кайнар тир бар һәр кабымында тәмле икмәкнең!
Томан җәелә язын юка гына Күк шәл булып кырлар түренә, Күргән нәрсәң шунда сука була,— Тетрәгәне аның күренә.
Ут алынган... Авыл малайлары Җыелганнар межа башына, Сорашалар:— Трактор нәрсә, абый? Ничек сөрә җирне машина?—
Җавап итеп безнең тырышканга Уңыш бирер иркен кырыбыз;
III Циолковский Константин Эдуардович (1857—1935) — бөек рус галиме, дөньяда беренче реактив двигательне уйлап табучы. IV РОСТА — РСФСР Матбугатын информация белән тәэмин иткән Россия телегоаф агентлыгы. Гражданнар сугышы елларында РОСТА плакатлары («Окна РОСТА») бик популяр иде.
Вакыт килер, шаулап йөрер анда йөз меңенче тракторыбыз. Эшләр алар шаулап бөтен җирдә, Илдә уңыш күп булсын өчен, Кайгы-хәсрәт бетсен өчен илдә, Бөтен кеше тук булсын өчен. Бездә хәзер яңа кеше яши, Бөтенесе оста бакчачы — Туган җирдә алар бакча ясый, Кремльдә кунак барчасы.
3
Баганалар тезелә юллар буйлап, Ә үр буйлап тезелә авыллар.
Ике бала бергә үтте уйнап, Төтен җәелә урман ягыннан. Бер кыз узды — коңгырт чәчен үргән Ал тасмасы китте яктырып. Иелә төшеп бераз, шоссе юлдан Арган җайдак үтте чаптырып. һәм машина кырлар аша үтә, Бүген шофер бигрәк ашыгас Ул Горкига Сталинны илтә. Таныш җирләр җәелә каршыда. Ул, Сталин, ап-ак китель кигән, Куе чәчен артка сыпыра, Тирә-якны күзли дикъкать белән, Анда агачлар үсеп утыра. Күз карашы тыныч. Чигәләрдә һич күренми әле чал бәсе. Каршысына очып килә бар да: Кашир җире, юллар... — һәммәсе. Ә Горки тын. Тормый монда улап Москвадагы эшләр кызуы... Нинди рәхәт яшел чирәм буйлап Бу иртәдә атлап узуы! Уң кулына калын китап тоткан, Әнә чыга Ленин каршыга; Френченең төймәләрен чишкән: Дустын танып шулай ашыга. Капка ачыла. Сталин керә килеп, һаман гади, җитез ул Ленин... Күрешәләр кул кысышып... көлеп. — Владимир Ильич!.. Кадсрлем минем!.. Күзләрендә яшь ялтырый аның... Сөйли, дусның кулыннан тотып:
4 ,С. Ә.“ L. 49
— Мин бәхетле! Сез Горкида тагын... — Дуска карый, бераз күз кысып.
Очраштылар июль иртәсендә, — Зур шатлыгы бүген бар аның.
— Хәлне мөмкин җиңел дип әйтергә, һәм әрнүе бетте яраның.
Кадерле дә, киң дә туган яклар...
Матур җыр юк хезмәт җырыннан...
Ленин белән Сталин килә атлап, — Уйга талып, бакча юлыннан.
4
Сузыла моннан урман юлы җебе Киң кырларга, ерак авылга. Ленин ашыга: чөнки тели бүген Бик күп нәрсә белеп калырга.
— Хәлләр ничек? Ниләр кичерә дөнья? Беләм, көннәр хәзер кызулар. Мин газета укый алмыйм монда, Тыела миңа язу-сызулар. Өстәлеңдә берәр кәгазь күрсәң, Газетадыр бәлки диясең... Укымыйча җиңел түгел икән, Үтәү авыр врач киңәшен. Буйсынмыйча ләкин булдыра алмыйм, Төгәл үтим алар кушканны...— Сталин көлә: — Вакыты була аның, Барыбыз тыңлый врач дусларны; Кирәк чакта тыңлый белү — изге Тәртип тә ул, бөек бурыч та...
5
Котлыйк әйдә тугай җиребезне... Ничек җиңел бүген сулышка!..
Күбрәк сибелә төсле нур да күктән Истәлекле шундый чакларда. Киң аллея... Салкынча, тын иртә... Рәхәт тә соң бергә атларга.
Дәвам итә якын дусның сүзе, Ленин тыңлый тагын бирелеп, Каты итеп кайчак көлә үзе, — Вакытыннан элек терелеп, Үз полкына кайткан солдат итеп Монда бүген үзен сизә ул. ^зе җитди, үзе тыныч ничек. Бербер артлы сорау тезә ул:
50
— Кытай ничек? Москва советына Кем сайланды? Уңыш турында Сүзләр ничек? Нинди жәй көтелә? Корылык юкмы Идел буенда? — Игеннәр шәп. Илдә быел ул эш Начар тормый — уңыш алырбыз... — Бик-бик кирәк Россиягә уцыш; — Портыбызны тизрәк салырбыз. Лига V нишли? карап алдау ягын, Сәүдә итә кайсы пл белән? Океан арты ниләр эшли тагын? Ныо-Иорк яный тагын ни белән? — Күтәрә дә башын, әйтә: — Димәк, Ялым минем тиздән бетә,— дип...— Төп-төз баса постта сакчы кинәт — Предсовнарком яннан үтә бит! Сакчы япь-яшь, зур ботинка кигән, һәм өр-яца мылтык тоткан ул; Күзен алмый үзе Ленин белән Сталиннан — ике дустан ул. — Зур урамнар тавышын ишетер өчен Шәһәремә килә кайтасым... — Өстендәге коңгырт, киң френчнең Каптыра ул ачык якасын. Яшь каргалар очты югарыдан, Шаулап исте жилләр еракка... — Арынам кебек инде мин авырудан, Бик шаярмый алай йөрәк тә. Аңламыйлар шуны врачларым, һич тыңлатып булмый берсен дә, Мин бит монда эшсезлектән арыйм, — Савыгыр идем тизрәк эшемдә
6 Киң скамья. — Бакча түрендә ул. Яшь агачлар шаулап алалар. Ә еракта, тау артында — авыл, Сузып-сузып жырлый балалар. Юкәләргә сыерчыклар кунган... Жир шатлыклы, матур һәм яшел! Гасырларның бөек даны булган Кремль саклый шуның һәммәсен... Кысып тота Ленин аның кулын һәм, елмаеп, башын күтәрә. — Очрашырбыз Спасс капкасының Янында без көзге иртәдә. —
V Милләтләр Лигасы.
4* 51
Күп калмады, әйе, Ленин китәр, Китәр моннан—> бакча эченнән... Күренеп тора: арганлыгы беткән, Күз кабагы бераз күпшенгән.
Өй тирәсе сирень төсе белән Бизәкләнгән, шул төс — һрркайда... Күләгәсе таңның төште менә Җыерчыклы һәм киң маңгайга...
Ул кул болгый: «Тиздән күрешербез, Хуш хәзергә...» — ААотор кабына.
һәм машина чаба, юлы тигез,— Шоссе үтә Москва ягына... Сталин кайта ашыгып, алда—шәһәр. Юллар якты, юллар тигез, тын. Бу дуслыктан—жирнең үзе кадәр Зур дуслыктан нәрсә бөек сон! Без беләбез, жирдә бу зур дуслык — Гасырларның үлемсез даны. Җырларга һәм легендага кушып Төрле телдә сөйлибез аны.
7
Очрашуны тагын уйлап кайта... Якынлаша Москва жиренә... Кала кырлар һәм авыллар артта... Карт Кремль инде күренә.
Менә кайтты. Кабинетка керде. Караганда таныш бүлмәсен, Стенада зур бер рәсем күрде: Ленинныкы — яңа ул рәсем.
Таңга кадәр утлар сүнмәс анда... Кулда папка, кулда китаплар... Гасырларны бик күп еллар алга Узып жирдә шушы эш атлар.
Тышта инде томан сирәгәя... Ул кузгала, тартып челемен, Карап тора күксел тәрәзәгә. Тиздән менә таң да беленер.
Кояш чыга балкып һәм нурланып... Уяп әйдә, уян, туган жир, Ерак диңгез ярларыннан алып Кремльгә кадәр булган жир! Алда көтә зур һәм яңа эшләр, Вакыт өнди яңа жиңүгә. ... Безнең юлдан жиңеп килгән кешеләр Данлы итәр бөтен жирне дә.
Егерменче еллар, сез гомергә Сакланырсыз җыр һәм хисләрдә!
Иртүк килә Ленин Кремльгә Сталин белән бергә эшләргә.
Дулкын-дулкын саф нур йөзә күктә, Балкый нурда Спасс башнясы. Тиң нәрсә юк мондый гүзәллеккә, Җирдә аңа мәңге яшәсе.
Озак бара дуслар әңгәмәсе, Җәелә киңлек алар каршында. Сөйләшәләр Тын Кашира ГЭСы VI һәм киләчәк эшләр хакында.
Менә чыга кырга тракторлар, һәм Кашира сибә нурларны....
Титаннарны җирдә тудыра чорлар, Ә титаннар тудыра чорларны.
Зәки Нури тәрҗемәсе