ОЛЕГ ТУРЫНДАГЫ КИТАП
Бу сүзләрне әйтүче кешене — Советлар Союзы Герое Олег Кошевой- ны совет кешеләре тирән ихтирам ’белән күңелләрендә йөртәләр. Аның турында бик матур әсәрләр язылды инде. Елена Кошеваяның «Улым турында хикәя» 1 исемле китабы шунлыклардан. Бу китап шул гүзәл тормышның анага гына билгеле булган иң матур якларын тасвирлый. •Укучының күз алдыннан көрәшченең. үсү процессы үтә: зирәк нәни Олежек; «отлично»га гына укучы шаян Олег Кошевой; «Яшь гвардия» •оешмасының комиссары һәм комсомол секретаре «Кашук». . Олег коллык богауларыннан азат .социализм илендә, совет семьясын- ла туа һәм совет чынбарлыгында •коммунистик тәрбия ала. * 1 Е. Кошевая. «Улым турында хикәя», <Г. Гобәй тәрҗемәсе. Татгосиздат. 1951 ел. «Коллыкта яшәүгә караганда, сугышта үлү артык.»
Олегның бик кечкенәдән турылыклы, намуслы, куркусыз, эш сөю- чән булып үсүендә аның әнисе Елена Николаевнаның роле чиксез зур. Совет педагогикасы белән коралланган Елена Николаевна семьяда бердәнбер бала
булган Олегка дөрес тәрбия бирүгә ирешә. Кечкенә баланың кирелеге, үзсүзлелеге алдында ул аптырап тормый, кирәк була икән, үзенең бердәнбер улына җәза бирүдән дә курыкмый. Елена Николаевна белән Олег якын дуслар: кайгылары да, шатлыклары да уртак, бер-береннән сер дә яшермиләр. Шул ук вакытта ал арның берсе тәрбияли, икенчесе тәрбияләнә. Олежек комсызлыкның нәрсә икәнен дә белми үсә. Иптәшләре өчен бернәрсәсен дә кызганмый торган була. Берчакмы, Май бәйрәме алдыннан, әнисе берьюлы ике костюм тегеп
120
биргәч, ул әнисе янына килә дә, җиңеннән тартып: — Минем ике костюмым булды, ә Гришаның бер дә юк. Әнием, әйдә матросканы Гришага бирик! —ди һәм, әнисе риза булгач, үзенең иң яраткан костюмын, шатлана-шатла- на, дустына илтеп бирә. Совет мәктәбе аның бу яхшы сыйфатларын тагын да үстерә. Кечкенә Олежек укучылар коллективының турылыклы һәм * сөекле члены була. Ул коллективның якынлыгын, дуслыкның көчен бик яшьли аңлый. Икенче класста укыганда, Олегка операция ясыйлар. Больницадан чыккач, иптәшләре аңа ул югында узылган материалны үзләштерергә булышалар. Семьялары Ржищевтан күчеп киткәндә, Олегны озатырга килгән дуслары белән өй тула. Аларга Олег белән аерылышу авыр була. Дусларының шулай якын күрүе, яратуы, соңыннаирак, «Яшь гвардиямдә, аның өчен өзлексез кайгыртуы Олегны тирән дулкынландыра, көрәшкә рухландыра, көч бирә. Олег кечкенәдән үк эш сөючән булып тәрбияләнә, һәр эшне үзе эшләп карарга ярата ә эшне ул, бабасы әйтмешли, «жиренә житкереп эшли»! Үсә төшкәч, әнисенең кул арасына керә. Әтисе үлгәннән соң «тормыш алып баруның кыенлашыбрак киткәнен» күреп, әнисенә ярдәм итәргә керешә. Олег, үсеп җиткәч, инженер булырга хыяллана. Ләкин ул инженер булу өчен кирәкле фәннәрне — сызым һәм математиканы яхшы белү белән генә чикләнми, мәктәптә үтелә торган бөтен фәннәрне тырышып үзләштерә. Шуның өстенә ул оста йөзүче, футболчы, волейболчы, төз атучы, ярыйсы ук көчле шахматчы. Яшьтән үк музыканы ярата, мәктәпнең шагыйре була. Киноны яратып караган кебек, китапны да яратып, игътибар белән укый. Олег күп укый. Ул рус классиклары Пушкин, Гоголь, Короленко, Горький белән беррәттән Украина халкының сөекле шагыйре Тарас Шевченконы, Европа язучыларын- нан Войничны һ. б. укый. Олегның иң яраткан язучысы — совет халкы ның патриот улы Николай Островский. Аның китаплары Олег өчен «...юл күрсәткеч йолдыз булдылар. Ул бу китаптагы геройлардан һич кенә дә аерылып тормады. Мөгаен, ул үлемгә дә шулар белән бергә баргандыр...» Матур әдәбиятны күп укуы, отличник булуы һәм мәктәпкә керүенең беренче көннәреннән үк җәмәгать эшләренә актив катнашып килүе аңа соңыннан подпольеда яшерен комсомол оешмасы белән дөрес, уңышлы җитәкчелек итәргә булыша. Уналты яшьтә аңа кабахәт фашистларның туган җирне таптавын, шәһәравылларны яндыруын, совет кешеләрен газаплавын күрергә туры килә. Халыкның күз яшен, кол булырга теләмәгән утыз шахтерның тереләй җиргә күмелүен үз күзе белән күреп торган комсомолсцның йөрәгендә үч алу теләге көннән-көн көчәя. «Немецлар беркайчан да безне тез чүгәргә мәҗбүр итә алмаслар!» — менә Кошевойиыч көрәш юлына басар алдыннан әйткән сүзләре. Ватанга чиксез мәхәббәт, фа- шист-илбасарларга — көчле нәфрәт күпләрне көрәш юлына китереп чыгара. Озак та үтми — яшерен комсомол оешмасы төзелә. Яшь көрәшчеләр үз оешмаларын «Яшь гвардия» дип атыйлар. Яшь гвардиячеләр шәһәр халкына бердәнбер дөреслекне сөйлиләр: совет информбюросы сводкалары һәм юлбашчының сүзләре белән таныштыралар. Моның белән алар совет кешеләренең рухын күтәрәләр, Кызыл Армиянең тиздән килеп азат итәчәгенә ышанычын үстерәләр. «Үлем биржасын» яндырып, меңләгән совет гражданнарын коллыктан коткарып калалар. «Яшь гвардия»- нең дәһшәте шәһәрдәге немец жандармнарын һәм полицияләрен тетрәтеп тора. Ватанның азатлыгы өчен көрәштә яшь гвардиячеләр рәхимсез булалар. «Яшь гвардия» оешмасы — батырлар мәктәбе, аның сафларында яшьләр дошманны кыйнарга һәм җиңәргә өйрәнәләр. Бу оешманың членнары әкияттәгедәй матур тормышларының соңгы минутларына
121
кадәр Тугаи ил каршында биргән антларына турылыклы булып калалар... Уналты яшьлек комиссар палачлар кулында газапланучы совет кешеләренә: — Иптәшләр, без намуслы булып яшәдек, үлгәндә дә намуслы булыйк, — дигән ялкынлы лозунг ташлый. Елена Кошеваяның «Улым турында хикәя» исемле китабы — ул үз улын өзелеп яраткан ананың һәм таләпчән педагогның чын күңелдән язган истәлеге. Пионерлар һәм укучы яшьләр өчен генә түгел, өлкәннәр, беренче чиратта, атааналар өчен дә зур әһәмияткә лаеклы, шундый кыйммәтле китапның татар теленә тәрҗемә ителүе, әлбәттә, күңелле факт. Ләкин, кызганычка каршы, китап начар тәрҗемә ителгән. Китапның тәрҗемәчесе Гариф Гобәй иптәш бу эшкә, дөресен генә әйткәндә, игътибарсыз караган. «Большевик» журналы (№ 15, 1952) бик хаклы рәвештә «Улым турында хикәя»нең татарча тәрҗемәсендә җитди хаталар булуын әйтеп үтте. Тәрҗемәче оригиналның эчтәлеген еш кына тупас рәвештә бозган, димәк, Олег образын укучыга дөрес җиткермәгән. Кечкенәдән үк пөхтәлекне яратучы Олег хакында 18 биттә Е. Кошевая: «Олег даже пальто сиял, повесил его па сучок. Вот уж и весь костюм его в земле...» х — дип яза. Тәрҗемәче моны, бер дә уйлап тормастан: «Олег хәтта бишмәтен салып ботакка элеп куя. Костюмын да салып щиргә ата» (!) (20 б.) —дип бирә. «Бишмәт»нең пальто булмаганлы- гына тукталып тормастан, зуррак хатага күчик. Кызу эш вакытында дүрт яшьлек Олежек, эшләргә җайлырак булсын өчен, пальтосын сала, ләкин шунсы характерлы: җиргә ташламый, «ботакка элеп куя»; ә бераздан һәр эшне чын күңелдән яратып эшләүче Олежек эшкә шул чаклы бирелеп китә ки, бөтен өсте- башы туфракка буялып беткәнен сизми дә кала.
1 Мисалларның русчасы Детгизның 1948 елгы басмасыннан алынды. Курсив һәр җирдә минеке. К. М. 15 бүлекнең исемен’ «Яз көнендә» дип тәрҗемә итү бүлекнең эчтәлегенә туры килми: оригиналдагы' «Весна» күчерелмә мәгънәдә алынган һәм геройның йөрәгендә яз баш лануыи, ягъни Олегның яшь йөрәге беренче тапкыр икенче бер яшь йөрәккә омтыла башлавын күрсәтә. Сугыш башлангач, Олег әнисеннән Верхне-Курмоярская станциясенә оборона
ныгытмалары казырга җибәрүен үтенә. Җирнең асты-өскә килгән чакта, ана бердәнбер улының станциягә барып җитә алмыйча һәлак булуыннан курка. Шунда Олег: «Я доеду, я не маленький. Л там, вместе с дядей Николаем, буду работать на укреплениях. Пусти же, мама!» (78 бит)* ди. Тәрҗемәче сүзне икенчегә бора: «Ә мин сезнең янга соңыннан барырмын, кечкенә түгел ич инде мин. Хәзергә Николай абый янында, читтә ныгытмада эшли торыйм. Җибәр инде, әни, ә!» (84 бит). Икенче бер урында: «Видел это (эвакуацию советских граждан — I\. М.) и Олег. Мука застыла в его глазах, но отчаяние так и не нашло трещинки в его сердце» (88 бит).—«Олег боларның барысын да күреп торды. Аның күзләренә яшь тыгылды, ләкин бу әрнү аның йөрәген яралый алмады» (93 бит). Туган өйләрен ташлап, кояш кызуында тузан эченнән көнчыгышка атлаган ватандашларңң күреп тору Олегның «йомшак һәм яхшы» йөрәген яралый алмасын, имеш. Аның туган илгә һәм халкыбызга тирән мәхәббәт белән янган көчле йөрәге ничек кенә яраланмасын, әмма аның йөрәгендә төшенкелеккә урын табылмый. Комсомолец Кошевойның көче дә шунда. «Отчаяние» — «әрнү» түгел. Октябрь бәйрәме алдыннан Олегның ашарга да, йокларга да вакыты булмый: комсомол оешмасы традицион бәйрәмне билгеләп үтәргә әзерләнә. Әнисе ашау-эчү, ял итү турында сүз кузгатса, Олег: «Мамочка, времени мало! Кончится война — отдохну, а сейчас нужно спешить» (125 бит), — ди. Татарчасында ул алай дими: «Әнием, вакытым юк шул! Менә бәйрәмдә ял
122
итәрмен, яме? Ә хәзер бик ашыгам» (133 бит). Бәйрәм көнне «1\ашук»ның немецлар тылында кул кушырып утыруына ышанасы килми. «Яшь гвардия»нең беренче җыертышында «Корал турында сүз чыккач, Серёжа Тюленин хәзер үк корал эзләргә чыгарга әзер торганын әйтеп, урындыкка басып (!) гайрәтләнә (1!) башлады. Башкалар да тәэсирләнделәр, кызып киттеләр» (120 бит). Оригиналда Сергейның алай шапырынуы, «урындыкка басып гайрәтләнүе» турында, билгеле, бер сүз дә юк. Чөнки Е. Кошевая аның характерын яхшы белә: «Как только заговорили об оружии, Сережа Тюленин заерзал (тынычсызлану, кыбырсылану — К. М.) на стуле готовый хоть сейчас начать поиски. Были возбуждены и остальные» (112 бит). «Возбуждены»дан да ■тәрҗемәче әллә ниләр чыгарган. «Ей, в конце концов, неплохо и при немцах!» (105 бит) —дип, Олег сатлык җан Линаның немец офицерлары белән типтергәнлеген аңлатса, тәрҗемәдәге «Аны шәһәрдә немецлар булу да артык борчымый, күрәсең!» (113) дип, Линаның үз- үзен тотуын гамьсезлеккә генә кайтарып калдыра. «Душа» сүзен һәр очракта «җан» дип тәрҗемә итү шулай ук дөрес түгел, контексттан чыгып, сүзнең мәгънәсен бирәсе урынга, тәрҗемәче ул сүзнен сүзлекләрдәге тәрҗемәсен бирә: заглянуть в его душу — «аның җанына күз төшерү»; ясная душа — «җаны керсез»; благородная душа — «җылы җан»; душой и 'сердцем воин — «сугышчан җанлы»; светлей становится на душе — «җанымны яктыртып киткәнен»... Кайвакыт сүз тәртибенә ваемсыз карау аркасында мәгънәсезлек килеп чыга: «Их (украинских девушек—К. М.) приглашают танцевать парии в широких синих, как Днепр, шароварах» (58 бит) дигән җөмлә •бодай тәрҗемә ителә: «...аларны Днепр кебек киң (!!!) зәңгәр чалбар кигән егетләр биергә чакырдылар» (G2 бит). Оригиналда Днепр белән чалбарның киңлеге түгел, зәңгәрлеге чагыштырыла. Тәрҗемәче Г. Гобәй яшь гвардиячеләрнең образларын бозып бирүне, билгеле, максат итеп куймаган. Ләкин оригиналга төшенеп бетмәве һәм ашыгып
тәрҗемә итүе аркасында тупас хаталар җибәргән. Китапта татар теленә дөрес тәрҗемә ителмәгән сүзләр дә еш очрый: полезные ископаемые (файдалы казылмалар) — «җир астындагы файдалы әйберләр»; медперсонал — «медперсонал кешеләре»— (медперсонал — медицина хезмәткәрләре дигән сүз; шуның өстенә тагын бер мәртәбә «кешеләре» дию — тавтология) һ. б. Автор үзенең әнисен, Олежек күзлегеннән чыгып, «бабушка», «бабушка Вера» дип атый. Татар телендә, нинди урында килүенә карап, «әбисе» — ягъни улымның әбисе — яки «әбиебез» диясе урынга, тәрҗемәче русчадагыча «әби» һәм «Вера әби» дип бирә — татар теленең спецификасын сакламау нәтиҗәсендә, Елена Николаевнадан (автордан) үзенең туган әнисенә «әби» дип әйттерә. Шул ук «принцип» аркасында авторга каенатасы — «Федосий бабай», энесе — «абый», «Николай абый», ә энесенең хатыны «җиңгә» булып чыга. Г. Гобәй кайчакта кирәкмәгән урында оригиналдагы фикерне үзгәртә, гадиләштерә, — янәсе, «аңлаешлырак итә». Еш кына үзеннән җөмлә һәм абзацлар өсти. Г. Гобәй тәрҗемә өлкәсендә иҗадилыкны шулай аңлый, күрәсең. Партизаннар отряды командиры оешмага хат җибәрә. Ул хатта: «Второго или третьего января я буду у вас, и мы поговорим обо всем» (158 бит) дигән җөмлә бар. Тәрҗемәче моны килешсезрәк тәрҗемә итсә дә, үзеннән өстәүне кирәк таба: «Икенче яки өченче январьда сезгә киләм. Шунда сөйләшербез. Мин сезгә эшегез өчен күп кенә кызыклы киңәшләр бирермен» (166 бит). 23 бүлектә Олегның шуклыгы турында сөйләгән җиргә тәрҗемәче: «Ләкин аның (Олегның. К. М.) шаярулары тупас түгел иде, өлкән
123
. нэрне хурлый торган булмады» дигән сүзләр өсти. Оригиналда менә мондый сүзләр дә юк: «Островский- ның Олег яраткан кайнар сүзләрен мин хәзер күңелемнән беләм. Менә алар» (113 бит). 13 биттә Олегның кечкенәдән турылыклы булып үсүе турындагы абзацны тәрҗемәче аннан-моннан гына тәрҗемә итә дә, өч ноктадан соң «хәер, анысы турында соңыннан» дигән җөмлә өстәп куя. Бер дә кирәкмәгәнгә үзеннән өстәп, Г. Гобәй мәгънәне чәйнәп бирү юлына баса һәм укучыга уйларга калдырмый: сугыш башлангач, Олег Верхне-Курмоярскаяга окоп казырга китә. Елена Николаевнага улын озату авыр була: «Непередаваемая печаль легла на сердце. А тут еще, как нарочно, в ту самую сторону, куда пошел поезд, полетели фашистские самолеты» (78 бит). Монда бер дә аңлашылмаслык әйбер юк. Әмма тәрҗемәчегә болай дию генә аз күренгән: «Минем йөрәгемә әйтеп бетергесез •сагыш урнашты. Моннан соң без аны кайчан да булса бер күрербезме? Нәкъ шул чакта, үч иткән шикелле, Олеглар киткән якка таба фашист самолетлары очты» (84 бит). Олег винтовкасын ипигә алмаштырырга кергән румын солдатына: «Хлеб хорош. Винтовка нехорош. Хлеба мало. Винтовка много»,— ди. Г. Гобәй, бу вакыйганы күреп торган кеше кебек Олег сүзләренә татын «Мә икмәк! Винтовкаңны бирәсеңме?» җөмләләрен өсти. Ә бу моннан соң килгән «Голодный румын без лишних слов вырвал у Олега хлеб, отдал ему винтовку»га каршы килә. Тәрҗемәдә оригиналның матурлыгын бирә алмаган җөмләләр шактый күп очрый. Мәсәлән,'оригиналда шундый җөмлә бар: «О нет, не .подходит! Такому бутузу и имя нужно богатырское!» (6 бит.) Татарчасы: «О, юк, килешми! Мондый зур, таза балага, исемнең дә 'баһадирларныкын кушарга кирәк!» Монда тәрҗемәче аергычны да, нәкъ русчадагыча, аерылмыштан соң китерә; оригиналдагы «и» теркәгечен дә бирә. Болай «тырышу»- ның кирәге бармы, юкмы? Әлбәттә, юк. Барысы да «сакланган», ә оригиналда тиз генә әйтелә торган шаяртуның бөтен көче югалган. Бу сүзләрне әйтүче врачны күз алдына китереп булмый. Аннары, «бутуз» зурлыкны белдерми. «И он оживленно напевал слова танца» (169 бит). — «Улым, җанлы рәвештә
биюнең сүзләрен җырлый барды» (181 бит). Җөмләнең иясе ни сәбәпледер өтер белән аерылган; «җырлый барды» колакны ерткан кебек, «җанлы рәвештә» рәвеше дә шома түгел. Шуны әйтергә кирәк, тәрҗемәче Г. Гобәй рәвешле җөмләләрне бик сәер тәрҗемә итә: «строго доказал внуку его ошибку» (20 бит) — «оныгының ялгышуы турында каты итеп аңлата» (20 бит). Шулай ук «ачыктан-ачык итеп сөйләшәсем килде» дә, «озак итеп» пышылдашу да, «ачык һәм тыныч итеп» фикер йөртү дә татарча түгел. Күп урында тәрҗемәче оригиналның җөмләләр аркылы бирелгән мәгънәсен түгел, ә шул җөмләләрнең аерым-аерым һәрбер сүзен тәрҗемә итеп чыга: «дала волю слезам» — «күз яшьләремне үз ирекләренә куйдым» (41 бит). «Мин уйларыма тирән чумганлыктан» (106 бит), «туры күзләр» (220 бит), «яшьләрнең очлы (острые!) күзләре» (128 бит), «төз» кыз (118 бит) һ. б. Тәрҗемәче татар теле белән рус теле арасында нинди аерма булуын, аларның һәркайсының специфик, бары тик аңа гына хас булган формаларын һәм ул формаларның нинди хезмәт үтәвен истән чыгара. Л4әсәлән, күптән булып үткән вакыйгаларны сурәтләгәндә, тәрҗемәче дәвамлылыкны юкка чыгара: «Им казалось, что Олегом зовут только взрослого человека...» (6 бит). — «Алар Олег дигән исемне олы кешеләрдә генә була дип белделәр» (8 бит). «Казалось» — гомумән, ә «белделәр» — конкрет. Моңа кадәр белмәгән булганнар, хәзер генә белеп алганнар...
124
«От репродуктора он (Олег, К. М.) бросался к бумаге» (76 бит). Бу хәл берничә көн дәвам итә. «Ул репродуктор яныннан өстәлгә ташланды...» (81 бит). Соңгысында Олег өстәл янына бер генә мәртәбә ташланган булып чыга, һәм киресенчә, «Бер тапкыр... Олег кич белән кинога барырга җыенды» дип башланган эпизодны тәрҗемә иткәндә. Г. Гобәй, гадәттәге хәл турында сөйләгән кебек, кабатлануны белдерә торган ярдәмче фигыльләр куллана: «...ягымлы итеп карый иде дә: — әнием... син борчылып торма, яме?—- ди
торган иде» (153 бит). Оригиналда ул болан: «Ты, мамочка, — Олег посмотрел на меня ласково, — не волнуйся...» (144— 145 битләр). Елена Николаевна Кошсваяныц — шундый патриот ул үстергән гүзәл ананың — сөекле Олегы турындагы истәлекләрен шулай начар тәрҗемә итү, һичшиксез, гафу ителерлек түгел. Гариф Гобәйнең эшләнеп җитмәгән бу тәрҗемәсен дөньяга чыгарып, Татгосиздат укучылар алдында, әлбәттә, зур ялгышлык эшләгән, һәм ул аны төзәтеп бастырырга тиеш.