Логотип Казан Утлары
Публицистика

„ГОРЧИЦА ОҖМАХЫ БАЛАЛАРЫ" ПОВЕСТЕНЫҢ ТӘРҖЕМӘСЕ

' Соңгы елларда татар совет балалар әдәбияты күп кенә яңа әсәрләр белән баеды: оригиналь әсәрләр тудырылды, рус язучыла- рының кайбер әсәрләре татарчага тәрҗемә ителде. Безнең бәхетле илебез, совет мәктәпләре һәм укучы балалар турында язылган әсәрләр алар арасында зур урын ала һәм бу аңлашыла да. Яшь буын үз илен яхшы белергә һәм яратырга тиеш. «Совет гражданы» дигән бөек, мактаулы исемгә лаеклы булып үсәргә тиеш! Чит илләр, чит ил мәктәпләрендәге укыту тәртипләре, андагы яшь буынның ачы язмышы турында язылган әсәрләр, шулай ук, балаларда патриотизм хисе тәрбияләүдә бик әһәмиятле роль уйныйлар. Ләкин мондый китаплар бездә бик аз әле. Татгосиз- датның яшьләрбалалар әдәбияты редакциясе, рус язучысы Н. Каль- маның «Дети горчичного рая»VIII исемле повестен татарча бастырып чыгарып, бу ачыклыкны тутыра төште. Бу китапны яшьләр генә түгел, зурлар да зур кызыксыну белән укыйлар. Повестьта ике Америка сурәтләнә: капиталистлар, миллиардерлар Америкасы һәм хезмәт ияләре Америкасы. Сугыштан соңгы Америкада дәүләт аппараты тулысынча фашистлаштырыла; завод-фабрика- лар, урамнар һәм җәмәгать-куль- тура учреждениеләре шымчылар белән тулган; демократизмга, тынычлык идеясенә теләктәшлек күрсәткән кешеләр эзәрлекләнәләр; полиция бармак эзләре ала; хатларны ачып укый; кешеләрнең политик лояльлеге тикшерелә; төрле раса, милләт кешеләре арасында дошманлык тарата; төрле юллар белән «америкача яшәү» дип яман аты чыккан тәртипләр урнаштыра. Хезмәт ияләре шундый политик эзәрлекләү астында яшиләр һәм шул хәлдән чыгу өчен көрәшкә омтылалар, азатлык һәм тигезлек, демократия һәм тынычлык идеяләре белән рухланган кешеләр бердәм фронт булып көрәш сафына басалар. Шулай итеп, повестьта ике нәрсәнең бәрелеше: бер якта — илне милитаризацияләү, яңа сугыш уты кабызуны тизләтү, икенче якта — демократия һәм тынычлык өчен көрәш чагыла.                      VIII Н. Калька. Горчица оҗмахы балалары. Повесть. Тәрҗемәчесе Ф. ьасын- ров, җаваплы редакторы Н. Фәттахов. Татгосиздат, 1952 ел. «Горчица оҗмахы балалары» повестен татарчага Ф. Басыйров тәрҗемә иткән. Оригиналның эчтәлеге тәрҗемәдә, гомумән алганда, дөрес бирелгән, тайпылышсыз, төшереп калдырулар һәм үз-үзеннән өстәү фактлары юк дияргә мөмкин. Оригиналдагы образлар системасы, нигездә, тулысынча сакланган. Образларның характерлары, эчке һәм тышкы дөньялары, кичерешләре һәм хәрәкәтләре оригиналдагыча бирелгән. Шулай да бу уңайдан образларга карата бер-ике моментка тукталуны кирәк дип саныйбыз. Зур Босс Миллард образы, бөтен килеш алганда, укучы алдына дөрес килеп баса. Аның кулында капиталистик җәмгыять биргән власть бар, шәһәрдәге бөтен кешеләрнең язмышы аның ихтыярына бәйләнгән. Менә нәрсә диелә оригиналда: «Кабинет Большого Босса был как бы неким обиталищем верховного жреца, где вершались судьбы не только граждан такого ничтожного городка, как Стон- Пойнт, но, быть может, в какой-то степени судьбы многих людей во всем мире» (21 бит). Ә тәрҗемәдә бу юллар болай бирелгән: «Зур Боссның кабинеты ничектер борынгы верховный жрец торагына охшаган. Ләкин аерма шунда, верховный жрец яшәгән урында кайчандыр бөтен дөньядагы күп кенә кешеләрнең язмышы теге я бу дәрәҗәдә хәл ителгән булса, монда исә кечкенә генә Стоп-Пойнт шәһәре гражданнарының язмышлары хәл ителә иде». (23 бит.)
117 
 
Шулай итеп, Зур Босс образындагы иң кирәкле бер сызык — аның, сигезаяк кебек, үзенең капшавычларын төрле илләргә сузуы, Америкадагы кечкенә шәһәрчек гр а ждан н а р ын ы ң гы на түгел, ә дөньядагы күп кенә кешеләрнең язмышы теге я бу дәрәжәдә хәл ителүе — тәрҗемәдә төшерелә, дөресрәге, ул верховный жрецка кайтарып калдырыла. Бу—гафу ителмәслек хата. Икенче момент. Повестьның, тәрҗемәсен укыгач, Чарльд Робинсон иң алдынгы укучы, яхшы дус, көр күңелле, нык характерлы, техникага сәләтле малай булып күз алдына килеп баса. Оригиналда да бу шулай. Автобуста мәсхәрәләнгәннән һәм мисс Вендикс йортыннан куылып чыгарылганнан соң, Робинсон «штаб» утырышына кайтмый. Иптәшләре аны зарыгып көтәләр, эзлиләр, ә ул һаман да юк. һәм шул вакыт «— Кайтмаган, тәкәббер бит ул»,—ди Нэнси аның турында. Безнеңчә, образны бөтен итеп караганда, бу характеристика аңа туры килми, чөнки «тәкәбберлек» татар телендә тулысы белән кире сыйфатны бирә. «— Он не пришел, потому что он гордый», — диелә оригиналда. Димәк, ул тәкәббер түгел, бәлки шундый җәберсетелүләрдән соң да Робинсон үзен горур тота, шул нигездә үзенең протестын белдерә. Авторның художество һәм стиль үзенчәлеген бирү, оригиналның эмоциональ көчен һәм яңгырашын саклау, телнең аңлаешлы, чиста, шома булуы — болар инде туры- дан-туры әдәби тәрҗемәгә карый торган мәсьәләләр. «Горчица оҗмахы балалары» повесте, гомумән алганда, аңлаешлы, әдәби телдә тәрҗемә ителгән, күп кенә урыннарда тәрҗемәченең оригиналга иҗади рәвештә якын килүен күрсәткән яхшы гына үрнәкләре бар. Мәктәптәге атмосфера, укучылар арасындагы мөнәсәбәт, кара тәнлеләргә карата киеренке реакция күз алдына ачык килеп баса. Мондый урыннарны тәрҗемәдә байтак күрсәтергә мөмкин. Аерым сүзләрне, сүз тезмәләрен, авыр урыннарны бирүне дә тәрҗемәче урыныурыны белән уңышлы башкара. Өлкән, урта һәм башлангыч классларда укучыларны, Америка мәктәпләрендә «Курильщики», «Персики», «Малютки» дигән кушаматлар белән атыйлар. Беренче икесен татарча бирүне ансат, ә менә өченчесе белән нишләргә: эчтәлекне дә дөрес һәм тулы бирсен, җыйнак та булсын. 
Тәрҗемәче, безнеңчә, «бәләкәчләр» дип уңышлы алган. «— Эх ты, шляпа!» (61 бит.) Рус телендә күчерелмә мәгънәдә әйтелгән «шляпа»ның мәгънәсен һәркем белә. Татар телендә бу сүз күчерелмә мәгънәне бирми, туры мәгънәдә генә йөри. «— Их син, җебегән!» —дип, оригиналдагы суз сөрешенә туры китереп бирә тәрҗемәче. Тәрҗемәдә диалектизмнарны, укучыларның киң массасына аңлашылмый торган сүзләрне куллану очраклары юк. Шулай да тәрҗемәче «Выскочка»ны «тыкшындык», ә «безвкусно одеваться»ны «посташ киенү» дип ала. «Посташ киенү» телгә кереп китәргә мөмкин, ә «тыкшындык», безнеңчә, уңышлы чыкмаган, чөнки «тыкшыну» фигыленең үткән заман формасы белән параллель туры килә: без бу эшкә юкка тыкшындык (мы зря вмешались в это дело). Күрәсез, оригиналдагы мәгънә белән тәрҗемәдәге мәгънә бөтенләй аерыла. Тәрҗемәнең теле гомумән алганда канәгатьләнерлек булса да, анда әле кайбер кимчелекләр бар. Иң характерлы кимчелек — «белән» бәйлеген дөрес һәм урынлы кулланмау, Менә берничә мисал: «Ә Цезарьга исә, зур күзле бу яшүсмер белән малайга охшаш бу хатынны һәлак булган дусты Тэд аңа васыять итеп калдыргандыр кебек тоела» (92 бит). Гаҗәп авыр тел белән бирелгән, «белән» теркәгече бөтенләй авырлаштыра. Оригиналда ул җөмлә болай: «А Цезарь чувствовал, что этот большеглазый подросток и эта женщина, так похожая на мальчика, как бы
118 
 
завещаны ему погибшим другом Тэдом» (84 бит). «Шушы яшүсмер малайга охшаган бу хатынны» дип бирәсе иде. «Тар кровать белән биек агач бүкәнгә утыртылган үзе ясалган лампа»ны (95 бит) күз алдына китереп булмый. Чөнки «һәм» теркәгече урынына «белән» бәйлеге кулланылган, шунлыктан җөмлә дә мәгънәсез килеп чыккан, татарча булмаган. «Агач бүкән» дә уңышлы түгел. Оригиналда болай диелә: «Кроме узкой кровати и самодельной лампы на высокой деревянной подставке...» (87 бит). Физикада, химиядә «подставка» бик еш кулланыла, ә татар телендә ул «аслык» дип йөртелә. «... Не хотят портить отношения с МакМагоном и его компанией» дигән төшенчә әсәрдә берничә урында кабатлана. Тәрҗемәче, һаман да шул «белән» бәйлеген кулланып, аларны бик начар тәрҗемә итә: «... Мак-Магон белән, аның компаниясе белән араны бозасылары килмәгәндер» (144 бит). Бу төшенчә политик әдәбиятта еш кулланыла һәм «Мак-Магон һәм аның компаниясе» формасында йөри. Тәрҗемәдә берничә урында фигыль формалары дөрес кулланылмый. Мәсәлән: «— Тол хатын Мэнсилгә Яңа Гвинеядан хат китердем әле...» (14 бит). Хатны китергән, биргән булып чыга. Ә оригиналда һич алай түгел: «—Я везу для вдовы Мэнсил письмо из Новой Гвинеи...» (12 бит). Димәк, хатны илтә генә. «Бик яхшы уйный бит ул Василь. Президент булып президент алдында чыгыш ясый!» (308 бит.) «...Мог бы выступать перед президентом» диелә оригиналда. Фигыль формасы дөрес кул л а н ы л м а га н л ыкта н, ялгыш та килеп чыккан. Димәк, чыгыш ясамый, ә «чыгыш ясый алыр иде». Сүзләрне уңышлы сайлау һәм дөрес куллануда да тәрҗемәдә кайбер кимчелекләр бар. «Бу көнне Зур Босс—мистер Миллард—бигрәк тә бәйләнчек, юккабарга бәйләнергә генә тора иде» (23 бит). Оригиналда «при- дирчево и брюзгливо» диелә. Бу ике төшенчәне бер үк нәрсәгә кайтарып калдыру белән килешеп булмый. Оригиналда Зур Боссның бәйләнчек булуы белән бергә, анын ачулануы, котырынуы турында да әйтелә. Димәк, «брюзгливо» өчен сүз сайланмаган. «һәм Джой Беннет «үз кешелә- ре»нең 
хәлен белергә китте» (70 бит). Тәрҗемәдә «навестить», «проведать» мәгънәсе алынган, оригиналда «оповещать» мәгънәсе бирелгән. Шулай итеп, сүз бөтенләй ялгыш сайланган. «... Он первым делом включил зажигание и нажал на стартер...» (130 бит) җөмләсе «ул башта машинаны кабызып җибәрде дә стартерга басты» (144 бит) дип тәрҗемә ителгән һәм сүзне дөрес сайламау аркасында, мәгънәсезлек килеп чыккан: машинаны кабызгач, стартерга басуның кирәге калмый. Стартерга басканнан соң гына машина кабынырга, эшли башларга мөмкин. Тәрҗемәнең башыннан азагына кадәр «инша язу» дип алынган. .Балаларга адресланган китапта «инша» сүзен алу уңышсыз һәм дөрес тә түгел. Бу сүз телдән төшеп калды, аны хәзер балалар аңламый. Хәзер кулланылганча «сочинение» дип алырга кирәк иде. Икенче урында көлке бер ялгыш тәрҗемә киткән. «Окна суда» тезмәсен ялгыш аңлап, тәрҗемәче аны «судноларның тәрәзәләре» дип тәрҗемә иткән, ә чынлыкта сүз «суд тәрәзәләре» — «суд бинасының тәрәзәләре» турында бара. Тәрҗемәдә җөмләләрне татар телендә дөрес һәм аңлаешлы итеп төземәү очраклары да бар. Менә кайбер мисаллар: «Кисмәкләрдәге тимер шикелле ялтырый торган тал гөлләре тимер чылбыр белән коймага беркетеп куелган» (21 бит). Җөмләнең соңгы өлеше һәркемгә аңлашыла: тал гөлләре чылбыр белән коймага беркетеп куелган. Ә менә «кисмәкләрдәге тимер шикелле ялтырый торган»ыи аның белән яраштырып
119 
 
-«булмый, шунлыктан, аны кат-кат укып та аңлап булмый. Оригиналга карарга туры килә: «Олеандры в кадках, отполированные и тоже словно железные, прикованы цепями к железной ограде» (19 бит). Тик хәзер генә аңлашыла: кисмәк- .ләрдәге тал гөлләре шомартылганнар, тимердәй ялтырап күренәләр .һәм тимер рәшәткәгә чылбыр белән . беркетеп куелганнар. «Кара кучкыл йөзле кызның болан күзләредәй зур кара күзләре яшь белән тула» (48 бит). «Күз- .ләр» сүзен ике тапкыр куллану аркасында җөмлә нәфислеген югалткан, сыегайган. «Смит өчен нәрсә булса да оша- .ганрак нәрсә уйларга тырышырмын» (68 бит). «Нәрсә булса да .юшаганрак нәрсә» дип сөйләмиләр. «Берәр ошаганрак нәрсә» яки «сшаганрак берәр нәрсә» дип алынса, әйбәтрәк булыр иде. Тәрҗемәнең телендә әнә шушындый 
характердагы кимчелекләр һәм, әйтергә кирәк, мәгънә ялгышына китерә торган зур гына кимчелекләр бар. Иптәш Ф. Басыйров теге я бу әсәрнең идеясен, эчтәлеген, образлар системасын дөрес бирү белән бергә, тәрҗемәнең теленә дә зур игътибар итәргә һәм әдәби тел нормаларын үзләштерү өстендә эзлекле эшләргә тиеш. Моның өчен Ф. Басыйровның көче һәм сәләте бар, «Горчица оҗмахы балалары» повестеның тәрҗемәсе үк менә шуны күрсәтә. Әсәр яхшы оформлениедә чыккан, матур итеп эшләнгән. Капиталистик илләрдә хезмәт ияләре тормышына, яшь буынның нинди шартларда яшәве һәм халык демократиясе илләре турында язылган әсәрләр чыгаруга Татгосиздат зуррак игътибар бирсен иде.