Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТИХ ХӨСНИНЕҢ САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘРЕ


 Сайланма әсәрләр җыентыгы чыгару — язучы өчен зур эш. Мондый җыентыкка кергән әсәрләр язучының иҗатындагы характерлы якларны гына чагылдырып калмыйча, аның эшчәнлегенең билгеле бер этабына нәтиҗә дә ясый алырлык булырга тиешләр. Ф. Хөснинең «Сайланма әсәрләр» VII җыентыгы менә шундый таләпкә җавап бирүе белән безне шатландыра. Ф. Хөснинең иҗат эшчәнлеге күптән башланды. Аның беренче мәртәбә әдәбият дөньясында — художество прозасы өлкәсендә күренгәненә егерме елдан артык вакыт үтте. Шушы вакыт эчендә Ф. Хөсни катлаулы иҗат юлы узды. Әдәбиятта үзенә кадәр салынган сукмакларның күбесе яшь язучыны кызыктырды. Ул шулардан үз тавышын, үз темасын, үз стилен эзләде. Шуңа күрә дә Ф. Хөснинең иҗат юлы бердәй туры һәм шома түгел, кайвакыт ул тормыштан читкә дә киткәләде, аның ялгышлары да, иҗатында күңелсезлекләр дә булгалады. Язучының иҗади ялгышлыклары үз вакытында объектив рәвештә, бик нык тәнкыйть ителделәр. Шуның белән бергә Ф. Хөснигә дөрес булмаган тәнкыйтьне дә ишетергә туры килде. Әмма большевистик тәнкыйтькә игътибарлы булуы белән язучы үзенең художество принципларын үстерде, кыска хикәя һәм зур булмаган повестьлар өлкәсендә матур әсәрләр бирүгә иреште. Ф. Хөснинең иҗаты бигрәк тә сугыштан соңгы елларда үсеп китте. Дөрес, язучы әле хәзер дә үсү кыенлыкларыннан арынмаган, кайбер җитешсезлекләр һәм ялгышулар әле дә аңарда юк түгел, бу аның сайланма әсәрләре китабында да күренә, ләкин язучы үз иҗатында һаман алга таба бара, яңа уңышларга ирешү өчең тырыша. 1. Җыентыкта үзәк урынны «Җәй башы» повесте били. 1950 елның башларында авыл хуҗалыгының үсеше өчен яңа шартлар тууы нәтиҗәсендә колхозларны эреләндерү мәсьәләсе көн тәртибенә килеп басты. Бу яңа күренеш художестволы әдәбиятта да үзенең дөрес чагылышын таләп итә иде.                      VII Ф. Хөсни. Сайланма әсәрләр. Татгос- издат, 1951 сл. 218 бит. Бәясе 4 сум 20 тиен. Бу темага Ф. Хөсни, татар әдәбиятында беренче буларак, тавыш бирде. Аның 1950 елда язылган «Җәй башы» исемле повесте бу мөнәсәбәттә беренче карлыгач иде. Шушындый актуаль темага тиз арада тавыш бирүе язучының иҗади активлыгын гына түгел, аның тормышка якынлыгын да, хәзерге колхоз авылын һәм кешеләрен белүен дә күрсәтә. Нәкъ менә шуның белән, кешеләрне белүе белән повестьның әһәмияте билгеләнә. Әгәр автор үзенең игътибарын колхозларны эреләндерү белән бәйле булган вакыйгаларның тышкы агымына гына юнәлдергән булса, ул вакытта «Җәй башы» повесте соңгы вакытта бу темага язылган бер- берсенә охшаш бик күп әсәрләрдән аерылып тормас иде. Ф. Хөсни повестенда ике кечкенә колхоз — «Туры юл» белән «Кызыл ышна»ның берләштерелүе турында сүз бара, эре машина техникасын куллануның файдасы, эреләндерелгән колхозда административ аппаратның кыскартылуы һ. б. турында
109 
 
•сөйләнә. Ләкин бу мәсьәләләрнең һәм алар белән бәйле булган вакыйгаларның барысы да конкрет эчтәлек белән билгеләнә һәм авторның шушы вакыйгалар аша гади совет кешеләрен, аларның эчке дөньясын ачуы укучыны кызыксындыра, мавыктыра. Автор үз геройларын бер генә минутка да онытмый һәм һәрбер художестволы детальне аларның уйларын һәм кичерешләрен ачу өчен куллана. Повестьның беренче битләрендә автор колхоз таңының шигъри картинасын тасвирлый: «Әле вакыт бик иртә, әле кояш радио колгасы буе да күтәрелмәгән, әле җирдә күптән түгел генә узып киткән төннең дымлы эзе ята, әле беренче кәккүк тавышы да ишетелмәгән... Җитмәсә тагы иртәсе шундый тыныч, күге шундый зәңгәр, күле шундый ялтырап ята...» Әсәрдә бу пейзаж нинди роль уйный соң? Бу күренештә «зәңгәр күл», «кәккүк тавышы», «төннең дымлы эзе» кебек авыл пейзажын тасвирлау өчен элек-электән килә торган детальләр белән бергә — без «радио колгасы» кебек деталь дә күрәбез. Бу очраклы деталь түгел. Бу деталь автор тасвирлаган пейзажның йөзен үзгәртә һәм укучыны яңа колхоз авылы атмосферасына алып керә. Икенче яктан, бу пейзаж укучыга шушы иртәдә күл буена килгән Мөнирәнең, повестьтагы төп геройның, кичерешләрен тулырак аңларга ярдәм итә. Мөнирә тормышында бик күп нәрсәләр шушы күл белән бәйле. Колхозчылар белән бергә бу күлне ул да казыды. Планнар зур иде: буага алтын карп балыгы җибәрмәкче иделәр, каз үрчетмәкче иделәр. Ләкин җегәрлексез «Кызыл ышна» колхозы эшне ахырынача җиткерә алмады һәм хәзер күл файдасыз булып калды. Мөнирәне бу бигрәк тә дулкынландыра, чөнки ул — кошчылык фермасы мөдире. Колхозның киләчәген ул үз киләчәге белән бәйли. Шуңа күрә колхоз эшен ул үзенең шәхси эше итеп кабул итә. Укучы Мөнирә.нең уйлануларында хезмәткә яңа мөнәсәбәтне — совет кешесенең төп сыйфатын — таный. Иртәнге пейзажның матурлыгы, табигать матурлыгы яңа кешенең рухи матурлыгы белән кушыла, гармониягә керә. Мөнирәнең күрше колхоз — «Туры юл» колхозы председателе Бадретдинов белән очрашуы — повестьның композициясе өчен шулай ук әһәмиятле сцена. Аларның сөйләтүләреннән түбәндәгеләр аңлашыла: «Кызыл ышна» колхозчылары елганың югары агымында күл казыганнар һәм шул сәбәпле «Туры юл» колхозы 
электростанциясе еш кына туктап кала. Моның белән автор колхозларның кушылуы тормышның үзе тарафыннан таләп ителгән шарт икәнлеген күрсәтә. Хезмәт белән бәйле сюжет сызыгы менә шулай башлана. . Шушы ук сценада мәхәббәт темасын ачкан сюжет сызыгы да башланып китә. Әле күптән түгел генә, сугышка кадәр, «Туры юл» колхозы мәктәбенә арзанлы клеенка сумкасын тотып, укырга йөрүче шушы кыз Бәдретдиновның, йөрәгенә кереп урнаша. Бәдретдиновның беренче хисе — Мөнирәнең чибәрлегенә соклану. Шуңа бәйле рәвештә автор Мөнирәнең портрет детальләрен сурәтли. Аннары автор үзенең героинясын хезмәткә мөнәсәбәттә күрсәтә. Мөнирә — кошчылык ферт масының мөдире. Әгәр иҗади килеп, җитди карасаң, бу кечкенә эш түгел. Мөнирә кош үрчетүнең гыйльми методларын кертергә тырыша, кошчылык фермасын кошчылык комбинаты итеп киңәйтергә хыяллана. «Кызыл ышна» колхозы председателе Фазылҗановның кош фермасына салкын каравы да аны туктата алмый. Мөнирә партия оешмасы секретаре Җамалиевка киңәш сорап бара, шунда ярдәм таба. Бу бик табигый, чөнки Мөнирәнең планнары колхоз үсешенең перспективасына җавап бирәләр. Менә шушы сценаларда Мөнирәнең характеры ачыла. Ул Бәдретдиновның күз алдында көннән-көн үсә. «Аның каршында ук кыз хәзер, су коенып чыкканнан соң, калын
110 
 
чәчләре белән уйнап, күл буенда басып торучы «су кызы» гына түгел. Шулай ук, теге көндә, парткабинетта, Җамалиев янына килгән чагында очраткан кыз кебек, әле барысын да белеп, әле бөтенләй телдән язып кала торган чая ЯШБ- жилкеичәк тә түгел. Аның каршында Мөнирә хәзер... үз эшенә һәм үз колхозына чын күңелдән мәхәббәт баглаган, кыю карашлы һәм, шуның белән бергә, бөтен яктан өлгергән бер кыз булып гәүдәләнеп калган иде». (25 бит). Мөнирәнең дә Бәдретдииовка булган мәхәббәте коннәи-көн үсә һәм яңа хисләр байый. Мөнирәнең кызларга хас тотнаклы тирән хисләре аны эштән читкә алып китмиләр, ә хезмәткә рухландыралар. Эш вакытында ул Бәдретдинов турында уйлый, ә аның белән очрашканда эштә туган каршылыкларны чишәргә дә оныгмый. Шулай итеп, Мөнирә образында хезмәт темасы белән мәхәббәт темасы тыгыз булып үрелгәннәр, һәм Мөнирә образының менә шушы үзенчәлеге — беренче карашка формаль үзенчәлек кебек күренсә дә — повесть идеясенең үзеннән агып чыга: совет кешеләре өчен хезмәт бәхетеннән башка мәхәббәт бәхете була алмый, хезмәткә яңа мөнәсәбәттән башка мәхәббәтнең бөек хисе дә була алмый. Бу раслауда без Ф. Хөсни ижа- тында мәхәббәт проблемасының яңача чишелешен күрәбез. Ф. Хөсни моңа кадәр дә мәхәббәт темасына кагылды. «Хатыннар» хикәясендәге геройларны, «Полковник кызы» хикәясендәге Лизаны, «Хатын солдат» хикәясендәге Машук апаны, «Карама төбе» хикәясендәге Бәдәр апаны искә төшереп үтсәк, моның шулай икәне ачык. Бу образлар укучыда ризасызлык тудыралар иде. Чөнки аларда мәхәббәт гади физиологик хис итеп күрсәтелә иде. Кешенең үсешенә, илһамлы хезмәткә рухландыручы хис итеп бирелмиләр иде. Ф. Хөсни хатын-кызларның искиткеч матур образларын биргән татар классик әдәбиятыннан теләсә-тслә- мәсә дә читләшкән иде. Соңгы елларда Ф. Хөсни бу проблеманың яңача чишелеше чагыл ыпчагылып киткән «Тургай», «Күршеләр». «Алтын көз», «Ферма кызы Халисә» кебек хикәяләр бирде. Хәзер, «Җәй башы» повесте чыкканнан соң, Ф. Хөсни бу юлда зур адым алга атлады дни ышанып әйтергә була. Хәзер, 
татар әдәбиятындагы Алсу. Галия, Миңлекамал, Нәфисә образлары белән беррәттән, Ф. Хөсни повестендагы Мөнирә образын да шикләнмичә куярга була. Мөнирә образы һичшиксез, повестьтагы иң уңышлы образлардан саналырга хаклы. Бу образ повестьтагы башка образлардай зур идеяле булуы белән генә түгел, художестволы эшләнеше, төгәллеге белән дә аерылып тора. Автор героинясының характерын ачу өчен күп төрле алымнар куллана. Барыннан да бигрәк, автор Мөнирәнең хәрәкәтләрен күрсәтеп бирә. Без Мөнирәне фермада эш вакытында да очратабыз, колхоз идарәсе киңәшмәсендә аның отчетын да тыңлыйбыз, Мөнирәнең Бәдреттинов белән күрешүен лә күрәбез. Укучыны авторның сүзләре түгел, ә фактлар үзләре ышандыра. Укучы Мөнирәне үз күзләре белән күрә, аңарда хезмәт сөючән, намуслы һәм принципиаль кешене, бай нәфис рухлы кешене таный. Кайвакыт автор героинясын повестьтагы башка персонажларның карашлары аша бирә. Укучы Мөнирәнең үткәне турында Бәдретдинов авызыннан белә. Мөнирә турында Җамалиев, Фазыл жанов, Мөхәммәди бабайларның һәркайсы үзенчә уйлый, үзенчә сөйли. Бу алым авторга Мөнирәнең образын тулыландыру өчен яна мөмкинлекләр бирә. Икенче яктан, бу алым белән образлар системасы тудырыла, аларның үзара мөнәсәбәтләре' ачыла. Ф. Хөснинең яраткан алымнарыннан берсе— геройның уйларын бирү. Повестьның башында ук Мөнирә күл буенда уйланып тора, ул авыл хужалыгы институтында читтән торып уку турында 
111 
 
хыяллана. Моның белән автор героиняның- эчке дөньясын ачып салган кебек була. Бу алым, аны эчке монолог дип тә атыйлар, укучыга Мөнирәнең кичерешләрен, аның психологиясен тирәннәнрәк аңларга ярдәм итә. Ф. Хөсни — динамик портрет остасы. Повестьны укып чыккач кына Мөнирәнең йөзен тулысынча күрергә мөмкин. Героиняның портретын бер мәртәбә тасвирлагач, Ф. Хөсни кайбер язучылар кебек, Мөнирәнең тышкы кыяфәте турында онытмый, Мөнирә катнашкан һәрбер эпизодта автор аның портретына яңа детальләр өсти бара. Мөнирәнең образын тудыру өчен кулланылган художество алымнарының һәм тасвирлау чараларының күп төрле булуы Ф. Хөснинең зур художестволы осталыкка ия булуын күрсәтә. Билгеле, художникның барлык тасвирлау чараларын һәрбер герой үзенә тупламый. Образ тудыру чараларын дөрес итеп бүләгбелү— осталыкны һәм белүне таләп итә торган авыр эш. Мәсәлән, Мөхәммәди бабайның, Ниса түтинең, Мәйсәрәнең, Тәпән Сабпрның һ. б. образларның Мөнирә образына караганда төссезрәк булулары өчен авторга үпкәләп булмый. Б}' образлар авторның идея уйланышында икенче дәрәжәле роль уйныйлар һәм, шуңа күрә, бик табигый рәвештә повестьта эпизодик персонажлар булып кына калалар. Билгеле, автор бөтен урыннарда да буяуларны тигез сала алмаган. Мәсәлән, Хөрмәтулла абзыйның образында схематиклык һәм эскизлык бик табигый кебек күренсә, партия оешмасы секретаре Җама- лиев образында болар гафу ителмәслек нәрсә булып калалар. Авторның идея уйланышында Җа- малисв зур урын ала. Аңа ике колхозны берләштерү эшендә идея җитәкчесенең роле тапшырылган. Шулай булуга карамастан, Җама- лиевны автор әһәмияте артык зур булмаган бер-ике сценада гына күрсәтә, ә аның төп эше турында бары бер урында гына әйтә: «Бу мәсьәлә (эреләндерелгән колхоз төзү .турындагы мәсьәлә — И. А.) башлангыч партоешманың гомуми жыелышына куелып, анда ике колхозның коммунистлары актив катнаштылар, теге яктан да, бу яктан да тирәнтен кызыксыну, мәсьәләне өйрәнү булды... Ләкин партоешма секретаре Җамалисв моның белән генә дә чикләнмәде, ике колхозның коммунистлары белән аерым-аерым сөйләшеп, аларга, гомуми жыелыш карары 
нигезендә, аерым-аерым заданиеләр бирде... Ниһаять, кичә кич алар, райком вәкиле Абдуллин белән бергәләп, «Кызыл ышна» колхозына килеп, колхоз активы белән беседа уздырдылар...» (38 бит.) Әгәр автор бу вакыйгалар турында кабаланып әйтеп ' үтәсе урынга, аларны картиналарда күрсәтсә, Җамалиевның образы художестволы эшләнеше ягыннан конкретрак, баерак һәм эчтәлеклерәк тә булыр иде. Җамалиев образының тагын бер житешсез ягы турында әйтәсе килә. Парторгның телеидә бик еш урын- сызга кулланылган рус сүзләре очрый. Әгәр автор бу алым белән героеның телен ‘ индивидуальләште- рәм дип уйлый икән, ялгыша, чөнки мондый алым образны төссезләндерә генә. Партия оешмасы секретаре образындагы житешсез яклардан чыгып, әсәрдә партиянең көче, аның житәкче - һәм юл күрсәтүче роле йомшак күрсәтелгән икән дигән нәтижә ясау ялгыш булыр иде. Ф. Хөсни партия идеяләренең алдынгы совет кешеләре өчен житәкче идеяләр булуын, аларның бу идеяләрне хужалык өлкәсендә генә түгел, ә үзләренең бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрендә, үзләренең мораль һәм этикаларында да тормышка ашыруларын күрсәтә. Колхоз байлыгын үзләштерергә теләгәне өчЬн Фазылжаповны Мөнирә әрләгәндә, без аның жәмәгать милкенә социалистик һәм, димәк, партияле мөнәсәбәтен күрәбез. Кошчылык фермасында эшләүче, йөк- ләнелгәп эшенә салкын караучы Халисә белән булган бәрелешендә
112 
 
дә Мөнирә чын коммунистик принципиальлек күрсәтә. «Туры юл» колхозы белән «Кызыл Ышна» колхозының бергә кушылу мәсьәләсе тикшерелгән гомуми җыелышта да без көчле яңаның колхозчыларны биләп алуын күрәбез, аларның күбесе «бу мөһим чараның политик һәм хуҗалык әһәмиятен гирәнтен аңлап, аны чын күңелдән яклап» чыгалар. 
2. «Җәй башы» повестенда куелган яңа социалистик мөнәсәбәтләр темасы, совет кешесенең мораль 'Сафлыгы һәм ныклыгы темасы, «Сайланма әсәрләр» җыентыгына кергән башка хикәяләрдә дә кызыл җеп булып сузыла. Укучылар алдыннан бик күп образлар үтә. Биредә гражданнар сугышына киткән бердәнбер улына карата кайнар мәхәббәте тора-тора революцион көрәшнең кирәк булуы фикеренә тикле үскән ананың дулкынландыргыч образы («Ана хикәясе») бар. Биредә безнең илебездә халык авыз иҗатынын чәчәк атуы өчен тудырылган бөтен мөмкинлекләр турында .автор сөйләп бирә алган «Чакыру билеты» хикәясендәге халык әкиятчесе Хәерниса образы бар. «Җәйге кич» хикәясендәге кечкенә Фәридәнең образы да истә кала. Фәридә кич белән көтүдән кайтмаган сыерны эзләп китә. Юлда ул җилкәләренә тутырылган капчыклар салып колхоз ындырыннан килеп чыккан Банат апаны һәм берничә хатынны очрата. Нәрсә эшләргә? — дип уйлый Фәридә. Билгеле, Банат апа — күрше хатын. Узган елны сабантуе вакытында аның Фәридәгә кызыл буяулы күкәй бирүе дә хак. Юк, барыбер колхоз идарәсенә кереп әйтергә кирәк. Фәридә үзенең икеләнүен җиңеп чыга. Ул колхоз байлыгын урлаучыларны тотарга ярдәм итә. Бу кечкенә генә хикәясендә автор совет кешеләренең бала чактан ук яңа мораль турындагы төшенчәне һәм сыйфатларны үзләштерүләрен күрсәтә. «Урман сукмаклары» хикәясе дә шул хакта сөйли. Икс малай — ерактагы тимер юл станциясендә яшәүче Зөфәр белән Абдул — авыр сугыш елларында үз көчләреннән килгәнчә туган илгә булышырга карар итәләр: алар һәркөи поезд килүгә сугышчылар өчен салкын чишмә суы китерәләр. Уенны-, шаяруны, 
хәтта әрләшкән булуларын — барысын да — алар суга барыр вакыт җиткәч, оныталар. Бу эшне малайлар үзләренең патриотлык бурычлары итеп карыйлар. «Күршеләр», «Ферма кызы Халисә», «Тургай», «Алтын көз» хикәяләрендә яшьлек, хезмәт, бәхет турында сөйләнә. Әле бер, әле икенче сюжет нигезендә хәл ителгән мәхәббәт темасы бу хикәяләрне берләштерә һәм 5кыентыкка шигъри тон бирә. Менә- шуңа күрә тәнкыйтьчеләрдән берәү Ф. Хөсни хикәяләрен шигъри эчтәлекләренең көче, кеше кичерешләре лирикасына үтеп керә алу тирәнлеге буенча бик күп шигырьләрдән өстен куярга мөмкин икәнен әйтте. Автор бигрәк тә өлкән буын совет яшьләренең образларың зур игътибар һәм мәхәббәт белән тас* вирлый. Шул исемдәге хикәя герое Мөхәррәм карт, «Тынгысыз кеше» хикәясендәге Габдрахман абзый — болар үз эшләренең чын энтузиастлары, хезмәткә бирелгән, хезмәткә хөкүмәт кешеләречә, киң карашлары булган кешеләр. Ф. Хөсни хикәяләрендә икенче тип картларны да очратырга мөмкин. Бу — шаян, күңелле һәм ■мыскылчан карт. Ф. Хөсни әсәрләрендә мондый картның художество нагрузкасы кызыклы: ул юмористик агымны көчәйтергә кирәк булган урында килеп чыга. «Җәй башы» повестендагы Хөрмәтулла абзый нәкъ менә шундый йөкләмәне алып килә. Ул Мөнирә белән Бәдретдинов- иең алма бакчасында күрешүләре- иең соңгы минутында килен чыга. Стилистик яктан шундый ук на- грузканы колхозчыларның гомуми җыелышында Тәпән Сабнр, Шәкүр абзый («Тынгысыз кеше»), Әсәт 


 
карт («Үтеп барышлый») һ. б. үти. Мондый персонажлар халык авыз иҗаты хәзинәсеннән алынган репликалар белән сөйләшәләр. Чын халык акылы белән сугарылган бу репликалар, бер яктан, образга, аның сөйләменә үзенчәлек өстәсә, икенче яктан, алар автор тарафыннан оештырылган ситиуацияне көтмәгәндә юмористик яктан күрсәтәләр һәм укучыны елмаерга мәҗбүр итәләр. «Җәй башы» повестеның шаян кеше, — инде күпне күргән, ләкин якты юмор хйсен югалтмаган карт исеменнән язылуын, бәлки Ф. Хөсни юморының менә шушы үзенчәлеге белән аңлатырга кирәктер. 
3. «Сайланма әсәрләр» китабын укыган чакта ирексездән автор белән бергә шатланасың, елмаясың, кайчак чын күңелдән рәхәтләнеп көләсең. Үзеннән-үзе шундый сорау туа: Ф. Хөсни әсәрләренең эмоциональ тәэсир итү көченең шундый бертөрлелеген нәрсә белән аңлатырга була? Шатлык хисеннән башка борчылу, күңелсезләнү бар, шаян сүзләрдән башка ачулы һәм нәфрәт сүзләре дә бар бит! Сорау урынлы, чөнки ул Ф. Хәсипнең иҗади үсеш юлында уңышларга гына ирешмичә, күп кенә җитешсезлекләргә дә очравы турында сөйли. Шатлыклы кичерешләр һәм якты хисләр дөньясына үтеп керә белү һәм шуннан туган җылы, ягымлы юмор Ф. Хөсни талантының иң көчле ягы булуда шик юк. Ләкин кыенлыклардан, искенең калдыкларыннан читләшеп, яңа белән иске арасындагы көрәшне күрсәтм ичә, ч ы н б а р л ы к н ы ң я хш ы, якты якларын гына тасвирлау белән чикләнергә ярыймы соң? Билгеле, ярамый, чөнки искене тәнкыйтьләми торып, яңаны раслау нигезсез булыр иде. Ф. Хөсни тормыштагы кире күренешләрне бөтенләй тасвирламый дип әйтү дөрес булмас иде. Фатих Хөсни ул күренешләрне бирә, лә- в. .С. Ә.. Z3 1. кин биргәндә, конфликтларны кискенләштерү сызыгы буенча бармый, ә аларны яраштыру, шомарту ягында тора. «Җәй башы» повестенда Ф. Хөснинең бу җитешсез ягы аермачык ярылып ята. Бәдретдинов образын алып карыйк. Бу образдагы җитешсез яклар бигрәк тә аны совет әдәбиятындагы Сергей Тутаринов («Алтын йолдыз кавалеры»), Василий Бортников («Урак өсте») образлары белән чагыштырып алганда ачык күренә. 
Бу кешеләрнең бик күп уртак яклары бар. Алар — барысы да фронтовиклар. Сугышның авыр сы- наулы көннәрен үтеп, аларның һар- кайсы авылларына кайта һәм туган колхозларының председательләре булалар. Ләкин Бәдретдинов белән Сергей Тутаринов һәм Васи? лий Бортниковлар арасында зур аерма бар. С. Бабаевский романында колхозчылар гидроэлектростанция төзүгә каршы килмиләр һәм каршы килә дә алмыйлар. Шуңа карамастан, автор бу эштә кыенлыкларның да, каршылыкларның да һәм конфликтларның да булуын күрсәтә. Җир өстенә яктылык сибү өчен Сергей Тутариновка һәм аның иптәшләренә бик күп көч куярга туры килүен хәтерләсәк, моның шулай икәненә ышаначакбыз. Василий Бортниковка да җиңел булмый. Аңа һәм аның иптәшләренә халыкны кузгату, гомуми эшне башлау өчен бик күп ачы минутларны татырга туры килә. Ф. Хөсни повестенда Бәдретдинов нинди каршылыкларга очрый соң? Беренче битләрдә үк конфликт билгеләнгән кебек тоела: Мөнирә белән очрашкач һәм Мөнирә аңа, кайнарлыгы аркасында, бик күп ачы сүзләр әйткәч, Бәдретдиновка аның ике колхозны берләштерү буенча инициативасын колхозчылар яратып бетермәсләр кебек тоела. Бер-ике биттән соң, киресенчә, Мөнирә колхозларны берләштерүне үзе яклый икәнлеге аңлашыла. Димәк, Бәдретдинов белән Мөнирә арасындагы конфликт хата, ә из 

114 1 
 
ялган конфликт — шул ук конфликтсызлык булып чыга. Алга табарак гомуми эшкә ачык яки яшерен комачаулык итүчеләрнең «Туры юл» колхозчылары арасында да «Кызыл ышна» колхозчылары арасында да булмавы аңлашыла. Фәкать самолюбиесе җәберләнгән элекке колхоз председателе Фазылҗанов кына идарә утырышына йөрүдән туктый. Фазылҗанов белән булган бу «конфликтны» Бәдретдинов җитди каршылык итеп карый, интегә. Каршы кеше буларак, Фазылҗа- нов көчлеме соң? Фазылҗанов берләшүне хупламый да, каршы да ки»тми. һәм гомумән Фазылҗанов алай ук начар түгел инде. Ул эшне бирелеп эшли белә, үзенең сүзендә тора белә. Фазылҗанов җитәкчелек иткән колхоз район күләмендә яхшы, алдынгы колхозлардан исәпләнгән. Бәдретдинов белән Фазылҗанов- ның бәрелешүе әле күптән түгел генә яшәп килгән, конфликтсызлык теориясенә килеп тоташкан «яхшы» белән «бик яхшы» арасындагы конфликт түгелме? Ә авторга Бәдретдинов белән Фазылҗанов арасындагы конфликтны чынлап һәм кыю рәвештә кискенләштерергә тулы мөмкинлекләр бар иде бит. Бу — повестьның үзендә күренә: «Дөресен генә әйткәндә, ул (Фазылҗанов — И. А.) бит инде яхшы ук какшаган иде. Бер читтә калып, башкаларның тырнаклары астыннан кер эзләргә, вак гайбәт белән шөгыльләнергә, колхозның яңа җитәкчеләре күздән ычкындырган кечкенә генә җитешсезлекләрне зур итеп күреп тә, зур яңалыкларны күрмичә, читтән-читтән тавышсыз «тәнкыйть» чәчеп йөрергә, «мин җитәкчелектә вакытта болай булганы юк иде» дип, тыштан сызланган булып, эчтән үзенә алмашкан кешеләрнең кечкенә генә уңышсыз- лыклары өчен дә куанып, бот чабып торырга калган иде. Никадәр түбәнлек! Кызганычка каршы, андый кешеләр дә юк түгел бит әле. Фазылҗанов андыйлар рәтенә төшмәде...» (72 бит.) Әгәр автор Фазылҗановны шундый түбәнлеккә төшерсә һәм аның белән нәкъ менә шундый кире- тип китереп чыгарса, повесть оттырган булыр идемени дигән сорау туа. Юк, безнең карашка калса, бары откан гына булыр иде. Фазылҗа- пов белән Бәдретдинов арасындагы конфликт шулай булганда, реаль көчкә ия булыр иде. 
Икенче яктан, Фазылҗановка амнистия бирергә һәм ашыгыч рәвештә аның «яңадан туу» процессын тасвирларга’ да туры килмәс пде. Биредә автор ачыктан-ачык конфликтның кискенләшүеннән качкан, кире образны күрсәтергә кыюлык итмәгән, ә кире тип, автор үзе әйткәнчә, «...кызганычка каршы... юк түгел». Мондый кыюсызлык Фатих Хөснигә хас. «Җәй башы» повестенда кайвакыт кире типлар чагылып- чагылып китәләр. Икенче бүлектә хисапчы Вилдан образы бик кызыклы итеп бирелә. Ул — эше бик тыгыз булган эшлекле кыяфәт тә ала ала һәм шул ук вакытта бернәрсә эшләми дә. Ләкин бу образ башлап кына калдырылган. Повесть барышында Вилданның исеме бер; мәртәбә дә телгә алынмый. Үзенең эшенә салкын караучы ферма эшчесе Халисә һәм колхозчылар җыелышында Мөнирәнең' чыгышына бозык мәгънә бирергә тырышкан Хәсәншалар да аерым эпизодларда гына катнашалар. Алар Мөнирәдән башка колхозчылар белән мөнәсәбәттә күрсәтелмәгәннәр. Билгеле, конфликтларны йомшарткач, кыенлыкларны өстән генә күрсәткәч, автор баш геройлардан берсе — Бәдретдиновның эчке үсешен дә күрсәтә алмаган. Бәдретдинов — каршылыксыз, очкынсыз кеше. Ул эчке каршылыклардан интекми. Аның бөтен эше дә шома һәм җиңел бара, һәм әгәр дә без Бәдретди- новны Сергей Тутаринов һәм Василий Бортников белән чагышты; руыбызга кайтсак, алар арасындагы җитди аерманы яңадан- күрербез.  

115 
 
Сергей Тутаринов та, Василий Бортников та үсү кыенлыгын кичерәләр. Алар үзләрен биләп алган эш белән бергә үсәләр һәм камилләшә баралар. Ә Бәдретдинов образы — статик образ. Ул беркая үсә алмый һәм аңа үсү өчен җирлек тә юк. Безнең өчен авторның нәрсә язуы белән бергә, аның үзе язган нәрсәгә мөнәсәбәтен белү дә әһәмиятле. Иске, үлеп бара торган күренешләрне тасвирлаганда, кайвакыт Ф. Хөсни дөрес позициядә тормый. Моның мисалы: «Медальон» хикәясе. Хикәянең герое — художник. Ул киләчәктәге башкарылачак эшенә берничә эскиз ясау өчен авылга бара. Ул колхоз авылының матурлыгын, колхоз кешеләренең матурлыгын чагылдырырга омтыла. Ләкин рәссамның эстетик концепциясе ялган: ул эзли, һәм матурлыкны, гүзәллекне, аның карашынча, хезмәттән тыш, үз полотносындагы геройларының иҗади хезмәтеннән тыш таба. Бу хикәя матбугатта тәнкыйтьләнгән иде инде. (М. Әмир. «Ф. Хөсни һәм аның хикәясе», «Кызыл Татарстан», 10 сентябрь, 1950 ел.) «Медальон» хикәясенең төп хатасы итеп бик хаклы рәвештә авторның хикәядәге геройга — художникка дөрес булмаган карашы күрсәтелгән иде. Үзенең герое белән полемикага керәсе һәм аның ялгыш карашлары иҗади сүнүгә китерүен исбат итәсе урынга, автор аның белән тулысынча килешә һәм шуның белән искене, үлеп барганны тасвирлауда принципсызлык күрсәтә. Мондый ялгышларның Ф. Хөсни иҗатында очраклы хәл булмаулары турында әйтеп китәргә кирәк, һәм 1943 елда язылган, «Сайланма әсәрләр»гә кертелгән «Түбән оч» хикәясендә дә автор шундый ук ялгыш җибәрә. Хикәянең герое Җиһанша бик нык борчыла. Аның улы Касыйм карак булып чыккан. Җиһанша бөтен көче белән үз нәселенең намусың саклап калырга тырыша. Тиздән суд булачак. Ләкин «нәсел намусын» ул бик мескенчә, үзенчә аңлый. Үзенең улын ачы итеп гаеплисе урында, Җиһанша күрше л әр ен , колхоз ч ы л a р н ы судта Касыймны яклап чыгарга котырта башлый. Билгеле, бабайның «кампаниясе» җимерелә — кичә генә Касыймны якларга риза булган шикелле күренгән Зәйнәп судта Касыймга закон буенча иң каты җәза бирелүен таләп итә. Җиһанша иске караш, иске ырымнар кешесе итеп бирелә. Шулай булуга карамастан, укучыда аңа карата начар хис тумый. Бу хәл авторның үзе аңа 
җылы караш белән, аның яклы булып тасвирлавыннан килеп чыга, һәм биредә Ф. Хөсни объектив рәвештә кире күренешне бәхилләү сызыгыннан бара. Социалистик гуманизм аяк астына гына карап йөрүне, тормышның кире күренешләренә маниловча сыгылып төшүне, черегән кешедә шигъри табигатьне эзләүне күз алдында тотмый, киресенчә, мондый кешеләр белән принципиаль көрәшкә керүне күз алдында тота. Әгәр инде Фатих Хөсни иҗатында күренеп киткәләгән ялгышларның сәбәбен эзлибез икән, туп-туры конфликтсызлык теориясеннән — инде күптәннән бирле совет әдәбиятына зарар китергән һәм Ф. Хөсни иҗатына да кагылып үткән конфликтсызлык теориясеннән эзләргә кирәк. Бу теориянең апологетлары, безнең чынбарлыгыбыздагы каршылыкларны шомартуны якладылар, искене, үлеп бара торганны тасвирлаганда принципсыз- лыкны алга сөрделәр. Ф. Хөснинең хаталары — иҗади хаталар. Бу хаталарны партиянең XIX' съезды күрсәтүләре нигезендә төзәтергә мөмкин. Партия конфликтсызлык теориясенә җимергеч удар ясады һәм аннан котылу юлларын күрсәтте. Партиянең XIX съездында иптәш Г. М. Маленков җитешсезлекләрне һәм кыенлыкларны күрсәтүдән курыкмаска, безнең алга баруыбызга комачаулаган кире, черек күренешләрне сатира уты астына алырга кирәк, дип чакырды.