Логотип Казан Утлары
Роман

АК КАЕН

 ’ Икенче китап » : г Икенче бүлек 
I 11 ноябрьда Армия командующие генерал-лейтенант Рокоссовский штабында укчы дивизияләре, танк бригадалары һәм башка соединение командирларының киңәшмәсе булып узды. Фронтта соңгы көннәрдә тынлык хөкем сөрә иде/ Октябрь һөҗүмнәре вакытында күп югалтуларга дучар булган һәм хәлдән тайган немецфашист армиясе актив хәрәкәт күрсәтүдән туктады. Ләкин разведка мәгълүматларына караганда, Гитлер верховный командованиесе яңа һөҗүмгә зур хәзерлек алып бара иде. Сирәкләнеп калган Гитлер дивизияләренә көн дә яңа солдатлар килеп тора. Бер үк вакытта яңа частьлар да күренә башлады. Киңәшмә булыр алдыннан гына Каменка авылы тирәсенә 5 нче танк дивизиясе килде. Әле күптән түгел генә Африкада сугышкан бу дивизия үзенең танкларын бүтән төскә буяп өлгерә дә алмаган иде: башка дивизияләрнең танкларына караганда, аның танклары аксыл-сары, чүл комы төсендә иде. Болар бар да немецларның иң якын көннәрдә Москвага икенче һөҗүм баш1 лау ихтималын күрсәтеп торалар иде. Дошманның яңа һөҗүмен кире кайтару өчен әзер булып торырга кирәк иде. Москваның язмышы хәл ителер көннәр якынлашты... Рокоссовский штабындагы киңәшмәдә армиянең оборона позициясен яхшырту мәсьәләсе каралды. Армиянең оборона сызыгы 11 ноябрь- га, күптәй түгел генә немецлар тарафыннан алынган Волоколамски- дан төиьяк-көнчыгыштарак уза, Дубосеково разъезды янында Ржев тимер юлын кисеп үтә, ә аннан боргаланып көньяк-көнчыгышка таба китә дә, кисәк кенә төньякка — Волоколамский шоссесына таба борыла. Бу төштә дошман безнең армиянең сулъяк флангысына чөй булып кергән иде. Скирманово авылы әнә шул чөйнең нәкъ очында тора. Биредән гитлерчылар зур тупларыннан Волоколамский шоссесын да атып тора алалар иде. Биредән, шулай ук, алар өчен Ново-Петровский поселогы тирә- сендәрәк шоссега бәреп чыгу, Рокоссовский армиясенең төп көчләре тылына керү һәм Москвага таба бара башлау да җиңелрәк иде. Скирманово авылы тирәсендә гитлерчылар иллеләп танк, бик күп артиллерия һәм пехота тупладылар. Шуңа күрә Скирманово янында немецларның чөй булып кереп торуларын бетерү армия алдында бик мөһим кичектерелмәс бер бурыч булып тора иде. Бу бурычны үтәү нигездә полковник Батюковның 4 нче танк бригадасына һәм Бородинның укчы дивизиясенә йөкләтелде.
54 
 
Иртәнчәк Бородин белән Батюков сугыш булачак Скирманово районында рекогносцировка үткәрделәр, ә хәзер исә шул сугышны ничек итеп башлау һәм тәмамлау турында киңәшмәгә үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр. Рекогносцировка үткәрү, Москва җирләренең, кар баскан кырлары һәм урманнарында бик кызу атта йөрү, булачак сугыш турыңда һаман уйлану — менә болар бар да яшь, энергияле Батюковны бнк нык дулкынландырган иде. Инде армия штабына килгәч, ул совет хөкүмәтенең. аңа генерал-майор званиесе бирүен һәм командование заданиесен яхшы үтәве өчен Ленин ордены белән бүләкләнүен ишетте. Бу хәбәр танк бригадасы командирының дулкынлануын тагы да көчәйтеп җибәрде. Яшь генерал киңәшмәдә үз сүзләренә нык ышанып, ялкынланып сөйләде; аның дәртләнеп югары күтәргән йөзе кып-кызыл булып яна иде, кашларын да ул еш кына югары күтәреп җибәрә, гүя, һаман каядыр алга, бик еракка карарга тели иде. Күп командирлар Батюков белән октябрь ахырында гына таныштылар, — шул вакытларда гына ул, иптәш Сталин приказы буенча, үзенең бригадасы белән Орел яныннан Рокоссовский армиясенә килгән иде. Сугыш сәнгатен яхшы белүен күрсәткән һәм сугыш өчен гаять кирәкле җитезлек һәм эчке дәрткә ия булган бу яшь генералны барлык командирлар яратып та өлгерделәр. Батюковка карап, аеруча бер куаныч татыган кеше—-киңәшмәдәге командирларның иң өлкәне — генерал Бородин иде. Аның мондый куаныч татуы сугышта янә бер талантлы командир һәм яхшы кеше очратудан (моның кебекләрне ул күп очратканы бар) яки иртәгә Батюков белән бергәләп сугышырга туры килүдән һәм шул чакта аны тагы да якынрак белеп калырга мөмкин булудан гына түгел иде. Шик юк, бу әйткәннәр бар да генерал Бородинның куанычын көчәйтә иде. Ләкин шулай да менә бу киңәшмәдә аңарда үзенә аерым бер куаныч тудырган сәбәп башка иде. Күңелле һәм куанычлы хисләр аның йөрәгендә, башлыча, монда утырган барлык командирларга караганда да яше белән өлкәнрәк булудан туган иде; ул үзенең үткәргән гомере биеклегеннән торып, Советлар илендә яңа командирларның—яңа рухлы, яңа карашлы гына түгел, ә өр-яңа хәрби фәнгә — гаять акыллы, кыю һәм илһамлы фәнгә ия булган командирларның тууын башкалардан ачыграк күрә иде һәм генерал Бородин, Батюков турында берьюлы ике хөкүмәт карары урнаштырылган газетаны кулына тоткан килеш, яшь генералны бик сокланып тыңлый, аның күптән түгел генә телефон буенча иптәш Сталин белән ничек сөйләшүен күз алдына китерергә тырыша, һәм, менә моның кебек яшь совет генераллары гитлерчыларны хәзер уңышлы кыйный башладылар инде, шик юк, бу сугышта алар җиңүчеләр дә булып чыгачаклар, дип уйлана иде. Рокоссовский, Батюковны тыңлап бетергәч, алдына армия штабының начальнигы Малинин китереп салган кәгазьләрне көтмәгәндә генә карарга кереште. Генераллар моны киңәшмәнең аз гына бүленеп торуы дип аңладылар. Бородин, Панфилов һәм Доватор төрлесе төрле яктан Батюковка таба иелеп, акрын гына аның доклады турында сөйләшә башладылар. Батюков та генералларның замечаниеләренә каршы шыпырт кына җавап биреп, дулкынлануыннан булса кирәк, үзе дә сизмәстән, Бородин кулыннан әлеге хөкүмәт карарлары басылган газетаны тартып ала башлады. — Әйе, әйе, алыгыз,—диде Бородин, акрын гына. Батюков Бородин кулыннан газетаны тартып алуын күргәч, тизрәк аны кире бирде. 
55 
 
— Юк, бу сезнеке, Михаил Ефимович, алыгыз, тарсынып тормагыз,— диде Бородин, ягымлы-гади генә итеп. — Беләсезме, истәлек бит... Менә хәзер, шушы көннәрдә Москва янында генерал званиесен ’ алу зур хөрмәт бит ул! Зур ышаныч казану ул! Рокоссовский кәгазьләреннән башын күтәрде. Киңәшмә яңадан башланып китте. Бородин белән армия штабы начальнигы Малининны тыңлаганнан соң, Рокоссовский өстәлгә җәйгән карта өстеиә иелде, кулына карандашын алды һәм сүз әйтер алдыннан, гадәте буенча, бераз уйланып торды. Рокоссовский уйлаган арада генераллар барысы да киеренке, бер көтү белән тын гына утыралар һәм, ни өчендер, командующийның йөзенә карамыйча, аның үткен итеп очланган карандашы артыннан күзәтәләр иде. Киңәшмә барган зур таш йортның тәрәзәләре турыннан тышта эре кар бөртекләре кыеклап очалар һәм тәрәзә пыялаларына, яшь чыршыларның ботакларына ашыкмыйча гына куналар иде. — Димәк, Скирманово өчен булачак сугышның төп бурычы барыгызга да ачык, — диде Рокоссовский, карандашын карта өстенэ ташлап һәм арган, ләкин якты карашын җәһәт кенә югары күтәреп.— Без үзебезнең позициябезне яхшыртырга тиешбез, без дошманның бу участокта актив хәрәкәткә күчүен өзәр өчен аңа бик каты удар ясарга тиешбез. Кабатлап әйтәм, бу — төп бурыч. Ләкин иртәгә үткәреләчәк сугышның нәтиҗәләре моның белән генә чикләнмәячәк. Юк, моның белән генә бетмәячәк әлс! Без иртәгә үткәрергә уйлаган сугыш ул — безне һөҗүм итәргә өйрәтәчәк, иптәшләр! Без — солдаттан алып командирга чаклы — барыбыз да өйрәнергә тиешбез. Мондый һөҗүм сугышы ул — һөҗүм итәргә өйрәнүнең университеты булачак. Дошманны тиздән кире куа башлар вакытның якынлашуына мин ышанам! Шуңа күрә дә без хәзер үк, оборона тоткан чакта ук, һөҗүм сугышларына практик рәвештә әзерләнә торырга тиешбез! Менә шул, инде сез иртәгә Скирманово өчен булачак сугышны ничек бәяләргә кирәклеген ачы к а ңл ы й с ы зды р... Көтмәгәндә генә Рокоссовскийны аппаратура бүлмәсенә чакырып алдылар: проводта Москва иде. Рокоссовский тиз генә торып, кабинеттан чыкты; проводка Верховный Главиокомандующийның чакыруын белә иде ул. Ярты сәгатьтән соң Рокоссовский кире керде, көтеп торучыларның һәммәсен дә ялкынланган күзләре белән карап чыкты, нәрсәгәдер гаять исе киткәндәй, ике тапкыр сүзсез генә кулларын җәеп җибәрде, аннан, дулкынланып, әйтте: — Нинди көн бу! Нинди бөек көн! Ул кызу-кызу атлап Батюков янына килде дә, аны кочаклап, җиңү сәгатендә солдат солдатны үпкәндәй, өч кат үбеп алды. — Тагын бер тапкыр, бүген исә икенче тапкыр инде, сине котлыйм, кадерле Михаил Ефимович!—диде ул, аптырап калган Батюковка, аннан башкаларга да мөрәҗәгать итеп, сүзен дәвам иттерде: — Шулай ук сезнең һәммәгезне дә котлыйм, кадерле дуслар! Бүген зур тарихи вакыйга булды: Совет гвардиясен тудыруның нигезе салынды! Михаил Ефимович, син һәм синең танкистларың — безнең беренче гвардеецларыбыз! Сталин гвардеецлары! Ул аппаратура бүлмәсеннән ияреп чыккан майорга борылды: — Приказны бирегез! Кәгазьгә карап алганнан соц, Рокоссовский илһамланып янган күзләрен җәһәт кенә генералларына күтәрде, һәм генераллар барысы ■берьюлы, стройдагы шикелле, турайдылар: командующийның кулында Сталин приказы иде!  
56 
 
Рокоссовский приказның һәр сүзен аермачык әйтеп, акрын гына укый башлады: — Барлык фронтларга, армияләргә, танк дивизияләренә һәм. бригадаларына... Инде приказның, текстына килеп җиткәч, аның тавышы кинәт шундый сәер булып яңгырады ки, генералларның киеренке йөзләрендәге аерым мускуллары, дулкынланудан сизелер-сизелмәс кенә, тетрәп куйды. Ул приказны гүя үз кулы белән язгандай, аның һәр сүзен үзе унлап тапкандай һәм һәр хәрефенә үзенең бер өлешчәсен салгандай итеп укый иде, — һәм менә хәзер, бу авыр эш төгәлләнгәннән соң, ул генералларның приказның гомуми мәгънәсен генә аңлап калмыйча (гадәттә, приказны стройда шулайрак аңлыйлар), аның һәр авазын, гомерләрендә берничә кат ишеткән һәм күңелләрендә беркайчан да онытылмаслык булып сеңеп калган мелодия авазыдай, мәңгегә хәтерләрендә беркетеп калуларын бик тели иде... Бары приказның, ахырына җитеп, «приказ бирәм» дигән сүзләрне әйткән чакта, Рокоссовскийиыц тавышы кинәт көчәеп, тантаналы яңгырады; гүя, ул бу приказны, үзенең штабына җыелган кечкенә төркем генераллар алдында гына укымыйча, ә Москва җиренең кырларына, урман буйларына, калкулыкларына һәм үзәнлекләренә тезелешкән полклар алдында укый иде... 
II Яна һөҗүмгә әзерләнеп яткан гитлерчылар бик сирәк кенә — иртәнге һәм кичке шәфәкъ вакытларында гына — алгы сызыкка, яки тылга берничә снаряд һәм мина җибәргәлиләр иде. Моны да алар бары тик, вакытлы тынлык кына урнашты, ә сугышның беткәне юк әле, дип искә төшерү өчен генә эшлиләр иде кебек. Безнең батареялар да сирәк кенә җавап бирәләр — боеприпасларны сакларга тырышалар иде. Бу соңгы көннәрдә Бородин дивизиясе үзенең частьларын һәм подразде- лениеләрен яңа баштан группалаштыру, позицияләрен ныгыту, дошман артыннан күзәтеп тору, коралларга ремонт ясау, боеприпас һәм азык- төлек ташып кую — кыскасы, ахыр чиктә төп максатка ирешү — дошманны-тар-мар итү өчен кирәк булган санап бетергесез бик күп төрле эшләр белән шөгыльләнде. Алгы сызыкта бары тик снайперлар гына актив хәрәкәт итәләр иде. Яшеренгән урыннарыннан аларның әледән- әле төзәп аткан мылтык тавышлары ишетелә иде. Бу тынлык хөкем сөргән көннәрдә майор Озеров үзенең семьясын һәм туган Себерен бик сагына торган булып китте. Нәкъ шушы көннәрдә ул хатыныннан берьюлы ике хат алды. Хатыны аның Новосибирскида укытучы булып эшли иде; Озеров үзе дә, Академиягә киткәнче, армиядә шунда хезмәт итте. Хатыны шактый энергияле, семьясын бер үзе дә карый алырлык хатын, ләкин шулай да Озеров хәзер, сугыш барган чакта, семьясына авыр булуын аңлый иде, билгеле, һәм, үзен күпме генә юатмасын, хатыны белән балалары өчен бик борчыла иде. Ул хатынына озын итеп җавап язды. Җылы, назлау сүзләре аның каләменнән бертуктаусыз агалар да агалар, һәм хатны һич язып бетерә алмас кебек иде. Ул яза да яза, һәм бөтен семьясы — карт булса да әле бик җегәрлекле анасы, хатыны, кызы Тапя, улы Володя — җанлы булып, аның күз алдында торалар. Гүя алар язгы киң Объ елгасының урманлы ярында басып торалар, ә күз күреме бөтен әйләнәдә туган, җанга якын Себер киңлекләре җәелеп ята. Күптәннән инде ул семьясын күргәне юк! Бик күптән инде аның Себердә булганы юк! Майор Озеров бөтен гомерен диярлек Себердә үткәрде. Озеровлар— борыиборыннан Себердә яшәүчеләр иде. Аларның токымы
57 
 
Касмалииский урманнары тирәсендәге бик күп авылларга үзенең, көчле тамырын җәйгән иде. Озеровның әтисе беренче дөнья сугышыннан большевик булып кайтты, туган авылында Совет оештырып, шуның башында торды, инде унсигезенче елны акгвардеецлар властьны тартып алгач, үзенең фронтташ дусы Ефим Мамонтовның атаклы партизан армиясендә отряд командиры булды. Бер елдан соң, аягы яралангач, ул ак карательләр кулына төште. Авылдашларының күз алдында аны, һушыннан язганчы, шомполлар белән суктырдылар, ә аннан атып үтерделәр. Икенче көнне үк ундүрт яшьлек Сережа Озеров партизан отрядына китте. Кыш җиткәнче ул Алтай далаларында йөрде, Колчак- иың берничә каратель экспедициясен тар-мар итүдә катнашты, ә кышын, Кызыл Армия частьлары килгәч, өенә кайтты. Ике ел мәктәптән аерылып торганнан соң Сережа, башка уку яшьләре узып барган иптәшләре белән берлектә, яңадан укырга тотынды пәм зур тырышлык күрсәтеп, 1925 елны урта мәктәпне бетереп чыкты. Мәктәпне бетергәч инде аңа үзенең туган авылында тыныч кына эшләп яшәргә мөмкин иде. Ләкин Сергей Озеров, җаны теләгән эш таба алмыйча, озак вакыт бәргәләнеп йөрде. Ул избач та булды, укытучы да булды, комсомолның волость комитетында да эшләп карады — ләкин беркайда да эшеннән канәгатьләнә алмады. Ниһаять, ул, туганнарының гаҗәпләнүенә каршы, военкоматка барып, бөтен льготалардан баш тартты һәм үзен армиягә алуны сорады... ... Яраткан эш эзләп йөрүе аның шуның белән төгәлләнде. Ул тормышта үз урынымны таптым дип чын күңеленнән ышанды. Армиядә ул рядовой солдаттан алып, рота командиры — офицер дәрәҗәсенә кадәр булган хәрби хезмәт юлын узды, һәм гел Себердә генә торды. Тик Хәрби Академиягә укырга кергәч, соңгы дүрт елны аңа Москвада торырга туры килде. Академияне бетергәч тә ул, үземнең туган Себеремә, семьям янына кайтырмын, дип ышанып тора иде, ләкин сугыш башланып китте һәм аны шунда ук көнбатышка озаттылар. ... Полкның 7 ноябрь бәйрәмен фронтта ничек итеп каршылавын бик җентекләп язганнан соң, ул кинәт кенә хатны бер читкә этәреп куйды да, Петя Уралецны янына чакырды. Петя блиндажның үзе өчен бүлеп алган почмагында командирына аш җылытып маташа иде, — шуннан гына башын чыгарып сорады: — Язып бетердегезме, иптәш майор? Язып бетергән булсагыз, ашап алыр идегез. Күптән вакыт! — Ашарга дисең? Була ул. Петя өстәл хәзерли башлады. — Менә нәрсә, Петя, — диде Озеров, — тиз генә бел әле: начпрод кайткан микән? Кайткан булса — хәзер үк минем янга килсен. Бераздан начпрод Рубин килеп тә җитте. Ул кара кашлы яшь егет иде, ике бит алмасы, кызларныкыдай, суыктан алсуланып тора иде. Аның өстендә бер дә кер кунмаган ап- ак тун, ә тун өстендә өр яңа портупея белән кобура елтырап тора... Ул кулын җәеп, кисәк кенә күксел матур мех бүркенә тидереп алды да йомшак-шат, җиңелчә-көр тавыш белән (мондый тавыш гадәттә язмыш тарафыннан иркәләнгән егетләрдә булучап) рапорт бирде. — Син һаман тулылана барасың икән?—диде Озеров. Рубин елмаеп кына җавап бирде: * — Безнең нәселдә бар да шундыйлар, иптәш майор! — Эш бер нәселдә генә түгелдер, дип уйлыйм мин,—диде Озеров, акрын гына һәм өстәлдәге карта-кәгазьләрен бер читкәрәк җыештырып куйды. — Кара, Рубин, сугыштан соң курортка китеп барырга туры килмәсен. Симерү — әшәке авыру ул. Рубин шундый тыныч башланган сүзнең кая таба борылуын сизеп алды. 
58 
 
Иптощ майор! диде ул, сизелерлек дәрәҗәдә борчылып.— Чынлап әитәм, нидән бу кадәр симерүемне мин үзем дә белмим. Ә мин беләм, диде моңа каршы Озеров. — Гамьсез тормыш алып барудан һәм шактый туклыклы матдәләрне артык күп кулланудан бу. Чыннан да шулай. Син бит, әлбәттә, начар ашамыйсыңдыр? Рубин ихтыярсыздан өстәл читендә торган алюмин мискидәге тары өйрәсенә карап алды, һәм шунда ук полк командирының ни өчен чакыртуын аңлап алган кебек булды. Эченнән генә үзен ачык авыз булуы өчен сүгеп һәм өлкән командир алдында үзен ничек тотарга тиешлеген онытып, ул аз гына иелә төште дә кулын җицелчә күкрәгенә куйды. Гафу итегез, иптәш майор, ләкин мин сезне 6v кадәр начар ашатуларын белмәдем. Бүген үк мин сезгә өстәмә продуктлар җибәрермен. — Җибәрерсеңме? — Так точно! Озеров кәгазьләрен этәреп куйды. — Әгәр син моны эшләсәң. — диде ул, Рубинга кырын күз төшереп,— мин дә сине җибәрермен... Алгы сызыкка! Аңладыңмы? Әйе, туктале, син бит, туганкай, строевойга ярамыйсың шикелле? — һич юк, иптәш майор! — диде Рубин, куркып. — Ә минемчә, син взвод белән бик әйбәт командовать итә алыр идең: үзең яшь, таза, көрлегең шәп... Ә синең урынга өлкәнрәк яшьтәге кешене куйганда яхшырак булмас идеме, ә? — Иптәш майор, миңа ярамый, минем званием... — Интендант званиесеме? — Озеров назлы гына птеп күзләрен кысып куйды. — Бу зарарсыз! Сугышта званиенең әһәмияте кечкенә. Начпрод Рубинга тун белән гаять эссе булып китте. Аның майланып торган алсу йөзе бөрчек-бөрчек тир белән капланды. — Я, ярар, хәзергә эшләп тор, — диде Озеров. — Үзең, сәламәтлегеңне югалтудан курыкмасаң, теләсәң күпме аша. Иллә-мәгәр читкә бер генә кисәк шпиг озатуыңны белеп калсам, — үзеңә үпкәлә. Сүз кыска булыр. Рубин шатлыгыннан чак яшьләрен коеп җибәрмәде. — Тыңлыйм, иптәш майор! — Ә мин сине бик мөһим эш буенча чакырдым, — диде Озеров, сүзен дәвам иттереп. — Син үзең яхшы ашыйсың-ашавын, әмма солдатларны начар ашатасың! Менә бүгеннән мин шундый катгый тәртип урнаштырам: һәр көнне бөтен полк өчен төзелгән менюны миңа кул куярга китерәсез! Мин кул куймыйча торып аш әзерләмәскә! Ә син үзең күзәтеп тор: казаннарга тиешле норманың барысын да салсыннар. Җибәргән продуктларың солдатларга тулысымча барып җитәме, юлда китергән чакта ике аяклы күселәр ташып бетермиләрме — шуны тикшер! Бер урында гына утырма, кем әйтмешли, колбаса булып кухня- складларны әйләнеп чык! Колбасаның ничек тәгәрәгәнен беләсеңдер бит? — Так точно! — диде каушап калган Рубин. Озеров авыз кырые белән генә елмаеп куйды. — Ә хәзер бар, эшеңдә бул! Рубинны озатканнан соң, ул яңадан хатына тотынган иде дә, ләкин шунда ук аны кире куеп, Петя Уралецка боерык бирде. — Бар, Возняковны чакыр! һәлак булган комиссар урынына яңа кеше килгәнче, майор Озеров аның эшләрен дә башкара иде. Ул үз эшенә күпме игътибар итсә, бу эшкә дә шул чаклы ук игътибар итә иде. Партбюро секретаре Возняков оккупантлар кулындагы территориядән чыкканнан соң, бигрәк тә Озеров полкы Москва янындагы Фронт сызыгына куелгач, соңгы көннәрдә бик нык үзгәреп китте. Ул
59 
 
ничектер җыйнаклана төште, үзен уяу тота башлады, җитдиләнде,— хәрби хезмәт аны, оста кырлаучы таш кисәген шомарткан шикелле, бик тиз һәрьяклап чарлады. Озеров анардагы бу үзгәрешне күреп алды һәм ана фронт шартларында бик авырга килгән партия эшен үзләштерүдә бөтен чаралар белән ярдәм итәргә тырышты. Ул Возияковтап рәт чыгуына ышана иде, — партбюро секретаре үз эшен бик яратып, ихлас күңелдән үтәргә кереште. Озеров Возняковны якты йөз белән каршы алды. — Утыр. Кая барырга җыенган идеи? — Беренче батальонга, иптәш майор! — Солдатлар янына болай еш йөрүен — яхшы ул!—диде Озеров, язып бетермәгән хатны бер читкәрәк алып куйды, аннан партбюро секретареның алҗыган, суырылып калган йөзенә һәм арган соры күзләренә бераз карап торды. — Югыйсә, безнең кайбер лолитработ- киклар сугыш барган чакта болай сөйләнергә яраталар: «Үз тавышыңны да ишетеп булмый әле монда, ничек итеп солдатлар арасында политэш алып барырга мөмкин булсын?» имеш. Ә сугыш тынгач — тагын командный пунктларда гына утыру ягын карыйлар. Янәсе, солдатларга сугыштан соң ял итәргә кирәк, аларның беседада кайгылары юк, имеш. Нәрсә турында солдатлар белән сөйләшмәкче булган идең? Возняков агитаторлар белән беседа үткәрергә җыенган икән. Алар( иптәш .Сталинның Октябрь еллыгына багышланган докладын солдатларга ничек аңлаталар,— шуны беләсе килгән һәм бу турыда кайбер киңәшләр биреп, ярдәм итмәкче булган. — Бик яхшы!—диде Озеров һәм Сталинның һәрбер сүзе солдат йөрәгенә барып җитсен өчен беседаларны ничек итеп үткәрү турында үз фикерен бик дәртләнеп, яхшылап сөйләп бирде. — Инде менә нәрсә, Тихон Матвеич, — диде ул, сүзенең ахырында,— без партиягә кабул итү эшен начар алып барабыз, минемчә. Әйе, мин беләм... Кешене кабул итәргә өлгермисең, сугышта үлеп китә ул. Мин моны беләм! Ләкин шулай да, кызганычка каршы, без партиягә керергә омтылган кешеләрнең барысын да кабул итә алганыбыз юк. Син минометчик Свиридовны белә идеңме? Аның кесәсеннән соңгы сугыш алдыннан гына язган гаризасын тапканнар. Я, ни өчен йөрәге белән коммунист булган кеше партиягә керүен рәсмиләштерергә өлгермичә калган? Бары безнең гаеп аркасында гына... Шундый кешеләр турында күбрәк уйларга кирәк. Бүген барлык коммунистларга задание бар: Свиридов кебекләргә безнең сафка керүдә ярдәм итсеннәр. Сугыш, кадерле Тихон Матвеич, халыкны партия белән аеруча нык тугаилаштырды! Озеров Возняковны озаткач та, телефон шалтырарга тотынды. Дивизия штабыннан шалтыраталар икән: 16.00 да майор Озеров генерал Бородинда киңәшмәдә булырга тиеш. «Әйе, иртәгә сугыш...» дип уйлап алды Озеров. Ул Петяны тиз генә коноводка ат җигеп торырга кушар өчен җибәрде, ә үзе Танюшкага яза башлаган хатын бетерергә лип утырды. Озеров кечкенә кызына хатны эре басма хәрефләр белән язды. Хатында ул башлыча аңа яхшы укырга, әнисе белән әбисен тыңларга, нәни Володяны кыерсытмаска, мәктәпкә барганда яки кайтканда борынын һәм битен өшетмәскә кушып наказлар бирде. Ниһаять, хатны конвертка тыгып ябыштырганнан соң, Озеров башын кулына салып һәм ерактагы туган адрес язылган тигез юлларга игътибар белән карап, шактый озак тирән уйга төшеп утырды... III Капитан Владимир Шаракшанэ батальоны, икенче көн ипде, полкның тыловой частьлары урнашкан бер зур авылда ялда тора. Батальон солдатлары крестьян мунчаларында юынып чыктылар, өслә
60 
 
рснә чиста күлмәк-штанпар кйдсләр, бер атна буена калган йокыларын туйдырдылар һәм тагын бик күп төрле эшләр белән шөгыльләнделәр: коралларын чистартып, төзәттеләр, өсбашларын тәртипкә китерделәр, политрук һәм агитаторларның, бессдаларын тыңладылар, газета һәм китаплар укыдылар, өйләренә хатлар яздылар, көндезге һәм төнге разведка белән таныштылар, снайпер эшен өйрәнделәр, боеприпаслар ташыдылар һәм яңа килгән солдатларны авыр сугыш һөнәре беләи таныштырдылар. Һәр вакыттагыча, офицерларның, эшләре тагы да кү- берәк булды. Кыскасы, «икенче эшелондагы», ягъни резервтагы тормышны бары рәсми рәвештә, полк штабының приказында язылганга күрә генә, ял дип атыйлар иде. ... Кеше тормышында кискен үзгәреш моменты була, — мондый үзгәреш кайчан бер сәгать, хәтта берничә минут дәвамында булып куя. Андрей тормышымда 7 нче ноябрь көне әнә шундый кискен үзгәреш моменты булды. — бу көнне ул үзен чын мәгънәсе белән солдат итеп тойды һәм дошманны җиңү бәхетен татыды. Сугыш вакытында ире- шелгән солдат уңышының сихри каиатландыргыч хисе аңарда яңа көч, яңа сәләт ачты. Элек ул отделение белән, бигрәк тә сугыш вакытында, командалык итә алуын уйлый да алмый иде. 7 нче ноябрьдап соң ул командалык итә алуына ышанды, һәм шуңа күрә бу яңа билгеләүме тыныч җан белән кабул итте. Ике көннән соң инде генерал Бородин аңа сержант званиесен бирде. Укчы отделение белән командалык итү Андрей Лопуховны, әлеге онытылмас 7 нче ноябрь көненә караганда да, ныграк үзгәртеп җибәрде. \з эше һәм үзенә буйсынган кешеләрнең язмышы өчен җаваплылык хисе аңарда яңа энергия ташуын тудырды. Ул үз отделеииесендәге солдатларның Һәр җәһәттән үрнәк булуларын — хезмәтләрен намус белән үтәүләрен, солдат хезмәтенең бөтен авырлыкларын батыр күтәрә алуларын, коралларын гел карап, һәрвакытта сугышыр өчен әзер тотуларын, тамаклары тук, күңелләре көр булуларын бик уяу кайгырта башлады. Ул үз солдатларының дошман белән җаннарын аямыйча сугышуларын тели иде. Шуңа күрә дә ул көнен-төнеи, ашаудан һәм. йокыдан калып, үзенең яңа хәрби хезмәтенә йотылды: отделение белән, бигрәк тә сугыш вакытында, командалык итү, кайбер хәбәрләре булмаган кешеләр уйлаганча, җиңел эштән түгел иде ул. Ләкин Андрей Лопуховиың үсүе тиз арада хәрби белем һәм хәрби тәҗрибә җыю белән генә чикләнеп калмады. Төрле профессиядәге һәм төрле культура дәрәҗәсендә торган кешеләр беләи һәр даим аралашу, алар беләи дөньяны тетрәткән вакыйгалар турында еш кына сөйләшү, сугыш аркасында киртәсеннән чыгып киткән тормышның барлык катлаулы процессларын ничек тә тирәнрәк аңларга тырышу, — менә болар бар да Андрейның рухи үсешенә гаять зур йогынгы ясадылар. Аиы политрук һәм агитаторларның беседалары тарта башлады, кулына еш кына газеталар алырга мәҗбүр итте, күпне күргән кешеләрнең сөйләгәннәрен ул бирелеп тыңлый торган булды һәм үзе дә әледән-әле солдатлар бәхәсенә катнаша башлады. Армия хезмәте Андрей өчен гаять каты, әмма искиткеч файдалы тормыш мәктәбе булып чыкты. Күптән түгел взвод командирының ярдәмчесе итеп билгеләнгәч, төптәй таза, аксыл чәчле һәм яңарак кына кичергән яраланудан соц һаман әле йөзенә кан әсәре төшмәгән өлкән сержант Дубровка һәр көнне иртә-кич взводта төрле беседалар үткәрә һәм газеталар укый торган иде. Андрей һәрвакытта .өлкән сержантның янәшәсенә утырып, бер генә сүзен дә ычкындырмаска тырышып, аны тыңлый иде. Бигрәк тә ул оккупантлар басып алган җирләрдәге тормышны язган мәкалә- хәбәрләрне йотлыгып тыңлый торган иде. Инде Совинформбюро яки газета хәбәрләрендә Калинин партизаннары турында сүз барса, ул какча гәүдәле, янып торган карашлы Степан Бояркиины күз алдыпа
61 
 
китерә һәм аның соңгы очрашу вакытында ярсып кычкырган тавышын исенә төшерә иде. Әгәр инде газеталарда колхозчыларның оккупантларга каршылык күрсәтүләре турында язсалар, Андрей бөтен туганнарын — әтисен, әнисен, Марийканы күргәндәй була һәм алармы шул тасвир ителгән вакыйгаларга катнашучылар итеп уйлый иде. Мондый минутларда ул тирән-тирән итеп сулый, шатланып яки борчылып дулкынлануыннан кулларын йодрыклый һәм басылган хәбәрне үз күзләре белән күрер өчен газетаны Дубровка кулыннан ала иде. Туган җирләрендәге вакыйгаларны Андрейның йөрәгенә якын алуын, алар белән кызыксынуын бик җиңел аңларга мөмкин: ул Ольховканы, үзенең туганнарын, Марийканы һәм Васятканы торган саен ныграк сагына иде... Ләкин бу хәл аңа оккупантлар басып алган барлык башка җирләрдәге вакыйгалар белән һәм тылда — Москвада, Иделдә, Уралда, Себердә һәм Ерак Көнчыгышта ниләр булып торуы белән кызыксынырга һич комачауламый иде... Октябрь аенда чигенгән чакта Ольховка тавына менеп, Ватанының ерак офыкларны да узып киткән чиксез киңлекләре кинәт күз алдында ачылган чакта биләп алган тойгыларны ул соңгы көннәрдә аеруча еш татый торган булды. By гүзәл хис — Ватаны эченә алган күзгә күренер һәм күренмәс барлык нәрсәләр белән уртаклык һәм бәйләнеш тою хисе — Андрейны ничек үзгәртеп җибәрде! Кичәгенәк агитатор Дубровка, салкын тидереп, авырып китте. Аның тамагы авырта иде. Ул Андрейны очратып, аңа яңа чыккан армия газетасын бирде. — Егетләргә укы! — диде ул, карлыккан тавыш белән. — Башта сводканы, аннан менә бу заметкаларны укырсың. Әгәр кирәк булса, аңлатып та бир үзләренә... Мин санротага киттем, — күрәсеңме, сөйләп тә булмый! Просто бәла! Андрей Дубровканың коңгыр, хәйләкәр күзләренә карады, авыр сулап куйды һәм газетаны кулына алды. Бик яхшы укыды ул газетаны һәм солдатлар да аны игътибар белән тыңладылар. Ләкин Андрей, алгы сызыкта сугыш барган чакта ничек дулкынланса, хәзер дә шулай дулкынлана .иде. Бигрәк тә ул, Калинин өлкәсендәге О. авылы колхозчыларын оккупантларның ничек итеп җәберләүләре һәм талаулары турында хәбәр иткән бер кечкенә заметканы укыган чакта, аеруча нык дулкынлану кичерде. Калинин өлкәсендә «О» хәрефенә башланган авыллар дистәләрчә, — Андрей моны бик яхшы белә иде... Газетада язылган вакыйганың Ольховкада булмавы бик мөмкин, һәм асылда ул шулай да иде. Ләкин Андрей шунда ук, һичбер шикләнүсез ул вакыйганың туган авылы Ольховкада булуына ышанды, һәм зур авырлык белән, үзен* көчкә-көчкә генә тыеп, газетаны укып бетерде. — Ни булды синең белән? — дип сорады Умрихин. — Әллә син дә авырдыңмы? Бөтен кич буена Андрей үзенең почмагында, идәнгә түшәгән салам өстендә йөзе белән стенага борылып, тавыш-тынсыз ятты. Батальон алгы сызыкта чакта аңа Ольховканы һәм туганнарын исенә еш төшерергә вакыт тими иде: элекке тыныч тормышның берәр картинасын күз алдына китерергә өлгерми, шартлаган снаряд ялкыныдай, шунда ук сүнә дә иде. Ә кичен, сугыштан соң, Андрей үткәннәрен исенә төшерергә, туганнары турында уйланырга җыенган була, ләкин ифрат арганлыктан сәкегә егылу белән, чоңгылга чумган шикелле, сеңеп тә китә иде. Хәзер исә аңа беркем дә комачауламый, шунлыктан ул үзенең уйларына тулы ирек биреп ята иде. , Андрейның туган йортыннан чыгып китүенә айдан аз гына артыграк вакыт үтеп китте. Вакыт, чыннан да, күп түгел, әмма ул башыннан
62 
 
күпме хәлләр кичереп өлгермәде! Нинди генә хәлләр әле! Бөтен яшьлем еллары дәвамында ул бу кадәр күп кичермәгәндер! Хәтта кайчагында ул, вакыт исәбен югалтмадыммы икән, дип уйлап куя. Бәлкем, көннәр генә түгел, еллар узып киткәндер? Андрей еш кына алгы сызыкта үткәргән беренче иртәне һәм шул чакта Олейник белән бергә «битараф» полосада үсеп утырган ялгыз каенга траншеядән карап торуын исенә төшерә; ялгыз каенга карап ул өе турында уйланган иде. Шул чакта анд өеннән аерылып китүе бик күптән, әллә яшь вакытында, әллә бала чагында, кичергән хәл булып тоелган иде... Хәзер дә әле ул шул сәер тойгыдан аерыла алмый, — кыска гына вакыт эчендә күргәннәр белән аның хәтере шул кадәр тыгызланып тулгап иде. һәм ихтыярсыз- дан аца, үзе шул чаклы күп вакыйгалар кичергәч, барлык туганнары да бик күп хәлләр кичергәннәрдер төсле булып тоела иде. Ләкин ничек алар аны кичергәннәр? Төнлә белән Андрей төшендә Марийканы күрде. Искиткеч бер төш иде бу- Искиткеч иде, чөнки ул төштә хыялдан кушылган берни дә юк иде, ә бары Марийка белән бергә үткәргән кыска гына тормышыннан бер вакыйга үтә ачыклык белән аның күз алдында җанланды. Асылда теге вакытта, алар икәү бергә булган чакта да, һәм менә хәзер, төшендә дә, әллә ни гаҗәеп нәрсә булмады шикелле... Яз иде. Алар икә\ борылмалы юл буйлап кырдан авылга кайтып баралар. Бер-берсен билләреннән алганнар, Андрей тын гына бара, ә Марийка җырлап бара. Бу кыр эшеннән кайтуның бөтен гүзәллеге дә шунда иде ки, алар икәүдән-икәү генә кочаклашып баралар, ә бөтен әйләнәдә көн уртасының назлы кояшы белән тулы якты дөнья җәелеп ята. Андрей шул чакта ни генә күргән булса, шуларпың барысын да менә хәзер төшендә дә күрде: игеннәрнең акрын җилдән спзелер- сизелмәс күңелле генә чайкалуын, шулар өстеннән каргаларның шәүләсе шуып үтүен, юлдан читтәрәк яшь урманның ачык якты яшеллеккә күмелеп утыруын, нурга коенган биек күкне күрде ул... һәм ул бик ачык итеп Марийканың тавышын ишетте. Марийка мәхәббәт турында җырлый иде, аның җыры аларны чорнап алган дөнья белән шулкадәр бер булып тоела иде ки, Андрейның хәтта күкрәге бу тормышка булган чиксез тирән сокланудан тыгызлана башлады. Һәм шул чактагы шикелле үк менә хәзер дә Марийка белән янәшә, аның җыры белән бергә ару-талуны белмичә, гел аглыйсы да атлыйсы килә иде аның... 
IV Андрей иртән торып болдырга чыкты. Күрше ишек алдының, киртәсе буенда, черегән салам өстендә төрле төстәге этләр көтүе ята иде. Бу этләрне кичә полкның санротасына килгән бер төркем санитарка-кызлар үзләре белән ияртеп алып килгәннәр иде. һәр кызда җигүле дүрт эт; этләр яралыларны сугыш кырыннан алып чыга торган кечкенә ак көймәләргә җигелгәннәр... Әле кичә үк солдатлар бу көймәләргә карап, күңелсезләнеп кенә шаяртып алдылар. — Утырып шуабызмы, ә? Кем тели? — Менә иртәгә сугышка кергәч — туйганчы бер шуарбыз әле. Этләрне күреп алгач, Андрей үзепен, Карабаен, Ольховкадан киткәндә аның озатып калуын исенә төшерде. Ул ишек алдын үтеп, киртә буена килде. Киртә буенда яткан этләр, сискәнеп, урыннарыннан тордылар, сыртларын кабартып, ырылдарга тотындылар. Андрей өске киртәгә терсәкләрен салып, этләргә тыныч һәм назлы гына итеп карап тора башлады. Этләр шунда ук, ялагайланып, койрыкларын селектеләр дэ, кире урыннарына яттылар.  
63 
 
Кинәт бер читтән саф кыз тавышы ишетелде: — Иптәш сержант! Андрей, гаҗәпләнеп, бу тавышка таба борылды — күптән инде аның мондый тавыш ишеткәне юк иде... Борылды — һәм катып та калды: аның каршында ак туннан һәм колаклы бүректән коңгырт чәчле, кара күзле, тулы алсу иренле кыз — бер бөртек тамчыдан Марийкага охшаган кыз басып тора иде. Могҗиза иде* бу. Берничә секунд .Андрей, гаҗәпләнеп һәм аптырап, күзләрен аерып ала алмыйча, ана карап торды. Кыз да, нәрсәсе белән Андрейны бу кадәр гаҗәпләндерүен аилый алмыйча, карап тора башлады, һәм шулай аңларга тырышып Topiaii чакта, аның күз карашы һәм чырае әйтеп биргесез бер тизлек белән үзгәреп куйды. Ниһаять, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алгач, аның .йөзенә һәм күзләренә—аптырау, югалып калу, курку билгеләре урынына — кинәт хәйләкәр-шаян елмаю чыкты. — Ялгыштыгызмы, иптәш сержант? — Әйе, ялгыштым, — диде Андрей, исенә килеп — Шулкадәр охшаганмынмыни? — Бик! — Хатыныгызгамы? — Әйе- Лена Малышева, кызыксынып, Андрейга карады. — Менә, кемгә дә булса бу кадәр охшармын дип һич уйламаган идем, — диде ул, елмаеп. — Минем кебек берәү дә юктыр дип йөри идем... Ә бәлкем, иптәш сержант, мин хатыныгызга шулай бик охшаган булып кына күренгәнмендер? Бәлкем, бик сагынганга күрәдер бу? Андрей тагын бер кат кызга карап алды: әйе, ул, әлбәттә, Марийкага охшаган, ләкин беренче күргәндәге шикелле, ул хәтле үк түгел. Марийкадан кайтышрак буйлы, йөзе аның түгәрәгрәк, бит алмалары калкыбрак тора, ә кара чәчле, кара күзле булып ул ак тун кигәнгә дә, акка бәсләнгәнгә күрә генә күренгән икән, асылда исә коңгырт чәчле, коңгырт күзле икән. Тавышы да аның Марийканыкы кебек үк түгел, — шактый калыи күкрәк тавышы. — Юк, сез җавап биреп тормагыз, — диде Лена, урынсыз сораулар бирүнең килешмәгәнлегсн сизеп алып. — Минем сезгә үтенечем бар, иптәш сержант! — Ул киртә янына килде. — Белмим, ничек итеп әйтергә инде. Кичә нртә белән, ялга туктап торган җирдә бер этем качып китте. Бик тә кулга ияләшмәс нәрсә иде, бәла иде бер! Мин аның белән йөдәп беттем! Ышанмассыз менә, берничә тапкыр утырып еладым да! Нишләтәсең аны, бармый гына бит! Гел ырылдап кына тора, тешләп алырга да күп алмас. Андрейга кинәт бу кыз белән күңелле булып китте. — Кыскасы, этегез дезертир булып качкан икән, — диде ул, соңгы көннәрдә беренче тапкыр елмаеп.—Димәк, фронттан курыккан. — Әйе, дезертир булды!—диде Лена, бик җитди рәвештә килешеп.— Инде хәзер минем көймәдә өч кенә җигүле эт калды. Әнә минем этләрем, әнә сарай янында торалар! — Икесе ак, берсе сары этме? — Әйе, әйе. — Качып киткәне дә сары идеме? — Бик дөрес. Каян беләсез сез? — Сарының гына качып китүе мөмкин, — диде Андрей, шаяртып; ана нәрсәсе беләндер Марийканы хәтерләткән бу чибәр кыз белән сөйләшүе торган саен күңеллерәк була бара иде.— Сарылар бит алар ышанычсызлар... Я, ни белән соң мин сезгә ярдәм итә алам? Лена да киртәгә килеп сөялде, һәм бары хәзер генә Андрей кызга беренче карауда үзенең күпме ялгышканлыгын аңлап алды. Чыннан да, ни өчен бу кыз Марийкага шулкадәр охшаган булып күренде соң әле  
64 
 
аца? Менә бит ул солдат сагышы нинди була! «Эх, Мариюшка—Марий* кам, кара карлыгачым минем! — дип эченнән генә көрсенде Андрей.-"* Аның урынында менә хәзер син басып торсаң иде, торсаң иде дә миңа карасаң иде...» — Итсәгез, сез генә ярдәм итә аласыз, иптәш сержант, — диде Лена. — Әле хәзер генә мин постта торып, шушы этләрне сагаладым. Кызлар, юлдан соң, бар да ял итәләр. Менә мин сезнең киртә янына килгәнегезне күреп тордым. Этләр яткан җирләреннән торып, ырылдый башладылар; мин инде, алар сезгә ташланырлар, дип тора идем: сез ят кеше ич! Ә сез аларга әллә пичек кенә итеп бер карадыгыз... карадыгыз да, алар шунда ук. тынычланып, урыннарына яттылар... Шулай булды бит, иптәш сержант? — Тагын аңлашылмый,—диде Андрей, гаҗәпләнеп. — Я шулай да булсын ди, этләр миңа ташланмадылар ди, моңа ник ис китәргә? Күрәләр, мин алар өчен үз кеше, фронтовик, бары шул гына! — Бөтен мәсьәлә дә шунда шул, — диде Лена, Андрейга якынаеп, һәм тирә-ягына тиз-тиз генә карап алды да, шыпырт кына сөйли башлады.— Менә монда, күрше ишек алдында, ниндидер бер эт буталып йөри. Минемчә, ул шушы авылныкы булырга тиеш; хуҗалары эвакуиро- ваться итеп киткәндә, аны ташлап калдырганнар булса кирәк. Ә бәлкем, читтән килеп, адашып йөри торган эттер. Беләсезме, ул бик арык, кыргыйланып беткән, кемдер өстенә кайнар су да сипкән булса кирәк, — менә бу, аннан менә бу төшләре ялангач тире генә. Мин аңа ипи дә китердем, ашымны да биреп карадым, ләкин үзен һич якын китереп булмый! Кулымны суздым исә, хәзер үк «ялт» итеп читкә сикерә! Искиткеч кыргыйланган! Мин инде үзебезнең командирны да, күп кенә сугышчыларны да чакырып карадым... Берәү дә тота алмый! — Сары этме ул? — Бик дөрес! Каян сез моны беләсез? Андрей, тыела алмыйча, кычкырып көлеп җибәрде. — Сарыны тотып буламыни аны? — Юк, мин чыннан әйтәм, — диде Лена һәм, үпкәләп, Андрейга карады. — Шаярырга мин дә яратам, ләкин хәзер минем хәлем андый түгел. Беләсезме, бар да аны бик теләп тотарга баралар, ә күреп алгач — якынына барырга да куркалар. Ышанмассыз менә! Мин хәтта көтмәгән дә идем... — Лена, кинәт кыюланып, кисәк кенә Андрейның кулына тиеп алды.—Тотыгыз шул этне, иптәш сержант! Тотыгыз! Миңа аны каешка эләктереп алырга гына кирәк, ә аннан ... аннан инде мин ияләштерә белермен, чын-чын! — Әгәр тешләсә? — Сезне тешләмәс, — диде Лена, этнең үз исеменнән әйткән төсле шундый бер ышаныч белән. — Мин бит барысын да, барысын да күреп тордым! Этләрнең сезнең алда ятуларын күрдем бит мни! Я аллам! — дип кычкырып куйды ул, гүя икона алдында табынырга торган шикелле итеп.—Соң сез” аңлыйсызмы, нәрсә булачагын? Иртәгә менә сугыш була калса? Бар да яралыларны ташырга китәрләр, ә мин шул чакта нишләрмен? Сез моны аңлыйсызмы? Андрей төбәлеп Ленага карады. Нинди гүзәл иде ул бу сүзләрне әйткән чакта! Андрейга үзенең ахмак шаярулары белән кызны шул хәтле озак интектерүе өчен оят булып китче. . Түбән карап кына ул сорап куйды: — Кайда ул эт? Бер кисәк икмәк алып, алар күрше ишек алдына киттеләр. Этне яртылаш җимерек бер кечкенә сарай эчендә таптылар. Ул аларны күреп, почмакка посты һәм, ишеккә юл юклыгын белеп алгач, сыртын кабартты. Аның күзләрендә борчылулы сагаю чагыла иде. — Әйе, кешедән бизгән бу, —диде Андрей.


 
Ул эт алдына чүгәләп, аның борчылулы кара күзләренә кашларын жыера төшеп, усал гына карады. Эт тагы да кабарына төште, ырылдамыйча гына тешләрен ыржайтты. Андрей каушамады, этнең күзләренә керфек тә какмыйча карап тора бирде. Артында торган Лена, тагын уңышсыз бетәсеп сизгәндәй, түземсезләнеп авыр сулап куйды. Кинәг Андрей учы белән тезенә сукты да, акрын, ләкин каты гына дәште: — Монда кил! ‘ Эт бөрешеп арткы аякларына утырды. — Монда кил! Эт кинәт җиргә чүкте, акрын гына чинап алды һәм, шуышып кына, Андрейның, аякларына якынлашты. Андрей бер дә каушап тор- • мыйча, эшең сыртыннан назлап сөйде һәм хуш исле арыш ипиен аның борынына китерде. — Аша, Табылдык! Күз алдында булган бу хәлдән исе китеп куанган Лена сорап куйды: — Ни өчен Табылдык? — Табып алдык, шуңа күрә Табылдык! Менә сезгә эт тә, бер үк вакытта кушаматы да булды. Бирегез муенсасын! Эт яткан җиреннән генә комсызланып ипи ашый, үзе иркәләүләргә бер дә ризасызлык күрсәтми иде. Муенсаны кидергәндә дә ул каршылык күрсәтмәде. Инде Лена тезгененнән тарткач, ул буйсынудан бигрәк, үзе теләп торды. — Киттек, Табылдык! Киттек, җан кисәгем!—диде кыз аңа бәхетле тавыш белән. Капка төбендә, ятып торган этләр көтүе янында Андрей белән Лена тукталдылар; Табылдык аларга ышанып, ә этләргә, үзе белән ни буласын алдан белергә теләгәндәй, куркынып карый иде. Урамнан кечкенә чанада майор Озеров узып бара. Андрей тураеп, аңа честь бирде. Кучер кисәк кенә атын туктатты, һәхм Озеров, янәшәсендә утырган Петя Уралецны шактый кысрыклап, артына борылды да, кулын күтәреп, Андрейга кычкырды: — Я, хәлләр ничек, Лопухов? Андрей бер-пке сикерүдә чана янына барып җитте. — Хәлләр ярыйсы, иптәш майор! — Егетләр әйбәт ял иттеләрме? — Бик әйбәт ял иттеләр! — Аракы барысына да җиттеме? Ә тәмәке? — Тәмәке белән тоткарлык булгалый. — Ярый, мин истә тотармын, барын да эшләрмен. — Приказ көтәбез, иптәш майор! — Тиздән булыр! Я, сау булып тор! Лена Андрейны көтеп алды да, кызыксынып, сорады: — Бу кем? — Бу — полк командиры. Дивизия штабына китеп бара. — Полк командиры? Ул сезне беләмени? Әле яңа гына Лена Андрейның кыргыйлашкан этне үзенә буйсындыра алуына исе киткән иде, һәм аңа, ниндидер могҗизалы бер көчкә ия булган кешегә карагандай, гаҗәпләнеп һәм кызыксынып карый иде. Инде менә полк командирының Андрей белән шундый гади һәм дусларча сөйләшүенә исе^ китте. Уйлап кына карагыз: полк командиры бит! Лена кызларча сабырсызланып, бу — җилдән каралган, әмма чибәр йөзле, бераз кырысрак, әмма шул ук вакытта нур сирпелеп торган күзле яшь сержант турында мөмкин кадәр күбрәк беләсе килә иде, һәм ул аиы сораулар белән күмеп ташлады: — Күптән танышмы сез Яның белән? Кем булып соң сез хезмәт итәсез? Ә элек? Сугышта да күп тапкыр булдыгызмы? Танклар да яндыргансыздыр, иеме? 
5. -С. ә.- № 1. 65 

66 
 
Андреи елмаеп кына җавап биреп торды. Лена нидер абайлап алды булса кирәк, гаепле тавыш белән кычкЫ' рып җибәрде: — һай, мин нинди телбистәсе! Кызларны уятырга кирәк ләбаса! Киттем! Рәхмәт сезгә, иптәш сержант! Сезнең мине бәладән коткаруы* гызны исемә төшерермен әле. — Аннан ул Андрей каршында тора биреп, өстәп куйды: — Минем исемем —Лена, ә фамилиям — Малышева. — Онытмам, — диде Андрей. Бу көтелмәгән танышу Лена өчен бик күңелле булды. Ул әле яна гына фронтка килгән иде, — һәм менә килүенә шундый көчле, батыр егетне очратты Хәзер инде ана бөтен фронтовиклар да нәкъ менә шушы егет кебектер төсле булып тоела иде. 

Батюков бригадасына гвардия званиесе бирү хәбәре Москва янындагы бөтен фронтка бик тиз таралды. Комбат Шаракшанэ танкистларны котларга булды. Роталардан бер төркем солдат һәм офицерларны җыеп, ул авыл читенә китте, — анда Батюков бригадасыннан берничә танк тора иде. Кайбер танкистлар белән озеровчылар 7 иче ноябрьда булып үткән сугыш вакьпында ук танышканнар иде, ә кайберләре белән соцгы көннәрдә генә таныштылар. Пехотачылар белән танкистлар арасында сугышчан дуслык та урнашып өлгерде. Ләкин озеровчыларга кадәр танкистлар янына бик күпләр барып җиткәннәр иде инде. Алар урнашкан ике йорт котларга килүче кунаклар — артиллеристлар, полк разведчиклары, элемтәчеләр, саперлар белән туп-тулы иде. Шаракшанэ һәм башка командирлар гүләп торган өй эченә халыкны ерып кереп киттеләр (анда авыр танклар ротасының командиры тора иде), ә сугышчылар, нишләргә белмичә, ишек төбендә калдылар. — Шыгрым тулы, — диде Андрей, соцга калуларына үкенгәндәй итеп. — Кгра, ничек гөр киләләр!—дип куйды Умрихин. — Хәер, гөр1 килерлек тә шул! Кыскасы, иптәш сержант бик дөрес әйтте, — анда бездән башка да шыгрым тулы, бездән башка да котлаулар бик әйбәт бара. Әйдә, командирлар үзара сөйләшеп утырсыннар, шатлыктан, бәлкем, берәр чәркә төшереп тә алырлар. Билгеле, җае шундый бит... Ни өчен аларга комачауларга? Дөрес, мондый уңай белән, бәлкем, безгә дә берәр стопка эләгер иде эләгүен дә, ләкин күрәм — хәзер үк булмас. Их, ни өчен әле мин моны искә төшердем? — Синең һәркайчан шулай инде!—диде Петро Семиглаз, мыгырданып кына. — Башта теленә ни килсә, шуны сөйли дә, аннан үкенә башлый, җен орган кеше! Киттек танкистлар янына; әнә тегендә, сарай артында, аларның танклары тора. Ишек алды уртасында аларга танкка каршы аерым артдивизионда хезмәт итүче, 45 миллиметрлы тупның командиры өлкән сержант Вася Петрищев очрады. Петрищев өч көн буена Юргин взводы белән янәшә рубежда торган иде. Шул чакта күп кенә пехотачылар бу япь- яшь, какча гәүдәле һәм, үзенең кечкенә тубы кебек, сугышта беркайчан * армас һәм курку белмәс егетне танып өлгергәннәр иде. Петрищев артыннан тупчы-солдатлар да киләләр иде. Андрей Пст- рищевны туктатты. — Сәлам «апостолларга»! — «Түмгәккә менүчеләргә дә» шулай ук сәлам! — Я, «сугыш алласы» ничек кенә тора? Дәшмиме әле? 
5* 67 
 
— Безнең «аллабыз» юкка гына сүз әрәм итәргә яратмый, — диде Вася Петрищев, иптәшләренә күз кысып. — Инде бер сөйли башласа, — якты дөнья белән бәхилләшә бир! — 'Га и к и ст л а р д а булдыгыз м ы ? — Кереп, әңгәмә сатып утырдык... Андрей төрттереп куйды: — Сезнең «аллагыз» юкка сүз әрәм итәргә яратмаса да, сез, аның «апсстоллары», тыйнакланып тормыйсыз икән, алайса? —• Безгә яр ы й ул! — Танкистлардан кемнәр бар анда? Берсе Борисов түгелме? — Шул үзе... — Киттек, егетләр! м Сарайның көнчыгыш стенасы буенда стенага терәлеп үк бер «КВ» һәм бер «Т-34» танклары тора. Майланып беткән сырмалар кигән хәрби техниклар белән танкистлар танкларны карыйлар; бер танкист «КВ»ныц башиясын өр-яңадан акка буйый. Озеровчылар шаулап һәм шатланышып беренче гвардеецларны сәламләделәр. Кулларын каты кысып, озак селкеп исәнләштеләр. Гадәттәгечә, ихлас күңелдән җылы шаярту сүзләре әйтештеләр. — Я, борыннарыгызны күтәреп өлгердегезме әле, юкмы? — Өлгермәдек әле! Вакыт тимәде! Алгы сызыкта очрашырга туры килгән Юргин взводының сугышчыларын күреп алгач, өлкән сержант Борисов алар янына килде: — Ә, күршеләр! Сәлам! Өстеиә өр-яңа калын сырма һәм шундый ук сырган чалбар, башына шлем, аякларына киез итекләр кигән Борисов, гадәттәгедән юан, авыр кузгалышлы булып күренә; куе май таплары төшкән бите колакларына кадәр ерылган. — Нишләп син алгы сызыктай киттең? — дип сорады Андрей аңардан.— Бездән башка күңелсезмени? — Танкны әнә бераз гына тырнап алдылар. Ремонтны бетерәм дә иртәгә тагын шунда китәм. Ә сез? — Без дә ахрысы - кузгалырбыз... — Берәр яңалык бармы әллә? — Шулайракка охшый, алга китәрбез кебек. Тагын бер төркем солдатлар килеп кушылдылар, ә алар артыннан, әле траншея һәм блиндажларда булып пычранырга өлгермәгән ак, чиста туннардан санитаркалар кыюсыз гына килеп туктадылар. Андрей шунда ук кызлар арасыннан Ленаны күреп алды; аларның күз карашлары очрашты, һәм Андрей дәшми калуны уңайсыз санады; кызара төшеп, ул ерактан ук кызга дәште. — Я, Ташландык мичек? Качып китмәдеме? — Бу шул егет, —диле Лена иптәш кызларына һәм кыю гына Андрей янына килде. — Юк, качмады! Беләсезме, ул миңа ияләшеп тә өлгерде инде. Чын-чын! — Ә башка этләр белән ничек? — Минекеләр аңа ырылдап кына торалар. — Зарар юк, килешерләр! Танк янымда барган уртак сүзгә комачауламас өчен алар бер чит- кәрәк, сарай стенасы ышыгына китеп тукталдылар һәм, яңа гына таныш булуларына карамастан, икесе дә гаҗәеп бер җиңеллек белән җанланып, күңелләренә пи килсә, шул турыда (этләр турында, сугыш турында, Москва турында, үткән һәм киләчәк тормыш турында) сөйләшергә тотындылар. Ленага Андрей белән сөйләшүе күңелле иде, чөнки ул — сугышны яхшы белгән чын фронтовик; Андрейга сөйләшүе күңелле иде, чөнки аның күптән инде менә шулай якыннан гына алсу кызлар йөзен, көлеп торган кызлар күзен һәм нәфис кызлар тавышын ишеткәне юк
68 
 
иде... Алар үзләренең буталчык, әмма гаять кирәкле һәм кызыкль* булып тоелган сүзләре белән шулкадәр мавыгып киттеләр, хәтта танклар янында барган уртак сөйләшүне бөтенләй ишетмәс булдылар- Башта танклар янында барган әңгәмәнең ата-аиасы юк иде, ләкин озакламый Иван Умрихин бу әңгәмәдә төп рольне биләп алды. Буш бензин мичкәсе өстспә утырып, ул, җай чыккач, үзенең карлыга төшкән һәм нәрсәсе беләндер кешеләрне буйсындыра торган тавышын әңгәмәгә кушып җибәрде. — Я, ярый, танкист иптәшләр,—диде ул,—менә сезгә гвардия исемен бирделәр. Бу, мин сезгә әйтсәм-әйтим, уен эш түгел! Ачык әйтим: зур почет бу! Шулай булгач, бүгенгесе көн сездә зур бәйрәм булырга тиеш. Ә ни өчен соң сез күңел ачмыйсыз, аракы эчмисез, ә җеп балаларыдай мазутка буялып, буталып йөрисез монда? — Иртәгә бәйрәм итәрбез, ихтимал, — диде Борисов. — Иртәгә! Ә безне чакырырсызмы соң? — һичшиксез. Сездән башка ярамыйк — Менә бу гәп, ичмасам! Ә табынны кайда әзерләрсез икән? — Саф һавада, иркен кырда, — диде Борисов, елмаеп. — Бу авылга караганда, анда күңеллерәк булыр. — И-и, таптыгыз урын!—диде чын канәгатьсезләнү белән сузып кына Умрихин һәм үрдәкнекедәй күгәргән борынын Борисовтан читкә борды. — Андый иркенлектә бизгәк тоткандай калтырарсың? — Аның каравы, музыка булыр анда! — Андый музыкадан очкылык тота башлар. «КВ» танкысы, шаулап, кинәт кенә урыныннан кузгалып куйды'. Бар да ихтыярсыз сискәнеп, бер читкә тайпылдылар; күрше ишек алдындагы карт өянке башыннан төн кунарга җыелган каргалар каркылдашып күтәрелделәр. Танк шаулап тынгач, Умрихин сүзен дәвам иттерде: — Юк, күпме генә сөйләмәгез, ә шулай да күңелсез халык сез, танкистлар! Сездә шундый бәйрәм, ә үзегез барыгыз да — бик җитди, караңгы чырайлы, хәтта шатлануыгызны да күрсәтергә теләмисез. Ә бит эчегездән шундый шат, чыдамыйча биеп китәр идегез! Мин күреп торам ла, минем күзләрем алдатмый. Әнә теге буяп маташучыны гыиа алып карагыз. Шатлыгыннан бит аның бөтен бавырлары җырлап тора! «КВ» башнясын буяучы кечкенә буйлы танкист, ак буяуга катып беткән чиләген пумаласы белән яман болгатып, югарыдан кычкырды: — Я шуннан сон? Я? Нигәле син сагыз булдың? Көнчелек синең эчеңне кыра, вәт шул, хөрмәтле абзыкаем! Телисең икән, мин сиңа туп-туры әйтәм: әйе, мин шат; әйе, бөтен бавырларым шатлыктан җырлап лора! — Менә күрдегезме, мин бит белеп әйттем, — диде Умрихин, бер дә хәтер калусыз һәм тыңлап торучыларны үзенең хаклы булуына шаһитлыкка чакыргандай, кулларын җәеп җибәрде. — Әйе, шат мин, шат, менә шул сиңа!—диде кызып киткән кечкенә танкист һәм эшен ташлап, ак пумаласын һавада болгарга тотынды.— Ә син, абзыкаем, акыллы баш, миңа әйтеп кара: нинди юләр мондый звание алуга шатланмас, ә? Моны ишеткәч тә бөтен эчем, чынлап та, җыр белән тулды минем! Кечкенә танкистның болай мактануыннан уңайсызланган Борисов аны тыярга тырышты: — Я, җитәр, Кривцов, җитәр! Буявыңны бел, ашыгырга кирәк. — Әлбәттә, мин туктыйм, иптәш өлкән сержант! — диде Кривцов, берьюлы тынычланып. — Тик шуны гына әйтәсем килә: зарарлы кеше бу абзыкай, әллә күрмисезме? Бар да тик кенә торалар, ә ул һаман үзенең чәнечкеләрен җибәреп кенә тора! — /Китәр, Кривцов! Кунакларны кыерсытма! — Ул үзе кыерсыта бит!

€9 
 
— Пыяла шикелле үтәдән-үтә күренеп торасың син, егет! — диде Умрихин. — Гвардия званиесен алырга өлгермәдең, инде борыныңны да күтәрдең. Ә нишләрсең сип, әгәр шуннан орден яки көмеш медаль биреп куйсалар? — Әллә бирмәкчеләрме?— дип сорап куйды солдатлардан кемдер. — Билгеле, бирәчәкләр, иптәш Сталин приказында нәкъ шулай дип әйтелгән, — диде Умрихин, үзенең гадәттәге гамьсез тынычлыгы белән, һәм каткан киез итекләрен бер-берсенә сугып куйды. — Дөрес, менә бу маляр иптәшкә тәгаен бирәчәкләр дип әйтеп булмый, иллә-мәгәр алар бригадасыннан бик күпләр алачаклар. Умрихинның хәтере тиз калучап танкистны шулай җайлы гына чәнчеп куюы солдатларның кәефен күтәреп җибәрде, һәм барысы да, шаяртучы белән килешкәндәй, эчкерсез кәефле генә көлешеп алдылар. Соңра Умрихин Борисовка (эш белән маташкан танкистларның үзара сүзсез килешүләре буенча, ул кунакларны каршы алучы иде) мөрәҗәгать итеп сорады: — Ә башка отличиеләр турында, иптәш өлкән сержант, берәр нәрсә ишетелмиме әле? — Тагын нинди отличиеләр турында ул? — Орденнар белән медальләр барыбызда да бертөсле инде ул, шуңа күрә сезнең өчен тагып берәр отличие булырга тиеш,—диде Умрихин, белгән кеше шикелле. — Берәр төрле үзенә аерым форма яки, әйтик, күкрәктә йөртер өчен аерым билге булмыйча булмас. — Отличиесез дә ярар әле. — Юк, ярамый, — диде Умрихин. — Инде сез гвардия икәнсез, сезнең бөтен нәрсәгез — формагыз да, билгеләрегез дә, хәтта, мин әйтер идем, ашау-эчүегез дә үзенә аерым булырга тиеш. Умрихинның бу әйткәннәре барысына да — танкистларга да, пехотачыларга да — бик ошады; чыннан да, гвардеецлар өчен берәр төрле отличие булырмы, булса — нинди отличие булыр, — шул турыда бар да үзара шаулап сөйләнергә тотындылар... — Патша заманында отличиенең төрлесе була иде, — диде Умрихин. — Патша заманында бит ул!—дип, танк өстеннән кычкырды Кривцов; аның Умрихинпап ишеткән хәтер калдыргыч шук сүзләре өчен ничек тә «түлисе» килә иде, күрәсең. Умрихин шунда ук аның сүзен эләктереп алды: — Ә ни өчен менә хәзер ярамый?—диде ул, хәтта мичкәсе өстеннән дә төште. — Я, әйтеп кара, ни өчен ярамый? Гвардия икән, димәк, ул иң яхшы гаскәр, ә иң яхшы гаскәр ерактан ук күренеп торырга тиеш. Күрү белән әйтеп булсын: «Гвардия!» Яшерен-батырын юк, минем бабай элек гвардиядә хезмәт иткән. Элек, беләсезме, ничек гвардиягә алганнар? Буйга карап. Комиссия минем бабайны күрү белән бертавыш- тан: бу — гвардиягә, дигән! Ул, беләсезме, буйга миннән дә биек иде! Ә үзе генерал Скобелевта хезмәт итте ул... Вәт, туганнар, генерал булган, генералның, да генералы:-буй-сыны дисәң—.менә нинди, күзләре — бөркетнекедәй, сакалы—ике чатлы, ә сакал астында күкрәге тулы орден! Минем бабай шул Скобелев белән төрекләрне кыйнарга барган. Соңыннан аның портретын үзе белән алып кайтты. Шәп картина иде, төрле буяулар белән эшләнгән үзе! Менә шул портретка бабай карады исә, пружинасы ычкынып китәмени, — шунда ук башын түшәмгә хәтле чөя, кулларын ботлары буена сузып җибәрә торган иде. һай, сын-кил- бәт иде үзендә! Ул бит гвардиядә хезмәт итү генә түгел, ротаның уң флангысыпда беренче солдат булып торган! Умрихинның чәнечкеле сүзләренә ничек тә җавап кайтара алмыйча, чынлап азапланган Кривцов тагын кычкырып куйды:. — Кара аны, бабасы белән мактанып торган була бит!

<70 
 
— Бабай турында мин, иптәш таикист-маляр, юкка гына сүз кузгатмадым,— диде Умрихин, аннан Борисовка мөрәҗәгать итен сорады: — Иптәш өлкән сержант, мин менә нәрсәне сездән белмәкче булган идем: буй мәсьәләсе ничегрәк тора соң? Гвардия өчен буй билгеләнгәнме әле, юкмы? — Минемчә, эш буйда түгел, — диде Борисов. — Гвардия званиесе геройлык күрсәткән өчен бирелергә тиеш, ә буйның монда катнашы юк... — Ничек катнашы юк?—диде Умрихин, гаҗәпләнеп. — Гвардия башка гаскәрләрдән бөтен ягы белән аерылып торырга тиеш, мин үзем шулай аңлыйм. Әйтик, менә сезнең буегыз гвардия өчен әле ярый да, дияргә була. Инде әнә теге, югарыда буяп утырган иптәшне алсак, бөтенләй тәбәнәк бит ул! Юк, ул миңа ачуланмасын, әле сүз җае чыкканга күрә генә әйтүем, дөрес тә бит, күпме генә аның буе бар соң? Тыңлап торучылар бердән көлеп җибәрделәр. — Юк, минем кыерсытып әйтүем түгел, — диде Умрихин, солдатлар көлеп тынгач. — /Мин бары аптырап әйтәм: гвардия өчен ваграк бит ул! Мин үзем болай уйлыйм: буйлары килеп җитмәгәннәрне сезнең гвардия бригадасыннан озатырлар, ә алар урынына дәүләрне җыярлар. Кривцов бу мыскылга артык чыдап кала алмады. — Синең кебекләрнеме? — дип кычкырды ул югарыдан һәм буявын түгеп җибәрде; куе буяу танкның бронясы буйлап агып китте. — Тфү, f синең аркада болар бар да! Минем урынга басарга җыенасыңмы әллә син? — Ә ничек уйлыйсың син?—диде Умрихин, берни дә булмагандай, бик тыныч кына. — Әгәр гвардиягә буйга карап җыялар икән, синен урынга беренче булып мин эләгәм дә инде. Шаяртып сөйләүне һәрвакытта бик яратучан солдатлар дәррәү шаркылдап көлеп җибәрделәр: якындагы өянкеләрдәге каргалар тагын сискәнешеп куйдылар, ләкин караңгы төшеп килгәнгә күрә алар тирә-якла- рына каранып, канатларын бер кактылар да, бик тиз тындылар. — Генераллар килделәр!—дип кычкырды кемдер. Танклар янындагы шау-шу шунда ук тынды. Бар да бик җитдиләнеп киттеләр. — Нинди генераллар? — Безнеке дә, сезнеке дә... — Сезнең дә хәзер генералмыни? — Шулай булмыйча? Бүгенге көннән башлап! — Тагын кемнәр килде? Күрдеңме? — Килеп тулдылар инде! Бераз тынып тордылар. Аннан Умрихин үзенең нәтиҗәсен ясап куйды: — Шулай итеп, иртәгә бер җибәрелеп калабыз икән! Шул минутта Лена белән бик мавыгып сөйләшеп торган Андрей кинәт Юргин тавышын ишетте. Лейтенант яннарында ук басып тора иде. Ул бик дикъкать белән Ленага карап алды, аннан, ачуы килүен басарга тырышып, Андрейга дәште: . i — Егетләрне җый! • Шаракшанэ батальоны таң белән алгы сызыкка чыгарга дигән приказ алды. Хәзерлекләр башланды. Взвод торган өйгә якынлашкач, Матвей Юргии тукталды һәм, гүя • болай гына, сорап куйды: — Кем белән сип сөйләшеп тора идең? Таныш кызмы? — Таныштык...—диде Андрей, бераз уңайсызланып. — Ә нигә? — Ата көртлек кебек икәнсең син. Дә.шәм, дәшәм, ә син колагыңа да элмисең! Сине бу хәтле сыткы сагыз дип белми идем әле мин. Күрше ишек алдыннан өзек-өзек кызлар тавышы ишетелде; этләр кузгалышып, өрергә тотындылар.  
71 
 
—Әйе-c...— диде Юргии, уйланып кына һәм көрсенеп куйды.— Әйе, кызлар... Тартырга бармы? — Таныштырыйммы үзе белән, ә? — диде Лопухов, кисәк кенә.— Чибәр кыз! Телисеңме, ә? 
VI Кояш чыгардай бер ярты сәгать элек Шаракшаиэ батальоны Ново- Рождествено авылыннан көньяктарак куе чыршы урманына тупланды. Моннан безнең алгы сызыкка чаклы бер километр чамасы гына җир калган иде, — шунда таба боргаланып яңа тапталган солдат сукмаклары китә. Бөтен батальон сугышчан приказ турында белә иде инде. Алгы сызыкка чыгар алдыннан командирлар һәм политруклар гына түгел, күп кенә коммунистлар да булачак сугыш турында солдатлар белән беседа- лар үткәрделәр. Москва өчен барган олы сугышта бүген башланачак һөҗүмнең нинди әһәмияткә ия булуын солдатлар бик яхшы аңлап торалар иде. Бу хәл аларның барысында да сугышчан бурычларын тою хисен бик көчәйтте. Бик күп солдатлар, таң алдыннан гына чыккан рота газеталарына — «Сугышчан листокларга» ашык-пошык кына язган замет- каларында сугышчан приказны үтәү өчен җаннарын корбан итәргә әзер торулары турында командованиега һәм коралдаш иптәшләренә вәгъдәләр бирделәр. Саран әйтелгән, әмма ихлас күңелдән әйтелгән сүзләр иде болар. Ләкин сугыш алды минутлары — үзенә бер аерым минутлар алар... Барлык солдатлар да бик кирәк булса гына телгә килеп сөйләшәләр, ә күбрәк исә, үз эчләренә колак салгандай, сүзсез торалар һәм, мондый чакта кеше өчен зарур булган үз алдыңа уйлануга ни дә булса комачаулык итсә, аларның чынлап ачулары килә иде. Бик күпләр үзләренең эчке калтырануларын иптәшләреннән, куркуга юрамасыннар дип, яшерергә тырышалар, ләкин юкка гына: бу курку билгесе түгел иде, бу — һәрбер солдат сугыш алдыннан кичерә торган үзенә бер дулкынлану иде. Мондый чакта кеше гомере буе уйланып хәл итәсе нәрсәләрен, вакыт җитмә- гәплектән, берьюлы хәл итәргә тырышучан була. Бигрәк тә аларны батальонның беренче тапкыр зур һөҗүм сугышы алып барырга тиеш булуы дулкынландыра иде. Пехотачылар белән бергә урманда Батюков бригадасының танклары да торалар. «КВ» танкысының ачык люк капкачыннан бер танкист башын чыгарып, читтә торган озеровчыларга кычкырды: — Әй, пехота, карагыз аны, безне авыр хәлдә калдыра күрмәгез! — Без ул калдырмабыз!—диделәр якын төркемнән кемнәрдер. — Ә гвардия беркайчан да сезне авыр хәлдә калдырмас! — Чая егет бу!—диде Умрихин танкист турында.—Менә сиңа кирәк булса мыскалның кечкенәсе! Күрдегезме, сугышка керергә ничек ашкынып тора? Бу бит кичәге маляр Кривцов, тавышыннан танымадыгызмы әллә? Бу сөйләшү солдатларны бераз җанландырып җибәрде. Марштан соң кем ничек җай тапса, шулай ял итеп торган озеровчылар арасыннан урман тынлыгын бозып яңгыраган тавышлар да ишетелә башлады. — Гвардия дә сугышка керә, туганнар! — Болар инде Шатлыкларыннан немецларга кирәкләрен бирерләр! — Әйе, шактый халык ябырылып килгән бирегә. — Шосседан сул яклап та уздылар. Күрдегезме? — Әйтегезче зинһар: безне дөмбәслиләр, ә без аның саен күбәя барабыз! — Кайдан бу хәтле халык чыга? — Билгеле инде, солдат солдатны тудыра... — Техника да күп килә бит...  
72 
 
— Әйтәсе дә юк, туганнар: ныгый безнең куәт! — Менә, әйткән сүзләр туры килә бит... — Бераз сабыр ит, ничек кенә килер әле! — Без бүген аларны яман этәреп ташларбыз, мин үзем шулай уйлыйм. — Ә шулай да күнекмәгән көе һөҗүм итүе шактый авыр булыр! — Ничек кенә булмасын, ә һөҗүм итәргә кирәк. — Сүз дә юк, кирәк, тик баштарак авырга килер дим... . — Кайгырма, без аларга бүген 'шундый күрсәтербез, бүре булып уларлар! — Бүген инде аларныц күбесе соңгы тапкыр иртәнге ашларын ашый торганнардыр! — Ә менә иртәнге аш турында дөрес әйтәсез... — диде Умрихин, куак артыннан чыгып. Күпләр аның ялгыш ишетүен сизеп алдылар.— Сугыш алдыннаи'ашап алу кирәк иде кирәгеп, тик нишләп бу кухня күренми? Берәр җирдә төтенен чыгармыймы? Кайбер солдатлар теләр-теләмәс кенә көлешеп алдылар. — Ә нигә көләсез әле?—диде Умрихин.— Килеп җитәргә вакыт инде. Әле әнә теге авылда чагында, китәр алдыннан мин үзем поварның ут кабызып маташканын күрдем. Бүген ит консервасы салып пешергән борчак шулпасы булачак; мин моны тәгаен беләм: старшина үзе әйтте. Туктагыз әле, туганнар, әнә шул үзе кухня түгелме сон? Әнә, авыл очында! Нәкъ үзе! Бәхәс тотам! Кем тели? Бер пай ркмәктәп, ә? Чыннан да еракта кухня күренде. Ул урман авызына килеп туктады. ...Комвзвод ярдәмчесе Дубровка взводны сафка тезгән чакта, лейтенант Юргин стройга йөгереп барган Андрейны кычкырып туктатты: — Сержант Лопухов, минем янга килегез! Взводны озатып җибәргәч, Юргин ана әйтте: — Карале, Андрей, бул м аса булган икән, таныштыр! — Ә еракмы соң алар? — Хәзер алар да кухня янына килергә тиешләр, — Юргин авыл ягына таба борылып карады, кинәт шуннан этләр өргән тавыш ишетелде. — Әнә алар киләләр дә инде! Ләкин кара аны, ничек тә... сак маташ. Ул хәтта уңайсызланудан һәм үз-үзенә ачуы килүдән авыр сулап та куйды.— Я уйлап кара инде, кызлар белән танышыр чакмыни, ә берни эшләр хәл юк! Бер генә тапкыр күреп калдым, — һәм менә, күрәсеңме, нинди бәлагә юлыктым? Ләкин син ничек тә сиздермичә генә эшләргә- тырыш инде... Тфү, бөтенләй тилердем, валлаһи! — Зарар юк, бар да майлаган кебек булыр. Дубровкадан үзенә һәм взвод командирына бер котелок борчак шулпасы алып килгәч, Андрей Юргинны яңа гына кухняга таба кызлар үтеп киткән сукмакка ияртеп чыгарды. Ул котелогын төп башына куйды да чыршы ботаклары сындырырга тотынды. — Монда безнең засадабыз булыр, — диде ул, көлеп. Юргин җавап урынына бары кулын гына селекте: янәсе, теләсәң ни эшлә, мин синең кулыңдагы кеше. Сиздермичә генә, ләкин бик тиз көн яктыра башлады. Фронт буендагы тын урман тормыш ыгы-зыгысы белән тулы булып чыкты. Бөтен Төштә кар кунган чыршы ботаклары астына кереп, яки яңа гына сындырылган чыбыклар өеме өстенә утырып, солдатлар иртәнге ашларын ашыйлар һәм ял итәләр; һәр агачның диярлек түбәнге ботагында снаряжение һәм мылтыклар эленеп тора. Авылдан урман эченә, алгы сызыкка таба, аннан кире авыл ягына элемтәчеләр йөгерешеп узалар. Кайбер *гөштә көртләр арасыннан чыбык биеклек кенә, булып чак сизелерлек төтен күтәрелә: көн яктыру белән фронт землянкаларындагы учаклар сүнәләр... Алгы сызыкта һәрбер сугыш алдыннан була торган үзенә бер
73 
 
сизгер һәм жанны борчучан тынлык минут саен көчәя бара. Шоссе аръягындагы ак карга төренгән биек кара урман куе алсуланып һаман ачыла бара: кояш чыга. — Сигез поль-ноль дә ике минут, — диде Юргин, сәгатенә аеруча бер хис белән карап; бу иртәдә дистәләрчә командирлар үзләренең сәгатьләренә шулап карый торганнар иде. Аңа каршы Андрей әйтеп куйды: — Тагын сәгать ярым калды. Сукмакта кызлар күренделәр. Лена Малышева, Андрейны күреп, туктала бирде һәм шатланып дәште: — Ә-ә, сез дә мондамыни? Андрей ботаклар өстеннән торды. — Хәерле иртә! Табылдыкның кәефе ничек? Лена иптәш кызларын тоткарлап тормас өчен сукмактан читкә чыкты. — Рәхмәт, зарарсыз, тик минекеләр үзен яратып бетермиләр. — Табылдыкны кыерсыталармыни? — Кыерсыталар шул. — Ә беләсезме, нәрсә эшләргә кирәк? — Юк, белмим, ә нишләргә соң? Лена иң арттан котелок күтәреп килгән иптәш кызын күреп алды да аңа дәште: — Вера, Машенькага әйт, мин хәзер барып житәм! — Син озак торма, югыйсә, аш суыныр, — диде кырыс кына итеп озын, какча буйлы Вера һәм Лейага яратып бетермичә бер карап алды: аңа, күрәсең, Ленаның, фронтка килеп житәргә өлгермәс борын, егетләр белән танышып алуы ошамады; сугышчы исемен йөрткән кызның бу кадәр жил баш булуы аиы чыннан да бик гажәпләндерде. — Әйт үзенә, мин хәзер үк барып житәрмен!—дип ышандырырга тырышты Лена. Кызның каршына Юргин чыкты. — Танышыгыз, — диде Андрей, күзләрен яшерә төшеп, — безнең взвод командиры. — Бик шатмын,— диде Лена, моңарчы сөйләшүенә караганда, шактый акрын тавыш белән һәм ияк очына кадәр комачтай кызарды; бу көтелмәгән танышудан ул үзен ничек итеп тотарга да белми иде. Юргин аңа кулын биреп, исемен атады. — Лена Малышева...—дип кенә пышылдады Лена, үзенең уңайсызлануын һич жиңә алмыйча. — Чыннан да, ничек биредә бөтенесе дә кызык кына килеп чыга... — Ул көнчыгышка карап алды. — Минем әле кояш чыккан вакытта берәү белән дә танышканым юк иде. — Кояш баеган чакта гынамы? — дип шаяртып куйды Юргин. * — һай, ни сөйлисез сез, иптәш лейтенант! Ничек сез барыгыз да шаяртырга яратасыз, билләһи! Юргин агач түмгәгенә күрсәтте. — Ә сез котелогыгызны менә шунда куегыз. Лена сүзсез генә аның киңәшен үтәде. — Утырыгыз, я, утырыгыз безнең белән. Лена дәшми генә ботаклар өстенә утырды. — Кашыгыгыз бармы? — Бар. — Ә икмәгегез? — Икмәгем дә бар. — Алайса, ашый башлагыз! Лена боларның барысына каршы бер генә сүз әйтә алды: — Гажәп! Юргин белән Андрей котелокларын Лена алдына куеп, кашыкла
74 
 
рына тотындылар. Лена да аз гына уйлап торып, тун кесәсеннән кашЫ- гып чыгарды. — Беркайчан да, — диде ул, гүя әйткәнемә ышанмаслар дип курыккан шундый бер тавыш белән, — чынлап әйтәм менә, беркайчан да мин кышын урманда, кояш чыккан чакта ашаганым юк иде! Шулпа Да нинди тәмле, чын-чын! Матвей Юргин Ленага бер караштан ук ошады, һәм ул аңлап алды: кичә Андрей ошаган кебек түгел, ә бөтенләй башкача ошады, ләкин аерма нәрсәдә, — моны танышуның беренче минутларында ук белергә мөмкин түгел иде, әлбәтгә. Карасу, какча йөзле лейтенант Юргин, беренче карауда, ялгызлыкта үскән, каты бәгырьле, караңгы чырайлы бер кеше булып күренә иде; әмма аның күзләрендә исәннең, эссе көн уртасында куе агачлык арасын тутырган бик йомшак, бик сөйкемле яшькелт урман яктылыгы чагыла иде. Лена Юргин алдында уңайсызланса да, башка командирлар белән очрашкан чагындагы шикелле, югалып калмады: ул башка' командирдан, хезмәтем буенча берәр шелтә алырмын, дип һәрвакыт курка торган иде. Инде менә Лена уңайсызлануының да тиз генә бетеп баруын тойды, һәм аның үзен дулкынлаткан бик күп нәрсәләр турында бу караңгы чырайлы лейтенант белән ачык- тан-ачык туйганчы бер сөйләшәсе килде, һәм шулай, Юргннның ниндидер бер соравына җавап биргән чакта, ул үзенең Москвадагы тормышы турында сөйләп алып китте: төзү техникумында укуын да, әтисенен халык ополчениесенә керүен дә, әнисенең авыру булуын да (ул кызын сагынып еш кына елый да торгандыр инде), сугыш башланган көнне иптәш кызлары белән шәһәр читенә күңел ачарга чыгуларын да — берсен дә калдырмады. -Менә шулай Матвей Юргин белән Лена ЛАалышева кояш чыккан чагында очрашып, бер-берсе белән мавыгып, сугыш алдыннан һәркемне биләп ала торган һәм беркем дә яратмый торган авыр минутларны бөтенләй сизмәс булдылар. Карт чыршы ботагыннан алар өстенә кар коелып төште: шуның шактый гына өлеше кызның котелогына ук туры килде. — һай, нишләдем мин? — диде Лена, коты алынып һәм котелогына карап куйды. — Ә ни булды? — диде Юргин. — Иптәш кызыгызга калдырырга оныттыгызмы әллә? — Ходаем, ни сөйлисез сез, мин аз гына ашадым ич! — ул котелогыннан карны кашыгы белән алып ташлады. — Машенька, җан кисәгем, нишлим инде, шулпаның өсте бозланып өлгерде бит! Менә телбистәсе, менә телбистәсе! Чабам, чабам, чабам! Бәлкем җылытып алырга өлгерермен, ә? — Өлгерерсез, өлгерерсез, вакыт бар әле, — диде Юргин, кызны юатып һәм кулына бер чыбык алды. — Рөхсәт итегез, өстегездән карны кагып төшерим. Лена, гаҗәпләнеп, Юргинга карады. — Мин үзем генә, үзем генә! — Ә менә аркагыздан! — Аркадан төшерегез. Китәргә җыенгач кына Лена кинәт исенә төшерде: — Әйе, ә этләр турында сон! Иптәш сержант, алар белән нишләргә инде? Әйтегез, тизрәк, хәзер чабам! Алар бит Табылдыкны рәнҗетәләр! — Әгәр инде этләрегез хәрби дисциплинаны аңламыйлар икән, алар белән сүз кыска‘булырга тиеш... — диде Андрей, котелогын кырып. — Этләр строе алдында аларга выговор бирергә кирәк, менә шул! — Ярый, ярый, иптәш сержант, күрербез әле! — дип янады Лена һәм, саубуллашып та тормыйча, сукмак буйлап кызу-кызу гына авылга таба китеп барды. 
75 
 
VII Безнең танклар һәм пехота тупланган чыршы урманы эченнән төньяктан көньякка таба, бормаланып тирән чокыр үтә; урманның көньяк читенә җиткәч чокыр ике тармакка ' аерыла: сул тармагы, шоссега барып чыга торганы, кыска аның, ә уң тармагы шактый еракка китеп, 264,3 биеклеген көнбатыштан уратып ала. Гүя танкларга каршы махсус казылган, тирәнлеге өч метрга җиткән һәм ике яклап сөзәк ярларын куе зирек куаклыгы каплаган шушы чокыр буйлап инде безнең позициянең алгы сызыгы уза. Чокыр нәкъ ике тармакка аерылган җирдән туп-туры көньякта — өч йөз сиксән метр ераклыкта 264,3 биеклегенең түбәсе күренә. Бу биеклекне халык телендә Бурсык тавы (Барсушне) дип йөртәләр. Чокыр төбеннәй ул артык биек булып күренми, түбәсендә аның берничә карт каен үсеп утыра, каен төпләрендә ялгыз тәреләр күренә, ә тауның як- ягын бәскә төренгән яшь юкәлек каплап алган. Безнең күзәтүчеләр Бурсык тавының түбәсендә дошман солдатларын бик сирәк күрәләр иде. Шунлыктан анда бары артиллерия күзәтү пункты да, сугышчан сак кына бар дип исәплиләр иде. Ләкин бу безнең разведканың бик зур хатасы иде. Гитлерчылар Бурсык тавын үзләренең Скирманово чигендәге иң төп терәк пунктларына әйләндерделәр. Көзге озын төннәр буенча алар Бурсык түбәсен ныгыттылар. Андагы каберлекне тәмам казып бетерделәр — бөтен төштә дзотлар һәм блиндажлар эшләделәр, танкларга каршы орудиеләр кундылар, ә танкларның үзләрен, көпшәләре генә күренеп торырлык итеп, җиргә күмделәр. Гитлерчылар Бурсык тавы түбәсендәге бик күп каберләрне, мәсхәрәләп, туздырып ташладылар. Алар каберләр эченнән бик күп табутларны, өем-өем адәм сөякләрен чыгарып, тәреләрне суырып ыргыттылар. Ләкин шуңа да карамастан, аларга кайчандыр бу тауга исем биргән, аның әйләнәсен сукалаган, икмәген урып алган, якын урманнардан җиләген җыйган һәм яраткан җырларын көйләгән кешеләрнең мәетләре арасында яшәргә туры килде: дзот, блиндажларның һәм йөрү юлларының бөтен стеналарыннан табут башлары, черегән такталар, саргайган баш һәм кул-аяк сөякләре чыгып торалар, һәр уч туфрагы үлем агуы белән сугарылган, гасырлар буенча череп таралудан бөтен һавасы костыргыч сасы булган менә шул җирдә гитлерчылар торалар иде. Терек җаннарга хас тойгыларга ия булган немец солдатларының халык бары мәетләр өчен генә зират итеп саклаган бер җирдә шулкадәр тыгылып яшәүләренә ышануы читен иде; кайчандыр җир өстендә тыныч кына яшәп киткән һәм һәртөрле ихтирамга лаек булган кешеләрнең тыныч ятуларын алар шулкадәр мәсхәрә итәрләр дип ышануы читен иде. Ләкин гитлерчылар Бурсык тау түбәсен юкка гына күзләп өлгермәгәннәр нде. Төньяктан урман белән капланган тау артык күзгә чагылмыйча сөзәк кенә күтәрелә; тик безнең алгы сызыктан, чокыр эченнән генә аның тау икәнлеген күреп була. Инде Бурсыкның түбәсенә күтәрелсәң, күзләреңә ышанмыйча торасың. Аның түбәсеннән көнчыгышка, көньякка һәм көнбатышка таба җәелеп киткән Москва әйләнәсенең күз җитмәс искиткеч ямьле киңлекләре ачыла: дистәләрчә авыллар, ундүрт чиркәүнең гөмбәзләре, гаять зур Тростен күле, офыкларгача сузылып киткән тоташ урман синең алдында җәелеп ята... 
9. 30 га ярты сәгатьлек артиллерия хәзерлеге билгеләнгән иде. Шуннан соң безнең гаскәрләр Марьино — Скирманово — Горки районындагы немецлар позициясенә һөҗүм итәргә, шунда дошманны тар- мар итеп, Козлово авылын алырга һәм кечкенә Гряда елгасы буена
76 
 
чыгарга тиеш иде. Төп удар турыдап-туры Скирмаповога төбәлгән иде- Бу ударны Батюков үз бригадасының мотострелковый батальоны белән берлектә Руденкопың танклар полкына, ә Бородин — Озеровның ике батальоны белән Уваровның ике батальонына тапшырды (Озеров белән Уваровның батальоннары бу көннәрдә һөҗүм башланачак районда оборонада торалар иде). Батюков бригадасының штабы Скирмаповога булачак танклар атакасының түбәндәге планын раслады. Артиллерия хәзерлеге үткәрелгәннән соң, Лаврушенко взводы (өч «Т34») дошманның ут нокталарын ачу максаты белән беренче булып алга чыгарга, алар артыннан шул ) нокталарны басу өчен ике «1\В» танкысы китәргә һәм шуннан соң инде ‘ алты «утыз дүрт» танкларыннан торган беренче эшелон, пехотаны ияртеп, Скирманово авылын биләп алу өчен кузгалырга тиеш. Ниһаять, шулай ук алгы «утыз дүрт» танкларыннан торган икенче эшелон пехота белән берлектә кузгалып, һөҗүмне Скирмановодан ары җәелдерергә тиеш. ...Дистәләрчә командирлар минут саен сәгатьләренә карый тордылар. ... Йөзләрчә кешеләр зур киеренкелек белән һөҗүм башлануын көттеләр. Артиллерия хәзерлеге башлануга берничә минут калганда гына Бородинның Рождествено авылындагы күзәтү пуктыиа көтмәгәндә Батюков килеп чыкты. Рождественоның биек чиркәү манарасыннан Бородин күзәтүчеләре урман артындагы Скирманово кырларын, шул кырлар уртасында торган 264.3 биеклеген ачык күрәләр иде. Җылы блиндажда дивизия командирының адъютанты белән элемтәчеләре генә: карт генерал сугыш барганда үз янында артык кеше тотарга яратмый иде. Генерал Бородин, үз янындагы буш урынга күзе белән күрсәтеп, телефонда сөйләшүен дәвам иттерде; ул телефон трубкасына артык каты, киеренке тавыш белән кычкырып сөйли иде: — Юк, син мина туп-туры әйт: ни өчен барып чыкмый? Әйе. Шулай, шулай. Яхшы алайса! Эшли бир! Трубканы куйганнан соң, ул сәгатенә карап алды, блиндаж ишегеннән сул якта почмакта утырган элемтәчеләргә кырын гына күз төшерде, аннан акрын гына сорады: — Борчыласызмы? — Борчылмыйча мөмкинме соң, Николай Семенович? —диде Батюков һәм сулап куйды. — Кешеләрне ут эченә җибәргән чакта борчылмаган бер генә командир бармы икән ул? Ихтимал, кайбер романнарда гынадыр? Ә мин яшерә алмыйм: һәркайчаи борчылам, бүген исә — аеруча. Оборона сугышларында безнең танкистлар сста сугыштылар: разведка да алып бардылар, засадалар да кордылар, кирәк чакта дошманга контратака да ясадылар... Менә оборона сугышларында оста хәрәкәт иткән өчен дә безнең бригадага гвардия исемен бирделәр. Ләкин бүген бит — зур һөҗүм сугышы. Бу бөтенләй башка нәрсә, һөҗүм итәргә безнен өйрәнәсебез, бөтен гаскәр белән бергә өйрәнәсебез бар әле! һәм менә мине һаман бернәрсә борчып тора: Скирманово авылы янындагы биеклекне без яхшы беләбез микән? Без бит бу урынга өченче көн генә килдек. Бер тәүлек эчендә дошман турында без күпме генә белеп өлгердек сон? Шул биеклектәге дошман оборонасын сезнең разведка ' яхшы гына белдеме икән? — Ихтимал, бик үк яхшы белә алмагандыр,—диде Бородин, элемтәчеләргә күз кырые белән карап, акрын гына.— Разведка, взаимодействие шикелле үк, безнең йомшак урыныбыз... Әйе, әмма ләкин менә хәзер... мин сезне аңлап бетермим, Михаил Ефимович! — Юк, бу икеләнү түгел!—диде Батюков, катгый рәвештә.— Ләкин нәрсә бу — мин үзем дә аңламыйм... Менә трубканы аласың да
77 
 
vep гспә сүз кычкырасың: . «ут», — һәм йөзләрчә, меңнәрчә кешеләр һөҗүмгә күтәреләләр, шунда аларның бик күбесе... Әйе-әйе, сугышта бу һич котылгысыз хәл! Ләкин бу хәлне белү сугышчан приказны берсүзсез үтәгән кешеләрнең язмышлары өчен командирның җаваплы булуын аз гына булса да киметә аламыни? Бородинның кашлары калтыранып куйды. — Яхшы бу, бик яхшы, Михаил Ефимович, — диде комдив тирән дулкынлану белән. — Беренче тапкыр генерал дәрәҗәсендә шушындый уйлар белән сугыш башлавыгыз бик яхшы. Кешеләрне менә шулай яратуыгыз бик мактаулы. Бары тик күңелдә әнә шундый уйлар булган чакта гына җиңәргә мөмкин дә. Менә хәзер мин ихтыярсыз аны исемә төшердем... — Бородин кулын күтәрде, һәм Батюков шунда ук кем турында сүз баруын аңлап алды. — Ул безнең барыбыздан да күбрәк кешеләр турында әнә шулай уйлый. Без үзебез дә сизмәстән аны кабатлыйбыз, менә шунда инде аның бөеклеге һәм безнең бәхетебез... Тукта, без нишлибез соң? Генераллар икесе дә сәгатьләренә карадылар һәм бер үк вакытта урыннарыннан тордылар. Ә бер минуттан сугышның иң көчле, иң хаким сүзе яңгырады: — Ут! 
Дистәләрчә кешеләр безнең артиллерия һәм миномет батареяларып- да ул сүзне кабатладылар. — Ут! Котырынган металл өермәсе чинап, гөрселдәп дошман позициясенең алгы сызыгы өст.енә ишелеп төште. Марьино — Скирманово — Горки сызыгы өстеннән ялкын белән телгәләнгән кара төтен һавага күтәрелде. Гвардия бригадасының танклары туплар гөрелтесе астында атака башланыр рубежга — урманның көньяк кырыена чыктылар. Алар артыннан ак маскхалатлардан, автоматларын күкрәкләре өстенә куеп, мотострелковый батальонның сугышчылары иярделәр. Сугышчылар баш өсләреннән очкан снарядларның сызгыруыннан^ ихтыярсыз иелә биреп, кайсылары танклар эзеннән, кайсылары, кар оаскан вак чыршы үсентеләрен таптап, кырдан баралар. Танклар атака рубежына чыккач, гвардеецлар дошман позициясенең бөтенләй ут, төтен эчендә калуын күреп, чын куану белән гаҗәпләнделәр. Безнең артиллерия утының тәмам юк итү көченә ышанган гвардеецлар бу хәтле күп снаряд һәм мина әрәм итүгә эчләреннән, хәтта, үкенеп тә кундылар: аларча, дошманның күптән көле күккә очкан булырга тиеш... Ләкин бу бик аяныч хаталану нде. Артиллерия хәзерлеге гаять кызу, көчле алып барылса да, кызганычка каршы, бик юк кына нәтиҗәләр бирде. Бурсык тавының бөтен төньяк сөзәклеге дары сөременнән кап-кара булды, ләкин аның түбәсенә— нәкъ немецларның ут нокталары урнашкан җиргә бер генә снаряд та төшмәде. Бурсыкның көньяк сөзәклегендә, куе агачлык каплаган чокыр эчендә исә гитлерчылар (монда аларның блиндажлары аеруча күп иде) бөтенләй тып-тыныч утырдылар. Артиллерия уты бары Скирманово авылының төньяк очын гына нык актарып ташлады. Ләкин анда да дошманның җиргә таза урнаштырылган танк һәм тупларын тетеп ташлый алмады. ...Нәкъ 10.00 дә безнең артиллерия үзенең утын дошман оборонасының түренә күчерде. Урман авызыннан һавага кызыл ракета очты. — Алга! Беренче булып атакага Лаврушенко взводы ташланды. Гаять көчле өч «Утыз дүрт» танклары агач куакларын шатырдатып изә-изә, кар
78 
 
кантарларын һавага ыргыта-ыргыта урманнан чыгып, өченче тизлек белән шоссе буйлап Скирмановога таба киттеләр. Ләкин алар ачык* кырга килеп чыгу белән, дошман ут өермәсе ачып жибдрде. Бер танк шунда ук, авыр яраланулар алып, тукталып калды һәм бер урында калтыранып тора башлады, ә калган икесе, анда сугылып, монда сугылып, немецларның, танкка каршы артиллериясе ислән атышырга тотындылар. Ләкин көчләрнең тигез түгеллеге ачык иде. Гитлерчылар бигрәк тә 264,3 биеклегеннән рәхимсез ут алып баралар иде. Атака артыннан күзәтүчеләргә хәзер ап-ачык иде инде: Бурсык тасы дошманның Скирманово чигендәге иң төп терәк пункты булган икән. I Ашыгыч рәвештә «1\В» танкларын сугышка кертергә кирәк иде. Солянский белән Загрядьконыц галәмәт олы машиналары, радио буенча приказ алганнан соц, моторлары белән бөтен урман эчен шаулатып үкерергә тотындылар, өсләренә кисеп салган нарат-каеннариы як- якка ташлап яшеренгән урыннарыннан атылып чыктылар. Солянский- ның танкысы, Лаврушенко взводына тизрәк ярдәм күрсәтү нияте белән, шосседан сулга табарак Скирманово ягына китте, ә Загрядько танкысы туп-туры Бурсык тавына таба бара башлады. Немец артиллериясе Загрядьконыц гигант тапкысып броняны үтәли тишә торган аяусыз металл лавасы белән котырынып каршы алды. Танк урманнан йөз метр чамасы да китәргә өлгермәде, апыц бронясына бер-бер артлы утызлап дошман снаряды кереп угырды. Танк эче гөрселдәү, гүләү, шартлау, ыңгырашу, чинау, сызгыру белән тулды, — бу гаять катлаулы зур механизмның, коточкыч һәлакәте иде. Берничә секунд дәвамында, ярсыган ерткычлар бср-бсрсеп өзгәләгәи шикелле, металл металлны йолыккалады. Тәмам бетеренгән, кара көйгән, каршылык күрсәтү сәләтен югалткан Загрядько танкысы, утыз беренче снаряд килеп тигәч, урманда сумалага ут төрткәндәй, кинәт куе төтен белән капланды... ... Берничә минуттан соң чокыр төбендә, карда танкист Кривцов утырып тора иде: чокыр өстеннән урман түренә дошман снарядлары сызгырып очалар, тирә-юньдә шартлавым пулялар, кошлар көтүедәй, чытыр-пытыр киләләр иде. Янган «КВ» экипажыннан Кривцов бер үзе генә торып калды; калганнары танк эчендә һәм аның әйләнәсендә дошман утыннан һәлак булдылар. Сугышчылар ашыгып Кривцов өстеннән анын. пыскып торган киемен һәм киез итекләрен салдыралар, ә ул үзе һаман батальон командиры алдына сикереп торып басарга омтыла, һәм, битенең янган булуын, ихтимал, үзе дә аңламыйча, кат-кат бер үк сүзләрне кабатлый иде: — Иптәш капитан!.. Иптәш капитан, рөхсәт итегез, миңа икенче танк белән сугышка керергә! Мин сездән сорыйм!.. Рөхсәт итегез, мин ал арның үчен алыйм... Барысы өчен дә үч алыйм! Иптәш капитан, рөхсәт итәсезме, ә? 
Бурсык тавы өчен сугыш өч сәгать дәвам итә инде. Загрядьконыц «КВ» танкысы һәлак булганнан соц алты «утыз дүртле» танклар мотострелковый батальон белән берлектә атакага ташландылар. Ләкин биеклекне алып булмады. Бригаданың тагын өч - танкысы сафтан чыкты, ә калганнары, снарядларын атып бетереп, акрынлап кире урманга кайттылар. Мотострелковый батальон да зур югалтулар ясап, дошманның пулеметлар уты астында кире үзенең позициясенә чигенде. Танкларның Бурсык тавы итәгендә һәлак булулары майор Руденко өчен шулкадәр көтелмәгән бер хәл булып чыкты ки, ул хәтта бөтенләй югалып калды: полкның моңарчы әле бер сугышта да мондый югалту
79 
 
күргәне юк иде. «КВ» танкысы һәм Загрядько экипажының һәлак булуы турында хәбәр иткәндә, Руденконың күзенә яшьләре килде. Менә нәкъ шул минутларда Озеров майор Руденконы очратты. Алар исә өченче көн генә, танковый полк Бородин дивизиясе участогына килгәч кенә, танышканнар иде. Танковый полкның, командиры озын буйлы, бик җыйнак, маңгаена ак чәч чугы төшеп торган яшь кеше иде, — ул танкист булудан бигрәк кавалеристка охшаган идс. Озеров белән Руденко ботакларын киң җәйгән карт чыршы төбендә тукталдылар. — Биш танк бит! — диде Руденко тирән әрнү белән һәм маңгай чугын селкеп куйды. — Беләсеңме син? Ишеттеңме? Урман артында, Бурсык тары тирәсендә туплардан һәм пулеметлардан аталар; сугыш гөрелтесе шулай ук уннан — Горки авылы ягыннан, һәм сулдан — Марьино авылы ягыннан да ишетелеп тора. Бөтен урман эченә әче төтен җәелгән. Нәкъ Бурсык тавының, өстендә түбән генә, сугышны боегып күзәткәндәй, кайгылы чырай белән кояш карап тора. Якын әйләнәдә штаб эше кайный: блиндажлар эчендә һәм алар тирәсендә офицерлар шаулап сөйләшәләр, элемтәчеләр чабып йөриләр, радистлар рацияләре янында кычкырып утыралар... — Ә бөтен эш разведкада!—диде Руденко, кычкыра биреп.— Кемнең пехотасы монда оборонада утырды? Майор Уваровныкымы? Кемнең артиллеристлары? Муравьевныкымы? Алар монда, шайтан алгыры, сукыр мәче балалары төсле утырганнар, ә без менә хәзер танкларыбызны харап итәбез, кан коябыз! — Ә сезнең разведкагыз нәрсә карады?—диде Озеров. — Без монда бары бер генә көн тордык! — Алайса, Муравьев белән Уваровны да бит бирегә моннан өч көн элек кенә күчерделәр,—диде Озеров.—Дөрес, бу вакыт эчендә дә дошман турында шактый нәрсә белеп өлгерергә мөмкин булган булыр иде, ләкин моның өчен разведка алып баруда зур тәҗрибә кирәк, ә безнең әле, кызганычка каршы, андый тәҗрибәбез җитәрлек түгел. Аннаи соң, хәлләр дә шундыйрак, бертуктаусыз частьларны күчереп, фронтта һаман ачылып торган тишекләрне каплау белән шөгыльләнергә туры килә. Бер урында туктап, як-ягыңа каранырга өлгермисең—икенче урынга күчәргә кирәк була. Кыска тун кигән яшь кенә адъютант йөгереп килеп җитте. — Иптәш майор, рөхсәт итегез сезгә әйтергә, — диде ул, Руденкога мөрәҗәгать итеп. — Поярков танкысы борылып кайтты. Хәзер генә комбат хәбәр итте. — Танк белән ни булган? — Барлык күзәтү приборлары эштән чыккан. — Ә экипажы? — Поярков үзе яраланган. Адъютантны озаткач, Руденко кычкырып ук җибәрде: — Күрәсеңме? Без каныбыз белән җавап бирәбез! Аның бите улдай яна иде. — Өйрәнү беркайчан да ансат бирелми, .. һәрвакыт кыйммәткә төшә, — диде Озеров, уйчан гына. — Безнең барыбыз өчен дә бу беренче һөҗүм сугышы бит. Аның бернинди хатасыз, артык югалтусыз, шома гына үтүе мөмкин дә түгел диярлек... Ләкин шулай да кайбер шартларда ул, әлбәттә, безгә арзангарак төшкән булыр иде. Әйе, разведка безне алдады, бу дөрес. Шикләнмим, әгәр армия штабының кулында бу райондагы дошман оборонасы турында тулырак мәгълүматлар булса, ул безгә авиация биргән булыр иде. Авиациядән башка биеклекне алу ансат булмаячак! Хәтта, һөҗүм итеп өйрәнгән тәкъдирдә дә. Әмма эш бер разведкада гына түгел... Сугыш башланганчы разведка нихәтле генә яхшы эшләмәсен, һөҗүм итүче барыбер дошман турында бөтен
80 
 
беләсе килгәнен белеп бетермәячәк. Сугыш вакытында һөҗүм итүче һәрвакыт төрле көтелмәгән хәлләргә очраучап була. Кабатлап әйтәм» эш бер разведкада гына түгел... — Ә нәрсәдә соң?— диде Руденко, гасабиланып. — Барысыннан элек, танклар, пехота һәм артиллерия арасында яхшы куелган бәйләнеш булмауда, — диде Озеров. — Ливан, маневрлык итмәүдә. — Сип алайса, без юкка гына биеклеккә турыдан-тур ы һөҗүм итеп маташабыз, дип уйлыйсың? — Әйе, юкка гына! — Бәлкем син, бу турыда генералларның үзләренә әйтерсең? г — Әйе, һичшиксез әйтәчәкмен! Әллә син мине, сугыш турындагы үз фикеремне өлкән командирларга әйтүдән- курка дип уйлыйсыңмы? Яңадан. адъютант йөгереп килде. Ул безнең танклар белән мотострелковый батальонның атакасы дошман тарафыннан тулысымча кире кайтарылуын хәбәр итте. Руденко, Озеров белән саубуллашып та тормыйча, Бурсык тавындагы хәлне бригада командирына җиткерер өчен рация янына ташланды. ' \ 
14.С0 гә яңа атака билгеләнде. Көтелмәгән уңышсызлыклар нәтиҗәсендә вакытыннан иртәрәк булса да, сугышка Озеров полкыннан ике батальон кертелергә тиеш иде: Головко батальоны Горки авылына таба һөҗүм итәргә, ә Шаракшанэ батальоны Бурсык тавын төньяк-көнбатыштан атакалап, Скирманово авылына бәреп керергә тиеш. Атакага әзерләнер өчен вакыт бик аз калды, һәр минут исәптә, шунлыктан бөтен эш соң чиккә җиткән бер киеренкелек белән эшләнә,— мондый киеренкелеккә кешеләр бары сугыш шартларында гына чыдый алалар. Бөтен урман буйлап цепькә таралган пехотачылар, төрле юнәлештә кызу-кызу атлап, я йөгерешеп баралар; минометчиклар, тиргә багып, авыр труба һәм плиталарны аркаларында илтәләр; пулеметчылар чаңгыларга куйган станоклы пулеметларын кар баскан чирәм өстеннән сөйриләр; ездовойлар, боеприпаслар төягән чаналарны көрттән сөйрәп чыгарыр өчен атларына, акрын гына әйдәп куалый-куалый, булышалар. Гитлерчылар, билгеле, безнең частьларның тынычланып калмыйча яңа атакага әзерләнүләрен Бурсык тавы өстеннән күреп торалар иде. Аларның алгы кырыйда торган барлык туплары вакытсыз үзләрен ачмау максаты белән һәм, бигрәк тә, боенрипасларны саклау нияте белән булса кирәк, тып-тып торалар. Дивизия артиллериясе генә бертуктаусыз атып тора иде: урман өстеннән безнең оборонаның түренә, батареялар позициясенә яман ыңгырашып һәм чинап авыр снарядлар . очалар. Безнең пехота тупланган урман эченә башлыча Скирманово артындагы тирән үзәнлектә торган минометлардан аталар. Урманның берәр төшендә безнең солдатларны күреп алдылар исә, шунда ук ут ачалар. Мондый минутларда урман эче, буран купкандай, гөрселдәү, шатырдау, сызгыру тавышлары һәм кар өермәсе белән тулып китә иде. Петя Уралең сакланып кына майор Озеров янына килде дә, бер читтәрәк тукталып, ана бер үк вакыгта сораулы да һәм шелтәле дә караш белән карап тора башлады. — Нигә әле син миңа болай карап торасың?—дип кычкырды Озеров, сабырлыгын җуеп, — ни өчен миңа болай текәлдең? — Блиндажга керегез, иптәш майор, — диде Петя Уралең, бик җитди итеп. — Мин анда барын да җыештырдым... Аннан ашарга да вакыт. Озеров Шаракшанэга Карап, кычкырып куйды: — Менә тигәнәк, ә? Кит, Петро, яхшы чакта! Нишләп син миңа саф һавада булырга ирек бирмисең?


 
Петя, авыр сулап, бер читкә китеп барды. Майор Озеров сындырылган чыршы ботагына ипләп утырды да. берникадәр вакыт иелә биреп, җиргә җәеп салган картага карап торды. Комбат капитан Шаракшанэ аның каршысына үзләренчә аякларын бөкләп утырды. Ул ияр өстеннән үзенең туган бурят даласына карагандай!, әле Озеровка, әле як-ягына җитез генә карап-карап ала иде. Алар куе зирек куаклыгы белән капланган чокыр кырыендагы блиндаж янында утыралар, ә блиндаж эчендә рация, рация янында элемтәчеләр утыралар иде. Озеров картадан башын күтәрде. — Нәрсә турында сөйли идем әле мин? — Разведка турында. — Әйе, разведка турында,—диде Озеров, җәһәт кенә; бу җитезлек аның йөзен, бигрәк тә салкын һавада, бик яшь итеп күрсәтә иде. — Әлбәтчә, бары аның гаебе аркасында гына, бу биеклеккә әһәмият бирмичә, турыдан-туры, һичбер маневрсыз, Скирмаиовога һөҗүм итү карары кабул ителгән булырга тиеш... һәм менә ул барыбызга да сабак булып төште! Әйе, һәрбер сабак шикелле, буда бик авыр сабак булды. Инде без хәзер, сугыш барган чакта ук, үзебезнең хатабызны төзәтә белергә дә тиешбез. Һич кичекмәстән! Генерал Бородин да һәм генерал Батюков та танкларны алга чыгармас өчен, ә пехота белән бергә, артиллерия уты артыннан гына барсыннар өчен бөтен чараларны күрделәр. Гвардеецлар хәзер биеклеккә төньяк-көнчыгыштан һөҗүм итәчәкләр, ә без, Володенька, менә биредән! Озеров тагын карта өстенә иелде һәм, сихерләгәндәй, бармакларын аның өстендә кыймылдатып торды. — Авыр участок безгә тигән, — диде Шаракшанэ. — Тимәде, ә мин үзем аны сорап алдым... Капитан Шаракшанэның киң яңаклы какча, кара-тутлы йөзендә нык уйлану чагылды. — Гаҗәпләнәсеңме?—диде Озеров. — Дөресен генә әйткәндә, бу участок бер дә авыр түгел... Блиндаждан телефонист йөгереп чыкты: телефонда — полк штабының начальнигы капитан Смольянинов. Таза гәүдәле Озеров бөгелеп, көч-хәл белән генә блиндаж эченә кереп китте. Бер өч минуттан ул граншея читенә тотына-тотына блиндаждан кире чыкты, һәм шунда ук баш очыннан минаның сызгырып узуын ишетте. Мина чокырның икенче як кырыендагы чыршыга тиеп шартлады, — ут чәчрәде, төтен бөтерелеп күтәрелде, һавадан кыйпылчыклар зыңлап очтылар. Чокыр төбеннән баручы сугышчылар ышыкланыр урын эзләп тир ә - я к к а т а ш л а и д ыл а р. Ал га!—дип кычкырды Озеров, бөтен тавышына. — Хәзер үк алга! Яшеренмәгез! Бер урында тормагыз! Сугышчылар чокыр буйлап йөгерделәр. — Головкодан шалтыраттылар, ул анда... — диде Озеров, Смольянинов турында хәбәр итеп, һәм кире үз урынына утырды. — Анда эшләр ничек, иптәш майор? — Рубежга чыкканнар. Элемтәче җибәрдеңме аларга? — Ярты сәгать элек җибәрдем. Элемтә булачак. — Менә шулай, Володя, әгәр беләсең килсә, биеклекне нәкъ менә бү яктан, безнең яктан алуы ансатрак та, — дип сүзен дәвам иттерде Озеров.— Биредә алар оборонасының иң зәгыйфь урыны. Биеклекнең төньяк һәм көнчыгыш яклары тип-тигез, шәп-шәрә,. башны тыгар урын да юк. Шул төштән генә танклар Скирмаиовога үтә ала да. Немецлар моны бик яхшы белеп торалар, шунлыктан алар бирегә бик күп танкларга каршы орудиеләр куйганнар, ә пехотаны каршы алыр өчен шактый гына ут нокталары әзерләгәннәр... Бу оборонаны җимерер с. „с. ә. № 1.- 81 

82 
 
өчен монда гаять көчле удар кирәк булачак! Ә менә моннан, без торган яктан исә, танклар һич үтә алырлык түгел: биредә тирән чокыр, ә биеклек артында, нәкъ авыл читендә чокыр тагын да тирәнрәк. Бу төштән безнең танкларның үтә алмаячагын, анда таба барып та тормаячагын немецлар шулай ук бик яхшы белеп торалар! Шуңа күрә дә монда, без торган якта, аларның артиллерияләре юк. Биредә аларның бер зур дзотлары гына бар шикелле, аннан пулеметлар өчен ачык площадка- лары булса кирәк. Я, әйтеп кара инде, биеклекне кайсы яктан алу җиңелрәк булачак? — Әйе, ләкин бит дзот...—диде Шаракшанэ һәм пи өчендер күзләрен йома биреп, түбән төшерде. — Безнең артиллерия бит, иптәш майор, ул дзотны җимерә алмыйча калуы да мөмкин. Ул чакта нишләргә? — Бу дөрес, жимерә алмавы мөмкин, — диде Озеров, аның белән килешеп. — Дзот дзот инде ул... Ләкин җимерелми калса да, без аны алачакбыз! Син биеклеккә бару юлларын яхшы карадыңмы? — Яхшы карадым, иптәш майор... — Тау итәгендәге валга охшаганрак бер киртләчне күрдеңме? — Ул бик яхшы күренеп тора. — Инде тыңла һәм мыегыңа ура!—диде Озеров, бөтен гәүдәсе белән алга таба кискен хәрәкәт ясап. — Бер рота белән син менә бу урманчыкка бәрергә тиешсең... Күрәсеңме? Икенче рота белән — биеклеккә. Безнең чокырдан биеклеккә чаклы бер өч йөз метр чамасы булыр. Әгәр артиллерия хәзерлеге беткәннән соң гына атакага күтәрелсәк, без барып җитә алмаячакбыз — немецлар исләренә килеп, пулеметларын ходка җибәрәчәкләр, бигрәк тә, җимерелми кала икән, менә бу дзоттан... — Юк, өлгермибез, — диде Шаракшанэ, килешеп. — Тау үренә йөгерергә бит, шуның өстенә кар да тирән... Озеров тешләрен кысып, тавышын тыярга тырышып әйтте: — Әмма без немецларны утыртачакбыз! Менә шул тау итәгендәге ташлы киртләчкә күпме булыр? йөз метрмы, әллә күбрәкме? Кыскасы, артиллерия хәзерлеге беткәнне көтмичә үк синең бер ротаң шул киртләчкә җитәргә һәм шунда атакага әзерләнеп торырга тиеш. Шулай итеп бу җирдән дзотка барып җитәргә ике йөз метр чамасы гына калачак. — Кырып салулары бар, — диде Шаракшанэ, авыр гына сулап. — Кем? Кемне? — Үзебезнекеләр үзебезнекеләрие. — Чепуха! Ышанам, бер генә снаряд, бер генә мина да бу киртләч япына төшмәс! Безнең артиллеристлар ялгышалар, ләкин алар менә дигән артиллеристлар! Аларга ышанырга кирәк! Шулай ук солдатларны үзебезнең утка һич куркусыз терәлеп барырга өйрәтергә кирәк! Тагын чокырның икенче ягыннан күтәрелгән көчле шартлауларның басылуын көтеп тордылар. — Аннан инде бөтен эш атаканың никадәр тиз, көчле булуына кайтып калачак, — диде Озеров, бүленгән сүзен дәвам иттереп. — Туздырылган, исәнгерәтелгән немецлар һушларына килеп, коралга тотынганчы безнең солдатлар биеклеккә менеп җиткән булырга тиешләр! Атакага бөтен көч белән, бөтен ярсу белән ташланырга кирәк! Йке йөз метрдан азрак бит! Ике йөз метрдан азрак! Я, без, бер-ике минут вакытны ычкындырып, немецларга яңадан коралга ябышырга ирек бирербезме! Юк, бирмәбез! Озеров тиз генә урыныннан торды. — Бар да аңлашылдымы? Әйдә, эшкә башла! 
Майор Озеровның сугышчан приказы, телдән әйтелү белән, шунда ух Ватан приказы булын әверелде, һәм искиткеч тизлек белән комбаттай, рота, взвод һәм отделение командирларыннан солдатларга барып
83 
 
җитте. Озеровның приказын әйтүе булды — полкның катлаулы, яхшы көйләнгән команда-политик аппараты, күз ачып йомганчы, бер максатка юнәлдерелгән гадәттәге эшенә дә тотынды. Ярты сәгатьтән сон инде сугышчан бурыч һәрбер солдатка — батареядамы ул, юлдамы, куак астында ятамы, кайда гына булмасын — ишетелеп өлгерде... Солдатлар чокыр төбендә, тапталган карда, изелеп беткән вак куаклар арасында яталар иде. Алар сугышка керүне көтеп ята-ята интегеп, өшеп, ачыгып беттеләр. Атакага әзерләнеп һәм старшиналар вәгъдә иткән кайнар ашны көтеп ала алмыйча ята торгач, алар комсызланып үзләренең НЗларын, ягъни гадәттән тыш очракларда гына тияргә ярый торган запасларын ашарга тотындылар. Туңып каткан ипи кыерчыкларын һәм сохариларын кимерә-кимерә, бозланган ит консервларын ашый- «ашый алар гаҗәеп бер тынычлык һәм ваемсызлык белән акрын гына сөйләшәләр (мондый тынычлык һәм ваемсызлык бары солдатларга гына, анда да үзенә бер аерым минутларда гына билгеле ул). — Болариың барысын да аркада күтәреп илткәнче, эчкә тутырып илтү әйбәтрәк булыр! — Уңай да, җиңелрәк тә, билгеле... — Корсагың таза чакта ашый бир, әйдә! — Ә корсагыңны яралап куйсалар? Бу турыда уйладыңмы син? — Ул турыда минем өчен син уйлагансың, күрәм... Моның өчен сиңа зур рәхмәт. Бәлкем, консервации миңа бирерсең, ә? — Буш корсакка тияме, тулы корсаккамы — барыбер инде ул... — Тапкансыз сөйләр нәрсә!.. Эш турында сөйләргә кирәк... — Иң әһәмиятлесе, егетләр, дзотка вакытында барып җитү... — Сугышта, туган, бар да әһәмиятле... — Әйе, аларның мондагы дзотларын таза диләр! — Беләсеңме, тау башындагы кәҗә тигез җирдәге сыердан өстен булып күренә ул! ...Лейтенант Матвей Юргин эт шомырты куагы төбендә, солдатларның сөйләшүләрен ялкау гына тыңлап ята иде. һәрвакыт сугыш турында уйларга гадәтләнгән булуына карамастан, хәзер аның башында һәм күңелендә бөтенләй икенче уйлар иде. Сәер бер тойгы Юргинны һаман биләп тора: бүген, Лена белән танышкан сәгатьтә күтәрелгән салкынча җиңел таң шәүләсе һаман әле җир өстендә тора кебек тоела иде аңа... Әйе, бик гаҗәп иде бу! 14.00 гә санаулы гына минутлар калды, кояш та инде Бурсык тавын, гүя озакламый аның өстендә яңадай сугыш кызып китәсен сизгәндәй, читләтеп узды, кыска көн болганчык соры томан белән өртелде, агачлардагы бәснең җем-җем уйнавы сүнде, әмма шуңа карамастан, Юргинга бөтен җир өсте иртәнге таң шәүләсенең алсу яктылыгы белән тулган кебек күренә иде. Вакытның болан бик сәер туктап торуын Юргин беркайчан да тойганы юк иде. Беркайчан да! Ләкин тормышны тоярга мәҗбүр иткән һәрбер хәрәкәтне Юргин күпме генә яратмасын, әмма хәзер вакытның болан туктап торуы аның өчен күңелле иде. Бу хәл ана моннан берничә сәгать кенә элек ниләр булганын яңадан ачык итеп күз алдына китерергә ярдәм итте. Ул Ленаның, бәс кунган кашларын һәм керфекләрен тибрәтеп, ничек ашыгып сөйләвең күрде, аның ипи кыерчыгын балаларча вак-вак кына тешләп алуын, кашыгы белән пичек итеп котелогыннан ашавын күрде... һич сүнмәс иртәнге таң шәүләсен тою, Юргинда үз тәненең Һич бетмәс тазалыгын һәм сафлыгын тою белән бергә бәйләнгән иде. Гүя ул яңа гына йокыдан уянган иде; ә солдат хезмәтенә ияләшкән кеше, йокыдан уянган чакта, корыч пружина кебек була ул! Аның янына рота политругы Гончаров килде. Бу — кызык кына курнос борынлы, чере соры күзле бер кеше иде. Аның турында солдатлар, ботка урынына аңа күбрәк фронт мәшәкатьләре булсын, дип сөйлиләр иде. Гончаров кыска тунының чабуларын әйбәтләп кенә астына җыйды
84 
 
да, Юргин белән янәшә карга ятты һәм резина янчыгын чыгарып алдЫ11' куйды. — Төрен ж.ибәр! — Ә-ә, бу сезмени, иптәш политрук? ■ диде Юрпш, күңеленә тулга'(’ хыялын күренешләрдән көчкә генә аерылып.—Төреп җибәрергә була* Озакламый артиллерия хәзерлеге башлана бит. Күпме калды әле? Гончаров газета читеннән бер төрсрлскнс ертып алды да, янтыкта11 гына Юргинга карап, гаҗәпләнеп әйтә кунды: — Син бүген әллә ничегрәк... бүтәнчә, ә? — Ничегрәк соң? — диде Юргин, пидәндер кәефе килеп. — Мин сине бер дә болан күргәнем юк иде: ничектер яшәрен киткәнсең., к\зләрең дә яктырып киткән кебек... — диде Гончаров. — Әллә өеннән хат алдыңмы? Юкмыни? Сине мондый итеп күрү минем өчен күңелле, әлбәттә, ләкин шулай да беләсе килә: ни булды синең белән? Яшермим, элек син гел бераз гына караңгыланып йөри идең, ә хәзер күрәм — борынгыча әйткәндә, хәзинә тапкан кешегә охшыйсың. — Таптым шул! Әле ниндиен генә таптым! — Юк, чынлап сорыйм, Юргин! — Чынлап әйтәм, таптым! — Ташла әле юләрләнүеңне! Әйе-е, кызык бу... я, солдатларың ничек? Сөйләштеңме үзләре белән? Юргин сул терсәгенә таянып, ашыга-ашыга тәмәкесен кабызды*. Гүя тәмәке тарту хәзер аңа икенче бернәрсә белән ләззәтләнергә комачаулый иде, гүя ул электән килгән гадәтенә ихтыярсыздан буйсынып кына тартып маташа иде. Шул ук вакытта аның чырае шундый иде ки, һәркем бер карау белән әйтер иде: әйе, күпме генә яшермәсен, әмма кешенең ниндидер бер зур бәхете бар... — Безнең взвод өчен, иптәш политрук, борчылмагыз! — диде Юргин, бик дәртләнеп һәм кистереп. — Сугышчылар белән мин сөйләштем, минем Дубровка да, отделение командирлары да сөйләштеләр... Ә коммунистларның үзләрен генә аерым җыеп алдык. Безнең коммунистлар, иптәш политрук, һәрвакыттагыча, алдан барачаклар! Сез Осип Иванович Чернышевны беләсез бит? Ул бит безнең взводта стаж ягыннан иң өлкән коммунист. Аны бар да хөрмәт итәләр. Менә шул, бергә җыелгач, сөйләп җибәрде... шундый сөйләп җибәрде. Их, нигә кабатлап торырга, иптәш политрук! Сүз бирәм: биеклек безнеке булачак! Алабыз! Менә карап торыгыз, безнең егетләр ничек барырлар! Без бүген теләсәгез нәрсәне алачакбыз! — Барыгызда да мондый дәрт булу — яхшы ул, бик яхшы,—диде Гончаров. — Синең взводтан эш чыгасын мин белеп тора идем. Тик менә, тыңла әле... Чыннан да син бүген ни өчен болай, ә? Бөтенләй ут кебек янасың ич... Кара аны, Юргин, һөҗүм вакытында үз-үзецне онытып кызып китмә. Бу иң мөһиме. Кызып китсәң, беләсеңме, нәрсә булыр... — Бүген мине үтермәячәкләр!—диде Юргин, тирән ышаныч белән, дәртләнеп. — Берничек тә. Юк андый закон тормышта! — Кара әле, Юргин, син бераз гына каптыңмы әллә? — Әйс, каптым бераз гына, тик аракы түгел... Урман артыннан кинәт бөтен һаваны тутырып, көчле мотор тавышлары ишетелде. Чокыр өстеннән безнең штурмовиклар очып үттеләр Һәм туп-туры Бурсык тавына һөҗүм иттеләр... 
Биеклек өстен тагын гөрселдәү канлап алды. Артиллерия хәзерлеге башланып берничә минут үтүгә, Юргин взводының сугышчылары чокырдан чыгып, тиз генә, әлеге Озеров комбат Шаракшанэга күрсәткән, ташлы киртләчкә барып җиттеләр. Алар чокыр-чакырлардагы тирән карны казыштырып, шунда яттылар.  
85 
 
Бу — атака башланачак рубеж иде. Озеровчыларга биредә яту бик куркыныч иде. Биеклек түбәсе кул сузымы җирдә генә, — ул тоташ утта... Артиллеристлар һәм миномет - чиклар, чыннан да, Озеров әйткәнчә, бик төз аталар, ләкин шулай да снаряд һәм миналар тау түбәсенә генә төшмичә, сибелү законы буенча киртләч тирәсенә дә төшкәлиләр иде. Сугышчылар, тирән дулкынланудан сызгырып чыккан сулышларын тыен, бөтен гәүдәләре белән генә түгел, тәннәренең һәрбер күзәнәге белән җиргә сеңәргә тырышып яталар. Җир өстенә, кара мунчадагы шикелле, төтен җәелде, әйләнә- тирәдә кыйпылчыклар чыжылдап карга кадалалар, һәркем киртләчнең артында ук утлы җәһәннәм башлануын белеп тора. Матвей Юргин сәгатенә карап алды: биеклеккә һөҗүм итәргә биш минут вакыт калган. Лейтенант атаканың нәрсә икәнен бик яхшы белә, ә бүгенге атаканың аеруча авыр буласын бик нык сизеп тора: дошман—биеклектә. Дзотка чаклы ике йөз адымнан артыграк булыр, тау үренә, тирән кар ерып чабарга кирәк; күпме генә исәпләмә, ә биеклекнең түбәсенә барып җитәргә кимендә 3 — 4 минут кирәк булачак. Ләкин Юргин атака вакытында һәр минутның никадәр кадерле булуын белә. Гитлерчылар, бомбага тоту һәм артиллерия хәзерлегеннән соң, өч- дүрт минут эчендә һичшиксез һушларына килеп, пулеметларына ябышырга өлгерәчәкләр һәм атакага ташланучыларны ачык урында төбәп аткан кинжал уты белән каршы алачаклар. Шул чакта ни булыр! Уйлавы да куркыныч, хәтта... Ләкин менә хәзер дә, взводның дошман дзотын вакытында, ихтимал, юк итәргә өлгерә алмавын төгәл исәпләп аңлагач та, Матвей Юргин рухын һич төшермәде; әлеге көн буе үзендә йөрткән гаҗәеп бер сүнмәс иртәнге дәрт һәм сафлыкны тоюдан, гадәттән тыш бер җыйнаклык, тазалык һәм үзендәге яшерен көчне өзлексез сизеп торудан аның бер генә минутка да туктаганы юк иде... Киресенчә, аның бу халәт рухиясе менә биредә, атака рубежында ятканда тагы да ныгый төште һәм шуның өстенә тагын мондый минутларда котылгысыз булган тирән дулкынлану аны биләп алды. Бу инде сугыш кырындагы батырлыкның башлангыч билгесе иде. һәм шуңа күрә дә Юргин үзендә, моңарчы һич татымаган, искиткеч рух күтәренкелеге тоя иде, — ихтимал, таң кошы гына шушындый хәлдә буладыр, ул гына тормышны өзелеп сөюдән һәм тилереп сайраудан исереп, кайчан шулай кинәт кенә агач ботагыннан, бәрелеп үлгәнче, атылып төшәдер... Ләкин атаканың бик авыр буласын аңласа да һәм, җиңүгә ирешер өчен, аны ничек итеп үткәрергә кирәклеген әле белеп җиткермәсә дә, Юргин һөҗүмнең уңышлы чыгасына аз гына да шикләнмәде. Атака рубежында ятканда үзен биләп алган әлеге кичереш аңарда әйтеп биргесез бер көч белән. Дөньяда иң яхшы, иң гүзәл, иң гадел ни булса,, шуның тантанасына ышану тудырды. Ул рота политругы Гончаровка дзотны алу турында биргән вәгъдәсен исенә төшерде һәм үзе дә сизмәстән йодрыгы белән җиргә китереп сукты: «Әйе, алырбыз! һичшиксез алырбыз!» Юргин яңадан сәгатенә карап алды да тиз генә өстеннән тунын, башыннан бүреген салып ташлады, аннан гимнастерка кесәсеннән карандаш кисәге белән кечкенә блокнотын тартып чыгарды. Юргин янына ашыга-ашыга Дубровка шуып килде. Үзенең ярдәмчесен күргәч, Юргин аның кулына блокноттан ертып алган кәгазьне тоттырды. Кәгазьдә түбәндәге сүзләр язылган иде: «Ракеталар атылгач та һич кичекмәстән взводны атакага күтәр. Мин алга киттем. Артиллерия хәзерлегенең соңгы минутында мин тагын бер 50—70 метр алга шуарга тырышам (булдырып булса), шул чакта без дзотны алырбыз. Биредә тәвәккәллек кирәк, ә аны бары' мина гына 

85 
 
этләргә ярым. Тун белән бүрекне сакла. Тагын бер тапкыр таләп итәм: бер генә секундны да әрәм итә күрмә!» Язуны укыгач, Дубровка чыраен сытты һәм нидер кычкырып, туктатырга теләгәндәй, кулын һавада болгарга тотынды. Юргин, Дубровкага һич игътибар итмичә, кабаланакабалана кесәләренә гранаталар тыкты, автоматын кулына алды да, тиз генә киртләчкә үрмәләп менде һәм кискен бер омтылу белән алга — ут, төтен, җәһәннәм эченә шуып китте. ...Бер минуттан Бурсык тавының, итәгеннән һавага бер-бер артлы ике яшел ракета очты. Баштанаяк пычрак карга буялып беткән, йөзе дары сөременнән каралган, күзләре ярсудан алтынланып янган Матвей Юргин шунда ук сикереп торды. Ут эченнән күпме жир үткәнен чамалап белер өчен, аның артына борылып карарга вакыты булмады. Шунлыктан ул як-яктан, үзе белән бергә үк, аның, шикелле, бер кат гимнастеркадан гына сикереп торган Осип Чернышевны, Андрей Лопуховны һәм Нургали Хәсә- новны күрмәде дә... Матвей Юргин тиз генә алга карады һәм, төтен таралып өлгермәсә дә, шунда ук тау маңгаенда торган, тирә-юне кара воронкалар белән чуарланып беткән гаять зур бер жир өемен күреп алды. Әйе, бу дзот иде, бик зур дзот, бер генә амбразуралы булмаска тиеш... Тешләрен кысып һәм ничектер керпедәй кабарынып, Матвей Юргин алга ташланды — шундый кинәт ыргылып ташланды ки, шул секундта ук бугазы хырылдый да башлады. Аның дзотка йөгереп җитәргә көче җитте, ләкин җитү белән, куып китерелгән поши шикелле, шунда ук ауды да. Берничә секундтан соң ул һушына килде һәм шул минутта ук дзот эченнән бик ачык килгән немец тавышларын ишетеп алды. Ни өчен бу кадәр ачык ишетелә? Тирә-юненә карану белән Юргйн ниндидер бер, аю өненең юллыгына охшаган, тишек янында ятып торуын күрде. Шунда ук белеп алды ул: бу — дзотның төтен юлы иде. Бер генә секунд та уйланып тормастап, Юргин, тезләнде дә, кесәсеннән граната тартып чыгарды һәм дошманны җиңү шатлыгыннан туган шундый бер көч белән аны төтен юлына ыргытты. «Мәгез, хәшәрәтләр, тотыгыз!» Дзот эчендә көчле шартлау гөрселдәде һәм шунда ук төтен юлыннан яман үкерү тавышлары ачылып чыкты: таза дзот эченә безнең уттан котылыр өчен күп кенә Гитлер солдатлары җыелган икән. Алар- ның үкерүләре Юргинны котыртып кына җибәрде. Төгең юлына икенче граната очты. «Тотыгыз тагын, хәшәрәтләр!» Юргин сикереп торгач, дзот янында Андрейны, аннан Чернышев белән Хәсәновны күреп алды. Ул аларның биредә, үзе белән бергә булуларына һич гаҗәпләнмәде, чөнки гаҗәпләнеп торырга аның вакыты юк иде, тик аларны күрү белән кычкырып җибәрде: — Амбразураларга бәрегез! Чыгу юлын басып алыгыз! Аннан инде ул бөтен, взводның Дубровка белән бергә килеп җитү ләрен күрде һәм тавышы өзелгәнче аларга кычкырды: — Блиндажларга бәрегез! Траншеяларга! Алга! һәм бары шуннан соң гына Юргин үзенең биеклекнең нәкъ түбәсендә басып торуын күрде. Аның алдында Москва әйләнәсе җирләренең чиксез киңлекләре җәелеп ята иде. Күптән инде Юргинга бер күз ташлау белән бу кадәр зур киңлекне күрергә туры килгәне юк иде. Нинди генә киңлек әле! Үлчәүсез кадерле, әйтеп биргесез сөйкемле ул рус йөрәгенә: колхозларның ындыр табаклары белән чуарланган калкулыклы кырлар; кечкенә елгачыкларның борылмалы тугайларында, карт өянкеләр ышыгында утырган авыллар; киртләч стенадай чыршы урманнары, якты каенлыклар — һәм шулар барысы да кышкы саф аклык белән балкыйлар... һәм Юргин ихтыярсыздан, бөтен тәнен калты

87 
 
раткан тирән дулкынлану белән уйлап куйды: бу туган ил җиренә бер карар өчен генә дә башыңны сугыш кырында салырга мөмкин! һәм яңадан ул барлык көчен жыеп бөтен тавышына кычкырып җибәрде: — Ватан өчен! Сталин өчен! Алга! Шул вакытта төньяк-көнчыгыш тарафыннан Бурсык' тавының түбәсенә гвардия бригадасының танклары һәм мотострелковый батальон сугышчылары атылып менделәр. Танклар әле бер якка, әле икенче якка ыргылып, җимерелгән блиндажларны изделәр, ә сугышчылар шаулашып, ата-ата, траншеялар өстеиә ташландылар. ...Биеклеккә карап торган Шаракшанэ чын соклану белән кычкырын куйды. — Геройлар! Герой егетләр!. Майор Озеров дәшмәде. Ул’арып, сул иңбашы белән зирек агачына терәлеп тора; аратирә Бурсык тавының түбәсенә караштыргалап, якындагы чыршы ботагыннан карны учлап ала да, шуны ашыгып, комсызланып йота, әйтерсең, аның күкрәге эчендә гөрләп ут яна... 
VIII Лена Малышева, Армиягә ирекле рәвештә киткән чакта, беренче тапкыр ничек сугышка керүе турында күп уйланган иде. Сугышка керү — бу бик хәтәр һәм куркыныч нәрсәдер дигән уй Ленаның күңеленә хәтта килмәде дә: аңа совет кешеләренең хәрби хезмәтләре шундый изге, гүзәл булып күренә иде ки, сугышта һичшиксез буласы килү теләге аны бөтенләй биләп алган иде. Беренче тапкыр сугышка керергә әзерләнгән чакта ул бары сугыш кырында үзенең вазыйфасын ничек яхшы итеп үтәү турында гына уйлады. Уйлаган саен хыялы аның бик рәхәтләнеп һәм юмартланып күңеле теләгән сугыш картиналарын сурәтли иде, һәм ул шулай хыяллана алуы белән бик бәхетле иде. Ләкин хыялы белән тудырган бер генә картинаны да Лена сугышта күрмәде. Элек сәгатьләр буенча уйланып, күз алдына китергән бөтен нәрсә — тавышлар да, буяулар да, тойгылар да — биредә ачу китергеч дәрәҗәдә башкача булып чыкты. ...Ленаны этләре интектереп бетерделәр. Пулялар сызгыруыннан алар җиргә ябышып яттылар, хәтта башларын карга тыктылар, — бернинди көч белән аларны урыннарыннан кузгатып булмый иде. Инде якындарак снаряд .төшеп шартласа, алар ак-кара күрмичә, чинап чабалар - һәм дилбегәгә ябышкан Ленаны җирдән сөйрәтеп алып китәләр. Алар уттан һәм төтеннән куркалар иде. Ләкин яралылардан алар тагы да ныграк курка торган булып чыктылар. Яраланган кешенең ыңгырашуын ишетсәләр, һич кенә бер аның янына бармыйлар — аяклары белән терәләләр, читкә тартылалар, ырылдыйлар һәм тешләрен ыржайталар иде. Табылдык бигрәк тә башка җәфа булды. Ул, күрәсең, ут астында, һәм шактый хәтәр хәлдә, булып өлгергән инде: ул снаряд сызгыруыннан һәм шартлавыннан шулкадәр курка, шулкадәр бәргәләнә, чиный, шыңшып өрә иде, аңа карап бүтән этләрнең дә тәмам котлары алына иде... «Өзгәләп кенә ташласын иде үзегезне, каһәр төшкере нәрсәләр! — дип күз яшьләре белән кычкыра Лена шашынган этләренә һәм битендәге карны сыпырып ташлый; ул ничек тә аларны кулыннан ычкындырмаска тырыша. — Кем генә уйлап чыгарган соң бу эт җигеп йөрүне! Сездән башка бит мин... яралыларны күбрәк чыгарган булыр идем! Дөмегеп бетегез, сез, акайган бәбәкләр!» Аннан тагын карга егылып, этләре артыннан сөйрәлеп китә иде ул... Безнең пехотачылар һәм танкистлар дошманны Бурсык тавыннан бәреп төшергәннән соң, Лена бик зур кыенлык белән, елый-елый ике авыр яраланучыны биеклектән алып төшә алды.  
88 
 
Өченче тапкыр этләр тапталган сукмак белән тауга, артык чәбәләнмичә генә, менеп киттеләр. Ләкин тау башында авыр яраланучылар калмаган иде инде, ә җиңел яраланучылар катгый рәвештә' Лешг ярдәменнән баш тарттылар. — Алга бар, сеңелкәш, алга! Без үзебез дә шуып җитәрбез!—диделәр алар. Тау башыннан бөтен сугыш кыры бик ачык күренә иде. Сул яклап, шоссе аръягында, киң сөзәк кырның иңеннән иңенә снарядлар шартлыйлар һәм ялкын телләре, гүя җирдән бәреп чыгалар; шунда төтен эченнән безнең танклар да күренеп калалар. Уң яклап сузылып килгән чыршы урманы артыннан да тоташ туплар гөрселдәве ишетелеп тора; Горки авылы ягыннан шартлау тавышлары аеруча көчле ишетелә һәм куе, кара төген. бөтерелеп, һавага күтәрелә. Гик каршыда гына, Скирмаиово авылының көнбатыш кырыеннан үткән һәм куе куаклык белән капланган зур чокыр буенда гына, тирә- юньгә караганда, тынычрак кебек иде. Ни бар анда — Лена һич аңлый алмый иде. Безнең ике танк я чокыр кырыена килеп, вак куаклар арасында әйләнгәлиләр, я кире кырга чыгалар да, бераз туктап торганнан соң, биеклекнең көнбатыш итәген каплап торган урманчыкка таба китәләр. Шул чокыр һәм урманчык тирәсендә солдатлар чуалалар. Солдатлар алга, атакага, бармыйлар (Лена исәбенчә, алар хәзер нәкъ шуны эшләргә тиешләр иде, чөнки авыл бик якын бит!), ә төркем-төркем бер җиргә җыелалар, аннан як-якка таралып китәләр, ни өчендер бертуктаусыз кыр буйлап йөгерешәләр, егылалар, шуышып баралар... «Нигә соң алар бер урында таптаналар? — дип гаҗәпләнә Лена. — Ниндидер ботка айда, чын әгәр!» Бер минут чамасы Лена тау башында, кая барсам, яхшырак булыр икән, дип уйланып торды. Чын сугыш барган участокларның берсенә дә эләгә алмавы өчен аның бик ачуы килә иде. Аныңча, теләсә кая барса да ул файдалырак булачак, ләкин менә бирегә, чокыр буена гына түгел инде. Анда ни булганын да аңлар хәл юк... Хәлбуки, тауның көньяк итәгендә, әнә шул чокыр белән урманчык арасында бик каты сугыш бара иде. Безнең танклар ул төштән Скирма- новога бәреп керә алмыйлар, бары гусеницалары белән чокыр буендагы дошман блиндажларын изеп йөриләр иде. Безнең солдатлар гитлерчылар белән өзлексез кул сугышына ябышалар. Монда бары ялгыз мылтык тавышы, кыска автомат очередьлары, граната шартлавы, сүгеш, кычкырыш, ыңгырашу гына ишетелә... ^Монда, бик кыенга килгән чакта, кулга ни эләксә, шуның белән сугышалар; штык, мылтык түтәсе, сапер көрәге, каска, пычак, таш — берсе дә калмый... Монда ике якның дошманы үлем ярсуы белән җирдә аунап, бер-берсен тешләре белән өзгә- лиләр... Якында гына көчле ир тавышы ишетелде: — Куркынычмы; ә? Бу — полк командиры Озеров иде. — Куркынычмы? — дип кабатлап сорады Лена, — ни өчен? Ул, полк командиры миннән көлә, дип уйлады; траншеяда бер җиргә өелешкән этләрен бауларыннан тартып чыгарды да, хәтере калудан аларга ачуланып, кычкырды: — Алга! Әйдәгез алга! Лена тау башында бер генә минут булса да тукталып торуына чынлап үкенде. — Сенелкәш, туктагыз әле! — диде Озеров, аның юлын бүлеп.— Менә монда бер яралы бар, бәйләгез шуны. Лена этләрен траншея брустверы янындагы тал төбенә бәйләде дә кызыл тәреле сумкасын ачты. Яралы ниндидер бер лейтенант (полк
89 
 
штабыннан, ахрысы) булып чыкты — кыйпылчык аның муенын җиңел чә сыдырып киткән. Лена яралыны күргәч: — Аны бәйләгәннәр бит инде! — дип куйды. — Якадан яхшылап бәйләгез... Лейтенантның ярасын бәйләгән арада Лена, кызыксынып, тау түбәсендә бу минутта ниләр эшләнгәнен күзәтте. Бирегә бик тиз төрле хәрби халык җыела башлады. Төрле частьларның күзәтү пунктлары урнашып өлгерүен дә Лена аңлап алды. Офицерлар бинокль аша сугыш кырына карап, ниндидер командалар кычкырып бирәләр; элемтәчеләр, тавышлары карлыкканчы, телефон трубкаларына кычкыралар; солдатлар ниндидер ящиклар күтәреп китерәләр, траншеяларны тирәнәйтәләр, блиндажларны карыйлар... Бар да ашыгалар, дулкынланалар, бер- берсеиә кычкыралар, анда-монда чабалар... Боларның барысын да беренче тапкыр күзәтү кызыклы иде, ләкин Лена кешеләрнең чын сугыш барган җирләрдән читтә — тау башында бу кадәр ыгы-зыгы килеп, шаулап йөрүләре белән һич килешә алмый иде. Аныңча, аларның болай кыланырга бер дә җитди сәбәпләре юк кебек иде, ул хәтта яралыдан сорап та куйды: — Нигә алар шулкадәр мәш киләләр? Яралы аның йөзенә карап, күзләрен йомгалап алды. Ленаның шулай уйлавы бигрәк тә Озеровка игътибар иткәннән соң ныгый төште. Полк командиры, башкаларга караганда, үзен бик тыныч тота иде. Ул бәргәләнми-суккаланмый, ә тез тиңке сай траншея эчендә торып, бинокльдән ашыкмыйча гына сугыш кырын күзәтә. Карап беткәч, ул комбат Шаракшанэ беЛән сөйләшә башлый; әйе, ул кычкырып, өзек-өзек кискен сөйләшә, хәер, башкача мөмкин дә түгел: дошман кулыннан ычкынган биеклекне утка тота башлады — ерак түгел төшеп шартлаган снарядлар тыныч, акрын сөйләшергә комачаулыйлар иде. Уң якка, әлеге сузылып килгән урманчыкка күрсәтеп, Озеров Ша- ракшанэга дәште: — Уң флангны нык күзәт! — Менә бу урманчык та бик шикле... — Әйе, анда ике туп җибәрергә кирәк... Ә монда? — Бераз сабыр итик! Озеров янына, яңа гына мунчадан чыккандай, кып-кызыл булып бүртенгән, тәбәнәк, таза, урта яшьләрдәге бер капитан килде,—бу полкның артиллерия начальнигы иде. Полк командиры аңардан бик кискен генә итеп сорады: — - Кайда синең тупларың? — Хәзер килеп җитәләр, иптәш майор! — Кара аны, соңга каласы булма! — диде Озеров, янап. — Әнә алар, киләләр дә! — Позицияләргә урнаштыр! Тиз бул! Шунда ук майор Руденко да килде. — Я, ничек? Сугышабызмы?—диде ул. — Әнә күрәсең, чокыр комачаулый. Зарар юк, алабыз! Хәзер инде алабыз!—диде Руденко, кайнарланып. — Әйе, брат, шәп килеп чыкты бу юлы! Син хаклы булдың, бөтенләй хаклы! - Кара, әнә теге урманчыктан бәрә күрмәсеннәр, — диде Озеров, аны кисәтеп. - Бик шикле күренә. — Истә тотарбыз, майор, истә тотарбыз! — Кайда синең эн-пе? — Әнә теге каен янында! Я, мин киттем! Озеров, бер үзе генә калгач, кыска тунының изүен ычкындырып җибәрде, кулъяулык белән битен сөртте, Һәм, Ленаның гаҗәпләнүенә- 
90 
в 
 
каршы, аркасына автомат һәм юл капчыгы аскан яшь кенә бер солдаттан чәй сорап алды. Петя Уралец аңа термостан чәй салып бирде. Озеров сугыш кырына һаман караштыргалап, кружкадан, пешә-пешә, дегеттәй куе чәйне эчә башлады, һәм Лена Озеровның, тау башында үзен бөтенесенә караганда да акыллырак тотуына тәмам ышанды. Яралыны бәйләп бетергәч, Лена: — Я, авыртмыймы? — дип сорап куйды. Яралы үз нәүбәтендә анардан сорады: — Алай, юкка гына мәш киләләр дисен? — Әйе шул! Әнә майор, күрәсеңме, үзен ничек тота. Майор Озеров кинәт чәйле кружкасын читкә атып бәрде, трапшея- ныц брустверы өстенә сикереп менде дә, артына борылып, бөтен тавышына кычкырып җибәрде: — Володя, монда кил! Тизрәк! Шаракшанэ шунда ук траншея аша сикереп чыкты. — Күрәсеңме? Юргинга тагын бер взвод җибәр! Тиз бул! Траншеядан тискәре этләрен һәм көймәсен көч-хәл белән чыгаргач, Лена тауның сулъяк итәгеннән әлеге чокырга таба безнең солдатларның бер-берсен уза-уза кычкырып чабуларын күрде. Шунда ук аның бөтен тәне өшеп китте. Аны, Озеровның кинәт үзгәреп китүеннән бигрәк, Юргинга взвод җибәрергә кушып биргән приказы куркытты. «Юргин? Ул анда?»—дип борчылып уйлады Лена. Бары хәзер генә, Юргинның чокыр янында булуын белгәч кенә, ул анда каты сугыш барганлыгын бик ачык аңлап алды. Чөнки Юргин, бүген таңда аның белән танышкан егет, бары сугышның иң авыр җирендә генә булсабулырга тиеш шикелле булып тоелды аңа. Озеров, Ленаның йөзен күргәч, аңа дәште: — Менә хәзер барыгыз инде. — Ләкин сак булыгыз,—диде Шаракшанэ, кызга киңәш биреп. — Хәзер аңа ул турыда әйтергә кирәкми, — диде Озеров, ә Лена тау түбәненә этләрен өстери-өстери төшеп киткәч, авыр сулап өстәп куйды: — Аңа хәзер университетка йөгерү кирәк иде, ә ул монда — ут эченә чаба... Лена тискәре этләрен өстерәп, тау астына төшеп җиткәнче, безнең пехота, подкрепление алып, чокырның тамагына бәреп керде һәм гитлерчыларны штыклар белән текә яр астындагы үзәнлеккә кысрыклап төшерә башлады. Үзәнлекнең аръяк калкулыгында — йөз метр чамасын-, да гына. Скирманово авылының кырый йортлары тора иде инде. Кул сугышы барган төшкә җитәргә ярты юл калганда, Лена чокырга якын куаклыкларда беренче яралыларны очратты — алар бар да, кем ничек булдыра алса, шулай, биеклеккә таба баралар иде. Ләкин яралылар, берсе артыннан икенчесе, Ленаның ярдәменнән баш тарттылар; канга баткан сул кулын тотып килүче, урта яшьләрдәге бер солдат аңа, күптән түгел биеклектә ишеткән, шул ук сүзләрне әйтте: — Син алга бар, сеңелкәш, анда авыр * яраланучылар бар, ә без бераз ял иткәч, үзебез дә атларбыз... Этләрең, мин әйтәм, куркалар, ахрысы? Озак та үтми Лена немец блиндажлары арасына барып керде, ләкин нәкъ шул чакта немецларның контратакасы башланды. Әлеге Озеров Шаракшанэга күрсәткән озынча урманчыктан ике немец танкысы, бер ротага якын пехота ияртеп, килеп чыкты, һәм сугыш кыры өстендә орудисләрдэн көчле атыш башланып китте. Ни булганын Лена аңларга да өлгермәде, — этләр аны бәреп егып, чокыр буйлап сөйрәтеп алып та киттеләр. ... Лена аягына басканда этләр юк иде инде. Ләкин үзеннән бик якында гына ул немец танкларын күрде: аларның берсе безнең снаряд тиюдән яна башлады, икенчесе биеклеккә таба ата иде. Лена коты 


 
алынып җиргә сыенды һәм бармаклары белән ниндидер бер агачка ябышуын тойды: ул немец блиндажының бусагасында ята иде. Дөресен генә әйткәндә, бу блиндаж да түгел, ә тәбәнәк пычрак бер землянка иде. (Мондый землянкаларны немецлар, озак торасы булмаганга күрә, бер кат юка бүрәнәләрдән генә эшләгәннәр). Землянкада одеяллар, ранецлар, котелоклар, ботинкалар, изелеп беткән салам белән аралашып тагын башка тузанлы, сасы солдат иске-москылары аунап яталар. Ләкин биредә Ленага, тышка караганда да, куркынычлырак булып китте. Якында гына, бөтен тирә-якны тондырып, танк моторы үкерә, гусеницалары шыкырдый, туплар һаваны ертып гөрселди; бөтен тирә-як атыш тавышларыннан һәм кешеләр акыруыннан гөр килеп тора; киез итекләр яки күн итекләр кигән уннарча аяклар бүре өненә охшаган землянканың тар ачык ишеге турысыннан чабып узалар. Бу мәхшәр күпмегә сузылгандыр — Лена белә алмады. Вакытны исәпләп белү кайгысы аңардан киткән иде инде. Ул нишләргә белмичә, землянка эчендә бәргәләнә, яңаклары белән бу очраклы килеп яшеренгән оясының салкын, тетрәп торган стенасына терәлә һәм тын алудан туктап, үзенең үлем минутын көтә иде. Кинәт землянканың эче караңгыланып киткәч, Лена кисәк кенә ишеккә таба борылды; бер немец, калтыранган куллары белән баскычны тырный-тырный, хырылдап, землянка эченә үрмәләп кереп килә иде. Лена үз-үзен белештермичә кычкырып җибәрде һәм түр стенага ташланды,— немецның аны үтерергә теләвеннән ул шикләнми иде. Әмма ул ялгышты. Немец менә хәзер генә, землянка янында гына, үләрлек булып яраланган иде: пуля аның күкрәген ашадан-аша тишеп узган. Ул бары караеп торган землянка авызын шәйләп алды һәм шунда котылып калмаммы дип уйларга гына өлгерде. Шунда ук ул жиргә ауды, землянка эченә инде үрмәләп керде, ләкин берничә секундтан аңын да югалтты; бугазыннан аның шыбырдап кан китте. Ә Лена, немецның үлгәнен белмичә, коты алынып, кулына ни эләксә, шуны — патрон обоймаларын, котелокларны, кружкаларны, ботинкаларны, икмәк кисәкләрен, консерв савытларын, буш шешәләрне аның .өстенә ыргытырга тотынды... Ә. Еники тәрҗемәсе. 
(Дәвамы бар.)