ВОЛГА—ДОН ЯҢАДАН ТУГАН СТАЛИНГРАД
Казан—Сталинград поезды Волганың уң як ярына салынган тимер юл буйлап ике көн, ике төн бара. Саратовта көндез сәгать өчтә булдык. Иртәгә иртә белән — Сталинград. Төнлә, Петров валны узгач, йоклап кителгән. Иртән уянып, вагон тәрәзәсеннән карау белән, үзем әле- гә чаклы күрмәгән, моңа хәтле таныш булмаган сәер картина ачылып китте: поезд дала буйлап бара. Тигез, шома ачык дала. Очы да, кырые да юк төсле. Бары тик ара- тирә генә тәбәнәк курганнар күренеп кала. Дала киңлегенең яшкелт- сары үләннәрен сыйпап, иртәнге салкынча җил исә... Тагын шунысы кызык булып тоелды: ике ягына да телеграмм баганалары тезелеп киткән озын киң юл кырыеннан тыныч, салмак, тәкәббер басып, дөяләр үтеп бара. Дөяләрнең як-ягына ниндидер капчыклар, тюклар асылган, өркәчләре арасына юлчылар менеп утырган. Менә аларны бербер артлы дүрт грузовик узып китте. Күп тә үтмәде, яңадан берничә машина узды. Машиналар узганда юлдан соры тузан күтәрелеп кала. Ә дөяләр, озын муенлы «дала кораблары», башларын югары күтәреп, ваемсыз рәвештә һаман алга, алга таба атлап баралар... Күп тә үтмәде, Допныц бер ягы таулы, бер ягы тигез булган иркен үзәне күренеп калды. Тиздән-тиздәи Сталинград! йөрәк әллә ничек сәер бер хис белән ашкына, изге урынга якынлашкан саен ешрак тибә башлый. һәм менә ул, Сталинград! Юлчыларны вокзалдагы иртәнге шау-шу» паровозларның гудок тавышлары каршылый; үзләренең стрелкаларын югары күтәреп, шәһәрдәге йөзләрчә- йөзләрчә күтәргеч краннар сәлам- лый. Сталинград туфрагына беренче тапкыр аяк басу белән йөрәк аркылы электр тогы үтеп киткән күк тоела. «Менә шушы икән инде... менә шушы икән инде ул» дип куясың, эчтән генә... 26 июль иртәсе иде бу. Советлар Союзының барлык якларыннан тимер юл һәм Волга буенча бирегә меңнәрчә кешеләр агылдылар. Пристань, вокзаллар, шәһәр урамнары, гостиницалар читтән килүче кунаклар белән тулды. Сталинград урамнарында, адым саен, төрле телләрдә сөйләшеп узучы кешеләр очрый иде. Русча һәм итальянча, казахча һәм полякча, татарча һәм венгерча, грузинча һәм чехча... Алар барысы да иртәгә, 27 июльдә, Волга— Доннын т а 11та и а л ы а ч ы л ы ш ы и а к и л гән- нәр. Бульварларда, бакчаларда газета-журнал хәбәрчеләре, фоторепортерлар, кинооператорлар йөри. «Сталинград правдасы» газетасы редакциясе читтән килгән корреспондентлар белән тулы- Кичә генә Сталинград пристанена «Иосиф Сталин» теплоходы
95
килгән. Теплоходта килгән кунаклар, вәкилләр шәһәр карап йөриләр. Урамнарда һаман бер үк төрле сүзләр ишетелә: — Иптәш, фәлән урамга ничек барырга? —- Белмим, иптәш, мондагы түгел. — Гражданин, фәлән тыкрык кайда икән? — Әйтә алмыйм. Мондагы түгел. Ниһаять, кунакка «мондагы» очрый. Ләкин ул да кайсы нәрсәнең кайда икәнен ачык әйтә алмый. Милиционер үзенең белешмәләр тулы калын дәфтәрен актара һәм, бик кыенсынып, гафу үтенгәнсыман, җилкәсен җыера: — Шәһәр яңадан төзелә, гражданин. Безгә мәгълүматлар соңга калып килә. Теркәп барып, белеп өлгереп булмый. Хәтта бездә әле күп кенә урамнарның исемнәре дә юк... ... Су юлы эшчеләре газетасының 'сотруднигы белән, өстенә асфальт җәелгән киң һәм иркен мәйданга килеп чыктык. Моннан Волга күренеп тора. Мәйдан шулчаклы иркен, шулчаклы зур ки, үзеңне биек калку өстендә итеп сизәсең. Әллә ничек, сине Волга җиле очырып китәр төсле. — Бу юк иде, — дип әйтеп куйды миңа юлдашым.— 1943 елда биредә ком һәм таш өемнәре генә иде. Хәзер күрәсең, шәһәрнең иң матур, иң күркәм бер җире! Менә яшел агачлар, төрле-төрле чәчәкләр белән капланган, тирә- юньгә хуш ис аңкытып торган шәһәр бакчасы. Волга ягыннан искән җиләс җилдә яфраклар шыбырдый, чәчәкләр иелә. Юлдашым минехм җилкәдән тота һәм, бер кулы белән ымлап, бакчага күрсәтә... — Бу юк иде... Бакча буйлап барабыз. Менә безнең алда матурлап ясалган биек таш багана. Гражданнар сугышы елларында Врангель бандалары тарафыннан ерткычларча җәзалап үтерелгән илле дүрт коммунист истәлегенә куелган тарихи обелиск. Тагын арырак китәбез. Өстендә төрле-төрле чәчәкләр үсеп утырган һәм, бик кадерләп, хөрмәтләп ясалган кабер. Биредә 1942—43 елларда, легендар Сталинград сугышлары вакытында батырлар үлеме белән һәлак булган өч герой: испан халкының героик кызы Пассионария— Долорес Иббарруриның улы Рубен Иббаррури, бөек рус халкының баһадир улы, Советлар Союзы Герое Каменщиков, татар халкының каһарман улы, үзе үлгәннән сон Ленин ордены белән бүләкләнгән артиллерист — капитан Фәттәхетди- нов
мәңгелек йокы белән йоклый. Никадәр бөек мәгънә, ничаклы тирән символ! Халыкларның җанына тигән кара свастикалы фашизмга каршы испан егете дә, рус егете дә, татар егете дә, бер сафта торып, геройларча көрәшкәннәр, һәм бу кабер бүген йөзләрчә-йөзләрчә телләрдә сөйләшүче төрле милләт, төрле раса халыкларын ныклы тынычлык өчен көрәшкә чакырып торучы якты символ булып калган. Кирегә борылып, бакча аркылы яңадан мәйданга чыгабыз. Бераз баргач, универмаг. Аның подвалыннан 1943 елның февралендә Гитлер генералы Паулюс пленга алынды. Стенадагы мемориаль такта Сталинград сугышының соңы булган шушы эпизод турында сөйли. Универмаг яңадан салынган, матур итеп сары төскә буялган һәм аның барлык өч катында да гөр килеп сату итәләр. Юлдашым һаман үзенең сүзен кабатлый: — Бу юк иде... Сталин шәһәренең иң матур, ин пөхтә урамына борылабыз. Бер-бер артлы тезелеп киткән бпек-биек йортлар. Чиста тротуарлар, асфальт җәйгән тигез урам, һәр ике якта да бөдрә куаклар үсеп утыра. Урамның исеме ничек? Стенадагы тактага карыйм: «Тынычлык урамы». Юлдашым горурлык белән әйтеп куйды: — Бу юк иде... Урам буйлап йөргәндә күзгә шундый нәрсә аеруча ташлана: кая гына барма, кая гына карама: такта койма. Такта койма — димәк, эчтә төзелеш бара. «Мәктәп төзелеше. Төзи культстрой». «Торак йорт төзелеше. Төзи Горстрой». Әлегә буяп өлгермәгән, ак һәм кызыл кирпечләрдән төзелгән гигант корпуслар.
96
Гирә-ягып катлы-катлы агач яки тимер күперләр чолгап алган мәһа- 'сг пулатлар. Инде тәмам төзелеп бегкән. тәрәзәләре куелып, матур төскә буялып, якты кояш нуры аелында көлеп, елмаеп торган күркәм ншалар. Без ул көнне шәһәр буйлап шактый озак йөрдек. Әле яна гына төзелеп беткән матур йортлар белән . ррәттән, стеналары пулялар, оско- локлар белән чәрдәкләнеп беткән, ләкин һөҗүмнәргә батырларча каршы торып, урыннарында утырып калган йортлар да бар. Шәһәр кырые. Менә зур бер йорт урыны. Аның нигезе генә утырып калган. Порт һәлак булган. Ләкин геройларча. Үзе, ком һәм ташка «әверелеп, җиргә егылган, ләкин үзенең яшәвен дәвам иткән: аның тирәсендә. аның ташларыннан уннарча. кечкенә-кечкенә йортлар хасил булган. Мондый җирдә таш та үлми, кирпеч тә яши. Яшен атып, гарипләнеп. җиргә егылган агачның тамырлары исән калган һәм тиз арада йөзләрчә куаклар үстереп чыгарган кебек, бу гигант йорт та, үзе «аугач, үзенең яшь һәм нәни токымнарын калкытып чыгарган... Кичен шәһәр аеруча матурлана. Эх. әйдә әле югарыга менеп карыйк! Дүрт катлы йортның калай түюәсеннән бөтен Сталинград күренеп тора. Волга буйлап илле километр чамасы сузылып киткән гигант шәһәр якты утлар диңгезендә балкый. Шәһәр утлары өстеннән тулы хакимлек итеп, артта да, алда да, унда да, сулда да башнялары, стрелкалары электр лампалары белән яктыртылган йөзләрчәйөзләрчә күтәргеч краннар күренә... Шәһәр төзелә, шәһәр яңара, яңадан туа, яңадан үс . Минем юлдашым шәһәр өстенә кулын изи һәм яңадан үзенең сүзен кабатлый: — Бу юк иде... ...Әйе, бу юк иде. Ташы көл булган иде, көле җилгә очкан иде бу герой шәһәрнең. Бөтен бер шәһәр күмер, таш һәм тимер өеменә әйләнде, ләкин дошман аның намусын пычрата алмады. Кеше ышанмаслык газаплар күргән, үлемгә каршы бугазга бугаз көрәшеп, үлемсезлек — мәңгелекне яулап алган Шәһәр-батыр! Исеме бөтен дөнья халкы өчен геройлык, чыдамлык символы булып калган, үзенең тимер һәм таш панцырена уралып, хәрабәләр өстеннән торып баскан Таш герой... Язмышының XVII Шигырьләр безнең тәрҗемәдә бирелә. Автор. бәхетле очрагы аркасында бөек Сталин исеме белән мәңгелеккә бәйләнгән, шөһрәте телдә, җырда, легенда- дастаннарда кабатланган, тарихы белән карт, яшәве белән мәңге яшь шәһәр. Герой шәһәр. Сталин шәһәре. Сталинград, Сталинград... Волга — Дон һәм Сталинград. Сталинград һәм Волга — Дон. Бо- ларның кайсын алдан әйтсәң дә бер бөтен тулы мәгънә бирә. Чөнки алар бер-берсе белой аерылмас булып бәйләнгәннәр. 1942 елның 19 ноябрендә Сталинград янында төньяктан һөҗүм итүче безнең хәрби частьлар, көньяктан урап килгән дивизияләр белән кушылдылар һәм ут, тимер боҗрасы эченә немец-фашист гаскәрләрен бикләделәр. 1952 елның 31 маенда югарыдан, Калач ягыннан, баскычлы-баскычлы канал буйлап агып килгән тын Дон суы Вол- га-ана суы белән килеп кушылды. Көньяк даласының корылыклы, кайнар җилле кырыс киңлекләре эченә табигатькә булган Сталинчыл һөҗүмнең грандиоз ялтыр кылычы ерып керде... Сталинград үзенең геройлыгы белән Волга—Донга нигез салды. Волга—Дон исә Сталинград бәхетенә туды. Берсе — матур, икенчесе — гүзәл. Берсе — гигант, икенчесе — титан. Үзе дә төзелә генә торган геройшәһәр үзенең мәһабәт җилкәсе белән Волга-Донны күтәреп чыкты, төзелешнең үзәге, аның команда пункты булып әверелде. КОММУНИЗМ МАГИСТРАЛЕ Әй, горур ат, кая чабасын. Чагылдырып Петр хыялын? Төшерсрсец тагып кая сип Күтәрелеп торган тоягың? XVII Ирексездән Александр Пушкинның бөек Петр памятнигы турында
97
ЯЗПШ шушы ялкынлы юллары искә төшә. Петр атка атланган. Ат исә, тоякларын горур рәвештә югары күтәреп, каядыр еракка сикерергә хәзер тора. Бөек Петр Россияне нәкъ менә шул үрә торган ат кебек, югарыга, биеккә күтәрде. Алга, биеккә ыргылып торган ат — ул — Петр Беренченең тыелгысыз ашкын хыялын чагылдырган мәгърур символ... У нҗи ден че йөз иең а хы р ы н д а Петр атының тоягы Азов крепосте өстенә барып төшә. Азовны сугышып алгач, Бөек Петр 1698 елда Волга һәм Дон елгаларын тоташтыру өчен канал казыту турында указ бирә. Волга һәм Дон арасындагы грунтка русның беренче көрәге батып керә. Зур көч куеп, көрәк белән атылган бер уч туфрак... Шуның өстенә чиркәү әһелләренең ырымлы кисәтүләре... «Алла елгаларны аерымаерым яраткан, аларны кушу гөнаһ...» Шулай да бу чорларда рус халкы ике елганы тоташтыру өчен үзенең беренче горур адымын атлады. Еллар, гасырлар үтте. Волга үзенең суын ябык диңгезгә койды. Дон суы файдасызга Азов диңгезенә агып торды. Дала өстеннән коры җилләр исте. Россия корабльләре Кара диңгезгә Ла-манш, Гибралтар, Босфор, Дарданелл аркылы йөрүләрен дәвам иттеләр. Бер-беренә якын ук килеп сыенган һәм аларны кушу да җиңел генә булып тоелган ике зур елга һаман аерым- аерьш акты... Ләкин бу кыю план— Волга—Донны кушу планы русның гүзәл акылларын һаман үзенә тартып торды. Патша Россиясе моны тормышка ашыру өчен берничә тапкыр талпынып карады. Ләкин әче һәм үткен мәкаль бар: «Юрганыңа карап аягың суз». һәм рус халкының гасырлар буена хыялланган якты хыялы — әлегә чаклы хыял булып кына калды. [ Бу хыял легенда да тудырган: ...Русьның көньяк далалары өстенә кара бураннар, кайнар давыллар өерелеп килгән. Кояш нуры, кайнар җил һәм соры тузан астында Волга суы көннән-көн кими башлаган. Волга, кисәк борылып, көнбатышка таба чигенгән. Уйлап, уй- .с. ә.- № 9. калдырасың, мәм. Биредә чем җитәр, кайт!» дигән, ләкин үз юлына .кире борылып кайта алмаган... Элекке үзәннәре соры тузан белән капланган, курганнар белән бикләнгән булган... Бу хыял анекдот та тудырган: ...Дон ул чакта япь-яшь егет булган. Волганы сөйгән һәм аңа өйләнергә
теләгән. Төннәрнең берендә, беркемгә берни сиздермичә, егет үзенең сөйгән кызы — Волга янына киткән. Волга да аңа каршы чабып килгән. Ләкин Днепр моны сизеп калган. «Шайтан алгыры, малай»,— дигән Днепр, егеткә бармак янап, — сине сакка куйганнар, ә син, үз постыңны ташлап, кызлар янына чабасың. Нинди казак соң син!» Дон да, Волга да үз урыннарында катып калганнар. Днепр канәгатьлек белән мыекларын бөтергән... Легендамы, анекдотмы — тик бер генә нәрсә ачык: халык Волга белән Донны тоташтыру турында бик күп еллар хыялланган. Хыялланыр нәрсә дә бар шул. Европаның иң зур елгасы Волга 3 746 километрга, ә Дон исә 1 984 километрга сузыла. Волгага эреле- ваклы меңнәрчә елгалар килеп кушыла. Аның бассейны миллион ярым квадрат километр җирне биләп тора. Шушы гигант күләмдәге бассейннан Балтик диңгезенә һәм Ак диңгезгә, Азов диңгезенә, Кара диңгезгә чыга торган су юлы булмау — Россиянең экономик куәтенә бик зур тоткарлык ясаган. Волга буйлап диңгез киңлегенә чыгу хыялы илебездә Бөек Октябрь социалистик революциясе булып, шактый вакыт узгач кына тормышка ашты. Революция, социалистик революция кирәк иде бу хыялны чынга ашыру өчен! Азатлык өстеннән, якты идеаллар өстен
лап торган да Дон, «Волгага ярдәм итәргә кирәк» дигән карарга килгән. Дон тиз генә үзенең юлын борган. Ләкин Волга аның ярдәмен кире каккан. «Болай бит син, дигән, андагы далаларны бөтенләй ятим Мин дә артык чиген- минем үземнең дә кө- Бар үз юлыңа кире Килүен килгән Дон,
98
нән оасып яткан царизм албастысын алып ыргытырга кирәк иде. Халыкның гасырлар буе яшеренеп ят-, кан^ бөек иҗат чишмәләрен ерып җибәрергә кирәк • иде. һәм ул шулай булды да: Волга Ак диңгез белән тоташты, Волга Балтик белән кушылды. Волга Азов белән, Кара диңгез белән бәйләнде. Бәхетле заман, данлыклы еллар! ...1918 елны безнең илебез акгвардиячеләргә, чит ил интервентларына каршы үлем сугышы алып барган вакытларда Владимир Ильич Ленин Волга һәм Дон елгаларын тоташтыру буенча проект эшләрен башлап җибәрү турында Халык Комиссарлары Советына тәкъдим белән керде. Владимир Ильич илебезнең Европа өлешенең артта калган көньяккөнчыгыш өлкәләре экономикасын күтәрүдә мондый каналның куәтле рычаг булачагын исбат итте. Царицын өчен көрәшнең кискен көннәрендә иптәш Сталин Волга һәм Дон буйларының якын киләчәге турында уйлады: «Кадетларны Волгага һәм Донга батырганнан соң канал ерырбыз». 1939 елны ВКП(б)ның XVIII съезды Волга — Дон каналын төзү эшләрен башлап җибәрү турында карар кабул итте. Партия сүздән эшкә күчте: каналда башлангыч эшләр җәелеп китте. Ләкин... Советлар Союзы Бөек Ватан сугышы полосасына килеп керде... Тыныч иҗади хезмәт туплар канонадасы белән бүленде. Волга һәм Дон буйларына фашист ордалары килеп җитте... Ниһаять, Сталинград янында безнең җиңүебезнең таңы атты. Совет солдатлары Сталинград урамыннан Берлиндагы Бранденбург капкасы янына кадәр булган озын юлны үттеләр... 1945 елның маенда Җиңү көнен котлап, Москва салют бирде. 1949 елны яңадан Волга—Донда төзү эшләре җәелеп китте. 1950 елның декабрендә Волга — Дон каналын төзүнең срогын ике елга кыскарту турында карар чыкты. 1952 елның беренче февралендә Дон суы 13 нче шлюзга керде һәм үзенең Волгага таба булган триумфаль маршын башлап җибәрде. Дон суы Волгага нибары дүрт ай эчендә килеп җитте. 1952 елның 31 маенда Дон суы Волга белән кушылды. 1952 елнын. 11 июнендә Волга—Дон су юлы каналын төзүчеләр үзләренең Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәп
чыгулары турында рапорт бирделәр. 1952 елның 10 июлендә ССР Союзы Министрлар Советы Волга—Дои каналын ачу турында карар кабул итте. 1952 елның 27 июлендә Волга—Дон су юлы каналы ачылды. Ничаклы кыска срок, никадәр гигант җиңеш! Бөтен буена бары тигез җирләрдән генә узган Суец каналы 20 ел төзелде. Эшенең күләме Волга — Донга караганда азрак булган Панама каналы 29 ел казылды. Ә менә биек калку өстеннән үтеп киткән Волга — Дон каналының төп эше өч ел эчендә үтелде! Дон суы башта дүрт шлюз аркылы 44 метр биеклеккә, Ергени калкуына күтәрелә, аннан соң тугыз шлюз аркылы 88 метр түбәнгә, Волгага таба төшә. Волга—Дон! Юк, бу канал гына түгел. Бу — күп сандагы сусаклагычлар» күлләр, «Цимлянская диңгезе», сугарылган меңнәрчә-меңнәрчә гектар басулар, насос станцияләре, Цимлянская гидроузелы, яңа тимер юл, шосселар, күперләр... Волга—Донны төзүчеләр кешелек тарихында булмаган искиткеч иҗади геройлык үрнәкләре күрсәттеләр. Сталинчыл төзүчеләр армиясе үзенең Ватан* алдындагы изге бурычын намус белән үтәп чыкты. ...Җәйге эссе кояшның рәхимсез нурлары экскаватор тимерләрен кыздырды; көчле дала, җилләре искәндә күзләргә тузан һәм ком керен тулды... Ләкин коммунист Анатолий Усковның куәтле машинасы, тонна- тонна балчыкны казып, һаман алга барды. Дала гиганты артыннан, кин һәм тирән булып, канал үзәне сузылып калды. Кышкы суык буранның рәхимсез инәләре битләрне чәнечте, буран экскаватор атлап узган уентыларга кар өеп китте. Ләкин Дмитрий Слепуха машинасының якты утлары еракка күренеп торды. Экскаватор барлыгы 200 000 тонна балчык ка
99
зып чыгарды. Аның, чүмечендәге балчык, ком һәхм таш шофер Федор Ярославцевиың үзбушаткыч машинасына коелды. Экскаватор чүмече яңадан туфракка батты; стрелка яңадан күтәрелде; балчык Степан Колосов машинасына коелды, күп тә үтмәде яңадан Федор килеп өлгерде... Федор Ярославцев төзелештә хатыны Ирина белән бергә эшләде. Федор — шофер. Ирина — архитектор. Матур булып, пөхтә булып басып торган шлюз капкалары — бо- ларга Иринаның да иҗат көче салынды. Бөтен Волга — Дон буе үзенең геройлары белән горурлана. Оста экскаваторчылар Евгений Симак, Иван Ермоленко, Семен Плеханов, Иван Селиверстов, Владимир Ост- рянин, Василий Каншии, Арсентий Юрасов турындагы данны безнең бөтен илебез ишетте. Василий Елисеев, Белан, Кожин, Резю- ксв, Еременко, Худяков, Лукин, Корсаков, Мысов, Дәүләтгәрәен, Паромонов кебек тырыш экскаваторчылар, эшчән бульдозерчылар, булдыклы скреперчылар, армасталмас шоферлар кулы белән эшләнде Волгодонстрой!XVIII Советлар Союзының промышленность үзәкләре, бик күп шәһәрләр, предприятиеләр, заводлар ярдәме белән иҗат ителде Волгодонстрой! Волга—Донны безнең бөек илебез төзеде. Каналдагы экскаватор чүмече, Москва заводындагы чүкечнең авыр, салмак хәрәкәте белән бергә кушылды. сМАЗ» да эшләүче шофер егетнең күңелле җыры Татарстан кырларында эшләүче комбайнчы кызның шатлыклы җырына килеп тоташты. Волга—Донда эшләгән герой төзүчеләр, Сталин мәктәбен үткән совет инженерларының, геологлары- 11 ы ң, а р х ите ктор л а р ы н ы н, м ел и ораторларының акыллы проектларын тормышка ашырдылар. Совет фәне биредә үзенең тарихи җиңүенә иреште. Волга — Донның төзелүе тынычлык лагереның иң зур җиңүе булды. Волга — Донның төзелүе — англо-саксон сугыш чукмарларына, капитализм дөньясының цитаделе XVIII Биредә исемнәре телгә алынган Анатолий Усков, Дмитрий Слепуха, Евгений Симак. Иван Ермоленко, Василий Елисеев иптәшләргә СССР Верховный Советы Президиумының 1952 ел, 19 сентябрь Указы белән Социалистик Хевмәт Герое дигән мактаулы исемнәр бирелде. Шулай ук В. И. Ленин исемендәге Волга — Дон су юлы каналын төзүчеләрдән бик зур группа орденнар, медальләр белән бүләкләнде. (Редакция.) булган Америка магнатларына көчле удар булды. Волга—Дон совет державасын, аның эшлекле, герой халкын, аның алдынгы фәнен яңадан биек баскычка күтәрде. Сталинның даһи юлбашчылыгы, партиянең, хөкүмәтнең зирәк җитәкчелеге яңа һәм гүзәл җимеш бирде: ул — Волга—Дон. Коммунизм магистрале. Ничаклы зирәк, акыллы сүзләр язып калдырган безнең бөек Некрасов! Бөек елга, нинди сөйкемле, Теким аңар күзем: Ярларының шушы очраклы Тормышында бүген Башка заман, башка эшләрнең Башлангычын күрәм. Картинасы килер көннәрнең!— Бу — зур бәхет, бу — ямь. Килер вакыт, кулдан-аяктан Богауларын салып, Җанландырыр елга буйларын Армас-талмас халык. Тирәнәйтер елга суларын Илебезнең фәне. Иксез-чиксез булыр зур, гигант Судноларның саны. Мәңге тулы елга өстендә Йөзеп йөрер алар. Дәртле хезмәт булыр — мәңгелек, Юл киң булыр аңар. «ХӨРРИЯТ» КОЛХОЗЫНДА Волга — Дон каналы үзенең Калачка кадәр булган 101 километрлык баскычлы-баскычлы озын юлында шактый гына колхозларның басулары аркылы үтеп китә. Шуларнын берсе һәм иң беренчесе — Красноармейск районының Кече Чапурин авылындагы «Хөррият» колхозы. «Хөррият» колхозы Волгадан 6—7 километрда гына тора һәм ул каналның башланган җиренә, Красноармейск шәһәренә янәшә генә утырган.
100
В КП (б) ның Красноармейск райкомында мнңа шулай диделәр. Со- ныпнан: — Татар колхозы ул — дип куйдылар. - Колхоз председателе — Ковалев, авыл советы председателе — Мөбин Бакиев, партия оешмасы секретаре — Г айнулла Сибгатул- лин, — дип тә өстәделәр. Ачык даладан җәяү бару үзе бер рәхәт. Уң якта Ергәнәй (Ергеии) гавы. Тау белән бергә аның итәгеннән параллель рәвештә канал сузылып бара. Менә икенче шлюз. Аннан — өченчесе. Еракта дүртенчесе күренеп тора. Сөрелмәгән дала өстендә көтү йөри. Борынга әрем исләре килеп бәрелә. Анда-санда тәбәнәк курганнар, иске траншеялар, күмелеп бара торган окоплар, бомба, снаряд казылмалары, күгәреп беткән патрон гильзалары очрый. Йомраннар чабып китә. Аннан соң юл Сарпа үзәне буйлап бара. Алда — сөзәк калкулык. Калкулык өстендә Кече Чапурин авылы... Стеналары балчык белән сыланган өйләр. Бер өй янына туктыйм. Порт хуҗасы яхшы, үзле балчык белән өен агарта. Ләкин балчык ак түгел, аксыляшькелт. Күрер күзгә ягымлы, матур булып тора. — Бу Волга—Дон балчыгы, — ди шат йөзле хуҗа. — Канал төбеннән чыкты. Хәзер өйләрне шуның белән агартабыз. ... Шактый күп йөк төягән гади арбаны тартып, колыны белән бер дөя үтеп бара, йөге авыр, ләкин уйламый да дөя, тартыпмы-тарта. — Дөя бик көчле хайван ул, — ди йорт хуҗасы. — Ат кебек үк. Әгәр артык булмаса. йөгерергә дисәң— аттан да уза. Бер вакыт җиңел автомобиль белән ярыштырып карадылар. Бирешми, каһәр! Безнең колхозда ун баш алар. ...Авыл уртасында кипариска охшап, нечкә, тар һәм биек булып, сәер агач үсеп утыра. Биредә аңар юҗмах агачы» диләр. Көньякның эссе кояшы аңар үзенең барлык ботакларын да киң итеп җәеп җибәрергә ирек бирми, агач, оешып, кысылып үсәргә, киңлеккә җәелеп түгел, биеклеккә сузылып менәргә мәҗбүр була... Кибет. Мәктәп. Клуб. Авыл советы. Колхоз правлениесе. Амбарлар. Көпе дә бик эссе, бәлки Бумага барып килербез,—дип тәкъдим итте миңа партия оешмасы секретаре укытучы
Гайнулла иптәш Сибгатуллнн, танышуның рәсми өлеше тәмам булгач. — Элек буа иде ул, хәзер зур бер кул инде. Бары тик Бума, Буа дигән исеме генә калды. Тирә-яклары яшел камыш белән капланган киң һәм тирән Бумага сокланмый мөмкин түгел. Ул, бер урында киңәеп, икенче урында тараеп, еракка, каналның биредән ачык күренеп тора торган 3 һәм 4 шлюзлары ягына таба сузылып китә. Канал артында, җәйге зәңгәр рәшәгә төренеп, Ергәнәй калкулыгы күренеп тора. — Менә безнең Бума шушы инде,— диде Сибгатуллнн. Хәзер йнде гомергомергә шулай торачак. — Тормый кая китсен соң... — Китә иде шул, — дип сүзгә кушылды авыл советы председателе Мөбин иптәш Бакиев, — ничек кенә китә иде әле! Атна-ун көн кайнар җил исү белән күлнең төбеннән тузан күтәрелә башлый иде. Каткан балчык белән балык сөякләреннән башка, күл төбендә берни калмый иде... Сибгатуллнн көрсенеп куйды: — Коточкыч була торган иде ул чакларда... Көньяк-көнчыгыштан. Караком чүлләреннән килә торган кайнар җил, яки безнеңчә, маряна. бик зур афәт ул. Бу җил гадәттә игеннәр, яшелчәләр өлгергәч, июль, август айларында килә. Аның килүен сизү читен түгел. Әйтик, хәзер көннәр бик эссе... Бервакыт һава әллә ничек сәер рәвештә рәшәләнеп китә... Кинәт биткә җылы һава агымы килеп бәрелә... Соңыннан инде, чыдап кына тор, соры ком һәм тузан бураны күтәрелә. Бөтен җиргә тузан кереп тула. Өйгә, амбарларга, кием астына, авызга, борынга... Тын алу авырая башлый. Кош- кортлар, мал-туарлар авызларын ачып, хәлсез яталар. Сулыш җитми,
101
кеше коточкыч сусау белән җәфалана. Көне-төне исеп тора кайнар җил... Бертуктаусыз, берөзлексез. Карыйсын, үләннәр, игеннәр, күзгә карап саргаеп, кибеп, корып бара. Кипкән, янган сабакларны җил очыра... Сөрелгән басу өсте каты җир төсле, тап- такыр булып кала... Маряна исә дә исә, үләннәрне саргайтып, каралтып, игеннәрне ап-ак саламга әйләндереп, берни калдырмый яндырып китә. Күлдә исә, күзгә карап, су кими... кими, кими дә авыл бер йотым сусыз кала. Чөнки биредә коелар юк... 40 метр казып карадык, эчәргә яраклы су чыкмый да чыкмый. Гел тозлы су да, тозлы су. Элек безнең бу җир диңгез төбе булган. Ергә- нәй тавы исә, диңгез яры булган. Хәзер нәрсә, эчәр су да бар, җирне сугарыр өчен дә! Теләсәң буа бу! Көньяк даласының кырыс табигате, һәлак иткеч марянаның тәкәббер куәте өстеннән хакимлек итеп, безнең алда яңа һәм зур күл —Бума ялтырап тора... Волга—Донны төзүчеләр, «Хөррият» колхозының иң зарур, иң мөһим тормыш ихтыяҗын искә алып, каналдан буага канау ерганнар һәм су керткәннәр. Әгәр күл аз гына кими икән, канал аны су белән яңадан тутырачак... Авыл өчен, колхоз өчен никадәр бәхет! Гасырлар буена суга тилмергән Чапурин авылының «Хөррият» колхозы буасында Волга—Дои сулары тирбәлә. Күлдә колач салып йөзүе, аның саф һәм салкынча суына чумуы үзе бер сөенеч. Әмма бу күлнең моннан соң нинди генә кайнар җилләр иссә дә, һаман шулай, җиңүче булып, балкып, елмаеп торачагын белү — аеруча шатлык. Менә Волга — Донда экскаватор машинисты булып эшләгән комсомолец Миһдәт Рафиков йөзә-йөзә күлнең уртасына кереп бара. Аның бәхете аеруча зур. Чөнки бит ул үзенең туган авылына, тугай колхозына үз кул көче беләп су кертте! Безнең янда гына электр моторы эшләп тора. Бу;—чыгыр. Гади генә итеп җайланган механизм тимер труба аркылы күлдән су суырта. Карыйк әле, кая китә икән бу су... — Менә безнең яшелчә бакчабыз- инде бу!—ди Сибгатуллип, кулы белән дистәләрчә гектар җирне күрсәтеп. — Без аны плантация дип тә атап йөртәбез. Күлдән чыккан саф су, ясалма ике канал буйлап, ике якка аерылып агып
китә. Бу ике канал участоклар, түтәлләр арасына кереп киткән йөзләрчә тармаклар белән бөтен плантация өстен урап чыга. Бер генә төп яшелчәгә дә су керми калмый. Эссс кояш астында, дымга, суга рәхәтләнеп, күкрәп үсеп утыра торган яшелчәләргә карап йөрәк сөенә. Кояш нуры һәм дым! Табигатьнең мәңгелек тантанасы! Үсемлекләр үзләренең һичнигә буйсынмас үсү һәм яшәү бәхетләрен татыйлар. 35 гектар! Биредә ни генә юк! Кәбестә, помидор, кыяр, кишер, суган, кавын, карбыз... Хәтта биеклеге икешәр-өчәр метрга җиткән, сабагы кукурузага, башы тарыга охшаган себерке үсемлеге дә бар. Колхоз, шушы гаҗәеп үсемлектән затлы, чыдамлы себеркеләр бәйләп, колхоз базарына чыгара. Үзе бер урман төсле биек үсеп утырган себерке үсемлеге колхозга бик күп доход китерә. «Хөррият» авыл-хуҗалыгы артеле районда алдынгы һәм бай колхозларның берсе булып санала. Колхоз, яшелчәлек буенча алдынгылыкны яулап алып, ВКП(б) район комитетының һәм район башкарма комитетының Күчмә Кызыл байрагын быел да үз кулында тота. Волга — Дон каналы ачылу тантанасы уңае белән колхоз дәүләткә 2 тонна помидор, 2 тонна кыяр, 2 тонна кәбестә тапшырып, районда беренче квитанцияне алды. 27 июльдә Сталинград — Калач шоссесы буйлап, Волга — Дон каналы бәйрәменә ашыгучы тоташ колонналарга каршы кызыл байраклар, лозунглар, комачлар, плакатлар белән бизәлгән төяүле машиналар агылдылар. Болар дәүләт амбарына беренче ашлык төяп илтүче машиналар. Алар арасында «Хөррият» колхозының да мул бүләге бар иде. Машиналар лозунглар белән уратып алынган:
102
— Ашлык — Ватанның куәте! — Беренче ашлык — дәүләткә! — Яшәсен Волга — Дон! — Дөньяга тынычлык! Хәзер кибеп калган, элек гаять киң һәм тирән булып, җәелеп торган Сарпа күле урынында — колхоз болыны. Биредә печән гаять яхшы була. Күз карашын да җитә алмаслык иксез-чиксез киплекне печән кибәннәре каплап алганнар. Колхозның печәнлеге 1100 гектарга якын. Артель дәүләткә бик күп печән тапшыра, тирәюньдәге колхозларга да ярдәм итә... — Озакламый Сарпа күленең зур бер өлешенә Волга суын кертү күздә тотыла, — ди сүз уңаенда Сибгатуллин. — Шуннан соң инде без иген кырларын да су белән туендыра алачакбыз! Аннан соң безнең өчен бертөрле кайнар җил дә, һичнинди корылыклар да куркыныч булмаячак. Сибгатуллин чирәм өстенә иелде һәм. бик җентекләп, нәрсәдер карый башлады. — Менә күрәсезме? Болар кортлар. Алабутага сырышканнар. Бәрәңгегә тимәгәйләре тагын... Каралып, оешып торган әллә нинди, вак-вак, төкле кортлар. Алар барлык яшеллекне, рәттән кырыл, ашап бетерәләр икән. Коры елларда алар аеруча күп булалар. Бигрәк тә маряна искән елларда. — Барына да чик булыр! һәммәсе юкка чыгар. Моның өчен бары бер генә нәрсә кирәк, су, дым. Ә су килә башлады инде хәзер. Шушы бер-ике ел эчендә безнең бөтен кырыбыз әнә сез караган яшелчә бакчасы шикелле бөтен яктан да су белән чолганып алыначак. — Быел сездә уңыш яхшы булса кирәк. — У-у! Быел менә дигән. Бездә мондый югары уңышның булганы юк иде әле. Бабайлар хәтерләми, — диде Сибгатуллин һәм күз карашын еракларга төбәп сүзен дәвам итте: — Әле бит без кайчан гына чәчкән орлыгыбызны да җыеп ала алмый идек... Бер ел шулай 60 килограмм орлык урынына 45 килограмм исәбеннән «уңыш» җыеп алдык. Әлеге дә баягы — маряна. У' елны ай буе исеп торды. Башакка тулам дип кенә торган игеннәр кысыр башлы ап-ак саламга әйләнеп калдылар... Сибгатуллин дәртләнеп, җанланып китә: — Хәзер елдан-ел эшләр яхшыра
Уңышны елдаи-ел күбрәк алабыз. Быел Дон буенда, Багай районының Сталин исемендәге колхозы гектардан 240 пот, Аксай районының Андреев исемендәге колхозы | 300 пот бодай, Веселовский районының Маленков исемендәге колхозы 300 пот дөге уңышы алды. Анар хәзер җирне сугаралар... Сугару системасы кергәч, без әле гектарыннан 400 пот та алачакбыз. Сибгатуллин хыялланмый. У' чыннан да булачак нәрсәләр турында, иртәгә кояш чыгуга ышанган кебек үк, ныклы һәм тирән ышаныч белән сөйли. Гайнулла—бик зур тормыш юлын үткән кеше. Грузчик малае. Яшьли атасызанасыз кала. Балалар йорты. Гайнулла— пионер. 1922 елдан Гайнулла — комсомолец. Астрахань өлкәсендә колхозлар төзү өчен кулакларга каршы көрәш. 1939 елдан Гайнулла — партия члены. Сибгатуллин сугыштан соң ук, авыл укытучылары Мәсәутов Зиннур, Мәсәутова Хәнә, Мөстәкыйм Мөрсәлимов, Әхмәт Гаделшиннар белән бергәләп, мәктәпне яңадан торгыза, партия оешмасы секретаре буларак, колхоз хуҗалыгын аякка бастыра.
Иртән минем алдыма хуҗа хатыны бер чынаяк сөтле чәй китереп куйды. Җәйләүгә салдым, эчәргә тотындым... һәм эчә торган җиремнән туктап калдым. Юк, бу чәй түгел, сөтле, тозлы, сыек шулпа иде бу... — Эчегез, эч, — дип кыстады хуҗа, — бездә шуны эчәләр, безнең чәебез шушы. Борын-борыинаи шулай. Иртән шуны эчмәсәң, эшкә күңел бармый... Тагын эчеп карадым. Сәер бер тәм. Чәй тәме дә килә, сөт тәме дә.
103
Ләкин тозлы. Шуның өстенә тагын <5үтән кушылмалар да бар, ахры. — Алай булса, сез эчә торган чәйне ясап бирим... Чәй яны әңгәмә өчен иң шәп урын. Мин бу көнне Чапурин авылының кызыклы тарихы белән таныштым. ...Булган шундый авыр заманнар... Волга, Кама, Вятка, Агыйдел, Ык буе татарлары, хәерчелектән, жирсезлектән, икеләтә изелүдән качып, елга ярларына барып сыенганнар. Илсез-көнсез, җирсезсусыз кешеләргә биредә эш бик тиз табылган. Алар лямкаларын муеннарына кигәннәр дә, киң Волга буйлап Астраханьга чаклы, аннан кире Нижнийга кадәр, бурлак булып, баржа тартып йөргәннәр, пристаньнарда грузчик булып эшләгәннәр. Кайберләре, Волга буйлап түбән төшеп, Царицын якларындагы алпавытларга ялланып эшли башлаганнар һәм тиз арада крепостной крестьяннар булып әверелгәннәр. Кайберләре заводларда эшләп калганнар. Хәзерге Красноармейск шәһәре элек Колония (Колонка) дип, соңыннан исә Сарепта дип аталган. Анда немец колонистлары торган. Аларны баету өчен рус һәм татар •батраклары көне-төне эшләгәннәр. Далаларда кайнар җил дулаган. Волга буйлап, Стенька Разин егетләре күкрәп үткәннәр. Дон һәм Волга крестьян восстаниесе белән чолганып алынган. Крестьяннар үзләрен изүче алпавытларга каршы үч һәм нәфрәт кылычын күтәргәннәр... Еллар үткән. Царицындагы за- водфабрикаларга Казан якларыннан бик күп арзанлы эшче көчләр килеп торган. Шәһәр тирәсендә шактый санда татар авыллары барлыкка килгән. Биредәге авыллар Волга, Кама буйларыннан качып килгән җирсез крестьяннар белән тулыланып торган. Кече Чапурин менә шундый авылларның берсе. Бер якта, биек булып сузылып киткән Ергәнәй тавы, икенче якта 'киң һәм озын булып җәелгән ‘Сарпа күле. Сарпа, кайчандыр култык булып, Волга белән тоташып торган. Ләкин хәзер анда су юк. Аның урынына хәзер иксез-чиксез болынлык сузылып китә. Кече Чапурин авылы кешеләре, үзләренең күршеләре һәм дус-кар- дәшләре—руслар белән берлектә царизмга, крепостной изүгә каршы гасырлар буена көрәш алып барганнар. Чапуринлылар Октябрь революциясе, гражданнар сугышы көннәрендә совет
власте өчен көрәшнең алгы сафларында булганнар. Алар бөек Сталин исеме белән мәңгегә өзелмәслек булып бәйләнгән легендар Царицын оборонасына катнашканнар һәм бу көрәштә сокландыргыч геройлык үрнәге күрсәткәннәр. Царицын оборонасына, Ворошиловның легендар походына катнашкан, Буденный атлы армиясе сафларында сугышкан кешеләрнең кайберләре әле дә исән-сау. Әбуталип Мәтмиев, Җәләли Абдрахманов, Хәмидулла Даутов, Хәйрулла Солтанов, Монасыйп Актуганов... Аларның сөйләве буенча, 1918— 1919 елларда Царицын өчен сугышларда Кече Чапурин авылыннан гына да 60 ка якын кеше катнашкан. Авылда, атлы армия сафларында булып, дошманнарга каршы геройларча сугышкан ирле-хатынлы Мөхәммәт һәм Айсылу Сафиннар турында легендалы, якты хәтирә саклана. Әбуталип бабай Мәтмиев үзенең шушы елларда Сталинны күрүе турында сөйли. 1942 елның җәендә немец-фашист ордалары Сталинград янына килеп җитәләр. Фронт сызыгы Кече Ча- пуриннан алты-җиде километр җирдә генә кала. Фашистлар Ергәнәй калкулыгы өстенә менеп урнашалар. Аннан торып алар колхоз өстенә туптан аталар, авылны бик еш самолеттан бомбага тоталар. Клуб җимерелә, мәктәп җимерелә. Медпункт яндырыла. Балалар бакчасы хәрабә булып кала. Конюшнялар юкка чыга. Бик күп өйләр көлгә әйләнә. Ләкин Кызыл Армия частьлары Чапуриннан чигенмиләр. Алар Сталин шәһәренең төньягыннан һәм шулай ук биредән, көньягыннан торып, соңыннан кешелек тарихында мәңгелек даны калган
104
Бөек Сталинград операциясен хәзерлиләр. Ә бу вакытларда, Сталинград стеналарын саклаучы героик сугышчылар арасында Кече Чапу- рипныц дистәләрчә егетләре бар иде... Алар, үзләренең Царицын оборонасына катнашкан герой бабалары, аталары, агалары шикелле үк, гаять зур батырлыклар күрсәтеп, каннарын, җаннарын аямыйча, Ватан өчен, совет власте өчен, Сталин өчен, Сталинград өчен сугыштылар. Хәзер авылда бик күн кешеләрнең күкрәкләрен башка орденнар, медальләр белән беррәттән «Сталинград оборонасы өчен» медале бизәп тора. Болар: коммунист Гали Миңлебаев, комсомолец Туктар Бәрмәлиев, Миһдәт Рафиков, Рәкыйп Рәҗәпов, Салих Рафиков, укытучылардан Зиннур Мәсәутов, Әхәт Га дел шин, Мөстәкыйм Мөрсә- лимов... Алар күбәү... Алар немец- фашист гаскәрләрен куа-куа Берлинга, Эльбага кадәр барып җиттеләр. Ә күп кенә яшьләр Ватан намусы өчен сугышларда үзләренең тормышларын бирделәр...
Күккә ашкан якты һәйкәл булып, Сталинград өстендә безнең бөек җиңүләребезнең даны калды. «Бер адым да артка чигенмәбез. Волга артында безгә урын юк!» дип йөрәк каннары белән Сталинград ташларына, җимерелгән стеналарга язган герой сугышчылар Берлинга җитеп, Рейхстаг стенасына үзләренең исемнәрен яздылар. Совет иленең бөек башкаласы — Москва җиңүчеләрне олылап салют бирде. Илдә бөек хезмәт тантанасы колач җәйде. Танк узган кырларга комбайннар чыкты. Снарядлардан, бомбалардан калган тирән казылмалар сабан төрәне белән тигезләнеп бетте. Совет хөкүмәте, большевиклар партиясе табигатькә һөҗүм игълан итте. Далаларда урман полосалары утыртылды. Күлләр, буалар ясалды. Ниһаять, 1949 елда биредә Волганы Донга тоташтыру өчен героик хезмәт җәелеп китте. «Хөррият» колхозы членнарының шатлыгына чик юк иде бу вакытта. Чөнки канал алар колхозы яныннан кисеп үтәчәк! Чөнки канал авылны мәңгелек сусызлыктан, мәңгелек корылыктан коткарачак. Беренче мөмкинлек булу белән үк биредән күп кенә кешеләр Волга—Дон каналы төзелешенә киттеләр. Менә озын буйлы, кара чәчле, ачык йөзле егет — Миһдәт Рафиков. Миһдәт
Сталинград өчен сугышларда катнашкан. Волга — Дон каналы төзелә башлау белән ул үзен төзүчеләр арасында күрергә тели. Кем тели, шул ирешә. Миһдәт кыска гына вакыт эчендә «ЭШ1» маркалы экскаватор белән таныша. Экскаватор машинисты Николай Ильченко аны зур түземлек белән эшкә өйрәтә. — Өйрән, өйрән, егет!—ди аңа Ильченко, — элекке зенитчы бугай үзең. Бу да зенит тубы төсле. Зенит тубы үзенең көпшәсен югары күтәреп торса, экскаватор — стрелкасын... Димәк сугыштагы шикелле... Әйе, эш чыннан да, гел сугыштагы шикелле булды. 5 нче шлюз аеруча авыр казылды. Казыйсың — су чыга, казыйсың — су7 чыга... Суны суырта барырга, балчыкны казый барырга кирәк. Ләкин авырлык җиңелә торган нәрсә. Миһдәт тырышып эшләде. Озак та үтмәде, егет машинист ярдәмчесе булып эшли башлады. Соңыннан исә, аның үзенә экскаватор биреп, машинист итеп күтәрделәр. Туң җир... Шартлатмый торып, ңазып булмый. Плывун... Экскаватор өчен иң зур тоткарлык. Казыйсың, казыйсың, астан су һәм ләм бәреп чыга... Күп тә үтми, плывун синең бөтен хезмәтеңне юкка чыгара: казылган җирне дуен, балчык катлавы тигезләп китә. Миһдәт Рафиков, 4 нче, 5 нче һәм 6 нчы шлюзларда эшләп, атлап баручы экскаваторы белән Ергәнәй калкуын үтеп чыга... 600 000 кубометр грунт чыгарылган! Миһдәт Рафиковныц сугышчан хисабы менә шундый. Ул көн саен үзенең нормасын 150—200 процентка үтәп барды. — Хәзер икенче бөек төзелешкә китәргә җыенам, — ди ул. — Шактый гына тәҗрибәм дә бар.
105
Лпың туганы коммунист Кәбир Рафиков та, Волга — Дон каналы гөзелә башлауның беренче көннәреннән алып, экскаваторда машинист ярдәмчесе булып эшләде. Аның куәтле машинасы 6 нчы, 7 иче һәм 9 нчы шлюзларда меңнәрчә тонна балчык чыгарды. Юнчы шлюзда һәм субүләр участогында шофер булып эшләгән комсомолец Рәшит Сөләймаиов, шофер Әбделкәрим Шәрипов, 10 нчы шлюзла телефончы булып эшләгән Нәгыймә Яһудина, әле хәзер дә 6 нчы шлюзда электромонтер булып эшләүче комсомолец Әхмәт Миңлебаев, Волга — Донда диспетчер булып эшләгән, хәзер авыл советы председателе комсомолец Мөбин Бакиев — болар Волга — Донда хезмәт чыныгуы алган гүзәл кешеләр. Алар үзләренең каналда эшләгән көннәрен тормыш юлларының иң бәхетле, иң онытылмас эпизодлары итеп саныйлар. — Волга — Дон безнең колхозга бәхет китерде, — ди зур шатлык белән Миһдәт Рафиков. — Шушы бөек төзелешкә үзеңнең дә кул көчең керү — бу чыннан да бик зур бәхет! — Сталин безне бәхетле үсеш юлына чыгарды, — ди тирән рух белән Мөбин Бакиев. — Әнә ул, Сталин... Кече Чапурин авылының Волга ягындагы очыннан бөек Сталинның канал башланган урынга куелган гигант монументы күренеп тора...
БӨТЕНХАЛЫК БӘЙРӘМЕ Урамнарга, мәйданнарга куелган радиорупорлар Сталинград өстенә Советлар Союзының мәһабәт Гимнын яңгыратып җибәрделәр. Кызыл байракларга, комачларга, плакатларга, лозунгларга уралган герой шәһәр андый вакытта аеруча тантаналы төс ала. Бөек художникның . грандиоз картинасы булып титан ■ полотнодан карап торган рәсем- I шәһәр, музыканың бөек иҗаты булган Гимн белән бергә килеп кушылгач, Һич кайчан кабатланмый торган җанлы, гүзәл, мәгърур образ булып әверелә. Сталинград күкләренә нурын сипкән якты кояш Гимн тавышы астында салмак, мәһабәт хәрәкәт белән күзгә карап акрын гына күтәрелеп бара төсле. Бөек илнең бөек кояшы! Бүген көн бик эссе булыр. Чөнки кояш үзенең эшенә көндәгегә караганда
иртәрәк тотынды: күтәрелер- күтәрелмәс кыздыра башлады. Бөтен шәһәр аякка баскан. Пристаньнар, станцияләр халык белән тулы. Поездлар, пароходлар һәм су трамвайлары бер-бер артлы Волга— Донга китеп торалар. Поездларда ачык тәрәзәләрдән, пароходларда палубалардан шатлыклы җырлар, мандолина, аккордной, гармонь тавышлары яңгырап китә. Тимер юлда паровоздан артка таба аксыл төтен полосасы сузылып кала. Сталинград кешеләре Волга һәм Дои туена баралар... Кайберләре үзләре дә туй белән... Зирәгрәк яшьләр үзләренең туйларын нәкъ шушы бөек бәйрәм көненә туры китергәннәр... Сталинград — Калач арасындагы асфальт юлдан бер-берсенә якын ук сыенып һәм тоташ колонна булып, автобуслар, грузовиклар, җиңел машиналар агыла. 40—50 километр/ булган бу юл, әллә ничек конвейерга охшый. Гүяки, Волга—Донга килеп җиткән машиналар каяндыр кирегә борылалар да, шул ук юл белән Сталинград яныннан яңадан әйләнеп киләләр төсле. Машиналарның, тоташ конвейеры көн буе әйләнеп торды һәм җирле вакыт белән көндезге сәгать өчтә, Красноармейск шәһәренең көньяк читендә, Волга — Дои каналы башланып киткән урында, йөз мең кеше җыелды. Кеше гомере озын түгел. Ләкин аның шушы гомерендә тормыш юлын балкытып торган, мәңге онытылмас булып калган, якты истәлекле бер-ике эпизод була. Минем буынга шундый ике зур эпизод туры килде: берсе — Бөек Ватан сугышыннан соң, киң илебезнең барлык халыкларын бөек шатлык диңгезендә айкап киткән Җиңү бәйрәме; икенчесе — коммунизм төзелешенең тәүге баласы булган дитан Волга — Донның тантаналы ачылу бәйрәме. Михаил Шолоховның акыллы сүзләре искә төшә: ана үзе моны ачык әйтмәсә дә. ни өчендер үзенең бе
106
ренче баласын ныграк ярата. Әйе, бездә әле яңадан бик күп гигант төзелешләр калкып чыгар, аларның грандиоз колачлары каршында безнең бүгенге Волга — Доныбыз бераз кечерәк төсле күренер; әмма беренче баланың онытылмас рәхәте, коммунизмның беренче карлыгачы булган Волга — Донның ачылу бәхете Ватанананың җылы йөрәгендә мәңге-мәңге сакланыр... Сталин эпохасының бөек корылмасы булган бу олы канал турында гасырлар буенча җырлар җырланыр, легендалар сөйләнер... Красноармейск. Чынында Сталин- град-гигантның дәвамы булып тора торган гүзәл шәһәр. Бүген ул Волга — Дон каналының ачылу тантанасын күрә. Онытылмас минутлар. Шоссе буйларында автобуслар күтәргән өзек-өзек җилдә кызыл флаглар җилферди. Канал аркылы салынган озын күпер. Күпернең Волгага караган ягыннан ап-ак булып беренче шлюз, Донга таба'караган ягыннан икенче шлюз күренеп тора. Аста, каналның сыек зәңгәрсу суында кояш нуры балкый. Әнә уң як яр. Ул як биек түгел. Анда — Маяк. Канал маягы. Әмма сул як яр биек булып, сөзәкләнеп югарыга, элек аулак булган тигез калкулыкка таба менеп китә. Калку өстендә, бөтен тирә-якка хаким булып, бөек Сталинның дистәләрчә километрдан күренә торган грандиоз. монументы. Гүяки, Сталин, гади генә шинелен киеп, канал буйлап йөреп килгән дә, бик аз гына вакытка каналның биек ярына басып, туктап калган. Сталин канәгать. Аның йөзендә шушы бөек эшне башкарып чыккан совет кешеләре өчен горурлану хисләре балкый. Менә ул сул кулы белән фуражкасын тоткан да уң кулын кителеның төймәләре арасына куйган. Аның үткен һәм җитди күз карашы Волга өстенә, аннан тагын ерак-ераклар- га, өсләрендә кайнар җилләр сулый торган эссе Кара-комга, гасырлар буена суга, дымга тилмереп торган Волга — Урал арасы киңлегенә таба текәлгән. Юлбашчы үзенең көчле күкрәге белән Волга-ананың уң як ярларын, мәңге.мәңгегә корылыктан интеккән, «кара давыллардан», маряпалардан бик күп бәла- каза күргән Сталинград, Калач, Ростов далалары киңлеген саклап тора шикелле. Сталин тагын бераз карап торыр да акрын һәм ышанычлы адымнар белән Сталинград ягына таба атлап китәр кебек... Кояш үзенең эссе нурларын
сибәр, яшьни-яшьни килеп, яңгырлар явар, озын көзге төннәрдә Волга ярында җилләр улар, кышкы суык кичләрдә, карлы киңлекләрне сихри яктылыкка бизәп, күктә ак ай йөзәр. Котырыныпкотырынып, Волга буенда челлә бураннары улар. Ләкин Волга — Дон каналы башланган урында бөек Сталинның бакыр монумент булып күтәрелгән мәгърур образы үзенең үлемсез көче белән мәңге-мәңге шунда басып торыр... Күпердән чыккач та, уң якта, Сталинградтан, тирә-яктагы башка шәһәрләрдән, колхозлардан, ерак станицалардан килгән автобуслар, грузовиклар тезелеп торалар. Алар рәтрәт булып, берничә километрларга сузылып китәләр. Борылып мәйданга керәсең. Уң як кырыйда сәүдә оешмаларының агачтан ясалган йөзләрчә павильоннары, аклы- күкле брезент палаткалары... Халык, халык диңгезе... Күбесенчә актан киенгән көләч һәм шат йөзле кешеләр. Күпер өсте, канал ярлары халык белән тулы. Каршы- да трибуна. Трибуна артында — Сталинның биек монументы. Күпер белән ике ара, өстендә аллыкызыл- лы, аклы-күкле чәчәкләр үскән болын булып, чайкалып, тирбәлеп тора. Халык, халык диңгезе... Болар арасында кемнәр генә юк дисең. Әллә ничек алар бар да сиңа таныш күк тоела: каналда еллар буена эшләгән экскаваторчы егетләр, үзбушаткыч машиналарда эшләп, бөтен трассада танылган стахановчы шоферлар, төннәр буена коммутатор янында утырган телефончы кызлар, төзелешнең мие һәм акылы булган кыю һәм эшчән инженерлар... кунаклар, кунаклар... Кешеләрнең мондый шаулы диңгезендә сүз күп булмый, йөрәктәге бөтен хисләр йөзләрдә, күзләрдә балкып тора, күңелле җыр һәм
107
шатлыклы көлүләр белән тышка атылып чыга. Икешәрләп, өчәрләп, бишәрләп һәм, озын саф булып, култыклашып узып торган бәхетле төркемнәр. Аида да, монда да, күңелләргә дәрт биреп, гармонь авазлары яңгырый... ...Менә эсседән саклау өчен башын кулъяулык белән бәйләгән, ак күлмәк, ак чалбар кигән бер егет үз тирәсенә иптәш егетләрен җыйган да, бер уң ягына, бер сул ягына борылып, көләкөлә сөйләп бара: — Шуннан соң бу водолаз горурланып кына тәмәке төргән. Төргән дә, менә болай итеп, югарыга карап, боҗралатып-боҗралатып, төтен җибәрә башлаган.,.. Шуннан әйтә икән: Волгада чумдым, Днепрда чумдым, Донда чумдым, Каспий төбенә төштем, Азов астында булдым... Шулай итеп, мин үземнең водолаз булып эшләвем дәверендә барысы бергә су астында бер ел ■яшәгәнмен! Әлеге карт, трубкасын суырып, моңа бер дә исе китми генә карап тора икән. Ахырдан болай дигән картың: «Әй, энем, энем, син яшь әле. Син су төбендә бер генә ел торгансың, ә мин менә диңгез төбендә 70 ел яшәдем! Егетләр, кычкырып, бердәм көлеп җибәрделәр... — Диңгез төбендә диген ә? Ах син картлач! — Цимлянская диңгезе төбендә, янәсе! — Әйбәт каптырган! — Таза эләктергән! Барлык кешеләрнең игътибарын җәлеп итеп, зур бер төркем булып, туй уза. Яшь бер егет гитара чиртә... Алдан бер кыз, кулларын җәя-җәя, җилфердәп биеп бара. — Волга белән Дон туе! — Яшь килен, яшь кияү... Халык арасында йөргәндә колакка җырлар, өзек-өзек җөмләләр, аерым сүзләр чалынып китә. Берәү акрын гына җырлап бара: — Широка, глубока, без-дон-на! Икенчесе аның сүзләрен төзәтеп куя: — Широка, глубока, с Доном!
— Светлана, дим, ник каласың? v Әйдә атла. Юкса, адашырсың! — Адашмыйм, әнкәй, халык бик күп ич әле! — Валя, югалтышсак, Сталин монументы янында очрашырбыз.. — Кара инде, Степаныч, кайчан гына монда әремнәр үсеп утыра иде бит! — Хәзер дала буйлап су ага... Пароход узып бара... — Безнең авыл елгалы булды, карчык. — Сталин әйткән икән аңарга... Волга с Доном, Тихим звоном, Волга с Доном говорят... — Федор Терентьевич правление- дә мәсьәләне кабыргасы белән куйган. Ниһаять, колхоз унбиш көймә ясаткан. Колхозчылар тигез далада, әремнәр өстендә көймәдә ишәргә өйрәнәләр икән... Бервакыт диңгез суы килеп җиткән дә көймәләрне эчкә таба агыза башлаган... Шуннан Федор Терентьевич... — Юлбашчыбыз, кояшыбыз — Даһи Сталин яшәсен!.. Кинәт артка әйләнеп карыйм. Зур бер төркем булып, татарча җыр- лый-җырлый егетләр, кызлар киләләр... Хатыны Сәфимә һәм кече улы Салават белән бәйрәмгә чыккан элекке егерме биш меңче һәм «Хөррият» колхозын оештыручы активистлардан берсе булган тәҗрибәле партия работнпгы Вәли иптәш Хәсә- нов аларга кул изи: — Әйттер шуны! Вәли абзый Хәсәновның өе дә биредә генә. Әнә ул моннан күренеп тора. Вәли абзый туганнан бирле шушы тирәләрдә яшәгән. Ул Волга — Дон каналының бөтен «биографиясен» белә. Волга — Дон аның күз алдында туган. Элек заманнарда аның әтисе дә, бабасы да биредә грузчик булып эшләгән. — Гел дала иде монда, — ди хатыны Сәфимә апа. Әле аны әйтәмсең, хәтта кечкенә Салават булып, ул да «тарихның ерак үткәннәрен» ачык хәтерли:
108
— Әни. әни’, без әнә шунда чәчәк жыйган идек! һәм ул, кулы белән изәп, канал суына күрсәтә. Кызык кына! Үзенә биш яшь тә тулмаган кечкенә Салават шушы каналдан да олы! Панама каналы төзелә башлаганда туган колумбия малае искә төшә. Панама каналы эшләнеп беткән чагында инде ул 29 яшьлек өлкән бер ир булган! Исән калган булса... Чөнки Панама каналы фермерларның соңгы кисәк чәчүлекләре өстенә, анда яшәүче җирле халыкларның сөякләре өстенә төзелгән. Кисәк чыккан давыл диңгез дулкыннарын кутан кебек кинәт халык канал ярына таба агылды. Борылыштан флагман корабле — «Иосиф Сталин» теплоходы күренде. Волга өстендәге барлык пароходлар, баркаслар, узып баручы баржалар барысы берьюлы гудок бирергә тотындылар... Моңа «Ура» авазлары, кул чабу тавышлары килеп кушылды. Оркестрлар тантаналы марш уйныйлар... Митингны В1\П (б) ның Сталинград Өлкә Комитеты секретаре иптәш Гришин ачты. СССР Министрлар Советы һәм ВКП(б) Үзәк Комитеты исеменнән СССР елга флоты министры иптәш Шашков чыгыш ясый... Кырык градустан арткан эсселек... Кояш үзенең нурларын кызганмый сибә... Халык диңгезе өстендә төрле-төрле төстәге зонтлар, газетадан ясалган башлыклар чайкала... Радиорупорлар аркылы мәйдан өстенә тантаналы сүзләр ишетелә: — Владимир Ильич Ленин исемендәге Волга — Дон су юлы каналын эксплуатация өчен ачык дип белдерәм... 1905 елгы, 1917 елгы революцияләр давылында мәһабәт яңгыраган тарихи гимн аһәңе гудок тавышлары, халыкның давыллы алкышлары белән кушыла. Трибунада Волга—Дон су юлы каналы төзелеше начальнигы иптәш Шикторов. Ростов өлкәсе Багай районы колхозчысы казак Климов... Трибуна өстенә бик зур бодай көлтәсе китереп куялар... Волга— Дон- ның беренче гүзәл җимеше. Аксай районының Андреев исемендәге колхозы басуларны сугару аркасында быел гектардан өч йөз пот бодай алган. Кояш нурыннан, эссе җилләрдән бәла-каза кичергән, хәтта яхшы бер коесы да булмаган җирләр киләчәктә, дүрт йөз-биш йөз пот уңыш бирәчәкләр! Совет хөкүмәтенә, коммунистлар партиясенә, иптәш Сталинга рәхмәт... Крестьян рәхмәте...
Казаклар рәхмәте... Әйе, Дон казагы Климов, йөз мен. кешелек митингта нәкъ шушы хисләрне әйтте... Атлап йөрүче куәтле экскаватор начальнигы инженер — коммунист Анатолий Усков чыга. Аның куәтле экскаваторы бер үзе генә дә ун мең җир казучыны алыштырган. — Әгәр, — ди иптәш Усков,— аның тарафыннан казып чыгарылган 3 000 000 кубометр чамасы балчыкны экскаваторның унҗиде кешедән торган бөтен экипажы кул белән казып чыгарса, моңа биш йөз ел вакыт кирәк булыр иде. «Красный Октябрь» заводының атаклы сталевары, Сталин премиясе лауреаты Тушканов, Волга—Дон елга пароходчылыгының начальнигы Андреев чыгышлары. Алар бөек илебезнең бөек иҗаты булган Волга—Дон өчен даһи Сталинга рәхмәт хисләре белән, киләчәктә тагын да яхшырак, тагын да җимешлерәк эшләү өчен большевистик вәгъдә сүзләре әйтәләр. Москвада, Кремльдә Сталин эшли. Волга ярында Сталин образы басып тора. Биредә Сталин монументы янында меңнәр аның исеменә котлау хаты кабул итәләр. — Сезнең зирәк планнарыгыз буенча, иптәш Сталин... — Волга — Дон — илебездә коммунизм төзүнең сезнең тарафтан, иптәш Сталин, төзелгән программасын тормышка ашыруның классик үрнәге... — ...Сезне, иптәш Сталин, ышандырабыз... — Көниәребезнең бөеклеге хакына, куәтле Ватаныбыз хакына, үзебезнең большевиклар партиясе хакына без, бөтен совет халкы белән берлектә, Сезгә, зирәк юлбашчы
109
быз һәм атабыз, сәламәтлек телибез. Озак-озак еллар яшәгез һәм безне коммунизмның тулы җиңүенә алып барыгыз! Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы елларында туган мәһабәт гимны яңгырый... «Иосиф Сталин» теплоходы гудок бирә һәм акрын гына урыныннан кузгала. Елга флоты судноларының гүзәл парады башлана. Волга култыгыннан алып, беренче шлюзга чаклы бөтен канал өсте суда коенучы кешеләр белән тулы, һавага чәчрәгән көмеш тамчылар кояш нурларында җемелди... Волга—Дон суы җылы, рәхәт. Вәли абзый үзенең Салаватын суга тыгып-тыгып ала да нәни малайның күзләренә карап тора. — Менә, күр улым, бу елганы әнә кем ясады! — Сталин бабай!—ди дә малай, кулы белән монументка төртеп күрсәтә... ... Каналның биек булып күтәрелгән сөзәк ярына чирәм җәелгән. Кояш нурларында балкып торган авыш ярны яшел чирәм каплаган. — Болары «Хөррият» колхозы чирәмнәре!—ди Вәли абзый Хәсә- нов. — Чапуринлылар канал тирәсе өчен 10 гектар чирәм бирделәр. «Иосиф Сталин» теплоходы канал эченә таба борыла. Моннан унбиш ел элек бу теплоход, беренче булып, 1Москва —- Волга каналы аркылы үткән. Волга өстендә пароходлар, катерлар, көймәләр... Бертоташ яңгырап торган гудок тавышлары... Югарыдан, биек калку өстеннән халык дулкыны яр буена, су янына таба агылып төшә. Кайберәүләр килеп төшү белән чншенеп-нитеп тормыйча суга кереп китәләр. Флагман теплоходы беренче шлюзга якынлаша. Бөек тантананың иң югары ноктасы. Халык шатлыгының нң кызган минуты. Триумфаль арка алдына канал аркылы кызыл тасма сузылган. Теплоход бортында юлчылар. Әнә, иң алда, министр Шашков. Кызыл тасма якыная бара. Менә Шашков тасманы тотып ала һәм кисә башлый... Җирле вакыт белән 16 сәгать 50 минут. Кызыл тасма киселә һәм аның ике очы ике якка Волга—Дон суына килеп төшә. Оркестрлар уйный, кул чабу һәм «ура» тавышлары, гудок авазлары. Һавага эшләпәләр, яулыклар, зонтиклар, сумкалар очып менә. Кемдер баласын чөеп җибәрә һәм аны югарыдан ук тотып та ала. Фотографлар йөгереп суга кереп китәләр һәм бу изге минутны тизрәк объективка
алырга ашыгалар Флагман теплоходы янында әйләнеп йөрүче кечкенә катерда кинооператорлар кайнаша. Аппарат ручкасын кабалана-кабалана борган оператор үз'е дә белмәстән арты белән суга егылып төшә. Ачык капкадан «Рәхим итегез!» дигән зур язу күренә. Теплоход шлюз эченә кереп китә, капка ябыла. Шлюз эченнән теплоходның морҗасы гына күренеп тора. Шлюзга Дон суы тула башлый. «Иосиф Сталин» акрын гына өскә калка. Менә аның өске палубалары күренә башлый. Менә, ниһаять, аскы өлешләре. Ярым түгәрәккә язылган «Иосиф Сталин» дигән сүзләр калкып чыга... Шлюзның югары яктагы капкасы ачыла. Теплоход яңадан гудок бирә дә икенче шлюзга таба юнәлә. Флагман корабле дала эченә юл ала. Әлегә чаклы су һәм пароход күрмәгән далалар өстендә гудок тавышы яңгырый... Теплоход икенче шлюзны үтә һәм өченчесенә таба бара. Ул, Волга — Дон буйлап бер-бер артлы барлык шлюзларны үтеп чыгар, Цимлянская диңгезенә җитәр һәм бу якта, Сталинград тирәсендә яшәүчеләрдән, митингта катнашучы меңнәрчә- меңнәрчә кешеләрдән Ростов өлкәсе далаларына сәлам алып барыр..'. Волга—Дон су магистрале ачылды. Балтиканы һәм Ак. ^.диңгезне Кара диңгез, Азов һәм Каспий белән тоташтырган коммунизм магистрале ачылды! Ватаныбызның сөекле башкаласы Москва биш диңгез порты булып әверелде. Безнең туган республикабыз Татарстан биш диңгез белән тоташты. Нурлы Казан, ямьле Казан! Казан елга пристаненнан утыр да биш диңгезнең теләсә кайсына барып чык! Теләсәң Кара диңгездә, теләсәң Ак диңгездә йөзеп кил. Дала белән урман, диңгез белән елга ку
110
шылды. Бөек су юлы каналы күпме халыкны, никадәр телләрне бергә тоташтырды, көньяк табигате төньякка, төньяк табигате көньякка якынлашты. Бөек Карл I’WapKC белән бергә фәнни марксизмга нигез салучы даһи акыл иясе Фридрих Энгельсның поэтик хыялы үзен- нән-үзе тел очына килә. Энгельс үзенең яшь чакларында язган бер поэмасында безнең бүгенгебез турында болай җырлаган: Чәчәк аткан бакча булыр һәммә җир, Күчерерләр илдән илгә гөлләрне; Суык төньяк пальма белән ямьләнер, Роза бизәр туңып яткан җирләрне... Коммунизм һәм гүзәл поэзия. Аерылгысыз алар бер-береннән! Совет халкы үз иле табигатен җанлы поэзиягә әверелдерә. Ләкин үзгәртелгән табигать эстетик матурлык кына түгел, бәлки илнең яшәве, халыкның бәхете өчен ныклы нигез булып тора. Бөтен дөньяда ныклы тынычлык өчен көрәшүче Советлар Союзының иҗади дәртенә, куәтенә дан һәм мактау җырлап торган бөек төзелеш сафка басты. Тынычлык лагереның гүзәл җиңүе булып, Сталин эпохасына бөек һәйкәл булып басты! Язмаларны очлаганда, Донның атаклы казагы карт ветеран Кур- кинның, үз янына җыелган бер төркем журналистларга әйткән сүзләрен искә төшереп үтәсе килә: — Америка — Англия сугыш чукмарлары Волга—Дон каналы төзелешен
«коммунистлар пропаганда’ сы» дип атыйлар. Әйдә атый бирсеннәр. Бездә хәзер Куйбышев, Сталинград, Каховка, Тахия-Танг гидроузеллары төзелеп ята. Тиздән Көньяк Украина, Төньяк Кырым, Волга — Урал һәм Аму-Дарья — Каспий каналлары булачак. Алар да шулай ук «пропаганда» микәнни? Әйдә «пропаганда» булсын, ди. Менә шундый күзгә күренеп торган бөек төзелешләр пропаганда булып та хезмәт итәләр икән, анда безнең ни гаеп? Безнең илебез тыныч иҗади хезмәт белән коммунизм төзи. Әйдә, бөтен дөнья халкы бездән үрнәк алсын! ... Халык тантанасы, бәйрәм итү төнгә кадәр дәвам итте. Мәйданда халык азайганнан-азая барды. Озакламый мәйдан тынып калды. Якты утлар белән балкып торган беренче шлюз янында, Волга һәм Дон кушылган урында, биек маяк янып тора: «Канал ачык. Пароходлар, рәхим итегез!» Уң як ярда Волга тигезлегеннән 72 метр, мәйдан тигезлегеннән 26 метр биеклеккә күтәрелеп, көньяк далалары өстенә, Волга дулкыннары өстенә күзен төбәп; чыгып килә торган якты коммунизм кояшына карап, бөтен дөнья халкының шатлыгы, бөек Ленинның турылыклы шәкерте, коммунизм сараеның, Волга — Дон каналының даһи иҗатчысы—Иосиф Виссарионович Сталин басып тора. Сталинград — Казан.