Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТАТУЛАШУ


(X и к ә я) 
Хикәянең авторы — яшь венгр язучысы, новеллист. Аның беренче хикәяләрен венгр укучылары яратып каршы алдылар. Ш. Надьның рус телендә «Новый мир» журналының 1952 ел март номерында басылган «Татулашу» хикәясе өчен өченче дәрәжә Сталин премиясе бирелде. 
Белмим, Венгриядә Иллиманьдагы кебек корылык шулай котырына торган, уалучан, көрән туфраклы җирне зәһәр эссе җилләр шулай телгәли торган башка берәр урын табылырмы икән. Биредә корылык — һәрвакыт булып тора торган бер бәла. Җәмәгать каналлары, ходай да, хәтта шайтан үзе дә оныткан бу канаулар, үзләрендәге барлы- юклы кар суларын иртә яздан ук актык тамчысына кадәр елгага агызып бетерәләр дә, соңыннан җәй буе дымсызлыктан интегәләр. Җәен биредә хәтта бакалар да калмый. Чәчәк атып утырган бакчаларның һәм зур-зур терлек көтүләренең алдаучан миражлары кешене мыскыл иткәндәй, кара көзгә кадәр югалмыйлар. Вак кисәкләргә телгәләнеп беткән кырлардан җәен эссе бөркеп тора, һәм анда, кырмыска оясын хәтерләтеп, казынып маташучы крестьяннар да, бертуктаусыз шыгырдап, юллардан ялкау гына тәгәрәгән арбалар да — барсы да соргылт тузанга төренәләр. Кибеп беткән яфраклары эссе җилдә акрын гына кыштырдап утырган бәрәңге кырларына карап, Иштван Хайду: — Монда ходай тагәлә үзе дә ярдәм итә алмас, — дип, авыз эченнән генә мыгырдап куйды. Иске арба, күп йөрүдән бозылып беткән олы юл сикәлтәләрендә бер күтәрелеп, бер төшеп, җай гына тәгәри, һәм Иштван Хайдуның каешланып беткән эшләпәне кыңгыр утырткан зур башында да төрле буталчык уйлар шулай ук акрын гына чуалалар. Дөресен генә әйткәндә, аның уйлары, теңкәгә тиеп, һаман бер нәрсә тирәсендә генә — ул бүген атын җигеп ни өчен кырга чыккан булса, шуның тирәсендә бөтереләләр. Ләкин Иштван моны һич кенә дә танырга теләми. 'Азрак черем итеп алсаң, яхшырак булмасмы; үткән төнне бит ул керфеген дә какмады диярлек, авыру хатынын карап чыкты. Ләкин күңел тынычсыз чакта черем итеп буламы соң. — Тыр-р-р, Тальтош! Ат адымын акрынайта һәм куп йөрүдән, авыр тартудан талчыккан аякларын киң аерып туктый. Ул камыт кырган муенын юл буендагы акация куагына суза, яфраклар өзеп ала һәм бозылып беткән тешләре 
1 Мираж — эссе чүлләрдә горизонт аръягындагы әйберләрнең һавада чагылып күренүләре. 
71 
 
белән озак-озак чәйни. Ләкин яфраклар аңа ошамый булса кирәк, ул аларны чәйнәүдән туктый һәм тынып кала; иреннәреннән җиргә яшькелт селәгәй тама. Кайчандыр көчле һәм армия аты булган Тальтош үз гомерендә күпне күргән. Башта ул Прагадан алып Курскига чаклы немецларның хәрби йөкләрен сөйрәп барган, ә соңыннан Тиссага кадәр җан-фәрманга кирегә чаптырган. Ахыр чиктә, совет снаряды йөкнең нәкъ уртасына эләгеп, эсэсовчылар һәм аларның корыч шлемнары белән бергә, арбаны челпәрәмә китергән. Ул чагында, ихтимал, башка берәр исем, немец исеме йөрткән Тальтош, бу хәлдән коты алынып, постромкаларын өзеп чапкан. Тик ул рус солдатларына үзе теләп пленга бирелергә җае чыккач кына, чабудан туктаган. Кырык бишенче елны бер совет сержанты Тальтошны Иштван. Хай- дуга бүләк итә. Иштван аның тәнендәге кечкенә яраларын төзәтә һәм сугышларның берсендә тишелеп аккан сул күзен бик озак дәвалый. Ат сыңар күзле. Ләкин ни эшләсен соң Хайду? Реформадан соң җирле булгач, Хайду тәртә арасына кертерлек хайван затына бик мохтаҗ иде һәм ул шушы бушлай килгән атка да куанды. Дөрес, Тальтош сугыштан калган кайбер сәер гадәтләреннән һич кенә дә ваз кичәргә теләмәде. Кайвакыт ул сагышка бата, һәм, дөньядан күңеле бизеп булса кирәк, тискәреләнә башлый, җиргә ава да, бернигә дә исе китмичә, көннәр буе тик ята бирә. Кайвакыт ул сизелерсизелмәс кыштырдаудан да өркеп китә һәм, бәеннән ычкынып, шундый чаба башлый, тотып кына тыяр хәл юк. Менә биш ел инде Тальтош Хайдуга хезмәт итә, ләкин хуҗасы бүгенгә кадәр әле аның гадәтләренә ник кенә төшенеп бетә алсын. Көйсез хатынны үгетләгән кебек, Тальтошны бер генә тапкыр үгетләргә туры килмәде аңа... Иштван кыршылып беткән бархыт чалбарының кесәсенә тыгылды, янчык чыгарып тәмәке төрде дә, башында чуалган тынгысыз уйлардан арынырга тырышып, нервланып суырырга тотынды. Бераздан ул дилбегәне тартып, йолкыш биясен яңадан куаларга тотынды; Тальтош үрчемсез адымнар белән алга юыртты. Күп тә үтми Хайду үз җирен элекке граф җиренең төп өлешеннән аерып торган куакка килеп җитте. Реформа вакытында менә шуннан аңа да сигез хольд 1 бүлеп биргәннәр иде. Иштван атын борды, чәчелгән җирдән — җирнең кырыйлары да чәчелгән иде инде, — тагын бер ун метрлар чамасы үтеп, кукуруз сабаклары арасына килеп керде. Ул арбадан сикереп төште дә, Таль- тошын туарып җибәрде. Бия, кукуруз күргәч, кыбырсып китте, комсызланып, яшел сабакларга үрелде, ләкин алар аның карт тешләренә бирешерлек түгелләр икән. — Сабыр ит, сабыр ит, хәзер бирермен, — диде Хайду, аны тынычландырырга тырышып, һәм атының алдына кукуруз . сабаклары ташлады. Хайду, үз-үзен ышандырырга тырышканча, кырга, киләсе атнада бәрәңгене ала башларга вакыт түгелме икән дип кенә, бары шуны карар өчен генә чыккан булса да, аның чын сәбәбе бөтенләй башка, һәм бу хәл апа тынгылык бирми иде. Хайду бәлагә тарды. Ул тоташтан берничә атна буена бер генә минутка да өеннән чыгып китә алмады: хатыны Илонканың бәбиләр вакыты җиткән, ләкин ул аны авыр үткәрә, һәм бичара хатын каты газаплана иде. Аларның баласына дөнья йөзе күрергә язмаган икән: кечкенә Ферика — алар бәбигә тумас борын ук шундый исем кушканнар иде, —туарга да өлгермәде — үлде. Ярый әле Илонка исән калды. Ул, кансызлыктаи ап-ак булып, урын өстендә тиргә чумып ята. Билгеле инде. Иштванга да авыр булды. Шушы берничә атна эчендә 
Хольд (вешрча) җир үлчәү берәмлеге, 0,575 гектарга тиң. (Т ә р җ.)
72 
 
аның матур хыяллары җилгә очты — аңа инде яңа тормыш башланган кебек иде. Алай гына да түгел, бу көннәрдә үзе дә сизмәстән аның ихтыяры йомшады. Хайду, кузла астыннан китмәнен чыгарып, бәрәңге утыртылган участокка юнәлде. Китмәнне бәрәңге төбенә ул шундый җилкенеп батырды, әйтерсең, күк гөмбәзен терәп торган баганаларны казып аударырга тели иде. Бәрәңге сабаклары белән бергә, укмашып каткан балчык каерылып чыкты, һәм оялары туздырылган йөзләгән, кырмыскалар, үзләренең йомыркаларын коткарып калырга ашыгып, кайсы-кайда йөгерештеләр. — Бу төп кырмыскалар өлешенә тигән икән! Эх, шайтаннар! — дип. теш арасыннан гына сүгенеп куйды Хайду һәм тагын бер төпне каерып ташлады. Саргайган сабак җиргә ауды — тамырларын ниндидер бөҗәк челтәрләп бетергән иде. Өченче төптә, авыл малайлары уйный торган кара шарчыклар зурлыгында вак кына бәрәңгеләр күренде. — Эшләр начар... уңыштан да колак какканбыз икән... Иштван әлеге төпләрне эссе туфрак белән күмде дә, китмәненә ябышкан балчыкны кырып төшерде. Баеп барган кояш нурлары астын да, ул үзенең җиренә ачынып карап торды. Юлда тәгәрмәчләр шыгырдавы һәм арбалар дыңгырдавы аны кайгылы уйларыннан айнытып җибәрде. Олы юл борылышындагы сар- гылт-яшел акация куаклары артыннан озын арбалар күренде; аларга кара киемле ирләр һәм ефәк яулык бәйләгән берничә хатын-кыз тезелешеп утырган; хатын-кызларның яулык очлары, төрле төстәге флаглар кебек, җилгә җилфердәп киләләр. Алдагы арбага иллиманьлылар,. Петефи исемендәге игенчелек кооперативы членнары, төялгәннәр; икенчесенә кооператив эше белән танышырга килгән кунаклар утырышканнар, ахрысы; алар башларын боргалыйборгалый бармаклары белән як-якка төртеп күрсәтәләр. Алдагы арбада дилбегәне Иошка Бари тоткан. Аның белән янәшә, кәкре борынын аннан да кәкрерәк трубкасына терәп, кадактай тураеп, кооператив председателе Кальман Юхас утыра. — Киерелеп утыруын кара әле, графмыни, — дип мыгырданып куйды Хайду, аңа карап. Кальман Юхас аңа баҗай тиеш, ләкин менә ел тула инде, алар бер-беренә сүз катканнары юк, килешә алмаслык дошманлыкта яшиләр. Барысы да әнә шул кооператив аркасында инде. Петефи исемендәге кооператив әле оеша гына башлаган вакытларда, яңа хуҗалар арасында Юхас аның беренче башлап йөрүчесе һәм йөрәге булды, ә Хайду иң явыз дошманы иде. Ул үзенең җиренә теше- тырнагы белән ябышып ятты һәм биредә, Иллиманьда да тамырларын җибәрә башлаган яңа хәрәкәттән читтә калырга тырышты. Хайду, артык көчәнмичә, үз кул көче белән дә бирешмәвенә ышана иде — аның Тальтошы бар ич. Икәүләп алар үз җирләрен ничек тә үзләре сөрерләр әле. Машинатрактор станциясе башкаларга кирәксә-кирә- гер, ә Хайдуга аның хаҗәте булмас. Кооперативка ышанмый ул, һәм андый юк-бар эштән монда, Иллиманьда бер дә юньле нәрсә чыкмас дип уйлый. Кайчандыр үзе белән бергә апалы-сеңелле Вираглар артыннан йөргән һәм һәртөрле шуклыкларда бер генә тапкыр катнашмаган, аерылмас яшьлек дусы—баҗасы Юхас шушындый эшнең башында торыр дип ул һич кенә дә уена китермәгән иде. Ә Юхас, руслардан пленнан кайту белән үк, кооператив төзергә өнди башлады һәм — дөрес, башта арендатор кулаклардан артык җир сыйфатында тартып алынган мәйданда гына — кооператив тәмам оештырылып бетми торып, тынычланмады.  
73 
 
Менә хәзер Юхас кузлага менеп утырган да баҗасы ягына күз дә салмый, ичмасам, Хайдуны күрмәскә мөмкин түгеллеге көн кебек ачык булса да, кәпрәйгән купты эшләпәле кире беткән кечкенә башын юри читкә борып бара. Аның каравы, арбада Юхаска аркасын куеп утырган Пал Божо, көлеп, Хайдуга кычкырды: — Әй, хуҗа! Уңыш ничек? Өлгергәнме? — Өлгерсә дә, үзем өчен! — дип, соңгы сүзләргә юри басым ясап, кырт кисте Хайду. — МТС бөтен кешене дә сезнең кебек азындырмый бит... — Шулай шул, аны гел сүгеп торучыларны бигрәк тә! Андыйларны трактор да яратмый... Синең җиреңә машина кертергә дә әрәм бит — кара, анда никадәр дару үләне. Таптап бетерер дә, зыян күрерсең әллә ни... Божоның исәбе сүзне һаман шул рәвештә дәвам иттерергә иде дә. тик Кальман Юхас аңа иңбашы белән төртеп куйды, — җитәр, янәсе. — Безнең янга барып чык, Пишта! VIII Хуҗалыкта ничек эш итәргә кирәклеген күрсәтербез үзеңә. Өйрәнгән белгән, өйрәнмәгән бөлгән,— дип сүз.ен очлады Божо. Хайду аңа ачулы караш ташлады. Кооператив председателе, ризасызлык белдереп, ябык иңбашы белән тагын бер кагылып алды. Божоның урынсызга сөйләнүләре аның ачуын китерә иде, һәм ул теш арасыннан гына мыгырданып куйды: — Юк инде!.. Шул кулак» койрыгының безнең өскә пычрак атуын онытаммы соң? һич... — 1Охас трубкасын капты, аның җирәнү белән кысылган иреннәрендә ике яктан тирән җыерчыклар күренде. Хайду Юхасның сүзләрен ишетә алмады: күңелле • пошкырынган атлар — ә андый яхшы атлар элек графта да юк иде, — арбаларны дөбердәтеп, ерак алып киттеләр. Ул китмәнен ачу белән иңбашына чөйде дә, кыр буйлап алга атлады. Ул кыяфәте белән: «Минем үз эшем бар һәм миндә ниндидер кооперативчылар кайгысы юк», — дип әйтергә тели иде. Вакыт үткәрү өчен Хайду берничә кабак өзеп алды, хатынының бакчасын утап ташлады; җиренең бер читендәге кечкенә генә бу бакчаны бөтенләй чүп үләннәре басып киткән, котырынып үскән үләннәр арасыннан бөрешеп беткән берничә помидор гына күренеп тора. Әрәм булырдайларның барысын да җыеп алырга булды ул. Ул үзенең җирендә кичкә кадәр кайнашты. Дөресен әйткәндә, ул бит өеннән кооператив басуын карарга дип чыгып китте, ләкин ул моны үз-үзеннән дә яшерә иде. Ул никадәр генә ишетмәскә тырышып караса да, кооператив эшләре турындагы хәбәрләр, бигрәк тә күршесе Пал Божоның тырышлыгы аркасында, аңа да барып җитә иде. Палның бертуктаусыз үртәве Хайдуны шашындыра һәм шул ук вакытта аңарда кызыксыну да тудыра иде. «Шулай, башка районнардан да килеп карарлык ни хикмәтләре бар икән соң анда аларның?»— дип уйлады Хайду, ләкин бирешергә теләмәде, яныннан баҗасы Юхас шул кадәр хәтер калдырырлык горурлык белән үтеп киткәннән соң, бигрәк тә. «Күрәсем дә килми минем аларны,— дип кабатлый ул үз-үзенә,— аларның да эшләре әллә ни мактанырлык түгел ләбаса, ә инде бераз хәлләнеп алганнар икән, анысы аның барыбер үз маллары түгел, уртак мал...» Иштван кооперативны үз-үзенә ничек кенә булса да хурларга тырыша һәм күңелен тынычландыру өчен яңадан-яңа сылтаулар таба иде. Ул арада юлда таныш арбалар яңадан күренде, хәзер инде алар, тагын да көчлерәк шау-гөр күтәреп, кирегә тәгәриләр. Алар барып кил
                     VIII П и in та — Иштпаниы кечерәйтеп әйтү. 
74 
 
;ән хуторда, тамак чылатырлык нәрсә дә табылган, күрәсең, — арбада утыручы хуҗалар һәм кунаклар әледән-әле фляжкаларына тотыналар- Арбалар ишәя төшкән. Аннан үзләренә яшьләр бригадасын да иярткәннәр, булса кирәк. Бүген кич отчет җыелышы булырга тиеш, правление инде барысын да хәзерләп куйган, тик кооператив членнарына акча гына өләшәсе калган. Яшьләр җырлап киләләр: Тракторлар, гөрләгез, Сөр, чәч, ур, минем машинам... — Җырлагыз, җырлагыз, егетләр,—дип, көлә-көлә кычкырды Божо алдагы арбадан, — нәкъ безнең Хайду өчен кирәкле җыр бу. \з урынында һаман элеккечә кукраеп утыручы Кальман Юхас аңа ризасыз кыяфәт белән карап алды. Божо тагын кычкырды: — Әй, Хайду, иртәгә бәйрәмгә килми калма! Сине кооперативка яңа черүчеләр арасында күреп, бик шат булырбыз! Хайду бу сүзләрне ишетмәмешкә салышты. Күңелле төркем, алсу томанга уралып, авылга таба гөрләп үтте, һәм аның артыннан күтәрелгән тузан баеп барган кояш нурларында чиксез күп чаткылар булып кабынды. Иштван, җирдән сбруйларын җыеп, яшь кукуруздан кәефләнеп киткән Тальтошын җигәргә тотынды. Авылга җитәрәк, Юхас Пал Божога: — Керми торсын әле ул, сукии сый, кооперативка!.. Кемне кабул итәсен карарбыз әле! — диде. — Ә Хайду, мөгаен, керергә җыена, борыныннан ук күренеп тора, — дип көлде Божо. Аның шадрарак йөзе, тезләренә куеп кисеп утырган карбызына охшап, кызарынып китте. — Минем күрше юләр түгел ул, кайда файда күрсә, шунда бара. — Анысын беләм, — диде кооператив председателе, мыгырданып, — ул үз туганының тиресен тунап алыр... Юк инде; үз көнен үзе күрә бирсен... Божо елмайды: — Нигә шулай кызып китәргә инде. Әгәр дә Пишта кооперативка йөз тотса, тавыкка ияргән чебешләр кебек, калган Хайдулар да аның артыннан иярәчәк. ’Аларның җирләре бер тирәдә, беренә-бере терәлеп үк торалар бит. Пиштаның Хайдулар нәселендә бөтенесенә дә баш икәнен белмисеңмени! Тикмәгә генә граф Хальмаиның кучеры булмаган ул — шундый югары чинны аларның берсе дә ала алмаган! Шунда Божо, башын артка ташлап һәм бугазын тыгыз якаларыннан бушатып, шундый яңгыратып көлде, сикәлтәдә чак кына арбадан очып калмады. — Турысын гына әйткәндә,—дип дәвам итте ул, яшьле күзләрен сөртә-сөртә, — әгәр дә кооперативка Хайдуларның барысы да керсә, ә бу — көн кебек ачык, ул чагында элекке граф җирен кисәкләргә өзгәләүнең кирәге калмаячак, чөнки аның артыннан ул җирнең хәзерге егерме хуҗасы да кооперативка киләчәк, аңлыйсыңмы? Бөтен эш Иштван Хайдуда гына тора, мин аңа шуңа күрә тынгылык бирмим дә. Аңардан көлүемнең сәбәбе шул, бу аның өчен иң яхшы агитация. Кире беткән бит ул, җиңәрсең шунсыз. Ә инде кооперативка һичшиксез кабул итәргә кирәк. Кооперативның җире^берыолы өч йөз хольдка артачак. — Хәтерең шәптән түгел икән, егет. Менә шул! — Юхасның кысылган күзләре үткен пәке йөзедәй ялтырап киттеләр.—Үткән ел безнең ,шне харап итә язганын оныттыңмы әллә аның?.. Ул чагында бу кулак койрыгы очраган бер җирдә кооперативны ничек мыскыллап йөрде соц? — Менә, менә нәкъ шуның әчеп ул безгә кирәк тә инде. — Божо пәке сабы белән Кальманның кабыргасына төртте дә, арбадан карбыз 
75 
 
кабыгын ыргытып бәрде. — Хикмәт тә шунда шул, колхозга шундый каршы кеше кинәт кенә, бөтен авылның күз алдында кооперативка кереп кунсын, ә? Дошманга көенеч, ә безгә сөенеч. — Эш аңа китсә — я мин, я ул, — дип кырт кисте Кальман һәм трубкасын чәйнәргә кереште. — Берсен дә онытмыйм мин... Мин пленнан кайткач, ул мине агач урынына каезларга маташты. Хатыным аптыраган чагында аның мирас өлешен йолкып алып, барлык нәрсәне сукыр бер тиенгә сатып алуы гына җитмәгән тагын. Ә инде хатын бакча сөрергә дип аның йолкыш биясен сорагач... — Беләм, барсын да беләм, үз күзем белән күрдем, — диде Божо, аның сүзен бүлеп. Ул Хайдуны кооперативка тарту уеннан һич кенә дә кайтырга теләми иде. Парторг буларак, бигрәк тә кооперативта партия членнары аз һәм әле ячейка да оештырылмаган бер вакытта, Венгрия хезмәт ияләре партиясе тоткан юлны үзенең ныклы рәвештә тормышка үткәрергә тиешлеген Божо яхшы аңлый иде. Ул үзләренең председателен бик яхшы белә һәм Хайдуга булган дошманлыкның Юхас йөрәгендә шундый тирән эз калдыруына ышанмый иде. Бу каты күңелле, кырык яшәр ирнең бөтен авыр еллар буена җыелып килгән хисләре ташып чыккан, күрәсең. — Күпме өрмәделәр безгә кулак көчекләре... Ә без эһ тә итмәдек, тешне кысып эшли бирдек... Ниһаять, менә корылыкны да җиңдек, кырларыбыз чәчәк атты. Җирдә дымны ничек сакларга кирәклеген бөтен авылга күрсәттек, кулак җырын җырлаучыларга социалистик хуҗалыкның нинди зур көч икәнлеген исбат иттек! Тырышуыбыз бушка китмәде. Ә син, Пишта Хайду, күрерсең әле, астыңа су керер! — Керә башлаган инде, — дип, өлкән ат караучы һәм йөкчеләр бригадасы бригадиры кызыл йөзле Йошка Бари да сүзгә кушылды. — Биясе аның озакка бармас. Аның белән ни азап чиккәнен күптән түгел үзем күрдем. Суканы да көчкә генә сөйри. Бер көн эшләсә, атна буе ял итә. Яз көне бетерде ул аны Пишта. Атына бер кабарлык азыгы юк, ә үзе тегермәнгә йөк ташырга ялланган була. — Танасын да сатты, акчасын даруга тотып бетерде, хатыны авырып ята бит аның, бишенче атна инде. Их, газаплана да соң Илонка — күзләре төпкә баткан, йодрыкйодрык булып күгәреп чыккан, бөтенләй танырлык түгел бичараны. Ярый әле исән калды...—дип өстәп куйды Божо. Ул теш-тырнагы белән үзенекен итә, шуңа күрә үзенең күршесенә карата ничек кенә булса да кызгану хисе уятырга тырыша иде. — Үзе дә, хатыны да бер чыбыктан сөрелгәннәр, — дип, киреләнеп кулын гына селтәде Юхас. Аның күңелен йомшату җиңел түгел иде. — Анысы шулай, — диде Божо, көрсенеп, һәм сүзне оста гына икенчегә борып китте: — Адәм баласы белән ниләр генә булмый бит дөньяда. Үзебезнең кооперативны гына алыйк — уртак бер фикергә килгәнче, ничәме-нпчә тапкыр якалаша язмадык, һәркем күршесенең жулик түгеллегенә, бәлки үзе кебек үк намуслы, туры кеше икәнлегенә тәмам ышанып җиткәнче ярты ел үткәндер. Хәтерендәме, Юхас, синең үзеннән дә бит теге бер капчык бодай турында шикләнгәннәр иде? — Аерым хуҗалык ул үз туганыңны да дошман итә... — Божо аз гына тынып торганнан соң: — Кешенең аңын иҗтимагый мөнәсәбәтләр билгели,—дип, партия мәктәбендә үзләштергән хакыйкатьне әйтеп куйды.—Ныклабрак тикшерсәң, Пишта Ханду гаепле дә түгел. Син соң үзен, Кальман, элегрәк үз кесәңне ныграк калынайту турында кайгыртмадыңмыни? Хәзер дә аннан кай җирең белән артык соң син? Элек ул сиңа зарар иткән, хәзер син аңа зыян китерәсең. Ә аның авыру хатыны? Аңа бит ашарга хәзерләп бирүче дә юк, ә синең хатының соң аның янына кереп тә чыкмый бит.  
76 
 
— Мин аның аларга керүен теләмим дә, — диде Юхас караңгы чырай белән, аның трубкасы дәһшәтле сикереп куйды. — Менә бит! Ни белән аерыласыз соң сез бер-берегездән? Берн» белән дә аерылмыйсыз. Ә син аңардан да яманрак, чөнки сине кооператив та төзәтә алмаган. Бәхетең, пленга эләгеп, мамыкчылык совхозында эшләргә туры килгән, югыйсә син дә, минемчә, кооперативта булыр идең микән. — Ә минемчә алай түгел, — диде Юхас, киреләнеп. — Әй-й, кем сон ул хәтле Пншта Хайду, аның турында шул кадәр сүз озайтып торырга? Мин үз сүземне әйттем — вәссәлам... Божо тагын көлеп җибәрде: Синең сүзеңә ялгар сүзләр табылыр. Бер синең аркада гына ярышта артта калыр хәлебез юк — кооперативка яңа членнар алырга кирәк... — Божо кесәсеннән «Сабад иеп» IX газетасының таушалып беткән номерын чыгарды һәм аны Юхасның эшләпә түбәсенә китереп селкеде. Бу вакытта инде Пншта Хайду биясен күптән җигеп, кооператорларның күздән югалуын гына көтеп тора иде. Бергә кайту түгел, алар- ны ерактан да күрергә теләми иде ул. ‘Авылда, бу да кооператив басуын карарга барган икән, дип уйлаулары бар. Хайду җире белән кооператив басуы арасы, күп булса ^д үрт йөз метрлар чамасы гынадыр, ләкин Пншта бер тапкыр да бу арадан узганы юк. Колхоз — аның өчен түгел ул... «Нигә шунда барын бергә таудан җил себереп төшерми тагын — минем аларга бернинди катнашым юк», — дип тукыды ул һаман үз алдына. Бу юлы Тальтош, ни сәбәптәндер, авыл ягына китмәстәи, кирегә борылды. — Тыр-р-р! — Пншта аны туктатырга тырышты. Ләкин борылыр әмәл юк иде инде — юл бик тар һәм як-ягына, сакчылар кебек, көмешсыман топольләр тезелгән. Арырак китәргә туры килде. Хайду, бераз баргач, дилбегәсен атының сырты өстенә ташлап ук куйды һәм тагын да ныграк кабынып киткән кызыксыну хисен яшерергә тырышып: — Ялё, Тальтош, карап карыйк, нәрсәләре белән шулай мактаналар икән безнең кооперативчылар, — дип, һаваланып биясенә эндәште. Үзенең кирелеге аркасында елның-ел буена аяк та басып карамаган дүрт йөз метр араны үткәнен ул сизми дә калды. Караңгы төшә башлады, тирә-якта берәү дә күренми шикелле, һәм аңа кеше күзеннән куркыр урын да юк. Петефи исемендәге кооперативның дүрт йөз илле хольд басуы Илли- мань крестьяннарының җирләре уртасында менә дигән оазис булып күренә иде. Бу урында җир-анаиың күкрәге сөзәк калкулык ясап күтәрелгән һәм аны ике куе-яшел киң тасма булып сузылган кукуруз басуы зөбәрҗәт муенса кебек бизәп тора. Калкулыкның түбәсенә якынрак җирдә Хайдуга таныш булмаган ниндидер бер үсемлек күренде. Мамык иде ул. Хайду арбасын туктаткан урында кукуруз шундый шәп уңган иде, тотып карамый һич булдыра алмассың. Ул кузладан сикереп төште дә, калтыранган бармаклары белән кукурузның куе-яшел төз һәм нык сабакларын, тыгыз чәкәннәрен, кытыршы яфракларын капшарга тотынды. Игеннәргә шундый куәт биргән тылсымлы нәрсәнең сере шунда түгелме икән дип, Хайду аяк очы белән җирне актаргалап карады. Дөрес сүзгә җавап юк—иң бәйләнчек кеше дә, бөтен тирә-яктан эзлән- чыкса да, бер бөртек чүп үләне таба алмас, ә җир инде, — бигрәк тә
                     IX а б а д н и п» — Венгрия хезмәт ияләре партиясенең үзәк органы. 
77 
 
Хайдупы шунысы таң калдырды, — әйтерсең, лә, өстеннән әле генә китмән үткән. — Бер биш тапкырлар китмәнләгәннәрдер, шуннан да ким булмас,— дип, мыгырдана-мыгырдана туфракны угалады ул. — Кызык, ничек җитешәләр соң алар? Ул, атына утырып, ары китте... Яшел алъяпкыч^ булып калкулыкны уратып алган турнепс полосасы бер якта сузылып калды. Калкулыкның түбәсе алтын көнбагышлардан таҗ кигән. Сөзәклек буйлап түбәнгә, ярты километрлар ераклыкта күренеп торган хутор ягына таба шикәр чөгендере полосасы сузылып киткән, кооператив анысын дәүләт белән договор төзеп чәчкән. Чәчүлекләргә тел тидерерлек түгел, алар зур-зур участокларга җәелгәннәр, моны сукыр кеше дә күрер иде. Чикләре белән йолдызны хәтерләткән зур кыр көзге чәчү өчен сөреп тә куелган инде. Хайдуның йөрәгендә көнчелек уты кабынды. Ул күңеленнән бу кадәр байлыкның кооперативка күпме доход китерәсен исәпләргә кереште. Алда фольварк X күренде. Граф Хальмаи заманында бу иң бөлгән хутор иде — башка хуторлардан бирегә эшкә килгән батраклар һәм хезмәтче хатын-кызлар терлекләр белән бергә кунып йөрделәр, алар өчен тору урыны булмады. Ә хәзер хутор шул хәтле үзгәргән, Хайду аны көчкә таныды. Аның күз алдында зур бер поселок җәелеп ята. Загоннар белән йорт арасындагы бушлык урынга өйләр салынган, каралтылар төзелгән, урталыкка зур һәм иркен лапас корылган. Кызыл түбә астында төрле авыл хуҗалыгы инвентаре тыгызлап тезелгән, зәңгәргә буялган бер зур машинага хәтта урын да калмаган. Аның артыннан рәт-рәт тезелгән чәчкечләрнең кабыргасыман тешле-тешле тәгәрмәчләре чыгып’ тора. Лапастан бер читтәрәк тимерче алачыгының ак калай белән ябылган түбәсе ялтырап күренә. Аның киң тимер капкасы ябык. Капка алдындагы юан агач бүкәндә сандал боегып утыра. Загонның кырга караган стеналары буйлап өр-яңа дуңгыз абзарлары тезелеп киткән. Аларның яңа ышкыдан гына чыккан такта стеналарында кояш нурлары уйный, саргылт очкыннар салам эскертлә- ренең алтынланып чагылуы белән аралашалар. Шул тирәдә үзенең оныклары белән Бари карт эшләп йөри. Алар зур сәнәкләр белән ат абзарына печән ташыйлар. Ара шактый булса да, Хайду аларны күрү белән үк танып алды. Кооперативка кергәч, Барилар семьясына терлекләр карау эшен тапшырдылар. Карт үзе дуңгызлар фермасында хуҗалык итә, оныклары сыерлар, атлар карыйлар. Ерактан Хайдуга алар салам эскерт- ләрс өстеннән акрын гына тәгәрәгән зур кызыл шардай кояшны менә- менә сәнәкләре белән эләктереп алырлар кебек күренә. Ләкин матур күренешләргә аның әллә ни исе китми. Ул эш кешесе, аны көндәлек дөнья мәшәкате күбрәк кызыксындыра. Хуторны әйләндереп алган зур булмаган канау аркылы салынган таш күпергә җиткәч, Пишта дилбегәне тартты. — Тыр-р-р, тукта! Ул арбадан сикереп төште дә, күпер рәшәткәләре өстеннән иелеп карады. Макталган сугару системалары шушы микәнни? Бу корылма, Кальман Юхас бер совет колхозындагы сугару системасын күреп кайткач, аның тәкъдиме буенча, шуңа охшатырга тырышып эшләнгән иде. Дөрес, бу бик тупас күчермә булып чыккан, ләкин шулай да ул калкулыкның теге ягындагы уйсулыкта урнашкан тәҗрибә кырын корылыкның иң котырынган вакытларында су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде әле.  
                     X Фольварк— хуҗалык корылмалары белән утар. (Тәрҗ.) 
78 
 
— Шулай икән. Башкалардай суны тартып аласыз, димәк. Алай иткәч, әллә ни чыгарырга була! — дип, тагын ачуын кабартырлык сылтау табуына шатланып мыгырданды Хайду. Ул кузласына менеп утырды һәм хуторны читләтеп кенә шоссега чыгарга уйлады. Ул, Тальтошып дилбегә белән каккалап, көн сүрелеп баруга да карамастан, шабыр тиргә баткан маңгаен сөртә-сөртә хутор ягына тагын бер тапкыр күз төшереп алды. Элекке управитель йорты түбәсендә кызыл флаг җилферди, алгы ягында кем кулы беләндер язылган. «Яшәсен хезмәт ияләре партиясе!» дигән сүзләр күренә. Биредә хәзер — кырчылык бригадасының тулай торагы. Әче печән исе, төчкерәсен китереп, Хайдуның борынын кытыклады. Бари малайлары, зур-зур печән өемнәрен сәнәкләренә алып ат абзарларына ташыйлар. Кибә башлаган люцерна шундый хуш исле — йомшак кына искән җил аны хәтта бирегә кадәр китереп җиткерә. Хайду, борылып кирегә таба юл тотарга чамалап, дилбегәне тартты, ләкин менә шунда инде бөтенләй көтмәгән бер хәл булды: Тальтош, нәрсәдер исенә төшкән кебек, кинәт кенә тыпырчынып, каушап калган Хайдуның кулларыннан дилбегәне башын бер чайкау белән тартып төшерде дә, туп-туры хуторга таба элдертә башлады. — Тыр-р-р! Тукта, имансыз!—дип чинап җибәрде Хайду һәм чыбыркысын эләктереп алып, арба өстендә аягүрә торып басты да, бар көченә атын ярырга тотынды. Ә Тальтош ярсыгаинаи-ярсый барды, арык кабыргалары зур гармонь күреге кебек бер сузылып, бер җыерылдылар. Аның яргаланып беткән тояклары хәзер ат абзарлары тирәсендә дөберди инде. Ул юлсыз-нисез чаба, дилбегә арба кырыенда җирдән өстерәлеп бара. — Тыр-р-р! Тыр-р-р! — дип акыра Хайду, тамак ярып. Эшләпәсе, башыннан очып китеп, тузанга төшеп тәгәри, чәчләре җилгә тузгып бара. — Арбаны җимерә бит, үләт кыргыры! — Шулай дип кычкыруы булды, алгы уң тәгәрмәчнең тимер кыршавы ычкынып, ишек алды буйлап шалтырап тәгәрәп китте һәм ат абзарының таш стенасына шаңгырдап барып бәрелде. — Тыр-р-р, үләксә, дөмегеп киткере!—Хайду, каһәрли-каһәрли, атын эләккән бер җиреннән ике куллап чыбыркысы белән тагын да шашыныбрак ярырга тотынды. Ләкин тагын Тальтошның бәхете җинде: чыбыркы аның койрыгына уралды. Хайду чыбыркы сабын кисәк кенә үзенә тартты, һәм Тальтош менә шунда үз исеменең тикмәгә генә Тальтош 1 булмавын күрсәтте: ул ярсып, шундый ыргылды, бичара Хайду кузла аша мәтәлеп китте һәм арба төбенә гөрселдәп барып төште. Бари малайларыннан берсе, Пиштаның мөшкел хәлдә калуын күреп, люцерна күтәргән сәнәген ташлады да, котырынган биянең юлына аркылы төшмәкче булды, ләкин, кыргыйланган Тальтошның туп- туры үз өстенә килгәнен күргәч, аңа ашыгыч рәвештә табан ялтыратырга туры килде. Бу урында да тагын бер гаҗәп хәл булды... Тальтош пошкырып, кешнәп җибәрде дә, Бари ташлап киткән люцерна өеме янына килеп, ал аякларын киң җәеп шып туктады. Күз ачып йомганчы борыны печән эченә кереп югалды, сыңар күзе тасыраеп китте. Шундук башын күтәргәндә, авызының, ике ягыннан да озын яшел люцерна мыеклар салынып тора иде. — Эх-хе-хе-хе! — Лапас астында басып торган Бари картның кеткелдәп көлгән тонык тавышы ишетелде. 
’Тальтош — венгр эпосындагы канатлы легепдар атның исеме.  
79 
 
— Менә ничек икән... люцерна ашыйсы килгән аның! Кара син аның ашавын — ут чыгара, — диде тешләрен ыржайтып, кабакка охшаш башлы, имәм кебек таза гәүдәле кече Бари. Аның тирескә буялып беткән күлмәгенең ачык изүеннән нык, көчле күкрәге калкып тора иде. Арба төбеннән караңгы, усал чырай белән Хайду күтәрелде. Ул үзен шундый зур хурлыкка калдырган башбирмәс хайванны өзгәләп ташлардай кыяфәт белән җиргә сикереп төште дә, йодрыкларын йомарлап, Тальтошның кабыргаларын дөмбәсләргә тотынды, ләкин тегесенең моңа исе дә китмәде, Хайду тик кулларын гына авырттырды. Болай да берни чыкмагач, ул, җене чыгып, чыбыркысына ташланды. Ләкин Бари карт арага төште һәм Иштванның кулыннан тотты: — Я, тилермә, Пишта! Әйдә, исәнлеккә-саулыкка ашый бирсен, аннан гына бөлмәбез, люцерна җитәрлек бездә. — Ә-ә? Сезнең печәнне ашатыргамы?.. Җир упсын әгәр... Җибәр! — Хайду картны этеп җибәрде дә, атына ыргылып, чыбыркы сабы белән аның муенына бирде. — Эх син, мур кыргыры нәрсә! Кооператив печәнен авыз итәсең килдемени! Үзебезнең кукурузыбыз гына аздыр шул?—дип такмак- лый-такмаклый мескен бияне дөмбәсләде ул. Ләкин Тальтош боларга кылын да кыймылдатмады. Ул бит, заманында руслардан котлары алынып көнбатыш якка табан ялтыратучы йөкче-немецлар тукмагын күп татыды, ә бу тәпәләп алу аңа җиңелчә массаж гына иде. Аның җыерчыкланып беткән тиресе калтырап та карамады, ичмасам. Чыдамлылыгын күрсәтергә булган, күрәсең,— Тальтош тәмле люцерна өеменә борынын төртте дә, урыннан кузгалуны бөтенләй исенә дә китермәде. Хайду сүгенмәгән сүзен калдырмады, атын чыбыркы сабы белән дә төйгечләп карады, үкчәләре белән дә типкәләде, тик барсы да бушка гына иде. Ахыр чиктә бер төкерде дә, эшләпәсен алырга китте; ул арада кече Бари төшеп калган кыршауны тәгәрәтеп китерде. — Хәзер инде ул таңга кадәр ятачак, киләсе якшәмбегә кадәр ятмаса әле, — диде Хайду, ачулы мыгырданып. — Беләм мин бу мур кыргыры нәрсәне, ләкин бу хәтле хур булганым юк иде әле... Пишта ачуыннан чак кына елап җибәрмәде, шулай да сиздермәскә тырышты. Ул постромкаларны ычкындырып, дилбегәне җыеп куйды да, тугымны арбага ыргытты. — Бу җимерек арбага хәзер орынырга да ярамас, шундук таралып китәр... Бари карт аны тынычландырырга тырышты: — Әй, исең китмәсен, Пишта! Арбаңны бездә калдыр. Иртәгә бәйрәм, барыбер синең беркая да барасың юк, ә дүшәмбе көн безнең тимерчеләр эшкә килгәч, күз ачып йомганчы барсын да рәтләп бирерләр. Юкка башыңны ватма. —- Бияңә дә күз-колак булырбыз, — дип, оныкларының зурысы Бариның сүзләренә кушылды. — Аны абзарга кертеп куябыз да, эшең бетте. Ашатырбыз, эчертербез. Бәйрәмдә барыбер безнең кайсыбыз булса да дежур торачак. — Менә хәзер, төне буе каравыллап чык инде син аны — селкенеп ТӘ карамаячак ул,—диде Хайду, ачулы мыгырданып. Ул җирдә яткан атына аягы белән типте. Кече Бари көлеп куйды: — Төне буе,^ имеш. Без юкка гына ат караучылар курсын тәмамла- Дыкмыпи, шулай бит, картлач? — Ул биянең колак артын кашыды. Тальтош ашыкмый гына люцерна чәйни бирде.  
80 
 
Шулай якты чырай күрсәтүләре Иштванның ачуын гына кабартты» Элек ул Барилар семьясына җирәнеп карый иде. Алар гомерләре буена ялчы булып яшәделәр, ләкин бер генә хуҗада да бер елдан артык тора алмадылар; алар алтау иде, шуңа күрә хуҗаларга каршы гел баш күтәрәләр, һәм ул һәрвакыт сугышу белән тәмамлана торган иде. Ә хәзер? Хәзер алар монда түрәләр кебек, һәммә нәрсәгә дә үзләре баш, җитмәсә тагын юаш сарык булып кыланалар. Бари карт аңа кооператив хуҗалыгын күрсәтте: дәүләт белән төзелгән договор буенча симертүгә куелган йөз баш дуңгыз, нәселле сыерлар, алар арасында көненә 25 литр сөт бирә торган швед токымлы матур Гертруда. Металл челтәр белән әйләндереп алынган кошлар фермасы. Бу малның зур өлешен, шулай ук илле баш каракүл сарыкларны да, кооператив дәүләттән бурычка алган. Иштванның күңелендә яңадан көнчелек кабынды. Көн караңгылана барды. Хайду белән Бари, барсын карап, арба янына әйләнеп килгәндә, Тальтош абзарда иде инде. Иштван кәефсез генә кулын селтәде, ләкин каршы сүз әйтмәде. — Монда бөтенләйгә калса, начар булмас иде аңа, — диде, кече Бари күңелле кыяфәт белән. — Безгә сөт ташырга ат кирәк, шуңа бик аптырыйбыз, ә үзебёзнекеләрие андый юк-бар эшкә җигәргә жәл... Шулаймы, картлач, ә? — диде ул һәм бияне муеныннан йомшак кына шапылдатып сөеп, аның әле тире кибеп җитмәгән янбашларына тырнагы белән сызгалап алды. Тальтошның моңа бер дә ачуы килмәде һәм, яңа абзардан китәсе килмәвен күрсәтергә теләгәндәй, яңа гына җәелгән саламга ятты. — Анысы да дөрес. — диде Бари карт, күз кысып, — иртәгә безнең кооперативка бик күбәүләр керәчәк... Эх-хе-хе... Барысын да алабыз, атлары, арбалары белән... Хайду тагын кулын гына селтәп, мыегын чеметкәләп алды һәм саубуллашу сүзе итеп: — Ш улай итеп, мин дүшәмбе көн килермен. Ә хәзергә сезгә рәхмәт, — диде. Җәяү генә кайтып китте ул, авылга җиткәндә, тәмам караңгы төшкән иде инде. Иллиманьга электр үткәрелгәннән бирле, урам чатларында һәр җирдә фонарьлар янып тора, ерактан карасаң, авыл яна дип уйларсың: электр йолдызлары югарыда урамнар өстендә асылынып торган тузан болытын үтәли яктырталар, анда вак чебеннәрсыман миллионлаган чаткылар йөзәләр һәм җимеш агачларының карасу көлтәләре өстенә акәын гына төшә баралар. Авыл очына килеп җиткәч, беренче фонарь янында ук Хайдуга кемдер эндәште; эндәшүче үзенең кечкенә өс янында агач астында утырган Капор әби булып чыкты. — Бу синме, Пишта? Тизрәк өеңә йөгер, хатыныңның хәле тагын начарланып киткән. Доктор хатыны янына барган идем, борыч илттем, нәкъ шул чакны доктор әфәндене алырга килгәннәр иде. Хайду тетрәп китте: — Чынмы? Ул бөтен көченә өйгә чапты. Ям капканы җимерә язып кереп, ул шҮгек алдыннан чабып узды, болдырның озын түбәсен терәп торган баганалар арасыннан җилдертеп үтте дә, өйгә атылып килеп керде. — Тс-с,—дип, ишарәләп туктатты аны врач, бүлмә уртасында таз өстендә кулын юып торган җиреннән. — Йоклый. Хайду өнсез калды, аннары борчулы йөз белән акрын гына авыру янына килде.


 
Кровать кырыенда елый-елый күзләре шешенеп беткән Юлиш — Илона Хайдуның бертуган сеңелесе, Кальман Юхасиың хатыны — утыра. Борчулы хәбәрне ишеткәч, — Илона үлә дип, хатыннар бөтен авылга тавыш күтәргәннәр — Юлиш түзеп тора алмаган, кычкырышуларын да онытып, туганы янына йөгергән. Кулларын юганнан сон., доктор үзенең инструментларын кечкенә чемоданга тутырды да, тавыш-тынсыз гына чыгып китте. Хайду сүзсез генә кечкенә тәбәнәк тәрәзәләрне тутырып ачып җибәрде. Тәрәзә төбендәге яран гөл чүлмәкләре бүлмәгә һава җибәрмиләр иде. Ул алар- ны идәнгә алып куйды һәм өстендә юеш чүпрәкләр салынган таз торган, эскәтер ябылган өстәл янына барып утырды да, башы белән, куллары өстенә иелде. Юлиш та байтак вакыт сүзсез утырды, аннары, сулыгып-сулыгып такмакларга тотынды. — Әй. әй, бичара туганкаем, Илонкам, ниләр генә булды соң сиңа... Ул алъяпкыч итәге белән күзләрен сөртеп алды һәм авыруның чыланган аркасы астыннан шуышкан түшәкне рәтләп куйды. Илонканың бәләкәй башы зур мендәргә чумган. Ул төш аралаш .авыр сулый иде, хәзер инде бераз җиңеләя төшкән. Тавыш-тын юк. Юлиш такмаклый бирде: — Барысы да шуның аркасында бит, кадерле туганкаем минем, ирен сине бер генә тамчы да жәлләми, эшләтеп бөтенләй харап итте, кансыз тәре. Тугызынчы аенда бакча утарга, көлтә бәйләргә ярыймы соң инде ана булыр кешегә? Белмим, ничек син бу көнгә кадәр яши алгансың әле, мескенкәем... — Сездә дә ул кул кушырып утырмаган булыр иде, — дип, сүз кайтарды Хайду өстәл артыннан, — безнең өчен кем эшләр дип беләсең. — Безнең кооперативтамы шулай? Ә без булмыйча кем соң Гале- нага ике айлык ял бирергә дип карар чыгарды? Аңа гына да түгел әле, Секерешнага да, Лайконага да, Аннуш Габичка да, Юци Кираль- га да — яшь киленнәребезнең барысына да. Күрдеңме, аларның нинди бәбиләре туды? һәркайсы бишәр кило, гөл кебек гөрләп үсәләр. Өстәвенә, барлык аналарга шул вакыт өчен түләргә, уртак уңыштан процент бүләргә булдык. Хайду бер җавап та кайтармады, үзен сарып алган уйларны кәкре- бөкре бармаклары белән изеп бетерергә тырышкандай, күптән инде пәке күрмәгән, шырпы кебек кара сакал төкләрен генә шытырдатып угалады. Юлиш шактый дәвам иткән тынлыкка түзмәде, Хайду янына, өстәл артына килеп утырды. —- Нинди хәлгә төштең бит син?! Кладовоегызны, сараегызны карап чыктым. Ник бер генә нәрсә булсын, ичмасам, бозау ялаганмыни. Ә миңа син банктан зур гына ссуда алгансың дип сөйләгән булдылар тагын. — Анда синең ни эшең бар... — Нишләп эшем булмасын? — дип ысылдады Юлиш.—Илонка миңа туган түгелмени? Әллә син мине аның теләкләренә шулай төкереп карарга юл куяр дип уйлыйсыңмы? Бу йортта синең өлешең булган кебек үк, аның да өлеше бар. Җитте инде, күп көлдең безнең өстән. Безне бер-беребезгә өстерүче дә син булдың, синең аркада кычкырыштык, ызгыштык. Иргә чыкканчы нинди тату идек без! Пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәдек. Ярлы булсак та, бер-беребездән көнләшү дигән нәрсә уебызда да булмады. Ә хәзер, кулак кубызына бии башлагач, бөтенләй намусыңны югалттың... Менә хәзер дә... Әйт әле, кая синең йолкыш бияң? — Кооперативка керде, — диде Хайду, сагышлы көлеп. Аның көлүе кабак ярган тавышны хәтерләтте. — Миннән сорап тормады, тотты да Г). .С. Ә." 9, Q]

 
керде. Тилерде бит, ләгънәт, мине сезнең хуторга чаптырып алып килде дә, ник кенә бер кузгалып карасын урыныннан; кирелеген беләсең ич инде аның. Шунда калдырырга туры килде... — Менә бит, ат булып ат та синнән акыллырак. Ә сиңа — күзле бүкәнгә, әйттең ни, әйтмәдең ни: шулай булмый соң! Аны, янәсе, халык власте яңа хуҗа иткән, шулай булгач ни ул... — Җитәр! Сайрадың — булды!.. — Хайду йодрыгы белән өстәлгс сугып куйды.— Миң сезнең агитациягезгә мохтаҗ түгел, иптәш Юхас! — Бу сүзләрнең шул хәтле ясалма чыгуына ул үзе дә гаҗәпләнде. Соңгы вакытларда Пиштаның теңкәсенә тигән тыйгысыз уйлар, күрәсең, аның ихтыярын сындырдылар. Аның сүзләре утка май сипкән кебек кенә булды — Юлиш тагын да кыза төште, сугышырга җыенган күркә төсле кабарынды, ләкин нәкъ шул минутта аңа урамнан бер бала кычкырды. — Юлиш түти, Кальман абый кайтты, сезне чакыра. Өйдә булмаганга ачулана; шәһәрдән кунак килергә тиеш, ди. — Хәзер кайтам!—дип кычкырды Юлиш тәрәзәдән. — Ярый, мин сезгә киләм әле, — диде ул, Пиштага борылып. — Туганымны аякка бастырмый куймам мин. Ә үзең, миңа дисәң, җәһәннәмгә олак шунда... Сезнең эт көтүе кебек үрчегән бөтен Хайдулар нәселеннән бер генә хатын да, ичмасам, килеп аш та пешереп бирмәгән, мескенкәемә. Ничек җитешсеннәр алар авыру янына килергә, акча артыннан куалар ич... Ул Илонаның урынын рәтләде дә, кырык катлы юбкасын җилфердәтеп, ачулы зур коштай ишектән пырылдап чыгып китте. Хайду дуңгызларга кукуруз салды, абзар ишеген ябып куйды, клодовойны бикләп алды да, өйгә кереп, тагын өстәл янына килеп утырды һәм терсәкләре белән ак эскәтергә таянды. Хатыны хәзер тынычрак һәм тигезрәк сулый иде, Пиштаны да йокы баса башлады. Башы аның һаман салына барды... Ләкин бу *көн Иштван Хайду өчен газап чигү көне булырга язган, күрәсең. Килеп ишекне шакыдылар, һәм Герге Шованьның башы күренде. Яше аның әле кырыкка гына якынлашып килсә дә, башы тап-такыр иде инде. Ашау яклары такы-токы булганга, башында бер бөртек чәче, авызында бер теше калмаган. Җирен унсигез хольдка җиткерү өчен. Герге күп еллар бөтенләй диярлек ач яшәде. Аның болай да алҗыган йөзе ашказаны авыруыннан көл кебек калган; башын, гомерлек сызлавыклар басканга, һәрвакыттагыча, калын сары яулык белән бәйләгән, яулык өстеннән бүрек кигән. Кунакларның икенчесе Пиштаның кардәше Габор Хайду иде. Абзыйсы янына ул да нәкъ Шовань йомышы белән, Кәкре урамда яшәүче бөтен Хайдулар исеменнән килгән. — Хәерле кич, — диде Шовань. Өйдәге тынлыктан һәм авыру Илонаның урын-җирен күреп, ул уңайсызланып китте. — Биредә шыпыртрак сөйләшергә кирәк икән... Ул үзенең агач табанлы башмагы белән тавыш чыгармаска тырышып, аяк очларына гына басып эчкә үтте. — Утырыгыз, әйдә, — дип, хуҗа кулы белән сәкегә күрсәтте.—Сөйләгез, эш нәрсәдә? — Син үзең дә беләсең инде, — диде энесе, якынрак килеп, һәм түгәрәк йөзе белән Пиштага таба иелә төште. Бөтен Хайдулар нәселендәге кебек, аның да йөзен куе кара төк баскан һәм шундый ук кара кечкенә күзләре ялтырый иде. — Безнең янга кооператив агитаторлары килеп киттеләр бит. Ә җирләребез безнең, үзең беләсең, башка-баш тиеп тора. Менә Герге абзый да шул ук эш белән... Шовань да: — Нишлик соң? — дип сорап куйды.

83 
 
— Син Халык фронты комитеты члены булган кеше, политика кешесе, ни эшләргә кирәклекне яхшырак беләсең. Кабыргасы белән куелган мондый сораудан җавапсыз котылырга мөмкин түгел иде. Пиштага, йотардай булып, дүрт күз карап тора. Ни эшләргә? Кооперативка керәм дип әйтергәме? Оят, хурлык! Шундук аның абруе калмаячак. Әллә кермим дип әйтергәме? — монысының дө- рес булмавы бар... — һм... Әйе... — дип мөңрәп куйды Хайду. — Сез үзегез ничек уй лыйсыз соң? Кунаклар да, Пишта кебек үк, кыен хәлдә калганнар иде, — тегесе дә, монысы да ни эшләргә белмәделәр: авызың пешкәнне сизми дә калырсың! — Ни уйларга да белгән юк, — диде Герге Шовань, уңайсыз хәлдән чыгарга тырышып. — Монысы да яхшы, тегесе дә начардан түгел. Юкка гына мактанмыйлар алар — аларныкы дөрес. Минем җир кисәге аларга күрше генә — эшләре ничек гөрләгәнен үз күзем белән күрен торам... Тик гел шулай булып торыр микән соң?.. — Исәпли башласаң, керүе дә хәтәр кебек, — дип, хәйләгә сабышты Габор Хайду, — кермәсәң, соңыннан үкенеп куюың бар, уздырып җибәрсәләр әгәр бездән. Быел аларның эшләре шәп, ә киләсе елга тагып да шәбәергә мөмкин. Хайдуның арган башында, кинәт, үзен кыен хәлдән коткарырлык бер уй чагылып китте. — Мин сезгә менә нәрсә әйтер идем: һәркем үзе өчен ничек яхшы дип тапса, шулай эшләсен. Үзенчә эшләсен, соңыннан кешегә үпкәләрлек булмасын... — һәм ул, горур кыяфәт белән — үз кешеләре алдында абруен төшермәс бдгг инде —өстәп куйды: — Мин үзем дә үземчә хәл итәм һәм үз юлымнан китәм! — Анысы шулаен-шулай, — дип мыгырданып куйды Шовань, тик ул юл кая борылыр икән?.. Синең җирең иң кырында бит. — Сез минем өчен борчылмагыз. Үзем ничек хәл кылсам, шулай эшләрмен дә, үз юлымнан чигенмәм, хурлыктан да курыкмам. Сезгә дә шулай ук юлыгызда нык булырга киңәш бирәм. Аңлашылдымы? Кунаклар беравыздан җавап кайтардылар: — Аңлашылды... Әгәр шулай икән, ул вакытта, әлбәттә. Ничек аңламаска... Алар, Хайдуның үзләреннән тизрәк котылырга теләвен күреп, ашык-пошык хушлашып чыгып киттеләр. Урамга чыгып, берничә өй үткәч, Герге Шовань акрын гына Габор Хайдуның иңбашына какты: —- Димәк, Пишта керергә җыенмый. — Җыенмый дисеңме? — диде Габор, кабынып китеп, — атлыгып керәчәк, моның шулай икәне менә хәзер минем шушы урында басып торуым кебек ачык. Шәп үгетләгәннәр аны, әйтәсе дә юк. — Алдыйсың, егет. Бу турыда бит ул бер сүз дә әйтмәде. — Бәхәсме! Керәчәк ул, — дип, кул сузды аңа Габор. Бәхәс кызып китте. 'Ахырдан алар, икесенең дә бернәрсә дә белмәүләрен әйтеп, килештеләр. Пишта Хайду оста котылган бит алардан! Алар иртәгә барлык тугантумачалары белән, һичшиксез, җыелышка килергә булдылар. Анда баргач, күз күрер әле... Алар шулай сүз көрәштереп барган арада, Пишта Хайду утны сүндереп, кулларын ак эскәтергә куйды да авырайган башын кулларына салды һәм шунда ук йокыга талды. Аның баһадирларча гырлавы урамга хәтле ишетелә иде. Юлпш бу вакытта өендә үзенең ире белән көрәш алып бара иде. Кальман Юхас, авылга кунаклар алып кайтканнан соң, алар белән күп тә үтми саубуллашты. Тегеләре Петефи исемендәге Иллпмапь с*
84 
 
кооперативының зур данын бөтен округка таратырга кайтып киттеләр. Юхас ярты сәгатькә генә авыл партия ячейкасы секретаре Пушкаш янына кереп, аның белән иртәгәге бәйрәм программасын карап чыккач, ашыгып өенә таба атлады. Кооператив членнарының кичкә билгеләнгән гомуми^ җыелышына кадәр капкалап алырга кирәк иде. Ләкин ул уйлаганча булып чыкмады — хөрмәтле ханым-әфәндс Юл иш авыру апасы янына киткән икән, ә кичке ашның исе дә юк. Соңгысы, дөресен әйткәндә, анысы түгел, ә Юлишпыц ачуы көтмәгәндә жәлләүгә алышынуы Һәм Хайдуларга ярдәмгә китүе Юхасның түземлеген чыгырыннан чыгарды.^ һәм ул, хатынының кайтканын да көтмичә, өйдән йөгереп чыкты. Кооператив правлениесе авыл советы бинасы белән янәшә, крепостька охшаган зур йортка урнашкан. Бу йорт элек, ашлык яндырган өчен халык трибуналы тарафыннан хөкем ителгән кулак Берцн Дороныкы иде. Ләкин бик зураеп һәм баеп киткән кооперативка шушы иркен йорт та кысан була башлады. Порт бик күп кечкенә бүлмәләргә бүлгәләнгән — кулак тәкәбберлеге бүлмәләрнең, бәләкәй булса да, күбрәк булуын таләп иткән. Җыелышлар үткәрерлек зур зал ясау өчен ике стенаны сүтеп алырга туры килде. Бүген бу зал шыгрым тулган — кооператив членнары хатыннары һәм бала-чагалары белән килгәннәр. Җете плакатлар белән бизәлгән стеналар буйлап бөтен залга тезелгән төрле төстәге чәчәк бәйләмнәре астында, эшчән авыл халкының ике буыны — картлар һәм яшьләр — гөжләп утыра. Эре сөякле, көмеш башлы картлар үзләренә аңлашылмаган яңа тормышны зур кызыксыну белән күзәтәләр, бирегә җыелган зур семьяга: кулларына яшь бала күтәргән берничә дистә яшь чая киленнәргә, җырларның искесен дә, яңасын да бер авыздан җырлап утыручы үзешчән сәнгать түгәрәге членнарына — күңелле егетләр һәм кызларга күз ташлыйлар. Менә җыелыш башланды, правление председателе кооператив членнарына акча өләшергә тотынды. Акчалы конвертлар естенә сугылган яхшы ук цифрлар председательне бераз тынычландырып җибәрде. Аның чытык йөзендә елмайган- сыман бер кыяфәт күренде. Ни әйтсәң дә, һәр хезмәт көненә 25 әр фор- тинг 11 туры килә бит. Кооператив членнары арасында, һәртөрле яшелчә. ашлык һәм терлек азыгыннан тыш, ярты ел эчендә дүртәр мең фор- тинг а:< :а алучылар да бар. Үзенең оныклары белән Бари карт өлешенә дә аз тимәде". Карт учларын төкерекләп, конвертны ертты да, «Балык кап, эресе дә, вагы да» дип такмаклый-такмаклый аннан өр-яңа аллы- гөлле кәгазь акчалар төрелгән калын-калын пачкалар тартып чыгара башлады. Залдагылар күңелле көлеп җибәрделәр. Юхас, соңгы конвертны иясенә тапшырды да, шәһәрдәй җибәрелгән ..әкилнең соңгаруын күреп, кыска гыңа йомгаклау рече белән чыкты. Ул өзеп-өзеп сөйләде һәм речь бик үк шома булмаса да, аның көчәнә-көчәнә әйткән сүзләре кискен һәм нык иделәр. — Иптәшләр! Без үзебезнең көчебезне бөтен авылга күрсәттек. .Моны күзе бар һәр кеше күрә... һәм без уңышларыбыз турында кыю сөйлибез... безгә куркыр урын юк... безгә күпләр кушылдылар, ләкин безгә тагын да күбрәк булу кирәк. Иртәгә булачак җыелышта безнең семьяга керергә теләүчеләр күбрәк булсын. Никадәр күп булса, *шул кадәр яхшырак! Бу, әлбәттә, без керергә теләүчеләрнең бөтенесен дә, тикшерми-иитми алабыз дигән сүз түгел, һич алай түгел. Безнең кооперативның һәрвакыт яманатын саткан кулакларга һәм кулак койрыкларына урын юк бездә. — Юхасның бөкре борынлы сары йөзе кызарып
                     11 Фортин г —венгр акчасм, 1 сум 05 тиенгә тиц. (Тәрҗ) 
85 
 
кипе. — Кирәк ярлы булсын, йортсыз-казыксыз хәерче булсын... Әгәр дә ул кулак җырын җырлаган икән — аның безгә юлы ябык! Җыелыштагылар бу сүзләрне шау-шу белән хуплап каршы алдылар. Төрле яктан: — Дөрес! Алар бездән көлделәр! Аларның хатыннары, изге бикәләр, безне күргәч, төкеренәләр иде! Дошманнар җитәрлек.иде. Андый дошманнар кулактан да яманрак, — дигән сүзләр ишетелде. Пал Божо, җыелышның шундый көтелмәгән якка борылып китүен күреп, урынында кыбырсынды — ул бит, кооператив парторгы буларак, партия юлын тайпылышсыз алып баруны тәэмин итәргә тиеш, ә Кальман Юхас ул юлдан әле уңга, әле сулга чыга. Божо Юхасның хутордан кайтканда әйткәннәренә юкка гына бик җиңел караганлыгына төшенеп алды. Мәсьәлә җитди төс ала, бугай. Залда тавыш купты. Кооперативның кайбер членнары кычкырына башладылар. —- Михай Фуру! Имре Киш! Болар — үзләренең аңсызлыклары аркасында моннан бер ел элек кооператив төзүгә каршы булган ярлыларның исемнәре иде. Ката Шарок исемле курнос борынлы кечкенә генә бер хатын үзенең туганы Петерга ябырылды: аның әйтүенчә, кооперативка эләгү өчен ул хәзер кулыннан килгән бар көчен куеп тырыша икән. — Куыгыз аны, Кальман абзый, гаризасын алмагыз, алдыгызга килеп тезләнсә дә алмагыз, — Ката кыска гына кулларын болгый-бол- гый кычкыра. Ул кинәт урыныннан кубып, президиухМ өстәле янына йөгереп килде дә туганыннан күргән бөтен рәнҗүләрен тезеп, зарланырга тотынды. Кальман Юхас, реченең кешеләргә ничек тәэсир иткәнен күреп, үзе дә азрак буталып калды. Пал Божо, авызын ачып нидер әйтергә теләде, ләкин әйтә алмады. Ниһаять, Юхас йодрыгы белән өстәлгә сукты да, сүзен очлап куйды: — һәркем ни эшләргә кирәклекне белсен, һәм правлениедә шулай ук... әгәр дә яраксыз кешеләр кооперативка алуны сорасалар, без алар- га —үкчәгезне күтәрегез диячәкбез! Ә бүтәннәрне биш куллап алырбыз, үссен безнең социалистик семьябыз, без бу ярты елны бик лаеклы үткәргәнбез икән инде, мин шуны гына әйтә алам: Яшәсен хезмәт ияләре партиясе һәм юлбашчыбыз иптәш Ракоши! Яшәсен бөтен дөньяда тынычлыкны яклаучы бөек Сталин! — Эльен! Эльен! 12 — дип гүләде зал. Яшьләр күзләрендә шатлык очкыннары уйнатып, Интернационалны башлап җибәрделәр. Иркен, көчле җырны башкалар күтәреп алдылар. Җыелыш шуның белән тәмам булды. Халык таралыша башлагач. Пал Божо Юхас янына килде. Тегесе өстәл өстендәге кәгазьләрне тартмага тутырып маташа иде. — Иптәш Юхас, син үзеңнең чыгышың белән безнең эшкә зур зарар китердең. Без бер генә хезмәт иясе крестьянның да соравын кире кага алмыйбыз, хәтта үзенең аңсызлыгы аркасында үткән ел кооперативка каршы торганнары булса да... Аның тавышы бик рәсми яңгырады. — Әлбәттә, кире кага алмыйбыз, — Юхас ачуланып җавап кайтарды, — без ачыктан-ачык дошман кешеләрне генә кабул итмибез. — Үзе эшләп көн күрүче крестьян дошман түгел безгә... — Анысы белән без барыбыз да килешәбез, — диде Юхас. Аның бөкре борынлы йөзе тагын кызарды.—Ләкин без аңлы рәвештә безгә каршы чыккан кешеләрнең барысын да биш бармагыбыз кебек беләбез.
                     12 Эльен — яшәсен. 
86 
 
Биредә сүз аерым кешеләр турында бара. Сатлык җан Ференец Падь га үзен крестьянга хисаплый иде! — Дошман һәрвакыт дошман булып кала, ләкин син күздә тоткан кешеләрдә аң уянып килә инде! — Божо урынында таптанып алды. —- Әгәр дә без алар белән шулай эш итсәк, безне бөтен авыл күрә алмаячак... Юхас моңа җавап итеп кулларын җәеп җибәрде һәм караңгы чырай белән әйтте: — Бәлки мине Пишта Хайду белән бер табактан ашар дип уйлый торгансыңдыр? Ел буе миннән көлеп йөргән кеше белән? Кооператив эшләрен яхшырак оештыру өчен күпме йокысыз төннәр уздырмадык, күпме баш ватмадык, без — кооператив правлениесе?.. Кешеләребез хәлдән таялар иде, ә хәзер бу суки и сыннар әзергә хәзер булып килсеннәр?.. Булмас! Юхас кара эшләпәсен маңгаена ук төшереп киде дә, утны сүндереп, Божоны этеп үк диярлек чыгарды һәм ишекне бикләп алды. Парторг, башка дәлилләре булмагач, хезмәт ияләре партиясе авторитетына таянып җиңәргә тырышып карады, ләкин кооператив председателенең, әйтерсең, бөтенесенә дә җавабы әзер иде... — һәркемгә индивидуаль якын килә белергә кирәк, дускай. Бу турыда «Сабад неп» һаман язып килә, мин бит партия тормышы бүлеген укып барам. Партия биредә Иллиманьдагы сыйнфый көрәшнең бөтен нечкәлекләрен дә белеп бетерә алмаска мөмкин, ә сез Пушкаш белән, күрәсең, шунда буталып калгансыз. Правленпедән яхшы яктыртылган үзәк урамга чыккач та әле, алар бәхәсләшә бирделәр. Божо куркыныч һаман үсә баруын сизә һәм иртәгә буласы җыелыш турында куркынып уйлый иде. Күрә алмаган Хайдудан шул кадәр нык кару кайтарасы килүен аңлады ул хәзер. Ләкин шунда ук башына үз җаваплылыгы уе төште: көндез Пишта белән очрашканда ук, үзен дөрес тотасы урында, ул барысыннан да авыз ачып калды, җыелышта исә өнен дә чыгармады һәм, гомуми шатлыкны бозасы килмичә, бәхәстән йөз чөерде. Ә хәзер соң инде... «Иртәгә ни булыр икән соң..» бу уйлардан эсселе-суыклы булып китте ул, һәм, ачынып, соңгы адымны атлады: — Кальман, мин сиңа алай эшләргә юл куя алмыйм! Бу — тайпылу. Кооператив өчен мин үзем дә аз кичермәдем һәм аны таркатырга юл куймам. Аңладыңмы? Юхас Божодан кисәк кенә кулын тартып алды һәм икенче кулына кыскан трубкасын авызына капты. — Син приказ бирәсеңме? — дип кайтарып сорады ул һәм, коргаксыган кое сиртмәсе шыгырдавына ошаган тавыш белән кыткылдап көлде. — Әгәр халыкның ихтыяры шулай булса, Пал Божо, сине кем дип белергә соң? — аннары мыскыллап өстәп куйды: — Ии белән сатып алды соң сине күршең, аның өчен шул кадәр тырышырлык? Хәзер, әлбәттә, йортында шырпы да калмагач, безгә авышырга каршы түгелдер инде? Я, ярый, тыныч йокы, иртәгә күрербез, кайсы җиңәр — Пал Божо приказларымы, әллә халык ихтыярымы. — Кальман нервлы көлде дә, агачларның караңгы ябалдашлары астына кереп, күздән югалды. — Менә җен! Ул үзенең якын кардәшен батыру өчен теләсә нәрсәгә барырга әзер. Эх, шәһәрдән вәкиле дә тизрәк килеп җитмәде, ичмасам! Божо бархыт чалбары тыгызлап торган ботларына шапылдатып сугып алды да ячейка секретаре Пушкаш янына китте. Ләкин партячейка бинасының тәрәзәләрендә ут сүнгән иде инде. «Хәзер тап атканчы барыбер берни дә эшләр хәл юк». — дип уйлады Божо, сирәк төкле ияген угалап, һәм өенә таба атлады. Аның йөрәген нәрсәдер тырный иде. 
87 
 
Хайду өенең ачык тәрәзәләреннән гырлаган тавыш ишетелде. — Иртәгә ничек булыр инде синең эшләр, Пишта?—дип, авыз эченнән сөйләнеп куйды Божо һәм ян капканы тибәреп җибәрде. Өйдә үзенә бик нык охшаган, бәләкәй һәм йомры гәүдәле хатыны да Божоиың кәефен ача алмады. Юхаслар семьясында да эшләр шәптән түгел иде. Юлиш авыру апасы яныннан кайткач, тавык пешерде, бәрәңге кыздырды, аңа әйбәтләп кенә тәмле борыч сипте. Ләки$ бөтен тырышулары бушка гына иде. Семья башлыгы, ишектән килеп кергәч, аны хәтта гадәттәге сәламеннән дә мәхрүм итте. Кальман өстәл янына килде, ара-тирә авыз эченнән нидер мыгырданып, кашларын җыерып утырды. Юлиш та аны сораулар биреп йөдәтмәде, аның туйганын көтте — гадәттә шуннан соң аязып китә торган иде. Башкалар ничектер, ә ул үзенең ирен үтәдән-үтә белә. Ләкин аштан соң Кальманның чырае тагын да караңгылана төште. Ул өстәлдән янчыгы белән трубкасын, мич янындагы чөйдән бәрән толыбын алды да ишеккә юнәлде — лапас астында йокларга җыена, күрәсең. Ризасызлык белдерүнең бу ысулы Юлишка элек-электән, кияүгә чыкканның беренче елларыннан ук билгеле инде. Кальманның ачудан сыеша алмый йөрүе күренеп тора — борыны кырындагы тирән сызыклар тартылып-тартылып китә, тәмәке яфракларына охшаган колаклары янында чигә тиресе тынгысызланып тартышып куя, кысылган күзләре яман ялтырый. Юлиш, толып чабуыннан эләктереп, ирен туктатты: — Ни булды сиңа, Кальман? Тагын җенең чыктымы? Туганым янына барып йөрүем ошамадымы? Аның турында кем кайгыртсын соң? Ул бит, мескенкәем, сулышын да көчкә-көчкә генә ала! — Ә ул үзе син җан бирергә җыенганда килеп карадымы берәр? Эзе дә күренмәде!—дип, сүзен кырт кисте Кальман һәм авызыннан трубкасын йолкып алды. — Аны менә синең шикелле ире җибәрмәгән — кыйммәтле вакытыңны бушка әрәм итеп йөрмә, янәсе, — дип, Юлиш һөҗүмне кире какты.— Икегез дә сез бер чыбыктан сөрелгән явызлар. Кальман Юлишның кулыннан эләктереп алды. — Әгәр дә тагын берәр тапкыр Хайдуларда булганыңны белсәм, кара аны!—диде һәм, аны кисәк этәреп, өстәп куйды: — Аларның табаннарын яларга йөрергә! Бу турыда без сүз куешмадык! — Бу ни эшең? Ачыктан-ачык ирексезләү Юлишны ачуыннан агарынырга мәҗбүр итте. — Әле син мине туганым белән ничек эш итәргә өйрәтергәме исәбең? Үтте инде ул заманнар. Мин кооперативка һәм МДНС !ка шуның эчен, миие ничек теләсәң, шулай боргалар өчен кердемме әллә? Эләкми торсын! Җыелышларда хатын-кызларның тигез хокуклылыгы турында сайраучы син үзең түгел идеңмени?.. Ә хәзер мине бертуган апам, бәхетсез ятимә алдында гөнаһлы итәргә телисеңме? Юлиш авызыннан шелтәле сүзләр явып кына торды. Аннары ул рәхәтләнеп еларга тотынды. — Иблис үзе дә мондыйны уйлап таба алмас... Юлиш, күз яшьләрен сөртә-сөртә, алъяпкычының итәген бөгәрләп бетерде. Кычкырышкан тавышка күрше бүлмәдә йоклап яткан малайларның икесе дә уянды. 
1 МДНС — Венгрия демократик хатын-кызлары союзы.  
88 
 
— Әй, нәрсә синең белән,—дип, Кальман хатынына кулын селтәде дә. ишекне шап итеп ябып чыгып китте. Юлишның аның артыннан: — Шул гына калган иде, салкын тидерерсең! 1\ер!— дип кычкырып калуы да бушка гына иде. Юхас җавап бирмәде. Ул, киреләнеп, трубкасын суыра-суыра, бусагага утырды да, өь кыегы астына салкын нурларын сузган көмеш айга күзләрен төбәде. Гаң алдыннан гына йоклап китте ул. Ә Юлише керфеген дә какмады, тәрәзәсендә төне буе ут янды. Кальман Юхас. иңбашына кемнеңдер кагылуын сизеп, уянып киткәндә, гаҗәеп матур булып, алсуланып, таң аткан иде инде. Үләннәрдә чык бөртекләре җемелди. ’Аның колагына: — Әй, көтүче1, тор, йоклама, тор; тәкә югалган, кем генә табар,— дип, халык җыры сүзләрен гүләде Пал Божо. — Этең юк бит, яшь киленнәр урлап китмәсен үзеңне. Тор, дус кеше, күр әнә, партия райкомы секретаре үзеңә кунакка килде, ул инде ерак шәһәрдән килеп җитәргә өлгергән, ә син һаман әле хырлап ятасың. Күрәсең, нинди хөрмәт күрсәтәләр безгә—ни әйтсәң дә, районда иң яхшы кооператив бит. Ләкин, масаеп китә күрмәгез, диләр. Ә син монда толыбыңа*уралып, атылган кабан дуңгызы кебек аунап ятасың. Синең урында башка берәр председатель булса, әллә кайчан йокысын ачкан булыр иде, уенмыни, нинди бәйрәм бит бүген! Божоның тавышында кичәге әйткәләшеп алуны искә төшерерлек бер генә нәрсә дә юк иде. Божо артында ачык төстәге пыльниктан яшь кенә бер кеше басып тора. Борыны астында җыйнак кына мыегы каралып күренә. Кальман- ның башында «Җитдирәк күренү өчен үстерә торгандыр, башка түгел», — дигән уй чагылып китте. Бу — райкомның яңа секретаре, ике генә атна элек Төньяк Венгриядән килгән Золтан Сабо иде. Ул моңа кадәр шахталарның берсендә пропаганда буенча секретарь булып эшләгән. Юхас тиз генә торды да егетнең кулын кысты. — Сабадшаг!13 14 — диде гади генә итеп тегесе, җитез зәңгәр күзләрендә күңелле очкыннар уйнатып, Юхаска карап алды. Ул Юхасның, иртәнге салкыннан куырыла-куырыла, йокысыннан уятылган аю кебек бер урында таптануын күреп, җәелеп елмайды. «Шәп егет булырга тиеш», — дип уйлап куйды кабат Кальман. Секретарь фуражкасын артка этәреп җибәрде; маңгае өстенә коңгырт чәчләре тузгып төште, озынча ак йөзе җитдиләнеп китте. Кухня ишегеннән Юлишның юбка итәге күренеп китте, аннары ул ишектән кызыксынучан борынын сузарга да өлгермәде, күз ачып йомганчы яңадан югалды — кунаклар өйгә керә калсалар, җыештырылмаган бит. — Әйдәгез, керегез, берәр рюмка кәгеп алырбыз,—диде Юхас, кулын изәп, кунакларны өйгә чакырды. Ул бераз оялып, каушап киткән иде. Ни күреп иртә таңнан ук килеп чыкты соң әле бу Божо, җитмәсә тагын райком секретаре белән? — Ишетәсеңме, кая элебезнең бер шешә палинка? 15 — диде ул хатынына, ачу катыш. Хатыны, кулына чүп тутырылган соскыч тотып, ишектән чыгып килә иде. 
                     13 Юхас — венгрча көтүче дигән сүз. 14 Сабадшаг—Венгрия коммунистларының сәлам бирешү сүзе. 15 Палинка — венгр аракысы. 
89 
 
— Уң якта кровать артында икәнен беләсең ич!—дип җавап кайтарды Юлиш, тавышын аныкына охшатып. Иң элек әдәп саклау кирәк, һәм ул, кунакларга «сабадшаг» дип яңгыратып сәлам бирде дә, аларга урындыклар куйды. — Утырышыгыз. Хәзер чәй өлгерә, — диде ул, ягымлы итеп. Ул арада Юхас кечкенә рюмкаларга аракы салды. — Петефи исемендәге кооператив хөрмәтенә! — диде күтәренке тавыш белән Сабо иптәш һәм рюмкасын күтәреп, хуҗалар белән чәкәштердс. Икс крестьян да башларын кактылар: — Эльен! Тамак кырып, эчеп җибәрделәр. Юхас рюмкаларга тагын салды. — Яшәсен безнең партиябез!—дип, яңгыратып җавап тосты тәкъдим итте ул. Божо өстәп куйды: — Ракоши саулыгына! Рюмкаларны тагын бушаттылар. Юхас куәтле аракыдан кинәт шундый каты ютәлләргә тотынды, Юлиш түзмәде, кулларын кушырып: — Кешечә йоклыймыни ул. Аның бит тышта кунасы килгән,—диде. Божо шунда ук, ир белән хатын арасыннан кара мәче үткәнен сизенеп алды һәм Сабога мәгънәле итеп күз кысты. Юхас иптәш Сталин саулыгына тост тәкъдим итте. Тагын берәр рюмка бушаттылар. — Җитәр, булмаса, — диде секретарь кәефле генә һәм буш рюмканы өстәлгә куйды. — Югыйсә, биредә кунакчыл дуслар шундый күп сезнең, бу килеш яңа елга мүкәйләп барып керерсең... Юхасның аракыдан теле ачылды, оешып торган аяк-кулларыиа җылы йөгерде. Караңгы чырае бөтенләй яктырып китте, бөкре борыны, иреннәре, яңаклары туктаусыз хәрәкәтләнә башлады. Райкомның яңа секретаре күңеленә ошады аның. — Без сезне күптән көтә идек инде, иптәш секретарь. Кичә килгән булсагыз, бездә кичә шундый давыллы җыелыш булды, шайтан килен төшергән диярсең. —- Үкенечкә каршы, килеп булмады шул. Уполномоченныйларны инструктажсыз җибәрәсе килмәде. Зарар юк, каруын бүген кайтарырбыз. Сезнең кооперативның даны бөтен комитатка 16 таралды бит. Иртәнге аш үз җаена дәвам итте. Тост күтәрүләрнең иге-чиге булмас кебек тоелды. Юхас үз алдына аптырап утырды, нигә соң болар икесе дә килүләренең чын сәбәбе турында һаман ләм-мим дәшмиләр. Божо үзе кичәге әрепләшеп алу бөтенләй булмаган кебек кылана. Барыбер ул сәбәп, көтмәгәндә, әлеге дә баягы Юлиш ярдәме белән, тагын өскә калкып чыкты. Ул, табынны җыештырып, яулыгын бәйләде дә ишеккә юнәлде. — Кая барасың? Өйдә генә утыр, — дип җикереп куйды аңа Юхас. Юлиш: — Әллә туганым җан бирсенме анда? Шулай булмый тагы, көтеп тор!— дип җәһәт кенә әйтте дә, ачуыннан ишекне шапылдатып чыгып китте. Божо, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алып, Сабо иптәшкә мәгънәле игеп күз кысып куйды. Монда килер алдыннан райком секретарена ул Юхас белән булган бөтен хәлне сузмыйча гына сөйләп биргән иде. Секретарь шул чакны, бу мәсьәләдә партия тоткан юлны үз сүзле председательгә ничек итеп яхшырак аңлату турында җитди уйланып, кинәт маңгаена сугып куйды да, каушап калган Божодан Шандор
                     16 Комитат — округ. 
90 
 
Петефиның яңа гына оасылып чыккан проза әсәрләре җыентыгын сорады. Оятка каршы, Божо ул китапны кооператив библиотекасыннан таба алмады, иртә таңнан авыл потребительләр җәмгыяте библиотекарен борчырга туры килде. Божо бик озак баш ватгы — Петефи китабы райком секретарена нәрсәгә кирәк булыр икән соң? Секретарьның монда булуы үзе генә дә Божопың ышанычын ныгытты, һәм менә хәзер, эш монда килүләренең максатына терәлгәч, турыдан ярдырырга булды ул: — Хатының хаклы синең, Юхас. Пишта белән, синең арадагы күрәл- маучанлыкның тамырына балта чабарга, ә Ппштаны һичшиксез кооперативка алырга кирәк. Кичә ул биясен безнең абзарга куйды инде, Бари карт әйтте миңа. Юхасның чырае караңгыланып китте. — Теләсәң кемне алабыз, ләкин аны түгел. Мин сиңа әйтәсе сүземне әйттем инде. Беркайчан да! — Син аны нәрсә өчен гаепли аласың соң? Үткән ел кооперативка каршы сөйләнгәләгәне өченме? Бер ул гына идеме соң? Аннары, хәзер сүз аның турында гына түгел, бәлки күбрәк синең кичә җыелышта халыкны ялгыш юлга котыртуың турында бара. Сүз иярә сүз чыгып, бәхәс шундый кызды, тегесенең дә, монысының да сылтаулары һаман шул ук булса да, кооперативның ике җитәкчесе бер-берсе белән якалаша башларлар кебек күренде. Сабо, икесенең дә мәсьәләгә карашларын тәмам төшенергә теләп, бәхәскә юри кысылмады. Утыра торгач, ул кесәсеннән китап чыгарды да, бер дә исе китмәгән шикелле, аның битләрен ачарга кереште. Менә Петефиның көндәлеге язылган битне тапты, язучы анда Сабадсалаш шәһәреннән үзен парламентка сайлаган вакытта уңышсызлыкка очравы турында сөйли. Ул вакытта алпавытлар тарафыннан исертелгән крестьяннар, сатып алынган бер дистә демагоглар җитәкчелегендә, шагыйрьне шәһәрдән куып җибәргәннәр, һәм ул чын сайлаучылар белән очраша да алмыйча, көчкә качып котылган. Райком секретаре, китапны өстәлгә куеп, кызып киткән бәхәсчеләрне ишарәләп туктатты да кинәт кычкырып укый башлады. Юхас белән Божо шаккатып тынып калдылар һәм исеме үзләренең кооперативына бирелгән сөекле шагыйрьнең — халык бәхете өчен ялкынлы көрәшченең дәртле һәм сыкранулы сүзләрен йотлыгып тыңларга тотындылар. Сабо иптәш, укуыннан туктап, шагыйрьнең фикерләрен үз сүзләре белән дәвам итте: — Күрәсез, иптәшләр, Сабадсалаш крестьяннарына Петефи нинди карашта булган... Алар аны куып җибәргәннәр. Ләкин моның өчен ул аларны күрәлмаганмы? Юк... Без аның һәрбер юлында тик сыкрану, кызгану һәм халыкка карата чиксез мәхәббәт ишетәбез. Петефи халык бәхете өчен көрәшүеннән туктамаган, ул үзенең шигырьләрендә халыкны өйрәтеп һәм тәрбиялән килгән. Халык үзенең богауларын өзеп ташлаячагына һәм үз язмышына үзе хуҗа булачагына ышанган ул. һәм ул ялгышмады... Безнең халкыбыз богауларын өзеп атты һәм үзенең җилкәсендә утыручыларны Совет Армиясе ярдәмендә кырып себерде. Менә Петефи яңадан безнең арада, аның хыяллары безнең партиябез тарафыннан тормышка ашырыла, аның исеме белән хәзер эшчеләр бригадаларын һәм крестьяннар кооперативларын атыйлар, һәм сыйнфый дошман — һәртөрле надьференцлар, мипдсентлар һәм псйсрлар — ялган һәм демагогия белән халыкның артта калган катлауларын безгә каршы күтәрергә маташканда, бездә, коммунистларда, бу артта калган кешеләргә карата һич тә күрәлмаучылык тумады, бәлки, без аларның күз
91 
 
ләрен ачарга омтылдык, аларны тәрбияләдек, аларда аң уяттык. Безнең политикабыз хәзер дә шундый. Хезмәт иясе кешесе, хәтта ул хаталар җибәргәләсә дә, аңсызлыгыннан яңа тормышка ышанып җитмәсә дә — безнең дошманыбыз түгел... Райком секретаре китабын ябып куйды. Юхасның авыруына моннан да шифалы дару табып булмас иде. Петефиның сүзләре аңа теләсә нинди үгет-нәсыйхәттән дә ныграк тәэсир итте. Кооперативка Петефп исемен бирү турында заманында Юхас үзе тәкъдим керткән иде бит. Ул үзе өчен шагыйрьне моннан өч ел элек хәрби пленныйларның совет лагере библиотекасыннан тапкан иде. Дөрес, Петефи турында элек тә ишеткәләгән иде ул, ләкин шигырьләрен беркайчан да укыганы булмады. Шунда ул.аның илледән артык шигырен ятлап алды. Хәзер Юхас, Сабо иптәш укыганнарның эченә чумып, үзендә ниндидер кайнар дулкын күтәрелүен тойды, күзләренә мөлдерәп яшь килде. Кинәт кенә ул Хайду турында уйлап куйды, ничә еллар буена шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклаша килүләрен хәтерләде. Ул каты итеп трубкасын суырды, һәм башыннан куе төтен болытына уралды. ’ — Безгә дә Петефи кебек булырга кирәк, — Божоның йомшый төшкән тавышы тынлыкны бозды: — Без үткән ел кооперативка каршы чыгучыларны да үзебезгә кабул итәргә тиешбез. Иртәнге тынлыкны ярып кинәт оркестр тавышлары ишетелде. Болар — хезмәтчел яшьләрнең җирле оешмасы быргычылары, бөтен сулышларына быргы кычкыртып халыкны тантаналы җыелышка чакырып, авыл советыннан башлап бөтен авыл аркылы марш басып баралар. — Барырга вакыт, бугай, — диде Кальман Юхас. — Мин дә шулай уйлыйм, безгә... кыскасы, сезнең белән риза мин... Райком секретаре каты итеп аның кулын кысты. Алар урамга чыктылар. Урам бәйрәмчә киенгән крестьяннар белән тулы иде. Сабо, Юхас һәм Божо да алар белән бергә авыл советына таба юнәлделәр. Совет алдында сары такталардан ясап куелган басма өстендә, чәчәкләр белән бизәлеп трибуна да күренә иде инде. Бу вакытта Пшита Хайдуны бик тәкәллефсез генә Юлиш түти килеп уятты. — Тор, йокы чүлмәге! Урамда музыка уйный, барысы да җыелышка бара, ә ул күләгәдә ята. Марш тавышларына Илона да уянып китте. Ул, яткан җиреннән күтәрелә төшеп, арык иңбашлары белән тәрәзәгә үрелде. Пишта, тынгысыз төшләрен куалагандай, башын селкеп куйды да, авыру хатынының кровате янына йөгереп килде һәм, аның салкын кулын тотып, ниндидер бер сәер рухлану белән кызу-кызу сөйли башлады: — Син, күгәрченкәем, ят, ял ит... Мин Карар кылдым... Бүген керәм... Моннан соң башкача яши башларбыз... Барысын бер тында әйтеп ташлагач, ул үзе дә гаҗәпләнеп куйды — ничек булды соң әле бу болан кинәт кенә, җитмәсә, бертөрле дә кереш сүзсез? — Яхшы, яхшы, — дип җавап кайтарды көчсез тавыш белән Илона, ачык зәңгәр күзләрен төшенкелек белән номгалап алды. Юлиш Хайдуның җиңеннән тартты: — Олаксаң иде син моннан, җизнәкәй, яхшылык белән. Хәзер доктор килә, ә шуңарчы аны хәзерлисе бар. Элек син аны МДНС җыелышына да җибәрми идең, ә хәзер инде политика белән сыйламакчы булып маташасың. Ханду хатынын маңгаеннан үбеп, курткасын алды да, авыр башмакларын шакылдатып, дуңгызларга ашарга салырга йөгерде. Әйләнеп
92 
 
кергәч, ул сыртына кадәр диярлек ашалып беткән пәкесе белән сакал баскан ияген ашык-пошык тырнарга тотынды. Ашыгуыннан битен кисте» йөзен ачуташ белән ышкырга туры килде. Пишта ябык гәүдәсенә күзнең явып алырлык ак күлмәген киде, шыксыз башмакларын салып, көзгедән ялтыратып чистартылган бәйрәм итекләрен тиз генә эләктерде дә, шлем кебек биек эшләпәсен кыңгыр утыртып, өйдән атылып чыгып китте. Үзәк урамга борылгач, чак кына кушаяклап китмәде ул. Авыл советы алтында җыелыш башланган иде инде. Партия ячейкасының сүзгә җитез секретаре Пушкаш речен тәмамлап та өлгергән. Пишта арткы рәтләрнең берсенә килеп туктаганда, президиум өстәле артыннан бажасы күтәрелде. Янында утыручы, аксыл чәчләре кояш нурларында ялт-йолт итеп торган таныш булмаган бер яшь кеше Юхасның колагына нәрсәдер пышылдады. Кооператив председателе раслап баш какты да» урыныннан торып сөйли башлады. Ул элеккечә үк сүзгә саран, ләкин сүзләре ышандыргыч, крестьяннарның йөрәкләренә үтеп керә иде. — Кадерле иптәшләр, крестьяннар! Бүген без Конституция көнен бәйрәм итәбез. Безнең Конституциябез халыкка зур хокуклар бирде. Ләкин ул хокукларны файдалана да белергә кирәк, һәм без, кооператив членнары, партиянең аңлату эшләре алып баруы аркасында, моны эшли алдык. Юхас кооперативның уңышлары турында сөйләде, кооператив членнарының бердәм тырышлыклары белән Иллиманьиың корылыклы кырларында дым саклап кала алуларын, яхшы уңыш үстерүләрен телгә алды, һәр членның доходы турында әйтте. — Ләкин, болар барысы да — эшнең башы гына әле,—диде ул.— Сез әйтерсез, моннан соң ни булыр, диярсез. Ә менә нәрсә булыр: без дөге һәм мамык үстерә башларбыз. Безнең доходлар менә кайчан артачак!.. Ләкин бу зур йөкне без үзебез генә тартып барырга җыенмыйбыз, без бүгенгесе көндә кооперативта булган илле семья өчен генә түгел, бәлки бөтен авыл өчен, шул исәптән элек безнең өстән көлеп йөргән кешеләр өчен дә көч түктек, төзедек. Безнең белән кул га-кул тотынып эшләргә теләгәннәрнең һәммәсенә безгә юл ,-ачык. Юхасның соңгы сүзләре крестьяннарның бердәм алкышларына күмелеп калды. Шуннан соң Божо күтәрелде. Ул кооперативка яңа керүчеләрнең исемлеген укып чыкты һәм җыелыштагылариы гариза бирергә чакырды. Тынлык урнашты. Шул чакны президиум өстәленә таба арткы рәттән Пишта Хайду кузгалды. Итекләре, юри игътибарны тартырга теләгәндәй, баскан саен шыгырдыйлар. Трибунага җиткәндә йөзе кып-кызыл булды, киң маңгаенда кан тамырлары бүртеп чыкты; кызарган муены кар кебек ак күлмәгенең тыгыз якасын киереп тора. Халык тынып калды. Пиштаның Кальман Юхас белән нинди мөнәсәбәттә булуын бөтен авыл белә иде, аерым хуҗалыклы 4 крестьяннар арасында ул кооперативка каршы иң нык торучы булып танылды. Кооператив членнары да, кызыксынып, муеннарын суздылар — ни булыр икән? Хайду басмага күтәрелеп, карлыккан тавыш белән: — Я, Божо, бир кәгазьне. Мин керәм...— диде. Божо җәелеп елмаерга тотынды, борчактай шадралары уйнаклап куйды. — Рәхим ит, күрше, — диде ул, Хайдуга чиста бланк сузып. Барысы да менә хәзер инде бер-бер хәл була дип көтеп, тып-тын калдылар. Ләкин Кальман Юхасның йөзе шундый куе төтен болытына ч\мды, аның бары тик трубка башы гына күренә иде, ә озын Пишта Хайду кое сиртмәседәй булып кара савыты өстенә иелде дә, каләмне кәкре-бөкре бармаклары белән җайсыз гына тотын, бланкка тырнап куйды:


 
<Сигсз хольд белән ксрәм. Хайду Иштван». Хәзер инде кооператив председателе белән кул кысышасы гына калды. Хайду алга бер адым атлады, үзенең көчле куллары белән иске дусын очлаеп торган иңнәре.ннән кочып алды да, кинәт баласыман сулкылдап куйды: — Син хаклы булгансың икән, дус! Председатель дә тәэсирләнеп баҗасының аркасыннан какты. Авызыннан трубкасы төшеп китте һәм кайдадыр түбәндә, итеге янында төтәде. — Зарар юк, баҗай, зарар юк! Килешербез... Божо аларга сүзсез генә бераз карап торды да, кинәт күңелле итеп көлеп җибәрде. Шунда бөтенесе дә, мәсьәләнең көтмәгәндә шулай чишелүеннән кәефләре килеп, эчләрен уа-уа көлә башладылар. Бу —Хайду һәм Герге Шоваиь туган-тумачалары артыннан Илли- мань авылының яртысы Пстефи исемендәге кооперативка кергән көн иде. Р. Г а й н а н о в тәрҗемәсе.