ШӘРӘФ МӨДӘРРИС ШИГЫРЬЛӘРЕ
Шигырьләр бездә күп язылалар. Алар арасында чын поэзия дип .аталырга хаклы булган әсәрләр аз түгел. Ләкин, кызганычка каршы, үзенең рифмалашкан булуы белән генә шигырь исемен даулаучы сүз тезмәләре дә очрый. Мондый шигырьләр гадәттә бер утыруда язылган булалар. Шагыйрь үзенең темасын, әйтергә теләгән фикерен йөрәге белән тоймаган һәм үзе дә ачык белмәгән була. Андый шигырьләр хәтердә калмыйлар һәм хис уятмыйлар. Әгәр авторның темасы, әйтергә теләгән фикере ачык икән, әгәр ул бу әсәре белән нәрсә әйтәчәген алдан ачык уйлаган икән, кулга каләм алгач, поэтик фикер табигый рәвештә үзенә яраклы форма таба. Шәрәф Мөдәрриснең «Кояш чыга» XX исемле шигырьләр җыентыгы авторның үз иҗатына җаваплы каравын күрсәтә, шагыйрьнең поэтик осталыгы үсеп баруын сөйли. Шагыйрь тормышка шактый өлгергән художник күзе белән карый, образлар өстендә уйланып эш итә. Чын күңелдән һәм ачык тел белән язылган күп кенә әсәрләр укучыны дулкынландыралар, күңелдә эз калдыралар. Җыентык «Кояш чыга» исемле шигырь белән ачыла. Шигырьдә чыннан да табигатьнең бер күренеше булган кояш чыгу турында сүз бара. Әгәр автор шушы табигый хәлне сурәтләү белән канәгатьләнсә, әлбәттә, шигырьнең поэтик әһәмияте кечкенә булыр иде. Ләкин шагыйрь колачны киң җәя. Кояш нурлары яктылыгында автор Кремль йолдызларын, туган илнең мәһабәт урманнарын, тугайларын, коммунизм төзүчеләрнең дәртле хезмәт иртәсен күрә. Гади табигать күренешен шагыйрь иҗтимагый фикерләрне әйтү, Ватаныбызның җимерелмәс куәтен күрсәтү өчен файдалана. Әсәр шуның белән уңышлы да. Хәтерләтеп байрагыбыз комачын, Күктә болыт ал нур белән өртелә. Чыга • кояш салып титан колачын Җимерелмәс державабыз өстенә. «Кояш чыга» шигьре үзенең гомумиләштерү көче белән характерлы: җыентыкның беренче битендә урын алган бу әсәр башка шигырьләрне укыр өчен күпер сала, җыентыкның идея юнәлешен билгели. Шигырь белән танышкач, XX ‘Кояш чыга». Татгосиздат, 1951. Редактор X. Усманов. укучыда үзеннән-үзе «тукта, шагыйрь алдагы әсәрләрендә нәрсә турында сөйли икән» дигән кызыксыну туа. Шәрәф Мөдәрриснең бу җыентыгына нигездә соңгы 2—3 елда язылган яңа әсәрләр тупланган. Бу чор илебезнең коммунизмга барышында яңа күтәрелеш еллары булды. Җыентыкта шагыйрьнең тормыш белән бергә атлавы күренә. Ул якты дөнья төзүче һәм тынычлык өчен ныклы көрәш алып баручы совет кешеләрен җырлый, һәм шунсы яхшы: бу кешеләр күпчелек очракларда тере кешеләр, алар укучы алдында үзләренең эчке сыйфатлары, якты уйлары һәм омтылышлары белән килеп басалар, без күп вакытта .авторның үзен дә шушы тынгысыз һәм алга омтылып яшәүче кешеләр сафында күрәбез. Шагыйрь тормышны чын-чын- нан сөя. Аның үзе күргән һәм ишеткән һәрбер яңалыкка, үзен чолгап алган чынбарлыктагы һәрбер күренешкә поэтик сулыш бирәсе килә. Укучы күз алдында рельслар өстеннән ашкынып алга баручы поездлар, тынгысыз комсомолецлар, кырда бәхет даулаучы шофер Мостафалар, агитатор Хәйдәрләр, завод-фабрика алдынгылары, коры җилләргә киртә булып үсүче урман полосалары, тегүче кызларның йөрәк җырлары, республикабыз кырларындагы нефть вышкалары, тынычлык сагында торучы совет халкының какшамас ихтыяры һәм башкалар ачыла. һөҗүм бара кырда, бөек һөҗүм, Җиңү дәрте биреп йөрәккә; Басулардан бәхет яулаучылар Ярсып чыкты тагын көрәшкә. («Бөек һөҗүмэ.)
124
Дулый мичтә кызу ялкын, Биткә чыга тир.- — Әйдә, җитез локомотив, Әйдә, чаба бир! («Яшел урам».) Бөек Ленин һәм Сталин партиясе — безнең җиңүләребезне оештыручы һәм рухландыручы. Совет халкы коммунизм төзүнең һәрбер участогында коммунистлар партиясенең. бөек Сталинның җитәкләүче кулын тоя. «Сталин исеме» һәм «Безнең партия» шигырьләре шушы темага багышланганнар. Бу шигырьләр безне дулкынландыралар. партиягә һәм бөек Сталинга бирелгәнлек хисен тагын да үстерәләр. Чөнки, беренчедән, биредә җитди политик публицистика белән тирән лирика аерылгысыз рәвештә бергә бәйләнә. Икенчедән, шагыйрь үз фикерләрен конкрет шартларда сурәтләп бирә. Мәгънәне күңелдә калырлык итеп күрсәтә торган кирәкле сүзләр, урынлы әйләнмәләр таба. Бу сүзләр бер карауга гадиләр, ләкин бу гадилек аша югары идеялелек, чын хакыйкать чагыла. Мин беләм — бәхетле Совет иленең, Азатлык җиренең барлык ягында, — Кабатлый кешеләр Сталин исемен һәрвакыт, һәркайда, һәрбер адымда! («Сталин исеме».) Шәрәф Мөдәррисне үзенчәлекле шагыйрь диләр. Безнеңчә, бу үзенчәлекнең берсе Шәрәф Мөдәррис иҗатында җитди политик публицистика белән тормышны раслаучы лириканың тыгыз бәйләнешле булуында. Шәрәф Мөдәррис безнең һәркайсыбызны дулкынландыра торган темаларга яза, фикерне, тулы һәм конкрет тасвирлаучы образлар эзли. Бу яктан «Радио янында» исемле шигырь характерлы. Шагыйрь радиоалгыч аша төрле илләргә «экскурсия» ясый. Ул радиоалгычны бора. Бүлмәгә горур албан сүзе килеп керә. Варшавадан «Варшавянка» җыры яңгырый. Назлы вен- гер телендә бөек Шандор Петефи турында сөйлиләр... Бу урында шагыйрьнең шатлыгы һәм дулкынлануы органик рәвештә шигырьдән укучыга күчә. Менә автор радиоалгычны тагын бора, һәм кинәт, авторның эчке шатлык һәм горурлык тойгысы белән әйтелгән шигырь юллары ачулы һәм иронияле сүзләр белән алышына. Чөнки радио дулкынына «мәче кебек чыелдап, Мадрнт килеп керә». «Белградтан дөньяга усал көчек өрә»
башлый. «Анкара хәер сорап азан әйтә», «Лондонда джаз пычкысы йөрәк итен кисә». Никадәр төгәл һәм хәтердә кала торган образлар болар! Шагыйрь эчке ашкыну белән Москва дулкынын тотып ала. Радиодан Советлар Союзы Гимны яңгырый. Бу урында шагыйрьнең сөйләү тоны бөтенләй үзгәрә, шигырьнең финалы якынайган саен ул күтәрелгәннән-күтәрелә бара. Авторның горур һәм көчле сүзләре барыбызның да уртак тавышыбыз- булып ишетелә.
Яз һәм ал таң символы Безнең бөек гимн. Алган кочып куенына Планетабыз иңен. Аннан башка һичкайда Тавыш та юк, өн дә. Аның бөек гөрләвен Баса алмый кем дә. Шагыйрь уңай сюжет сызыгы тапкан. Тәрбияви һәм художество әһәмияте зур булган уңышлы әсәр тудырган. «Тынычлыкны сөеп» шигыре турында да шуны ук әйтәсе килә. Шагыйрь конфликтлы шигырьләр- язуы белән уңышка ирешә. Конфликт турыдан-туры сюжет сызыгы аркылы («Тынычлыкны сөеп», «Ике комсомолец», «Радио янында» һ. б.), ә сюжетсыз шигырьләрдә шагыйрьнең эчке кичерешләре, сөйләү тоны һәм контраст образлар аркылы биреләләр («Кояш чыга», «Г асыр уртасы», «Артиллерия» һ. б.). Шагыйрь чынбарлыкның конкрет күренешен тотып ала һәм шуның аша поэтик фикер йөртә. Бу фикер эзлекле рәвештә үсә һәм бер үк вакытта гомумпләшә бара. /Менә шуңа күрә әсәр җиңел укыла, фикер укучыга тиз барып җитә.
125
Ләкин Ш. Мөдәрриснең барлык шигырьләре дә бер үк югарылыкта, бер үк тигезлектә эшләнмәгәннәр. Анда әйбәт шигырьләр булган кебек, җитлекмәгән, йомшак эшләнгәннәре дә бар. «Правда» газетасы безнең бүгенге драматургия теориясендә һәм практикасында урын алган конфликтсызлык күренешен тулысынча фаш итте. Ул әдәбиятның оператив жанры булган поэзиягә дә җитди таләпләр куя. Без конфликт төшенчәсен тар мәгънәсендә аңларга тиеш түгелбез. Биредә сүз тормышның эчке һәм тышкы каршылыклар аша үсеше турында бара. Җиңүләр безгә җиңел генә бирелмиләр, без аларны туктаусыз көрәш процессында, һәр төрле авырлыкларны һәм кыенлыкларны җиңү процес-. сында яулап алабыз. Поэзия дә моны күрсәтергә тиеш. Әгәр шагыйрь моңа ирешкән икән, димәк әсәр тор м ы шта гыч а кон ф л и ктл ы дигән сүз. Шәрәф Мөдәрриснең «Алга узып» исемле шигыренең уңышсыз булуы нәкъ менә шул конфликт юклыктан килә. Әсәрдә сүз «заманны 3 елга узып киткән» алдынгы стахановчы турында бара. Ләкин кем соң бу кеше? Колхозчымы, эшчеме, нефтьчеме, ташчымы? Бу — билгесез. Әсәрдә канатлы сүзләр бик күп, ләкин геройның эчке дөньясы бөтенләй ачылмый. Чөнки шагыйрь үз героен еракТан торып күзәтә. Автор аиы тормыштан аера, аның нинди авырлыклар һәм каршылыклар аша алдынгылыкка ирешүен әйтми. Шигырьдә конкрет штрихлар һәм поэтик фикерләү юк. Шуңа күрә авторның үз героен карап соклануы, «син каһарман» дип әйтүе бернинди мәгънә бирми. Әсәр күңелдә эз калдырмый. «Уйлап табучы» шигырендә дә шушы ук кимчелекләр кабатлана. Шигырь теле — барыннан да элек образлар теле. Шагыйрьнең тормышны тануы поэтик конкрет булырга тиеш. Шагыйрь образлар белән фикер йөртә, тормышны күрсәтеп бирә,—ди Белинский. Шәрәф Мөдәррис, әйткәнебезчә, сүзләр өстендә тырышып эшли. Җыентыкта оригиналь чагыштырулар, чынбарлыкны калку һәм онытылмаслык итеп тасвирлаучы образлар күп кенә. Автор күпчелек әсәрендә аралаш рифма төзи. Ләкин шагыйрьгә шигырь культурасын яхшырту буенча тагын да эшләргә • кирәк әле. «Тузды янгын чаткысы», «Көрәшләрдә
күпме баһадирлык бүләк иттең туган полкыңа», «Узгынчылар бар да таңга кала», «Нурланып, җемелдәп, тарта күңелне матурлап салынган нарат әрдәнә», «Чәчик, иптәш, булсын чәчкәнебез океансымаи күкрәп үсәрлек» кебек уңышсыз сүз тезмәләре һәм образлар, «биегрәк — кыеграк», «күзеңә — күленә», «сузуын — булуын», «язмышы — яктысы» кебек көчсез рифмалар очрый. Әгәр җыентыкны төзегәндә автор игътибарлырак һәм редакторы таләпчәнрәк булса, әлбәттә, бу чатаклыклардан тиз арынырга булыр иде. Ләкин менә мондый җитешсез- лекне бетерү өчен Ш. Мөдәррискә ныграк уйланырга кирәк. Тышта — төн, цехта — җыр, мотор җырлары, Киң (?) тавыш, җанлы (?) хис, хезмәт шау-шуы. Бер кызып, бер тынып, тимер чынлавы, Күзләрдә — көләч нур, шатлык балкуы. («Бәйрәм иртәсе»,) Кайбер эпитетларның урынсыз кулланылуына тукталып тормыйча, шигырьнең гомуми төзелешенә күз төшерик. Шушы дүрт юл эченә ии- кадРэр күренеш, никадәр яңа төшенчә кереп тулган! Ләкин алар образлар ярдәменнән башка гына саналалар. Укучы аларны көчәнеп булса да укый, ләкин һич тә күз алдына китерә алмый. Кызганычка каршы, мондый строфалар башка урыннарда да очрый. Шагыйрьгә моннан кискен рәвештә котылырга кирәк. Җыентыкта «Лирик җырлар» дигән цикл астында лирик геройның эчке дөньясын күрсәткән дүрт шигырь урнаштырылган. «Минеке» һәм «Ахрысы» шигырьләрен без яратып укыдык. Чөнки бу фрагментларда лирик герой безнең күз алдыбызга беренче чиратта җәмгыять кешесе булып кидеп баса. Беренче шигырьдә без аның туган
126
җирне өзелеп сөюен, тормышны чиксез яратуын күрәбез. Икенчесендә, лирик героиның сөйгәненә булган мәхәббәт хисләре турыдан-туры хезмәт белән, эчкерсез сафлык белән бәйләнгән. Ә «Яратам» шигырендә лирик герой — ялгыз бунтарь. Аның тормышка мөнәсәбәте «дулап искән җилне ярату» дан ары китә алмаган. Җыентыкта шундый юллар бар:
Алдың җырга совет партизанын. Сапер, минёр, тупчы хисләрен; Макта хәзер завод, фабриканың Гудок шавын, домна мичләрен. Җырла бүген матур киләчәкнең Хыял түгел, бәлки хаклыгын; Хезмәтебез безгә бирәчәкнең Бөтен тәмен, көчен, шатлыгын.
Бу—шагыйрьнең декларациясе булып кына калмаска тиеш. Мөдәррис бу вәгъдәне җыр белән үтәсен иде!