Поэзия
ӘХМӘТ ИСХАК
АЗИЯДӘ ТАҢ
(Шул исемдәге шигырьләр циклыннан)
1. БҮЛӘК
Ул гомер буе тырышып Эшләгән аны — Фил сөягеннән юнылган Бу гүзәл шарны. Өстенә шарның чукып ул Тишекләр тишкән һәм тоташтырган казып ул Ал арны эчтән. Ясалган шарның эчендә Яңадан бер шар. Ясаган тагын тишекләр Ул чукып аңар. Эчендә аның тагын шар Ясалган щулай. Көн үткән көннәр артыннан, Ай артыннан — ай. Үткәннәр еллар... Эшләгән Ул һаман эшен. Иҗат өстендә оныткан ■ Авыр тормышын. Куллары тәмам буйсынмый Башлагач кына, Чакырып биргән шунда ул Шарны улына. Аптырап, улы аңарга Караган туры: — Бетергәч эшләп, кемгә соң Бирермен моны? Карт әйткән: — Бетмәс, синнән дә Калыр улыңа. Дөньяда кем иң кадерле, — Бирер ул шуңа...
4
Улы да бик нык тырышып Эшләгән аны — Атасы ясый башлаган Бу гүзәл шарны. Арганда авыр хезмәттән, Ял тапкан шуннан. Эчтәге шарлар катлавы Алтыга тулган. Ул салып йөрәк җылысын, Эшләгән көн-төн. Уйлаган: «Бу дөньяда сон. Иң кадерле кем?..» Дөньяда озынмыни соң Бу тормыш юлы! Картайган ул да һәм үскән Аның да улы. Аерыласы килмәгән күк Карап ул шарга, Тапшырган, улын чакырып, Шарны аңарга... Дәртләнеп, улы аның да Тотынган эшкә. Шар тәмам булган, җиткәндә Ул туксан бишкә. Очланган иҗаттан татлы Дөньяда ни бар? Әйләнгән шарның эчендә Матур тугыз шар. Моннан да иәфис бер эшне Табарсың кайда? Эшләнә андый гаҗәпләр Бары Кытайда! Сораган карт шул вакытны Халыкны җыеп: — Кем соң иң кадерле кеше Дөньяда? — диеп. Әйткәннәр картлар аңарга: — Уйлап бак үзең: Кем, кояш кебек, яктырта Бөтен җир йөзен? Кем карый барлык халыкка Бертигез сөеп? Кем ярдәм итте Кытайга Алырга ирек? Кем йолып безне караңгы, Авыр көннәрдән, Ямь бирде тормышыбызга, Ашыбызга — тәм?.. Елмайган карт: — Сүзләрегез Дөрес һәм көчле!
Мин беләм, әйе, дөньяда Бер андый кеше. Җирдә иң кадерле кеше — Бөек Сталин ул. Ул, кояш кебек, дөньяга Сибә якты нур. Ирекле Кытай халкының Бүләге итеп, Аңарга шушы шарны сез Бирегез илтеп. Өч буын салды бу шарга . Йөрәк ялкынын. Рәхмәте булсын бу аңа Кытай халкының!
2. ЯҢА КЫТАЙДА
Чыкканчы ирек кояшы Бөек Кытай илендә, Иркенләп йөри алмаган Кытайлар үз җирендә. Үз тире белән сугарган Җирендә бөек халык Тик үләргә хаклы булган, Анда да — богауланып. Салганнар империалистлар Хәтта бакчаларга бик. Язганнар: — «Кертелми монда Этләр һәм кытайлар!» — дип. Мондый хурлыклы язулар Беткән инде Кытайда. Куылган империалистлар, — Халык хуҗа һәркайда! Халык хәзер, йозак элеп, Язып куйган чикләргә: — «Рөхсәт юк керергә бире Империалист этләргә!»
3. БЕРЕНЧЕ ТРАКТОР
Язгы таң. Тора яңгырап Шандуньның чиксез кыры. Сыныйлар Илдә эшләнгән Беренче тракторны. Нык тотып рульне, утырган Яшь бер кыз тракторга. Елмаеп, аңа рәсемнән Мао Цзэ-дун карап тора.
Еракка туфрак исләрен Тарата диңгез җиле. Актара артта сабаннар Халыкка кайткан җирне. Ыргыла алга трактор, Дулкыннар гүя ярып. Барадыр күк коммунизмга Ул шулай җирне тагып. Түзмәде шунда йөрәге Игенче Вай Ци-чаииың, Тракторның басып гүләвен, Яңрады тавышы аның: — Сөр, кызым, әйдә, тирәнрәк! Кытай җире өстендә Калмасын талаучыларның Басып йөргән эзе дә!
4. ЯЛУЦЗЯН БУЙЛАРЫНДА
Ялуцзян * буйларында Матур була таңнар. Таңның алсу нурына Бизәләләр ярлар. Уяналар чәчәкләр, Хуш ис китә аңкып... Яр өстендә күренә Ике кабер калкып. Ята анда ике дус — Якын ике күрше: Берсе аның — Кытайдан, Кореялы — берсе. Ялуцзян буйларына, Дошман килеп җиткәч, Яуга каршы сугышкан Шунда ике иптәш. Янып бер үк уй белән, Бер үк сафта атлап, Шунда алар үлгәннәр Үз илләрен саклап. Ярда ике калкулык Калган һәйкәл булып. Иптәшләре киткәннәр Яикиларны куып. Мәңге кире кайтмаска Куылганнар яулар. Ялуцзян буйларында — Шуңа матур таңнар.
♦ Ялуцзян — Корея белән Кытай чигендәге елга.
7
5. ЯҢА ЕЛГА КЕРГӘНДӘ
Моң булып, Токио өстендә Яна ел таны ата. Урамда, кая карама, Кешеләр бөрешеп ята. Күп монда салкын урамда Шулай төн үткәрүче: Миллионнар бүген бу илдә Ач, эшсез, йортсыз кеше. Берсенең, әнә иңенә Узышлый кемдер типте. Кем булсын! — исерек янкилар Шаулашып узып китте. Сукранды акрын гына ул — Гаугалап нинди файда? Шул булыр — кыйнап ташларлар, Борылып кайтырлар да! Күршесе әйтте: — Бездә бит Шул этләр бүген хуҗа. Теләсә, үтереп ташларлар,— Аларга — бар да уза. Тешләрен кысып ачудан, Өстәде берсе аңар: — Шуларның ялый итеген Сатлык җан — Иосидалар. — Мин,— диде берсе,— авылдан. Мин дөге игә идем. Аэродром ясый янкилар Өстендә безнең җирнең. Ә безне җирдән кудылар... Көрсенеп әйтте берсе: — Эх, кайчан гына без дә соң Яшәрбез кеше төсле?! Кытайлар әнә... дөньяда Ни газап чиккән халык! Чын тормыш тапты алар да, Дөрес юл белән барып... Чаттагы репродуктордан Яңрады шунда тавыш: — Тыңлагыз соңгы хәбәрне! Без хәзер тапшырабыз Сталинның Япон халкына Яңа ел теләкләрен!.. Җыелды радио алдына Кешеләр әкрен-әкрен. Текәлде радионоктага Күңелләр, уйлар, күзләр. Яңгырап китте һавада йөрәккә якын сүзләр:
8
— Азатлык! — Бәхет! — Бәйсезлек!.. Әйе, ул әйткән моны. Интеккән япон халкына, Әйе, ул тели шуны! Ул тели азат булуын Эшченең эшсезлектән, Ул телн игенчеләрнең Котылуын җирсезлектән!.. Карады күзләр күзләргә: — Ул, даһи, белә безне! Ул тели ирекле итеп Күрергә илебезне! Газапка дучар иткәндә Янкилар халкыбызны, Иң бөек кеше дөньяда — Ул, яклап чыга безне! Без чиккән газапларның ул Барсын да белә, димәк... Кайсыдыр әйтте: — Болар бит һәммәсе безнең теләк! Ул аңлый нинди хис белән Тибүен йөрәкләрнең. Ашырырбыз без дә тормышка Аның бу теләкләрен! Каранып тирә-ягына, Елмаеп әйтте берсе: — Аның бу теләкләреннән Кемгәдер булыр эссе...
Яна ел. Токио өстендә Кызарып кояш чыга. Дәртләнеп җырлый йөрәкләр Мең рәхмәт юлбашчыга!
9
ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ
КОММУНИСТ
Кем белми бөек мәгънәсен «Коммунист» дигән сүзнең; Шул сүздән дә ягымлырак, Яктырак сүз юк безнең. Язгы җил кебек җылы ул, Саф корыч кебек каты; Яңа дөнья иҗатчысы, Коммунизм солдаты.
Коммунист — илгә, халыкка Бәрәкәт дигән сүз ул; Эзләнү, табу, туктаусыз Хәрәкәт дигән сүз ул.
Шушы исем тираннарның Дөньяларын тетрәтә, Хезмәт кешесенә тыныч Яшәү юлын өйрәтә. Шушы исем тирәсенә Алдынгылар тупланган, Ленин, Сталин рухы белән Мәңгелеккә рухланган.
Шушы исем чакыра, илтә Алга, якты тормышка. Шушы исем рухландыра һәм эштә, һәм сугышта.
Коммунист — алга, һөҗүмгә Чакыра торган набат; Кояшлы, нурлы байрак ул,. Каерылмый торган канат!..