КҮРЕНЕШЛӘР ҺӘМ ТОРМЫШ, ИСЕМНӘР ҺӘМ ОБРАЗЛАР ТУРЫНДА
Шагыйрь Шәйхи Маннурның яңа поэмасын без дулкынлану белән, матур өметләр белән кулга алабыз. Моңа сәбәпләр бар. Китапның исеме совет кешеләренең, бөтен кешелек дөньясының изге омтылышын чагылдырган сүзләрдән тора: «Тыныч көн»1. Поэманың авторы — татар совет поэзиясенең тәҗрибәле остасы, күренекле шагыйрь. Аның тарафыннан тудырылган: Чал мыекны җанлап бөтереп, Дөнья күргән каеш түбәтәйне Егетләрчә артка чпгереп... йөрүче кайнар йөрәкле Гайҗан ба- баи образы әле укучыларның күңелендә яши бит. Укучылар шагыйрьдән совет кешеләренең тынычлык өчен көрәшен оста итеп күрсәткән яңа образлар бирүен, бу көрәштә аның үзенең көчле сүзен әйтүен көтәргә тулысынча хаклылар. Халкыбызның бүгенге тормышы никадәр бай, никадәр эчтәлекле! Бу тормыш иң башлап кеше хезмәтенең моңа кадәр күренмәгән бөеклеккә күтәрелүе белән, аның искиткеч җимешлелеге, кешеләрнең иң матур хыяллары да тиз чынга әверелүе белән гүзәл. Бүгенге совет чынбарлыгының һәрбер көне коммунизм төзүче халкыбызның алга таба куәтле яңа адымы белән, дөньяны хәйран калдырырлык җиңүләр белән билгеләнә, һәрбер заводта һәм фабрикада, һәрбер колхозда гади совет кешесенең тыныч хезмәт көндәлеге тирән мәгънә белән тулы, һичшиксез, Ш. Маннурны «Тыныч көн» поэмасын язарга шушы уйлар, шушы хисләр рухландырган. ’ П1-М аниу Р- «Тыныч көн». Поэма. Татгосиздат. 1952. Шагыйрь үзенең өстенә алгаи мактаулы бурычны ничек үтәп чыккан, әйтәсе сүзен укучыга җиткерә алганмы соң? Менә без «Тыныч көн» поэмасын ачабыз. Ул колхоз авылында җәйге бер хезмәт көненең тууын сурәтләү белән башланып китә.
«Көн туа илдә — Тыныч көн, Җәйге челләнең көне. Кеше йөрәгенең бөтен Дәрте тибрәнү көне».
Аннан соң шагыйрь шушы көннең
вакыйгаларын, күренешләрен сөйләп бирүгә керешә. Ул безне колхозные фермаларына, ындырына, басуларына, урман полосаларына, 'умарталарына һәм башка күп урыннарга алып бара, анда эшләүче кешеләрнең исемнәре белән таныштыра. Шагыйрь зур колхоз производствосының бөтен тармакларынын үсүен, зур коллективның һәрбер членының тырыш хезмәтен күрсәтергә тырыша. Поэма хезмәт көненең йомгагы турында партоешма секретареның райкомга рапорт бирүе һәм алдагы көнгә планнарны күрсәтү белән тәмамлана. Поэманы яптык... Укучы гафу итсен, безнең күпчелек тәнкыйть мәкаләләрендә урнашкан традициядән — алдан әсәрнең уңышлы юлларын санап китү, аннан уңышсыз юлларын күрсәтү традициясеннән— читкә китәргә туры килә. Алдан ук шуны әйтергә кирәк, «Тыныч кәнәне укый барган саен, күңелдә канәгатьләнмәү хисе, безнең көткәнебезне акламаган өчен шагыйрьгә үпкә хисе үсә бара. Китапны япканда си
119
нең күцелдә бер генә образ да ныклы урын алып калмый, поэманың эчендә «яңа» дигән сүз күп мәртәбәләр кабатлануга карамастан, йөрәктә бер генә яңа хис тә уянмый. Поэма уңышсыз чыккан. Бу уңышсызлыкны нәрсәләр билгели соң? Никадәр гаҗәп күренсә дә, заманында колхоз авылы кешеләре турында матур поэманы — «Гайҗан бабай»ны язган тәҗрибәле шагыйрь Ш. Маннурга бу очракта тормышны җитәрлек белмәү һәм өйрәнмәү турында' җитди шелтә ташларга туры килә. Нәкъ шуңа күрә «Тыныч көн»нең авторы Ш. Маннур колхоз авылының бай эчтәлекле тормышын ачып бирү урынына тышкы картиналар белән .мавыга. Нәкъ шуңа күрә ул поэманың башыннан ахырына кадәр үзенең бөтен дикъкатен авылдагы тышкы күренешләргә туплый. Ап- ак, чиста, якты фермалар, «күгәр- ченсыман» килеп туктаган «Мос- квичалар, «ак кирпеч яңа өйләр», «теркен-теркентеркеннәп» йөрүче таза чучка малайлары, еракка тезелеп киткән умарталар һ. б. һ. б. Бер сүз белән әйткәндә, колхоз авылын карап йөргәндә, кунак күзенә чагыла торган бер генә детальне дә шагыйрь онытмаган. Ләкин ул алардан ары да китә алмаган. Дөрес, бу картиналар үзләре дә бүгенге колхоз авылының мул тормышының тышкы ягын гәүдәләндерәләр. Авыл кешеләре турында язганда, алар кирәкле фон булып торалар. Ләкин аларны катып калган пейзажлар төсендә алу авыл тормышы турында дөреслекне һич тә бирми әле. Иң мөһиме шунда ки, авылдагы яңа күренешләрне яңа типтагы кешеләр, большевиклар партиясе тарафыннан, бөек Сталин тарафыннан якты колхоз юлына чыгарылган, яңа рухи байлыкка ия булган азат хезмәт кешеләре тудыралар. Авыл тормышының тамырыннан үзгәрү процессы иң башлап үткәннең калдыклары белән кискен көрәштә, аларны җиңүдә гәүдәләнә. Шәйхи Маннур моны оныткан. Нәтиҗәдә, чын тормыш урынына катып калган, хәрәкәтсез күренешләр барлыкка килгән. Матур образлар тудыру кешеләрнең исемнәрен әйтеп китү белән алыштырылган. Әдәбиятка конфликтсызлык теориясен бәйләргә маташучыларны партия нык тәнкыйтьләде. Бу теориягә, әлбәттә,
беренче чиратта бүгенге тормышны җитәрлек белмәүче язучылар бирелделәр. «Тыныч көн» поэмасы конфликтсызлык теориясенең бер корбаны булып тора. Монда бар да ал да гөл. Конфликтлар да юк, көрәш тә юк, үткәннең калдыклары да үзләрен бертөрледә күрсәтмиләр. Шагыйрь боларга үтелгән этап итеп карый. Мисал өчен «Яңа җыр» дигән бүлекне алыйк. Ш. Маннур монда искелеккә каршы көрәшнең иң әһәмиятле мәсьәләсенә — дини хорафатларга каршы көрәш мәсьәләсенә тиеп үтә. Ләкин ул моңа бер дә җитди карамый. Урам буйлап баручы дуңгызларга карата мәзәк сүзләр, әйтү белән, дуңгыз караучы татар хатыны Гөл шикәр түтинең тышкы кыяфәтен сурәтләү белән генә чикләнә. Монда да эш бернинди конфликтсыз, шома гына бара. Чын тормышны тышкы чибәрлек белән алыштыру образларның схематик булуын яки бөтенләй исем генә булып калуын китереп чыгара. Поэмада уннарча кешеләрнең исемнәре телгә алына, ләкин аларның бик күбесе укучының күңеленә берничек тә кереп калмыйлар, алай гына да түгел, китапның ахырына кадәр укып чыкканчы, аларның исемнәре дә, алар турында шагыйрь безгә белдергән «официаль» мәгълүматлар да онытылалар. Кешеләрнең ышандырырлык художестволы образларын тудыру аларның эчке тормышын, аларның уйларын һәм хисләрен, омтылышларын һәм теләкләрен яхшы белүне таләп итә. Монда, әлбәттә, эш яңа төзелеп беткән ферманы сурәтләүдән катлаулырак тора. Кешенең тышкы төсен, күркәмлеген яки ямь- сезлеген күрсәтү, хәтта бу художество осталыгы белән эшләнсә дә, образ тудырудан ерак тора әле. Тыштан гына сурәтләнгән кешеләр
120
дән шагыйрьнең үзенең декларатив сүзләрен әйттерүе дә, кешенең биографиясеннән кайбер белешмәләрне, хезмәт кенәгәсеннән кайбер саннарны шигъри әсәргә кыстырып кую да хәлне үзгәртми, образ барыбер килеп чыкмый. Образ, иң башлап, кешенең дөньяга карашларын, җәмгыятьнең башка членнары белән үзара мөнәсәбәтен һәм шулар яктысында аның рухи тормышының уңай яки кире якка үсешен, аның эшләрен, хәрәкәтләрен художество чаралары белән күрсәтү нәтиҗәсендә килеп чыга. Нәкъ менә шул шарт язучы өчен зур художество мөмкинлекләрен ача да. Әнә шул нәрсә һәр язучының үзенә генә хас булган күп төрле чаралар белән гаять күп төрле һәм берсеберсениән нык аерылып торган көчле образлар тудыруны билгели. Кешеләрнең тышкы портретларын сурәтләү исә ярдәмче рольне генә үти һәм кайбер очракларда ул бөтенләй нагрузкасыз кала. — Которые тут временные? слазь! (В. Маяковский.) Бу сүзләрне Вакытлы хөкүмәтне бәреп төшерергә барган матросның тышкы киемнәрен, йөзен никадәр оста итеп сурәтләү белән дә алыштырып булмый, әлбәттә. Хәтта бу сүзләргә андый тышкы сурәтләүне өстәүнең дә кирәге юк. Алар үзләре революцион матросның йөзен, гәүдәсен барлык бизәкләре белән ту- лысынча безнең күз алдыбызга китереп бастыралар. Ләкин, аларның иң зур әһәмияте шунда ки, алар бу образның буржуазия Ялчыларыннан торган Вакытлы хөкүмәткә мөнәсәбәтен бик нык ачып бирәләр. Пушкинны да искә алып китик. Татьяна образын тудыруда төп рольне аның зифа гәүдәсе, моңсу күзләре уйнамый бит, ә бай рухи тормыш, саф, матур күңел һәм башка гүзәл рухи сыйфатлар Татьянаны безнең күз алдына китереп бастыра. Без тикшерә торган поэманың авторы үзе дә образларны оста тудыра белүдән һич тә мәхрүм түгел. Тагын «Гайжан бабай»ны искә төшерик:
— «Эх, — мин әйтәм, — егылып төшмәс микән, Харап булмас микән уалып... Арабызда дошман бәндәләр дә Бетмәгән бит әле югалып... Без еласак, алар куаныр...» Гайҗан бабайның авыл өстендә оча торган кызыл йолдызлы самолетка карап әйткән бу сүзләре безнең күз алдыбызга колхоз өчен, дәүләт өчен, чың күңелдән янып йөрүче, тормышка җитди, айнык караучы, яхшы күңелле, ачык йөзле, таза, җитез колхоз картын китереп бастыр м ы й л а р м ы и и ? «Тыныч көн» поэмасында шагыйрь образлар тудыруга ничек карый һәм моның өчен нинди чаралар куллана соң? Поэмада һәр биттә телгә алынган колхоз председателе Таһирга тукталыйк. Яхшылап эшләгәндә Таһир поэманың үзәк образы, поэманы поэма дәрәҗәсенә күтәрерлек образ булыр иде. Ләкин нәкъ шушы образда Ш. Маннур кешенең тышкы күренешен, төсен-би- тен сөйләп бирүдән ары кңтә алмый. «Нык, таза ул, озын буйлы, Калын кашлы, зур куллы. Ә күзләре елмаюлы, Сүзе йомшак, акыллы». Без аның турында шушы сүзләрне укыйбыз. Таһирның гимнастеркалары, күн итекләре турында беләбез. Ләкин шагыйрь Таһирның киемнәрен никадәр җентекләсә дә. ул укучының күз алдына килеп басмый. Поэманың бөтен дәвамында без аның турында артык бернәрсә дә белә алмыйбыз, фәкать аның исемен генә төрле-төрле битләрдә очратабыз. Менә тагын бер образ: сыер caj вучы Рауза. Шагыйрь аны болаи сурәтли: «Кашын кыйгач бөгелдереп, Күзләрен кыса төшеп, Бит алсуын түгелдереп, Җемелдәтеп ак тешен, Елмая кыз». Никадәр буталчык! Сүзләр белән болай шаяру хәтта кызның елмаюын күз алдына китерергә дә уңайсызлый. Аннан шагыйрь Раузадан декларатив сүзләр әйттерә («Фән китабы кушканча эшлибез», фәләнтөгән...), аның намус белән
121
эшләве турында сөйли. Ләкин болар берсе дә укучыны ышандырмыйлар. Раузаны да без кеше буларак белми калабыз, якты образ итеп йөрәгебезгә урнаштыра алмый калабыз. Китапта телгә алынган башка бик күп исемнәр турында да шуны әйтеп була. Шагыйрь ике бригадир — Зәки белән Гөлсинә турында бик күп сөйли. Поэмада беркадәр истә кала торган исемнәр, ихтимал, шушылардыр. Бөтен фактлар авторда алар- ны матур образлар итеп үстерергә мөмкинлек булуы турында сөйли. Зәки белән Гөлсинәнең, урта мәктәпне бетергәч, җиңел хезмәт эзләмичә, колхозда калырга карар бирүләрен, колхоз эше өчен януларын укыганнан соң, бездә аларның хәзерге заманның алдынгы яшьләре булуларына ышанырга теләк туа. Ләкин аларның рухи тормышын бер дә күрмәү, авторның һаман тышкы күренешләр белән мавыгуы, биоҮра- фик фактларны коры итеп сөйләп бирү белән чикләнүе бу образларны да бөтенләй ярлыландыра. Поэманың теленә, художестволы сүз мәсьәләсенә күчик. Әлбәттә, бу мәсьәләне без әсәрнең эчтәлегеннән аерып алмыйбыз. Киресенчә, «Тыныч көн» поэмасының теле әсәрдә художество чараларын сайлау әсәрнең. эчтәлеген оештыруга аерылгысыз бәйләнгән икәнлеген тагын бер мәртәбә раслый. Тышкы эффектка исәп тоту поэманы коры яңгыравыклы, ялтыравыклы сүзләр белән артык тутыруга китергән. «Елмаюлы йөз»ләр, «җыр шикелле матур булып» үскән бәбкә, чеби күркәләр, колаклары «тырпаеп торган» дуңгызлар, җәен, кышын кешнәп торган «ак айгыр» (электр), «җил капчыгы», «сары сандугач», «җил сеңгән чәчләр», «болытлар — гәүһәр тавы», «куш тояклар көен чиртеп» баручы маллар, «Алда!» дигән асыл кош, бик борынгы «гүзәл, моңсу, тулган ай», «тау лачыны канат жәя колачлап» (таң ату турында) һ. б. һ. б. Ә колхоз кешеләре турында, аларның этләре турында шагыйрь менә нинди җансыз тел белән, газета теле белән яза: «Җылытканда ул аларны, «Сөйкемлем» диеп сөя, Шуңар аның малкайлары Искиткеч үрчеп килә. Ул симерткән сугым малы Унсигезәр пот килә». («Яңа җыр».) «һәрбер узган минут саен Сиксән метр җир китә. Югала да Тимербаең, Тагын да килеп җитә. Кырык минут эчендә ул
Әйләнә бер алымны; Бер әйләнеп үтүдә ул Ура гектар ярымны!» («Яңа табышмак».) «Алдынгылар анда макталган, Арттагылар ачы тешләнгән, Сурәтләре көлке эшләнгән һәм хәбәр күп уңай яклардан.» («Әбәт арасында».) — «Көмешле күл» иген тапшыруны Үтәүгә җитеп бара; Арыш белән өзсәк, инде моның Дүрт көнлек эше кала. Яшь бригадир Зәкн әйбәт эшли. Калмый аннан Гөлсинә, Ике көннән алар эш төгәлли, Мактап аласы килә. ... кырык ике гектар урды бүген Комбайнчы Тимербай; МТСтан ярдәм начар түгел, Эшләре барса шулай...» Сүз уңаенда шуны әйтәсе килә. Совет кешеләренең рухи йөзләрен ачу урынына шигъри әсәрләрне, аеруча поэмаларны, югарыда күрсәтелгәнчә, газета хәбәре стилендә кирәгеннән артык конкрет саннар, мәгълүматлар белән тутыру, безнең шактый күп поэзия әсәрләренең художество югарылыгына зур зыян китерә. «Тыныч көн» поэмасында бу аеруча нык күренә. Әсәргә «Борын юлы», «Тарлау буе», «Көмешле күл», «Зәйкә күле», «Аю күле», «йөзмән күле» кебек истә һич тә калмаслык дәрәҗәдә күп конкрет исемнәрнең кертелүе дә шуның бер үрнәге булып тора. Моңа кадәр без «Тыныч көн»не бер зур бөтен әсәр буларак, поэма буларак тикшердек, аның бөтен әсәр буларак уңышсыз чыгуын күрсәттек. Ләкин автор бер бөтен итәргә тырышкан кисәкләр арасында үзләренең уңышлы булулары белән аерылып тора торганнары да юк түгел. Безнеңчә шундыйлар арасына «Сәлам әйтегез», «Беренче
122
тавыш», «Яңа бал» дигән шигырьләр керәләр. «Сәлам әйтегез» шигыре җылы хисләр уята. Гади генә күренештә көчле, матур сүзләр белән шагыйрь авыл кешеләренең бөтен ил белән нык бәйләнешен күрсәтеп бирә алган. Бу — сокландыргыч картина. Басу өстеннән: «...Самолетлар Гөрләп уза көн буена, Әле кояш чыгышына, Әле кояш баешына. Көлтә бавы ясаганда, Кызлар күккә карап ала, Лачыннарны озатканда. Сагынышып җырлап кала: — Көмеш кошлар, көмеш кошлар, Җиңел юллар үтегез, Еракларда безнең дуслар, Шунда сәлам илтегез!..» _ Әсәргә тупланган 21 шигырьнең ■оашка кайберләрендә дә матур юллар очраштыргалый. Ләкин алар пич тә «Тыныч көн» поэмасына ташлама белән карарга ярый дигән нәтиҗәгә китермиләр. Алар безне шагыйрьнең бөтен мөмкинлекләре була торып, зур әсәрне — поэманы тудыруга җавапсыз каравына гына ышандыралар. Нәкъ шуңа күрә поэманың кисәкләре берсе-берсенә бәйләнмәгән һәм бик чуар художество дәрәҗәсендә булган шигырьләргә таркалалар. Бу факт безне соңгы вакытларда гомумән поэмаларга карата җәелеп киткән бәхәсләргә аз гына булса да тукталырга мәҗбүр итә. Кайберәүләр һәрбер уңышсыз поэманың тууына төп сәбәп итеп бер бөтен сюжетның булмавын күрсәтәләр. Бу дөрес түгел, әлбәттә. Бөек совет шагыйре- В. лИаяковскийның тиңсез поэмалары, күренекле татар совет шагыйре һ. Такташның поэмалары («Киләчәккә хатлар», «Мокамай») бу карашны тулысынча кире кагалар. Ләкин поэма ул берсе-берсенә бик шартлы гына бәйләнгән шигырьләр җыелмасы да түгел («Тыныч көн» кебек). Поэманы нәрсә поэма итә соң? Безнеңчә, поэманы бер бөтен итеп цементлау өчен -»сәрнең башыннан ахырына кадәр ачык иттереп, художестволы бөтенлек белән чагылдырылган конкрет бер идеянең булуы мәҗбүри. Сюжетлы поэмада бу идея сюжет аша бирелсә, бер бөтен сюжеты булмаган поэмаларда ул үзе әсәрнең кисәкләрен берләштерә торган фактор булып тора. Шуңа күрә соңгыларында шагыйрь үзенең бөтен художество осталыгын әиә шул идеяне әсәрнең барлык кисәкләрендә тулы көч белән чагылдырырлык һәм ул кисәкләрне
берләштерерлек дәрәҗәдә бирүгә тупларга тиеш. «Тыныч көн» поэмасының таркаулыгы, әлбәттә, аның художество дәрәҗәсенең түбән булуында. «Тыныч көн» поэмасында Ш. Маннур, һичшиксез, коллектив образ, тыныч хезмәт белән шөгыльләнүче колхоз кешеләре коллективы образын бирергә тырышкан. Ләкин ул коллектив образны тудыру өчен бик күп кешеләрнең исемнәрен санап чыгу гына җитмәгәнлеген исеннән чыгарган, ахры. Монда шагыйрь бер якты омтылыш берләштергән коллектив образын тудырасы урынга әсәрнең арбасына, югарыда күрсәтелгәнчә, бик тонык сурәтләнгән уннарча персонажларны төяү белән чикләнгән. Бу мәкаләдә бер авторның бер поэмасын гына тикшерүне бурыч итеп куйганга күрә, гомумән поэма мәсьәләләрендәге бәхәсләргә артык тукталып тормыйбыз инде. Мәкаләне йомгаклаганда, шуны әйтәсе килә. Тәҗрибәле шагыйрь Ш. Маннур «Тыныч көн» поэмасының, уңышсызлыгы турында нык уйланырга, «Гайҗаи бабай»ның I—И кисәкләре чыкканга ун ел үткәннән соң шушындый йомшак әсәр бирүнең сәбәбе нигездә бүгенге тормышны җитәрлек белмәүдән һәм үзеңнең художество осталыгыңны үстерү өстендә тиешенчә эшләмәүдән килеп чыкканлыгын аңларга тиеш. Без «Тыныч көн» поэмасының яңадан эшләнеп, көчле художестволы әсәр булып чыгуын көтәргә дә хаклы. Поэманы беренче мәртәбә баскан «Совет әдәбияты» журналы редколлегиясе, китап итеп чыгарган Тат- госиздат һәм китапның редакторы 3. Пури иптәш күренекле авторларга да ныклы таләпләр куелу кирәклеген исләреннән чыгармаска тиешләр иде