Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘБҮГАЛИСИНА

 


(Тууына 1 000 ел тулу уңае белән)
 Узган елның ноябрь аенда Бөтендөнья Тынычлык Советының икенче сессиясе Урта Азиянең бөек галиме Әбү-Галиибне Синаның тууына мен, ел тулуны билгеләп үтү турында карар кабул итте. Совет халыклары белән бергә бөтен дөньядагы прогрессив халыклар бу ел шушы данлыклы датаны билгеләп үтәләр. Әбү-Гали-ибне Сипа, Европа илләрендә Авиценна, ә безнең халык арасында Әбүгалисина булып танылган энциклопедик белем иясе. Нинди генә фән өлкәсен алсак та, аның исеме күренекле урын алып тора. Ул бөек галим, философ, врач, математик, астроном, телче, логик, политик эшче һ. б. Әбүгалисина, үз вакытында җир шарындагы халыкларның культура һәм фән өлкәсендәге казанышларын өйрәнеп, һәрбер өйрәнгән өлкәсендә үзенең яңа фикерләрен әйтүче булган дисәк һич ялгышмабыз. Әбүгалисина— ул бөтен дөнья культурасы күренеше, шуның өчен дә аның исеме бөтен дөньядагы прогрессив халыклар өчен кыйммәт. 
Әбүгалисина Урта Азия халыкларының феодализм чорындагы бөек фикер йөртүчеләрнең иң күренеклесе. Ул моннан 1 000 ел элек Бо- харадан ерак булмаган Афшан авылында туган. Атасы һәм анасы ягыннан Әбүгалисина — таҗик. Аның туган 
теле дә таҗик теле булган. Шунлыктан буржуа тарихчыларының Әбүгалисинаны гарәпләргә кертү һәм аның бәһа биреп бетерелмәс мирасын гарәпләр мирасы дип йөртүләре чынбарлыкка каршы килә. Әбүгалисина — Советлар Союзының тугандаш семьясында яшәүче таҗик халкының күренекле улы. Аның мирасы таҗик халкының бөтен дөнья культурасына бирелгән мирас. Әбүгалисинаның тормышы гарәп хәлифәлегенең сүнә башлаган һәм таркалган чорына — X йөзнең ахыры XI йөзнең башына — туры килә. Билгеле булганча, гарәпләр басып алган барлык илләрдә (Урта җир диңгезе буйлары, Гарәбстан. Кече Азия, Урта көнчыгыш) дәүләт теле булып гарәп теле саналган, барлык эш кәгазьләре, фәнни әсәрләр һ. б. гарәп телендә генә язылганнар. Әбүгалисина да күп әсәрләрен гарәп телендә яза. Аның иҗатында феодализм чорында барлыкка килгән шәһәр халкының, һөнәрче сәүдәгәрләрнең алдынгы өлешенең омтылышлары чагыла. Без Әбүгалисинаны, үз халкының улы итеп карау белән беррәттән, үз чорының улы итеп тә карыйбыз. Әбүгалисина эшли башлаган вакытларда Бохара шәһәре (Саманид дәүләтенең башкаласы) көнчыгыш илләрнең зур экономик һәм культура үзәге була. Монда казылма байлыклар чыгару (алтын, көмеш һ. б.). ул вакытка карата, нык алга киткән була. Бохара Көнчыгышны Көнбатыш белән бәйләгән зур сәүдә үзә

Н2 
 
ч булып таныла. Экономиканың үсүе белән бсррәттән, фән һәм куль- ура да билгеле дәрәҗәгә күтәрелгән була. Әбүгалисинаның атасы Саманид дәүләтенең соңгы әмирләреннән берсе Нух ибис Мансур канцеляриясенә хезмәткә керә. Берничә елдан соң Бохарага Әбүгалисина да килә. Аның үзенең язуына караганда, ул монда бөтен балалык көчен биреп укый башлый һәм 10 яшендә, корьан уку белән генә риза булмыйча, әдәбият фәнен өйрәнүгә ирешә. Улының аеруча сәләтле булуын күргән атасы Әбүгалисинаны үләннәр сатучы бер кешегә исәп-хисап өйрәтергә бирә. Тиз арада ул бу фәннең дә нигезләрен өйрәнә. Шушы вакытларда философ булып танылган Әбү- Габдулла Натили Бохарага килә. Әбүгалисинаның әтисе Натилига үзенең өендә урын бирә һәм аңардан баласына философия укытуын үтенә. Үзенең яңа остазы белән Әбүгалисина логика фәнен өйрәнә башлый. Ул бу эшендә шундый укышлыкларга ирешә ки, хәтта укытучысының ярдәменнән башка яңа положениеләр исбат итә һәм Натилины таңга калдыра. Натили белән берлектә Әбүгалисина Эвклид теоремаларын өйрәнә, ләкин аларны чишү, исбат итүгә остазның көче җитми. Бу мәсьәләләр Әбүгалисинаның үзе тарафыннан хәл кылына, һәм шуннан соң остаз белән укучы урыннарын алышалар. Натили Бохарадан киткәннән соң, Әбүгалисина. үзлегеннән төрле юллар белән китаплар җыеп, физика, математика һәм философия фәннәрен өйрәнә башлый. «Белем капкалары минем каршымда көниәл-көн кинрәк ачылдылар», — дип яза бу еллар турында Әбүгалисина. Шул ук вакытларда ул медицина фәннәре белән дә кызыксына һәм врачлык практикасы алып бара. «Бу вакытта миңа уналты яшь иде», — ди Әбүгалисина. Үзенең укыганлыгы һәм врачлык тәҗрибәсе белән танылган яшь егет күп еллар врач ярдәме күрсәтеп йөргән кешеләрне таңга калдыра. Лны Пух ибне Мансур каты авырганда, башка врачлар дәвалый алмагач, әмирнең сараена чакыралар. Әбүгалисинаның врачлык эшеуцыШ* лы чыга. Әмир авырудан терелә- Үзен дәвалаган өчен Нух ибне Мансур Әбүгалисинага Саманид дәүләтенең атаклы көтепханәсе белән файдаланырга рөхсәт итә. Бу көтеп ханә галимнең белемен тагын да тирәнәйтүгә ярдәм итә. 
Ләкин уңышлы барган гыйльми үсеш юлы үзгәрә. Атасы үлгәннән соң, ул тәрбиячесез кала һәм Сама- нндлар дәүләте җимерелгәч, туган иленнән качарга мәҗбүр була. Шул вакыттан алып, үзенең соңгы көннәренә кадәр Әбүгалисина бер илдән икенче илгә, бер шәһәрдән икенче шәһәргә күчеп йөрергә, дәүләт учреждениеләрендә эшләп, врачлык практикасы белән шөгыльләнергә тиеш була. Өзлексез күчеп йөрүләр, теге яки бу әмирнең, солтанның эзәрлекләүләре. иксез-чиксез җәфа чигүләр бөек галимнең сәламәтлеген какшаталар һәм ул 58 нче яшькә чыккан вакытта үлә. Аның гәүдәсе Хама- дин шәһәренең каберлекләрендә күмелә. 
Югарыда әйткәнебезчә, Әбүгалисина фәннең, барлык тармакларында диярлек танылган энциклопедик белем иясе. Әбүгалисина медицина, философия, әдәбият, хәрби җитәкчелек, дәүләт эшләре белән идарә итү һ. б. тармакларда үзенең күп сандагы язма әсәрләрен калдырып исемен мәңгеләштергән галим. Әбүгалисинага бөтен дөнья күләмендә дан казанырлык исем китергән тармак— медицина. Ул бу өлкәдә «Әлканун» («Медицина кануны») исемле даһи әсәр яза. Биш китаптан торган бу гыйльми әсәр заманындагы барлык медицина тармакларын үз эченә алган. «Әлканун», XII йөздә латин теленә тәрҗемә ителеп, XVIII йөзләрнең ахырына кадәр диярлек бөтен Көнбатыш Европа илләрендәге университетларда медицинадан төп кулланма булып йөртелгән. Димәк, XVIII йөзнең ахырына кадәр, «Әлканун» кебек систематик рәвештә ачык итеп медицина белемнәрен язган башка бер генә әсәр дә булмаган. Шуның белән

113 
 
 
бергә Әбүгалисина көнбатыш галимнәренә капма-каршы буларак, үзенең барлык гыйльми эшен, бигрәк тә врачлык практикасын, халык белән нык бәйләнештә алып барган. Әгәр дә аны сарайларга чакырганнар икән, бу очраклы гына хәл булган, сарай түрәләре аның халык арасында җыйналган белем байлыклары алдында баш ияргә мәҗбүр булганнар дип аңларга кирәк. «Әлканун» — ул вакыттагы фән дәрәҗәсеннән чыгып, борынгы грек, борынгы рим, иран һәм һиндстан илләрендәге медицина казанышларын йомгаклап, медицинаны яңа бер баскычка күтәргән әсәр. Бу гениаль әсәрдә Әбүгалисина кешенең тән төзелешен, төрле авыруларның сәбәпләрен һәм күренешләрен, авыруларны дәвалау юлларын, дәвалау өчен үсемлекләрдән файдалан}'” һәм шулай ук профилактик чараларны, күп сандагы тәҗрибәләргә таянып, ачык, аңлаешлы итеп яза. Бу әсәрне чыннан да медицина фәннәренең энциклопедиясе дип әйтергә була. Без монда галимнең бу әсәрендә исбат ителгән һәм хәзерге заман медицинасы тарафыннан танылган кайбер өйрәтүләренә генә тукталып китәбез. Әбүгалисина кешенең тән төзелешен соклангыч осталык белән өйрәнә, тәннең теге яки бу нәрсәләрне, температураны тою, үзләштерү системаларының төрләренә бәйләнгәнлекне беренче буларак исбат итә. Әгәр дә бөек рус совет галиме И. П. Павловның беренче һәм икенче сигнал системалары турындагы тәгълиматларын искә төшерсәк, борынгы таҗик галименең югарыда күрсәтелгән өйрәтүләренең фән үсешенә нинди зур мирас булуы аңлашылыр. Әбүгалисина махсус анатомик тикшеренүләр белән генә мөмкин була торган нәрсәне — күзнең мускуллары төзелешен дөрес итеп өйрәнә һәм аның бу турыдагы күрсәтмәләре хәзергә кадәр үзенең көчен җуймаган. Хәзерге медицина практикасында авыруны караганда иң башта пульсын, пульс тибүен тикшерәләр. Пульска карап, авыруның характерын билгеләү юлларын иң элек Әбүгалисина ача. Шулай ук төрле авыруларның, бигрәк тә эчке авыруларның тышка чыккан билгеләрен бар яктан өйрәнеп, җиңелчә диагноз кую юлларын да ул исбат иткән. Дәвалау практикасында урындагы 
үсемлекләрнең әһәмиятен күрсә - түче һәм алардан оста рәвештә файдаланучы да Әбүгалисина булган. Безнең заманда да авыруларны дәвалауга үсемлекләрнең киң күләмдә кулланылганлыгы һәркемгә дә ачык. Әбүгалисина тарафыннан күрсәтелгән һәм исбат ителгән органик булмаган йөрәк авыруын (порок сердца) дәвалау ысулы әле безнең көннәрдә дә саклана һәм үзен аклый. Бактериология фәне барлыкка килгәнче берничә йөз еллар элек Әбүгалисина күп кенә авыруларның күзгә күренми торган вак хәшәрәтләрдән таралуын әйткән һәм, шул фикереннән чыгып, кешенең чисталык саклавы өчен кирәк булган шартларны күрсәткән. Ә инде XIX йөзнең ахырында, фәннең алга китүе аркасында, күп санда булган бактерияләр ачылгач, Әбүгалисина- ның фикерләре дөрес булып чыкты: бактериология һәм безнең заманда микробиология фәне барлыкка килде. Авыруларны белү, аларны дәвалау һәм төрле дарулар ясауны өйрәтүләрдән тыш Әбүгалисина профилактик чараларга да күп әһәмият биргән. Физкультура белән шөгыльләнү һәм физкультура хәрәкәтләрен яшькә, җенескә карата дөрес куллануны, врачлардан беренче буларак Әбүгалисина тәкъдим иткән дисәк, ялгышмабыз. Бөек галимнең медицина өлкәсендәге казанышларына һәм аларның медицина фәне үсешендәге әһәмиятенә карап, Әбүгалисинаны бөтен дөнья врачларының укытучысы булган дип әйтергә мөмкин. Бу фикерне көчәйтү өчен, түбәндәге мисал урынлы булыр. Советлар Союзының академигы Е. Н. Павловский Иран һәм һиндстан илләрендә булган вакытта (1947 ел)
J. ,с. Ә-. № 9. 
114 
 
Ашраф шәһәрендәге иран врачының кулланма китаплары арасында истә тотар өчен күп кыстыргычлар белән бизәлгән «Әлканун»- ны очраткан, һиндстанныц Хайдарабад шәһәрендә ул ике системадагы больницалар яшәгәнне күргән — берсе аларныц Европа тибында, ә икенчеләре көнчыгыш тибында булган. Соңгыларында дәвалау процессы «Әлканун» буенча алып барыла икән. Медицина өлкәсендә дан казанган Әбүгалисина философия өлкәсендә дә үзенең капиталь хезмәтләре белән билгеле. Югарыда әйткәнчә, аның философик карашларында феодализм чорында барлыкка килгән шәһәр халкының, һөнәрче сәүдәгәрләрнең алдынгы өлеше карашлары чагыла. Аның безгә билгеле булган төп философик әсәрләре «Аш шифа» (Терелтү китабы) «Даиш-намә» (Белем китабы). Моның беренчесе — гарәп телендә, ә икенчесе — таҗик телендә язылган. Беренче әсәр, күп томнардан торган энциклопедия булып, философия, логика, физика, зоология, ботаника, музыка һәм башка фәннәрне үз эченә алган. Икенче әсәр исә дүрт бүлектән тора, логика, физика, математика һәм метафизика бүлекләрен эченә ала. Әбүгалисина үзенең философик әсәрләрендә борынгы грек философы Аристотель өйрәтүләрен үз чоры һәм ул чорның фәне үсеше дәрәҗәсеннән чыгып тагын да баета. Аның философик әсәрләрендә мөселман көнчыгышында Әбүгалисинага кадәр булган философик фикерләргә йомгак ясала һәм көнчыгыш философиясенең үсүенә зур этәргеч көч бирелә. Билгеле, бу хәл бер көнчыгыш белән генә калмыйча, Европа илләренә дә, феодализм чорындагы философик аңны үстерүгә ярдәм итә. Әбүгалисинаның философик карашларына бәя биргәндә аның материализм белән идеализм арасында торганын һәм кайбер мәсьәләләрдә материализм ягына басым ясавын әйтеп китәргә кирәк. Ул, кайбер мәсьәләләрдә Аристотельнең идеалистик карашларын тәнкыйтьләп, материалистик положениеләр куя. Әбүгалисина чынбарлыкның (бытье) объектив икәнлеген таный һәм исбат итә, ул: «чынбарлык элек-электән үк төп нигезгә (субстанциягә) һәм очраклы күренешләргә (акцнденциягә) бүленә... очраклы күренешләр төп нигезне билгеләмиләр», — ди. Икенче бер җирдә ул болан ди: 
«Башлана торган һәрнәрсәнең матер и а л ь принцибы бар... юк л ы ктан соң барлыкка килгән һәрнәрсәнең, һичшиксез, материясе бар, тудырылган нәрсәнең үзе туганчы ук үзен- нән-үзе булу мөмкинлеге булырга тиеш». Димәк, чынбарлык безнең аңыбыздан башка яши. Безне чолгап алган нәрсәләрнең төп эчтәлекләре һәм аларның очраклы чагылулары бар. Ул чагылуларны төп эчтәлек билгели. Әбүгалисина монда эчтәлек белән форма турында ачык әйтмәсә дә, аның бу фикерләре философиядәге эчтәлек һәм форма категорияләре турындагы өйрәтүләргә нигез салалар дип расларга була. Икенчедән, «башлана торган һәрнәрсәнең материаль принцибы бар» дигән фикер Әбүгалисинаның материянең иксезчиксез икәнен тануын күрсәтә. Бернәрсә дә юктан бар булмый, һәр нәрсәнең материясе бар, тумаган нәрсәләр, барлыкка килмәгән күренешләр үзләренең мөмкинлекләре белән яшиләр. Бу мөмкинлек шулай ук материаль. Ә б ү г а л и с и н аның бу карашлары аның материяне мәңгелек дип тану принцибында торганын күрсәтә. һәрбер философиядәге төп мәсьәләнең икеһче ягын — чынбарлыкны таныпбелергә мөмкииме дигән мәсьәләне дә Әбүгалисина үз вакытына карата дөрес хәл итә. Ул, әйләнәдә булган нәрсәләрне кешенең аңы һичшиксез дөрес чагылдыра ала, дип күрсәтә. Ләкин аның белән генә чикләнмичә, ул әйберләрнең сурәтләрен (күренешләрен) күздән чыккан нурлар сурәтләми, киресенчә, күрә торган объектның- формасы күзләрдә чагыла һәм әйбер нинди булса, аны шулай гына күрергә мөмкин, ди. Галимнең бу өйрәтүендә субъектив идеализмга капма- каршы булган хәлнең исбат ителүен
115 
 
күрәбез — әйберләрнең нинди булуы кешенең теләкләренә, !аиың ул нәрсәләрне нинди итеп күрергә теләвенә бәйләнмәгән. Танып-белү теориясен өйрәнгән вакытта Әбүгалисина логика фәненә дә зур әһәмият бирә. Ул, Аристотельнең логикасыннан чыгып, аны тагы да үстерүгә ирешә. Ул танып-белү процессында материаль истинаның (хакыйкать) әһәмияте ни дәрәҗәдә югары торганын күрсәтә. Әбүгалисина логиканы әйберләрне танып-белү коралы дип билгели. Танып-белү логикадагы ике хөкемнән өченче хөкем чыгару юлы, силлогизм белән түгел, ә әйберләрнең эчтәлегенә керү һәм аларның эчтәлеген өйрәнү белән генә мөмкин диелгән фикерне алга сөрә. Врач-практик, философ Әбүгалисина үзенең философик карашларында теоретик белемнәрнең практика белән үзара бәйләнешле булуын яклап чыга һәм аны исбат итә. Ул барлык фәннәрне дә ике төргә бүлә: теоретик һәм практик фәннәр. Теоретик фәннәргә физика, математика, метафизика ‡‡‡‡‡ керәләр. Практик фәннәргә — этика, политика, экономика керәләр. Бу ике тармакка бүленгән фәннәрнең коралы булып логика хезмәт итә. Теоретик һәм практик фәннәрнең үз бурычлары бар. Беренче тармакка кергән фәннәрнең төп бурычлары хакыйкать (истина), ә икенче тармакка ксргәннәренең бурычы кешенең материаль байлыгын тәэмин итү. Әбүга л исни а н ы ң м атер и а л нети к карашлары безгә әле аны ахырга кадәр эзлекле материалист дип әйтергә нигез бирә алмыйлар. Ул, материалист булу белән беррәттән, аерым хәлләрдә динне акларга да тырыша. Аның «материя алла шикелле үк мәңгелек» дип әйтүе әлеге фикерне раслый. Шуның белән беррәттән Әбүгалисина корьаипың өйрәтүләрен каты тәнкыйть астына ала Һәм үзенең материалистик положениеләре белән аның ялганлыгын фаш итә. Әбүгалисинаның идеалистик карашлары булуын күрсәтү өчен тү- бәйдәге мисалга тукталу да җитә. Ул кеше тереклегенең өч рухы бар: бавырында —табигый рухы, йөрәгендә— тереклек рухы һәм миендә —                      ‡‡‡‡‡ Ул заманнарда метафизика дип чынбарлык һам аның формаларын өйрәнү фансн атаганнар. — М. А. химик рухы бар дип күрсәтә. Бу күрсәтүне, әлбәттә, материалистик дип әйтеп булмый. Ләкин аның материалистик карашлары, фәнни казанышлары ул вакытта көнчыгыш илләрдә өстенлек иткән ислам диненә каты удар ясыйлар, дини догмаларга һәм ходайга ышанып тик торуларның ялган хәл икәнлекләрен фаш итәләр. Шуның өчен дә дөньяны мәңгелек дип тану, дини кәсепләрне кире кагу һәм үлгәннән соң терелүнең мөмкин булмаганлыгын исбат итүләре өчен дә Әбүгалисина үз заманының бөек прогрессив фикер иясе булып таныла. Аның философик карашларына тукталганда, социологик карашлары турында да бер-ике сүз әйтеп китмичә булмый. Философның социологик карашлары, «Аш шифа» әсәрендә ачык күрсәтелә. Кешелек җәмгыятен һәм аңа хас булган күренешләрне өйрәнүне һәм шулай ук бу турыдагы үзенең фикерләрен ачуны Әбүгалисина кешегә караштан башлый. Ул кешене табигатьтән аермый, аны табигатькә бәйләп карый һәм кешене хайваннар дөньясының бер өлеше дип күрсәтә. Ләкин кеше ул «иҗтимагый хайван», һәм шулай булуы аркасында, ул башка хайваннардан аерылып тора. ««Иҗтимагый хайван»нарга хас нәрсә— үзара ярдәмләшү, бергәләшеп хезмәт итү», — дип билгели Әбүгалисина. Ярдәмләшү төрлечә булырга, һәм төрле юнәлештә булырга мөмкин, ярдәмләшү һәм бергәләшеп хезмәт итү җәмгыятьтәге кешеләрнең файдасына юнәлтелгән булырга тиеш. Әбүгалисина карашынча-, моның өчен ике нәрсә кирәк: беренчедән, акыллы, тотнаклы закон, икенчедән, турылыклы хөкем. Бары шушы шартлар булганда гына үзара ярдәмләшү кешелек җәмгыятенә тиешле нәтиҗәне бирә алачак. Бу ике шартны тудыручы булып «гаделлекле идарә итүче (правитель)» кеше тора. Шундый кеше булганда гына җәмгыять белән дөрес җитәкчелек итәргә мөмкин һәм бары шул
116 
 
вакытта гына «идеаль дәүләт» булырга мөмкин. /Дәүләтнең барлык х а л ы к л а р ы җә м гы ятькә ф а й д а л ы эш белән шөгыльләнәләр. Алар арасындагы эш — хезмәт тәртипле рәвештә бүленгән булырга тиеш. Җәмгыятькә файдалы эш белән шөгыльләнүчеләр өч төргә бүленәләр: идарә итүчеләр (администраторлар), эшләп чыгаручылар (пропз- водительләр) һәм сугышчылар. Дәүләттә бу группалардан башка, аз санда булса да, җәмгыятькә зарар китерә торган хезмәт белән дә шөгыльләнүчеләр бар. Алар үз акчаларын башка кешеләргә биреп, шуның процентларына яшәүчеләр (ростовщиклар) һәм азартлы акча уеннары уйнаучылар. Бу төркем халык белән көрәшергә һәм аларны бөтенләй бетерергә кирәк. Ростовщик җәмгыятькә зыян китерә торган кеше итеп каралса да, сәүдә итү, киресенчә, файдалы эш итеп карала. Ләкин сәүдә турылыклы—гадел алмашу төсендә генә булырга тиеш, диелә. Кешелек җәмгыятенең төп сыйфаты үзара ярдәмләшү булгач, Әбүгалисина ул ярдәмләшүнең һәм бергәләшеп хезмәт итүнең нигезе семьяда ятырга тиеш, ди. Җәмгыятьнең нигезе — семья, ди ул. Җәмгыятьнең нык булуы семьяның нык булуына бәйләнгән, семья эчендәге татулыкка, семья членнарының бер-берсен ихтирам итүләренә, яратуларына бәйләнгән. «Сөю, ярату — кешелек җәмгыяте бәхетенең иң төп сәбәбе», — ди Әбүгалисина. Әбүгалисинаның җәмгыятькә булган карашы, һичшиксез, утопик караш. Бу караш халыкларның тарихи эшчәнлегенә нигезләнмәгән, бәлки төрле юнәлешләр, фикерләр, карашлар, В. И. Ленин әйткәнчә, бары тик идея мотивларына таяна! Монда шуны әйтергә кирәк, Әбүгалисина, үз чорының һәм үз халкының улы буларак, хезмәтчел халыкның яшәп килә торган политик төзелешкә каршы күтәрелүен аклый торган фикерне алга сөрә. Әбүгалисинаның «гаделлекле идарә итүче»- нең роле турындагы фикерен югарыда әйткән идек. Ә инде бу «идарә итүче» гадел булмаса? (Үзебезнен фикерне өстәп әйтик — әгәр дә ул, һәрбер сыйнфый җәмгыятькә хас булганча, үз сыйныфының интересларын күзәтеп, халыкны изү политикасы алып барса?) Бу вакытта,— ди Әбүгалисина, — халыкның баш күтәрүе һәм «идарә итүчегә» каршы көрәше дөрес һәм законлы хәл, җәмгыять мондый күтәрелешне якларга һәм аңа ярдәм итәргә тиеш. 
Монда, әлбәттә, сыйнфый көрәш дигән нәрсә юк, ләкин сыйнфый каршылыкның Әбүгалисина сүзләрен кулланган «идарә итүчеләр» белән «эшләп чыгаручылар» арасындагы каршылык законлы рәвештә килеп чыга һәм соңгы группа халыкның баш күтәрүенә ярдәм итәргә кирәк. Эшләп чыгаручылар дөреслек ягындагы халык икәне аңлатыла. Әбүгалисинаның социаль карашларының канвасы шуннан гыйбарәт. Барысына йомгак ясап әйткәндә, Әбүгалисина материализм белән идеализм арасында икеләнә, ләкин үзенең зур тәҗрибәләреннән чыгып һәм ул вакыттагы фән үсешенең дәрәҗәсенә нигезләнеп, ислам кануннарына көчле удар ясый. ^Үзенең социологик карашларында Әбүгалисина феодализм чорында яңа үсеп килә торган шәһәр һөнәрчеләренең интересларын чагылдыра, үзен халык вәкиле итеп таныта. Үзе шөгыльләнгән һәрбер фән Тармагында аңа кадәр яшәп килгән карашларны тәнкыйтьләүдән курыкмыйча, аларга каршы чыга, яңа фикерләр тудыра һәм аларны исбат итә. Шуның өчен дә Әбүгалисина үзе исән вакытта өстенлек итүче катлау халык — эксплуататорлар һәм ислам дине даирәләре тарафыннан бер туктаусыз эзәрлекләнә, төрмәләргә ябыла. Шуның өчен дә аның әсәрләре Багдад хәлифәсенең боерыгы буенча 1160 нчы елда (Әбүгалисина үлгәч. 100 елдан соң) Багдад шәһәрендә яндырыла. Шуның өчен дә урта гасырлардагы дин даирәләре Әбүгалисинаның исемен Джордано Бруно һәм Коперник исемнәре белән беррәттән куен, дәһри (алласыз) дип сүгәләр.  
117 
 
Шуның өчен дә ислам динен үзләренә идеологии корал итеп алган татар буржуа милләтчеләре дә Әбүгалисина турында ялган әкиятләр төзеделәр һәм аны әфсүнче, сихерче дип күрсәтергә тырыштылар. Ләкин бөек совет халкы, барлык халыкларның тарихына бердәнбер фәнни караштан чыгып, марксизм- ленинизм тәгълиматына нигезләнеп эш иткәнгә күрә, төрле фальсификацияләргә юл куймады. Тугандаш таҗик халкының бөек улы Әбүгалисина иҗат эшенең прогрессив ягы белән бөтен дөнья культурасының үсеш тарихына күренекле галим, философ һәм чикләнмәгән ирек сөюче булып керде. Әбүгалисина борынгы заман философик һәм фән белемнәренә йомгак ясап, аларны яңа дәрәҗәгә күтәреп, үзенең казанышларын көнчыгышка гына түгел, бәлки көнбатыштагы Яңарыш (Возрождение) эпохасының күренекле' вәкилләренә дә биргән һәм кешелек дөньясы культурасы үсүенә күп ярдәм иткән кеше. Әбүгалисинаның бу мираслары, бөтен дөнья халыклары тарафыннан зур ихтирам белән өйрәнеләләр. Әбүгалисинаның тууына 1000 ел тулуны билгеләп үткәндә, җир шарындагы барлык прогрессив халыкларның карашлары Советлар Союзының җиңелмәс 
семьясындагы таҗик халкына юнәлтелгән. Элекке заманнарда Бохара әмирләре изүе астында яшәгән таҗик халкы Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң, яңа, киң культуралы үсеш юлына аяк басты. Хәзерге көндә коммунизм төзү эшләрендә зур казанышларга ирешкән таҗик халкы культура үсеше белән дә үрнәк булып тора. Соңгы 20 ел эчендә генә Таҗикстанның промышленность продукциясенең валовой үсеше 50 мәртәбәгә җитте. Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр таҗик халкы бөтенләй диярлек укый-яза белмәгән булса, хәзер Совет Таҗикстанында алдынгы социалистик культура чәчәк ата. Таҗикстанда хәзер 3 000 нән артык башлангыч һәм урта мәктәп, 30 дан артык техникумнар, училищелар, университет һәм институтлар һәм шулай ук Таҗикстан Фәннәр академиясе бар. Болар барысы да — эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культураның чәчәк атуын раслаучы җанлы фактлар. Советлар Союзы халыклары һәм бөтен прогрессив кешелек бөтен дөнья культурасының үсешемә зур мирас биргән таҗик халкы улы — философ, галим Әбүгалисинаны мәңгегә хәтерендә саклар