„АК КАЛФАК
Татгосиздат Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» XXI исемле драмасын аерым китап итеп бастырып чыгарды. Драма I860 еллардагы татар дворяны семьясы белән крепостной крестьяннарның бер-берсенә һәм мәхәббәткә мөнәсәбәтләрен күрсәтә. Юллык берничә тиен акча сораганы өчен Сәлим морза Хөсәй картны кыйнап ташлый. Бу вакыйга көтүче Бакыйның күңелендә Сәлим морзага карата булган дошманлык хисләрен кабартуга сәбәп була. Икенче яктан, Хәмдиягә гыйшык тотып йөрүче икенче бер морза малае Шаһтимер Хәмдия белән аңлашуда Бакыйны хат йөртүче итеп файдалана. Шаһтимернең хатын тапшырырга йөргәндә, Бакый үзе*дә Хәмдиягә гашыйк була, аңа атап көй чыгара. Ләкин ул үзенең бу мәхәббәтенә социаль хәле — көтүчелеге комачаулык итәсен яхшы аңлый. Шуңа күрә ул шунда ук: сСинеңләй миңа буласың юк, Мәхәббәтем сиңа иик төшкәй?» — дип газаплы моңлана. «йөзек салыш» уйнаган вакытта Сәлим морза кызы Хәмдия бөтен кызлар алдында: «Минем исемемә атап көй чыгаручы ил егетен мин киявем итәр идем»,—дип ант белдерә. Ләкин ул, көй чыгаручы кеше Бакый булгач, көтүчене үзенә яр изү тойгысын башына сыйдыра алмыйча, һушыннан язып егыла. Бу вакыйга да Бакыйда тирән эз калдыра. Морза йортларына таба карап ул болай ди: «Безнең кавышуыбызга киртә булган бу тормышка мин тагын да көчлерәк дошман хәзер, мин шул ояны туздыручы каһарман
XXI «Ал калфак.» Татгосиздат. Матур әдәбият редакциясе. 1952 ел.
булып юаныч табармын. Мин күз яшенә манчылган бу йортларны җимерермен». Шулай итеп, Бакыйның үзен изүче байга карата булган нәфрәте крепостной крестьяннарның шул бай тарафыннан кыйналуларыннан һәм мәхәббәт тигезсезлегеннән килеп чыга. Сәлим морза образында язучы дворян вәкилен чагылдыра. Морзаның бердәнбер идарә итү чарасы — физик көч куллану. Бакый Хәмдиягә хат тапшырып йөргәндә, куйлар көтүне үз өстенә алган Шаһтимер бер куйның аягын сындыра. Моны Бакый эше дип уйлап, Сәлим морза, әллә никадәр хезмәтчесен канга батырып кыйный, әллә никадәр йорт әйберләрен вата, җимерә. Хосусый байлык Сәлим морзада эгоизм, деспотизм, тәкәбберлек, кешеләрне алдау сыйфатларын тәрбияләгән. Кеше җилкәсендә яшәү морза нәселен мәгънәсез тормыш итәргә өйрәткән. Язучы, менә шушы нәрсәләргә бәйләп, морзаларның идарә итүгә сәл этсез бул ул арып, тор м ыш л а р ы- ның таркалуга таба баруын әйтергә тели. Әмма бу мәсьәләне чишүдә феодалның крестьяннарны экономик
127
яктан изүен төп фактор итеп алмыйча, аның дуамаллык, тилелек сыйфатын төп фактор итеп алуы белән ялгыша. Чөнки бу күренеш белән җәмгыятьнең (бу очракта феодализм җәмгыятенең) үсеше яки таркалуы арасында бернинди дә диалектик бәйләнеш юк. Менә шунлыктан Сәлим образы типиклыгын югалта, аның идарә итүгә сәләтсез- леген гәүдәләндерү бик чикле булып чыга. Мәхәббәт мәсьәләсенә килгәндә, Сәлим морзаны кешенең кешелегеннән бигрәк байлыгы кызыктыра. Ул үзенең кызын хезмәт сөюче, кешелекле Бакыйга бирүгә караганда бозыклыклар эшләп йөрүче морза малае Шаһтимергә бирүне артыграк күрә, — беренчесен, нәсел чертү дип, икенчесен, дан тоту дип саный. Шаһтимер «Галиябану» драмасындагы Исмәгыйль шикелле мәхәббәтне байлыкка сатып алырга омтыла. Хезмәт иясе Бакый исә кыз белән үзара саф күңелдән сөешүне һәм аңлашуны мәхәббәттә төп нәрсә итеп аңлый, шушы нәрсәләргә комачаулык итүче хосусый байлыкка нәфрәт белән карый. Әмма, икенче яктан, феодализм чорында хезмәткә мөнәсәбәт һәм гомумән, хезмәтнең хурлыклы нәрсә итеп каралуы әсәрдә бирелми, шуның өчен мәхәббәт мәсьәләсен чишү берьяклы булып — хезмәттән аерым хәлдә булып чыга. Социал аермалык аркасында килеп туган конфликт һәм Хәмдиянең, Бакыйның, Шаһтимернең бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре ачылып бетми, художество югарылыгына күтәрелми. Бакый белән Шаһтимернең — ике сыйныф вәкиленең— мәхәббәтләре бер үк төрле юнәлештә бирелә, алар бары тик Хәмдиянең тышкы матурлыгына сокланалар, ә Хәмдиянең мәхәббәте шәхси данга кызыгу җирлегендә туа. Хәмдия Бакыйның мәхәббәтенә, көй чыгаруына, җырда макталуга лаеклы кыз түгел. Ул, башка морза кызлары кебек үк, күңел ачудан, кешеләрдән мактау сүзләре ишетүдән башканы белми. Әсәрнең башыннан ахырына кадәр, Хәмдиянең симпатиясе морзалар — Шаһтимерләр ягында булып сурәтләнә, хезмәт ияләренә, Бакыйга булган мөнәсәбәте ачыкланып бетми, ә акылдан язу һәм көтүче мәхәббәтен кабул итү моменты художество чараларына бик ярлы — менә шунлыктан драманың финалы ясалмалыктан котыла алмый. Бакый да тиешенчә эшләнеп бетмәгән образ. Аның морзаларга булган нәфрәте 1860 еллардагы крестьяннар хәрәкәтеннән
изоляцияләнгән хәлдә бара. Бакый үзе дә хезмәтчел Гафиянең мәхәббәтенә кечкенә итеп, ә морза кызы Хәмдияне сөюне зур, җитди һәм саф нәрсә итеп карый. Язучы Гафиянен. Бакый белән Хәмдиягә булган мөнәсәбәтен тиешенчә күрсәтә алмаган. Шаһтимерне дә тулысынча эшләнгән, персонаж дип булмый. Бу морза малаеның сыйнфый йөзе, хәйләкәрлеге һәм ярлыларга эчтән мәкер саклавы ачылып бетми. Шулай итеп, әсәрнең уңай яклары да байтак, идея һәм художество ягыинан күп кенә кимчелекләре дә бар. Драма нэп чорында языла һәм аның әнә ул бай белән ярлы арасындагы мөнәсәбәтне яктыртудагы кимчелекләре язучының нэпны аңлап бетермәвенең бер чагылышы да булып тора. Әмма драма феодализм чорында дворяннарның берни белән дә чикләнмәгән хокукка ия булуларын, деспотизмнарын, крепостной крестьяннарның алар тарафыннан хайван хөкемендә кыйналып яшәүләрен, сыйнфый җәмгыятьтә ирекле мәхәббәтнең булмавын, бөтен нәрсә өстеннән дә байлыкның хөкем сөрүен чагылдыруы белән әһәмиятле. Татар әдәбиятында тоткан урынын һәм Мирхәйдәр Фәйзинең иҗатын тикшергәндә «Ак калфак» драмасы әнә шул мотивлары белән искә алынырга тиеш. Язучының һәм, гомумән, татар әдәбиятының үсешен тикшерүдә бу әсәрнең басылып чыгуы бик кирәк. Татгосиздатның аны аерым китап итеп чыгаруы бик урынлы.