Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРЛАРДА МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК ХӘРӘКӘТЕ


 Мәгърифәтчелек хәрәкәте безнең культурабыз һәм әдәбиятыбыз тарихында иң аз өйрәнелгән. Төрле вакытларда язылган хезмәтләрдә (В. Горохов, Г. Халитов, Р. Рәимов һ. б.) мәгърифәтчелекне буржуаз милләтчелек хәрәкәте булган җәдитчелектән аерып карый алмау күренешләре булды. Моның төп сәбәбе татар мәгърифәтчелеге темасының фәнни эшләнмәвендә, культура мирасына Ленин — Сталин өйрәтүлә- ренчә якын килә алмавыбызда иде. В. И. Ленин һәм И. В. Сталин үзләренең хезмәтләрендә культура мирасыннан файдалануның принципларын ачык күрсәтеп килделәр. В. И. Ленин үзенең «Милли мәсьәлә буенча критик заметкалар» дигән тарихи хезмәтендә: «Без... һәрбер милли культурадан аның тик демократик һәм социалистик элементларын гына алабыз, аларны тик һәм һичсүзсез һәрбер милләтнең буржуаз культурасына, буржуаз милләтчелегенә капма-каршы итеп алабыз»,— дип өйрәтә. XIX йөз әдәбиятын һәм культура хәрәкәтен өйрәнгәндә дә без бу күрсәтмәне нигез итеп алырга тиешбез. ВКП(б) Үзәк Комитеты үзенең 1944 ел 9 август карарында Татарстан тарихчылары һәм язучылары алдына ачык программа куйды. Шул карар нигезендә ВКП(б) Өлкә Комитеты берничә мәртәбә Татарстан язучылары һәм әдәбият белгечләре алдында торган конкрет бурычларны күрсәтеп узды. ВКП(б) Өлкә Комитетының 1948 ел 12 сентябрь карарында татар мәктәпләренең 8 классы әчеп чыгарылган әдәбият дәреслегендәге җитди хаталар күрсәтелгән, буржуаз милләтчелек хәрәкәте булган 
                     V «Совет әдәбияты» журналы, № 2, 1945 ел. - «Совет Татарстаны» газетасы, 21 сентябрь, №» 34, 1951 ел. 
җәдитчелеккә сынфый ачык бәя бирү юклыгы әйтелгән иде. Партия карарларыннан тиешле нәтиҗә ясый белмәү аркасында, элекке ялгышлар кабатланып килде. Мәгърифәтчелек темасына язганда, барлык иптәшләр дә В. И. Ленинның «Без нинди мирастан баш тартабыз?» исемле тарихи хезмәтенә таянып эш итәргә тырышалар. Бу, әлбәттә, мәсьәләне чишү өчен төп чыганак булып тора. Ләкин шул ук вакытта В. И. Ленин тарафыннан мәгърифәтчеләр өчен характерлы дип күрсәтелгән өч сыйфатны төрлечә өзгәләп яки кыскартып алуны һичбер сәбәп белән дә аклап булмый. Әгәр дә Латыйф иптәш Җәләй үзенең «Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм КаЮхМ Насыйри» V дигән мәкаләсендә Ленин хезмәтендәге мәгърифәтчеләр өчен күрсәтелгән сыйфатлардан: «Мәгариф эшен, ирекле идарәне, азатлыкны... яклау» һәм «крестьяннарның интересын яклау крепостное правоны һәм аның калдыкларын бетерү үзе белән гомуми яхшы тормыш китерер, дип чын күңелдән ышану һәм моңа чын күңелдән булышлык күрсәтергә теләү» дигән урыннарын төшереп калдырган булса һәм Ленин хезмәтендәге европалашуны кайнар рәвештә яклау дигән өлешенә генә басым ясаса, иптәш Мөсәгыйть2 киресенчә, В. И. Ленин хезмәтендәге «тормыш
104 
 
 
ның европача формаларын һәм гомумән Россияне һәрьяктан европалаштыруны кайнар рәвештә яклау» дигән өлешен өч нокталар куеп төшереп калдыра. Бу кыскартуларның һәр икесе белән дә килешеп булмый. Без мәгърифәтчеләргә характеристика биргәндә, В. II. Ленинның шул гениаль хезмәтендә күрсәткән билгеләрнең барысын да күздә тотарга тиешбез. Бу — беренче һәм төп шарт. Икенчедән, шул бөек хезмәтне методологик күрсәтмә буларак, татар мәгърифәтчелеген өйрәнү өчен кулланганда тагын бер моментны искә алырга кирәк. Әгәр дә XIX йөздә рус мәгърифәтчелеге революцион- демократ Чернышевскийлар эшчән- легендә иң югары баскычына күтәрелгән булса, татарларда әле ул XIX йөздә башлангыч хәлендә генә була. Менә шуның өчен дә XIX йөз татар мәгърифәтчелеген өйрәнгәндә, аның бик күп яклары белән рус мәгърифәтчеләре XVIII йөздә үк узган адымнарны гына атлаганын күрәбез. Ләкин бу хәл XIX йөз татар мәгърифәтчеләренең үз чорына бәйләнешле рәвештә дә беркадәр эш күрсәтүләренә комачаулык итми, алар кулларыннан килгәнчә, XIX йөз рус культурасында булган алга китешне дә файдаланып, татар халкын агарту буенча эш итә башлыйлар, үсеп барган милли буржуа идеологларының монархиячелибералчылык эзеннән түгел, бәлки демократия баскычлары буенча беренче адымнарын атлыйлар. Феодализмның авыр басымы, патша самодержавиесенең колонизаторлык һәм руссификаторлык политикасы, өстен катлауларның изүе, ислам дине идеологиясенең реакцион йогынтысы һәм агулап килүе астында татар демократик җәмәгатьчелек фикере, билгеле, тиз генә күтәрелеп китә алмый, XIX йөздә чагыштырмаслык үсеп барган алдынгы рус культурасыннан, прогрессив җәмәгатьчелек фикереннән артта бара. Татар у кым ыш л ыл ары а р а сы н и а п ул вакытларда әле турыдан-туры халык азатлыгы өчен революцион көрәшкә чыгучылар күренми. Ләкин һәр халыкның үз эчендә хезмәт ияләре һәм һәр чорда теге яки бу күләмдә прогрессив хәрәкәте булганлыктан, XIX йөзнең икенче яртысында татарлар арасыннан да халык интересын яклап культура эше башлаучылар килеп чыга. Башында Каюм Насыйри торган бу демократик хәрәкәт җәдитчелек дип йөртелгән буржуаз 
реформаторлык хәрәкәтенә капма-каршы позициядә була, тамырыннан ук халык интереслары белән бәйләнгән була. Менә шулардай чыгып, XIX йөзнең икенче яртысындагы татарларда булган җәмәгатьчелек фикере һәм культура хәрәкәтен тикшергәндә ике хәрәкәтне күздә тотарга кирәк. Болариың берсе — мәгърифәтчелек хәрәкәте дип исәпләнсә, һәм рус прогрессив җәмәгатьчелек фикере тәэсирендә үсеп килеп, 1905 ел революциясе чорында әдәбият һәм культура мәйданында зур эшчәнлек күрсәткән револю- цион-демократик язучыларыбызга (Г. Тукай, Г. Камал һ. б.) уңай традиция булып күчсә, икенчесе — милләтче буржуа интересын яклаучы, либераллык фразаларына төренгәш турыдан-туры пантюркизм, панисламизм идеологиясенә нигезләнгән җәдитчелек хәрәкәте иде. Җәдитчелек хәрәкәте башланган көненнән алып реакцион була, халык интересларына каршы тора. Җәдитчелек пантюркизхм һәм панисламизм идеологияләре белән турыдантуры бәйләнгән иде. И. В. Сталии .Әсәрләренең 5 томында бирелгән 6 нчы искәрмәдә панисламизм һәм пантюркизмның политик йөзе һәм тоткан максаты турыида түбәндәгечә аңлатма би релә: «Панисламизм — дини - политик- идеология, ул ислам динен (мөселман динен) тотучы барлык халыкларны бергә берләштерүгә өнди. Панисламизм XIX гасыр ахырында Көнчыгыш илләрендә эксплуататор сыйныфлар арасында киң таралды; Төркия тарафыннан бөтен дөнья мөселманнарын «бөтен мөселман динендәгеләриец хәлифәсенә» — төрек солтанына буйсындыру максаты белән файдаланылды. В. И. Ленин панисламизмга «Европа һәм Америка империализмына каршы азатлык хәрәкәтен ханнар, алпавытлар, мул
105. 
 
 
лалар Ii. б. позициясен ныгыту белән бергә кушарга» маташучы агымнарның берсе дип бәя бирде. (Кара: Әсәрләр, 3 басма, XXV т., 289 бит.) Пантюркизм бөтен төрек халыкларын Төркия хакимлегенә буйсындыруны үзенең максаты итеп куя... Россиядә Октябрь социалистик революциясеннән соң панисламизм һәм пантюркизм контрреволюцион элементлар тарафыннан Совет властена каршы көрәшү өчен файдаланылды»VI. Шушы уңай белән либераль алпавыт И. Гаспринский һәм анын кул астында чыгып килгән «Тәрҗеман» газетасы турында да берничә сүз әйтергә кирәк. Исмәгыйль Гаспринский Бакча-Сарай шәһәре башлыгы (главасы) булып торган вакытларында, патша чиновниклары каршында казанган «ышаныч» һәм «авторитетыннан файдаланып (ул шул ук вакытта патша охранкасының агенты да була), Россиядә беренче буларак, төрки телендә газета чыгарырга рөхсәт ала (1883). Ләкин бу газета татарлар арасында бик аз тарала. Г. Тукай «Тәрҗе- ман»ның татарларга галәкасы» дигән мәкаләсендә «Без моннан егерме биш ел борын, ак күмәч булмаганда ипи ашаган һәм кыйбатлы тәмәке булмаганда махорка чорнап тарткан төсле генә «Тәрҗеман»ны укыдык... инде бөтенләй үзгәрдек!» — ди. Гаспринский һәм аның фикердәшләре тарафыннан шул вакытларда ук уздырыла башлаган панисламизм һәм пантюркизм идеяләренең бу газета битләрендә яклануы — буржуаз милләтчелек хәрәкәтенең башлангычы булып, җәдитчелекнең дә реакцион- политик йөзен күрсәтте. Габдулла Тукай 1905 ел революциясе шартларында үзенең талантлы язы л га н фе л ьетон и а р ы и да (« Ш а рт- лар», «Тәрҗеман»ның татарларга галәкасы») татар буржуа идеологларының милләт һәм дин исеменнән сөйләп, халыкны алдарга маташуларын гаять ачык күрсәтте. Җәдитчеләрнең идеологларыннан берсе булган Гаспринскийның капитал ялчысы булуын күрсәтеп Тукай: аның «...торуы капитал өчен, ятуы капитал өчен, миллилек сатуы капитал өчен, «Мосылман иттифакы» ни эшкә ярамаса да, мактавы капитал өчен, нәфсе заты вә мөхәррирлеге капитал өчен...» дип язды.                      VI И. В. Сталин. Әсәрләр, 5 т., 438—439 битләр. 6 искәрмә (татарча басмасы). 1 В. И. Лепин, XIX гасыр 60 нчы елларның идея «мирасы» турында сөйләгәндә, цензураны куздә тотып, Скалдинга сылтанырга мәҗбүр булган. Асылда исә Ленин күрсәтелгән «мирас»ныц төп вәкиле дип Н. Г. Чернышсвскийпы санаган. Татар телендә беренче большевистик газета булган «Урал» шул вакытларда «Мөселман иттифакы» исеме белән берләшкән буржуаз партиянең тик халык зарарына эшләүче оешма булуын фаш итеп, мәкаләләр биреп барды. «Урал» газетасы үзенең 1907 елда чыккан Знче санында: «Бу «Мөселман иттифакы» дигән партия мөселманнардан: җирсез авыл халкы өчен һәм эшчеләр өчен фәкать зарарлы бер партиядер. Чөнки западный «гареп тарафындагы» Европа буржуалары һәм рус буржуалары да эшчеләр һәм авыл халкы надан чакта болар үзләренең нинди сыйныфта икәннәрен аңлый алмасыннар һәм үзләренең партияләренә кереп безнең берлә көрәшә алмасыннар дип «без барыбыз да христианнар, безнең барыбызның да теләгәнебез бер булырга тиеш» дип» диннәрен корал иткәннәр иде. Моны эшчеләр һәм фәкыйрь халык бик яхшы белергә тиеш. Дин кардәш булса да мал кардәш түгел бит. Шуның өчен эшчеләр һәм фәкыйрь халык һәркайсы үзләренә махсус партиягә керергә тиеш. Хәер, «Мөселман иттифакы»ның гомере дә кыска булачак, моны тарих күрсәтер», — дип язды. Большевистик «Урал»' газетасының бу аңлатулары татар хезмәт ияләрен интернационализм рухында тәрбияләүдә зур урын тотты. «Тәрҗеман» газетасы битләрендә, «фикердә, телдә, эштә берлек» дигән лозунг үз вакытында ук реакцион, буржуаз-космополитик лозунг булып торды. Җәдитче буржуаз идеологларның үсеп барган сыйнфый каршылыкларны томалап калдырырга теләүләренең тарихи тамырлары шунда гәүдәләнде. Революцион-демократик хәрәкәт көчәя барган саен алар үзләренең «идеаллары» белән капитал интересларына буйсынып эш иткәнлекләрен тагын да ачык күрсәттеләр. 1905 ел революциясе чорында инде җәдитчеләрнең идеологлары демо
106 
 
 
краток көчләргә һәм революциягә каршы көрәшүче контрреволюцион лагерьга күчтеләр, монархия белән кулга-кул тотынышып, эшли башладылар. Реакция һәм беренче империалистик сугыш елларында буржуа идеологлары һәм алар йогынтысында булган буржуа язучылары шовинистик буржуаз милләтчелек идеяләре белән халыкны агуларга маташтылар. Безнең илдә социалистик революция җиңгәч, бер төркем җәдитче идеологларның, эмиграциягә китеп. Советка каршы заговорларда актив катнашулары, аларның башта ук хезмәт ияләренең явыз дошманнары булуларын ачык .күрсәтте. 
Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәтенең мәйданга килүе һәхм аның нинди шартларда үстерелүе турында берничә сүз. В. И. Ленин «Без нинди мирастан баш тартабыз?» дигән даһи хезмәтендә, мәгърифәтчеләргә •характерлы булган гомуми сыйфатларны билгеләп, түбәндәгечә күрсәтеп узган иде: «Скалдин \ Көнбатыш Европа агартучылары кебек үк һәм 60 нчы еллардагы әдәбият вәкилләренең күпчелеге кебек үк, крепостное пра- вога һәм аның экономик, социаль һәм юридик өлкәләрдә тудырган барлык нәтиҗәләренә кайнар рәвештә дошманлык белән рухланган ке- _ше. Бу — «агартучының» беренче характерлы сыйфаты. Бөтен рус агартучыларына гомуми булган аның икенче характерлы сыйфаты мәгариф эшен, ирекле идарәне, азатлыкны, тормышның европача формаларын һәм гомумән Россияне һәр яктан европалаштыруны кайнар рәвештә яклау. Ниһаять, «агартучының» өченче характерлы сыйфаты — халык массаларының, башлыча (агартучылар эпохасында әле тулысын- ча азат ителмәгән яки азатлыкны алып кына килгән), крестьяннарның интересын яклау крепостное правоны һәм аның калдыкларын бетерү үзе белән гомуми яхшы тормыш китерер, дип чын күңелдән ышану һәм моңа чын күңелдәй булышлык күрсәтергә теләү. Бу өч сыйфат бездә «60 нчы еллар мирасы» дип атала торган нәрсәнең асылын тәшкил итә, һәм бу мираста народниклыкның бернәрсәсе дә булмавын басым ясап әйтү мөһим» 2. В. И. Ленин истә тоткан бу мирас Россиядә генә түгел, бәлки бөтен дөнья 
күләмендә тарихи прогрессив роль уйнаган 60 нчы еллардагы рус мәгърифәтчеләренең иҗат мирасын эченә ала. В. И. Ленин аның типик вәкиле итеп бөек демократ һәм революционер Н. Г. Чернышевскийны ала һәм аның эшчәнлеген күздә тота. Рус мәгърифәтчелегенең югары баскычка күтәрелүе XIX йөздә — бөек демократ, ялкынлы революционер Чернышевский эшчәнлегендә күренә. Рус мәгърифәтчелегенең тарихы русның бөек галиме һәм шагыйре М. В. Ломоносовка, XVIII йөз революционеры Радищевка һәм XVIII йөзнең күренекле мәгърифәт- челәреннәи берсе булган Новиковка барып тоташа. XVIII йөзнең рус мәгърифәтчеләре, әлбәттә, үзләренең дөньяга карашлары белән, бер дәрәҗәдә тора алмаганнар. Татар мәгърифәтчелеге рус мәгърифәтчелеге йогынтысында мәйданга килә. Ләкин югарыда күрсәтелгән сәбәпләр аркасында ул рус мәгъри- фәтчелегеинән 100 елларга соңга калып туа, демократик хәрәкәт төсендә XIX йөзнең икенче яртысында гына формалаша башлый. Шуның өчен дә татар мәгърифәтчеләре XIX йөздә дә рус мәгърифәтчеләреXVIII йөздә күрсәткән культура эшчәнлек- ләре рамкасында эш башлыйлар. Шулай да XIX йөз рус мәгърифәтчеләренә характерлы сыйфатларның башлангыч элементларын булса да үзләренең әдәби-культура эшчәнлек- ләрендә чагылдыра башлаучылар татар укымышлылары арасыннан да күренә башлый. 2 В. И. Леп п п. «Без нинди мирастан баш тартабыз?», Татгосиздат, 1950 ел, 15—16 битләр.
107 
 
 
1804—05 елларда Казанда университет ачылу Волга буе өлкәләренең культура дәрәҗәләрен күтәрү юлында зур бер вакыйга булды. Патша хөкүмәте тарафы н н а н а л п а вытл а р властен ныгыту, үзләренә ышанычлы грамоталы кешеләр хәзерләү максаты белән оештырылган бу чара хөкүмәт куйган теләкләр рамкасыннан бик тиз читкә чыга башлый. Моны 1819 елда университетка ревизия ясау өчен Петербургтан җибәрелгән, заманының иң явыз реакционерларыннан берсе булган М. Магницкий да сизә, үзенең Петербургка язган отчетында университет профессорларының яшьләрне хөкүмәт законнарына ышанмаучылык рухында тәрбияләүләре турында сөйли, хәтта университетны ябарга кирәк, дигән тәкъдимне кертә. Шул авыр шартларда бөтен Россия күләмендә танылган һәм рус фәнен үстерүдә зур хезмәтләр күрсәткән университет галимнәре күтәреләләр. Бөек математик Лобачевский, астроном Симонов, химик Зинин һәм Бутлеров шул университетны бетергән һәм шунда фәнни эшләр алып баручы алдынгы кешеләр булалар. Алар Казан университетын ныгыту, үстерү буенча гаять зур эшчәнлек күрсәтәләр. Университет янында ачылган көнчыгыш телләр факультеты җирле халыкларның гореф-гадәтләрен, этнографияләрен өйрәнү буенча гыйльми эш алып бара, моның да тарихи әһәмияте зур була. Шул ук вакытта татар укымышлыл арының ла бер өлеше университет галимнәре белән аралашып эш итә башлый. XIX йөзнең урталарында, университет галимнәре белән аралашып эшләү нәтиҗәсендә, татар телен укы- iy, өйрәнү һәм кайбер фәнни популяр әсәрләрне татарчага тәрҗемә итү буенча шактый гына әһәмиятле хезмәт күрсәткән татар укы- мышлыларыпнан берсе итеп Гали Мәхмүдовны (1824—1891) күрсәтергә кирәк. Ул үзенең социаль чыгышы белән дә шул вакыттагы татар укымы ш л ы л а р ы н н a 11 аерылып тора. 1824 елда, элекке Казан губернасы, Казан өязе, Мәмдәл волосте, Селән- гер авылында крестьян семьясында туа. Башлангыч белемне авылларында алганнан соң, ГалиМәхмүдов Казан мәдрәсәләренең берсенә килеп урнаша. Шунда укыган вакытларында башка шәкертләрдән үзенең матур язуы, каллиграфиягә осталыгы белән аерыла. Шул ягын истә тотып булса кирәк, аны бик яшьләй, бары 19 яшендә, 
Казан университетының көнчыгыш ,факульте- тына укытучы итеп чакыралар. Дөрес, крестьян арасыннан күтәрелгән бу кешене университетка укытучы итеп раслату ансат эш булмый. Университетның шул вакыттагы ректоры бөек галим Н. Лобачевский, җавап- лылыкны үз өстенә алып, ГалиМәх- мүдовка эшкә башларга булышлык итә. Гали Мәхмүдовның университетта укыткан вакытларында каллиграфия буенча эшләгән кулъязмаларының 30 га якын үрнәге әле дә университет архивында саклана. 1856 елда Казан университетының көнчыгыш факультеты Петербургка күчерелгәннән соң, Гали Мәхмүдов Казанда кала. 1870 нче елларда В. В. Радлов һәм Каюм Насыйри белән бергәләп, Казанда Татарская учительская школаны оештыруда актив катнаша һәм шактый вакытлар шул учительская школаның инспекторы булып эшли. Гали Мәхмүдов дәреслек һәм сүзлек төзү белән дә шөгыльләнә. Аның «Татар телен өйрәнүгә практик кулланма» исеме белән 1857 нче елда басылган китабы университетта укытучы булып эшләгән вакытларында (1855 нче елга кадәр үк) язылган. 255 биттән торган бу дәреслек татарлардан башкаларга татар теле өйрәнү өчен педагогик һәм методик яктан шактый уңышлы эшләнгән. Бу хезмәт үз вакыты өчен генә түгел, бәлки татар телен тарихи алып өйрәнүчеләр һәм бигрәк тә татарча- русча һәм русча-татарча сүзлекләр өстендә эшләүчеләр өчен хәзер дә әһәмиятен югалтмаган. Чөнки анда Гали Мәхмүдов моннан 100 ел элек үк гомумхалык телендә булган сүзләрне. бигрәк тә аларның төп сүзлек составын фәнни тикшереп, темаларга салып бирә алган. Гали Мәхмү
108 
 
 
дов шул вакыттагы татар алфавитының тәртибен күрсәткәннән соң, авазларның әйтелеше турында шактый ачык мәгълүмат бирә. Соңыннан сүзләрне тематик яктан бүлеп, русча мәгънәләрен дә күрсәтеп бара. Г. Мәхмүдов татар теленең төп сүзлек составын яхшы белгән, татар телендәге омонимнар һәм синонимнар белән таныш булган. Шул рәвешчә, Г. Мәхмүдов XIX йөзнең урталарында, К. Насыйри иҗат эшенә керешкәнгә кадәр үк, татарлардан җитешкән һәм татар әдәби телен шактый киң белгән, рус укымышлылары белән аралашкан, үз халкына культура хезмәте күрсәтергә теләп, беренче адымнарны башлаган укымышлыл арның берсе була. XIX йөзнең урталарында Салихҗан Кукляшев үзенең әдәбият хрестоматиясенә («Хикәяте татар») күп санда татар халык мәкальләрен, әйтемнәрен урнаштыра һәм аны барлык халыкка да аңлаешлы әдәби телнең үрнәге итеп бәяли. 1860 елларда башта Казан университетында. соңыннан Петербург университетында лектор булып эшләгән Хөсәен Фәезханов татар мәдрәсәләрен яңарту, татарлардан университетка керерлек яшьләр хәзерләү проектларын күтәреп йөри. Болар берсе дә _ очраклы күренешләр булмый. Болар барысы да шул чорда үзгәреп барган экономик һәм социаль-политик хәлләр йогынтысында һәм беренче чиратта прогрессив рус җәмәгатьчелек фикере һәм культурасы тәэсирендә кузгатылалар. Дөрес, бу укы- мышлыларның эшчәнлекләре һәм дөньяга карашлары да бик чикләнгән була, алар әле татар халкының киң күпчелегенә хезмәт күрсәтүдән ерак торалар. Ләкин шулай да, бу беренче хезмәтләрдә, һичшиксез, XIX йөзнең икенче яртысында К. Насыйри һәм башкалар эшчәнле- ге белән киңәеп киткән мәгърифәтчелек хәрәкәтенең, кайбер яралгыларын күрергә мөмкин. Бу галимнәрнең культура эшчәнлекләре үзләренең рус культурасына таянулары белән аерылып тора. Курсавый һәм Мәрҗәни кебек дини реформаторларның нечкәртелгән дин белән халыкны агуларга тырышуларына капма-каршы буларак, боларда прогрессив элементлар көчле була. Менә шул хәлне истә тотып, без Гали Мәхмүдов һәм Хөсәен Фәез- хановларның эшчәилекләрендә татар мәгърифәтчелегенең яралгылары күренә башлады дип әйтә алабыз. 
XIX йөз. Татар мәгърифәтчеләренең иң күренекле вәкиле— Каюм Насыйри иде. К- Насыйри эшчәнлеге үз чорының җәдитче буржуа идеологларына чагыштырмаслык халыкчанлык белән сугарылган. Дөрес, ул да революцион көрәш мәсьәләләрен актив яклау югарылыгына күтәрелә алмады. Бу яктан аиы Чернышевский һәм XVIII йөздә яшәгән Радищев белән чагыштырып булмый. Эшчән- легенең күләме һәм тарихи роле белән XVIII йөз мәгърифәтчеләреннән бөек галим Ломоносовка да тиңләп булмый. К. Насыйрида мәгърифәтчелек сыйфатлары беренче чиратта аның Россиянең прогрессив үсешен күрә алуында, фәннең һәм культураның алга китүе нигезендә барлык халыкка бәхетле тормыш килә, дип чын күңелдән ышануында, үз. халкының киләчәге өчен борчылуында, аны алга җибәрү өчен армый-талмый бирелеп эшләвендә күренде. К. На- сыйриның Пугачев турындагы кулъязмалар белән кызыксынуы да очраклы хәл түгел иде. Ул аның үзенең, ни дәрәҗәдә крестьяннар тормышы белән кызыксынуын билгеләүче фактларның берсе булып торды. Болар, һичшиксез, К- Насый- рига бөек рус мәгърифәтчеләренең гуманистик идеяләре, прогрессив эшчәнлекләре, Россиядә яшәгән бик күп халыкларның тигез бәхете өчен көрәшүләре йогынтысында килеп керде. М. И. Калинин бу турыда болай яза: «Прогрессив көчләрнең реакцион көчләргә каршы көрәшенең менә шушы процессы, культура көчләренең һәм туплануының шушы процессы, Һич югында, изелгән милләтләрнең иң аңлы элементларына
109 
 
 
икенче Россияне — яхшы, ирек сөю- чән Россияне, җәберләүче булмаган Россияне, культуралы, талантлы Россияне, халыкиыц киң. массалары арасында белемнәрнең, үсешенә булышлык күрсәтүче Россияне күрергә мөмкинлек бирде»1. Мәгърифәтче К. Насыйриның: «Россиянен, үзендә дә безгә җитәрлек гыйлемлек бар. Россиядә булганда, ни өчен заграницага барырга кирәк. Без Россия кешесе, бу Россиядә булган нәрсә безгә җитә», — дип чыгуы — әнә шул тарихи чынбарлыктан килгән һәм патриот галимнең чын йөрәктән әйткән сүзләре иде. Чыннан да, К. Насыйри яшәгән һәм эшләгән XIX йөз — рус классик әдәбиятының чәчәк атуы, философик, әдәби-критик, педагогик фикерләрнең үсүе белән аерылып тора. К. Насыйри шуны сизә алды һәм, беренче буларак, татарларга рус демократик әдәбиятында, прогрессив фәнендә булган уңай фикерләрне җитештерүче булды. Аның мәгърифәтчелегенең беренче төп сыйфаты да шунда күренде. К. Насыйри һәм аның фикердәшләренең мәгърифәтчелек эшчәнлеклә- ренең тарихи әһәмиятләре турында сөйләгәндә тагын бер моментны — аларның культурабызның һәр тармагына башлап сукмак салучылар булуларын истән чыгармаска кирәк. К. Насыйрига бик күп нәрсәне яңабаштан башлап җибәрергә туры килә. Ул вакытларда патша хөкүмәтенең вак милләтләргә карата булган реакцион политикасы һәм ислам фанатизмының басымы VII VIII, татар руханиларының дини сөремнәр белән күп еллар буенча халыкны агулап килүләре нәтиҗәсендә татарларда фикер торгынлыгы шул дәрәҗәдә була ки, К. Насыйрига татар балаларын русча укыту өчен дә куп еллар буенча көрәш алып барырга туры килә. Менә шуның өчен дә аның эшчәнлегенең кечкенә генә бер адымы да, мәсәлән, русчадан татар теленә төрле фәннәр буенча дәреслекләр тәрҗемә итү, татар әдәби теленең фәнни грамматикасының нигезен салу буенча алып барган эш- чәнлеге, бигрәк тә, рус, татар халкы арасындагы уртак ватанда яшәү нигезендә барлыкка килгән дуслыкны, туганлыкны                      VII М. И. Кал и н п н. «Коммунистик тәрбия турында», 93 бит, Татгосиздат, 1947 ел. VIII Дини фанатизм тойгыларына баткан кадимчеләр дә һәм милләтче буржуа интересын яклаучы җәдитчеләр дә халыкны эксплуататорларга буйсыну рухында тәрбияләү өчен ислам динен корал иттеләр. Патша хөкүмәте аларны яклады, чөнки алар, Россиядәге халыклар арасында милли дошманлыкны кабартулары белән, патша хөкүмәтенең «Бүлгәлә һәм хакимлек ит» дигән принципка нигезләнгән ерткыч системасын ныгытып килделәр. популярлаштырырга омтылуы, болар барысы да тарихи прогрессив эшчәнлек булып тордылар. Каюм Насыйри үз халкы эчендә генә эшләп калмый. Үз халкы тормышы белән рус дөньясын таныштыра баруны да кирәк саный. Әнә шул юл белән Россия халыкларының аралашуларына, берберләрен тулырак аңлашуларына булышлык итә. Гаять катлаулы һәм күпкырлы демократик эшчәнлекләреннән чыгып, без К. Насыйрины татар мәгърифәтчеләренең башында торды һәм татарларда демократик культураны, прогрессив җәмәгатьчелек фикерен башлап үстерүчеләрнең иң күренеклесе булды дип бәяли алабыз. Әлбәттә, К. Насыйриның бу прогрессив эшчәнлеге заманының башка алдынгырак кешеләренә тәэсирсез кала алмаган. К. Насыйри карашларына теләктәшлек итүче тагын бер төркем татар укымышлы- ларын һәм язучыларын күрсәтергә була (Г. Ильяси, Ф. Халиди һ. б.). Дөрес, бу соңгылар үзләренең дөньяга карашлары һәм әдәбият- культура эшчәнлекләре белән К. Насыйри югарылыгына да күтәрелә алмадылар. Алар эшчәнлекләренең күләмнәре һәм сыйфатлары, бигрәк тә дөньяга карашлары белән бик чикләнгән дәрәҗәдә тордылар. Алар феодализм чорында урнашкан кадимчелек идеяләренә’ кешеләрнең шәхси иреген буып торучы тар рамкаларга протест белән чыктылар, мәгарифне, фән һәм культураны үзләре аңлаганча, чын ’ күңелдән якладылар. Шул ук вакытта либераль карашлар тәэсирендә калдылар, бур
110 
 
 
жуа тормышының һәм аның яңа социальэкономик мөнәсәбәтләренең үз эченнән килеп чыккан каршылыкларын аңлаудан ерак тордылар. В. II. Ленин үзенең «Без нинди мирастан баш тартабыз?» дигән хезмәтендә буржуаз мәгърифәтчеләрнең шул йомшак якларын төшенүгә дә яктылык бирә, аларның чикләнгән карашлы булуларын тарихи сәбәпләргә бәйләп аңлата: «XVIII гасыр агартучылары (гомуми танылган фикер аларны буржуазиянең юлбашчылары сафына кертә) язган вакытларда һәм безнең 40 нчы еллардан 60 нчы елларга ка- дәре булган агартучыларыбыз язган вакытларда бөтен иҗтимагый мәсьәләләр крепостное правога һәм аның калдыкларына каршы көрәшүгә кайтып кала иде. Яңа иҗтимагый-эко- комик мөнәсәбәтләр һәм аларның каршылыклары ул вакытта әле яралгы хәлендә иде. Шуңа күрә ул вакытта буржуазия идеологларында бернинди дә комсызлык күренмәде; киресенчә, Көнбатышта да, Россиядә дә алар гомуми рәхәт яшәүгә тәмам чын күңелдән ышандылар һәм аны чын күңелдән теләделәр, крепостной стройдан үсеп чыга торган стройдагы каршылыкларны чын күңелдән күрмәделәр (кисәкчә әле күрә дә алмыйлар иде)»IX. В. И. Ленинның әнә шул өйрәтүләре яктылыгында алып караганда гына, XIX йөзнең икенче яртысында татар укымышлылары һәм язучылары эшчәнлегендә булган прогрессив һәм реакцион якларны аерып билгеләп була. К. Насыйри төзегән дәреслекләр белән татар балаларына фәннәрнең нигезләрен кертә башлаучы укытучылар, рус демократик культурасы һәм реалистик әдәбияты үрнәгендә күтәрелгән язучылар чын күңелдән халыкка культура хезмәте күрсәтергә теләүчеләр иде. Аларның мәктәпләргә элекке дини схоластика урынына яна тәртипләр кертергә омтылулары, иске иҗек методы урынына аваз методын кертү, күпчелекне укырга-язарга өйрәтү теләкләре астында заманының прогрессив идеяләре чагылышы, рус культурасының турыдан-туры уңай йогынтысы ята иде. ЛАенә шуның өчен дә бу төркем кешеләрнең, бигрәк тә критик тенденцияләр белән үз чорының социаль жнтешсезлекләрен тәнкыйть аша чагылдыра башлаган язучыларның (3. Бигиев, 3. Һади) тарихи рольләрен                      IX В. И. Лени п. «Без нинди мирастан баш тартабыз?», Татгосиздат, 1950 ел, 17 бит. 1 Цитата хәзерге татар әдәби теленә күчереп алынды. күрмичә, аларны җәдитчелек рамкасында гына алып карауның ни дәрәҗәдә зарарлы булганы ачык нәрсә. Габдерахман Сәгъди һәм башкаларның Каюм Насыйрины җәдитче. Тукайны татар либераль буржуа идеологы дип әйтүгә барып җитүләре шул зарарлы һәм фәнгә каршы бәяләү иде. Чыннан да, XIX йөзнең соңгы чирегендә критик тенденцияләр белән әдәбият мәйданына чыккан татар язучылары үз чорының прогрессив идеясе булган мәгърифәтчелек идеяләрен, берникадәр булса да, үз иҗатларында чагылдыра алдылармы, әллә буржуаз табыш идеологиясен уздыручылар булып кына калдылармы? Бу сорауга җавап бирү өчен В. И. Ленинның бөек рус халкының классик язучыларына, шулар эчендә Л. Н. Толстойга, карата язган хезмәтләрен методологик күрсәтмә итеп файдаланырга кирәк. В. И. Ленин шул гениаль хезмәтләрендә язучылар иҗатында булган каршылыкларны аңлауга яктылык бирә һәм язучыларның дөньяга карашларындагы чикләнгәнлекне һәм реакцион якларны тәнкыйть итү белән беррәт- тән, аларның иҗатларында булган, тормышны реалистик чагылдырудан килеп чыккай уңай идеяләрне популярлаштыру кирәклеге турында да өйрәтә. Шушы күрсәтмәләр яктылыгында алып караганда без XIX йөзнең 80 нче елларында шактый зур күләмле реалистик әсәрләр биргән Заһир Бигиев иҗатыннан да уңай идеяләрне күрә алабыз. Бер яктан, 3. Бигиев үзенең идеалистик карашларыннан һәм социаль карашларының сыйнфый чикләнгән булуыннан үзе тема итеп алган тормыш күренешләрен төшенеп җитми, бигрәк тә андагы зарарлы күренешләрне бетерүнең юлларын дөрес билгели алмый, мөдәррисләр, муллалар мәдрэ- 
111 
 
 
сәләрдә балаларны яхшы тәрбия итсәләр, җәмгыять тормышында булган бозыклыклар бетәр иде, дип ышанмакчы һәм ышаидырмакчы була. Байлар арасыннан да автор Җиһангир кебек гуманистик характерга «ия булган» кешеләрне күрәсе килә. 3. Бигиевпыц бу карашлары һәм идеаллаштырып биргән образлары (Җиһангир, Ростов мулласы), һичшиксез, аның иҗатының, йомшак ягы, рәхимсез тәнкыйть ителергә тиешле өлеше булып тора. Ләкин шул ук вакытта 3. Бигнев, язучы- художипк буларак, үз чорының кайбер актуаль мәсьәләләрен әсәрләрендә реалистик сурәтләп тә күрсәтә алган. Ул 1887 елны басылган «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә» дигән романында шул чорда акчаның кешеләр арасында мөнәсәбәтне хәл итүдә тоткан ролен күрсәтүне тема итеп ала. Әсәрнең автор тарафыннан куелган исеме үк аның төп темасын, идея эчтәлеген билгели. Биредә аерым Хәдичә һәм Зөләйхаларның гүзәллекләре, мәхәббәт тарихлары яки трагедияләре турында гына сүз бармый, бәлки меңнәр һәм шул меңнәрнең капитализм шартларында кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен, буржуа яшьләренең моральләрен билгеләүдә тоткан урыннары чагылдыры- ла. Әсәрнең сюжеты нигезендә шул акчага — меңнәргә хуҗа булу өчен көрәш ята. Менә шулай бу әсәре белән автор буржуа яшьләренең көнкүреш, мәхәббәт өлкәсендәге карашларын шактый реаль күрсәтүгә ирешә алган. Авторның икенче әсәре булган «Зур гөнаһлар» романы да буржуа җәмгыятендәге котылгысыз булган җинаятьләрне бер-бер артлы фаш итүе белән әһәмиятле. Тукай Бигиевиең яктылыкка, мәгърифәткә омтылуын, җинаятьләрне фаш итүче булуын уңай күренеш дип язган иде. Халык шагыйре Габдулла Тукайның: 
Яктылыкка иң элек атлау вә эз салу белән, Гаибебезгә туп-туры дустанә күз салу белән,— 
дип Заһир Бигиевкә биргән бәясе очраклы түгел иде. Моның өстенә 3. Бигнев тә башка мәгърифәтчеләр шикелле үк яшьләрне наданлыкта калдыручыларны гафу итә алмый, романында лирик чигенешләр ясап, үз фикерләрен белдереп язуы моны ачык күрсәтә. Мәсәлән, ул Габделгафур образын биргәндә, укучыларга мөрәҗәгать итә, шуның белән үз вакытының җәмәгатьчелек фикерен мәктәп-мәдрәсәләрнең начар хәлдә 
булуларына юнәлтергә уйлый. «Укучы, кем син? Әгәр дә Казанлы яки Казан мәдрәсәләре хәлләреннән хәбәрдар булмаган кеше булсаң: — Мөмкинме дини вә рухани мәдрәсәләрдә тәрбия кылынып, гыйлем алган шәкертнең аракы эчмә- се,—дип, минем яздыгым сүзләрне кире кагарсың һәм ялганга чыгарырсың. Казанлы булып та... бу сүзләрне игътибарсыз укып: — Ни өчен безнең мөселманнарның һәм мәдрәсәләрнең гаебен фаш кыласың? Ни өчен кимчелекләребезне язасың? Ничә һәм ничә еллардан бирле мәдрәсәләребез бу хәлдә булып... бу хәлләрне ничә һәм ничә кешеләр күрделәр. Беркем дә бу хакта бер сүз әйтмәде һәм язмады. Хәзер син, Ростов-Дон шәһәрендә торып, күп беләсең, һәм ерактан күрәсең, гаептер!— дип. ризасызлык белдерсәң... яздыгым сүзләрнең яки бөтен романыбызның хатасын күрсәтеп, каләм алып яза бирегез. Әгәр каләм тотарга һәм язарга көчегездән килмәслек кешеләр җөмләсеннән булсагыз, гафу итегез. Хатабыз өчен түгел, каләм белән дигәнебез өчен гафу итегез» !, — ди. XIX йөзнең барлык прогрессив язучылары хатын-кызларның изелеп яшәүләренә игътибар итүчеләр, алар- ны азат итү өчен көрәш башлаучылар булдылар. 3. Бигнев та хатын- кызлар иреге мәсьәләсендә прогрессив карашта тора. Феодаль Көнчыгышның хатыннарга кол, Европа буржуазиясенең хатыннарны курчаю итеп каравы белән килешә алмый. Шуның өчен дә үзенең сәяхәтендә очраган төркмән хатын-кызлары
112 
 
 
ның ачык йөз белән йөрүләренә шатланып яза, төркмән халкы арасында хатыннарның эштә һәм киңәштә ирләр белән бергәрәк булуларын мактый. Үз вакытының реакцион көчләренә каршы 3. Бигиев әйткән сүзләр аның мәгълүм дәрәҗәдә заманының прогрессив карашларына теләктәшлек итүен күрсәтә. 3. Бигиев романнарында реалистик сурәтләнгән образлар, буржуа тормышының черек якларын гәүдәләндергән картиналар яшьләргә шул тормышны аңларга, күз алдына китерергә ярдәм итә. Шундый ук критик тенденцияләрне мәгълүм бер күләмдә Фатих Халиди, Г. Ильяси һәм Закир Һади әсәрләрендә дә күрәбез. Дөрес, алар төрлесе төрле күләмдә әдәби эшчәнлек күрсәттеләр һәм иске тормышны тәнкыйть белән сурәтләүдә чикләнгән иделәр. Ләкин алар үз эшчәнлек- ләрен рус әдәбияты үрнәгендә үстерергә омтылулары, гомумхалык теле нигезендә язулары, мәгърифәтчелеккә теләктәшлек итүләре белән прогрессив кешеләр иде. Алар барысы да фән һәм культура үсеше нигезендә барлык халыкны да бәхетле .итеп була дип ышандылар. XIX йөзнең соңгы чирегендә рус театры сәнгате һәм драматургиясе йогынтысында татар әдәбиятында да драматик әсәрләрнең беренче үрнәкләре мәйданга килә. Рус театры белән якыннан таныш булган Габдерахман Ильяси 1887 елда «Бичара кыз» драмасын бастырып чыгара. Шунда семьядагы иске патриархаль мөнәсәбәтләргә каршы үз чорыйың прогрессив карашларын якларга омтыла, хатын-кызлар хокукы мәсьәләсен күтәрә, укыган кешеләрне консерватор байлардан өстен итеп куя. Бу, әлбәттә, Габдерахман Ильяси- ның К. Насыйрилар күтәреп чыккан мәгърифәтчелекне яклавы, шул прогрессив тавышка кушылуы иде. 1895 елны татар телендә «Комедия Чистайда» исеме белән тагын бер сәхнә әсәре басылып чыга. Авторы хәзергә кадәр мәгълүм булмаган, рус әдәбияты үрнәгендә язылган бу әсәрнең художество эшләнеше һәм теленең киң күпчелеккә аңлаешлы булуы ягыннан гына түгел, бәлки анда татар язма әдәбиятында беренче буларак хезмәт ияләре вәкилләре образы да сурәтләнеп бирелә (асрау кыз Хөсни образы). Шушы вакытларда иҗат иткән Ф. Халиди дә авырлыкта яшәүче хезмәт ияләренә игътибар итми кала 
алмый. Ләкин Ф. Халиди шул ук вакытта байларның үз араларыннан ниндидер «кешелекле» характерларны да эзли. Ярлы кызы Хәлимәне байлар «булышлыгы» аркасында «яхшы тормышка» чыгара. Менә шунда Ф. Халиди иҗатының либераль тенденциясе ачыла. Заһир Бигиев, Закир Һади һ. б. иске мәдрәсәләрне, паразит ишаннарны тәнкыйть итеп тә, ниндидер «галим, уңай» муллаларны идеаллаштырулары аларның тарихи чикләнгән булуларыннан, и җт и м а гы й тормыш законнарын аңлый аямауларыннан килә иде. 3. Һади көнкүреш, культура өлкәсендәге феодализм чоры калдыкларына каршы көрәшүче язучы булды. Аның мәгърифәтчелегенең беренче сыйфаты шунда — феодализм идеологиясе калдыкларына — аларның идея терәге булган ишанлыкка каршы ачы сатира белән язылган әсәрләрендә күренде. 3. Һади халыкны алга җибәрүдә мәгърифәтнең зур урын тотканына чын күңелдән ышанып эш итте, яшьләргә мәдрәсәләрдән ала алмаган белемнәрен тормыштан, газета һәм журналлар уку аркылы булдырырга киңәш бирде, хәтта аның үрнәкләрен хикәяләрендә сурәтләп күрсәтергә дә омтылды («Официант»). Башка демократик язучылар шиь келле үк, 3. Һади да татар яшьләрен укырга димләп язды, татар телендә булган китаплар рәтеннән рус телендәге китапларга һәм газета-жур- налларга әһәмият бирергә өндәде. Болар — барысы да 3. Һадиның тагар мәгърифәтчеләренә якын торуын күрсәтә торган фактлар. Шуның өстеиә 3. Һади крестьян тормышы һәм крестьяннарның күпчелеге фәкыйрьлектә, караңгылыкта яшәвенә дә борчылып иҗат итүчеләрнең берсе иде. Аның хикәяләрендә сурәтләнгән крестьян яшьләренең (Сәфәргали) һәм батрак образлары


 
 
ның (Тимербай, Бикбау карт, Мур- кыш бабай) чагылып китүләре дә очраклы хәл түгел иде. Алар авторның, һичшиксез, хезмәт халкына теләктәшлек итүен чагылдыралар. Болар, әлбәттә, 3. Һади иҗатында булган демократик тенденцияләр. 1905 ел революциясе алдыннан татар җәмәгатьчелек фикерендә һәм прогрессив әдәбиятында гәүдәләнгән уңай яклар. Шуныц белән бергә 3. Һади иҗатына либераллык карашлары да тәэсирсез калмады һәм шуныц өчен дә аның иҗаты үз чорының алдынгы демократик язучылары иҗаты югарылыгына күтәрелә алмады. Ишанлык һәм мөритчелек һәрвакытта да реакцион күренеш булып торды. Ишаннар һәм алар тозагына эләккән мөритләрдән халыкара реакцион көчләр аз файдаланмадылар. Ислам дине исеменнән хәрәкәт иткән гарәп басып алучылары да, соңыннан шул ук динне корал итеп көнчыгыш халыкларын колларча буйсындырып яшәтергә маташкан солтан Төркиясе дә мөритчелек агымыннан файдаландылар. Хәзерге көндә дә Англия һәм Америка империалистлары көнчыгыш илләрен үзләре интересларына буйсындырып яшәтүдә, алар арасында булган төрле дини группировкалардан файдалануларында дәвам итәләр. Иптәш М. Д. Багиров 1950 елның июлендә «Большевик» журналында басылган «Мөритчелек хәрәкәтенең характеры һәм Шамил турындагы мәсьәләгә карата» дигән хезмәтендә XIX йөздә Кавказда һәм Азәрбайҗанда булып узган мөритчелек хәрәкәтенең реакцион йөзен — аның атаман Төркиясе белән бәйләнештә булуын фаш итте. Ислам динен‘халыклар арасында дошманлык тудыру коралы итеп файдаланылганы шикелле, аныц бер күренеше булган суфичылыкның, мөритчелекнең һәм шундыйларның — барысының да тик реакциягә генә хезмәт итүен ип. Багиров үз мәкаләсендә ачык мисаллар белән исбат итте. Менә шуларны истә тотканда, безчең демократик әдәбиятыбызда революциягә кадәр үк ишанлыкка, мөритлеккә һәм суфилыкка каршы көрәш фактларының күренүе әһәмиятле нәрсә. Бу көрәшнең башлангычын без мәгърифәтче Каюм Насый- рида күрсәк, классик үрнәкләрен ре- волюцион-демократик язучы Г. Тукай 
                     X В. II. Л е н н н. «Без нинди мирастан баш тартабыз?», Татгосиздат, 1950 ел, 39 бит. 
иҗатында табабыз («Печән базары яхут Яңа Кисекбаш» һ. б.). 3. Һади ишанлыкның тамырын какшатырлык көрәш алып бара алмады. Аның дөньяга карашының чикләнгәнлеге бу тармакта да ачык күренде. Шулай да ул, художник буларак, ишанлыкның черек якларын образларда беркадәр гәүдәләндерә алган. Бигрәк тә аның ишаннарның халык җилкәсендә яшәүләрен аерым эпизодларда булса да күрсәтеп язуы әһәмиятле («Яңа әсхабе кәһәф» һәм «Җиһанша хәзрәт»). Дөрес, бу төркем язучылар үзләренең әсәрләрендә сыйнфый каршылыкларны берсе дә тулы күрсәтә алмадылар, хәтта аны максат итеп куймадылар. Бу хәл аларның мәгърифәтчелек тенденцияләрен мәгълүм бер күләмдә чагылдыручылар булуларын юкка чыгармый. «Агартучылар халыкның бер сыйныфын да үзләренең аерата игътибар предметы итеп аерып куймадылар, алар гомумән халык турында гына түгел, бәлки гомумән милләт турында сөйләделәр» X. $ * * Шул рәвешчә, рус демократик әдәбияты, прогрессив җәмәгатьчелек фикере йогынтысы астында XIX йөзнең икенче яртысында, бигрәк тә соңгы чирегендә, татарларда да чын халык интересы белән бәйләнешле булган мәгърифәтчелек хәрәкәте мәйданга килә. Бу хәрәкәтнең башында К. Насыйри тора. Ул күтәргән мәгърифәтчелек идеяләрен уртаклашучылар — һәркайсы үзләре кулыннан килгәнчә прогрессив эшчәнлек күрсәтәләр. К. Иасыйриның үзендә дә һәм аның фикердәшләрендә дә бик күп йомшак яклар, чикләнгән карашлар булды. Ләкин ул чикләнгәнлек аларның гаебе түгел, бәлки бә- хетсезлекләре иде — аларның ха
8- „С. Ә. К' 8. 113 

114 
 
 
лыкны бәхетле итүнең чын реаль юлын аңламауларыннан килә иде. 1\аюм Насыйриның халыкка булган мөнәсәбәтен без аның хатларында да еш очратабыз. 1859 нчы елның 29 октябренда Каюм Насыйри агасы Габделхәйгә язган бер хатында крепостной тәртипләр яшәгән вакыттагы Казан халкының авыр тормышы турында кыска, ләкин бик ачык итеп: «Ят хәбәр юк. Ләкин халык бик ябык. Зарланмаган кеше юк», дип бәяләп узган. Крепостной тәртип формаль яктан бетерелгәннән соң да, халыкның тормышы җиңеләйми. Бигрәк тә авыл җирләрендә халык бик авыр шартларда яши. Реалист язучы шулай ук бу күренешкә дә игътибар итми калмаган. 1864 нче елны, шул ук агасына язган бер хатында без түбәндәге юлларны укыйбыз: «...Авылга кайтып килгәчтән дә бераз торып хезмәт һәм башланды, гадәтчә. Өйгә кайттым, белдем, күрдем, ишеттем. — Ни белдең, ни күрдең, ни ишеттең? — диген. — Белдем, бик аптырау. Аптырауның ары ягына чыгып әйләнеп карап торалар. Күрдем, атлары юк... Вот вся история. Әмма бик аптыраганнар, кыскасы гына». Каюм Насыйри гыйльми хезмәтләренең беренче чыганагын халыкның үзеннән алуны бурыч итеп куя. Тарих өчен истәлекләр, документлар эзләгәндә дә, этнография һәм фольклор материаллары җыйганда да, беренче нәүбәттә, халыкка мөрәҗәгать итә. Авылларга, өязләргә чыгып йөрергә, анда киң күпчелек белән якыннан торып аралашырга тиеш була һәм ул шулай эшли дә. Буржуаз тәнкыйтьчеләрнең Насыйрины халыктан читтә тора иде, үз эчендә генә йомылып яши иде, дип күрсәтүләре нигезсез уйдырма. Киресенчә, тарихи документлар аның халыклар дусты булуы турында сөйлиләр. К. Насыйри бигрәк тә балалар һәм картлар белән сөйләшергә яраткан, картларда булган истәлекләрне язып алып, тарихка кертеп калдырырга тырышкан. Ул бу турыда шул вакытларда учительская школа уку- чыларыннан булган, аның янына килеп йөргән Мөхетдин Корбанга- лиевкә дә киңәшләр бирә, халык әдәбиятын җыю буенча юллар күрсәтә. М. Корбангалиев үзенә бирелгән шул киңәшләр турында 1925 нче елда түбәндәгеләрне язган иде. «Бу юлы... авыл мәктәбендә чагында җыйган җырларымны, бәетләрне алып барган идем. Ул аларны өстән-өстән карады да, картлардан сөйләтеп җыярга 
кушты. Бигрәк тә а л п а в ытл а р кул ы нд а кр естьяннар ничек яшәгәнлек хәбәрләрен җыярга кушты. Мин җәй көне авылга кайткач, шул күрсәткән юл белән байтак нәрсәләр җыйдым», — ди. Моннан күрүебезчә, м ә гър и фәтче К. Насыйриның крестьян мәсьәләсе белән кызыксынуы шактый киң булган. Үзе генә түгел, яшьләрне дә ул хезмәт ияләренең тормышларына игътибар белән карарга өйрәткән, хәтта аларның алпавытлар кулында яшәгән вакытлардагы хәлләренә карата да материал җыюны кирәк дип санаган һәм шул турыда яшьләргә киңәшләр биргән. К. Насыйри һәм аның фикердәшләре башлаган хезмәтләр, әлбәттә, томаланып калмаганнар, алар үз вакытында халыкны агартуда, бигрәк тә татар халкын рус прогрессив культурасына якынайтуда тарихи әһәмиятле рольне уйнаганнар. Соңыннан яшь буынга уңай традиция булып күчкәннәр. XX йөз башларында әдәбият мәйданына чыккан татар демократик язучылары үзләренең әдәбиятка килү юлларын К. Насыйри әсәрләрен уку, өйрәнүдән башлап алып киткәннәр. Татар халык шагыйрьләреннән М. Гафури һәм Г. Тукай, татар театрын нигезләүче Г. Камал үзләренең биографик очеркларында К. Насыйри әсәрләрен яшьтән үк яратып укулары турында хөрмәт белән искә алалар. «Кич белән китаплар актарганда, кулыма «Фәвакиһелҗөләсә» китабы төшеп, шуны укырга тотындым. Актыктагы шигырьләрен бик яратып укыйм вә аңларга тырышам», — дип, үзенең «Исемдә калган н а р» ы н да күрсәтеп узганча, Г. Тукай, чынлап та, дөньяви әдәбият, бигрәк тә халык әдәбияты белән танышуын шул 


 
 
к. Насыйри китабыннан башлап алып китә. Әдәби тел мәсьәләсендә К. Насый- рн күтәреп чыккан халыкчанлыкны, уңай традиция буларак, Г. Камал да дәвам иттерә. Г. Камал беренче әсәрләрендә үк К. Насыйри эзеннән бара, киң массага аңлаешлы булган гомумхалык телен яклап яза. «Бәхетсез егет» драмасына язган сүз ахырында аңлы рәвештә шулай эшләгәнлеген белдереп: «Бәгъзе кешеләр бу китапны бигрәк тә урам телендә чыгарган икән дип көләрләр... Әмма ни зыян? Көлсеннәр. Дәхи дә шулай бар кеше дә аңларлык китаплар булучылыгы насыйп булсын» дип декларация белән чыга. Бу үз чиратында пантюркистларга, панисламистларга каршы К. Насыйри башлаган көрәшне яшь буынның дәвам иттерүе иде. Панисламистларга, пантюркистларга каршы булган көрәшләрендә К. Насыйри һәрвакытта демократик язучылар өчен үрнәк булып торды. XX йөз башларында әдәбият мәйданына чыккан демократик язучылар, нигездә, мәгърифәтчелек идеяләрен чагылдыруны дәвам иттерәләр. Каюм Насыйри үз вакытында бик хаклы рәвештә күтәреп чыккай идеяны — рус культурасына мәхәббәт һәм халыклар дуслыгы идеясен яңа шартларда, революцион көрәшнең үсеш шартларында халык шагыйре Габдулла Тукай тагын да ачыграк куя алды. Каюм Насыйри: «Без — Россия кешесе. Россиядәге булган нәрсә безгә җитә»,:— дигән тезис белән чыкса, Г. Тукай инде гомумән Россия турында түгел, бәлки патша хөкүмәтеннән, эксплуататорлардан азат булган хөр Россия турында уйлады. Пантюркистларга җавап рәвешендә язган «Китмибез!» дигән шигырендә ул: 
«Иң бөек максат безем — хөр мәмләкәт, хөр Русня Тиз генә кузгалмыйбыз без, и груһе ру сияһ» XI — дип язды. Димәк, татар мәгърифәтчелегенең югары баскычына күтәрелүе, рево- люцион-демократик идеяләрне чагылдыра башлавы Г. Тукай, М. Га- фури, Ш. Камал һәм Г. Камал эшчәнлекләрендә күренде. 1905 ел революциясе чорында марксистик матбугат белән танышкан                      XI Груһе р у с и я һ — кара йөзләр, кара фикерле кешеләр төркеме. 
татар революцион интеллигенциясе җитешә. 1901 —1903 елларда ук алар үзләренең революцион пропаганда эшләрен җәелдереп җибәрәләр. В. И. Ленин оештырган «Искра» газетасының беренче номеры Казанга килгән көннән башлап, Казанда революцион пропаганда эшләре шул газетада күтәрелгән идеяләрне пропагандалау буенча бара. Рус марксистлары татар эшчеләре һәм укучы яшьләре арасында да эш алып баралар. Пәтиҗәдә яшерен марксистик түгәрәкләргә йөреп, революцион тәрбия алган Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхметов 1903 еллардан башлап большевистик идеяләрне татар телендә дә пропагандалый башлыйлар. 1903 елда татар хезмәт ияләренең рус пролетариаты белән бергә патша хөкүмәтенә каршы көрәшкә чакырып язылган прокламациянең татар теленә тәрҗемә ителеп таратылуы зур вакыйга булып тора. Шул көннән башлап татар хезмәт халкының фикерен тәрбияләүдә большевистик листовкалар зур урын тота, демократик язучыларны интернационализм рухында тәрбияләүгә булышлык итә. 1905 ел революциясе күтәрелешкә барган чорда һәм реакция елларында да Тукай һәм Г. Камалларның интернационализмны яклап, буржуаз милләтчелеккә каршы чыгуларына булышлык иткән көчне әнә шул үз вакытының революцион вакыйгаларыннан һәм революцион листовкаларның йогынтысыннан эзләргә кирәк.