Логотип Казан Утлары
Повесть

РӘХМӘТ, ИПТӘШЛӘР! 


Тәнкыйтьсез алга барып булмый. Бу — хакыйкать, чишмә суы нинди якты һәм саф булса, бу да шундыв ук якты һәм саф хакыйкать. ч И. Сталин. (Повесть) I Яз килә, сугыштан соңгы бишенче яз килә. Әгәр кеше һәртөрле мәшәкатьләрдән бер генә минутка тукталып уйланса, исе китәр иде: чыннан да бу бишенче язмыни? Дәһшәтле сугыш беткәнгә шулай ук биш ел узып киттемени? һай, гомер, гомер! Нинди канатлар үсте сиңа? Нинди биеклеккә күтәрәсең, нинди ераклыкка очыртып илтәсең син безне? Ләкин тукталу юк, бер генә минутка да артка борылып, шаккатып тору юк. һаман алга карап ашыгу, һаман ашкыну... Вакыйгалар бер- берсен кысрыклый, эшләр берсе өстенә берсе өстәлә, һәр яңа көн белән ни дә булса туа, ни дә булса арта бара. Бөтен ил, бөтен халык өчен генә түгел, һәрбер шәһәр, һәрбер авыл, һәрбер кеше өчен бу шулай. Бу. билгеле, Яуширмә авылы, Ямашев исемендәге колхоз кешеләре, шул исәптән, аларның терлекчелек фермасы мөдире Нургали Миңгалиев өчен дә шулай иде. Яз исә болай да кызу аккан тормышка аеруча бер дәрт, аеруча бер ашкыну кертеп җибәрә. Гүя кояш кешеләрне үзе белән ярышка чакыра; «Өлгерегез минем арттан!» — ди ул, һәм үзенең хуҗалыгы — табигатьтә һәр көн искитәрлек эшләр актарып ташлый. Аның кодрәте белән кырларда карлар ашыгып эри, түбә-җирләр көннән-көн ачыла бара, тау битләреннән беренче гөрләвекләр шаулап чокырларга төшәләр, елгалар бүртә, бозлар күтәрелә, юллар өзелә, җылы яклардан төрле кошлар, билгеләнгән вакытларыннан һич кичекмичә, бер-бер артлы килеп җитәләр, урманнар зәңгәрләнә, бөтен җанлы-җансыз табигатьтә уяну башлана, һәм менә көнгә караган тау битендә, иң беренче яшеллек булып, күзне иркәләгән беренче үлән дә калкып чыга... Әйе, яз килә, кояш ашыктыра, көннәр һаман сакаулыга кала бара, һәм Ямашев колхозының кешеләре дә язгы чәчүгә өлгерер өчен кояштан да битәр ашыгыбрак, дәррәүрәк эшләргә тырышалар нде. Колхозның тимерчелегендә, амбарларында, конюшняларында, бригадаларның хуҗалык лапасларында иртәдән кичкә кадәр халык кайнаша, бертуктаусыз эш кайный иде. Нәкъ шундый ук хәлне Нургали фермасында да күзәтергә мөмкин иде. Яз биредә аеруча бер тынгысыз хәрәкәт тудыра, ыгы-зыгы көчәях

 
мәшәкать арта. Терлек җан иясе. Аның табигатендәге күп нәрсәләрнең уянуы һәм үзгәрүе турыдан-туры яз белән бәйләнгән. Язын ул үрчи, язын ул бала тәрбияли башлый, язын ул арыклана. Билгеле, мондый тере җаннар белән эш иткән кешеләрнең яз көне мәшәкать-борчылулары бермә бер арта. Бүген мартның 22 иче чпслосы. Нургали иртә караңгыдан фермада аяк өстендә. Күпме эш, күпме сүз, күпме борчылу! Ферма зур., терлек ишле, көн дә диярлек берәр сыер бозауламыйча калмый, көн дә өч-дүрт сарык бәрәнли... 1\өн дә күпме салам ташырга, күпме азык эшкәртергә, күпме су китерергә, күпме тирес чыгарырга кирәк. Бүген таңда бозауларга торган сыерларны күзәтеп торырга, бозаулаганнарның хәлен белеп торырга, сарыклар һәм дуңгызлар арасында андый-мондый чир чыгуга каршы алдан тиешле чараларны күрергә, бигрәк тә яшь үрчемнәрне күз алмасыдай сакларга кирәк. Дөрес, бу эшләрнең барысы өчен дә куелган кешеләр бар, һәркем үз урынында, үз эшен белә, бер үк кагый- дә. бер үк тәртип буенча эш һаман барып тора. Ләкин терлекләрнең саны эресе-вагы белән мең ярым баштан артып киткән шундый зур ферма җитәкче кеше күзеннән башка бер генә көн, бер генә сәгать тора аламы соң?.. Әлбәттә, юк. Бигрәк тә, җитәкче дигәнебез Нургали кебек үзен аямый торган тынгысыз бер кеше булса, ,ул бер генә минут та тыныч утырып тора алмаса, һәм шуңа карамастан, көн дә ерып чыга алмаслык авырлыклар бер-бер артлы туып торса,— биредә инде ферма мөдиренә бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы, утлы табада биегәндәй, абзарлар арасында бәргәләнеп йөрмичә, кырык урынга өлгермичә туры килми. Ә: авырлыклар бар алар. Менә хәзер Нургалинең тәкатен корыткан иң зур авырлык — азык кытлыгы. Бу—.һәр язын кабатлана торган авырлык. Дөрес, соңгы дүрт ел эчендә Нургали бик күп авырлыкларны җиңеп чыкты, шул исәптән ферманың азык хәлен дә шактый җиңеләйтте, һәрхәлдә, саламнан һәм силостан өзелмәс булды. Әмма шулай да азык мәсьәләсе Нургали теләгәнчә (дөресрәге, терлекләр теләгәнчә) үк хәл ителүдән ерак иде әле. Әлбәттә, бу хәлнең бер Нургалидән генә тормаган сәбәпләре бар: малларның саны елдан-ел арта, колхозның җире күп булса да, болынлыгы аз, терлекләр өчен үләң һәм тамыразык чәчү эшенә соңгы ике елда гына керештеләр. Ләкин абзарлардан үткән чакта сыерларың синең арттан мөгрәп, сарыкларың иреннәрен кыймылдатып, кулыңа үрелеп калсалар, ул сәбәпләрдән ни. юаныч!.. Нургали аларга тәмле печән, көрпә, чөгендер бирәсе урында, юкның сәбәпләрен аңлатып, акыл сатып тора алмый. Әле дә хайван дигәнең, бичара, чыдам, бирсәң — ашый, бирмәсәң — якаңа ябышмый. Юк, теш белән тартып чишә алмаслык бер чи төен булды бу азык мәсьәләсе...'Үч иткәндәй, иң кирәк азыклар кыш ахырында, терлекләр ишелеп, үрчегән чакта гына бетеп китә бит. Бу рәхимсез кышны бер ай ярымга гына кыскартып булса иде, ичмасам! Бүген дә Нургали иртә караңгыдан шул азык кайгысында йөреп, менә хәзер генә ферма өенә кайтып керде. Ферма өендә берәү дә юк иде; хисапчы Ләбибә иртәнге сөтне май заводына илтә киткәндер, ә савыт- сабалар юучы Зәйтүнә каядыр чыккан булса кирәк. Ләкин өй эче ялт итеп тора. Кызлар идәнне, стена буендагы скамьяларны, бүлмә уртасында ике тимер аяк өстендә торган, тимер кыршаулы таза имән май язгычын һәм ишек төбенә якынрак идәнгә беркетелгән, кеше биеклек зур, зәңгәр төстәге «Урал» сепараторын юып, чистартып куйганнар. Шүрлекләрдә кибәргә тезгән эрелс-ваклы савыт-сабалар, сепараторның су- теп алынмалы вак-төяк алюмин өлешләре елтырашып торалар. Килеп керүгә бөтен өй эченнән һәм җиһазлардан таза, чиста дым исе аңкый... Стенадагы яна сәгатьнең «келт-келт» йөргәне ишетелеп тора: ул вакытның инде беренче ярты булуын күрсәтә. 

 
Нургали юыла-юыла саргаеп беткән өстәл артына утырып тунын чишәргә, бүреген салып «Спорт» папиросын кабызырга өлгермәде, аның кайтуын гына күзәтеп торган шикелле, артыннан ук сыер савучы Кәримә дә килеп керде. Аның өстендә ак итәкле зәңгәр алъяпкыч өстеннән кигән кара тышлы кыска сырма, башында ак яулык өстеннән бәйләгән арзанлы соры шәл, аякларында җыйнак кына күн итекләр иде.- Ул ишектән кергәч тә стена буендагы тар скамьяга утырды, ләкин Нургалигә бер сүз дә дәшмәде. Хәер, ул дәшмәсә дә, Нургали аның ни өчен килүен бик яхшы белеп тора иде: һаман шул азык инде, азык!.. Дөрес, Кәримә юкка гына кеше борчып йөрүче кыз түгел ул. Әгәр килгән икән инде һәм ничек итеп сүз башларга белмичә утыра икән, — димәк хәле авырдан булырга тиеш. Шулай да Нургали үзе дә сүз башларга ашыкмады. Ул тирә-ягын төтен белән тутырып һәм күзләрен кыса төшеп Кәримәгә шактый озак кына карап торды. Бу җиткән кыз аның иң алдынгы, иң эшлекле сыер савучысы иде. Башта ул бозаулар тәрбияләде. Сыер савучылардан бер яшь кыз укырга китеп баргач, Нургали Кәримәне шуның урынына күчерде. Ә ул кыздан калган сыерлар арасында «Алма» кушаматлы холмогор нәселеннән бер сыер бар иде. Ләкин нәселе шәп булса да, картрак булганга күрәме, бу сыер теге кыз кулында көненә 7—8 литрдан артык сөт бирми иде. Кәримә менә шул сыерның көнлек сөтен беренче айда ук 12 литрга җиткерде. Аннан тора-бара 14—15, ниһаять, 20 литрга чаклы күтәрде. Дөрес, ул үзеңә беркетелгән башка вак сыерларның да сөт бирешен азмы-күпме арттыра алды, ләкин сөт бирү мөмкинлеге булган сыердан инде ул сөтне ала белгәнлеген ферма кешеләренә ачык күрсәтте. Кайчандыр авылда малларны корчаңгыдан дәвалап йөргән, соңыннан кыска сроклы курслар бетереп, ферманың ветсанитары булып киткән Галләм абзый чын соклану белән аңа: — һай. кызым, кулларың синең сыер имие тотар өчен генә яратылган икән, — диде. Әлбәттә, сыер савучы өчен кулның әһәмияте гаять зур. Таза, җитез, шул ук вакытта йомшак куллар белән җиленгә авырттырмыйча гына тотынганда, сыер тынычланып китә, рәхәтләнеп., шул куллар иркенә бирелә, бер тамчы сөтен дә инде тыеп калдырмый. Әмма хикмәт бер яхшы кулларда гына түгел иде. Кәримәнең сыерларга мөгамәләсе йомшак, җылы, каравы акыл белән, тәрбиясе дөрес иде. Ә хайван дигәнең кешенең мөгамәләсен бик яхшы тоя белә ул!.. «Алма» белән булган хәлдән соң, Кәримәнең исеме бик тиз колхозчылар теленә керде. Мактап сөйләүчеләр күп булган кебек, көнләшүдән аның уңышларын юкка чыгарырга тырышып сөйләүчеләр дә булмады түгел, булды. Хәтта аңа үзе белән бергә эшләүче кайбер сыер савучыларның кырын карашларын һәм усал сүзләрен дә күтәрергә туры килде. Инде кыз кешенең намусын аеруча рәнҗетә торган гайбәтне, — янәсе, ферма өчен түгел, ә Нургали абзасына ярар өчен тырыша, дигән әшәке сүзне ишеткәч, ул гарьлегеннән ачы күз яшьләре белән җылады, ләкин моны берәү дә белмәде, һәм ул үз эшен эшли бирде. Сыер карау, сыер саву эше Кәримәне башта ук тирән борчылу — газапка дучар итте. Сыерның сөте «тел очында» булуы һәм яхшы азык җитмәү аркасында сыерларыннан алырга мөмкин булган сөтне алып бетерә алмавы аның өчен һич сер түгел иде. Шуңа күрә дә безнең Кәримәбез күп вакыт, бигрәк тә яз айлары җиткәч, ниндидер бер эчке сызлавыгы бар кеше шикелле, һаман кашларын җыерып, чыраен сытып, сүзсез йөри иде. Әйе, азык кытлыгын сыер савучыдан да авыр кичерүче буламы соң?! Менә шул аз сүзле сабыр кызга Нургали шактый озак карап торды. Кинәт аның йөрәге кызны кызганудан авыртып кысылды. Әйе. кызның азык җитмәү аркасында авыр хәлдә калуын түгел, ә аның үзен щүлай

 
сыкранып кызганды ул... Бу җиткән кыз 26 нчы яше белән бара инде, ә һаман да әле үзенә иш табып кияүгә чыга алганы юк. Рәхимсез сугышның кешеләр башына китергән, телдән сөйләнмәгән, ләкин кичерүе гаять авыр булган олы фаҗигасы иде бу... Күпме өмет, күпме ялкын аның йөрәгендә кабынып сүнмәгәндер. Ә нинди яхшы хатын, нинди иркә ана булмас иде бу тыйнак кыз!.. Карап торырга сөйкемле ул, буесыны килешле, йөзе чиста, дөрес, нәкъ чигә сөяге өстендә битен нәрсәгәдер эләктереп ертудан калган җөй эзе бар, ләкин ул зарарсыз, аз гына беленеп тора... Аның каравы, кызның озын керфекле кара күзләре бик матур иде: сирәк күтәрелеп карый торган бу оялчан күзләрнең төбендә кешенең йөрәгенә кагылып китә торган ниндидер бер моңсу сагыш белән бергә бик яшерен кыюсыз дәрт чаткысы чагыла... Әнә шундый сөйкемле һәм үзенә карата әнә шундый җылы якынлык тойгысы кузгатучы бер кыз иде ул Кәримә. Ниһаять, Нургали тартып беткән папиросын көл савыты урынына куелган чынаяк тәлинкәсенә басып сүндерде дә, сүзне башлар өчен., акрын гына дәште: — «Алма»ның кәефе ничек соң? — Ярыйсы кебек... — Ни өчен «кебек» кенә? — Саламны ашамый, иске баздагы силосны бирергә ярамый үзенә... Бераз тынып тордылар, аннан Нургали: — Әйе,—дип авыр көрсенеп куйды. — Нургали абзый, нигә яңа базны ачтырмыйсың, бүген таңда бозауларга торган сыерга сөрсегән силос биреп булмый бит. — Беләм, акыллым, ләкин бер «Алма» өчен генә яңа баз ачтырып булмый шул... Барысы да шуннан ташый башларлар, ә ул безнең соңгы базыбыз. Сөрсегән булса да искесен бетерергә кирәк. — Көрпә булса, һич югы җылы су белән генә бутау эшләп бирер идем дә бит... үземдә дә бетте шул, — диде Кәримә, гаепле кешесыман алдына гына карап. Нургали белә, — бу кыз сыерларының күңелен күрер өчен һәр көн диярлек берике генә телем булса да куенына икмәк кыстырып килә иде... Кинәт аңа үзенең фермасы өчен гаять авыр, оят булып китте. Әйе, әйтәсе дә юк, аяныч хәл!., һәм ул ничек тә кызны юатырга теләде. — Көрпә булачак, Кәримә акыллым! Кыз тиз үк Нургалигә күтәрелеп карады. — Кайчан соң, Нургали абзый? — Кайчанмы? Түбән тегермәнгә бүген ике тонна бөртек озаттык, иртәгә булмаса да, берсекөнгә кайтып җитәрләр. Кәримә, күкрәге өстенә салынган шәл очын кулы белән бөтәрләп, бераз дәшми торды. — «Алма» бүген төннән дә калмыйча бозаулар инде, ходаем,— диде ул, үз алдына гына әйткәндәй. — Бераз хәл кертәсе иде үзенә... — Синең «'Алма»ңа көрпәне мин бүген үк табам. һәм Нургали кисәк кенә урыныннан торды. Кыз исә рәхмәт тулы күзләрен Нургалидән алмыйча һәм кузгалырга кыймыйча утыра бирде. Ләкин Нургали, нидер исенә төшкәндәй, кашларын җыерып кире урынына утырды.  _  Син хәзер генә минем янга Зәйтүнәне табып җибәр әле. Ул сиңа китереп бирер. „  _  Үзем генә барыйм, Нургали аозыи, — диде кыз, кая һәм кемгә барасын белмәстән.  _  Зәйтүнә генә барыр, акыллым. Син «Алма»ц янында бул! Кәримә башка сүз кайтарып тормыйча, җәһәт кенә урыныннан кузгалып чыгып китте. Ул чыгып киткәч тә Нургали хатыны Миңсылуга. Зәйтүнә артыннан бер чиләк көрпә биреп җибәрергә кушып, записка 

 
язды. Миңсылу, әлбәттә, сукраначак инде, шуңа күрә үзе кайтып кил- мәкче булган иде, ләкин бүген алда торган зур бер эш исенә төште дә, ул тукталып калды. Ферма өендә эшләүче Зәйтүнә, каядыр якында гына булган, күрәсең, шунда ук килеп тә керде. Бу ак чәчле, ак кашлы, ак керфекле тулы, түгәрәк кыз бик җиңел сөякле булырга ошый иде. Йөргәндә генә түгел, тик торганда да аның алъяпкыч күкрәкчәсенә сыймас түшләре һәм симез гәүдәсе тибрәнеп тора кебек, ә борылганданиткәндә, йомры иңбашлары уйнаклап, аркасындагы тәикә чулпылары чылтырапчылтырап китә иде. Ул керүгә ак оек өстеннән кигән резина галошларын ишек төбендә салды да, ашыгып, Нургали каршысына атлады. — Мин кирәк булдыммы, Нургали абзый?—диде ул, нечкә ягымлы тавыш белән. — Кирәк булдың шул, Зәйтүнәкәй... Менә бу язу белән Миңсылу -апаңа бар әле. Кәримә сыерына көрпә китерерсең. — Хәзер үкме? — Хәзер үк. Капчык алырга онытма. — Ярый, ярый, Нургали абзый, җаным, онытмам. Бер аягым анда, бер аягым монда булыр. һәм йөрүдән, туктаусыз хәрәкәттән үзенә бер ләззәт табучы уңган кыз Зәйтүнә, чөйдән сырмасын эләктереп алды да, чыгып та китте. Нургалине кашларын җыерып кире урынына утырырга мәҗбүр иткән эш исә — авыл советының бүген сәгать икедә булачак сессиясе иде. Чыннан да Нургали Яуширмә авыл советының менә хәзер, колхоз язгы чәчүгә хәзерлек белән әвәрә килгән бер чакта, терлекчелеккә багышлап махсус сессия чакыруын һич аңлый алмый иде. Сүз юк, терлекчелек бик зур эш, бик мөһим мәсьәлә, ләкин аны кузгатыр вакыт менә хәзерме соң? Авыл советы председателе Закир Сөләйманов аңа: — Нургали абзый, фермаң турында доклад ясарга әзерлән, якын көннәрдә авыл советы сессиясендә сине тыңлыйбыз. — дигәч, аны-моны уйлап тормыйча, берсүзсез риза булган иде. Нинди сессия ул, нигә ва- кытлы-вакытсыз ферма турында сүз кузгатасыз, башка куяр мәсьәләгез юкмыни дип сорашып та тормады. Рәхим ит! Нургали ферма турында отчет бирергә һәрвакытта хәзер. Теләсә кайда, теләсә кем алдында... Эше чиста, намусы пакь аның, беркемнән дә куркып торасы юк... Ләкин тора-бара ул булачак сессия турында борчылып уйлана башлады. Авыл советының бу чарасы аңа, ничектер,, кирәкле һәм вакытлы бер эш булып тоелмый иде. «Чыннан да, ни өчен әле Сөләйманов язгы чәчүгә кызу хәзерлек барган көннәрдә терлекчелек мәсьәләсен күтәреп чыга, сессияләр чакырып, докладлар куя? — дип баш ватты ул. — Район каршында бик шәп булып күренәсе киләме аның? Алай, бик макталасың килә икән, әнә мая тупла, — синең эш бит ул. Инде бик уңган булып, колхозга да булышыйм, дисең икән — әнә чәчүлек хәле белән кызыксын, ашламалар туплауны ашыктыр, атларны ялга кую турында кайгырт, чәчү коралларына ремонт ничек бара — шуны күзәт... Ә син... кешеләр хәзер ике аякны бер кунычка тыгарга йөргән чакта, фермага тотынасың. Әйтерсең, аның өчен башка вакыт табылмас иде... Юк, тикмәгә түгелдер бу, астыртын берәр ният белән булмагае иде бу...» ’ Табигый. Нургалинең болай уйлавы бөтенләй үк нигезсез түгел иде. Сугыш елларында гына үсеп, күтәрелеп киткән яшь авыл советы председателе Закир Сөләймановны ул яратып бетерми иде. Шуның өстенә, ни өчендер, аңардан һаман шикләнеп тә йөри иде; гүя бу яшь егет бер килеп аңа һәм аның кебек иске работникларга: «Агайлар, җитте сезгә ;жк астында буталырга, яшьләргә юл бирегез!» — дип әйтер төсле иде. Һәрхәлдә, тора-бара башына берәр бәхетсезлек төшсә, сәбәпчесе шул •гет булыр, дигән уй Нургалинең күңеле төбендә яшәп килә иде. 

 
Бу яратып бетермәүнең һәм шүлай шикләнеп карауның, сәбәбе нидә- сон? Билгеле, Нургали мондый сорауны үз алдына куйганы да юк, куйса да, ихтимал, дөрес җавабын тапмас иде. Сәбәп, әлбәттә, аларның яшь ягыннан аермалары зур булуда гына түгел иде. Бөтен үткән тормышлары һәм характерлары белән алар башка кешеләр иде. Чыннан да, Нургали Миңгалнев кем дә, Закир Сөләймаиов кем? Нургалинең бөтен аңлы тормышы туган колхозында үтте, туган колхозының тарихы белән бергә үрелеп үсте, ул шунда кеше булды, дәрәҗә иясе булды. Әле егерме яшьлек егет чагында ул үз авылларын колхозлаштыру эшенә бик актив катнашып йөрде һәм колхоз оешкан, көннән башлап диярлек һәр даим аның* җитәкче кешеләреннән берсе булып килде. Сугышка кадәр ул я кырчылык бригадиры, я төзү эшләре бригадиры, я завхоз, я председатель урынбасары булып эшләде. Колхозның идарә составына беркайчан да сайланмыйча калган чагы булмады. Сугыштан соң исә аны, фронттан кайтуы белән, колхозчылар ферма башына куйдылар... Кыскасы, Ямашев исемендәге колхозда анык катнашы булмаган, аның кул көче кермәгән бер генә эш тә юк ндс. Шуңа күрә дә Нургали үзен, бик хаклы рәвештә, туган колхозына бөтен тормышын, йөрәген-дәртен «мә!» дип, ике куллап биргән бер кеше итеп саный иде. Шуның өстенә ул характеры белән гаять тынгысыз, үзен һич айый белми торган, эш дигәндә, беткәнче яна торган бер кеше иде. Колхозчылар аның бу характерын бик яхшы беләләр һәм, берәр терәлеп торган эш чыкса, тизрәк Нургалине шул эшкә димлиләр иде. «Нургалигә кул эш бу, Нургали генә кузгатып җибәрсә җибәрер аны»... ди торганнар иде алар, һәм Нургали, кинәт киерелеп тарта торган кызу ат шикелле, андый эшне кузгатып алып китә иде. Сугыштан кайтып ферма мөдире булгач та ул, үзе әйтмешли, фашистларны кыйнап-кыйнап та чыгып бет^ мәгән ярсу белән колхоз терлекчелеген аякка бастыру эшенә кереште, йокы дип тормады, аш дип тормады, көн-төн фермадан кайтмыйча ятты, әмма колхоз фермасын җан көйдергеч кызганыч хәлдән чыгарып, кеше күзенә күрсәтерлек рәткә кертте. Әйе, Нургалинең, әгәр теләсә, үткән эшләре белән масаерга да, горурланырга да хакы бар иде. Закир Сөләймановның исә, билгеле, мондый бай үткәне юк иде. Колхозлашу елларында ул әле ертык түбәле эшләпә киеп, бозау көтеп йөрүче бер малай гына иде. Малайның да борча кебек чәчрәп торганы түгел, ә бик басынкы, юашы гына иде. Дөрес, Мәстүрә исемле бер тол җиңгинең җыен кыз балалары арасында бер ир бала булганга күрә, ул бик яшьли генә колхоз эшенә йөри башлады. Язгы чәчү өстендә ара- тирә тырмага чыккалый иде, печән өстендә хатын-кызлар тирәсендә чүмәлә тарттырып йөри иде, ашлык суккан чакларда ындырда салам тарттыра иде. Бер үк вакытта кызганырга да, мактарга да һәвәс булган йомшак күңелле апайлар бу дәшмитынмый үз алдына тыныч кына эшләп йөргән ак чырайлы арык малайга карап: «Менә нинди акыллы бит ул безнеи Закир, Мәстүрәнең бәхете инде, гомере генә була күрсен!» — ди торганнар иде. Менә шул бала кеше күзенә артык чагылмыйча гына кай арададыр үсеп җитә, 38 елны үз авылларының җидееллык мәктәбен бетерә һәм, укытучыларының киңәше белән булса кирәк, Казанга элемтә техникумына укырга китәргә җыена. Ләкин ятимнең борыны бер ашка тисә, бер канга тия дигәндәй., шул ук елның җәендә ул элеваторга ашлык илтә барышлый машинадан егылып төшеп, билен имгәтә... Бик озак авырый ул кыш буе диярлек Казанның бер клиникасында дәваланып ята, ятып чыкканнан сон да елдан артык биленә корсет бәйләп, таякка таянып, кына йөри... 

 
Үзе., үзеннән дә битәр бичара әнисенең бу бәхетсезлекне никадәр’ авыр кичерүләрен әйтеп торасы да юк. Шулай да егет тора-бара сәламәтләнде, буе-сыиы әүвәлгечә туры булып калды. Ләкин билдән югарырак ике умыртка сөяге кул белән капшасаң сизелерлек булып кына бүлтәеп чыгып тора иде. Нәтиҗәдә, ул авыр йөк күтәрү эшенә һәм солдат хезмәтенә ярамас булып калды. Бөек Ватан сугышы башланды. Авылның барлык таза ирләре, шул исәптән колхозның барлык җитәкче кешеләре илне якларга киттеләр. Закир исә инвалид булып авылда калды. Үз тиңнәреңнән аерылып, җыен хатын-кызлар арасында яшьләрдән берүзе диярлек торып калу егет кеше өчен, сүз юк, күңелле эш түгел иде. Ләкин Закир, дөресен генә әйткәндә, бу хәл өчен артык гарьләнмәде дә, борчылмады да... ул айнык уйлаучы акыллы егет иде. Ул бу искиткеч өлы.. авыр сугышта тылдагы фидакарь хезмәтнең нинди әһәмияткә ия булуын төшенә белде, дошманны тар-мар итәр өчен, кулга мылтык тотып сугышудан башка да. ләкин нәкъ фронттагы солдат шикелле үк, үзеңне аямыйча көрәшергә мөмкин булуын аңлады. Сугышның беренче көненнән үк аны төрле җиргә тарткалап., төрле эшкә куша башладылар. Башта аны кем китеп барса, шуның урынына куеп алҗыттылар. Кыска гына вакыт эчендә ул хисапчы да, завхоз да, хәтта, бригадир да булып алды. Аннан көннәрдән беркөнне аны һич уйламаганда районга чакыртып алдылар да райкомол аппаратына эшкә куйдылар. Штат буенча учет мөдире генә булып исәпләнсә дәа аңа бушап калган райкомол аппаратында кем генә булып эшләргә туры килмәде... Күбрәк исә ул төрле хуҗалык кампанияләре үткәрер өчен көзге яңгырларда, кышкы суыкларда, язгы пычракларда, күбесенчә җәяүләп, авыллар гизеп йөрде... Инде Ямашев исемендәге колхозның могтәбәр председателе Шәйхи абзый да армиягә китеп баргач, аны тирән өзеклеккә төшә башлаган туган колхозына председатель итеп җибәрделәр. Ул райкомолда эшләгән чагында партиягә кергән иде. Билгеле инде, кеше тормышында тирән кичерешләр һәм зур уйлар белән бәйләнгән кабатланмас бер вакыйга бу... Ихтимал, һәрбер кеше мондый чакта үзенең киләчәге, нинди кеше булырга тиешлеге турында бик күп итеп, төрле яклап уйлана торгандыр. Закир Сөләйманов исә ачык һәм конкрет уйларга ярата торган егет иде: аңа үзен бөек Сталин белән бер партиядә итеп тою, — коммунистның нинди кеше булырга тиешлеген аңлау өчен җиткән иде. Шуңар күрә дә ул авыр, шомлы бер заманда зур хуҗалык эшенә тотынудан, яшьмен, тәҗрибәм юкч дип куркып тормады, «эш үзе өйрәтә» дигән акыллы халык сүзен исендә тотып, туган колхозы белән җитәкчелек итә башлады. Характеры белән ул тыйнак-сабыр иде, юкка- барга үзе көеп, кешеләрне бимазалап тормый, һәр эшне бәргәләнмичә- суккаланмыйча гына җиренә җиткереп эшләргә тырыша, кешеләрне тыңлый һәм әйтергә теләгәнен гади генә итеп төшендереп бирә белә иде. Сүз юк, бу яшь егет үзендә көч тә, сәләт тә барлыгын бик яхшы сизеп тора иде. Озак та үтмичә, халык та аның кулыннан эш килүенә ышана башладылар: «Мәстүрәнең йомыкый Закиры» дип, яки «кырыкмыштай гына бит әле ул» дип санга санамыйча караулар бетте, әйткәнен тыңлап, кушканын эшли торган булдылар. Туган колхозында ел ярым эшләгәннән соң, 44 елның башында аны яңадан районга чакырып алдылар. Дөрес эшләү идеме бу, юкмы, — әмма егетнең үз теләге белән артык хисаплашып тор^мыйча. аны бу юлы инде район партия комитетында пропагандист итеп эшләргә калдырдылар. Сугыш бетеп, халык кайта башлаганда, ул шунда эшли иде. 45 елның көзендә аны Казанга партия мәктәбенә укырга җибәрделәр... Сө- лгймановның күңелендә бер канәгатьләнеп бетмәгән теләк — үз авы
10 
 
лында эшлисе килү теләге һаман сакланып йөри иде. Укуын бетереп кайткач. ул үзенең шул теләген район җитәкчеләренә белгертте. Район җитәкчеләре алдында исә сугыштан соң үткәреләчәк беренче сайлаулар вакытында җирле власть органнарын ныгытып калу бик мөһим бер эш булып тора иде. Егеттән үз авылында эшлисе килүне ишеткәч, аңа Яу- ширмәгә кайтып, авыл советы председателе булырга тәкъдим иттеләр. Сөләйманов, халык каршы булмаса, мин риза, дип авылына кайтып китте. 47 елның кышында Яуширмә халкы аны, бик куанып, үзләренең авыл советларына депутат итеп сайладылар. Шулай итеп, Закир Сөләйманов райондагы иң зур авыл советының председателе булды. Менә аның кыскача гына эшчәнлек биографиясе шул. Күрәсез, бик гади, бердә әллә ни юк, асылда, күптән түгел генә тормыш юлыиа^аяк басып, шактый кыю, таза адымнар белән үзенең киләчәгенә таба атлап киткән бер яшь кеше ул... халык та әле күбрәк аны, исем-фамилиясе белән атамыйча, «яшь председатель» дип кенә йөртәләр. Я. Нургали Миңгалиев шушы «бала казны» үзе белән тиң күрә аламы? Нургали бит, үзегез күрдегез, Ямаш колхозының ветеран эшлекле- се, егерме ел буенча шул колхозны, үзе әйтмешли, «төпкә җигелеп» тарткан кеше... Шуның өстенә ул Ватан сугышында илне кулына корал тотып яклаган, ил өчен канын биргән һәм күкрәген орден-медальләр белән бизәп кайткан патриот солдат та... Ә Закир Сөләйманов? Кем ул, нишләгән ул? Нинди хезмәтләре белән мактана ала ул? Нургали мондый сорауларны еш кына үз алдына куя һәм бик табигый куя, чөнки Сөләйманов анын күз артында үсте, күтәрелде, бүгенге дәрәҗәгә иреште. Сугышка хәтле Закир Нургали өчен нә яхшы, нә яман ягы белән телгә кермәгән йомыкый гына бер яшүсмер иде. Аннан машинадан егылып имгәнде, ике ел авырып йөрде, сугышка бармый калды. Дөрес, болар барысы да бәхетсезлек аркасында булган хәлләр, кешене бәхетсезлеккә юлыгуы өчен гаепләп булмый, Нургали моны аклый, ләкин шулай да... ул кулларын җәяргә мәҗбүр. Әйе, егетнең гамәл дәфтәре хәзергә ярлы шул, нишләтәсең аны! Инде сугыш вакытында күтәрелеп киткән икән, бу да бик аңлаешлы. Бар да сугышка китеп беткәч, кемгә дә булса күтәрелергә кирәк бит. Ул түгел, балалы хатыннар да монда дәрәҗә иясе булып беткәннәр. Әнә өч балалы Сәрвәр апаны да, алар кайтуга, районга алып, райсобес башына куйганнар. Әгәр Закир, алар урынына калып, сугыш беткәнче үз колхозында җин сызганып эшләгән булса, — бер хәер иде. Югыйсә анда ярты ел, монда бер ел эшләп, я колхозда, я районда, я укуда йөреп гомер уздырган ич! Юк, Нургали Сөләймановны үзе белән һич тиң күрми, тиң күрмәү генә түгел, ул ана сугыш вакытының уңайлы шартлары нәтиҗәсендә артык көч куймыйча, ансат кына күтәрелеп киткән бер кеше итеп карый. Билгеле. Нургали бу рәвешчә күтәрелүне—гадел, хаклы күтәрелү дип танымый иде. Табигый инде, үзе белән яшь егет арасында шундый тирән ызан үткәргәч, ул аны кеше итеп тә яратып бетерми иде. Ничектер, ул анын басынкылыгын — астыртынлык дип, бәйсез, тыныч булуын — тәкәбберлек дип, оста сүз сөйләвеи — эшләргә яратмау дип күрергә гадәтләнгән иде. Гомумән ул Сөләймановны үзенә капма-каршы характердагы яшерен, коры бер кеше итеп исәпли иде. Шуның өстенә әле, җитмәсә, Нургалигә яшь председательнең, кемнең кем булуына карамыйча, туры әйтергә яратуын да берничә тапкыр үз җилкәсендә татып карарга туры килде. Бер, шулай партия җыелышында Сөләйманов аны «үзе өстендә эшләмәүдә» гаепләп чыкты. Каты әйтте ул ана шул чакта: «Син, Нургали абый, безнең колхозның җитәкчеләреннән берсе булып йөрисең, кара аны, теоретик укуга салкын каравыңның җәфасын бер килеп күрерсең!» — диде. Нургали, билгеле, бәхәскә 
11 
 
керешеп тормады, чөнки «укуга салкын карауда» бер Сөләйманов кына түгел, башкалар да аны гаепләгәннәр иде, ләкин шулай да яшь коммунистның бу кисәтүе аны — өлкән коммунистны бик нык гарьләндерде. Үзен ничек тә юатыр өчен, ул «йомырка тавыкны өйрәтеп маташа!» дигән булды-булуын, әмма аңардан гарьлеге дә басылмады, кешеләр алдында да аклана алмады. Икенче тапкыр идарә утырышында Сөләйманов ферма кешеләре арасында социалистик ярышның йомшак җәелдерелүен, ферма мөдиренең шундый мөһим эшкә «бармак аша гына каравын» тәнкыйть итеп чыкты. Бу юлы инде Нургали дәшми кала алмады. Яшь председательнең авызын каплау нияте белән ул бик кызып фермада социалистик ярыш барлыгын исбат итәргә тырышты. Ләкин шактый уңышсыз... Сөләйманов шунда ук торып бер дә кызмыйча гына аның социалистик ярыш дигәне күбрәк кәгазьдә генә булган бер нәрсә икәнен, кешеләрнең көндәлек эшләрендә чагылмавын, бигрәк тә ярышның нәтиҗәләре һәрвакыт билгесез булып калуын әйтеп бирде, һәм карарга да аның әйткәннәре язылып калды. Шушы хәлләрдән соң инде Нургали Закир Сөләймановтан һәрвакыт шикләнеп йөри торган булды. Егет тәнкыйть белән бик мавыга, тепче- нергә ярата, кешенең дәрәҗәсе белән дә, яше белән дә хисаплашып тормый, — һәм Нургали, яратмавын бер дә яшерергә тырышмыйча, үзен аның белән бик салкын тота башлады. Менә бүген авыл советының сессиясе. Закир Сөләйманов Нургалигә ошыймы, юкмы,— аңардан битараф, ул председатель иркенә буйсынырга, сессиягә барырга һәм үзенең эше турында отчет бирергә тиеш. Буйсынырга дигән сүзне без бикәргә кулланмадык. Хикмәт шунда, Нургали үзе өстеннән һәр даим яшь председательнең ниндидер көчен, өстенлеген тоя иде. Бер генә минутка да ул моны акылы белән икърар итмәячәк, ләкин бу хакыйкать иде. Кем белә, бәлкем Нургалинең Сөләймановны үзеннән түбән итеп күрергә тырышуының, ана кинәт калкып чыккан бер кеше итеп каравының, ниһаять, аны яратмавының төбендә характерлар башкалыгы түгел, ә яшь егетнең әнә шул өстенлеген аңсыз рәвештә тою төп сәбәп булып ята торгандыр. Нургали ферма өендә ялгызы, борын төбендәге күперенке кара мыегын имән һәм баш бармак битләре белән акрын гына сыпыра-сыпыра, сессиядә сөйләнәчәк доклады турында уйланып утыра. Мыек дигәннән, Нургали йөз сылулыгының бу яңа бизәген фронттан алып кайткан иде. Сугышка кадәр аның мыек үстереп караганы юк иде. Инде фронтта, күрсәткән батырлыклары белән бергә дәрәҗәсе дә үсә барып, старшина званиесен алгач, ул, башка гайрәтле старшиналардан калышмас өчен, кара мыекны үстереп җибәрде, һәм кара мыек аның кыю, кайнар характерын тагы да көчәйтә төшкән бик кирәкле бернәрсә булып чыкты. Чыннан да, тулы кызыл иреннәр өстендә күпереп торган кара мыек аның туры борынлы, озынча карасу йөзенә бик килешә иде... Калын кара кашлар, бер ачылып бер йомыла төшеп тынгысыз карый торган көрәнсу күзләр, маңгае өстенә алкаланып төшкән, аз гына чал йөгергән чем " кара чәчләр, әйтәсе дә юк, Нургалинең нинди чибәр ир һәм нинди ялкынлы йөрәк кешесе булуын бик ачык күрсәтеп торалар иде. ... Әйе, Нургали мыегын ике бармак бите белән акрын гына сыпырып, сөйләячәк доклады турында уйлана. Бу турыда ул озак һәм кат-кат уйланды. Ничек итеп сөйләргә? Бу турыда баш ваткан чакта, ихтыяр- сыздан. Сөләйманов аның исенә һаман төшә торды. Гүя ул докладын авыл советының депутатлары өчен түгел, аның председателе өчен генә әзерли иде. Ләкин аның бер дә Сөләймановка ошарга тырышып сөйлисе килми, шул ук вакытта, үзенә исәп бирмәстән, Сөләймановның бәйләнүеннән дә бераз шүрли иде. Башта ул колхоз терлекчелегенең тарихыннан тотынып, бүгенге хәлен тулы яктыртып һәм киләчәген сурәтләп бирмәк- 

J2 
 
че булды. Ләкин уйлана торгач; бу ниятеннән кайтты. Аның, Солэйма- нов көткәнчә, сессиягә аеруча әһәмият биреп, бик зурдан кубасы килми иде. Нәрсә бирәчәк аңа ул сессия? Асылда бит бу Сөләймановның бер эш күрсәтергә маташып йөрүе генә... Шулай да Нургали болай уйлау» ның ярап бетмәгәнлеген сизенеп һәм үз вөҗданы алдында акланырга, тырышып, башкача да уйлап карады. Кемнәр алдында ул үзенең докладын сөйләячәк? Үз колхозчылары алдында ич! Ә алар колхоз фермасының үткәнен дә, хәзергесен дә, шулай. ук киләчәген дә Нургалинең үзеннән бер дә ким белмиләр. Үткәне үткән инде аның, хәзергесе күз алдында, ә киләчәге турында һәркемгә билгеле булган терлекчелекне үстерүнең өчьеллык планы бар. Шулай булгач, артык җәелергә хаҗәт юк, киресенчә, аз сүз белән генә чикләнү яхшы булыр. Моның белән ул. халык алдында үзенең, Сөләймановка караганда, сүздән битәр, практик эш кешесе булуын оста гына итеп күрсәтер, һәм Нургали сөйләячәк докладын бары ферманың бүгенге хәле белән генә чикләргә булды. Ферманың бүгенге хәле? Дөресен генә әйткәндә, бик үк аянычлы түгел иде ул. һәрхәлдә, Нургали артык борчылырлык урын күрми. Терлекләр хәзергә бар да саусәламәтләр. Торыр урыннары тыгызрак булса да, бар. Сыерлар бозаулыйлар, сарыклар бәрәнлиләр, нечкә табигатьле дуңгызлар да хәзергә тәгәрәп үлү белән куркытмыйлар әле. Терлекчелек фермасының хәлен шулар билгели бит инде. Авырлыклар? Авырлыклар, билгеле, юк түгел, бар алар... Ләкин мондый зур хуҗалыкта бар нәрсәдә шома булып бетми инде ул, тормышта җөе-җөйгә килеп торган, бернинди дә авырлыгы булмаган эш юк бит әле ул... Аның каравы соңгы дүрт ел эчендә Нургали кулы белән күпме эш эшләнмәде! Җимерек абзарлар торгызылды, киңәйтелде, яңалары салынды. Терлекләр арасында ачтан кырылу бетте, үзләренә кот керде, сыерларның сөт, сарыкларның йон бирүләре артты; яхшы азык ел әйләнәсе җитмәсә дә, алар арыш, бодай, солы саламына тук булдылар, силостан өзелмәделәр... Ёлдан-ел аларның баш саны арта килде, хәзер инде сарыклар белән бозауларга торыр урын җитми башлады. Аннан иң әһәмиятлесе — ферма колхозга килгән бөтен заданиеләрне (йомыркадан башкасын) үтәп бара башлады. Әлбәттә, Нургали үзенең бу эшләре белән мактанырга җыенмый, ул турыда сессиядә сөйләүне дә ул башкаларга калдыра, һәркемнең күз алдында булган эшләр, һичшиксез, аның хезмәтенә колхозчы дуслары тиешле бәяне биреп үтәрләр. Аның бурычы исә бүгенге көндә ни барын, ни югын әйтеп бирүдән генә гыйбарәт булырга тиеш. Көн төшлеккә җиткән иде инде, сессиягә барыр вакыт та якынлашты. Нургали тагын бер папирос кабызып, өстәлдән кәгазьләрен җыештырып алды да урыныннан кузгалды. Чыгып китәр алдыннан гына Сөләймановның бер үтенече аның исенә төште: яшь председатель аңа, ферма кешеләренең эштән буш булганнарын үзең белән ияртеп, сессиягә алып кил, дип әйткән иде. Шул турыда Нургали бик аз гына уйланып торды, аннан үз-үзенә: — Халык җыеп йөрергә мин аңа йомышчы малай түгел!—диде дә. кулын селтәп, ишеккә юнәлде. Ул тышка чыкканда мартның аяз күгендә аеруча бер хөрлек сизеп йөзгән язгы кояш бөтен кырлар, бөтен авыл өстен дәртләнеп якты нурга коендыра иде. Нургали бер генә минутка тукталды. Ферма артындагы көнгә караган тау бите, пыяла вагы сибелгәндәй, күз явын алып бертуктаусыз җем-җем уйнаклап тора, тик тауның нәкъ маңгаенда анда- санда сарык тиресе чаклы гына кардан ачылган соры җир таплары күренә иде. Күзне кытыклаган нур чагылышы түгел, әнә шул җир таплары Нургалинең күңелен җилсетеп куйды. Тиздән, тиздән ул таплар зураер. тау бите тоташ ачылыр, беренче үлән төртеп чыгар. Ничек зарыгып көтә бит ул аны... Сарыклары анып, ичмасам, рәхәтләнеп бер җир иснәрләр иде’

13 
 
Аннан ул ихата уртасындагы озын, тәбәнәк салам түбәле сыерлар абзарына карады. Абзар кыегының, нәкъ сырты өстеннән генә парсыман яктылык көйри, ә кыек читендәге саламнардан тамчылар, ычкынып киткән берсе, чаткы шикелле кабынып, җиргә тамалар. Абзар алдында ферма кешеләре кайнашалар. Аларга да бүген эссе булып киткән, күрәсең, әнә берсе тунын салып ишек башына ташлаган, әнә тагын сәнәк тоткан бер агай бүркеи күтәреп-күтәреп башын җилләтә... Абзардан барлык сыерларны утарга III чыгарганнар. Олы сыерлар кояш җылысыннан рәхәтлеккә оеп, күзләрен йомып, башларын иеп, ялкау гына күшиләр. Бары таналар һәм яшь үгезләр генә бер урында тик кенә тора белмичә, карт сыерларның эчләрен пошырып, буталып йөриләр... Әнә бер, авызында әле сөте дә кипмәгән, үгез актыгы муенын сузып, бәбәген югары күгәреп, иреннәрен җыерып һава иснәгән була. ' — Яз, абзыкаем, яз! — диде Нургали үз алдына гына һәм кешеләр йөреп таптаудан тәмам эреп изерәгән сукмак буйлап таза адымнар белән ферманың киртә капкасына таба китте. Капкадан чыгуга ул, күлмәк-алъяпкычлары өстеннән кыска сырмалар- кигән, кайсы шәл бәйләгән, кайсы яулык өстеннән бүрек кигән бер төркем хатын-кызның урам уртасыннан авыл советына китеп баруларын күрде. Болар һичшиксез сессиягә баручы ферма хатын-кызлары иде. Алар арасында кулларын артка куеп, бөкресен чыгара төшеп баручы бер озын буйлы, киң җилкәле ир кеше дә Нургали күзенә чагылды; бу — Сөләймановныц баҗасы, фуражир Фәттах абзый иде. Аны күреп алгач. Нургалинең нигәдер йөзе караңгыланып, эче пошып китте. Бу күп сүзле, һаман ферма кешеләре арасында чуалучы өлкән яшьтәге абзыйны ул ни өчендер яратып бетерми- иде. Председатель баҗасы аңа, ничектер, председательнең фермадагы яшерен күз-колагы шикелле булып күренә иде. Эчке бер канәгатьсезләнү белән ул үз алдына гына: — ...Ияргән икән, карт алаша! — дип куйды. — Хатыннар чабуына ябышып, колагын салындырып бармаса, юл тапмас иде шул! Аның, билгеле, үз кешеләренә дә бераз кәефе кырылды: күңел өчен генә булса да кереп, «әйдә, Нургали абзый, киттек!» дип әйтсәләр, пи була Инде, дип уйлап алды ул. 
II Ферма мөдире Нургалинең доклады һәм өлкән ат караучы, депутат Вагыйзьнең терлекчелек комиссиясе исеменнән ясаган өстәмә доклады беткәч, сессиядә председательлек итүче Закир Сөләйманов аягүрә басып, ике кулы белән кызыл комач япкан өстәлгә җиңел чә таянып, җыелыш өртеннәң сынаулы караш йөртеп чыкты. Бу 30—32 ләр тирәсендәге яшь кеше үзенең бик төз юка гәүдәсе белән, дулкынланып артка яткан аксыл чәчле, елтырап торган киң маңгайлы, йомшак кылган шикелле, сызылып киткән нечкә кашлы чиста йөзе белән башкалардан бик нык аерылып трра иде. Ул яхшы тәрбия күреп үскән интеллигент егетне хәтерләтә иде. Зур соры күзләре дә аның, үз дәрәҗәсен яхшы белгәндәй, бик тыныч, аз гына салкын горур карыйлар иде. Хәтта, аның өстенә берничә кат юылудан төсе уңган, ләкин әйбәтләп үтүкләгән, җиз төймәләре ялтырап торган гади солдат гимнастеркасын киң каеш белән кысып буып киюеннән үк бары бер пөхтәлек кенә түгел, ә ачык, эзлекле характерга ия булуы да сизелеп тора иде. — Я, иптәшләр, нигә тынып калдыгыз?—диде Сөләйманов, тыныч кына. — Мәсьәлә шулай бик ачык, сөйләп торасы юкмыни бер дә?
                     III Терлекләрне һавада тотар өчен ферма ихатасында киртә белән уратып ачынган урын —утар дип атала. 


 
Әйе, Нургали исәбемчә, колхозның терлекчелек хәле һәркемгә ачык, халыкмын, болан тын утыруы бик табигый, гомумән сүз күп булмаска тиеш. Шулай да председательнең соравына каршы озын скамьяныц башына стенага терәлеп кенә утырган ак тунлы, ак сакаллы, кечкенә буйлы Шакиржан карт урыныннан торды. Ул, рөхсәт-мазар сорап тормыйча, йомшак, акрын тавыш белән туры Нургалинең үзенә дәште: — Карале, Нургали улым, сарыкларыгыз изүләрен чишә башлаганнар бит. Моны синең караучыларың күрәләрдер инде күрүен, тик куллары җитмиме шунда... Тал каерысы ашатырга иде үзләренә, сарыкларга. мин әйтәм... Югыйсә, йоннарын койрыкларына хәтле коеп бетермә гәпләре. Шулай диде дә карт тынды, аз гына уйланып торды, аннан артына борылып, халыкка карап алды да кире урынына утырды. Шул арада аның ак сакаллы мөлаем йөзе кызарып өлгерде, күрәсең, ул зур җыелышта беренче башлап сүз әйтүеннән уңайсызланып китте. Сөләйманов шуны сизгәндәй картның бу кыска гына «чыгышын» куәтләп җибәрде. — Дөрес әйттең, Шакиржан бабай, шулай кимчелекләрне күрсәтергә кирәк, алар аз түгел бит әле бездә... Я, тагын кемгә сүз бирик, Шакиржан бабай кебек кыю булыгыз, кыстатып тормагыз, иптәшләр! Нургалигә Шакиржан картның ике бөртек сүзе һәм, бигрәк тә, шуны Сөләймановның эләктереп алуы бик сәер тоелды. Сарыкларның йоннарын муеннарыннан коя башлаулары һәр язын була торган хәл, бер дә сессия кадәр сессиядә чыгып әйтерлек яңа нәрсә түгел... Инде аңа бик эчең поша икән, Нургалинең үзенә генә әйтеп булмыймыни? Безнең картлар бит яшьләргә урамда очраганда да файдалы киңәшләрен биреп китәргә яраталар. Юк, Нургали аңламады һәм ошатмады картның бу калкып куюын... Җитмәсә, Сөләйманов шуңа кинәнә, әйтерсең, Шакиржан карттан да акыллырак сүз әйтүче табылмас! Әйе, табылыр, дигән төсле, председатель җыелышны кыстый: — Ягез, я, иптәшләр, активрак булыгыз! Кемгә сүз бирдек? Менә урыныннан өченче кырчылык бригадасының бригадиры сыңар куллы Гашыйк абзый торды. — Бирегә узыгыз, бирегә, Гашыйк абзый,—диде Сөләйманов, бу сөйләүчене аеруча хуплап каршы алгандай. — Сүз бригадир иптәш Җә- ләевкә бирелә. Иптәш Җәләев, ягъни Гашыйк абзый, председатель өстәле янына ук килеп, сәламәт кулы белән тун төймәләрен чишеп жибәрде һәм, гадәтенчә, кара күзләре белән җыелыш өстенә туры, җитди карап, тавышын күтәрә төшеп сөйләргә кереште. Туры әйтергә ярата торган кыю фикерле кеше буларак, ул беренче сүзеннән үк ферманың азык хәлен яманларга тотынды. — Ел саен яз җиттеме, бездә азык кытлыгы башлана. Бу ни хәл бу, җәмәгать? Көздән барысы да бар, барысы да җитәр кебек... печәне дә, силосы да, бәрәңгечөгендере дә, кибәге-көрпәсе дә, ә саламны әйтеп торасы да юк... Шул чакта малларны картына, яшенә, көренә, арыгына аерып, рацион төзеп ашата башлаган булабыз. Әйбәт, тыныч, тук сыерлар араннарында мышнап яталар, Нургали абзац кулын артка куеп йөри бирә, Шәйхи абзацның өстәл тартмасында ашъяулык кадәр баланс ЯТа — анда бары да исәпләнгән, бары да җитәрлек. Менә бервакытны зәһәр кыш үтә, март керә, абзарның ишек төпләренә сары сулар җыела башлый, маллар, кояшка чыгып, боек кына башларын иеп торалар, шул чакта баксаң—печәне дә беткән, көрпәсе дә беткән, бәрәңгесе дә бетеп килә, силосның да соңгы базын ачканнар... Инде көн саен бригадирларга кырдан кар баскан салам кибәннәрен ташырга наряд тоттыра башлыйлар'Давай салам да, давай салам! Пожарга су ташыган шикелле салам 

15 
 
ташыйбыз... /Хәзер инде нәрсә ашатырга, күнме ашатырга — аны тикшереп тору юк. Тик бәракәтле салам гына җитсен! Я, бу нигә ярый, иптәшләр? Маллар шундый котырып үрчегән бер вакытта, аларны иң яхшы азыклар белән туйганчы сыйлый торган бер чакта кормасыз калу,—я, бу безнең мәиессз булуыбызны, алдан күрә, исәпләп, чамалап гота белмәвебезне күрсәтмиме соң?!. Юк, җәмәгать, дөресен әйтим, без үзебезнең терлекчелек турында чынлап торып кайгыртмыйбыз әле, без малларыбызны фән кушканча карый да, ашата да белмибез әле! Алгы рәттә тезләренә терсәкләрен салып, иелеп утырган өлкән яшьләрдәге бер абзый башын күтәрмичә генә: — Я, фән тагын... Көнең бер саламга калгач, фән турында ничек: сөйләп торырга кирәк, кордаш!—диде. Амбарлар каравылчысы Хәйретдин картның салмак кына әйткән бу өметсез сүзләре гашыйк абзыйны кабындырып җибәргәндәй итте. —- Анысы безнең үзебездән тора, кем, Хәйретдин абзый, — диде ул, дәшүчегә таба борылып һәм тавышын тагын да күтәрә төшеп. — Хикмәт бер саламга торып калмауда шул. Әгәр мин хәзер сезнең алда азык гурында сөйлим икән, Вагыйзь шикелле, бүген кайдан нәрсә табып булу турында түгел, ә киләсе елның, әйтик, язында азык белән бүгенге хәлгә төшмик, дип сөйлим. — Дөрес сөйлисең, Гашыйк абзый!—диде Сөләйманов, учы белән акрын гына өстәлгә сугып. — Шулай алга карый белергә кирәк. Бу реплика урынлы әйтелсә дә, Гашыйк абзый бераз таркала төште. Аз гына тотлыгып торып, ул бүленгән сүзен ялгап алып китте. — Әйе, менә шул... «Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың» дибез без еш кына. Борынгы сүз, хак суз, ләкин нигә без аны азык хәзерләүгә килгәндә онытып җибәрәбез. Нургали безгә биредә терлекләрнең баш саны быел күпмегә артачагын әйтеп бирде, ә менә аңа быел ничә тонна печән, ничә тонна силос, күпме тамыразык кирәк булачак — ул турыда ләм-мим. — Алары безнең производство планында күрсәтелгән, Гашыйк абзый! — .Тукта, Нургали туган, планда барын син әйтмәсәң Дә беләм мин... Син үзең ни өчен ул турыда әйтми китәсең, планда язганны булдыру турында нәрсә уйлыйсың, син, зав. ферма, вәт мәсьәлә кайда! Гашыйк абзый Нургалидән җавап көткәндәй тукталып калды. Өстәлнең икенче башында йодрыгы белән битен терәп утырган Нургали исә< гуя бригадирның әйткәннәре үзенә кагылмаган шикелле, бер сүз дәшмичә шул утырышында кала бирде. Гашыйк абзыйның шуңа ачуы килдеме, — ул ашыкмыйча гына Нургалигә таба борылып һәм аңа текәлеп» хәтта, усал карап: — Син, Нургали, — диде, — азык кытлыгыннан чыгасың килсә, кырчылык бригадалары өстенә салынып торма, үзең башлап артыннан йөр. Бетсен инде ул алма пеш, авызыма төш, дип ятулар... Моннан соң азык безнең терлекчелекне буып торган питлә булмасын! Менә шул! Гашыйк абзый кисәк кенә сүзен бетереп, өстәл яныннан китте һәм. скамьяда калдырган колаклы бүреген сыңар кулы белән башына батырып киде дә урынына утырды. ... Күп кешеләрнең чырайларында һәм күзләрендә сөйләүченең үткен сүзләре кабызган тынгысыз кызыксыну чагылды. Кешеләр сүзсез генә нидер көтеп, сынап Нургалигә текәлделәр. Шул тынлык эчендә урындыгын этәреп, председатель Сөләйманов урыныннан торды, һәм халык та берьюлы хәрәкәткә килде. Кешеләр бер-берсенә таба борылдылар, ска- мьялар шыгырдады, һәм кемнәрнеңдер үз алларынамы, бер-берсенәме: «Алайй», «тәк, тәк», «менә сиңа терә вәт!», «шул-шул», «Гашыйк абзан. әйтер ул!», «талканы коры булыр аның» дип әйтүләре ишетелде. Сөләйманов, бу шау-шуга бер дә ризасызлык белдермичә, юаш кына. өстәл кагып, халыкны тәртипкә чакыра:


 
— Я, я, иптәшләр, тынычланыгыз! Нургали, председательнең йөзенә карап, аның бригадир чыгышыннан никадәр канәгать булуын ачык күрә, һәм барысыннан да битәр шушы нәрсә аны ярсытып җибәрә. Әйе, әйтәсе дә юк, Нургалинең Гашыйк абзыйга бик нык хәтере калды, бригадирның, күпме генә дөрес сөйләмәсен, бу кадәр каты бәрелүен ул кичерә алмады: «Эх, Гашыйк абзый. Гашыйк абзый, оят түгелме сиңа минем турыда болай сөйләү?—диде ул эченнән тирән әрнү белән.— Я, минме соң башкаларга салынып, көтеп ятучы? Я, белмисеңмени син. ферманың миңа кадәр нинди хәлдә булуын... Моннан ике-өч ел элек кенә малларга абзар түбәләренең чергән саламын төшереп ашаткан чакларны оныттыңмыни?.. 1\ем соң бездә азык чөгендере чәчүне башлап кертте, кем 50 тонна сыешлы тагын бер силос базы казытты?.. Беләсең бит син. Гашыйк абзый боларны, Сөләй- манов белмәсә дә син бик яхшы беләсең.., ләкин нигә ул турыда тел яшереп каласың. ...Эх, Гашыйк абзый, көтмәгән идем мин синнән мондый нахак сүзләр, мактау сорамыйм, әмма дөреслекне дауларга хакым бар!» Бик кыска арада әнә шундый ярсып, әрнеп әйтелгән үпкә тулы сүзләр Нургалинең күңеленә килеп киттеләр. Ул ихтыярсыздан урындыгы өстендә бер-ике тапкыр шуышып куйды, маңгаена алкаланып төшкән кара чәчләрен уң кулы белән кат-кат тарап алды, аннан пиджак кесәсеннән алюминий портсигарын чыгарды, ләкин җыелышта тартырга ярамаганын исенә төшереп булса кирәк, аны кире кесәсенә салды. Аңа үзен •ничек тотса да авыр иде, һәм эчке дулкынлануын халыктай яшерә алмавы өчен үзенә ачуы килә иде. Нургали шулай газапланып утырган арада, өстәл янына Хәзерләүләр министрлыгы район уполномоченныеның агенты Нәфикъ Шәйдуллин чыгып баскан иде инде. Шәйдуллин Яуширмә халкына күптән билгеле бер кеше иде. Кайчандыр район масштабында зур гына урын тотып (аның заманында «Заготзерно» управляющие, соңра «маслопром» директоры булып торган чаклары бар иде), чүгә-чүгә ул менә авыл советы күләмендәге бер агент булып калды. Моның сәбәбе,, бердән, еш кына һәм мул гына итеп «капкалау» булса, икенчедән, артык бюрократлашып китеп, үзеи чамасыз тәкәббер — тупас итеп тоту иде. Беренче кимчелеген (үзенчә «авыруын») ташларга ул бер кат түгел, берничә кат сүз бирде, һәм тора- бара «калкалауны» шактый нык киметте дә (чөнки маслопром директорының мөмкинчелекләре хәзер аңарда юк иде инде), ләкин икенче кимчелегеннән ул арына алмады. Киресенчә, йөзгән күле кечерәеп, үзе һаман зурая барган чуртан шикелле, ул, агент булып алгач, тагы да һавалана төште; гүя ул шуның белән «Шәйдуллин — Шәйдуллинбулып калачак!» дип әйтергә тели иде... Нургали аның өстәл янына чыгып басуын күргәч тә чыраен сытарга мәҗбүр булды: юк, рәхим көтми иде ул аңардан... Шәйдуллин кара дубка суккан арты бөрмәле туны өстеннән иңбашы аша кигән кыр сумкасын ачып, шуннан сары тышлы бер калын дәфтәр тартып чыгарды... Нургалигә таныш,' иде бу дәфтәр; анда, ягыш ул дәфтәрдә* уполминзаг агентының үз кулы белән һәр фермага йон, ит, сөт, тире, йомырка буенча төшкән дәүләт заданиесе, шуның айлап, кварталлап үтәлеше, үткән елдан калган недоимкалар бик әйбәтләп, графалап язып куелган иде. Шәйдуллин аны «гамәл дәфтәре» дип кенә атап йөртә, һәм гамәлләре бик үк шәп булмаган ферма мөдирләре бу сары тышлы дәфтәрне агент кулында күрергә-бер дә яратмыйлар иде. Шәйдуллин менә шул дәфтәрнең битләрен ачкалап нәрсәдер эзләде, ашыкмыйча гына әле бер битен, әле икенче битен укып карады (халык көтә бит, дип уйлап та бирми, ичмасам), аннан дәфтәрен япты да. башын күтәреп, бер тын җыелыш өстеиә карап торды һәм шуннан сок гына сөйли башлады. 

 
Ул үз сүзенең үлчәвен яхшы белгәнгә күрә, һәр сүзенә басым ясап, ашыкмыйча гына сөйли, шома итеп кырган битенең иреннәре читендә чак сизелерлек зәһәрле елмаю уйный. Аның Нургалигә төбәп әйткән сүзләрендә ниндидер бер яшерен үртәп көлү сизелгән кебек, гүя ул Нургалинең сүзләрен чынга алмый, яки аларга Нургали үзе биргән әһәмиятне бирергә теләми... Мәсәлән, Нургали үзенең докладында быел терлекләрнең баш саны күпмегә артачагын күрсәткән кайбер саннар китергән иде. Шәйдуллии шул саннарны кызык кына итеп тышы матур, эче буш тартмаларга ошатты. «Иптәш Миңгалиев ул тартмаларның эчен ачып тормыйча, болай тыштан гына елтыратып күрсәтеп алды» лиде ул. Аныңча, Нургали Миңгалиевнең ул «тартмаларны» ачып күр- 1 сәтерлек бернәрсәсе дә юк әле, чөнки Нургали фермасында терлекләрнең. продукт биреше һаман бик түбән тора... Нургали ихтыярсыздан, бу кешене Сөләйманов юри чакыртып китергәндер, дип уйлап куйды. Шәйдуллии һаман шулай зәһәр көлемсерәп сүзен дәвам иттерде: — Сез, иптәш Миңгалиев, сарыкларның быел саны күпмегә артуын әйттегез, ә аларның йон биреше турында бер сүз дә әйтмәдегез. Буш тартма булмыймы соң бу, ә?.. Сез, шулай ук, савым сыерларның елдан- ел арта баруын бик зурлап әйттегез. Што же, бик яхшы бу, моның өчен сезне молодец дияргә була. Ә менә сөт биреш ничек, нигә бу турыда авыз йомып каласыз, ә? (Шәйдуллии моны Нургалигә карап түгел, җыелышка карап сорый.) Тагын буш тартма: сан бар, качество юк. Шулай түгелме? Сез, может, сөт тапшыру буенча дәүләт задание- сен үтәп барабыз, тагын сезгә нәрсә кирәк, диярсез! Дөрес, үтисез, үз сыерларыгызның сөте белән үтисез, элекке кебек колхозчылардан кружкалап җыеп түгел... Нургали, ниһаять, бу мыскылга чыдый алмады — урыныннан кычкырды: — Ялган сөйләмәгез, иптәш Шәйдуллии, безнең кружкалап сөт җыйганыбыз юк! ~ Чү, чү, — диде Шәйдуллии, тыныч кына, кулын Нургалигә таба сузып. — Сезнең хәтерегез бик кыска икән, иптәш Миңгалиев! Үткән елдан элекке елны заданнене ничек тутырдыгыз? Колхозчылардан җыя- җыя көч-хәл белән генә түгелме соң, оныттыгызмыни? — Ялган бу, — дип сикереп торды Нургали, — без халыктан сөт җыеп, задание тутырганыбыз юк. Шәйдуллии халыкка карап иңбашларын җыерган булды: — Күзгә карап тана бит, ә! Нургали ярсудан тулып ташса да, үзен кулга алырга тырышып, карлыккан тавыш белән: — Танмыйм мин...—диде. — Сез әйткән елны колхозчылар үзләре, фермада эшләүчеләр, дуңгыз балалары өчен өсте алган сөт китергә- ләштергәннәр иде. Колхоз белән колхозчыларның интереслары бер, иптәш Шәйдуллии... Белеп сөйләргә кирәк! Берничә урыннан Нургалине яклап әйткән сүзләр дә ишетелде. — Хак сүз, хак сүз! Задание өчен сөт җыю булганы юк. — Арттырып җибәрдегез, иптәш Шәйдуллии, арттырып... Чамалап кирәк. — Соң, алама дигәч тә, ул хәтле ярамый ла. Безнең ферма, шөкер, андый хәлгә төшкәне юк әле. Моңарчы җыелышны күтәренке рух һәм якты йөз белән алып барган Сөләйманов та ничектер караңгыланып китте. Ул халыкны үз ихтыярына куеп, аның шаулавына читтән качак салып торгандай, берникадәр вакыт нечкә кашларын җыерып, тын гына утырды, аннан тавы- • шын үзгәртмичә сабыр гына: 2 «С. Ә* А» 8. 17 

18 
 
— Иптәшләр, тынычланыгыз!—диде.— Шәйдуллин сөйләп бетерсен, соңыннан үз фикерегезне әйтерсез... Иптәш Шәйдуллин, дәвам итегез! Шәйдуллин исә бу вакытта иңбашы аша кигән сумкасының брезент каешын сул кулы белән тотып, җыелышның дулкынлануына бер дә исе китмичә, текә генә басып тора иде. Халык тынгач, ул әлеге сары тышлы калын дәфтәрен яңадан ачты һәм иреннәрен нык кысып, җыелышны бераз көттереп торганнан соң: — Мин фактлар китерәм, — диде. Фактлар дигәне аның саннар булып чыкты, һәм, дөресен әйтергә кирәк, Нургали өчен шактый күңелсез саннар иде алар... ферманың бер фураж сыерга төшкән уртача сөт савып алу планы бер генә елны да үтәлгәне юк икән... Кайбер аерым сыерларны исәпләмәгәндә, күп сыерларның саудыру вакытлары кыска, сөтләре бик аз һәм сыек икән. Ферма үткән елларны сөт заданиесен тутыра алмыйча кала торган булган. Тик соңгы ике елда гына, савым сыерларның баш саны арту нәтиҗәсендә, ферма дәүләт заданиесен тутыра башлаган. Ләкин... — Факт—факт булып кала,— ди Шәйдуллин, сары тышлы дәфтәрен ябып, — Ямашев исемендәге колхозның сыерлары сөтне һаман да әле аз, начар бирәләр. Так что мактанырлык эшегез юк, хәзергә... Зада- ниене тутыру гына түгел, арттырып тутырырга, өстәп бирергә кирәк сөтне дәүләткә, иптәш Миңгалиев! — Нигә сез шул сөткә каныктыгыз?!—диде Нургали, ничектер рәхим сорагандай ачынып. — Нигә безнең башка заданиеләрне үтәү турында әйтмисез? Мәсәлән, ит турында, ә? — Дөрес, ит заданиесен сез вакытында үтәп барасыз... — Үтәү генә түгел, былтыр бу ел өчен алдан, авансом биреп куйдык бит... — Ашыкмагыз, иптәш Миңгалиев, ашыкмагыз! — диде Шәйдуллин, һаман шулай үзенең рәхимсез салкын тынычлыгы белән... — Ит заданиесен үтәү авыр эш түгел ул, абзарда мал бар чагында җитәкләп илтәсең дә бирәсең. Только, нинди мал илтәсез—вопрос шунда. Менә монда бар да язылган, иптәш Миңгалиев! (Ул дәфтәрен селкеп күрсәтә.) ...Сез тапшырган малларның көрлеге һәрвакыт уртадан түбән була. Шуңа күрә сез бер яшь үгез урынына, ике яшь үгез, ике сарык урынына өч сарык илтеп бирәсез. Фактмы бу? Факт! Ә «от факта никуда не убежишь» ди безнең начальник иптәш Галиковский... Так вот, ит заданиесен арык малларны күп итеп тапшыру хисабына түгел, ә аларның көрлеге хисабына выполнять итәргә кирәк. Менә шул чакта мактанырга правагыз булыр, иптәш Миңгалиев! Шулай диде дә Шәйдуллин бик эре генә, халыкның баш өстеннән югары карап кына, үз урынына китте, ә Нургали ни уйларга да, ни әйтергә дә өлгермичә, кызганыч бер гаҗизлек белән аның бөрмәле кара тунына һәм текә аркасына карап калды. Шәйдуллииның соңгы сүзләре аны, гүя, җиргә сырты белән салдылар, — шундый үзәккә үтәрлек усал> мәрхәмәтсез булдылар алар... Кызарды, бүртенде ул, әмма бөтен ачуын, хурлыгын эченә йотып, дәшми калырга мәҗбүр булды. Нишләмәк кирәк, әйе, нишләмәк кирәк, фактлар чыннан да бик усал нәрсәләр икән! Дөрес, Шәйдуллин аларны бик күпертеп, әшәке итеп әйтте, ул, мәсәлән, малларның баш саны арту белән бергә, елдан-ел көрәя баруларына, продукт бирешләренең азлап булса да арта баруына бөтенләй күз йомып узды. Ләкин шулай да уполминзаг агентының сары тышлы дәфтәренә язып куйган мәгълүматлары дөрес иде, һәм аларны берничек тә инкарь итеп булмый иде. Шәйдуллииның чыгышы җыелыштагы халыкка да бик начар тәэсир итте булса кирәк, бүлмәдә авыр бер тынлык урнашты. Күп агайлар тезләренә терсәкләрен салып, башларын түбән игәннәр, гүя алар ферма


 
 
лары өчен дә, Нургали өчен дә бик гарьләнәләр һәм Нургалигә, үзен дә, ферманы да шул күркәдән хурлаткан өчен, ачулары килеп, күтәрелеп карыйсылары килмичә утыралар иде. Халыкның мондый бер салкынлыгын һәм читләшүен сизеп алу, әйтәсе дә юк, Нургали өчен бик шомлы, бик авыр булды. Ничек кенә булса ла акланырга теләп, аның тирән ачыну белән: «абзыйлар, үткәнне оныта күрмәгез!» диясе килде, моннан 3—4 ел элек кенәа ул ферманы кабул итеп алган вакытларда, терлекләрнең нинди хәлдә булуларын аларның күз алларына китереп бастырасы килде. Ул чакларда сыерларның җанбашларына чиләк эләрлек иде бит, сарыклар, көянтә шикелле, кәкрәеп торалар иде, дуңгызларның дуңгыз була торып кабыргалары беленә иде... Я, бүгенгесе канәгатьләнерлек түгел дип, шул хәлләрне онытырга ярыймы соң?! Председатель Сөләйманов халыкның хәрәкәткә килүен бераз көтеп торганнан соң, ниһаять, бу авыр тынлыкны үзе башлап бозды. — Иптәшләр, нигә болай тынып калдыгыз?—диде ул, күкрәге белән өстәлгә ята биреп. — Әллә иптәш Шәйдуллин әйтәсене әйтеп бетердеме? Минемчә, калгандыр әле, бардыр әле әйтәсе сүз. Сөләймановның бу өндәве Нургалигә, әле Шәйдуллин әйткәннәргә өстәп тагын бик күп ямьсез нәрсәләр сөйләргә ярый, дигән төсле булып тоелды һәм кинәт аның йөрәгендә барысы өчен—бөтен ишеткән нахак сүзләр, бөтен күргән урынсыз җәберләр өчен яшь председательгә карата хәтәр ачу кузгалды. Ул, башта ук күңелендә шик һәм яратып бетермәү йөрткән кеше, «хаклымы бу?» дип, әлбәттә, уйлап тормады. Табигый иде бу хәл аның өчен, һәм ул бик ансат кына ачу тойгысының көчсез әсире булып калды. Бер дә кузгалучы булмагач, Сөләйманов урыныннан торып кыстый башлады: — Ягез, я, иптәшләр, активрак булыгыз! Аннан артта кемнеңдер кыймылдаганын күреп, дәште: — Мөслим абзый, син сөйлисеңме? Мөслим абзый кешеләрнең аркасы артыннан башын калкытмыйча^ тонык кына: — Юк, сөйләмим әле,.. —диде. —’ Нигә? — Менә тагын, нигә дип, шулай, сөйлисем килми... Тыңлап утыруы кызыграк, — дип өстәп куйды ул. Күршесендәге берничә кеше кыска гына итеп көлешеп алдылар. Шул арада тышкы ишектән, өстенә кара бәрән якалы кыска сырма бишмәт, башына якасы белән бер очтан бәрән бүрек кигән тәбәнәк буйлы, юантык кына таза гәүдәле колхоз председателе Шәйхи абзый Галләмов килеп керде. Бар да аңа борылып карадылар. Сөләйманов. шунда ук аны алгы рәткә килеп утырырга чакырды. Башкалар да «Шәйхи абзый, узыгыз, уз, анда урын бар» диештеләр, ләкин Шәйхи абзый кулы белән генә тынычланырга ишарә ясап, арткы скамьяларның берсенә утырды. Ниндидер бер кичектермәс эше чыгып, сессиягә соңга калган председательне түземсезлек белән борчылып көткән кеше Нургали иде. Югыйсә, сессиядә бер Сөләймановның гына «хуҗалык итүе» аның эчен бик пошырып тора иде; җитмәсә, үч иткәндәй, шушындый көнне партоешма секретаре Дускаевны да район үзәгенә, ниндидер киңәшмәгә чакыртып алганнар. Аның урынбасары Гашыйк абзый биредә җыелышны бизәп утырса да, үзенең кем чанасына кырын ятып җырлавын күрсәтеп өлгерде инде. Кыскасы, Шәйхи абзый килеп кергәч, ферма .мөдире бер иркен сулыш алды һәм сизелерлек дәрәҗәдә ачылып китте. Колхоз председателе үзенең кешеләрен аяк астына салып таптатучылардан түгел ул! Тик менә Шәйдуллинны гына ишетми калды, хәерсез!

20 
 
Шәйхи абзый утырып, халык тынычлангач, Сөләймановның «Я, кемгә сүз бирик соң?» диюенә каршы, өченче рәттән колхоз умартачысы Нуретдин абзый урыныннан күтәрелде. Ул өстәл янына чыкмыйча, шул баскан җиреннән генә сөйләргә тотынды. Чандыр озын гәүдәле, яңаклары эчкә баткан какча битле, зур уйчан күзле, авызының ике як читеннән салынып төшкән нечкә сары мыеклы Нуретдин абзый үзеннән элек чыгын сөйләүчеләрдән бик нык аерыла иде. Аның юаш, сабыр табигатьле бер кеше булуы тавышыннан ук инде сизелеп тора иде. Алдына гына карап, тавышын борын эчениәирәк чыгарып, салмак кына сөйли ул, ашыкмый, пошынмый һәм кулларын болгау түгел; башын да, ичмасам, кыймылдатмый иде. Шундый сүлпән булуына карамастан, бу, гадәттә, теле сирәк ачыла торган өлкән абзыйны халык тыңларга ярата торган иде. Ул арттырып сөйләми, кешегә каты бәрелми, ләкин бик урынлы, кирәкле фикерләр әйтә белә идс. Яуширмәдә генә түгел, тирә-якта дан тоткан күптәнге умартачы булу өстенә ул укырга бик ярата һәм үзенә татар телендә генә түгел, рус телендә дә төрле журналлар һәм күп кенә фәннипопуляр китаплар алдыра иде. Кыскасы, аның файдалы фикерләр әйтә алуы, пожар сараенда озыи-озын акыл сатып утырудан булмыйча, ә эштән, тәҗрибәдән. укудан килеп чыккан нәрсә иде. Менә хәзер дә ул, әле беркем дә телгә алмаган терлекләрнең нәселләрен яхшырту мәсьәләсен кузгатты, һәм, дөресен әйтергә кирәк, шактый катлаулы мәсьәләне гаҗәп бер гадилек белән һәркем аңларлык итеп әйтеп бирә алды. — Борын безнең авылга урыс арасыннан сирәк-мирәк кенә сөтне күп бирә торган яхшы нәселле сыер килеп эләккәли иде. Андый сыер, чит авылдан төшкән уңган, чибәр килен шикелле, бик тиз халык теленә керә торган иде. һәркем шуның бозавын алырга тырыша, нигә дисәк, үзегез беләсез, яхшы малның токымы да яхшы булып чыга. Тик Мәлә- ■ кәстән кайткан бу асыл сөяк сыерның нәселе, ни хикмәттер, безнеи Яуширмәдә мантый алмый, икенче, өченче буыныннан ук акрынлап ваклана башлый, тора-бара бөтенләй югала иде. Үзебезнең ул чактагы каралыгыбыз аркасында, без моның сәбәбен белмәгәнбез, әйе, ә хәзер беләбез, фән безгә моның нидән болай булганын әйтә хәзер... — Нидән соң ул, Нуретдин абзый?—диде кемдер, акрын гына. — Нидәнме? Ул, кем. Сираҗи туган, нәселне дөрес саклый белмәүдән килә. Авылда торганы вак сыер, ә теге Мәләкәс килене берүзе — менә ул шул ваклар арасында акрынлап йотыла да бетә... — Хикмәтле эш! — диде кемдер тагын. Нуретдин абзый аз гына тукталып, ике бармак бите белән нечкә сары мыегын сыпырып куйды, аннан каршы стенада эленеп торган һәм бер ферманың тездән яшел үлән эчендә йөрүче зур, кызыл-чуар сыерларын төшергән буяулы плакатка карап, сүзен дәвам иттерде. — Боларны искә төшерүем минем шуның өчен, без үзебезнең ферма малларын карауда борынгыча сукыр булмыйк дим. Колхоз малы ишле мал, ишле малны каравы ансат түгел, билгеле, әмма белеп, аңлап, әйтик, фән кушканча карасаң, бик тиз зур нәтиҗәләргә ирешеп булыр иде, дип уйлыйм мин үзем... Моның өчен иң элек малларны аера, таный белергә кирәк, әйе, дөрес карау шуннан башлана. Безнең фермада яхшы нәселле, мул сөтле сыерлар юк түгел, бар. Әнә «Алма»ны алыгыз, нинди яхшы мал бит, хайван! Былтыр күлме сөт бирде әле ул, Нургали туган? — Ике мең өч йөз илле литр бирде, Нуретдин абзый.   Шулайдыр шул, әле тәрбия җитеп бетмәгән көе никадәр биргән, ә тәрбиясе җитсә, тагын күпме арттырмас иде ул! Аңардан туган «Кама» да, әле ике бозау анасы гына булса да, сөтне башкалардан куп бирә ләбаса... «Зорька» белән «Йолдыз» да шулар рәтенә керә торган сыер- * 


 
лар. Дөрес, хәзергә мондый хайваннар безнең фермада күп түгел-түгелеп, ләкин, җәмәгать, әгәр теләсәк, ферманың бөтен савым сыерларын шулар кебек итә алабыз. Ихлас, итә алабыз... Моның өчен яхшы нәселле яңа сыерлар сатып алу да кирәкми, моның өчен бары үзебезнең шул күп сөтле сыерларның бозауларын гына ферма өчен калдыра барырга кирәк. Барып чыга торган эш бу... Тик ул бозаулардан яхшы савым сыерлар үстерер өчен, аларны дөрес итеп тәрбияли дә белергә кирәк булачак. Бу хакта фән болай дип әйтә: сөтле сыер үстерәсең килсә, бозауга яшь чагында мөмкин хәтле күп итеп куе сөт эчерт, ди. Бер галимнең, әйтүенә караганда, иң яхшы сыерның да бозавына, сөт урынына, солы апарасы эчертсәң, ул аз сөтле сыер булып җитешә, ди. Күрәсез, җәмәгать, бозаулардан сөтне жәлләмәүнең әһәмияте никадәр зур! Моңа каршы Шакирҗан карт: — Сыналган нәрсә ул, Нуретдин, фән белмичә әйтми аны, — диде. — Белеп әйткәнгә күрә дә, Шакирҗан бабай, без аңа ышанабыз, тпк ул кушканча эшләргә генә иренәбез. Соң, менә безнең ферманың хәзер нәселле бозауларны үзләренә аерым тәрбияләргә хәленнән киләме? Минемчә, бик килә, эш бары теләктән генә тора. Өч-дүрт елдан алар- ның һәркайсы өч сыер биргән сөтне берүзе бирер иде. Менә шул. Хәзер сыерларның бозаулаган чаклары, Нургали туган, бу әйткәннәрне- исендә тотып, шундый бер эш оештыра башласа, бик әйбәт булыр иде. — Әйбәт булмаган кайда ул! — диде председатель Сөләйманов та. Җыелыш халкы Нуретдин абзыйның тигез тавыш белән шулай салмак кына сөйләвен чын канәгатьләнү белән тыңлап утыра иде. Беренче кайнар чыгышлардан кызып киткән атмосфера хәзер сизелерлек дәрәҗәдә сүрелә төште һәм нервлары кытыкланып уйный башлаган кешеләр дә, шактый тынычландылар. Ләкин бу хәл җыелышның киеренке- кызыклы булуын бер дә киметмәде. Нургали дә Нуретдин абзыйның йон уңаена сыйпагандай итеп кенә сөйләвеннән бераз тынычлангандай булды һәм аның гыйбрәтле сүзләрен бик игътибар белән тыңлап утырды. Хәер, ул башта ук Нуретдин абзыйдан, Гашыйк абзый төсле, зәһәрләнеп әйтүне, яки Шәйдуллин күркә төсле, кукраеп, югарыдан түбәнгә карап сөйләүне көтмәгән иде. Кешесе ул түгел, көнчеләрдән түгел, явызлык эсти белмәс, кулыннан килгән киңәшен бирер, акыллы сүзен әйтер. Я, һәрбер сүзе ферма өчен файдага түгелме? Менә сыерларның нәселен яхшырту турында нинди дөрес фикер әйтте. Теләсә нинди нәселдән булсын, әмма фермага яхшы токымнан, күп сөт бирә торган сыердан туып үскән үгез кайтарырга кирәк, ди. Ә менә үзебездә туып үскән кара үгезне (әлеге усал «Кы- лыч»иы әйтә инде) үрчеткеч итеп файдаланырга һич ярамый икән. Тугандаш үгез нәселне яхшыртуга түгел, ә начарлатуга гына алып бара, ди Нуретдин абзый... Галимнәр сүзе белән беркетеп әйтә ул моны... Нургали бу файдалы киңәшләр өчен Нуретдин абзыйга ихлас күңелдән рәхмәт әйтергә дә хәзер иде инде, һәрхәлдә, җыелыш башка эзгә төшәр, урынлы-урынсыз яманлаулар бетәр, Сөләйманов та «тәнкыйть» дигән булып котыртып маташуын ташлар, дип утыра иде ул. Ләкин Нуретдин абзый сүзенең ахырында гына Нургали һич көтмәгән. Җыелышны гаять кызыксындырган һәм, әйтергә кирәк, аны яңадан кыздырып җибәргән бер мәсьәлә кузгатты. Нуретдин абзый бу соңгы сүзен әйтер алдыннан тукталып, мыегынык түбән салынган сулъяк очын уң кулы белән тоткан килеш шактый уйланып торды. Күренеп тора: абзыйның тагын нәрсәдер әйтәсе килә» ләкин әйтергәме, юкмы һәм ничек итеп әйтергә? — шул турыда ул ба?н вата... Сөйләүченең сүзен бүләргә яки аны ашыктырырга яратмаган Сөләйманов та көтеп-көтеп, ниһаять, акрын гына: — Я, Нуретдин абзый, беттеме сүзең, әллә тагын берәр әйтәсе нәрсәң бармы? дип, аны озак уйланудан чыгарырга мәҗбүр булды.

22 
 
Нуретдин абзый башын күтәреп, председательгә уйчан акыллы күзләре белән карады һәм икеләнеп кенә: — Бетте дисәң дә ярый инде, Закир туган, — диде. — Тик шулай да күңелдә яткан бер уй бар иде барын... — Булгач, әйтегез, Нуретдин абзый, ятып калмасын ул! — Урынлы булыр микән, дим. — Ниткән сүз ул, үзебезнең авыл советы сессиясендә сөйләшәбез ич! ~ — Анысы шулай,—диде Нуретдин абзый һәм җиңел генә сулап куйды. Халык зур кызыксыну белән, «шылт» иткән тавыш чыгармыйча, аның нәрсә әйтәсен көтеп тора иде. Ул шуны* ачык сизеп булса кирәк, үзенең озын, сыек гәүдәсен турайта төште һәм гадәтенчә ашыкмый гына «күңелендә ятканын» сөйләргә кереште: — А1ин үзем фермабызның бүгенге хәлен кайберәүләр кебек, мисал өчен иптәш Шәйдуллин кебек, алай бик аяныч итеп күрмим. Билгеле, яшереп торасы юк. авыр сугыш елларында ул бик өшәнде, кечерәеп калды, терлекләр арасында зыянлаулар күп булды, вакландылар, арыкландылар алар... Әмма терлек дигән нәрсә бик яшәүчән нәрсә бит ул, җан иясе һаман үрчүгә, ишәюгә омтыла бит ул... Тик бераз уңай шарты гына булсын аңа! Менә Нургали туган фермага килгәч, абзар-кура тирәләрен рәтләп җибәрде, кыш чыгарлык азык хәзерли башлады, инде үзегез күрәсез, өч-дүрт ел эчендә малларыбызның баш саны сугышка хәтледән узып та китте. Әгәр шуннан без аларның нәселләрен акрынлап яхшыртсак, дөрес итеп карарга да өйрәнсәк, тагын өчдүрт елдан фермабыз танымаслык булып китәр, барысын да — сөтен дә, итен дә, йонын да — мул итеп бирер. Шулай булыр ул, боерган булса, мин үзем шуңа ышанып торам... Тик, шуның безгә, әйтик, колхозчыларга кайчанрак файдасы тия башлар икән, әйе... нәрсә бирер икән, дим ул безгә... — Ачыграк итеп әйт, Нуретдин абзый!—диде арткы рәттән кемдер, *каты гына кычкырып. — Ачыграк итепме? Анысын бит үзегез дә аңларга тиешсез, туганнар... Мисал өчен, без иген чәчеп үстерәбез, һәм ел саен, шөкер, хезмәт көнебезгә икмәк бүлешеп алабыз. Әнә Сөембикә сеңелкәш үзенең яшелчә бакчасыннан алган кәбестәсеннән, кишереннән, помидорыннан һәр көз диярлек безгә өлеш чыгарып килә. Менә умарта асрыйбыз, үзегез беләсез, ел саен диярлек бал бүлешмичә калганыбыз юк. Күңелле эш бит ул уртак хуҗалыкның шулай игелеген күрү, ныграк бәйли бит ул безне үзенә... Менә, мин әйтәм, безнең ферма белән дә шулай булсын иде, дим. Ул да безгә, колхозчыларга, хезмәт көннәребезгә итен, сөтен, йонын биреп барсын иде, дим.. — Каян алып?—диде бик текә генә утырган Шәйдуллин. — Инештән алып түгел инде, иптәш Шәйдуллин, ә терлек, ала белсәң, бирә ул, бик бирә. Аның чыгар чишмәсе бик иркен, дәүләткә дә полный итеп биреп була, безне дә буш итмәскә була. Андый фермаларның барлыгын без ишетеп торабыз лабаса! Күптән түгел генә иптәш Дускаев та безгә Украинадагы бер колхозның, исеме, хәтерем ялгышма- са, «Червонный партизан» шикелле, менә шуның терлекчелек фермасы турында нинди гыйбрәтле сүзләр сөйләгән иде. Май заводы, колбаса фабрикасы бар, ди аның, йөз меңнәрчә доход ала, ди, колхозчыларына итен, сөтен мул итеп бирү генә түгел, акчалата да өләшә икән. Ә сез. иптәш Шәйдуллин, каян алып, дисез!.. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигәннәр бабайлар. Эш безнең үзебездән тора, әйе, чынлап тотынганда, иң якын елларда фермабызның игелеген күрә башларбыз, ■насыйп булса... Тик хәзердәи үк шуны, ягъни башта әйткәнемчә, хезмәт көненә ит. сөт биреп баруны ферма алдына бурыч итеп куясы килә. Иртә булмас, дип исәплим. Әгәр хата дип табасыз икән, төзәтерсез... Минем "әйтәсе сүзем бетте, Закир туган!  
23 
 
Нуретдин абзый артына борылып, скамьясына карап алды да ипләп кенә урынына утырды. Соңгы сүзләреннән ул үзе дә шактый тирән дулкынлану кичерде булса кирәк, — маңгаена берничә бөртек эре тир тамчысы калкып чыкты, ә салынып төшкән сулъяк мыегы дерт-дерт селкенеп куйгалый иде. Ул тынычланырга теләгәндәй тамырлары бүртеп чыккан зур кызгылт кулы белән әле бер яңагын, әле икенче яңагын сыпы- рып-сыпырып ала һәм еш кына тамак кырып куя иде. Бу чыгыш, һичшиксез, халыкта тирән эз калдырды. Башта һәркем хәзер генә ишеткәннәренең бөтен әһәмиятен аңларга теләгәндәй бик аз гына вакыт үз алдына тынып утырды. Аннан, умарта иле кузгалгандай, җыелыш акрын гына гүли башлады, һәм бу гүләү бик тиз көчәя барып, ахырында бөтен бүлмә эчен тутырды. Әйтәсе дә юк, күпләр Нуретдин абзыйның соңгы сүзләрен күтәреп, хуплап каршы алдылар: — Бик дөрес әйттең, Нуретдин абзый, рәхмәт үзеңә! — Соң, шулай булмыйча, үзебезнең ферма ла! — Күптән кузгатырга вакыт иде инде бу мәсьәләне, җәмәгать! — Хак сүз. — Эшли белгән җирдә, ашый да беләләр. Бу куәтләү сүзләренә каршы берничә җирдән я көлеп, я бик акыллы булган булып әйткән сүзләр дә ишетелде: — Барын-югын белмидер, бал телидер тамагым! — Туктагыз әле, егетләр, акылыгыз бармы сезнең? Ярамый бит бодай... — Нәрсәсе ярамый? — Соң, нәрсәсе дип, үзегезгә мәгълүм ич! Бераз исәп кирәк ләбаса. Заданиесен адәм төсле тутырып барсын әле... — Заданиесен дә тутырсын, безгә дә арттырсын, вәт ул колхоз фермасы булыр! — Бер ун елдан арттырыр, ходай насыйп итсә! — Сөте, йоны инде аның, шөкер, үзебездә дә була. Икмәген әйт син, икмәген... Икмәктә хикмәт! — Шауламагыз әле, халык... Әнә Җәппар нәрсәдер әйтмәкче була, кешегә сөйләргә бирегез! — Чистый! Җәппар — былтыр гына бригадир булып эшли башлаган яшь егет — баядан бирле арткы рәттән кулын болгап, нидер кычкыра иде. Аның кыска, киң борынлы түгәрәк бите кара янып кызарган, гадәттә., ярыктан күзәткәндәй, кысылып кына карый торган коңгырт-кара күзләре хәтәр булып түгәрәкләнгәннәр, — әйтерсең, ярсып, авызлыгын тешләп чабарга җыенган яшь ат, — шундый бер түземсезлек һәм ашкыну белән нәрсәдер әйтмәкче була ул... Халык чак кына тынуга ул, кычкырып, ләкин артык кабаланудан тотлыгып сөйли башлады: — ...Мин Нургали, юк, Нуретдин абзый әйткәннәргә полный кушылам. Дөрес әйтте ул, әйе, шулай булырга тиеш. Колхозчылар хезмәт көненә алырга тиеш сөтен дә, итен дә. Без күпме йорт эшеннән бушар идек, колхозда кул көче артыр иде... Галәви абзый монда, сөт, йон үзебездә дә була, ди. Бу — колхоздагы единоличник сүзе... Шуңа күрә аның хатыны, Сабира җиңги, бер елны да минимумын тутырмый, интересы юк, станциягә катык ташый... Вәт нәрсә! Үзебезнең "йорт терлегенә ябышып ятмаска, колхоз терлекчелеген үстерергә кирәк. Ул безгә... Ләкин Җәппар сүзен әйтеп бетерә алмады, яңа көч белән купкан шау-шу аның тавышын басып китте. — Әлә-лә-лә-лә... — Кинәт бордың, энем, аударып ташлама! — Уставка каршы сөйли бит бу, Сөләйманов нәрсә карый1


 
— Уставка каршы түгел, ә синец кире беткән кеше булуыңа каршы сөйли ул, Галәви!.. — Дөрес сөйли, дөрес! — Дөрес булмыйча соң, әллә мәңге шулай, үземнеке дигән булып, бер сыер койрыгына тотынып торырбызмы? — Торма, сине кем көчли... — II тормам да... Колхозныкы җиткәндә, нигә мин ул сыерны башыма җәфа итеп тотыйм соң! — Што сөйләп торырга монда, җәмәгать, Нуретдин абзый дөрес кузгатты мәсьәләне... Коммунизмга барабыз ла! Председатель Сөләймановка кинәт болан кулдан ычкынып, «башбаштакланып» киткән җыелышны яңадан кулга алу, эзгә төшерү ансат булмады. Ул. әлбәттә, халыкның нидән бу кадәр шау кубуын ачык күреп тора, шунлыктан артык ризасызлык белдермичә, чыраен сытмыйча, сабыр гына тәртипкә чакыра иде. — Булды, иптәшләр, булды. Җитәр, тынычланыгыз! Кем, Галәви абзый, Галимулла, Хәмит, я, туктагыз инде, сессиябез урам сходына әйләнеп китте бит. Председатель шулай дигәч, кешеләр дә бер-берсен тәртипкә чакырырга тотындылар: — Я, җитте, Җаппар туган, калганы соңыннан... — Тссс, шауламагыз! — Әй син, Могыйн, кулыңны ул хәтле болгама әле, әнә Сафын абзыйның бүреген бәреп төшердең бит. — Ә сиңа нәрсә?—диде Могыйн, усал гына, ләкин үзе шунда ук тынып, җәһәт кенә урынына утырды. Кемдер Сафый абзыйның бүреген идәннән алып, башына каплады. Җыелыш, ниһаять, тынды. Бу шау-шу дәвамында Нургали тирән бер аптырауга төшеп, җыелышка һичбер катнашы булмаган кеше шикелле, тик кенә утырды. Әйе, кызыкка китте бу! Иптәш Сөләйманов сессиясендә ни сөйләсәң дә ярый торган булып китте. Берәүсе задание тутырыр өчен халыктан кружкалап сөт җыясыз дип сөйләгән иде, икенчесе— халыкка хезмәт көненә сөг бирергә кирәк, дип сөйли. Теләсәң ничек аңла! Юк, Нургали • Нуретдин абзыйдан мондый чыгыш көтмәгән иде. Кем. кем, әмма Нуретдин абзый инде колхоз төрлекчелегенең хәлен Нургалинең үзеннән дә артыграк белә... һәм белә торып, хезмәт көненә ит, сөт, йон, йомырка бирү мәсьәләсен менә бүген күтәр, имеш! Нургали бирмәс идемени, рәхәтләнеп бирер иде, көн саен литрлап сөтен, атна саен килолап маен, дистәләп йомыркасын өләшер иде, ләкин бит күлеңә күрә чумасың... Килер ул көн, хезмәт көненә өләшер вакытлар бер килеп җитәр, Нургали аңа ышана, ышана гына түгел, эченнән яшерен бер кадерле өмете итеп саклап йөртә. Бер-ике елдан булырмы ул, әллә өч-дүрт елданмы - - анысын киләчәк күрсәтер. Ләкин ни өчен аны менә бүген кузгатырга? Халыкны котыртыр өченме? Болан да Нургалинең бөтен эшен юкка чыгарырга маташмыйлармы соң? 
(Дәвамы бар).