Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛЛЕ БАЛАЧАК


 Әхмәт Исхакның «Күңелле балачак»XII исемле шигырьләр җыентыгы урта яшьтәге балаларга тәкъдим ителә. Җыентыкка кертелгән шигырьләрнең күбесе бу яшьтәге балаларның яшь үзенчәлекләрен күздә тотып язылганнар. Шагыйрь 1—7 класс укучыларына кирәкле булган тәрбияви моментларга әһәмият бирергә тырышкан. Җыентыктагы шигырьләр укучы балаларның мәктәптәге һәм мәктәптән тыш’ булган тормышларын, аларның шушы тормыш эчендәге омтылышларын әйтеп бирә. «Минем илем» исемле шигырь баланың туган илнең зурлыгына соклануы, аңа булган мәхәббәтнең көч- лелеге турында сөйли. Туган илнеи иксез-чиксез зурлыгы, байлыгы, андагы бәхетле тормыш урынлы китерелгән җанлы конкрет картиналар аша күрсәтелә. Инде кыш. Балалар, ак карны шыгырдатып, мәктәпкә баралар. Ә бу турыда сөйләүче баланың Каспий диңгезе буенда яшәүче дусты Руслан әле үзләрендә җәй икәнне яза, ул диңгездә коена икән әле. Бүген бездә шимбә генә. Ә радиода Сахалиннан чыгыш ясаучы бер апа, аларда инде якшәмбе икәнлекне хәбәр итә. Үсә күккә ыргылып Төньякның нараты. Җиргә төшкән сыгылып Көньякның винограды. Диңгез, дисәң, күп диңгез, Теләсәң кайсында йөз. Теләсәң йөз күлләрдә, Теләсәң йөр чүлләрдә. Менә нинди зур минем Сөекле туган илем! Әлбәттә, туган илнең зурлыгын чагылдырган шигырь һәрбер шагыйрьдә диярлек бар. Ләкин бу шигырьнең шунысы игътибарга лаеклы, алынган эчтәлек баланың эчке хисләре, кичерешләре аркылы бирелә. Шигырьдәге геройның Ватанга булган мәхәббәт хисләре укучылар хисенә ятышлы бирелә. Укучы да шул ук хисләр белән яна башлый, аның туган җирен, сөекле Ватанын яратуы яңарып китә. Шигырьнең теле дә гади, бик аңлаешлы, җиңел укыла. Җыентыкның беренче битенә урнаштырылган «Безнең отряд» исемле шигырь дә шундый ук алым белән язылган. Пионерлар коллективының—                      XII Ә. Исхак. Күислле балачак. Татгосиз- дат. Казан. 1952 ел. 48 бит. Бәясе 40тиеи. отрядның ныклыгы нигезендә нәрсә ятуы, гади, аңлаешлы тел белән баланың үзеннән сөйләтелә. Отрядның омтылышлары, теләкләре баланың үзенеке булып әверелә. Ул коллектив хис итүнең, коллектив яшәүнең, коллектив рәвештә эшләүнең теләккә ирешүдәге әһәмиятен аңлый. Отряд нинди генә эшкә тотынмасын, аны башкарып чыга. Без беркөн карар бирдек: Отличник булыйк дидек, Түгел тик берәм-берәм, Ә бөтен отряд белән. Без бергәләп керештек, Ел буенча тырыштык, Берберебезгә булыштык һәм әйткәнгә ирештек. Шуңа да безнең хакга Сөйлиләр тирә-якта: Керешсә әгәр отряд. Чыга, диеп, аннан рәт! «Чишмә» исемле шигырьдә Ә. Исхак коллектив көчнең, бердәмлекнең олылыгы турындагы фикерне бик матур һәм образлы итеп әйткән. Бер караганда, бу кечкенә генә ши
117 
 
 
гырь чишмә суының сафлыгы, тәмлелеге, балаларның шул саф сулы чишмәдән су алуларын гына әйтеп бирә төсле. Шул яктан гына алып караганда да, бу шигырь, табигатьтәге күренешләрнең матурлыгы, күркәмлеге турында сөйләп, укучыларга эстетик тәрбия бирүдә зур әһәмияткә лаек. Ләкин шагыйрьнең әйтергә теләгән нәрсәсе ул гына түгел. Безнең чишмә борыла-борыла Зур инешкә коела. Идел суы шундый бик күн Чишмәләрдән җыела. Бу юллар шигырьгә зур идея бирәләр. Идел образы — биредә китерелгәнчә, бердәм коллективның көчен күрсәтә торган поэтик образ. Чишмәләрдән җыйналып, күп сулы зур елга Идел барлыкка килгән шикелле, коллектив та аерым шәхесләрнең бердәмлегеннән тора. Шигырьнең төп идеясе әнә шул. Җыентыктагы шигырьләрнең шактый өлеше Совет илендәге бәхетле балачак турында сөйли. Саф һавасын сулап туган илнең, Без йөрибез урман, кырларда, Шат тавышы азат балачакның Яирап тора безнең җырларда. Ә чит илләрдә, капитализм изүе астында яшәүче балаларның тормышы бәхетсезлеккә дучар ителгән. Ерак җирләрдән, төрле илләр аша очып килгән сыерчык балага бу турыда менә нәрсә сөйли: — Мин булдым чит илләрдә, Моннан ерак җирләрдә, Диңгезләр артында ук, Кайда кыш, салкыннар юк. Ләкин анда кешеләр Коллар кебек яшиләр. Бәхетле түгел анда Кечкенә балалар да. Саргайган яңаклары, һаман ач тамаклары, Уйнамыйлар, көлмиләр, Мәктәпләргә йөрмиләр, Мондагы күк бәхетле, Шат тормышны белмиләр. («Бала белән сыерчык».) Балалар үзләренә акыл бирүче, яхшылыкка өндәүче һәркемне якын күрәләр, аңарга үзләренең дусы итеп карыйлар. Шушы идеягә багышланган «Безнең дусыбыз» исемле шигырь — Ә. Исхакның җыентыкка кертелгән тирән мәгънәле шигырьләреннән берсе. Шигырьне укый башлау белән бу дусның кем икәнлеген әйтү кыен әле. Бу дус, класс укучыларына балаларның үз телендә, зурларча акыллы киңәшләр бирә. Ул һәрвакытта да туры сүзле булырга, тәртипкә өнди. 
Ялкауларны бер дә сөйми, Тырышларны мактап сөйли. Мондый дус күз алдына тәртипле, алдынгы бер укучы булып килеп баса. Соңгы юллар гына укучыларның бу аерылмас дусы стена газетасы икәнлекне әйтеп бирәләр. Димәк, акыллы киңәшләр бирүче, укучыларның үз көчләре белән чыгарыла торган стена газетасы — классның аерылмас кисәге, укучыларның яраткан дусы булып әверелгән. Бу тема—тапталмаган һәм бик кирәкле тема. Ә. Исхак аны бик урынлы, мавыктыргыч итеп төзегән. Шигырьне/укып чыккан баланың бөтен игътибары стена газетасына туплана. Ә. Исхакның җыентыгында идеяне, эчтәлекне балаларга җиткерү өчен төрле алымнар кулланыла, кирәкле детальләр бирелә. Җыентыктагы шигырьләрнең бер- пичәсендә зур әһәмияткә ия булган күренеш үзенә игътибарны тарга. «Ленинчылар», «Безнең дусыбыз әби» шигырьләрендә алынган тема күп яклап чишелә һәм бер мәсьәлә беткәч, нәтиҗә ясый барыла. «Ленинчылар» шигырендә автор ленинчыларга хас булган сыйфатларны күрсәтә. Ленин юлыннан барып, үз гомерен халык бәхете өчен көрәшкә багышлаган кешене ленинчы диләр. Бу турыда сөйләгәннән соң, әйтелгәннәргә түбәндәге юллар нәтиҗә булып киләләр: Җир йөзендә ленинчылар Күп миллионнар инде алар. Ә. Исхак шигырьнең эчтәлеге генә түгел, аның формасы да балаларга уңай тәэсир ясарга тиешлекне күздә тоткан. Бу алым укучылар өчен логик фикер йөртергә һәм һәрбер сөйләнгәнгә эзлекле рәвештә йомгак ясап баруда үрнәк буларак әһәмиятле.


 
 
Шигырьләрдәге рифмалашу да үзенчәлекле. Мисал өчен «Минем илем» исемле шигырьдән бер өзек китерик: Без мәктәпкә барабыз Шыгырдатып ак карны. Нинди матур, карагыз. Безнең туган якларны! Бездә инде кыш үткән. Юлчылар чана җиккән, Елгалар, күлләр туңган, Кешеләр йөри туннан. Беренче-өченче, икенче-дүртенче юллар һәм бишенче-алтынчы, җи- денчесигезенче юллар рифмалашалар. Җыентыктагы шигырьләрнең төзелешендә мондый үзенчәлекле якларның булуы уңай күренеш. Җыентыкта уңышлы һәм күңел биреп эшләнгән шигырьләр белән беррәттән эшләнеп җитмәгән шигырьләр дә калганнар. 
Ә син менә әйт шуны: Сугыш башлангач түгел, Ә аны булдырмас өчен Нәрсә эшләргә бүген. (сБезнең ишек алдында».) Бала җиңел аңларлык итеп язылмаган. Кайчакта авторның үзе сөйләргә тели торган нәрсә турында тирәнтен белеп җиткермәве дә күренә. «Биш минут» исемле шигырьдә бала биш минутка дәрескә соңга кала. Бу вакыт эчендә укытучы инде бер гасыр эченә алган тарихны сөйләп бетергән һәм икенче гасырга күчкән. Укыту методикасы күрсәткән дәрес бирү планы буенча әле бу вакытта дәреснең оештыру өлеше тәмамланып, үткән дәресне кабатлауга гына керешкән момент булырга тиеш. Бу нәрсәне автор хәтереннән чыгарган. «Ильич уты» исемле шигырьдә электр уты күрмәгән балалар турында сөйләнелә. Хәзерге чордагы урта яшьтәге баланың электр лампасы күрмәгәилегеиә, ә инде аның яктылык бирүен күргәч, чиксез гаҗәпләнүенә ышанасы килми. Колхозның электр станциясе булмаса да, авылда кино күрсәтелмичә тормый бит. Сөекле шагыйребез Г. Тукай күптән инде уенның үз вакыты бар икәнлекне матур һәм образлы итеп, «Эш беткәч уйнарга ярый» исемле онытылмас шигырендә сурәтләгән иде. «Эш һәм ял» , исемле 50 юллык шигырьдә аерма тик шунда гына, бу шигырьнең герое — Рөстәм уйнарга чакырып иптәшләренә йөрсә, Тукайда табигать предметлары балага шул ук максат белән мөрәҗәгать итәләр. Җыентыктагы шигырьләрнең телендә дә кытыршылыклар очрый. 
... эшчеләргә аң-белем Бирә булган кичләрдә. «Бирә булган» дип сөйләү әдәби түгел. Шагыйрь үзе куллана торган сүзнең мәгънәсен тирәнтен уйларга тиеш. Китапта мәктәп һәм Каспий диңгезе өчен бер үк «шаула» эпитеты кулланыла. «Шунысы», «Шуны» алмашлыгы шигырьләрдә еш кабатлана. «Күңелле балачак» җыентыгы совет балаларының күңелле тормышларын, ал а р н ы ң омтыл ыш л а р ын шактый тулы чагылдыра. Ә. Исхак балалар дөньясын белә. Шигырьләрен кызыклы, мавыктыргыч итеп төзи. Ләкин шигырьләр бар да бердәй югары художестволы түгел әле. Бер ишеләре бик коры тел белән язылганнар. Балалар шагыйрьләребездән тулы мәгънәле, матур шигырьләр көтәләр. Ләкин безнең шагыйрьләр балаларның соравына аз колак салалар. Киләчәктә, күңелле балачакның шат тавышы Ә. Исхак һәм башка тәҗрибәле шагыйрьләр иҗатында кыюрак яңгырасын иде.