Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ХАЛЫКНЫҢ БӨЕК ХЕЗМӘТЕ


 ...Волга — Дон каналы аркылы сузылган ал тасма киселеп төште. Беренче шлюзның мәһабәт капкалары әкрен генә ачылды. Идел ягыннан килүче судноларга башлап юл салучы—флагман корабль «Иосиф Сталин» теплоходы гаҗәеп су юлының беренче басмасына килеп керде. Онытылмас тарихи минутлар! Бөек халыкның буыннардан буыннарга килгән гүзәл хыялы совет кешеләренең бәрәкәтле хезмәте нәтиҗәсендә тормышка ашты. Волга — Дон каналы ачык! Коммунизм төзелешләренең тәүгесе әзер! Безнең көннәрдә газета битләрендә дә, эфир дулкыннарында да өзлексез шаулап торган бу хәбәрне укыганда яки тыңлаганда барлык намуслы кешеләрнең — Москва галименең дә, Казан эшчесенең дә, Донбасс шахтерының да, Кубань игенчесенең дә, Үзбәкстан пахтачы- сының да, һәммәсенең дә, һәммәсенең дә йөрәкләре чиксез зур шатлык белән тибә, күңелләр социалистик Ватанның куәте һәм колачы, бүгенгесе һәм киләчәге белән горурлана. Совет кешеләре хыялга бай һәм кыю кешеләр, алариы хәйранга калдыру мөмкин түгел. Әмма Волга — Дон турында тирәнтеи уйлый башласаң, аның планын корган чактагы кыюлыкны һәм куркусызлыкны, аңа куелган хезмәтнең зурлыгын һәм батырлыгын күз алдына китерергә тырышсаң— нхтыярсыздан таң каласың. Волга—Донда көн саен меңнәрчә тонна тимер-бетон түшәл- гән, йөзләрчә субайлар кагылган, бер-бсрсе меңнәрчә тонна авырлыктагы металлконструкцияләр корылган. Волга—Донга илебезнең барлык почмакларындагы иң яхшы һәм иң зур заводлардан техниканың соңгы сүзе буенча эшләнгән гаҗәеп экскаваторлар һәм автосамосваллар, порталь краннар һәм гидротурбин- нар, землесослар һәм бик күп төрле җиһазлар, станоклар килеп торган. Никадәр кыенлыклар җиңелгән анда! Дөньяда иң куркыныч стихияләрнең берсе — су диләр. Уйлап кына карагыз, әгәр Дон суы үзенең мәңгелек юлы бикләнгәч, кеше күрсәткән юл белән бармыйча, үзенә юл ачса, никадәр коточкыч бәлаләр китерер иде ул! Әмма волгодончылар бу стихияне авызлыкладылар һәм су бер генә тапкыр да, хәтта язгы ташкын вакытларында да кеше ихтыярыннан читкә чыкмады! Моның өчен никадәр алдан күрүчәнлек, тырышлык, эштә таләпчәнлек һәм төгәллек кирәк! Гомер-гомергә аерым яшәгән биш диңгезне бергә тоташтырган Волга — Дон шикелле киң колачлы төзелешне дөнья моңарчы күргәне юк иде әле. Аны бары тик азат хезмәт кешеләре генә тормышка ашыра алды. Волга — Донны бөтен ил төзеде һәм шуңа күрә ул халык хезмәтенең бөек бер җимеше булып тора. Үзенең иртәгәге көненә, тыныч хезмәт белән көн күрүенә ышанмаган халык гигантлар салмый. Моны һәркем белә. Шуңа күрә дөньядагы безнең барлык дусларыбыз Волга — Дон каналының эшләнеп бетүен, зур шатлык һәм тынычлык фронты көрә- шенең зур җиңеше итеп каршы ал
98 
 
 
дылар. Безнең дошманнарыбыз исә, кара еланнар кебек шыелдашып, аны кечерәйтергә, санга алмаска маташтылар. Берәүләр аны «Коммунистик пропаганда» диде, икенчеләре аның булуына шикләнде. Моннан бер генә ел элек Американың реакцион газеталарыннан берсе — «Крисчен сайенс монитор», Волга — Донның 1952 елда эшләнеп бетәсенә ышанмыйча, бу нәрсә «хәтта Москва Госпланы көченә дә буйсынмый торган факторларга бәйле», дип язган иде. Ләкин совет кешеләре бөек юлбашчының даһи күрсәтмәләре нигезендә төзелгән планны нәкъ билгеләнгән срогында башкарып чыктылар. Әгәр дә мактанып борын чөяргә яратучы америкалы әфәнделәр Колумбия елгасындагы Гранд-Кули электростанциясен егерме елдан артык төзеп тә, бүгенгәчә очлый алмаган булсалар, бөек большевиклар партиясе тәрбияләп үстергән совет кешеләре Волга — Дон каналын өч ел эчендә эшләп бетерделәр! ’Акны кара дип булмый, совет кешеләренең эшенә һәм темпына күз йомып булмый! 1951 елның 21 сентябрендә волгодончылар Дон елгасының элекке юлын бикләделәр. Дон сулары Цимлян уйсулыгына ыргылды һәм бу көн тарихка Цимлян диңгезенең туу көне булып кереп калды. Шуннан соң биш ай да үтмәде, 1952 елның 1 февралендә беренче насос станциясе — Карповская эшли башлады һәм Дон сулары совет кешеләре күрсәткән юл буйлап Иделгә таба юнәлде. Ә инде 31 майда, 1 сәгать 55 минутта, беренче белән икенче шлюзлар арасында Дон суы Идел суы белән очрашты! Шуннан соң волгодончылар темпны тагын да тизләттеләр. Беренче июльдә инде канал буйлап судноларның беренче кәрваны үтеп китә. Тагын биш көннән соң Цимлян гидростанциясе беренче промышленность тогы бирә. Ә тагын дүрт көннән соң, 10 июльдә, Волга — Дон каналына Владимир Ильич Ленин исемен бирү турында СССР Верховный Советы Президиумы Указын бөтен дөнья тыңлый..- Менә шундый күрелмәгән зур тизлек белән төзелде безнең Волга — Дон! Амернка-Англия империалистлары яңа сугыш уты кабызып җибәрер өчен соңгы хәзерлекләрен күргән бер заманда, Волга — Донның төзелеп бетү хәбәре дусларга 
сөенеч, дошманнарга әйтеп бетергесез көенеч китерде. Волга — Дон тынычлык каналы. Ул иң элек хезмәт ияләренең бәхете өчен эшләнгән. Волга — Дон буенча тыныч иҗади тормыш өчен гаять кирәкле булган миллионнарча тонна төрле йөкләр йөртеләчәк. Уралдан Донбасска, Кубаньнан Идел буйларына, Каспийдан илебезнең төньяк районнарына икмәк һәм балык, күмер һәм нефть, машиналар һәм төзү материаллары, химикали һәм цемент һәм тагын бик күп, бик күп йөкләр йөреп торачак. Волга — Дон сулары ике миллион җиде йөз илле мең гектар сусыз көйгән җирне шаулап торган иген басуына әверелдерәчәк. Волга — Дон елына 460 миллион киловатт-сәгать арзанлы электроэнергия биреп торачак. Элек тузан өермәләре һәм кар- бураннар гына бөтерелеп торган буш далалар инде хәзердән үк яшәреп киткәндәй булды. Волга — Дон буендагы кеше кулы тудырган яңа пейзажга, гүзәл архитектура корылмаларына, яңа бакчаларга һәм паркларга, скульпторларның һәм художникларның искиткеч эшләренә сокланып туя алмыйсың. Биредәге кеше хезмәте тарафыннан үзгәртелгән җирнең гүзәл матурлыгын сурәтләп бирер өчен Алексей Максимович Горький шикелле хезмәт шагыйре булырга кирәк. Ләкин Волга — Донны төзүчеләр тирәюньне матурлап кына калмадылар, шул бөек хезмәтләре эчендә кайнап, алар үзләре дә искиткеч үстеләр, камилләштеләр. Цимлян гид- роузелы төзелешенең начальнигы иптәш В. Барабанов волгодончылар турында сөйләгәндә, героик хезмәт пафосы бик күп санда матур кешеләрне, үзләренең мораль йөзләре белән матур кешеләрне тудырды, ди. Алар коммунистик иртәгәгә аяк баскан кешеләр инде, ди.


 
 
Язучылар, кеше рухы инженерлары, менә шул матур кешеләрнең тулы образларын чагылдыра һәм аларның хезмәтенә дан җырлый торган әсәрләр тудырырга тиешләр һәм якын киләчәктә тудырырлар дип ышанабыз. ...Иделнең биек ярында, уннарча километр ераклыктан, иптәш Сталинның мәһабәт монумент күренеп тора. Монументның егерме метр биеклектәге нигезен уратып алган баскычның гранит басмалары янында Идел һәм Дон сулары 
дулкынлана. Иптәш Сталин фуражкасын салган да, җырларда җырланган куәтле Иделнең киңлегенә, хәрабәләр арасыннан калкып чыккан легендар Сталинградка һәм безнең гүзәл киләчәгебезгә карап тора. Ә монумент турысыннан, салют биреп, яңадан-яңа пароходлар уза. һәм бу тантаналы салют бөек эшләргә ашкындырып торучы юлбашчыбызга иксез-чиксез илнең кайнар рәхмәте булып яңгырый.