Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНЫҢ ИСЕМЕ КОММУНИЗМ


 Без хәзер кешенең иҗади хезмәтенең нәтиҗәсе иң кыю һәм иң мавыктыргыч хыяллардан да узып китә торган искиткеч бер чорда яшибез. Моннан утыз-кырык ел элек бер- берсеннән меңнәрчә километрлар ераклыктагы биш диңгезне бергә тоташтыру турында бары хыялланырга гына мөмкин иде. Ул вакытта әле зур дәрьяларның көчле агымын көеп яткан ком чүлләренә борып җибәрү, кеше аягы басмаган кыргый почмакларда яңа шәһәрләр салу да даһи җитәкчеләрнең якты акылында туып, социализм төзүчеләрне канатландыручы, дәрт биреп торучы якты бер уй гына иде. Менә вакыт җитте, Совет халкының иҗат көче, акыл сәләте хыялларны чынга әйләндерергә кереште. Балачакта әкиятләрдә ишетеп тә сокланган тиңсез матур, башлары болытларга тигән зиннәтле сарайлар, атналар буе барып та чигенә чыга алмастай «җир асты шәһәрләре», ком чүлләрендә үсеп чыккан гөлбакчалар, меңнәрчә километрларга сузылган урман тасмалары хыял- дагыннан да мәһабәтрәк, әкияттә- геннән дә гүзәлрәк булып барлыкка килә башладылар. Нинди киң колач, нинди тизлек, нинди соклангыч матурлык! Буржуа матбугаты Идел белән Донны тоташтырган каналның шулкадәр тиз эшләнеп бетүенә юри ышанырга теләмәде. Ай-Һай, янәсе, большевиклар пропагандасыдыр ул. Шундый гигант төзелешне ничек шулкадәр тиз өлгертә алсыннар икән? Хезмәт ияләренең кул көче, акыл көче белән генә түгел, хәтта алар- ның вөҗданы белән дә сату итүче буржуа — коммунизм җәмгыяте төзүче ирекле совет халкының һични белән чикләнмәгән иҗат колачы, күмәк көче ниләр тудырырга сәләтле булуын халыкка аңлатырга батырчылык итә аламыни? Волга — Дон су юлын төзүгә меңнәрчә заводлар, ун меңнәрчә совет кешеләре катнашты. Әгәр мөмкин булса, анда һәр совет кешесе үзе барып эшләр, әле күптән түгел генә барлыкка килгән яңа диңгез буена үз кулы белән бер генә төп булса да агач утыртып, буаларның нигезенә бер-ике генә көрәк булса да балчык салып кайтыр иде. Чит ил кунаклары Волга — Дон корылмасы һәм биналарының монументаль бөек стильдә булуларына, пөхтәлек һәм матурлыкларына соклануларын язалар. Әйе, сокланырлык ул! Чөнки ул бина һәм корылмаларны скульпторның һәм архитекторның, инженер һәм бетончының иҗади хезмәте белән бергә халыкның туган иленә ялкынлы мәхәббәте, бөек Сталинга рәхмәт тойгысы да нурландыра! Без, Татарстан кешеләре, Волга— Дон каналының ачылу көнен, илебезнең барлык халыклары шикелле үк, зур куаныч, күтәренке күңел белән бәйрәм итәбез. Каналны төзүгә Татарстан хезмәт ияләре дә булышты; коры далага җәелгән җиләс һавалы ул яңа диңгезнең мәһабәтлегендә, канал буенда утырган яңа биналарның матурлыгында бит безнең дә хезмәтебез бар!
Шушы бәйрәм тантанасы аша безгә республикабызның киләчәге тагын да ачыграк, тагын да күркәмрәк булып күренә. Менә озак та үтмәс, Куйбышев гидростанциясе дә өлгерер. Казан янында. Кама тамагында дистәләрчә километрларга җәелгән тагын бер яңа диңгез барлыкка килер, Иделдән биш диңгезнең пароходлары узар, гасырлар буена корылыктан җәфа чиккән иген кырларына буразналар буйлап тереклек суы агылыр, моңарчы зур инештән әлләни аерылмаган Зөя, Казан суы. Чишмә һәм Зәй буенда пароход тавышлары яңгырый башлар... Әмма безнең илебезнең үсешендә тагын бер соклангыч хәл шул, ул да булса, сулышыбызның киң, хыялыбызның чиксез бай булуы! Әле бит, Волга — Дон су юлы белән Куйбышев гидростанциясе, алар, әгәр шулай әйткәндә аңлашыла торган булса, социализм иленең ямьле киләчәге дип аталган бөек төзелешнең беренче баскычлары гына. Болардан соң үзеннәнүзе телгә легендар Сталинград килә, аның белән бергә үк Төрекмәистан каналы, Төньяк Крым, Каховка... Болар бит барысы да бишенче бишьеллык планда каралганнар. 1951 — 1955 елларга СССРны үстерүнең бишенче бишьеллык планы буенча партиянең XIX съезды директивалары проекты безнең күз алдына искиткеч зур төзелешләр панорамасын китереп бастыра. Халыкларны шушы тарихи баскычлар буенча тынычлыкка, муллыкка, югары культурага әйдәүче шул иң бөек максатның исеме бер генә — коммунизм.