А. СЕРАФИМОВИЧ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ
А. С. Серафимович — бөек Ленин һәм Горький белән якын элемтәдә яшәгән, эшчеләр сыйныфының аңын партия кушкан юнәлештә тәрбияләргә күп көч куйган пролетар язучы. 1889 елда аның «Боз өстендә» дигән беренче хикәясе басыла. Шул елдан соң Серафимович бербер артлы бик күп хикәяләр, очерклар яза һәм рус демократик әдәбиятының зур талантлы язучысы булып таныла. Ул, рус эшчесенең, рус мужигының капитализм чорындагы коточкыч авыр тормышын көчле реалистик буяуларда сурәтләп бирә. Капитализм — кешелекнең явыз дошманы дигән нәтиҗәгә китерәләр аның хикәяләре. Горький белән танышып һәм дуслашып киткәч, Серафимовичның иҗат программасы киңәя, әсәрләренең идея үткенлеге, художество дәрәҗәсе тагы да үсә. 1905 ел революциясенә багышлап язган «Төн уртасында» хикәясе белән ул үзен революция эшенә чын күңелдән бирелгән художник итеп күрсәтә. Серафимович күп һәм яхшы яза. «Далада шәһәр» романы аңа романист буларак даи китерә, ә Бөек Октябрьдән соц Серафимович һич икеләнүсез яңа җәмгыять төзүчеләр сафына басып эшли башлый. Аның атаклы «Тимер ташкын»ы кемгә генә билгеле түгел! Бу героик эпопея — совет әдәбиятының классик әсәре. Роман революциянең тиңсез хаклылыгын, нц түбән массаларның революция казанышларын саклап калу өчен берниләрен дә кызганмауларын сөйли. Революциянең Кожух кебек корыч характерлы совет кешеләрен тәрбияләү сәләтен ача. Моңа кадәр күренекле классикның әсәрләре татарчага бик аз тәрҗемә ителгән иде. Күптән түгел Серафимовичның «Үткән заман турында хикәяләр»е чыкты. Вакытлы һәм көтеп алынган китапларның берсе бу. Л. Толстойныц көндәлегендә бер фикер бар: «Әсәрне икенче мәртәбә укып чыгу теләге — аның художество көчен билгеләүче чараларның берсе булып тора». Серафимович хикәяләренә карата да әнә шул фикерне әйтәсе килә, чөнки аның һәр әсәрен кайтакайта укыйсың. Моның сәбәбе шунда, Серафимович тормышны һәм кешеләрне тирәннән белә, ул әсәр өчен характерлы детальләр ала, аларга анализ ясый һәм җан кертә. Аның геройлары — эшче ирләр, үсмер малайлар, хатын-кызлар, купецлар һ. б. һәркай- сысы да үз холкы, үз табигате белән яшиләр. Укучының күз алдына каршылыклы кичерешләре, җәмгыятькә, хезмәткә, кешеләргә, табигатькә мөнәсәбәте һәм башка яклары белән сурәтләнгән җанлы кеше килеп баса. Моңа ирешү өчен язучы, дөньяга материалистик һәм сыйнфый ноктадан карый алуы белән беррәтгән, табигый талантлы сүз остасы булырга тиеш. Серафимович — шундыйлардан. Ул үз халкына турылыклы хезмәт күрсәткән сүз рәссамы, тормыштагы чи материалны иҗади яктырта белүче, тирән фикерләрне дә кыска, образга мул җөмләләрдә әйтә алучы реалист. Менә берничә конкрет мисал: Җыентыктагы иң көчле хикәяләрнең берсе «Стрелочник» менә ничек башланып китә. «— Әй, Иван, сине начальник чакыра, бар, йөгер! Стрелочник булып эшләүче ябык, арыган йөзле, корымга һәм майга буялып беткән кырык яшьләр чамасындагы Иван платформадагы карпы себерә торган себеркесен тиз генә почмакка куйды да дежурный бүлмәсенә йөгерде». Алдыбызда геройның саран гына сурәтләнгән тышкы портреты һәм вакыйгага алып керүче хәрәкәт. «Иван... йөгерде.» Бу фигыль юкка гыиа сайланмаган. Вакыйга динамикасының тизлеген билгеләүче һәм бөтен хикәя дәвамында кабатланучы фигыль ул. Иванга кырык төрле эш йөклиләр. Аны күндәм ялчыга әйләндергәннәр. Станция начальнигы да, аның ярдәмчесе дә, багаж мөдире дә, хәтта пешекче хатын да 11ваннан үзләренең йорт эшләрен эшләтәләр. Иван инде бу күренеш
120
ләргә гадәтләнгән, аларны шулай тиеш дип кабул итә. Чөнки ул «үзенә бары тик стрелкалар янына йөгерүче, сигналлар, звоноклар бирә, лампалар яндыра белүче булып кына күренә, гомер буена шулардан башканы белмәгән... һәм... бүтән бер эшкә сәләтсез кеше дип карый». Шуңа күрә, хуҗаларының ачулануларыннан куркып, буйсынып яшәү — иң яхшы яшәү, сигез балалы семьясын карар өчен бердәнбер юл дип уйлый. У л газаплы, караңгы тормыштан котылу юлын аңламый. Ялгызы гына эшли, үз эшеннән башканы белми. Аның аңын капитализмның иң әшәке морале агулаган: «көчлеләргә баш иеп яшә». Шунлыктан, Иван хәлдән тайганчы ашыга, йөгерә һәм гомере буена бер шомлы тойгыдан котыла алмый: «Берәр эшне җиренә җиткермичә эшләмәдем микән, берәр нәрсәне абайламый калмадым микән, берәр бәла килеп чыкмасмы икән?» Өзлексез шикләнү газабы аны фаҗигага китерә. Иван, стрелканы күчергәнен хәтереннән чыгарып, үтеп баручы поездга юл ачар өчен стрелкага ташлана. Шик расланмый, ләкин соң була, Иванны поезд таптап китә. Хикәя кыска гына. Бары бер көнлек дежурствоны эченә ала. Әмма аны укып чыккач, күз алдына бер кешенең тулы бер гомер юлы, логик дөрес үстерелгән һәм җитлегеп чишелгән вакыйгалар, гаять оста сурәтләнгән характер килеп баса. Се р а ф и мови ч н ы ң худож ник булу ы шунда да инде. Ул иң элек хикәя өчен кирәкле материалны тотып ала һәм аны, бөтен нечкәлекләренә кадәр өйрәнеп, күңеле аша- үткәргәч кенә яза. Ул образның уй хәрәкәтен күрсәтә, аның психологиясенә үтеп керә. Язучы хикәядә стрелочникның биографиясен дә сөйләмәгән, аны герой үзе дә сөйләми, шулай да безгә Иван узган гомер юлы таныш. Моның сере бер генә: язучы геройның тышкы хәрәкәте белән эчке кичерешләр хәрәкәтен органик бәйләп биргән, аның үткән елларга, хәзергегә һәм киләчәккә караган уйларын вакыйганың табиплй агышында теге яки бу тышкы сәбәптән чыгып, ситуациягә, күренешкә үреп чагылдырган. Мәсәлән, бер урында Иван поездны каршылан быргысын кычкырта. Шул быргы тавышына ияреп, язучы геройның нинди тормыш тирәлегендә яшәргә мәҗбүр булуын һәм аның шул тормышка мөнәсәбәтен эчке тойгыларына бәйләп сурәтли. «Әйтерсең, бу кызганыч быргы тавышы: ашыгуның барыбер бер файдасы да юк, — әйләнә-тирәдә һаман
бер үк күренеш, алда да йөзләп артта калган башка станцияләр шикелле үк станцияләр, шул ук биналар, шул ук звоноклар, — платформалар, начальниклар, хезмәткәрләр, төрле якка аерылып китә торган запас юл рельслары, ди, —- биредә дә моңсу, күңелсез һәм һәркем бары үз эшен, үз кайгысын гына белә, һәркем түземсезлек белән бәйрәм көтә, аны үз семьясында каршылау турында уйлый; вагоннарның тормоз площадкаларына басып суыкта өшеп баручыларда, дөбердәп Килгән локомотив площадка- сыннан күзләрен еракка текәп карап баручыларда берәүнең дә эше юк — ди...» (88 бит). Авыр тормыш тудырган моңсу уйлар, бәйрәм алып килгән якты өметләр — барысы да, барысы да тиешле урында, тиешле формада калкып чыгалар. Гадәттә кыска җөмләләрне яратучы Серафимович бу очракта озын, кушма җөмләләр куллана, чөнки эчтәлеккә, быргыдан чыккан сузынкы, сагышлы тавышка бары шундый җөмләләр генә тәңгәл килә ала. «Ләкин соңыннан быргы, бу уйлардан кире кайткансыман,. күңелле һәм кыска итеп өч тапкыр: «тру-ту-ту» дип кычкырып куйды; янәсе, бары да искечә булса да. станциягә кереп бер рюмка аракы төшереп, арзанлы гына тозлы балык кабып чыгарга мөмкин бит әле, — ди иде ул хәзер...» Бу урында геройның настроениесендәге үзгәлек оста итеп алынган, аның уй хәрәкәтендә хәзер яңалык туа. Тагын бер мисал: «Ул тыны бетеп, якыннан килгән паровоз рефлекторларыннан төшкән яктылык астында аермачык күренгән рельслар өстенә ташланды. Шушы берничә секунд эчендә аның бүгенге көнгә кадәр булгаы
121
бөтен гомере күз алдында чагылып узды: дежурство... платформа... лампалар... утын... сыер... зәңгәр әтәч сурәте төшкән мич... Аксыл чәчле бала башлары һәм... аны һәлакәткә китерүче стрелка!.. Стрелка!..» (96 бит). Моңа охшаш мисалларны Серафи- мовичиың һәр хикәясеннән китерергә була. Геройның уй-тойгыларын, характер сыйфатларын конкрет образ һәм детальләрдә, эш һәм уй берлегендә сурәтләү — Серафимо- вичның әдәби мастерлыгына хас төп билге. Серафимович, критик реализм вәкиле буларак, үзенең башка хикәяләрендә дә узган гасырның ахыры һәм 20 гасырның башы өчен типик булган тормыш картиналарын сурәтли. Капитализм һәм крепостнойлык пычракларын бергә җыйган рус патшалыгы режимына ачы нәфрәт уятырлык күренешләр, образлар бирә. Капиталистик заводның тап- таза эшчеләрне имгәтеп ташлавын фаш иткән «Никита» хикәясе, эшче хатыны Мариянең аңында революцион очкыннар кабына башлавын тасвирлаган «Бомбалар» хикәясенә конкрет тукталып тормыйча, язучының балалар тормышына караган бер-ике әсәрендәге художество үзенчәлекләренә күз салыйк. Иске җәмгыятьтә кече яшеннән үк эксплуатация тырнагына эләккән үсмерләрнең күңелсез һәм әрнүле көнкүрешләрен «Кечкенә шахтёр» һәм «Чыпчык төне» хикәяләре сөйлиләр. Әсәрләрнең идеяләре бик ачык: буржуаз чынбарлыкның табыш һәм талауны раслаучы тәртипләре зурларны гына түгел, кечкенәләрне дә изә, ун-унбер яшьлек үсмерләрне авыр хезмәт тәртәсенә җигә һәм балачак Шатлыкларыннан мәхрүм итә. Әгәр япь-яшь Сеньканы «нужа көчләве... тормышның әйтеп бетергесез авырая башлавы» аркасында әтисе шахтага бирсә, «Кечкенә Васяиы әнисе тамак хакына булса да» дип паромчы Кириллга ялчы итеп калдыра. Нужа һәм ач үлем куркынычы — менә нәрсә күп миллионнарның ул чактагы яшәвендә этәргеч көч. Шунысы әһәмиятле, Серафимович үз чорындагы буржуаз балалар әдәбиятында хакимлек сөргән романтик маҗаралардан бөтенләй азат. Ул иҗат иткән һәр бала характерында иң элек бер сыйфат күзгә ташлана: бала нинди генә шартларда, нинди генә эштә эшләмәсен үз тормышы белән яши, үзенчә уйлый, тирәякны үзенчә бәяли. Сенька, караңгы заводта насос белән су суыртырга
тотынгач, «эшне әллә ни авырга» хисапламый, «үзен бүген борчып килгән һәм инде артта калган бөтен нәрсәне онытып, бер уңайга гына насос баса һәм кычкырып саный, әйтерсең, аның биредә — шушы юеш, салкын, караңгылык эчендә булырга мәҗбүр икәнлегенең бөтен мәгънәсе шушы санауга бәйләнгән» (78 бит). Әйе, Сенька башта дәртләнеп эшли, әмма тора-бара анда балага хас гадәт калкып чыга: ул үзен чорнаган ялгызлык һәм хәрәкәтсез серле тынлыктан шомланып елап җибәрә. Вася исә, чит илгә җибәрер өчен тавыклар сатып алырга ялланган ике олаучының тышкы кыяфәтләренә карап, аларны юлбасарлар дип уйлый һәм алар кулына төшмәс өчен суга чума. Серафимовичның әлеге хикәяләрендә гәүдәләнгән художество осталыгының икенчесе — сюжетны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп коруында, аны композицион яктан җиренә җиткереп эшкәртүендә. Кечкенә геройларның тышкы тирәлеккә мөнәсәбәтләрен күрсәтү һәм күңел байлыкларын яктырту өчен, ул контраст картиналар таба, характерның үсешен, чыныгуын бирер өчен конфликтлар сайлый белә. Сенька- ның шахтадагы эшкә ничек каравы, мәсәлән, рождество бәйрәме фонында бирелгән. Шунлыктан аның кичерешләренә тәңгәл буяулар аеруча куе, ачык, контрастлы килеп чыкканнар. Сенька беренче зур сынауны караңгы заводта үтә. Малай эч- пошыргыч моңсу тынлыкта ялгызы эшләргә мәҗбүр була һәм биредә аның рухи табигате тагы да калкурак ачыла. Паромчы Вася үзе кебек малайларның су кереп, балык тотып йөрүләренә көнләшеп карарга дучар була. Чөнки уйный башласа, аны
.122
усал хуҗасы күреп кыйный. Вася характерындагы черталарны бирүдә дә Серафимович ифрат көчле детальләр таба. Малай, яшен яшьнәп торган караңгы яңгырлы төндә бер ялгызы зур паром белән идарә итә һәм аның кыюлыгы нәкъ шушы төндә сынала да. Ул күп кыенлыкларны җиңеп, юлчыларны икенче як ярга алып чыга. Язучы әлеге художество алымнары белән, характерлар үсешен каршылыклар көрәшендә күрсәтеп, үз геройларының тулы канлы һәм яшәүчән булуына ирешкән. Серафи- мовичның балалар тормышына багышланган хикәяләре безне иске Россиядәге кешелексез тәртипләр •белән генә таныштырып калмыйлар, бүгенге капитал илләрендәге чын- -барлык белән дә тыгыз бәйләнәләр. Америка Кушма Штатларында ике миллионнан артык бала бүген дә консерв һәм тәмәке заводларында, шахталарда газап чигә. Анда хәзер 4 миллионга якын ятим бала бар. Кояшлы Италиядә, музыкага мул Австриядә һәм Франциядә дә шул ук хәл. Балаларның яшәүгә һәм укуга булган хокукларын яклап җыйналган халыкара конференция эшчән- леген генә искә төшерик. Америка империалистларының табаны астына эләккән буржуаз илләрдә һәм колонияләрдә миллионлаган үсмерләр теләнеп, урлашып йөрергә һәм ерткычларча эксплуатация астында изелергә мәҗбүр булалар. Серафимович — хикәя остасы. «Кошлар арба селкенгән уңайга чайкалалар, тынычсызланып башларын боргалыйлар, бер-берсен чукышалар, арба сикәлтәгә төшкән урыннарда куркып кычкыралар һәм тәртипсез рәвештә, үзләренең кош телендә сөйләнергә тотыналар: — Кая алып баралар соң безне?.. Абау, бигрәк тыгыз!.. Я инде, чукышма. Эх, биредә су нинди күп, менә шунда төшеп йөзәсе иде, туйганчы эчәсе иде... — Ничек моннан чыгып качарга соң?., һәм рәшәткә аша башларын сузалар...» («Чыпчык төне», 47 бит). К итер ел гә и м ис а л да я з у ч ы н ы 11 тормыштагы гади генә күренешләр- не дә җанлы итеп, нечкәлек белән сурәтләү сәләте ачыла. Әгәр автор кошлар авызына сүз салмаса, образ ул кадәр тере һәм хәтердә калырлык булып чыкмас иде. Менә кешенең уй хәрәкәтен образ- лауга мисал: «Никита, йөзтүбән яткан килеш:
«Эх, менә хәзер кыска тун булса иде», — дип уйлый һәм, вагон селкенгән саен, аның йөзе юеш, салкын түбәгә бәрелә. «Менә хикмәт!—дип уйлый ул.— Йорт-җирем бар, балаларым бар, ә үзем йөзтүбән ятканмын да белмим: әллә барып җитәм, әллә юк»» («Никита», 37 бит). Геройның эчке хәлә- тен чын-чынлап белгәндә генә болан язып була, аны типик та, шул ук вакытта индивидуаль итеп тә күрсәтеп була. Серафимовичның пейзажларны, тышкы портретларны зур осталык* белән язуына тукталу бик күп урын сорар иде. Аңа хас художестволы- лыкның бер билгесен ачар өчен чагыштыруларга тукталу да җитә. Бөек Горький шәкерте Серафимович гаҗәеп оригиналь, җирлекле чагыштыруларга бай. Ул суның сафлыгын күз яшенә охшата, ә туңып беткән малайны калтыраган яфракка тиңли (66 бит). Сары җеп шикелле тимер юл сузыла, тимер юлдан... озын кыргаяксыман поезд шуышып бара (6 бит). «Мужиклар вагоннарга кире кереп, мичкәгә тутырылган тозлы балык кебек, тыгызланып тулдылар» (33 бит) һ. б., һ. б. Мондый чагыштыруларда шаблонлык, тапталганлык сизелми, киресенчә алар язучының тормыш детальләрен укылган китаплар буенча түгел, бәлки үз күзе белән өйрәнүе, табуы хакында сөйлиләр. Серафимович — тел мастеры. Ул кыска, җыйнак, тыгыз җөмләләр белән яза, сүзнең матурын, яңгыравыгын түгел, ә мәгънәгә баеи сайлый. һәм дөресен әйтергә кирәк, аны икенче телгә күчерүе шактый авыр. Тәрҗемәче Ф. Эмирова тәрҗемә эшен нигездә уңышлы башкарган. Аның Серафимовичка хас тел, стиль үзенчәлекләрен тырышып өйрәнүе сизелеп тора. Аеруча «Никита» һәм «Бомбалар» хикәясенең тәрҗемәләре яхшы чыккан. Аларда
123
татарча яңгырамаган, безнең ана теленә ят формалар бөтенләй юк диярлек. Ә менә «Урман тормышы» хикәясенең тәрҗемәсе моның киресен сөйли. Хикәядә татарчага әйләндерелмәгән җөмләләр, аңлаешсыз фразалар байтак кына. «Туган агачыннан сынып аерылган корыган тармакларның салмак кына тирбәлеп торучы яшел ботакларга үзләренең саргайган энәләре белән элә- гә-эләгә бөтерелеп җиргә төшү тавышы еракларга ишетелә» (59 бит). Тәрҗемәче оригиналга механик ияргән һәм сүзне сүзгә тәрҗемә итү аркасында, буталчык җөмлә килеп чыккан. Югыйсә аны, ике җөмләгә бүлеп, гади һәм аңлаешлы итеп күчерергә мөмкин иде. Шушы ук хикәядә бит саен диярлек тәрҗемәчегә хас типик кимчелек чагыла. Ул озын җөмлә туры килдеме, «ып» лаштыра башлый, нәтиҗәдә «кошлар, күл төбеннән туып чыгып торгандай өзлексез шаулашып...» (61 бит) яисә «куе куаклык эчендә канатларын салындырып, муенын югарыга сузып, хәрәкәтсез калган бер кош эленеп торганы күренде» (62 бит) кебек бик күп «ып»ылда- вык җөмләләр барлыкка киләләр. Тәрҗемәченең бер кимчелеге — индивидуаль сөйләмнең оригиналдагы бирелешен сакламауда. «Өч дус» хикәясендә бала сөйләменә бөтенләй ят «чабынлык» сүзе һәм «биредә ни калган миңа» кебек җөмлә очрый. Нәрсә ул «чабынлык»? Гомумхалык телендә һәм әдәбиятта печәнлек дип йөртелгән сүз барында, нигә балага таныш түгел сүзне кулланырга? Бала «биредә» сүзен дә бик
сирәк әйтә. Кечкенә чакта, гадәттә «монда» дип сөйлиләр. 76 биттә карт шахтер болай ди. « — ...Кешеләр хәзер анда тиешенчә бәйрәм итәләр...» Оригиналда «тиешенчә» урынына «рәхәтләнеп» туры килә. Тәрҗемәче синонимнар белән дә эш итә алмый әле. Татар теленең сүзлек составы синонимнарга гаять бай бит! Мәсәлән, «ләкин» сүзен урынына карап «әмма», «шулай да» белән алмаштырырга мөмкин. Җыентыкта исә бит саен «ләкин» генә алынган. Тагын бер кимчелек күзгә бәрелә: тәрҗемәче сүзләр сайлауда саксызлык күрсәтә һәм үзеннән яңа сүзләр ясау белән шөгыльләнә, һәркемгә дә билгеле «псерекбаш» яисә «эчкече» сүзен ул «эчке» дип кенә бирә. Шуннан «эчкегә салышкан кеше кебек булырсың» җөмләсе барлыкка килгән (108 бит). Безнеңчә, бу җөмлә «эчкечегә әйләнгән кеше кебек булырсың» дип тәрҗемә ителергә тиеш иде. Серафимовичның үткән замандагы кайгылы һәм авыр тормышны фаш иткән хикәяләрен укучылар яратып укырлар, ә хикәя язучыларыбыз Серафимовичтан осталыкка өйрәнерләр дип ышанасы килә. Сүз уңаенда Татгосиздатның исенә төшерергә кирәк, «Тимер ташкын» романы ике тапкыр басылса да, иске алфавит белән чыгу сәбәпле, бүгенге яшьләребез аны укый алмыйлар. Романны яңадан чыгарырга бик вакыт инде.