ЯШЕЛ ТАСМА'
Хафаз бабай килә ашыгып, Үткән еллар китә ачылып —> Иәстә дисең? Эх, син, азгын малай, Бу ни эш бу? Кайда оятың? Ни хакың бар синең, талга менеп, Туздырырга карга оясын? Нәстә дисең? Дәшмә. Төш тә ычкын. Ыргытырмын тотып коега! Рәңҗетәсең кошны. Күрмисеңме, йон туза да салам коела! Дошман икән. Ай-Һай юләр малай, Нәрсә өчен карга гаепле? йоклаганда, чукып күзләреңне, Бозды мәллә синең кәефне? Асыл кошлар китә... Яфрак коела, Болын корый, кыр да үзгәрә... Тик шулай да карга көзне, кышны Синең белән бергә үткәрә. Дулый буран. Җитә чатламалар. Карга шунда, туган ягында, — Ташка охшап, туңып, җиргә егыла Канат кагып очкан чагында... Тик шулай да китми. Яз да, җәй дәа Көз дә, кыш та —туган җирендә. Эх, син, малай, эх, син, азгын малай. Чыбык кирәк сезгә, кимендә! Сандугачмы? Тапты әйбәт кошны! Сокланасыз юк-бар кысырга. Сизелерлек итеп җил бәрсә дә. Барып сыена берәр Мысырга! — ...Хафаз бабай атлый комлы юлдан. Селти-селти артыш таягын. Таяк барда аңа кирәк түгел Юлдашларың, юлың, маягың. Хафаз бабай, чыкса йөрми бер дә Бүтәннәрчә, койма буйлата. 1 Ахыры. Башы 6 санда.
26
Барса барыр урам уртасыннан, — Карасыннар үзен, булмаса! Кырга чыкса ләкин, каян туры - Шуннан китә: «Вакыт кадерле!» йөз дә тугыз яшьтә, һаман да нык, Үткен күзле, яхшы хәтерле.
...Менә авыл. Мөгри вакыт-вакыт Түбән башта ферма үгезе. Акшар белән сылап агартылган Ыспай өйләр монда күбесе. Бабай атлый. Эссе. Көндәгедәй Чабып килми этләр каршыңа. Менә Сарбай. Телен салындырып,. Кереп яткан келәт астына. — Ай-Һай, эссе. — Бабай тирен сөртә — Ничек чыдый, кәбәм, җелекләр! ...Авыр таштан тезеп ясалганнар Амбар, сарай, лапас кебекләр. Ак нур уйный, күзне чагылдырып, Стенасында авыл өенең. . Ба&ай атлый юлдан, очыра-очыра Акбур катыш тузан өерен. Көйри төсле дөнья. Күзгә бәреп, Өстән һаман эссе коела. Су бик ерак. Йолдыз кебек кенә Балкып тора тирән коеда. Кизәк сугып, капка төпләрендә Квадратлап өйгән әрдәнә. Күзли-күзли тавык-чебешләрне Күктә ач күз — тилгән әйләнә. Рәшәткәләр. Авыл мәктәбенең Кызып яткан калай түбәсе. Капка. Сарай. Нарат кискәсендә Калкып тора балта түтәсе. Менә күпер. Сары балчыклары Актарылган биек яр башы... Капка саен— такта кисәгендә Балта, чиләк, ыргак тамгасы. Андый тамга закон һәркемгә дә: Килеп чыкса янгын бәласе — Фәлән абзый ыргак, төгән абзый Сәнәк тотып барыр, янәсе. Радио сөйли авыл советыннан. Вывескалар. Кибет баскычы. Кыңгыраулы биек каланчадан Карап тора янгын сакчысы. Хафаз бабай атлый. Җавап әзер Очратканда белештанышын: — Нәстә дисең? һем, ни, шөкер, шөкер. Силсәвиткә таба барышым! Килеп җитте бабай «силсәвиткә», Сәлам бирде, кереп ишектән. Житен сакал. Тирән җыерчыклар. Кәләпүштән. Киез итектән. Халык юк чак авыл советында. Төшке ял һәм аш-чәй арасы.
27
Яфрак сузып уйный тәрәзәдән, Тышта үскән каен агачы... Башын терәп борма телефонга, Мозаффаров түрдә утыра. «У-у» дип сулап менә дымлы тынын, Пичәт басты кинәт учына. — Әйдүк, бабай, — диде Мозаффаров,— Ял ит бераз. Кил. уз. Түргәрәк! — Ыәстә дисең, Рәшит? Саулыгыммы? Шөкер, шөкер. Хәзер үзгәрәк. Рәшит туган, мин ии... Нитмәссеңме, Сукмассыңмы шуңа пичәтен? Малайларың шулай хөрмәт иткәч. Рәхәтләнеп, эреп китәсең... — Китер монда, бабай, нинди кәгазь? — Эзвишчение. Акча. Киевтан. «У-у» дип сулый Рәшит һәм «шап» итеп, Килеп төшә печать биектән. Хафаз бабай белән гәпләшүләр Күпме тырыш — китә озакка. Йөзгә җитеп, аннан узгангадыр — Тегеләйрәк бераз колакка. «Тукта, тукта!» диде Мозаффаров, Бер уй килде кинәт аңарга. «Чишмә. Сулар. Елга. Чыганаклар. Ничек карый бабай аларга?» — Белмисеңме, бабай, ничек ачыйк Чишмәләрне казып яңадан? — Җилкәнеме? Бер дә тынгы бирми, Кысып алган менә якадан... — Юк ла, бабай, тукта, җилкә димим, Чишмәләрне ничек ачарга? — Качаргамы? Качма. Вакыт хәзер Хәсәнеңнең туен ясарга! — Юк ла, бабай,, бер дә төшенмисең, (Тагын ничек әйтеп карарга!) Чишмә дим ич, чишмә. Белмисеңме, Чишмәләрне ничек табарга? Хафаз бабай белән сүзгә кереш Нервларың булса чыдамлы. Доктормыни! Менә кесәсеннән Бакыр труба тартып чыгарды. Хафаз бабай аңлый эшнең мәлен, Хәйлә дә бар аның кулында. Юк-бар сүзгә җавап: «Нәстә дисең?» Труба булыр — кирәк урында. — Күрәм, кәбәм, сүзең — сүзгә охшый, Сөйлә шунда, труба эченә. Эх читен шул, читен, Рәшит кенәм, Минем кебек чукрак кешегә! — Белмисеңме, бабай, чишмәләрне? Кайсы кайда, ничек күмелгән? Бит берсе дә акмый. Сәбәп нәрсә? Булыр микән табып бүгеннән? Пичәтләнеп калды бездә хәзер Күпме чишмә, кизләү, ермалар. Шуңа бугай инде, Хафаз бабай.
28
Кибеп бетте тәмам елгалар? Эзләп тапса моны синец кебек Аксакаллар фәкать табачак. Кайда булыр хәзер чыганаклар? Ничек булыр казып карасак? — Чишмә дисен. Чишмә ерак, улым, Әллә кайда, төуптә. тирәндә. Кибеп калды барсы. Урман бетеп, Сиксән биш ел булды, дигәндә. Чишмә дисең, кәбәм, аның суын Җир һаман да төпкә суырган. Еллар үткән, суның тамырлары Корып беткән, тәмам буылган. Беләсеңдер бәлки, яңгал түгел, Булды, кәбәм, гаҗәп замана: Монда — Сазлы, анда — Түбән елга, Болынлыкта — тирән Ярана... Бер дә, бер дә сүзем яңгал түгел, Балык йөзде Сазлы төбендә,. Шунда барып ат та коендырдым, Төштә түгел, Рәшит, өнемдә. Кара урман. Бәлки ишеткәнсең, Әүвәл бездә урман бар иде. һәр як ямьле. Су күп. Тик ул чакта Тормыш кына безгә тар иде. Килде шулай немец Вальдштейн, Табак битле елдам сәүдәгәр. — Компаниягә,—диде, — агач кирәк, Аңлыйсызмы шуны, бәндәләр! Җыйды мирны. Әйтте: — Гүзәлләрем, Тартынасыз, —диде, — нәрсәдән? Агач безгә булыр, җире — сезгә, Фәлән кадәр акча, вәссәлам! Алсын, дидек. Ел да тилмерәбез Чәчүлекләр артык азлыктан. Сәүдәгәргә эшләп, урман кисеп, Котылырбыз, дидек, ачлыктан. Старостага нәрсә? Шахыр-махыр. Мондый эшкә бик тә канәгать. — Карышмагыз. Әп-чхи! Патша разый, Мин дә разый. Амин, җәмәгать! ...Истә һаман, карап яфракларга, Моңга талып, күңел тулганы. Үткен пычкы, балта асларында Елап торды Акшар урманы... Харап иттек шулай. Урман бетче. Йөккә менде соңгы имәне. Төпләделәр барын. Ләкин аннан Карыш җир дә безгә тимәде. Килеп басты кырны Алтынгәрәй, Хәмзә байга калды яртысы. Шулай бетте урман. Елгаларның. Шулай булды, кәбәм, язмышы... Казып карау? Юк эш. Маташмагыз Көчне бушка сарыф итәргә. Урман кирәк безгә, урман кирәк. Пигә комнан аркан ишәргә?
29
Матур да соц басу юллары, Аннан матур егет уйлары! Вакыт-вакыт яшен уйнаткалап, Җиргә сибеп яңгыр энҗесе, — Тузан сулап, дала юлларыннан Үтеп китте июнь эссесе... Башак тулды арыш кырларында, Буйга җитте бодай, солысы, — Сузып өстән яңгыр чыбыкларын, Узып китте июль болыты... Ургыч узган камыл киңлегендә Басып калды алтын зуратлар; Җәелделәр киңрәк көнбагышлар, Симез булып тулды кузаклар. Тирән эзләр калды арбалардан. Ындырларга керде көлтәләр. Звено белән, урман тасмасында Эшләп йөрде һаман Гөлбәдәр. Гөрли ындыр, гөжли барабаннар, Бикле хәзер Вафин бүлмәсе. Эшләр эш күп: берсе тәмам булса, Күзгә карый текәп — үзгәсе. Җигеп пар ат, җитез канатчылар Салам тарта богыл башына. Чәчәр вакыт. Тагын гөжли-гөжлп Тракторлар кырга ашыга. Сушилкалар янын йөкче, шофер, Үлчәүчеләр килеп ураткан. Глубинкага дигән алтын ашлык Көнен-төнен агыла улактан.
Кичкә каршы кинәт Вафин килде. — Ни хәл, Әнвәр. Бирче тартырга. Эш бар, малай. Дубки лесхозына Разведкага барып кайтырга. — Беләм, беләм. Божан заданиесе... — Шулай, Әнвәр. Димәк, нидер бар! Правлениедә, сине җибәргәндә Шәбрәк булыр, дигән фикер бар. Урманнарда йөреп, күр барын да. Кайда, ничек, нәрсә үскәнен; Карап әйлән кереп питомнигын, Сораштырып йөдәт үзләрен. — Булды, Вафин, барам. Димәк, хәзер Безнең эшнең башы күренде! Минем иптәш анда. Сажин Гриша. Кирәк түгел. Җәяү күңелле!
Чыгып китте Әнвәр иртән, һәр як Бизәлгәндә ал таң нурына. Бәдәр барды азрак, юлдаш булып. Борылганчы Дубки юлына. — Гөлбәдәрем, әйдә бергәләшеп, Карап узыйк «урман» өсләрен! — Вакыт җитте тагын. Азрак ашлап. Йомшатырга кирәк төпләрен.
30
Карыйсыңмы, Әнвәр, зөлпе белән Кочаклашып үскән имәнне? Тегендәрәк булыр. Искитәргеч. Әллә ничек, матур, иләмле! — Гаҗәп түгел. Андый могҗизалар Үстергәчтен синең урманың! — Үзем кебек, Әнвәр, беләсеңдер. Шулай булыр, шулай, уңганым!
Яшел тасма. Үскән куакчыклар. Ботакланып, яфрак чыгарып. Йокымсырый иртән сабый урман, Көмеш төсле чыкка чыланып. Нәни нарат... Ничек алган тәмам И өз ел үскән нарат сыйфатын! Үс син шулай, көн дә башкаеңнан Минем Бәдәр килеп сыйпасын! Карап торды Әнвәр сөенә-сөенә, Күзен алмый нәни нараттан. — Кара, каһәр, ничек матур үскән, Канатларын ничек тараткан! Үскәнсыман булды буйга кинәт Бу яшь нарат — урман баласы,— Торды төсле басып, күккә ашкан Кырык еллык нарат агачы... — Аң бул, Әнвәр. Көтәм берсекөнгә. Батып калма Дубки ягында! Аерылдылар. Хәзер Әнвәр ялгыз Барды уйлап Сажин хакында. Тимергалин Дубки мәктәбендә Сажин белән бергә укыды. Истә бар да: Урман. Тулай торак. Мичтә янган нарат утыны... Ун ел үткәч, тагын очраштылар: Кенигсберг. Дамба калкуы. Бричка килә ташны дөбердәтеп. Бөтен җиргә җәелә шаушуы... Кояш батты. Инде кичке эңгер Басып алган бөтен тирәне. Менә бричка. Ишетә Тимергалин- — Шырпы бармы, якташ, бир әле! — Якташ дисен? Ничек, кайсы яктан? Нәрсә, нәрсә? Дубки дидеңме? Белмисеңме Сажин Григорийны? Би1Й ел элек шунда идеңме? — Ул мин булам. — Кит лә, маташтырма!: — Шаһит моңа минем алаша! — Чынмы, туган! Сажин Григориймы? Әнвәр ич мин. Үбешик, яраса... — Үзгәргәнсең, Әнвәр. — Үзгәрерсең, Качып чык та ун кат кабердән! Соң монда ич бар да «якташ» диләр, Китәр икән китсә хәтердән! Үзгәргәнсең син дә. — Булыр, булыр. Гизеп чык та уттанялкыннап... ...Запас полкы. Алар тагып шунда Очраштылар кайту алдыннан.
31
Поезд чапты. Сажин, Тимергалии Узган чакта Висла ярларын, — Сагындылар уртак полустанка, Таныш юл һәм туган якларын...
Истәлекләр болар. Артта хәзер Күпме айлар, еллар тезелгән... Бүген Әнвәр, атлап комлы юлдан, Ясап бара нәни тегермән. Кызык гадәт. Әнвәр фронтларда Пәке белән китте дуслашып. Юк-бар агач табып, канат ясый — Чыга икән килеп буш вакыт. 1 Әле дә булса, ерак көнбатышта, Калку җиргә кадап куелган Җилтерәвек нәни тегермәнне Табалардыр окоп буеннан... Германиядә, поляк җирләрендә, һаман шулай, күпне уйлатып, — Бала җанлы нәни истәлекләр Торалардыр канат уйнатып... Ул бүген дә бара уйлый-уйлый, Үткен пычак белән юанып... Карый да бер тотып тегермәнен. — Булды бу! — ди шунда куанып. Атлый, карый. Аннан җилгә каршы Калку җиргә кадап калдыра. Китеп бара тагын. Ә тегермән Күчәреннән чаткы яудыра. Әнвәр җитез, андый нәрсәләрне Юлда чакта ясый ничәне! Канатланып шулай телгә килә Аунап яткан агач кисәге. Тагын атлый. Тагын тирән уйлар. Пәке белән шул ук әңгәмә... Уйлый Әнвәр, уйлый. Ә тегермән Артта һаман дулап әйләнә... ...Иркен басу. Үскән матур булып, Карабодай, ясмык, тарысы. Гүләп куйды артта автомобиль, Яңрап китте гудок тавышы... «Таныш гудок... Бу ул!» Әнвәр шунда Җәһәт кенә читкә тайпыла. Автомобиль туктый. Кабинкадан Божан чыга аның каршына. — Тукта, ничек, каян? Мин монда да Парторгымны күрәм түгелме? Нп хәл, Әнвәр, әйдә, утыр кереп! — Юк, мин... Рәхмәт. Җәяү күңелле! — Эш бик кызу. Ничек җитешерсең, Менә шулай җәяү йөрепме? — ...Җилтерәтеп, әйдәп, «Москвич»ына Алып керде Божан егетне. Гөрли мотор тагын куәтлерәк. Автомобиль чаба ашкынып. — Дубки димсең? Димәк, питомникка? Шәпме эшләр? Юкмы каршылык?
32
— Берни дә юк. Сезнең заданиегез. — Разведкага, димәк, барышың? • Дөрес, шулай, Мария Максимовна. Башкарырбыз инде анысын... — Арыш ничек? Әйбәт? Суктыгызмы? Сәлам диген миннән Бәдәргә! — Ә сез каян, Мария Максимовна? — Барган идем менә шәһәргә... Ничек болай? Кайчан өлгердегез? Кичә очтым. Кичкә каршырак... Шулай. Әнвәр, эшләр зурга китте. Диңгез җыела икән тамчылап... Ничек булды, Мария Максимовна, Нәрсә диләр анда, өлкәдә? — Төзәтелгән кайбер детальләре, Булган тагын аз-маз өстәмә... Эшләр әйбәт. Дөрес, чыккан шунда Ашыкмаска киңәш бирүче, Очрамаган ләкин «планда юк» дип, Идеябызга каршы килүче. Иптәш Жуков сиңа сәлам әйтте. Әйбәт бара, Әнвәр, гомумән. Озакламый эшкә күчәчәкбез Хыял белән янып йөрүдән! Бөтен Обком шундый кызыксынды! Иптәш Жуков озак сорашты. — Менә шулай, Мария Максимовна, Киңрәк җәйик, — диде, — колачны! Башта, — диде аннан, иптәш Жуков, — Ачык белик эшнең чамасын; Кирәк булыр тизрәк тикшерергә Дубки — Акшар — Волга арасын. Өч юл чаты. Менә автомобиль, Читкә чыгып, кинәт туктады. Кушылдылар, аннан аерылдылар Юлчыларның җылы учлары... ...Китте Әнвәр. Якты шатлыклары Канат булып алга очыра. Уйлар, уйлар... Андый минутларда Чыгарсыңмы уйлар очына?
Киң юл биреп уйлар иркенә, Тусын бу җыр урман исменә! Сөзәк калку. Әнвәр менеп җитә. Шунда кинәт аның күзенә — Иске дусты Сажин эшләп яткан Дубки дигән урман күренә. Алда -урман. Ничек җанга якын, Дәрте ашкын аның, исе — хуш. Килеп җитте Әнвәр. Очраштылар Кочаклашып тагын ике дус. — Ни хәл, Сажин, сөйлә, эшләр ничек? — Гаҗәп, малай, тешкә тиярлек! — Нәрсә тагын? — Тагын берни дә юк. Көндәгедәй яхшы диярлек.
— Балаң-чагаң саумы, кулың ничек? Биргәлидер әле дә кирәгең? — Эх син, Әнвәр! Башта өсләреңнән Кагып җибәр арыш кибәген! — Аерылганга күпме! Шул ук Сажин. Үзгәрмәгән бер дә, күрәсең! — Сөйлә, Әнвәр, ничек, шәпме эшләр, Мәхәббәтне ничек үрәсең? — Тинтерәтмә, Сажин. Җитмәгәнме Каныкмасаң шулай кешегә?.. ...Әнвәр белән Сажин, җитәкләшеп, Борылдылар урман эченә. Менә урман. Яшел океан кебек, Йокымсырый ничек моңланып! Барды Әнвәр матур кичерешләр, Татлы уйлар белән чолганып...
Әйтче* иптәш, синең бармы берәр Хозурланып карап узганың — Искән җилдә ярсып гөжелдәгән Шигъриятле нарат урманын? Менә ул — күр: утыра яшелләнеп, Көчне, моңны җыеп үзенә... йөзәр еллык горур великаннар һаман саен күккә үрелә... Менеп китеп нарат биеклеккә, Ачкан күккә яшел кочагын, — Үскән саен, санап авыр йөккә, Кисеп аткан артык ботагын. Рәхәт монда — сагыз дөньясында, Тирән моңлы кәкүк өендә. Сокланасың хәтта гөмбәләргә, Кырмыскалар өйгән өемгә... Аерылганда аннан бик тә читен, Моңсу кала нарат тирәсе; Әрнеттереп шунда синең җанны, Чәнчисыман үткен инәсе... Уйнап җибәр шунда скрипкаңны, Давылланып моңың агылыр; Дулапгүләп. бөтен шаулы урман Синең моңга килеп тагылыр. Читен булыр шунда смычогыңны Кылга ышкып кабат тартуы,— Авыр бер йөк булып, синең моңга Асылгачтын урман шау-шуы... Табигатьтә матур күренешләр Җәлеп итмәс кемнең уйларын? Бармы синең җәен, әйтче, иптәш, Күзәткәнең каен урманын? Менә ул — күр: ап-ак колонналар, Утырганнар рәт-рәт тезелеп, Зифа буйлы әкият кызларыдай, Яшел чуклы шәлгә төренеп. Сокланасын карап, аерылмыйча, Эх, матур соң, магур, каены! Калтыравык, нәфис, затлы яфрак, Акбурсыман ап-ак каеры...
з. .с. ә.« № 7.
34
Кагылдыкмы ада пычак белән, Кисек җирен бик тиз тоя ул; Назлы кызга охшап, елый-елый, Кызганычлы яшен коя ул... Уйнап җибәр шунда гармонеңны, Көмеш төсле булыр авазы,— Хәтерләтеп чишмә чылтыравын, Янрап торыр каен һавасы. Кичен үтсәң аннан: ап-ак дөнья, Буялгандай һәр як акшарга. Шуңа да шул төнге караңгылык Курка монда һөҗүм башларга. Җем-җем иткән шома яшел яфрак,, Чуклы-чуклы ап-ак багана... һәм шуңа да ямьгә, матурлыкка Үрнәк булып каен санала. Күреп үттек каен чукларының Лебер-лебер килеп уйнавын. Карап йөрик азрак, җәйге кичтә Тынып яткан имән урманын. Кара урман... Җилле вакытларда Титан көчле салмак хәрәкәт... Бишәр гасыр үскән великаннар, Барсы — калын, барсы — мәһабәт. Имән дибез. Ләкин бөтен көчен Аңлыйсыңмы, иптәш, син моның? Алган аннан халык мәңгелеккә Чыдамлылык, ныклык символын. Имән дибез. Гасыр-гасырларча Аерылмаган аннан һич халык. Кара урман... гигант имәннәрнең Төпләрендә — сафлык, чисталык. Чибәрлектә үрнәк шаулы урман Янрый һаман телдә ятланып. Җанлы гранитмыни! Имән үскән 7 Яшел түшәм белән капланып. «Кара урман». Бу көй буыннардан Буыннарга лаек күчәргә: — Карадагнай урман, ай, кара төн, Яхшы атлар кирәк үтәргә! Җырла шунда, ләкин шул ук вакыт Яфракларга сеңәр авазың. Кич тә җитми, төнге караңгылык Басып китә урман арасын...
Әй, туган җир, шаулы стихияңнең Буена чик юк бер дә, иңе — киң. Тантаналы, җырлы, мәхәббәтле Яз, чәчәк һәм урман иле син! Яхшылыкның, яз һәм яктылыкның, Яшеллекнең иң зур, дус иле,— Борынгыдан урман гөжелдәвең Якын иптәш иткән Русь иле! Чикләрендә синең —өч зур океан, Дистәләрчә ярсу диңгезен. Колхидадан карлы Камчаткага Җәелә синең урман киңлегең.
35
Туган җирем, кышкы челләләрдә Ыжгырганда синең җил-карың, Көчле шау-шу белән урманнарың Гөжләтәләр бөтен җир шарын! Наратларың ярсып шаулаганда, Айкалганда болыт күгеңдә Добрынялар, Иван Сусаниннар, Чайкиналар сулый үзендә... Карелиянең кыргый урманнары... Кырын карый котып кояшы... Монда әкият, монда легендалар, Былиналар, җырлар оясы... Иртән-кичен гигант агачларның Күлгә яткан тыныч шәүләсе; Чыршы, нарат үскән — тамырларын Мүкле ташка төртеп һәммәсе... Брянскының дөм-дөм урманнары... Җирдә юктыр бер дә охшашы. Сөйли алмас аның шау-шуларын Бернинди дә әкият остасы. Керсә монда берәү, меңәр еллык Борынгылык белән уралыр; Ливан кебек илләр сеңеп калыр, Дания кебек илләр югалыр... Белоруссия, Валдай урманнары... Смоленщина, Неман буйлары... Шикләнәсең: анда берәр вакыт Үткән микән кояш нурлары? Алатырьның чиксез урманнары, Ямьле Сырда салчы җырлары... Яңрый кичен чуваш кызларының Чылтыравык тәңкә чыңнары. Безгә таныш Тамбов урманнары, Шагыйребез үскән тирәләр... Түшәк булып, нарат төпләрендә Өелеп яткан сары инәләр... Иркен Себер, тайга урманнары Тоташ океан булып чайкала... Тайга дисәң, Себер салкынлыгы Йөгергәндәй тоела аркада. Тайга, тайга! Бөтен карта өстен Каплаганын шуның бел дә син, — Күзең йом да, күрсәт 'кулың белән, Ялгышмассың шунда бер дә син!
Төн. Тыныч өй. Әнвәр күңелендә Дөрли һаман уйлар ялкыны... Сажин — өлгер. Барын алдан уйлый. Өстәп куйды чәйгә — «ярты»ны. Җитез хатын Груня телем-телем Кисеп куйды тозлы кыярын. Ләкин Әнвәр һаман баса алмый Дөрли-дөрлн янган хыялын. — Гриша, Гриша! Тукта, тыңла азрак, Аңлыйсыңмы, йөрәк талпына... Урман, урман! Ничек җитешерсең Сокланырга монда барсына!
— Урман нәрсә, Әнвәр! Гаҗәпләнмә! Менә хәзер әйтәм кызыгын: Тапшырылды безгә тикшерергә Дубки — Акшар — Волга сызыгын! — Булды, җитте! Әнвәр барын аңлый. Бер гаҗәп эш, зур эш булганын. Дубки. Акшар. Волга. Димәк, хәзер Билгелиләр тасма буйларын! Кызык хәл бу. Әнвәр белмимени! Җитте хәзер. Әйтмә башкасын! ...Күрдесымаи кинәт каршысында Дубки — Волга урман тасмасын... Парторгның исенә кинәт кенә Килеп төште Божан сүзләре. — Безгә җитә монда үсентеләр, Әйбәт!—диде Әнвәр, түзмәде. Килеп басты матур образ булып, Хыялларның тәүге чынлыгы...
...Лампа сүнде. Калды хуҗа булып, Урмандагы өйнең тынлыгы...
Синең судан, Волга-анабыз, Йөрәкләргә илһам алабыз! Төнге уннар. Тын юл. Монда хәзер Юктыр бер дә атлап басучы. Тарантаста кайта сызгырынып, Галәветдин — почта ташучы. Галәветдин абзый, ямщик булып, Эшләп үскән диләр элек тә. Шуңа бугай, бөтен тормышында Иң төп тотка булды элемтә. Кайтып килә почта бүлегеннән: — На! дим, каһәр, өйрән атларга! ...Газеталар, хатлар, переводлар, Посылкалар кайта Акшарга. Кайтып килә. Күктә ай да юк чак. /Кил дә дулый. Яңгыр. Караңгы. — Элдер әйдә, малкай, күңеллерәк! Ялкауланма. Беләм чамаңны! — Галәветдин абзый — аерылгысыз «Почта», «марка», «хәбәр» сүзеннән. Чирек гасыр почта дилбегәсен Ычкындырмый килде үзеннән. Галәү абзый белән кайта көн дә Күпме хәбәр, күпме яңалык. Аның исмен әйтеп мактаналар: — Галәү абзый белән ара—нык! — Галәү абзый бүген соңга калды, Килми торды почта унгача. Самолетлар очмый. Яңгыр. Болыт Уңмый бит юл. каһәр, уңмаса! Галәү өйдә хәзер. Мамык түшәк. Акрын-акрын арган басыла... Бозып ләкин төнге тынычлыкны, Тышта кинәт капка шакыла.
37
«Почта абзый» тирән йокысыннан Айный алмый торды беркадәр. — Кем ул анда?— Мин бу, Галәү абзый. — Ба, ни булды? Синме, Гөлбәдәр? — Газеталар кирәк, Галәү абзый, Ай-Һай бүген соңга калдыгыз! — Кер, ал барын. Сезгә унлап бүген. — Шунда булса, кызым, кайгыгыз! Берәү тагын килеп тәрәз шакый. — Синме., Харис? Ай-Һай сабырсыз! Кем ул тагын? Соң, ни, төнге бер ич! Иртән иртүк илтәм, алырсыз! — Хәзер кирәк. — Ни бар,, тираж бармы? Уйнаганнар димме яңасын? — Почта ич син. Нәрсә китергәнең Беләсеңдер бәлки, җанашым! Галәветдин абзый тагын керде, Тагын чыкты. Керде, чишенде. — Кем бар анда? Синме, Хәбибҗамал? Газеталар кирәк дисеңме? Таңга калды Галәү: — Ни бар бүген? һич берәү дә көтми яктыны. Мин юк чакта, димәк,, әйбәт хәбәр Ишеткәннәр радио аркылы. — Кем ул анда? Синме, Фәсхи туган? Нәрсә дисең? Ни бит, таң ата... Бу кем тагын? Ни бар? Ба, ни эш бу? Тагын кайсы? Менә тамаша! — Булмый болай, — диде Галәветдин,— Кирәк монда кискен борылыш. Ибдәш хатын, ибдәш ыбыр-чыбыр, Булды, җитте. Әйдә, торыгыз! Шәрәфетдин — йөгер түбән якка, Гарәфетдин — ферма-мазарга! Сәләхетдии — ычкын ындырларга, Фәләхетдин—кырга чабарга! Булмый болай! Эһем, тукта, укыйм! Әйтәм ич мин, сәфәр уңмады. Почта көтеп, азрак черем иттем, Радио-мазар тыңлап булмады. Килеп керде менә Мозаффаров, Каршы барды Галәү аңарга. — Әйбәт хәбәр, күрше. Керим дидем Күз белән дә карап карарга. — Ни бар шулай, иптәш Мозаффаров? Корыттылар тәмам теңкәмне... — Почта Галәү! Эх син! Белмәдеңме, Бөтен, бөтен халык белгәнне? — Әллә бармы берәр әйбәт хәбәр Вьетнамнан, Корея ягыннан? Укыйк бергә, иптәш Мозаффаров, Нп бар бүген, нәрсә язылган? Галәү абзый укый, һәм шунда ук: — Ба!—дип куйды кинәт, түзмәде. Тирән сөенү белән балкыдылар Ялкынланып янган күзләре.
35
Күңел кште ерак Куйбышевка, Килдесыман Волга сулышы. Көмеш тасма, бөтен елгаларның Иң зурысы һәм тирән сул ысы! Галәү абзый укый... Матур-матур Күренешләр китте ачылып... Ургыйсыман Волга турбинадан, Күбе кл эне и. гүл әп, а ш ы гы п... Атлап китте титан экскаватор, Аммоналлар тауны актара... Ташыйсыман саф су каналларда Кибеп яткан иркен сахрага... Җәеләсыман ерак далаларга Яшәү каны биргән тамырлар. Җемелдиләр Ильич утларыннан Шаулы шәһәр, тыныч авыллар... Тулып яткан «Волга диңгезе»ндә Ярсып дулый көчле өермә... Балкып китте төсле нурлы лампа Галәветдин абзый өендә... — Менә хәбәр! — диеп, Галәү абзый Шатлык белән сукты өстәлгә. — Нинди зур эш! Нинди могҗизалар! Моңар тагын нәрсә өстәргә? — Өстик шуны. — диде Мозаффаров,— Волга безгә йөзен борачак. Шик юк. Бу ГЭС хәтта безгә дә бит Энергиясен биреп торачак! — Ба!—дип куйды тагын Галәү абзый,— Волгабызда гигант төзелә! Моның белән сугыш чукмарының Төкерделәр хәзер йөзенә! Менә нәрсә, тыңла, Рәшит туган. Син- ич бездә власть кешесе. Хат яз БМО га әйтеп Корея хәлен, Бу сугыш соң, диген, кем эше? Менә марка. Менә әйбәт җилем. Җигәм хәзер чыгып атымны. Калтырасын Даллес шикеллеләр Ачкан чакта синең хатыңны! Әйтеп яз син: бездә Галәү һаман Йөрер, диген, почта юлында,— һәм ул, диген, кайтып хәбәр бирер. Сезне аскан элмәк турында. Шуман, диген, кулың дерелдәсен, Остин, диген, йөзең күгәрсен! Уолл-стрит кошын — канлы кошны Жинәр, диген, безнең күгәрчен!
...Уйлар. Уйлар. Калгып тирән хистә, Мозаффаров бара урамнан. Бөтен як тын. Өйләр, каралтылар Караңгылык белән уралган. — Эх, мин! — диде кинәт Мозаффаров,— Эзләп алдым юк-бар хәстәне! Яшел тасма, ә сок яшел тасма Чынга ашмас читен нәрсәме?
39
Минме каршы? Юк, юк, каршы түгел. Әллә ничек шунда, читтәрәк... Начармыни, тоташ яшел тасма Торса хәзер җилне киртәләп? — Эх, мин!—диде тагын.—Мин дә герой! Парторгтан бизеп йөрелгән! Сәбәп нәрсә? һич юк. Минем намус Эчкерлелек белән төрелгән... Бу хәл булды партия җыелышында, Килеп чыкты Әнвәр тәнкыйте. Дәшми калды Рәшит. Килсә дә бик Парторгның үзен «чәнчисе». Нәрсә дисең? Рәнҗеп, ярсып калды, Какшатылды чөнки «эргәсе». Ни хәл итсен тагын Мозаффаров, Күтәрмәгәч суны серкәсе? Кызык инде... Үзем күреп торам Яңалыкның ничек килгәнен, Белеп торам үзем кирәклеген Әнвәр әйткән яшел киртәнең. Барын беләм... Әмма нигә соң мин Бирелгәнмен шулай ваклыкка? Кер төште ич хәзер, Мозаффаров, Синдә булган бөтен сафлыкка! Менә шулай... Беләм, яхшы күрәм, Минем ваклык калды җиңелеп. Зыян итмимени уртак эшкә Миндәгедәй юк-бар кирелек? Кайсы вакыт шулай читкә бора, Чайкалдыра, әйтик, көймәне Иптәшеңнең сине сәбәпсезгә Шәхси яктан бик үк сөймәве. Әнвәр көчле. Аның миңа карап, Куба торган түгел җилеме. Ләкин әгәр мин дә ярдәм итсәм, Күңеллерәк булмас идеме? Булды, Рәшит, тагын йөз дә, мең дә Булыр бәлки дуслар тәнкыйте. Соң бит, без бит бер үк идеал өчен... Дөрес сүзгә нигә рәнҗисе? Килер вакыт... Ул чак бер йөрәк тә Асрап йөрмәс эчкер үзендә. Бер үк теләк белән янганнарны Аера алмый хәтта үлем дә! Рәшит аңлый хәзер: Хаталанган. Сәбәп булды моңа — барлыгы. Каршылыклы уйлар. Үпкәләүләр. Шуңа өстәп караш тарлыгы. — Тимергалин хаклы. Вафин хаклы. Барам мин дә алар эзеннән! «Пичәт басып» моңа, түм-түгәрәк Аш ай чыкты болыт эченнән... Канатланып китте Мозаффаров, Чатны узгач кинәт туктады. Тимергалин йорты. Ятмаганнар. Нур балкыта тышка утлары.
40
Әнвәр карый менә газеталар, Бәдәр шунда чигеп утыра. Күләгәләр төшеп үзләреннән, Мич өстендә бергә кушыла... Парторгтан бизеп нәрсә чыкты? Эх, мин, юләр, эх, мин, эшлексез! Дөрес, ул яшь, әмма яхшы иптәш, Әнвәр хаклы, Әнвәр — эчкерсез! Бөтен халык аңлый. Мин дә беләм Аның көчен, сәләт, талантын... Аңлашырбыз, Әнвәр, килешербез. Керим микән? Керәм, кадалсын!
Юлбашчының нурлы яктысы, Күкри залда халык алкышы Тышта яңгыр. Ыргып тачанкалар Чабасыман калай түбәдә...
Залда тыгыз. — Тукта, шауламагыз! — Фәсхи абзый, монда чүгәлә! Шалтыратты Вафин кыңгырауны: — Зал кысан да, ләкин сыегыз! Тимергалин безгә барын әйтте. Ничек карый моңа җыелыш? Сиңа чират, иптәш агротехник! Сөйлә, Камал. Ләкин браксыз! — Нәрсә әйтим? Бездә куаклыклар Утыртылган элек плансыз. «Чаткы» болай, «Очкын» тегеләйрәк. Димәк, «Нур» да аннан узмаган, һәркайсы да үзенә ничек җайлы, Ничек җиңел — шулай уйлаган. Утыртылган икән — бетте. Әйбәт. Бер сүз дә юк. Үссен булганы. Кирәк безгә кырны киртәләгән Калын тасма—Акшар урманы! Кирәк безгә озын яшел трасса, Шунда үскән бөдрә чыбыклар — Еллар үткәч, калын урман булып, Бөтен район кырын ышыклар! Төзик башта озын яшел трасса, Кушылырлар безгә башкалар. Шуңа карап, шуңа нигезләнеп, Утыртырбыз бүтән тасмалар. Мозаффаров сөйли: — Файда бик аз Яшел тасма бездә тукталса, — Пески, Межин, Дуван кырларында Җил узган як һаман буш калса... Шулай диләр Пески, Акчишмәләр, Шулай карый моңа Дуваннар. Волга ярына чаклы—-яшел тасма! Пичәт басам мин дә, туганнар! Чыкты Бәдәр. Охшый каушаганга. — Пошып йөрде эчем шуңарга: Көч юк иде «Очкын» колхозында, Калку кырга тасма сузарга.
41
«Ялкын» — ялкын хәзер. Табигатькә Эшлеклерәк һөҗүм итәрбез. Көч аз иде элек. Хәзер нәрсә? Кирәк булса — тауны ишәрбез! Сөйли менә’ Әхмәт — комсомолец: — Инициатива — гүзәл, егетләр! Эш дисәң — без. Бармы, кайда, китерГ Яшьләребез—ялкын кебекләр! Сөйли менә Хәсән — ветсанитар: — Шулай да бит, ягъни, шулаен... Кушылырлар микән? Өч район бит. Белеп эшлик эшнең уңаен! Чират җитте Рәмзи — бригадирга: — Үзбәкләрдә — үрнәк шушыңа. Канал казый, мисал, фәлән район, Төгән район моңа кушыла.
Рәмзи сөйли. Әнвәр президиумда Чыгышларны тыңлап утыра. «Коммунист ул. Әгәр кирәк булса, Керер суга, керер утына». «Менә Хәнәф. Ул да безнең член, Әйбәт кеше, йөрәк сөенә. Алгы сафта аның бригадасы, Өйләнергә егет җыена...» «Коммунист ул!» — нинди матур сүз бу? Менә алда — Шәкүр Вилданы. Бер кулы юк. Ләкин сыңар кулы Тотып тора минем ферманы...» «Менә тагын колхоз коммунисты; Аргы рәттә Сәлим — хисапчы. Бармаклары счет төймәләрен Шакылдаткан инде ничаклы!» «Галиәхмәт... Эштә ялкын кебек, Алмаштырыр килеп икеңне. Шелтә алды ләкин... Моңсу йөри Үпкәләгән бала шикелле». «Җәмил абзый. Тырыш тимерчебез. Җитеп килә алтмыш яшенә. Ясап бирде быел универсаль «Җ-1» дигән суккыч машина...» «Миңлегаян... Ул да безнең член. Тасма белән үргән — толымы... Двигательдә эшли. Нәфис кулын Буйый көн дә мазут, корымы...» «Коммунистлар алар... Кайсы гына Керә белми халык җанына?» ...Уйлый-уйлый шулай, Тимергалин Карап тора җыелыш залына. Әйтте менә Вафин, көлемсерәп: — Председатель мин ич биредә. Файдаланып алыйм власть белән: Димәк, сүз дә миңа бирелә! Безгә инде болар бар да ачык. Нәрсә монда сөйләп торасы! Вакыт үткән саен мәсьәләнең Арта барды һаман колачы.
42
Copay бирәм менә трибунадан Председатель Вафин иптәшкә: Соң ни диеп, яшел трассабызны Волга ярына чаклы итмәскә? Колач киң ич бездә. Халык тырыш. Ыргып тора эшкә һәммәсе. Машиналар килер, барсы булыр. Бай ич, зур ич совет дәүләте. Үзем дә соң,.. Башта уйлаганмын Тик бер генә колхоз турында. Инде хәзер булыр яшел тасма Дубки — Акшар — Волга юлында!
Барып менде сәхнә баскычына Түбән якның Әхмәт Кәшифе, — Шундый бәндә — эшне бер дә сөйми, Килә һаман «тыныч» яшисе... — Андый нәрсә килми кулыбыздан, Эш бик авыр, җир дә кызганыч. Бар ич бездә хәзер полосалар, Җитте. Булды. Артык кызмагыз! Моңа җавап тозлы репликалар, Көлке катыш төрле тавышлар: — Сиңа нәрсә! Әй, син, Пошмыяхмәт! — Дүрт аякта ничә тавык бар? Торды Алкин. Сөйли тезис белән, Уйнаткалап күзен, кулбашын: — Инициатива — әйбәт. Ләкин артык Кызып-нитеп китү булмасын! Проблемасы - яхшы. Тырышканда Булыр кебек. Ләкин ничегрәк? Центр нәрсә әйтер. Аннан килеп... Әйбәт эш бу.,. Әмма читенрәк... Матур идея. Моның вариантын Уйлап йөри идем электән. Нишләтәсең, башта сездә чыкты Тимергалин дигән егеттән... Күтәрерсез микән? Күтәрерсез! Тырышырбыз, ярдәм итәрбез! Уйлашырбыз тагын конкретрак Иптәш Божан белән икәү без. Теоретик яктан начар түгел, Практикада ничек күренер. Минем өчен, димәк, сезнең өчен Экзаменга ошар үзе бер! Яшел трасса! Ай-Һай әйбәт булыр Самолеттан карап күзәтсәң! Сенсацияле! Ләкин булыр микән, Нинди хәбәр килер Үзәктән? Хәзерләдем кичә резолюция Тикшерелгән нәрсә буенча... ...Оператив булса җитәкчелек, Контролебез яхшы куелса...
Алкин сөйли һаман буташтырып, Мәсьәләнең зурын, кыенын.
43
Фәсхи абзый менә, арткы рәттә, Борып-борып чәйни мыегын. Текәп карый астан. Күзләрендә Ут барсыман — кисәк янарга. Мыек белән артык мавыкканга «Мыек Фәсхи» диләр аңарга. Мыек Фәсхи белми сөйләгәндә «Бәлки», «чөнки», «ләкин» ишене. Я «дөрес», ди, кисеп, я «ялган», ди, Бергә ишмәс һич тә икене. Тик шулай да бөтен сүзләренең Раска чыгар һаман ахыры. Барып аннан киңәш сораучылар Үткен, диләр, аның акылы. «Тупас» дигән марка кайсы вакыт Калса да тик аңа сугылып, — Фәсхи аңлый: Ялган нәзакәттән Кадерлерәк — тупас турылык.
Ярсып сөйли Алкин. Кулда—тезис. Телгә алмый тагын ниләрне! Мыек Фәсхи кинәт, торып басып, — Ялган! — диеп гүләп җибәрде. Калтыранып китте Алкин кинәт, «Ләкин» килеш калды «ләкин»е. — Кем ул анда залга коткы салды, Сөйләгәндә район вәкиле? Торып басты конюх Хисаметдин: — Мин ул! Әйдә, тотын язарга! Ни хакың бар синең, монда килеп, Кирле-морлы указ ясарга? Залда шау-шу. Көлке. Вафин торып, Озак итеп какты кыңгырау. Алкин сөйли: — Болай, репликалар... Публикадан торып елтырау... һаман шау-шу. «Галим» — сөйләвендә, Күзли-күзли тезис кисәген. Вафин әйтте. — Җитәр, сизәсеңдер «Реакция»нең ничек икәнен! Торып тагын, Вафин залга карый: — Кемдә нибар? Синме, апасы?
Җавап булып моңа, тышкы яктан Килеп керде гудок авазы. Тышта яңгыр. Җилле, шаулы яңгыр, һәм бу шау-шу өстен барыннан. Төште залга кинәт нурлы шәүлә «Москвич»ның көчле фарыннан. Килеп керде Божан: — Телеграмма! Китте бу сүз залны кузгатып. — «Идея — әйбәт. Ярдәм күрсәтелер. Сәлам белән...» Кинәт шулвакыт — Көчле күкрәү. Күзне чагылдырып, Камчыланды тышта яшене, — Калдысыман залда ялкынланып, Нурга чумып, Сталин рәсеме.
44
Күкрәү бетте. Ләкин ярсып-ярсып, Татты һаман халык алкышы. Көчле, булып яшен балкуыннан, Торды залда Сталин яктысы. Сөйли Божан: — Өлкә Комитеттан Вәкил килде бүген, дусларым! Вакыт җитәр, без дә тасмабызда Кабызырбыз хезмәт утларын! Көзен-кышын бөтен хәзерлекне Тәмам итсәк... чыгып ярышка... — Дөрес! — диеп кинәт Фәсхи абзый, Сузып куйды бөтен тавышка. Дәвам итте Божан: — Хәбәр алдык, Өч район да безгә кушылыр. Шулай булыр. Матур яшел тасма Волга ярына чаклы сузылыр! — Бәхет, — диде Әнвәр. — Нинди бәхет! Идея — әйбәт! Хаклы икәнбез! Бәлки хәзер күрше районнарга Мөрәҗәгать кабул итәрбез?
Гөл түгел ул — чәчәк атмаса, Теләк түгел — чынга ашмаса! Килеп җитте көзге чытык айлар, Эшләр бетте, ындыр җыелды... Бушап калды тугай. Мал-туарлар Абзарларга кереп сыенды. Торды һаман юылып яңгыр белән Туган-үскән якның даласы. Каплап алды болын-бакчаларны Көзге айның дымлы канаты... Бетте череп соңгы георгиннар. Йомылдылар бакча гөлләре. Басып төште герне алтын бодай Үлчәнгәндә хезмәт көннәре. Елаштылар җилдә актирәкләр, Бакчаларга яфрак түшәлде. Кәбестәләр керде келәтләргә, Күчән к^лды саклап түтәлне. Җанлы хәзер Вафин бүлмәсендә, Хаҗәт бетте монда йозакка. Шау-шу, бәхәс. Шунда радио сөйли. Кичке наряд бара озакка... Шабыр тиргә батты хисапчылар, Төймә сугып төймә янына... Күмер ташый менә тимерчеләр, Сарыкларга абзар салына... Эш күп һаман «Ялкын» колхозында, Вафин Харис — һаман тынычсыз. Көн дә янгыр, көн дә кожан сөйрә, Әллә ничек... тышта кызыксыз. Менә хәбәр! Шатлык, дәрьясыман, Ташып чыкты күңел ярыннан. Шимбә көнне урман станциясе Күчеп килде Дубки ягыннан! Сөенә Әнвәр. Уйный йөзләрендә,
45
Күзләрендә бәхет балкышы. — Дубки. Сажин. Урман станциясе. Яшел тасма — дала сакчысы! Матур уйлар, татлы кичерешләр, Басып китте күңел түрләрен. — Тукта, кем бу? Берәү арткы яктан Килеп тотты Әнвәр күзләрен. — Бу син, Сажин. Башка кем дә түгел? Сулышыңнан беләм. Бу — гел син! Җибәр дим ич. Нәрсә? Кысма шулай. Тегеләйрәк, ахры, бүген син! ...Күрештеләр алар кочаклашып. Тагын шул ук кырыс әңгәмә: — Ай, бу Сажин, ай, бу каһәр малай, Күрсә-нитсә һаман бәйләнә! — Бәйләнмичә! Менә тагын бергә, Тумас борын шулай язылгач! — Груня ничек? — Әйбәт. Әлегә калды. Килеп җитәр фатир табылгач. — Бар, дәшеп яз. Бездә бар да хәзер. Хатыныңнан качма, егетем! Алдан әйтәм, аң бул! Бер кызга да Сузылмасын монда өметен!
...Менә ул сүз: «Ярдәм күрсәтелер» — Тракторлар килде Акшарга. Төрле-төрле сәер машиналар Килеп тулды бөтен якларга. ... Менә ул сүз: «Ярдәм күрсәтелер» — Мелиоратор йөрде каранып. Волга ярына чаклы барды җиргә., Салам башлы казык кадалып. ...Яңгыр бетте. Суык иртән-кичен... Сажин әйтте бер көн Әнвәргә: — Иртәгесен, туган, әмер бирәм, Тракторны кырга әйдәргә! — Әйбәт, Гриша. Әйдә, тырнатыгыз! .Максат — ачык, урын — билгеле! ...Иртәгесен бензин исләреннән Аңкып торды дала киңлеге. Авыл халкы чыкты. Барсы да шат: — Трасса урыны туңга сөрелә! ...Салыр өчен озын буразналар Тракторлар сафка тезелә... Менә старт. Корыч тракторлар Зәңгәр төтен белән уралды. һәм бөек сүз: — «Ярдәм күрсәтелер» — Гөрли-гөрли алга юл алды. Салындылар тирән буразналар Йөрәкләрдә илһам тудырып. Тауга кадәр, аннан — тагын тауга Кара тасма китте сузылып. ...Салам башлы агач казыкларны Җыеп килеп учак яктылар. Әнвәр әйгте: — Ничек ялкын булып, Дөрли хәзер менә чаткылар! Әйтеп куйды Сажин акрын гына:
46
— Шулай да бит, Әнвәр, анысы... Язга кала, малай, эшнең зуры, Әзер булса икән барысы! ...Сәер бер ямь керде далаларга: Китә киң юл — озын, капкара, Калды} кырда тоташ кара тасма, Нигез булып яшел тасмага. ...Шапка бирде шулай стенгазета: Яшел тасма — намус бурычы! Кыш та җитте. Килеп биткә бәрде Декабръныц карлы сулышы... Буран тузды. Юлдан атлар чапты, Күзачкысыз карлы давылда. Хәзерлеккә бәйле мәсьәләләр Тикшерелде бик еш авылда. Активлашты хәзер Мозаффаров: — Мәсьәләнең шунда олысы! Чынын әйтәм ләкин, Әнвәр иптәш, Сүрән һаман эшнең торышы! Шалтырашты кичен телефоннар, Кабатланды Божан исеме. Моңа чаклы берне эшләүчеләр Башкаралар хәзер икене... Пароль булып китте тирә-юньдә «Яшел тасма» — фикере тирән сүз. Барса бездә күпме титан эшләр — Бу бит шуның берсе дигән сүз. Күкрәп чыкгы «Ялкын» колхозында «Яшел тасма» дигән матур җыр. Ничек туган, кайсы иҗат иткән? — Җанга якын, көләч, шат ул җыр! — Ярдан-ярга чаклы җитеп бетми, Ай, ник кыска — Сазлы басмасы? Волга белән безне тоташтырыр Яшел трасса — урман тасмасы! Елдаи-елга матур — тормышыбыз, Туган җирем — бәхет чишмәсе. Яклап торыр безне корылыктан Яшел трасса — урман киртәсе! — Яшел тасма! — Бу сүз кабатланды Базарларда, кырда, өйләрдә, — Татарчалап, русча, чувашчалап, Төрле килеш, төрле сөйләмдә. Район белән район хәбәрләште, Уртак булды уй һәм «серләре». Калды төшеп карлы шосселарга «Москвич»ның сырлы эзләре... Эшләр белән һаман Мария Божан Таныштырып торды өлкәне. Булып бик еш «Ялкын» колхозында, Ул тагын да ялкын өстәде. Мария Божан сөйли колхозчыга, Илһамланып, сөенеп, рухланып: — Атлый Ватан гүзәл килер чо-рга Бөек эшләр белән нурланып! Эх, нинди күп бездә искитәргеч,
47
Горурланыр шанлы нәрсәләр! Гүзәлләнде бездә һәр як хәзер, Матурланды бездә һәр шәһәр. Туганнарым, инде коммунизм Нуры белән балкый йөзебез! ...Канат җәйде данлы Куйбышезта Күрелмәгән гигант төзелеш. Үлемсезлек урыны — Сталинград! Шанлы исеме ерак таралды. Бүген тагын тыныч төзелештә Титан эшләр белән дан алды. Гүзәл егет — Днепр кочып торыр Украинаның, назлы иңнәрен, — Гасырларча су һәм дымга сусап, Кибеп яткан Кырым җирләрен. Үлгән елга — Узбой буйларында, Кара-Комның саран чүлендә, — Ялтыр, саф су илнең гүзәл данын Җемелдәтеп торыр үзендә. Мария Божан сөйли ялкынланып, һәм бу сүзне барсы төшенә: — Шулай атлый заман. Бездә хәзер Коммунизм шулай төзелә!
Җитте шат яз. Инде түбәләрдән Салындылар бозлы сөнгеләр. Уйныйуйный аккан гөрләвектә йомычкалар йөзеп йөрделәр. Кем яз димәс, синең эзләреңнән Көмеш төсле саф су саркыгач? — Каралгачтын юллар, буразналар, һәм кояш та шәбрәк балкыгач? Яз җитте шул. Җитез сыерчыклар Сайрашалар хәзер; каенда. Бәдәр сөенә. Чөнки эшләр әйбәт, Барсы хәзер, барсы — җаенда. Эшләп торды кышын агромәктәп, Күпме-күпме китап укылды! Кайсы көнне Бәдәр таңга чаклы Дәреслекне карап утырды. Өйрәнделәр каен тамырларын, Яфракларны, нарат ылысын, Лысенконың гүзәл тәҗрибәсен, Колесовның көрәк-кылычын. Вакыт үткән саен Гөлбәдәргә Торды һаман эшләр өелеп. Орлык яткан җиргә бөтен звено Барып йөрде көн дә сөенеп. Әйтте Бәдәр, карап орлыкларга: — Безнең кырны бар да үзсенер! Колхозыбыз инде шу шыл ардан Гүләп яткан урман үстерер! Җитте шат яз. Калку басулардан Борыннарга аңкый җир исе. Калды ләкин ак кар иңкелләрдә, Килми бугай бер дә кимисе...
48
Кар юк хәзер көзен тракторлар Сөреп үткән тасма буенда. Ярчыкланып калды тирән эзләр Катып яткан Соры буенда. Җанга рәхәт. Сулый саф, матур яз, Күңелләрдә илһам тудырып. Кисеп чыгып бөтен «Ялкын» кырын. Кара тасма китә сузылып...
Әнвәр сөенә: инде тәмам бетте Күңеленең соңгы китеге. Иң зур бәхет булып, семьясына Килеп керде бала бишеге. Калды Бәдәр ләкин моңсуланып, Уйчан карый хәзер китапка. — Балам, җаным... Менә син дә тудың, Исмең синең керде хисапка... Нинди зур эш, озын яшел трасса. Калам ләкин аннан читтәрәк... Эх, син, балам, бер дә аңламыйсын, Ни булды соң — тусаң иртәрәк! Күпме эшләр, күпме кичерешләр Агромәктәп, орлык турында. Тик читен шул, улым, яшел трасса Башланачак әнкәң югында! Хәер, нигә артык борчылырга? Тагын ун көн... Чыгам яңадан. Урынбасар булып Сәрви калды, Ярдәм булыр Фәсхи агадан. Куйды Әнвәр азрак көлемсерәп: — Хафаланма бер дә, Гөлбәдәр. Бер сүз дә юк. Звено әйбәт эшләр. Читен булыр әмма беркадәр... Эшнең зурысы ләкин синдә калыр, Үстергәнче карап һәммәсен. Әйдә шулай, язмыш сабыебызны Бу яшь урман белән бәйләсен!
Матур уйлар эштә сынала, Тик ут кына төтен чыгара Эшчән шат яз, сузып быргыларын, Крестьянны кырга дәшүгә, — Тракторлар белән киң юл салып, Чыгып китте колхоз чәчүгә. Тимер сабан нурда җемелдәгән Үткер йөзен җиргә төбәде. Тракторның мотор гөжләвендә Тибеп торды колхоз йөрәге... Менә ул сүз—«Ярдәм күрсәтелер»: Тасма урыны торды каршыда... Чыкты кырга урман станциясе, Илһам биреп авыл халкына. Менә ул сүз — «Ярдәм күрсәтелер»: Күреп торды барын һәр кеше; Бай да, зур да Сажин станциясе, Килеп җичте менә чәчкече. ,
49
Урманчылар килде. Бар да көләч. Көлке, шау-шу бөтен төркемдә. Бүтән җирдә — бүтән станцияләр, Барсы-барсы трасса өстендә!: Килеп җитте уйнап, гөлдерәшеп, Эшчән звено — Бәдәр дуслары. Аккош җанлы көләч кызыйларга Кызык монда бөтен юк-бары. Шатланалар алар. Чөнки бүген Урманлыкка нигез салырлар. Йөзләрендә ал нур, кулларында — Нечкә чыбык, бөдрә тамырлар. Килеп җитте Сажин. Таныш тавыш: — Ни хәл, Әнвәр, шәпме кәефең? Бар да әзер. Вакыт. Башла, Гриша, Ныграк итеп кыс та каешың! — Эшләр болай, Әнвәр. Безнекеләр Яратканнар, малай, үзеңне... Кулың җиңел. Утырт беренчесен. Башлап җибәр, менә үсенте! Кылычкөрәк тотты Тимергалин, Иң беренче чокыр уелды. — Утырт, Әнвәр. Шулай, кулың белән Расла бүген әйбәт уеңны!
Басып калды менә парторгның Иң беренче нәни имәне... Таралдылар. Сажин, «башла!» диеп, Бригадирга кулын изәде... Төтен чыкты ургып трактордан, Мотор торды гүләп эчендә... Чәчкеченең дискы уйдым-уйдым Салып барды орлык теземгә. Тотындылар эшкә «ялкын»лылар, Алтын куллы җитез чибәрләр. Калдыралар тыгып чокырларга Ике-өч еллык нәни имәннәр... Батып керә трасса туфрагына Колесовның көрәк-кылычы. «Ялкын»лылар күбәү. Кешеләрнең Тауга кадәр җиткән бер очы. Үсентеләр кала тигез басып, Әллә ничек җир дә яңарды... Куакчыклар... Язның җиләс җиле йомшак итеп сыйпый аларны. Килеп менә Сәрви — «урынбасар» Үсентесен җиргә утырта. — Әйдә, булды, — ди ул, — шыбырдама, Шулай кирәк, урының шушында! Уйлый шунда: «Бәдәр. Эх, Бәдәр юк, Аннан башка кыр да бушсыман. Янына керәм бүген. Читен төсле... Әллә ничек, үзен юксынам...» ...Фәсхи абзый карый Мортазаның Утыртылган нәни имәнен, — Ялган! — ди дә, эшләп төшендерә Ничек итсәң дөрес икәнен.
4. .С.Ә -№7.
50
Сажинчылар яннан кычкыралар Орлык салып үткән уңайга: — Эй, сез, кызлар, күрәм, кызулыйсыз, Эшләрегез акрын шулай да! Сәрви ләкин бик тиз әмәл таба Үртәүченең авызын ябарга; Кулын изәп нәни куакларга Җавап бирә өзеп аңарга: — Сезнең нәрсә! Әлсгә орлык кына. Юк, без түгел, акрын үзегез! Безнекеләр инде үсеп китте, Менә нинди! Менә, күрегез! Сажинчылар дисәң, алар да шук, Җавап әзер кирәк вакытта: — Безнең орлык сезнең йөрәкләргә Төшәр, ахры, кызлар, фактта!
...Эшләр кызды һаман. Теземнәргә Оялап-оялап орлык күмелде. — Чү, нәрсә бу? Гаҗәп күренешләр Тарта шунда кинәт күңелне: Биек булып төтен күтәрелгән Күрше район — Пески ягында. Тагын берәү. Анысы — тегендәрәк. Тагын берәү. Монысы — якында. Артка карый Әнвәр. Тагын утлар — Күрше район — Дубки юлында. Басып тора төтен сигналлары Тасма узган барлык урында. — Әйдә, ягыйк без дә җавап итеп! — Җыйна камыл, китер саламны! — Бик аз ич бу. — Аз шул. Нәрсә ягыйк? Җиткерергә кирәк сәламны! — Кирәмәтне ягыйк! Әйбәт утын! Өстик шуңар юк-бар чиләрне! Калын тавыш белән Фәсхи абзый: — Дөрес! — диеп гүләп җибәрде. ...Чатыр-чотыр янган кирәмәттән Менеп китте төтен югары... Трасса белә: кемдә, кайда ут бар — Кырда хәзер, димәк, шулары. Менде күккә шулай, төтен булып, Борынгының соңгы билгесе, — Шыксыз агач — ачлык, корылыклар, Уңдырышсыз еллар «изгесе». Нинди матур! Хезмәт сигналлары Волга ярына чаклы сузылган! Дөрес, монда төтен соңга калды, Тик ут булды башта шушыннан! Хафаз бабай килде. Карап йөрде, Кызыксынып ихлас күңелдән. Бабай моңсу ләкин. Нәрсә булды? Яшь тә тамды бугай күзеннән... — Бабай, — диде Әнвәр. — Чү, нәрсә син? Ни булды соң, нигә моңайдың? Урман булып гүләп үскәннәрен Күрәчәксең син дә боларпың!
51
Минди матур, нинди рәхәт бу сүз, Кызык булды бугай бу ана... Юк шул, кәбәм. Булмас. Вакыт узган. Тик шулай да күңел куана. Юк шул, — диде тагын, — вакыт узган, - - Тирән моңга талды янә ул.— - Монда/ үскән шаулы урманнарны Күреп йөрер, Әнвәр, әнә ул! Бәдәр килә атлап, ямьгә бизәп, Яшел тасма -авыл арасын,— Кызыл тышлы мамык юрган белән Төреп тотып сабый баласын. Менә Бәдәр. Кырда эшләүчеләр Килеп җитте бар да янына. — Хәлең ничек, Бәдәр, саумы балаң? Бөтен звено сине сагына! — Тагын өч көн. — Юк-юк, Бәдәр җаным, Ял итсәң дә азрак урынлы! Килде Әнвәр. — Тукта, минем чират! Бирче, Бәдәр, монда улымны! — Син юк идең, балам, йөрдесыман Синең гомер минем канымда, — Сталинград, Гдыня төпләрендә һөҗүмнәргә кергән чагымда. Син юк идең. Ләкин типтесыман Синең каның минем йөрәктә,— Синең кебек килер токымнарны Саклаганда кискен көрәштә! Инде син бар. Карап биләвеңнән. Берни белми көлеп ятасың. Үскән саен, улым, матурланып, Күзгә карап чәчәк атасың... Инде син бар. Синең күзләреңдә Уйный ничек бәхет яктысы! Синең алда - - совет яшьләренең Иң матур һәм гүзәл язмышы. Коммунизм! Дуслар, үлемсезлек Нурын күрәм бүген улымда, һәм ул менә: бөек киләчәкнең Гражданины минем кулымда! Коммунизм! Дуслар, мин бу чорны Күреп торам бөтен тормышта: Менә шунда, яшел тасмабызда, Җиргә яткан нәни орлыкта! Үс сип, балам, дөнья нинди ямьле, Уйлар — матур, кулда — кылыч нык. Синең бишек янына сакка басты Туган ил һәм ныклы тынычлык! — Карап уздым, Әнвәр, башын төртә Яшь бер куак тагын тегендә,— Кочаклашып торып, бергә үскән Зелпе белән имән төбендә. — Булыр, Бәдәр. Андый могҗизалар Чыкса чыгар синең акылдан. Ярый. Бар син, иркәм. Ял ит әлегә. Эш күп монда сиңа ахырдан!
. .Таралдылар менә эшләүчеләр, Орлык төште җиргә яңадан. Карап йөрде Сажин теземнәрне: — Яхшы! Әйбәт! Булган! Яраган! Түбән яктан килә Вафин Харис, Тарантаста басып, ялгызы. Килә басып. Димәк, кәефе әйбәт, Гадәтенчә, җырлый, ахрысы! Кинәт шулчак, калку аръягыннан Нурын сузып, кояш карады. Менә тауда коена алтын ямьгә «Москвич»ның ялтыр яңагы... Тора ал шар, якты бәхет нурын Чагылдырып бөтен йөзендә, — Тауга менгән җиңел автомобиль Калдысыман кояш эчендә. — Иптәш Божан! Мария Максимовна! Карый халык калку ягына. Дөнья гүзәл. Дөнья җиргә яуган Җемелдәвек нурга ябына... Ялкынланып китте Әнвәр тагын: — Әй туган җир, нинди ягымлы! — Ашкын дәрте булып парторгның, Матур уйлар тышка агылды: — Әй тугай җир, бөтен кешелекнең Мактанычы, дәрте, намусы; Халыкларга якты, киң юл ярып, Гасырларга алдан баручы! Бөек Кремль. Аның бакчасында Юлбашчының йөргән чаклары... Кичен тагын Спас башнясында Балкып янган рубин ташлары... Даһи Сталин. Аның тынычлыкны Лозунг иткән бөек байрагы... Мавзолейга торган тыныч чират, Башкаланың Кызыл мәйданы... Коммунистлар. Бөек, зирәк токым. Кешелекнең намус яктысы. Көчле ялкын булып, нурын сибеп, Дөрли хәзер Ленин чаткысы. Коммунистлар кояш чыгардылар, Өмет нурын сибеп дөньяга. Калка җирдә алар иҗатыннан һәр Гүзәл һәм бөтен Өр-яңа! «Идея— әйбәт. Ярдәм күрсәтелер». Юлбашчыбыз, йөрәк дустыбыз! Яшел тасма сузып, табигатьне йөгәнләүне безгә куштыгыз! Барып җитәр гасыр-гасырларга Бу җыр кебек матур тасмабыз. Без бу кырда килер гүзәл чорга Яшеллектән күпер тартабыз! 1948—1952, Казан.